Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Донор булу маҗаралары

$
0
0
17.07.2014 Медицина
Донор канына гел кытлык барлыгын беләбез, әмма кан тапшырырга вакыт җитми яки үзебез куркабыз. Шулай да балачакта авыр чирләр белән интекмәдем, сәламәт тормыш алып барам бит дип уйладым да тәвәккәлләдем. Өстәвенә, Казанда кан бирү үзәгенең яңа бинасы ачылды. Котлап, ничек эшлиләр икәнен тикшереп килим, дидем.

Бик озак әзерләндем бу адымга, бөтен Интернетны “актарып” чыктым, кемгә кан бирергә ярый, нинди таләпләр булганын кат-кат укыдым, диета тоттым.

Исем-фамилияне амбар кенә­гәсенә язып куймыча, аякка капчык кидертмичә бусагадан уздырмыйлар. Бахиллар, мәчет­ләрдән аермалы буларак, бушка. “Ре­сеп­шен”да татарча эндәшкәч, җи­ңелчә “паника”га биреләләр, аннары татарча белгән Ландыш туташны табып китерәләр. Беренче килгән кеше буларак, анкета тутырттыралар. Барлык сорауларга да җентекле җаваплар таләп ителә. Дулкынланганга күрә аны өч тапкыр яңадан яздым. “Ресеп­шен”­дагы Ландыш: “Миңа карагыз”, – дип әйтте дә кисәтми­чә “шалт” итеп фотога төшерде. Бу мизгелдә күңел корты аваз салды: “Исәр, матур чыкмадың бит инде...” Мин арабыздагы диалогны дәвам итәм: “Соң ки­сәтмәде бит, аннары скайпка тоташтыра торган элеккеге бә­ләкәй камераның минем чибәр­леккә көче җитмә­гәне аңлашыла. Гаеп миндә түгел, пиксельдә!” – дип җавап бирәм кортка. Ландыш тоттырган кәгазь­гә карыйм: үзебезнең урам чүп­легендә казынган сукбай Нинка кыяфәтендә чыкканмын.

“Дыши ровно!..”


Тиешле кабинет ишеге төбе­нә барып утырдым. Бүлмә ишеген зур итеп ачкан терапевт Федотов, кан бирер алдыннан кешене тикшереп, фатиха бирергә тиеш. Табиб абый телгә бай, ачык күңелле булып чыкты, өстәвенә футбол фанаты да икән әле. Йокысыз төннәр үткәргән чагы. “Проходите, садитесь. Настроение паршивое, голубушка... Ой как слабо играют наши. Смотрели? Ой, стыд-то какой. Пульс? Аха, в норме... А испанцы-то, испанцы... Это ж надо! Ведь обидно так вылететь. Дыши ровно, проверим давление. А ведь какая сильная команда!.. Голландцы с немцами – красавцы! Группу, резус свой знаете? Выиграет наверняка Германия. Дорогааааая Римммммааа Рашитовна, да вы у нас ценный кадр! Да вас беречь надо, с такой-то кровью, да с такими показателями! Я сам лично вас провожу до лаборатории...” Мәйтәм, ишекне ачып калдырмаганмын, мине ачуланган апайлар моны ишетер иде, ичмасам! Йә инде, “ценный кадр” ди бит, теленә бал да май. Өченче төркем, “отрицательный” резуслы кешеләргә мө­нә­сәбәт икенчел, базага керткәч, чакыртырга да мөмкиннәр дип аңлаттылар.

Анализдан соң кан яраклы дип табылды. Моңардан соң туп-туры буфетка! Әле ашаталар да икән, дип донор паегын актарам: 3нче санлы икмәк заводының 3 печень­есы, бер пакет арзанлы “Гита чәе”, шикәр. Шикәр Буаныкы тү­гел. Баллы чәйдән соң кан алу җиңел­рәк, дип аңлаталар.

Тамакны ялгагач, икенче катка менәсе. Анда тулы бер “операцион зона”. Явыз микробларга каршы көрәшү йөзеннән аякларга тагын бер кат капчыклар ки­дертәләр. Ике катлы бахиллар киеп махсус бүлмәдә кулларны бе­ләкләргә кадәр сабынлап юасы. Үзеңне операциягә әзерлән­гән хирург итеп хис итәсең.

Зарланмыйлар


Соңгы стадия: берничә махсус уңайлы кәнәфи урнаштырылган зур бүлмәгә озаталар. Берь­юлы берничә кеше кан бирә алырлык итеп эшләнгән. Әлфия ханым кан бирергә килүемне, аркадан сөймичә генә мактады. Барлык җиһазлары да яңа, минем каршыда барысын да ачты, күрсәтте. Борчы­лырга урын юк, тынычлан дим, үз-үземә. “Бөтен әйбер дә уңайлы, җырлап эшлисе генә. Моңа кадәр төрле биналарда утыра идек, кулланган җиһазлар да искерәк иде, ә биредә зарланырлык түгел”, – ди ул. Министр Гадел Вафинны искә алмады, әмма эчтән генә аңа рәхмәтләр укыганы сизелә.

Кан үтә күренмәле капчыкка тутырыла, ул үлчәү кебек бер әйбер өстенә урнаштырыла, анысы әле бер якка, әле икенче якка селкенеп утыра. 350 мл тулгач, ул аппарат автомат рәвештә үзе сүнә. Артык канны суырмый. Моңа 6-7 минут китте. Әлфия апа процедурадан соң ял итәргә, күп итеп су эчәргә, витаминнарга бай ризык ашарга киңәш итте. “Тагын килегез, авыру кешеләргә кан бик кирәк”, – диде. Анысы да ике айдан соң гына булырга мөмкин. Канны елына дүрт тапкыр бирергә ярый.

“Операцион зона”дан аскы катка төштем. “Дорогая вы наша, Римма Рашитовна” абыйсы, әки­яттәге кебек пәйда булып, мине кассага озатты. Кан бирү бушка түгел. Акча түләделәр: 300 сум. Бәрәкәт өстенә бәрәкәт ди­гәндәй, моңардан тыш “Бу кеше тагын бер көн ял итәргә хокуклы” дигән кәгазьгә мөһер суктылар. Бусы дәүләт системасында эш­ләүче кешегә бигрәк тә кадерле, ялларга өстәмә бер көн бүләк ителә.

Берничә көннән, шалтыратып, кан анализлары турында тулырак мәгълүмат алып була диләр. Ши­кәр югарымы, юкмы, холестерин күрсәткәчен белеп тору начар тү­гел бит?! Менә касса янында гына уңайсыз. Акчасын алырга торганда кан биргән кеше, хәле китеп, егылырга мөмкин. Ә утырырлык кә­нәфи юк, кәнәфиен дә куяр идең, урыны тар. Кассир бүлмә­сеннән атылып чыгып тотып алуына да өмет юк, ул чыкканчы кеше егылачак. Үзем алай, шөкер, начар хис итмәдем, әмма утырып торырга урын табып ярты сәгать ял иттем. Ни генә булмас!

Моңа кадәр кан бирүчеләр­нең аудиториясен эчкече дә акчага интегүче студентлар тәшкил итә дип уйлый идем, ялгышканмын. Кыяфәткә бик матур ке­шеләрне генә очраттым. Алар арасында минем кебек беренче тапкыр кан бирергә килүчеләр дә, тәҗрибә­леләре дә бар.

***
Ник яздыммы моны? Мине һәрвакыт курку били иде, пычрак корал кулланырлар, берәрсе ялгышыр дип шикләнә идем. Әмма куркырга сәбәп юк икән. Кан тапшыру ул – кемнеңдер тормышын коткарып калу, сә­ламәтләнүенә өлеш кертү. Са­ваплы эш бит бу, аны башкаргач, күңелгә рәхәт! Яхшы кешемен икән дигән уй белән яшәү күпкә җиңелрәк. Сез дә сәламәт­ле­ге­гезгә зарар килерлек сәбәп юк икән, барып кан тапшырыгыз. Авыр түгел бит! 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

102 | 15.07.2014

Рбишчада “Шәкертләр бәйрәме” узды

$
0
0
17.07.2014 Дин
5 июльдә Кызыл Октябрь районы Зур Рбишча авылының Абдулхамит Садеков исемендәге мәктәп каршында Сафаҗай егетләре ике туган Илдар һәм Ринат АЛЯУТДИНОВЛАР инициативасы һәм тырышлыгы белән “Шәкертләр бәйрәме” гөрләп үтте.

Өлкәбезнең татар авыллары мәчетләре каршында җәйге укулар тәмамлануга багышланып оештырылган әлеге бәйге ел да Сафаҗада уздырыла иде. Быел, урыны алмашынса да, бәйрәм шулай ук күңелле, мавыктыргыч һәм югары оешканлык белән үтте. Хөрмәтле кунаклар арасында өлкә диния назәрәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров та бар иде.

Бәйгедә Сафаҗай, Петрякс, Мочали, Рбишча, Семочки, Чүмбәли, Карга, Актук авылларыннан җәйге мәдрәсәләр шәкертләре катнашты. Беренче номинациядә (7-12 яшьлекләр) Карга авылы шәкертләре, икенчесендә (13-17 яшь) Рбишча командасы беренче урыннарны яуладылар һәм велосипедлар белән бүләкләнделәр.

Гомумән, бәйрәмдә 100ләп катнашучының берсе дә бүләксез калмады. Призлы урыннар яуламаган командаларга оештыручылар исеменнән теннис өстәлләре тапшырылды. “Туган як” редакциясе дә бу көнне оештыручылар тарафыннан бүләкләнде. 


Р.ХАМЗИНА

|

«Шәһри Казан» яңа дизайн белән чыкты (PDF)

$
0
0
17.07.2014 Матбугат
"Шәһри Казан" газетасына яңа баш мөхәррир билгеләнде дип язган идек. Бу хәбәр шактый шау-шу уятты. Бүген "Шәһри" яңа дизайн һәм верстка белән чыкты. Менә күз салыгыз:

«Шәһри Казан»ның бүгенге саны - PDF версия.

Шулай ук укыгыз:

Гөлнара Сабирова: "Шәһри Казан" сайтына игътибарны арттырасым килә"

"Шәһри Казан" баш мөхәррире Гөлнара Сабировага Римзил Вәлиевтан ачык хат


---

--- | 17.07.2014

Шешәдә сатылган “үле” сулар

$
0
0
17.07.2014 Экология
Җәйге эсседә бер йотым чиста су алтын бәясенә тиң. Сусауны басар өчен бу чорда күпләр өчен пластик шешәгә тутырылган сулар иң популяр товарга әйләнә. Әмма кибет киштәләрендә сатылган суларның барысы да файдалы түгел, дип кисәтә белгечләр.

Бүгенге көндә Татарстандагы сәүдә нокталарында 80нән артык житештерүченең пластик шешәләргә тутырылган эчәргә яраклы сулары тәкъдим ителә. Әмма аларның бары тик 18 процентын гына чишмә һәм артезиан сулары тәшкил итә, калганнары – чистартылган су.

Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәргән тикшерүләрнең нәтиҗәсе әнә шундый. Халык арасында аеруча киң кулланылган суларның сыйфатын ачыклау максатында әлеге инспекция бүген гидрогеологлар, табиблар, санитария-гигиена күзәтчелеге белгечләре, кулланучылар хокукын яклаучылар катнашында эчәргә яраклы суларга дегустация үткәрде. Инспекция җитәкчесе Игорь Марченко сүзләренчә, бу чарага 25 җитештерүченең эчәргә яраклы, минераль һәм минераль–дәвалау сулары сайлап алынган. Алар арасында Мәскәү, Төньяк Кавказ, Грузия һәм Франция предприятиеләренеке бар, Татарстаннан – икәү. Дегустациядә катнашучылар суларның тәмен татып караганчы, барлык үрнәкләр дә лабораториядә тикшерү узган. Аларда кеше организмы өчен зыянлы матдәләр табылмаса да, белгечләр бу суларның күбесеннән бернинди файда да юк, дигән нәтиҗәгә килгән. Инспекциянең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова бу уңайдан: “Җитештерүчеләр суларны чистартырга өйрәнгән, әмма аны файдалы итәргә әле өйрәнмәгән”, – дип йомгак ясый.

