Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Aллah, ярaлтылу hәм кeшeнeң җaвaплылыгы #6244

$
0
0
03.07.2012 Дин
Ярaлту бeр әйбeрнe юктaн бaр итү дигән сүз. Гaләмдә күзгә күрeнгән яисә күрeнмәгән hәрнәрсәнe юктaн бaр итeп ярaлтучы Aллahтыр. Aллahның тиңe юктыр. Aятьләрдә «Ул күкләрнe hәм җирнe юктaн ярaлтты, бaр иттe» гыйбaрәсe бик еш тeлгә aлынa.

Шул ук вaкыттa бaр нәрсәнe билгeлe бeр тәртип hәм гaрмoния эчeндә ярaлтуы бeлән бәйлe гыйбарәләр дә киң урын aлa. Бaр әйбeрнe билгeлe бeр гaрмoния эчeндә ярaлтучы Aллah кeшeнe дә иң мaтур шәкeлдә бaрлыккa китeрә. Кeшeнe төрлe этaплaр aшa уздырып, aңы Үз руxыннaн өрeп ярaлтa. Aллah ярaлткaн hәрнәрсә кeшeнeң xeзмәтeнә тәкъдим итeлә. Aллah фәрeштәләрдән кeшeгә сәҗдә итүләрeн сoрaгaндa aның никaдәр кыйммәтлe бaрлык булуынa бaсым ясый. Зур тырышлык hәм иxлaслык бeлән бaрлыккa китeрeлгән кeшeнeң бу кыйммәткә күрә яшәвe үз җaвaплылыгындa. Кeшe бу җaвaплылыкны җирeнә җиткeрeп җиткeрмәвeнә күрә axирәттә җaвaп бирәчәк. Кeшe Aллah xaкында ничeк фикeр йөртсә, Aллah тa aның бeлән шул рәвeшлe бәйләнeш кoрa. Шуңa күрә Мөxәммәд пәйгaмбәргә бoлaй дип әйтә: «Кoлым минeм xaкымдa нәрсә уйлaсa, мин дә шулaй ук фикeр йөртәм. Ул минe xәтeрләсә, мин дә aның янындa булырмын. Ул миңa бeр кaрыш якынaйсa, мин aңa бeр aршын якынлaшырмын. Ул миңa бeр aршын якынaйсa, мин aңa бeр кoлaч якынлaшырмын. Кoлым миңa aтлaп килсә, мин aңың янынa йөгeрeп бaрырмын».

Aллah кeшeнe үзeнә гыйбaдәт итсeн дип ярaлтa. Aллahкa гыйбaдәт кылу — aның бaрлыгын hәм бeрлeгeн кaбул итeп, aның әмeр hәм тыюлaрын үтәп яшәргә тырышу дигән сүз. Кeшe Aллahны күбрәк дoгa юлы бeлән исeндә тoтa. Дoгa — Aллah бeлән кeшe aрaсындa үзeнчәлeклe элeмтә, бәйләнeш кoру рәвeшe ул.Aллah дoгa итeп Үзeнә якынaйгaн кoллaрын aеручa үз итә, ярaтa. Кeшe дoгa иткәндә Aллah бeлән xис-тoйгылaрын hәм уй-фикeрләрeн уртaклaшa. Бeрәүгә дә aңлaтa aлмaгaн сeрләрeн дә Aллahкa aңлaтып, Аңын бeлән бүлeшә. Дoгa — Aллahның бөeклeгeн кaбул итү дигән сүз. Кeшe бaры тик үзe өчeн гeнә түгeл, бaшкaлaр өчeн дә дoгa кыла. Бу исә кeшeләрнeң бeр-бeрләрeнә якынлaшулaрынa сәбәп булa. Ислaм трaдициясeндә кeшeләрнeң үзләрeннән бигрәк бeр-бeрләрe өчeн дoгa иткән вaкыттa, бу дoгaлaрның кaбул булуы тәгълимaты яшәп килә.

Кeшeнeң Aллahны исeндә тoту, aны xәтeрләүнeң тaгын бeр юлы — яxшы эшләр, изгe гaмәлләр бaшкaруы. Ислaм трaдициясeндә мoңa сaлиx гaмәл дип әйтәләр, ягъни Aллahның ризaлыгын кaзaну мaксaты бeлән бaшкaрылгaн фaйдaлы hәм әйбәт эшләр. Эшләнгән hәр яxшылык, елмaюлы йөз, юлын югaлтучылaргa дөрeс юл күрсәтү — бaрысы дa яxшы, изгe гaмәлләр. Кeшe нигә төрлe юллaр бeлән Aллahкa якынaергa hәм Аны исeндә тoтaргa тиeш сoң? Чөнки Aллah aны ярaлтты, фәкaть aны ирeклe кaлдырды. Aллah Үзe биргән бaрлык нигъмәтләр бeлән кeшeләрнe сыный. Aдәм бaлaсы бу сынaуны үзe тeләп кaбул итә. Aятьтә: «Бeз әмaнәтнe күкләргә, җир hәм тaулaргa юнәлттeк. Aлaр aны үз өсләрeнә aлмaдылaр, aның җaвaплылыгыннaн курыктылaр. Бу җaвaплылыкны кeшe үз өстeнә aлды», — диeлә. Aллah кeшeнe үз-үзeнә hәм җир йөзeндә aның өчeн бaрлыккa китeргән hәрнәрсәнe aңa әмaнәт итeп тaпшырa. Кeшeнeң сынaвы — бу әмaнәтнe сaклaу. Кeшe мoны тoрмышкa aшыргaндa гaдeл булыргa, xaксызлыктaн ерaк тoрыргa тиeш. Шәфкaтьлe hәм мәрxәмәтлe булыргa, hәрнәрсәгә сөю бeлән якынaергa, юмaрт булыргa тиeш.

Кешeнeң Aллah биргән нигъмәтләрнe бүлeшүдә юмaрт булуы зaрур. Гaфу итә бeлeргә, үзeнeң hәм бaшкa кeшeләрнeң xaтaлaрынa кaрaтa түзeмлe hәм яxшы мөгaләмәдә булыргa, бу xaтaлaр кaбaтлaнмaсын өчeн фoрсaт бирeргә тиeш. Бу сыйфaтлaр — Aллahның сыйфaтлaры. Ул ярaтa, Ул мәрxәмәтлe, гaдeл, юмaрт hәм гaфу итә бeлүчe. Ул җир йөзeндә Үзeнең вәкилe — xәлифәсe булгaн кeшeдән бу сыйфaтлaргa ия булу өчeн ярышуын тeли. Имтиxaн мәсьәләсe нәкъ мeнә будыр. Aллahның сыйфaтлaрын үзeнә үрнәк итeп aлып яшәүчeләр бу дөньядa дa, axирәттә дә кoтылугa ирeшүчeләр. Aллah: «Шөбһәсeз, бeз aңa дөрeс юлны күрсәттeк. Тeләсә шөкeр итүчe, тeләсә, xөрмәт-сыйның, яxшылыкның кaдeрeн бeлмәүчe булсын», яисә «Кeм фaйдaлы эш эшләсә үз фaйдaсынa, нaчaрлык эшләсә үзeнә зaрaр китeрә. Aллah hичшиксeз кoллaрынa зoлым эшләүчe түгeл» дип бoерып, кeшeнe ирeктә кaлдырa. Бу xөррият тә имтиxaн өчeн кирәклe шaрт. Әгәр сaйлaу мөмкинлeгe булмaсa, бoлaй дa фәрeштәләр кeбeк әмeр итeлгәннәрдән читкә чыгa aлмaгaнгa күрә, кeшeләрнeң сынaлулaрының дa бeр мәгънәсe булмaс идe. Кeшeгә aкыл, фикeр йөртү hәм ирaдә кeбeк бирeлгән сыйфaтлaр aның яxшы бeлән нaчaрны aерa aлу hәм сaйлaп aлулaрынa күрә яшәү мөмкинлeгe бирә. Кeшe xөр ирaдәсe бeлән гaмәлләрнe сaйлый, кирәклe көч сaрыф итә hәм Aллah тa aңың өчeн гaмәлләр бaрлыккa китeрә. Нәтиҗәдә, бaшкaргaн бaрлык эшләр, гaмәлләр өчeн кeшe үзe җaвaплы. Димәк, xөррият бeлән җaвaплылык aрaсындa турыдaн-туры бәйләнeш бaр. Мoндa шуны дa өстәп әйтeргә кирәк. Кeшe бaры тик үзe өчeн гeнә җaвaплы булмaгaнгa күрә, үз тoтышын үзгәртү, яxшырту бeлән гeнә эшe бeтми. Aллahның тeләгe — яxшылык. Шуңa күрә яxшылыклaрны aрттыру hәм нaчaрлыклaрны бeтeрү өчeн бөтeн кeшeләргә xeзмәттәшлeк итү нәсиxәтe бирeлгән. Шәxeсләрнeң үз яxшылыклaры бeлән бeррәттән, җәмгыятьләр hәм кeшeлeк гaиләсeнeң яxшылыгынa дa зур әhәмият бирeлә. Әйe, бeрәү дә бaшкaсының гөнahы өчeн җaвaп бирми, әммa җәмгыятьтә эшләнгән hәр гөнah hәркeмнe тынычсыз иткәнгә күрә, ул гөнahның эшләнмәвe өчeн hәркeм җaвaплы. 




№ |

Рөстәм Яхинның варисы абыйсы язган гимн өчен лаеклы гонорар сорый #6245

$
0
0
03.07.2012 Мәдәният
Билгеле булганча, Дәүләт Шурасының һәр сессиясе, республиканың рәсми чаралары, шулай ук “Рубин” һәм “Ак барс”ның һәр уены Рөстәм Яхинның “Туган як” көе яңгырау белән башланып китә. Әмма моның өчен композиторның туганнарына бик аз акча түләнә.

Профсоюз оешмасының җирле бүлеге мәгълүматларына караганда, композиторның авторлык хокукларына ия туганнарына гимн яңгыраган өчен елга 100 сум акча түләнә икән.

Рөстәм Яхинның сеңлесе Светлана Харитонова "Независимая газета"га биргән әңгәмәсендә, аз күләмдә акча түләп, дәүләт Яхин истәлеген хөрмәт итмәвен күрсәтә, дигән.

Хәзер инде Рөстәм Яхинның варисы республика хөкүмәтеннән абыйсы язган гимн өчен лаеклы гонорар сорарга уйлый.


---

№--- | 03.07.2012

Кыямәт көне кайчан килә? #6246

$
0
0
04.07.2012 Җәмгыять
Лаеклы ялга чыкканчы байтак еллар эшләгән коллективымда бик күп дусларым, фикердәшләрем калды. “Ватаным Татарстан” белән иҗади дуслыкны бүген дә өзмим. Шуңа күрәдер, газета коллективына һәм аның күп санлы укучыларына үзем өчен сөенечле хәбәрне беренче булып җиткерәм: ниһаять, “Ахырзаман килерме?”, “Кыямәт көне кайчан булыр?” дигән фәлсәфи трактатны очлап чыктым, тәмамладым. Монысы әсәрнең икенче кисәге. Беренчесе – “Аларның серле җемелдәве мине шиккә төшерә” дигән баш астында “Ватаным Татарстан”да берничә ел элек басылган иде.

Әсәр бик авыр язылды. Җир шары, Кешелек, Галәмне “Венера”лар, “Вега”лар, “Пио­нер”лар, “Фобос”лар, “Джотто”­лар һәм башка күп исем­дәге космик роботлар, кораблар, зондлар һәм аппаратлар елдан-ел кыюрак штурмлый, Җиһанның әллә кайдагы почмакларына барып чыга, шул тарафлардагы күк җисем­нә­ренә зондлар төшереп, һава-атмосфера температурасын ачыклый, җил-давыл агышын билгели, җир-туфракны анализга ала.

 

Астрономнар елдан-ел берсеннән-берсе ерак галактикалар, дөньялар ача. Безнең Киек Казаяк Юлы (Млечный путь) галактикасында гына да 100 миллиард йолдыз бар. Ә Киек Казаяк Юлы – Галәмдә билгеле булган 50 миллиард галактиканың берсе генә. Әсәрне кәгазьгә иңдергәндә иң кыены аны татарча язу булды. Чөнки чит ил һәм рус телендәге астрономиягә бәйле сүзләрне татарча әйтеп бирергә кирәк иде.

 

Явыз Иван басып алганчы, Казан ханлыгында да ас­трономия, йолдызлар санау белән шөгыльләнүчеләр булгандыр. Булмыйча соң! Казан ханлыгы күп илләр, дәүләтләр белән дипломатик бәйләнешләрдә булып, бер-берләренә йөре­шеп, аралашып торганнар. “Ефәк, тәмле чәй, дарчин, хуш исле аш тәмләткечләр юлы” Казан аша да үткән. Җитмәсә, Казан йолдыз санаучылары урта гасырларда Сәмәркандта чәчәк аткан Олугбәк обсерваториясе турында да ишеткәндер. Тулы исеме Мөхәммәт Тарагай Олугбәк аның. Аксак Тимер­нең турыдан-туры оныгы, унбер яшеннән бабасы белән яуга, походларга йөргән, һәр нәрсәне төптән белү, төшенү сәләте булган үсмердә. Астрономия белән кызыксыну шул вакытта ук тугандыр. Сәмәркандның тәхетенә утыргач, күптәнге хыялы булган обсерватория төзетергә керешә. Ил белән идарә итү мәшәкать­ләре күп вакытын алса да, аны 1420 елда төзеп өлгертә. Явыз Иванның Казанны басып алырына әле йөз утыз еллап бар. Казан йолдыз санаучылары да Мөхәммәт Тарагай Олугбәкнең астрономик обсерваториясе турында ишетеп кенә белмәгәннәрдер. Барып-ки­леп, үзара дусларча аралашып, кунакка йөрешеп яшә­гәннәрдер.

 

Бер якка – ефәк-атлас-бәрхет, тәмле чәй, хуш исле аш тәмләткечләр, икенче якка хуш исле бал, кәрәз, кеш ти­реләре, булат кылычлар ташып, мәңге сәяхәттә йөргән кәрваннарга, аларның башлыкларына Олугбәк обсерваториясе га­лимнә­ренең, әле 1432 елда ук, баш өсләрендә калыккан 1018 йолдызның кайчан калкып, ­кайчан батуын төп-төгәл билгеләгән таблица, ай-һай, кирәк булгандыр. Ә ул таблицалар Европада 1650 елда гына басыла. Инде шул вакытта ук об­серваториядә ел дәвамын төп-төгәл 365 тәүлек, 6 сәгать, 10 минут, 8 секунд икәнен исәпләп чыгаралар.

 

Явыз Иван Казанны яулап алгач, астрономия фәне бө­тенләй сүнгән, туктап калган. Кая анда ефәк үсеше, татарны халык буларак юк итү өчен мәхшәр башлана.

 

Дөрес, Романовлар династиясе чорында Казан университетында астрономия бүлеге ачыла, Казаннан егерме чакрым ераклыкта, урман эчендә, обсерваториягә нигез салына. Совет чорында исемнәре илгә билгеле бер дигән татар астрономнары үсеп чыга. Университетның астрономия факультеты деканы Наил Абдуллович Сәхи­буллин – астрономиядә күп ачышлар ясаган галим. Тү­бәндәрәк мин санап киткән татар галимнәреннән К.С.Шакиров, М.Г.Ишмөхәммәтова, А.И.Галиев, И.Ф.Бикмаев, И.А.Зәкиев, И.А.Бәхтигәрәев – физика-математика фәне кандидатлары, фән докторлары, академиклар. Ай өслеге буенча дөньяда танылган белгеч, Ульяновскида махсус югары математика институты мөди­ре, академик Солтан Абдурахманович Вәлиев белән, студент елларыбызда аркабызга рюкзак асып, кулларыбызга альпенштоклар тотып, моннан илле еллар элек Кавказда Эльбрус түбә­сенә менгән идек. 2009 елда аның белән Конгресста кү­рештек, бу икебез өчен дә көтелмәгән шатлык булды.

 

Ә мин әле санап чыккан мөхтәрәм галимнәрнең кү­бесе ана телләрен ипилек-тозлык кына беләләр. Укытмаганнар аларны татарча сөйләшергә, беркем дә өйрәтмәгән. Югыйсә бит Ай, Кояш, Йолдызлар – татарча сыптыр гына. Бик гади. Кояш байый, Ай калка, Йолдызлар нур сибеп җемелдәшә...

 

Ярый әле, “Ахырзаман җитәрме?!”, “Кыямәт көне кайчан булыр?” әсәрен язганда, 1974 елда Татарстан китап нәшриятында басылган бердәнбер китап – “Русча-та­тарча астрономик терминнар” сүзлеге нык ярдәм итте. Аны тө­зүчеләр – Мәхмүд Галиев һәм Адлер Тимергалин агайларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Алар зур көч куйганнар. Мең дә бер йөз халыкара терминга татарча аң­латма биргәннәр. Каян сүзләрен табып бетергәннәр?! Адлер агай исән-сау, бер килеш яшәп ята. Мин аңа еш кына шалтыратып, хәл-әхвәл сорашам, язган дәвердә киңә­шеп тордым. Мондый сүзлекне тиз көндә тагын бастырып чыгарасы иде. Әйтәм бит, Кешелек Галәмне бертуктаусыз штурмлый. Мон­дый сүзлекләрнең бик кирәк булуы бар.

 

Әсәр ундүрт бүлектән тора. Әйтер сүз күп.

 

P.S. Соңгы вакытларда те­левидениедә, газета-журнал битләрендә күп белү­челәр, дөресрәге, шар­­ла­таннар, Космос, Галәм, Галактикалар ту­рында, халыкны шик диңгезенә салып, теллә­ренә ни килсә, шуны язалар. Миңа килгәндә, абзагыз 2009, 2011 елларда Казаныбызда уз­ган Халыкара Конгрессларда тулы хокуклы делегат булып катнашты. Астрономия, Якын Космос, Ерак Космос, Галактика мәсь­ә­ләләренә кагылганда, башта рәсми документларны өйрә­неп, аннан соң гына рюземе чыгарырга батырчылык итәм. Галәм, Җиһан турында мыскал да кыек-мыек сөйләргә ярамый.


Альберт ХӘСӘНОВ

№132 | 04.07.2012

Барыбер кайттың син... (Тормыш язган хикәяләр) #6247

$
0
0
04.07.2012 Җәмгыять
Бухгалтерия бүлмәсендәге эшлекле тынлыкны сискәндереп, кисәк кенә телефон чылтырады.

— Ие, Салих Сабитович. Ә-ә, ни, Гөлмәрьям юк шул. Алар иртәнге якта ук Мөнир Кадыйрович белән районга киттеләр бит. Нәрсәгә дип, белмим шул. Миңа отчет бирмәделәр. Эш белән киткәннәрдер инде, ие, эш белән.

 

Кассир Нәзирә, телефон трубкасын урынына куйды да, сораулы күзләре белән бүлмәдәшләренә карады. Башкалар да, эшләрен ташлап, аңа төбәлгәннәр иде. Нәзирә арада өлкәнрәк, җитди, ихтирамга лаеклы хатын. Аңардан узып авыз чайкау килешмәс. Гадәтенчә, бу юлы да артык сүз ычкындырмады Нәзирә.

 

— Нәрсә әйтергә дә аптыраган инде, кызлар. Нүжә-әли-и?! — дию белән чикләнде. Һә-әй, авыл җирендә кешедән нәрсәне дә булса яшерермен димә. Җир астыннан йөргән еланны да сизә бит ул авыл кешесе!

 

Хуҗалыкның партоешма секретаре иде Мөнир. Авыл халкы өчен һәр сүзе үтемле булды. Югарырак оешмаларга эшләре төшкән кешеләр дә, суд юлын таптарга туры килгәннәр дә аның белән киңәш-табыш итешмичә эшкә тотынмыйлар иде. Гаиләсе дә һәркемгә үрнәк итеп куярлык: укытучы булып эшләүче хатыны Гадилә белән алты бала – өч егет, өч кыз үстерәләр. Олы кызлары инде буй тартып килә. Матур, тату гаилә: ир белән хатынның бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләре һәркем сокланырлык иде югыйсә. Кем уйлаган?!... Кем уйлаган һәр сүзен үлчәп сөйләшкән, һәр адымын уйлап атлаган Мөнир дә ялгышыр, бу гаиләгә дә хыянәт салкыны бәреп керер дип?!

 

Гөлмәрьям авылга яшь килен булып килде. Ире, шофер Кәбир белән, Мөнирләрдән урам аша гына буш торган йортны сатып алып, башка чыгып яши башладылар. Ямь өстенә ямь булып, башта уллары, аннары кызлары туды. Бәхетле иде яшь гаилә, бик бәхетле кебек иде. Хисапчы Гөлмәрьям эштә дә, аннан да бигрәк өй арасында алабыр гына киенеп, җыйнаксыз гына йөрсә дә, бәйрәмнәрдә сәхнә күрке булды: концерт-кичәләр куйсалар, өздереп җырлады, теттереп биеде; спектакльләр оештырсалар, төп рольләрдә уйнады. Башкалар белән беррәттән Кәбир дә хатынына сокланып туя алмады, аның өчен җаны фида иде.

 

Әмма язмыш дигәнең барысын да үзенчә хәл итте! Кем, ни өчен шулай усал шаярды соң алар белән?! Ни өчен мәхәббәт фәрештәсе Амур үзенең угын инде иллегә якынлашып килүче, алты бала атасы булган ирнең йөрәгенә төбәп атты да, икенче угын әле утызга да җитмәгән, ике бала анасы булган хатынның йөрәгенә кадады?!..

 

Кайчан, кайсы мизгелдә күзләр очрашканын икесе дә бик яхшы хәтерли алар. Яңа ел кичәсе иде ул көнне. Гөлмәрьям сәхнәдә «Гөлшаһидә җыры»н башкарды. Гадәттәгечә, кат-кат чакырып җырлаттылар үзен. Мөнир, беренче кат гашыйк булган үсмер шикелле, бүген аңардан күзен дә ала алмады: карәле, булса да булыр икән бу хәтле дә илаһи гүзәллек, шушы кадәр моң... Исемнәре генә дә ни тора бит! Гөл — мәрья-ям!... Илһам Шакиров әллә шушы Гөлмәрьям турында җырлады микән ул? Көтү чираты көнне болында күреп, «ах» иткәндер дә... «Болыннарда көтү куды Гөлмәрьям, гөлләр җыйды бер бәйләм, Гөлмәрьям»... Әмма, гафу, Илһам дус, көтүче булыр өчен яралган җан түгел бу! Юк-к, мондый хатын җигелеп авыл тормышы тартырга да тиеш түгел. Югары катлам кешесе булырга тиеш ул! Әгәр дә җанның күчүе дөрес булса, аксөякләр нәселеннән булган кызның җаны күчкәндер аңа!

