Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Россиянең 25 топ-мәктәбе исемлегендә Татарстанныкылар да бар

$
0
0
14.10.2015 Мәгариф
Россия Мәгариф министрлыгы теләктәшлеге белән, илдәге иң яхшы мәктәпләр исемлеген төзегәннәр. 500 иң яхшы белем йорты арасына Татарстанның 17 мәктәбе дә кергән. Казанның 131 нче лицее – 25 топ-мәктәпләр исемлегендә.

«Россиянең иң яхшы мәктәп­ләре»н ел саен ачыклыйлар. 2014 елга кадәр рейтингта урыннарны бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә таянып, укучыларның олимпиадаларда урыннар яулавына карап билгеләгәннәр. Быелдан исә тугызынчы сыйныфтан соң тапшырыла торган мәҗбүри дәүләт имтиханы күрсәткечләре дә исәпкә алына башлаган.

Топ-25 мәктәп исемлеген Санкт-Петербургтагы 239 нчы Президент физик-математика лицее әйдәп бара. Татарстан мәктәп­ләре дә сынатмый.

Казанның 131 нче лицей директоры Әлфия Хәбибуллина:

– Без ел саен «Россиянең иң яхшы мәктәпләре» исемлегенә эләгәбез, шөкер. Ике ел рәттән без – 25 топ-мәктәпләр рәтендә дә. Беренчедән, былтыргы уку нәтиҗәләре буенча Россия күләмендәге олимпиадаларда 12 призерыбыз бар, халыкара олимпиадаларда тугыз җиңүчебез булды. Өлгер укучыларыбыз төрле фестиваль, бәйгеләрдә актив катнашалар. Укучыларда ул көндәшлеккә сәләт сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итә.

Тугызынчы, унберенче сыйныфтан соң тапшырылган имтихан нәтиҗәләре дә яхшы. Лицейда бүген 707 бала укый. Физика, математика юнәлешендә белем биргәнгәдер дә, укучыларның 80 процентка якыны – малайлар. Казанның иң шәп егетләре безгә җыелган. Теләгән укучыларны VII сыйныфка җыябыз. Бары конкурс аша гына сайлап алабыз.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының биштән бере Мәскәү югары уку йортларына укырга керә. Казанда калучылар да җитәрлек. Югары уку йортлары галимнәре белән тыгыз элемтәдә торабыз. Бигрәк тә олимпиадалар вакытында алар укучыларга өстәмә лекцияләр укый. Хәзер зур спорт залы төзү белән мәшгульбез. Конкурентлык көчле заманда республикада алдынгы рәтләрдә калу бик авыр, хәзер ирешкән дәрәҗәне сакларга тырышабыз.


---

--- | 13.10.2015

Лилия Сәләхетдинова уңайлы коляскалы булды (ВИДЕО)

$
0
0
14.10.2015 Җәмгыять
Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, бик актив тормыш рәвеше алып бара. Тик моңарчы аның төймә белән басып автомат рәвештә йөри торган коляскасы юк иде.

Матбугат чаралары аша уңайлы коляскага акча җыю ниятен Лилия кире какты, кешене борчыйсы килмәде, итәгатьлек саклады. Әмма коляска бик кирәк иде. Ниһаять, Лилиянең хыялы тормышка ашкан. Менә нәрсә ди бу турыда үзе:

- Йөри алмаган кешеләргә уңайлы коляска булуы нык мөһим. Бүгенге көнгә кадәр бу хыял иде. Көпчәкләремне әйләндерә-әйләндерә шушы хыялыма таба барганымны үзем дә сизми калганмын. "Ярдәм" фонды директоры Илһам Фәткрахман улы шалтыратып: “Лилия, иртәгә "Ярдәм"гә кил, синең өчен уңайлы булган электприводный коляска кайтты” дигәч тә, ышанмый тордым. Мәчет бусагасыннан кергәндә дә әле үземне төшемдә кебек хис иттем. Уянып китермен дә, хыялым төшкә генә кергән булыр дип курыктым... Әмма, әлхәмдүлилләһ, бу чын. Коляскага утырып әкрен генә джойстик төймәләренә басудан коляскамның хәрәкәткә килүен тоюдан - бу өнем икәненә ышандым. Менә бит ул бәхетнең бер зур өлеше. Тормышның рәхәт мизгеле. Аллаһ Тәгаләгә, "Ярдәм" фонды җитәкчесе Илһам абый Исмәгыйлевкә, "Ярдәм"челәргә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Аллаһ Сезнең һәммәгезне тагын да олырак бүләкләр белән куандырсын, барлык изге гамәл-теләкләрегез чынга ашсын, догаларыгыз кабул булсын, эшләрегез уңай барсын, гаилә бәхете телим! 


---

--- | 14.10.2015

Туйдырды бу радиодагы “сүз боткасы”

$
0
0
14.10.2015 Мәдәният
“Хәерле иртә! Казан сөйли!” Заманында һәр иртәбез дикторның бәрхет кебек йомшак тавышы белән радио аша шулай сәламләвеннән башлана иде. Авылда кайсы гына йортка керсәң дә, радио тавышы яңгырап торды. Мәрьям Арсланова, Камал Саттарова, Фирдәвес Гарипова, Эльс Гаделев, Тәлгать Хамматуллин, Фоат Галимуллин һәм башка дикторларыбызның сөйләвен кайсыбыз гына сагынмый икән! Һәрберсенең тавышы үзенә күрә үзенчәлекле, аларны тыңлаганнан-тыңлыйсы гына килә иде.

 Хәзер болар барысы да сагынып сөйләргә генә калды. Заманалар үзгәрде. Фән-техника алган киткән саен чыбыклы радионың да кирәге бетте. Хәзер элекке кебек стеналарда радиолар эленеп тормый. Магнитола дулкыннары тота торган авылларда кемнәрдер радионы өйләрендә тыңласалар, шәһәр халкы аны нигездә машинасында гына тыңлый ахрысы.

Мин дә күбрәк машинада барганда тыңлыйм. Татарча матур тапшырулар, җырлар ишетәсем килеп, татарның әле бер, әле икенче дулкынын ачкан булам. Әмма рәхәтләнеп тыңлар нәрсә табармын димә. Аның берсендә дә җаныңа рухи байлык алырлык сүз сөйләмиләр. Кайсын ачсаң да шул бер ботка. Исәнлек-саулык сорашу юк, яшелле-зәңгәрле тавышлары белән: “Уян, та-тар-р-р-р!”– дип кычкырып сүз башлыйлар. Аны кем уйлап тапкандыр инде. Татарның беркайчан да кемдер кычкырып уятырлык йоклаганы булмады. Ул иртән-иртүк торып, эшкә тотына торган халык. Алып баручыларның сөйләм телләре фәкыйрьлегенә шаклар катарлык! Эфирга, гомумән, бернинди әзерлексез чыгалар кебек алар миңа. Кайчакларда бергә җыелалар да, авызларына ни туры килә шуны сөйләп, бер-берсен үртәп, бер-берсенә бәйләнеп тик утыралар.

“Конкретно әйт син”, “любой авылга барабыз”, “хотя бы”, “арбуз”, “пока-пока”, “квартир снимать итеп яши” – татар телендәге радио алып баручылардан шушы сүзләрне ишет инде, ә! Урысча сүзләр кыстырып сөйләүне бернигә дә санамыйлар бит! Ул “һәм” сүзе күрмәгәнен күрә – “хам” гына ул алар телендә. Кайберсе шулкадәр ашыга, сүзләрнең иҗекләрен төшереп калдыра. Бер алып баручы кызый, башкалардан аерылып торасы килептер инде, тамашачы белән исәнләшкәндә-саубуллашканда: “Сезнең Раушаниягез”, – дип саруны китерә. Һич кенә дә аңлый алмыйм, нигә безнең Раушания соң әле ул? Безнең Президентыбыз, Илһам абый белән Әлфия апабыз, Салаватыбыз бар. Алар авызыннан чыкса бер дә шаккатмас идем. Сеңлем, яңадан, зинаһар, алай дип әйтмә әле. Безнең Раушания булырга әле сиңа бик ерак.

Таныш-белешләр, авылга кайтсаң әби-бабайлар, җай чыккан саен: “Син шул тирәдәрәк йөрисең, үзеңә күрә укымышлы. Без дөньядан артта калдыкмы әллә? Аңлат әле, нәрсә ул “чәк-чәк шоу”? Нинди мәгънәсез сүз ул?” – диләр. “Болгар” радиосындагы бу тозсызлыкны кайсысы уйлап чыгаргандыр – белмим. “Шоу” сүзе соңгы вакытта бик модага кереп китте. Бу сүз “шаулау” дигәнне аңлата бугай. Ыгы-зыгы килүне. Шул шаулау, ызы-зыгының безнең баллы чәкчәгебезгә ни катнашы бар икән? Эфирга әзерлексез килеп, үзара бер мәгънәсез, буш сүз лыгырдашып утыру бернинди шоу да, чәкчәк тә түгел ләбаса!

Күрше башкортларның радиолары менә дигән ичмасам! Безнекеләр шулардан үрнәк алсыннар иде. Аларны тыңлаган саен тыңлыйсы гына килә. Анда алып баручыларны эшкә мең кат иләк аша сөзеп алалар ахрысы. Урыс телендәге радиолар да тамашачыны ялыктырмый. Алып баручылары матур итеп сөйли, аларда буш сүз юк, ә һәр сүз – кеше өчен кирәкле, кызыклы мәгълүмат. Алар да туры эфирда бер-берсе белән гәпләшәләр, көлешәләр. Тик килештерә беләләр, шулкадәр кызыклы килеп чыга. Безнекеләр алардан күреп “куян кумакчы”лар да, әмма барып чыкмый шул. Юмор хисе дә, тел байлыгы да, иҗади эзләнү дә юк татар радиолары алып баручыларында.

Сүз ул – гаҗәеп нәрсә, ул безнең байлыгыбыз. Сүзнең кешегә тәэсир итү көче шулкадәр зур. Яхшы сүз дәвалый, йөрәккә май булып ята, яманы чиргә сабыштыра. Шуңа күрә сүзеңне һәр җирдә дә ныклап уйлап әйтергә кирәк. Радио исә шул сүз ярдәмендә халыкны тәрбияләргә дә, дәваларга да, аңа рухи ризык та бирергә тиеш. Килде-китте сүз сөйләп, кешенең ачуын китерергә тиеш түгел ул.

Бу безнең радиобыз дип, башкалар алдында горурланып күкрәк кагарлык булсын иде дә бит... Тик бүген мин аны кабызып карыйм да, җүнле-рәтле сөйләм ишетмәгәч, Салават дискын куеп, Казаннан Мөслимгә кадәр рәхәтләнеп шуны тыңлап кайтам. Ял да иттерә, күңелләрне дә тынычландыра, горурлык хисе дә уята.


