Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Татар теле мәҗбүри укытыла башлый

$
0
0
23.08.2021 Мәгариф
2022 елның 1 сентябреннән яңартылган башлангыч һәм төп гомуми белем бирү стандартлары гамәлгә керә. Стандартларда өйрәнү өчен мәҗбүри булган «Туган тел һәм әдәбият» предметы өлкәсенә Россия Федерациясе республикасы дәүләт телен өйрәнү кертелгән, димәк дәүләт теле буларак татар теле уку планының мәҗбүри өлешендә укытыла башлый. Бу хакта традицион август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты буенча үрнәк программалар федераль реестрга кертелгән һәм Россиянең барлык төбәкләре өчен официаль статус алган. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын дәреслекләр эшләнгән. Татар китап нәшрияты белән берлектә туган телгә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү буенча эш оештырылган һәм туган телне электрон укыту системасын кертү максатыннан «СберКласс»платформасында региональ контент эшләнә.   Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән милли уку йортлары өчен грант системасы гамәлгә куелды. Фото: ачык чыганаклардан  
---

--- | 20.08.2021

"Балам белән бергә мине дә үтерделәр..."

$
0
0
23.08.2021 Криминал
Башкортстанның Стәрлетамак бала тудыру йортында нарасыен югалткан Виктория үзәк өзгеч пост язган. 34 яшьлек хатын үзенең һәм гаиләсенең әлеге фаҗигане ничек авыр кичерүе турында язган. Социаль челтәрләрдә ул яңа пост бастырган, анда иртән уяну һәм бу хәлнең куркыныч төш булмавын аңлау ничек авыр булуы турында сөйләгән.

Хәзер Виктория үзен балалары өчен кулда тотарга тырыша, тик бу һәрвакытта да мөмкин түгел.

— Бу беркая да китми, моның белән гомер буе яшәргә кирәк. Балам белән бергә мине үтерделәр, мин беркайчан да элекке кебек булмаячакмын. Баламны, кечкенә энебезне югалттык. Хәзерге вакытта балаларымның эчендә ниләр булганын күз алдына да китерә алмыйм, алар бөтен дөреслекне белә, - дигән ханым.   Виктория битараф булмаган кешеләргә рәхмәт әйтә, шулай ук 40 көннән соң хәл бераз җиңелрәк булыр, дигән ышаныч белдерә. Чыганак Фото: пиксабай
---

--- | 23.08.2021

Районнарда давыл түбәләрне каерып аткан

$
0
0
23.08.2021 Хәвеф-хәтәр
Республиканың Әгерҗе районында ике мәктәп һәм бер мәдәният йорты түбәләрен көчле җил җимерде. Өч хәтәр турында мәгълүмат 112 номерына килде. Салагыш авылында 160 кв.м мәйданлы җирле мәктәпнең түбәсе җимерелде.
Шундый ук хәл Тирсә авылында да булды. Биредә дә җирле мәктәпнең түбәсен көчле җил өлешчә кубарып алган. Моннан тыш, шул ук авылда җирле мәдәният йорты бинасы зыян күрде: бинадан җил 80 кв.м мәйданлы түбәне куптарган.    Барлык өч инцидентта да зыян күрүчеләр булмаган, торгызу эшләре район хакимияте контролендә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, ТР архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белән мәгълүмати хезмәттәшлек оешкан төстә алып барыла.    Кичә кич белән ТР Ютазы районында да шундый ук хәл булган. Кече Урыссу авылы урта мәктәбенең дә түбәсе җимерелгән. Бер кеше дә зыян күрмәгән.    23 августта да Татарстан территориясендә кыска вакытлы яңгырлар көтелә, урыны белән яшенле яңгырлар да булырга мөмкин.   Бу хакта ТР Гидрометүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә яңгырлар, шторм, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20, 24 метрга җитәргә мөмкин.   Көндез урыны белән көчле яңгырлар һәм боз явуы фаразлана.   Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 16-21 градус тәшкил итәчәк, көндез һава 25-30 градуска кадәр җылыначак.    
---

--- | 23.08.2021

TikTok-тагы язылучылары ярдәмендә үзенең яман шеш белән авыруын белгән

$
0
0
23.08.2021 Җәмгыять
TikTok кушымтасында @seattletechbro исеме астында чыгыш ясаучы егет үзенең игътибарлы һәм күзәтүчән подписчиклары аркасында куркыныч чир белән авыруын белгән. Бу хакта ул үзенең битендәге видеода сөйли.
Тиктокер  үзенең битенә даими рәвештә роликлар урнаштырган. Анда ул башка кулланучыларга технологияләр, финанслар һәм үзенең карьера үсеше хакында сөйләгән. Кайсыбер комментаторлар ирнең калкансыман бизе зураюын сизгән. Алар егеткә бу хакта язганнар һәм табибка күренеп, яман шешкә тикшеренергә киңәш иткәннәр. Бер яшь кыз болай дигән: “Әдәпсез күренсәм, гафу итегез, әмма сезнең калкансыман бизегез бераз шешкән төсле. Зинһар, табибка мөрәҗәгать итегез. Бу бизнең зураюы хакында да сөйләргә мөмкин, әмма яман шеш билгесе булуы да ихтимал”.    Берничә көн элек тиктокер, сәламәтлеге  өчен борчылып, тикшеренү үтүе турында видео куйган. Тикшеренүдән соң егеттә калкансыман биз яман шеше ачыкланган. Пациентка бизне тулысынча яисә аның шеш булган өлешен  кисеп алырга тәкъдим иткәннәр. Ул икенче вариантны сайлаган.   “Тернәкләнү чорында видеоларны сирәгрәк төшерермен, мөгаен, чөнки миңа сөйләшү авырлашты”, – дигән ул. Фото:@seattletechbro / TikTok Чыганак: Lenta.ru
---

