Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Алма - ракка каршы көчле профилактик чара

$
0
0
20.08.2021 Медицина
Ул холестерин күләмен нормага сала. Моның өчен көнгә ике алма ашау җитә. Алманың бу шифалы үзенчәлеге анда пектиннар күп булу белән аңлатыла. Алмада аскорбин кислотасы, фруктоза, магний да күп.
Ару, нерв киеренкелеге хисе кичерүче, сәламәт яшәү рәвешенә омтылучы кешеләргә исә алманың серкәсе ярдәм итә. Анда органик кислоталар шактый. 1 аш кашыгы алма серкәсенә 1 бал калагы бал, 1 стакан җылы су кушарга һәм бу “коктейль»не иртән ач карынга эчәргә кирәк. Алма серкәсе эчү өлкән яшьтәге кешенең организмына көч кертә. Ул - диетик азык, аны төрле авырулардан терапевтик чара итеп кулланырга була.   Алма, шулай ук - яман шешкә каршы көчле профилактик чара. Җимешнең кабыгында витаминнар 4-6 тапкыр күбрәк, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.   Чыганак
---

--- | 20.08.2021

II "Яңа татар җыры"на гаризалар кабул итү дәвам итә

$
0
0
20.08.2021 Мәдәният
Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды, милли моңны саклап, татар җыры сәнгатендә яңа офыклар ачуны дәвам итәргә тели. Шул максаттан икенче "Яңа татар җыры" конкурсын игълан итте.

"Яңа татар җыры II" - татар эстрадасына яңа сулыш өрү мөмкинлеге. Конкурсның максаты: татар эстрадасын камилләштерү, татар җырчыларының репертуарын баету, яңа заман авторларын таныту, киләчәк буыннарга сыйфатлы иҗади мирас калдыру. Бу иҗади юлда яшь чикләве дә, география чикләве дә юк.

Конкурс Татарстан Президенты һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Гомуми приз фонды - 2.000.000 сум!

Конкурс ике номинациядә үтә:

– «Иң яхшы татар җыры»,

– «Иң яхшы балалар җыры».

Гаризалар 2021 елның 20 нояберенә кадәр кабул ителә. Бәйге шартлары белән тулырак vagapovfest.ru сайтында таныша аласыз. 


---

--- | 20.08.2021

Татар дәүләт филармониясе Республика көненә зур концерт әзерли

$
0
0
20.08.2021 Мәдәният
30 август көнне 18.00 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясе Республика көненә багышлап "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен..." дип аталаган бәйрәм концерты оештыра. Концерт программасында җырчыларның мәхәббәт, туган ил, гаилә, игелек, дуслык турында популяр композицияләре яңгыраячак.

Концертта Филүс Каһиров, Вил Усманов, Зәринә Хәсәншина, Марсель Вәгыйзов, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Илнар Миранов, Илгиз Шәйхрәзиев, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Зөлфәт Зиннуров катнашыр дип көтелә.


---

--- | 20.08.2021

Винера Ганиева: «Йөрәгемнең кылы, җырларымның моңы идең, Камилем…»

$
0
0
20.08.2021 Мәдәният
Татарстанның халык артисты Винера Ганиева ире Камил Фәйзрахманов белән туй көннәренә туры китереп, аның каберенә таш куйдырган. Бу хакта ул инстаграмда хәбәр итә.

– Яратканым минем, җаным минем. Безнең туй көнебезгә өлгертәсем килде. Зур рәхмәт “Курган” зиратында эшләүче егетләргә. 22 августка өлгертергә дип сөйләшкән идек, берничә көн алданрак әзер булды, бик тырыштылар,- дигән ул.

– 22 августта дуслар, туганнар яныңа киләләр. Ә мин синең яныңа барып кайтсам, шундый тынычланам. Сиңа барысын да сөйлим. Өйдә, бакчада тәртип. Сулар сибәм чәчәкләргә, агач, үләннәргә. Кошларыбызны ашатам. Син аларны яратып тәрбияли идең. Мин дә хәзер аларны яратып карыйм. Син бит күрәсең барысын да. Күңелемнең нуры, йөрәгемнең кылы, җырларымның моңы идең, Камилем минем, гомерлек мәхәббәтем минем”, — дип үзәк өзгеч итеп язган Винера Ганиева.
---

--- | 20.08.2021

Аш бүлмәсендә кыска җиңле күлмәк кияргә ярыймы

$
0
0
20.08.2021 Дин
Коръән мәҗлесе уздырдык. Көн бик эссе иде. Шуңа да, Коръән укылган бүлмәгә кермәм дип, кыска җиңле күлмәктән йөрдем. Кунаклар арасында да муены ачык апалар бар иде. Берәү, болай утырырга ярамый, диде. Имеш, укыган догалар кабул булмаячак. Бу дөресме?
Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы:   — Исламда киенү — бик четерекле мәсьәлә. Гаурәт җирләр ачык булса, фәрештәләр ул урынга килми, диләр. Ә фәрештә амин дип әйтмәсә, дога кабул булырмы? Моны белмибез. Фәрештә булмаган җирдә дога кабул ителмәскә мөмкин. Шуңа да гаурәтләрне капларга тырышырга кирәк. Никах, мәҗлескә килгән кунакларның муены, беләкләре ябык булсын иде. Әйе, кайбер вакытта Коръән укып бетергәч, ашый башлагач, табын артында яулыкны салалар. Аларга яулыкны бәйләргә кирәген җай белән генә исләренә төшерәм. Коръән ашы кабул булыр, иншаллаһ. Тик әҗер-савабы азаюы бар. Һәр гамәл кылган өчен 100, 500 процент әҗер язылырга мөмкин, шул ук вакытта аның яртысы гына булуы бар. Мөселман егетләре түбәтәйдән йөрсен, хатын-кызлар шәригать кушканча киенсен иде.
---

--- | 20.08.2021

«ШАЯН ТВ» беренче «Тик Ток» фабрикасының презентациясен үткәрде (ВИДЕО)

$
0
0
20.08.2021 Мәдәният
Бүген Актанышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Адымнар — Актаныш» күп телле гимназия–интернат ачылышы кысаларында «ШАЯН ТВ» каналы беренче «Тик Ток» Фабрикасының презентациясен үткәрде.

2021 елның 1 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән "ШАЯН ТВ" телеканалында "ШАЯН ТВ" "Тик Ток" фабрикасы үз эшен башлап җибәрде.

«ШАЯН ТВ» «Тик Ток» фабрикасы – нәрсә ул? «ШАЯН ТВ» «Тик Ток» фабрикасы — ул контентны бергә туплаучы яшь блогерларның иҗат берләшмәсе.

Контентны исә 5 тематик юнәлеш тәшкил итә:

- Татар телен өйрәнү;
- Күңел ачу контенты
- Төп геройлар белән аралашу;
- Юмористик контент;
- Халык иҗаты

Фабриканың эшчәнлеге бөтен дөнья татар балалары өчен махсус контент ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын өйрәнер өчен мөмкинлек тудыра. Аның төп максаты да - татар телен популярлаштыру, татар балаларын берләштерү.

 


---

--- | 20.08.2021

Илназ Галәвиевтан нигә герой ясыйбыз?

$
0
0
21.08.2021 Җәмгыять
Тагын театр турында. Әлбәттә ул – җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә беренче игътибар итә һәм тәҗрибәләр ясый торган урын. Әмма ул тәҗрибәләрнең чиге кайда? Тамашачы/укучыны җәлеп итәбез дип, кеше кайгысыннан хайп ясау белән шөгыльләнмиме икән, җәмгыять?

Әлеге сораулар тууына  күптән түгел генә узган вакыйга сәбәп булды. Хикмәт шунда: «Достоевский янәшәдә» яшь режиссура остаханәсе кысасында Россия Армиясе академия театрында «Преступление и наказание (Раскольников/Галявиев)» эскизы күрсәтелгән. Оештыручылар әлеге спектакльнең ябык булуын, бер тапкыр күрсәтелүен һәм башка билетлар сатылмавын билгеләп үтсә дә, әлеге куелыш шау-шу чыгарды.