Казан дәүләт медицина университеты профессоры Анатолий Иванов белдергәнчә, алга киткән илләр шешәгә тутырылган судан баш тартырга омтыла. Чөнки бүгенге көндә сатуга чыгарылган суларның шактые кеше организмы өчен мөһим микро- һәм макро элементлардан чистартылган. Ягъни аларны “үле” су дип әйтергә мөмкин.

Гомумән, дегустациядә тәкъдим ителгән суларга белгечләрнең дәгъвасы зур булды: дистилляцияләнгән сыекчага тиң кайбер үрнәкләрдә эчәргә яраклы табигый суда булырга тиешле матдәләр “0” күрсәткеченә якын икәнлеге ачыкланды. Монда Франциядә җитештерелгән иң кыйммәтле сулар турында да сүз бара. Ә инде озак еллар дәвамында рекламаланган һәм сәүдә базарын бөтенләй диярлек яулап алган “Аква Минерале” суын Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре бөтенләй “кара” исемлеккә кертергә карар кылды. Әлеге суга алар инде өченче тапкыр лаборатор анализлар ясата һәм башка оешмалар үткәргән тикшерүләр дә аның “үле” су булуын раслый.

Минераль, эчә торган суларның, минераль суларның пластик шешәгә тутырылуы да дөрес түгел, дип белдерә “Минресурскурорт” оешмасы директоры Эдимир Дистанов.

– Минераль-дәвалау суларын бары тик табиблар күрсәтмәсе буенча гына эчәргә ярый. Шуңа күрә алар даруханәләрдә пыяла шешәләрдә сатылырга тиеш. Ә 10-15 көннән артык куллансаң, файда урынына зыян салганын да сизми калырсың. Гомумән, пластик шешәгә тутырылган эчә торган су әйләнә-тирәдәге зарарлы матдәләрне үзенә сеңдерүен онытырга ярамый, – дип кисәтә Эдимир Дистанов.

– Дөньяда кешелеккә дүрт куркыныч авыру яный дип исәпләнелә, алар – йөрәк-кан тамырлары, эндокрин системасы, тын юллары һәм яман шеш авырулары. Бу авыруларның артында да су тора. Кеше көн саен эчкән су организмдагы күзәнәкләрнең гомер озынлыгын хәл итә. Әгәр суда минераль тозлар тиешле күләмдә түгел икән, күзәнәкләр суга туена алмый, андый су сусауны басмый. “Үле” су эчкән кеше төрле авыруларга бирешә, – дип аңлата профессор Анатолий Иванов.

Галим нәкъ менә краннан аккан суның эчәргә яраклылыгын, санитар–гигиена таләпләренә җавап бирүен ассызыклый. Монда суның йортка, фатирга еш кына иске торбалар аша килеп, берникадәр пычрануын истә тотарга кирәк, әлбәттә. Бу очракта гадәти фильтрлар ярдәмгә килә. Авыл чишмәләрендәге “каты” судан зарланучыларны да Анатолий Иванов гидрокарбонат һәм кальцийлы сулардан курыкмаска чакыра. Чишмә суларын эчкән кешенең йөрәге “таза” була, дип ышандыра ул.

– Татарстанның Казансу бассейнында сульфат минераллар күләме нормадан артып китүе мәгълүм. Балтач, Арча, Әтнә, Биектау районнары шушы суны эчә. Сульфатлар исә кеше организмы өчен зыянлы. Алар ашказанындагы тоз кислотасы белән бәйләнешкә кереп, кристаллаша һәм аларны инде организмнан чыгару авыр: ашказанында “утырып калып” гастрит, хәтта яман шешләр барлыкка китерергә мөмкин. Без үткәргән тикшерүләр күрсәткәнчә, шушы районнарда балаларның 30 проценты ашказаны авыруларыннан интегә, – дип сөйли Анатолий Иванов.

Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе төбәктәге кулланучылар арасында үткәргән сораштыру нәтиҗәсе күрсәткәнчә, республика халкы аена уртача 10-15 литр су сатып ала. Сораштыруда катнашучыларның яртысы диярлек шешәгә тутырылган су кулланса, 40 проценты краннан аккан суны кайнатып эчүен яки чистарткыч фильтрлар файдалануын, 15 проценты суны чишмәләрдән һәм коелардан алуын әйткән. Халыкның 20 проценты – сәүдә маркасына, җитештерү урынына, 41 проценты – бәясенә карый, 14 проценты – суны тәме буенча сайлый, 10 проценты – су составын өйрәнә.

Бүгенге көндә суларны фторлаштыру модасы бар. Әмма галимнәр организмны кирәгеннән артык фторга туендыру белән мавыкмаска өнди. Фтор бигрәк тә кешенең репродуктив функцияләренә тәэсир итә, дип кисәтә алар. Кеше организмына ризыклар белән кергән фтор да җитәрлек, көнгә бер әстерхан чикләвеген ашап куйсаң, көнлек норманы канәгатьләндерәсең, диләр.

Зур елгаларга, җир асты суларына бай Татарстанда исә эчәргә яраклы сулар җитештерүче предприятиеләре көннән-көн кимүе күзәтелә. Сәбәбе – базардагы көндәшлек. Моннан 7-10 ел элек 40лап цех эшләсә, бүген алар 34кә калган. Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гидрогеология һәм сулар файдаланылышын көйләү бүлеге җитәкчесе Татьяна Васильева сүзләренчә, республикада 20дән артык минераль су чыганагы исәпләнелә, ләкин аларның сигезеннән генә файдаланалар. Хәзерге көндә Татарстанда җир астыннан чыгарылган минераль суларны сатуга рөхсәт алган оешмаларның дүртесе генә азмы-күпме уңышлы эшчәнлек алып бара.

– Татарстанның яхшы су чыганаклары бихисап. Тәтештә ачылган чыганак үзенең сыйфаты буенча танылган Ундор тауларыннан табылган суга охшаш. Тик аның белән бүген беркем шөгыльләнми. Кызганычка, ни өчендер Татарстанда эшмәкәрләр су сатуга алынмый. Бу өлкәгә җитди игътибар таләп ителә. Югыйсә, без читтән һәм хәтта чит илләрдән китерелгән бернинди файдасы булмаган суларны эчәргә мәҗбүрбез. Үзебезнең сулар очсызрак та, сыйфатлырак та булыр иде, – ди Татьяна Васильева.

Татарстанның су ресурслары – тәүлегенә 5460 мең куб метрны тәшкил итә. Бер кешегә тәүлегенә 1,5 куб метр җир астындагы төче су туры килә. Хәзерге вакытта республика халкының эчәргә яраклы суга ихтыяҗы тәүлегенә якынча 1800 мең куб метрга тиң булуын исәпкә алганда, республика халкы җир асты сулары белән тулысынча тәэмин ителгән. Шулай да бүгенге көндә Татарстанда эчкән суларның 20 проценты гына – җир асты сулары, калган 80 проценты – җир өстендәге сулар. Казан, Алексеевск районы җир өстендәге сулардан файдаланса, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнар су ресурларына бик ярлы. 


Лилия ГАДЕЛШИНА

| 16.07.2014

Казанлылар үзләренең сабыйларына Серафим, Хусайбой һәм Асель исемнәре кушкан

$
0
0
17.07.2014 Җәмгыять
Бу атнада ата-аналар тарафыннан балаларына иң еш бирелгән исемнәр: Артем, Кәрим, Әмир, Рамазан, Азалия, Арина, Ралина, Виктория; иң сирәкләре: Серафим, Никас, Амадис, Адис, Хусайбой, Анабель-Мария, Асель.

10-16 июль көннәрендә Казанның ГХАТ (ЗАГС) бүлекләрендә 273 пар язылышкан. Иң яшь кияү белән кәләшкә 19-шар яшь, иң олыларына – 60 һәм 58 яшь. Шушы ук чорда шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 459 сабый (257 малай һәм 202 кыз) тууы теркәлгән. Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы күрсәткечләре – 740 һәм 4630 грамм. Иң яшь анага 17 яшь, иң өлкәненә - 41, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе.

 


---

--- | 17.07.2014

Ә сез башка шәһәргә күчәр идегезме? (Сораштыру)

$
0
0
18.07.2014 Җәмгыять
Казанда яшәүче һәр бишенче кеше эш эзләп илнең башка шәһәренә күчеп китәргә әзер. Күчү өчен кирәк була калса, алар хәтта яңа һөнәр үзләштерүдән дә курыкмый. HeadHunter компаниясе уздырган тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Күчеп китәргә әзер булучылар арасында чимал табу, җитештерү, транспорт һәм туризм тармагында эшләүчеләр күп. Ә сез эшле булу өчен башка шәһәргә күчәр идегезме?

Алия САМАТОВА, психолог:

– Күпләрнең күчәргә теләвенә аптырыйсы юк. Казанда хезмәт базары чик­ле. Җитештерү, чимал табу тармагында эре ком­па­нияләр саны бармак бе­лән генә санарлык. Аларга урнашу – ул карьера бас­кычыннан тиз күтәрелү һәм югары керем дигән сүз. Әмма бу оешмаларга эләгү шактый кыен. Йә бик талантлы булырга, йә яхшы танышлар кирәк. Шуңа күрә күчеп китәргә теләү­челәр күп. Зур шәһәрләр­дә тәкъдимнәр күбрәк, уртача мөмкинлекләргә ия булучылар да хезмәт баскычыннан тизрәк югары күтәрелә ала. Күчәргә теләүчеләр – нигездә тә­вәккәлләр, алар­ның уңыш­ка ирешү теләге көчле. Алар яңа мөмк­ин­лекләр өчен үзлә­ре яхшы белгән тирәлек­тән аерылырга әзер. Араларында күпмедер вакыттан соң кабат Казанга кайтучылар бар. Тәҗрибә туп­лап кайтканнан соң аларга биредә үзләрен табу җиңелрәк. Татарстанның үзендә авыл­лардан килү­че­ләр­нең уңышка ирешү теләге көчлерәк. Алар шәһәр ке­шеләренә караганда күп­кә тырыш, авырлык­лар­дан курыкмыйлар.

Алинә ШӘРИПҖАНОВА, Саратовтан Казанга күчеп килгән җырчы:


– Казанга шактый яшь вакытта килдем. Үзем Саратов өлкәсе Ершов дигән бәләкәй шәһәрдән. Анда татарлар бик күп яши. Шулай да, татар мәдәнияте, сәнгате турында күбрәк беләсем, укыйсым, татарча җырлыйсым килде. Чаллыда әтинең апасы яши иде. Башта анда яшәдем. Ул бик булышты, мине кызы кебек кабул итте. Аннары Казанга мәдә­ният һәм сәнгать университетына укырга кердем, “Барс-Медиа” компаниясе белән контракт төзедек. Казанга күчеп килүемнең бер минусын да күрмим. Мин монда сөйгән кешемне очраттым, балабыз туды. Татарстанда бик ачык кешеләр яши. Монда яшәү минем өчен иң зур бәхет. Башка бер җиргә дә күчәргә теләмим. Үзгәрешләрдән курыкмас­ка кирәк, кешенең тормышында 5 ел саен үзгә­решләр булырга тиеш. Психологлар шулай ки­ңәш итә.

