Quantcast
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Билбаулы көрәштә Татарстаннан өч спортчы дөнья чемпионы булып танылды

24.11.2015 Спорт
22 ноябрьдә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатына әлеге спорт төренең классик стиле белән көрәшүчеләр нокта куйды. Алдагы ике көндә Россия спортчыларының көрәш һәм билбаулы көрәшнең ирекле ысулы буенча бил алышудагы уңышлары хакында хәбәр иткән идек инде. Көрәштәге кебек үк билбаулы көрәштә дә Россия командасы беренче урынны яулады.
Ә классик төрдә Татарстанның өч көрәшчесе дөнья чемпионы булып танылды.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Билбаулы көрәшнең чемпионнары белән таныштырабыз:   Хатын-кызлар, ирекле стиль:   52 кг – Замира Әхмәтова (Россия);   58 кг – Алена Калугина (Россия);   66 кг – Маргарита Гурциева (Россия);   76 кг – Альбина Салбиева (Россия);   Югары авырлык – Нагира Сарбашева (Кыргызстан).   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Ир-атлар, ирекле стиль:   62 кг – Габделҗәлил Сөләйманов (Россия);   68 кг – Элбек Сотволдиев (Үзбәкстан);   75 кг – Азамат Тоторкулов (Россия);   82 кг – Обидали Мавлонов (Үзбәкстан);   90 кг – Нурбек Кожобеков (Кыргызстан);   100 кг – Бекбол Нурланулы (Казахстан);   Югары авырлык – Давааням Алтангэрэл (Монголия).   Image may be NSFW.
Clik here to view.
    Классик стиль:   62 кг – Нурлыбек Хайруллин (Казахстан);   68 кг – Ислам Фәләхов (Россия);   75 кг – Муса Мокаев (Россия);   82 кг – Ренас Кәлимуллин (Россия);   90 кг – Хуршед Шарипов (Тажикистан);   100 кг – Раил Нургалиев (Россия);   Югары авырлык – Бекболсун Кушубаков (Кыргызстан).   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Сүз уңаеннан: ярышларның беренче көнендә көрәш буенча Марат Купкенов, Рамил Синәкәев, Дим Хәйруллин, Наил Мөхәммәтҗанов, Айвар Билалов һәм Ильяс Галимов дөнья чемпионнары булып танылган иде.   Шамил АБДЮШЕВ фотолары
---