Бу очракта Раскольников/Галәвиев параллеле дөресме? Ул геройлаштырылмаган очракта да, аның исемен телгә алу фаҗига кичергән кешеләргә ничек тәэсир итәчәк? Белгечләр белән әнә шул сорауларга җавап эзләдек.   Әлеге эскиз 14 августта Федор Достоевскийның тууына 200 ел тулган көнне күрсәтелә. Режиссер Александр Плотников әйтүенчә,  аның куелышында актерларның берсе Галәвиев репликасын әйтә һәм 175 нче гимназия фаҗигасе белән тәңгәллекләр шуның белән тәмамлана. Плотников матбугат чараларына бу әсәргә алыну сәбәбен үз гаиләләренең дә фаҗига кичерүе белән аңлата. Аның әбисе белән бабасын да җинаятьче балта белән харап иткән булган.   Театр тәнкыйтьчесе Миләүшә Хәбетдинова әйтүенчә, бу куелыш тагын бер кат бүгенге заман герое проблемасын алгы планга чыгарды:   – Интернетка әлеге эскиз турында хәбәр чыккач та, үз фикерен белдерүчеләр күп булды. Нәтиҗәдә татарлар толерант түгел, ә тәнкыйтьне исә, театрга цензура кертү, дип кабул иттеләр. Бәхәскә әсәрне яки спектакльнең видеосын чыгарып нокта куеп була иде. Әмма ул интернетка чыгарылмады.   Татарга идеологик басым бара дип мин күптән әйтә киләм. «Зөләйха күзләрен ача» романы да гади генә әсәр түгел иде. Татар элек-электән абруйлы, тырыш милләт булып саналды. Ә бу әсәр безне кыргый итеп  күрсәтте. Менә мондый омтылышлар һаман ясала һәм алар тамчы-тамчы җыела килә. Ә без мондый тискәре мәгълүматка каршы  уңаен оештыра алмыйбыз. Без үзебезне гел зәгыйфьләндерәбез, куркабыз. Бәлки татарны яклау сәясәтен алып барырга, әдәбиятта, матбугатта иң матур сыйфатларыбызны пропагандаларга вакыттыр? Бүген сәхнәдә татарны күтәргән әсәр бармы? Лаборатория экспертлары килә дә сәхнәдә традицион, патриархаль кыйммәтләр күтәрелсә, бу – артта калганлык, дип бәялиләр. Әйтик, Буа театрының «Фатыйма»сы да актуаль түгел дип бәяләнде.  Кызганыч, бүген хезмәт кешесе авторитетта түгел. Аны артта калган кеше дип кабул итәләр. Ягъни кыйммәтләрнең асты-өскә әйләнгән чагы. Әдәбияттан да хезмәт кешесе образы сөрелде. Алинә Загитова, Марта Мартьяновалар турында әсәрләр бармы? «Нәүрүз» фестивалендә бу проблеманы күтәргән идем инде. Чөнки бомж, чирле кешеләр турында әсәрләр чыга һәм алар беренче урында. Кайда әти, әни образлары? Инде күпбалалы гаиләләр дә  идеал булудан туктады. «Томан» спектаклен искә төшерегез:  пьедесталда – баласын үтергән ана, «зәңгәр» татар. Килешәм, көн кадагындагы проблемаларны эзләргә кирәк. Ләкин аны хәл итү юлларын да күрсәтергә кирәк бит. Ә без проблеманы хәл итмибез, дөрес юлга басмаган кешене герой итеп калдырабыз, аңа альтернатив образ тудырмыйбыз.   Галәвиев образын исә театр беренче күтәрмәде. Аны псевдожурналистлар, блогерлар күтәрде. Төрмәдән репортаж, Мәскәүдә әйткән фикерләре – барысы да шунда ук язылды, шунда ук таратылды. Моны туктатырга вакыт. Әйтерсең лә башка вакыйгалар юк. Күпме татар баласы халыкара олимпиадаларда җиңде, нишләп алар турында язылмый? Ни өчен алар герой түгел? Мондый вазгыятьтә бу режиссерны да, лабораторияне дә гаепләргә кирәк түгел. Төп гаеп – шушы мәгълүматларны таратучыларда. Мин Достоевский әсәрләрен бик яратам, шуның өчен мин лаборатория экспертларына ачык сорау бирдем: «Эскиздагы герой Богочеловекмы әллә Человекобог, сценарист үзенең героен кайсы юлга чыгара?»  Кызганыч, миңа җавап бирүче булмады.   Сәясәтче Руслан Айсин фикеренчә, Достоевский актуаль, әмма аның әсәренә сак кагылырга кирәк:   – Җәмгыятьтә җинаятьчеләрне, геройларны фриклаштыру факторы күзәтелә. Бигрәк тә яшьләрдә. Бер яктан бу җәмгыятькә, өлкән буынга карата протест йөзеннән эшләнелә. Буыннар низагы ул һәрвакыт булган, хәзер дә бар. Яшьләрнең тормыш тәҗрибәләре юк, алар бөтен нәрсәне кискен кабул итә. Әйтерсең лә дөнья ак белән карадан гына тора, чынлыкта ул шактый катлаулы. Шуңа күрә бу очракта авыру кешене геройлаштыру дөрес булмас. Чөнки ул кешенең бернинди идеясе юк, ул авырый, аны нәфрәт йөртә. Көнбатышта, театр тирәсендә андый вакыйгаларны хайплаштыру бар. Миңа калса, бу очракта әлеге исемне куллану – үзе җинаять. Болай да җәмгыять катлаулы, чирләр бик күп. Классиканы да нишләптер бозалар. Достоевский бит – бик тирән, Россиягә генә түгел, Көнбатыш, Көнчыгыш цивилизациясенә дә йогынты ясаган язучы. Джордж  Буш администрациясендә госсекретарь булып эшләгән Кондолиза Райс, Россия белән кызыксынуым Достоевскийдан башланды дип әйткән.  Достоевский фикерләре хәзер дә актуаль. Әйтик ул, Алла юк икән, бөтен нәрсәгә юл ачыла, дип әйтә. Җинаятькә дә, хәрәмләшүгә дә, башкага да. Ул әхлак, нәсыйхәт юлын алып бара. Шуңа күрә аның әсәрләрен тирәнтен өйрәнеп, бик сак якын килергә кирәк. Достоевскийның тагын бер фикерен истән чыгармыйк: бер генә нәрсә дә бала күз яше белән тиңләшә алмый. Ә монда баланың күз яше генә түгел, җаннары кыелды. Достоевскийны бу әйбергә кушу – минемчә зур ахмаклык. Әлбәттә, җәмгыять сау булса, андый әйберләр, хәтта бу фаҗига дә, мондый спектакль дә, аны караучы тамашачы да булмас иде.   Санкт-Петербург театр журналы әлеге остаханә турында язма урнаштырды. Театр белгече Наталья Скороход постановкага уңай бәя бирә. Әмма 175 нче гимназия фаҗигасен кичерүчеләргә интернетта булсынмы ул, башка җирдәме – әлеге исемне ишетү тирән яра сала. 175 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Мостафина әнә шул фикердә:   – Аның исеме нишләптер гел телдән төшми. Бик авыр хәл бу, бик авыр. Бигрәк тә театрда файдаланылуы… 14 августта «Гаилә» мәчетендә вафат булган укытучылар, укучылар хөрмәтенә корбан ашы уздырылды. Каршымда баласын югалткан өч әни утырды. Аз гына читтәрәк  егетләрнең әниләре… Бер генә мизгелгә дә күз яшьләре туктап тормады. Фаҗига яңадан күңел аша үтте. Әле һаман берничек тә тынычландырып булмый, сүзләр табып булмый… Аны геройлаштыру, акча җыюларны кабул итеп булмый. Җәмгыять чирле дигән сүз инде бу. Менә шуңа күрә, гомерләр бирелгән булса, мәктәпкә чыгарга, шул балаларга терәк булырга телим әле. Аларны ничек тә яклыйсы килә.   Баласы 175 нче гимназиядә укыган юрист Гөлназ Миньязова да, бу – җәмгыятьнең чирле булуына дәлил, дип саный:   – Спектакль турында берни әйтә алмыйм. Фаҗигане кичерүгә килгәндә, әлбәттә балаларын югалткан әти-әниләр кызганыч. Иң авыр хәсрәт – газиз балаңны җир куенына салу. Аллам сакласын! Мин дә бик курыктым. Яшәү белән үлем янәшә генә. Бүген болай, иртәгә тормышың ничек буласын беркем белми. Сындырырлык кайгы бу. Рух ныклыгы телим әти-әниләргә. Бу адымга барган кеше үз тормышын харап итте. Юкса бит ул бер көндә җинаятьчегә әйләнмәгән. Нигә аның эче тулы нәфрәт? Нигә шундый авыр диагнозлы баланы әти-әниләре карамаган. Чыдый алмаслык баш авыртулары кичергән ул. Минем кызымның башлангыч сыйныф класс җитәкчесе аны да укыткан. Фотоларын да күрдем. Сабый, нарасый, кечкенә генә малай. Нигә үскәч монстрга әйләнгән ул? Ул да бит шушы җәмгыятьтә яши. Герой тугел ул. Ул бу коточкыч гамәл белән җәмгытьнең чирле, авыру булганлыгын күрсәтте.   Татарстан Хөкүмәте Роскомнадзорга, массакүләм мәгълүмат чараларына «Казан атучысы» турында язуны тыюны сорап, мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта республика Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары, Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент башлыгы Александр Терентьев хәбәр итте:   – Теманы кирәгеннән артык куерталар кебек. Бу хакта мәгълүмат таратуны туктатырга кирәк. Аңа иярүчеләр булмасын өчен шулай эшләү зарур, – диде ул һәм фанат төркемнәренең күп булуы турында да искәртте.   Фото: Данила Егоров / Коммерсантъ