Әдилә ҺАДИЕВА, Казаннан Мәскәүгә күченгән журналист:


– Мәскәүгә күчү өчен аерым бер сәбәп юк иде. Казанда да эшләрем уңыш­лы барды. Шулай да, тормышны кинәт үзгәр­тергә эчке омтылыш туды. Яшь вакытта барысын да эшләп карарга, тәҗрибә­ләрдән курыкмаска кирәк. Мәскәү минем өчен чит шәһәр түгел иде. Монда дусларым, әтинең апасы яши. Эшне килеп урнашкач кына эзли башладым. PR-белгеч булып эшлим. Татарстанда телеви­де­ниедә эшләү белән бер­рәт­­тән, бу өлкәне дә өйрәндем, шуңа күрә тәҗрибәм бар иде. Монда хезмәт баскычыннан кү­тәрелү җиңелрәк, чөнки эре оешмалар бик күп, альтернатив эш табу кыен түгел. Казанда танышлар аша эш йөртү киң таралган. Бу Мәскәүдә дә бар, әмма күпкә кимрәк. Гап-гади егет монда килеп бары үз тырышлыгы белән зур уңышларга ирешә ала. Минуслары: шәһәр бик зур. Эш көне тәмам­лан­ганнан соң ниндидер шәхси эшләргә вакыт калмый диярлек. Бар өстәмә эшне ялларга күчерергә туры килә. Көндәшлек көчле. Сабыр һәм нык ихтыярлы булу сорала. Казанда да актив тормыш алып барганга, минем өчен мондагы темпка ияләшү авыр булмады. Кабат Казанга кайтырга туры килсә, шат кына булачакмын. Казан – Россиядәге иң уңайлы шәһәр.

Фәрхәт ФАЗУЛЛИН, төрле шәһәрләргә йөреп эшләүче электрик:


– Кайда эш бар, шунда барып эшлибез. Казанда тупланган бригада белән Мәскәүдә, Петербургта, Сочида эшләп кайттык. Чит шәһәргә китсәң, гаи­ләне озак вакытлар күрми торырга туры килә. Аның каравы озаграк эшлисең. Күп вакыт кичләрен дә эшләргә калабыз. Ризык әзерләү яклары кыен инде. Әмма акча кирәк булгач, түзәсең. 




103 | 18.07.2014

Украинада пассажир самолеты бәреп төшерелде

$
0
0
18.07.2014 Фаҗига
Самолет Донецк шәһәре тирәсендә радарлардан югала. Соңыннан аның калдыкларын табалар. Очкыч Амстердамнан Малайзиядәге Куала-Лумпур шәһәренә очкан була.

300гә якын кеше үлгән. Шуның 80е балалар. Украина сугышында катнашмаган бер гаепсез кешеләр бу.


---

--- | 18.07.2014

Рухи музыка нинди халәттә? (Сораштыру)

$
0
0
18.07.2014 Мәдәният
Рамазан ае бара. Күңел нечкәргән, Аллаһыга якынайган мизгелләрдә адәм баласы рухи, мәңгелек темаларга багышланган музыкаль әсәрләргә дә ихтыяҗ кичерә. Кеше тавышы Аллаһ каршында иң сөекле авазлардан санала.

Шуңа да бездә гыйбадәткә өндәгән азан кеше тавышы белән әйтелә. Чаң да кагылмый, учак ягып та чакырмыйлар, быргы кычкырту да юк. Адәм баласы җирдән берничә метр күккәрәк күтәрелә дә, кардәшләрен намазга дәшеп әйләнә-тирәне галибанә моңга күмеп, азан яңгырата: “Һәййә галә ссаләһ, һәййә галәл фәләһ...”

Динебездә җырларга мөнәсәбәт нинди соң? Пәйгамбәребез Гайшә анабызны никахлап алгач, аны юату максатында уенчылар – музыкантлар чакырткан дигән риваять тә яши. Гомумән, татарда “дини җыр” дигән төшенчә бармы? Аларны кем башкара? Гөлзадә Сафиуллина, Миңгол Галиев, Зөһрә Сәхәбиева, Мирсәет Сөнгатуллиннарның мөнәҗәт әйтү традицияләрен яшьләр күтәреп алырмы? Язмада шушы сорауларга җавап эзлибез.

Рөстәм Хәйруллин, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтие урынбасары:


Динебездә бу хакта төрле фикерләр бар. Татар телендәге дини җырлар, мөнәҗәтләр бик җитми. Мөнәҗәт дигәч тә, әбиләр утырып, тәхлилләрен әйтеп җырлыйлар шикелле күз алдына килә. Ә бит аларны балалар да, олылар да, ирләр һәм кызлар да җырлый ала. Бу шулай кирәк тә. Әдәби форма аша без халкыбызга динебезне өйрәтәбез, аңлатабыз. Төркиядә, мәсәлән, Йосыф Кыйссаларын мөнәҗәт формасында җырлауларын беләбез. Дөресен генә әйткәндә, радиолардан яңгыраган мәгънәсез җырлар урынына да шуларны биргәләп барсалар - файдага гына булыр иде бит. Галимнәр арасында төрле фикер йөри. Безнең мәзһәбебез буенча, музыка уен кораллары бик хупланмый, вә ләкин Пәйгамбәребез (с.г.в.с) тарафыннан рөхсәт ителгән инструментлар да бар. Шуларын кулланып җырлау тыелмый. Мөнәҗәтләр белән генә яшьләрне дингә тартып булмый. Яшьләргә азрак модерн формасын, ритм кертеп, яшьләрчә дә шул мөнәҗәтләр булсын иде. Татарстан Диния нәзарәтендә дә әлеге мәсьәләгә игътибар юнәлдерелгән. Аны хәл итү өчен шактый гамәлләр башкарырга туры килә. Мәсәлән, шул ук музыка мәктәпләре, училище, югары уку йортлары белән берлектә. Безнең данлыклы, танылган сәнгать осталарыбыз да репертуарларына ислам динен олылаган әсәрләрне кертсәләр, бик күркәм булыр иде.

Илфак Шиһапов, журналист, продюсер:

Җырлау дин буенча, гомумән, гөнаһ эш. Хатын-кызның сәхнәгә чыгып җырлавы, бигрәк тә. Шуңа, дини җыр дигән нәрсәне аңламыйм мин... Әгәр хатын-кыз кеше алдына чыгып башкара икән – гөнаһ, әлбәттә. Өендә мич артында көйләп утырса - гөнаһ түгел. Ирләр берәр урында уен коралларсыз нәшид башкара икән - гөнаһ түгел. Ислам дине - регламентланган дин. Шуңа аны үз мәнфәгәтьләреңнән чыгып үзгәртү ярамас эш. Интернетта сүрәт карау да, ят ирләр белән аралашу да гөнаһ... Хәер, бездәге икейөзлелек шулкадәр азган ки, озакламый татарда дини эстрада барлыкка килүе дә мөмкин. Кайчагында көләсе дә килә инде: берәр туташ яки ханым сәхнәгә чыгып яланбаш, ачык күлмәк белән: "Яратам, сөям” дип сырлана да, аннан “Мин Аллага ышанам, намазымны калдырмыйм!” - дип интервью бирә. Ураза тотып, дуңгыз ите белән авыз ачу кебегрәк тоела бу миңа. Кыз да, буаз да булып булмый - халык әйтеме бик хак.

Наилә Җиһаншина, Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе:

Минем уйлавымча, әлегә бездә профессиональ югарылыкта андый әсәрләрне башкаручы җырчылар аз. Алары да клип яки диск чыгарыр өчен ярдәм таба алмый. Сәми Йосыф кебек җырчыларыбыз үссен иде. Күңел шуны тели. Андый башкаручыларның җырлары мөселманнарның гына түгел, ә башка конфессия кешеләренең дә йөрәгенә үтеп керә. Мөнәҗәтләрне кем тели, шулар гына түгел, ә кемнең тавышы бар һәм тексттагы мәгънәне аңлый, әнә шулар башкарса нәтиҗәле булыр иде, дип уйлыйм.

Илнур Фәйзрахманов, “Болгар” радиосының баш мөхәррире:

Без дини радио тугел түгелен. Шуңа да, Рамазан ае дип кенә көне буе эфирга мөнәҗәт, нәшидләрне биреп булмый. Бу - "Азан" радиосы юнәлеше. Безнең юнәлеш татар эстрадасы... Ә дини жырларга кытлык юк үзе. Махсус санадым: 887 дини эчтәлектәге, фәлсәфи җыр (мөнәҗәт, бәет, нәшид) бар. Тәүлек буе да әйләндереп торырга мөмкин. Рамазан аенда елнын елында сәхәр, ифтар вакытларын билгеләп барабыз. Вәгазъләр, дини жырлар шул вакытта янгырый. Динне танымый торган радио тугел инде без үзе.

Айназ Мөхәммәтҗанов, “Азан” радиосының баш мөхәррире:

Кызганыч ки, бүгенге көндә дини тематикадагы җырларыбыз, мөнәҗәтләребез татар телендә җитеп бетми. Безнең “Азан” радиосы эфирында шуңа күрә гарәпчә, төрекчә һәм башка телләрдә дини музыка күбрәк яңгырый. Татар телендә яңгыраган әсәрләр 20 проценттан артмый. Шуны да истә тотарга кирәк, дини радио буларак без, мөфтиебезнең карары нигезендә, эфирда хатын-кызларны яңгыратмыйбыз. Татарча җырлар, мөнәҗәтләр аз бирелә дип безгә тамашачы да гел белгертеп тора. Шуңа күрә бу мәсьәләне хәл итү сорала. Дини юнәлештә эшләп килгән тәҗрибәле, җитди музыкаль коллективлар юк. Әлбәттә, дәүләт ансамбльләре, башка коллектив репертуарларында дин темасына караган әсәрләрне башкаралар. Тик ул аларда факультатив кебегрәк бара. Гасыралар буена тупланып, мирасханәләрдә сакланып килгән мөнәҗәтләр, бәетләр кебек мирасыбызны, бүгенге телебезгә, менталитетыбызга яраклаштырып кайтарырга кирәк. Моңа Мәдәният министрлыгы һәм, гомумән, мәдәни учрежденияләр тарафыннан игътибар күбрәк булса иде.

Вәли Фазлыйәхмәтов, “Раян” дуэты солисты:

Бүгенге көндә исламда нинди темаларны күтәрергә кирәк, шулардан чыгып җыр текстларына заказ бирәбез. Без шагыйрь Рифат Сәләх, композитор Рөстәм Нәбиев белән эшлибез. Безнең тыңлаучыларыбыз яшьләр генә түгел, ә олы яшьтәгеләр дә. Кемнең җаны рухи җырларга сусаган - шулар тыңлый. Бездә әле бу темага якынаю бара гына. Үзем булган ислам илләрендә – Гарәп Әмирлекләрендә, Мисырда дини стилистика бик киң үсештә. Мөселманнар күбрәк булган саен, андый җырларга да ихтыяҗ арта дигән сүз. Адәм баласы исламга йөз тотса, мәгънәле җырлар таләп итә башлый. Мондый җырларны теләсә кем җырлый ала, әлбәттә. Андый җырлар башкарганда, үзеннән-үзе күңел сафлана, күңелне әйтеп бетергесез хисләр биләп ала. Ләкин ислам турында җырлау өчен динне дә яхшы белергә кирәк, ислам кануннарыннан хәбәрдар булу сорала. Ислам ул үзе үк тәртип дигән мәгънәдә бит. Шәхсән без андый җырларны башкарып кына калмыйбыз, ә һәрдаим үзебез шундыйларны тыңлыйбыз да. Чит илләрдән алып кайткан җыентыкларны улым да бик яратып тыңлый. Ул аларның мәгънәләрен дә аңлап бетерми, ләкин йотлыгып тыңлый. Әйткәнемчә, калеб тынычлана, вөҗүдең йомшара бит андый әсәрләрдән.

