Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Тракторчы Салават Миңнеханов Гүзәлемне гламур бутиклардан урлап алып кайткан (ВИДЕО)

$
0
0
16.10.2015 Шоу-бизнес
Һәрхәлдә яңа клипның сценарие әнә шундый. Карыйбыз, һәм күңел ачабыз )))

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 16.10.2015

Казанда бакчаларда һәм мәктәпләрдә балаларга ниләр ашаталар? (ФОТО)

$
0
0
17.10.2015 Мәгариф
Татарстан прокуратурасы Казан балалар бакчаларында нәниләр туклануы ничек оештырылуын тикшерә башлады. Узган атнада башкалабызның кайбер тәрбия йортларында нарасыйларга яшелчә, җиләк-җимеш бирелми, ит ризыклары исә табыннарга нормалардан кимрәк күләмдә эләгә дигән мәгълүмат таралды. Бакча һәм мәктәп яшендәге балалары булган барлык әти-әниләр хафага төште. Бакчаларда, мәктәпләрдә балалар ашатуы ни рәвешле җайланган соң, мондый хәлләрнең, гомумән, булуы мөмкинме?
Журналистларга бакчалар һәм мәктәпләр өчен азык-төлекнең ничек сайлануы, әзерләнүе һәм таратылуы турында җентекләп сөйләделәр. Табыннарга эләккән балалар ризыгын авыз итеп карарга да мөмкинлек булды.   Казанның барлык социаль учреждениеләрен ризык белән тәэмин итү өчен Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җаваплы. Менә инде ун елга якын бу предприятие балаларыбызның сәламәтлеген кайгыртып, белем-тәрбия учреждениеләренә кайнар ашлар әзерли.   - Мондый дәрәҗәдәге предприятие, гомумән, Россиядә дә юк. Моның белән чын-чынлап мактанырга һәм горурланырга кирәк. Җитештерү комплексы 12 мең квадрат метрны били, тагын 4 мең квадрат метры складларга туры килә. 4 склад балалар учреждениеләрен 2 атналык запас белән тәэмин итәргә сәләтле, - ди күптән түгел генә үз вазифаларына керешкән Департаментның генераль директоры Гүзәл Ананьева.   Бүгенге көндә башкалабызның 163 мәктәбе, 323 мәктәпкәчә тәрбия йорты табыннарына шул рәвешле көн саен тәмле дә, файдалы да, барлык санитар таләпләргә җавап биргән ризык эләгә. Барлыгы 150 меңнән артык баланың туклануы оештырыла. Дөрес, бер төркем балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне департамент пешерергә әзер – чистартылган, туралган продукция белән генә тәэмин итеп тора. Табыннарга куелачак ризык исә ашханәләрдәге пешекчеләр тарафыннан әзерләнә. Учреждениеләрнең өчтән беренә ризык инде тулысынча әзер сыйфатта китерелә - 45 мең бала комбинатта пешерелгән беренче, икенче ашлар, камыр ризыклары белән туклана.   - Безнең поставщикларыбыз бик күп. Алар электрон мәйданнарда билгеләнә. Бер позиция буенча без кимендә өч поставщик булдырырга тырышабыз. Чөнки җитештерүчеләр китергән продукция кайчак тиешле сыйфатта булмаска мөмкин. Бакчаларны-мәктәпләрне теге-яки бу продукция белән тәэмин итүдә кыенлыклар тумасын өчен, без тиз генә икенче җитештерүчене ярдәмгә чакырабыз, - ди Гүзәл Ананьева.   Болай булгач, бакчаларда туклануга шикаятьләр нигә туган соң? Департамент генераль директоры сүзләренчә, комбинат белгечләре кичә генә җитешсезлекләр турындагы мәгълүмат алынган тәрбия йортларында тикшерү уздырган. Ит буенча бернинди дә кыенлыклар булмаган, бөтен документацияне җентекләп тикшергәннән соң департамент хезмәткәрләре шундый нәтиҗәгә килгән. Җиләк-җимешләрне алганда, алар белән тәэмин итүдә, чыннан да, бер атна өзлеклелек күзәтелгән. Мондый вәзгыять укучылар исәбе 20 процентка арту нәтиҗәсендә туган. Шул рәвешле бу төр продукция кирәк күләмдә китертелмәгән. Әмма СанПин буенча җиләк-җимешләрне соклар белән алмаштыру рөхсәт ителә, бу проблеманы бакчаларда шулай хәл иткәннәр дә.   - Гамәлдә, бернинди таләпләр дә бозылмаган. Практикада ит ниндидер сәбәпләр аркасында китертелмәгән икән, аны тавык яки балык белән алмаштыру рөхсәт ителә. Кайчак 20 тоннага кадәр продукция балалар табынына куелырлык сыйфатта булмый. Без аны кире борабыз. Бу продукция башкасы, рөхсәт ителгәне белән алмаштырыла, - дип аңлатты Гүзәл Ананьева.   Продукциянең сыйфатын тикшерү складка китерелгәч үк башлана. Товароведлар ризыкның тышкы кыяфәтенә үк карап аны кабул итмәскә мөмкин. Шик уятмаган продукция исә шуннан соң лаборатор тикшерүләргә җибәрелә. Очраклы рәвештә китерелгән товар белгечләр тарафыннан зарарлы матдәләргә тикшерелә. Әгәр дә ниндидер таләпләр бозылганлыгы ачыкланса, продукция шулай ук кире борыла.   - Лаборатория 2012 елда булдырылды. Поставщиклар китергән бөтен продукция куркынычсызлык таләпләренә туры киләме икәне тикшерелә. Әгәр дә без ниндидер продукцияне тикшерә алмыйбыз икән, алар башка лабораторияләргә җибәрелә. Безнең комбинат полуфабрикатлар белән генә тәэмин иткән бакчалар һәм мәктәпләргә без көн саен үзебез барып тикшерүләр үткәрәбез. Балаларга бирелгән азык билгеләнгән күләмдәме, аның сыйфаты тиешле таләпләргә туры киләме икәнен ачыклыйбыз. Кайсы көнне нинди бакчага барачагыбызны берәү дә белми. Шуңа күрә учреждениеләр мондый тикшерүләргә алдан әзерләнеп тора алмый, – дип сөйләде лаборатория мөдире Ольга Артамонова.   Журналистларга комбинатта пешерелгән ризыкны ашап карарга да рөхсәт иттеләр. Пешекчеләрнең эшенә бернинди шелтәле сүзләр дә әйтеп булмый – барысы да бик тәмле итеп пешерелгән иде.               Автор фотолары
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

--- | 16.10.2015

"Хафалы биюләр” спектакле репетициясеннән ФОТОрепортаж

$
0
0
17.10.2015 Мәдәният
25 октябрьдә Камал театрының Кече сәхнәсендә Салават Юзеев пьесасы буенча “Хафалы биюләр” спектакленең премьерасы. Режиссеры – Рамил Гәрәев. Сезнең игътибарга спектакль репетицияләреннән фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Куелган сорауларның катлаулылыгы, төгәл генә җавапларның булмавы, бай характерлар һәм образларның күпкатламлыгы белән әлеге пьеса театрны җәлеп итте. Режиссер Рамил Гәрәев нәрсә белән шаккаттырыр һәм Салават Юзеевның метафоралар белән язылган, җитди сораулар күтәргән драмасын тамашачыга ничек тәкъдим итәр – бу хакта 25 октябрьдә белә алачакбыз.   “Хафалы биюләр” спектакле премьерасы - 25, 26, 27 октябрьдә 18:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә. Билет алырга: касса телефоны: 293-03-74.                
---

--- | 17.10.2015

Казанда бер бала вафли эченнән чыккан презерватив белән тыгыла язган

$
0
0
17.10.2015 Җәмгыять
Әлеге хәлне баласы янында булган әни кеше күреп алган. Улының вафли белән ниндидер ят әйбер чәйнәве аны аптырашта калдырган.

Бактың исә,әлеге ят әйбер – кулланылган презерватив булып чыккан. Бу хакта "Эфир-24" хәбәр итә.

Хәкимуллиннар гаиләсе баллы ризыкны шәһәрдәге супермаркеттан сатып алган. Аның Түбән Новгородта чыккан булуы билгеле.Алар Роспотребнадзор идарәсенә бу хакта хәбәр иткән инде. Алар баланың да сәламәтлеген тикшертергә җыена. Алла сакласын, нәрсә булмас!..
---

--- | 16.10.2015

Вәсилә Фәттахованың телефоны ник тынмый?

$
0
0
17.10.2015 Шоу-бизнес
9 октябрь көнне «Башкортстанның атказанган артисты» исемен бирделәр. Ничә көн буена телефоным тынмый, барысы да котлый, дус-туганнарым бу исемне үзләре алган кебек сөенәләр. Артист кеше тамашачы мәхәббәтен концертларда сизә, әмма рәсми органнар, Мәдәният министрлыгы тарафыннан иҗатыма шундый зур бәя бирелүе чиксез шатландыра.
Бу минем өчен бик кадерле, хәтта бәяләп бетермәслек исем. Исем алдым да эш бетте дип кул кушырып утырырга ярамый. Тагын да тырышыбрак эшләргә, «атказанган»лыкны акларга кирәк, дип сөйләде җырчы безнең хәбәрчегә.
---

--- | 17.10.2015

Кыргыйларча үтерелгән һәм машинасы белән яндырылган балыкчыны соңгы юлга озаттылар (ВИДЕО)

$
0
0
17.10.2015 Җәмгыять
Әлеге һәм башка сюжетлар "Адымнар"ның бүгенге чыгарылышында.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 17.10.2015

Нәни кызым... Мәрикә

$
0
0
18.10.2015 Ир белән хатын
Марат һәм Камилә тиздән әти-әни булырга җыеналар. Низамиевлар бәбине өйгә алып кайтырга әзерлек эшләрен тө­гәл­лә­гән инде. Туачак бала­ның исеме дә бар. Кызчыкка Мәрикә дип исем кушмакчылар. Аны махсус “нумерология әлифбасы” ярдәмендә сайлаганнар. Интернет сайтларының берсендә әлеге хезмәт өч мең сум тора.