Дания ШӘРИПОВА

--- | 14.10.2015

Якты кирәк булса, урамга чык, диде киленем

$
0
0
14.10.2015 Язмыш
– Әле ярый өемнән куып чыгармыйлар. Шунысына рәхмәт укырсың. Юкса балаларымны бер дә әшәкелеккә өйрәтеп үс­термәдем. Кеше булсыннар дип тәрбияләдем, – дип сөйли Казанның Карьер бистәсендә яшәүче Сания апа.– Гомерем буена заводта эш­ләдем. Яшьли кияүгә чыгып, бер-бер артлы ике бала таптым. Алардан соң туган игезәкләрем, 6 айлык булгач, үлеп киттеләр. Сабыйларым өчен көн-төн еладым. Кулга алып сөярлек иде бит инде.

Тик мин күрәсе хәсрәт моның белән генә бетмәгән икән. Балалар хәсрәтеннән айнып та бет­мәдем, иремне машина бәреп китте. Аны аякка бастырыр өчен бик күп тырыштым. Шул чакта туганнарым миннән бөтенләй баш тартты. Илдусныкылар да килеп йөрүләрен туктатты. Ике кечкенә бала белән көн-төн эшләдем. Ярый әле, күршем Мария түти булышып торды. Тик ничек кенә тырышсам да, Илдусны терелтеп булмады. Өч ел интегеп ятканнан соң, ул безне калдырып китте. Ә аннары мине, димләп, Биектау рай­онының бер авылына кияүгә бирделәр. Бер дә өйләнмәгән, яше кырыкка җитә торган кеше иде.

Башта балаларымны кабул итәм дисә дә, соңыннан алар артык кашык булды. Мин аларны кыерсытырга ирек бирмәдем, әйберләремне төядем дә аерылып кайттым. Ул вакытта балалар кул арасына керә башлаганнар иде инде. Шулай итеп, без җир алып, йорт сала башладык. Кызым да, улым да бик булышты. Тик гаилә корыр вакытлары җиткәч, алар үзгәрде дә куйды. Улы Фаил әллә ничә кат өйләнеп карый. Беренче хатыны белән балалары булмаганга аерылышалар, икенчесе үзе ташлап китә. Өченчегә үзбәк кызын алып кайта. Ә ул күрмәгәнне күрсәтә. Баштарак, мин намаз укыйм дигән булса, соңыннан аның кыланмышларына исләре китә болар­ның. Яшьләр Сания апа белән бер түбә астында яшәсәләр дә, кереп-чыгып йөри торган юллары башка, ишекләре аерым була. Бервакыт Фаил әнисе янына күчеп чыга. Баксаң, Гөлнара өйгә ир-ат алып кайткан икән. Менә шундый хәлләрне дә күрәләр алар. Әмма хатынны куып чыгара алмыйлар. Ул аларга пропискага кереп, үз куышын булдырып куя. Фаил дә тик тормый. Йортның әнисе яшәгән өлешенә марҗа ияртеп кайта. Яше сиксәнгә җитүче әби түзә алмый. Гөлнарага үлемтеккә дип җыйган акчаларын биреп, йорттан баш тартуын сорый. Тик моннан соң да йортта тынычлык урнашмый. Марҗа килен китми дә, рәтләп яшәми дә. Фаилне үзгәртә дә куя. Хәзер ул әнисенә теләсә нинди сүз әйтүдән дә курыкмый, рәнҗетә, кайчак кул да күтәрә икән.

– Кызым миннән бөтенләй баш тартты. Кияү дә: “Йортын безгә яздыртса – карыйбыз, юк икән – ялгыз яшәсен”, – ди икән. Аларга бик булыштым. Ике балаларын үстерештем. Картайгач, кирәксезгә әйләндем. Өстәл янына килеп утырып булмый инде. Ашаганымны карап торалар. Нәрсә эшләсәм дә, гаеп табалар. Улым күз карашы белән ашап бетерер иде. Тик бирешмим әле. Килен дә эш яратмый, кунак чакырырга, үзе каядыр барырга ярата. Мине кешегә санаучы да юк. Бер көнне өйдәге утларны кабызмакчы идем, киленем: “Якты кирәк булса, урамга чык”,– ди. Менә шундый тормышта яшәп ятам. Югыйсә гомерем буена җаным-тәнем белән балаларым өчен тырыштым. Алар кеше булсын дип, икешәр эштә эшләдем бит. Ә хәзер алар мине рәнҗетүдән дә курыкмый. Аң­ларлар әле, әмма ул вакытта соң булыр.


Гөлүсә ХӘМИДУЛЛИНА

153 | 13.10.2015

Индива: "Соңгы вакытта тормышымда зур үзгәрешләр булды"

$
0
0
14.10.2015 Шоу-бизнес
Эстраданың үзенчәлекле тавышлы популяр җырчысы Индива башка артистлардан серле булуы белән аерылып тора, чөнки җырчы бер журналистка да үзенең шәхси тормышы турында ачылып сөйләргә яратмый. Ә менә Intertat.ru хәбәрчесе белән күптән түгел генә тормышында булган күңелле вакыйгалары турында уртаклашты.

- Индива, җырчы Әлфинә Әзһәмованың бер клибында – син аның кызы, икенчесендә килене ролендә. Әлфинә ханымның улы Ильмирга кияүгә чыгуың турында имеш-мимешләр йөри. Әмма Ильмирның кулында балдагы юк. Тамашачыларның башы бу билгесезлектән тәмам чуалды кебек. Әлфинә ханымның улы Ильмир белән нинди мөнәсәбәтләрдә сез?

- Соңгы вакытта тормышымда зур үзгәрешләр булды. Ләкин бу хакта сөйләргә теләмим. Әлбәттә, вакыты җиткәч, иҗатымны яратучыларга барлык серләремне дә ачачакмын, әмма хәзергә түгел. Минем теләгем – тормышымны сөйләү түгел, ә иҗатымны, җырларымны халыкка җиткерү.

- Шулай да Ильмир белән тыгыз мөнәсәбәттә эшлисез, дип беләм.

- Без Ильмир белән күптәннән таныш һәм тәүлекнең күп өлешен бергә үткәрәбез, чөнки җырларымны бергә иҗат итәбез, аларга икәү бергә аранжировка ясыйбыз. Ильмир белән ярты сүздән бер-беребезне аңлыйбыз, бергә эшләве дә җиңел. Күптән түгел Әлфинә апа белән дуэт яздырдык. Хәзерге вакытта шушы һәм аннан кала тагын ике җырга клип төшерәбез. Клипларның сценарийларын үзем язам. Сәхнәдәге биюләрне дә мин куям. 6 яшьтән үк бию белән шөгыльләнәм. Бик күп яңа җырлар иҗат ителә, күбесе мәхәббәт, яшьлек турында. Җыр сүзләрен рус телендә үзем язам. Аларны профессиональ шагыйрьләр татар теленә тәрҗемә итеп бирә. Һәр шигыремдә минем күңел халәтем, хис-кичерешләрем, әйтәсе килгән сүзләрем ята.

- Индива, "Җепләре сүтелә" җырыңның клибын Шри-Ланкада төшергәннән соң, сине бөтенләйгә чит илгә күченеп китә, дип сөйләделәр. Чыннан да, китү теләге булдымы?

- Минем анда дусларым яши һәм клип нәкъ менә аларның тәкъдиме белән Шри-Ланкада төшерелде. Клип чыкканнан соң бөтенләйгә күченергә, һинд телендә җырларга тәкъдим иттеләр. Һинд кешеләре генә түгел, гарәпләр дә үзләренә чакыра башлады. Дубайдан килешү нигезендә эшләргә чакыру кабул иттем. Ләкин мин туган ягымда калырга булдым, бүгенге көндә "Барс Медиа" оешмасы белән килешү нигезендә эшлим.

- Казанда үз көчең белән фатир алдың. Ә күптән түгел яңа машина да алгансың икән. Бу ничәнче машинаң? Руль артында йөрү тәҗрибәң ничә ел?

- Ак төстәге Kia Sportage машинасы алдым. Бу – икенче машинам. Рульдә йөрү тәҗрибәм 4 ел. Фатирны бераз үзгәртергә уйлыйм. Ике бүлмәледән өч бүлмәле итеп ясыйсы килә.


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 13.10.2015

"Балалар кайгысы юк әле монда, сыер кайтмаган!"

$
0
0
15.10.2015 Авыл
Мин, мәсәлән, үзе көч-хәл белән йөргән карт-корының мал асрарга тырышуын аңлый алмыйм. Ну, беткән бит инде көч-куәтең, хәзер үзеңне карарга бер кеше кирәк.

Ә син мал асрыйм, имеш... Гомумән, авылда бер сыер асрауның бер файдасы да юк. Печәнен, ашлыгын, башкасын сатып аласың – бу үзе бер сыер бәясенә төшә. Өстәвенә, ел әйләнәсенә, бер көн дә калмыйча, бер тиен акчасызга аның хезмәтчесе булып эшлисең – ашатасың, астын аласың, көтүдә йөртәсең... Ул биргән кадәр генә сөтне дә, итне дә син рәхәтләнеп сатып ала алыр идең һәм күпме буш вакытың, күпме акчаң янда калыр иде. Бик тә мал җанлы кеше булсаң, ун сыер асра, ә берне түгел. Мин шулай уйлыйм.

Ләкин гомере буе фермада эшләгән инәй аз гына икенчерәк фикердә. Ул сиксәнгә җиткәнче диярлек сыердан өзелмәде. Печән өсте. Бервакыт авылга кайтып төштем. Юл уңаена бер йөк печән сөйләшеп чыктым. Аны шундук төяп җибәрделәр. Кайтсак, ишек бикле, өйдә кеше юк.

Җитмеш җиде яшьлек инәй, мин кайтканны көтмичә, чалгысын тотып, печәнлеккә чыгып киткән. Печәнлек, бездә аны посадка дип йөртәләр, авылдан җиде чакрым ераклыкта. Җитмеш җиде яшьлек инәй артыннан җиде чак­рым ераклыктагы шул печәнлеккә барып чыксам, инәем җимертеп печән чабып ята. Күп чапкан, ходайның рәхмәте! Өстәвенә мине тиргәп тора:
– Уттай эш вакытында ни дип ятасыңдыр шул шәһәреңдә. Кеше балалары әллә кайчан кайтты инде...

Ачуланып булмый инде инәй кешегә. Шулай да бу юлы әйтеп куйдым:
– Инәй, тагын болай кыланып йөрсәң, печәнлегеңә асфальт җәйдереп китәм!

Минем юк-бар сөйләмәгәнне белә ул. Шуңадырмы артык бәхәсләшеп тормады:
– Анысын булдырырсың син, – дип, тавыш-тынсыз гына кайтырга җыена башлады.

Мин берничә ел элек, әле балалар бәләкәй чакта булган тагын бер вакыйганы искә төшердем. Ул вакытта да печән чоры иде. Кояш баер алдыннан гына хатын белән печәннән кайттык. Инәй ишегалдында, каядыр китәргә җыенып йөри. Минем «балалар кайда йөри икән» дип кызыксынуыма, ул болай дип ычкындырды:
– Алар кайгысы юк әле монда, сыер кайтмаган!..

