Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

“Ак калфак” ярты елда эшләнгән эшләрен барлый

$
0
0
10.12.2014 Милләт
Безнең Самара өлкәсендә хатын-кызларның “Ак калфак” оешмасы оештырылуга бары алты айлар чамасы гына әле. Шушы кыска вакыт эчендә без шактый гына эшләр башкарырга өлгердек тә инде. Бу хакта күптән түгел Казанда “Ак калфак” Бөтендөнья татар-хатын кызлары оешмасында Самара өлкә бүлеге җитәкчесе буларак миңа һәм урынбасарым Айсылу Әбдеевага хисап тотарга туры килде.

Иң беренче булып берничә урында, мәсәлән, Кошки районының Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй), Похвистнево районының Гали авылларында “Ак калфак”ның бүлекчәләрен оештырдык. Алар уңышлы гына эшләп киттеләр һәм берничә кызыклы, файдалы чара да үткәрделәр инде. Иске Фәйзуллада - “Аулак өй”, ә Галидә “Каз өмәсе” бәйрәмнәре уздырылды.

Өлкә бүлегендә  дә күп чаралар үткәрелеп тора. Шулардан Рамазан аенда “Розалина” татар кафесында актив хатын-кызларыбыз катнашында зур ифтар мәҗлесе истә калырлык булды. Бу очрашуга ут күршеләребез - Ульян өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы әгъзалары да чакырылган иде. Алар безнең белән үзләренең тугызъеллык эш тәҗрибәләрен уртаклаштылар.   Очрашуда мөхтәрәм абыстайларыбыз ислам дине, аның изге гамәлләре турында бик тә матур, аңлаешлы итеп вәгазьләр сөйләделәр. Гаиләдә балаларны ничек тәрбияләү турында да күп нәрсәләр ишетеп белдек.   Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда үткәрелгән көзге уңыш -“Сөмбелә” бәйрәме хакында аерым әйтеп үтәсем килә. Аны оештыруга безнең “Ак калфак” бүлекчәсе үзеннән зур өлеш кертте. Милли татар ашлары һәм борынгы чигү-тегү әйберләре күргәзмәләре тамашачыда зур кызыксыну уятты. Аккалфаклылар чакыруы буенча шәһәребезнең “Алтын инә”, “Мәдинә” милли киемнәр тегү ательелары да бәйрәмгә килеп, үзләренең эш үрнәкләрен күрсәттеләр.   “Розалина” татар кафесында Чәкчәк бәйрәме дә уңышлы узды, дисәм дә була.   Гомумән, кафебызда мондый бәйрәмнәр, очрашулар соңгы вакытларда ешая төште. Соңгы көннәрдә генә биредә “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары Мәскәү телевидениесенең “Мусульмане” тапшыруын алып баручы журналист Динара ханым Садретдинова белән очраштылар.   Казанда үткәрелгән семинар барышында Бөтендөнья хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова безне барлык региональ һәм җирле милли-мәдәни оешмалары, хакимият органнары, дин әһелләре белән берлектә эшләргә чакырды. Без шулай эшләргә тырышабыз да инде. Бигрәк тә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин әфәнде Канюкаевның ярдәме өчен без аңа бик тә рәхмәтлебез.   Киләсе, 2015 ел Россиядә Әдәбият елы итеп билгеләнәчәк. Шуны истә тотып без “Гаиләдә һәм җәмгыятьтә - хатын-кыз” темасына кыска әдәби әсәрләр – хикәяләр һәм җирле рәссамнар конкурсын уздырырга планлаштырабыз. Моның өчен иҗат кешеләрен барлау, аларны хезмәттәшлеккә тарту кирәк булачак. Татар хатын-кызларының кул эшләре традицияләрен торгызуга да игътибар бирәчәкбез.     “Ак калфак” әгъзалары Сөмбелә бәйрәмендә.   Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәте  
Разия ӘЮПОВА

49 |

Рөстәм Зәкуан концертыннан ФОТОрепортаж

$
0
0
10.12.2014 Мәдәният
7 декабрьдә Казанда шагыйрь Рөстәм Зәкуан сүзләренә язылган популяр җырлардан торган "Чатыртау моңнары" тамашасы узды. УНИКС концертлар залында 700ләп тамашачы Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Вил Усманов, Зөфәр Хәйретдинов кебек татар эстрадасының билгеле җырчылары чыгыш ясады. Концерт "Салават" җыр театры белән "Таттелеком" милли элемтә ширкәте ярдәмендә оештырылды.

 

 

Концертны алып баручылар Булат Бәйрәмов һәм Рифат Зарипов

Голнара Габидуллина  
Концертта Рөстәм Зәкуан сүзләренә язылган җырлар башкаручы яшь җырчылар да бар иде  
Автор-башкаручы Зөфәр Хәйретдинов  
Шаян телле алып баручылар Булат Бәйрәмов белән Рифат Зарипов  
Вил Усманов  
Лилия Муллагалиева  
Айгөл Бариева  
Раяз Фасыйхов  
Җырчы Алинә Сафиуллина белән шагыйрь Рөстәм Зәкуан  
Рәсим Низамов  
"Сорнай" ансамбле   
Илсур Сафин  
Илназ Баһ  
Илназ Миңвәлиев  
Хәмдүнә Тимергалиева белән композитор, баянчы Альфред Якшембетов  
Рифат Зарипов  
Рөстәм Зәкуанны дуслары да, тамашачы да үз итә, ярата   
Татарстанда коммунистлар фиркесе җитәкчесе, Дәүләт шурасы депутаты Хафиз Миргалимов элеккеге хезмәттәше Рөстәм Зәкуанны иҗат кичәсе белән котлый  
Рөстәм Зәкуан шагыйрь, элеккеге депутат булудан тыш, моңлы итеп озын көйләрне дә башкара  
Зөфәр Билалов белән Зәйнәп Фәрхетдинова  
Азат Фазлыев 

 




| 09.12.2014

9 миллион сумга ярты ел чыгып өлгергән "Карл Фукс" журналын ябалар

$
0
0
10.12.2014 Матбугат
«Карл Фукс» журналы бер ел элек «Молодежь Татарстана» газетасын алмаштырган иде. "Татмедиа" баланс комиссиясе журналны ябу турында карар чыгарды. Түләүсез таратыла торган, яхшы кәгазьдә бастырылган 10 мең тираж белән чыгучы бу басма реклама бирүчеләргә кызык булып чыкмаган.

Шул сәбәпле өметләр акланмаган, дип хәбәр итә "Бизнес Онлайн" газетасы.

Зур планнар белән ачылган «Карл Фукс» бер ел да яши алмады. Артем Тюрин җитәкләгән проект үз-үзен акламыйча, бүлеп бирелгән 9 миллион  сум ярты елда беткән. Журналның ябылуын "Бизнес Онлайн" газетасына "Татмедиа" генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов та раслаган.

Проект интернет-портал рәвешендә генә кала. 18 хезмәткәр урынына 5 кеше генә эшләячәк икән.

Алдарак язган идек:

"Татмедиа" бушлай таратачак яңа журналның исеме билгеле булды

 


---

--- | 10.12.2014

"Татар радиосы"нда 10 ел директор булган Алмаз Миргаязов эшеннән китә

$
0
0
10.12.2014 Матбугат
"20 октябрьдә үк гариза язган идем, җитәкчелек белән Яңа елга кадәр эшләп торырга килештек, - дип хәбәр итте ул үзе intertat.ru хәбәрчесенә. - Әлегә бернинди планнарым юк. Берничә ай ял итәчәкмен, соңрак күз күрер. Алда яңа проектлар, яңа сынаулар. Тәҗрибәм бар, башка юнәлештә эшләп карыйсым килә".

Радиостанция җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча Ринат Сагиев башкарачак. Ул "Татар радиосы"нда 2003 елдан бирле эшли һәм директорның урынбасары вәкаләтләрен үти.


---

--- | 10.12.2014

Адлер Тимергалин – Сайланма әсәрләр. 2 томда. Том 1

$
0
0
10.12.2014 ЯҢА КИТАПЛАР
Адлер Тимергалин әсәрләренең бу томына аның повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

 

         

 
---

--- | 10.12.2014

Дария Рамазанова. Атамаларда туганлык һәм гаилә мөнәсәбәтләре

$
0
0
10.12.2014 ЯҢА КИТАПЛАР
Әлеге хезмәттә гаилә мөнәсәбәтләрен, туганлыкны, алар белән бәйле күп кенә йолаларны белдерә торган атамалар карала, аларның үсеш-үзгәреш үзенчәлекләре, килеп чыгышларына карата күзәтүләр ясала. Китап фәнни хезмәткәрләргә, укытучыларга, гомумән, татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.

 

     
---

--- | 10.12.2014

Эльвира Кәлимуллина. Формалар

$
0
0
10.12.2014 ЯҢА КИТАПЛАР
Дидактик материаллар : карточкалар. «Мин өйрәнәм» сериясе

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 10.12.2014

Эсфир Яһудин. Пьесалар

$
0
0
10.12.2014 ЯҢА КИТАПЛАР
Әлеге китапка Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, драматург Эсфир Яһудинның соңгы елларда иҗат ителгән сәхнә әсәрләре туплап бирелде.

 

               
---

--- | 10.12.2014

Хәрефләр. Дидактик материаллар : карточкалар

$
0
0
10.12.2014 ЯҢА КИТАПЛАР
«Хәрефләр» дип аталган дидактик карточкаларда хәрефләр, татар алфавиты, төсле рәсем нәр, җөмләләр, мавыктыргыч бирем нәр бирелгән. Балалар, карточкалардан файдаланып, сузык аваз хәрефләрен һәм тартык аваз хәрефләрен аерырга, хәрефләрне дөрес итеп әйтергә һәм язарга, сүзләрне иҗекләргә бүлеп укырга, җөмләләр төзергә өйрәнәләр.
«Мин өйрәнәм» сериясе.        
---

--- | 10.12.2014

Илдус Диндаров. Үз ягымда

$
0
0
10.12.2014 ЯҢА КИТАПЛАР
Бу китапка язучы Илдус Диндаровның лирик һәм юмористик шигырьләре туплап бирелде.