Баланың исеме җисеменә туры килсен. Әби-бабайларның яратып әйтелә торган әлеге сүзләре искерде, ахры. Бүген яшь әти-әниләр сабыйга исемне мәгънәле түгел, ә заманча, кабатланмас булырлык итеп сайларга тырыша. Татарстан ЗАГС идарәсендә соңгы елларда теркәлгән “кәттә” исем­нәр арасында Ясминәхан, Таймия, Нурлан, Җанатулла кебекләр дә бар. Алар баланың язмышына ничек тәэсир итәдер, монысы билгесез. Шунысы да бар: әти-әни нинди генә исем сайламасын, ЗАГС хез­мәткәрләре каршы килә алмаячак. Законда бернинди чикләү каралмаган.

Акча эшләргә теләүчеләр дә әнә шуннан файдалана. Бүген социаль челтәрләрдә “баланы го­мерлеккә бәхетле итәчәк”, “фа­милиясенә, әтисе исеменә туры килгән” исем табарга ярдәм итү­челәр бихисап. Камилә исемне ничек сайлауларын яшереп тормады. “XXI гасыр баласы бит ул, исеме дә заманча булырга тиеш, – диде булачак әни. – Китап та актардык, Интернеттан да эзләп карадык, ошаганы булмады. Әминә, Сәмирәләр адым саен бит, кы­зым­ның башкалардан аерылып торуын телим. Моңарчы балага исем уйлап табарга ярдәм итүче сайт турында ишеткәнем юк иде. Үскәч, кызыма бу тарихны сөйләп күрсәтермен әле”.

Бактың исә, Мәрикә исеменең мәгънәсе зирәк, тормышны яратучан, байлык дигәнне аңлата икән. Махсус сайтта нәкъ менә Низамиевларга туры килә торган исемне бер атна буе “эзләгәннәр”. Югый­сә Марат һәм Камилә исемнәрен кыс­картып, үзара кушканнар гына бит. “Әлеге хезмәт өчен өч мең сум түләдек, – ди Камилә. – Әти-әниләр хупламады. Әмма бу вакытлыча гына дип уйлыйм. Яңа исемгә ияләш­мәгән әле алар. Интернет-сайтта тагын бер кызыклы тәкъдим бар – балага яратып эн­дәшкән вакытта файдаланыр өчен үзенчәлекле кыс­ка исем сайларга ярый. Аны туачак баланың фамилиясе, исеме һәм әтисе исеменнән чыгып уйлап табалар. Ул балага уңыш китерәчәк, ди. Әлеге хезмәт бер мең сум тора. Кыска исем сайлаудан баш тарттык, безгә Мәрикә күбрәк ошый”.

Шушындый сайтларның бер­сендә без дә теркәлдек. Исемне төр­ле ысул белән сайларга мөмкин икән. Балага “иң нык” туры кил­гә­нен нумерология әлиф­басы яр­дә­мендә тәкъдим итәләр. Өч мең сумга бәхетле, бай, акыллы кебек иң яхшы сыйфатларны гәү­дәлән­дерүче исем табарга ышандыралар. Алай гына да түгел, са­бый­ның исемен дөрес сайласаң, аны җинаять кылудан, фәкыйрь­лектән, хәтта сугышлардан да саклап калып була, ди. Ышанмас җирдән ышанырсың! Әлеге әлиф­баның ничек эшләгәнен генә белеп булмады. Башта акча түләргә кирәк.

Исемне арзанрак бәягә дә сайларга мөмкин. Мәсәлән, баланың исеме һәм туган көннәре нис­бә­теннән исәпләп чыгаралар. Дөрес, бу очракта сабыйның дөньяга аваз салганын көтәргә туры килә­чәк. Туган көн, ай һәм елны кушу нәти­җә­сендә килеп чыккан соңгы сан ба­ланың исемендәге хәреф­ләр санына төрлечә тәэсир итә, ди “сан бел­гечләре”. Соңгысы зуррак булса, әйбәтрәк. Бала иҗат кешесе булып үссен дип телисез икән, ике сан да үзара тигез булырлык исем сайларга киңәш иткәннәр. Сабыйга туры килгән төс, кыйммәтле таш, атна­ның уңышлы һәм уңышсыз көн­нә­рен дә әйтеп бирәләр. Әле­ге хезмәт өчен бер мең сум түләргә туры ки­ләчәк. Баланың холкына һәм килә­чәк тормышына исемне кайсы ел фасылында сайлау да тәэ­сир итә. Кыш көне туучыларга йомшак, ягым­лы исем сайларга кушканнар. Язын, кире­сенчә, каты яң­гырашлы исемгә өстенлек би­рер­гә кирәк, ди­гәннәр. Бу – сабыйга ышаныч өсти, ди. Җәй кө­не – озын, ә кыш көне кыс­ка исемнәр сай­ла­вың хәерлерәк.

Бүген илдә шаккатырырлык исем­нәр җитәрлек. Мәсәлән, Киров шәһәрендә Россия исемле кыз яши. Өлкәннәр ватан­пәрвәр­лек хисен әнә шулай чагылдырган. Мәскәү өлкәсендә яшәүче бер гаилә сабыйга Виагра исемен кушкан. Бактың исә, алар танылган “ВИА Гра” төр­ке­ме җырларын ярата икән. Түбән Тагилда Приватизация исемле ир бала бар. Ә Мәскәүдә БОЧрВФ260602 (Биологический объект человек ро­да Во­рониных-Фроловых, родив­шийся 26 июня 2002 года) яши. Болай дә­вам итсә, киләчәктә гаиләдә бер­туганнарга исем буларак тәртип саны бирә башлаулары да бар.

Лилия БОРМУСОВА, психолог:

– Бүген мәгънәле, ягымлы исем­нәр җитәрлек. Һәркем үзенә ошаганын сайлап алырга мөмкин. Ә кайбер әти-әниләрнең яңа исем уйлап табарга тырышуын аңлап бетермим. Андыйлар бе­лән аерым эш­ләр­гә, колакка ят булган исем сай­лау­ның ахыры нәрсә белән тәмам­ла­ныр­га мөм­кин икә­нен аң­латырга ки­рәк дип саныйм. Сабыйга “кәттә” исем уйлап табу те­лә­генең пси­хо­ло­гик сәбәпләре дә булуы ихтимал. Шу­нысын да онытырга ярамый: мон­дый исемнәр­нең бала тормышына ничек тәэсир итәчәге билгесез.

Быелның беренче яртысында Татарстанда туган балаларга иң еш бирелгән исемнәр:

– Тимур, Кәрим, Әмир, Камил, Егор, Матвей, Данил.
– Ясминә, Әминә, Азалия, Ралинә, Сәмирә, Арина, Виктория, Милана.


Эльвира ВӘЛИЕВА

155 | 16.10.2015

«Вильдан» стоматологиясе башлыгы Рәшит Вилданов белән ИНТЕРВЬЮ

$
0
0
18.10.2015 Язмыш
Башкалабызның Ямашев проспектында урнашкан «Вильдан» стоматология поликлиникасы генераль директоры Рәшит Фәссах улы Вилданов белән студент елларыннан ук таныш булсам да, аның тормышындагы кайбер кискен борылышларны белми идем. Яшьлегендә бераз бокс белән шөгыльләнгәнгә, мин аны башта теш коючы дип йөрттем, ә инде стоматолог булгач, теш куючы дип атый башладым.

Үпкәләми тагын үзе, елмаеп кына куя. Малай чакта ул хоккейчы булырга хыялланган, тик урта мәктәпне тәмамлагач физкультура институтына керә алмаган. Ике ел армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң әтисе тәкъдиме белән ветеринария институтында укый башлаган. Әмма анда ике ел белем алганнан соң мең газаплар белән Казан дәүләт медицина институтына кергән. Әтисенең теләгенә каршы килергә аны нәрсә мәҗбүр иткән? Әңгәмә нәкъ шул сораудан башланды.

– Бер яманның – бер яхшысы дигәндәй, минем физкультура институтына укырга керә алмавым, ветеринария институтына кереп тә ике ел укыганнан соң аны ташлап китүем тәкъдирдә язылган булгандыр. Дин юлына баскач мин моның шулай икәнлеген тагын бер кат аңладым.
Әтием Фәссахны Мөслимдә белмәгән кеше юк иде. Ул җиде класс белеме белән бухгалтер булып эшләгән, 43 яшендә генә, анда да читтән торып, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган кеше. Ул озак еллар районның баш экономисты булып эшләде. Укырга керү мәсьәләсендә мин ике тапкыр аның сүзеннән чыктым. Урта мәктәпне тәмамлаганда ул миңа: “Улым, ветеринария институтына бар, мал табибы булсаң, өстәлеңдә һәрвакыт ит торыр”, – дип тукыды. Ә мин тоттым да, документларны физкультура институтына илтеп бирдем.