--- | 23.08.2021

Югары Суыксу авылында ике кеше мәетенә тап булганнар

$
0
0
23.08.2021 Криминал
Бүген иртәнге биштә Татарстанның Тукай районы Югары Суыксу авылында коры катнашмалар җитештерү предприятиесендә пычак белән кадап үтерелгән ике эшченең мәетенә юлыкканнар, дип яза Татар-информ.
Фаҗига булган урынга район прокуроры Айрат Галимәрданов килгән. Мәрхүмнәрнең Мөслим районыннан килгән эшчеләр булуы ачыкланган. Ике кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.   Тиздән әлеге җинаятьтә шикләнелгән кешенең эзенә төшкәннәр – ул Минзәлә районында яшәүче, шундый ук җинаять өчен моңарчы да хөкемгә тартылган ир-ат булып чыккан. Эшне тикшерүне күзәтү ведомствосы үз контроленә алган.       
---

--- | 23.08.2021

Самараның Волгарь бистәсендә этнографик комплекс ачылачак

$
0
0
23.08.2021 Милләт
Самараның Волгарь бистәсендә төзелгән этнографик комплекс 12 сентябрьдә, Халыклар дуслыгы көнендә ачылырга тора, дип хәбәр итә Самара өлкәсе хөкүмәте каршында эшләп килүче Иҗтимагый палата пресс-хезмәте.
Билгеле булганча, ике дистә өйләрнең күпчелеге инде әзер, матурлау-бизәү, экспонатлар урнаштыру эшләрен төгәлләп киләләр. Татар өенең дә тышкы ягы чын безнеңчә итеп милли бизәкләр белән бизәлгән, яшелле-аклы төсләргә буялган. Өйнең эченә керсәң дә шушында каласы килә – сап-сары бүрәнәләрен, киң идән такталарын, мичен-сәкесен, өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов акчасына искертеп ясалган яңа өстәлен һәм урындыкларын күреп, ностальгиягә биреләсең.   Үткән сишәмбедә бу өйдә, ниһаять, милли оешмаларның беренче утырышы да узды. Әле киез дә җәелмәгән сәкегә тезелешеп утырган “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров (рәсемдә сулдан уңга), Тарихи мәчет Советы рәисе Усман Илингин, мөфти Талип Яруллин, оешма активистлары Әхтәм Ногманов, Артур Хаҗиев һәм башкалар бу өйне генә түгел, йортын да ничегрәк җиһазландырырга, дигән сорауга җавап эзләделәр. Ә моның өчен өйгә хуҗа һәм хуҗабикә сайларга кирәк иде. Фикер алыша торгач, өй өчен Тарихи мәчет рәисе Усман Илингин җавап бирәчәк, дигән фикергә килделәр. Чөнки, беренчедән, Тарихи мәчет моннан ерак түгел, икенчедән, анда да татар-мөселман тарихына багышланган музей ачылырга тора. Димәк, экспонатлар белән эшләү буенча тәҗрибә дә бар инде.   Ә өйне карап-тикшереп, тузаннарын сөрткәләп, килгән кунакларга ишек ачып, татар өе үзенчәлекләре турында сөйләп торучы итеп шушы Волгарь бистәсендә яшәүче Әлфия ханым Хуҗанова сайланды.   Әлбәттә, татар өенең күрке – тәрәзә пәрдәләре, чаршаулар һәм ястыклар, суккан паласлар һәм чиккән сөлгеләр. Болар өчен дә җаваплы кеше табылган – “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрованың алтын кулларыннан башка чыгыша алмабыз. Тик менә кемнәрнең өйләрендә борынгы савыт-саба, сирәк шамаил кебек әйберләр булса, “Бердәмлек” редакциясенә шалтыратып әйтә, яисә китереп бирә аласыз. Ә андыйлар бар: мәсәлән, Иске Ярмәктән Гөлисә Бәдретдинова – бишек, тарихчы Шамил Галимов – гармун, комган, керогаз, ипи калае, гөбе кебек әйберләр китереп бирделәр. Әле тагын корама юрган, чиккән мендәр-ястыклар, борынгы чуеннар, балчыктан эшләнгән чүлмәкләр кирәк. Артык булмасмы дип шикләнмәгез, кирәге калмаса, кайтарып бирербез.   Ә йорт кирәк-яраклары белән Тупли авылында яшәүче Әхтәм ага Ногманов тәэмин итәргә алынды. Ул озак еллар буе шундый борынгы әйберләрне җыеп барган һәм инде хәзер аларны Татар йортына тапшырырга ниятли.   Менә шулай, бөтен өлкә татарлары ярдәме белән, татар өен 12 сентябрьгә кадәр җиһазлап бетерергә тиешбез. Ярдәм көтәбез!    
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

--- | 23.08.2021

Стәрлетамактан 12 яшьлек Ваня ни хәлдә?

$
0
0
23.08.2021 Җәмгыять
Лейкоз аркасында берничә атна реанимациядә булган малай акрынлап төзәлүгә бара һәм дәваханәдән өенә кайтарылган.
- Хәзер Ваня әнисе белән өйдә. Ул балалар йортына түгел, ә туган йортына әйләнеп кайтуына бик шат. Өйдә яхшы ремонт үткәрелгән, ә иң мөһиме, үз малаен бик ярата һәм аның өчен борчыла торган әнисе янында, - дип сөйли волонтер Регина Биргулиева.   Исегезгә төшерәбез, бу хакта агымдагы елның мартында язган идек. «Игелекле Салават күпере» оешмасы волонтерларына фатирда ремонт ясалмаган һәм баланың яшәү шартлары булмаган өчен улын балалар йортына алып киткән хатын мөрәҗәгать итә. Иреклеләр акча җыйган һәм фатирны ремонтлаган, тик малайда лейкоз авыруы табыла һәм аңа озак кына дәваланырга туры килә.   Хәзер генә ул үз йортына әйләнеп кайта алган. Чыганак Фото: kp.ru
---

--- | 23.08.2021

“Могҗизалар була икән!..”