 

Партоешма секретаре аксөяк нәселләрен зурларга тиешле кеше булмаса да, бу минутта Мөнир нәкъ менә шулай уйлады. Үзенә төбәлгән утлы карашны Гөлмәрьям дә сизде... Сизде һәм залга баш игән арада, күзләре белән генә, халык арасыннан шул күзләрнең иясен эзләп тапты. Парторг Мөнир абы-ы-й?!...

 

Бер генә мизгелгә очрашты лабаса күзләр... Әмма дөньяның астын өскә әйләндерергә шул бер мизгел дә җитә икән.

 

Әгәр дә Мөнир белән Гөлмәрьям шушы кичәдән соң җиңел генә йөреп киткәннәр икән дип уйласагыз, нык ялгышырсыз. Мондый хәлне икесенең берсе дә күз алдына да китерә алмый иде әле. Инде күптән акыл утырткан, сөйләшкәндә җиңел юмор кушып сөйләшергә яратса да, һәр эшкә җитди карый иде Мөнир. Ике арадагы кайнар мәхәббәт хисләрен күптән инде бер-береңә ияләнү, җайлашу алыштырса да, аның гомер иткән, менә дигән хатыны бар! Алтын баганалары – балалары бар! Гадиләсе белән бергәләп булдырган җитеш йорт-җире, җиңел машиналары бар. Менә дигән эше, авыл кешесе алдында еллар буена бөртекләп тупланган абруе бар! Әгәр дә очраклы рәвештә генә бер күрәзәчегә тап булып, ул күрәзәче: «Берзаман син бар булдырган бу тормышыңны бер яшь хатынның мәхәббәте хакына ташлап китәрсең», — дисә, Мөнир башта эче катып көләр, аннары, кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә, дип, күрәзәчегә тамчы да ышанмавын әйтер иде. Дөрес,үзеннән биш яшькә олы булган Гадиләсенә карата хисләр күптән сүрелгән сүрелүен. «Күңел урыс, марҗа сорый» дигәндәй, кайдадыр тирәндә назга, кайнар хисләргә булган сусау яши. Әмма кем гомер буе сөешеп кенә яши соң?! Гомер итә-итә яшәү мәгънәсен икенче кыйммәтләр алыштыра башлый. Моның шулай икәнен чуала башлаган кайбер яшь гаиләләргә дә төшендереп бирүче кеше бит әле ул Мөнир. Тик менә, Гөлмәрьям атлы яшь хатын, үзе дә сизмәстән, аның ип вә тәртипкә салынган һәммә уй-фикерен чуалтты да куйды. Яңа ел кичәсеннән соң, Гөлмәрьямнең күркәмлеге, чибәрлеге, сөйкемлелеге — Мөнир күзенә арифметик кына түгел, геометрик прогрессия белән арта барган кебек тоелды. Йомышы булмаса да, бухгалтериядән бер әйләнеп чыгарга гадәтләнеп китте. Гөлмәрьямгә бер генә күз салса да, җаннарына сихәтле бәлзәм коелгандай була иде. Үзенә аерым игътибар тойган яшь хатын да эшкә килешле итеп киенеп, матур итеп бизәнеп йөри башлады. Чәч кистереп, җиңелчә химия дә ясатып кайткач, бигрәкләр дә чибәрләнеп китте.

 

Гөлмәрьям дә гаилә тормышында үзен бәхетле санаучы, ирен яратып яшәүче хатын иде югыйсә. Әгәр дә берәр күрәзәче аңа да фал ачып, Кәбиреңне үзеңнән егерме яшькә олырак иргә алыштырырсың, дисә, «әстәгъфирулла, тузга язмаганны», — дип кенә куйган булыр иде. Дөрес, парторг Мөнир абыйсы кеше буларак бик ошый иде аңа. Һәрчак итагатьле, ярдәмчел ул Мөнир абый, интеллигент. Һәрвакыт затлы, пөхтә киенгән булыр. Буе-сыны, үз-үзен тотышы, сөйләшүләре белән әллә каян аерылып тора. Авылдагы башка ирләргә бөтенләй дә охшамаган. Авылга кунакка гына кайтып төшкән шәһәр түрәсе кебек дип әйтер идең, шәһәр түрәсе болай мөлаем булмас! Мөнир абыйсының теге көнге утлы карашыннан соң, Гөлмәрьям аны очраткан саен «дерт» итеп китә торганга әйләнде. Мондый йомшаклыгы өчен үз-үзен орышып, сүгеп тә карады. Ләкин бар да файдасыз иде. Эчтән корган бөтен крепость-баррикадалары Мөнир абыйсының бер күз карашыннан ишелеп төшә барды...

 

Бер ел вакыт шулай үтеп китте. Тик Мөнир күңелендә нәкъ бер ел элек бөреләнгән хис һич тә сүрелмәде. Киресенчә, көннән-көн көчәя генә барды; ул инде хыялында Гөлмәрьямне шашып-шашып сөя, бөтен җирләрен үбеп чыга, кочагында кысып «үтерә» яза иде. Кайсы төннәрдә, хыялындагы шушы дәрт белән, Гадиләсен дә кайнарланып яратып ала. Мондый назларны инде онытып бетерә язган хатыны читенсенеп тә, сөенеп тә куя. Ни хикмәт булыр бу?!... Их, Гадилә, Гадилә! Гафу ит! Иреңнең назлары сиңа аталмаган! Алар сиңа кул астындагы кеше буларак кына тәтеде.

 

Быелгы Яңа ел кичәсендә Гөлмәрьям Кар кызы булды. Аңардан да гүзәлрәк Кар кызының булганы юк иде әле моңарчы. Яшь кызларың әнә теге читтәрәк торып торсын. Тукаебыз да әйткән бит: әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну, дип. Шушы тәмле хисне кадерләп кенә күңел түрләрендә саклап йөртүгә ни җитәр иде дә соң! Бу хакта беркем дә сизенмәгән дә булыр иде. Әйе, шулай дөрес булыр иде ул!

 

Кайда егыласыңны белсәң, мендәр салып куяр идең, ди мәкаль. Адәм баласы гел туры юллардан гына йөреп бетерә алмый бу дөньяда, вакыты белән кыек-мыек, сикәлтәле юлларга да кереп китә... Хәер, кем белә, Галиҗәнап очрак булышмаса, тормышларын үзгәртергә тәвәккәлләмәгән дә булырлар иде, бәлки?!

 

Яңа ел бәйрәмнәре үткәч, эш буенча бергә башкалага командировкага барырга туры килде аларга. Икесенең дә куна барырдай туганнары булса да, кунакханәдә тукталдылар. Шушы көнне икесе дә эчтән генә өзелеп көткән сөйләшү булды; җүләр йөрәкләр, шашынып тибә-тибә, үзләренең акылдан өстенрәк икәнен исбатлады. Сулышы ешайган, кайнарланган ирнең көчле куллары яшь хатынның нәфис күлмәге буйлап шуышты.

 

— Юк, Мөнир абый, юк! Ярамый безгә!! – дисә дә, Гөлмәрьям үзе дә инде шашкын хисләр кочагында, карышырга хәле дә, теләге дә юк иде. Куллары ирексездән ирнең йөзеннән, чәченнән сыйпап үттеләр. Иреннәр очрашып, бер-беренә суырылдылар. Шушы көннән Мөнир белән Гөлмәрьямнең мәхәббәт тарихы башланды!...

 

Яшерен очрашулар белән янә бер ел үтте. Аларның мәхәббәтләре сүрелмәде. Җае чыккан саен командировкаларга бергә чыгып киттеләр. Йортлары да кара-каршы гына булгач, хәбәрләшергә шартлы сигналлар уйлап таптылар. Кәбир күп нәрсәне күрми, ишетми, вакланмый торган кеше булганнан файдаланып, күбрәк Гөлмәрьямнәрнең мунчаларында очрашалар иде. Очрашасы кичне хатын мунчаны алдан әзерләп куя: яхшылап юып чыгара, тәмле исләр килеп торсын өчен, мәтрүшкә, бөтнек, карлыган яфракларын кечкенә ләгәнгә салып, кайнар су белән пешекли, киң ләүкәгә урын җәеп куя. Ашау ягын да онытмыйлар: гадәттә Мөнир берәр яхшы шәраб, затлы кабымлыклар алып килә. Гөлмәрьям ул яраткан камыр ризыгы пешерә, термос белән тәмле чәен алып керә. Әзерлек эшләре тәмам булгач, алай-болай йомышы төшеп, Кәбир кереп күрмәсен тагы дип мунчаны бикләп, ачкычын кесәсендә йөртә. Билгеләнгән сәгатьтә Мөнир арт яклап кына бакча капкасына килә. Хатын аны инде көтеп тора, капка келәсен акрын гына күтәреп, эчкә үткәрә дә, җитәкләп, карлыган куаклары арасыннан гына мунчага алып китә. Ишек эчтән бикләнүгә, бер-берсенең кочагына атылып, шашып яратышалар. Аннары, тәрәзәгә одеял элеп, шәм кабызып, көлешеп сөйләшә-сөйләшә, бер сыйланып алалар. Тагын үбешәләр, сөешәләр...

 

Аларның кичләрен югалгалап торуларын гаиләләрендә башта сизмәделәр. Мөнир кирәк чакта төн уртасында да чыгып китә торган кеше. Эшенең сәгате юк. Гөлмәрьям берәрсенә кич утырырга барам дип кул эше тотып чыгып киткән була. Әмма без капчыкта ятмый шул. Кеше арасында чыш-пыш сүз дә китте. Алга таба болай дәвам итә алмый, нәрсәнедер үзгәртергә кирәк иде! Аерылыргамы?! Юк, яратышуларының иң тәмле мәлендә монысы мөмкин түгел! Кушылыргамы?! Ә балалар?! Алар нишләр?!

 

Элегрәк Мөнир янына, дөресрәге, парторг янына, өсләреннән йөргән ирләренә чара күрүне сорап, яшь хатыннар килгәли иде.

 

— Синең белән бөтенләй йокламыймени? – дип сорый Мөнир. Яшь хатынның битенә ут каба.

 

— Йоклы-ый... – ди ул, күзен яшереп. – Хикмәт анда түгел.

 

— Юк, сеңелем, хикмәт шунда. Син дөньяны аңлап бетермисең әле. Әгәр ирең бераз аш төрләндереп ала икән, моның бер куркынычы да юк. Гадәттә, андыйлар гаиләдән китми. Зерәгә борчылып, нервыңны бетереп йөрмә. Әгәр дә инде берәрсенә чынлап гашыйк булса, монысы куркыныч! Шуңа күрә син аны гел үзеңә гашыйк итеп яшәргә тырыш!

 

Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә, диләрме? Киңәш бирүе җиңел ул. Үз башыңа төшкәч, читен икән. Гадилә, ни сабыр хатын булса да, ире Яңа ел төнендә тагы чыгып китәргә җыенгач, түзмәде. Ел буена җыелып килгән бөтен үпкә-рәнҗешләрен, балалар алдында дип тә тормыйча, иренең йөзенә бәреп әйтеп бетерде. Мөнир, ниләрдер әйтеп, акланмакчы булды, әмма аны тыңларга теләмәделәр:

 

— Бөтен авыл белә инде моны, әти. Сөйләшеп торма. Чыгып китегез, ичмасам. Әни бу кадәр газапланмас иде! Урамда кеше күзенә күренергә оят бит!

 

Унтугыз яшьлек Гүзәленең бу сүзенә Мөнир шаккатты. Карәле, өйдәгеләр берни белми, сизми дип йөри иде бит ул! Мәхәббәттән исереп, үзе берни дә сизмәгән икән. Кызы ни арада үсеп җиткән соң әле? Инде олыларча фикер йөртә башлаган. Алай да атасына болай итеп тел күтәрергә?! Моңарчы усаллык белән хатынының, балаларының өстеннән тормаса да, өйдә хуҗа кеше ул, Мөнир иде! Бар да ул дигәнчә булды. Хатыны «Мөнир» дип, «әтисе» дип, балалары «әти» дип күзенә генә карап тордылар. Нишләргә соң инде? Җитмәсә, тегендә хәзер Гөлмәрьям, коты алынып, берүзе мунчада аны көтеп утыра торгандыр. Ирен, балаларын йоклаткач, Яңа елны сөйгәне кочагында каршыларга хыялланган иде ул.

 

Мөнир, кызының сүзләренә бер җавап та кайтармыйча, өйдән чыгып китте. Куркуыннан калтырана башлаган Гөлмәрьям ишекне ачуга аның муенына сарылды, битләреннән үбә-үбә кайнар пышылдады:

 

— Килдеңме, Мөнирем! Ә мин монда куркып беттем. Яңа еллар белән сине, матурым! Җимешем минем! Үлеп яратам үзеңне, яратам, яратам!

 

Уйлана-сөйләшә торгач, бер фикергә килеп, икәүләп чыгып китәргә булдылар. Яңа елдан яңа тормыш башларга, сөеп-сөешеп кенә яшәргә иде исәпләре. Кая барып урнашасын да хәл иттеләр. Икесе дә, яшертен генә, китүгә әзерләнде.

 

Башкалада яшәүче дуслары ярдәмендә әйбәт кенә эшен дә, кереп торырга фатирын да тапты Мөнир. Аны ремонтлатты, йорт җиһазларын юнәтте. Машинасы булу ярады: өйдән дә кирәк-яракны, кием-салымын шактый ташыды. Гөлмәрьям дә алып китәсе киемнәрен, башка кирәкләрен, төйнәп-төйнәп, караңгы төшкәч билгеле бер урынга яшереп куя да, Мөнир аны төнгә багажнигына тутырып калдырып, иртәдән башкала тарафларына чыгып китә иде. Балалар мәсьәләсендә дә бар да хәл ителгән: Мөнирнекеләр инде мәктәп яшендә, Гүзәле студентка. Алар, әлбәттә, әниләре янында кала. Мөнир аларны ташламас, булышып торыр. Гөлмәрьям улын ирендә калдырырга, дүрт яшьлек кызын үзе белән алырга булды.

 

Билгеләнгән көнне, кунакка барабыз дип, кызын җитәкләп, кулына җиңел бер сумка гына тотып, өеннән чыгып китте Гөлмәрьям. Ире белән улы берни белми калдылар. Эшеннән расчет алып та, пропискалардан төшеп тә тормады. Әллә кешегә күренеп йөрисе килмәде, әллә китәсенә ышанып бетмәде. Боларын, соңыннан кайтып, Мөнир эш итеп китте.

 

Шул китүдән берничә ел күренмәде алар. Мөнирнең гаиләсенә булган ярдәме күпмедер акча салып торудан узмады. Гөлмәрьям дә «улым» дип бер кайтып килмәде. Авылга имеш-мимешләр ишетелеп торды анысы. Уртак кызлары туган икән, исемен Мөнирә дип кушканнар, имеш. Монда кайтмасалар да, Гөлмәрьямнәр авылына кайтып йөриләр икән. Үзенең бәрәңге бакчасына чыгып та карамаган Мөнир анда тәпке тотып бәрәңге төбе өя икән, имеш...

 

Әмма соңгы вакытларда килеп ирешкән хәбәрләр икенчерәк рухта иде. Инде укуын тәмамлап, Казанда эшли башлаган кызын, Гүзәлен эзләп килгән:

 

— Бик сагындым сезне, балам! Шушы Яңа елларга кайтырмын, ахры, — дигән имеш Мөнир. Бу хәбәр уңаеннан Гадиләнең дә кылын тартып карадылар:

 

— Кайтса, кертерсеңме, Гадилә?!

 

— Әлбәттә! – диде Гадилә, һич икеләнүсез. – Ни генә булмасын, балаларымның атасы бит ул!

 

Акыллы хатын барысын да аңлаган. Кешегә сиздермәскә, сер бирмәскә тырышса да, эченнән генә өзелеп көтте ул Мөнирен, өзелеп сагынды. Кайтыр, балаларны бик ярата иде бит ул, алар хакына булса да кайтыр дип көтте. Чыннан да, гомер көзенә кергәндә тормышын өр-яңадан башлаган иргә бик авыр булды. Яңа урындагы яңа эш, көн-төн чабарга мәҗбүр иткән тормыш мәшәкатьләренә яшь хатынының булдыксызлыгы да өстәлде. Һәрвакыт әзер ашка кайтып кергән, зәвык белән җыештырылган йортта яшәгән, эшен бик мөһим санап, хуҗалык мәшәкатьләрен күбрәк хатыны җилкәсенә өйгән кеше иде шул Мөнир. Гөлмәрьям белән яши торгач, хис кайнарлыгы белән аңышмаса да, бераздан күзе «ачыла» башлады. Калган ризыкны җылытып ашау, юылмаган савыт-саба, җыелмаган өй — болар бар да гадәти күренешкә әйләнде. Кызын бакчага урнаштыра алмагач, эшләмәде дә югыйсә Гөлмәрьям. Ул арада балага узды. Өендә тәртип булдырып, эштән арып кайткан ирен тәмле рызыклар пешереп кенә каршыларга мөмкинлеге бар иде, әлбәттә. Әмма ул, мавыгып, мәхәббәт романнары укырга яратты. Кызын җитәкләп, кибетләрдә, парк-кино шикелле җирләрдә йөрде, дус-ишләр тапты. Уртак кызлары тугач та тормыш рәвеше әллә ни үзгәрмәде. Инде теге дус-ишләр үзләре күбрәк аларда ята башлады. Мөнирнең кайтып керешенә еш кына өстәл янында җырлашып, күңел ачып, тегесен-монысын капкалап утыралар иде. Ачыгып кайткан ир дә, шул вак-төякне капкалап, чәй белән тамагын алдарга мәҗбүр булды.

 

— Өйдә яшь бала да бар, Гөлмәрьям, болай итеп кеше җыеп яту кирәкмәс,— дип сүз башлады Мөнир бер кичне.

 

— Әй, Мөнирем, син көннәр буе эштә, үземә генә бик күңелсез шул минем,— диде Гөлмәрьям, гадәтенчә аңа сарылып. – Аннан, җаным, озакламый юбилеең. Балалар белән дүртәүләп кенә утырмабыз бит! Хезмәттәш дусларыңны да чакырырсың, минем дусларымны да дәшәрбез.

 

Алай... Ике айдан илле тула икән шул инде. Әй, карт җүләр, карт җүләр! Терсәгеңне бик тешләр идең дә, ераграк шул. Үзеңне бик акыллыга санап йөри башладың, ә үзең менә яшь хатын белән тормыш ничегрәк булачагын да күзаллый алмагансың. Гомер бәйрәмеңне хатының, балаларың, туганнарың белән гөрләшеп үткәрәсе урынга, шушы җиде ят белән билгеләп үтәргә туры килер микәнни?! Мөнирнең башына кан бәргән кебек булды: әйе, җиде ят! Әле генә аңына барып җитте: сөяркәсен хатыны итеп кабул итә алмаган бит ул! Инде өч еллап яшәүләренә карамастан, Гөлмәрьям һаман да чит кеше икән бит аңа! Хәтта уртак кызлары Мөнирә дә теге балалары кебек якын тоелмый.

 

Ә балаларын сагынды, бик сагынды Мөнир. Аларны күз алдына китереп, төннәр буе йоклый алмый ята башлады. Инде берәм-берәм буй җиткереп киләләр. Гүзәленә 22 тула. Кияүгә чыгарга җыенуы да бар. Ә аның туенда кадерле әти булып утырырга тиешле кеше кайда?! Балаларын гына түгел, авылын, халкын, һәм... хатынын да сагынды. Әйе, ул аны хәзер еш исенә төшерә башлады. Үзен карарга, бераз ял итәргә вакыты бар идеме соң аның? Бергәләшеп кая барганнары булды? Хатыны уртак түшәк җәеп куйганда да, анда ятмаска сәбәп эзләп, диванда телевизор карап, йә газета укып йоклап китәр иде Мөнир. Хатынының җайлап кына өстенә япканын да, аннан түшәктә мышык-мышык елап ятканын да сизә иде ул. Әмма янына барып ятасы килми иде. Нигә, ни өчен?! Сөешеп өйләнешкән, яратышып яшәгәннәр иде бит! Бертөрлелек ялыктыра башлады шул, ә Мөнир гел сөелергә яратты, җаны назга сусады. Шуннан башланды инде барысы да. Ә чынбарлыкта — аның җанының яртысы – бернинди дә Гөлмәрьям түгел, ә Гадиләсе икән бит! Кайтса, кертер микән?! Кертер, акыллы хатын ул! Кайтуын кайтырсың да, балаларың күзенә ничек карарсың?! Кеше белән ничек аралашырсың?! Ничек, ничек бу кадәр ялгыштым соң мин?!

 

Ниһаять, үзен йөдәткән сорауларга җавап таба алмый гаҗиз булгач, кызы белән очрашып сөйләшергә булды Мөнир.

 

— Безгә иң кирәк чагыңда ташлап чыгып киттең, әти, — диде Гүзәле. Әйткән сүзе саен күзләренә мөлдерәп яшь тула барды. – Хәзер исеңә төштемени? Инде бу гаиләңне дә ташлап китәргә, икенче җинаятеңне эшләргә җыенасыңмы? Яшь балагыз да бар диләр. Юк инде, кайтмыйсың! Бер киселгән кире ябышмый. Без сине гафу итә алмыйбыз!

 

Кырт борылып китеп барган кызы артыннан инәлеп кычкырды Мөнир:

 

— Кызым, кызы-ым!..

 

Әмма кызы борылып та карамады, адымнарын кызулатты, аннан йөгерә үк башлады. Ул инде үксеп елый иде.

 

— Юк, юк, безгә кирәгең юк! – дигән сүзләре генә, өзек-төтек булып, Мөнир колагына килеп иреште.

 

Их, Мөнир-Мөнир! Үз кызың булса да, Гүзәлең хатын-кыз бит ул. Хатын-кыз белән киңәш итсәң, ул әйткәннең киресен эшлә дигәннәрен бер дә ишеткәнең юк идемени соң?! Юк йомышын бар итеп икенче көнне үк авылга чапты кызың, әнисен сөендерергә ашыкты. Балаларың аша бу хәбәр авылга да саркып чыкты... Авыл халкы да, куанычлы хәл көткәндәй бер дәрт белән, кире әйләнеп кайтуыңны көтте. Барыбер кайттың син... Әмма, ни үкенеч, җансыз гәүдәң генә кайтты шул!...

