Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

75 яшен тутырган Дания Нуруллина: "13 яшемдә әнисез калдым"

$
0
0
24.08.2021 Мәдәният
Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллинага 23 августта 75 яшь тулды. Аны чын күңелдән юбилее белән тәбрик итәбез.
— Сөбханалла, Дания апа, Сезгә 75 яшь. Сәяхәткә ялгыз чыгып китәргә ничек курыкмыйсыз?   — Ялгыз сәяхәт итәргә яратам. Чит телне белү дә кирәкми. Татарча: “Миңа кая барырга?” — дисәм, аэропортта юлны ишарәләр белән аңлаталар. Дубайда 14 көн булдым, һәрчак тәрәзәдән диңгез күренеп торган кунакханә сайлыйм. Һинд океанына чыктык. Бии торган фонтаннарны, кыргый дөяләрне күрдем. 40 оСтан артык эссе иде. Әмма диңгез буенда бу бик сизелми. Кирәк урынга таксида бардым. Сәяхәттән күчтәнәчләр, үземә хушбуйлар алып кайтам. Коронавирустан берничек сакланмыйм, Аллага тапшырган, дөрес, Дубайда таләпләр катгый иде. Битлектән йөрергә туры килде. Кайткач, ПЦР тест тапшырдым, бар да яхшы.   — Гомер буе сәяхәт итәсез. Кайсы илдә яшәр идегез?   — 15 ләп илдә булганым бар. Испания, Италиядә яшәр идем. Анда мәдәният башка, диңгез, тәртип, чисталык. Ләкин кая барсам да, туган як һавасы тартып кайтара, үз караватым күңелгә якын.   — Артист булмасагыз, нинди һөнәрне сайлар идегез?   — Шәфкать туташыдыр, мөгаен. Әнием авырып ятканда ярдәм итәсем килгәндер, аңа укол кадап йөргән шәфкать туташына да сокланганмындыр, бәлки. Әни гел ашказаны авыртудан зарлана иде. Аннары анда яман шеш таптылар. Операциядән соң ике ай гына яшәде. 56 яшендә гүр иясе булды. Мин иң төпчеге — сигезенче бала, 13 яшемдә әнисез калдым. VII сыйныфтан соң медицина училищесына укырга кереп карадым, тик сынауларны уза алмадым.   — Аннары сәнгать өлкәсен сайладыгызмы?   — Алай тиз генә булмады. Мин — Казан кызы. Кабан күле буенда үстем, төп нигез бүген дә саклана, андагы шәхси йортта киленебез яши. Башкаланың күп мәдәният йортына төрле бию түгәрәкләренә йөрдем. Дус кызларым игълан күргән, театр училищесына кабул итәләр икән. Биергә яратасың дип, шунда барырга тәкъдим иттеләр. VIII сыйныфны тәмамлаган ак бантлы, ак алъяпкычлы кыз портфелен асып, имтихан бирергә китте. Туган телдә яхшы сөйләшсәм дә, рус мәктәбендә укыганга, татарча шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйли белмәгәнмендер. Алмадылар. Коридорда елап басып торганда, озын буйлы бер абый чыкты (Празат Исәнбәт булган икән). “Абый, нигә мине алмадылар?” — дим. “Үсеп кил әле, икенче елга алырбыз”, — дип башымнан сыйпады ул. Икенче елга ныклап әзерләндем, матур күлмәгемне кидем, чәчемне кистердем. Ел дәвамында театр училищесының беренче курсында укучы дус кызым белән этюдлар, җырлар, шигырьләр өйрәндем. Бу юлы мине кабул иттеләр. Сентябрьдә уку башланды. Актерлык осталыгы фәненнән теге “озын абый” килеп кермәсенме? Иң күңелле чаклар иде ул. 18 яшемдә режиссер Ширияздан Сарымсаков беренче ролемне тәкъдим итте. Камал сәхнәсендә “Ай тотылган төндә” спектаклендә Шәфәкъ образын башкардым.   — Көннәрегез ничек уза, Дания апа?   — Дубайдан кайткач, апа янына җәйге бакчага барып килдем. Сигез туганыбыздан 91 яшьлек Фәүзия апа гына исән. Аңа яраткан ит пәрәмәчләрен пешердем. Гомумән, камыр ашлары әзерләргә яратам. Кунакларны сыйлау рәхәтлек бирә. Ә үзем камыр ризыкларын аз ашыйм.   — Бер үзгәрмисез, күз тимәсен. Яшь, матур калыр өчен нишлисез?   — Рәхмәт. Бу нәселдән киләдер. Махсус яшәртә торган укол кадатканым, битлекләр сылаганым юк. Кыйммәтле крем да кулланмыйм. Чәчне кычыткан суы белән юам, ныгыта. Чәч коелудан тагын бер нәтиҗәле алым: бер уч суган кабыгына бер стакан кайнар су салам да юганнан соң чәчне шуның белән чайкыйм. Иртән кофе эчәм. Эремчек яратам. Өстәлемдә һәрчак өрекле чәй, җиләк-җимеш, яшелчә. Балык пешерәм. Атнага бер-ике тапкыр фитнеска йөрим.
— Дания апа, бәхетле яшәүнең сере нәрсәдә икән?   — Кайгысы булмаган кеше бәхетледер инде ул. Хәсрәтне җиңеп яшәргә өйрәник. Бәхетле булыр өчен, мөмкинлегең булганда сәяхәт итәргә, яраткан эшеңне булдырырга, матурлыкны күрә белергә кирәк.  
Эльвира МОЗАФФАРОВА

--- | 24.08.2021

Ильмира Нәгыймова: "Күңел яңалык теләде"

$
0
0
24.08.2021 Шоу-бизнес
Җырчы Ильмира Нәгыймова бу арада иҗатка чумды. Тамашачылары өчен ике сюрприз әзерли.
“Җиң сызганып эшлибез, барысына да үз көчебез белән тырышабыз. Ике клип төшердем. “Элеккечә яратам” җырының клибын Татарстанда, Чаллы янында, ә “Бары тик син кирәк” җырының клибын Мәскәүдә төшердек. Клипны нәкъ менә үзебездән читтәрәк төшерәсе килде, күңел яңалык теләде. Алайса бөтен клибым да Татарстанда төшерелде. Мәскәү бик ошады, шулкадәр матур шәһәр дип уйламаган идем”, - дип сөйләде безгә Ильмира Нәгыймова.  
---

--- | 24.08.2021

“Кем кайсы урыны белән күбрәк гөнаһ кыла, елаганда нәкъ шул урынын каплый”

$
0
0
24.08.2021 Дин
Беркөнне мәдрә­сә­дә дәрес барганда, шә­кертләрнең берсе мөгаллимгә мөрәҗәгать итеп, болай ди:

— Йә, остаз, әбием сезгә бер сорау бирергә кушты. Ул җавабын белә үзе, ләкин: “Укытучыгызның бу хакта фикере ничегрәк икән?” — диеп, сорарга кушты.

— Нинди сорау инде ул? Йәле, әйтеп кара — Аллаһ теләсә, бәлки җавап та бирербез.