$
0
0
23.08.2021 Язмыш
Моннан шактый ел­лар элек авылда кич клубка кинога барган идем, карап бетер­мичә кайтып киттем. Кыш көне. Кардан атлап кайтып киләм, юлда газетага төрел­гән нәрсәдер ята. Ти­беп җибәрдем, ачыл­мады. Шуннан ут як­ты­сына алып барып карасам, яңа чыккан ике 200 сумлык. Йә берәрсе табып, иясенә кайтарып бирмәс дип, алдым мин моны. Үзем куркам.

Әниләр кунакта иде, алар кайткач, әни­гә сөйләдем. Апа бе­лән акча табылу турында белдерү яздык. Әни аны кибет янындагы белдерүләр тактасына элеп куя дип килештек. Әти белми. Икенче көнне мин Казанга киттем. И-и эч поша инде, беләсе килә, тик ул вакытта кесә телефоннары әле юк. Со­ңыннан белдем: әни илтеп элгән белдерүне. Шун­нан әти янына бер абый кергән дә: “Кибет янында белдерү бар, берсе акча югалткан, тапсалар да бирмиләр инде аны”, — дип сөйли икән. Кыскасы, акчаның хуҗасы табылды. Аны берәү Казанга йөрүче автобус йөртүчесенә “фәләнгә тапшырырсың әле” дип биргән булган. Әни акчаны автобус йөртүченең хатынына илтеп биргән. Иясе табылды дип минем сөенгәнне белсәгез!

Бервакыт әни алтын балдагын югалтты. Кыш көне иде. Малларның су тагаракларын да карадык, камыр басканда шуып чыгып киткәнме әллә дип тә уйладык, эзләдек-эзләдек — тапмадык. Әни бик борчылды, аңа әби үзенекен биргән иде. Ә яз көне тиресләр таратканда энем югалган балдакны табып керде.

Бервакыт үземнең бер алкам юклыгын сиздем. Бөтен урын-җирләрне, карават тирәләрен карадым – юк. Бакчадан кайткач, киемнәремне селкегән идем, шунда төшмәдеме икән дип, стоянкага киттем. Анда да таба алмадым. Ярар, мин әйтәм, димәк, шулай кирәк булган.   Бер атна узгандыр, подъезд баскычыннан төшеп киләм, беренче катта идәндә ятучы келәм кисәгендә нидер ялтырап китте. Алып караган идем — минем мескен алкам! Тапталып, пычранып беткән. Танышыма ремонтка биргән идем, нәкъ яңа кебек итеп ясап бирде.   Ике тапкыр телефон таптым. Хуҗаларын эзләп табып, икесен дә тапшырдым.   Бер таныш кыз сөйләгән иде: киленнәре әтисенең чалбарын юган, кесәләрен карамаган, ә анда сөт тапшырган өчен кешеләргә өләшәсе 50 мең сум акча булган!   Ирем белән бер көздә бакчаны кышка ябып кайтырга дип киттек. Эшләрне бетергәч, иремә машинаны да юып алыйк әле дидем. Машина бакча йорты каршында гына, юа башладык. Ирем комачаулый, алып куеп тор әле дип, балдагын ми­ңа салып бирде. Мин аны үземнең бар­макка киеп куйдым. Зуррак икәнен дә беләм инде. Икәү­лә­шеп машинаны юып бетердек, бакчаны бикләдек, инде кузгалабыз дигәндә, ирем: “Кая, балдакны бир әле”, — диде. Карыйм: бармакта балдак юк. Тотындык эзләргә. Ма­шинаны тентеп чыктык, бөтен чирәмне ертып, актарып бетердек – юк балдак! Елап беттем. Караңгы төшә башлады, көз көне бит. Иртәгә иртүк торам да, үзем шу­шы­н­да килеп эзлим мин әйтәм. Ирем: “Беркая бармыйсың, бу вакытта бакчада кеше дә йөрми, ярар, югалган-югалган инде, әнигә әйтеп тормабыз, кибеттән яңаны алырбыз да, шуның белән шул булыр”, — ди. Юк, мин әйтәм, балдак югалтырга ярамый, мин аны эзлим!   Шулай итеп өйгә кайтып киттек. Фатирга кергәч тә, ирем, җайлап кына, каенана-әнидән: “Әни, балдакны югалткач нәрсә була?” – дип сорады. Ул: “Төрле кеше төрлечә юрый инде, яхшыга гына юрарга кирәк”, — диде. Без аңа югалттык дип әйтмәдек. Нишләп шулай озак тордыгыз, бик соңга калдыгыз дисә дә, берни бел­гертмәдек. Иремнең апасы да бездә иде. Чәйләр эчкәч, ирем машина белән аны өенә озата китте.   Күпмедер вакыттан чылтырата бу миңа: “Балдакны таптым”, — ди. Мин ышанмыйм, тынычландырыр өчен генә әйтәсеңдер, кибеттән алгансыңдыр дим. “Юк, чынлап әйтәм, апалардан чыккач, машина капотын ачып карасам, шунда ялтырап ята”, — ди. Могҗиза булды ул безнең өчен: тик торганда ирем нишләп капотны ачып карыйсы иткән, балдак анда ничек эләккән һәм аннан ничек төшеп калмаган? Ә икенче көнне машинаны сатарга тиеш идек. Аллаһның рәхмәте, үзебезгә насыйп мал булган инде.    
Мәдинә ЯРУЛЛИНА, Казан

--- | 23.08.2021

Казанда Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан “Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә...” чарасы узачак

$
0
0
23.08.2021 Мәдәният
Ел саен без 25 август көнне 1 май мәйданына Муса Җәлилне һәм аның көрәштәш дусларын искә алу чарасы узачак. Шул уңай белән, искә алу мәрасимендә "Калеб" яңа буын җыены тарафыннан куелган "Муса. Моабит" җыр, музыка һәм шигырь триптихыннан түбәндәге өзекләр тәкъдим ителәчәк:

- Муса Җәлил сүзләренә композитор, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән яңа җырлар. Аларны Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Илгиз Мөхетдинов һәм Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина башкара.