Шәһәр колагы өчен беркадәр сәеррәк яңгыраса да, моның әллә нәрсәсе юк, әлбәттә. Бары тик «балалар әйбәт, шушы тирәдә булырга тиешләр» дигәнне генә аңлата. Шулай да ул миңа кызык тоелды.

Һәм монда чынлап та авыл кешесенең мал-туарга булган карашы чагыла бугай. Йорттагы мал аның өчен хайван гына, ит-сөт чыганагы гына түгел. Ул дөньяны, һәм әлбәттә, кешенең үзен дә, хәркәттә тотучы бер көч, тылсым. Шул ук вакытта иптәш тә, юаныч та. Авыл кешесе алар белән аралашып, сөйләшеп, серләшеп яши. Авырып яткан чагында да алар ач булмасын дип урыныннан кузгала, атлап китә һәм... савыга. Читкә китеп торса гаилә әгъзалары белән беррәттән шуларны да сагынып кайта.

Бу мөнәсәбәттә борынгы бабаларыбызның яшәү, көн итү өчен мөмкинлек биргән табигать көчләренә, тереклек ияләренә табынуының дәвамы да чагылып киткән шикелле була. Табигатьне үзеңнең бер өлешең итеп тою. Үзеңне табигатьнең бер кисәге дип исәпләү. Бик күп диннәрнең асылында яткан бу төшенчә бер дә юктан гына барлыкка килмәгәндер. Абзар-курадагы мал-туар адәм баласын табигатьнең башка тереклек ияләре белән бәйләп тотучы бер җеп сыман. Артык тирәнгә кермичә, шагыйрь теле белән әйтсәк: «Сыер в деревне больше чем сыер».

Аннан соң, мал-туарсыз йорт ул авыл җирендә беркадәр сәеррәк тә кабул ителә әле. Ну, капкадан килеп керәсең – тавыклар тибенеп йөри. Казлары каңгылдаша. Утарында үгезе койманы җимерергә тырышып пыр туза. Шундук аңлашылып тора инде – бу нигездә тулы тормыш бара. Ә капкадан керүгә бернинди дә хәрәкәт сизелми икән, ничек кенә матур-төзек булмасын, бу дөнья тере түгелдер, ул ниндидер декорация генәдер шикелле тоела. Нәрсәдер җитми аңа. Ниндидер сәер ялгызлык салкынлыгы сизелә. Кош-корт асрамаган ишегалдына чыпчык та төшми ич. Хәтта җим куйсаң да. Бәлки, әлеге энергетиканы ул да сизә торгандыр.

Һәм тагын бер нәрсә. Абзар-курадагы мал-туары белән яхшы мөнәсәбәттә яшәгән кеше үзен тормышта җайлырак итеп тоя, башкалар белән җиңел аралаша, аларның җылы мөнәсәбәтен татып яши. Бу хакта психологлар күп язган, артык салулап тору кирәкмидер. Ә менә мал-туарга карата агрессив мөнәсәбәттә булганнар турында берәр статистика алып барыла микән? Белмим. Үземә таныш булганнар арасыннан шундыйларны барлап караганым бар. Моңа атны аранга кертеп кыйнарга яратучылар да, сыерга сәнәк белән тондыручылар да, таяк ыргытып, кош-кортны аяксыз калдыручылар да керә. Аларның берсе дә диярлек җәзасыз калмады: кемдер гариплеккә юлыкты, кемдер авыр чиргә уралып бик интегеп җан бирде, кемдер үз-үзенә кул салды, кемдер хәбәрсез югалды... Мин ниндидер нәтиҗә чыгарыр­га теләмим, сез бары тик үзегез белгәннәрне барлап кына карагыз.

Менә шуларны уйласаң, өлкән яшьтәгеләрнең мал-туар асрарга маташуының сәбәбе аңлашылган кебек була. Авыр булсын, кыйм­мәткә төшсен – мөһим түгел. Бу аларның яшәргә омтылышы, тормыш арбасыннан төшеп калмаска тырышуы. Бу – хәрәкәт. Хәрәкәттә бәрәкәт бар. Һәм бәрәкәт матди үлчәмдә генә үлчәнми.


Марат КӘБИРОВ

--- | 14.10.2015

Лаеш районында балыкчыны көрәк белән кыйнап үтергәннәр дә машинасында яндырганнар (ВИДЕО)

$
0
0
14.10.2015 Фаҗига
38 яшьлек Сергей Елесин 10 октябрьдә югалган иде. Социаль челтәрләрдә аны эзләү турында мәгълүмат тиз таралды. Лаеш районында булган юл һәлакәтен күрүчеләрне эзләделәр.

Бүген Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы балыкчыны үтерүдә шикләнелүче абыйлы-энеле ике ир-атны кулга алу турында хәбәр итте. Тикшерүчеләр фикеренчә, 10 октябрьдә Chevrolet Niva машинасында чыгып киткән Сергей Елесин Комлы Ковал авылы тирәсендә «ВАЗ-2115» машинасы белән бәрелешкән. Машинада 22 һәм 27 яшьлек агай-эне Сукырлы авылы кешеләре булган. Һәлакәттән соң, ир-атлар үзара сугышкан. Тикшерү барышында егетләр балыкчыны көрәк белән кыйнаулары һәм соңыннан машинаны ягулары турында хәбәр иткәннәр.

Тулырак укырга:

В Татарстане братьев подозревают в том, что они до смерти забили лопатой рыбака, после чего сожгли его вместе с машиной

 

 

Видеоматериаллар ТР Эчке эшләр министрлыгы сайтыннан алынды.


---

--- | 14.10.2015

Татар кызын яулар өчен инглиз кияве никахка риза булган (ФОТО)

$
0
0
14.10.2015 Ир белән хатын
Дүрт ел элек контракт буенча Татарстанның «Форд Соллерс» компаниясенә эшкә килү, Великобритания егете Чарльз Козенс өчен сөйгән яры, ә хәзер инде тормыш иптәше Алияне очрату белән төгәлләнә. Чаллы кызы чит ил егетенең йөрәген бик тиз яулый. Беренче мәлдә вата-җимерә русчалы-инглизчәле сөйләшсәләр, хәзер инде гөрләшеп 2 яшьлек Уильям белән 4 айлык Ральфны үстерәләр.
"Чаллы хәбәрләре" газетасы хәбәр иткәнчә, Чарльз хатыны кечкенә улларын бәбиләгән вакытта янәшәсендә була. Беренчесендә табиблар моңа риза булмый, булачак әтине гомумән палатага да кертмиләр. Ул Уильямны беренче тапкыр бәби тудыру йортыннан чыгарганда гына күрә. Ә инде Ральфны табар вакыт җиткәч яшьләргә бәхет елмая: кечкенә улын доньяга килүнең беренче минутларында ук кулына алган әти кеше заманадан калышмыйча, фото ясап, аның астына "Улым туды!" дип язып куя.     Козенс гаиләсе Чаллыда фатир арендалап тора. Алия тырышып инглиз телен өйрәнүен дәвам итә. Чарльз  да рус теле белән рәттән татар телен өйрәнеп килә. Норлатта яшәүче әби-бабайлары оныкларын сөеп туя алмыйлар.  Барысы да ал да гөл кебек. Ә бит баштарак булачак кияү алдында зур проблема пәйда булган. Хәтта кызның әти-әниләре беренче мәлне яшьләрнең мөнәсәбәтләренә каршы килгән.     Кияүнең кискен карары булмаса, бу мәхәббәт тарихының ничек төгәлләнәчәген кем белә. Эш шунда: очрашып йөри башлап, бер-берсенең хисләрен сынагач, егет кызга бергә яшәргә тәкъдим ясый. Ә Алия никахсыз моның мөмкин түгеллеген белдерә, әти-әниләре дә риза булмаячагын аңлата. Егет исә күп уйлап тормый, интернеттан бу йола турында җентекләп укып, өйрәнеп үзенең никахка риза булуын әйтә.      Үзенең ышанычлы икәнлеген дәлилләгән егет бүген бабасы белән шахмат та уйный, машина да ремонтлый, мунча да әзерләшә, бер сүз белән әйткәндә, гаиләдә үз кеше!   
---

--- | 14.10.2015

Ринат Рахматуллин хастаханәгә эләккән

$
0
0
15.10.2015 Шоу-бизнес
Татар эстрадасының танылган җырчысы Ринат Рахматуллин авырып киткән дип ишеткәч, җырчының хәлен белешергә дип үзенә шалтыраттык. Ул инде 23 сентябрьдән үк Республика клиник хастаханәсендә ятуын әйтте. Ни булган соң Ринат Рахматуллинга?

– Барасым килмичә генә туганнар, гаиләм белән Мисырга ял итәргә барган идек. Анда кондиционер астында тоташ берничә сәгать йокладым. Шул җитә калгандыр инде, Казанга кайткач, пневмония белән хастаханәгә эләктем. Күңел тартмаган җиргә барсаң, берәр хәл килеп чыга, диләр бит. Аллага шөкер, хәзер рәтләнеп киләм, бу атнада чыгарырлар дип өметләнәм. Хәзер иң мөһиме - сакланырга, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ринат Рахматуллин.

Җырчының 22 сентябрьдән 30 октябрьгә кадәр концертлар графигы төзелгән булган. "Кичектерә алганнарын күчердек, әмма Башкортстанның кайбер районнарында концертларымны күчерергә теләмәделәр. Хастаханәдән чыккач та, иң беренче концертым 18 октябрьдә Ульяновскида булачак, Алла теләсә. 23 октябрьдә "Кабатла" концертында һәм шул ук көнне "Җомга киче"ндә җырларга җыенам", – диде җырчы.

Ринат Рахматуллин хастаханәнең барлык уңайлы шартлары тудырылган люкс-палатасында берүзе ятуын әйтте. Яныннан гаиләсе, туганнары, дуслары, кода-кодагыйлары өзелми икән. Без сөйләшкәндә дә җырчы янына кызы килде. Без исә Ринатның тизрәк савыгып сәхнәгә чыгуын теләп калабыз!


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 15.10.2015

Татарстан җырчысына "Новая волна"да зур бүләк ясаганнар (ФОТО)

$
0
0
15.10.2015 Шоу-бизнес
Татарстаннан Камила Измайлова "Новая волна" конкурсында җиңү яулый алмавына карамастан, махсус призга лаек булган. Кызга 2 млн сумга клип төшерү мөмкинлеге бирелгән.
Камила үзенең мондый бүләккә чын күңелдән сөенүен белдергән. "Клип төшерү бик авыр эш. Бик күп акча сарыф ителә. Үз көчем белән генә мондый эшне берничек тә башкарып чыга алмас идем",- дигән ул.     Хәзер инде 20 яшьлек Камила администраторлары белән бергә, кайсы җырны сайлап, шуңа клип төшерергә дип баш ваталар.     Тулырак итеп монда укыгыз.
---

--- | 15.10.2015

Яраттым... Яратам... Ләкин... (ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫ)

$
0
0
15.10.2015 Әдәбият
Укычыларыбыз яратып кабул иткән хикәянең дәвамын тәкъдим итәбез. Бер ел да узмады)

Яртылаш подвалда урнашкан фатир тәрәзәсендә ут юк. Димәк, апа йоклаган. Тәрәзә турындагы чокыр тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган. Кыз, чыбык табып алып, әкрен генә тәрәзәне шакыды.