— Сорау шундый, хәзрәт: ни өчен хатын-кызлар елаганда куллары белән авызларын томалыйлар, ә ирләр куллары белән күзләрен каплыйлар?   Бу шәкертнең әбисе үз районында дан тоткан абыстай булуын белгәнгә, мөгаллим сорау асылында ниндидер хикмәт барлыгын абайлый, шуңа күрә, беравык уйлап алыр өчен, укучыларга дәшеп: “Ә сез ничек уйлыйсыз? Нинди дә булса фикерегез бармы?” — дип сорый. Бүлмәдә тынлык урнаша. Бераздан гына бер шәкерт читенсенгән сыман әкрен тавыш белән болай ди:   — Ирләр, елаганнарыннан оялып, күз яшь­ләрен күрсәтергә теләмәгәнгә күзләрен каплыйлардыр инде...   Күпмедер вакыт уйларга мөмкинлек бирелүдән файдаланып, мөгаллим дә фикерләрен туплап, үз җавабын җиткерә:   — Кеше үз тормы­шында ниндидер авыр хәлгә төшкәнгә күрә елый бит инде. Ирләр мондый чакта үз кайгысы белән бергә-бер калырга теләп, дөньядан читләшәм дип, күзләрен каплап елыйдыр. Ә менә хатын-кызлар, нәрсә булуга карамастан, һәр­ва­кытта уяу булып кала һәм баласын, якын­нарын, йортын игътибарсыз калдырмыйм диптер инде, елаганда да әйләнә-тирәсен кү­зәтүдән туктамый, шу­ңа күрә күзләрен япмыйча, авызын томалау белән ге­нә чиклә­нә. Минем җа­вабым шундый. Шулай да әбиең бу хакта ниләр белгәнен ишетсәк, артык­ булмастыр дип уйлыйм.   — Рәхмәт, остаз, — ди сорау биргән шә­керт. — Сезнең җавапны мин бүген үк әбиемә җиткерермен, аңа чыннан да зур мәгънә салынган. Ләкин безнең җавап кыскарак та, гадиерәк тә. “Ни өчен хатын-кызлар ела­ганда куллары бе­лән авызларын томалыйлар, ә ирләр куллары белән күзләрен каплыйлар?” ди­гән сорауга әбиемнең җавабы болай: “Кем кайсы урыны белән күбрәк гөнаһ кыла, елаганда нәкъ шул урынын каплый”.   Шушы җавап мәгъ­нәсенә башта төшенә алмыйча утырган шә­кертләр бераздан кө­лешергә тотыналар. Укытучы да хатын-кыз­ларның сүзгә һәвәс булуларын һәм еш кы­на кирәкмәгәнне сөйлә­гәннәрен, ә гүзәл затларга дәртле күз карашы салу ирләрнең га­дәти кимчелек булуын исенә төшереп, ирен чите белән генә елмая башлый. Со­ңыннан исә шәкерт­ләргә бер сүз әйтмәсә дә, ул эчтән генә: “Ә абыстай хаклырак бит, хәзрәтем, хаклырак!” — дип уйлап куя.    
Ришат КУРАМШИН, Кукмара

--- | 24.08.2021

Яшьлек … Казанга кайта

$
0
0
25.08.2021 Җәмгыять
Казан безнең рухи башкалабыз. Кайда гына яшәсәк тә без һәрвакыт Татарстанга чиксез дулкынланып кайтабыз. Әйе, нәкъ менә кайтабыз. Туган йортка килмиләр бит, кайталар. Менә шушы туганнарча якынлыкны Казан һәрвакыт рухи баетып, ике арага җылы милли — мәдәни күпер салып тора. Агымдагы елда август азагында Татарстан башкаласында узачак Татар яшьләре форумы әнә шул олы милли — мәдәни мөһим чараларның берсе.

Хәзерге шартларда туган телне, мәдәниятне, милли үзенчәлекне, дини кыйммәтләрне, гореф — гадәтләрне саклау, күпъяклы гармонияле шәхес тәрбияләү, илнең сәяси тормышында татар яшьләре ролен билгеләү аеруча мөһим. Татар гаиләсе төзү һәм аны заман шартларына яраклаштыру мәсьәләләре һәрвакыт көнүзәгендә торды һәм актуаль булып кала.

Санкт — Петербург татар яшьләре җәмгыятьләре һәм оешмалары Казанда оештырылучы һәр милли- мәдәни чараларда актив әгъза булды һәм катнаша.

Тарихка күз салыйк. 2006 елда Петербургның «Татарстан» җәмгыятеннән (җитәкчесе Ринат Вәлиев) Эльвира Гаязова белән Марат Немищев икенче Бөтендөнья Татар яшьләре форумына делегат булып барды. “Татарстан” җәмгыяте форумда катнашу өчен лаеклы яшьләрне сайлады.

Марат Немищев та, Эльвира Гаязова да петербурглылар. Төньяк башкалада туып — үскәннәр, югары белем алганнар. Маратның әти — әнисе Пенза, Эльвираныкылар Яр Чаллы ягынннан. Икесе дә зур шәһәрдә тәрбияләнсәләр дә туган телне яхшы беләләр.

— Туганнарыбыз яшәгән Балык Бистәсе районына кайтып, бераз гына торсам да, акцент югала, саф татарча сөйләшә башлыйм, — дигән иде ул вакытта Эльвира. Милләттәшебез Санкт-Петербург Хөкүмәте каршындагы Финанс комитетында сектор мөдире.

— Зур шәһәрләрдә яшәгән татар яшьләре мәсьәләләрен хәл итү өчен Казанда Бердәм үзәк төзергә кирәк. Үзәк һәрнәрсәне күз уңында тотарга һәм юнәлеш бирергә тиеш, — дип исәплим дип, фикерләре белән дә уртаклашты.

Эльвира да, Марат та мондый зур чарада беренче тапкыр катнашкан һәм Казанга зур өметләр белән барганнар иде. Форумнан зур тәэсирләр белән, чиксез канәгатьләнеп кайттылар.

Бөтендөнья Татар конгрессы тарафыннан оештырылган әлеге милли — мәдәни чара Татарстан башкаласында 2006 елның 21-25 июнь көннәрендә узды. Форумның максаты – милли яшьләр концепциясе булдыру һәм аны үстерү юлларын билгеләү иде. Мөһим сөйләшүдә Русия төбәкләреннән, Татарстаннан, БДБ, Якын һәм Ерак чит илләрдән татар милләте вәкилләре катнашты. Форум кысаларында кызлар һәм егетләр секцияләргә бүленеп фикер алышты. Шулай ук спорт ярышлары, мәдәни чаралар оештырылды, татар эстрадасы артистлары чыгышы күрсәтелде. Ул вакытта «Татар — Информ»да безнең «Татарстанлылар» — Казанга бара» дигән мәкаләбез басылып чыкты.

Ике елга бер тапкыр узучы «Бөтендөнья Татар яшьләре форумы» 2004 елның маенда рәсми теркәлде. Әлеге оешма “Мин татарча сөйләшәм”, “Автохәрәкәт”, “Татар-дозор”, “Чәк-чәк party”, “Интернет татарча сөйләшә” кебек республика акцияләрендә, фестивальләрдә, конференцияләрдә һәм башка көнүзәк чараларда актив катнаша һәм башлап йөри.

«Татар — Информ» мәгълүмәтләренә караганда, бүгенге көндә Форум бөтен дөнья буенча сибелгән йөздән артык иҗтимагый, дини һәм мәдәни яшьләр оешмаларын берләштереп тора. Яшь татарларның милли үзаңын формалаштыру, телне, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау һәм үстерү – Форум әнә шул сорауларны һәрдаим игътибар үзәгендә тота.