- Татарстан Республикасы Җыр һәм бию ансамбле артисты Сәидә Миңнебаева һәм Г. Кариев театры артисты Альбина Ногманова башкаруында пластик композиция.

Мәрасимдә традицион рәвештә:

- Республикабыз җитәкчеләре һәм мәртәбәле кунаклар, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенең быелгы лауреатлары, шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова чыгышы;

- Заманыбызның күренекле һәм яшь шагыйрьләре – Ркаил Зәйдулла, Зиннур Мансуров, Булат Ибраһимов, Гөлназ Газизова иҗаты көтелә.
Чараны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Айсылу Мөсәлләмова һәм Артём Пискунов алып барачак.

Кайда: 1 май мәйданы
Кайчан: 12:00 сәгать


---

--- | 23.08.2021

Арча районында Галиәсгар Камал музее ачылды (ФОТО)

$
0
0
23.08.2021 Мәдәният
Татарстан Республикасы Арча районының Сикертән авылында Галиәсгар Камал музее ачылды. Музей ачылганнан соң, камаллылар Илгиз Зәйниев пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәнәләштергән "Бабайлар чуагы" спектаклен уйнадылар.

 


---

--- | 23.08.2021

11 бала һәлак булган

$
0
0
24.08.2021 Хәвеф-хәтәр
Республикада «Игътибар — балалар!» дип аталган профилактика акциясе башлана, ул юл-транспорт фаҗигаләрендә балаларның имгәнүен кисәтү юнәлдерелгән, дип хәбәр итә Татар-информ.
2021 елның 7 аенда гына да Татарстанда балалар катнашында 271 авария булган. Аларда 11 бала һәлак булган, 286сы имгәнгән.   «Балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләре август–сентябрь айларында арта. Бу вакытта яшүсмерләр җәйге ялдан соң юлларда иминлек кагыйдәләрен онытып җибәрә һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә ияләшү таләп ителә», — дип белдерде ЮХИДИ хезмәтенең Юл хәрәкәте иминлеге пропагандасы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рушан Шакиров.   Акция барышында автоинспекторлар шоферларның балаларны автомобильләрдә ничек йөртүен, җәяүле балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү-үтәмәвен, шулай ук машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне уздырып җибәрү-җибәрмәвен тикшерәчәк.   Моннан тыш, инспекторлар мәктәпләргә һәм лагерьләргә керә торган юлларны, шулай ук юл тамгаларының һәм билгеләренең нинди хәлдә булуын тикшерәчәк.  Фото: пиксабай
---

--- | 24.08.2021

“Үзем өчен яшисем килә”