Билгеле, керә алмадым. Шуннан армиягә киттем – ике ел Германиядә хезмәт иттем. Аннан кайткач, рабфак аша ветеринария институтына кердем. Бу вакытта энекәшем Флүн дә урта мәктәпне тәмамлап, шушында килде, бергәләп укый башладык. Армиядә спортның биш төре (пятиборье) буенча спорт остасына кандидат нормасын үтәгән идем, укый башлагач, бокс түгәрәгенә язылдым. Төркемнең старостасы итеп тә сайладылар. Укыйбыз шулай, спорт белән шөгыльләнәбез, җәмәгать эшләрендә катнашабыз, дискотекаларга йөрибез. Бервакыт медицина институтына дискотекага бардык. Шунда бер якташ егетнең тумбочкасы өстендә Азнакай студентларының бергә җыелып төшкән фоторәсемен күрдем. Күрдем дә, Мирей Матьега охшаган бер чибәргә гашыйк булдым. Иң әүвәл фотосурәтенә. Шунда ук теге егеттән аның кем булуын сораштым. Лилия исемле кыз икән. Фармацевтика факультетында белем ала. Егете бармы дип сорадым, юк диделәр. Тик ул тулай торакта тормый икән, иптәш кызлары белән фатирга кергәннәр. Озакка сузмый таныштым үзе белән, шуннан йөри башладык. Беренче курсны тәмамлаганда өйләнештек, ул инде өченчене бетерә иде. Лилия белән танышканнан соң минем өчен ветеринария институтында укуның бер кызыгы да калмады. Шулай да укып йөрим. Тик һәр эшнең бер азагы була дигәндәй, икенче курсның ахырында киттем мин аннан.

Медицинскийның кичке рабфагына кердем. Институтның бер корпусы төзелә иде – көндез шунда эшлим дә, кич лекцияләргә йөгерәм...
Каяндыр ишетеп, бервакыт әти килде. Ул мине нинди генә сүзләр белән сүкмәде, әмма мин бирешмәдем. “Хәзер энекәшең дә синең арттан китәчәк инде”, – диде әти. Нәкъ шулай булды да. Флүн дә тегендә укуын ташлап, армиягә китте һәм кайтып, медицина институтына укырга керде.

Соңрак без матур гына тора башлагач, бер-бер артлы ике кызыбыз тугач, әти дә бераз тынычланды, минем язмышка күнде кебек. Бик кырыс кеше иде, миңа әйтмәде, ә менә Лилиягә бервакыт: “Мин сездән канәгать, бер генә үпкәм дә юк”, – дип ычкындырган. Безнең өчен бу инде, урысча әйткәндә, реабилитация иде.

– Институтны тәмамлагач, тормышың ничек дәвам итте?

– Ике бала белән институт тулай торагында яшәү, кичләрен сырхауханәләрдә эшләү хакында әйтеп тормыйм, байтагыбызның башыннан кичкән язмыш бу. Тормыш никадәр кырысрак булса, кеше дә яшәү өчен ныграк тырыша икән. Лилиягә рәхмәт – барысына да түзде. Ул миннән алдарак тәмамлады бит, аптекага эшкә керде, минем интернатура үткәнне зур сабырлык белән көтте. Аннан Азнакайга кайттык – мин теш табибы булып эшли башладым. Тормыш та бераз җайлана төште.

– Ә хосусый теш дәвалау кабинеты ачу теләге кайчан туды?

– Ил белән Горбачев идарә иткән чорда. Никадәр генә сүксәләр дә, ул эшмәкәрлеккә юл ачкан шәхес. 1989 елда мин дә дәүләт поликлиникасы каршында хосусый теш дәвалау кабинетымны ачып җибәрдем. Әле аны ачкач та тегесендә дә, монысында да эшләп йөрдем. Чөнки теш табиблары, (бигрәк тә район җирендә) җитешми бит. Ул чорда Азнакайда теш куйдырырга чиратны 4-5 ел көтәргә кирәк иде. Тиз арада дип әйтмим, әмма акрынлап чират та кимеде.

– Инде Азнакайда күпмедер дәрәҗәдә аякка баскач, үз йортыңны төзегәч, машиналы булгач дигәндәй, кире Казанга килергә нәрсә мәҗбүр итте?

– Минем холык шундыйдыр инде – бер урында тыныч кына эшли алмыйм. 1998 елда Казанга килеп, Шамил Усманов урамындагы ике катлы бер йортның ике бүлмәсен арендалап, теш дәвалау кабинеты ачып җибәрдем. Тик арендалаган кабинет синеке түгел бит әле ул – үземнең хосусый поликлиникамны булдырырга уйладым һәм Ямашев проспектында яңа төзелгән күп катлы йортның беренче катыннан берничә бүлмә сатып алып, “Вильдан” поликлиникасын булдырдым. Бүген безнең фамилиянең нигезен тәшкил иткән бабай ул. Әтинең сөйләве буенча бик тә укымышлы, гайрәтле кеше булган.

– Бүген дәүләтнеке саналган поликлиникалар да яши әле, хосусыйлары да җитәрлек. Алар арасында көндәшлек бармы?

– Минем бер якын дустым әйтмешли, һәр кешенең авызында 32 теше бар, аларның кайберләрен дәваларга, кайберләрен алдырырга кирәк, ә алдырганнары урынына яңаларын куйдырырга. Минем фикерем шундый, дәүләтнеке булган клиникалар да яшәсен, хосусыйлары да булсын. Эш бит бары сыйфатта гына. Менә безнең клиникада югары дәрәҗәле профессионаллар эшли. Без иң беренче урынга сыйфат мәсьәләсен куябыз.

– Кызларың Әдилә белән Эмилия дә синең һөнәрне сайлап, синең яныңда ук эшлиләр икән.

– Әйе, алар да теш табибы һөнәрен сайладылар. Алдарак телгә алынган энем Флүн Азнакайдагы “Вильдан” клиникасына җитәкчелек итә. Күрәсез, бер гаиләдән ничә теш табибы.

– Ә дин юлына ничек кереп киттең?

– Анысы үзе бер кыйсса. Бер юк кына мәсьәләне уңай якка хәл итә алмыйча, сигез ай интегеп йөрдем. Әле Казанга килеп эшли башлаган чорлар бу. Бервакыт яныннан үтеп барганда “Казан нуры” мәчетенә барып кердем дә, Рөстәм хәзрәт Зиннуровка үземнең борчуларымны сөйләдем. Ул инде җомга көнне мәчеткә килүемне сорады, шунда намаздан соң Аллаһы Тәгаләдән синең мәсьәләне хәл итүне дә сорарбыз диде. Әнә шулай Аллаһының рәхмәте белән хәл ителде теге мәсьәлә. Шуннан инде мин дә даими рәвештә мәчеткә йөри башладым, намазга бастым. Аннан Хаҗ да кылып кайттым.

Әлбәттә, дин юлына басу бик җиңел түгел. Баштарак хәтта Лилия дә: “Хәзер шау-шулы мәҗлесләргә дә йөри алмабыз, дусларың да калмас инде”, – дип кайгырган иде. Аллага шөкер, мәҗлесләргә дә йөрибез, дуслар да арта гына бара. Кеше бит гомере буе яшәргә өйрәнә, тормыштагы бик күп сорауларга җавап табарга тырыша. Югыйсә Аллаһы Тәгалә безгә әзер рецептлар җибәргән Коръән аша. Анда барысы да әйтелгән бит. Әмма дөрес аңлагыз, намазга басасың да, бөтенесе дә үзеннән-үзе хәл ителә дигән сүз түгел. Дөрес гамәлләр кылсаң гына эшләрең, тормышың уңай якка китәчәген аңларга кирәк.

– Яңадан тешләр мәсьәләсенә кайтыйк инде. Кемнәрнеңдер олыгайгач та 32се үк булмаса да байтак тешләре саклана, ә кемнәрнеңдер тешләре яшьли чери. Бу хәл нилектән шулай килеп чыга?Тешләр бозылмасын өчен ниләр эшләргә кирәк?

– Тешләрнең саулыгы беренче чиратта нәселдән килә. Әмма әти-әниләрдән миңа менә нинди таза тешләр бирелгән дип кенә яшәргә ярамый, аларны һәрдаим чистартып, карап торырга кирәк. Алгы тешләр кимерер өчен, арттагылары чәйнәр өчен бит. Соңгы вакытта алманы, кишерне дә кимермибез бит, ваклагыч аша чыгарып ашарга тырышабыз. Ә бу дөрес түгел. Каты әйберләрне кимереп ашарга кирәк. Аннан соң нәрсә ашау бик тә әһәмиятле. Начар азык кулланучы тешләрен генә түгел, ашказанын да бетерә. Кыскасы, кешенең эчендә агу булса, бу аның йөзенә һәм тешенә дә чыга.

– Теш табиблары хакында мәзәкләр дә бик күп, сезнең тормышта да кызыклы хәлләр булгалап торадыр?

– Барлык мәзәкләр дә тормыштан килеп чыга бит. Бервакыт, әле Азнакайда эшләгәндә бер әби керде дә: “Улым, миңа металло-керамзитовый теш куй әле”, – ди. Ул металло-керамический дигәнне керамзит дип укыган икән. “Әби, керамзит бетеп китте бит әле, бүген берәр йөк машинасы белән алып кайтырга тиешләр”, – дип шаярткан идем, әби ник мине мыскыл итәсең дип ачулана ук башлады. Аннан гафу үтенеп, хатасын әйбәтләп аңлатырга туры килде.

Табиб дару белән генә түгел, сүз белән дә дәвалый, диләр бит. Шуңа күрә пациентларга гел ачык йөз күрсәтергә, аларның борчуларын тыңларга, киңәшләрне жәлләмәскә кирәк. Үзем дә шундый, кул астымда эшләүчеләрдән дә шуны таләп итәм.

– Әңгәмәң өчен рәхмәт. Эшеңдә уңышлар телим.