Төньяк башкала яшьләре хакындагы сүзне дәвам итеп шунысын да әйтергә кирәк. Соңгы вакытта Петербургта укучы һәм эшләүче татар яшьләренең туган телгә, моңга ихлас тартылуы сизелә. Кызлар һәм егетләр җәмгыять тормышында да актив катнаша. Яшьләр тематик кичәләр оештыра, күренекле шәхесләр белән очраша. Аларның бу омтылышлары Санкт — Петербургта киң яклау таба.

Төньяк башкаланың татар яшьләре үз казанында гына кайнамый. Шунлыктан Русиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче татар яшьләре белән тыгыз элемтәдә тора. Илнең төрле төбәгеннән милләттәшләр еш килә. Алар кала белән танышып кына калмый, татар милли-мәдәни яшьләр оешмалары белән якыннан аралашып халкыбыз өчен мөһим булган мәсьәләләр хакында фикер алыша, үз тәҗрибәләр белән уртаклаша.

Петербургка Петрозаводскиның «Дуслар» шәһәр яшьләре оешмасы мөселман төркеме белән бергә «Ак төннәр»не күрергә килгән иде. Ике арада булган матур очрашуны әле дә сагынып искә алалар.

Петрозаводскилыларны Санкт — Петербургның «Ислам мәдәни үзәге» каршы алды. Кунаклар «Петербургта ислам» экскурсиясендә катнашты. Атаулла Баязитовның иҗат һәм тормыш юлы белән танышты, Татар Җәмигъ мәчетенә сәяхәт кылды.

Ике башкала яшьләренең тәүдә Петербургта, аннары Мәскәүдә очрашуы да эчтәлекле һәм мәгънәле үтте. «Татар штабы» активистлары төньяк башкалада «Исламны яңарту» (Фонтанка яр буе, 78) фонды үзәгендә булдылар, истәлекле урыннарны карадылар.

Аннары Санкт — Петербургның татар телен өйрәнүче яшьләрдән бер төркем студентлар — Артур Хисамов, Динара Тарпищева, Эльмир Хәйдәров һәм Альбина Ишмурзина Мәскәүгә барды. «Татар штабы» активистлары белән булган очрашуда әңгәмә татар теле һәм әдәбиятенең зур шәһәрләрдә кичергән проблемалары, туган телне саклау юллары хакында барды.

Мәскәүдә Нева буендагы каладан килгән яшьләр Әсәдуллаев йортында һәм һәр татар өчен якын саналган истәлекле урыннарда булдылар. Санкт — Петербургның «Олимп» кафесында үткән кичәдә Русия башкаласында алган тәэсоратлары белән уртаклаштылар.

Ике як өчен дә файдалы булган, рухи яктан баеткан мондый очрашулар соңгы вакытта да күп булды. Берничә тапкыр татарстанлылар килде.

Әлеге язманың максаты төрле төбәктә яшәгән татар яшьләренең эшлекле һәм файдалы очрашуларын санап чыгу түгел иде. Бары тик Казанда август азагында узачак Татар яшьләре форумына шушындый кирәкле очрашулар да нигез сала, дип әйтәсе килгән иде.

Берничә көннән Казанда узачак Татар яшьләре форумы эшендә катнашу өчен Санкт — Петербург лаеклы вәкилләрен җибәрә. Кемнәр алар? Бу хакта форумнан кайткач, алар үзләре «Татар порталы»нда сөйләрләр дип ышанабыз.

Татарстанда 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Алда торган Казанда узачак яшьлек форумы менә шушы күркәм елны чагылдыручы олы бер милли бизәк.

«Питер Татар» piter.tatar порталы (баш мохәррире Равил Закиров) командасы журналистлары Казанда үтәчәк Татар яшьләре форумына уңышлар һәм һәр делегатка шәхси бәхет һәм сәламәтлек тели.

Зәрия Хәсәнова


---

--- | 25.08.2021

Авылдагыларның хәле бик яман

$
0
0
25.08.2021 Авыл
Телевизорны кабызсаң да, социаль челтәрләргә күз салсаң да, кайсы гына мәгълүмат чарасын карасаң да, күбесендә бүген эсселек – актуаль тема. Шәһәрнекеләр дүрт стена арасында һавасызлыктан тилмерә дип кызгансак та, аларның хәле авылдагылардан уңайрак кебек тоела.
Эшен тәмамлап, әлсерәп кайтып керә дә, кондиционерын кабызып, хәл ала әле ул. Ә сала кешесен, эштән кайткач, хуҗалыгында мең дә бер эше көтеп тора. Эссе дип кенә берсен дә читтә калдырып булмый. Шунысы да бар: үзе өчен генә борчылмый сала кешесе. «Без вентиляторлар, кондиционерлар кабызган өйләрдә булса да иркен сулыш алабыз (сүз уңаеннан, район үзәкләрендә дә кондиционерлар, балалар бассейннары бу җәйдә иң үтемле товар булды диләр. – Авт.), мал-туарга бик яман», – ди алар.   Терлекләргә, кош-кортларга, чыннан да, җиңел түгел. Кырдагылары да әлсерәп  кайта, кардадагылары да, телләрен бияләй кадәр асылындырып, хәлдән таеп ята, хәлсезләнеп егылганнары да бар, диләр. Бу эсседән абзарларга качып та котыла алмыйлар. Бигрәк тә дүртәр-бишәр үгез, сыер малы булганнарда хәлләр кызганыч. Парник кебек җылынып, кайнарланып беткән абзарларда өстәвенә чебен мыжлый. Ябышкак ленталар асып кына да котылып булмый үзләреннән. Терлекләрне жәлләп, абзарына вентилятор куючыларны да беләм. Ишек-тәрәзәләрнең барысын ачып атар идең дә, бу эсседә сыерларның мастит, башка авырулар (шулай ук бозауларның да) эләктерүе бик тиз. Ярый әле быел, башка еллардан аермалы буларак, кигәвен аз булды, уракка иртә тотынуның файдасы булды, ахры, мал-туарга әллә ни зыян сала алмый калдылар дип, шөкер итсәң генә инде.   Мал-туарның да, нәкъ кешеләр кебек, эсседә ашауда гаме калмый (көн бераз сүрелгәч кенә исләренә төшә), шул сәбәпле сөтләре дә кими, симертү маллары да шактый «чигенә».   Кош-корт, эт-мәчеләр дә күләгәдән чыкмаска тырыша бу көннәрдә. Этләрне,  жәлләп, хуҗалары коендырса, мәчеләр үзләре чарасын күрә. Беркөн ишегалдына чыксам, мәчебез улактагы кер чайкаганнан калган суга кереп яткан. «Нишләп ятасың монда?» – дигәч, сузып кына, усалрак итеп кычкырып куйды. «Эссе бит», – диюе булды, ахры.   Игенчеләр дә, һава торышына карап, эшләренә үзгәрешләр кертә. Бу көннәрдә бездә хуҗалыкларда көзге чәчүне туктатып торырга булдылар. «Бәрәңгеләр туфракта пешеп бетмәсә ярар инде», – дип кайгырсалар да, әлегә авылда бәрәңге казырга керешүче күренми…  
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 25.08.2021

Актаныш районында янгында үлгән кешеләрнең шәхесен ачыклыйлар

$
0
0
25.08.2021 Фаҗига
Актаныш районындагы Яңа Кормаш авылында янгын турында кичә 21.35 сәгатьтә коткаручыларга хәбәр итәләр. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр агач йортны ут чолгап алуын ачыклый. Ул 40 квадрат метр мәйданда була, дип яза Татар-информ.
Янгын хәрабәләрен актарганда ир-ат мәете табыла, ул йорт хуҗасы дип фаразлыйлар. Янгын вакытында өйдә тагын бер кеше булуы ихтимал дигән белешмә бар.   Соңрак биредә үк тагын бер мәет табыла.   Янгын сәбәпләре һәм мәетләрнең шәхесләре ачыклана. 
---

--- | 25.08.2021

«Блогер.Татар» бәйгесендә 10 җиңүче 20шәр мең сум отачак (ВИДЕО)

$
0
0
25.08.2021 Бәйге
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Матбугат.ру» порталы авылларга багышланган яңа бәйге игълан итте. Ул «Күңелгә хуш авылым» шигаре астында уза.