– Апа, Гөлләрия мин...

– Сәгать ничә икәнен беләсеңме син, кызый?! Төнге унике бит! У-ни-ке! Ник бу вакытта йөрисең? Карасана, елый түгелме соң бу? Әйдә, кер тизрәк, ишекне ачам. Ни булды?

Гөлләрия, апасын күрүгә, тагын мышкылдап елап җибәрде. Көч‑хәл белән эчендә дөрләп янган утны, төтеннәре белән чыгарып салды:

– Ильяс өйләнгән... Баласы булачак икән. Ул мине кочаклаганда, кулын билдән түбән төшерми иде. Ә... ә теге кызга бала ясаган...

– Әкият сөйләмә инде. Балачактан ук сөештегез бит! Әкият бу, әкият...

– Апам, җаныем, җимешем, паспортындагы язуны күрсәтте...

Вәсимә сеңелесен юатырга сүзләр таба алмады, шулай да ниләрдер әйтте.

Апасы сөйләнгән арада Гөлләриянең күзе көзгегә төште: әстәгъфируллаһи, кем карап тора аңарга? Шешенүдән битләре зур табак хәтле булган лабаса... Кыз сикереп торды да юыну бүлмәсенә йөгерде. Апасы куркып калды: әлеге хәбәр кызның акылын җиңеләйтеп җибәргәнме әллә, Ходаем, дип уйлап, Гөлләрия артыннан атлады. Аллага шөкер, юына икән. Салкын суның шифасы тидеме, кызның зиһене ачылып, акылы яктырып, йөзе сафланып киткәндәй булды.

– Син, балакаем, егетем өйләнде, дип, ул кадәр өзгәләнмә-бәргәләнмә әле. Исән‑сау бит син. Димәк, сиңа дигәне – насыйбы Ильяс булмагандыр. Тормыш юлыңда аңардан да яхшыракны очратырсың, Аллаһы боерса... – дип, сүзләр дисбесен тезә-тезә, энесенең кызына урын җәйде дә җайлап кына йокларга яткызды.

Иртән, кыз күзен ачканда, яртылаш подвал тәрәзәсеннән сүрән яктылык төшкән, ә фатир эченә тәмле таба ашы исе таралган. Ул арада апасының нурлы йөзе күренде – бүлмә эче яктырып киткәндәй булды. Бергәләп, телне йотарлык коймак белән чәй эчкәч, Гөлләрия укырга китеп барды.

Дәресләр ике генә пар иде. Гомуми торакка кайтканда, бүлмәдәше Рәүфә Гөлләриягә карап алды да:

– Бүген әллә нинди сәер, игътибарсыз, таркау, боек син, дустым, – диде сүзләрен гәрәбә тезгәндәй. – Мондый чагыңны күргәнем юк иде.
Гөлләрия дәшмәде, тешен кысып, бүлмәләренә кергәнче чыдады бичаракай. Караватына ятты да еларга тотынды. Рәүфәнең зур булып ачылган, гаҗәпләнүле кара күзләрен күргәч, бите буйлап аккан яшьләре аша:

– Ильяс өйләнгән, – диде дә кычкырып ук еларга тотынды.

– Я, җүләрләнмә әле. Әллә кемнән ишеткән сүзгә...

– Паспортын күрсәтте... Заһидә исемле...

Елый-елый йокыга китте. Вәсимә апасына, дусты Рәүфәгә сөйләгәч, йөрәген кысып-изеп-сытып-тырнап торган хәсрәт-сагышы әз генә таралгандай булды. Дустының хастаханәгә эшкә барасын белгән Рәүфә аны уятты. Битен юдырып, ашатып-эчертеп, тиешле киңәшләрен биреп озатты:

– Анда елап, кеше көлдереп йөрмә тагын. Борыныңны чөебрәк, әллә кем булып, күкләргә менәрдәй булып йөр. «Хәлләр шөкер, җилкәм чокыр, кабыргам киң, мин кемнән ким?» – ди иде минем әбием. Синеке генә түгел, бик күпләрнең беренче мәхәббәтләре ятларга кала.

Гөлләрия тыныч кына эшләп йөрде. Һәрхәлдә, үзенә шулай тоелды. Ә табиб Михалыч (дөресе Иван Михайлович, хезмәттәшләре яратып «Михалыч» дип кенә дәшәләр, үпкәләми үзе) кызга карап торды да:

– Дорогуша, уколларны буташтырып, ялгыш кадама, игътибарлырак бул, – дип кисәтү ясады. Кыз сискәнеп китте: онытылып, Ильяс турында уйлануы сизеләме икәнни? Шулчак бүлмәгә хезмәттәшләре кереп тулды: кулларында чәчәк бәйләмнәре, тәм-томнар тутырылган тартмалар...Барысы да читтәрәк басып торган Михалычка борылып карадылар: янәсе, сүзне сез башлагыз.. Шул ымны гына көткән диярсең:

– Дорогуша, кичә туган көнең белән котлый алмый калдык. Әле соң түгел: без барыбыз да сине туган көнең белән котлыйбыз.

Теләкләребезнең иң һәйбәтләрен, иң изгеләрен әйтеп, сөйгәнең Ильясик белән бергә тормыш коруыңны да телибез, – диде. Кыз, йөзен чәчәкләр арасына яшереп, елап җибәрде. Эчтән генә: «И-и, Михалыч абый җаныем, җәрәхәте тирәнгә китеп барган ярама орындыгыз бит», – дип сулкылдады. Михалыч та, кызлар да Гөлләриянең елавын туган көн шатлыгы дип кабул иттеләр: тиз‑тиз генә тәм-томнардан авыз иттеләр дә кызның күз яшьләренең ачы тәме сеңгән битеннән үбеп, кабат яхшы теләкләрен җиткереп, эшләренә йөгерделәр.

Бер кат авыруларны карап, даруларын эчертеп, уколлар кадап, системалар куеп бетергәч, Гөлләрия ялгыз калып, булган хәлләрне кино кадрлары сыман күз алдыннан үткәрә генә башлаган иде – ишек шакыдылар. Бүлмәгә озын буйлы, мөлаем йөзле авыру керде. Ул беренче палатада ятучы Исрафил Халитов иде.

– Исрафил әфәнде, ни булды? Йөрәгегез тагын «ярсып канат кагамы» әллә?

– Ю-ук, Гөлләрия Нәсимовна, «ярсып канат какмый,» нигәдер, сезнең эш кабинетыгызга керергә җилпенә, – дип шаяртып җавап бирде дә кычкырып көлеп җибәрде. Кыз игътибар белән карады: гөнаһсыз сабый бала кебек көлгән бу ир-егетнең бер дә сагыш-хәсрәте юктыр, күрәсең. «Ихлас күңелдән биш минут көлсәң, ярты стакан каймак ашаган кебек буласың» дисәләр дә, йөрәгеңне сагыш кортлары кимерсә, бик көлеп булмый шул...

– Тыңлыйм, Исрафил әфәнде, – диде кыз коры гына.

– Гөлләрия туташ, исемегез бигрәк матур сезнең... Гөлләргә ия туташ... Тормышыгыз да гөлләр кебек балкып торсын дигән теләгемне җиткерер өчен кердем. Яраткан шагыйребез Габдулла Тукай белән бер көнне тугансыз икән. Кичә үк котлыйсым килгән иде, тик хастаханәдә күренмәдегез. Бүләгем зур түгел – театрга ике билет. Кем белән барасыз – анысы сезнең эш. Сөйгән егетегез беләнме...

– Сөйгән егетем дә, сөймәгәне дә юк...

Кыз авыр сулап көйды. «Йа Раббым, хастаханәдә ятучы авырулар да ярама учлап‑учлап тоз сибәләр бит!» дип әрнеде ул. Бу авыруны бүлмәдән ничек чыгарып җибәрәсе соң, ә?!

– Алай булса, бергә барырбыз!

Хәзер кыз көлеп җибәрде: авыруның шәфкать туташы белән шулай гади, самими сөйләшүе кызык бит! Гөлләрия сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел: – Хатыныгыз күрсә, чәчләремне йолкып бетерсә, миңа нишләргә инде?

– Өйләнмәгән, саф егет әле мин, Гөлләрия туташ!

– Һи-и, яннарында хатыннары булмаса, ирләр егет инде, әйе, егет булалар. Берничә көн элек диимме соң, коридорда үтеп барышлый, ялгыш кына күзем төште: бер чибәрне би‑ик тәмләп, битләреннән, маңгаеннан чапы‑чопы үбеп тора идегез.

Исрафил рәхәтләнеп, кем әйтмешли, тәгәрәпләр китеп көлде.

– Унберенче сыйныфта укучы сеңелем Зифа ул, – диде дә тагын көлү «тәгәрмәчен» әйләндереп алды.

Гөлләриянең кәефе күтәрелеп киткәндәй булды. Шулай да, бу авыру белән кирәкмәгән сүзләр шактый күп сөйләшелде дип уйлап, эше барлыгын әйтеп, егетне чыгарып җибәрде.

Гөлләрия театрга барды. Ләкин Исрафилнең уен‑көлке белән әйтелгән «Бергә барырбыз» дигән сүзләре аның колагы яныннан гына үтеп киттеләр, ахрысы: Рәүфә белән бардылар. Ипләп кенә кереп утырдылар. Спектакль башлану­ны хәбәр итеп, музыка яңгырый, утлар сүнәбез-сүнәбез дип, күз кыскалый башлагач, Гөлләрия янындагы буш урындыкка кемнеңдер утыруын абайлады, ләкин борылып карамады.

Тамашаның беренче бүлеге тәмам. Утлар кабынды.

– Кызлар, хәлләр ничек? – дигән таныш тавыш ишетелде. Менә сиңа кирәк булса! Гөлләрия күршесендә генә Исрафил утыр­ган булган лабаса! Тамаша башланыр алдыннан кереп утырды, күрәсең, кызның кем белән килүен беләсе килгәндер. Спектакль тәмамлангач, егет кызларны озатып куйды: машинасын ипле генә «иярләп,» юл буе уен‑көлке сөйләшеп, тагын очрашырга сүз куешып аерылыштылар.

Исрафил зур гына оешманың җитәкчесе икән. Белеме буенча финансист. Яшь булуына карамастан, оештыру, кешеләр белән аралашу, эшләтә белү сәләтенә ия, эшен җиренә җиткереп башкара. Эшендә яраталар. Өйләнмәгән икәнен белеп, олы яшьтәге апа, абыйлар, и-и-и, кызлар сайлыйлар, димлиләр: кайсының бик тә акыллы кызы, берсенең сеңелесе, икенчесенең... әллә кеме бар. Әйтерсең, Исрафил – үзенә тиң кызны сайлый-таба алмас егет. Тапты бит! Гөлләрия аның бөтен барлыгын, күңелен биләп алды, йокысыз төннәр, очрашу өчен нинди хәйләләр корырга икән дигән газаплы уйлану, кичерешләр бүләк итте ул кызый.