 

 

 

 


---

--- | 10.12.2014

Роза Хәбибуллина. Мулла килене

$
0
0
10.12.2014 ЯҢА КИТАПЛАР
Самими, саф хис-тойгыларга манып язылган әлеге әсәрләрдә кешеләрнең намус, вөҗдан, игелеклелек, фидакярлек, мәхәббәт, тугрылык кебек сыйфатлары турында бәян ителә. Авторның һәр әсәре кешеләр тормышыннан алып язылган.

 

               
---

--- | 10.12.2014

Равил Фәйзуллин. Яңа гасыр иртәсе

$
0
0
10.12.2014 ЯҢА КИТАПЛАР
Татарстан Республикасының халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның бу китабында авторның XXI гасырда (2001–2014 елларда) язылган яңа шигырьләре тупланган. Шагыйрь үзенең үзенчәлекле әсәрләре белән укучыны уйландыра, көтелмәгән фикерләре белән сискәндерә, рухландыра, хисләндерә. Равил Фәйзуллин - Яңа гасыр иртәсе
Татарстан Республикасының халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның бу китабында авторның XXI гасырда (2001–2014 елларда) язылган яңа шигырьләре тупланган.   Шагыйрь үзенең үзенчәлекле әсәрләре белән укучыны уйландыра, көтелмәгән фикерләре белән сискәндерә, рухландыра, хисләндерә.        
---

--- | 10.12.2014

Куян кызы. Балалар өчен әкиятләр

$
0
0
10.12.2014 ЯҢА КИТАПЛАР

 

 

 

 

 

 


---

--- | 10.12.2014

Гөлнара Хәйдәрова. Җиләк-җимеш, яшелчә

$
0
0
10.12.2014 ЯҢА КИТАПЛАР
Дидактик материаллар : карточкалар. «Мин өйрәнәм» сериясе

 

 

 

 

 

 


---

--- | 10.12.2014

Тыңлаучысы шыр тилеме?

$
0
0
10.12.2014 Мәдәният
Язма башын каян алганымны чамалыйсыздыр – Туфан Миңнуллинның бүген классикага әверелгән пьесасы герое, һәркемгә таныш зирәк карт Әлмәндәр болай дип җырлап утыра:

Мин җырлыймын шырдыйны,
Шырдый белән бырдыйны,
Җырламас идем шырдыйны –
Тыңлаучысы шыр тиле!

Шулайдыр, шыр тиледер, югыйсә, шырдый-бырдый сүзләрне, җырларны тыңлап утырмас иде! Бүтәне булмагач, тыңлыйсың инде, диючеләргә дә сүз әйтеп булмый тагын: көне-төне сөйләп-көйләп торган радиоларда, теле-экраннарда колакка эленердәй, йөрәккәй үтәрдәй җырлар унга берәү дә очрамыйдыр. Ә радиоалгыч белән телевизор, бер кабызып куйгач, сөйли дә сөйли, җырлый да җырлый инде ул...

Башкортстанга кайтып яши башлагач, татар мәркәзеннән рухым белән аерылып бетә алмаганга күрә, транзистордан Казанның “Болгар” радиосын эзләп табып, радиоалгычларымның берсен шул дулкынга көйләп куйдым, әмма озакламый аны энекәш бүлмәсенә керттем (сәбәбе хакында алга табарак), ә икенчесен, кухнядагысын, Уфадан башкортча-татарча “Юлдаш”ны һәм, вакыты җиткәч, Русия радиосы сигналы аша “Татарстан” радиосын тыңлар өчен тотам. (Бу радиолар турында элегрәк язганым бар иде инде, кабатлансам да язык булмас). Бүтән радиостанцияләрне, авылда “тотып” булмый торганнарын, көндезге эшләрем беткәч, үз бүлмәмә кереп, Интернет аша тыңларга тотынам. Көндез – җырлы тапшырулар, ә кичен һәм төнлә - сәясәт – минем көндәлек меню шундыйрак. Югыйсә, баштарак исәбем көнозын “Болгар”ны тыңлау иде, әмма тыңлый башлагач, бик тиз үтләдем. Радионың концепциясен коручылар баштан ук, үзләренә калганда, тапшыруларын бик тә хәрәкәтчән, мобиль, үтемле итәбез дип уйлап, ил киңлекләрендә лыгырдап утыручы йөзләгән бүтән радиостанцияләр калыбында эшләтеп җибәрделәр. Ләкин бүтәннәр оста файдалана торган формат боларның кайсыдыр җиренә килешмәде ахры: килделе-киттеле сүзләрен тыңлап, тозсыз җырларыннан туйгач, көндәлек “рационыма” “Юлдаш”ны алдым. Татарчасын да, башкортчасын да рәхәтләнеп тыңлыйм. Башкортстан халкына бу ике тел дә яхшы аңлашыла, тыңлаучы һәм туры эфирга чыгучы кешеләргә теге яки бу тапшыруның кайсы телдә баруы да әһәмиятле түгел бугай, башкортчасына татарлар, татарчасына башкортлар кушылып китә, эфир кунаклары да еш кына милли яктан төрле була, дөресрәге, ике төрле. Ләкин ул бер-берсенә бик якын төрлелек кенә. Идел буе территориаль округына кергән өлкәләр һәм республикаларда ФМ форматында эшләүче радиостанцияләр арасында узган конкурста “Юлдаш”ның алга чыгуында аз булса да минем дә өлешем бардыр, чөнки тыңлый торгач, шуннан да яхшырагын тапмадым, “Юлдаш” өчен тавыш бирдем. Мактавым сөйләүче журналистларның теленә дә, аерым тапшыруларга да, халык белән аралашу рәвешенә дә, эфирда яңгыраган җырларның сыйфатына да кагыла. Мактыйм дигәч тә, һәр әйткән сүзләре алтын-көмеш түгел, билгеле, алып баручыларның сөйләмендә хаталар җитәрлек анда да, ләкин мин бүген күбрәк җырга, бигрәк тә җыр текстларына кагылып үтмәкчемен. Тәнкыйть алдарак булыр, әлегә исә бу “Юлдаш”та халык җырларының күп яңгыравын, бүгенге авторлар иҗат иткән күп кенә җырларның да күңелгә ятышлы, халыкчан икәнен әйтеп китим. Бу яктан “Юлдаш” белән “Татарстан” радиосы охшашлар, гәрчә форматлары төрле булса да. Тыңлаучы беләдер,егерме еллар элек, кискен үзгәрешләр чорында, яңалары ачылып, искеләренең форматлары үзгәргәндә, “Татарстан” теле-радиокомпаниясе элекке форматында калды. Журналистлар корпусы беркадәр яңарып-яшәреп тора, кайбер яңа тапшырулар барлыкка килде, алай да бернинди ашык-пошыклык, күп ФМ-радиостанцияләргә хас җиңелсулык модасын куу юк анда. Сөйләмнәре дә төзек-төгәл, чын әдәбилеккә тугры кала бирә. Музыкаль тапшырулары җитди, саллы. Радионың алтын фонды “сандыгы” нигездә “Болгар” радиосы кулында калса да, нәкъ менә “Татарстан”да яңгырап тора ул фондның төп байлыгын тәшкил иткән җырлар, инструменталь музыка, татарның опера һәм балет сәнгате музыкасы. Халык җырларын да күбесенчә шул радиодан тыңлыйбыз. Ләкин “Татарстан” радиосы Русия радиосы дулкынында эшләгәнгә күрә, көн буена шул дулкында утырып, Казан тапшырулары вакыты җиткәнен көтәргә күп тыңлаучының түземлеге җитмидер, мөгаен. Ярый әле, Башкортстанда “Юлдаш” бар. Казаннан да сирәгрәк яңгырый торган “Зөләйха”, “Хәмдия”, “Рамай”, “Сарман”,”Шахта”, “Кара урман”нарны “Юлдаш” бик еш тапшыра. Билгеле инде, Салават Фәтхетдинов әйтмешли, хәзер эстрадада җиде йөзләп җырчы киләп-сарып йөри, җыр продукциясе галәмәт күп, ә радиостанцияләргә һаман саен яңа җыр кирәк. Димәк, алар да гел генә шедеврлар тапшырып утыра алмый, югыйсә, адым саен кабатланырга туры киләчәк. Арага бик күп җыр чүбе килеп керә, телисеңме-теләмисеңме, тыңлаучыга аларын да “йотарга” туры килә. Һәм без йотабыз. Алай гына да түгел, ни көе, ни тексты колакка ятышсыз кайбер җырларны, еш тапшырылып торгач, җыр эталоны итеп кабул итә башлыйбыз хәтта. Соңгы ике дистә ел эчендә (ә бу бит бер буын яшьләр гомере) тозсыз, мәгънәсез, сыйфатсыз җырларга кул чабып торучы тыңлаучылар сафы барлыкка килде. Менә шундый чидибырларны ( кайчандыр газетада үзем әйләнешкә кертеп җибәргән бу сүзнең шедеврдан үзгәртелгәнен аңлыйсыздыр), кул җиткәнчә, кәгазьгә теркәп барырга тырышам. Шуларны газета укучылар белән бергәләп сүтеп җыясым килеп китте.