Атлас ГАФИЯТОВ

--- | 18.10.2015

Яулыктан йөрмәсәң, намазың дөрес түгел дигән сүз дөресме?

$
0
0
18.10.2015 Дин
«Әгәр кеше көненә биш мәртәбә тәнен юса, аның тәнендә бер кер калыр идеме? Намаз укучының да Аллаһы Тәгалә барча гөнаһларын гафу итәр». Намазларын укып, адәм баласы үзен белеп һәм белми эшләгән гөнаһларыннан арына, үзен төрле явызлыклардан да сак­лый.

Аллаһы Тәгалә «Мөэминүн» сүрәсендә намаз укучылар турында шатлыклы хәбәр бирә: «Намазларын тиешенчә үтәүчеләр – бөек мирас ияләредер, аларның мираслары Фирдәүс җәннәте һәм алар анда мәңге калачаклар». «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев сүзләренчә, намаз үз эченә күп төрле гыйбадәтләрне ала. Мәсәлән, рөкуг­лар, сәҗдәләр кылу – тән белән гыйбадәт, Коръән сүрәләрен уку – тел белән гыйбадәт, күңелебез белән Аллаһны зикер итү – калеб белән гыйбадәт.

– Равил хәзрәт, белүемчә, кыямәт көнендә адәм баласыннан иң беренче намазы турында соралачак...

– Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә безне бу дөньяга сынау өчен бар итте. Авыр­лыклар биреп тә, кайгы-хәсрәтләргә дучар итеп тә, рәхәтлек белән дә сыный Ул безне. Ә иң мөһим сынавы – тәклифе, ягъни Аллаһның йөкләмәләре. Коръәндә Ул: «Мин кешеләрне һәм җеннәрне үземә гыйбадәт кылсыннар дип бар иттем», – ди. Адәм баласының төп максаты – Аллаһка гыйбадәт кылу. Аларны үтәү өчен аңа төрле йөкләмәләр йөкләнде: Аллаһка иман китерү, намаз уку, ураза тоту, зәкят бирү, мөмкинлеге булса, хаҗга бару. Араларында иң олысы – намаз. Намаз кешегә җаны өчен кирәк. Кеше ике әйбердән: җан һәм тәннән тора. Тәнне нык тотар өчен ул ризыклана, ә җанын намаз белән тәрбияләп торырга тиеш. Шуның өчен дә Раб­быбыз безгә биш вакыт намаз укырга куша, укымаган очракта, җәһәннәм белән куркыта. «Мәгун» сүрәсендә, намазларына битараф булучыларга, аны калдыручыларга җәһәннәм булсын, диелә. Кыямәт көнендә иң беренче соралган әйбер дә намаз булачак. Намаз кабул булса, башка гамәлләр дә кабул булыр.

– Намаз бит ул кешене тәрбияли дә...

– Аллаһ Коръәндә: «Намаз кешеләрне начар га­мәлләрдән һәм фәхеш эш­ләрдән тыяр», – ди. Намаз укыган кешегә Аллаһ тәүбә ишекләрен ача, элеккеге гөнаһларыннан арынырга җиңеллек бирә. Намаз ул кешенең тәне өчен дә кирәк. Сәҗдәнең баш миенә бара торган кан йөрешенә уңай йогынты ясавы рәсми медицинада исбатланган әйбер. Тәһарәт алу, ягъни юыну нервларны тынычландыра, тәнне пакьләндерә, галимнәр су белән артык биоэнергия дә чыга дип белдерә. Борынны, авызны өчәр тапкыр су белән чайкау микробларны бетерә. Йоганың файдасы турында сөйлиләр. Намазда да төз итеп басып рөкугка бөгелү, сәҗдәгә китү дә шул ук хәрәкәтләр түгелме соң? Йөрәк авырулары профессорыннан иң яхшы дәва нәрсә дип сорагач, ул, башны иң түбән ноктага куеп тору, дигән. Сәҗдәгә китү дә шуңа мисал булып тора ала. Йөрәге сәламәт булмаган бер абзыйны бе­ләм, ул да, йө­рәгем авырта башласа, сәҗдәгә китәм, намаз укып алгач, йөрәгемә җиңел булып китә, ди.

– Хәзрәт, намазга чакыручы азанның сүзләрендә дә хикмәт бар икән бит?!

– Ул сүзләрнең мәгънәсе бик тирән. Анда башта ике тапкыр «Ашыгыгыз намазга! Ашыгыгыз намазга!» диелә. Шуның артыннан ук «Ашыгыгыз бәхетле булыр­га! Ашыгыгыз бәхетле булырга!» ди. Көнгә биш тапкыр Аллаһы Тәгалә безне намазга чакыра. Җомга сүрәсендә исә «И мөэминнәр, әгәр җомга намазына азан әйтелсә, эшләрегезне вә сәүдәләрегезне куеп намаз укырга, вәгазь тыңларга ашыгып барыгыз! Бу эш сезнең өчен хәерледер, әгәр бу эшнең файдасын белсәгез!» диелә. Безне берәр кеше туена чакыра икән, эшләребезне планлаштырып, алдан ук хәстәрен күреп, бәйрәмгә әзерләнә башлыйбыз. Ә Аллаһы Тәгалә чакырган җомга намазына күп кеше бармый. Биш вакыт намаз саен Ул безне бәхетле булырга чакыра. Нишләп килмибез? Әгәр дә без Аллаһны онытабыз икән, Ул да безне кыямәт көнендә онытачак.

Намаз укуның саваплары да бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә: «Иртәнге намазны мәчеттә укучы Аллаһының саклавында булыр», – диелә. Мәчеткә баручыга һәм аннан кайтучыга Аллаһы Тәгалә җәннәттә ризык әзерләп куяр, дигән хәдис тә бар. Кеше мәчеттә намаз укып кайтса, Аллаһ аңа җәннәттә ризык әзерләп тора. Аеруча иртәнге һәм икенде намазына игътибар итәргә кирәк. Аллаһ безне, иртәнге йокыбыздан бүлеп һәм көндез эшебездән туктатып, намаз укуыбыз белән сыный. Пәйгамбәребез (с.г.в)нең «Намазны җәмәгать белән уку, берүзең ялгыз укуга караганда, егерме җиде мәртәбә саваплырак» дигән хәдисен дә искә алу урынлы булыр. Сиңа берәү бер эш өчен бер сум, икенче берәү егерме җиде сум бирәм дисә, кем янына барабыз? Әлбәттә, соңгысы янына. Шуңа да мәчеткә килеп намаз уку күпкә саваплырак.

– Яулыктан йөрмәсәң, намазың дөрес түгел дигән сүз йөри, сез моңа нәрсә дип әйтәсез?

– Яулык ябу-япмавың өчен аерым, намаз уку-укымавың өчен аерым җавап бирәсе була. Иң мөһиме – намаз укыганда гаурәтең капланган булсын.

– Намазның бишесен дә укымасаң, аны укымавың яхшырак диючеләргә ни әйтерсез?

– Асылда, биш вакыт намазны укырга кирәк, әмма дә ләкин бөтенләй укымауга караганда, казага калдырып уку хәерлерәк. Бер намаз да укымауга караганда, берне булса да уку яхшырак. Әмма укымаган кеше укый башларга тиеш, казага калдырып укучы аны вакытында укырга тырышырга тиеш. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән барчаларыбызга биш вакыт намаз әһелләреннән булырга язсын.


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 16.10.2015

Аня-Әнисә (ХИКӘЯ)