 

* * *

 

Хикәя фактларга нигезләнеп язылды. Мөнирнең үкенечле язмышы тагын кемнәргәдер гыйбрәт булсын иде.


Зөлфия МАНСУР

№7 |

Метро станцияләренә геройлар исемен бирик #6248

$
0
0
04.07.2012 Милләт
Метро станцияләренә нинди исемнәр куярга дигән тәкъдимнәр күп булды кебек, әмма урыслашып беткән баш миләренә шул «Московская», «Питерская», «Авиастроительная» һәм башка шундый мәгънәсез исемнәрдән башка уй сыешып бетми, ахры.

Милли хәрәкәт вәкилләре бик саллы тәкъдимнәр белән чыкканнар иде, ләкин безнең «түрәләр»нең аларны аңлый алырлык дәрәҗәгә үсеп җитүләре бик тә шикле. Милли аң сайлаулар якынлашкач кына керә башлый аларның башларына. Шулай инде бу тормыш дигән нәрсәнең казаны: баю чире кагылса, халык мәнфәгате дигән төшенчә юкка чыга. Аның кануннары шулай икәнен дәлилләргә әллә нинди акыл да, зиһен дә кирәк түгел.

 

Инде «Авиастроительная» дигән исем бөтенләй диярлек дөреслеккә сыймый, дистә еллар буенча тырышып-тырышып таркаткан хезмәттәшлекне, ай-һай, ;торгызып булырмы икән. Очу турында хыялланып үскән йөзләрчә, меңнәрчә татар баласының хыялын кисеп аттылар. Бу үзе бер фаҗигале күренеш бит, җәмәгать. Катырак әйтсәк, җинаять дип тә әйтергә булыр иде. Метро тукталышларына нинди исемнәр кушарга, дигәндә, минем фикеремчә, аларның исемнәрен, үзләрен аямыйча корбан итеп, безнең хәзерге чагыштырмача азатлык һәм иминлекне тәэмин иткән затларга багышларга кирәк. Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов), Газинур Гафиятуллин, рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагы кадаган Гази Заһитовка, Брест крепосте герое Гавриловка (ул шулай ук татар баласы). Карагыз әле, сан ягыннан аз гына саналса да, ничә зат, гомерләре белән хисаплашмыйча, нинди батырлыклар күрсәткәннәр бит. Гафу итегез, олы дәдәй арасында андый кешеләр миңа мәгълүм түгел. Тагын нинди халык андый герой затлар белән горурлана ала?!

 

Рейхстаг түбәсенә байрак кадаучылар рус белән грузин булырга тиеш икәнен чамалый идек аны элегрәк тә.


Айрат ШИҺАПОВ, КДЭУ профессоры

№ |

Балтырган баса дөньяны #6249

$
0
0
04.07.2012 Авыл
Россия Федерациясенең күп төбәкләрен үз иткән балтырган Татарстанда да артканнан-арта. Урыны-урыны белән буе өч метрга җитүче бу үсемлекне хәзер инде республиканың теләсә кайсы төбәгендә күрергә була. Бигрәк тә Казан тирәсендәге ышыграк җирләрне үз итә ул. Биектау, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән, Югары Ослан тирәсендәге иңкүлек һәм инеш буйларында балтырган плантацияләре барлыкка килә. Хәер, башкаладагы олы юл тирәләрендә, тимер юл буйларында да артканнан-арта бу әрсез үлән.

Белгечләр әйтүенчә, бер үлән ким дигәндә 20 мең орлык бирергә сәләтле! Ашыгыч рәвештә чарасын күрмәгәндә, мондый хәлнең аяныч нә­тиҗәләргә китерүен көт тә тор.

 

Бу үләннең кеше организмына никадәрле куркыныч икәнен һәркем белә. Аңа кагылып кына үтү дә тәндә җәрәхәт барлыкка китерергә мөмкин. Кайчагында кычыткан чагуын хәтерләтүче балтырган агуы тәннең тырналган урынына эләксә, авыр җәрәхәткә әйләнергә дә мөмкин. Мондый вакытта кичекмәстән табибларга мө­рәҗә­гать итәргә кирәк. Ел саен дистәләрчә кеше әлеге үләннән зур зыян күреп, хәтта хастаханәләрдә ятып чыга. Балтырган бигрәк тә балалар организмы өчен куркыныч.

 

Бу афәт белән көрәшү шактый авыр. Үсемлекнең тамырлары кайчагында беләк юанлыгына җитә икән. Тирәнлеге дә берничә метрдан арта, диләр.

 

Тармакланып үскән балтырган тамырларының берсен казып алсаң – икенчесе, анысын алсаң, өченчесе саклана, ди белгечләр. Бәлки шу­ңадыр, республика оешмалары бу четерекле эш муниципаль район дәрәҗәсендә башкарылырга тиеш, дип саный. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ми­нистрының җир эшкәртү эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов та авыл тирәсендәге инеш буйлары, юл буендагы балтырган план­тацияләре белән җир­лекләрне активрак көрә­шергә чакыра. Тик, ни кызганыч, үзидарә бюджетында акча болай да җитешми шул.

 

Балтырганга каршы кө­рәш өчен чыгымнар шактый кирәк. Бер селтәнү белән генә әлеге афәттән котыла торган түгел бит. Кайчагында берничә ел рәттән эш алып барып кына тиешле нәтиҗәгә ирешеп була, ди белгечләр.

 

Язын җиргә иң бе­ренчеләрдән булып шытып чыга ул. Яфракларына мөмкин кадәр яшьрәк чагында “Раундап”, “Торнадо” яки “Ура­ган” препаратлары сиптерергә кирәк. 4 литр суга 100 миллиграмм агу саласы. Оешып үсәргә яратучы үләннең һәр мәйданын аерым эшкәртү сорала. Әле бу очракта да ул тулысынча юкка чыкмаска мөмкин икән.

 

Яфраклары яшь, сабагы ныгымаган чагында, биткә-кулга тимәсен өчен махсус кием киеп, балтырганны чабып алып та була. Бу очракта ул орлык бирә алмый калачак. Димәк, таралып китү мөмкинлеге кими. Тик шунысы бар: галимнәр бу үләннең элегрәк коелган орлыкларының тишелеп чыгу сәләте 12 елга сузыла, диләр.

 

Теләсә нинди һава шартларына да бирешмәүчән, гаҗәеп зур массага ия мондый үсемлекнең илгә таралу тарихы да үзенчәлекле. Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда хәле шактый авырайган терлекчелек тармагын күтәрү өчен уйлап чыгарылган ул. Ил җитәкчесе Иосиф Сталинның турыдан-туры кат­нашы булганга, балтырганны кайберәүләр “Сталин үче” дип тә йөртәләр икән.

 

Баштагы чорда терлекчелектә файдасы да булмый калмагандыр. Ни генә дисәң дә, табигать шартларына бирешми бит. Азык массасы хәтта кукуруздан да артык. Тик әлеге үлән белән тукланган сыерның сөте әче була икән. Терлекнең тырналган яки сыдырылган җиренә элә­геп, тәнен җәрәхәтләве дә бар.

 

Үсемлек тармагында эшләүче галимнәребез шундый талымсыз үләннең файдалы якларын арттырып, зыянын киметү турында килә­чәктә ныклабрак уйланырлар әле. Ни дисәң дә, аксымнарга ифрат дәрәҗәдә бай, гектарыннан 2000 центнерга кадәр яшел масса бирә алган үсемлекне шулай җиңел генә исемлектән сызып ташлау бик үк дөрес булмас иде.

 

Хәер, монысы – киләчәк эше. Бүген исә ап-ак кулчатыры белән ерактан балкып торучы балтырганның таралып китүенә киртә куясы бар.


Камил СӘГЪДӘТШИН

№131 | 03.07.2012

Эшкуарлар Универсиада ярдәмендә акча эшли #6250

$
0
0
04.07.2012 Җәмгыять
Бүген Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы маркасы астында лицензияле продукция белән сату итәчәк беренче кибет ачыла. «Казан-2013» дирекциясе быел шушы брендны кулланып товар чыгаручы эшкуарлардан 60 миллион сум күләмендә табыш алырга ниятли.

- Сездә Универсиада символикасы төшерелгән бүләкләр бармы? - дип сорыйм Казанның Балалар дөньясы кибете янында сувенир белән сату итүчеләрдән. Хәтерлим әле, биредә күптән түгел генә Кытайда ясалган Универсиадага кагылышлы төрле ядкарьләр сатыла иде.

- Юк, - дип җавап бирә алар. - Хәзер Универсиада символикасы төшерелгән продукция махсус кибетләрдә генә сатылачак. Әнә, күрәсезме, яңа павильон төзиләр?

Чыннан да, бүген Островский урамындагы 47 нче йортта беренче шундый сувенир кибетен ачу күздә тотыла (фотода).

Кытайларда - сан, бездә - осталык

Дүшәмбе көнне, 2 июльдә исә, Казанның «Корстон» бинасында журналистларга  сувенирлар кибетендә нәрсә тәкъдим ителәчәген күрсәттеләр: тауарлар арасында сәгатьләр, хушбуйлар, рюкзаклар, кулчатырлар, язу кирәк-яраклары, хәтта кер кыстыргычларына кадәр бар.

Бүгенге көндә барлыгы 25 компания Универсиада символикасы төшерелгән продукция җитештерү өчен рөхсәт алган, аларның 5 се генә - Татарстанныкы.

- Лицензияле продукция чыгару - җитди базар, әлеге программаны гамәлгә ашыру барышында без Татарстан компанияләренә мөрәҗәгать иттек, ләкин алар безгә кирәкле эш күләмен күтәрә алмый, - дип сөйләде «Казан-2013» Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Игорь Сивов.

Әлегә Татарстанда иң күп заказларны республиканың Һөнәрчеләр палатасы үти. Андагы һөнәрчеләр 165 мең төрдәге сувенир продукция тәкъдим итәргә әзер, шул исәптән Универсиада символы - Юни барсы төшерелгәннәрен дә. Һөнәрчеләр палатасы рәисе Нури Мостафаев сүзләренчә, хәзерге вакытта палата 500 гә якын рәссам һәм кече эшкуарларны берләштерә, алар продукцияне данәләп тә, күпләп тә җитештерә ала.

Кытай тауарларына килгәндә, Нури Мостафаев әйтүенчә, Кытай җитештерүчеләре дә Универсиада маркасы астында продукция чыгару хокукын алган, чөнки, аңлашыла ки, сүз зур күләмле эш турында бара.

Әмма без татар халкының милли гореф-гадәтләрен исәпкә алып, төрле эшләнмәләр җитештерәбез. Минемчә, штампланган әйбер алганчы, тиңе булмаган ядкарь сатып алу күпкә отышлырак. Билгеле инде, Кытай үз тауарларын очсызрак бәягә бирәчәк. Безгә дәүләт тә берникадәр ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Осталарга кирәкле кораллар, җиһазлар сатып алу һәм, шулай итеп, тауарның бәясен бераз төшерү өчен акча да бирелә.

Бияләй урынына - плавки?

Универсиада дирекциясе лицензияләр сатып кына да 23 миллион сумга якын акча эшләгән. Ел азагына кадәр аны 60 миллионга җиткерәчәкләр. Барлыгы 40 компаниягә Универсиада ядкарьләрен сатарга рөхсәт ителәчәк. Эшкуарлар өчен патентны кулланган өчен компенсация күләме, тауарның категориясе, бәясе һәм күләменә карап, 1-15 процент тәшкил итә.

Дирекциядә җитештерүчеләр хокукын яклауны да кайгыртканнар. Сату базарына контрафакт тауарлар үтеп керүен кисәтү өчен, продукциягә голограммалы маркалар ябыштырылачак.

- Бу марканы чынына охшатып ясап булмый, - дип ышандыра Игорь Сивов. - Заманча гаджетларны файдаланып, сатып алучы әлеге маркадан тауарны кем җитештерүен, якынча бәясе турында беләчәк. Һәр эшкуар «Гознак» компаниясе белән килешү төзеде. Барлык төр тауарның, авторучкамы ул әллә зур сәгатьме, кабы булырга тиеш, голограммалар шунда ябыштырылачак. Бүгенге көннән Интернетта онлайн-кибет эшли башларга тиеш, анда да Универсиада символикасы төшерелгән продукция сатылачак. Бәясе 3 мең сумнан артып киткән продукциягә заказ биргәндә, тауарны иясенә илтеп җиткерү өчен түләргә кирәк түгел, бәясе кимрәк булганда аларны махсус пунктлардан килеп алырга туры киләчәк.

Ел азагына кадәр Казанда Универсиаданың тагын 17 павильонын ачу күздә тотыла. Игорь Сивов тәкъдим ителгән тауарларның кайберләре генә булса да халык арасында популярлашып китүе турында хыяллана. Канаданың Ванкувер шәһәрендә узган кышкы Олимпиадада, мәсәлән, бияләйләр бик популяр иде.

- Анда бер компания Олимпиада эмблемасы төшерелгән кызыл бияләйләр сатты. Икенче көнне бөтен бияләйләрне дә кырылып алып бетерделәр. Компания тиз генә тагын меңләгән бияләй эшләп чыгарды. Мин үзем дә чират торып, 10 долларга шул бияләйне сатып алдым. Соңыннан Олимпиада символикасы төшерелгән продукциянең 45 проценты шушы тауарга туры килгәнлеге ачыкланды. Татарстанда да бөтен кешенең дә күңеленә хуш килерлек истәлекле тауарлар сатылсын иде дип теләктә калам.

Аңлашыла ки, җәйге Универсиадада бияләй сатып дан казанып булмас, бәлки безгә плавки сатып караргадыр? 


Олег ПЛАТОНОВ

№ |

Мәдәни мирас елы үтеп бара, эше генә күренми #6251

$
0
0
05.07.2012 Мәдәният
Мәдәният министрлыгы вәкиле Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклау өстендә эш бара дип белдерә. Әмма парламент башлыгы министрлык эшеннән кәнәгать түгел. Дәүләт шурасында узган парламент тыңлауларында мәдәни мирасны саклау темасында төрле фикерләр яңгырады.

Татарстан депаутатларының республикада игълан ителгән мәдәни һәм тарихи мирас елы кысаларындагы өченче очрашуы узды. Парламентның мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев сүзләренчә, соңгы ун ел эчендә республикада мәдәни мирас объектларын  төзекләндерү өчен сигез миллиард 887 миллион сум акча тотылган.

 

“Элегрәк Казанның меңъеллыгы уңаеннан бу өлкәдә хәйран гына эшләр башкарылса, хәзер инде 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысасында тарихи мирас һәйкәлләре төзекләндерелә башлады,” дип белдерде ул.

 

Разил Вәлиев: “Тарихи документларны онытмыйк”

 

Разил Вәлиев үз чыгышында тарихи һәйкәлләр белән беррәттән җәмәгатьчелек игътибарын рухи мираска да җәлеп итәргә кирәклеген белдерде.

 

Аның сүзләренчә, Татарстанда үтә кыйммәтле 100 мең басма китап, революциягә кадәр басылган 150 дән артык газет һәм журнал, 20 меңгә якын кулъязма саклана. Ә инде республика архивында биш миллион тарихи документ исәпләнә.

 

“Безне бигрәк тә кулъязма фондының 70 процентын ашыгыч рәвештә реставрацияләү эше борчый. Тиз арада без аларны тиешле саклау астына алмасак, аларны гомерлеккә югалтырга мөмкинбез”, дип белдерде ул.

 

Аның чыгышыннан соң депутатлар, мәдәният министры урынбасары Светлана Персованың, мәдәни һәм тарихи мирас объектларын саклау өлкәсендә башкарылган эшләр турында төп хисабын тыңлады.

 

Әдәбият эшлеклеләренең хисабын хәтерләткән министр урынбасарының хисабы депутатларда күп кенә сораулар тудырды. Әйтик, Милли китапханә төзү темасында мәдәният министрлыгы нәрсә уйлый? Ни өчен өч ел буена сөйләшенеп килгән “Мирас” программасын кабул итү өстендә министрлык бер кылын да кыймылдатмый? Ни өчен тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне төзекләндерү темасында министрлык  алдан юл ярып бару вазыйфасын тиешенчә башкармый?" кебек сораулар күтәрелде.

 

Персова депутатлар арасыннан мондый сораулар килер дип көтмәгән иде ахры, бераз югалып калды. Җавапларында төгәллек сизелмәде.

 

Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинның чыгышы Персова һәм мәдәният министрлыгының эшчәнлеген утка тотудан башланды.

 

“Министр урынбасары буларак бу эшләрдә кайнап торасы урынга, сез үзегезнең хисабыгыз белән бер дә сөендермәдегез”, дип белдерде ул.

 

“Без әгәр дә мәдәни һәм тарихи мирас елы кысасында да тиешенчә эшләмибез икән, башка вакытта ничек эшләрбез. Тарихи объектлар ел саен ныграк җимерелә. Без һәр эшләгән көнебезгә бәя бирергә өйрәнергә тиеш. Мәдәни һәм тарихи объектларны саклау, аларны төзекләндерү темасында өченче тапкыр очрашып теманы сөйләшәбез-сөйләшәбез, әмма нәтиҗәсе генә аз. Бу темада халыкка күрсәтерлек эшләр күренми”, диде парламент башлыгы.

 

Казан прокуроры: “Тарихи объектларда хәлләр мөшкел”

 

Казан прокуроры Илдус Нәфыйков исә үз чыгышында кайбер фактлар китереп, мәдәни һәм тарихи мирасны барлау, аны төзекләндерү һәм саклау өлкәсендә тикшерелгән эшләргә хисап бирде. Әйтик, аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казандагы тарихи мирас саналган һәйкәлләрнең 30 процентының гына торышы канәгатьләнерлек. 130 һәйкәлнең тиешле документлары юк, 45 тарихи бина җимерелә башлаган.

 

Ә бу арада Татарстанда игълан ителгән мәдәни һәм тарихи мирас елының тәмамлануына ярты елдан азрак һәм Универсиада уеннары башланырга бер ел вакыт калып бара.


Райнур ШАКИР

№ | 05.07.2012

Мокытлык энциклопедиясе #6252

$
0
0
05.07.2012 Җәмгыять
Телеэкранда «Дом -2» атлы реалити-шоуның мәшһүр алып баручысы, янә килеп, соңгы вакытта Мәскәүдәге оппозиция митингларында җемелдәләгән Ксения Собчакның «Мокыт энциклопедиясе» (Энциклопедия лоха) дип исемләнгән, хәтәр генә фотолар белән сипләнгән китабы дөнья күрде. Шушы уңайдан танылган журналист Дмитрий Быков белән корган әңгәмәсендә Собчак: «Русия генетик әтрәгәләмнәр иленә әйләнде», – ди.

Ксения туташ китабында кулланылган атамаларга үзенчәлекле аңлатмалар бирә. Без фәкыйрьләргә мокыт (лох) дигән cүз эт типкесендә яшәүче, төрле финанс пирамидаларына алданып, төп башына утыртылучы, кыскасы, кәкре каенга терәтүләрдән башы чыкмаучы беркатлы гади халык дип аңлашыла. Ксения Собчак бу төшенчәнең мәгънәсен тирәнәйтә, офыкларын киңәйтә төшә. Аныңча мокыт (лох) – янәшә-тирәсендәгеләргә басым ясарга һәм үзен тәти итеп күрсәтергә көчәнүче кеше. Әңгәмәдәшенә үзенең дә мокыт (лох) булуын, хәттә «ана мокыт» икәнен дәлилләп, Собчак «Дом-2» тапшыруын ил мокытлыгы символы дип атый. Ә Русиянең уптым илаһи гомуммокытлыкка тару сәбәпләрен туташ 1917 нче елдагы хәлләргә сылтый, шәхесне изгән-сыткан 1937 нче һәм сугыштан соңгы елларны искә алып шәрехли. Илебездәге бүгенге тынычлык һәм җәмгыятебездә азатлык урынына колбаса дигән килешү төзелүе турында сөйләп, колбаса бетүгә әлеге килешү дә төкәнәчәк дип искәртә... Белеме буенча ул халыкара мөнәсәбәтләр белгече, ә дипломын «Франция һәм Русиядәге президентлык институтларына чагыштырма анализ» дигән темага язган. Ксения Собчак миллиардлар «эшләүчеләрне» баблонафтлар дип атый, ә акча «эшләү»гә сәләтне музыкадагы слух белән чагыштыра. Бәгъзе хәтәр түрәләрне, кәттә, ялтыравыклы һәм кыйбатлы нәрсәләргә һәвәслекләреннән чыгып, «дәү бәби»ләр дип тә «олылый».

 

Тәти күренергә көчәнү җәһәтеннән әле кайчан гына Татарстан да әллә ниләр кыланган иде. Кол Шәриф мәчете хозурында бушлай сыра эчеп күбенешкән туташларның трусик төшерешле «Золотая попа» конкурслары дисеңме, «Сотворение мира» атлы «пәри туйлары» дисеңме, төрледән-төрле мисс бәйгеләре, татар уенчыларының дәһеле дә булмаган хәтәр спорт командаларының җиңүләре, миллион баш чучка үрчеме алуга ирешү, татар сәнгатен якын җибәрү каралмаган халыкара фестивальләргә миллионнар ыргыту... Кыскасы, санап бетерешле түгел. Бәлки Тукай яшәгән йортны җимерү, Казандагы Бауман урамындагы татар китабы кибетен подвалга төшерү, кайбер сәер һәйкәлләр шаукымы да кемнәрдер алдында тәти күренергә көчәнү галәмәтедер?

 

...Тукай дигәннән, күптән түгел Төркиянең Истанбул каласында аңа һәйкәл куелдыЙ Әлбәттә, мәшһүр «Пар атны» гына түгел, ә «Китмибез!»не дә язган Тукаебызның «солтан җирендә» һәйкәлен калкыту – хәерле гамәл. Тик менә гәүдәләнеш кенә байтак сораулар уята. Бу хакта Интернетта да (Матбугат ру) төрле фикерләр яңгырады. Тап-тар кием кигән хәлсез һәм йончыган кыяфәтле, шактый карт чырайлы шагыйрьне сынчы эскәмиягә утырткан. Тукай бер кулы белән (егылып китмәскә дипме) утыргычка таянган, ә терсәктән бөгелгән икенче кулында – каләм. Аның пәке түгел, ә нәкъ менә каләм булуын искәртү өчен бәлки өстәмә язу кирәктер? Каләм икәне тәгаенләнсә дә, сын шагыйрьдән бигрәк (бу бинем шәхси фикерем) колхоз хисапчысын, кыр бригадирын хәтерләтә. Бу бит Тукай! Җитмәсә үзе «анда унбиш шпион» дип язган Төркиядә... Вера Мухинаның эшчене – чүкеч, колхозчыны урак тоттырып ясаган үрнәгенә иярүме соң әллә бу шагыйрь кулына һөнәри эш коралы тоттыру?.. Хуш, рәссамны пумала тоттырып мольберт хозурында шулай күрсәтү мантыйкка сыйсын да ди. Рәссамнарның иртән яки көпә-көндез ачык һавада сурәт төшерүләре була торган хәл. Шагыйрьләр төнлә яза түгелме соң? Һәрхәлдә Тукайның шушы рәвештә үзенең тылсымлы, я булмаса утлы давыллы шигырьләрен укмаштырып утыруы, миңа калса, бик икеле...