--- | 23.11.2015

«Казан егетләре»нең продюсеры төркемнән киткән егетләрнең уңышларына ничек карый

24.11.2015 Шоу-бизнес
Журналистлар өчен узган матбугат конференциясенә «Казан егетләре» төркеме үзләренең күчермәләре – курчаклар белән килгәннәр иде. «Әлеге курчаклар концертларда да катнашачак, алар безнең артка басып чыгыш ясаячак», – диләр егетләр. Аларга каршы: «Өчәү генә булуыгызны әзсенәсезме әллә?» – диючеләр дә булды.
30 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында «Бәйрәм бүген» дип аталган зур концерт булачак. Анда «Казан» бию ансамбле, Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Tatarica» оркестры, «Татар моңы» конкурсы лауреаты Заринә Хәсәншина һәм «Казан егетләре» төркеме белән Илсөя Бәдретдинова катнашачак.   Әйтергә кирәк, соңгыларының исемнәре әлеге концерт турында сөйләгәндә күбрәк телгә алына һәм кичәнең афишасында да аларның сурәте генә төшерелгән. Шуңа күрә матбугат конференциясендә «Казан егетләре» солистлары, аларның продюсеры Рафаэль Мәҗитов, «Татарика» оркестры дирижеры Ринат Халитов, җырчы Эдуард Туманский һәм Илсөя Бәдретдинованың продюсеры Илфак Шиһапов катнашты. Җырчының булмавын ул сәламәтлеге какшау һәм журналистларга күренергә яратмавы белән аңлатты. Конференция барышында иң күп сораулар, әлбәттә, «Казан егетләре» төркеменә булды.   – Ни өчен әлеге концерт Опера һәм балет театрында булачак? Илфак Шиһапов: – Теләсә нинди залга килгән кеше, концерт карап, ял итеп кайтып китәргә тиеш. Һәр концерт ниндидер мәгънә бирү юлы белән эшләнә. Илсөянең репертуарында 200дән артык җыр бар, «Казан егетләре»нең дә багажы зур. Алар ул байлыкны лаеклы залда тәкъдим итә ала.   – Классик музыка белән эстрада җырлары бер юлдан бармый кебек тоела. Оркестрга корылган эстрада концертын сез ничек күз алдына китерәсез? Ринат Халитов: – Чыннан да, беренче карашка, бу капма-каршы сыман. Әмма дөньякүләм практика киресен күрсәтә. Егетләр, кызлар бик талантлы. Алга таба да алар белән хезмәттәшлегебез дәвам итәр. Аз санлы репетицияләр барышында да без бик күпкә ирештек.   – Егетләр, сезнең репертуарда күбрәк нинди җырлар туп­ланган? Илнат Фәрхуллин («Казан егетләре»): – Илфак абый (Шиһапов) кай­чаннан бирле бер җыр язып бирәм дип ышандырган иде. Әле һаман күренми. Әмма без аны дүрт күзләп көтәбез инде, хит булырга тиеш ул. Халык җырлары да, ритмлы эстрада, автор җырлары да бар бездә. Халык көйләре, ретро җырлар белән яшь буынны таныштырырга телибез.   – Киләчәктә, башка җырчылар белән катнашып, «микс» концерт куярга теләгегез юкмы? Рафаэль Мәҗитов: – Белмим, ул турыда уйлаганым юк, әйтә алмыйм. Бәлки минем юбилейга килеп җырлап китәрләр.   – Бер продюсер һәм өч егет акчаны ничек бүлешә? Р.М.: – Продюсер буларак эшли башлаганыма 20 ел була. Баштагы җиде елда мин бөтенләй акча күрмәдем. Киресенчә, һәр нәрсәгә үз кесәмнән чыгарырга кирәк була иде. Биш сум акча керсә дә, тигезләп бүлә идек.
– Коллектив өченче тапкыр алышынды, халык ничек кабул итә? – Беренче составта Илназ (соңрак «Дөбер-шатр» төркемендәге Илназар) исемле бик таланлы егет бар иде. Кызу канлы, энергиясе ташып торган егет. Ул карьерасын башка төркемдә дәвам итте. Икенче тапкыр Вәли белән Азат китте. Алар дини юнәлешкә күчтеләр. Азат кебек оста баянчылар бармак белән генә санарлык бүген. Өченче тапкырда Марат һәм Артур төркем белән саубуллашты.  Аларның берсе белән дә контракт нигезендә эшләмәдем. Соңгыларының төркемнән  китүе турында матбугатта шактый бәхәс куерды, имеш-мимешләр йөрде. Менә аларның миндә үз куллары белән язылган гаризалары саклана. «Үз теләгебез» белән дип язылган. Республика җитәкчелеге төркемгә автобус, аппаратура бирде. Әмма ул миңа да, егетләргә дә түгел, ә төркемгә бирелде. Башка өстенлекләр, «Атказанган артист» исемнәре егетләрнең үзләре белән китте. Артур баштарак үзе генә җыр­лап йөрде дә, соңрак Марат белән берләшеп, бик матур дуэт булып оештылар. Алар өчен дә шатланып торам, барысына да уңышлар телим.   – Ә хәзерге егетләрнең холык-фигыле нинди? Алар белән ничек эшлисез? – Айдар – минем уң кулым, «алтын егет».  Ул студиядә төннәр буе утыра, аранжировкалар, клиплар ясый. Өчесе дә иҗат дип янып яши. Илнатны мин бер туйда күреп алдым. Ул мәҗлес алып бара иде. Шунда ук аның чын артист икәнен аңладым. Фәнил Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшләп йөргән. Кызганыч, мин аны иртәрәк күрмәгәнмен. Бүген өч егеттән дә мин канәгать, мин алардан уңдым, Аллага шөкер.   – Опера һәм балет театрында аренда бәясе дә шактыйдыр. Тамашачыны җыя алмабыз дип курыкмыйсызмы? Рафаэль Мәҗитов: – Җыелса – җыярбыз, җыелмаса... Хәзер бит кеше ипи, шикәр комы алыргамы яисә концертка барыргамы икәнен үзе хәл итә. Илнат Фәрхуллин: – Билет бәясе 200 сумнан 1000гә кадәр. Студентлар да билет алып, концертка эләгә алсын өчен эшләнде бу. Илфак Шиһапов: – Опера театрында концерт кую татар концертларын тагын бер баскычка өскә күтәрә. Зал тулы булса да, концерт чыгымы капланып бетмәскә мөмкин, чөнки рекламага гына да күп акча кирәк. Бу концерт  акча эшләү проекты түгел. Продюсер белән җырчы арасындагы мөнәсәбәтне дә ассызыклап үтәсем килә. Мәсәлән, кибеттә чәчәк орлыгы сатыла. Хуҗабикә аны алып кайтып утырта, су сибә, янындагы чүпләрен утый, төбен йомшарта. Шуннан соң аңа сокланып: «Ай, нинди матур чәчәк», – дибез. Монда да шулай. Продюсер ярдәм итмәсә, җырчы үсә дә, чәчәк тә ата алмый.
Ландыш КӘБИРОВА