$
0
0
18.10.2015 Әдәбият
Бу әсәр чын хәлләргә нигезләнеп язылды. Әмма барлык туры килүләр дә очраклы, ди автор.
  Улын өйләндергәч дустым :   - Хәзер миңа өч гаилә туйдырырга туры килә бит, - диештерә башлады.   Хәйдәр беренче курста ук бергә укучы Аня белән дуслашкан иде инде. Әтисе татар, әнисе рус милләтеннән, яшь баласы белән өйдә утыра. Хәзерге заманда кырыктан узгач, җитмәсә Анядан башка тагын бер кияүдәге кызың була торып бала табарга батырчылык итүенә беребез дә аптырамады анысы.    Аняны барыбыз да яраттык.    Яшерен-батырын түгел, яшьләр хәзер үбешеп кенә йөрмиләр инде. Аня да еш кына Хәйдәрләрдә кунып кала, дачаларында да була, гаиләнең үз кешесенә әверелеп, кыскасы законсыз булса да ир белән хатын булып яшиләр. Дустым улын хәзердән үк законлы рәвештә үк өйләндереп тә куяр иде , гаиләсен түгел, үзен дә туйдырырлык акча эшләми бит әле ул.   - Аня, укып бетерегез, аннан соң мөнәсәбәтләрегезне законлаштырырсыз, хәзердән үк паспортыгызга мөһер сугылса, сине укыту да минем өскә төшәчәк, син болай да безнеке бит, түз инде, - дип кызны тынычландырып торды ул.   Хәйдәрнең бу вакытта әтисе үлеп, гаилә йөген тарту бер әнисе җилкәсенә төшкән чак иде шул.    Улының килгән ягын да, килмәгән ягын да белә дустым. Ә ир-атның иң әйбәт дигәне дә вакыт-вакыт мөгез чыгарып тәртәгә тибәргә ярата. Улы дуслары белән салып йөрергә ияләшмәсен өчен ул аңа унсигез яшеннән машина алып бирде. Ул машина белән күргәннәрен сөйләп йөрергә яратмаса да, ничә тапкыр авариягә эләккәнен, правасын алдырганын, акча түләп яңа права булдырганын, шул җилбәзәк малайдан ничек кеше ясарга тырышканын, шикле кампаниядән аерып алыр өчен мәктәпнең соңгы ике елын ерак районда укытып бетергәнен - барысын-барысын да белеп торам һәм үземнең тынычлыгыма сөенү белән бергә аны җәлләүдән туктамыйм. Менә бит, акчасы да, мөмкинлеге дә, иркен фатиры да бар, тынычлыгы гына юк. Ә минем киресенчә - фатирым да кысан , акчам да аз, тик тыныч йоклыйм. Кызым да егетләр дип тә, кияүгә чыгам дип тә баш ватмый. Тыныч кына эшләп укый, буш вакытында да өйдән беркая чыкмый.   Хәйдәре соңгы ике елны өеннән еракка укырга җибәрүе дә рәхәттән түгел иде. Үсмерлек чорында яшьләр бит төркемгә оеша. Хәйдәр элекке дусларының юньсезлектә йөрүен сизеп алгач, алар белән аралашмый башлаган иде, ә урам законнары кырыс. Җитмәсә төркемдәге үсмерләрне башка шикле кешеләр күзәтчелек итә башласа. Үз сафларына тартып, үз тәртипләренә буйсындырырга тырышалар, буйсынырга теләмәгәннәрне алар җәлләп тормыйлар. Ак йөзле, зәңгәр күзле чибәр малайны элекләрне дә вакыт-вакыт ялгыз йөргән чагында ниндидер абыйлар берничә тапкыр үзләренә кызык кино күрсәтергә дә чакырып карадылар. Тәртипсез гаиләләрдә яшәгән балалар кызыккан да булыр иде, аннан соң чит абзыйларга ияреп беркая да барырга ярамавын өйдә гел әйтеп торалар, аны үзләренә ияләштерә алмадылар. Тик җинаятьчел төркемнең күз уңына эләккәнсең икән тиз генә инде котылам димә, үсмерлек чорында аны барыбер кулга төшерергә, хәтта өйдә ялгыз чагын гына туры китереп, көчләргә дә маташтылар. Ярый әле коридор күршесе шикләнеп, ишекләрен шакып тегеләрне өркетте.    Шушы хәлдән соң әнисе бүре кебек овчарка сатып алды. Озак ауладылар Хәйдәрне. Шул елны эте белән җәй буенча дачада яшеренеп ятты. Икенче елны авылга кайтаргач, артыннан эзләп барып, сугыш оештырып, гаепне аңа сылтап калдырдыра яздылар.   Улын бәла-казадан сакларга тырышып нервысын да, акчасын да күп түкте ул. Аңа янаганнарның кайсын төрмәгә утырттылар, кайсын үтерделәр, ә кайсы машинасы белән капланып гарипләнде. Җүләрлекләрен үсмер вакытта коеп бетереп акыллы гына яшәп китүчеләре дә аз булмады.    Улын чиксез яратса да, аның әнә шул борчу-мәшәкатьләреннән туйганга, башыннан уздырганга дустым Аняга улына бик ышанмаска яраганын, хәтта аны ташларга да киңәш биргәндә ул:   - Яратам шул аны, - дип кенә куя торган иде.    Дустымның шулай диюе кызны гына түгел, үзен дә чираттагы борчу-хәсрәттән сакларга тырышуыннан иде. Әниләр түзә, хәзерге хатыннар ирләренең башбаштаклыгына түзәргә гадәтләнмәгән. Хәзергә ул аның бер начар ягын да күрми шул әле. Берзаман аның да күзе ачылачак бит. Ул чагында түзеп тора алырмы соң ? Һәрвакыт лидер булып, бер башка өстен булып яшәргә күнеккән Хәйдәр хатынга баш иеп яши алыр микән, аның өчен өлгермәгән бит әле. Гаиләдә я ир, я хатын башрак була. Икең дә баш булырга тырышсаң бетте инде ул. Аняда да лидерлык , башкалардан аерылып торырга тырышу кебек сыйфатларны башта ук күреп алды ул. Ике тәкәнең башы бер казанга сыймый дип тиккә әйтмиләр бит. Әнә бит аерылышучылар никадәр...    Кем инде яраткан кешесе турында начар сүз әйттеләр дип, аңа ышана? Аня да ышанмады бугай. Ә дустым улының алга таба аңа өйләнер өчен түгел, вакыт үткәрер өчен , аны вакытлы тукталыш урынына күреп көндәлек хаҗәте өчен генә йөрүен, аңа өйләнергә бөтенләй дә нияте югын сизенә иде. Бары тик аны турыдан туры гына итеп әйтә алмады.    Хәер, элек тә Хәйдәр:   - Мин утызга җитмичә өйләнмим, - дип әйткәли иде бит. Ул чагында Аня аны көлемсерәп кенә тыңлап куя . Ничек инде өйләнмәсен. Күптән бергә яшиләр бит! Мөһернең монда әһәмияте юк. Укуын гына бетерсен, баласын да табачак, паспортына мөһере дә булачак!   Инде хыялның тормышка ашарына күп калмаган да кебек иде. Тик Хәйдәрнең уйнап кына әйткән шикелле тоелган сүзләре чынга аша башлагач, кыз уйга калды. Ул үзенең – соңгы – иң көчле аргументын эшкә җикте. Ә андый чакта ул аргумент – балага узу бит инде.   Хәйдәр исә моны белгәч тә:   - Барыбер өйләнмим! - дип кырт кисте.   Дүртенче курсны бетергән чорга туры килде бу.   - Ярар, өйләнмәссең дә инде, ул туасы баланы нишләтәсең? - диде әнисе.   - Мин бит аңа өйләнәм димәдем! Ул үзе миннән башка хәл итеп куйган.   Күршем акыллы хатын, кайнар мәхәббәтнең дә билгеле бер вакыттан соң сүрәнәеп, кайчагында бер-береңнән туеп киткән чаклар булуын да, артык яратышмый өйләнүчеләрнең дә соңыннан менә дигән итеп яшәп китүләрен күргән дә, үз башыннан да кичергән кеше буларак, улын өйләнергә ризалатты. Кызның әти-әнисеннән барып сорады - ә алар биш куллап риза - Аллаһы Тәгалә каршында никахлы ир белән хатын булып яши башладылар, зур булмаса да бик якыннар гына җыелышып туе да ясалды. Туй күлмәге кигән киленнең биш яшьләрендәге сеңелесе дә яныннан китмәде.    Дустым башта ук:   - Безнең гаиләдә бары тик татарча гына сөйләшәләр, син дә татарча өйрән, - дигәч бик матур итеп татарча сөйләшә башлаган Аня никах вакытында мулла кушкан Әнисә исемен бик ошатты. Кызы тугач, аңа да татарча Әминә дип куштырды.   Инде теләгенә ирешкәч, матур гына яшәргә иде дә соң... Кияүгә чыккач, синең үз тормышың булырга тиеш бит инде. Фатир өч бүлмәле, яңа салынган йортта, кайнана аларга ризыкны ташып тора, акчага интектерми. Укуларын тәмамлагач эшкә урнашырга да җай чыгып тора. Тик улы һаман тәртәгә тибә, килен дә әти-әнисеннән аерылып китә алмый, юк кебектә дә сәбәпне табып, баласын күтәрә дә шунда китә, еш кына кунып та кала башлады.    - Әня - Әнисә, синең үз тормышың бар бит, әниеңнән аерылырга вакыт бит , - дип тә карый дустым. Аптырагач:   - Әле яңа гына ун кило ит кайтарган идем, бер атна эчендә юкка чыкты, элек ай буена җитә иде, өч семья ашатам бугай хәзер, - дип зарланып та алгалый.   Хәзер дустымның өч литрлы кайнатмасы да бер атна эчендә ашалып бетә, бүтән ризыклары да тиз юкка чыга башлады.   Дустым саран түгел минем. Тик киленнең шул хәтле күп ризык сарыф итүенә генә исе китә. Аптырагач:   - Әнисә, бер тазарсаң, ябыгуы бик кыен, алай артык күп ашарга тырышма, ул хәтле тәмле итеп тә пешермә, - дип тә әйткәли.    Әнисә үпкәләми.    - Бала имезәм бит, - дип кенә аклана.    Аңа карап тәненә артык ит тә кунмый.   Аптырый дустым. Тик көне буена, ә кайчагында төнлә дә эшләргә туры килгәч, әзер ризык пешкән өйгә йокларга гына кайта. Үзе әйтмешли, өч семьяны тарту бер хатын-кызга авыргарак туры килә.    Шулай яшиләр болар. Хәйдәр хатынының әти-әнисе янына еш барырга яратмый, шуңа күрә, ул Аня юкта буш вакытын төнге клубларда, кафеларда үткәрә. Эшли башлагач, акчаны үзе таба, әнидән сорап торасы юк. Кайтмый да калгалый. Хатын юкта аулак калган ирләрне кулга ияләштерүчеләре дә була бит аның. Дустым киленгә төрлечә аңлатып та, әйтеп тә карый. Тик барыбер файдасы юк. Иренең маҗараларын ишеттерүче киң күңелле кешеләр дә табыла бит аның , андый чакларда кара тавыш куба кубуын... Көнләшми дә түгел... Аня өйдә чагында да кайтмаган чаклары ешайды.   Дәвамы берничә көннән...    
Сәмига СӘҮБАНОВА

--- | 18.10.2015

Батырлык, вөҗданлылык, чыдамлылык үрнәге

$
0
0
19.10.2015 Милләт
Без “Бердәмлек”тә каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлы турында аның үзенең истәлекләре, көндәлекләре, хикәяләре, публицистик язмалары, шулай ук күп кенә танылган шәхесләрнең - шагыйрьләрнең, рәссамнәрнең уй-фикерләре тупланган китап дөнья күрүе хакында язган идек инде. Китапның исеме дә - “Гакыйль Сәгыйров.