 


Гөлинә ГЫЙМАДОВА

--- | 21.08.2021

Кариев театрында драматургия лабораториясе үтәчәк

$
0
0
21.08.2021 Мәдәният
25-30 нчы август көннәрендә театрыбызда россиякүләм танылган драматург, режиссёр, сценарист Алексей Житковский җитәкчелегендә «Камыр Батыр» әкиятенең дәвамын язу өчен драматургия лабораториясе үтәчәк. Пьеса иҗат итүчеләр – балалар.
Әлеге проект – II нче «TAMGA» лабораториясендә режиссёр Марфа Горвиц куелышындагы «Камыр Батыр» эскизында башланган эшнең дәвамы.   «Камыр Батыр» спектакленең премьерасы 2021 елның ноябрендә көтелә. Режиссер - Марфа Горвиц.
---

--- | 21.08.2021

Тинчурин театры артисты Гүзәл Галиуллина үз туган көнендә әни булган

$
0
0
21.08.2021 Мәдәният
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Гүзәл Галиуллина һәм аның тормыш иптәше Ильяс кичә беренче тапкыр әти һәм әни булдылар. Гүзәл үз туган көнендә кыз бала тапкан.

“Гүзәл һәм Ильяс, театрыбыз коллективы, барлык тамашачылар исеменнән сезне әлеге шатлыклы вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз! Сабыегыз сау-сәламәт, игелекле, акыллы, бәхетле булып үссен! Сезгә гаилә иминлеге, исәнлек-саулык телибез”, диелә Тинчурин театры котлавында.


---

--- | 21.08.2021

Путин белән Меркель Әфганстан һәм Украинадагы хәлләрне тикшерделәр

$
0
0
21.08.2021 Сәясәт
Кичә Мәскәүдә Русия Президенты Владимир Путин Германиянең федераль канцлеры Ангела Меркель белән очрашты. Яклар ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук берничә халыкара тема буенча фикер алышты.

Ике ил лидерлары Әфганстанда АКШ гаскәрләре һәм аларның союздашлары киткәннән соң барлыкка килгән хәрби-сәяси кризис уңаеннан фикер алышты. Меркель фикеренчә, «Талибан»ның (хәрәкәт Русиядә террорчылык буларак тыела) илдә хакимиятне яулап алу факты борчылу тудыра, әмма бу - чынбарлык, аның белән исәпләшергә туры килә. Меркель ханым халыкара берләшмәне Әфганстанда террорчылыкны тергезү ихтималлыгы белән көрәшергә чакырды.

Владимир Путин да шундый фикердә. Ул ассызыклаганча, Әфганстандагы хәлләрне уңышлы дип атап булмый, әмма бу җәһәттән бер урында озак “таптану” һәм аны уңышсызлык дип атау Русия мәнфәгатьләрендә түгел. Аның сүзләренә караганда, Русия Әфганстанда тотрыклылык яклы. Моннан тыш, Русия лидеры "Көнбатыш башка илләрне хөрмәт итәргә һәм халыкларга үз язмышларын билгеләргә хокук бирергә кирәк, алар үз илләрен демократияләштерү юлыннан никадәр озак барсалар да”, — дип билгеләп үтте.   Очрашу нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә Украина белән Минск килешүе дә искә алынды: Меркель чикләү сызыгында Украина хәрбиләре үлүен, ә бу проблеманы халыкара җайга салуның «норманд форматы»ның «берникадәр киеренкелек» кичерүен билгеләде.   Русия Президенты җавап итеп билгеләп үткәнчә, Минск килешүләрен бозу Киевның тиздән аларны үтәүдән туктаячагы кебек масштабка китерә. Ул Украинаның килешүләрдән берьяклы чыгарга җыенуы турында кисәтте һәм Меркельне Донбасс буенча барлык йөкләмәләрне үтәү өчен Украина хакимиятләренә йогынты ясарга чакырды.   Чыганак Фото: Reuters
---

--- | 21.08.2021

Баланы беренче сыйныфка җыю күпмегә төшкән?

$
0
0
21.08.2021 Мәгариф
Россиядә беренче сыйныф укучысы өчен кием-салым һәм канцтоварлар җыелмасы бәясенең артуы инфляция дәрәҗәсеннән югары түгел. Малайлар өчен җыелма 4,1%ка - 19,6 мең сумга кадәр, кызлар өчен җыелма 3,9%ка - 24,1 мең сумга кадәр арткан, дип исәпләп чыгарганнар Росстатта.
Гадәттәгечә, 1 сентябрьгә Росстат "Беренче сыйныф укучысы җыелмасы"ның бәясен исәпли, анда кием, канцелярия товарлары һәм дәреслекләр комплекты керә. Исәпләүләр июль нәтиҗәләре буенча башкарылган. Россиядә инфляция агымдагы елның июлендә еллык чагылышта 6,46% тәшкил иткән.   Малайлар өчен кием җыелмасында - ике пар чалбар, өч күлмәк, джемпер, ике футболка, бер спорт костюмы, носки һәм гольфлар. Аяк киеменнән - җәйге туфлиләр, җылы ботинкалар һәм кроссовкалар. Кызлар мәктәп формасында - ике күлмәк һәм ике итәк, өч блузка, джемпер һәм ике футболка, спорт костюмы, шулай ук колготкилар, носкилар һәм гольфлар. Аяк киеменнән - җәйге туфлиләр, кышкы ботинкалар һәм кроссовкилар.   Росстат үз исәпләренә керткән канцтоварлар арасында ручкалар һәм гади карандашлар - бишәр данә, 12 битле дүрт дәфтәр, фломастерлар җыелмасы, альбом, биштәр һәм биш дәреслек.
---

--- | 21.08.2021

Югалган яшь ярымлык сабыйны 3 тәүлек эзләгәннәр

$
0
0
21.08.2021 Фаҗига
17 августта Смоленск өлкәсенең Темкинский районындагы Шелуков авылында яшь ярымлык сабый кыз чыгып китеп югала. Аны 20 августта өйләренннән 4 км ераклыкта табалар. Бу турыда Русия Тикшерү комитетының Смоленск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.
Смоленск өлкәсендәге бер авылда 22 айлык Люданы әнисе дүрт яшьлек апасы белән уйнарга чыгара. Олы кыз сеңлесен ташлап китә, Люда апасы артыннан чабып карый, тик өлгерми һәм югала. Әти-әнисе баланы таба алмый. Баланы өч тәүлек узгач кына коткаручылар таба. Хәзер сабыйның гомеренә куркыныч янамый. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.   Баланы волонтерлар эзли. Алар өйдән дүрт километр ераклыкка кадәр барып җитә. Өч тәүлек буена куе урманда адашып йөргән яшь ярымлык Люда табылгач, анасы аны күкрәгенә кыса.   Обнинск шәһәрендә яшәүче Кузиннар гаиләсе урман янында дача төзи. Быел җәен ике бала һәм әти-әнисе бирегә күченә. «Бик ачык һәм дустанә кешеләр», — ди күршеләре.   17 августта әни кеше күршегә — 500 метр ераклыкта урнашкан өйгә кереп китә. Люданы дүрт яшьлек апасы белән калдыра. Аннары олы кыз әнисе артыннан китеп бара. Люда апасы артыннан өлгерә алмый. Нәтиҗәдә сабый югала, җинаять эше ачыла.   Якындагы урманны җәяүләп барлап чыгалар, водолазлар сулыклардан эзли. 500 ләп кеше баланы эзләшә.   Люда өч тәүлектән соң урманда табыла. Ул аңында, волонтерлар кычкырган тавышка дәшә. Аның тәнендә черкиләр тешләгән урыннар бар. Аның гомеренә куркыныч ярамый, диелә хәбәрдә.
---