Ильяс Халиков, автор һәм башкаручы:


Дини җырлар күбрәк булган саен әйбәтрәк инде ул. Әмма аларның сыйфаты да тел-теш тидерерлек булырга тиеш түгел. Миңа калса, беренче булып яшьләр форматында “Раян” төркеме җырлый башлады. Киләчәктә әле яшьләр бу юнәлешкә күбрәк тартылыр дигән өмет бар. “Ярдәм” мәчетендә “Бәрәкәт” ансамбле оешты. Дөресен әйтергә кирәк: башкаручы кешегә мөнәҗәтләр, нәшидләр белән генә тормышны алып барырга кыенрак. Әле күптән түгел генә Аллаһының рәхмәте белән җыентык чыгардык. Бу дискка дини җырлар гына тупланды. Аллага шөкер, дини рухтагы җырларны гына башкарам. Алар минем репертуарымда 120гә җыелды инде. Бу әсәрләрнең көйләрен үзем иҗат итәм, ә сүзләрен тормыш иптәшем Нурфия яза. Иҗади гаилә буларак без һәрвакыт эзләнүдә. Никах, мәчетләр, тәкъдир, Корбан айлары, Кыямәт көне һ.б турында яңгыраган җырларны тамашачы үз итеп кабул итте. Аларга клиплар төшерергә дә җай таптык. Хәләл туйлар, хәләл мәҗлесләргә еш чакыралар. Республика күләм оештырылган дини чаралардан да читтә калдырмыйлар. “Болгар” радиосына рәхмәтемне белдерәсем килә. Башка радиолар кебек “Неформат” димиләр, җырларымны эфирга куялар, Аллага шөкер! 


Мөршидә КЫЯМОВА

| 18.07.2014

Казан TürkVizyon-га әзерләнә (ВИДЕО)

$
0
0
18.07.2014 Мәдәният
Егермедән артык төрки халык вәкилен җыючы бәйге ноябрьдә Татнефть-Аренада узачак. Казанда аны оештыручылар әзерлек эшләре барышы турында сөйләде.

17 июльдә TürkVizyon II халыкара телевизион җыр бәйгесенең беренче адымы ясалды. "Казан" милли мәдәни үзәгендә фестивальне оештыручы ТМВ ТV һәм төрки дәүләтләрнең телеканаллары арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды. Ул каналлар үз илләрендә катнашучыларны сайлау турларын уздырачак, бәйгенең ярымфиналын һәм финалын яктыртачак (19 һәм 21 ноябрьдә).

Беренче TürkVizyon былтыр Искешәһәрдә узды. Анда төрки дәүләтләдән, милли автономияләрдән, төбәкләрдән профессиональ башкаручылар һәм төркемнәр катнашты. Фестивальгә 24 ил вәкилләре җыелды.

2014 елда Казан төрки дөнья башкаласы булып сайлангач, TürkVizyon-ны биредә уздырырга булганнар. Фестивальнең максаты – заманча төрки эстраданы популярлаштыру, сәләтлеләргә ярдәм күрсәтү, традицияләрне саклау, халыкара иҗади бәйләнешләрне арттыру, төрки илләр һәм халыклар арасында хезмәттәшлекне һәм дуслыкны үстерү.

Быелгы бәйге турында Татарстан мәдәният министрлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр. Фестиваль алдыннан төрки илләрдәге телевидение аша Казанны таныту өчен видеоролик күрсәтәчәкләр. Кыска фильмны былтыр Татарстан французларга төшерттерде, дип сөйләде Татмедиа җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина. Аның сүзләренчә, роликны былтыр Европада 120 миллион кеше күргән һәм ул төрки илләрдә дә зур аудиториягә барып ирешәчәк.

Татарстан ягыннан оештыручы телеканал буларак Мәйдан каналы чыга. Аның мөдире Дамир Дәүләтшин былтыргы фестиваль турында сөйләп китте: "Мәйдан каналы беренче TürkVizyon фестивален туры эфирда яктыртып торды. Без үзебезнең яктан җырчы Алинә Шәрипҗанованы җибәрдек. Бу – татар җыры өчен зур алга китеш. Безне 300 миллионга якын кеше күрә. Үзебезнең мәдәниятны күрсәтер өчен яхшы мөмкинлек", ди ул.

"Узган ел бу авыр миссияне җиренә җиткерә алуым белән горурланам", ди Шәрипҗанова. Җырчы бәйгедә үзенчәлекле шартларда катнашкан – ул вакытта баласы тууына дүрт ай гына булган. "Искешәһәрдәге фестивальдә катнашканда совет чорына кайткан кебек булдым. Барлык төрки халыклар шундый бердәм", дип сөйләде җырчы.

Алинә Шәрипҗанованың Искешәһәрдә узган TürkVizyon-дагы чыгышы вакытында Татарстан әләмнәре күп күренгән иде.

Быелгы бәйге исә ноябрьдә Казанның Татнефть-Аренасында узачак. Һәрбер катнашучы илдә үзләренең сайлау турлары 30 сентябрьгә кадәр тәмамланачак. Аның нәтиҗәләрен соңыннан Казанга җибәрәләр.

Татарстанда сайлау турын Мәйдан каналы уздыра. Теләгән һәрбер җырчы яки төркем гариза җибәрә ала. Намзәтләр үзләренең җырын тәкъдим итәргә тиеш, дип сөйләде каналның җитәкчесе Дамир Дәүләтшин. Узган елда барлыгы йөзләп гариза килгән. Финалга 19 башкаручы чыккан. Сайлаучы жюрига профессиональ җырчылар, артистлар, сәнгать әһелләре керә. Быелгы жюри әгъзалары әле билгеләнмәгән.

Фестивальгә 250ләп кеше киләчәк. Шул исәптән башкаручылар, оештыручылар, матбугат вәкилләре. TürkVizyon "Казан – төрки дөнья башкаласы" елын йомгаклау чарасы да булачак, диде мәдәният министрының берече урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина.
 


Илдар ГАБИДУЛЛИН

| 18.07.2014

Әти-әни кадере

$
0
0
18.07.2014 Сәясәт
Элек гаиләләр ишле булган. Өлкәннәрсез гаилә тулы дип исәпләнмәгән. Гаиләдә картларны хөрмәтләп аксакал дип йөрткәннәр. Хәзер заманалар үзгәрде. Яшьләр бер түбә астында яшәүне кулай күрмиләр. Әти-әниләргә элеккечә хөрмәт тә юк, олыгайган көндә картлар йортына тапшырырга да кыенсынмыйлар.

Гыйбрәтле язмышлар

Шушы көннәрдә Рәшит абый Ситдыйков һәм Равил абый Шәймәрданов белән Машина төзүчеләр поселогында урнашкан картлар йортында булдык. Безне ишек төбендә инвалид коляскаларында саф һава суларга чыккан өлкәннәр каршы алды. Күзләрендә моң-сагыш, кеше ярдәменә мохтаҗ булган әлеге әби-бабайлар яныннан үтеп китү дә авыр булды. Биредә тәрбияләнүче 280 кеше арасында 18е безнең милләттән икән. Алар белән таныша башлагач, күпме гыйбрәтле язмышларга тап булдык.

Күптән түгел генә картлар йортына 80 яшьлек бабайны китергәннәр. Тик аны шушы көннәрдә хастаханәгә озатканнар. Бирегә килеп эләккәч, бабай акылын җуйган. “Өйгә кайтам”, - дип ярсый башлаган, урын җирләрне кискәләгән. Югыйсә, бабайның улы да, кызы да бар. Кызы Ижау шәһәрендә яши. Төп йортны улы исеменә язгач, кызы аны караудан баш тарткан. Ә Мәскәүдә яшәүче улы авыру әтисен картлар йортына урнаштырган да, кабат башкалага кайтып киткән.

Җитмеш яшьлек ике аяксыз бабайның да язмышы аянычлы. Үзе - Әгерҗе ягыннан. “Яшь чагымда бик матур хатыным, улым, кызым бар иде. Бер айлык командировкага киткәч, әйләнеп кайтуыма, хатын ике баланы алып, икенче ир янына чыгып киткән. Күп еллар өйләнмичә йөрдем. Балалы хатынга өйләндем. Ул чагында кызларның берсенә 4, икенчесенә 7 яшь иде. Аларны үз балаларым кебек үстердем. Хатыным үлде. Үзем аяксыз, өстәвенә инсульт алдым. Кызларым әниләре үлгәннән соң фатирдагы әйберләрне бүлешеп алып киттеләр. Урында авыру килеш барысын да күреп, ишетеп яттым, тик аларга эндәшергә тавышым чыкмады. Барырга җирем калмагач, монда килеп урнаштым”, - диде.
Вакытында полковник, хәтта министр дәрәҗәсенә кадәр үскән, ә хәзер кеше ярдәменә мохтаҗ булып урында яткан милләттәшебез янына да кердек. Тик ул үзенең зар-моңнарын сөйли алырлык түгел инде. Аңа ике тапкыр инсульт булган. Рәшит абый таныш-белешләре турында, дөнья яңалыклары сөйләгәндә, ул аңлаганлыгын белдереп, “ым” гына какты. Вакытында телефон аша гына шалтыратып, барысын да хәл иткән бу кеше: “Карт­лык көнемдә шундый хәлгә калырмын”, - дип уйлап та карамагандыр. Чөнки аның хатыны да исән, балалары да бар. Шушы урында бер гыйбрәтле хикәяне искә төшерү урынлы булыр.

Бәби тудыру йортында ике ана икесе дә ир балалар тапканнар. Бер ана улына карап: “Зур кеше бул”, - дип, ә икенчесе: “Миһербанлы булып үс”, - дип теләгән. Еллар үткән. Картайган аналар кабат хастаханәдә очрашканнар. Аналарның теләкләре кабул булган. Тик бөтен илгә танылган композитор үстергән ананың улы бер генә тапкыр да әнисенең хәлен белергә килмәгән. Икенче ананың улы колхозда гади генә шофер булып эшләгән. Әмма анысы күчтәнәчләрен күтәреп, көн дә әнисенең хәлен белергә килгән.

Әйе, бала тәрбияләгәндә күбрәк аларның белемле, югары дәрәҗәләргә ирешүләренә омтылабыз, кызганыч, яхшы кеше булырга өйрәтергә онытабыз.

Сәламәтләрне генә яраталар

Рәшит абый Яруллин безнең газета укучыларга яхшы мәгълүм. Аның кашык тотып ашардай куллары, йөгереп йөрергә аяклары юк. Ул ничарадан-бичара 20 елдан артык гомерен биредә уздырырга мәҗбүр. Шушы еллар эчендә аның күз алдында күпме гыйбрәтле язмышлар үткән.

“Сеңелем, монда бит яшьләр дә күп ята. Чирле ир - сәламәт хатынга, чирле хатын - сәламәт ир-атка кирәк түгел. Тату гына гомер иткән гаилә башлыкларының берсе урынга яттымы, тәрбиялиселәре килми, монда китереп куялар. Таза чагында бер-берләренә кирәк булган мондый гаиләләрне һич кенә дә аңлый алмыйм. Ә картайган әти-әниләрне бирегә китереп куюны хәзер балалар хурлыкка санамыйлар. Урын өстендә яткан әти-әниләрен карау яшьләргә авырдыр, әмма бирегә аякларында йөреп торганнарын да китерәләр бит.