Хастаханәдә күрде дә гашыйк булып куйды. Гашыйк булу хәлләре бигрәкләр кыен икән ләбаса! Юл читендә басып торган кызга гашыйк булган дустыннан еллар буе көлеп йөргән иде. Кешедән көлмәк – үзеңә килмәк, дигән сүзләр хак икән. Егет кызны күздән ычкындырмаска тырышты. Өлкән шәфкать туташына күчтәнәчләр, бүләкләр биргәләгән булып, Гөлләриянең эш сәгатьләрен төгәл белеп, аны каршы ала, тулай торакка кадәр озатып куя; театр, концертларга йөриләр – кыскасы, буш вакытлары гел бергә уза диярлек. Ильяс катнашкан тамашаларда да булырга туры килде аларга. Ләкин кыз аның турында Исрафилгә бер кәлимә сүз ычкындырмады.

Ак баянын күтәреп, ятларга калган сөйгәне сәхнәгә чыккан мизгелдә кызның үкереп-үкереп елыйсы килсә дә, түзде: җитәр, син түккән күз яшьләреннән зур күл хасил булыр иде, дип тыйды үзен. Бер ел аралашып, бер-берсен сынап йөргәннән соң, яңа гаилә барлыкка килде. Гөлләрия институт тәмамлап, кулына диплом алганда, үзе эшләгән хастаханәдә Алсу исемле, якты, алсу йөзле, хуш исле сабыен да тоттырдылар.

Исрафил кешелекле, эшчән, гаиләсенә турылыклы ир буларак, Гөлләрияне, кызын муллыкта, бәхеттә яшәтә. Шатлык өстенә куаныч дигәндәй, ике елдан соң, Ләлә исемле кызчык та иркен дөньяга аваз салды. Гөлләриянең дөньясы мул, түгәрәк, бәхете шәттин ашкан. Булганына шөкер итеп яшиләр болар.

Ишеккә «Врач Гульлария Насимовна Халитова» дигән язу эленгән. Урта яшьләрдәге ир: «Һе, фамилиясен үзгәрткән икән», – дип кычкырып әйтүен сизми калды. Табибә кабул итәсе бер генә кеше калды, аннары ул керәчәк. Ничек кабул итәр? Сөйләшерме? Үзен әллә нинди сораулар белән башын катырып утырганда:

– Керегез, – дигән тавышны ишетте ир. Керде. Табибә утырырга кушты, ә үзе башын күтәрмичә яза да яза.

– Фамилиягез?

«Авыру»га күтәрелеп кара­са, Гөлләрия авыплар китә язды: каршында Ильяс утыра. Ханым телсез калды. Кайдан килеп чыкты бу? Авырыймы? Бик таушалган, арыган кыяфәттә. Бер-берсенә карап, сүз башлый алмый торалар.

– Гөлләрия, хәлеңне сорамыйм, күреп торам: балкып, чә­чәк атып утырасың. Ишетеп тә беләм: кияүгә чыктың, ике кызың бар, иреңне мактыйлар.

– Мин дә синең эш-гамәлләреңне радио, телевидениедән ишетеп, күреп торам.
Афәрин, булдырасың, мин синең өчен шат.

– Эшләр ярыйсы бара. Тик... тик гаилә генә тотрыклы булмады; эштән арып кайткач, тынычлап, гөрләшеп сөйләшерлек хатын туры килмәде. Бер‑ике минут матур гына сөйләшүгә, миннән кырыкмаса кырык гаеп табып, акыра-кычкыра башлый. Имеш, мин пешмәгән, уңмаган, аның әтисе кебек мал, акча таба белмим. Имеш, ул байлыкта яшәгән. Ике‑өч урында эшләдем: тормышыбыз зарланырлык түгел иде инде. Бәхеткә диимме, әтисе Самарага алып китте: «пешмәгән» ир белән яшәтмәде. Аерылдык. Кызымны үзем белән бик тә калдырасым килгән иде – булмады. Синең белән бергә яшәсәк, мондый хәл килеп чыкмый иде, чөнки син булганына канәгать, малга, акчага табына торган түгел, акыллы кеше. Ирең бик бәхетле, көнләшәм...

Гөлләрия Ильясның сүзен бүлде:

– Ирем дә, мин дә, балаларым да бик бәхетле. Исрафил – минем терәгем, алтын баганам, сердәшем. Алай гына да түгел: сулар һавам, эчәр суым да ул минем. Тормыш юлымда асыл, затлы-зыялы, киң холыклы кешене очраттым – Аллаһыма мең рәхмәт. Эш сәгатем бетте, миңа кайтырга кирәк. Нинди йомышың бар иде?

– Сине бик тә күрәсем килгән иде. Моң-зарларымны син генә аңлыйсың... – Өйлән, Ильяс, болай боегып, каңгырап йөрмә. Хуш.

«Тормыш бер алдын күрсәтсә, биш артын күрсәтә» диләр. Ильяс икенче тапкыр өйләнә. Хатыны сабыр, аш‑суга оста, бөтен җир тәртиптә. Уллары Иркеннең тууы гаилә өчен зур сөенеч була. Тик сөенечне көенеч алыштыра икән. Уллары медицина институтына укырга кергән елда, Ильясның хатыны, аларны калдырып, фани дөньядан китеп бара. Ул улын аяк­ка бастыру өчен барлык көчен куя. Иркен институтны уңышлы тәмамлап, хәзерге вакытта Казан хастаханәләренең берсендә эшли: абруйлы кардиолог, фәннәр кандидаты. Гөлләрия тормышында да ак полоса карага әйләнә: эшендә йөрәк өянәгеннән ире үлеп китә. Кайгыдан сыгылып төшкән ана балалары хакына яшәргә тиешлеген аңлый, әти вазифасын үтәргә тиешлегенә төшенә. Ильяс та, Гөлләрия дә бер-берсенең сыңар канатлы булып калуларын дус-­ишләрдән ишетеп, белеп торалар. Дүрт-биш ел вакыт узгач, якын кешеләрен югалту ачысы бераз басыла төшкәч, Ильяс Гөлләрия белән очрашырга, сөйләшергә тәвәккәлли. Хәл-әхвәлләрне сорашып, дөнья мәшәкатьләренә кагылып, әзме‑күпме вакыт үткәргәч, Ильяс, беренче һәм күңелендә мәңге урын алган мәхәббәтенә карап:

– Гөлләрия, җаным, чык миңа кияүгә, бергә булыйк, – дип, турыдан «ярып» салды да зәп-зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп, ханымга текәлде.
Гөлләрия аптырап калды. Ул бу очрашуны үткәннәрне искә төшереп, кара уйлардан күңелне бераз бушатып алу булыр дип күзаллаган иде. Ә Ильяс... Ильяс башка күсәк белән суккандай итте. Хатын, зиһен җыйгандай, берничә минут дәшми торды.

– Ильяс, мин сине яраттым, әле дә яратам... Ләкин без бергә була алмыйбыз. Тормышымның алтын баганасы булган иремә хыянәт итмим, итмәячәкмен.

– Ярар, илле, алтмыш яшьлек ханым табармын, – ди Ильяс ачу белән.

Еллар уза торды. Маңгайдагы сырлар тирәнәйде. Аякларның җегәре кими барды. Ильяс Гөлләрия яшәгән йортка якынлашты. Янәшәсеннән үтеп баручы шактый олы яшьтәге хатынга күзе төште. Гөлләрия түгелме соң!? Кара әле, нинди тиз атлый! Унсигез яшендәмени!
– Гөлләрия! Кая ашыгасың?

– Чү! Ильяс, синме бу? Мин фитнес клубтан кайтып киләм. И-и, дөнья рәхәте инде шунда! Ә син безнең якларда ник адашып йөрисең?
– Синең янга килешем иде... Оныта алмыйм бит сине..Һаман яратам...

– Әйе шул... Беренче сөйгән яр онытылмый икән шул... Син җитмеш җидедә, мин сиксәндә. Мин дә һаман яратам, ләкин...Поезд китте шул... Әйдә, безгә керик, чәй эчәрбез. Фитнес клубка киткәнче, син яраткан чия пирогы пешергән идем. Әйтерсең лә киләсеңне белгәнмен. Берничә сәгатьтән соң Гөлләрия, аякларын көчкә генә өстерәп атлаучы Ильясны култыклап, такси белән йортына кадәр озатып куйды.

– Их, дөнья... Яраттым, ярата‑ярата ятларга калдырдым, төзәтеп булмаслык хата ясадым бит... Ярый әле ул исән-сау, ара‑тирә очрашып, нурлы йөзен күрә алам.

И җаным, Гөлләрия – ләрия,
Ятлар кулына калдырдым,
Югалттым юлларымда...

Беренче кар, аяк астында кыштырдаган көзге сары яфракларны күмеп китәргә тели сыман, ява да ява. Әйе, ап‑ак кар җир өстен каплый, агарта, тик йөрәк түренә үк уелып язылган хис-тойгыларны бер ни белән дә яшереп-каплап булмый икән шул...

Хикәянең башы монда.


---

--- | 15.10.2015

Татар хатыны ниләр генә күрмәгән...

$
0
0
15.10.2015 Язмыш
Бу хәл үткән гасырның 32-33нче елларында, бер татар авылында була. Ул вакытта кызлар егетләр белән сөйләшергә дә батырчылык итмәгәннәр. Кияүне әти-әниләре эзләгән яисә алар кияүгә димләп чыкканнар.

Авылның иң чибәр кызларының берсе – Гискамалны да мондый язмыш урап узмаган. Озын толымлы, зифа буйлы чибәр кызга тирә-якта усаллыгы белән дан тоткан авылдашы Хөснетдин күз төшерә. Гискамалның әти-әнисе моны ишеткәч: “Егет бик тә усал, андый-мондый хәл килеп чыкмагае”, - дип тизрәк кызларына хәллерәк гаиләдән кияү эзли башлый.

Күрше авылда бәләкәй чагында бәкегә төшеп имгәнгән Нәбиулла атлы бер егет яшәгән. Аларның гаиләсе күпләп мал асраган, умарта тоткан. Нәбиулла үзе дә бик оста куллы булып, кышын кешеләргә заказ буенча тун, җәен сандалийлар, башмаклар тегеп саткан. Гискамалны нәкъ менә шушы Нәбиуллага димлиләр. Кыз, бер дә белмәгән, җитмәсә әле бәләкәй буйлы, бөкре егеткә кияүгә чыгасы килмәсә дә, әти-әни сүзеннән чыга алмый, буйсына.

Тик Хөснетдин генә Гискамалны югалтуы белән ризалашасы килми, аның башында кара уйлар йөри башлый. Бер кичне ул иптәше белән атка атланып, кыз килен булып төшкән авылга китә. Атларын авыл читендә бәйләп калдыралар да Гискамал яшәгән йортны эзләп табалар. Яшь парның йорттагы келәттә йоклаганын каян белгәннәрдер инде, тик Хөснетдин келәтнең бер почмагын күтәртеп, кызны урлап чыга. Мескенкәй, нәрсә булганын да аңламый кала.