Бәйгедә жюри тарафыннан 10 җиңүче билгеләнәчәк. «Иң яхшы авыл аккаунты» номинациясендә – 20000 сумнан акчалата 5 бүләк, «Авыл турында иң яхшы пост» номинациясендә – 20000 сумнан акчалата 5 бүләк.

Шулай итеп, приз фонды - 200000 сумны тәшкил итәчәк.

Бәйгедә үз авыллары турында татарча блог алып баручы 16 яшьтән өлкән кешеләр катнаша ала. Блогка язылучылар саны буенча чикләүләр юк. Эшләрнең кызыклы, үзенчәлекле булуы, техник яктан яхшы башкарылышы, аудиториянең активлыгы исәпкә алыначак. Татар теленең камиллеге дә мөһим. Бәйгедә катнашу өчен исем-фамилиягезне, телефоныгызны һәм блог яисә постка сылтаманы bloger.tatar@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.   Шуны да искәртәбез, бу бәйгедә җиңү яулар өчен блогер булу мәҗбүри түгел. Авылыгыз аккаунтын да алып бармыйсыздыр, бәлки. Нибары 1 (!) пост белән әлеге бәйгедә 20 000 сум отарга мөмкин. Төп шарт - ул пост татарча һәм авыл турында булсын.   Эшләр 31 августка кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 10 сентябрьдә игълан ителәчәк.   Тулырак мәгълүмат «Блогер.Татар» сайтында һәм @bloger.tatar инстаграмында.


---

--- | 25.08.2021

"Балам исерек йөртүче аркасында инвалид булып калды..."

$
0
0
25.08.2021 Язмыш
Интернет челтәрендә 35 яшьлек хатын-кыз җан тетрәткеч язма бастырган.

"5 ел элек Сочига ял итәргә барганда коточкыч юл-транспорт һәлакәтенә очрадык. Машинада ирем һәм ике балам бар иде. Барыбыз да төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алдык.

  Кызганычка каршы, 4 яшьлек баламның умыртка баганасы сынды һәм ул гомерлеккә инвалид булып калды. Ә кем аркасында ул инвалид булып калды? Безгә бәрелгән машина аркасында. Җитмәсә, йөртүчесе исерек тә булган.   Менә уйлап карагыз, аны 6 елга төрмәгә утырттылар, ә минем балам гомерлеккә инвалид булып калды. Кая монда гаделлек!?   Балам әлеге вакытта ни булганын аңлап та бетерми. Көн дә диярлек миннән сорый: "Ни өчен мин йөри алмыйм", - ди. Ә мин аңлатып бирә алмыйм.   Ходай сабырлык бирсен иде", - дип язган ул. Чыганак Фото: pixabai.com
---

--- | 25.08.2021

«Татар кызы - 2021» бәйгесенә нәтиҗә ясалачак

$
0
0
25.08.2021 Җәмгыять
30 августта «Татар кызы - 2021» халыкара бәйгесе ярымфиналының нәтиҗәләрен игълан итәчәкләр. Ә финалы бу елның сентябрендә Үзбәкстанда узарга тиеш.

Әлеге бәйге нигезе 2011 елда Чиләбе шәһәрендә салына. Аның авторы һәм илһамчысы – Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Рәфыйк кызы Колесникова. Беренче елда анда Чиләбе өлкәсе кызлары гына катнашкан булган. Ә 2012 елда бәйгенең ярымфиналы Казанда уза, проект Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан да хуплана һәм халыкара статуска ия була. Менә инде ун ел буе сайлап алу туры төрле шәһәрләрдә узып, ярымфинал Казанда үткәрелә. Ә менә финал инде алдагы ел бәйгесендә җиңүче кызның туган шәһәрендә оештырыла. Шулай итеп, быел аны Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.

«Татар кызы» конкурсы матурлык һәм талантлар бәйгесе генә түгел, бәлки, илдә татар мәдәниятен үстерү юнәлешендә эшләүче иң уңышлы алымнарның берседер. Бу бәйге татар идеологиясенең, милли сәясәтебезнең бер өлеше дә булып тора. «Татар кызы» конкурсы - яшьләр өчен туган телне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны һәм мәдәниятебезне өйрәнү һәм камилләштерү этәргече ул.