--- | 20.11.2015

Татар халкы Ирек Баһмановны соңгы юлга озатты (ФОТО)

24.11.2015 Мәдәният
Ирек Баһманов белән хушлашу бүген10:00дә Камал театры бинасында узды. Соңгы вакытта Ирек абый бик нык авырган иде. Авыр туфрагы җиңел булып, урыны җәннәттә булсын...

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

--- | 24.11.2015

Алсу Хәсәнованың әнисе: "Ана күңеле сизә бит ул..."

24.11.2015 Язмыш
Быел җәй көне Шәле авылына, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Алсу Хәсәнованың кырыгына кайттым. Алсу яшәгән йортның икенче катында әнисе белән сөйләшеп утырдым. Язманы үз вакытында яза алмадым, гафу үтенәм.
– Алсу 15 операция кичерде. Табибларның хатасы аркасында китеп барды. Нишләтәсең? Бер дә тикшермиләр, – дип сүзен башлап җибәрде Миңзифа ханым.   – Үлеме ничек булды? – Тыныч кына китте. Соңгы сулышына хәтле: “Әти-әни, апай, җизни, рәхмәт, миңа рәнҗемәгез, мине догадан калдырмагыз”, – диде. Җан бирү мизгелләрен сиздем: “Әйдә, кызым, “Лә иләһә иллаллаһ” дип кабатла”, – дидем. Кабатлый, тешләре дерелди. Өч мәртәбә әйттердем. Кычкырып Коръән укый башладым. Өченче тапкыр су каптырганда тешен кысты да тыныч кына китеп барды.    Атылган йолдызга тиңлим мин аны. Балалар үстерергә хыялланды, булмады. Бер әбигә фатир бирмәгәннәр, журналист буларак барып, тикшереп, шул әбигә фатир бирдертте. Алсуны күмгән көнне теге әбигә фатир биргәннәр. Алсуның үлү хәбәрен әби телевизордан ишеткәч, хәлсезләнеп егылган. 29 апрельдә үлде, 30ы көнне җирләдек. Авырып өч-дүрт көн генә ятты. Питрәчтә олы апасында вафат булды.    – Үләсен белдеме? – Белмәде. Кәгазьгә язып куйган: “Мин яшим! Мин яшим! Алла боерса, инша алла”, – дип. Соңыннан белгән инде... Апасының олы малае Фәнилгә фатирын, кечкенә оныкка машинасын калдырган. Әбиебезгә 90 яшь, “Мин керергә тиеш идем кабергә, ул түгел”, – дип елый.    – Алсу мәктәптә ничек укыды? – Бик әйбәт, гел лидер булды. Математиканы малайлар Алсудан күчерә иде. Математика, география буенча да китә ала иде ул, бөтен фәннәрне тигез укыды. Геометрия укытучысы “5ле” чыгара башлагач: “Юк, мин “5ле”лек белмим, миңа медаль дә кирәкми”, – дигән. Чыгарттырмады. Эш яратты. Гел эш белән тәрбияләдек. Элек укытучыларга утын китерәләр иде (Алсуның әтисе математик, әнисе мәктәп директоры), шуны балалар кул белән турап, ярып, өяләр иде.   – Төшегезгә керәме? – Керми, тынычланды ахры. Кешеләргә бик матур булып керә. Хезмәттәше Илнар Хөснуллинга кергән. “Куенымда йокыга китте. Күтәрдем, балага әйләнде”, – ди Илнар.    – Алсуның китәчәге төшегезгә кердеме? – Бер ел элек күрдем. Икәү упкынга төштек. Мин тамырларга тотынып өскә менеп киттем, Алсуны югалттым. Ана күңеле сизә бит ул...   – Диагноз куя алмадылар дип табибларга үпкәлисезме? – Юк, гомере шуның хәтле генә булган инде, нишләтәсең...   – Табибларны судка бирмисезме? – Нәрсә дип бирим, Аллаһы Тәгалә язмышын язып куйган бит инде... Бик каты еласам да сабыр итәм. Соңгы тапкыр операциягә керткәндә: “Әни, мине бүтән операциягә кертмәгез инде”, – дип елый. 15 тапкыр бит ул! Аңа бер кеше дә чыдый алмый. Германиядәге табиб шаккаткан: “Синең монда кисәрлек бернәрсә дә калмаган, кай төшеңне кисик?” – дигән. Аркылы-торкылы, әллә ничә тапкыр кисеп бетерделәр.   – Үлүенә ышанасызмы? – “Әти-әни, нихәл?” – дип җомга көнне кайтып керер төсле. Бераздан: “Әни, кәтлит белән төелгән бәрәңге ашыйсым килә”, – дип әйтер төсле, бик ярата иде шуны. Бакчабызны бик ярата иде. Берәр кеше бәлагә юлыкса, ярдәм итәргә ашыга иде. Мактанырга яратмады. Үзем мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыттым. Сибгат Хәким, Әлфия Авзалова, Мөхәммәт Мәһдиев, Ринат Мөхәммәдиев – бөтенесе булды бездә. Гаилә ансамбле белән йөрдек. Алсу курайда, кубызда уйный иде.   – Сезнең ничә бала? – Өч кыз. Лилия Питрәч мәктәбендә тәрбия эшләре буенча мөдир, әдәбият укыта. Ике малайлары бар, оныгыбыз Мәскәүдә икенче курста укый, төрек лицеен тәмамлады. Икенчесе 11дә укый. Алсу – икенче кызыбыз, 1978 елгы. Апасы белән бер көнне – 21 мартта туды. Өченчесе – Әлфия. Хәмит абыең кызлар тугач: “Әй, малай булмады”, – дип әйтеп тә карамады. Әтиләренә малайлар шикелле булыштылар, кар көрәтмәделәр, печән чаптырмадылар. Алсуның авырып китүенә дә шаккатабыз, әллә күз тидеме? Чаңгы ярышында беренчелекне бирмәде, баскетбол буенча алар төркеме районда гел беренче барды. Ирләр күтәрә алмый торган печәнне күтәреп, кибән өеп куя иде... Алсуның кырыгына аның ире, төрек Ләвәнд Болот та килгән иде.   – Ләвәнд әфәнде, Алсу белән ничек таныштыгыз? – 2006 елда Анталиядә ял иткәндә. Аннары интернет аша языштык. 2008 елда Татарстанга килдем. 22 май көнне Шәледә никах укыттык, 31 май – рәсми язылыштык. Өйләнешүебезгә җиде ел булды.   – Кайда яшәдегез? – Казанда, Алсуның фатирында.   – Өйләнгәндә сезгә ничә яшь иде? – 40.   – 40ка хәтле өйләнмәдегезме? – “Язмыш – иптәш” диләр. Алсу – беренче хатыным. Ул вакытта Татарстанның кайда икәнен дә белми идем. Алсу нык ошады. Мине сак¬лады, кешедән сүз әйттермәде. Аның кадерен исән вакытында да белдем, һәрвакыт рәхмәт әйттем. Авырганда янына чакырды, кулымнан тотты, сиңа рәхмәт әйтәм, диде. “Ир-атлар хатыннарын исән-сау чагында калдырып китә, ә син бер елдан артык авыру хатыныңны ташлап китмәдең. Булыштың, ярдәмче булдың, алдамадың, рәхмәт, исән вакытымда синең белән бәхилләшәм”, – диде дә елады. Үләренә ике атна калган иде.    – Үзең ни белән шөгыльләнәсең? – Балалар әйбере сатам. Казанда кибетем бар. Инде кабат Төркиягә китәргә уйлыйм, монда миңа бик авыр. Алсуны калдырып китәсем дә килми, минем өчен Алсу үлмәде. Дога белән искә алам. “Үлсәм, догадан калдырмагыз”, – дигән васыяте бар иде.   – Ник балагыз булмады? – Шул, авыруы сәбәпле. Алсу терелсә, бала алырга уйлый идек. Германиягә дәваланырга баргач, смс юллады: “Синең белән озак яшәргә, бала үстерергә телим, Алла боерса”, – дигән. 2014 елның 23 ноябрендә язган. Өметен югалтмады, әмма соңгы көнендә китәсен аңлады, һәрбер кеше белән бәхилләште.   – Төркиядә ни белән шөгыльләнә идең? – Текстиль белән.   – Өйләнергә уйлыйсыңмы? – Алсуга булган мәхәббәтем дәвам итә.   – Алсуның фатиры сиңа калдымы? – Юк, гаиләсенә калды. Россия законнарын белмим, кызыксынмыйм да...   Алсуның (урыны оҗмахта булсын) әнисе бүген дә төш күргән. Имеш, ул кызын кияүгә бирә икән. Аның кызы төрек егетенә тормышка чыга. “И, кызым, төреккә барып ялгышмыйсыңмы, бәхетле гаилә кора алырсызмы икән?” – дип эндәшә төсле әнисе Алсуга. Кызы аны ишетми дә, ул бүген шат, күңелле, җырлый-бии. Яраткан кешесенә кияүгә чыга ич ул. Дөньяда 2010 ел, имеш...
Габдерхим