Үзе турында һәм барысы да аның турында” дип аталуына гаҗәпләнәсе юк. Ул төрле елларда төшерелгән аклы-каралы һәм төсле фото¬сурәтләр белән бизәлгән. Шушында ук рәссамның теш¬ләренә каләмен кабып ясаган рәсемнәре дә укучыга тәкъдим ителә.

Самараның Журналистлар йортында Самара өлкәсе хө¬күмәте мәдәният һәм сәнгать буенча губерна гранты акчасына нәшер ителгән шушы китапны журналистларга тәкъ¬дим итү - презентацияләү үт¬кәрелде. Бу турыда телевидение, газета-журналлар журналистларына проектның авторы һәм редакторы, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин, Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкә оешмасы җитәкчесе Ирина Цветкова, Россия Язучылар берлегенең өлкә оешмасы рәисе Александр Громов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров сөйләделәр.

Мондый китап язу турында фикер әле шагыйрьнең үзе исән чагында ук әйтелгән булган. 2009 елның 29 июлендә 71нче яше белән барганда бакыйлыкка күчкән каһарман якташыбыз турында бу күптән көтелгән китап, ниһаять, дөнья күрде. Аны Гакыйль Сәгыйровны, аның ачы язмышлы тормышын белүчеләр, шагыйрьнең шигырьләренә, рәсемнәренә мөкиббән булганнар, әлбәттә, яратып, кызыксынып укыячаклар. Чөнки анда бик күп мәгълүматлар бирелгән.

Кызганыч ки, китап бик аз – бары 700 данә тираж белән генә басылган һәм ул башлыча Самара һәм Ульян өлкәләренең, Татарстан Республикасының татарлар кү¬мәкләшеп яшәгән авылларындагы һәм шәһәрләрендәге китапханәләргә, мәктәпләргә, бигрәк тә әдипнең бөтен гомере үткән Нурлат, Кошки, Дмитровград якларына җибәреләчәк.

Очрашу вакытында, китапның өстәмә тиражын укучыларга сату өчен чыгарырга, рус һәм хәтта инглиз телләренә тәрҗемә итеп бөтен илгә һәм дөньяга таратырга кирәк иде, дигән фикерләр һәм тәкъдимнәр дә яңгырады.

Өлкә Язучылар оешмасы рәисе Александр Громов шагыйрьнең байтак шигырь¬ләре, хикәяләре рус теленә тәрҗемә ителеп, төрле газета-журналларда, җыентыкларда дөнья күргәнен әйтеп, бу эшне алга таба да дәвам итү кирәклегенә басым ясады. Якташыбызны дөньяга ныграк таныту өчен аның әсәрләренә сыйфатлы тәрҗемә ясалырга тиеш. Иске Фәйзулла авылында Гакыйль Сәгыйров озак еллар яшәгән йортны яңартып сипләп, анда аның музеен ачарга да күптән вакыт инде. Бу эшне ничек тә урыныннан кузгатып җибәреп, тизләтәсе иде.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров та әй¬телгән фикер¬ләрнең һәм тәкъ-димнәрнең тормышка ашмаслык түгеллеген, шагыйрьнең тормышына һәм иҗат юлына багышланган бу китапны да, бергәләп алынсак, күбрәк тираж белән татарча да, русча да, хәтта инглизчә дә дөньяга чыгарырга, аның әле беркайда да басылмаган шигырьләрен укучыларга җиткерергә мөмкин булачагын белдерде.

Ирина Цветкова әле 1998 елда ук Гакыйль Сәгыйровка беренчеләрдән булып “Вөҗданлылык” (“Благородство”) бүләге тапшырылуын искә төшерде. Бу турыда китапта да искә алына. Бу кешенең чиксез батырлыгына, вөҗданлылыгына сокланмыйча мөмкин түгел. Өлкә Журналистлар оешмасы җи¬тәкчесе шушы елдан башлап “Вөҗданлылык” акциясендә Гакыйль Сәгыйров исемендәге “Чыдамлылык өчен” дип аталган номинациянең дә булдырылачагы турында белдерде.

Ә шагыйрьнең шигырьләрен төрле телләргә тәрҗемә итеп, бөтен илгә, дөньяга таныту, ул яшәгән йортта аның музеен булдыру барыбызның да изге бурычы булып тора.

Китапта әйтелгәнчә, элеккеге елларда да иң кыен вакытларда Гакыйль Сәгыйровка Луиза Әхтәмова, Рәшит Зәкиев, Ирина Цетина кебек журналистлар беренчеләрдән булып риясыз ярдәмнәрен күрсәткәннәр, дөньяга танытканнар бит. Тырышсак, без дә моны булдыра алачакбыз


Рәфыйк НАРИМАНОВ

--- | 19.10.2015

"Татар кызы-2015" Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесенә бүләккә автомобиль тапшырдылар (ФОТО)

$
0
0
19.10.2015 Милләт
Чиләбе каласында кичә үткәрелгән "Татар кызы-2015" Бөтенроссия гүзәллек һәм сәләтлелек конкурсы финалы җиңүчене билгеләде. 11 төбәкнең 12 чибәр, булдыклы һәм талантлы татар кызы арасыннан җиңүче "Трактор" боз аренасында 7 меңлек тамашачы алдында гала-концертта игълан ителде, дип бүген кич хәбәр итте "ЧилябинскСегодня" Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте матбугат үзәгенә сылтама белән.

Финалда ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнашты. Кызлар исә үзләренең генә түгел, аларны сайлап җибәргән Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл Республикаларыннан, Төмән, Томск, Түбән Новгород, Ульяновск, Кемерово, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае кебек төбәкләрнең дә данын яклады. Чиләбе өлкәсеннән анда 2 кыз катнашты, Татарстаннан исеменнән - Түбән Кама кызы Миләүшә Морзаханова. 8 кешелек жюри рәисе Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы җитәкчесе, Чиләбе өлкәсе закон чыгару органы депутаты Лена Колесникова булды.

Конкурс финалында, милли костюмнар күрсәтүдән тыш, Чиләбедән рәссам-модельер Лилия Васильеваның “Татар кызы-2015” конкурсына подиум өчен махсус иҗат ителгән күлмәкләр коллекциясен күрергә мөмкин булды.

Конкурсның мәдәни өлешендә танылган җырчылар Ринат Ибраһимов, Эльмира Кәлимуллина, Сәидә Мөхәммәтҗанова, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Артур һәм Марат” дуэты тамашачыны милли җырлар, биюләр белән сокландырды.

Конкурста җиңү яулаган кыз “Лада” автомобиленә һәм кулдан эшләнгән энҗе, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, алтын йөгертелгән күчмә таҗга ия булачак иде. Нәтиҗәдә, төбәк этапларында җиңү яулап, Чиләбедә үзен күрсәткән 12 кыз арасында Пермь крае Бардым районы Алинә Аптукова шушы бүләкләргә лаек дип табылды. Алинә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтында "Музыка" буенча белем алган. Казанда укыганда "Ләззәт" төркеме белән чыгыш ясаган, гастрольләрдә булган. Төркем таркалгач, туган ягына кайтып, вокал буенча укытуга керешкән.

Бу уңайдан шуны билгеләп үтик: "Татар кызы-2015" конкурсы сайтында 12 кыз турында мәгълүмат урнаштырылып, алар өчен тавыш бирү оештырылды. Нәтиҗәдә, иң күп тавыш Татарстанның Түбән Кама каласыннан Миләүшә Морзахановага бирелде - 3452 тавыш, аннан соң Чиләбедән Алия Абсәламова 2194 тавыш, Ульяновскидан Ләйсән Усманова 1530 тавыш җыйды һ.б. Конкурс җиңүчесе Пермь төбәгеннән Алинә Аптукова 392 тавыш җыеп, ул тавышлар саны буенча 7 нче урында иде.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

Фото "Мега-Урал" информацион агентлыгыннан алынды.


Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА

--- | 17.10.2015

Нур Әхмәдиев. Мәҗнүнлектә миңа тиңнәр юк

$
0
0
19.10.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Әлмәттә яшәп иҗат итүче танылган шагыйрь Нур Әхмәдиевнең әлеге җыентыгына кырык еллык иҗат дәверендә язылган шигырьләре һәм соңгы еллардагы яңа әсәрләре туплап бирелде.

 

 

 


---

--- | 19.10.2015

Разил Вәлиев. Мәхәббәт һәм нәфрәт

$
0
0
19.10.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Бу китапка Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиевнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре, повестьлары һәм мәшһүр шәхесләр турындагы истәлек-язмалары керде. Киң катлам укучылар ихтыяҗын исәпкә алып, әсәрләр татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә.

 

 

 


---

--- | 19.10.2015

Омор Солтанов. Йолдызлы төннәр

$
0
0
19.10.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
«Төрки әдәбият» сериясеннән дөнья күргән беренче китапта совет һәм төрки әдәбият классигы, Кыргызстан Республикасының халык шагыйре Омор Солтановның төрле елларда язылган шигырьләре татар теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителә.