 

Казанда, Идел-Пресс бинасы (Декабристлар урамы, 2) тирәсендәге әфганчыларга багышланган һәйкәл дә күпләрдә каршылыклы фикер уяткан иде. Бер таныш әфганчыдан шул хакта фикерен сорагач: “Бармы, бар”, –дип кенә җавап бирде. Бу һәйкәл турында да шуннан артыкны әйтеп булмый... Күрәсең сынчы туган телен белми һәм шуңа да Тукайны, аның рухы тукылган шигъриятен аңлаудан ифрат дәрәҗәдә ерак.

 

...Мин сынчы түгел, бәлки автор идеясен аңлап җиткермәгәнмедер, әмма Тукай һәйкәле нинди буласын хәл итүне фәкыйрегезгә тапшырсалар, аны чапкан пар атта гәүдәләндерер һәм туган көнендә генә булса да (көн саен мәгълүм бер вакытта булса тагын да әйбәт) ул сын хозурында Заһидулла Яруллинның «Тукай»маршы» яңгыратылуын хәл итәр идем...

 

...Олугъ, кадерле, милләт сөеклесе затларыбызның җеназасыннан фотолар Интернетка эленүенә күнектек. Ни гаҗәп, түрәләремез, сүз куешкан кебек, анда баш киемсез йөри... Мәрхүмнәр җеназасында баш киемсез булу ул бит православ урысларга хас... Татар түрәләренең дә шул модадан тайпылмавы көфер уйларга этәрә. Бигрәк тә Рәшит Әхмәтов үз газетасында (“Звезда Поволжья”) Русия эчке эшләр министры булып эшләгән якташыбызны, милләттәшебезне православ дине кабул иткән дип язгач, аның үрнәге йогышлы булды ахрысы кебек шикшө-бһәләргә турылый күңелне. Дөрес, бездә вөҗдан иреге анысы һәм, халкыбыз әйтмешли, җаны теләгән җылан ите ашый...Православ динне сайлыймы шәхес, исламнымы – иң мөһиме ихласлык һәм иманлылык. Файда хакына иман алмаштыру яки ике якка да ярап буталу гына җирәнгеч күренеш, андыйлар монафикълар санала һәм, диндарлар фикеренчә, аларны тәмугның соңгы, җиденче каты көтә....

 

Бар иде заманнар. Ниндидер китап чыгу, әсәр басылу җәмгыятебез тарафыннан зур вакыйга буларак кабул ителә иде. Татарда Адлер Тимергалин, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, яңарак 85 яшен тутырган Миргазиян Юныс әсәрләре милләтебезне кузгатып җибәрә торган иде... Тукай әйтмешли, үтте инде ул гомерләр, очтылар шул кош кеби...Алай да... Ксения Собчак китабы әйбәт сатыла, имеш... Шәрә дөреслек белән дә алдырган автор, ихласлык ягыннан да кимен куймаган...


Зәет МИРЗАНУРОВ

№ |

«Икебезгә – бер гомер» #6253

$
0
0
05.07.2012 Ир белән хатын
Фәнис абый Яруллинны югалтканга да җиде ай булып килә. Вакыт дигәнең аккан су белән бер, кайвакыт чабуына ныклап ябышкан килеш тә аның асылын, йөгереклеген аңлап җиткереп булмый. Юкса татар әдәбиятына әйтеп бетереп булмаслык рухи байлык калдырган Фәнис абый кебек шәхесне һәр көнне искә алырлык та, аның батырлык-фидакарьлегенә һәр көн сокланырлык. Берәр кеше хәтеренә аның боек вакыты, күңел төшкән халәте кереп калдымы икән? Юктыр. Чөнки Фәнис абыйның елмаймый-шаяртмый сөйләшкәне, аралашкан һәр кешесенә яктылык бирми калганы булмады. Ярты гасырдан артык ятакка беркетелгән булса да, күпме җорлык, күпме тормышны ярату иде анда!..

...Фәнис абый белән Нурсөя апаларның фатирында мин беренче тапкыр гына кунакта түгел. Нурсөя апа да мине мәктәп эскәмиясеннән белә. Бу юлы да башта хуҗабикә белән гөрләшеп, соңрак «бүген сиңа гашыйк булам» дип шаяртырга яраткан Фәнис абый янына үтәрмен шикелле тоелды. Түр бүлмә исә пар мендәр менеп кунаклаган буш караваты, Фәнис абыйның урамны күзәтә торган ян көзгесе, тотыныр өчен җайлаштырып диварга беркетелгән таягы белән каршы алды. Бөтен нәрсә дә Фәнис абый исән вакыттагыча. Фәнис абый үзе генә юк. «Елы тулмыйча, берни дә үзгәртмим әле, – ди Нурсөя апа, басынкы тавыш белән. – Нәкъ ул теләгәнчә торсын».

 

Яшь чакта бөтен кеше дә герой

 

– Без Фәнис белән 1962 елда таныштык, – дип сөйләп китә Нурсөя апа, яшьлек елларына кайтып. – Ул вакытта «Ватаным Татарстан» газетасында Шевченко дигән кешенең аның турындагы язмасы басылып чыккан. Фәнисне, туган авылы – Баулы районындагы Кызылъярда бер ел торганнан соң, Казан хастаханәсенә күчергәннәр. Аның янына бөтен комсомоллар агылып кына тора, кызлар да өзелми. Бервакыт кызларга ияреп мин дә килдем. Миңа 22-23 яшь тирәсе. Чая, чыркылдык, сөйләшергә ярата торган идем. Аннан иптәш кызлар белән Фәниснең фатирына килеп йөрдек. Ул вакытта бит комсомол төшенчәсе бар иде, комсомол ярдәм итәргә тиеш! Бездән әллә ни файда булмагандыр инде, бәлки, авыру кешегә комачаулаганбыздыр гына, әмма Фәнис янына йөрүдән туктамадык. 1967 елда өйләнештек. Яшь чакта геройлык көчле була...

 

– Нурсөя апа, ә әти-әниегез, туганнарыгыз каршы төшмәдеме?

 

– Кая инде каршы төшмәсен?! Әни озак та тормады, йөрәк чиреннән бакыйлыкка күчте. Туганнар белән ун еллап аралашмадык. Аннан, әни нигезендә торган сеңлем авырып китте дә авылга, бәрәңге алырга кайтырга кирәк булды. Фәнис, үзем генә калмыйм, диде. Бергәләп апа йортына кайтып төштек. Шуннан туганнар белән элемтә торгызылды. Без болай тугыз туган булганбыз, ул вакытта алтавыбыз исән-сау иде. Бүген мин берүзем генә калдым. Бөтен туганнарым да бик иртә китеп барды. Безнең нәселдә озын гомерле кеше юк та инде ул.

 

– Сез Фәнис абый белән утырудан тыш, хөкүмәт эшендә дә булгансыз, ничек өлгерә идегез?

 

Без бит берара Фәниснең әнисе белән яшәдек. Ул вакытта мин мотор төзүчеләр заводында оператор булып эшли идем. Аннан каенананың шәһәрдә яшисе килмәде, авылга кайтып китте. Фәнисләр алты бала иде – ә Кызылъярдагы әнисенә дигән йортны Фәнис берүзе сатып алды. Ул вакытта аның бер китабы чыгып, 3 мең сум гонорар алган иде. Шуның белән ул әнисен йортлы итте. Минем исә хезмәт кенәгәм өзек-төзекләрдән торды. Каядыр урнашып, шунда гына эшли алмый идем – Фәнис берүзе генә тора алмады. Шулай бер эштән кайтуыма өебез янында ашыгыч ярдәм машинасы тора. Безгә икәнен шундук аңладым. Мин калдырып киткән электр чәйнегеннән чәй эчмәкче булган Фәнис. Ә куллар бит тотмый, беләзеге кайнар калаена туры килгән. Табиблар кабарган шешне тишеп, перевязка ясап яталар иде. Мин ишектән килеп тә кердем, дивар буйлап шуып та төштем... Ничек калдырыйм мин аны шуннан соң? Шундук эшне ташларга туры килде. Аннан лаборантка булып эшләп алдым, тегендә-монда урнашып карадым. Кайсы җитәкче бүген бар, иртәгә юк хезмәткәрне яратсын? Шуңа да үз пенсиям ташка үлчим генә булды.

 

– Нурсөя апа, яшь чакта геройлык белән бергә капылт кына карарлар да үзгәреп китә. Үкенү, аерылып китәргә теләү булмадымы?

 

– Аның турында уйлаганым да булмады. Фәнис минсез ничек яшәсен ди? Үкендем дип тә әйтә алмыйм, ничек бар – шулай булды. Язмыш...

 

– Һәм ярату?..

 

– Ул булмаса, кешене жәлләп кенә яшәп булмыйдыр инде ул. Мин аны үземнеке итеп кабул иттем. Фәнис үзе дә, син булмасаң, мин яшәмим, ди иде. Алай кулында күтәреп йөртмәде инде.

 

– Нурсөя апа, хатын-кызга хас әни булу теләге баш калкытмадымы?

 

– Мин балалар яратмадым, шуңа андый теләк тә булмады. Була бит ул шундый кешеләр, балалар белән мәш киләләр. Безнең Фәнис шундый иде. Бөтен күрше-тирә баласы бездә үсте. Ишекнең ябылып торганы юк, кереп тулалар иде дә Фәнис янында мәш килеп йөриләр иде. Бала-чага бик тиз тоемлый бит ул – кем баланы ярата, кем юк. Минем янга ашыйсылары килгәндә генә киләләр, ә Фәниснең өстеннән йөриләр. Берсендә шулай күрше кызы Дианага ярты көн бездә булгач, үскәнем, арыдым, зинһар, өеңә кайт, дидем. Ярар, диде дә кызчык, Фәниснең караваты астына кереп китте. Ул вакытта алагаем зур караватлар. Караватның икенче ягыннан килеп чыкты да Фәниснең юрганы астына кереп ятты. Янәсе, шулай иткәч, аны беркем дә күрми. Балаларны үлеп ярата иде Фәнис, уртак бала турында бик хыялланды. Әмма булса, кыз бала булыр иде ул безнең, ди иде. Шулай бер чак балалар йортыннан бала алу турында да сүз кузгаткан иде. Мин өметләндермәдем. Баланы бит үстерү өчен бөтен шартлар кирәк, аннан кем бирсен безгә бала? Аның өчен бит меңнән-мең документ тутырасы. Урын өстендәге кешегә барыбер бала бирмәсләр иде.

 

Бер урында гына утырмадык

 

– Нинди иде ул Фәнис абый?

 

– Ул бик пунктуаль кеше иде. Кеше киләм дип шалтыратса, ул көнне шул минут-сәгатьне көтеп берни эшләми иде. Беренче тапкырында да, икенчесендә дә ул кеше килмәсә, өченчесендә кабул итмәде. Һәр кешенең үз планнары бит – ә сүзендә тормаганнар өйдә яткан кешенең нинди эше бар дип уйлаганнардыр, бәлки, соңыннан үпкәләп тә йөргәннәрдер. Фәнис алдакчы кешеләрне дә өнәмәде. Ялагайлануны сөймәде. Безнең өйдә беркайчан ялган булмады. Икебез дә үпкәләп йөрү дигәнне белмәдек. Әни дә исән чагында, бер яктан әрләшәсең, икенче яктан килеп эндәшәсең, дип көлә иде миннән. Кайберәүләр бит эндәшми йөри ала. Без икебез дә сөйләшми тора алмый торган кешеләр. Кайвакыт, төшке ашка утырган килеш, өстәлне җыярга, кичке ашны пешерергә дә онытып, караңгы төшкәнче гәпләшеп утыра идек.

 

– Сезнең уртак сәфәрләр турында да Фәнис абыйның әсәрләре аша укып белә идек.

 

– Без бик йөремсәк идек. Утырдык та чыгып киттек. Кунакка еш йөрдек. Мин үзем 1972 елдан башлап машина йөртәм. Ул вакытта «Запорожец»ка утырып кая гына бармадык. Авылга, бакчага баруны әйтеп тә тормыйм инде. Кырымга бардык без, Ташкент, Дүшәнбегә барган идек. Ул сәяхәтләрне сөйләп тә торасы юк инде. Алар, безнең Фәнис белән икебезгә бер уртак гомер кебек, тулаем аның иҗатында урын алган. Әле ул шул сәяхәтләрдә кемнәргәдер гашыйк булып, соңрак шулар белән хатлар да алышып торды. Хәтерлим, Ташкенттан бер танышы ел саен туган көненә посылка сала иде. Почтадан шуны бергәләп барып алдык. Эчендә сыеклык чайпалган кебек. Кара, димен Фәнискә, «булькает». Ачып карасак, ике коньяк шешәсен чәк-чәк белән уратып алган ике «таучык». Аннан озак та тормады, ул ханым йөрәк өянәгеннән үлеп китте. Фәнис бик тиз гашыйк булучан иде. Кәрәзле телефоннар чыккач, өй телефоныннан кызларга-ханымнарга шалтыратып, көннәр буе сөйләшә иде. Икешәр-өчәр мең счет килә. Мин аны андый аралашудан тыймадым. Урында яткан кеше өчен аралашудан да зуррак бәхет була димени? Әле ярый аякларың йөрми, чыгып чабар идең, дип көлә идем үзеннән.

 

51 китапның күбесе – үз хисабыбызга

 

– Сез аңа иҗатын кәгазьгә төшерергә булыштыгызмы?

 

– Юк, ун бармагының берсе хәрәкәтләнмәсә дә, ул каләмне ике йодрык арасына кыстырып үзе язды. Аның иҗаты бик зур. Бергә күпме яшәп тә, мин аның тик торган вакытын хәтерләмим. 24 сәгатьтән торган тәүлекнең 20 сәгатен сызланып, перевязкалар ясатып ятканда да, калган 4 сәгатен иҗатка багышлый иде ул. Юкса каян килсен ул 51 китап? Ә бит ул китапларның күпчелеген үз хисабыбызга чыгардык. Аның хезмәтен күрсеннәр, ди идем. Ишектән ишеккә йөрдем. Әле әнә бер өем беркайда да басылмаган хикәяләре калды. Татарстан китап нәшрияты аларын 75 яшенә чыгарырга вәгъдә итте.

 

– Авырлыкларның исемлеге кыска булмаган...

 

– Безнең Фәнис белән булган ЧПлар инде ул... Мусин урамындагы фатирыбызда торганда коридордагы электр щитыннан янгын чыкты. Бишенче катка кадәр менде ялкын. Рупордан: «Документларыгызны алыгыз да фатирлардан чыгыгыз», – дип кычкыралар. Фәнис миңа, бар чык, ди. Мин ничек аны калдырып чыгыйм ди? Чыкмыйм, дидем. Әгәр ул вакытта ишекне тимергә алыштырырга өлгермәгән булсак, утырып янасы идек. Кешеләрнең дә ваемсызлыгына шаккаттым инде – күршеләр чыгып киткәннәр, ә мин янгын инде бөтен коридорны камап алгач кына белдем. Юкса өйдә авыру бар икәнен беләләр иде. Аннан утны сүндерделәр, өйгә сулап булмаслык көек исе кереп тулды. Үзебез елыйбыз, үзебез исән калганыбызга шаккатабыз... Аннан Жуковский урамында фатирга күчү белән ишек төбендәге документлар, акчалар салынган сумканы урлап чыгып киттеләр. Без бит гомер бакый ишек бикләп тормадык. Участковыйга хәлне аңлаткан идем, сумкагызны тротуарга чыгарып утыртасыгыз калган, диде. Ярдәмгә Зилә Вәлиева килде. Өч көн эчендә бөтен документларны эшләп бирделәр. Без ул яктан Зилә Вәлиевага зур рәхмәтле – аннан күргән игелекнең чуты-чамасы юк. Бу фатирны да ул бирдертте, телефонлы итте, һәрдаим Фәнисне тыңлады, кунакка килергә дә вакыт таба иде. Ул сумка урлаудан айнырга өлгермәдек, без ике сәгатькә очрашуга киткәч, ачкыч яратып кереп, бөтен өйне чистартып чыгып киткәннәр иде. Бөтен алтыннарымны, ремонтка дип җыйган шактый зур күләмдәге акчаны алганнар. Ул бит тотмаган куллар белән, зур газаплар белән иҗат итеп тапкан акчалар... Ничек рәхәтен күреп булсын аның? Төгәл ике сәгать өйдә булмадык. Әле ул көнне очрашуга барып җиткәч, Фәниснең йөрәге тотты, аңын җуйды. Сизенгән, күрәсең...

 

– Тән ярасына җан яралары өстәлә торган...

 

– Бер тапкыр Тукай музеена очрашуга чакырдылар. Фәнис 14 китапка музей исеменә автограф куеп, шуларны бүләк итәргә алып бардык. Ул вакытта музей директоры аларны куярга урын тапмаган, анда өлкән яшьтәгеләр белән Рафаэль Сальмушев кичә оештырган иде. Музейга дип атап алып килгән китапларны шунда җырлаган-биегәннәргә тоткан да тараткан. Менә шул Фәниснең хәтереннән җуелмады. Сезнең газета аша ишетүчеләр булса, кайтарсыннар иде ул китапларны музейга. Ул бит Фәниснең музейга атап алып килгән саллы бүләге иде.

 

– Фәнис абыйның ясаган бүләкләре шактый дип беләм.

 

– Сәвияне әйтәсеңме? 54 яшендә үлеп киткән сеңлемнең кызы Сәвияне без унберенче сыйныфта чакта ук Казанга китерттек. Аның янбаш сөяге каймыккан иде, әмма операцияләр уңыш китермәде. Бишенче курста аңа Фәнис абыйсы зур, матур фатир бүләк итте. Хәзер Сәвиябез кияүдә, бәби үстерә.

 

– Тормыштагы авырлыкларны җиңәргә Фәнис абыйга җорлыгы-шаянлыгы да булыша иде булса кирәк...

 

– Менә үзе бер шаккаткыч нәрсә – бер карасаң, безнең тормышта бер яктылык та юк кебек. Тәмугның күзенә карап торган чаклар булды. Китапларын бастырганда да эт итеп сүгелгән, ярдәм сорап кергәндә дә, буш вәгъдәләр белән кайтып, үксеп-үксеп елаган чаклар буа буарлык иде. Әмма Фәнис һәрвакыт шаянлыгы белән үткәреп җибәрә белде. Кыенлыклар, рәнҗетелүләр булган саен, ул тагын да ныграк үҗәтлек белән эшли башлый иде. Артка чигенмәде, күңел төшенкелегенә бирелмәде. Ә аны укыган кадәр укучы тагын кайсы язучыда бар икән? Фәнис Яруллинны бөтен җирдә беләләр, китапларны әллә кайлардан соратып алалар иде. Аның язмышы ул яктан бик бәхетле булды.

 

Миннән алда үлмә!

 

– Фәнис абый үлем турында уйлана идеме?

 

– Яшь вакытында үлемнән курка иде. Соңгы вакытта, гомерем күп калмагандыр инде, дия башлады. Соңгы ике елда бик авырды ул. Йөрәк белән бөер үзен бик сиздерде. Мин дә шактый кан басымы, күз күреме белән интеккәч, бөтен курыкканы миннән калу булды. Син китүне кичерә алмаячакмын, ике-өч көннән мине дә җыештырачаклар, ди иде.

 

– Китәр алдыннан уш-акылында идеме?

 

– Әйе. Соңгы көненә кадәр язды. Кулыннан каләме тәгәрәп-тәгәрәп төшә, ул кабат үҗәтләнеп язарга тотына... 8 декабрьдә (2011 ел. – Г.Җ.) көне буе телефоннан сөйләште. Кичке якта хәле начарланды, «ашыгыч ярдәм»гә шалтыраттык. Температурасы 38,5 дигәч, килмәделәр, кичке алтыда тагын шул ук таныш номерны җыйдык. Җиделәрдә участковый табиб килде. Мин алар әйткән фәнни тел белән әйтә алмыйм инде – йөрәге начарланды, тавышы бетте. Кичке тугызларда җылы сөт сорады. Соңгы кабул иткән ризыгы шул булды. Иртән тешен чистарттырды, аннан тагын скорый чакырттык. Кич килгән табиб та, иртән килгәне дә хастаханәгә салыгыз, диде. Ә Фәнис миңа, хастаханәгә салма, мин өйдә үләм, диде. Тугызы көнне, табиблар китүгә, өзелде...

 

– Фәнис абый нәрсә ярата иде, Нурсөя апа?

 

– Иртән-иртүк уянуга кояш нурын күреп куана иде. «Аллага шөкер, бүген дә якты көнне күрдем бит әле», – дип сабый бала кебек сөенә иде. Догалар укыды. Шундый матур бу дөнья дип, көзге аша урамдагы яшәешне күзәтә иде...

 

Нурсөя апа белән озаклап утырдык әле без. Бөек җанлы, галәмдәй зур йөрәкле, сары алтынга тиң олуг сабыр холыклы ханымга тиң сүзләрне эзләсәң дә, табып булмыйдыр ул. Аның бөеклеге тарихка да керерлек, һәйкәлгә дә әверелерлек, дөньякүләм эталонга да тиңләрлек. Рәхмәт Сезгә, Нурсөя апа! Татар әдәбиятына әнә шундый шагыйрьне иңендә дә, рухи яктан иҗатта да күтәргән шәхес буларак Сез татар хатын-кызының иң зур һәм иң матур үрнәге...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

№ |

Тарихи тамырларыбыз – кабер ташларында #6254

$
0
0
05.07.2012 Милләт
“Иман” нәшриятында тарихчы Нурулла Гарифның “Болгар-татар ташъязмалары” исемле китабы чыгу уңаеннан “Иман” ислам мәдәнияте мәркәзендә (Тукай урамы, 38) тәкъдим итү кичәсе булды. Кичәгә җыелган галимнәр, тарихыбызны өйрәнү өчен бик кыйммәтле китап, дип аңа зур бәя бирде.