--- | 24.11.2015

Владимир Путин: "Бу – Россиягә арттан һөҗүм"

24.11.2015 Сәясәт
Сүрия белән Төркия чигендә Россиянең Су-24 истребителе бәреп төшерелүенә бәйле рәвештә ил Президенты Владимир Путин үз фикерен белдерде. Исегезгә төшерәбез, бүген Су-24 истребителенең бәреп төшерелүен Төркия һава юлларын бозу белән бәйләп аңлатырга тырыштылар.
Һөҗүм иткәнче төрек гаскәриләре берничә тапкыр кисәтү ясаган, шул сәбәпле Россия очкычының ике пилоты да катапульт ярдәмендә үзләрен коткарырга өлгергән, дип хәбәр ителде. Аларның язмышлары ачыклана.   Россия самолеты Төркия истребителе F-16 "һава-һава" ракетасы белән бәреп төшерелгән, дип белдерде Владимир Путин. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. "Россия Су-24 истребителе Төркиягә куркыныч тудырмады, янамады, – дип белдергән Президент. – Ул Россиядә тыелган  "Ислам дәүләте" экстремистик төркемгә каршы операция башкара иде. Су-24 очкычы белән булган хәл террорчылыкка каршы гадәти көрәш кысаларыннан чыга. Бу – террорчы булышчыларының Россиягә арттан һөҗүм итүе".
---

--- | 24.11.2015

"Татар Җыры”н кем киендерә һәм иң кыйммәтле күлмәкнең бәясе күпме тора (ФОТО)

24.11.2015 Шоу-бизнес
Елның иң мөһим музыкаль вакыйгасы “Татар Җыры” фестивале “Пирамида” күңел ачу үзәгенең концертлар залында 19 декабрьда узачак. Фестиваль ел да тамашачыларны үзенең масштаблары белән генә түгел, ә катнашучыларның кабатланмас стильләре белән дә гаҗәпләндерә. Элегант костюмнар, купшы, зәвыклы күлмәкләр соклану хисен уятмыйча калдырмый. Мөгаен күпләр “Әлеге онытылмас образлар кем эше икән?” дип кызыксына торгандыр.

Ел саен фестивальне оештыручылар профессиональ стилистлар белән хезмәттәшлек итә. Быел тантанада катнашучыларны дизайнер Алинә Бәдретдинова киендерәчәк.