 

 


---

--- | 19.10.2015

Татарстанда ике егет һәм ике яшүсмер кыз машинада агуланып үлгән

$
0
0
19.10.2015 Фаҗига
Кама Аланы полиция бүлеге хезмәткәрләре 4 кеше үлеменең сәбәпләрен тикшерә. Шимбә көнне иртән Поповка авылы янында «УАЗ Патриот» машинасы табылган. Кабинада дүрт кеше мәете булу ачыкланган.
Соңрак тикшерү төркеме үлүчеләрнең берсе 1987 елгы Кама Аланы кешесе һәм өчесе Түбән Кама кешеләре  - 1986 елгы егет, 1998 һәм 1999  елгы ике яшүсмер кыз икәнен билгеләгән.   Үлемнең төп версиясе - машинадан чыккан газлар белән агулану. Әлеге кешеләр балыкка барган. Машина баткач, туңмас өчен двигательне сүндермичә, йокларга ятканнар. Машинаның глушителе исә суда булуны исәпкә алмаганнар.    Тулырак укырга  
---

--- | 19.10.2015

Гөлназ Якупова-Галимуллина: «Дәрестә кул күтәрергә дә курка идем»

$
0
0
19.10.2015 Мәдәният
Моңа кадәр берничә татар фильмында төшәргә өлгергән Гөлназ Якупова-Галимуллинаны тамашачы «Ак чәчәкләр» телевизион фильмында да яратты. Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында да шактый рольләре белән сөендерергә өлгерде ул. Бүген укучыларыбызны яшь артист белән якыннан таныштырабыз.

– Гөлназ, театр юлына кереп китәргә кем юнәлеш бирде?

– Балтач районында туып-үстем. V сыйныфтан театр түгәрәгенә, биюгә, музыкага йөри башладым. Театр түгәрәге җитәкчесе Римма апа Әхтәмова: «Бер генә укучым булса да театр училищесына керсен иде», – дип хыяллана иде. Тик әни ул юлны сайлавыма каршы торды. Артист халкы чегән кебек гел юлда йөри, гаиләсе дә булмый, янәсе. Ул психолог булуымны теләде. «Ярар, әни, башта синең өчен укыйм, аннары үземнең хыялымны тормышка ашырам»,– дип, күнгән идем инде. Сыйныф җитәкчебез Гөлнара апаның: «Гөлназның юлы театр булырга тиеш», – дигән сүзләре әнинең колагына керде, «Бала язмышы белән уйнап булмас», – дип, ризалашты.

– Хәзер өйдәгеләрнең: «Артист һөнәрен сайлап ялгыштың», – дигәннәре юкмы соң?

– Юк. Әти болай да беркайчан да каршы килмәде. Әни дә үкенми. «Театр училищесында да укытучыларың әйбәт булды», – ди. Чыннан да, Ринат Әюпов, Рушания Кәлимуллина, Раушан Шәриф, Ришат Хуҗиәхмәтов безне укыганда күз уңыннан ычкындырмадылар.

– Гадәттә, шук, үткен бала гына театр училищесы бусагасын атлап керә...

– Балачакта мин дә шук булганмын. Тик үсә төшкәч, әни мине кабат «сүтеп җый­ды» дияргә була. Мәктәп елларында ул сеңлем белән мине «ярамый, ярамый» дип тәрбияләде. «Соңыннан миңа рәхмәт әйтерсез әле», – ди торган иде. Мин XI сыйныфны тәмамлагач, соңгы кыңгырау көнне генә беренче тапкыр дискотекага чыктым. Монашка дигән кушаматым да бар иде. Хәтта дәрес­тә кул күтәрергә дә курка идем. Әни безне сабырлык­ка, эшләп ашарга өйрәтте. Туңдырма сорасак та: «Хезмәт хакы алгач алып кайтырмын», – ди торган иде. Тагын берәр тәмле әйбер сорасак, башта лапаска утын ташырга куша, аннары гына сыйлый иде. Тырышлык канга сеңгән, бу – әни тәрбиясе.

– Режиссер Ринат Әюпов театрга килүгә үк тикмәгә генә Галиябану ролен бирмәгән алайса, тырышлыгыңны күргәндер. Ничек уйлыйсың, баш рольдә уйнау өчен чибәрлек мөһимме, әллә талантмы?

– Театрга килү белән,режиссерның шундый роль бирүенә мин аптырап та калган идем. Беренче чиратта талант кирәк, минемчә. Әгәр уйнавың начар булса, тамашачы синең матурлыгыңа сокланмый. Хәзер халыкны алдап булмый.

– Икенче пландагы роль белән тамашачыга танылу авырмы?

– Тырышып уйнасаң, теләсә кайсы рольдә танылырга мөмкин. Минем баш рольләрем дә, ир бала, хайван рольләрем дә җитәрлек. Керпе малаен уйнагач, миңа: «Ничек шулай охшатып уйныйсың?» – диләр иде. Ә безнең өйдә һәрвакыт керпе булды, шуңа күрә аның йөреш­ләренә кадәр күз алдымда. Керпе аякларын күрсәң, бәхетле буласың, дигәннәрен дә ишеткәнем бар. Хайваннарны уйнаганда ничек телисең, шулай кыланырга була.

– Нинди рольдә уйнамас идең?

– Беркайчан да рольне сайламыйм. Теләсә кайсын уйнар идем.

– «Ак чәчәкләр» фильмында төшү ничек булды?

– Ул – мин катнашкан бишенче фильм. Диләфрүз роле җиңел бирелде, үзебезнең режиссер Ринат Әюпов белән эшләгәч, бер-беребезне ярты сүздән аңлый идек. Аннары, Диләфрүзне мин үземә охшаган, дип әйтә алам.

– «Корыч» фильмында ихлас мәхәббәтне уйнавың белән истә калдың. Мәхәббәт геройларын уйнагач, гаиләдә көнләшү дигән нәрсә тумыймы?

– Көнләшү юк бездә. Рафил театрда эшләгәндә дә: «Ул бары тик синең эшең», – дип карый иде. Без гаиләдә бер-беребезгә ышанабыз. Аның белән бер төркемдә укыдык. Студент чакта ук ул акча эшләп тапты, киенде. Ә мин башкалардан артыграк алган 800 сум стипендиямне тартып-сузып тотарга тырыштым. Аны сайлап ялгышмаганмын. Әти-әнисе дә бик әйбәт кешеләр. Каенанама күз генә тимәсен. Рафил бик максатчан, үз дигәненә ирешә торган кеше. Мин беркайчан да нәрсә ашармын, нәрсә киярмен, дип аптырап утыр­мыйм.

– Бүгенге көндә иң зур уңышың дип нәрсәне саныйсың?

– Тормышта үз юлымны табуны. Мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына китерә дә алмыйм.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 17.10.2015

Россиядә прәннек ашаучылар саны ник арткан?

$
0
0
19.10.2015 Җәмгыять
Ил күләмендә прәннек ашаучылар саны арткан. Белгечләр моны кризис белән бәйләп аңлата. Акча кытлыгы заманында халык барыннан да бигрәк ашау-эчүне “кыса” башлаган икән. Яңа елга кадәр азык-төлек 40 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин дип тә кисәткәннәр. Татарстанда ипи-сөткә бәяләр артачакмы?

Илдә яшәүчеләр арасында акчаны саграк тотучылар саны күбәйгән. Үзәк басмалар әнә шулай дип белдерә. Машина, йә булмаса, фатир сатып алырга теләүчеләр турында әйткән дә юк. Бу кадәр зур чыгымнар тотарга җые­нучылар хәзер җиде кат уйларга мәҗбүр. Кризис тәмле итеп ашарга яратучыларга да тәэсир иткән дип ышандыра белгечләр. “Нильсен” маркетинг компаниясе үт­кәр­гән сораштыру нәти­җәләреннән күренгәнчә, илдә яшәүчеләр­нең яртысы диярлек азык-төлек һәм көндәлек кирәк-яракларны азрак сатып ала башлаган. Быелның өченче чирегендә чагыштырмача ар­занрак ри­зыкларга өстен­лек бирү­челәр 69 процентка җиткән. Моннан бер-ике ел элек кенә азык-төлек ки­бетенә килүчеләр ризыкны барыннан да бигрәк тәменә карап сайласа, бүген беренче урында аның бәясе тора. Ипи-сөтнең күпме торганын ачыклаганнан соң, кулланырга яраклылык вакытына, ә соңыннан гына тәменә игътибар итәләр икән.

“Арзанрак товарлар тиз­рәк сатылып бетә, – ди башкаладагы супермар­кет­ларның берсен­дә цех җитәк­чесе булып эшләүче Наилә Ши­һа­бет­динова. – Моңарчы бәясе буенча төрле ка­тегориягә караган товар­лар­ның үз сатып алучысы булса, бүген мондый бү­ленеш юк инде. Сыйфатына түгел, ә бәясенә карап сайлыйлар. Әби-бабайлар си­рәгрәк килә башлады. Андыйлар арасында, бәяләр бик кыйммәт, дип кире борылып чыгып китү­челәр дә бар. Яңа ел бәй­рәменә азык-төлеккә алдан заказ бирер вакыт җитте. Мә­сәлән, җиләк-җимешне гел күбрәк сатып ала идек. Быел алай эшләп булмас, ахры. Ел ахырында бәяләр тагын да кыйммәтләнәчәк, диләр. Димәк, сату күләме кимергә мөмкин”.

Татарстан Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек ми­нистрлыгының Азык-төлек базары үсеше бүлеге җи­тәкчесе Евгений Рещиков исә борчылмаска киңәш итте. “Яңа елга кадәр төп исем­леккә кергән ашау-эчү товарларына бәяләр күтә­рел­мәячәк, – дип ышандырды ул. – Татарстанда җи­теште­релгән азык-төлек про­дукциясе бөтен республиканы тәэмин итәргә җитә. Без экспортка бәйле түгел. Быел кырлардан өч миллион тоннадан артык ашлык, бер миллион тоннадан артык бәрәң­ге, 400 мең тонна тирәсе төрле яшел­чәләр җыеп алдык. Иң ки­рәкле азык-төлек­нең барысы да респуб­ликаның үзен­дә җитеш­терелә”.