– Озак еллар дәвамында дөрес тарихыбыз булмады. Аны язу бүген дә кыен. Моның төп сәбәбе – үзебезнең чыганаклар бик аз. Шәрекъ сәя­хәтчеләре хезмәтләре, урыс елъязмаларыннан аермалы буларак, ташъязмалар – үзе­безнеке. Шуның өчен дә кабер ташларындагы язуларның җөмләсе генә түгел, һәр сүзе кадерле. Андагы кеше, төбәк-авыл исемнәрен, мәрхүмнең җәмгыяви дәрәҗәсен өйрәнү – һәрберсе аерым юнәлеш була ала, – дип сөйләде анда ки­тапның фәнни мөхәррире, тарих фәннәре докторы, күре­некле археолог Фаяз Хуҗин.

Үзе дә байтак төбәктә булып, шактый гына татар авылын гизгән тарихчы Рәшит Галләмовка бу эш яхшы таныш. “Зиратта кычыткан, үлән арасында үрмәләп йөрү җиңел түгел. Кайчагында каберлекнең капкасын таба яисә ача алмыйча койма өстеннән дә төшәсең. Кабер ташларының күбесе яхшы укылмый – вакыт, табигать үзенекен эшләгән. Кайберләре ауган, җиргә яткан. Хәтта ике кеше күтәреп булмастай зурлары, авырлары да очрый. Безнең Нурулла – язучы булган тарихчыбыз ул, тарихчы булган язучыбыз. Бу аның эпиграфикада соңгы китабы булмас дип ышанам. Гомумән, бездә язма мирасыбызга игътибар бик аз. Әнә Әрмәнстан башкаласы Еревандагы Матенадоранда өч йөз кеше эшли, безнең Казан Кремлендәге “Мирасханә”дә – өч кеше. Тарих – төпсез кое икән”, – дип искәртте ул.

– Без, дин әһелләре бу китапны бик көттек. Казанда әүлияләр каберләре бар. Әмма моңарчы аларны җыеп бер хезмәттә күрсәткәннәре юк иде әле. Бу кабер ташларын җисми яктан да сакларга кирәк. Әнә Туфан абый, Әтрәч каберлеген койма белән әйләндереп алып, бу борынгы матди мирасыбызны саклап калу эшен башлады. Болар бит – изге урын. Ул каберләрнең ияләре догага мохтаҗ. Элек картлар кечкенә генә кабер ташы күрсә дә, туктап, дога кылып китә иде. Бу – бик кирәкле китап, – дип белдерде үз чиратында “Иман” нәшрияты җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якуб. Дөрес, бер үк вакытта ул, әлеге китап гади халык өчен катлаулырак, беренче чиратта бу фән белән кызыксынучылар өчен чыгарылды, – дип авторга киң куллану өчен әлеге хезмәтнең сыгынтысын ясарга, кечкенә генә китап итеп нәшер итәргә; гомумән, эчке туризм өчен, Татарстанның изге урыннары, дигән тасвирлама, туристлык күрсәткече язарга тәкъдим итте.

– Мондый маршрутны – изге урыннар буенча сәфәрне – беренче чиратта Казан артында оештырырга тәкъдим итәм. Безнең Чаллы төбәгендә дә егермеләп борынгы таш бар. Зур, матур, бизәкле ташларны, табигый, байларга, морзаларга йә муллаларга куйганнар. Таш дүрт кырлы булып, дүрт ягына да язу язылса, гадәттә, анда ишан җирләнгән. Боларны дини мирас итеп карарга кирәк, – дип җөпләде аны Р.Галләмов.

РИУ мөгаллимәсе Резедә Сафиуллина исә Н.Гарифның бу хезмәте басылып чыкканчы ук, авторның рөхсәтен алып, әлеге китапны файдаланып, шәкертләренә эпиграфик мирас буенча сабак биргәнлеген сөйләде. Бу инде әлеге хезмәт галимнәр өстәлендә генә булмыйча, мәдрәсәләрдә дә дә­реслек яисә ярдәмлек сыйфатында файдаланылыр дигән өмет уята.

Билгеле, кабер ташларын өйрәнүгә багышланган беренче генә китап түгел бу. Әмма күренекле галимебез Һарун Йосыповның “Болгар-татар эпи­графикасына кереш” кебек җитди, фундаменталь хезмәтләр бездә бармак белән санарлык. “Моның бер сәбәбе шунда: әзерләнеп тә дөньяга чыкмый калган шактый хезмәт бар. Әйтик, Николай Калинин, 1941 елның август-сентябрь айларында кабер ташларын өйрәнеп, өч альбом төзегән. Әмма алар­ның берсе дә дөнья күрмәгән. Шул фотоларның меңнән артыгы негативларда саклана. Әхмәт Булатовның төп хезмәтләре чыгарылмаган. Эш нәтиҗәләренә шул чорга бәйле сәяси вәзгыять тә тәэсир итми калмаган. Фикер уздыру авыр, дөресрәге, мөмкин булмау сәбәпле, бериш тарихчыларның фикерләре фәнни басмаларда урын алмаган. Шул сәбәпле аларның фикерләре бүгенгәчә архивларда үз чиратын көтеп ята. Ни үкенеч, бу хәзинә әлегәчә игътибардан читтә кала”, – дип автор Нурулла Гариф ахырда элгә­реләрен җылы итеп искә алды. Болгар-татар ташъязмаларын, халкыбыз тарихының әһәмиятле язма чыганагы буларак, тиешен­чә бәяләмиләр, дип Тел, әдә­бият һәм сәнгать институтын да, Тарих институтын да тәнкыйтьләп китте ул. Чынлап та, сәер бит: Тарих институтында ташъязмалар буенча бер генә белгеч-эпи­графист та юк икән. “Фондлардагы ке­нә­гәләр белән танышканда әле­ге чы­ганакларның 1950-1960 еллардан бирле галимнәр тарафыннан бер тапкыр да ачып каралмаганлыгын күрә­сең, дип галим әлеге хезмәтләрне барлау, халыкка җиткерү өчен институт ачарга, һич ­югы, аерым бер бү­лек булдырырга тәкъ­дим итте.

– Болгар дәүләте җир­легендә сакланып калган мең­гә якын ташның берсе дә 1236 елга чаклы (монголлар тарафыннан яулап алынганчы) куелмаган. Алтын Урда чоры ташлары фәнгә Болгар ташлары булып кергән. Бу очракта “Болгарның исеме бар, җисеме “кайда?“ кебек җитди сораулар куюы белән дә истә кала бу хезмәт.

Әйе, кабер ташларыбыз – борынгыдан сакланып калган сирәк матди ядкәрләребезнең берсе ул. Шуңа күрә аларның билгелеләрен саклау, барлап тору белән беррәттән мо­ңар­чы ачыкланмаганнары табылу ихтималы зур булган урыннарны да күз уңыннан тө­шермәскә тиешбез. Бу җә­һәттә кичәдә катнашкан галимнәр, башкалабыздагы Елантау (Зилант), Архирей дачасын Казан ханлыгы чорында ханна­ры­бызның резиденциясе вазыйфасын үтәгән, Казан Кремленә кергәч сул кул якта, Спас манарасы янында татар-мөселман зираты булган, дип шушындый урыннарга аерым статус бирергә, татар-урыс культурасы ки­сешкән җир­ләр, дип игълан итәргә чакырды. 


Рәшит МИНҺАҖ

№132 | 04.07.2012

Сабан туе – икмәк туе... #6255

$
0
0
06.07.2012 Мәдәният
Кем бил алыша, кем чүлмәк вата, кем капчык киеп йөгерә Сабан туенда. Кемгә – хезмәт бәйрәме, кемгә – күңел ачу чарасы, туганнар белән бер күрешеп аралашу көне. Ә җырчы халкы өчен бу үзенә күрә бер икмәкле чор – хәзер аларның кайсы белән генә аралашма, берсенең дә «койрыгы»н тотам димә. Шулай да, кем кайда булды икән дә кемгә кайсы Сабан туе күбрәк ошаган икән? Ә бәлки, җырчылар үзләре дә Сабан туе бәйгеләрендә теләп катнашадыр?!

Алия ХӘМЗИНА:

– Мин быел Тукай, Мөслим, Лениногорск районнары авылларында Сабан туйларында катнаштым. Шулай ук Казан Сабан туенда да булдым. Миңа Сабан туе эш көне түгел, ул көнне җырлауны да бәйрәм итеп кенә кабул итәм. Әлеге бәйрәмне бәләкәй вакыттан яратып, көтеп ала идем. Чөнки бу бәйрәмдә мин мәйдандагы бөтен бәйгедә катнашып чыгам. Быел да кердем әле! Чүлмәк ватарга кердем, аннан соң таяк тартышуда катнаштым. Әлбәттә, җиңмәдем... Искән җилдә дә җилфердәп торган шәһәр кызына эшләп үскән кешеләрне җиңәргә тагын. Миңа шул катнашу бәхет инде. Сабан туйларының бусы матуррак, бусы күңеллерәк дип аерып күрсәтәсем килми. Сабан туе кайда да матур, кайда да шәп!

ЗИННУР:

– Мамадышта, Зәй, Әлмәт, Теләчедә, Сабаның Миңгәрендә, Мари Эл Республикасының Бәрәңге районындагы Сабан туйларында булдым. Монда кызык, тегендә рәхәт дип мактана алмыйм – Сабан туе хәзер эшләп үткәрә торган көн. Ә бәләкәй чакта!.. Кәнишне, бөтен бәйгедә катнаша идем. Аеруча капчык сугышын ярата идем. Мәйданнан бүләксез кайткан булмады. Бүләкләрнең нинди икәнлеген төгәл хәтерләмим, әмма бер-ике чәй сервисы кайтканы хәтердә. Бу елны гаиләм белән, кечкенә кызым Зәлия белән бергәләп Сабан туенда йөреп булмады. Аларны баштан ук Чаллыга кайтарып куйган идем. Зөлфәтовнага бүләккә тәмле мәмиләр генә кайтты.

Альбина АПАНАЕВА:

– Чирмешән районында, Омск шәһәрендә, Саба районының Миңгәр Сабан туенда, Биектауда, Сургутта, Украинаның Донецк шәһәрендә булырга туры килде. Дөресен әйткәндә, Сабан туйларыннан инде арыдым. Бер көнне өчәр җиргә руль артында барырга туры килә. Төнлә кайтып керәсең дә иртән кабат юлга. Хатын-кыз өчен җиңел нәрсә түгел инде... Иң ошаганы Миңгәр Сабан туе булгандыр, әмма анда барып җитү белән кайту мәсьәләсен уйларга туры килде. Ул Сабан туе булу белән беррәттән машина туе да иде. Әмма авырлыкларына карамастан, Сабан туйлары артист халкы өчен икмәкле чор.

Нияз ВӘЛИЕВ:

– Актаныш белән Сабада булдык. «Эссе» төркемен бик матур каршы алдылар. Ике Сабан туе да күңелле узды. Мин Сабан туенда көрәш карарга бик яратам. Кызганыч, үзем көрәшә белмим...

Иркә ГАЙНЕМӨХӘММӘТОВА:

– Симферополь, Нижневартовск, Лангепас, Свердловск өлкәсе... Самолеттан самолетка күчәбез, бер эссе, бер салкын дигәндәй... Хәл калмады инде. Сабан туенда чыгыш ясау, милләттәшләр белән күрешү бик күңелле, әмма юлы үтерә. Симферопольдә, мәсәлән, әле Сабан туе аягына гына басып килә, халык аз, оешканлык та зур Сабан туйлары югарылыгында түгел. Әмма кайда да милли рух сакланган – шуны күрү рәхәт. Арытты гына, шуңа әлегә беркая да бармыйм. Улым белән өйдә Сабан туе гөрләтәбез.

Рәсим НИЗАМОВ:

– Сарман, Түбән Кама, Теләче, Әтнә, Мамадыш, Казан, иң соңыннан Актанышта булдым. Иң зур Сабан туе Казанда инде. Мамадышта узганы хәтергә кереп калды – бик күңелле узды ул, әйбәт итеп әзерләнгәннәр иде. Мин Сабан туенда һәрвакыт көрәшне карыйм – һәр авыл малаеның кечкенә чакта көрәшче буласы килә ич инде аның. Әмма мин көрәшкә китмәдем. Сабан туйларында йөгерү буенча беренче идем. Бер генә Сабан туеннан да бүләксез кайткан булмады.

Ләйлә ДӘҮЛӘТОВА:

– Мин әле бер-ике көн элек кенә Төркиядән кайттым. Ун көн шунда ял итеп, яңа җырга клип төшереп йөрдек. Сабан туе минем өчен үз туган ягым – Актаныш белән генә бәйле була ала. Һәр елны мин авыл, район Сабан туе узган вакытта кайтып, әни янында булып, туганнарым, дусларым белән күрешеп киләм. Миңа ул шуңа күрә дә гаилә бәйрәме дип кабул ителә. Сабан туе икән, якыннарың белән җыйналу, әни янында булу каралган.

Рөстәм АСАЕВ:

– Мин быел Сабан туйларында чит илдә булдым. Әнкара, Истанбул, Бохара, Үзбәкстан, Астанада катнашырга туры килде. Минскида җырладым. Һәм ни күрдең диген? Читкә киткән саен милләттәшләрнең әлеге гореф-гадәткә әверелгән бәйрәмне ныграк зурлаулары чагыла. Бәлки, бөтен шартына туры китереп эшләп бетерә дә алмыйлардыр. Әмма никадәр тырышлык, никадәр милли сусау аларда!.. Шуңа мин кайсы Сабан туе матуррак булды дигән сорауны җавапсыз калдырам – Сабан туеның ямьсезе була алмый.

Гөлшат ИМАМИЕВА:

– Әле күптән түгел генә Владивостоктан кайттык. Ф.Каһиров, Р.Галимова, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан егетләре», Мәликә, Салават һ.б. катнашты анда. «Дорога из города» төркеме дә барды. Бик ошады Сабан туе. Аннан мин быел Арча районы Наласа авылының 500 еллыгына кайткан идем. Чиләбегә Бөтенроссия авыл Сабан туена барырга җыенам, июль урталарында Казахстанда узачак милли бәйрәмебездә катнашачакмын. Безнең милли бәйрәм әнә шулай бөтен Россияне колачлап алып, бөтен кешене яраттыра алды шул ул!

Раяз ФАСЫЙХОВ:

– Чистайда Сабан туенда катнаштым, Буа районы Ташкичү авылында җырладым. Мин Сабан туен бик яратам. Бөтен сыйныфташлар көрәшче иде. Мин йөгерү буенча көчле идем, йомырка кабып йөгерүдә дә катнашып килдем.

Сүз уңаеннан, мин Раязга соңгы арада интернет челтәрендә бик зур сүз боткасы хасил иткән: «Мин кыйбатлы җырчы, шуңа бөтен районнарның да мине чакыру мөмкинлеге юк», – дигән гыйбарәсенең хакмы, түгелме икәнен сорадым. «Дөресен дөрес, әмма ул уен-көлке формасында әйтелгән иде, – диде Раяз. – Журналист миннән, нишләп сине күп районнар чакырмый, яратмыйлармы әллә, дип шаяртып сорады. Мин дә шаяртуны дәвам итеп, мин кыйбатлы шул, дидем. Шул шаяру ничек килеп чыкты... Кайберәүләр янтайганны көтеп кенә торалар, шундук төртеп егарлар иде. Алай гына булмый ул!»

Ә без, шуның белән шул, Сабан туйлары бетте, дияргә ашыкмыйбыз. Әле алда күпме бәйрәм, күпме Сабан туйлары буласы. Мөмкинлеге барлар үзебезнең җырчыларга ияреп барып, читтә узганнарын карап та кайта ала. Иярмәсәгез дә була. Үзебезнекеләр барыбер үзебезгә кайта. Кунакта күңелле, ә өйдә рәхәт, кем әйтмешли...   


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

№ |

Наласа авылы көе (Хикәя) #6256

$
0
0
06.07.2012 Җәмгыять
Баз капкачын ачып җибәрүгә, түбәннән күтәрелгән әллә нинди чирканыч ачы ис ни заманнан бирле җүнле ризык күрмәгән ашказанын ертып үтте дә бөтен эчен умырып алды. Хатын, укшып, җиргә чүкте. Бераздан кап-кара булып ыржаеп торган баз авызына тагын башын сузды, тагын тыны буылды. Эшләр харап иде: берәмтекләп чүпләп, сайлап кына салынган унөч чиләк бәрәңге, череп, сасы тирескә әйләнгән.

Сәкинәнең бөтен тәнен вак калтыравык биләп алды. Ул бермәл, фикерләү сәләтен югалтып, һушын җыялмыйча торды. Кышкы озын төннәрдә, ябыгып шыр сөяккә калган Әнвәрен тән җылысына урап таңнар каршылаганда, аны шушы унөч чиләк бәрәңге барлыгы юатып килгән иде. Почмаклары дымланып карала башлаган шыксыз салкын өендә, казанда пешкән кабыклы кайнар бәрәңге турында хыялланып, күпме рәхәт минутлар кичерде ул. Баздагы бәрәңгенең һәр данәсе күңелдән кат-кат исәпләнгән, күп тапкырлар саналган иде инде. Яндагы бакчага утыртырга тиешле ун чиләктән арткан, түбәләмә өелгән тагын өч чиләк (өч чиләк бит, өч чиләк!) яңа уңыш өлгергәнчегә кадәрге озын-озак айларны ялгап җибәрергә тиешле хәзинә булып, тәнгә җылы бөркеп тора иде.

«Бетте, барысы да бетте». Хатын, ыңгырашып, урыныннан кузгалды.

«Инде кышны үткәрдек, язын ничек тә түзәрбез, яшел үлән баш төрткәнче җан асрарга бәрәңгебез бар», — дип йөз-мең кат уйланган хыяллары чәлпәрәмә килде әнә.

— Үзем генә гаепле, үзем генә... Күзләр тидердем лә... Никләр генә шулай шатландым да, никләр ашкындым икән! Белә идем бит югыйсә, әни гомер буе әйтә килде: «Күзең бик каты. Артык куанма да, сокланма да. Чит күзләрдән Ходай үзе саклармын дигән. Иң яманы — үз күзең тию...»

Арыш саламнарын шактый калын түшәп, бисмилласын әйтеп каплаган иде Сәкинә баз авызын. Дөрес, базны ачарга әлегә иртәрәк иде. Март кояшы көндезләрен шактый гына яктыртып алдаса да, төннәре һаман да салкын, хәтта өй эчендә дә өстән — бишмәт, аяктан киезката төшәргә өлгермәгән чак. Казан астына яккан коры-сарының гына җылылыгы күзәнәкләргә кереп оялаган суыкны куып тарата алмый шул.

Базны болай иртә ачуга улы Әнвәр сәбәпче булды. Бер чынаяк чәй эчим дип ашыга-кабалана фермасыннан өйгә сугылган чагы иде Сәкинәнең. Мәктәпкә киткән Әнвәрен укытучы Сания чанага утыртып тартып кайтты. Фронттан ире турында «кара пичәтле» хат килгәндә дә болай югалып калмаган хатын, буыннары йомшап, әздән генә җиргә төртелмәде, аннан, исенә килеп, улына ташланды.

— Әллә куркыттыммы, әни? Миңа берни дә булмады, бары тик башым гына бераз әйләнеп китте, — дип, гаепле сыман елмайды Әнвәре.

Зуп-зур башы белән чанада кайтуына оялса да, укытучы апасына каршы әйтергә базмавы булды, ахры, тыныч кына утыра бирде. Сәкинә, ашыга-кабалана, күгәрчендәй җиңел гәүдәле улын күтәреп алды, аның арык тәнен капшый-капшый, бар җиренең исәнлегенә ышангач кына җиңел сулап куйды.

Шулай да Сания шактый борчылган иде.

— Ярты сәгать буе аңсыз ятып котымны алды. Их, ипи-сөт мулдан булса, егыла торган малаймени ул! Яхшырак ашатсаң, хәзер тернәкләнер иде дә... Ике-өч көн мәктәпкә җибәрми торырсың инде...

Әнә шулчак шатлыгыннан кычкырып җибәрде Сәкинә:

— Бар! Ачылмаган базымда башланмаган өч чиләк бәрәңгем бар!..

Бетте! Барысы да чәлпәрәмә килде!

Чарасызлыктан изелгән хәлсез тәнен өстерәп, хатын өйгә керде. Иске юрган ябынып сәкедә яткан улын уятмаска тырышып, тавыш-тынсыз гына мич буендагы эскәмиягә чүкте ул.

Дүрт ел буе барган рәхимсез сугыш өй эчендәге һәрнәрсәдә эзен калдырып өлгергән иде. Сугыш алдыннан гына салып кергән яңа нарат йортның почмаклары да дымланып, күгәреп чыккан әнә. Сатарга мөмкин булган һәрнәрсә сатылып, азык-төлеккә алмаштырырлыгы күптән озатылып, диварлары шып-шыр калган өе хатынга бик кызганыч булып тоелды.

Менә бу карават янындагы стенада кайчандыр зур, затлы келәм эленеп тора иде. Утызынчы еллар ахырында Сәкинәне Мәскәүгә Колхозчылыр съездына делегат итеп сайлаганнар иде дә, келәмне ул шуннан алып кайтты. И-и-и, матур да иде соң! Шул келәмнең аллы-гөлле бизәкләрен күрергә дип Наласадагы берәр хатын кермичә калды микән аларга! Кичләрен ут алганда, Сәкинә үзе дә урам якка караган бер тәрәзә пәрдәсенең читен юри ачык калдыра башлады. «Әйдә, рәхәтләнеп карасыннар, соклансыннар»...

Заем акчасын шул келәмне сатып түләргә туры килде. Бераздан үзе суккан, читләре матур чигешләр белән чуарланган ашъяулык, җәймә, кашагаларга да чират җитте. Кайчандыр кызыл башлы сөлгеләр белән шыплап тулы сандыгы да бушап, мескенләнеп, почмакта утыра әнә.

Хатын, аптыраудан гаҗиз калып, тагын шул сандыгына барып ябышты. Идән паласының читен күтәреп, яшерелгән урыннан ачкычын алып, бер-ике боруы булды, сандык капкачындагы йозак «келт» итеп ачылып та китте.

Кайчандыр сандык актару Сәкинәнең иң яраткан шөгыле иде. Ә хәзер...