--- | 21.08.2021

Халык артисты Рәшит Шамкай вафат

$
0
0
22.08.2021 Җәмгыять
Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат. Бу хакта журналист Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте. Рәшит Шамкай хатыны Суфия ханым туган ягында — Арча районы Түбән Ор авылында җирләнә, диде ул. Илфат Фәйзрахманов Рәшит Шамкайның бу авылны якын итүен, анда концертлар булганда чыгыш ясарга бик теләп кайтырга теләве хакында әйтте.
Рәшит Шамкайның үлеме сәбәбе әлегә билгеле түгел.   Рәшит Шамкаев 1940 елның 26 маенда Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылында туа. Халыкка күбрәк Рәшит Шамкай яки Шамкай исеме белән таныла. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1967—1968 елларда Минзәлә театрында, 1968 елның көзеннән — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Комик артист буларак таныла. Татарстанның халык артисты.
---

--- | 22.08.2021

Өлкән яшьтәге әниемнең астымны чистартуы – иң мәсхәрәлесе, иң авыры иде...

$
0
0
22.08.2021 Язмыш
Иң элек матди ягымны ныгытырга, кешегә бәйле булмаска кирәк, дип яшәдем. Артымнан йөргән егетләр, озатырга теләүчеләр бик күп иде, ләкин мин әле тормышым башланмаган, киләчәк кайдадыр еракта, мин матур һәм якты киләчәгем өчен тырышам дип фикер йөртә идем. Егетләр – пфу... иртә әле, әнә алар, олавы белән йөри, теләгән вакытымда тотармын да берәрсенә кияүгә чыгармын, әлегә вакыты җитмәгән...

“Мин аны гафу иттем инде... Аңа карата бернинди үпкә, рәнҗү сакламыйм, начарлык та теләмим. Мин түккән күз яшьләре баласына – кечкенә кызына төшмәсен,” – ди Айсылу. Шушы көннәрдә генә очраклы рәвештә танышым Айсылу белән очраштык. Тормышында зур сынаулар булган икән, шул хакта сөйләде.

“Мин – авыл кызы. Әти-әнием авылда дәрәҗәле, гыйлемле, урта хәлле кешеләр. Әти-әни йортыннан чыгып киткәч тә мөстәкыйль тормышка күчтем: югары уку йортына кердем, югары стипендия алып укыдым, заказга курс, диплом эшләре язып үз кирәк-яракларыма җитәрлек акча эшли идем, укыган вакытта ук әти-әнидән акча алганым булмады.   Эшләгәннәремне җыеп барып, соңгы курста чагында шәһәр үзәгендә бер бүлмә алдым. Зур ук булмаса да, үз почмагыңны булдыру – шәһәрдә төпләнеп калу өчен авыл баласының бер зур адымы инде ул. Укуны тәмамлагач эшкә урнаштым, берничә урында берьюлы эшләп, төннәрен заказга курс эшләре, контроль эшләр, дипломнар язуны дәвам иттем. Машина да алдым. Кыскасы – шәхси тормыш, ял, үз-үземә биреләсе вакыт тулаемы белән эшкә көйләнгән иде.   Иң элек матди ягымны ныгытырга, кешегә бәйле булмаска кирәк, дип яшәдем. Артымнан йөргән егетләр, озатырга теләүчеләр бик күп иде, ләкин мин әле тормышым башланмаган, киләчәк кайдадыр еракта, мин матур һәм якты киләчәгем өчен тырышам дип фикер йөртә идем. Егетләр – пфу... иртә әле, әнә алар, олавы белән йөри, теләгән вакытымда тотармын да берәрсенә кияүгә чыгармын, әлегә вакыты җитмәгән... Авылда яшәгән әти-әнием генә, яшем барганлыкны, кияүгә чыгарга кирәклекне даими искәртеп торалар. Һич тә булмаса, бер бала булса да тап, үзебез тәрбияләрбез, дигән фикерләре дә яңгырады.   Шулай итеп, үз көчем белән шәһәр үзәгендә фатирлы булдым, бик матур итеп ремонт ясаттым, менә дигән эштә эшлим, хезмәттәшләрем һәм таныш-белешләрем мине хөрмәт итәләр – барысы да – ал да гөл! Үзең көч куеп ирешелгән нәрсәләр аеруча кадерле, кыйммәтле, якын була шул, кем әйтмешли, әти тапкан – мал түгел, үзеңнеке – жәл түгел, дип яшәрлек. Барысыда нәкъ мин теләгәнчә бара.   Бер мизгел, бер бәхетсезлек очрагы, бер ваемсыз җанның ялгышы бөтенесен 180 градуска борып куйды! Минем тормышым кыл ике өлешкә бүленде – авариягә кадәр һәм авариядән соң.   Фаҗиганең сәбәпчесе –18 яшьлек хатын. Очраклы гына, чит өлкәдән килгән булган безнең шәһәргә. Светофорның кызыл төсенә игътибар бирмичә, алга ыжгырып безгә – юлны аркылы чыгучы бер төркем җәяүлеләр өстенә килеп керә...   Ул хатынны мин бик озак күралмыйча йөрдем, үзенә дә бәхетсезлек, хәвеф килсә ярар иде, дип теләдем, каргышлы сүзләрем, рәнҗү-үпкәләрем – барысы да булды. Бераз хәлләнә төшкәч тә, аны социаль челтәрләрдән эзләп таптым. Аның, берни булмагандай, шул ук машинада, куркынычсызлык каешын да эләктермәгән килеш, кулларын рульдән җибәреп, кычкыра-кычкыра җырлап барган видеосын күреп, тагын да ныграк нәфрәтләндем. Хокук саклау органнарында эшләүче таныш-белешләрем дә, “Айсылу, аңа, бик күп булса, ярты елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү яный, кечкенә баласын үзе генә үстерүче ялгыз хатынга аннан да зуррак җәза каралмаган”, – дип, мине тагын да хафага салдылар. Ә ул ханым судның беренче утырышына хәтта килмәде дә...   Авариядән соң мин берничә көн аңсыз хәлдә ятканмын. Аңыма килгәч тә, табиблар минем аякка басуыма зур шик белдергәннәр. Өлкән яшьтәге әниемнең хәрәкәтләнә алмаган мине тәрбияләвен, астымдагы йомышларымны чистартуларын күреп, тоеп яту – минем өчен иң мәсхәрәлесе, иң авыры булды.   Аякка басуымны, йөри алуымны мин хәзер зур могҗизага саныйм. Фаҗига сәбәпчесе булган хатынны да гафу иттем. Бүгенге көндә аңа карата бернинди үпкә, рәнҗү сакламыйм, начарлык та теләмим. Мин түккән күз яшьләре баласына – кечкенә кызына төшмәсен, дим...   Мондый сынау – минем рухи үсеш юлымның бер этабыдыр, күрәсең. Аны Аллаһы Тәгаләдән кисәтү буларак кабул итәм хәзер. “Айсылу, акылыңа кил, болай яшәргә ярамый, гомер бер генә бирелә!” – дип әйтүедер, дим. Хәзер үземне рухи яктан күпкә бәхетлерәк, көчлерәк итеп хис итәм. Һәр мизгелнең кадерен, ямен һәм тәмен тоярга тырышам. Ә артымнан йөрүче егетләргә килгәндә, юкка чыктылар алар шушы хәлдән соң.”   Фото: https://pixabay.com/ru
Ландыш ТИМЕРОВА

--- | 22.08.2021

ЙОЛДЫЗНАМӘ 23 – 29 август

$
0
0
22.08.2021 Җәмгыять
23 – 29 август көннәренә астрологлар ни фаразлый? Укып белегез:

Кучкар (21.03-20.04)