Авыл-хуҗалыгы ярмин­кәләре дә бәяләрне тотрык­лы сакларга ярдәм итә, дип ышандырды җитәкче. “Яр­мин­кәдә азык-төлек бәяләре ваклап сатуга караганда 20-30 процентка арзанрак, – диде ул. – Әлеге мәйданнар 26 декабрьгә кадәр эшләячәк. Биредә аз керемлеләр өчен отышлы бәядән товар сатып алу өчен бөтен мөмкин­лекләр дә бар. Ярминкәдә сату күләме бик зур. Мәсәлән, кибеттә бәрәңгене бер-ике килограмм сатып алсалар, азык-төлек базарында аны кыш буена җитәрлек итеп хәстәрлиләр. Бу башка төр яшелчәләргә дә кагыла. Кибеттә бәрәңге – 14, суган – 22, кәбестә ким дигәндә 15 сум торса, ярминкәдә аларны 10, 16-18 һәм 9 сумнан сатабыз. Аермасы бар бит?! Салкыннар башлануга, кибет киштәсендәге кыяр-помидор да кыйммәтләнә башлады. Ә ярминкәдә әлеге яшелчә­ләрне бүгенгә кадәр 30 сумнан саттык. Кризис шартларында хез­мәт хаклары арт­мый, шуңа күрә халык иң элек кыйммәтле товарлардан баш тартырга мәҗбүр”.

Ил күләмендә шоколад һәм кәнфит сату күләме ки­мегән, ди белгечләр. Кризис вакытында баллы ашамыйча да яшәп була дип уйлыйлар, күрәсең. Хәер, ил халкы тәм-томнан бөтенләй дә баш тартырга җыенмый. Статистика мәгълүмат­ла­ры­на караганда, прәннек һәм вафли сатып алучылар арткан. Быелның август аенда бер килограмм прәннек 112 сум 83 тиен торса, шоколадны 705 сумнан сатканнар. Берен­чесенең кулланырга яраклылык вакыты да зуррак. Сакчыллык һәр нәрсәгә дә кагыла бит.

Евгений Рещиков фике­ренчә, кайбер очракта бәя­ләр артуга сатып алучылар үзләре үк гаепле. “Мәсәлән, узган ел карабодай белән шундый хәл булды”, – диде ул. Хәтерләсәгез, бәяләр кыйм­мәтләнүдән куркып, ха­­­лык киштәдәге бөтен ярманы диярлек алып бетерде. Сатучылар исә моннан файдаланды гына. “Былтыр ярмин­кәләрдә 15 мең тонна карабодай ярмасы сатылса, быел әлеге күр­сәткеч 300 килограмм чамасы тәшкил итә, – диде җитәкче. – Халык өйдә булганын ашый”. Евгений Рещиков азык-төлеккә бәя­ләр үсешен 8 процент тирә­сендә фаразлады. “Инфляцияне исәп­кә алганда, бу – кесәгә сугарлык түгел”, – диде ул.


Эльвира ВӘЛИЕВА

155 | 17.10.2015

«Иремнән аерылырга телим...»

$
0
0
19.10.2015 Ир белән хатын
Электрон почтаның буш торганы юк. Хатлар өзелми. Еш кына кешеләр үз тормышында булган кызыклы һәм кызганыч хәлләрне язып җибәрә. Әсәрләрегездә кулланырга мөмкин диючеләре дә күп кенә. Кызыклы фикерләр, күзәтүләр, яңа анекдотлар – барысы да бар. Шундый хатлардан берсен «ШК» укучыларына да тәкъдим итәм. Бу ханымга мин берничек тә киңәш бирә алмыйм. Ә сез?

Иремнән аерылырга телим, тик бу хакта аңа ничек әйтергә белмим. Аңа утыз яшь, унбер ел бергә яшибез. Икесе – никахта, калганы – «гражданский». Ике яшьлек балабыз бар. Ә аерылышырга теләвемнең сәбәбе икәү.

Беренчесе, инде биш елга якын ирнең юньле эш урыны юк. Соңгы эшеннән хезмәт хакын күтәрмәделәр дип үпкәләп киткән иде, хәзер очраклы хезмәт белән «акча көри». Йә таксида «бомбить итә» – анысы да бәйрәм, йә ял кичләрендә генә, юкка бензин әрәм итмәс өчен, янәсе. Кайчагында таныш-белешләре яки белдерүләр аша төрле шөгыль таба. Даими урынга барырга теләми. Алучы да юк инде. Алам дигән җирдә – акчасы аз, акчасы күп булса, аңа эш ошамый. Кыс­касы, менә шундый шайтан куласасы. Мин инде аның мең сәбәп табуыннан арып беттем. Ир кеше сәбәп түгел, ә акча табарга тиеш ич. Өстәвенә бурычлар муеннан, аның өстенә кредитлар – үсәләр, күбәяләр. Ә ирнең артык исе китми. Кай­чагында икмәксез дә утыргалыйбыз.

Бала юк чагында әле минем хезмәт хакы ярдәм итә иде. Хәзер барысы да бала өчен, калса – үзебезгә, калмаса – юк. Әти-әниләргә рәхмәт, ярдәм итеп торалар. Мин дә читтән торып эш табам, хәзер моны фриланс дип атыйлар бит, урык-сурык кына табыш та ярап куя шулай җан асрарга. Һич югында, бала ачлыктан интекми. Казанда бу! Читтән килеп урнашкан кешеләр дә менә дигән эштә йөргән шәһәрдә. Белмим, Казанда эш урыны таба алмау өчен ниндидер аерым бер сәләт кирәк микән?!.

Ат урынына гаилә йөген сөйрәп барудан туйдым. Очын-очка ялгап, җиңне кисеп итәк ямаудан ялыктым. Хатын-кыз янында таяна алырлык кеше булырга тиеш. Ә дөнья белән бәхилләшкән ир түгел. Бөтен ваклыкларына да төшеп тормыйм. Болай итеп яшәү куркыныч та булып тоела кайчак.

Әлбәттә, алдарак аерылганда яхшы буласы иде. Артык йомшарды егет. Булдыра алыр иде барысын да. Әмма үзен артык нык ярата, бер җирлеге булмаса да, үз-­үзенә ышанычы чамасыз – кайчан да бер җиңел эшнең үзен эзләп киләчәгенә шиге юк. Үз проблемалары өчен гаепне дә гел читтән эзли – барысы да һәрвакыт гаеп­ле, тик ул гына әйбәт. Аерылыр­га теләвемнең төп сәбәбе шушы. Мондый кешедән рәт чыгар дип уйламыйм.

Икенчедән, ул миңа бөтенләй ошамый башлады. Элегрәк спорт белән кызыксына, кайчагында бергә дә шөгыльләнә идек. Бу үзенә күрә бәйләп тотучы бер җеп иде. Әмма егерме яшьтә кызык булган нәрсә утызда инде ярамый. Хәзер икебезне бәйләүче бер уртаклык та юк кебек. Ул миңа бик беркаптырмалы, примитив булып тоела. Тәрбия ягыннан да әллә кая китмәгән, күп гамәлләре өчен эчемнән генә гарьләнеп яшим.

Бөтен гомерен компьютерда уйнап уздыра. Сыра эчәргә ярата. Сыра!!! Бурычлар муеннан, аны түләргә акча юк. Ә сырага бар. Һәр табышыннан аңа өлеш чыгара.

Кайчагында ул миңа ир түгел, ә ниндидер бер ерак туган шикелле тоела. «Җитешсезлекләре күп – менә шулай инде, тик нишлисең – үз туганың бит», – дип тә уйлап куям. Ләкин туганга гына гомер буе түзеп яшәргә мөмкиндер. Иргә түгел.

Кешеләргә начарлык эшлисем килми. Шуңа да һәртөрле талаш-гаугадан читтәрәк булырга тырышам. Беркем белән дә кычкырышырга, берәүне дә рәнҗетергә теләмим. Ә аерылышу турында сүз кузгатсам, мондый гауга котылгысыз кебек. Ничек итеп аңа: «Мин синең белән башкача яшәргә теләмим. Аерылам. Синең тормышка карашың, битарафлыгың, көчсезлегең ошамый. Мәхәббәт юкка чык­ты. Болай яшәүнең мәгънәсе юк инде», – дип әйтергә. Белмим. Берәр киңәш бирә алмыйсызмы?


Марат КӘБИРОВ

--- | 19.10.2015

Ленар Шәех академик булды (ФОТО)

$
0
0
19.10.2015 Әдәбият
Әдәбиятны үстерүгә керткән өлеше, Кыргызстанның халык шагыйре, совет һәм төрки әдәбият классигы Омор Солтановның шигырьләрен татар теленә тәрҗемә иткәне өчен Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехка Омор Солтановның Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы дигән шәрәфле исем бирелде, дип хәбәр итә Татарстан китап нәшрияты.

Шушы көннәрдә Ленар әфәнде Бишкәк шәһәрендә халык шагыйренең 80 яшьлегенә багышланган бәйрәм чараларында катнашкан һәм О.Солтановның Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән "Йолдызлы төннәр" китабын тәкъдим иткән, тантаналы төстә аны авторга тапшырган.

  Әлеге җыентык "Төрки әдәбият" сериясе кысаларында иң беренче карлыгач булып басылып чыкты. Сериянең проект җитәкчесе дә, китапның төзүчесе дә, шигырьләрнең кыргызчадан тәрҗемәчесе дә Ленар үзе. Бу китап белән нәшриятның фирма кибетләрендә һәм сайтында танышырга мөмкин.              
---

--- | 19.10.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>