Хөснетдин Гискамалны өч көн бикләп, өендә тота. Кызның көне-төне елаганын күреп, егетнең Гайшә исемле апасы: “Ул барыбер синеке булмый, җибәр инде үзен”, - дип, көч-хәл белән энесен кызны җибәрергә күндерә. Гискамал әти-әнисе йортына кайтып егыла.

Сөйләшеп-киңәшәләр дә, абыйсы, җиңгәсе һәм Хөснетдиннең Гайшә апасы Гискамалны ире йортына илтергә китәләр. Кыз иреннән курка, гафу итмәс дип уйлый. Ул юл буе гарьлегеннән елап бара, хәтта юлда үз-үзенә кул салмакчы була. Аны кабат Гайшә коткарып кала.
Кайнана-кайнатасы килен¬нәрен бик куанып, ачык йөз белән каршы ала. Тик Нәбиулла гына хатынына борылып та карамый.

- Син миңа хыянәт иттең, мондый хатынның кирәге юк, кайтып кит! - дип кенә кыч¬кыра. Хатынының: “Мин Хөснетдин белән бер сүздә булмадым, аның мондый кара эш уйлаганын белмәдем! Намусыма тап төшермәдем, мин бары синеке генә!” - дип ант итүләрен дә ишетергә теләми ул. Хөснетдин апасы Гайшәнең кызның сүзләрен раславы да ярдәм итми.

Бераздан, әти-әнисе үгетли торгач, ир хатыны белән килешергә ризалаша. Тик бер шарт куя – Гискамал аның табан асларын үбәргә тиеш була.

Кызга берни эшләргә калмый, тугры хатын булып калганына антлар итә-итә, иренең аякларын үбә. Нәбиулла хатынын гафу итеп, йортта калырга рөхсәт бирә. Тора-бара бу хәл онытыла, гаилә матур гына гомер кичерә башлый. Нәбиулла белән Гискамалның бер-бер артлы биш баласы туа.

Хөснетдин дә бераз сүрелә. Ул инде күрше авылда яшәгән башка бер сылукайга гашыйк була һәм: “Барыбер аны үземнеке итәм”, - дип хыяллана. Ә бу кыз башкага кияүгә чыгып куя. Тик аның да тормышы уңмый, иреннән аерылып, яңа туган малае белән әти-әнисе йортына әйләнеп кайта. Хөснетдин озак уйлап тормый, аңа өйләнә.

Ә Гискамал бүтән бер дә туган авылына бармый. Әллә гарьлегеннән, әллә авылдашының усаллыгын гафу итәлми... Ул иртә үлеп китә. Ире Нәбиулла аңардан соң байтак яши әле, улы белән килене кулында тәрбияләнеп, 80 яшендә бакыйлыкка күчә.

Менә шундый аянычлы хәлләр дә булган татар гаиләләрендә. Татар хатыны ниләр генә күрмәгән, тик барыбер иренә, гаиләсенә тугры булып калган. Яшь буынга уйланырга әйберләр бар биредә.


Саимә МОРЗАХАНОВА

--- | 15.10.2015

Бандитлардан качучы балыкчыга ярдәм итәргә тиешле ашыгыч хезмәтләр гамәлләренә бәя биреләчәк (АУДИО)

$
0
0
15.10.2015 Җәмгыять
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев гомере өзелгән Сергей Елесинның "112" бердәм номерына шалтыратуыннан соң ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләренең гамәлләре факты буенча тикшерү үткәрүне йөкләде.
"Чакыруга җавап бирергә тиешле затларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк", - дип белдерде "Татар-информ" МА на ММЧ белән элемтә идарәсе җитәкчесе Эльвира Газизова.   Моннан тыш, Хәзер суд тәртибендә шикләнелгән абыйлы-энеле Ситдыйковларны сак астына алу үтенече карала.   Искәртеп үтик, Татарстанда Һәваскәр балыкчылык федерациясенең 38 яшьлек активисты Сергей Елесинны вәхшиләрчә үтерүдә шикләнелгән затлар тоткарланды. Зыян күрүченең кат-кат "112" хезмәтенә шалтыратуы ачыкланган, әмма ярдәм күрсәтелмәгән.   Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе 22 яшьлек Фәнис һәм 28 яшьлек Рамис Ситдыйковларга карата җинаять эше кузгаткан. Алар РФ ҖКның 105 нче маддәсе 2 нче өлеше (“Үтерү”) һәм 167 нче маддәсе 1 нче өлеше (“Белә торып милекне юк итү”) буенча гаепләнә.   Кичә язган идек: Лаеш районында балыкчыны көрәк белән кыйнап үтергәннәр дә машинасында яндырганнар (ВИДЕО)   P.S. Мәрхүм Елесинның телефоннан сөйләшкән аудиоязмасы да пәйда булды:     


---

--- | 15.10.2015

Түбән Новгородлылар “Түгәрәк уен”да булып кайтты

$
0
0
15.10.2015 Милләт
Сентябрь ахырында Йошкар-Ола шәһәрендә Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале үтте. Анда Россиянең 19 регионыннан 500гә якын кеше катнашты. Түбән Нов-город өлкәсеннән Спас районы Татар Моклокасы авылының Гүзәлия Зиннәтуллина җитәкчелегендәге “Сәрвиназ” фольклор төркеме һәм Тәнзилә Паламарчук бардылар.

“Сәрвиназ” “Силәзән йөртү” дигән туй йоласы күрсәтеп, II дәрәҗә лауреат исемен яулады. Ә Тәнзилә ханым камкалы Кадрия апа Исаевадан язып алган халык җырын башкарды.

Фестиваль кысаларында җитәкчеләр белән очрашулар, төрле мастер-класслар уздырылды, регионнарның балалар уеннары күрсәтелде, иҗади лабораторияләр эшләде, экскурсияләр оештырылды, “Кичке уен”нар үткәрелде.

Гран-прига Пермь өлкәсе кол¬лективы лаек булды, ә тандем Кырым республикасына тап-шырылды, димәк, киләсе елга “Түгәрәк уен-2016” анда узар. Фестивальнең бер көне Корбан бәйрәменә туры килгәнгә, шул уңайдан зур табын корылды һәм бәйрәм концерты оештырылды.

“Фестиваль программасы бик тыгыз һәм кызыклы итеп төзелгән иде. Без үзара аралаштык, күп кенә иҗади кешеләр, бүтән регионнар фольклорының үзенчәлекләре белән таныштык. Кыскасы, үзебез өчен зур тәҗрибә туплап кайттык”, - ди җитәкчебез Гүзәлия Зиннәтуллина.
Фестивальдә катнашучылар ның һәрбересенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Азат МАГҖАНОВ

--- | 15.10.2015

Фирдүс Тямаев концертында пәрдәгә ут капкан!

$
0
0
15.10.2015 Шоу-бизнес
Җырчы Фирдүс Тямаев гел ниндидер хәлләргә тарып тора. Күптән түгел машинасына ут капкан иде. Бу юлы хәл-әхвәлен белеп шалтыраткач: “Әй, йөгерә-чаба янгын сүндереп йөрдем әле. Утны көч-хәл белән туктаттык”, — дип җавап бирде.
— Бу арада Башкортостан якларында гастрольдә күп йөрдек. Кыргыз-Миякә районындагы концертымда көтелмәгән хәл булды, — ди Фирдүс. — Гадәттәгечә, сәхнәдә җырлыйм, халыкны көлдерәм... Шул вакыт күзгә төтен керә башлады, сәхнәне томан каплады. Аптырадым. Борылып карасам, сәхнәнең пәрдәсе дөрләп яна. Тиз арада үземне кулга алып, халыкны тынычландыра башладым. Күпләр залдан чыгып китте. Һәркемгә тормышы кадерле. Янгынны сүндерергә кирәк бит. Пәрдәне тартып төшердек. Энеем чиләк белән су сибә башлады. Сүндергәч, барысын да җыештырдык, идәнне юдык, ишекләрне ачып җилләттек. Югалып калсаң, янгын сүндерүчеләрне көтеп утырсаң, клубның янып бетүе дә бар. Алла сакласын!    — Концерт өзелдеме?    — Юк! Янгынны туктаткач, тамашачы яңадан урыннарына утырды, тынычландылар. Әзерләгән программаны азагына кадәр тәкъдим иттек. Соңыннан бер апа сәхнәгә чәчәк менгезгәч: “Бу бәйләм матур җырларың өчен генә түгел, ә геройлыгың өчен дә! Батыр, көчле икәнсең! Маладис!” — диде. Көлештек.   — Янгын нәрсәдән чыккан?   — Прожектордан. Ул безнеке түгел, клубныкы. Безнең гаеп юк монда. Була торган хәл, нишләтәсең?!    — Гаиләң дә үзең белән йөри бит әле... Бәби курыкмадымы соң?    — Әйе, гастрольләрдә гаилә белән бергә йөрибез. Улыбызны бер дә калдырмыйбыз. Кая гына барсак та, ул үзебез белән. Хатыным җырлый, улым бии, дигәндәй (көлә)... Барысы да сәхнә артында иде. Алар өчен дә борчылдым. Аллага шөкер, берәүгә дә зыян килмәде.    — Һөнәрләрең күбәеп китте, телевидениедә алып баручы да булып куйдың бит әле...   — “TMTV” каналында “Җырлаоке” дигән тапшыру алып бара башладым. Әкренләп ияләшеп киләм. Телевидениедә эшләү бөтенләй икенче. Җиңел, димәс идем. Сөйләм телемне ныклап үстерәсе бар. Җитешсезлекләрне сизәм. Тырышырга кирәк инде.   
Лилия ЙОСЫПОВА

--- | 15.10.2015

Наркоман тәүбәсе...

$
0
0
16.10.2015 Җәмгыять
Республика наркология диспансерының Спартак урамындагы тернәкләндерү үзәгендә таныштык без аның белән. Мондый ялгыш язмышлы кешеләр, гадәттә, үткәнен яшерергә тырыша. Журналистлардан бөтенләй качалар. Ә ул ачылды. “Бүтәннәргә сабак булсын, минем хаталарны кабатламасыннар”, – диде.

 – Миңа 25 яшь, Казанга якын районнарның берсендә туып үстем. Ике ел да өч ай инде хәмер һәм наркотиклар кабул иткәнем юк. Алардан башка да үземне бәхетле хис итәм. Тернәкләндерү программасы узмасам, белгечләр ярдәм итмәсә, белмим, минем белән нәрсәләр булып бетәр иде икән? Мин, гомумән, исән калыр идем микән? Элек үзем дә ташларга тырышып карадым, килеп чыкмады. Табиблар кул астында дәвалану бөтенләй икенче инде.