Йөрәк түреннән чыккан дигән гыйбарә бар бездә: шигырьне, җырны, хис-тойгыны, сагынычлы сәламне татар-башкорт әнә шулай “йөрәге түреннән чыгара”. Ә бүгенге күп җырлар иҗатчының кайсы төшеннән чыга икән? Элегрәк такмак чыгаручыга, көй иҗат итүчегә, осталыгына сокланып, авыл әби-бабайлары: “Әллә моны үз к...еңнән чыгардың?”- дип тел шартлаталар иде. Бүгенге күп чидибырларның беркатлы халкыбыз әйтә торган нәкъ шул урыннан чыгуына чынлап та ышанырсың, билләһи! Хәзер радио-телевидениедә худсоветлар юк, кайсысы югары сыйфатлы, ә нәрсә сәнгать чүбе – моны әллә ни иләп утырмыйлар. Үземне бүген шул юкка чыккан худсовет итеп сизә башладым. Мин генә түгел, сүзгә, моңга талымлы бүтән тыңлаучыларыбыз да шулайрак тоядыр үзләрен. Тик ни кызганыч, бу “худсоветларга” колак салучы юк. Мисалларга күчим. Аларны “Болгар”дан, “Юлдаш”тан, “Татар радиосы”ннан, “Туган тел” , ТМТВ теле-каналларыннан ишетеп җыйдым. Бер үк җырлар төрлечә ешлык белән тегендә дә, монда да әйләнә бит. Менә бер җырдан өзек:

Күзләреңне яшермә син,
Кулларыңны сузып сал.
Йөрәгемнең яртысы бул,
Бердәнберем булып кал.

Моны язган кеше ничегрәк күз алдына китерә икән кулларны сузып салуны?
Кулны кулга салып була әле, кулны биреп була, кул кушырып була, ә сузып салуы
ничегрәк була аның? Сузып салыр өчен, мөгаен, башта үзеңә сузылып ятарга
кирәктер, анда инде кулы да, аягы да сузыла. Менә шундый шигъри табыш, теләсәң
ничек аңла!

Сүнгән сөю учакларын
Торгызу кирәк микән? –

дип сорый бер җырчы егет. Торгызу белән тергезү арасындагы аерманы аңламый инде ул, мескен. Заманында Мәликәнең җырда кайсыдыр бер сүзне ялгыш әйтүеннән көлгән идек. Ә бит Мәликә Урта Азиядә туып, монда күченгәч кенә татарчаны, башкортчаны өйрәнә башлаган кыз, димәк, кайбер хаталары гафу да ителә. Беркөнне мин аның бер телевидение каналына биргән интервьюсын тыңлап тордым һәм сокландым – бүген Мәскәүдә яшәүче Мәликәбез татарча шундый матур әдәби телдә сөйли, күпләргә үрнәк булырлык! Ә менә гайрәтне чигерердәй күп җыр текстларын үз җиребездә - татар, башкорт халкының сөйләм телен ишетеп үскән егет-кызларыбыз яза. Тел шапшаклыгының төбендә әллә милли телләребезне мәктәптә өстән-өстән генә укыту, аңа җитди предмет итеп карамау да гаепле микән? Атнасына бер-ике сәгать кенә укытып, телгә сөю, ихтирам тәрбияләп тә, аның нечкәлекләренә өйрәтеп бетереп тә булмый, билгеле. Ә Башкортстанда милли телләрне укыту сәгатьләре нык кыскарды. Шуңа да яшьләрнең сөйләм теле бүген “чыктым аркылы күпер”дән ерак китмәгән. Әмма җырны барысы да ярата, күпләренең, радио-телевидение үрнәгендә, тиз генә җырчы, көйче, шагыйрь буласы килә. Тел чишмәсеннән су эчмәгән, махсус факультетларда укымаган йөзләгән кеше, җыр индустриясенә кереп, җиңел популярлык яуларга, артист исеме күтәрергә, ахыр килеп, акча эшләргә омтыла. Белемсезләр, гадәттә, әрсезлек белән алдыра. Андыйлар үз-үзенә тәнкыйди караш ташлап, әле мин сыйфатлы җыр, шигырь яза алдыммы соң, дигән сорауны биреп мәшәкатьләнмиләр, билгеле. Бер-ике җыры радиога кереп киттеме – ул инде йолдыз! Радиодан ишетелгән күп кенә җыр текстларында исә элементар ритм, рифма юклыгы күзгә, дөресрәге, колакка чалына.

Назлы сүзең, матур елмаюың
Хис-акылдан мине яздыра,
Рәхмәт сиңа, иркәм, мең-мең рәхмәт
Яннарымда минем булганга.

Яздыра белән булганга сүзләрен рифмалау өчен, ай-һай, никадәр талант кирәк! Шагыйрьләр арасында балта белән пычкыны да рифмалаштырып була дигән бер шаяру бар: шушы ике сүз арасына акрынлап рифманы якынайта торган сүзләр тезеп чыгарга кирәк. Әйтик, менә болайрак: балта – калта – көлтә - көчкә - мичкә - кичке – пычкы. Ләкин җыр текстында, шигырьдә, гадәттә икенче һәм дүртенче юлларның соңгы сүзләре арасындагы рифма чәчрәп ятарга тиеш! Бүтән юллар да рифмалашырга мөмкин, ләкин бусы инде башка мәсьәлә, шигырь үлчәменең төрләре мәсьәләсе. Күптән яңгырый торган бер җыр бар, кушымтасы мондыйрак:

Мәхәббәт йөрәктә диләр,
Түгел шул, бәгырькәем:
Мәхәббәт ул җанда була,
Бел шуны, кадерлекәем!

Рифмасын әйтеп тә тормыйм инде - зәвыклы шагыйрь мондый рифмалауны (бәгырькәем – кадерлекәем) затсызлык дип саный, билгеле. Ни-нәрсәне кире кагуын һәм нәрсәне раславын карагыз әле сез моның: мәхәббәт кешенең кайсы төшендәрәк, нинди әгъзасында була дип сорый да, шуңа, үзенә калса, дөрес итеп җавап бирә, янәсе. Бердән, бу сорау лирик җыр өчен мөһимме, икенчедән, йөрәк белән җан арасында, шигъри образны күздә тотканда, нинди аерма бар? Кыскасы, төнге саташу! Кеше үз хисләрен саклый торган тартма сымаграк шундый урыннарны, кыскасы, берәү дә беркайчан да күрмәгән абстракт нәрсәләрне - йөрәк белән күңелне (йөрәк - конкрет бер әгъза, Тукайча әйтсәк, файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәт булса да, җырда ул бит поэтик, күчерелмә мәгънәдә кулланылган) рифмалаштыра тагы берәү:

Алтын туйлар, җылы сүзләр
Мәңге чыңлар йөрәктә,
Үтә еллар, кала уйлар,
Истәлекләр күңелдә.

Рифмасы бөтенләй дә юк инде, ләкин, әйдә, урыс әйтмешли, черт с ней. Бу дүртьюллыкта берәр төрле нәфислек, шигърилек булса икән һичъюгы! Укучым игътибарлый микән: соңгы елларда җыр текстларында шигърилек бетте. Алар тоташ декларатив, аларда автор нидер игълан итә, нәрсәгәдер дәгъва итә, таләп итә, сорый, ялына, үгетли, чакыра. Әниләрнең кадерен белик, яшәү кадерләрен белегез, руль артына аек баштан утырыйк, гомер бирсәң әгәр, саулык та бир, бу тормышта ялгыз калмагыз һәм башкалар – җыйсаң, бер дәфтәрдә дә бетмәс. Шуларның капма-каршысы – Илһам абый, Әлфия, Фәридә апалар җырлаган җырлар: безнең гомер белән ярышып үсә имән; урман буендагы яшь наратлар син калдырган көйне җырлыйлар; һаваларда оча ике аккош, каурыйлары җиргә коела; Сарман буйкайлары тугай-тугай, тугаенда сайрый бер тургай; төнбоек та сине сагына, сине юксына... Әлбәттә, төнбоек беркемне дә сагынмый, имән кем беләндер ярышыйм әле дип үсми, наратлар да син калдырган көйне җырламый – алар һәркайсы үз тормышы белән яши, кешедә эшләре юк. Ә шагыйрь шул табигать күренешләрен кешеләштереп, җандагы сагышны, сагынуны, югалтуны, яратуны алар теле белән сөйли, күңелне нечкәртә. Бүгенгеләр исә, яратам, сөям, бергә булыйк, яныма кил, дип шәрран ярып кычкыралар. Юри генә тыңлап карагыз әле: шул шәрә ярату, сөю, шашу кебек фигыль, исем-фигыльләрдән торган җырларны сәгатенә ничәне теркәрсез икән!

Кара, кара күзләремә,
Назлы сүзләр эзләмә,
Сөям дигән сүзләреңне
Сизәм мин әйтмәсәң дә!

Эзләмә белән әйтмәсәң дә шәп рифмамы? Юк, бөтенләй дә рифма түгел бу. Аннары, сүзне сизеп буламы? Нидер әйтәсе килүне сизеп, дөресрәге, тоеп була, исне сизеп була, күңел сизә дип тә әйтәләр, ләкин бит бу юллар авторы алай дими бит – сүзләреңне сизәм, ди. Кыскасы, без, тыңлаучылар, авторның нидер әйтергә теләвен сизәбез, ләкин, осталыгы җитмәгәнгә күрә, аңлап бетермибез. Рифманы тоймау – табигый гариплек, саңгыраулыкка тартым бер сыйфаттыр, мөгаен. Юкка гынамыни балаларның музыкальлеген тикшергәндә ишетү, урысча – слух дигән мөмкинлеген беренче планга куялар. Кайбер җырчылар, тавышлары булган хәлдә дә, аваздашлыкны, ягъни рифманы ишетү сәләтеннән азат, колаксыз “йолдыз” халык сүзләрен дә бозып җырлыйлар башладылар:

Карлыган кара була,
Бөрлегән кызыл була.
Сөйгәнеңне ятлар алса,
Йөрәктә яра була, -

дип җырлый бер егет. Беренче юлны икенчесе белән алыштырса, ягъни кызыл белән яраны түгел, ә кара белән яраны рифмалаштырса, бердигән буласы иде дә бит...

Икенчесе болай дип җырлый:
Чиядәй иреннәрең,
Талныкыдай билләрең,
Күзләрең шомыртныкы,
Алмадай йөзләрең...