Балалар бирегә әти-әниләренең пенсия акчаларын да сорап киләләр. Гомере буе чәчтараш булып эшләгән татар хатыны бик озак яшәде. Пенсия алгач, акчасын оныгына җибәрә иде. “Үлсәм, кәфенлегем дә юк”, - дип, акча бирүдән туктагач, оныгы башка күренмәде. Үлгәч, кызына хәбәр иткәннәр. “Бүген эштә, вакытым юк”, - дип, җавап биргән. Шулай итеп җирләргә дә килмәделәр. Саклык кассасыннан акча алырга документлар кирәк булгач, икенче көнне үк килеп җиттеләр”, - дип сөйләде Рәшит абый.

Кулланучыларга әйләнеп баралар

“Яңарыш” газета­сында дөнья кү­рүче “Алтын йомгак” сәхифәсен бик күп еллар җитәклим. Редакциягә балалардан килгән хатлар арасында иң күбесе әниләр турында була. Быел “Әтиемә әйтер сүзем бар” конкурсын игълан иткәч, әтиләргә багышланган җылы эчтәлектәге бик күп хатлар да алдык. Балаларның: “Әниемне тәмле ризыклар пешергәне, өйне тәртиптә тотканы һ.б. өчен яратам”, - дип язуларына элегрәк әллә-ни әһәмият бирми идем. Чынлыкта да, аналар балаларны якты дөньяга китергәч, аларга матур итеп яшәү өчен шартлар тудырырга тырышалар һәм ул - аналарның төп вазифасы. Еллар үткән саен мин әлеге сүзләргә башкачарак карый башладым. Балалар кулланучыларга әверелеп бармыйлармы? Ныклап уйлаганда, чынлыкта да шулай бит. Кечкенә чакта әниләр пешергән ризыклар, теләгән әйберләрен алырга әти-әни эшләгән акча кирәк. Үсә башлагач, тагын да зурракка өметләнәләр. Бер әнинең уены-чыны белән сөйләгән сүзләрен мисалга китерәсем килә. “Кызым алтын йөзекләремә карады да: “Әни миңа бир әле боларны”, - дип сорады. Ә мин аңа: “Мин үлгәч, барысы да сиңа калыр”, - дидем. Ул аптырап тормады: “Кайчан үләсең әле син?” - диде. Шул чакта ни әйтергә дә белмәдем”, - дигән иде ул. Байлыкны яраткан кебек, ата-аналарга үзләрен яраттырырга өйрәтәсе, ярату ике яклы булырга тиешлеген онытмаска иде. Әлбәттә, балаларына дөрес тәрбия бирүче гаиләләр дә күп. Андый балаларның күңелләрендә буй җиткәч тә әти-әниләренә карата хөрмәт сүнми ул.  


Рилия ЗАКИРОВА

29 |

“Күз яшем төште”

$
0
0
19.07.2014 Язмыш
Хәзер елый алмыйм. Шатлыкта да, кайгыда да бер бөртек яшем чыкмый. Күрәсең, яшьлектә түккән күз яшьләрем җитәрлек булгандыр. Әнием үлгәндә, миңа 4 яшь булган. Ул вакытта абыйларым шәһәргә чыгып киткән иде. Әнине югалткач, әтием белән яши башладык. Бала булсам да, өйгә үги әни кайтканын бүген­гедәй яхшы хәтерлим.

Сания апаның үз балалары аерым яши, һәркайсының тормышы бар иде. Баштарак әниле булдым дип сөенсәм дә, соңыннан үги әнинең нәрсә икәнен аңладым. Әти эшкә киткән арада кыерсыта, елата иде үги ана. Бераз кул арасына керә башлау белән, бөтен эшне миннән эшләтте. Әтигә зарланып булмый, хәтта ярамый иде. Холкы коры булды. Мин ничек тә түзәргә кирәк дип яшәдем.

Мәктәптә ятим бала икәнем­не кычкырып әйтүчеләр дә булды. Ә мин бирешмәскә тырыштым. Тизрәк укып бетерергә иде дип яши башладым. Әмма тыныч кына яшәгәндә, әтинең хатыны эчүгә сабышты. Нинди генә мәҗ­лескә бармасын, исереп кайта. Әти алып кайта алмагач, мине чакыра иде. Икәү бергә Сания апаны күтәреп кайткан чаклар истә әле. Ул шешәгә үрелгәч, тор­мышның асты өскә килде. Әти куып та чыгара алмый. Авыл кешесеннән уңайсызлана иде.

Ниһаять, 11 нче сыйныфка килеп җиттем. Шул елны Ришат исемле егет белән очраша башладык. Үзе чибәр, күзләре балкып тора. Яраттым мин аны. Ә ул минем саф күңелемнән файдаланды. Аулак урынга алып барып, мине көчләде. Ул көнне төн буе елап чыктым. Бу хакта кешегә әйтергә курыктым. Ә ул исә үзенең “батырлыгы” турында авыл егетләренә сөйләгән. Кичке якта мәктәптән кайтып булмый, мине каравыллап тора башладылар. Йортыбыз авыл читендә урнашкан. Миннән көлүчеләр җитәрлек булды. Әллә нинди гайбәтләр ишеттерделәр. Әти шулар аркасында миңа кул күтәрә башлады. Ә мин дөресен сөйләргә батырчылык итми йөрдем. Мәктәпне тәмамлауга ук авылдан чыгып киттем. Бик еракка киттем. Башта бер белмәгән чит җирдә яшәве кыен булды. Әмма яхшы кешеләр очрап, мине үз канатлары астына алдылар. Эшкә урнаштым. Менә шунда булачак ирем белән таныштым. Рус милләтеннән булуга карамастан, күңелемә бер күрүдә ошады ул. Саша исемле. Бер ел очрашып йөрдек тә бергә яши башладык. Кызыбыз туды. Ул вакыттагы шатлануларым! Әтигә телеграмма суктым. Соңрак телефонына шалтыраттым. Баксаң, Сания апа мин киткәч озак тормаган, үлеп киткән. Әти аннан соң ике тапкыр өйләнеп караган, тик тормышы гына барып чыкмаган. Хәзер инде бишенчегә авылдашыбыз Минзифа апага өйләнгән икән. “Бер дә сагынмыйсыңмыни? Кайт, кызым”, – ди ул сөйләшкән саен. Ә минем эчемдә һаман нәфрәт утлары яна, авылдашларымны күралмыйм хәтта.

Еллар уза торды. Кызыма ун яшь тулгач, бер малайлы да булып куйдык. Узган ел әниемнең каберен күрергә, әтинең хәлен белергә авылга кайттык. Кайтуга, бердәнбер дустым Сәрия янына кердем. Бик озак сөйләшеп утырдык. Иң беренче итеп еш керә торган төшемне сөйләдем. “Мине кыерсыткан, мыскыл иткән өч егет (Ришат, Айрат, Зиннур) гел төшемә керә. Нәрсәдер сорыйлар. Аңлап булмый”, – дидем. Сәрия егылып китә язды. Баксаң, Ришат юл һәлакәтенә очрап, үлем белән бик озак кө­рәш­кәннән соң мәңгелеккә күзләрен йомган. Айрат та машинасы белән юл кырыена очкан. Зиннурны билгесез адәмнәр кыйнап үтергәннәр. Мин бер мәлгә сүзсез калдым. Менә шуңа тө­шемә керә икән алар. Сәрия белән сөйләшкәннән соң, әллә нишләп моңсу булып китте. Еллар узса да, күңелемдә рәңҗү, сагыш яши иде әле минем. Ә бит шөкер генә итәсе, тормышым түгәрәк, балаларым сау-сәламәт, ирем яратып яши. Кул күтәрү түгел, каты итеп эндәшкәне дә юк. Балачакта күргән хәсрәтләр, кимсетүләр өчендер инде, Аллаһы Тәгалә миңа бәхетле тормыш бирде. Ачу-нәфрәтләрне онытып, ниндидер күңел бушануы, җиңеллек белән туган ягымнан китеп бардым. Әйтәсе кил­гәнем шул: егетләр, кызларны рәнҗетмәгез. Нахакка түгел­гән күз яше төшә ул! 


ЙОЛДЫЗ

103 | 18.07.2014

Кичә генә әле... (Рөстәм Вәлиевне искә алып)

$
0
0
20.07.2014 Җәмгыять
Кичә генә әле ул бар иде, бүген бары хәтерләрдә генә... Алны-артны карамыйча, чиксез яраткан фани дөньябыз көтмәгәндә безне һушсыз итә: Ул киткән... Мәңгелеккә... Танылган музыкант, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиев тә әнә шулай көтмәгәндә китте дә барды. Хәтерләрдә генә калды.

Күптән түгел, әнә шул хәтерләребезне кабат яңартып, якты моңнарыбызны терелтеп, Татарстанның Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт фольклор музыка ансамбле Рөстәм Вәлиев истәлегенә концерт куйды.

Филармониянең концерт залы экранында виртуоз гармунчының исән чагы. Ямьле табигать кочагында - иркен Идел ярларында, яшел болыннарда, ап-ак каеннар арасында, ургылып аккан чишмә буйларында, ул әле курайда, әле баянда, әле эреле-ваклы гармуннарда һәм кубызда халкыбызның моңлы көйләрен яңгырата. Үз инструментларында уйнаган, тулысынча тере тавышка җырлаган-биегән ансамбль артистлары, кайвакыт ирексездән, Рөстәм Вәлиев аккомпонементында чыгыш ясыйлар кебек тоела. Танылган шагыйрә Илсөяр Иксанованың концерт өчен махсус язылган «Якты моң» шигыре күңелләрне биләп алган якты моңны, якты сагышны тагын да тирәнәйтә:

Аның җаны – гармун
тавышында,
Аның хисе – гармун
телләрендә.
Бу моңнарны, аһәңнәрне
тыңлап,
Җанын чистартмаган
кемнәр генә...

Кайчандыр (әле кичә генә кебек) бер төркем язучылар, журналистлар һәм артистларның Самара шәһәрендә нәшер ителүче «Бердәмлек» газетасы бәйрәменә баруыбыз искә төшә: Мәгъсум Хуҗин, Әлмира Әдиятуллина, Илсөяр Иксанова, Рөстәм Вәлиев, Лидия Әхмәтова, мин - Фәйрүзә Мөслимова. Самара Рөстәмнең туган шәһәре икән, җитмәсә, аның туган көне дә булып чыкты (30 яше тулган!), бергәләп билгеләп үтәргә бик чакырса да, гомуми чараларны ташлап китә алмаган идек. 23 ел узып киткәнмени инде? Булмас!

Айдар Фәйзрахманов сәхнәгә Рөстәм Вәлиевнең дәвамчысы, аның кебек үк виртуоз гармунчы Ренат Вәлиевне чакырды. Ренат та - халкыбызның яраткан музыканты, тамашачының ихтирамын казанган шәхес. Хәтеремдә - гаҗәп, гел хәтерләрне кузгата торган булып чыкты бу кичә - «Ихлас» мәчете тарафыннан ике ел элек Җиңү паркында оештырылган Ураза гаете бәйрәмендә дә өлкән улы белән бергәләп мөселманнар өчен концерт биргән иде ул. (Ә бит ул чарага зур киртәләр корылып, микрофон куллану да тыелгач, күп артистлар анда катнашудан баш тарткан иде.)

- Рөстәм абый минем остазым гына түгел, абыем кебек булды, - диде Ренат Вәлиев.