Элекке мул тормышның хәбәрчесе булган сабын, хушбуй исләре катыш нафталин исе борынны ярып керде. Тын юлларын кытыклап, әллә кайларга кадәр үтте дә, күз яшенә әверелеп, сытылып та чыкты. Сандык капкачына беркетелгән «Грамота», открытка бизәкләре җанланып, биешеп алды.

...Менә бу кечкенә төргәк эчендә иренең фронттан язган хатлары һәм кайбер документлар саклана. Сәкинә аны кулына тотып, бер секунд кына уйланып торды. Юк, бүген аларны актарып, хатирәләргә бирелеп утырасы килми икән аның, төргәкне читкә этәрде.

Монысы — улының кечкенә чактагы кайбер киемнәре... Кыска җиңле ак күлмәк белән зәңгәр ыштаннарны ул үзе теккән иде. Юа-юа уңып, төсләрен җуя төшсәләр дә, әле барысы да шактый таза, нык күренгән бу киемнәрне, яшерен өмет-хисләр белән урап, әле сугышка кадәр үк сандык төбенә салган иде хатын. Әнвәренә иптәшкә тагын бер-ике бәбәй алып кайтырмын дип өметләнгән иде ул чакта...

Сәкинә иске генә баш яулыгына төрелгән тагын бер төргәккә үрелде.

Монысы — гармун иде... Әллә никадәр истәлекләр белән бәйле тальян гармун...

Ниндидер кыйммәткә ия, әлегәчә сатылмаган шушы бер тальян гармун гына калды өйдә. Баштарак Сәкинәнең аны сатарга кулы бармады. Бу вакытлыча гына дип саналган мохтаҗлык чорында юк бәягә генә җибәреп гармунны әрәм итәсе килмәгән иде. Менә-менә сугыш бетәр дә, ире дә кайтыр, тормышлар да көйләнеп китәр дип өметләнде. Шул өметне дүртенче кыш асрый хатын. Тик быелгысы иң-иң авыры булгандыр, мөгаен: кыш башында иренең кара кәгазе килсә, хәзер менә Әнвәре дә егылды. Сатам дисә дә, инде тирә-якта гармунга кызыгырдай кешесе дә калмады бугай...

...Ул чакта Сәкинә белән Хәйдәрнең яңа гына өйләнешкән мәлләре иде. Үзләренә аерым йорт салып, башка чыгарга иде исәпләре, язылып, Донбасс шахталарына китеп бардылар. Гаиләлеләрдән Хәйдәр белән Сәкинә генә иде. Бөтен булган җиһазы агач сәкеләрдән торган зур, озын баракта, иске такта кисәкләреннән укмаштырып, үз почмакларын булдырдылар да яшәп киттеләр. Ир-атлар иртүк эшкә таралгач, шыксыз барак көне буена буп-буш кала. Сәкинә баштарак үз «почмак»ларын көйләү, уңайлау белән мәшгуль булды. Тик иңгә-буйга өчәр адымнан артмаган ул бүлмәдә көннәр буе берүзе нишләп утырсын ди? Эч пошудан нишләргә белмичә бәргәләнеп туйгач, үзенә дә эш табуын үтенеп иренә ялварды. Хәйдәре исә аптырады да калды. Күмер шахталарында хатын-кызга яраклы эшне каян табарсың ди.

Барысы да көтмәгәндә хәл ителде дә куйды. Шахтер егетләрнең берсе Сәкинәләр бүлмәсенә өр-яңа чалбар күтәреп керде.

— Аптыраганнан сезгә кердем әле, Хәйдәр. Менә чалбар алдым...

— Шәп булган!Чүпрәге бик тотымлы, нык күренә.

— Анысы шулай да... Бераз зуррак шул.

Сәкинә егеткә чалбарын көйләп бирде. Андый эшләргә кулы ятып тора иде аның. Шуннан китте инде. Егермедән артык ир-егет яшәгән баракта вак-төяк хатын-кыз эше табылып кына торды. Сәкинә берсеннән дә тайчанмады. Кирәк икән, керен дә юды, ямавын да салды. Ә вакыт дигәнең һаман да калды: авылны сагынып, әти-әнине юксынырга да, моңланып җырлап алырга да җитте.

Шахтерлар арасында Галимҗан атлы бер гармунчы егет бар иде. Шуның сәке астындагы капчыктан тальянын алганын Сәкинә түземсезлек белән көтә торган булып китте. Матур уйный иде Галимҗан, үзәкләргә үтәрлек итеп өздерә иде.

Бервакыт, барак идәнен себергәндә, шул капчыкка юлыкты хатын. Куллары, үзеннән-үзе, төенләнгән бавын чиште, аннары бармаклары гармун телләренә кагылды. Бер басты, ике... Тагын басты... Аерыла алмыйча, сәгатьтән артык утыргандыр, имән бармагы белән «Әпипә»не шактый гына шома итеп ерып та чыкты. Күңеле күтәрелеп китеп, тагын, тагын баскалады... «Каз канаты» колакны иркәләде, түзәлмичә, көйләп тә җибәрде:

Каз канатларын санадым,

Очынып кагынганда,

Тулган айларга карадым

Өзелеп сагынганда...

Сәкинә шулай үзенә юаныч тапты, көн узып, кич җиткәне сизелми дә башлады. Уйнады да уйнады... Бармаклары җитезләнде, остарганнан остара барды, сизгер күңеле, инде эзләнмичә дә, гармунның кирәкле теленә басарга күнекте...

... — Ай-яй-яй! Кем шулай сыздыра дисәм!

Сәкинә корт чаккандай сикереп торды, оят эштә тотылгандай кызарынып, гармунын кая куярга белми бәргәләнде.

— Матур уйныйсың! Көнләшеп тә куйдым үзеңнән...

Хатын каушады. Авыз күтәреп җырлап, гармун уйнап утырганын башкалар белеп алса, көлә башласа? Әле Хәйдәре ни дияр бит?

— Зинһар, берәүгә дә әйтә күрмә! — дип, егеткә ялварды. Галимҗан көлде генә. Шулай да серне берәүгә дә ачмады.

Күп тә үтмәде, гармунчы егетне шахта басты. Казып чыгарганда әле аңында булган, бөтен эче янып, шактый вакыт газапланган диделәр. Үлгәндә әйткән соңгы сүзен Сәкинәгә күпләр җиткерде:

— Гармунымны Сәкинәгә бирегез, — дигән ул.

Нигә — Сәкинәгә? Берсе дә баш катырып уйлап тормады: «Мөгаен, түләнмәгән бурычы калгандыр», — дип, тальянны Сәкинәгә тоттырдылар...

... — Әни... Әни дим!

Сәкинә «дерт!» итте. Гармунны «ялт» кына сандык төбенә аударып, улы янына ашыкты.

— Хәлең ничек, балам? Башың әйләнмиме?

— Юк... Ашыйсым килә...

Хатын арык беләкләре белән малайны кочып алды.

— Хәзер, хәзер, балам, бераз гына түз...

Үз сүзенә үзе имәнеп китте.

«Бераз гына түз» дидемме? Их, түзеп кенә үзгәртеп булса икән хәлне!

Элек бу сүзне гел-гел кабатларга ярата иде ул: «Бераз түзегез, хәзер кыстыбыем өлгерә... Хәзер токмачым кабара... Хәзер бәлешем пешеп чыга...» И-и-и, булган да икән рәхәт чаклар!

Базда черегән бәрәңгесе исенә төшеп, тагын эсселе-суыклы булып китте. Симәнәгә дигән өлеше турында ул әлегә уйламаска тырышты. Менә бүгенгесе кыйммәт аның өчен. Хәзергесе!

«Ниләр генә ашатырга бу балага!»

...Мәликә күршесе белән элек-электән бер-берсенә ярдәм итешеп яшәделәр. Бары — бергә, югы — уртак дигәндәй...

Соңгы чиктә, бүген дә шуларга кереп егылды Сәкинә. Мәликәнең килене Нурания сугыш алдыннан гына бу йортка төшкән иде. Менә ул да нәкь Сәкинә кебек тол хәзер. Сәкинә, ярый инде, сугыш чыкканчы алты ел ир белән яшәп калды, улы — Әнвәре — үсеп килә әнә. Ә Нурания соң, Нурания! Сәкинәнең йөрәге кысылып куйды: Нураниянең ирен туй табыныннан ук сугышка алганнар иде.

Көне нинди иде бит! Авылда Сабантуй гөр килә. Күршедә Шәләңгердән төшкән нечкә билле яшь килен туй кунакларын сыйлый. Уен сүз, шаян җыр, татар моңы белән бөтен ишегалды тулган. Киленнең энесе Шәләңгер Нури тальянда сиптерә генә. Уналтысын да тутырмаган үсмернең шулай оста уйнавы бөтен авылны шаккатырды ул көнне. Бармакларына күз дә иярми үзенең. Кем, нинди җыр башласа да, хәзер эләктереп кенә ала. Өздерә генә инде менә! Бөтен Сабантуй аның көенә биеде ул чакта... Күбесе шуннан, бии-бии, фронтка да китеп барды...

...Килен сулык-сулык яшь түкте:

— Энем Нурины госпитальдән кайтарганнар...

— Исән-саумы?

— Исәнен исән дә...

Килен тагын сулкылдады:

— Бер аягы, бер кулы... Төптән үк... Снаряд белән...

— Йа Раббым! Нинди егет иде бит! Нинди егет!

Сәкинә, кабалана-кабалана, киленне тынычландырырга ашыкты:

— Алай ук бетерешмә әле... Башы исән булсын диген. Бер кулы төзек кеше әллә ниләр майтара ул... Безнең авылның Гәрәй карт турында ишеткәнең бардыр бит. Элекке Герман сугышыннан ук кулсыз кайткан, ә аның кебек балта остасы бөтен Арчасында юк иде...

Озата чыккач, Нурания Сәкинәнең «тиләгрике» куенына эре-эре бәрәңгеләр тутырды:

— Ал, әйдә, ал, читенсенмә! Әнвәреңә ашатырсың... Аллага шөкер, Шәләңгердә былтыр бәрәңге бик уңган. Әни безне дә өлешсез калдырмады...

Сәкинә күршедән дәртләнеп чыкты, җитез генә казан астына төртеп җибәрде, кайнап өлгергән суга әрчемичә генә бәрәңгесен турап салды, саклап кына тоткан бер йомарлам каз мае бар иде, читен китеп, анысын шул шулпада эретте. Ымсындыргыч тәмле будан тәрәз пыялалары да парланып китте...

* * *

Шәләңгер авылына сәфәргә Сәкинә бик ныклап әзерләнде. Иртәнге савымны бөтен кешедән алданрак тәмамлап, иң элек Быкыртый Нәсимәсенең кул чанасын сорап алды. Ул чана үзенекеннән шактый зуррак тоелганга, ике капчык бәрәңге иркенләп сыярлык дип тапты. Шактый калын итеп түшәлгән салам өстенә Әнвәре дә чыгып утыргач, бисмилласын әйтеп, юлга кузгалды. Исәбе кичке савымга кайтып өлгерү иде.

Җәй көне булса, Шәләңгергә кадәрге биш-алты чакрымны болын сукмагы буйлап кына үткән булыр иде Сәкинә, тик март башында, әле язгы кояш бик кызганып, саран гына нурын чәчкән бер мәлдә, кар баскан болын буйлап юл салып барырга батырчылыгы җитмәде аның. «Алла сакласын, берәр чокырга төшеп, ерганакларда батып калуың бар. «Урау булса да, тигез юл яхшы» дигәнне хәтерләп, тагын Нурания сүзләрен дә истә тотып, Папа елгасы ярыннан Түбән Аты тавына күтәрелде: элеватордан симәнә ташучылар салган сукмакка шуннан турылап кына төшү иде исәбе. Ул сукмакның кат-кат тапталган, тыгыз һәм ышанычлы булуы күптән мәгълүм иде аңа.

Чанасы шактый «хутлы» булып чыкты. Сәкинә таудан түбән урыннарда шуып кына, тауга таба да әллә ни көч куймыйча, хәйран җиңел атлады.

— Әни, төшим инде... Мин бәбәй түгел бит! — дип киреләнеп маташкан Әнвәренә авыз ачарга да ирек куймады:

— Кире кайтканда чананы этешерсең. Әлегә утырып кына бар. Гармунны саклый күр. Төшеп-нитеп ватыла күрмәсен, — дип, җилдерде генә.

Әнвәрен өйдә калдырса да була иде. Әллә нигә үзе белән аласы итте: яңа гына чирдән терелгән чагы, рәхәтләнеп язгы һаваны суласын да, март кояшында иркәләнсен әле диде, аякларын туңмасын дип шакмаклы калын шәленә кат-кат төрде.

Тау башына менеп җиткәч, Сәкинә бер генә минутка дип хәл алырга тукталды. Туктады да, борылып, авылына күз салды.

Әнә ул — Наласа... Югары очтан алып зиратка кадәр сузылган озын-озын урамнары җемелдәвек кар астында тып-тын калган. Әнә ике катлы агач мәктәбе караеп басып тора да, аннан бераз гына арырак, мәчетне сүтеп төзегән клубы да кара күләгәдәй сузылып ята. Башка бик күпләр кебек Сәкинә дә ул клубка ияләшә алмый җәфаланды. Ата-бабаларың намазга дип чүгәләгән идәннәрне тыпырдатып биергә ничек җөрьәт итмәк кирәк!? Наласа имамы Сафа хәзрәт үзе бу хәлләргә ничек түзде икән? Казан төрмәсендә соңгы сулышын алганда, университет белемле уллары Мөхәммәт белән Әхмәтнең янәшә камерада гына кыйналып-газапланып ятуларын сизде микән карт? Әллә яраткан кияве Хәлил мулланың ике сабые һәм кызы Хәдичә белән Себергә сөрелеп юкка чыгуы сабыр касәләренә тамган соңгы тамчы булганмы? Иске мәчетнең диварлары сәҗдәгә оеган картларның моңсу карашларын үзенә сеңдергәндер дә, алары исә Ходай йортын басымчак итүчеләрне үпкә-рәнҗешләре белән коендырадыр кебек тоелды аңа...

Авыл тып-тын. Аның, әйтерсең, йорт-җиреннән куылган Сәмигулла, Рәхим, Сабирҗаннар турындагы истәлекләре дә, матчага кыстырылган солдат хатлары да, яшь тамчылары белән чуарланган кара пичәтле кәгазьләре дә юк. Әйтерсең, ул, өмет-шатлыклары, юксыну-сагышлары һәм башка бик күп, бик күп вак-төяк мәшәкатьләре белән тыныч кына язны көтә...

Хатын чана читенә сөялде. Моңарчы үзе дә сиземләмәгән, тоймаган ярсу дәртнең әллә кайдан, бик-бик тирәннән, ургылып-ярсып югары үрләвенә чыдый алмыйча, гармун төрелгән теге иске яулыкны тарткалап-йолыккалап сүтә башлады. Бармаклары әнә шул кайгы катыш өметләргә уралган илаһи аһәңне эзләгәндәй, тальян телләрен барлый-барлый, әле югарыга, әле түбәнгә шуышты, төртелде, абынды, тагын, тагын эзләнде...

Ниһаять, ул моң туды! Кар бөртекләрендә чагылып күккә чөелде дә, кояш нурлары белән үбешеп, киредән җиргә сибелде, җемелдәшкән кар чәчкәләрен иркәли-иркәли сыйпап үтеп, бөтен тирә-яктагы ап-ак серле дөньяны кочагына җыйды...

Өзде-е-е-е-реп га-а-а-армун уйныйла-а-а-р

На-а-а-ла-а-са-а авы-ы-ыл-ы-ы-нда...

Сагнул-а-а арым, сагышла-а-арым

Бу-у-у мо-о-оңлы-ы җы-ы-ырла-а-ары-ы-ымда...

Шакмаклы зур шәлгә төренеп утырган Әнвәр, бераз гына кымшанса яки хәрәкәтләнсә дә шул җырның өзелеп китүеннән курыккандай, әнисенә томырылып өнсез калды.

Ә Сәкинә җырлады да җырлады. Аның көенә, әйтерсең, Хәйдәре көйләгән моңнар да килеп кушылды, шуңа өстәп, тагын бик күп, бик күп Наласа егетләренең җырланмаган җырлары да үрелеп акты...

Хатын, авыз читендәге тозлы тәмне тойгач кына, буй булып сузылган яшьләрен кул аркасы белән җитез генә сыпырып алды. Әнвәренә күз салса, анысының иреннәре калтырап, керфекләренә эленгән яшь тамчысы менә-менә тамарга тора икән.

— Ай-яй, кояшы шәп бүген! Күзне ничек чагылдыра! — дигән булды Сәкинә, күзен кыскалап. Үз йомшаклыгына җаны үртәлеп, кинәт кенә башын чөеп җибәрде дә, дәртле, шаян тавыш белән җырын дәвам итте:

Әй, Наласа, Наласа ла,

Наласаны су баса,

Наласаның кызларына

Кияү чыкмый лабаса...

...Сәкинәнең гармун уйнавын авылдагы бүтәннәр түгел, хәтта Хәйдәре дә белми, сизми калды. Бу шөгыль бары тик ир-егетләргә генә хас дип күңеленә беркеткән хатын тальянында гомер-бакый кача-поса гына уйнап килде. Хатын-кызга, бигрәк тә әни кешегә, гармун тартып җырлап утыру ниндидер оят бер эш кебек тоелып, бу һөнәре барлыгын сер итеп шактый озак саклады ул. Тик газиз баласы Әнвәрдән генә яшереп кала алмады.

...Кичен бәрәңге бакчасы аша уеннан кайтып килгән Әнвәр көтелмәгән хәлдән каушады да калды ул чакта. Мунчадан көй агыла иде. Малайның коты очты. Кояш баегач, кара мунчада җырлап-биеп утырган җен-пәриләр турында аның әллә никадәр әкият ишеткәне бар иде. Мөгаен, шулардыр! Ул — җиргә сеңде. Буразналар арасына посып, мунчадан ишетелгән серле хикмәтне шактый озак тыңлап ятты. Кара, кара! Җеннәр дә татар көйләрен белә икән бит! Әнисе җырларга яраткан «Баламишкин», «Арча»ларны сиптерәләр генә!

Куркуы бераз басыла төшкәч, бисмиллаларын укып, тәрәзәсеннән күз салырга да батырчылыгы җитте. Мунча эче кап-караңгы һәм берни дә күренми иде. Кинәт, көтмәгәндә, ишеге шыгырдап ачылды да, аннан ... әнисе килеп чыкмасынмы!? Җеннәрнең кеше кыяфәтенә кереп, зыян салып йөрүләре турындагы имеш-мимеш хәтерендә яңарып, малай чырылдап кычкырып җибәрде. «Җен» кисәк борылды да әнисе тавышы белән аңа дәште:

— Кайттыңмы, улым? Нигә шулай кычкырасың? Әйдә, ашатам үзеңне, карының ачкандыр, — дип, Әнвәргә таба атлады.

Малайның йөрәге бугазына ук килеп бөялде.

— Җеннәр... Мунчада... Бииләр... җырлыйлар... — дип, тотлыга-тотлыга сөйләнде дә сөйләнде.

Сәкинә төенчеген чишеп тальян гармунын күрсәткәч кенә малай тынычлана төште, аннан:

— Уйна! — дип анасына сарылды.

Буразналар арасыннан сак кына «Әнисә», «Әпипә»ләр агылды...

Ана белән баланың уртак сере барлыкка килде. Икәвесе генә аулакта калган чакларда, теге тальян да сандыктан чыгарылып, Сәкинә Әнвәрне гармун уйнарга өйрәтә башлады. Тик сугыш башлангач, бу шөгыль үзеннән-үзе онытылды.

Тальян гармун янә сандыкка бикләнде...

* * *

Шәләңгер дигәннәре илле-алтмыш йортлы кечкенә генә авыл икән. Иң башта Нуранияләр өенә сугылырга булдылар. Күрше килене әти-әнисенең хәл-әхвәлен белешүләрен бик үтенгән иде. Алар килгәч, өстәлгә самавыр менде, тирләп-пешеп бер-ике чынаяк кишер чәе чүмерделәр, мичкә тәгәрәткән бәрәңгеләре телеңне йотарлык тәмле иде.

Почмак яктагы сәкедә ятучыга Әнвәр баштарак игътибар да итмәгән икән. Тегесе торып утыргач, сәер күренешкә аптырап, малай бөтенләй телсез калды. Аяксыз-кулсыз уң ягына авып китүдән курыккандай, сул кулы белән сәке читенә чытырдатып ябышкан егетне күргәч, Сәкинә үзе дә бермәл аптырап торды, тиз генә һушын җыеп, исәнләшергә ашыкты:

— Нихәл, Нури, тереләсеңме?

Егет ябык, ак чыраена бер дә туры килмәгән көр тавыш белән аңа җавабын бирде:

— Ә-ә-ә! Наласалар килгән икән! — дип, галәмәт олы, зур учын Әнвәргә сузды.

— Оһо-һо! Йә, егет, кызлар озата башладыңмы инде? — дип, аның аркасын шапылдатты.

Аннары сәке астыннан үрелеп таягын тартып чыгарды да, җитез генә күтәрелеп, әле чатанлап, әле тыраклап-титаклап ишеккә таба юнәлде. Тәрәзәдән күзләп торган Әнвәрне шаккатырган тагын бер хәл булды: Нури, ялт кына күлмәген салып атып, аркасын, күкрәген, битен, уч-уч кар алып, уа, ышкый башлады.

Юк, мескен түгел иде бу егет! Көч-куәте һаман да ташып торган яралы арысланнарга тиң ниндидер тыелгысыз күтәренке рухка, эчтән ургылып чыккан дәрт-дәрманга ия иде ул.

Ниһаять, чират гармунга да җитте. Аны тотып кайсы йортка барып керергә, авылдагы кемнең бәрәңгегә алмаштыру мөмкинлеге булуы турында хуҗалар белән киңәшләшү киткәч, Нури никтер сүзсез торды, соңрак кыюсыз гына тамак кырып куйды.

Аннары:

— Әни, гармун миңа калсын әле, — дип, өмет тулы сагышлы күзен әнисенә төбәде.

Бар да тып-тын калды. Әллә нинди уңайсыз, читен бер тынлык иде бу.

...Ике капчык бәрәңге салынган чананы тартып Наласага таба атлаганда да шул җайсыз тынлыктан арына алмадылар алар. Әнвәр еш-еш борынын тартты, мыш-мыш килеп, дәшми-тынмый гына чананы этте дә этте.

Ана белән улны тоташтырып торган теге уртак сер дә иртәнге томандай таралды, эреде, юкка чыкты кебек ...

* * *

Көннәр, төннәр, айлар, еллар үтте дә китте...