Алинә Бәдретдинова – дизайнерлар арасында уздырыла торган бихисап бәйгеләрнең җиңүчесе. Күп еллар дәвамында “Эстель” мода театры өчен коллекцияләр әзерләп килә.  Казан милли тикшеренү технология университетының  Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн Институтының “Мода һәм технология” кафедрасында өлкән мөгаллим.  Татарстан республикасының Мәдәният министрылыгыннан “Милли мода үсешенә керткән өлеше өчен” диплом белән бүләкләнгән. 2009 елдан татар эстрадасы йолдызлары белән хезмәттәшлек итә.

- Алинә, фестивальнең быелгы идеясе - туган якка булган мәхәббәт темасы костюмнарда чагылыш табачакмы?
- Туган як минем өчен серле урын ул. Туган йортымда үткән балачак елларымны һәрвакыт сагынып искә алам. Шуңа да әлеге тема миңа бик якын. Костюмнарда исә якты, нәфис төсләргә өстенлек бирергә тырыштым. Иң мөһиме – үзем өчен силуэтларда кабатланмаска дигән шарт куйдым.

 - Фестивальдә катнашучылар өчен сәхнә киеме сайлау процессы нидән гыйбарәт? 
- Чыннан да, бу процесс һәм бик катлаулы процесс. Барысы да булачак номерның куелышы турында фикер алышудан һәм җырны тыңлаудан башлана, аннан костюмның силуэтын һәм төсен сайлыйбыз. Беренчел эскизлар ясалганнан соң, иң катлаулы этапларның берсе башлана, ул да булса җырчы белән  бердәм фикергә килү. Монда, әлбәттә, үз позицияңне дөрес җиткерә белү бик мөһим. Кайвакыт башкаручылар төзәтмәләр дә кертеп җибәрә һәм, ниһаять,  җитәкчелек эскизларна кабул иткәч, материал сайланып, костюмны тегә башлыйбыз яки инде әзер күлмәкне генә сатып алабыз.

- Сер булмаса, проектта катнашучыларның сәхнә кименәре ничә сум тора?
- Барысы да материал бәясеннән, костюмның ни дәрәҗәдә катлаулы булуыннан тора. Мәсәлән, арзанраклары 40 000 тирәсе, ә иң кыйммәтле күлмәк 150 000 сум тора. 

- Стилист әзерләгән образда сәхнәгә чыгу бер хәл, ә менә үз белдеклегең белән күлмәк сайлау -  икенче эш. Татар эстрадасы йолдызлары сәхнә өчен киенә беләме?
- Һәр җырчының үз зәвыгы, һәркем үзенә туры килгән, үзенә килешкән киемне сайлап алырга тырыша. Иң мөһиме үз стилеңне булдыру. Кемнедер кабатлау беркайчан да уңышка илтмәячәк. Сукырларча мода артыннан куу да дөрес түгел. Күпчелек артистлар моны яхшы аңлый. Ел саен эстрадабызга яңа идеяле, үзенчәлекле образлары белән таң калдыручы, сәхнә костюмнарына яңа сулыш өрүче яшь башкаручылар килә. Бу, әлбәттә, шатландыра гына!

Партнерлар: Рэсми партнер «Татнефть» компаниясе; «Медитуризм» компаниясе – «Сэламэтлек артыннан Торкиягэ!»; Калинина 37 йортта урнашкан «Люкс» бутигы; «Семь озер» артезиан суы; «Аль-Резе» кондитерлык-кафесы; Кин профильле «Ава –казань» клиникасы; «Капитоь» кун хэм мех салоннары челтэре; «Иль де Ботэ» парфюмерия хэм косметика кибетлэр челтэре; «Таттелеком» компанисе;  Туры трансляциянен генераль партнеры «Намус» тозелеш компаниясе;  Туры трансляциянен генераль иминиятлэштеру партнеры «Наско» компаниясе».

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.