Атнаның беренче яртысында ялкауланмасагыз, һичшиксез, уңышка ирешәчәксез! Кайберәүләргә акча мәсьәләсендә уңыш елмаячак. Ләкин бу атнада сәламәтлегегезгә карата аеруча игътибарлы булыгыз, сакланыгыз. Ялларыгызны табигатьтә уздырырга киңәш ителә.   Үгезбозау (21.04-20.05)   Үгезбозаулар өчен матди хәлләрен яхшырту өчен яхшы чор. Алдыгызга куелган максатыгызга ирешү өчен бу атнада шактый тир түгәрсез, әмма бирешмәгез! Иң мөһиме – юк-бар турында уйламыйча, бөтен игътибарыгызны шул максатыгызга юнәлтегез.   Игезәкләр (21.05-21.06)   Бу атнада якыннарыгыздан ярдәм тоячаксыз. Читләр фикерен тыңламагыз: сезне үзегездән дә яхшырак белүче юк. Кыен хәлләргә юлыксагыз, куркып калмагыз: барысының да очына чыгарсыз. Чыгу юлын табу авыр түгел.   Кысла (22.06-22.07)   Бу атнада да карьерада үзгәрешләр көтелә: яңа мөмкинлекләр ачачак тәкъдимнәр ишетерсез. Атна буе күп эшләргә туры килер, шуңа күрә ялларда энергия тупларга киңәш ителә. Кунаклар чакырыгыз – аралашу өчен дә уңайлы чор бу.   Арыслан (23.07-23.08)   Бу атнада күптән хәл ителмәгән мәсьәләләрнең очына чыгарсыз. Ләкин бу зур сабырлык таләп итә. Ялларыгызны сөйгәнегез белән уздырыгыз – мөнәсәбәтләрнең яхшыруы көтелә.   Кыз (24.08-22.09)   Бу атнада кайберәүләрнең мөнәсәбәтләре көтелмәгән борылыш алачак. Өйләнешергә теләүчеләр өчен дә уңай чор. Тик акча мәсьәләсендә сак булырга киңәш ителә – артык мавыкмагыз.   Үлчәү (23.09-23.10)   Чиктән ашкан тәкәбберлегегез бик комачаулаячак. Сабыр һәм игътибарлы булсагыз, һичшиксез, бәхет елмаер. Күптән борчыган мәсьәләләр хәл ителер. Озаклап табигатьтә йөрергә киңәш ителә – күптән кирәк бу сезгә!   Чаян (24.10-22.11)   Үзгәрешләр өчен яхшы чор. Ләкин кайберәүләргә артык мавыкмаска киңәш ителә. Чит-ят фикерләренә колак салып, тормышыгызны начар якка борып куя күрмәгез.   Укчы (23.11-21.12)   Сезнең өчен шактый авыр атна көтелә. Бу – ял җитмәү нәтиҗәсе. Үз өстегезгә артыгын алып ташламагыз – сәламәтлегегезгә зыян килә күрмәсен. Кеше турында уйлаганчы, үзегезгә игътибарлырак булыгыз.   Кәҗәмөгез (22.12-20.01)   Яңа танышулар өчен яхшы чор. Моңа кадәр игътибар итмәгән кешеләр үзенә тартыр. Һәм нәкъ менә алар тормышыгызга үзгәрешләр алып киләчәк.   Сукояр (21.01-19.02)   Якыннарыгыз сүзенә бераз гына булса да колак салсагыз, уңыш озак көттермәс. Моңа кадәр аларның сүзен ишетеп бетермәгәнсез, ләкин дус-туганнарыгыз фикереннән шикләнүгә сәбәп юк.   Балык (20.02-20.03)   Агымга каршы йөзәсез. Авыр булыр, әмма тырышыгыз: юнәлешне үзгәртергә соң инде. Матди хәлегезне кайгыртыр өчен яхшы чор. Акчаны кирәкмәскә туздыруны бераз туктатып торырга кирәк булачак.
---

--- | 22.08.2021

«Шигырь язган каләм белән»

$
0
0
22.08.2021 Мәдәният
25 август көнне 15.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музееның күргәзмәләр залында Россия Федерациясе Дәүләт бүләге, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, халык шагыйре Ренат Харисның график эшләре күргәзмәсе ябылу чарасы оештырыла. «Шигырь язган каләм белән» дип аталган күргәзмә шагыйрьнең 80 яшьлек юбилеена багышланган иде.
Г.Тукай әдәби музееның күргәзмәләр залында Татарстан һәм Россия рәссамнарының тематик һәм персональ күргәзмәләре еш оештырыла. Быел, Г.Тукайның 135-еллык юбилее кысаларында, күренекле рәссамнар В.Аршинов, О.Хабибуллин, М.Кузнецов һәм А.Семеноваларның эшләре «Тукайга бүләк» дип аталган җыелмада урын алды. «Тукай: яшьләр карашы» күргәзмәсендә эстафетаны яшьләр дәвам итте. Алар Г.Тукай иҗаты һәм тормышы аһәңнәренә яңача, хәзерге заман күзлегеннән карап, төрле жанр һәм стильдә башкарылган эшләрен тәкъдим иттеләр. «Шигырь язган каләм белән» дип аталган яңа күргәзмә бик үзенчәлекле иде. Биредә тамашачыларга безнең заманның күренекле шагыйре Ренат Харис эшләре күрсәтелде.   Р.Харисның график эшләреннән төрле елларда М.Горький әдәби-мемориаль музеенда, «Хәзинә» милли сәнгать галереясында күргәзмәләр оештырылган. Эшләр шагыйрьнең «Шигырь язган каләм белән» шигъри җыентыгында да урын алган. Автор рәсемнәрен мөстәкыйль сәнгать әсәрләре дип санамый, шуңа күрә аларга шигъри юлларын өсти.   Г.Тукай әдәби музеенда күргәзмә июнь-август айларында эшләде, музейга килүчеләр аны бик зур кызыксыну белән карадылар. Р.Харисның эшләре аша тамашачыларыбыз рәсем һәм шигырьнең бер берсен ничек тулыландыруын тоя алдылар, рәсемнәрдә образ һәм сүз-фикернең үрелешен күрделәр.   Күргәзмә ябылышына сынлы сәнгатьне сөючеләрне, Р.Харисның шигъриятенә мөккибән булганнарны, музейның чын дусларын көтеп калабыз.   Габдулла Тукай әдәби музее: +7(843) 590-86-67  
---

--- | 22.08.2021

“Намазга баскач, күңелгә тынычлык таптым”