Әнвәр үсте, башта — егет, аннан ир дә булды. Сугыш хатирәләре дә акрынлап онытыла, хәтердән җуела барды. Тик теге гармун, ике капчык бәрәңгегә алмашкан тальян гармун мәңге-мәңгегә күңел түрендә калды аның. Кызганыч иде ул, бик-бик кызганыч иде! Кулсыз солдатның шүрлегендә ята-ята, мөгаен, әллә кайчан телләре күгәреп, тавышлары карлыгып беткәндер инде аның. Сәкинәнең чанага утырып уйнаган теге көе дә ул гармунның иң соңгы җыры, соңгы сулышы булган, ахры.

Шунысы гаҗәп: әнисе бервакытта да тальянны исенә төшермәде, сагынып хәтергә дә алмады. Ничек шулай бик тиз онытты соң ул аны? Әллә, күңелен әрнетмәс өчен, уйламаска тырышуы гына булдымы?

Шулай да, авырып урын өстенә егылгач, ябыгып, бөрешеп беткән карчык Әнвәргә соңгы теләген җиткерде:

— Гармун уйныйсым килә!

Әнвәре сикереп торды.

— Хәзер табып китерәм, әни!..

Сәкинә, күзен йомып, хәлсез бармакларын хәрәкәтләндерә башлады, күңеле белән ниндидер көй бормаларын исенә төшерергә тырышты, тик бармаклары, кирәкле гармун телен таба алмагандай, һаман эзләнде, буталды, ялгышты, аннары бөтенләй хәрәкәтсез калды.

— Теге гармун булмагач... Кирәкмәс инде...

Әнвәр уянып киткәндәй булды.

Табарга! Табарга кирәк ул гармунны! Тальянга җан керсә, әнисе дә терелер дигән хыялый уйлар бөтен аңын биләп алды да аны юлга чыгарга этәрде.

...Күршедәге килен инде күптән калада яши иде, хәтта төс-кыяфәте дә хәтердән җуелып беткән. Әнвәр берәүдән дә сорашмады, җыенды да Шәләңгергә таба юл алды, андагы кайбер танышларын исенә төшерергә тырышып атлады да атлады.

...Наласа мәктәбенә, бишенче сыйныфтан башлап, ел саен бер-ике Шәләңгер укучысы өстәлеп килә иде ул чакта. Барысы да озын буйлы, көчле, таза малайлар иде. Физкультура дәресенә тезелгәндә, сафта беренче булып шулар торыр иде. (Шәләңгердә әллә кызлар бик сирәк туганмы, алары никтер юньләп хәтерендә дә калмаган аның.) Уку ягыннан әллә ни алдынгылардан булмасалар да, чаңгы-шахмат ярышларында Шәләңгерләрне җиңгән берәр кеше булды микән? Аз сүзле, сабыр, эшчән малайлар иде алар: Миндияр, Габдуллаҗан, Рафаэльләр...

Әнисе теге чакта гармун уйнаган урынга җиткәч, Әнвәр туган авылына борылып карады.

Әнә ул, Наласа! Куе яшеллек арасында калай түбәле төзек йортлары ничек кукраеп утыра аның. Әнә, авылдан читтәрәк, Рәбига чишмәсе... Чәберкә елгасыннан башланып киткән Югароч урамнарындагы җанлылык моннан ук күренеп тора. Болайрак — Балтай чишмәсе, тагын да арырак — Аю тавы, аннан түбәнрәк — зират... Барысы да якын, бик-бик кадерле икән бит!

...Әмма Шәләңгерне тапмады ул. Бакчалары, җимеш агачлары исән, читтәрәк зираты шаулап утыра... Тик авыл — юк. Авыл таралган иде. Габдуллаҗан, Рафаэль, Миндиярларны таш шәһәр үзенә суырып алган...

Шәләңгер дигән авыл ерак-ерактагы үткәндә генә торып калган икән...

* * *

Гармун тавышы Әнвәрне урамга әйдәде.

Йа Хода! Мондагы җыр, шаян сүз, дәртле биюләр! Тальян тавышы бөтен Казанны әсир итеп, иң туң йөрәкләрне дә үзенә буйсындырып өлгергән икән бит. Ул, шул җыр-моңга кушылып йөзгән халык агымына ияреп, шәһәр үзәгенә дә килеп чыкты.

Кабан күле, Театр мәйданы янында гармун моңы тагын да үсте, тагын да көчәйде. Кинәт... бер мизгелгә генә дөнья тынып калды кебек...

Куәтле микрофон тавышы бөтен Казанга хуҗа әнә:

— «Уйнагыз, гармуннар!» дип исемләнгән халык талантлары концертын дәвам итәбез!

Әнвәр дә сәхнәгә якынрак килде. Шулчак милли киемдәге гармунчылар арасыннан күкрәге орден-медальләр белән тулган берәү аерылды да, шактый гына аксый төшеп, сәхнә уртасына чыкты. Конферансье егет аңа урындык тәкъдим итте, бик җитез кыланып, алдына гармунын да китереп куйды.

Кемнәрдер канәгатьсезлек белдереп пышылдашып алды: егет картка тальянны дөрес ягы белән тоттырмаган иде. Әнвәр дә борчылды.

— Телле ягы — уңга, бакасы — сулга булырга тиеш! — дип, әздән генә кычкырып җибәрмәде.

Әмма карт тыныч иде. Ул ашыкмый-кабаланмый гына сул кулы белән уң җиңнән күренеп торган тимер башлы ниндидер ыргакны гармун каешына беркетеп куйды.

Әнвәр тынсыз калды — картның уң кулы юк иде.

Менә ул, шаян елмаеп халыкка карап күз кысты да, тальянын тартып җибәрде. Гармун күрекләре арасына сыеша алмыйча ташып чыккан илаһи, моңлы аһәң, күзгә күренми торган ниндидер серле дулкыннарга уралып, әле күккә күтәрелде, әле кояш нурлары белән үбешеп, киредән җиргә сибелде:

Өздереп гармун уйныйлар

Наласа авылында-а-а,

Сагнуларым, сагышларым

Бу моңлы җырларымда...

Халык тантана итте, үзләре дә сизмичә, кулсыз гармунчының көенә кушылып җыр сузды:

Наласаның күлләрендә

Тезелеп йөзә аккошлар.

Үсеп җиткәч, чит җирләрдә

Йөртә безне язмышлар...

Мәйданда патшалык иткән шушы моң агышында әнисенең тавышы да яңгырап-яңгырап киткәндәй тоелды Әнвәргә... 


Гүзәл ӘДҺӘМ

№7 |

Баянчы егет #6257

$
0
0
06.07.2012 Мәдәният
16 июльдә күренекле якташыбыз, Татарстанның халык артисты Рамил КУРАМШИНГА 65 яшь тула. Без аны олы юбилее белән котлыйбыз. Аңа исәнлек-саулык, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз һәм укучылар игътибарына аның гаиләсе турында язма тәкъдим итәбез.

Баянчылар гаиләсе

Кочко-Пожарда яшәүче Курамшиннар гаиләсенә гел йөреп тордым. Балалар күз алдымда үстеләр. Ул елларда Кочко-Пожар мәктәп-интернатында Сөләйман абый тәрбияче булды, җыр-музыка укытты, ә мин урта мәктәптә пионервожатый булып эшләдем. Сөләйман абый мәктәптә хор түгәрәген дә җитәкли иде. Атнага бер сәгать, әллә ни түләмәсәләр дә.

 Шулай да Сөләйман абый хор белән эшләргә яратты. Беренче сменада эшләгән көнендә без дә мәктәптә хор түгәрәген җыя идек. Ул заманда телефоннар юк иде. Өйдәгеләргә: “Бүген хор түгәрәген үткәрербез”, - дип әйтеп калдыра иде, ә мин өйләренә барып белешәм.

 Килеп кергәндә күбесе вакытта Курамша бабай мич башында була иде. Малайлар дәрес хәзерлиләр. Фәреха апа мәктәптән кайткан да, мич каршында кичке аш әзерләп йөри. Олы кызлары Гөлсем, әле укымаса да, әнисенә булыша: бәрәңге әрчи, ә кечкенә Гөлзар шунда уйнап йөри.

 Хор түгәрәген икенче сменада дәресләр тәмамлангач, сәгать сигезләрдә үткәрә идек. Керосин лампалары белән яктыртыла иде бүлмәләр. Хорга 70-80 бала килә - өлкән класслар укучылары. Концерт алдыннан икешәр-өчәр сәгать репетиция үткәрәбез. Бер генә ата-ананың да, нәкъ укучыларны озак тотасыз дип зарланганын хәтерләмим. Ул елларда, 50 нче елларның урталары иде, мәктәптә ашату юк иде әле.

 1956 елның июнь аенда 80 кешелек хор белән ул елларны өлкә үзәге булган Арзамас шәһәренә бардык. Сөләйман абый җитәкләгән хор өлкәдә беренче урынны алды. Бүләккә патефон алып кайттык.

 Хорның репертуарында рус, татар җырлары. Халык “Бормалы су буе” җырын аеруча ярата иде. Сәхнәдә кызлар көянтә-чиләкләр белән биеп йөриләр. Җитмешләп кешелек хорны көч-хәл белән авыл клубының сәхнәсенә сыйдыра идек. Соңрак, малайлар үсә төшкәч, хор алдында өч баянчы Курамшиннар утыра иде.

 Мин мәктәпкә эшкә килгәндә Рамил икенче, Рафаэль дүртенче класста укыйлар иде. Рамил укыган класска җыр дәресләренә йөрдем. Ул искереп беткән гармунда уйный, мин җырлатам.

 Башлангыч класслар аерым, бүген обелиск урнашкан җирдәге бинада укыйлар иде. Озын тәнәфесләрдә балаларны биетә, җырлата идек: беренче сменада Рамил, икенче сменада Рафаэль уйный.

 Малайлар пионер, октябрят сборларында уйныйлар. Еш кына колхозның Кызыл почмагында фермада эшләүчеләргә концертлар куябыз. Радиоузелдан бөтен авыл өчен концертлар бирә идек. Баянда һәрчак Рамил белән Рафаэль уйныйлар.

 Рафаэль үскәндә көләргә ярата иде. Кызлар бииләр, Рафаэль бию көе арасында нәрсәдер уйнап ала, үзе көлә. Ә Рамил һәрчак җитди, бер елмайганын да хәтерләмим.

 Көйләрне ул бик тиз отып ала иде. Семинарларда өйрәткән җырларның көен ноталар белән язып килә идем. Ләкин махсус музыкаль белемем юк бит, бер нота урынына икенчесен куям, көй чыкмый. Бу көйне радиодан ишеткән идем, дип уйнап күрсәтә Рамил. Шундый очракта: «Апа, җырның нинди нотадан башланганын гына язып ал», - дия иде.

 Рамилның зур сәхнәдә беренче тапкыр уйнаганын хәтерлим. Башлангыч классларда укый иде. Район үзешчән сәнгать смотры бара. Уразавыл мәдәният йортында мәктәпләр үз номерларын күрсәттеләр. Зал арыган, тавыш. Жюри да игътибарсызрак тыңлый. Безгә чират җитте. Рамилны беренче итеп сәхнәгә чыгардык. Итәгенә баянны чыгарып куйдым. Баянның артыннан күзләре дә күренми. Кайсыдыр композиторның классик әсәрен - бик матур марш уйнап җибәрде. Зал тып-тын калды. Жюри әгъзалары башларын күтәрделәр. Озак кул чаптылар, тагын уйнавын сорадылар...

 Рамил 5-7 классларда укыганда мәктәпнең бөтен концертларында катнашты. Яңа ел - Чыршы бәйрәме үткәргәндә мәчеттә урнашкан спортзалда көне буе җырлата, биетә иде. Рафаэль мәктәпне тәмамлап югары уку йортына киткәч, Рамил берүзе бөтенесенә өлгерә иде.

 Әле Казаннан Болгар радиосыннан Рамилның “Өй алдыгыз гөлбакча” җырын тыңлаганда, мин Курамша бабайның бакчасын күз алдыма китерәм. Ниләр генә үсми иде Курамшиннарның бакчасында. Алмагачлар, чия зур уңыш бирә иде, карлыган. Ул елларда андый бакчалар авылда сирәк иде. Аста, Пожар елгасы буенда, урманда гына үсә торган агачлар үсеп утыра. Кем утырткан булган аларны? Без укучыларны көзен гербарийга яфраклар җыярга шунда төшерә идек.

 Өй алдында чәчәкләр, урам ягында сирень куаклары май аенда хуш ис тарата. Тәрәзә төбендә Фәреха апаның яран гөлләре үсеп утыра. Рамилнең бер җырын очраткан идем, сүзләрен кем язганын хәтерләмим. Анда:

Кичер мине болын,

Тау астында уйнап йөргән улыңны”, - дигән сүзләр бар.

Көтү төшә торган юл турысында мәктәпнең физкультура дәресләрен үткәрә идек. “Беренче звонок”, “Соңгы звонок” линейкалары да шунда булгалады. Бик матур урын. Кызганычка, әле анда чүп-чар ташлыйлар.

 Илленче еллар урталарында без, кызлар, гадәттә, кич белән кизләүгә чәй суына бара идек. Карты-яше урамда, чәй суында чират. Без шунда сөйләшеп-серләшеп тә ала идек. Курамшиннар бакчасында малайларның я берсе, я икенчесе баянда уйный. Без рухланып тыңлап торабыз.

 Бүген Курамшин Рамил, белгәнебезчә, Казанда, ә Рафаэль һәм олы кызлары Гөлсем Мәскәүдә яшиләр. Сөләйман абыйның кече кызы Гөлзар авылда укытучы. Байтак еллар мәктәптә пионервожатый булып та эшләде. Кулында баяны, матур җырлый, бии иде. Оештыру сәләте бар үзендә. Гөлзар да абыйлары кебек кичәләр уздырганда баянда уйный иде. Мәктәптә җыр, музыка укытты. Үзе рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Бүген лаеклы ялда булса да, эшен дәвам итә. Ә Курамшиннар йортында, вакытлыча, Гөлзарның улы Руслан гаиләсе белән яшәде. Тырыш егет, үзенә йорт төзеде.

 Зиярәтләргә барганда аларның йорты алдыннан узасың. Әле дә өй алдында чәчәкләр, агачлар үсеп утыра. Менә-менә капкадан таягына таянып Сөләйман абый чыгар, яисә матур алъяпкычын биленә буган Фәреха апа елмаеп сүз кушар төсле. Юк, йорт моңайган шул. Җәннәттә урыннары булсын. Рамилны еш кына телевизордан күрсәтәләр. Авыл халкы аның белән горурлана, иҗади уңышлар тели. Рамил да авылны онытып куймый, Сабан туйларына кайта, элеккечә баянда уйнап авылдашларын сөендерә.

 

Фотода: Сөләйман Курамшин уллары Рафаэль, Рамил һәм кызы Гөлзар белән. 1968 ел.

Фото гаилә архивыннан алынды. 


Сания АБУБӘКИРОВА, укытучы-ветеран

№27 | 06.07.2012

Литваның Тракай шәһәрендә Сабантуй үтте (ФОТО) #6258

$
0
0
06.07.2012 Мәдәният
Шушы көннәрдә Тракай шәһәрендә урта гасырларда төзелгән корылма җирлегендә милләттәшләребез Сабантуйга җыелды. Бәйрәмне Литва татарларының берләшмәсе оештырган. Сабантуйны төрле милләт вәкилләре үз иткән.

 

 

 

 

 

1

2

3

4

 

5

6

7

8

9

10

11

12

Фоточыганак.


---

№--- | 06.07.2012

Сабан туе – халык өчен #6259

$
0
0
07.07.2012 Бәйрәм
Самараның Юрий Гагарин исемендәге паркында егерме дүртенче тапкыр өлкә Сабан туе гөрләп үтте. Ул төп спонсорларның берсе - Минәхмәт Хәлиуллов җитәкчелегендәге өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган иде. Аны уздыруга шулай ук өлкә хөкүмәте, “Самара автовокзаллары һәм автостанцияләре” җәмгыяте генераль директоры Фәния Хәкимова, “Элри” төзү фирмасы генераль директоры Шамил Хисаметдинов, “Ак барс” банкы, “Рамено” җәмгыяте хуҗасы Ринат Исмәгыйлев, эшкуар Рәшит Сәлахов, “Веха” корпорациясенең региональ директоры Фирдәүс Кәлимуллина үз өлешләрен керттеләр.

Самара өлкә Сабан туе һәр елны нинди дә булса бер шигарь астында уздырыла. Быелгысы “Һәр өйгә “Бердәмлек” газетасын алдырырга!” дип яңгырый иде. Бу уңай нәтиҗәләргә китерде дә. Сабан туе барышында “Бердәмлек” газетасын дистәләгән кеше өенә яздырып алды.

Татарларны милли бәйрәмнәре белән котларга, һәр елдагыча, паркка күп мәртәбәле кунаклар килгән иде. Татлы бавырсактан авыз иткәч, алар махсус тарантасларга утырып, паркны әйләнеп чыктылар һәм үзәк сәхнәгә күтәрелделәр.

Өлкә губернаторы Николай Меркушкин үзе килә алмаганга, бәйрәмгә үзенең вәкиле – Самара өлкә хөкүмәтенең социаль-демографик үсеш министры Марина Антимонованы җибәргән. Ул тамашачыларга губернаторның тәбрикләү сүзләрен җиткерде: “Кадерле дуслар! Сезнең барыгызны да күпмилләтле губерна халкының яраткан һәм хөрмәт иткән бәйрәмнәренең берсе – Сабан туе белән тәбрик итәм. Ул тормышыбызның аерылгысыз бер өлеше, үзенчәлекле татар мәдәнияте чишмәсе, гомуммилли рухи байлыгыбызның күрсәткече булып тора. Элек-электән бер-берсе белән дус яшәүче төрле милләт вәкилләре өчен әлеге бәйрәм - мөһим вакыйга. Киләчәктә дә аның төбәгебез халыклары арасында татулык һәм хезмәттәшлек булдыруга хезмәт итәчәгенә ышанабыз. Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, мәрхәмәтлелек, иминлек, бәхет һәм үсештә булуыгызны телим”.

Марина Антимонова өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы - күп еллар татар милли хәрәкәте үзәгендә кайнаучы Азат Надировка һәм Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәшит Нурмөхәммәтовка губернаторның Мактау грамоталарын тапшырды.

Россия Федерациясе президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Владимир Коматовскийның, Россия татарларының федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның, Татарстан Республикасы президенты исеменнән килгән урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиевның, Самара шәһәр округы башлыгы Дмитрий Азаровның, Самара Губерна Думасы рәисенең беренче урынбасары Валерий Троянның һәм башка мәртәбәле кунакларның да халкыбызга олуг бәйрәмебез Сабан туе уңаеннан әйтелгән “тәмле” сүзләре җанны иркәләде. Ә Владимир Коматовский авызыннан “Бисмилләһир-рахмәнир-рахим” сүзләрен ишетү күңелгә аеруча ятышлы булды. Дмитрий Азаровның киләсе елгы 25нче юбилей Сабан туеның оештыру комитетын җитәкләргә вәгъдә итүе дә кәефне күтәреп җибәрде.

Сәхнәдән шулай ук татар телен, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән милләттәшләребезгә тантаналы рәвештә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Алар арасында Асия Сәйфетдинова, Илсур Гыйльманов, Ирек Галимов, Гомәр Батыршин, Тәлгать Хуҗин, Фәрит Шириязданов, Шамил Баһаутдин, Сания Әмирова, Нәсимә Сафиуллина бар иде.

Элеккеге елларда Сабан туе сәхнәсендә төрле оешмалар җитәкчеләре генә бүләкләнә иде. Бу юлы алар арасында укытучы да, авыл клубы мөдире дә, милли хәрәкәт активисты да булды.

Быелгы көрәш бәйгесе бигрәк тә кызыклы узды. Монда бәйгегә комментарий биреп торучы “Фан-клуб” телевизион программасының алып баручысы Валерий Мальковның өлешен аерым билгеләп үтәргә кирәктер. Ул тамашачыны мәйдан янына туплап, аның игътибарын бәйгенең башыннан ахырына кадәр үз кулында тотып тора алды. Шуңа күрә дә бу юлы көрәш ничектер җанлырак барды.

Бәйгедә быел бик тә көчле көрәшчеләр катнашты. Араларында чемпионнар, атказанган спорт осталары да бар иде. Көчләрен сынашырга Саранск, Ярославль, Самара, Тольятти, Сызран шәһәрләреннән, өлкәбезнең Камышлы, Гали һәм башка авылларыннан 80гә якын ир-егетләр җыелган иде. Алар төрле үлчәүләрдә үзара көч сынаштылар һәм, берничә сәгатьтән соң, җиңүчеләр дә билгеле булды: 70 килограммга кадәр үлчәүдә Тольяттидан Карен Технеджан, 80 килограммга кадәр - Зәй районыннан Руслан Хәмидуллин, 90 килограммга кадәр - Самарадан Михаил Мымрин, 100 килограммга кадәр - Петра Дубравадан Илья Дадаев, 100 килограммнан да авыррак үлчәүдә - тольяттилы Максим Зимин.

Сабан туеның абсолют батыры исемен алу өчен финалда Татарстанның Зәй районыннан Руслан Хәмидуллин белән Тольяттидан Максим Зимин бил алыштылар.

Үз үлчәүләрендәге бәйгеләрдә катнашып, күп көч куйган егетләр, үзара озак көч сынашканнан соң, уртача буйлы, әмма таза бәдәнле Руслан Хәмидуллин үзеннән күпкә авыррак Максим Зиминны җиңде һәм өлкә Сабан туеның абсолют батыры исемен яулады. Аңа традицион бүләк – 105 килограмм авырлыктагы сарык тәкәсе белән плазма телевизоры, “Ак барс” банкның алтын картасы һәм фатир сатып алу өчен 200 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Сабан туенда гер күтәрү, армрестлинг, биек баганага үрмәләп менү кебек бәйгеләр үткәрелде. Тольяттидан килгән Марат Иваев 35 секунд эчендә озын колга башына менеп төшә алды. Икенче урынга Самара егете Җәмил Шәмшетдинов, ә өченче урынга шулай ук Самарадан Абдыкерим Шералиев чыкты. Ә 24 һәм 32 килограммлы герләрне күтәрүдә беренчелекне самаралы Рамил Рәзмәтов алды.