$
0
0
24.08.2021 Җәмгыять
Гүзәл затның әни булырга омтылуы электән табигый күренеш, язылмаган канун буларак кабул ителсә дә, мондый сүзләр хәзер еш ишетелә. Мөмкинлеге була торып та бала табарга теләмәгән хатын-кызлар саны коточкыч дәрәҗәдә арта, дип чаң суга белгечләр. Илдәге халык саны кими икән, монда әнә шушы төркемгә керүче гүзәл затларның да өлеше бар, ди алар.
Росстат мәгълүматларына караганда узган ел Россия халкы ярты миллионга кимеп, 146 миллион 238 мең кеше тәшкил иткән. Бу – соңгы унбиш елда халык саны кимүнең иң зур күрсәткече, ди белгечләр. Болай барса, тагын 20 елдан илдә халык саны 130 миллионнан артмаячак, дип фаразлаучылар да бар. Белгечләрне, үлүчеләр саны арту гына түгел, туучылар кимү дә борчый. Саннар теленә күчсәк, узган ел илдә барлыгы 1,7 миллион сабый дөньяга килгән. Бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 203 меңгә азрак.   Демография белгече Алексей Ракша, алдагы унбиш елда бу күрсәткеч тагын да кимеячәк, дип куркыта. Ник дигәндә, хәзер әни булырга сәләтле гүзәл затларның күбесе балалар аз туган 1990 елларда дөньяга килгән. Илдәге күпчелек хатын-кызларның бала табарга теләмәвен дә әнә шушы 90 нчы еллар «җимеше» дип бәяли ул. «Фәкыйрьлек, илдәге тотрыксызлык белән үзәккә үткән ул елларны барыбыз да яхшы хәтерли. Балачагы шул чорга туры килгән егет-кызларның күбесендә әнә шушы тормышның кабатлануыннан курку саклана. Шуңа күрә хәзерге хатын-кызлар да, иң беренче чиратта, карьера ясап, җитеш тормышта яшәрлек байлык туплап куярга омтыла», – дип фикер йөртә белгеч.   Социологлар китергән саннарга ышансаң, 2000 нче еллар башында Россиядә яшәүче хатын-кызларның 5–7 проценты гына әни булырга теләмәвен әйткән булса, бүген исә ил күләмендә андыйлар уртача 15–17 процент тәшкил итә икән. Әлеге төркемгә кергән гүзәл затларның күбесе моның төп сәбәбе дип үзләре өчен генә яшәргә теләүләрен, илдә тотрыклылык булмауны, бала табып сәламәтлеген бетерәсе килмәү, ир-атларга ышанмаулары белән бәйләп аңлаткан. Россия күләмендәге саннар пошаманга салса да, республикада бу яктан вазгыять тынычрак икән әле. Һәрхәлдә, Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге уздырган соңгы тикшеренү нәтиҗәләре шулай дип тынычланырга мөмкинлек бирә. Үзәк белгечләре республиканың 23 районында яшәүче 2830 хатын-кыз арасында сораштыру уздырган. Аның барышында белгечләр Татарстанда әни булырга теләмәгән гүзәл затларның 2 процентка да тулмавын ачыклаган.   Барын бар ла, әмма җитәрлек түгел   Әлмәттә яшәүче Лиана Харисовага 28 яшь. Икътисадчы булып эшли. Әни булырга теше-тырнагы белән каршы булган үзгә карашлы гүзәл затларның берсе ул. «Әле генә барлыкка килгән фикер түгел ул. Баштарак әни бу сүзләргә әллә ни игътибар бирмәде. Үскәч, башкача уйларсың әле, хатын-кыз башкача булдыра алмый инде ул, дия иде. 28 яшькә җиттем – фикерем барыбер үзгәрмәде, – ди ул. – Үзем өчен яшәргә телим. Баладан башка да бәхетле була алам. Мактанып әйтүем түгел, әмма шушы яшемдә инде минем яраткан эшем, белемем, утырып йөрергә машинам бар. Яңа ел алдыннан фатир да алырга җыенам. Ел саен ял итәргә барам. Әле барып күрәсе илләрем, эшлисе эшләрем баштан ашкан. Кеше кияүгә чыгарга, бала табарга кирәк дигәнгә генә шушы планнарымны бозыйммы? Юк, моны һәркем үзе хәл итә. Баланы чын кеше итеп тәрбияли алачагыңа төгәл ышансаң гына табарга кирәк. Ә мин моны бөтенләй күз алдына да китерә алмыйм.  Картлык көндә мине кем тәрбияләр дип тә курыкмыйм. Беркемнең дә җир өстендә калганы юк әле».   Хатын-кыз әни булырга тиеш, дигән уйны аңына сеңдереп тәрбияләнгән кешегә мондый фикерләрне кабул итү кыенрак, билгеле. Белгечләр арасында хәтта хатын-кызның бала алып кайтырга теләмәвен психик тайпылыш дип бәяләүчеләр дә бар. Психолог Алсу Таҗиева исә бу фикер белән килешми. Лиана Харисова кебек үзгә карашлы гүзәл затларның күбәюен дә җәмгыятьтә кыйммәтләр үзгәрү белән бәйләп аңлата ул. «Элегрәк кешеләр җәмгыятькә, ул куйган таләпләргә бәйле булса, хәзер ул бәйсез була бара. Кеше үз-үзен өйрәнә. Без, психологларга соңгы арада мөнәсәбәтләр төзүгә бәйле сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Элегрәк кеше баланы, аларны яратудан бигрәк, шулай тиеш булганга тапкан булса, хәзер без шундый дәрәҗәгә җиттек, безгә мөнәсәбәтләр төзү мөһимрәк. Бүген күпләр әнә шуны төзи алмау, белмәүдән тилмерә. Бу бит ир белән хатын-кызга гына кагылмый. Бала белән дә мөнәсәбәтләр кора белергә кирәк. Шуңа күрә бала табарга теләмәгән яки аны кичектереп килгән кеше, иң беренче чиратта, менә шушы яңа мөнәсәбәтләр төзүдән курка», – ди белгеч.   Вазгыятьне уңай якка үзгәртү өчен, иң беренче чиратта, балаларны, яшьләрне ата-ана булу өчен психологик яктан әзерләүгә игътибарны арттырырга кирәк дип саный Алсу Таҗиева.  