Кызларның нечкә билен халык элек-электән тал белән чагыштырган, бу шулай, ләкин бер генә халык җырында да “талныкыдай билләрең” дигәнне ишеткәнем юк, чөнки сүз мәгънәсен белгән кеше алай дип әйтә алмый: талның биле бармыни аның, тал үзе нечкә әйбер, кеше билен талның биле белән түгел, ә талның үзе белән генә чагыштырып була. Бу мисалда кызның күзләре дә шомыртныкы икән әле, димәк, шомыртның күзе бар һәм егет сөйгәненең күзен шул шомырт күзенә охшата. Әкәмәт! Ә менә беренче юлдагы чагыштыру – чиядәй иреннәрең – бусы дөрес.

Синең бүген туган көнең,
Иң бәхетле, шәп көнең,
Изге, матур теләкләргә
Өелеп калган көнең, -

дип җырлый матур тавышлы бер егетебез. Бу очракта өелеп сүзенең урынсыз икәнен текстны язган кеше аңламаган икән, бәлки җырчы аңларга тиештер? Теләкләр, бүләкләр өелә ала, ә кеше теләкләргә өелә алмыйдыр, күмелә генә аладыр. Урысларның “ Куча мала” уенында гына кешеләр бер-берсе өстенә өелә алалар.

Менә әле, шушы язманы компьютерда җыеп утырганда, юри генә, “явыз ният” белән - хата эзләү өчен, “Болгар”ны кабызып куйган идем. Шундук берсе килеп капты:

Яшик әле, яшьник әле,
Булмасын безгә чикләр,
Янсын әле, көйсен әле
Йөрәктә булган хисләр, -

дип җырлап утыра бер егет “Болгар”дан. Тавышлары бер-берсенә инкубатор чебешләредәй охшаганга күрә, җырчының кем икәнен белә алмыйм, әмма сизенәм – шәһәрдә туып үскән кешедер, ахры. Алар яза һәм җырлый әнә шундый ана сөте иммәгән шырдый-бырдый текстларны. Булмасын, булган... гомумән, ул булу сүзен, Такташ әйткәнчә, чәпчим чәпчеттеләр инде! Аннары, йөрәктәге хисләр нигә әле янсын һәм көйсен икән? Нәрсә, янмыйча-көймичә, хискә бирелми генә, таш бәгырьле, пошмас җаннар булып яшик димәкчеме бу җырны калыплаучылар? Һәрхәлдә, текстта бүтән төрле мәгънә күренми... Миңа исә нигә кирәк ул йөрәк, янмагач, дигән сүз күбрәк ошый.

Айдар Галимов җырлый торган бер матур җыр бар, мәрхүм Салават Низаметдинов көе бугай:

Тик-так, тик-так килә сәгать,
Вакыт йонын тетә сәгать, -

дигән сүзләр бар анда, дөрес ишеткән булсам. Сәгать йөрешенә охшатып, “тик-так” дип урыслар әйтә, ә без “келт-келт” дибез. Җыр миңа ошый, - башкаруы да, бэк-вокалы да, аранжировкасы да шәп, тик әнә шул “тик-тагы” гына колакны торгыза.

Җырны кем башкаруына карап – ир-атмы, хатын-кызмы, тыңлаучы күңелендә аерым бер сурәт туа. “Хәмдия”не, “Фирдәвескәй”не, “Раушаниям-бәгърем”не, билгеле инде, ир-ат җырчы җырласа дөрес. “Нурия”не дә бездә, Башкортстанда, куе, матур тавышлы ир-егет җырлый. Бер куплетында шундыйрак сүзләр бар:

Иртә була, кич тә була,
Кич җиткәчтен җил була.
Ике күзем юлда була, Нурия,
Килеп китсәң, ни була?

“Нурия” җырында мондый текстны беренче ишетәм. Ярый, шулай да булсын ди, һичбер дәгъвам юк, матур сүзләр, ләкин ир-ат шулай дип җырлагач, күңелдәге теге сурәт бозыла да куя: нәрсә, егетнең берәр проблемасы бар микәнни, әллә сәламәт түгелме, аяклары йөрмиме, әллә, Ходай сакласын, төрмәдә утырамы, югыйсә, сөйгәне янына үзе барырга тиеш бит инде ул, дигән кебегрәк шикле уйлар килә башлый. Әле, өстәвенә, Муса Җәлил сүзләренә җырлана торган “Яз да була” җыры хәтергә төшә:

Яз да була, көз дә була,
Су читләре боз була...
Ике егет бергә килсә,
Сөйләшкәне кыз була.

Шуңар охшаш тагы бер җыр, бусын хатын-кыз җырлый:

Алмагач эргәсе ышык,
Ышыкка төшә (ы)чык,
Көтәм, җаным, тиз(е)рәк чык
Яныма коштай очып!

Бусында да рольләр алышынган: ни өчендер кыз килгән, ә егет әле чыкмаган! Вәт заманалар, вәт эмансипация, дип уйлап куясың ирексездән. Әгәр дә бу текстны ир-егет җырласа, барысы да үз урынына утырыр да куяр иде югыйсә...

Көйнең сүзгә ярашмавы кебек сәерлекләргә инде ияләшеп беттек. Бүгенге җырчылар сөенсә дә сикергәли, сагышланса да. Ник дигәндә, көй язучылар бер калыпны гына беләләр, ул да булса, калтыравык чиренә сабышкан кеше кебек дерелдәп, бер ритмга селкенеп торырга мәҗбүр итүче көй үлчәмен. Хәер, көй язучылар дип дөрес әйтмәдем, күп җырларның көй авторлары үз чидибырларын йә башларында “тудыра”, йә уен коралында уйнап иҗат итәдер, мөгаен, чөнки, иманым камил, күбесе нота танымый инде аларның. Шулай. Хәзер сәхнәне, телевидениене, радионы “самородоклар” басып алган заманда яшибез. Самородок дип табигатьтә сирәк очрый торган алтын кисәген атыйлар. Ләкин, күрәсездер, бу очракта мин сүзне куштыраклар эченә алдым.

Аранжировка ясаучы музыкантлар кайчагында көтелмәгән алымнар кулланып гаҗәпләндерәләр. Әле шушы арада гына хитлар парадында Илфир Солтанов дигән егет башкаруында бер җыр тыңладым. Көе дә, сүзләре дә истә калырдай түгел, сабыр итү, максатка җитү турындарак иде бугай. Ә менә проигрышка тик торганнан килеп кергән яһүд көе Хава Нагила бик тә истә калды. Ниндирәк мәгънәви нагрузкасы булды икән моның, әллә яһүд халкы кебек тырыш, өлгер булсаң гына максатыңы ирешерсең, дип әйтмәкче булдымы Илфир? Әллә үзе җәбрәй малаемы, туган халкының моңнарын безгә татарча җиткерүе булдымы? Әллә аранжировкасын, бизәлешен ясаган кешесе яһүд булып, җырчы әлеге музыкаль өстәмәнең ни-нәрсә икәнен аңламый да калдымы икән? Әле дә булса баш ватам шуңа...

Өстәрәк китерелгән мисаллардан чыгып, авторлар минем сүзләрне изге хисләреннән көлү дип кабул итәр бәлки. Аларга җавап шул гына: мондый тозсыз текстларны көйгә салып, тиражлап таратуны исә мин үземнең зәвыгымны мыскыл итү дип кабул итәм!

Халык җырын да кайчандыр кемдер, бер кеше иҗат иткән. Әгәр сүзләре дә, көе дә матур, төгәл, образлы килеп чыккан икән, аны бүтәннәр дә эләктереп-күтәреп алган да, җыр халыкка таралган. Ә инде юк икән – онытылган. Бүгенге иҗатчы да халыкның бер кисәге инде, югыйсә, әмма ничәве генә киләчәккә китәрдәй җыр иҗат итә икән аның! Хәер, миннән киткәнче, иясенә җиткәнче инде күбесенең җыр язу максаты.