$
0
0
22.08.2021 Шоу-бизнес
Җырчы Гөлнара ТИМЕРҖАНОВА гаиләсе белән Казанның Чистай урамында яши. Фатирында күрештек. Өйләрендә ремонт гөрләгән чак. Эш күп дип тормады, вакыт, җай тапты Гөлнара. Ишекне 6 яшьлек кызы Айзифа ачты.
— Бу йортта яши башлаганга 20 елдан артты. Шушы фатирдан бер җиргә күченәсем килми. Һәр почмагы, күршеләрем кадерле. Якында гына Казансу елгасы, Кол Шәриф мәчете күренеп тора, — ди Гөлнара. — Икенче тапкыр кияүгә чыккач, ирем әти-әнисе белән бергә яшәргә алып китмәкче иде. Бердән, үзем алган, ияләшкән фатирны калдырасым килмәде. Икенчедән, ничек кенә яхшы булсак та, аерым яшәү әйбәтрәк. Шуңа иремне күндердем, монда калдык.   “МӘГЪНӘЛЕ ИСЕМ САЙЛАДЫМ”   — Гөлнара, исем алыштыру — иң зур яңалыкларыңның берседер? Кайчан ниятләдең?   — 2019 елның октябрендә алыштырдым. Бу эчке тоемлау, күңел халәте кушып башкарылган гамәл. Мөселманча, тирән мәгънәле булсын дип эзләдем. Күзем Наимә исеменә төште. Шуны сайладым. Ирем дә бу адымымны аңлап кабул итте. Эстрадада, документларда Гөлнара булып калачакмын.   — Исем алыштырырга нәрсә этәрде?   — Тормышым җиңел булды ди алмыйм. Балачактан шулай. Аннан күз тию, барысы бергә җыелган инде.   — Намазга кайчанрак бастың?   — Ун ел элек ел саен бер көн калдырмый ураза тота башладым, корбан чалдырдым. Намазны тулысынча әле ике ай гына укыйм, дөресрәге, тырышам. Намаз уку тәртибен, догалар язылган плакатны ун ел элек бүлмәгә элдем. Карыйм да кире куя идем. Менә хәзер сәгате сукты. Бу — минем өчен бик зур адым. Намаз уку елата, юата, тынычландыра, ниндидер көч бирә. Уй-фикерем үзгәрде. Пандемия вакытында тормышның матурлыгын тагын да ныграк күрә башладым. Элек гастрольләр белән өйгә кайтып кермәдем. “Намазда булгач, җырларга ярамый бит”, — диючеләр дә бар. Бер абыстай белән киңәшләштем: “Нинди очракта да укы”, — диде. Хәзер өшкертергә мәчеткә йөрмим, үземне үзем өшкерәм, догалар укыйм, шуңа күңелем тыныч. Балалар да күреп үссен, дим. Намаз укыганда Айзифа да артымнан кабатлаштыра, ашап өстәл яныннан торганда дога укый.   — Балачагың авыр булдымы, Гөлнара?   — Биш бала үстек: дүрт кыз, бер малай. Әни кырыс булды. “Кызым”, — дип баштан сыйпап утырмады. Аны гаепләмим, заманы шундый булган. Әни кушканны шул сәгатьтә эшләмәсәң, эләгә иде. Үзе дә иркә тормышта үсмәгән. Әнисе яшьли үлеп, үги ана килгән, бик иртә хезмәткә җигелгән. Дөрес, үги булса да, Рәйхана әби кыерсытмаган. Үзе әни җылысын алмаганга, безгә дә шулайрак булды. Без бала тапкач та: “Бишегезне дә үзем тәрбияләдем, сез дә үзегез карагыз, миңа кайтармагыз”, — диде. Ә әти мәрхүм йомшак иде.   Гөлнара 15 яшеннән Казанга чыгып китә. Казан музыка училищесына керергә ниятли. Биредә туганнары юк. “Поездга да утырган бала түгел идем. Әти биргән 40 сум белән ерак юлга чыгып киттем. Шуннан башлап тормышны үзем тарттым. Авыр шартларда да бирешмәдем”, — дип искә ала ул.   — Соңгы тапкыр туган нигездә кайчан булдың?   — 2019 елның октябрендә кайттым. Ул чакта концертлар, аннан 2020 елның язында пандемия башланды. Әни дә, вирус чорында йөрмәгез, диде. Апамнар атна саен кайта, алар туган якка якын тора. Быел, Айзифа укырга киткәнче дип, августта кайтырга планлаштырабыз. Әни күчтәнәчләрен җибәреп тора. Ул ялгызы яши. Заманында алдынгы сыер савучы иде.   — Иҗатың ни хәлдә?   — Җырлар языла, клиплар төшерәбез. Көйләр, сүзләрне үзем дә язам. Хәзер максатым — гастрольләрне бераз читкә куеп, кызым янәшәсендә буласым, ярдәм итәсем килә. Аннары үзе дә алдырып китә ул. Чакырган җиргә генә барып чыгыш ясарга исәп.   Җырчы Гөлнара ТИМЕРҖАНОВА белән ТУЛЫ ӘҢГӘМӘ — газетабызның 12 нче август санында.  
Лилия ЙОСЫПОВА

--- | 22.08.2021

Сөйләмебезне бизәргә шагыйрь Шамил Анак “өлгеләрен” дә файдаланыйк. Ә алар нидән гыбарәт? (АХЫРЫ)