Быелгы ярымфиналга чыккан 13 кыз Мәскәү, Ленинград һәм Ростов өлкәләрен, Томск, Әстерхан, Мәскәү, Оренбург, Саратов, Пенза, Төмән шәһәрләрен, Татарстан һәм Башкортостан республикаларын тәкъдим итәләр. Ә Самараның данын бәйгедә Айгөл МИНАСТИНОВА яклаячак.   Айгөлгә 26 яшь, Ул Челно - Вершины районында туган. Самараның дәүләт тимер юллары университетында укып, икъдисатчы белгечлеге алганнан соң, «Пикта» сервис оешмасында ярдәм үзәге белгече булып эшли. Вокал, бию белән шөгыльләнә, китаплар укырга ярата. Әтисе - районның баш ветеринария табибы, хәзерге вакытта лаеклы ялда, әнисе балалар бакчасында завхоз булып эшли.   Әби - бабалары барысы да тумышлары буенча өлкәнең төньяк өлешеннән һәм Татарстаннан.   - Өйдә әти-әниләр, әби-бабайлар белән татарча гына сөйләшәбез. Балалар бакчасына йөри башлаганда мин русча бөтенләй аңламый идем, - дип башлады сүзен Самара гүзәле Айгөл. - Кызганычка, балалар бакчасында һәм мәктәптә гел русча гына сөйләшергә туры килде. Моннан тыш, мин 7 ел музыка мәктәбендә укыдым. Анда да гел русча. Шуңа да карамастан, мин татар халык җырларына, эстрадасына гашыйк кеше. Үзем дә татарча җырларга бик яратам, татарча китаплар укыйм. Күптән түгел генә Шамил Аляутдиновның «Күңел дөньясы» дигән китабын укып чыктым һәм шунда ук аның тормыш иптәше Зилә Аляутдинованың «Гаилә бәхете серләре» китабын укырга алындым.   Җырчылардан Ришат Төхвәтуллин, Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев иҗатын яратам. Гүзәл Уразова бик ошый. Үзем дә аның җырларын җырлыйм. Бер ел элек кенә вокал буенча бик шәп педагог белән таныштым, аның дәресләренә теләп йөрим.   - Милли җыр-моң белән сине кем таныштырды? Гаиләгездә җырчылар булгандыр, мөгаен.   - Әнием ягыннан бабам оста гармунчы иде. Без бөтен бәйрәмнәрне, туган көннәрне һәрвакыт зур гаиләбез белән җыелышып уздыра идек. Бабай татар көйләрен уйный, ә без рәхәтләнеп халык җырларын җырлый идек. Бабамның бакыйлыкка күчүенә инде унбер ел тулды, әмма бу бәхетле мизгелләр минем күңелемдә якты хатирәләр булып мәңге сакланачак. Туган нигездән аерылып Самарада яши башлагач, мин татарча сөйләшүне, милли җыр-моңны бик сагындым. Очраклы рәвештә «Идел» ансамбле, аның җитәкчесе Мидхәт абый Әминов турында ишеттем, концертларына йөри башладым. Бераздан үзем дә ансамбльгә кушылып киттем, хәзер сәхнәдә җырлыйм. Шулай ук мин биергә дә бик яратам. Мәктәптә һәм университетта укыганда бию түгәрәгенә йөргән идем. Киләчәктә Латин Америкасы биюләре белән дә шөгыльләнергә уйлыйм, тик әлегә барысына да вакыт җитми, - дип елмая әңгәмәдәшем.   - «Татар кызы»на ничек эләктең?   - Бу уйламаганда да килеп чыкты. Массакүләм чаралар оештыручы Әлфия Сөләйманова студиясенең интернет аккаутында конкурс турында игълан күргәч, бәйге турында мәгълумат тупладым. Кышым күңелсез узмасын дип, катнашырга, бәхетемне сынап карарга булдым. Өстәвенә, сайлап алу туры Самараның Loft банкет залында югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бәйге шартлары шулкадәр катгый булыр һәм алга таба халыкара дәрәҗәдәге чарада катнашу өчен сайлану мөмкинлеге бирер, дип мин уйламаган да идем. Бу хакта сайлап алу этабына әзерләнгән вакытта гына белдем.   2020 елда Самарада узган сайлап алу этабында 13 кыз катнашкан иде. Без иҗади һәм интеллектуаль биремнәр үтәдек. Кызганычка, пандемия аркасында финал булмый калды. Ярымфиналга жюри әгъзаларының гомуми карары буенча гына сайладылар.   - Тиздән ярымфиналның нәтиҗәләре билгеле булачак. Дулкынланасыңмы, Әзерлек ничек бара?   - Ярымфиналга көн саен әзерләнәм. Татар халкы тарихын өйрәнәм, иҗади номерымны кабатлыйм. Аллага шөкер, бу эштә миңа Әлфия Сөләйманова, Лилия Мөхәррәмованың «Никах центр»ы, «Яктылык» мәктәбенең хореографы Алия Сурина нык ярдәм итәләр. Конкурс өчен видео-визитка әзерләгәндә миңа «Дуслык» оешмасының талантлы операторы Азат Әмиров зур ярдәм күрсәтте. Аларның барысына да чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә.   Дулкынлану бераз бар инде. Әмма үземне кулда тотарга тырышам, чөнки дулкынлану уңышка ирешүдә ярдәмче түгел, - ди Айгөл.   Айгөлгә уңышлар телик һәм Инстаграмда бәйгенең @tatarkizi_official аккаунтында Самара чибәре @aigul_ilyazovna өчен тавыш бирик.    
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

--- | 25.08.2021

Югалган кызның мәете табылган. Егетне һаман эзлиләр...

$
0
0
25.08.2021 Хәвеф-хәтәр
22 август көнне өч урынлы көймәдә Кама елгасына йөрергә чыккан ике яшүсмерне эзлиләр. Егет белән кыз ике ел очрашып йөргән. Дус, тату булганнар.
Су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы бүлегенең (ГИМС) 70 инспекторы, коткаручы-кинологлар, полиция һәм эзтабарлар Татарстанда югалган яшүсмерләрне эзләүдә катнаша. Бу хакта журналистларга РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.   Алабуга районында 16 һәм 17 яшьлек ике яшүсмерне эзләү дәвам итә, 22 августта алар өч урынлы көймәдә Кама елгасына йөрергә чыгалар. Әлегә яшүсмерләрне дә, көймәне дә таба алмадылар.   "Эзләүләр өчен якынча 70 кеше, 18 йөзү чарасы, авария-коткару автомобиле һәм квадроцикл җәлеп ителгән", - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә. Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты идарәсе тарафыннан ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.   Татарстан 24 каналы хәбәренә караганда, югалган яшь пар - 16 яшьлек кыз һәм 17 яшьлек егет Удмуртиягә баручы баржа белән бәрелешергә мөмкин. Судноны тикшерергә җыеналар.   Яр Чаллы районында, Кама ярында югалган кызның кроссовкие табылды, дип хәбәр итә НТР-24 каналы. "Кызның кроссовкиен ярда тапканнар. Кичә әйләнеп капланган көймәне күргәндәй булдык, ләкин бу төгәл түгел», дип сөйләгән шул якларда балык тотучы ир.   25 август иртәсендә мәгьлүм булганча, Танайка янындагы Кама елгасында югалган кызның гәүдәсе табылган. Аны волонтерлар тапкан. 17 яшьлек егетне эзләү эше дәвам итә.  
---

--- | 25.08.2021

Өметләр акланмады: егетне дә үле килеш таптылар

$
0
0
25.08.2021 Фаҗига
22 август көнне өч урынлы көймәдә Кама елгасына йөрергә чыккан ике яшүсмерне эзләү эшләре тәмамланды. Кызганычка каршы, өметләр акланмады... Башта кызны, аннары егетне дә үле килеш таптылар.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, бүген 11.35 сәгатьтә ТР эзләү-коткару хезмәтенең 5 нче зональ эзләү-коткару отрядының коткаручылары акваторияне патрульләгәндә Алабуга пристаненнан 1 км түбәндәрәк Танай урманы янындагы Каманың уң як ярында яр буеннан 30-40 метр ераклыкта кызның гәүдәсе табылган урыннан агым буенча 800 метр югарыга таба су өстендә югалган егет гәүдәсен тапканнар. 

Авыр кайгыларын уртаклашып, якыннарына сабырлык телибез.


---

--- | 25.08.2021

Нур Әхмәдиев вафат

$
0
0
25.08.2021 Мәдәният
Бүген 75нче яшендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы Нур Гариф улы Әхмәдиев вафат булды. Бу хакта «Матбугат.ру»га «Татнефть» компаниясенең матбугат хезмәтеннән шалтыратып хәбәр иттеләр.
Әхмәдиев Нур Гариф улы 1946 елның 14 декабрендә Азнакай районының Әсәй авылында туа. 1970 елда Казан дәүләт универститетының филология факультетын тәмамлый, Горький исемендәге әдәбият институтында белемен күтәрә.
Хезмәт юлын туган төбәгендә укытучы булып башлый, аннары комсомолның район комитетында, «Маяк» газетасы редакциясендә эшли. 1977 елдан - «Татнефть» берләшмәсендә - 1985 елга хәтле Техника йортының техника кабинеты мөдире, «Азнакайнефть» идарәсенең курслап укыту комбинаты директоры, бораулау кадрлары мәктәбе мастеры.
1987-1993 елларда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт оешмасын җитәкли. 1993 елда «Татнефть»нең «Нефтяник Татарстана» корпоратив газетасы мөхәррире урынбасары була, татар телендәге «Хәзинә» газетасын оештыра. 1994-2008 елларда, лаеклы ялга киткәнче, әлеге газетаның мөхәррире булып эшли.
Нур Әхмәдиев – танылган шагыйрь, егермегә якын китап, популяр җырлар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты.   Мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының, якыннарының, иҗатын яратучы укучыларының кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!  
---

--- | 25.08.2021

Лилия Хәйруллинаны балаларын карамый дип сүгәләр

$
0
0
25.08.2021 Шоу-бизнес
Эстраданың популяр җырчысы Лилия Хәйруллина бала тапканнан соң, гадәти режимга әйләнеп кайтуын сөйләде.
“Бала тапканнан соң, гадәти режимга әйләнеп кайттым. Бала карыйм һәм параллель рәвештә съемкаларда катнашам, тапшыруларда төшәм. Шуңа күрә кеше “каян вакыт таба икән бу?” дип аптырый, хәтта котыралар. Инстаграм сәхифәмне күзәтүчеләр “балаларыңны карамыйсың” дип тә сүгә. Балага 3 ай тулып килә, Аллаһы боерса. Әкренләп үсәбез. Әтисенә охшаган кебек. “Балагызны күрсәтегез инде, ник күрсәтмисез, күрәсе килә”, - дип сорыйлар. Бала бала инде ул. Бөтен кешедә дә шул бала. Артист баласы булгач, башкаларныкыннан аерылып торырга тиеш дип уйлыйлар бугай”, - диде безгә Лилия Хәйруллина  
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 25.08.2021

“Мин шулай яхшырак булыр дип уйлаган идем...”