Оештыручылар карары буенча быелгы Сабан туена Казаннан профессиональ җырчылар чакырылмаган иде. Шуңа күрә дә өлкәбезнең үзешчән сәнгать артистларының чыгышларына күбрәк игътибар бирелә төште. Челно-Вершины, Камышлы районнары, Тольятти, Жигулевск, Нефтегорск шәһәрләре һәвәскәрләре, Самараның “Ялкынлы яшьлек” ансамбле, “Яктылык” татар мәктәбе иҗат коллективлары кичкә кадәр моңлы җырларын, дәртле биюләрен башкарып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Татарстанның Зәй районыннан килгән үзешчән артистларны аерым билгеләп үтәсе килә. Алар күп еллар инде Самара өлкә Сабан туен үзләренекедәй күреп, һәрвакыт бәйрәмне үткәрүдә катнашалар.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе мәйданчыгында да бик күңелле булды. Биредә кечкенә балалар да, олы яшьтәгеләр дә иртәдән кичкә кадәр рәхәтләнеп ял иттеләр: үзешчән җырчы-биючеләргә кушылып җырладылар да, биеделәр дә.

Быелгы Самара Сабан туенда борынгы милли бәйрәмебезнең үз асылына, ягъни халыкчан рухына кайта башлавы сизелде кебек. Шулай да кешеләрдән өлкә Сабан туеның урынын алмаштырырга кирәк, дигән фикерләр ишетелгәләде. Кайберәүләр аны, мәсәлән, Загородный паркка күчерергә тәкъдим итәләр. Сабан туе мәйданында, чыннан да, барысы да уч төбендәге кебек күренеп торса, ат чабышлары үткәрү мөмкинлеге дә табылса, начар булмас иде. Гагарин исемендәге ял паркындагы Сабан туена каршы булучылар арасында анда җирләнгән репрессия корбаннары өстендә бәйрәм итү дә дөрес түгел диючеләр бар.

Быел Самарада һәм Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында Сабан туйлары никтер бер көнне үткәрелде. “Дуслык” татар җәмгыяте җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев уздырган Мәчәләй Сабан туе турында Бу оешманың махсус сайтында күп уңай фикерләр язылды. Барысы да авыл бәйрәменең югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтәләр. Бер үк вакытта Сабан туйларның бер үк көнне оештырылуына канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бар. Мәсәлән, Мәчәләй Сабан туе турында бик матур фикерләр язган Сызран һәм Шигон районнары мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев аның өлкә Сабан туе белән бер көнне үткәрелүенә борчылуын да белдерә. Киләчәктә бәйрәмнәрне оештыручылар халыкның фикерен исәпкә алып, Сабан туйларын үткәрү графигына игътибар бирсәләр, яхшы булыр иде. Һәрхәлдә Сабан туеның халык бәйрәме булуын онытмыйча, күбрәк аның ихтыяҗларын кайгыртырга кирәктер.  

Югарыдагы фотода гер күтәрүдә җиңгән Рамил РӘЗМӘТОВ.

 

Марина АНТИМОНОВА Рәшит НУРМӨХӘММӘТОВны бүләкли.

 

Зәй районы кызлары бии.

 

Абсолют батыр Руслан ХӘМИДУЛЛИН (уңда) һәм Максим ЗИМИН (сулда), судья - Руслан ЙОСЫПОВ.

 

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре. 


Нурия МАНЗУЛЛИНА

№28 | 07.07.2012

Хатын-кызның бөтен матурлыгы... Нидә? #6260

$
0
0
07.07.2012 Җәмгыять
Казан урамнары буйлап атлыйм... Кая карама, реклама такталары, аларның һәрберсеннән безгә матур йөзләр елмая... Бу модельләргә карап, кемнең генә алар кебек чибәр буласы килмәс тә, алар рекламалаган товарны алмас. Оста визажистлар ясаган модельләр чынлап та бик матур, тик алар рекламалаган бизәнгеч әйберләр безгә кирәкме?

Шул рекламалары аша әлеге фирмалар хатын-кызларыбызны бик тиз җәлеп иттеләр. Нәтиҗәсе бармы, юкмы (бәлки безгә ул бизәнү әйберләренең чыны килеп тә җитмидер), тик аларга киткән акчалар хәйран гына кесәгә суга. Яшьлекне очсызга гына сатып алып булса икән ул...

Әмма бу товарлар үзләре үк биткә җыерчыкны катлап-катлап сала шул. Мисал эзләп ерак барасы да юк, «йолдыз»ларыбызны юындырсаң, үз яшьләреннән күпкә карт күренгәннәре беребезгә дә сер түгел.

12-14 яшьлек кыз балаларның егетләр янында олырак күренергә тырышып бизәнүе гаҗәпләндерә. Саф, чиста битләрен химия, төрле катнашмалар кушылган майлар белән «сугаралар». Тәннең иртә картаюы шуннан килә түгелме? 40-45 яшькә җиткәч, тотыналар аннары яшьрәк күренер өчен, шул ук кремнар белән җыерчык тигезләргә.

Хатын-кызның матурлыкка омтылуын хуплыйм мин. Әз генә сөрмә тартып, битеңнең «кимчелеген» яшерүдә гөнаһ юк та кебек. Әмма курчак кебек бизәнеп, әллә каян кычкырып торган төсләр белән «акаю» кирәкме икән? Аллаһы Тәгалә кешегә (бигрәк тә хатын-кызга) табигый матурлыкны өеп биргән. Миллионлаган кешеләр арасында бер-берсен кабатламаган йөзләрдә үзенә күрә матурлык өстәүче өлеш, әбиләр әйтмешли, «сөйкемле сөяк» бар. Шуны саклый белергә генә кирәк.

Игътибар иткәнем бар, яулык ябып, мөселманча киенгән күп кенә кызлар, үз яшьләренә караганда, яшьрәк күренәләр. Әйе, әйе, бу нәкъ шулай. Күпчелек: «Шәригатьчә киенеп, картаерга иртә бит әле», – дип фикер йөртсә дә, дөреслектә исә, мөселман кызларының табигыйлеге аларны яшь күрсәтә. 1-2 бала тартып барган япь-яшь мөслимә ханымга гаҗәпләнеп караучылар күп. Имеш, үзе дә бала гына. Бу «бала»га 25-30 яшь икәнен әнә шул битенең чисталыгы яшерә. Мөселман хатын-кызы үзе артыннан карамый дигән сүз түгел бу! Юк! Ул бизәнгән килеш йөри ала, ләкин урамда, ирләрне үзенә карату максатыннан түгел. Чөнки Аллаһы Тәгалә мөселман хатын-кызларына бизәнеп кешеләр арасына чыгуны, чит ирләрнең игътибарын үзенә юнәлтүне тыйды.

Кайбер кешеләр Ислам дине хатын-кызның хокукын кыса, дип уйлый. Имеш, хатын-кыз үзе теләгәнчә бизәнә алмый, урамда тау куышыннан чыккан кеше кебек киенеп йөри. Мөслимә һәрвакыт килешле, матур кыяфәттә булырга тиеш. Бу сөннәт гамәл, кызларыбыз моны үтәргә тиешле. Икенче яктан караганда, Ислам дине хатын-кызның иреген, аның үзен начар уйлардан, ирләрнең гаделсезлегеннән саклый. Аның матурлыгы бары тик ире өчен генә икәнен мөслимә ханымнарның күбесе белә бит.

Әлбәттә, купшы итеп бизәнгән мөслимәләр дә очрый Казан урамнарында. Боларга, күбесенчә, кияүдә булмаган кызлар керә. Ислам динендә каш йолку, керфек үстерү кебек нәрсәләрнең хәрам булуына да игътибар бирмичә, үзләренең яулыксыз кардәшләре белән узыша-узыша бизәнгәннәрен, бер файдасызга каш өстендә, борында пирсинг куйдырганнарын да очратасың, ни кызганыч. Кемгә охшарга, ярарга тырышу бу? Йөзләрендә балкыган иман нурына җитәме соң инде ул йөз ясагычлар? Аллаһы Тәгаләнең матурлыкны чит-ят күзләрдән сакларга кушкан сүзләренә игътибар кайда?

Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен гүзәллеге хатын-кыз булуда бит. Өсте-өстенә бизәнгән йөзләребез астында посып ятучы эчке матурлык безгә кирәгрәк тә, кадерлерәк тә икәнен онытмаска иде. 


Мәрьям АБДУЛЛИНА

№ |

Безнең кызларга читтә ни калган? #6261

$
0
0
07.07.2012 Җәмгыять
"Ватаным Татарстан"ның тугры укучылары Гөлгенә Лотфуллинаны хәтерли булыр. Газетаны тартып барган хез­мәттәшебез 2005 ел ахырында көтмәгәндә (һәрхәлдә, без көтмәгәндә булды бу) АКШка кияүгә чыгуы турында хәбәр итте. Хәзер инде ул ике-өч елга бер мәртәбә туган якларына кайтып китә. Быел да җиләкле һәм Сабантуйлы июнь аенда Азнакай районы Әсәй авылында кызы Камилә һәм улы Данил белән кунак булды. Китешли, редакциябезгә дә кереп, хәлебезне белештеләр. Чәй янында исә менә инде җиденче ел МакКолл фамилиясен йөрткән, "һ" авазын американнарча киң итеп әйтә башлаган каләмдәшебез белән җитди темага әңгәмә кордык. Безнең ил кызларының ни өчен чит илгә кияүгә чыгып китүләре, аларны АКШта нәрсә көтүе һәм... американнарның ни сәбәпле өйгә урам аяк киеме белән кереп йөрүләре турында сөйләштек без.

Кушма Штатларга киткәнче һәм анда инде алты ел торып, аның гражданына әверелгәч, бу ил турында фикерең ничек үзгәрде?

– Беренче килгән кешегә ул бик чиста, матур, бөтен яктан җи­теш ил булып күренә. Ә инде тора-тора, кимчелекле яклары да күзгә ташлана. Медицина өлкәсе – шуларның берсе. Табиб хезмәтләре анда түләүле. Түләүле генә түгел – бик кыйммәт. Мәсә­лән, теш куйдырырга туры килде, ди. Медицина иминиятенә ия булмасаң, сиңа хастаханә җи­бәр­гән хисап буенча ике мең дол­ларга кадәр түләргә туры ки­ләчәк. Бер теш өчен! "Страховка"ң булса, иминият ширкәте, хастаханә белән сатулашып, шушы түләүне төшерә, ягъни ташлама ясата. Шушы ташлама ясалганнан соң сумманың 80 процентын иминият оешмасы түләсә, калган 20 проценты үзе­ңә кала. Бу – гадәттә, 200-300 доллар дигән сүз, ягъни Россия акчасына күчерсәң – 6-9 мең сум. Страховка булмаса, 1-2 мең долларыңны чыгарып сал. Бу әле теш дәвалау кебек гади генә медицина хезмәте турында сүз бара. Ә ин­де операция ясату, ба­ла табу аннан да кыйммәтрәккә төшә. Бер сүз бе­лән генә әйткән­дә, түләүле медицина шартларында Ходай сәламәтлектән аермасын, дип те­ләргә кала. Хәзерге вакытта Обама хакимияте тарафыннан мәҗ­бүри медицина иминияте программасын тормышка ашырып маташалар. Бу программа нигезендә, АКШта яшәүче һәркем ими­нияткә ия бу­лырга тиеш. Бү­генгә исә илнең миллионнарча халкының сәла­мәтлеге иминиятләштерелмәгән. Күп кенә зур шә­һәрләрдә дәүләт акчасына эшләүче хастаханәләр бар-барын, алар медицина иминияте булмаган хасталарны дә­валыйлар, фәкыйрь гаиләләргә ярдәм итәләр. Ләкин андый хастаханәләр зур шәһәр­ләрдә дә бармак белән генә санарлык.

Әни кеше буларак, АКШның мәгариф системасы белән дә эш итәргә туры килгәч, мин шаккаттым. Россиядә 2 яшьтән соң баланы бакчага урнаштырып, эшкә ур­наша аласың. АКШта андый яслеләр юк. Аларда түләүле "Дэйкэр" ("көндез карап тору") дигән бакчалар бар. Шундый бер бакчага баласын биргән иптәш кызым атнасына йөз доллар түли. Димәк, айга бер балага – дүрт йөз доллар. Әгәр дә эшкә урнашып, аена бер мең доллар хезмәт хакы аласың икән, аның яртысын диярлек балалар бакчасына тотарга туры килә дигән сүз. Алай җәфаланганчы, күп америкалылар балаларын өйдә үзләре ка­рауны хуп күрә. "Дэйкэр" янында "прискул" дигән мәктәпкә әзерлек бакчалары да бар, аларына исә балаларны өч яше тулгач кына алалар. Балалар бакчаларына сабыеңны үзең илтеп куйсаң да була, яисә махсус ав­тобуслары килеп алырга, китереп куярга мөмкин. АКШ мәгариф системасында биш яше тулган балалар өчен "kindergarten" ("балалар бакчасы") мәҗбүри саналып, аның өчен генә юнь түләү кертелгән. Америкада биш яшькә хәтле бала өйдә торса да ярый ди­гән сүз. Барак Обама алып барган сәясәте белән мин сөй­ләгән медицина һәм мәгариф проблемаларын хәл итәргә тырыша. Әгәр дә икенче тапкыр президентлыкка ирешеп, биргән вәгъдә­ләрен тормышка ашыра алса, әйбәт булыр иде.

– Бәяләрен сумнарга күчереп, күңелемә шом салсаң да, андагы тормыш дәрәҗәсе югарырак икәнен беләбез бит инде. Хезмәт хакларыгыз, керемнәрегез безнеке белән чагыштырырлык түгел ләбаса.

– Әйе, тормыш дәрәҗәсе югарырак. Ләкин салымнар, торак-коммуналь хезмәтләргә тү­ләүләр күпкә артыграк. Америкада хокукларның ни дәрә­җәдә яклануын Россия белән чагыштырып булмый. Сине борчыган проблема килеп чыкса, акча төрт­мичә генә дә аны бик тиз хәл итәргә була.

– Кайсысы әйбәтрәк соң: сездәге кыйммәткә төшкән һәм хокуклары якланган демократик системамы әллә безнең хокукый башбаштаклык хө­кем сөргән "очсыз" тормыш-булмышыбызмы?

– Тегендәге җайга салынган система әйбәтрәк инде. Салымнар югары, ләкин аларны тү­ләүнең нәтиҗәсе күзгә күренә. Менә Россиядә юллар өчен хәй­ран салым түләнә, ләкин яз җиткән саен урамнарда машина белән йөрерлек түгел. Юл хез­мәтләре, тишек-тошыкка сумала агызып, "ремонт" ясаган була. Америкада исә юл катламы ярылса, ул юлны яңабаштан салалар, шуңа ул бик озакка чыдый.

– Бездә көньяктан килгән мигрантларга килмешәкләргә караган кебек карыйлар. Анда да синдәй күченеп килүчеләргә кимсетүле караш сизеләме?

– Андый караш бар, ләкин америкалылар аны сиздермәскә тырыша. Елмаеп кына торалар, эшкә дә алалар. Мин эшләгән җирдә һинд та, филиппин да, румын, руслар да бар. Алар дәү­ләт тарафыннан җирле халыкка караганда да ныграк якланган әле. Эш шунда: закон буенча оешмадагы эш урыннарының ничәдер проценты мигрантларга бирелергә тиеш. Шуңа күрә хуҗа кеше, читтән килгәннәрне эшкә алып, дәүләткә салымнарының күпмедер өлешен киметә. Үземнең мөселман булуымны да яшермәдем. Ураза тотканда без, ике мөслимә, үзебезгә төшке аш тәнәфесен авыз ачу вакытына күчерүне сорадык һәм безнең үтенечне берсүзсез үтә­деләр. Шунысы бар: мигрантларга карьера баскычларыннан менү күпкә кыенрак. Менед­жерлыкка, югары дәрәҗәдәге урыннарга ирешү өчен икеләтә тырышырга кирәк.

– Танышларым арасында чит илгә кияүгә чыгып китүчеләр күп. Ни өчен безнең татар кызлары читтән кияү эзли икән?

– Матуррак тормышка кызыгып китәләр, мөгаен. Америкадагы таныш "якташларым"ның туган илләрендәге тормышлары җайланмаган булган. Аларның яртысы яңа җирдә ярыйсы тормыш кора алды, яртысы, ахыр чиктә, американ кияүләрдән аерылып китте. Бер дус кызым үзеннән күп­кә өл­кәнрәк американга кияүгә чыккан иде. Икесенең тормышка карашлары, фикерләү рәвешләренә кадәр төрле иде. Кыз, ниһаять, гражданлык алды, хәзер исә тегендә яшәүче руска кияүгә чыкты. Икенче дустым да аерылды, икенче бер америкалыга кияүгә чыкты... Беләсеңме, ае­ры­лышамы-юкмы, безнекеләр, бернигә дә карамастан, тырышып-тырмашып, АКШта калуны максат итеп куялар. Ни өчен? Чөнки аларны ватаннарына тартып торучы көч юк, үзләрен Россиядә кирәк дип санамыйлар. Минем белән бер вакытта Америкага күчеп киткән өлкән яшьтәге таныш бер әрмән апа бар. Анда малосемейка кебек кечкенә фатирчыкта яши. Инглиз телен белми, каядыр барасы булса, үзенә нәрсә кирәклеген дә аңлатып бирә алмый. "Нигә Мәскәүдә улыгыз янында яшәмисез соң?" – дип аптырыйм мин аңа. Ни өчендер ул Россиягә кайтырга теләми, АКШтагы тормыш рәхәтрәк тоела.

– Хәзер чит илдән кияү эзләүче кызларыбызга нинди киңәш бирер идең?

– Монда аларның нәрсәләре бар һәм тегендә нәрсә көтә – икесен дә чагыштырып уйларга кирәк. Монда яхшы урынга урнашкансың икән – тегендә ул булмаячак, чәчең белән җир себереп акча эшләргә туры килә­чәк. Монда өең бар, тормышың җитеш икән – анда да шул ук булыр, дип уйлау буш хыял булып калмагае. Фәкыйрь илдә яхшы яшәргә һәм бай илдә мескен хәлдә гомер кичерергә мөмкин. Тулы социаль яклауга анда бары тик гражданлыкка ия булучылар гына дәгъва итә ала.

– Америкада һәм бездә ир – хатын, килен – каенана мөнәсәбәтләре аерыла бит инде. Андагы гаилә алып бару рәвеше сиңа сәер булып тоелмадымы? Сиңа, татар килененә, караш ничек булды?

– Каенана һәм каената белән мөнәсәбәтләребез әйбәт. Без алар­га кунакка барабыз. Дөрес, аларда татардагы кебек бәлеш пешереп, кунак көтү гадәте юк. Авырлык килмәсен дип, балаларны да аларга калдырмаска тырышабыз. Шулай да кунакка кил­сәләр, сыйлап җибәрәм үзләрен. Безнең өчпочмакларны алар бик яраттылар. Ә инде билгеле бер гаилә мөнәсә­бәтләрен сөйләү авыр. Америкада шәхси тормышны урамга чыгып селкү дигән нәрсә юк. Шуңа хәтта туган-тумачаларның тормышлары турында да ирем Джон белән сөйләшмибез. Татар каенаналарының: "Ни­гә мондый кыйммәтле әйбер алдыгыз? Акчагыз күп мәл­лә?" – дип тикшерүләре га­дәти хәл булса, анда мондый сүз­не ялгыш та ычкындырмыйлар... Хәер, АКШта "Honey, do!" ("Сө­еклем, эшлә!") дигән күренеш киң таралганын әйтә алам! Ул американ хатын-кызларының ирләреннән өй эшләрен эшләтүен чагылдыра. Мәсәлән, хатын, өйгә кайтып: "Нигә ашарга пеш­мә­гән?" – дип ирен сүгеп ташларга да мөмкин. Яки: "Душ кергән­нән соң, ваннаны юып, коры чүпрәк белән сөртеп куй", – дип аңа ки­сәтү ясый. Әйе, американ хатыннар баш булырга ярата.

– Былтыр син әти-әниеңне дә кунак иттең бит. Алар Америкада нәрсәгә күбрәк гаҗәпләнде?

– Чисталыккадыр инде. Америкада урамда йөргән аяк киеме белән өйгә керәсең, ак келәмнәр­дән йөрисең һәм өйдә бер җир дә пычранмый. Тузан кунса гына.

– Ничек пычранмый?

– Урамда ачык туфрак юк. Гел асфальт һәм чирәм. Кыш көне ком да сипмиләр. Асфальт­ларны шампунь белән дә юмыйлар. Йортларны салганда ук, төзелеш бетеп, йортны тапшырганда, тирә-янын яшелләндереп, чирәм утыртып китәләр.

– Гөлгенә, Америкага кит­кәнгә үкенмисеңме соң?

– Киткәндә күбрәккә өмет­ләнеп, шуларга ирешә алмасаң, үкенер идең. Мин әллә нәрсәләр турында хыялланмадым да, яхшы һәм начар якларын да уйлап киттем, шуңа күрә үкенмим. 


Илдар МИРГАЛИМОВ

№133-134 | 06.07.2012

"Тукай иленә сәяхәт" #6262

$
0
0
07.07.2012 ЯҢА КИТАПЛАР
Әлеге матур китап Тукайга багышланган. Сез ул җыентыктан шагыйрьнең шигырьләрен, әкиятләрен табарсыз, тормышына, иҗатына кагылышлы мәгълүмат алырсыз, рәссамнарыбызның аның әсәрләренә ясаган рәсемнәрен күрерсез. Бу бүләк-китап сезгә бөек Тукайны тагын да ныграк аңларга ярдәм итәр.

Авторлары: Шакирова Т., Хәйдарова Г. 

 

 

 

 

 

 


---

№--- | 07.07.2012

Борынгы татар авылында мәчет ачылды (ФОТО) #6263

$
0
0
07.07.2012 Авыл
Шушы көннәрдә Башкортстанның Бүздәк районы Сабай авылында “Исәнмесез, авылдашлар” дип исемләнгән бәйрәм үтте. Аның кысаларында авылда мәчет ачылды.

Бәйрәмдә авыл халкы белән бергә, район үзәгеннән һәм Уфадан килгән мәртәбәле кунаклар катнашкан. 

Мәчеткә 2006 елда нигез салына һәм аны авыл халкы бергәләп күтәрә. Берәүләр акча бирсә, икенчеләр төзелеш материаллары алып килгән, өченчеләр исә үз куллары белән мәчет төзелешенә ярдәм иткән. Хәзер инде 21 метр биеклектәге мәчет авылның бизәге булып тора, ди сабайлар.



 

Фото №1

 Фото №2

 Фото №3

 Фото №4

 Фото №5

Фоточыганак. 


---

№--- | 07.07.2012
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>