---

--- | 24.11.2015

Татарстанда цифрлы телевидение тапшыруларына күчү программасын чынга ашыру тәмамлана (ФОТО)

25.11.2015 Җәмгыять
Татарстанда санлы цифрлы телевидение тапшыруларын үстерү буенча Федераль максатчан программаны чынга ашыру тәмамлана. Казанда икенче санлы тапшыручы эшләтеп җибәрелде. Тантаналы чара Россия теле һәм радиотапшырулар челтәренең (РТРЧ) республика филиалы территориясендә узды.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, РТРЧ нең цифрлы радиотапшыруларын үстерү программасы чараларын планлаштыру департаменты директоры Владимир Еременко, РТРЧ нең Татарстандагы филиалы директоры Владимир Якимов, БДТРК ның филиалы “Татарстан” ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов катнашты.   Казанда бүген эшләтеп җибәрелгән радиотелетапшырулар челтәренә Казанның Совет районы, шулай ук шәхси секторлар, ТР Биектау һәм Питрәч районнары да керә. “Бүген тагын бер истәлекле дата - ТР Радиотелетапшырулар үзәге гамәлгә куелуга 85 ел”, - дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов.   “Татарстанда цифрлы телевидение тапшыруларына күчү программасын чынга ашыру тәмамлана. Без ИФО да беренчеләрдән булып әлеге эшне төгәлләүче төбәкләрнең берсе”, - диде ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.   Еременко сүзләренә караганда, Татарстан, цифрлы телерадиотапшырулар үстерү программасын чынга ашыруга старт биргән өченче төбәк, әмма республика финишта беренчеләрдән. “ТР Радиотапшырулар үзәге РТТЧ ен хасил итүче коллективлар арасында энҗе бөртеге булып тора. Бу һәрвакыт беренче һәм иң яхшы булырга теләүче кешеләр. Ә иң кызыгы – аларның ул килеп тә чыга”, - дип билгеләп үтте ул тантанада. Владимир Якимов сүзләренә караганда,программа үтәлешендә республика хакимияте һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы зур роль уйнаган.   Татарстанда цифрлы тапшыруларга күчү буенча программа 2010 елның мартында эшләтеп җибәрелде. Бүгенгә аны чынга ашыру тәмамланган диярлек – республика халкының 98,5 проценты цифрлы тапшыргыч сигналын кабул итә ала. Шул вакытта республикада зур егәрлекле 6 тапшыргыч төзелгән һәм 86 – кече егәрлекле. 83 мультиплекслар формалаштыру үзәге төзелгән һәм тапшырылган. Программаны чынга ашыруга сарыф ителгән гомуми сумма 1 млрд 15 млн 700 мең сум тәшкил иткән, аның 765,7 млн сумы – федераль бюджеттан, 250 млн сумы – РТТЧ акчалары.   Якын арада республикада телеүзәкләр сигналын тоту зоналары үлчәме алыначак, аның нәтиҗәләре буенча эшне дәвам итү турында карар кабул ителәчәк. Шәйхетдинов хәбәр итүенчә, төбәк телевидениесен саклау мәсьәләсе кискен булып кала, бу мәсьәләне хәл итү зарур. Төбәк һәм район каналлары бер генә цифлы пакетка да кермиләр, каналларның гомуми саны -20.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Фотосурәт mic.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Юлия РЕВИНА

--- | 24.11.2015

Милли кием бәйгесендә җиңүчегә машина бүләк итмәкчеләр (ФОТО)