Алар өчен дәүләт дәрәҗәсендә ниндидер бушлай семинар, мастер-класслар үткәрү яклы ул. «Бала табу белән бәйле сораулар күбрәк булган саен, курку хисе дә арта. Шуңа күрә яшьләргә, булачак әти-әниләргә ата-ана булуның асылын, теге яки бу авырлыкларны ничек җиңәргә кирәклеген тиешенчә аңлатырга, өйрәтергә кирәк», – ди психолог.   Яшерен-батырын түгел, кул орынган һәр нәрсә кыйммәтләнгән бүгенге шартларда бала үстерү дә кыйммәткә төшә. Булачак әниләрнең күбесе мәсьәләнең әнә шул ягын да уйлый. Баланы мохтаҗлыкта яшәтмичә генә үстерергә көчем, мөмкинлегем җитәрме дип борчыла алар. Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстан Республикасының күпбалалы гаиләләре» иҗтимагый төбәк оешмасы рәисе Артем Кузнецов та яшь әниләргә, гаиләләргә күрсәтелгән матди ярдәм чараларын арттырмый торып, илдә яңа туган сабыйлар санын арттырып булмаячак дигән фикердә. «Гаиләдә балалар күбрәк булган саен, аларга күрсәтелгән матди ярдәм дә шулкадәр зуррак булырга тиеш. Әйтик, беренче бала өчен ипотеканың – 30 процентын, икенчесе тугач, тагын 30 процентын капласалар, өченче бала тугач исә ипотеканы автомат рәвештә япсалар да яхшы булыр иде», – ди Артем Викторович уенын-чынын бергә кушып.   Ачыктан-ачык сөйләшү җитми   Хатын-кыз бик сирәк очракта гына чын күңелдән бала табудан баш тарта. Республика клиник хастаханәсенең гинекология бүлеге мөдире Фәридә Миңнуллина әнә шул фикердә. Тәҗрибәле табиб сүзләренә караганда, сүзен, бала алып кайтасым килми, дип башлаган хатын-кызның, сөйләшә торгач, нәкъ менә теге яки бу сәбәп аркасында әни булырга теләмәве ачыклана икән.   «Бүген хатын-кызлар үз сәламәтлегенә күбрәк игътибар бирә башлады. Ун ел элек яшәгән хатын-кыз белән хәзергесе бик нык аерыла. Хәзер гүзәл затлар тышкы кыяфәтен «төзәтү» белән мавыга. Хәтта тышкы матурлыгын югалтмас өчен, үзенең бала табарга мөмкинлеге була торып та, суррогат әнидән бала алып кайттыручылар очрый. Ул гына да түгел, соңгы арада хатын-кызлар, интернетта язылганнарга таянып, үз-үзенә диагноз куя, үз-үзен дәвалау белән үк мавыга башлады», – ди Фәридә Миңнуллина.   Илдә әни булырга теләмәүче гүзәл затлар сафы тулылануны да әнә шушы интернеттагы мәгълүмат ташкыны йогынтысында килеп чыккан хәл дип саный ул. Килешми мөмкин түгел. Бүген бөтен кызыксындырган, борчыган сорауларга җавапны иң элек интернеттан табарга тырышабыз. Хатын-кызлар да шуның аша бала тапканда, тапкач нинди авырлыклар килеп чыгарга мөмкинлеге турында да укып, белеп тора. Бу, әлбәттә, курку тудыра. Фәридә Миңнуллина соңгы ике елда бала табу очракларын пандемия дә тоткарлады дигән фикердә. «Коронавирусның йөкле хатын-кызлар өчен нинди куркыныч тудыруы, прививка ясату-ясатмау турында да күп сөйләнә. Бу шулай ук хатын-кыз күңеленә шик кертә», – ди белгеч.   Фәридә Миңнуллина фикеренчә, кыз бала үстерүче әниләр өстендә дә бик зур җаваплылык ята. «Әни белән кыз бала арасында һәрчак дустанә, ышанычлы мөнәсәбәт булырга тиеш. Җитлегеп, җенси тормыш белән яши башлагач, кыз баланың, бердән, инфекция эләктерү, икенчедән йөккә узу ихтималы арта. Шуңа күрә кыз балага 11–12 яшьләрдә үк аңлату эшләре алып барырга кирәк. Бездә бу темага сөйләшү оят эш санала. Ә җенси тормыш, контрацепция чаралары, үз сәламәтлегеңне саклау турында ачыктан-ачык сөйләшү, аңлату эшләре алып барылса, никадәр хатын-кызның сәламәтлеген, әни булу сәләтен саклап калып булыр иде», – ди Фәридә Миңнуллина.   Ансар хәзрәт Мифтяхов, «Мәрҗани» мәчете имамы:   – Кайсы гына мөселман илен алсак та, барысында да балалар тәрбияләү, бала үстерү иң беренче урында тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһиссәллам бер хәдисендә: «Никахлашыгыз! Мин Кыямәт көнендә үземнең өммәтемнең күплеге белән горурланырмын, шатланырмын», – ди. Тагын бер хәдистә ул: «Үзегездән соң үзегездән бер баскычка булса да югарырак дәрәҗәдәге буын тәрбияләргә тырышыгыз», – дигән. Шуңа күрә никахлашкан ир белән хатынның бер-берсенә карата хөрмәт ихтирам күрсәтеп яшәве генә түгел, дөньялыкта үзләреннән соң динебезне күтәрүче, гореф-гадәтләребезне тотучы буын калдыруы да – аларның өстендәге төп бурыч. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Шуңа күрә, бала тапсам, аны ашата, аякка бастыра алмам, дип куркырга кирәкми. Очын-очка ялгап, ачлы-туклы яшәгән заманнарда да әби-бабаларыбыз итәк тутырып бала алып кайткан. Аларның һәркайсына тәрбияне дә, игътибарны да җиткергәннәр. Шуңа күрә мөселман кешесе гаилә кора икән, сау-сәламәт балалар табып, үзеннән соң буын калдыру ягын карарга тиеш. Бу хакта никахларда да гел әйтеп киләбез. Әмма бу турыда сөйләү – ата-ананың да бурычы. Синең дә балаларың булыр, дип бу уңайдан балалар белән дә сөйләшү, аңлату эшләре алып бару кирәк. Шул ук социаль челтәрләр, мәкаләләр, вәгазьләр аша да бала табу, бала тудыруны ниндидер проблема буларак түгел, шатлыклы вакыйга итеп күрсәтү мөһим. Шул очракта илдә бала табарга теләмәгән хатын-кызлар, гаиләләр саны да кимер иде.    
Динә ГЫЙЛАҖИЕВА