$
0
0
25.08.2021 Криминал
Көн туса, шундыйрак хәбәрләр: кайдадыр урман янгыннары котыра, кайдадыр авариядә кешеләр һәлак булган, кайсыдыр бер төбәктә өлкән кеше югалган һәм аны таба алмыйлар, кемдер суга батып үлгән...
Кызганычка каршы, күңелле хәбәрләр, күңелгә шатлык өстәүче яңалыклар белән бергә менә шундый аянычлыларын да ишетергә туры килә. Әмма шулар арасыннан җанны аеруча өшеткәне, бәгыръне телгәләгәне –  сабыйларны үтерү очраклары. Статистика шуны күрсәтә –  илдә ел саен сабыйларныны үтерүнең  500 якын очрагы теркәлә.   Үткән атнада республиканы тетрәткән хәл Стәрлетамак шәһәренең бәби тудыру йортында булды. Бу турыда үткән санда хәбәр иткән идек инде. Психиатрик дәваханәдә ятып чыккан бер әни палатадагы күрше хатынның яңа туган сабыен өченче каттан тәрәзәдән атып бәрде. Якты дөньяның ямен күреп өлгерә алмаган тагын бер нарасыйның җаны күккә ашты, бу хәл тагын кемнәргәдер мәңге җуелмас кара кайгы алып килде, күз яшьләренә манчыды.   Ничек кенә сәер яңгырамасын, экспертлар соңгы вакытларда балаларны – үзләренеке булсынмы, читләрнекеме – үтерүнең...  гадәткә әйләнә баруын таный. Бу инде эпидемиягә охшаган. Милиция сводкалары көн саен диярлек шундый җинаятьләр белән тулылана. Әниләр һәм әтиләр – әгәр аларны шулай дип атарга яраса - яңа  туган сабыйларны, яисә үсеп җиткән балаларны үтерә. Бу хәлгә илтеп җиткерүче сәбәпләр төрлечә – бәби тапканнан соң депрессиядә булу, алкоголь һәм наркотик сөреме,  “тәрбия” максатларында,  эш һәм торак булмау, ялгыз ана булганлыктан оялу хисе,  акчасызлык... Хәтта кайберәүләр сабыйларын үзләренең тормышын катлауландырмас өчен генә дә үтерә.   Сабыйлар гомерен өзү юллары турында укысаң, чәчләр үрә торырлык: Волгоград өлкәсендә яшь ана сабыен поезддагы бәдрәф тишеге аша төшереп җибәргән; Красноярск, Саратов һәм Тольяттидагы әниләр балаларын тәрәзәдән чөйгән, Новосибирскида бер  хатын яңа туган сабыен урманда “онытып” калдырган, Забайкальедагы әни өч яшьлек улын таш бәреп үтергән. Бу хәлләр ниндидер борынгы кыргыйлык калейдоскобын хәтерләтә... Һәм без санап киткән очраклар – мондый фаҗигаләрнең уннан  бер өлеше генә.   Бу язмада республика халкын тетрәткән, бәгырьсезлеге белән хәтердә калган берничә очрак турында искә төшереп үтәбез.           2019 елның 1 сентябре          Төн уртасында сәер  юкка чыккан сабый Тимур Хәбиров белән бәйле хәлне хәтерлисездер? Баланы хокук саклау органнары хезмәткәрләре, волонтерлар ике көн буе эзләде. Водолазлар урындагы буа төбен тикшереп чыкты. Җирле халык вәкилләре  Исмаил авылының  тирә-ягын берәмтекләп  карап чыкты. Ә гәүдәсе табылгач, әнисе, 5 яшьлек кызы күрше бүлмәдә йоклаган вакытта,  кече улын үзе үтерүе – 29  август төнендә улын буып, йорт яны участогында күмеп куюы турында белдергән.         Малайны одеялга төрелгән хәлдә ярты метр тирәнлектә шул урында табалар. Тикшерү комитеты бу хәл уңаеннан  “кече яшьтәге баланы үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгата. Әни кеше бу җинаятен: “Бала төнлә  елады, ничек тынычландырырга белмәдем”, - дип аңлаткан.         2018 елның сентябре   Бөре районы, Осиновка авылы         Шушы чорда социаль челтәрләрдә 32 яшьлек Кристинаның (исемнәр үзгәртелде) алты айлык сабые белән югалуы турында ориентировка пәйда булды. Хатын йортыннан чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Аны полиция, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, волонтерлар берничә көн буе эзләгән.        Ә ике көннән соң урындагы балыкчы Агыйдел елгасы ярында югалган малайның үле гәүдәсен табып алган. Тагын да өч көннән шул ук елгада Кристинаның гәүдәсе дә табылган. Яшь хатынның якыннары  аның бәби тапканнан соң депрессиядә булу ихтималы турында әйткәннәр.          Кристина сабыен ДЦП диагнозы белән туган дип уйлаган. Табиблар ананы сабый белән барысы да тәртиптә, ул сау-сәламәт дип инандырырга тырышсалар да, яшь әни ышанмаган. Ул һаман сабыенда куркыныч диагноз билгеләрен эзләгән. Ә бу вакытта медицина ярдәменең хатынның үзенә кирәклеген беркем дә сизмәгән.        2018 елның ноябре   Иглин районы, Тавтиманово авылы        15 ноябрь көнне хокук саклау органнарына Иглин районы Тавтиманово авылы йортларының берсендә яңа туган сабыйның үле гәүдәсе табылуы турында хәбәр килә. 30 яшьлек хатын сабыен тудырган һәм шунда ук буып үтереп, гәүдәсен өендә яшереп куйган.        Хокук саклау органнарындагы чыганактан билгеле булуынча, яшь хатынны башта ире кыйнаган, аннары хатын бәби тапкан. Туганда сабый тере булган. Нәтиҗәдә, ана кеше сабыен үтерүдә гаепләнгән. Җинаять эше кузгатылган.   2018 елның гыйнвары   Нуриман районы       2018 елның декабрендә булган хәл барлык республиканы тетрәтте. 34 яшьлек Светлана (исеме үзгәртелде) вәхшиләрчә ике сабыеның гомерен өзде – 2 яшьлегенең... башын кисеп алган, 11 яшьлек улын... суйган. Аннары хатын йортына ут төртергә маташкан, әмма бу вакытта ире эштән кайтып кергән. Ул ишекне ватып кергән һәм хатынын ут ялмаган йорттан алып чыккан. Тикшерү комитеты “үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатты һәм хатынга карата суд-медэкспертиза билгеләнде...       Гаиләнең танышлары әйтүенчә, бу гаилә мул тормышта яшәмәсә дә,  имин саналган. Ир, хатын һәм балалар 4 гаиләгә исәпләнгән баракта яшәгәннәр. Фаҗигадән алдарак Светлана эшсез калган. Ул повар булып эшләгән. Декреттан эшкә чыгуга аның урынына башка кешене алганнар. Һәм хатынга ультиматум куйганнар – я аз гына хезмәт хакына җыештыручы булып эшлисең, я үз теләгең белән эштән китү турында гариза язасың, дигәннәр.        “Бу хәл Светланага бик авыр тәэсир итте, - диләр күршеләре. -  Декрет ялында аңа болай да авыр иде, җитмәсә бу хәлләр дә килеп чыкты. Балаларны туендырып, киендереп булмас дип бик кайгырды. Нерв өзлегүе дә шуннан килеп чыккандыр...”       2019 елның марты       Уфа шәһәре        13 мартта Алина исемле хатын ике яшьлек кызы белән Уфадагы күп катлы йортларның берсендәге балконнан сикергән. Хатын башта кызын ташлаган, артыннан  үзе  сикергән. Тәрәзә астында калын кар ятуы аркасында гына ана белән кыз икесе дә исән калганнар. Тикшерү шуны күрсәткән – Алина психик чирдән --  шизофрениедән интеккән. Ә аңа кадәр бу гаиләнең якыннары Алинаны ире  еш кына кыерсытуы, тукмавы турында сөйләгән. Кызның әти-әниләре бу хәлне күреп, гаилә проблемалары белән бәйле төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп караганнар, әмма бер ярдәм дә ала алмаганнар...      2019 елның июле     Караидел районы, Яугилде авылы       17 июльдә 40 яшьлек Мәрьям  өйдә беркем дә булмаган вакытта үзенең 4 айлык кызын тастагы суга батырып үтергән.  Ул көнне хатынның ире белән улы утын әзерләргә киткән булган. Ә бу вакытта хатын сабыен алып мунчага киткән һәм таска су салып, сабый тончыкканчы аны шул су астында тоткан. Вәхшилек дими, нәрсә дисең?! “Мин шулай яхшырак булыр, ансыз яшәргә җиңелрәк булыр  дип уйлаган идем”, - дип аңлаткан ул үзенең кылыгын.       Ачыклануынча,  хатын бәби тапканнан соң депрессиядән интеккән, яңа туган кызын адәмгә санамаган, аны я “бүре баласы”, я “песи баласы” дип атаган.  Хатынның туганнары аның үз-үзен тотышының сәер булуын күреп торганнар, әмма тиешенчә игътибар бирмәгәннәр.         Бу язмамны әзерләгәндә Русиядә ел саен күпме хатын-кызның бала үтергән өчен хөкем ителүе турында статистика мәгълүматлары эзләдем. Кызганычка каршы,  2018 ел өчен генә таптым. Шулай итеп, 2018 елда балаларын үтерүдә гаепләнеп,  33 эш судка барып җиткән. Шул ук вакытта ачылмаган эпизодлар,  җинаять эшләренә караганда, 8 тапкырга күбрәк, диләр.              Русиядә соңгы биш елда ата-аналар тарафыннан  кылынган балаларын үтерү очраклары 50% ка арткан, дип белдерде Русия Эчке эшләр министрлыгы белгече  Станислав Колесник. Ул шулай ук соңгы елларда ата-аналар тарафыннан балаларны газаплау очраклары 48% ка артты, дип  тә билгеләде.           Бала тапканнан соң хатын-кыз аерым психофизиологик хәлдә була. Аның үз-үзен контрольдә тоту сәләте кими. Бала тудыру – организм өчен бик җитди гормональ, психологик сынау. Бәби тапканнан соң яшь әнигә  күз-колак булырга, ярдәм-таяныч күрсәтергә, хәлен белешеп торырга, аның белән аралашырга кирәк. Аның хәленә битараф булырга ярамый. Агрессивка әйләнмәгәнме ул? Үзен ничек тота? Искә алырга, кирәк булганда,  табибларга күрсәтергә кирәк, - ди психиатрия профессоры  Андрей Березанцев.