$
0
0
23.08.2021 Ана теле
Шагыйрәнә тел остасы Шамил Анакның сурәт коралы телдән генә тормый. Аның пара,-экстралингвистика чаралары -- үзенә бер хәзинә. Җентеклерәк тукталыйк әле.
Тавыш. Шагыйрь иҗатында без буйдан-буйга тавышны “ишетеп” торабыз. Кеше тавышын. Яшәештәге, табигатьтәге төрледән-төрле тавышларны. Ул “тавыш” сүзе белән дә (Урман җыры мең тавышлы // иртән шат, кичен сагышлы), бүтән контекстуаль синонимнар, вариантлар  белән дә белдерелә: Кайчак ул гүли ачу белән // ә кайчак – зарлана, елый...; Урман сизгер//аваз кайтара;  Йолдызлар кычкыра.     Шагыйрь әсәрләрендә тавыш төшенчәсенә тартым сүзләр арасында өн аеруча еш күренә. Өн нәрсә ул? Таныш сүз дә үзе, тик көндәлек сөйләмебездә еш ишетелми. Сүзлектә болай диелгән: 1) Чынбарлык, реальлек; Төш түгел, хыял түгел, саташу түгел; “Өнемме бу, төшемме?” 3) Нинди дә булса тавыш, аваз. Ишетелде һавада аккаш өне. Дәрдмәнд. Өнең чыкмасын! Ш.Анактан мисаллар:    Чыгам да төнгә, сөйләшәм тынлык белән –           тынлык кебек тын гына, өнсез генә;    Ни турында сөйли төн тирәнлеге өнсез?      Төндә йолдызлар гына кычкыра өзлексез.    Аңлармынмы мин аларның өнсез телләрен?     Күрәбез ки, шагыйрь иң башта өнне тавыш белән мәгнәдәш итеп аңлый.     Янәш (мәгънәдәш) төшенчәләр: тынлык – өнсез. Шулай да  өн тавышка караганда предметсызрак димме. Бер шигырендә ул күреп, ишетеп, аңлап булмаган нәрсәләрне барлый. Арада йолдыз өне бар:  Ә бер шигырендә йолдызлар кычкыра дигән иде.     Шулай да шигырь сөйләме дигәндә без шагыйрьнең әлеге төшенчәләрне (тавыш, өн) нәкъ менә сурәт ясау чарасы буларак куллану нечкәлекләренә күбрәк диккать бирәбез. Күрдек ки: сүздән сурәт ясап була, ә тавыштан буламы? Сорауның мәгънәсез икәнен инде мисаллардан күрдек бит. Менә тагын берсе: бик диккать белән укыгыз... әй, юк ла, тыңлагыз әле: Яңгырның шыпыртын тавышы җаннарга үтеп керә// һәм хыянәтчел пышылдый: “Оныт, оныт, оныт!”. Янә дә тыңлыйк. Әйе,  тавыш ул сурәт дигән хакыйкатькә ышанганнан-ышана барабыз түгелме?! Шагыйрь аларны нәкъ шул максатта да еш куллана; Уйный оркестр, үкси саксофон, елый гитара; Агачлар нидер сөйли шыпырт кына...; Бәлки йомшак шыбырдап яфраклар// назлы сүз әйтмәк буладыр; Бәлки, урман шәрә ботакларның ыңгырашы белән туладыр? Кошларның шомлы тавышы һ.б.     Шагыйрьчә сурәтләү, образ тудыру максатыннан Анак, әйтик, табигатьтә мөмкин булмаган нәрсәләрне барлый: ташларның телгә килүе, кошларның көлүе, өн шәүләсе...     Тавыш, өн  төшенчәләре әйтү–ишетү күренешләреннән  дә аерылгысыз. Ә бу төшенчә-категорияләр шагыйрь сөйләмендә әһәмиятле урын били.      Әйтү сүзе һәм төшенчәсе үзе  үк мәгънәле дә, хисле дә санала: Нинди җиңел, шат әйтелә бу “гомергә!” сүзе // беренче сөю антында һәм нинди авыр яңгырый ул соңгы хушлашуда. Монысы – кешенең әйтүе. Шагыйрь табигать “әйтүен” дә еш, тәэсирле куллана: Үләннәрнең бардыр без белмәгән теле, // һәм яфраклар, сабый кебек, елый-көләдер;  хәрәкәтсез йолдызлар гүя кычкырган сыман безгә:  –Кем сез? // Тик без аңламыйбыз аларның сүзсез, сәер телләрен. Ни турында кычкыралар алар өнсез. Өн  бу очракта тавыш түгел, ә мәгънәле сүз, сөйләм. Гомумән дә шагыйребез сөйләмендә  тел, сөйләм, өн, сүз төшенчәләренең катлаулы гына фәлсәфи мәгънә төсмерләрен бирү өчен куллануын күзәтеп, уйланып алу мәслихәттер.     Тел белми дип кошлар-хайваннар //ник без инанганбыз шулкадәр?//   Каян килә “диңгездә балыклар // өнсез йөзә “ дигән буш хәбәр?    Кайчак тоела миңа: гүяки // яфрак-үлән телен мин беләм;//   Өйрәнсәң иде шулай сөйләргә –//           әйтерсең эндәшмисең.//   Өйрәнсәң иде шулай эндәшмәскә –//          әйтерсең сөйлисең.    Өйрәнсәң иде иң бөек сәнгатькә –//      сүз ирке сәнгатенә.   Уйга баткан, ул өнсез...  Өнсезлегендә – зур мәгънә...      Төннең иң тын сәгатендә, пышылдау шикелле,// чак-чак ишетелгән өннәр килә колакка. Бу –ерак галәм өннәре, әллә нинди сәер, ят, юксынулы, сагышлы өннәр...    Бөекләрнең язганнарын укыган чакта күрәм: сүзләре шул ук, без белгән сүзләр, ләкин алар башкача яңгырыйлар һәм мәгънәләре дә башка...     Төс – ул фикерне күз алдына китерү, сурәт ясау өчен шагыйрьгә янә бер көчле чара. Әйтик, рәссамга ул иң төп, бердән- бер чарадыр. Буяу белән биреп була. Иң төгәле төсле фото белән. Табигатьнең үзен төгәл күрү, тою, сизү – менә аның төп мөмкинлеге, чарасы. Шагыйрь менә шул байлыкны тою, күңеленә фото итеп төшереп, бала чактан ук картаеп беткәнче шул сурәтне саклый белү сәләте. Төсне күрсәтү, чагылдыру табигатнең иң көчле сыйфатыдыр. Моны Шамил Анак та сизгән: Бер шигырендә ул: Күрсәтмиме бу бөек табигать мең сыйфатын, төсен, чыраен?– ди.   Шагыйрь соң төснең сурәтләү көчен ничек күрсәтә, белдерә ала? – кулында буявы, төсле каләме юк,  фотоаппарат  та аның коралы түгел, бурычы ук бүтән. Сүз белән, төсләрне дә әйтеп-атап бирә алган сүз белән! Шөкер, телебез андый хәзинәгә дә бик бай. Башта төсне белдерә торган сүзләрнең шигырь сөйләмендә туры мәгънәдә ни дәрәҗәдә дөрес тоемлап белдерелүе. Моңа да күзәтүчәнлек, төс тоемлавы, хис белән бәйли белүе сорала. Төсне башта натуралистларча, рәссамнарча, реалистларча күреп тану, хис итү сорала. Шулай да ул бу сыйфатта рәссамнан да сизгеррәк, хыялыерак булырга тиеш. Көзге тын сарыларда япа-ялгызым // басып торырмын ак каеннар төбендә. Ак каен – монда ике семантик функция үти: каенның чын төсен; икенчесе: хис белдерү максатында эпитет функциясе. Метонимик сурәтле күренешкә әверелгән. Шулай да шагыйрьнең сурәтләү теләге моның белән генә чикләнә алмый. Төснең сурәт мөмкинлеген шушы ак төс мисалында дәвам иттерик әле. Аннары бүтән төсләргә күчәрбез.     Төснең мәгънә күләме бик конкреттан абстракт колачсыз күләмгә кадәр җитә: ак каеннан  ак дөнья, ак догага кадәр: – Иртә – ак дөньяга аяк баскан чак; ә төн – ак догалар, сөю сәгате; оча иде үкереп көн-төн самолетлар// эзләре озын иде, ак иде. Ак төс үзе бер образ югарылыгына күтәрелә: Кызлар май башында каенсарда каен суы җыялар. Күлмәкләре ап-ак. Саф тамчыларны... учларына җыеп алалар, башта битләренә сөртәләр. аннан изүләрен чишеп, ак күкрәкләренә сөртәләр, йөзләре каен тузыдай ак һәм күкрәк сөтләре каен суыдай шифалы булсын дип... Йөзләре ак, күкрәк сөтләре пакъ булсын!  “Ак”ка бөтен бер шигырь багышлаган: Юмаган кул кагылмадым ак икмәккә // кичерсеннәр, җитлекмәгән юллар белән ак кәгазьне чуарлаган чак булды; Атылган йолдыз // кабына кабаттан кызлар күзендә – гашыйклар йокламасын бу ак сәгатьтә.     Акның чыннан да ак икәнен аны башка төсләр белән чагыштырып тагын да “агартып” була икән. Әлбәттә, беренче чиратта кара белән чагыштырып: Кара эшләр эшләнсә дә, кара (әшәке – И.Н.) түгел төн үзе;        Иң караңгы, озын төндә дә // таң нурлары яра төнге караны; Үлем генә мәңге кара, // үлем генә мәңге караңгы;...берсен сугыш дигән кара кош алды...;  кара таңнан кара таңга кадәр эшләде;  Киенгәнсең матәм төсе карадан; Без аңладык, кара кара ул, ак ул ак; Ялгыз калган хатыннарның күзләре сагышлы// күлмәкләре кара.     Әлбәттә инде, шагыйребез теге-бу төскә өстенлек бирми, аның шигырьләрендә барлык төсләр дә искә, телгә алына; теләгән сурәтен, образын гына бирсен. Шунысы мөһим, төс белдергән сүзләр, башка кайбер шагырьләрдәге кебек рифма, ритмга яраклаштыру, җанлылык бирү өчен гадәти  эпитет кына түгел. Ниләр килер хәтергә бу төнге тын сәгатьтә –   гомеремнең ерак калган яшел язымы.  Яшел монда “чуарлау” өчен артык бер өстәмә кебек. Юк шул, “яшел”сез дә сурәт булыр иде булырын, тик ул шактый тонык булыр иде, килешегез.       Кешене, аның холкы-фигылен, эш-гамәлләрен, хис-тойгылы хәләтләрен сурәтләп биргәндә аның хәрәкәтләре, шул хәрәкәтне күрсәтергә, белдерергә сәләтле тел чаралары шагыйрьгә бик әһәмиятле. Татарның хәрәкәтне белдерү сүз, гыйбарәләре бик мулдан. Теләсә нинди        ым-ишарә, тән-гәүдә хәрәкәтләрен, табигатьтә күзәтелә торган хәрәкәт-чалымнарын белдерү-күрсәтү-ишеттерү мөмкинлекләре җитәрлек.  Алай гына да түгел, шагыйрь өчен аеруча әһәмиятлесе, хәрәкәтне гади факт, күренеш буларак хәбәр итү өчен генә түгел, образлы сурәтләү, сыйфатландыру, тере-җанлы итеп күз алдына китерү өчен дә иң бай корал-чыганак була ала. Акыллы, хисле шагыйрь моннан файдаланмый калмый, әлбәттә. Шамил Анак иҗаты бу уңайдан да безгә осталык мәктәбе була ала.     Мисалларны кеше хәрәкәтен белдерә, күрсәтә, сурәтли торган мисаллардан башлыйк. Иң көчле, хисле хәрәкәт ул –  күз, караш хәрәкәте: Мең кеше арасында көтмәгәндә без очраштык//  һәм күңел күзе белән бер-беребезне таныдык; Хәйран күз белән карап җан сөйгәне Зөһрәсенә...     Адәм баласының теләсә кайсы әгъзасы, тәне-гәүдәсе белән, эш кораллары, тирә-юнь мөхитне тәшкил иткән әйбер-нәрсәләр белән ясалган хәрәкәт шагыйрьгә тәэсирле сурәт чарасы ул. Анак аларга бик тә игътибарлы. Бу – натуралист күзәтүе генә түгел: Постовойлар янына киләм чатта// алар читкә бора йөзләрен, эндәшми...; Акча бирәм официантларга, алар баш чайкый, алмый, акчамны кире кайтара. Автор эндәшми, алмый дип кенә дә мәгънәне төгәл бирә алыр иде; юк бит – аңарга сурәт, гәүдәләндерү кирәк: Син минем якты кояшым, гүзәллек сәнамым // һәм мин, мәҗүси, тезем чүгеп табынам сиңа.       Хәрәкәт дигәндә төрле сүз төркемнәренең мөмкинлекләре төрлечә. Аеруча фигыль актив. Фигыльнең күчерелмә мәгънәлелек алу мөмкинлеге: Кайдадыр тирәндә күңелемдә тибә уй. Игътибар иттегезме: тирән бер фәлсәфи күренешне дә хәрәкәт сүзе белән белдереп була икән.     Хәрәкәтне тасвирлаганда  татар стилистикасының төрледән-төрле чара-алымнары, аеруча синтаксик фигураларның яңадан-яңа мөмкинлекләре табыла. Аеруча көчлеләреннән  – ул кабатлау. Инде төрле тезисларны дәлилләү максатында китерелгән мисалларда без бу фигурага күп юлыктык. Янә берничәсе генә: Керфегеңдә сиксән бөртек – сиксән сөңге // сиксәне дә йөрәгемә кадалды,// Сиксән үлдем, сиксән терелдем!   Сиксәнне кабатлап – сурәт, образ барлыкка килә     Синтаксик фигуралардан янә Ш.Анак чагыштырулар остасы дигән идек. Алар да ана теленең бихисап мөмкинлекләреннән барлыкка килә, беренче чиратта, телбизәкләрдән: озын кызыл томшыклы гаҗәп кошка – тимер кранга; Сез, рояль капкачыдай, яптыгыз да йөрәгегезне, музыка бетте; Мин ялгыз агач көзге яңгырда;  Ят өйдә үзен тартыныбрак тоткан кунактай.     Тагын бер ачыш – хәрәкәтнең нечкә төсмерләрен белдерү максатында ана теленең  ялганмалы (агглютинатив) тел буларак мул үзенчәлекләрен эшкә җигәргә мөмкин. Мәсәлән, теләсә кайсы фигыльгә ярдәмче фигыль өстәп, бихисап метафорик мәгънә һәм хис төсмеренә ирешеп була. Аннары, бездә бит теләсә кайсы фигыль ярдәмче сыйфатында да мәгънә, хис  төсмерләрен баета:  менәсем килә; кайтып килә; аерыла алмый; кайтмый калу; ачтан калган; актарып чыгара.     Кушымча (морфема) да вакыт-вакыт шигъри бизәккә әверелә: Без, чыннан та, йөзләрчә ел туган-кардәшбез – яуда яудаш, данда дандаш һәм, егылсак, кабердәшбез, тыныч көндә сабандашбыз, бәйрәмдә табындашбыз // һәм мәңге җирдәшбез...      Чү, синтаксик фигуралар турында сүз куерта башлап без инде әсәрнең төзелеше – структарасы өлкәсенә керә башладык түгелме. Бүгенге бурычыбыз бит, кисәткәнебезчә, Ш.Анакның шигырь төзелешенә бәйле үзенчәлекләре турында түгел; сөйләм үзенчәлекләре иде бит. Ә сөйләм башлыча мәгънә белдерә торган чаралар белән бәйле, турыдан-туры структура белән бәйләнмәгән.     Шулай да, шулай да... Алай кистереп әйтү, ягъни әсәрнең төзелешен аның төп асылы – образ тудыру чарасы түгел, дип икрарлау дөрес микән?   Сөйләм үзенчәлекләрен ачыклаган мисалларда әсәрнең төзелешенә караган факторлар да очрап торды бит (мәсәлән, шигырьнең өлешләргә бүленеше һ.б.). Яисә әле менә чын тезмә рәвешендә тезелгән – көйле-моңлы, ритм, рифмалы шигырьләрне укып, тәм, ләззәт алып килдек килдек тә, “Каен суы җыю” әсәренә җиттек. Бернинди тукталышсыз,  тын алусыз, паузасыз укуны дәвам иттердек. Бактың исә үзебез дә сизмичә-белешмичә тезмәгә күчеп киткәнбез икән – яңгырап торган ритм, рифма да, иҗек саннары белән тәгаенләнә торган строфалар да юк икән бит. Төзелеше, рухы белән парча ич бу! Шәхсән үзем андый жанрны бик үз күреп язам, парча китапларым, парча турында фәнни күзәтүләрем бар. Беләм, Ш.Анак та парчачы. “Каен суы җыю” да чын парча. “Куллар”, “Үзсүзле йолдыз” вә башка хәтсез тезмәләр – парча. Тышкы рәвеш үзгәрде, ә эчтәлек, ә асыл?  Ә хис? Хис шулай ук шигырьдәге кебек, кайный, үзәкне өзә. Димәк ки, образ тудыру максатында Ш.Анак тезмә белән чәчмәне бер үк дәрәҗәдә оста куллана.        Без инде Ш.Анак шигъриятенең үзенчәлеге энциклопедиядә  “верлибр, сонет, терцина, ода, касыйдә, хайку, танка, назирә, афоризм, новелла” төшенчәләре белән билгеләнүен, боларның исә башлыча әсәрнең төзелеше белән бәйле сыйфатлар булуын искәртеп киткән идек. Төпченә башласаң, бер караганда шигърияттәге форма (төзелеш-структура) үзенчәлеге кебек тоелган, галимнәр шулай дип аңлатырга да тырышкан менә бу хәсият  сыйфатлары тегеләй дә болай да тел, сөйләм асылына кайтып кала түгелме!? Без анализлаган кабатлау, чагыштыру мисаллары шуңа дәлил түгелмени. Менә уйланыр өчен соңгы мисал:  Тик көннән-көн якынаям җиргә // Җиргә якынаям көннән-көн. Монда фәлсәфи хис тудыру чарасы нәрсә? дигәндә, белгеч сүзләрнең җөмләдәге урыны (рефрен күренеше) дияр. Ә без анысы да бит ана теле чарасы, сөйләм төзелеше үзенчәлеге,  дип өстәрбез. Моңа да Шамил Анак ана телен нечкә тоемлавы, белүе, оста куллануы нәтиҗәсендә ирешкән, диярбез. Шул хакта уйлануларыбызны дәвам иттерик. Осталык серләрен ачуның, аңа ирешүнең чиге юк.                                          Илдар Низамов,                            филология фәннәре докторы.
Илдар НИЗАМОВ