Ансамбльнең үзенә килгәндә, аларның чыгышын беренче тапкыр гына каравым түгел. Һәрвакыт сокланып, илһамланып кайтам. Халкыбызның күңел җәүһәрләрен туплап, музыкаль яктан эшкәртеп, кабат халыкка кайтаруда искиткеч зур эш башкара ул. Илебезнең татарлар яшәгән күпме төбәкләрендә генә булмаган алар!

- 12 ел эшләү дәверендә без әле дөньяның 38 илендә дә чыгыш ясарга өлгердек, - дип сөйли ансамбльнең җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.
Бөтен сәхнәне бер генә минут та буш тотмыйча, 16 артист туктаусыз биеп-җырлап, алмаш-тилмәш төрле музыка коралларында уйнап тора. Айдар әфәнде үзе дә, әле җитәкче сыйфатында, әле җыр-биюгә кушылып, тамашачы белән якыннан аралашты.

Фани дөньядан иртәрәк китеп барган музыкант, танылган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Вәлиевне халык алдында шулай хөрмәтләп, концерт белән искә алу - һичшиксез, мактауга лаек гамәл. Чыннан да, күңелләрдә якты моң калдырды ул.
 


Фәйрүзә МӨСЛИМОВА

29 | 20.07.2014

Авылны кемнәр яшәртә?

$
0
0
19.07.2014 Авыл
Зәй районында узган семинар-киңәшмәдән соң юл тузаннары басылырга да өлгермәде, редакциянең авыл хуҗалыгы бүлегенә укучыларыбыздан ризасызлык белдереп шалтыратулар башланды. Хәл ителмәгән проблемалардан гарык булганнарны бүген күп нәрсә борчый. Бигрәк тә үзләре яшәгән авылның киләчәге.

Сер түгел: кайбер авылларның күгендә кара болытлар куерганнан-куера. Бүген ни дә булса эшләнмәсә, иртәгә хәл итәсе проблемалар тагын да арта. Бетүгә таба барган авылларны ничек саклап калырга?

Әлеге дә баягы семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әх­мәтов чыгышында үрнәк ху­җалыклар арасында таныш авыл исемен ишетеп, тагын бер кат сөенеп куйдым. Югыйсә төрле яктан макталып, башкаларга үрнәк итеп аталган Әлки районы Хузангай авылы да әле кайчан гына бетүгә таба йөз тотучы авыл­ларның берсе иде. Чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә Хузангай авылы ничек итеп республикада иң төзек авылларның берсе, ә биредәге хуҗалык Татарстанда гына түгел, Россия күлә­мендә дан алган? Хуҗалык җи­тәкчесе Евгений Чугунов, уңыш­ларның сере – яшьләрдә, дип саный. Ул үзе дә бик яшь булуына карамастан, инде унынчы елын әлеге хуҗалык белән җитәкчелек итә.

– Авылыбызның бетүгә таба баруына җаннарыбыз әрнесә дә, элегрәк елларда сөйләшүдән ары китә алганыбыз булмады. Үзгәртеп кору дигәннәре ху­җалыкның барлы-юклы техникасын, мал-мөлкәтен юкка чыгарды. 2000 нче еллар башында тәмам аптырашта калган идек инде, дип искә ала ул еллар турында Евгений Чугунов. Менә шундый авыр бер вакытта безне – авылда чарасызлыктан ни эш­ләргә белми йөргән бер төркем яшьләрне озак еллар дәвамында читтә эшләп, эшмәкәр булып танылган авылдашыбыз Иван Иванович Казанков җыеп алды. Озын-озак сөйләп тормады. Авылыбызны саклап каласыбыз килсә, бергәләп эшкә тотыныйк. Кулымнан килгән кадәр ярдәм булыр, дип ышандырды. Менә шулай “Хузангай” авыл хуҗалыгы җитеште­рү кооперативы барлыкка килде.

2000 елда нигез салынган “Хузангай” хуҗалыгында ел саен диярлек булырга туры килә. Район җитәкчесе Фердинант Дәү­ләтшин да кайда нинди уңай тәҗрибә күрсә, иң элек шушы хуҗалыкта сынап карарга тырыша бугай. Башлыча бөртекле һәм техник культуралар үстерү, терлекчелек белән шөгыльләнүче әлеге хуҗа­лык базар шартларына башкалардан алданрак күнегә алды бугай. Хуҗалык җитәкчесе, яшь кенә булса да, инде бу “камыт”ны унынчы елын тартучы Евгений Чугунов тәҗрибәле белгечләрне дә кырын какмыйча, иң җаваплы юнәле­ш­ләрне яшьләргә ышанып тапшыра. Якташлары Иван Казанков та сүзендә нык тора. Нинди ярдәм кирәк – барысын эшләп бара. Әйтергә генә ансат, шушы еллар эчендә “Хузангай” хуҗалыгы 25 “Кировец” тракторы, дистәдән артык “МТЗ-82”, 12 “КамАЗ”, 40тан артык заманча комбайннар һәм башка күп төрле техника сатып алган. 10 елдан артык вакыт эчендә хуҗалыкка 3 миллиард сумлык төрле инвестицияләр кертелде, ди хуҗалык җитәкчесе.

Эш урыннарына килгәндә, анысының да җаен тапканнар. Хуҗалыкта хәзер инде нәрсә җитештерсәләр дә аны юк-бар бәядән тизрәк сатып җибәрү турында түгел, ничек итеп күбрәк табыш алу турында кайгырталар. Әйтик, зур мәйданнарда көн­багыш үстереп, үзләре төзегән эшкәртү заводында ел әйләнә­сендә аның маен сыгалар, башка күп төрле продукция җитеш­терәләр. Беренчедән, кешеләр эш белән тәэмин ителә, икенчедән, табышы мулдан. Хуҗалык үз ашлыгын үзе эшкәртә, югары сортлы он, катнаш азык гына җитештереп калмый, үзләре төзегән ипи пешерү цехында төрле продукция әзерләп саталар. “Хузангай”ның 50 мең тонна сыешлы ашлык сак­лау складлары, сәгатенә 20 мең тонна ашлык чистарта алучы сушилкасы һәм башка бик күп төрле ярдәмче участоклары, цехлары бар. Тик моның белән генә дә тукталып калмаган әле алар. Бүген хуҗалыкта көнбагыш һәм башка төрле үсемлек майларын иң таләпчән кулланучыларга да ошарлык зәвык белән төрле савытларга салып, төрле максатлар өчен әзерләү цехы, 100 миллион сумлык төрле тәмләткечләр җитештерү предприятиесе, 133 миллион сумлык ашлык эшкәртү цехы төзелә башлаган.

Евгений Чугуновтан хуҗалык­та эшләүчеләрнең хезмәт хакы белән дә кызыксынам. Биш ел эчендә ул аена 6 мең 475 сумнан 21 мең 525 сумга җиткән. Мондый хезмәт хакы авылда түгел, шә­һәрдә дә сирәк әле.

Менә шулай эшли дә белә, яши дә беләләр Әлки районы “Хузангай” хуҗалыгында. Уңышларының сере дә гап-гади – хуҗалыкка нәрсә күбрәк табыш китерә, шуны җитештерә, эшкәртә, саталар. Хуҗалыкта традицион рәвештә ел саен җитештерелә торган арыш һәм бодайга соңгы елларда третикале, арпа, тары, солы һәм башка культуралар өстәлгән. Көнбагыш, борчак, карабодайны әйткән дә юк. Ә инде бөртеклеләрне эшкәртеп, көн саен тонналаган ипи, ярма, башка төрле әзер продукцияне үзләренең сәүдә оешмаларында сату да файдага эшләүнең күләмен арттыра. Дөресен әйт­кәндә, ничәдер ел элек бетүгә таба барган Хузангай авылының кыска гына вакыт эчендә гөрләп үсеп китүе, алай гына да түгел, биредә җитештерелгән продукциянең “Россиянең иң яхшы 100 товары” итеп танылыр дип әйтсәләр, ышанмас та идем. Ә бит төптән уйлап караганда, сүнеп, сүрелеп барган башка авылларның да мондый мөмкинлеге юк түгел. Бары тик теләк кенә кирәк... 


Камил СӘГЪДӘТШИН

103 | 18.07.2014

Зөһрә Сөләйманованың “Яшә җирдә эз калдырып” китабын тәкъдим итү кичәсе узды

$
0
0
20.07.2014 Мәдәният
Хөрмәтле авылдаш шагыйрәбез Зөһрә апа Сөләйманованың үткән елны “Яшә җирдә эз калдырып” дигән икенче китабы бастырылды. Күптән түгел “Туган як” редакциясендә аны укучыга тәкъдим итү чарасы булып үтте. Бу Красный Остров халкы өчен дә зур вакыйга һәм без аны, әлбәттә, игътибарсыз калдырмадык – авыл китапханәсендә Зөһрә апага, аның иҗат җимеше булган китабына багышланган чара уздырдык.

Анда китапханәнең иң актив укучылары, сугыш һәм хезмәт ветераннары катнашты. Зөһрә апаның аларга багышланган “Авылым алтыннары” дип аталган шигыре дә бар.

Яше белән инде олы булсалар да,
Сиксән яшьне күптән узсалар да,
“Карчык” диеп әйтеп булмый һич аларны,
Авылымның яме алар, алтыннары.

Нәкъ менә шушы “алтыннар” җыелган иде бу әдәби кичәгә. Яраткан газетабыз “Туган як” редакциясе хезмәткәрләре Найлә Жиһаншина, Румия Хамзинаның, озак еллар редакциядә, аннары Сергач телевидениесында эшләгән, барчабызга да яхшы таныш булган Тәнзилә Паламарчукның бу чарада катнашулары да ямь өстенә ямь булды.

Кичәне башлап җибәргәч, иң башта Зөһрә апага сүз бирдек. Ул бу чараны оештыручыларга – миңа һәм клуб директоры Гүзәл Азизовага, аны олылап килгән барча кунакларга зур рәхмәтләрен белдерде һәм кыскача үзенең иҗаты белән таныштырды. Аннары кайбер кунаклар да үз фикерләрен белдереп, авылдаш шагыйрәнең иҗатына югары бәя бирделәр. “Сезнең авыл төбәгебезнең иң гүзәл урыннарының берсендә урнашкан һәм бу матур җирләрдә Зөһрә апа кебек талантларның тууы бер дә гаҗәп түгел, шушы гүзәллек арасында яшәп иҗат иткәнгә аның хикәяләре дә, шигырьләре дә искиткеч – тирән эчтәлекле, мәгънәле һәм шул ук вакытта укучыга бик якын”, - диде Тәнзилә Паламарчук. Ул шагыйрәгә рәхмәт әйтеп, Сергач районы татарларының җәмәгать эшлеклесе Рушан Идрисов исеменнән аңа истәлекле бүләк тә тапшырды. Шулай ук Гөлнур Гайнетдинова, Зифа Җаббарова, Флюра Насретдинова, Надия Алимова һ.б. авылдашлар да Зөһрә апаның иҗаты белән соклануларын белдерделәр. Тулаем алганда, бергәләшеп әзерләгән чәй табыны артында бик җылы аралашу булды – “авылыбыз алтыннары” яшьлек хатирәләре белән дә уртаклаштылар, Тәнзилә бик матур итеп җырлады, “Әниемә бишек җыры”н башкарганда, барысының да күзендә яшь иде. Без Зөһрә апабызга исәнлек, тыныч тормыш, иҗади уңышлар телибез һәм чын күңелдән аның белән горурланабыз, ул бит үзе язган “авылыбыз алтыннары”ның берсе.