 


Руфина ТАҖИЕВА

--- | 25.08.2021

Туфан Миңнуллинга бүген 86 яшь тулган булыр иде (ВИДЕО)

$
0
0
25.08.2021 Җәмгыять
Татарстанның халык язучысы, мәшһүр драматург, прозаик Туфан Миңнуллин тууына бүген 86 ел.
"86 ел элек Габдулла абзый йортында дөньяга килгән бу бала Кама Тамагы районының Мәрәтхуҗа авылын тарих битләренең югары киштәсенә куячагын беркем дә уйламагандыр. Чын мәгънәсендә йөрәкне җылытып торучы олы шәхес ул минем өчен", — ди шушы истәлекле видеоны юллаучы хөрмәтле Мөхәррәм абый Тимергалиевич.


---

--- | 25.08.2021

Суыткычта сырның кырыйлары катмасын өчен лайфхак

$
0
0
25.08.2021 Киңәш-табыш
Майны хуҗалыкта файдаланып булу турында элегрәк язган идек. Бүген дә бу теманы дәвам итеп, сүзебез майны аш бүлмәсендә дә файда белән куллану турында.

Әгәр дә суыткычыгызда май һәм сыр бар икән, сырның кырыйлары катмасын өчен әз генә атланмай сылап чыгарга киңәш итәбез. Шул очракта сыр яхшырак сакланыр. Суыткычка кисеп куйган саен шулай эшләгез, дип файдалы киңәше белән бүлешә "Елмай" май заводы.


---

--- | 25.08.2021

“Имгәктән котылдым дип сөенгән идем"

$
0
0
25.08.2021 Язмыш
Былтыр авылыбызга, төгәлрәге, күршегә килен килде. Әлләни аптырарлыгы юк та... Әмма бар да булып чыкты.

Юаш кына Азат Казанда эшләп йөргән җиреннән алып кайтты аны. Кечкенә генә, түгәрәк кенә, 18-19 яшьлек кыз бала. Күзләре әллә нинди, юк, сукыр-фәлән түгел, хәтта күзлеге дә юк, тик күзләре! Аңлатып та булмый, зоопаркта читлеккә поскан, әйләнә-тирәдәгеләрдән курыккан җәнлек күзе кебек: үзе курка, үзе усал. Еш күргәч, ияләштек тагын. Килен килгән йорт ашлы-сулы, күпләп мал асраучы, эшчән. Каенана белән каената иллегә дә җитмәгән, яшьләр.