--- | 24.08.2021

Казанда Татарстан киносы көне узачак (ПРОГРАММА)

$
0
0
24.08.2021 Мәдәният
30 август көнне “Мир” кинотеатрында Татарстан киносы көне узачак. Бу көнне казанлылар һәм башкалабыз кунаклары Татарстан авторларының фильмнарын карый алачак.

Беренче итеп Даниил Фәйзрахмановның "Казан мәчесе" дип аталган анимацияле әкияте күрсәтеләчәк, аннары Фәрит Дәүләтшинның "Батулла дәресләре" документаль фильмы тәкъдим ителәчәк.

Татарстан киносы көне Рәшит Маликов һәм Рамил Фазлиев төшергән "Сөмбел" мелодрамасы белән тәмамланачак.

Әлеге тамашаларга керү ирекле, әмма алдан касса яки сайтта урыннарга бронь куерга кирәк.
 


---

--- | 24.08.2021

Татарстанда авариядә бер кеше һәлак булган, тагын икесе төрле җәрәхәтләр алган

$
0
0
24.08.2021 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда 23 август көнне иртән үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә бер кеше үлгән, тагын икесе зыян күргән. Трассада "ГАЗель" белән "Лада" бәрелешкән.
Һәлакәт иртәнге сәгать уннар тирәсендә Шиһазда авылы янындагы трассада килеп чыккан. "Лада Калина" һәм "ГАЗель" машинасы бәрелешкән. Көчле бәрелүдән җиңел машина кюветка оча.   Йөк машинасы юлда кала, аның алгы өлешенә зыян килә.   Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт урынында 1984 елгы "Калина" пассажиры үлгән, тагын ике кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Шаһитләр әйтүенчә, җиңел автомобиль йөртүчесе идарәне югалта һәм каршы як полосага килеп чыга да икенче машина белән бәрелешә.   Фото: социаль челтәрләрдән  
---

--- | 24.08.2021

Карбид шартлап ике бала янган, берсе үлгән

$
0
0
24.08.2021 Фаҗига
Башкортстанда Хәйбулла районының Акъяр авылында мичкә шартлау нәтиҗәсендә балалар януы факты буенча, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян салган яки үлеменә китергән ваемсызлык өчен җинаять эше кузгатылган.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, 17 августта көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Акъяр авылындагы гаражда янгын сүндергән вакытта аннан металл мичкә чыгарган. Әмма янгынны сүндергәч, коткаручылар ниндидер сәбәп аркасында аны караучысыз калдырганнар.   Мичкәне ике бала тапкан һәм аңа ут төрткән. Мичкә шартлаган һәм балалар пешкән. Аларның берсенең тәненең 90 проценты янган. Ул дәваханәдә үлгән. Мичкәдә карбид булган. Чыганак Фото: kp.ru
---

--- | 24.08.2021

Татарстан китап нәшрияты балалар китапларын зур ташлама белән сата (ВИДЕО)

$
0
0
24.08.2021 Мәдәният
Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшриятының фирма кибетләрендә балалар китапларын зур ташлама белән сатып алырга мөмкин. Бу китапларга бәяләр 50 сумнан башлана.

Казандагы фирма кибетләре түбәндәге адреслар буенча урнашкан:

- Декабристлар ур.,
- Бауман ур., 19.
- Баумана ур, 51. (ТК ГУМ, 3 эт.)

 


---

--- | 24.08.2021

Туена берничә сәгать кала һәлак булган

$
0
0
24.08.2021 Ир белән хатын
Ирландиядә кияү егетнең туена берничә сәгать кала автоһәлакәттә гомере өзелгән. 20 яшьлек Майлз Харти 21 августта, шимбә көнне өйләнергә тиеш булган. Туй алдыннан төнлә ул җиңел машинада дуслары белән күрше шәһәргә юлланган. Юлда водитель машина белән идарә итүне югалта һәм баганага бәрелә.
Алгы пассажир урынында утырган Харти шунда  ук һәлак була. Артта утырган пассажир җиңелчә җәрәхәтләнә. Водитель юл хәрәкәте турындагы ирланд законын бозуда шикләнәләр, ул кулга алынган.   Хартины җирләргә дип туйга җыелган йөзәрләгән дуслары һәм туганнары килгән. Рухани мәрхүм кияү һәм кәләш гаиләләре өчен бу вакыйганы бик тә күңелсез хәл дип атый. “Аларга хәзер туй кәефеннән җеназага күчәргә туры килә”, – дип аңлатты ул. Фото:Unsplash  Чыганак: Lenta.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА

--- | 24.08.2021

Казанны төтен һәм янган ис камап алды. Сәбәп нидә?

$
0
0
24.08.2021 Экология
Соңгы көннәрдә Казанда янган ис сизелә. Татарстан башкаласына төтен күрше төбәкләрдән килә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Төтен урман янгыннары дәвам итә торган көньяк-көнбатыштан үтеп керә.
Ут белән камап алынган урманнарның иң зур мәйданнары Мордовиядә, Түбән Новгород, Ульяновск һәм Самара өлкәләрендә урнашкан. Яну продуктлары Татарстанга күбесенчә шушы территорияләрдән керә, һәм якындагы берничә көндә һава массалары шул ук траектория буенча хәрәкәт итәчәк.   Моннан тыш, гидрометүзәктә Марий Эл һәм Башкортстандагы зур урман янгыннары турында да  искәртәләр. Татарстанда да локаль янгын очраклары теркәлде - республика президенты Рөстәм Миңнеханов урман янгыннары белән бәйле вәзгыятьтән канәгать булмавын белдерде. Фото: пиксабай  
---

--- | 24.08.2021

Милли музей «Һава» мәйданчыгында Рөстәм Яхинның 100 еллыгына фестиваль уздыра

$
0
0
24.08.2021 Мәдәният
Республикасының Милли музее төп бинасы ишегалдында, «Һава» мәйданчыгында «Яхшы музыка» фестивале уздыра. Концертлар 26 һәм 29 августта узачак һәм татар классик композиторы, пианист һәм педагог, Татарстан гимны авторы Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышлана.

Музейның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, концертлар 19:00 сәгатьтә башлана. Беренче концертта композитор һәм пианист Алсу Абдуллина, джазмен һәм саксофонист Евгений Соколова дуэты (коллектив фестиваль өчен махсус оештырылган), композитор Кәрим Тинчурин театрының баш дирижеры Ильяс Камал (виолончель), Алинә Заһидуллина (саксофон), Фәнис Мохтаров (вокал) катнашачак.

Музыкантлар Рөстәм Яхин әсәрләрен дә, шулай ук Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Сәйяр Хәбибуллин, Рәшит Кәлимуллин әсәрләрен дә башкарачак. Шулай ук оригиналь джаз музыкасы һәм джаз-стандартлар яңгыраячак.

29 августта, фестивальнең икенче концертында Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең Опера студиясе татар операларыннан арияләр һәм дуэтлар башкарачак. Шулай ук популяр татар романслары да яңгырар дип көтелә. Концерт программасында Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Салих Сәйдәшев музыкасы булачак.