--- | 23.08.2021

Татарстанда югалган 20 яшьлек кызны эзлиләр

$
0
0
23.08.2021 Хәвеф-хәтәр
Кичә иртәнге җиделәр тирәсендә 20 яшьлек Гүзәл Югары Лащи авылыннан эшкә китә, әмма анда пәйда булмый. Автомобилен кыз Җиңүнең 65 еллыгы урамында йорт янында калдырган.
Кызның кайда булуын белүчеләрнең барысын да Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча дежур бүлегенә  3-12-88 телефоны аша хәбәр итүләре сорала.
---

--- | 23.08.2021

Сөт турында кызыклы ФАКТЛАР

$
0
0
23.08.2021 Киңәш-табыш
“Элита” баш нәсел хуҗалыгы үзенең инстаграм битендә сөт турында кызыклы мәгълүмат язып чыккан. Сезнең бу фактларны моңа кадәр ишетүегез икеле. Укып карагыз:

- Йорт сыерлары калдыклары безнең эрага кадәр VIII меңъеллыкка карый, ягъни кешеләр инде 10 000 елдан артык сыер сөтен эчә.

- Элек сөт ачымасын өчен аңа бака салып куя торган булганнар. Бака тиресе микробларга каршы көрәшү үзлегенә ия һәм бактерияләр үсешен тоткарлый.

- Сөтне күренми торган кара итеп тә кулланырга була. Кәгазьгә сөт белән язсаң, ул җылынганда гына күренә. В.И. Ленин төрмәдә тоткын булган вакытта, конспиратив хатларны иреккә шулай яза торган булган.

- Сөтнең чистарту үзлекләре белән билгеле. Аның ярдәмендә киемдәге май тапларын бетереп, шулай ук алтын эшләнмәләрне дә сөт белән чистартырга мөмкин.

- ничек кенә сәер булып тоелмасын, әмма сөт яшен яшьнәгәндә тиз әчи. Биохимиклар монда теләсә кайсы матдәгә үтеп керергә сәләтле озын дулкынлы электромагнит импульсларда сәбәпче булуын ачыклаганнар.

- Соңгы елларда соя сөте бик киң таралды. Халык аны сыер сөтеннән дә ким кулланмый, чөнки соя сыерыннан берни белән дә аерылмый, дип уйлыйлар. Тик безнең организмның сыерларныкына караганда соя сөтеннән кальций күпкә азрак үзләштерүен онытмаска кирәк. Моннан тыш, соя сөтендә витаминнар һәм микроэлементлар юк.


---

--- | 23.08.2021
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>