  Килен дигәнебез кунакка кайтты да, китми генә бит! Ай чамасы торгач, күршеләр аны әти-әнисеннән сорарга бардылар. Икенче атнада, никахка дип, машинага төялеп тагын киттеләр. Аннан инстаграмда Казандагы мәчетләрнең берсеннән матур фотолар куйдылар. Тик, алдарсың авыл кешесен! Никах болай булмый ул, фотоларда киленнең әти-әнисе дә күренми. Ә алар бөтенләй юк икән, дөресрәге, алар бар, әмма эчеп кешелектән чыкканнар ди. Кызны ерак туганы үстергән. Күршеләр аларның өйләрен барып күргәч: “Шундый шартларда да яшәп була икән!” – дип, шаккатып кайтканнар. “Идәннәренә кадәр җир идән...” – дип сөйләде күрше, шыпырт кына. Кызны үстергән апасы боларны: “Имгәктән котылдым дип сөенгән идем, ник китердегез?” – дип каршы алган. Күршеләрем нишләсеннәр – кәләшне алып кайтып киткәннәр. Кыз юлда: “Мине калдырып кайтырсыз дип курыккан идем”, – дип елаган. Азат белән әти-әнисе юатканнар инде мескенкәйне. Мәчеттә чын никах та укыттылар.   Шулай итеп, яшәп калды килен. Юньләп сөйләшми, көлми, эш җаен белми дигәндәй. Каенана тырыша, кая барса да үзе белән ияртә, кибеткә-мазарга җибәрә, кирәктән тыш, теләгәнеңне дә ал дип, акчаны да мул бирә. Җайлап кына, табак-савыт, кер юарга да өйрәтте.   Азат кош тоткандай сөенеп йөри – мәхәббәт! Авылда башта сүзе күп булса да, бер сөйләгәч, тына халык. Яшьләр әлегә яшәп яталар, килен малай тапты. Каенана-каената “өф” итеп кенә торалар. Яшьләр загста язылышсын өчен киленгә паспорт, документлар эшләттеләр.   Онытып торам икән, теге апасы боларга чылтыратып: “Мин аны ничә еллар карап үстердем, миңа мәһәр тиеш!” – дип, акча сорап ята икән.   Бу дөньяның кеме генә юк! Күршеләрем сабыр, акыллы булдылар, кем белән бәйләнергә җыенасың син дип битәрләп, улларының юлына аркылы төшмәделәр, Казан ятимен үзләренә сыендырдылар. Яшьләрнең бүгенге тормышлары әйбәт, алга таба да бәхетле яшәсеннәр.   Рәмзия. Әлки
---

--- | 25.08.2021

К.Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестиваленең АФИШАСЫ

$
0
0
25.08.2021 Мәдәният
15-20 сентябрь көннәрендә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале узачак. Сезнең игътибарга әлеге чараның афишасын тәкъдим итәбез. Төрле театр коллективлары катнашындагы зур театраль бәйрәмгә рәхим итегез.

 


---

--- | 25.08.2021

Наласа авылын чит илдә таныткан Рамил Мөхетдинов: “Авылыбызда булган Америка актеры Джеймс Паттерсон белән хатирәләр уртаклаштык”

$
0
0
26.08.2021 Бәйге
Исегезгә төшерәбез: Икенче «Блогер.Татар» бәйгесе авылларга багышлана - 10 җиңүче 20шәр мең сум отачак. Туган авылларын бар дөньяга танытып, акчалата бүләк отасы килүче блогерлардан 31 августка кадәр bloger.tatar@mail.ru адресына кызыклы, үзенчәлекле эшләр кабул итәбез. Шундый блогерларның берсе Арча районы Наласа авылы аккаунтын алып баручы Рамил Мөхетдинов белән аралаштык.
- Рамил, бу эшкә кайчан керештең? Авыл аккаунтын кайчаннан бирле алып барасың?    - Наласа авылы төркеме 2019 елның 6 нчы гыйнварында барлыкка килде. Бүген 1123 язылучысы бар. Бу авылдашлар да, читтә яшәп авыл тормышын күзәтеп баручы якташларыбыз да. Бүгенге көндә Наласа авылында 238 хуҗалыкта барлыгы 715 кеше яши. Шунысы куанчылы, авылда яшьләр дә күп, яңа йортлар да төзелә. Авыл яши.   - Социаль челтәрләрдәге бар эшне үзең алып барасың икән.    - “Кая бир, мин алып барыйм әле” дигән кеше юк – үзем эшлим. Эшләргә, вакыт кызганмаска, мәгълүмат тупларга кирәк бит. Гомумән, иренеп утырсаң, эш бармый ул – иренмәскә кирәк.

- Авыл халкы мөрәҗәгать итәме? Нинди гозерләр белән?   - Язучылар, мөрәҗәгать итүчеләр бар. Мәсәлән, февральдә “Солдатта булган диләр” исемле конкурс үткәргән идем. Бик күп кайтавазлар булды, бик күп солдат фотолары җибәрделәр. Шуларны урнаштырып, зур эш эшләнде. Лайклар саны буенча җиңүчеләргә Наласа авылы сурәтләнгән календарьлар бүләк иттек. Ретро фотолар элүебезне сорап язучылар да шактый. Кемнеңдер яшьлеге, кемнеңдер хатирәләре, элек бу урында нәрсә булган – хәзер нәрсә - халыкта болар зур кызыксыну уята. Җырларда җырланган авылыбызның матурлыгын, тарихын инстачыларга җиткерергә телим, шул юнәлештә эш алып барам да.   - Ниләр турында язасың? Нинди кызыклы хәлләр булганы бар?   - Темаларны төрлечә яктыртырга тырышам: флешмоблар, бәйгеләр оештырам, кызыклы тарихи фактлар бирәм. Мисал өчен, күптән түгел танылган язучы Фатих Хөснинең авылыбызда булуын ачыкладык. Баксаң, ул Наласаның ул вакыттагы “Октябрь” колхозы рәисе Мирзаян Вахитовка кунакка килеп йөргән һәм Мирзаян абыйның тормышында булган хәлләргә таянып “Ике агроном, бер овчарка” дигән хикәясен язган икән. Бу хактагы постны элгәч, бөтенләй дә көтелмәгән хәл булды. Аккаунтыбызга Мирзаян абыйның оныгының хатыны Ландыш язып, 60-нчы елларда Мирзаян Вахитовларда күпләргә “Цирк” совет фильмы аша таныш булган Джеймс Ллойдович Паттерсон исемле актерның да (ул бүгенге көндә Америкада яши) кунакта булганлыгы турында хәбәр итте. Ә иң кызыгы, мин 88 яшен тутырган Джеймс Паттерсонны интернетта эзләп табып, июньдә берничә хат юлладым һәм аннан җавап алдым, күз алдыгызга китерәсезме?! Авылыбызның фотоларын юллап, хатирәләр уртаклаштык. Ул миңа үзенең язган шигырьләрен, әсәрләрен юллады.         Авыл аккаунты менә шушындый кызыклы тарихи вакыйгаларга бай булырга тиеш дип уйлыйм, ди блогер.    Исегезгә төшерәбез: "Блогер.Татар" бәйгесен Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән "Матбугат.ру" порталы оештыра. Анда авыл аккаунтлары гына түгел, теләсә кем җиңә ала. Үз аккаунтыңа туган авылың турында пост эләсең дә, шул 1 пост белән җиңү яуларга мөмкинсең. 5 җиңүче авыл аккаунтлары арасыннан билгеләнәчәк, ә 5 җиңүче - авыл турындагы постлар арасыннан. 10 җиңүченең һәркайсына 20 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак. Катнашыгыз! Һәркайсыгыз катнашыгыз. Тулырак мәгълүмат «Блогер.Татар» сайтында һәм @bloger.tatar инстаграмында.  
---

--- | 25.08.2021

Сентябрь аена намаз вакытлары

$
0
0
26.08.2021 Дин
Сентябрь аена Казан буенча намаз вакытлары тәкъдим итәбез. "Матбугат.ру"дагы әлеге таблицаны намаз укучы дусларыгызга, әти-әниегезгә, әби-бабайларыгызга җибәрегез. Үзегезгә дә саклап куегыз.


---

--- | 26.08.2021
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>