Бар шундый җырлар – авторлары аерымачык билгеле, көе-сүзе халык күңеленә сеңгән, ә менә син бакчы: таныш шул сүзләргә бөтенләй ят көй ябыштырып куйганнар! “Юлдаш”тан ишетеп, шундый компиляция мисалларын дистәгә якын җыйдым. Күптән популярлашкан җыр сүзләрен җанга якын көеннән умырып алып, яңа көйгә салу чире нәкъ менә бездә, Башкортстанда киң таралып бара. Мисалларын күргәч, үзегез дә аңларсыз, шәт. Нәкый Исәнбәт шигыренә җырлана торган җыр бар, “Илкәем”. Аны беренче булып Илһам Шакиров башкарды, әле җитмешенче елларда ук бугай радиога яздыртты, аңардан отып, бүтәннәр җырлый башлады. Ялгышмасам, фин татарлары көе ул, “Китми күңелемнән минем һич шул сөекле илкәем” дип башлана. Күптән түгел нәкъ шул сүзләргә яңа көй ишетәм, сикергәләп җырлый торган сериядән, “Юлдаш” радиосы тапшырып ята. Инде классикага әверелгән теге җырны ботарларга нигә кирәк иде? Искесеннән шәбрәк көй язам дипме? Ким дигәндә, наданлык билгесе бу гамәл. Муса Җәлилнең мәктәп баласына да билгеле “Җырларым” шигыренә татарның ике күренекле композиторы көй язган: берсе – Салих Сәйдәшев һәм күпкә соңрак – Рөстәм Яхин. Беренче җыр киңрәк билгеле, икенчесен университетта укыганда ишеттем һәм соңрак без аны татар хорында җырладык та әле. Инде килеп, “Юлдаш”тан өченче вариантын да ишетү насыйп булды, ләкин монысы алдагыларыннан нык кайтыш. Соңгысын иҗат иткән көйче теге беренче вариантлар барлыгын, аларны нинди бөекләр язганын белми идеме икән? Әгәр белмәсә, бу шигырьгә тотынуын сабыйларча наданлык дип кенә атап буладыр. “Туган ягым каеннары” җыры белән дә шундыйрак хәл. Татарстанда бу җыр моннан егерме еллар элек бик актив җырлана иде, хәзер дә ишетелгәләп тора. Якташыбыз Илдар Юзеев шигыренә аны бик күп матур көйләр авторы, үзе дә җырчы Мәсгуть Имашев иҗат иткән иде, Зөһрә Сәхәбиева җырлый. Ә бүген килеп шул ук шигырьгә бүтән көй язганнар, аны Фәридә Тимербаева җырлый, радиодан исеме әйтелмәсә дә, тавышыннан ул дип таныйм. Көе хурларлык түгел анысы, әмма композитор (Фәридәнең җәмәгатедер инде) нишләп нәкъ менә шушы шигырьгә килеп тотынган? Ярый, шигырь аңа шулкадәр нык ошаган, төн йокыларын качырган дип уйлыйк инде, әлеге матур сүзләргә Илдар Юзеев китабын актарып утырганда килеп юлыккан булса әгәр. Алай да шигырьгә элегрәк “ябышкан” көй барлыгын белмәве мөмкин түгел! Әлбәттә, көе бар бит инде, теге яки бу текстка бүтәнчә көй язмагыз, дип иҗатчыны тыеп булмый. Бу очракта мәсьәлә иске сүзләргә яңа көй язарга җөрьәт иткән кешенең амбициясенә бәйле: мин тагын да шәбрәк язам, дип тотынамы ул бу эшкә, әллә, Тукайча әйтсәк, язарына азык тапмаганнанмы?! Мәрхүм Роберт Әхмәтҗанов шигыренә җырлана торган “Солдатлар”ның (Фәтхерахман Әхмәдиев көе), Фирзәр Мортазинның “Бер генә минутка”сының, Луиза Батыр-Болгариның “Кайтуыңны сагынырмын”ның да җыр текстлары Башкортстанда әнә шундыйрак яңа язмышка дучарлар. Тагы берничә яңа көй колакка чалынган иде, теркәп куярга гына өлгермәдем. Инде килеп, әлеге күренешнең сәбәпләрен ачыкларга тырышып карыйк. Бер йә ике генә мисал булса, очраклылык дип карар идек, күпкәрәк киткәч, көй язарга кысталып утыручыларның китап актарырга, текстлар эзләргә вакытлары да, теләкләре дә юктыр ахрысы, дигән фикергә киленә. Ә бит югыйсә әдәби журналларны ачсаң да, газета гына укысаң да, әйбәт шигырьләр бик күп, китапханәләрдә шигырь китапларыннан киштәләр сыгылып тора. Әллә хикмәт авторлык хокукларында микән? Аптыраш инде...

Җырларның тематикасы нинди булуына карап, милләтнең рухи пульсын чамаларга мөмкин, минемчә. Бүген радиолардан, сәхнәдән, экраннардан агылучы җыр ташкынында темалар бик чикле – туган якны сагыну, әниләр-әтиләр һәм башка туган-тумачаларны ярату, яшәү кадере һәм, билгеле инде, сөю-ярату, туган көн. Тема ул киң төшенчә. Без гади генә итеп, җыр фәлән-фәлән турында, дибез. Ә ул “турында”ны ничек хәл итәсең, сәнгатьчә ничегрәк чишәсең бит әле. Әлеге дә баягы сагынам, яратам, саулык телим, туган көнең котлы булсын, дип турыга бәреп җырлауда бернинди дә шигърият юк. Инде шуңа барып җиттек, бер җырчыбыз (ә ул зәвыксыз кеше түгел үзе!) бер җырын болай башлап китә: “ Дустым, рөхсәт итче сине котлап китәргә...” Открыткага да мондый прозаик сүзләр язмыйсың, берәр нинди образлы-канатлы сүзләр табарга тырышасың! Ул туган көн җырлары үзләре бер зур сөйләшүне, тәнкыйтьне сорый торган тема. Һәр җырчы үз репертуарына туган көн җырлары алырга омтыла, кайберәүләрендә андый җырлар берәү-икәү генә дә түгел, ә төргәге белән. Аңлашыла: эфирда котлаулар тапшыруы көн саен чыгып тора, димәк, андый җырларга кытлык һәрвакытта да бар, алар яңгыраячак. Эфирда ишетелгән саен, авторларга да, җырчыга да файда өстенә файда дигәндәй. Ә үз исемнәрен шул җырлары аша арзанайтканын уйлап та бирми инде алар! Кыскасы, товар-акча-товар әйләнеше, нәкъ Карл Марксча. Туган көн дигәннән, әгәр радиода эшләсәм, ул туган көн бүләге итеп күбрәк халык җырларын һәм чын композиторлар язган сәнгать үрнәкләрен тапшырыр идем. Тыңлаучыны нәрсәгә ияләштерәсең бит. Югыйсә, туганын, якынын котлап язылган хатны укыганда теләкләр бер теләнсә, җырда алар тагы кабатлана, котлау боткасы майлы өстенә майлы килеп чыга. Әйтик, матур теләкләргә кушып, нигә әле миңа “Рамай”ны йә булмаса Рөстәм Яхинның “Киек казлар”ын тапшырмыйлар? Һаман шул бер картаймале, әнкәй, картаймале йә булмаса белсәгез рәхәтлекләрен әтиле булуларның, дип тәкрарлап торалар?

Безнең халык элек-электән ташка баскан, радиодан яңгыраткан сүзне, җырны канун, эталон итеп кабул итәргә күнеккән. Тыңлаучыны нәрсәгә ияләштерәсең, ул шуны дөрес дип саный башлый. Туган көн тапшыруларында да шулай – нинди җыр тапшырырга редакциядә яхшырак беләләрдер, дигәндәй, акчасын түләп, хатын яза да ул, бүләкне сабыр гына көтә. Күбесенең үз белдеге белән үзе яраткан җырны сорарга уена да керми бугай. Халыкның зәвыгын үзгәтергә көченнән киләдер югыйсә редакцияләрнең, моның өчен анык һәм намуслы ният кенә кирәк, минемчә.

Әле тагын бик күп язып булыр иде, әмма бер мәкаләдә генә күңелне тырнаган нәрсәләрнең барысын да сөйләп бетереп булмый. Азактан шуны гына искәртим: күрүегезчә, мин җырчыларны да, авторларны да татарга-башкортка бүлмәдем, чөнки барыбыз да бердәй җыр фазәсендә (пространствосында) яшибез. Хаталарыбыз да, уңышларыбыз да уртак. Ә уңышлар хаталарга караганда күбрәк булсын иде. Язмам да шул нияттән генә язылды, бигайбә.  


Зөләйха КЫДАШЕВА

64 |

Римма Галләмова: "Укыгыз, тыйнак булыгыз, озын күлмәкләр киегез" (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
11.12.2014 Җәмгыять
7 декабрьдә Мәскәүдә узган Русиякүләм "Татар кызы" фестиваленең финалында катнашучы кызларны яшь дизайнер Римма Галләмова да киендерә. Бер атна элек ул Казанда булып Азатлыкның "Кызган таба" тапшыруына әңгәмә биреп китте.

Без Римма белән быел көз айларында "Яңа гасыр" каналының "Яшьләр on-line" тапшыруында танышкан идек. Аңа 27 яшь, Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында туып үсә. Мәскәүгә укырга килеп зур максатлар куя, эшмәкәр булу дәрәҗәсенә җитә. Бүген ул дистәләгән  сату урыннары булган Rimma Allyamova маркасын үстерүче мөселман киемнәре дизайнеры.