Җиде ел буе бүтән дөньяда яшәдем. Ә мавыгулар тәмәке тартудан башланып китте. Аннары сыра эчеп карыйсы килде. Сырадан, аракыдан ничек баш тар­та­сың, бү­тән­нәрдән аерылырга ярамый, дип уйлый идем. Ә аннары наркотиклар белән мавыгу гадәткә әй­ләнгәнен сизми дә калдым. Көн­нәрдән беркөнне машина йөртү таныклыгымны алдылар. 3 елдан артык дуслашып йөр­гән сөйгән кызым ташлап китте. Әти-әнине нинди газап­ларга салдым, аларга күпме зыян китердем... Минем кешелексез га­мәл­ләремнән, алдашудан, шул­кадәр туйдылар. Тукта, мин әйтәм, болай дәвам итә алмый бит инде, әти-әни хакына дәва­ла­нырга ки­рәк, дигән уй башыма бер генә кермәде. Тик ай ярымнан артык түзеп тора алмыйм, элеккеге тормышка әйләнәм дә кайтам, әйләнәм дә кайтам. Бер генә доза, ике генә доза һәм барысы да яңадан башлана.

Әти-әни наркология диспансерына алып китте. Тернәк­лән­дерү үзәгендәге белгечләр аңым­ны үзгәртте. Минем проблемам аракы да, наркотик та түгел, ә мин үзем икәнен аңладым. Дөньяга карашым, яшәешем дөрес түгел икән бит. Бернинди максатсыз яшим, авыр хәлләрдән чыга белмим. Тернәк­лән­дерү үзәге мине чын-чынлап тормышка әзерләде. Ярар, савыктым, наркотиклардан биздем, ә хәзер нишләргә, дигән сорау алга килеп басты. Мин бит бернәрсә дә эшли белмим. Вакытында укып һө­нәр дә алмаганмын. Монда калырга киңәш иттеләр. Башта волонтер, аннары социаль хезмәткәр буларак, яңа гына дәваланырга килү­челәргә ярдәм итә башладым. Мин аларга үземнең баштан узганнарны, үкенечләрне, бүгенге тормы­шым­ны сөйлим. Үзем дә бүтән­нәрдән гыйбрәт алам.

Күптән түгел гаилә кордым, эшем бар. Хәзер минем өчен әти-әниләрнең дә күңеле тынычтыр дип беләм. Ә бит әле кайчан гына алардан шулкадәр ерагайган идем. Миңа бер тамчы ышанычлары калмаган иде. Әни акча янчыгын яше­рә, әти, түзәр хәле калмагач, өйдән чыгып китә. “Наркоман” дип эн­дәшүләре ачуны китерә. Дө­ресен әйткәндә, ул сүздән бик курка идем. Ничек наркоман булыйм, мин бит ишегалдында егылып ятмыйм, притонда да кунып калмыйм, дип үземне тынычландырырга телә­дем. Янәсе, “наркоман” бит инде ул – бөтенләй беткән кеше.

Мин бит исерек тә, наркоман да булып тумадым. Мәктәптә яхшы укыдым, спортчылар белән аралаштым. Футбол уйный идем. Аннары болар барысы да туйдырды. Наркотиклар кулланучы дус-иш пәйда булды. Алар бик текә күренде, кайгы-борчулары да юк кебек иде. Көчле наркотик­лар тәкъдим иттеләр. Берзаман Казанда синтетик наркотикларны ларекларда сата башладылар. Мин дә аларның даими клиентына әйләндем. Аннары сатуны тыйдылар, ләкин күпме кеше шул сазлыкка кереп батарга өлгерде.

Ул хакта искә төшерәсем дә килми. Бер генә тапкыр кулланам, онытылам да, бүтән кулга да алмыйм дип үземне алдыйм. Җиңел булып киткән кебек, аннан тагын бушлык башлана. Яшь кеше спортка тартыла, кызлар белән йөри, укый, эш­ләргә омтыла. Ә мин наркотиктан башканы белмәдем, бәйлелек барлыкка килде. Бервакыт янәшәмдә үзем шикелле наркоманнар гына калды.

Кечкенәдән аралашып үс­кән дусларым юкка чыкты, алар укырга керде, миннән читләштеләр. Әти-әнине елатып, соңгы акчаларын урлап чыгып кит­кән чакларым булды. Акча җиткерә алмагач, үзем дә наркотиклар саткаладым. Кеше белән тыныч кына сөйләшә дә алмаслык хәлгә килдем. Күрше-күлән миңа чирканып карый иде. Бер наркоман дустым үлде. Кайберсе төр­мәдә утыра, күбесе кешелектән чыктылар. Минем язмыш, шөкер, мәр­хәмәтлерәк булды. Тернәклән­дерү үзәгендәге бер белгеч: “Наркотик авыруы ул черек теш кебек, башта сиздерми, аннан үзәкне өзеп, китереп-китереп кыса”, – дигән иде. Мин шул сызланулардан котыла алдым бит дип сөенәм. Ә иң яхшысы, тормышны сыра, аракы, наркотиклардан башламыйсы булган да бит... Үкенечләр күп инде ул.

Белгеч сүзе

Илдар Таҗетдинов. Республика наркология диспансеры баш табиб урынбасары:

– Республика тернәкләндерү үзәкләрендә ел саен алкоголизмнан һәм наркоманиядән 2 меңнән артык кеше тернәкләнү уза. Спартак урамындагы тер­нәк­ләнде­рү үзәге 20 бюджет урынына исәпләнгән. Синтетик наркотик­лар – спайслар кешенең психикасына бик нык тәэсир итә, нерв системасын какшата, организмны параличлый. Кеше аңын югалтып егыла, күрүе начарлана, бавыр, ашказанына зыян килә. Соңгы елларда бер үк вакытта наркотик та, алкоголь дә кулланучылар артты. Ягъни болар – үзләре наркоман да, алкоголик та. Аларны бәйлелектән чыгару шактый авыр. Безнең кулга килеп эләккәндә барысы да диярлек эшсез була, йә үз теләкләре белән киткәннәр яки тәртип бозганнары өчен куылганнар. Бары 5-10 проценты гына эшли, укый. Наркомания хәзер авылларга да үтеп керде. Һәр районда бер-ике булса да, наркотик бәйлелек буенча исәптә торучы бар.


Фәния АРСЛАНОВА

154 | 16.10.2015

Канделаки компаниясе Яңа Мәскәү брендын 15 миллионга ясаган (ФОТО)

$
0
0
16.10.2015 Җәмгыять
Тина Канделакиның "Апостол" компаниясе брендлар ясау белән шөгыльләнә. Узган елда аларның Татарстанның яңа визуаль образы өстендә 1 ел дәвамында эшләве турында хәбәр иткән идек.

Нәтиҗәдә "Татарстан мирасы" бренды барлыкка килде - атка атланган җайдак уктан ата. 

Быел исә Тина Канделаки Яңа Мәскәү бренды өстендә эшләгән. Бренд концепциясе «Город будущего» дип атала. Брендбуктагы тасвирламаны тәрҗемәсез бирәбез: «Отражением этой идеи является диаграмма Вороного — математически точное отображение идеального разделения пространства».

Конкурста башлангыч бәя 17, 3 миллион булган. Соңыннан тендерны "Апостол" откан һәм брендны ясау 15 миллион сумга төшкән.

 

Тина Канделаки Татарстанга бренд ясап бирде (ФОТО, ВИДЕО)
---

--- | 16.10.2015

«Халыкка карыйм да «ябыгам»

$
0
0
16.10.2015 Җәмгыять
Хәзер ашау түгел, ә ашамау проблема дияргә ярата безнең бер хезмәттәшебез. Чыннан да, сер түгел, ашарга, алай гынамы соң, бик тәмле ашарга яратабыз. Аш-мәҗлесләр үткәрә башласак, кунакларны ни-нәрсә белән шаккатырыйк икән дип, кибет-базарларны айкыйбыз, интернеттан, дус-ишләрдән рецептлар белешеп, тәм-том әзерлибез, салатлар ясыйбыз.

Чаллыдагы сәүдә үзәкләренең берсендә эшләүче туганым – аш-су остасы: «Халык бәлеш-пирогларны, салатларны кырып-себереп алып бетерә, кондитерлар, поварлар ризык әзерләп өлгерә алмыйлар, бәйрәмнәрдә бөтенләй үлеш», – ди. Авылларда да кибетләр күп, шәһәрдә инде әйткән дә юк, адым саен кафе, адым саен базар, кибет һәм алардан кеше өзелми. Санкцияләр дә яптыра алмый безнең авызны, кризис дип тә тамакны кысмыйбыз. Ашыйбыз-ашыйбыз да, аннан ничек ябыгырга дип, маебызга ябышабыз, «диета» дип сөйләнеп йөрергә тотынабыз, бүген генә ашыйм да, иртәгәдән ябыга башлыйм, диешәбез. Диета, ябыгу – бик актуаль мәсьәлә. Интернетта тәндәге артык майлардан котылу, гәүдәне нәфис итүнең нинди генә ысулларын тәкъдим итмиләр, танылган кайсы артистның ничекләр итеп ябыгуы турында да тәфсилләп язалар. Ә даруханәләрдә, товарларын кулдан-кулга гына сатучы сәүдә челтәрләрендә ябыктыручы биологик актив матдәләрнең ниндиләре генә юк! Организмны май басып, төрле чир сырып алу дәрәҗәсенә җиткергәнче, гади һәм аңлаешлы нәрсәләр генә эшләргә кирәк инде, югыйсә – аз ашарга, күп хәрәкәтләнергә.

«Фейсбук»та сәламәтлеккә кагылышлы файдалы киңәшләр күп. Беркөнне шунда бер врачның (исемен күрсәтмәгән) «Халыкка карыйм да «ябыгам» дип аталган язмасы мине аеруча кызыксындырды һәм, газета укучыларга да кызык булыр дип, тәрҗемә иттем, укып карагыз әле.

Халыкка карыйм да ...ябыгам

Мин Сочида яшим. Санаторийда врач вертеброневролог булып эшлим. Үзебезнең халыкка күзләремне шарландырып карыйм һәм ...ябыгам. Минем янга төрле җирләрдән төрле кеше килә, акчалылары да, акчасызлары да бар. Әмма аларның гәүдәләре охшаш: майлары асылынган-салынган, корсаклары майкага, шортыга тыгызлап тутырылган.

У-у-ф-ф!..

Менә бүген әтисе белән әнисе унбиш яшьлек кызларын алып килде. Яшелле-күкле тавышлар чыгарып: “Доктор, карагыз әле, кызыбызның аркасы авырта”, – дип зарландылар. Кызның умыртка сөяген көчкә эзләп таптым, аны май баскан һәм тәне бала тапкан кырык яшьлек хатыннарныкы кебек “әфлисун кабыгы” – целлюлит белән капланган. Артык авырлыгы, ә бу 20 килолап май, кызның әле формалашып җитмәгән умыртка баганасын имгәтә һәм алга таба тагын да яман булачак. Кызыгызның хәле мөшкел, аңа ашауны киметергә кирәк дигәч, ата-ана, дәвалый күрегез дип, миңа акча бирергә дә риза икәнлеген белгертте. “Аны әле дәваларга иртә, ә ашавын кичекмәстән кысарга кирәк”, – диюемә каршы әйткән җаваплары мине аяктан ега язды: “Безнең тәлинкәләрдә сезнең эшегез булмасын!” Ягъни, юан, ярымсәламәт кыз үстерүләре өчен алар гаепле түгел, ә аны дәваламаган өчен мин гаепле икән!