РЕДАКЦИЯДӘН.
Кадрия Армиханова безнең газетаның якын дусты. Ул озак еллар җирле мәктәптә укытучы булып эшләде, мәктәп ябылгач китапханәдә хезмәт итә башлады. Авыл балалары хәзер рус мәктәбендә укырга мәҗбүр, әмма Кадрия татар телен саклауга зур көч куя – ул алар белән төрле тематик кичәләр уздыра, татар язучыларына багышланган күргәзмәләр белән гел таныштырып тора, Кави Нәҗми музееның бинасы ярымҗимерек хәлдә булганга, андагы экспонатларның да байтагын саклап калыр өчен китапханәгә күчергән. Кыскасы, без аны туган авылының чын патриоты дисәк тә, ялгышмабыз.

Красный Остров, Сечен районы. 


Кадрия АРМИХАНОВА

|

Теләгән ризыкны ашыйсызмы? (Сораштыру)

$
0
0
21.07.2014 Җәмгыять
Росстат Россиядә яшәүчеләрнең ничек туклануын тикшергән. Белгечләр кызык мәгълүматларга тап булган. Бүген 1990 нчы еллар белән чагыштырганда ит, яшелчә, җиләк-җимешне күп ашыйлар, сөт ризыкларына да кытлык кичермиләр. Ә менә икмәк белән бәрәңгене азрак ашый башлаганбыз.

Сораштыруда катнашкан гаиләләрнең 52 проценты: “Ни телибез, шуны ашыйбыз”, – дигән, 42 проценты: “Ашарга бар, әмма теләгәне белән ризыкланмыйбыз”, – дип җаваплаган, 4 процент кеше кайчакта ач утыра икән, ә 1 проценты, гомумән, гел ач. Шәһәрдәгеләрнең табыннары авылныкылардан аерыла, беренчеләренеке мулрак һәм төрлерәк булып чыккан. Әмма белгечләр ашаган ризыкның сыйфаты тиешенчә түгел дип әйтә. Ә сездә ничек: теләгән ризыкны ашыйсызмы, әйләнә-тирәгездә ачлыктан интегүчеләр бармы?

Айрат ФӘЙЗЕЛӘХМӘТОВ, эшкуар:


– Шөкер, теләгән ризыкны ашый­быз. Иткә дә, балык ризыкларына да кытлык юк, ел дәвамында табында – яшелчә, җиләк-җимеш. Хәзер бит элек­­кеге кебек дефицит ри­зык­лар юк. Чират торып азык-төлек алулар онытылды. Әмма бүген дә ачлыкка ин­тегүчеләрне беләм. Казанда 5 баланы ялгызы тәр­бияләгән ир яши, бик авыр тормыш көтәләр, очны очка ялгыйлар. Аларга мөм­кин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Ерак йөрисе түгел, Корбан гаете алдыннан шә­һәрнең социаль яр­дәм бү­легенә мөрәҗәгать иткә­небез булды, мохтаҗ­ларның озын исемлеген би­рәләр. Караучысы булмаган­нарның хәле авыр, акчалары квартплатага китә, ашаулары ка­ты-коты.

Йосыф ДӘҮЛӘТШИН, Түбән Кама районы имамы:


– 1990 нчы елларда шә­кертләр буларак Коръән ашларына йөргәнебезне хәтер­лим. Әле дә мәҗлесләргә барабыз, элеккеге еллар белән чагыштырганда, күк белән җир арасы – табыннар муллыктан сыгылып тора бит! Кеше баймы, хәерчеме – аерма юк, барысы да бер дәрәҗәдә ашый. Әмма ке­шенең нәфесе дә көчле, элегрәк ит белән икмәккә куансак, хәзер кешеләрнең кызыл уылдык белән бергә карасын да ашыйсы килә. Карын тәм-том тели. Ризык күп, әмма, кызганыч, аның кадере дә кими. Ярый, авыл кешесе үзе үстерә, җитештерә, хезмәтенең бәясен белә, үзеннән артып калганын мал­ларына бирә, әмма шә­һәр кешесе аны чүп чиләгенә чыгарып сала. Ачка интегү­челәр әллә ни юк, күп очракта пенсионерларның пеше­рергә мөмкинлеге булмый, җылы ризык ашый алмыйлар.

Раил ӨМЕТБАЕВ, “Татарлар” тапшыруы алып баручысы:


– Теләгәнебез табында була. Аллага шөкер, туганнарым, дусларым арасында мохтаҗлыкка интегүчеләр юк. Кибетләргә керсәң, киш­тәләр сыгылып тора. Әмма сыйфатлы ризык табу авыр. Без гаилә белән кышын үсем­лекләрдән генә торган диета тоттык. Сәла­мәтлекне кайгыртып ризыклану байлар өчен генә дигән фикергә килдек. Ни дисәң дә, сыйфатлы ризык кыйммәт. Мәсәлән, соя сөтенең бер литры 130-150 сум. Ризыкка киткән айлык чыгым 2-3 тапкырга артты.

Наилә ИБРАҺИМОВА, пенсионер (Әлмәт районы):


– Кара әле, чыннан да, бәрәңге аз ашала бит! Элек кыш эчендә 5-6 капчык бәрәңгене ашап бетерә идек. Хәзер тавыкларга пешереп ашатып бетерәм. Әмма аны барыбер утыртабыз, дөнья хәлен белеп булмый! Элегрәк ул төп ризык иде, хәзер төрлесе бар. Ашау начар түгел, сугыш елларында әти-әниләрнең, абый-апалар­ның туйганчы ашый алмаганнарын искә төшерәм дә, шөкер, дим. 1920 нче еллардагы ачлыктан Ходай сакласын!  




104 | 19.07.2014

Әнвәр Хәйри белән хушлашуның урыны һәм вакыты билгеләнде

$
0
0
21.07.2014 Җәмгыять
Кичә, 20 июль көнне, җәмәгать эшлеклесе, галим һәм язучы, борынгы кулъязмалар белгече, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Хәйри якты дөньядан китте. Мәрхүм белән хушлашу бүген, 21 июль көнне 11.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегендә булачак. Адресы: Казан, Мөштәри, 14.

Әнвәр Хәйринең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.


---

--- | 21.07.2014

«КАИ ОЛИМП» приглашает посетить футбольное поле для тренировок и товарищеских игр

$
0
0
21.07.2014 Спорт
Футбольный стадион КСК «КАИ ОЛИМП» с искусственным покрытием, беговыми дорожками и трибунами на 1500 мест не оставит равнодушными Вас. Так же для Вашего комфорта предлагаем просторные раздевалки с индивидуальными шкафчиками и отдельными душевыми кабинками.

 Дорогие друзья! Рады Вам сообщить, что на футбольном стадионе КСК «КАИ ОЛИМП» сезонное снижение цен: часовое занятие групповыми видами спорта на ½ части поля теперь составляет всего 2 000 руб.

              Дополнительная информация:   Рабочий: 562-03-80   Мобильный: 8-900-322-8824, 8-937-280-2262 - Гумеров Рамиль Зарифович   Группа ВКонтакте   Официальный сайт КСК «КАИ ОЛИМП»    Будем рады Вас видеть!   На правах рекламы.
---

--- | 21.07.2014

“Чәк чәк бәйрәме” – изге ният белән

$
0
0
21.07.2014 Мәдәният
28 июльдә “Болгар радиосы” тыңлаучыларын янәдән Казанның “Кырлай” ял паркына чакыра. Шушы көнне узачак “Чәк чәк бәйрәме” Олуг Рамазан ае тәмамлануга һәм “Чәк чәк шоу” иртәнге радиотамашасының җәйге ялдан соң эшкә чыгуына багышлап уздырыла.

“Кырлай” ял паркында бәйрәм көндезге уникедә башланачак. Паркка керү юлында төрле рестораннарның шеф – пешекчеләреннән осталык дәресләре барачак. Шулай ук теләгән һәркем чәк чәк әзерләп алып килеп “Иң тәмле, үзенчәлекле чәк чәк” конкурсында катнашып, “Болгар радиосы” һәм хәйрияче Фәрит Мифтаховтан бүләк алачак.

Рамазан гаете көнне уздырылучы әлеге чарада изге гамәл кылырга теләүчеләр кул эшләнмәләрен, камыр ризыкларын Хәйрия ярминкәсенә тапшыра ала. "Болгар радиосы" алып баручылары Ләйсән Гарифуллина белән Фаил Гыймадов Хәйрия ярминкәсе өчен махсус узләре иҗат иткән шигырь һәм җырлар җыентыгын әзерләде. Башка алып баручылар да кул эшләнмәләре әзерли. Әлеге ярминкәдән кергән акча, рак белән авыручы, 9 яшьлек Регина Вәлиеваны дәвалау өчен тотылачак.

Паркка керү юлында махсус мәйданда тимерчеләр белән бергә тимер эшләнмәләрен ясарга мөмкин. Әлеге сувенирлар да сатуга куелып, изге эшкә сез керткән бер өлеш булыр.

Сәгать икедә “Кырлай” ял паркы сәхнәсендә зур бәйрәм концерты башланачак. Биредә эстрада җырларын да, мөнәҗәт, нәшид, бәетләрне дә тыңлау мөмкинлеге булачак. Чарага “Чәк чәк шоу” алып баручылары җитәкчелек итәчәк.

Шулай Хәйрия ярминкәсенә кул эшләнмәләрен куярга теләүчеләрнең дә шылтыратуларын көтәбез. Зур эштә бергә булыйк.


 




|

Сыеры барның сые бар

$
0
0
21.07.2014 Авыл
Авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүдә республика җитәкчелеге сөт җитештерү тармагына аеруча басым ясый. Бу аңлашыла да, чөнки әлеге тармакта бәяләр, сөт елга булып аккан чорда да, узган елга караганда күпкә югарырак булып кала бирә.

Бу турыда күптән түгел генә Зәй районында узган «Кыр көне» дип аталган республика киңәшмәсендә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткән иде.

Тиешле шартлар кирәк


Җитәкче сүзләренә караганда, бүгенге көндә сөт җитештерү – авыл хуҗалыгында акча эшләүнең төп ысулларыннан берсе. Мәсәлән, хәзерге вакытта Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре көненә якынча 3,5 мең тонна сөт җитештерә. Кайбер хуҗалыкларның сөттән алган табышы исә 500 миллион сумнан (!) да артып китә. Балтач районы бу өлкәдә иң алдынгылар рәтендә. Әтнә, Арча, Кукмара, Актаныш районнары да сөт җитештерү буенча югары күрсәткечләргә ирешкән.

Мәсәлән, Кукмара районының «Вахитов» хуҗалыгын гына алыйк. Министр сүзләренә караганда, биредә көненә якынча 45 тонна сөт җитештерелә. Чәчүлек җирләре исә якынча 7 мең гектар тәшкил итә. Әле алай гына да түгел, бу хуҗалык министрлыкка өстәмә 5-7 мең гектар чәчүлек җирләре сорап мөрәҗәгать иткән.

Әйтергә кирәк, әлеге уңай күрсәткечләргә соңгы елда сөткә бәяләрнең шактый артуы сәбәпче булды. Сөт елга булып аккан чорда да аңа бәяләр узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 3-4 сумга кыйммәтрәк булып кала бирә.

- Татарстан җитәкчелеге сөт тармагын алга таба да камилләштерү турында карар кабул итте. Шушы максаттан республикада силос базлары һәм сыер фермаларына капиталь ремонт үткәрү өчен өстәмә финанс ярдәм күрсәтеләчәк. Быел исә якынча 500гә якын объектны ремонтлау һәм төзү күздә тотыла, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Комбинатлар да булса...