– Әңгәмә башында ук шуны әйтеп китик, Римма Мәскәүдән Казанга үзе машина йөртеп килгән. Римма, ничек шундый япь-яшь кыз үзе генә ерак араны үтә ала?   – Дөрес, Мәскәүдән Казанга машинам белән килдем. Авыр инде, әлбәттә.   – Ни өчен берәр егетне ялламыйсың? Син – матур кыз, егетләр дә  артыңнан йөриләрдер.   – Йөрсәләр дә инде, мин Казанга үземнең эшләремне башкарырга килдем. Мин һәрвакыт үземнең эшемне үзем башкарам.   – Мөселман киемен ясаучылар бик күп. Ни өчен шушы өлкәне сайладың? Мәскәүгә килгәч, нәрсәдер тәэсир иттеме? Әллә ул балачак хыялы идеме?   – Авыл мәктәбендә укыганда, мин үз алдыма максат куйган идем: укуны тәмамлагач, Мәскәүдәге нинди дә булса дәүләт югары уку йортына керергә дип ниятләдем. Әлеге максатымны тормышка ашырдым. Соңрак үземне дизайнерлык юлында таптым.   – Ни өчен нәкъ менә дизайнер, балачагыңда рәсем ясарга, кием киеп, аны салырга ярата идеңме?   – Дөресен әйткәндә, мин, институтта укыган вакытта ук, нинди бизнес белән шөгыльләнергә була икән, дип уйлый идем.   – Бу теләк кайдан килә, Сафаҗәй авылында эшмәкәрләр күп булуданмы? Әллә әти-әниеңнең тәэсиреме?   – Мөгаен, эшмәкәрлек безнең геннарда да бардыр. Әнием бик амбицияле кеше, әтием – эшмәкәр-фермер. Үземнең көчемне исәп-хисап өлкәсендә дә сынап карадым: бухгалтер булып эшләдем. Тик ул миңа туры килмәде – офиста миңа кысан иде. Шул оешманың финанс мөдирләре дә, миндәге амбицияләрне күреп, үз көчемне эшмәкәрлек юнәлешендә сынап карарга тәкъдим иттеләр. Ләкин мин нәрсә белән шөгыльләнергә белмәдем. Дизайн үзеннән-үзе килеп чыкты, дисәң дә була. Ул вакытны Рәсәйдә тренд барлыкка килде. Ул үз чиратында дизайнерларга ихтыяҗ тудырды. Шундый дизайнерларның эшләрен карап чыккач: "Мин бит матуррак та эшли алам", дигән фикергә килдем. Миңа ул вакытта 24 яшь иде.   – Димәк, син шул рәвешле Rimma Allyamova дигән мөселман киемнәре юнәлешен башлап җибәрдең? Билгеле булганча, хәзерге вакытта Русиянең берничә шәһәрендә Rimma Allyamova маркасындагы киемнәр сатып алып була.   – Бүгенге көндә франшиза системы белән эшли торган 12 кибетебез бар. Күпләп сатып алучы хезмәттәш кибетләрнең саны егермегә җитә. Аларның сату нокталары төрле төбәкләрдә ачылды. Русиядән кала чит илләрдә дә бутикларыбыз бар. Мисал өчен Румыниядә, Кыргызстанда һәм Казакъстанның иң эре 4 шәһәрендә (Астана, Алмата, Атырау) франшиза нигезендә ачылган кибетләребез эшли. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә, Британиядә сәүдә вәкилләребез бар.   – Нигә үз өстеңә шундый җаваплылык алырга булдың? Син хәлле гаиләдән. Берәр оешмага кереп акча эшләп кенә йөри ала идең. Ни өчен үзең эшмәкәр булырга теләдең?   – Ул үзеннән-үзе килеп чыкты. Бу – амбиция нәтиҗәсе. Офиста утыру минем эш түгел, миңа анда кысан. Хисапчы булып эшләгәндә, рухи көчемне, потенциалымны тулысынча файдалана алмау хисе туды. Эшмәкәрлектә мин, киресенчә, ачылдым.   – Римма, әлеге кибетләр челтәрен арттыруда сиңа нинди көчләр ярдәм итә? Синең бай дусларың бармы?   – Нигәдер миңа күпләр ышанмый: иганәчеләрем бар, яки әти-әнием ярдәм итәдер, дип уйлыйлар. Юк, миңа беркем дә ярдәм итми. Бер ярым ел элек мин Төркиягә киттем. Ул вакыттагы курс белән 2000 доллар акча бар иде. Бу вакыйга үз эшемә беренче инвестиция булды. Аллаһ Тәгалә ярдәм итте дип уйлыйм. Аллаһыбыз безнең ниятләрнең сафмы, әллә бозыкмы икәнен белеп тора. Күңелемдә табыш артыннан куу теләге юк. Мин кызларны әйбәт гүзәл киемнәргә киендерергә тырышам, җәмгыятьтә әхлакны арттырырга телим. Миңа калса, шушы теләкләрем өчен Аллаһ Тәгалә ярдәм дә итә.   – Киемнәреңне милли дип әйтеп булмаса да, алар ислам кануннарына туры килә: гәүдәне каплый торган нәфис, матур күлмәкләр. Мондый татар-мөселман тәрбиясен син кайдан алдың?   – Бу сорауга җавап биргәнче, дизайнга тартылуымның тарихын әйтеп үтәсем килә. Балачагымда мин бик күп рәсемнәр ясый идем. Анда кызларны төрле киемнәргә киендереп сурәт төшердем. Ул кәгазь коллекцияләрен әле дә әнием саклый. Анда меңләп күлмәк сурәте бар.   Мин авылда үстем. Безнең авылыбызда биш мәчет эшләп килә. Кечкенә чагымнан ук мин мәчеткә, гарәп телен өйрәнү курсларына йөри идем. Ә әхлакка килгәндә, минемчә, ул ана сөте белән бирелгән.   – Мөселман киемнәрен эшләү ул – зур җаваплылык. "Нишләп яулыктан йөрмисең?" дип, сиңа тәнкыйть сүзләре дә яңгырыйдыр. Кемдер динне тар, кемдер киң мәгънәдә карый. Аңлавымча, син киңрәк карыйсың, үзеңнең эшеңне дә шул юнәлештә алып барасың.   – Эшемне башлаган вакытта, мөселман кызлары өчен генә киемнәр эшләрмен дип уйлаган идем. Дөрес, беренче коллекциядәге күлмәкләрем киңрәк, ирекле булса, чираттагыларын бераз үзгәрттек. Сәбәбе шунда: кибетләргә мөселман булмаган урыс кызлары килә башлады. Аларга күлмәкләр ошаса да, билне бераз ассызыклавы кирәк иде. Шундый фикергә килдем: ни өчен әле мин урыс кызларын да шундый нәфис күлмәкләргә киендермәскә тиеш? Гадәттә, алар кыска итәкләр киеп йөри.   – Озын күлмәкләргә ихтыяҗ барлыгын сиздеңме син? Дизайнерлар, кием кибетләре хәзер бик күп. Кием өлкәсендә яңалык уйлап табу гади кеше өчен бик гаҗәп тоела. Озын итәкле күлмәк кирәк булса, бар да ал берәр кибеткә, дип уйлыйсың.   – Алар бит, ни сәбәпледер, матур түгел. Мәсәлән, мин кибетләрдә үземә күлмәк таба алмыйм, үземнекеләрне генә киеп йөрим. Яңача карау, яңа дизайн ихтыяҗ тудыра. Әгәр дә дизайнерның модага яңа карашы бар икән, ул кешеләргә кызыклы булып тоела. Аларның шул киемне кияселәре һәм матур буласылары килә.   – Rimma Allyamova киемнәре нәрсә белән аерыла?   – Безнең күлмәкләрнең үзенчәлеге – комбинация. Беренчедән, алар әдәп-әхлакка туры килә, икенчедән, алар матур. Бу ике төшенчәне берләштерү бик авыр. Мөселманнар кара төстәге киң абаялар кияргә күнеккән, ләкин мөселманнарның төсе кара түгел. Коръән Кәримдәге бер сүрәдә дә ул язылмаган. Кара төстәге кием ул – гарәп милли традициясе. Аның татарларга, Рәсәйдә яшәүче мөселманнарга бернинди дә катнашы юк.   Безнең киемнәргә килгәндә, алар озын итәкле, озын җиңле, декольте юк. Кызлар нәфис булырга тиеш.   – Һәр кешенең үз башы үзендә дип, чәчләрне ачык калдырырга булдыңмы?   – Дөресен әйткәндә, үзем әле дә яулык кимәгәч, ул гадел түгел. Яулыктагы модельләр белән генә фотосурәтләрне интернетка урнаштырсам, аның сүзе дә күп булыр дип уйлыйм. "Үзе яулык кими, ә модельләре барысы да яулык белән, күлмәкләрен дә яулык белән генә сата башлады", диярләр иде. Шул сәбәпле, андый сүзләргә юл куймас өчен, кайсы бер фотоларда күлмәкләр яулыксыз булса, кайберләрендә мөселман кызлары өчен киемнәрне яулык белән ничек кияргә мөмкин булуын да күрсәтәбез. Соңрак, вакыт узу белән, бәлки мин яулык та киярмен, аннары инде яулык белән төшә башларбыз.    Әлеге кием маркасына үз исемемне бирү – бик җаваплы эш. Беренчедән, безнең күлмәкләр сыйфатлы, икенчедән, тыйнак ябык булырга тиешләр.   – Күлмәкләрне ясар өчен, илһамны кайдан аласың?   – Мин, кием ясаганда, бер фикер белән генә эш итәм: әгәр дә ул күлмәкне үзем рәхәтләнеп, яратып кия алам икән, ул башкаларга да ошаячак. Үзем кимәсәм, мин аны эшләп чыгарудан төшереп калдырам.   – Rimma Allyamova бренды нинди реклам ысуллары аша халыкка тарала?   – Социаль челтәрләр аша кызлар безне таба, күлмәкләребезне карый ала, сатып алу мөмкинлеге дә бар. Шулай ук безнең рәсми сайтыбыз эшләп килә.   Шулай сарафан радиосы яхшы эшли. Кызлар күлмәк сатып алалар, аннары дуслары белән килә, дуслары тагын башкаларны да тарта. Шул рәвешле клиентлар саны арта бара.   – Үз эшеңне башлаганда, нинди авырлыклар белән очраштың?   – Оештыру эшләре вакытында бернинди кыенлыклар да сизмәдем. Мин шулай уйладым, уйлыйм һәм уйлармын да: Русиядә бизнес алып бару авыр түгел. Киресенчә, безнең илдә зур мөмкинлекләр тудырылган. Дәүләт тарафыннан салым басымы көчле түгел.   Дөресен әйткәндә, мин үзгә авырлык белән очраштым. Психологик дип әйтсәк тә була. Ләкин үземнең эшемне ачарга курку түгел иде ул. Мин эшемне ачып җибәргәч, күпләр миңа нәфрәт итә башлады. Шул момент иң авыры иде, чөнки без ел ярым гына эшләсәк тә, әлеге базарга кинәт килеп керүебез күпләргә ошамады. Миңа шалтыратып янау очраклары да бар иде.   – Ислам динендә хатын-кызга башка төрле караш дип әйтәләр. Ул эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә тиеш түгел дип санаучылар да бар. Моңа синең мөнәсәбәтең ничек?   – Мин бу фикер белән килешмим, чөнки ул – караңгылык. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең хатыны Хәдичә эшмәкәр булган, сату-алу эшләре белән шөгыльләнгән. Ул Исламда кире кагылмый.   Бизнес белән шөгыльләнүче кыз тыйнак була ала, аңа берәү дә басым ясый алмый. Шулай да бер үзенчәлекне онытмаска кирәк: кияүгә чыктыңмы, син мөселман кызы буларак иреңне тыңларга тиешсең. Ирең каршы булса, аңа баш күтәреп: "Юк, мин бизнес белән шөгыльләнәм, сине тыңламыйм", дияргә ярамый. Бу очракта конфликт булырга тиеш түгел. Беренче урында гаиләң, ирең. Ирең рөхсәт итсә генә эшмәкәр булырга мөмкин. Үземә килгәндә, мин шундый сайлау алдында калсам, килешергә тырышыр идем. Әгәр дә килеп чыкмаса, бизнеста үземне алмаштырырдай җитәкче куярга да була.   – Яшь татар кызларына нинди теләкләрең бар? Син, Мәскәүгә китеп, укыганда, эшләгәндә, нинди максатлар куйган идең һәм башка татар кызлары да, ул юлдан барсалар, нишләргә тиешләр?   – Кызлар, һәрвакыт үзалдыгызга максат куегыз. Максат куйгач, дөньяда яшәве кызыклырак. Мәктәптә укыгандагы максатым укуны алтын медальгә тәмамлау иде, мин аңа ирештем. Мәскәү дәүләт университетына түләмичә укырга керергә теләдем, ул да чынга ашты. Аннары яңа максат куйдым: уку йортын кызыл дипломга бетерү. Бу максатым да тормышка ашты. Университетта укыганда, сез беренче урынга укуны куегыз. Укымаган кеше берәүгә дә кирәкми. Әле дөнья авыр. Зур кеше булырга, күбрәк акча эшләргә тырышыгыз. Яхшы иргә лаек булып чыгар өчен, сез үзегез дә шул дәрәҗәдә булырга тиешсез. Укыгыз, тыйнак булыгыз, озын күлмәкләр киегез.     1     2     3  