Кайчак төшке аш вакытында ресторан янындагы верандага тәмәке тартырга махсус чыгам. Монда инде үзе бер тамаша. Санаторий ресторанында “швед өстәле” (ризыклар бер җиргә туплап куелган, шуннан үзеңә күпме кирәк, шулкадәр аласың – ред.) Халык ризыкны өеп-өеп ала да, шуның яртысын да ашап бетерә алмыйча, калганын пакетларга тутыра. “Нәрсә күреп шулкадәр тыгынасыз?!! Сезнең өйдә ачлыкмы әллә?” – дип кычкырасы килә шулчак.

Аннан шушы ук халык бездә диңгез шакшы, су тәмсез, гомумән, бездә бөтен нәрсә начар дип зарлана, авырыйм, дәвалагыз дип, табиблар янына килә! Сез балык паштетын йогырт белән эчмәгез соң, балагыз авызына да әфлисун согы белән кыярны берьюлы тутырудан туктагыз. Бәлки, чирләмәссез, балагыз саулыгы өчен дә борчыласы булмас... Минем янга иртәнге унда ук бушлай бирелгән сыраны лыкынганчы эчеп килмәсәгез, мин сезне кызганып дәвалар идем, ә үз саулыгыгызга шулай төкереп каравыгызны күргәч, сезне фәлән җиргә олактырасы гына килә...

Санаторий корпусы янындагы куаклар арасында бер ана олы йомышын үтәтү өчен ярыйсы ук зур (биш яшьләр чамасы) улын чүмәштергән. Мин: “Номерыгызга кереп җитә алмасагыз, һичьюгы, биредәге хисапсыз бәдрәфләрнең якынына кадәр түзәргә буладыр бит инде?” – дип шелтәләгәч, ана: “Ә без путевка өчен түләдек!” – диде. Ягъни, акча түләгәч, җаның кая тели, шунда “өеп куярга” ярый икән!
Корсаклары борыннарына җиткән утыз яшьлек ирләр, тәрбиясез балалар, майлары дерелдәп торган, әдәп-тәрбияләре шулай ук чамалы аналар – шушымы бүгенге Русия? Әллә болар өйдә бик яхшы яшеренеп, санаторий-курортларда тышка бәреп чыга торган күренешме? Фикерләрем буталчык булды кебек, гафу итегез, хөрмәтле укучылар – җанымнан кайнап чыккан уйларымны яздым...

Әлеге язмага карата шактый кеше үз фикерен дә белдергән. Күпләр табиб белән килешкән, кайберләре аны пациентларны яратмауда гаепләгән.

Хәзерге кыйммәтчелек, кризис вакытында каян килеп артык ашау турында язып ятасың диярсез. Килешәм, ипи-сөткә акча җиткерә алмаучылар да бар, әмма күпчелекнең тамак ягыннан зарланырлыгы юк дип уйлыйм. Табиб ашау турында гына түгел, халыкның талымсызлыгы, тәрбиясезлеге турында борчылып, әрнеп, нәфрәтләнеп яза. Без «яхшы түгел», «әдәпле бул», «артыгын ашау – гөнаһ», «кием өстенә кием алу – гөнаһ, үлгәч исраф өчен җавап тотасы була» кебек сүзләрне ишетеп, матур үрнәк күреп үскән халык, әлеге табиб язганча ук симез һәм тәрбиясез түгел, билгеле. Шулай да, кайвакыт, шайтан коткысына бирелеп, ашауда һәм киенүдә нәфесне тыя алмау, кирәк чакта телне тешләп кала белмәү, саулыкны юкка исраф итү, кирәге бер тиен булган чүп-чар карап, укып, тыңлап, вакытны файдасызга сарыф итү кебек кимчелекләребез булгалый инде анысы. Кызыктыручы ялтыравыклар бик күп: ризык, көнкүреш кирәк-ярагы һәм техникасы гына түгел, кием-салым да хисапсыз, җырларның һәм җырлаучыларның чуты юк, фильмнарны бер калыпка салып, шапылдатып кына торалар, нәфис һәм дини әдәбият буа буарлык, газета-журналларның исемнәрен дә белеп бетерә торган түгел... Ягъни, сан ягыннан бик булдырдык, инде сыйфат ягын кайгыртасы – шушы муллыктан үзебезгә кирәген зәвык һәм чама белән сайлап аласы гына калды. Шунысына да ирешсәк, сылу гәүдәле, сәламәт һәм тәрбияле, бик-бик матур булабыз инде без, әйеме?


Назилә САФИУЛЛИНА

--- | 16.10.2015

Гамил Нур: «Кайбер яшьләр «европача» дип уйлап, туйларга әллә нинди тузга язмаган яңалыклар кертеп туганнарын рисвайга калдыралар»

$
0
0
16.10.2015 Ир белән хатын
Чечня Республикасының Грозный шәһәре мэриясе мәдәният департаменты туйларда милли йолаларның дөрес үтәлешен тикшерәчәк. Яңа өйләнешүчеләр әби-бабаларыннан калган гореф-гадәтләрдән читкә тайпылырга тиеш түгелләр.

Туй мәҗлесләре бию­ләрдән башка узмый, әл­бәттә. Яңа таләпләр буенча исә Чечня туйларында беренче булып олылар бии, аннары гына яшьләр. Кәләш озаклап, кич буе биергә тиеш түгел. Кияү егете белән биегәндә арадагы дистанция кыскару кызны да, туганнарын да рәнҗетергә мөмкин. Туйга исерек килеш килү, мәҗлес барышында пистолеттан ату, чарага туры килерлек итеп киенмәү тәртип бозуга керә. Туйда торт кисү мәсьәләсе шау‑­шу тудырырга өлгергән дә инде. Моны кайберәүләр тортны бөтенләй кисәргә ярамый дип аңлаган.

Чынлыкта исә аны фәкать кәләш кулыннан алу дөрес түгел дип бәяләнә. Кәләш ул башкалар күзе өчен ябык булган кагылгысыз нәфис зат, дип аңлата моны мәдәният департаменты директоры Мәдинә Шагидаева. Туйларны тикшереп йөрүче инициатив төркем банкет залларында гына түгел, туй салоннарында да йөри. Туй күлмәкләренең изүе ачык булырга тиеш түгел, беләкләр дә капланган булсын. Гомумән алганда, аның белән аксакаллар алдына чыгарга оят булмасын.

Күптән түгел генә Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров артык ачык туй күлмәкләренә карата үзенең тискәре фикерен белдергән иде. Аныңча, бу чечен гореф-гадәтләренә каршы килә. Андый күлмәкләрне сата торган кибетләрнең республика территориясендәге эшчәнлеген дә туктатырга кушкан ул. «Безнең әниләребез, апа-сеңелләребез, кызларыбыз гүзәллек, нәфислек үрнәге булсыннар. Алар үзләренә карата хөрмәт, соклану тудырырга тиеш. Ә моны тышкы кыяфәттән башларга кирәк», – дигән.

Ә бездә бу хакта ни уйлыйлар?

Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:
– Чечня халкы өчен бу отышлыдыр, анда хатын‑кыз җырчылар да сәхнәгә яулыксыз менми. Ә менә бу тәртипләрне безнең җирлеккә кис­кен генә кертергә ярамый. Мин моны бер елга ярыннан икенче ярга сикерү дип күз алдына китерәм. Ике арадагы елгага мәтәлеп төшмәгәең.

Милли гореф-гадәтләрне җай белән, акрынлап кертергә кирәк. Үрнәкләр күрсәтеп, чаралар үткәреп, сөйләп-кызыксындырып кына килергә була моңа. Безнең республикада күпмилләтле халык яшәвен дә онытырга ярамый.

Рөстәм хәзрәт Батров, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары:
– Гореф-гадәтләрне саклау, әлбәттә, бик күркәм эш. Борынгы традицияләр буенча үткәрелгән мәҗлесләрне күреп сөенәбез. Әмма туйны ничек уздырырга, нәрсә кияргә, анда биергәме-юкмы – болары кешенең шәхси эше. Кемгә дә булса үз идеяңне тагарга омтылу юньлегә китерми. Диндә мәҗбүр итү юк.

Бу тәртипләрне кертеп, кешеләрдә дингә карата тискәре фикер тудырырга мөмкин. Безнең арада атеистлар да, дин тотучылар да бар. Кемдер яулык яба, кемдер юк. Мәҗбүр дә итәргә кирәкми моны. Кеше үзе теләгәнчә яшәсен.

Гамил Нур, иң билгеле татар тамадасы:

– Татар туйларына кагыйдә кертү – хыял гына. Туй мәҗ­лесләренә шундый милли яки әдәп кагыйдәләре, чамалы чик­ләр кертелсен иде дә. Югыйсә, дөнья күрмәгән, Казаннан ары чыкмаган кайбер тәҗрибәсез яшьләр, «европача» дип уйлап, туйларга әллә нинди тузга язмаган яки артык, исраф, кыйммәтле әйберләр, яңалыклар кертәләр дә үзләрен дә, туганнарын рисвайга калдыралар. Алар кыланмышыннан кунакка килгән кешеләр аеруча зур зыян күрә: кая утырырга, ялгыш селкенергә, артык ашарга, биергә, җырларга, авыз ачып котларга куркып утыралар.

Туганнарны күрүче дә, таныштыручы да юк! Кыланчык туйга туганнар вакыт табып, конверт күтәреп килә, тик тозсыз концерт карап кына тамаша кылырга мәҗбүр була. Шуңа күрә татар туйларын чикләү булмаса да, аерым кагыйдәләрне расларга кирәк. Әмма безнең халык канунны гына үтәргә, кушканны гына эшләргә өйрәнгән, тәкъдимнәрне түгел. Шуңа күрә кагыйдәләр дәүләттән чыгарга, кануни булырга тиеш.


Дилбәр Гарифуллина

--- | 16.10.2015

Казан янындагы бакчачылыкта 18 яшьлек студентның асылынган мәете табылган

$
0
0
16.10.2015 Фаҗига
18 яшьлек Марсель Әгъләмовны бер атнадан артык Мөслимдәге туганнары һәм якыннары эзләде. Ул Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясенең беренче курсында укыган булган.

«Liza Alert» отряды да егетне эзләүдә катнашкан. Кичә исә Казан янындагы бер бакчачылык рәисе егетнең асылынган мәетен табып алган.

«Вечерняя Казань» газетасы хәбәрчесенә  әтисе Марат Әгъләмов улының үзен-үзе үтергән булуы мөмкин дип белдергән. Соңгы вакытта ул интернет уеннар белән мавыгып киткән булган.   Соңрак Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе "Татпотребсоюз" бакчачылык җәмгыятеннән 300 метр ераклыктагы урман посадкасында асылынган мәет табылу буенча тикшерү эшләре башланганын хәбәр итте.   Тулырак укырга
---

--- | 16.10.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>