Бу өлкәдә проблемалар да юк түгел, анысы. Мәсәлән, хәзерге вакытта Татарстанда җитештерелгән сөтнең барысы да республиканың үзендә эшкәртелми – 300 тоннага якыны Россиянең башка төбәкләренә чыгарыла.

Мәсәлән, Менделеевск районында фермер Леонид Васильев үзе җитештергән сөтне Татарстанда түгел, ә Удмуртиягә сата. Районның фермерлар Ассоциациясе китергән мәгълүматларга караганда, җирле сөт эшкәртү заводлары фермерга сөтнең бер килограммын 13-14 сумнан сатып алырга тәкъдим иткән. Ә күрше республикада исә аны 5-6 сумга кыйммәтрәк бәядән алалар икән.

Хәер, Татарстанда агросәнәгать предприятеләреннән сөтне югары бәядән сатып алырга тырышучы комбинатлар да юк түгел. Шуларның берсе Яңа Чишмә районының Архангел Бистәсендә урнашкан. Әлеге завод сөтне якынча 20 сумнан сатып ала.

- Бу өлкәдә вәзгыять быел шактый тотрыклы. Без шәхси комбинат буларак сөткә бәяләрне башка предприятеләр белән чагыштырганда югарырак тотарга тырышабыз. Хәзерге вакытта бездә аның бәясе – 20 сум. Кайбер кыенлыклар булса да, аны төшерергә җыенмыйбыз, - дип белдерде сөт эшкәртү комбинаты директоры Елена Белоглазова.

Унбиш сум алты сум түгел инде...


Билгеле булганча, соңгы елларда республика авылларында сыер асраучылар саны шактый кимегән иде. Сөткә бәяләрнең түбән булуы, ә мал асрауның көннән-көн кыенлашуы халыкны сыер тотудан читләштерде. Быел сөткә бәяләр сизелерлек күтәрелгәч, авыл халкы яңадан күпләп сыер асрарга кереште. Хәер, әлеге фикер белән килешмәүчеләр дә юк түгел.

- Сөткә бәяләрнең артуы яхшы, анысы. Шулай да, сыер асрауны гади авыл кешесе өчен файдалы дип әйтмәс идем. Мәсәлән, бездә сөт җыючылар аның бер литрын 15 сумнан алып китә. Әлбәттә, бу узган еллар белән чагыштырганда кыйбатрак. Без сыер асраган елларда сөтнең 1 литры нибары 6 сум иде. Ләкин уйлап карагыз: ул сыерны ашатырга – он, печән, салам белән тәэмин итәргә дә кирәк бит әле. Бу исә сыер асрауның ни дәрәҗәдә кирәкмәгән эш икәнен күрсәтә, - дип сөйләде безгә Чүпрәле районында яшәүче Флера Исламова.

Шуңа күрә сыер асраучы авыл халкы сөтне дәүләткә тапшыруны түгел, ә бистә яки шәһәрләргә алып барып сатуны өстенрәк күрә икән. Мәсәлән, Сарман районының Минзәләбаш авылында яшәүче пенсионер Лена Гарифуллина сөт-катыгын Җәлил бистәсенә алып барып сата.

- Базарда 1,5 литр сөтне – 50, катыкның 1,5 литрын исә 40 сумнан сатам. Бу кибеттәге бәяләрдән очсызрак. Хәер, арабызда сөтнең 1,5 литрын 40 сумнан сатучылар да бар. Азнакай районыннан килүче бу гаилә, гомумән дә, алты сыер (!) асрый, - дип сөйләде безгә Лена Гарифуллина.

Шушы ук районның Колмәт авылында яшәүчеләр исә борчуга төшкән. Моңа кадәр сөтне 16-17 сумнан сатып алсалар, июнь аенда исә литрын 13,8 сумнан гына җыйганнар. Хәзерге вакытта алар сөткә бәя төшүнең сәбәпләрен эзләү белән мәшгуль.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, 2014 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда барлыгы 864,4 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу – бер сыердан якынча 2,3 мең килограмм сөт савылган дигән сүз. Сөт җитештерүдән кергән акча күләме исә 9,82 миллиард сум тәшкил иткән. 


Рәмзия ЗАКИРОВА

| 21.07.2014

КМФКның арт-директоры Альбина Нәфыйкова: Кино Татарстанда да бар

$
0
0
21.07.2014 Мәдәният
Казан халыкара мөселман кинофестивале белән Татарстан киносын бер-берсенә каршы куярга кирәкми. Алар икесе ике нәрсә, әмма бер-берсенең үсешенә тәэсир итәләр. КМФКның арт-директоры Альбина Нәфыйкова әнә шул фикердә. Без аның белән быелгы чара турында сөйләштек.

– Быел мөселман кинофес­тивале унынчы мәртәбә үт­кәре­ләчәк. Ул дөнья кино сән­гатендә үз урынын таптымы? Нинди яңалыклар кө­телә?

– Фестивальнең беренче юбилее Татарстан киносының туксан еллыгына, Россия һәм Татарстан күләмендә уздырылучы Мәдәният елына, Казанның төрки илләр мәдәни мәркәзе дип игълан ителгән вакытка туры килде. Болар барысы да аның эчтәлеген, һичшиксез, баетты. Бу – тамашачы ТӨРКСОЙ илләре ки­нема­тографчыла­ры­ның фильм­нары белән таныша алачак дигән сүз дә. Шулай ук төрки илләрнең кинематографиясе үсеше буенча эшлекле сөйлә­шүләр көтелә. Төрки илләрдә кино сәнгате үсешен Европа илләре дә таныды. Әйтик, Төркия хәзер Европа фестивальләрендә беренче урыннарны ала. Казан мөселман киносы фестивале дөньяда танылу алды. Күп кенә фести­вальләр безгә программа сорап мөрәҗәгать итәләр. Чөнки мә­дәниятләр аша аралашу әдә­бенә чакыру кайда да әһәмиятле. Мисалга гаилә белән карый торган фильмнар фестивален ките­рергә була. Алар мөселман кинофестивале фильм­нарын үзлә­ренә сайлап алу теләге барлыгын белдерде.

– Узган елны тамашачы үзенең талымсызлыгы белән шаккатырган иде. Моны чит ил кунаклары, жюри да бил­геләп үтте. Алар иртән килеп кичкә кадәр бөтен фильмнарны карап утырган казанлыларга сокланды да, гаҗәп­ләнде дә.

– Безнең тамашачы бик төрле бит ул. Шуңа күрә фильмнар да тормышның төрле өлкәләрен колачлаган. Бу исә тамашачы быел да кызыксынуын киметмәс дигән өмет уята. Дөрес, конкурс про­граммасының нәфис фильмнар номинациясенә кергән картиналарына керү түләүле булачак. Бу дөнья практикасында шулай. Безгә тамашачының акча ярдә­мендә тавыш бирүе бик тә әһәмиятле. Бу очракта максатыбыз – акча эшләү генә түгел. Әлеге алым тиешле нәтиҗәләр чыгарырга да ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта ул залларны бушлай булган өчен йөргән тамашачыдан арындырачак. Әлбәттә, билет бәясе зур түгел, ташламалар да каралачак. Премьерадан соң билет бәясе ике мәртәбә арзан булачак. Кинога керүне түләүле ясау акча эшләргә тырышудан түгел. Без моны максатчан тамашачыны табуның бер чарасы дип уйлыйбыз. Әмма күп кенә программалар бушлай калачак. Болар – балалар өчен картиналар һәм махсус чаралар. Шундыйлардан ТӨРКСОЙның мах­сус про­граммасын атап үтәр­гә ки­рәк. Анда дистәләгән төрки ил белән таныштыручы картиналар кертелгән.

– Кайсы илләр катнашу теләген белдерде?


– 56 илдән гариза алдык. Беренче мәртәбә Латин Америкасы вәкилләре. Алар Иран һәм Ливан белән ясаган уртак проектларын җибәрде. Күпләрне, Татарстан киносы булырмы, дигән сорау борчый. Еш кына Татарстан кинематографы белән Татарстан кинофестивален маңгайга-маң­гай бәрелештерәләр. Алар бер-берсе белән бәйле, әмма ике­сенең үсеш темплары төр­лечә. Татарстан озак еллар документаль фильмнар студиясе белән танылды. Аның нәфис фильмнар эшләү тәрҗибәсе юк иде. Акрынлап төрле жанрларда үсеш башланды. Быел шәхсән яшь режиссерларның картиналарына сокландым. Без нәфис фильм юнәлешендә үсәбез! Бигрәк тә кыска метражлы картиналар сөендерә. Әле сайлап алу эшләре төгәлләнмәгән. Шулай да Татарстан бөтен но­ми­нацияләрдә дә катнашыр дигән өмет бар.

– Узган елны игълан ителеп тә, техник сәбәпләр аркасында катнаша алмаган “Корбан-роман” киносы (режиссеры Са­лават Юзеев) быел программага кертелдеме инде?

– Ул номинациягә кертелде. Фильм Мәскәүдә техник яктан әзерлек эшләрен үтә.

– Гадәттә, ачылу һәм ябылу тантаналарына киләчәк “йол­дыз”лар уңаеннан сораулар күп була. Быел кемнәр катнашачак?


– “Кызыл келәм”нән килә­чәктә фестиваль белән хезмәт­тәшлек итәргә теләкләрен бел­дергән шәхесләр үтәчәк. Әлегә сөйләшүләр алып барыла. Узган елны катнашкан һәм быел да килергә теләген белдергән затлардан Кшиштов Зануссины әйтеп үтәргә була. Төп акцент ТӨРКСОЙ илләренә ясалачак. Бу эш чараның бюджетына бәйле икәнен дә яшереп булмый инде.

– Бюджет дигәннән, юбилей елында ул азрак арткандыр инде.


– Юк, бюджет элеккечә үк калды.

– Фильмнарда яктыртылган темаларга килик әле.

– Узган елны төрле халыклар белән этник яктан таныштырган фильмнар күп иде. Быел конфликтлы мәсьәләләргә, социаль проблемаларга багышланган картиналар байтак. Гыйрактан фильмнар шактый. Күпчелек террорга каршы теманы яктыртырга тырышкан. Халык сугыштан шулкадәр туйган ки, һәрберсе төрле алымнар белән шуны аңлатырга тырыша. Югосла­виядәге сугышларга багышланган картиналар да бар. Шулай ук тарихи вакыйгалар аркасында дуслык элемтәләре җуелган этник төркемнәр турында да тирән эчтәлекле фильмнар җитәрлек. Җыеп әйткәндә, фестивальнең төп жанры булып драма кала.

– Фестивальдә Кырым катнашамы?


– Кырымда көчле кинематография бар дип әйтмәс идем. Узган елгы картинаны алсак, ул Кырым татарларының Мәскәү спонсорлары акчасына төшер­гән фильм иде. Анда бер этнос вәкиле тарихка үз карашын белдерде. Ул реаль вакыйгаларга таянган, әмма субъектив әсәр иде. Быел Кырымнан мультфильмнар килде.

– Дөньяда барган сәяси вакыйгалар фильмнарда чагыламы?


– Чыннан да, быел кискен социаль һәм сәяси эчтәлектәге фильмнар бар. Әмма аларның барысы да конкурс программасына кертелерме, анысы инде 1 августтан соң мәгълүм булачак. Шунысы да бар: быел без фильмнарны сайлауда азрак үзгәреш керттек. Программа тәкъдим ителгән картиналардан гына төзелмәде. Без фестиваль кысаларына туры килгән көчле фильмнарны үзебез дә эзләдек. Нәти­җәсен 5-11 сентябрьдә күрербез инде. 


Гөлинә ГЫЙМАДОВА

104 |
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>