 


---

--- | 24.08.2021

«Ирем үлеп, ике бала белән ялгыз калганнан соң шешәгә ябыштым»

$
0
0
24.08.2021 Язмыш
«Бер аягым белән гүрдә идем инде!» Балык Бистәсе районында яшәүче Флера Гаффарова (исеме үзгәртелде. – Д.Г.) шешәле үткәнен бүген әнә шулай дип искә ала. Баш салып эчкән биш ел гомерен – тормышының иң кадерсез, әрәм чоры дип атый ул хәзер. Әмма мондый фикергә килгәнче бик нык тырышырга – үзе әйтмешли, «үлеп» терелергә туры килгән аңа.
«Ирем фаҗигале рәвештә үлеп китте. Өч һәм биш яшьлек балам белән япа-ялгызым калдым. Баштарак үземне кулга алып, балаларымны ничек тә аякка бастырып, кеше итәчәкмен, дип тырыштым. Кибеткә эшкә чыктым. Әмма хәсрәтем барыбер онытылмады. Торган саен көчәя генә барды. Депрессия дә булгандыр. Аны хәзер кем белсен инде… Тынычлап йоклау өчен, һәр кичне берәр чәркә хәмер эчеп куя башладым. Шулай итеп шешәгә үк үрелүемне сизми дә калдым», – дип искә ала ул эчкечелек сазлыгына баткан көннәрен. Тора-бара хәмер аның өчен онытылу чарасына гына түгел, яшәү мәгънәсенә үк әверелә. Флераның балаларында да гаме калмый. Эштән дә куалар. Аны аналык хокукыннан ук мәхрүм итмәкче булалар. «Туганнарыма рәхмәт. Кул селтәмичә, балаларымны да, үземне дә саклап калдылар. «Аеклык ноктасы» проектында катнашырга күндерделәр. Үз-үземне җиңү бик авыр булды. Әмма мин моны булдырдым», – дип сөенә бүген Флера. Бүген ул – бөтенләй башка кеше. Тормышка башкача карый, балаларының, иң мөһиме, үзенең сәламәтлегенең кадерен белә.   Республика күләмендә исә, Флера ханым кебек, эчкечелек сазлыгыннан котыла алган гүзәл затлар шактый. Аларның күбесе Татарстанда 2015 елдан бирле тормышка ашырылган «Аеклык ноктасы» проектында катнашып айныган. Республика наркология диспансерының медицина буенча баш табиб урынбасары Резеда Хаева сүзләренә караганда, проект эшләп килгән дүрт ел дәвамында анда барлыгы 246 хатын-кыз катнашкан. Шуларның 202се (катнашучыларның 82 проценты) – дәвалау курсын тулысынча узып, туры юлга баскан. 472 баланы ятимлек ачысыннан саклап калганнар. «Проект тормышка ашырыла башлаган гына чорда анда фәкать хатын-кызлар гына катнашкан булса, соңгы елларда «Аеклык ноктасы»нда ирләре белән бергә катнашучылар да күзәтелә башлады», – ди Резеда Хаева.   Ир-атның шешәгә үрелүе бер бәла булса, гүзәл затның баш салып эчә башлавы – икеләтә бәла. Соңгысы хәтта куркынычрак та. Галимнәр тарафыннан уздырылган күпсанлы тикшеренү нәтиҗәләренә ышансаң, хатын-кыз организмында исерткеч эчемлекләргә бәйлелек ир-ат белән чагыштырганда 5–6 тапкыр тизрәк пәйда була. Ир-ат уртача ун елда эчкечегә чыкса, хатын-кыз ике ел эчендә дә сәрхушкә әйләнергә мөмкин, ди белгечләр. Бүген Республика наркология диспансерында эчкечелек буенча исәптә торучыларның да дүрттән берен хатын-кызлар тәшкил итә. Аларны дәвалау өчен 45 койка исәпләнгән. Ни кызганыч, бүген аларның барысы да тулы икән. Резеда Хаева хатын-кызларны эчкечелек юлына этәргән иң төп сәбәпләрнең берсе дип гүзәл затларның күп нәрсәне, бигрәк тә гаиләдәге проблемаларны күңеле аша үткәрүен, стрессларга тизрәк бирешүен атый. «Иренең хәмер белән дус булуы, эштә яки тормышта авыр хәлдә калуы аркасында шешәгә үрелүчеләр дә бар», – ди ул.   Республикада дүртенче ел рәттән гамәлгә ашырылучы «Аеклык ноктасы» проекты да хәмер белән «дуслашкан» хатын-кызга әнә шушы үзенчәлекләрне истә тотып, төрле яклап ярдәм күрсәтүне күздә тота. Эчәргә теләк уянуны баса торган махсус дарулар белән дәвалаудан тыш, әлеге гүзәл затларга психологик ярдәм дә күрсәтелә. Узган ел коронавируска бәйле вазгыять аркасында проект туктатылып торды. Хәзер исә ул кабат тулы куәткә эшли. Быел әлеге проект кысасында республиканың төрле шәһәр һәм районнарында яшәүче (таблицада. – Д.Г.) 80 хатын-кыз дәвалана. Алар барысы да диярлек балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә исәптә тора. Күбесенә аналык хокукыннан мәхрүм ителү яный. «Проектта катнашу өчен хатын-кызның, иң беренче чиратта, айнырга теләге булырга тиеш», – ди республиканың баш наркологы. Хатын-кызның эчкечелек юлына аяк басуын кисәтүче иң төп шарт дип гаиләдәге иминлекне атый белгеч. «Гаиләдә татулык, бер-береңне аңлау, күркәм традицияләр хөкем сөргәндә, эчкечелек кебек ямьcез күренешләргә урын калмый. Балаларның да балачагы бәхетле була», – ди Резеда Фәтхулловна.
Динә ГЫЙЛАҖИЕВА

--- | 24.08.2021
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live