Рөстәм ИСХАКЫЙ

| 06.12.2014

Сырхауханәдән бәйгегә "Матбугат.ру" сүзен бананга язып җибәргәннәр (ФОТО)

$
0
0
11.12.2014 БӘЙГЕ
Бәйге дәвам итә. Узган атнаны "Матбугат.ру"да мультиварка уйнаткан идек. Бу атнаны миксер уйнатабыз. Менә бәйгегә килгән кайбер фотолар:

Сырхауханәдә дәваланучы бер укучыбыз бәйгегә "Матбугат.ру" сүзен бананга язып җибәргән. "Гафу итегез, монда башка әйбер уйлап чыгарып булмый", - ди. Рәхмәт! Тизрәк терелегез!

Икенче укучыбыз "Матбугат.ру"ны квиллинг технологиясе буенча эшләгән. Бәйге булмаса, мондый технология барлыгын белмәс идек тә.

Барыгызга дә рәхмәт! Бәйге дәвам итә. Миксер отасыгыз киләме? Бәйгенең шартлары: https://vk.com/onlinetatar?w=wall-81763294_229%2Fall 

 

  

 1

 2

 3

10 

11 

Миксер отасыгыз киләме? Бәйгенең шартлары: https://vk.com/onlinetatar?w=wall-81763294_229%2Fall 

 


---

--- | 11.12.2014

Җирле ТВның язмышы хәл ителә

$
0
0
11.12.2014 Матбугат
Берничә ел элек Татарстанда федераль максатчан программа кысаларында шәһәр һәм районнарны цифрлы телевидениегә күчерү эше башланып киткән иде. 2015 ел ахырына республика халкының якынча 98 проценты (!) мондый телевидение белән тулысынча тәэмин ителергә тиеш.

Хәтерләсәгез, 2012 елның 1 мартында Казанда Россиядә беренчеләрдән булып цифрлы телевидение эшли башлады. Төгәл бер ел узганнан соң, Чаллы халкы да әлеге форматтагы телевидениедән файдалану мөмкинлегенә ия булды. Соңрак бу челтәргә республиканың район-авылларын да тоташтыра башладылар.

Цифрлы телевидение популярлаша   Россия телевидиение һәм радио челтәренең Татарстандагы филиалы директоры Владимир Якимов сүзләренә караганда, әлеге эш алты этапта тормышка ашырыла.   Хәзерге вакытта республиканы цифрлы телевидение белән тәэмин итүнең бишенче этабы тәмамлану алдында. Аның кысаларында 8 объектны гамәлгә кую күздә тотыла. Бүгенге көндә Түбән Актаныш, Рус Макылы һәм Зур Әтнәдә АМСлар төзелеп беткән инде. Буа, Җәлил, Актүбә, Миңнебай һәм Иске Арыш объектларында исә монтажлау-төзелеш эшләре дәвам итә, - дип ассызыклады ул Татарстанда телерадиотапшыруларны үстерү һәм цифрлы технологияләргә күчү комиссиясе утырышында.   Хәзерге вакытта Татарстанда цифрлы телевидениенең икенче мультиплексын популярлаштыру буенча да актив эш бара. Аны 2013 елның җәендә тантаналы рәвештә эшләтеп җибәргәннәр иде. Хәзерге вакытта икенче мультиплекска керүче телеканаллар Чаллы, Зур Алан, Шәмәрдән, Түбән Кама һәм Чистай телеүзәкләре аша күрсәтә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бүгенге көндә алар тест режимында гына эшли.   Владимир Якимов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстан халкының 87 проценты цифрлы телевидениенең беренче мультиплексыннан файдалану хокукына ия булган инде. Ә икенче мультиплекска керүче телеканалларны исә халыкның 72 проценты карый ала. 2015 елда Татарстан халкының 98 проценты цифрлы телевидениедән тулысынча файдалану хокукы алырга тиеш.   Тик моңа ирешү өчен шактый зур бурычларны тормышка ашыру таләп ителә.   2016 елда әлеге челтәр белән тулысынча тәэмин ителгән зоналарны билгеләп, проблемалы участокларны ачыклау күздә тотыла. Шул чагында без цифрлы телевидение белән тәэмин ителмәгән торак пунктларны ачыклый башлаячакбыз. Халыкны телевизор караудан мәхрүм итмәс өчен, цифрлы телевидениенең антенналы аналогы 2018 елга кадәр параллель рәвештә эшләячәк, - дип ассызыклады җитәкче.   Җирле телеканалларны нинди язмыш көтә?   Бу өлкәдә шактый алга китеш булуга карамастан, тиз арада хәл ителергә тиешле проблемалар да юк түгел. Беренче чиратта, бу җирле телевидениене үстерү белән бәйле мәсьәләләр.   Хәзерге вакытта 20 җирле телеканалның язмышы һаман да билгесез булып кала бирә. Алар цифрлы телевидениенең бер генә мультиплексына да кертелмәгән. Өстәвенә, берсенең дә цифрлы эфир ешлыгына лицензиясе юк. Бу – тиздән үз ешлыгы булмаган телеканаллар ябылырга тиеш булачак дигән сүз, - дип ассызыклады “Татмедиа” генераль директоры Фәрит Шәһиәхмәтов үзенең чыгышында.   Җитәкче сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республика авылларында иярченле телевидение өстенлек итә, ә шәһәрләрдә, киресенчә, кабельле телевидениене үз итәләр. Боларның барысы да цифрлы телевидениегә көндәшлек тудыра. Тагын бер мөһим проблема – республикада антенналар челтәрен яңарту таләп ителә.   Җирле телеканалларның киләчәге “Яңа гасыр” телерадокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминовны да борчый.   - Тиздән Россиядә бары тик 20 телеканал гына калыр, ахрысы. Төбәк телеканаллары әкренләп юкка чыгуга таба бара. Билгеле булганча, киләсе елдан яңа федераль закон гамәлгә керә. Аның буенча эфирда үз ешлыгы булмаган телеканалларга реклама белән шөгыльләнү тыелачак. Без Татарстан Дәүләт Советы аша әлеге законга үзгәрешләр кертергә телибез. Төзәтмәләр бу федераль канунның җирле телеканалларны читләтеп үтүенә кагыла, - дип ассызыклады Илшат Әминов.
Рәмзия ЗАКИРОВА

| 10.12.2014

“Туган як” газетасын булдыручы Рифат Ибраһимов: “Күңелем белән журналист мин”

$
0
0
11.12.2014 Матбугат
Күптән түгел редакциядә кунакта газетабызның беренче хөрмәтле редакторы, аны булдырырга тырышып йөргән инициатив төркемнең иң активларының берсе, хөрмәтле аксакалыбыз Рифат ага Ибраһимов булып китте.

Без аның белән түгәрәк өстәл артында аралашып, милли басма булдыру фикере ничек туганы, газетаның беренче санының дөнья күрүе, беренче хезмәткәрләре турында сораштык. Газетаның бүгенге кыяфәте, төзелеше, эчтәлеге турында да аксакалыбызның фикере белән кызыксындык, әлбәттә. 

Рифат ИБРАҺИМОВ:  - “Туган як”ның бүгенгесе, Ходайга шөкер, сүз тидерерди түгел – соңгы вакытта ул нык алга китте – эчтәлеге дә югары дәрәҗәдә, версткасы да. Нижгар төбәге татарларының тормышын киң яктыртасыз, күп кенә актуаль темаларны күтәреп чыгасыз. Безнең хыялны тормышка ашырып, төсле номер да чыгардыгыз, алда газетаның һәр саны төсле булып чыга башлар дип ышанам, халыкка ул ошар, тагы да якынрак булыр.    Олег ӘНДӘРҖАНОВ, газетаның баш редакторы:  - Рифат Фатыйхович, сер түгел, тиражыбыз арта бармый, моның сәбәпләре күп – авылда яшәүчеләр саны азайганнан- азая бара, мәктәпләр ябылу сәбәпле татар теле укытылмый һ.б. Узган гасыр ахырында биш меңгә якын подписчик булса, хәзер “Туган як”ның тиражы өч мең тирәсе генә. Газетаны саклап калыр өчен аны рус телендә чыгарырга тәкъдим итүчеләр бар, Сез моңа ничек карыйсыз?    Р.И.: - Бу яңа фикер түгел, ул ике дистә ел элек тә яңгырый иде. Әмма тулаем рус теленә күчәргә ярамый, телне бөтенләй югалтачакбыз, ә татар газетасына өстәмә итеп рус вариантын да чыгару мөмкинлеген эзләргә кирәк.    Ринат СӨННӘТОВ, баш редактор урынбасары:  - Рифат абый, ә татар газетасы булдыру фикере ничек туды?    Р.И.: - Үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, бөтен илдә милли хәрәкәт җанланды – милли оешмалар булдырылды һәм милли басма булдыру мәсьәләсе дә актуаль булып өлгереп җитте. Без, бер төркем активистлар, Сергачта райкомда җыелып татар газетасы булдыру турында сөйләштек. 1990 елның апрель аенда ул чакта беренче секретарь булып эшләгән иптәш Гугушкин мине чакыртты һәм булачак милли газетаның редакторы булырга тәкъдим итте. 4 май көнне облисполкомнан газетаны гамәлгә кую турында карар алып, 5 майда район газетасы редакциясе бинасында бүлеп бирелгән бер бүлмәгә эшкә килеп утырдым. Коллектив туплап, барлык кәгазь эшләрен хәл итеп ярты елдан артык вакыт узды һәм “Туган як”ның беренче саны 1990 елның 7 декабрендә дөнья күрде, ниһаять.    Румия ХАМЗИНА, яшьләр бүлеге редакторы:  - Рифат абый, газетаның беренче санын кулыгызга алгач нинди хисләр кичердегез?    Р.И.: - Әлбәттә, нык дулкынлану. Без бөтен коллектив белән типографиягә төшеп (“Туган як” бүгенге бинага күченгән иде инде) газета басылганны көттек, аннары типография хезмәткәрләре белән бергәләшеп аны карап чыктык. Аларга да рәхмәт, нык тырыштылар, ул чакта бит һәр хәрефне берәмләп җыя иделәр.    Илнар САДЕКОВ, информация бүлеге редакторы:  - Рифат абый, татар газетасы булдыруның төп максаты нинди иде?    Р.И.: - Иң беренче максат, нижгар татарларының тормышын, көнкүрешен яктырту, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап үстерү иде. Телне, бигрәк тә әдәби телдә сөйләшүне күтәрү дә көн кадагында беренче булып торды. Дөрес, без әдәби телне аңламыйбыз, “үзебезцә” языгыз диючеләр дә булды. Әмма күпчелек газетаны күтәреп алды, үз авторларыбыз – шагыйрьләр, тарихчылар һәм башкалар яза башлады. Кыскасы, “Туган як” халык газетасы булды һәм бүгенгәчә шушы тугры юлыннан атлый.    Наилә ЖИҺАНШИНА, җаваплы сәркатип:  - Рифат абый, Сез гомерлек укытучы буларак, бөтенләй таныш булмаган өлкәгә – газета эшенә күчәргә курыкмадыгызмы?    Р.И.: - Һәр яңа эш бераз куркыта инде, әлбәттә. Әмма мин күңелемдә һәрчак журналист идем, күрәсең. Әле мәктәптә укыган чакта ук стенгазета чыгаруны миңа йөкләгәннәр иде. Институтта укыганда да бу вазифа минем өскә йөкләнде, укытучы, директор булып эшләгән чакта да стенгазета чыгаруны һәрчак күздә тота идем. Дөрес, җиңел булмады, әмма тупланган иҗади коллектив белән бердәм булып эшләдек, бар киртәләрне җиңдек. Сафа Ахтыныч Мостафин, Наҗия Зиганшина, Олег Әндәрҗанов, Рәйсә Җәфәрова, Наил Җәфәров, Камил Фәткуллин тырышып эшләделәр. Наҗия кечкенә механик машинкада текстлар җыя иде. Аннары инде “Ятрань” электр машинкасы сатып алдык, аны Сафа Ахтыныч белән Казанга илтеп, татар шрифтына күчерттек.    Хәзер менә карыйм да, шатланам – һәрберегезнең алдында компьютер, бина җылы, уңайлы, бу шартларда эшләү рәхәт инде. Шуңадыр иҗат җимешебез – “Туган як”ыбыз да матурая, кызыклы була бара. Әлбәттә, монда инде редактор Олег Хөсәиновичның өлеше зур. 24 ел элек башлаган эшебез бүген ышанычлы кулларда һәм мин моңа бик шат. Алда да бер сүздә, бер киңәштә булып эшләгез, газетаның милли йөзен югалтмагыз, ул нижгар татарларының көзгесе булып кала бирсен.    О.Ә.: - Рифат абый, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, сезгә дә башлаган хезмәтләрегезне төпләүдә – китапларыгызны чыгаруда уңышлар телибез.   
Наилә ЖИҺАНШИНА

|

Аракы - бик кыйммәткә төшә торган «ләззәт» (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
11.12.2014 Җәмгыять
Спиртлы эчемлекләрнең бәясе югары булудан һәм бу базарны ялган продукция басып алудан аракы заводлары табыш югалтуын дәвам итә.

Сыйфаты дәүләт таләпләренә җавап бирмәүче ялган спиртлы эчемлекләрнең киң таралыш алуы Татарстанда гына түгел, бөтен Россия өчен актауль мәсьәлә. Җирле аракы заводлары ялган продукциягә каршы көрәштә инде нинди генә чаралар күрми. Һәр шешәгә җитештерелгән партиянең уникаль кодын язу һәм ул кодны Дәүләт алкоголь инспекциясе «кайнар линия»сенә шалтыратып яки интернет аша рәсми сайттан тикшерү дисеңме, ярлыкларга махсус маркалар ябыштыру дисеңме...

«Татспиртпром» ААҖ җитәкчесенең коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары Ринэль Нуретдинов сөйләгәнчә, соңгы вакытта ялган аракы ясап сатучылар халыктан Татарстан аракы заводлары чыгарган спиртлы эчемлекләрдән бушаган шешәләрне җыя икән. Аннан соң аларга үзләре ясаган сыекчаны тутырып, яңа ярлыклар ябыштырып, яңа бөке белән каплап сата. Ялган аракы капкачында инде уникаль код булмаса да, шул рәвешле дәвам итсә, җитештерүчеләргә, ялган продукциягә каршы көрәшү өчен, халыкны шешәләрне ватарга, ә саклау маркаларын куптарып ташларга өндисе генә кала.   - Әйтик, дәүләт стандартлары буенча, 40 процентлы спиртлы эчемлектә әлеге күрсәткечтән тайпылыш 1-2 проценттан артмаска тиеш. Ялган продукция исә, беренче чиратта, шушы таләпкә җавап бирми. Һәм, моннан тыш, тәм, ис күрсәткечләре буенча да күп җитешсезлекләр табыла. Аңалыша ки, һәр җитештерүнең дәүләт тарафыннан расланган үз технологиясе, үз таләпләре була. Шуңа күрә законлы нигездә эш корган җитештерүчеләрнең продукциясе сыйфатына гына ышанырга була. Мәсәлән, Казанның ликер-аракы заводында һәр шешә эчемлек тутырылганчы ук башта спирт белән чайкала, аннан соң кулланучыларда дәгъва уята калса дип, һәр партиядән берәр шешә лабораториядә өч ай саклана. Җитештерүдә файдаланылучы сулар да берничә кат чистарту уза, чөнки, мәсәлән, аракының 60 проценты судан тора, - дип ассызыклый Ринэль Нуретдинов.   Мәгълүм булганча, республиканың Казан, Түбән Кама, Чистай, Мамадыш шәһәрләре, Биектау районындагы спиртлы эчемлекләр җитештерүче 6 заводны берләштергән «Татспиртпром» ширкәте елына 7 миллион декалитр күләмендә (сыекчаларның метрик үлчәме булган бер декалитр - 10 литрга тиң) 50 төрдәге продукция җитештерә. Алар шулай ук Россиянең 48 төбәгенә, барлыгы 145 шәһәргә озатыла. 2010 елда Татарстан төбәкләргә 102 мең декалитр шушы төр продукция саткан булса, быел аның күләме 1 миллион 350 мең декалитрга җитәр дип көтелә. «Республика товарларына ышаныч арта, гомумән, Татарстан сүзе үк брендка әйләнә бара», - диләр җитештерүчеләр.   Завод спирты тамчысына кадәр исәптә   Ялган аракы сәүдәсенә каршы тору һәм, әлбәттә, сату күләмен саклау йөзеннән Казанның ликер-аракы заводы соңгы елда 100-250 граммлы кечкенә шешәләргә өстенлек бирә башлаган. Бу төр җитештерү күләме 20 процентка арттырылган. «Хәзер аракы - бик кыйммәткә төшә торган «ләззәт» шул», - дип аңлата завод директоры Насыйфулла Тимеров.   «Татспиртпром» ширкәтенең 45 процент продукциясе, аерым алганда, 30лап исемдәге спиртлы эчемлекләр: аракы, ликер, бәлзәм, әче төнәтмәләр - Казан заводында чыга. Соңгы дистә елда биредә цехларындагы төп эшләрне автоматлаштыруга күп көч куелса да, күп эшләр кул белән башкарыла торган сувенир продукцияләре цехына өстенлек бирелә.   Көндәшлек шартлары сату күләменә тәэсир итми калмый, ди җитәкче. 2013 елда заводта 4 миллион декалитр аракы ясалган булса, агымдагы елны 3 миллион 400 мең декалитр күләмендә тәмамларга ниятлиләр.   - Караңгы почмакта аракы сатучылар аны спиртзавод чималыннан ясалган дип әйтсә, ышанмагыз, - дип кисәтә Насыйфулла Тимеров. - Заводлардагы спиртның тамчысына кадәр дәүләт исәбендә тора.   Бүгенге көндә Казан ликер-аракы заводын чимал белән Мамадыш спирт заводы тәэмин итә. Ләкин быел анда бөтен җитештерүләрне яңартып кору төгәлләнсә дә, продукция күләме республика ихтыяҗын капларга җитми. Шуңа күрә Россиянең башка заводларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Әмма бу вакытлыча гына күренеш, диләр. «Татспиртпром» ширкәте киләсе 2015 елда республиканың Биектау районындагы Усады авылында урнашкан бер гасырлык тарихы булган спирт заводы нигезендә өр-яңа цехларны сафка бастырачак. Бу проектка 2 миллиард сум күләмендә инвестицияләр салынган. Россия һәм чит ил җиһазлары урнаштырылган заманча завод тәүлегенә 10 мең декалитр этил спирты җитештерәчәк.     1     2     3     4     5     6     7     8     9     10     11   Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары


Лилия ГАДЕЛШИНА

| 11.12.2014
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>