25.11.2015 Милләт
Казанда алтынчы тапкыр уздырылучы милли кием дизайнерлары халыкара бәйгесе татар халкына онытылып барган милли киемнәрен кайтару максатын тота. Бәйге Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Сөембикә” журналы, Казан илкүләм-тикшеренү технология университетының (КХТИ) “Дизайн” кафедрасы, Татарстан һәм Россия Дизайнерлар берлекләре тарафыннан оештырылган.
Әлеге “International Fashion-2015” бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләр дә елдан-ел арта гына.   Быел 70 коллекциянең 40гы гына сайлап алу турын үткән. Шулай ук быел студент яшьләр һәм профессиональ дизайнерлардан тыш, хәтта мәктәп укучыларына да үзләре теккән милли күлмәкләрен күрсәтергә мөмкинлек тудырылган.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  – Без заманча, еш кына бик тә шыксыз күренгән кием-салымга халыкның мәдәни байлыгын чагылдырган миллилек чалымнарын кайтарырга теләсәк, кечкенәдән үк халык традицияләренә ихтирам тәрбияләргә тиешбез. Булачак дизайнерларда мәктәп яшеннән үк иҗади рух уятып, студент чорында кием конструкторлыгы һөнәре осталыгын үзләштерергә мөмкинлекләр тудырып, аларны профессиональ яктан җитлеккән белгечләр дәрәҗәсенә үстереп җиткерергә кирәк. Бу татарларга гына түгел, башка милләтләр өчен дә актуаль мәсьәлә, һәм аның белән эзлекле рәвештә шөгыльләнү зарур, – дип аңлата КИТТУ профессоры, “Дизайн” кафедрасы мөдире, Татарстан һәм Россия Дизайнерлар берлекләре әгъзасы, бәйгенең жюри рәисе Венера Хамматова.   Бәлки, чыннан да, бу бәйге аша мода дөньясына тәүге адымнарын ясаган яшь дизайнерларның кайберләре киләчәктә Татарстанның дөнья күләмендә горурлыгына әверелер. Әнә, Татарстанның киез итекләр үзәге булган Кукмараның 4нче урта мәктәбе 11 сыйныф укучысы Зөһрә Мингазова “Үткәннәр белән алга карап” дип аталган киез киемнәр коллекциясе белән жюрины шаккатырды.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Бәйгенең даими катнашучылары, гадәттәгечә, – КИТТУның “Дизайн” кафедрасы студентлары. Шулай ук быел Казанның 41нче һөнәри көллияте, “Стиль” Россия-Италия дизайн югары мәктәбе студентлары, Россиянең Йошкар-Ола, Киров, Мәскәү, Ставрополь, Ижау, Екатеринбург, Тверь шәһәрләреннән яшь дизанерлар үз коллекцияләрен тәкъдим итте. Алар өч номинациядә бәяләнде. Студент яшьләр теккән милли кием-салым – “Этно”, ә көндәлек киемнәре – “Прет-а-порте” номинацияләрендә көч сынашты. Казан, Уфа, Чиләбе, Королев шәһәрләреннән инде үз студияләрен ачып эшләүче тәҗрибәле дизайнерлар исә коллекцияләре белән “Профессионаллар” номинациясендә таныштырды.   Бәйгенең химаячеләре беренче урыннарга бүләккә зәркан бизәнү-ясану әйберләре, кием-салым өчен парлы үтекләү җиһазы, икенче-өченче урыннарга кыйммәтле тукымалар әзерләгән иде. Венера Хамматова хәбәр иткәнчә, киләсе елда дизайнерлар бәйгесе май аенда үткәреләчәк. Химаячеләр анда Гран-при иясенә автомобиль ачкычы тапшырырга вәгъдә иткән.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  “Дини кием түгел, милли кием”   – Татарстанда кием дизайнерлары бәйгесен оештыруның көн кадагында торган тагын бер әһәмиятле бурычы – чадра-пәрәнҗәсез Европа татар киемнәрен тудыру. Югыйсә, соңгы елларда мөселман илләре йогынтысында татарлар милли киемнәрне шул мөселман илләренең киемнәреннән аермый башлады кебек. Татар халкының милли киемнәре дә тыйнак һәм нәзакәтле, шул гүзәл үрнәкләрне торгызу, заманга яраклаштырыру таләп ителә, – дип ассызыклый Венера Хамматова.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  КИТТУның 6 курс студенты Гөлшат Гыйләҗева, мәсәлән, махсус шушы бәйге өчен “Мирас” дип аталган коллекция иҗат иткән. Күлмәкләрен ул “Казан җөе” дип аталган җөй ярдәмендә тегелгән күн мозаикасы белән бизәгән. “Гадәттә без читек-кәвешләрдә күрергә күнеккән күн мозаикасын заманча күлмәкләрнең якаларын, җиң очларын, каешларын бизәүдә дә файдаланырга мөмкин: күз явын алып, мондый күлмәкләр башка киемнәрдән аерылып торачак. Казан җөен күрмәгән халыкларда татар мәдәнияте, һичшиксез, зур кызыксыну уятачак”, – дип фикерләре белән уртаклаша Гөлшат.   Заманча милли кием нинди булырга тиеш дигәндә, жюри әгъзасы, Татарстанның Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшкуарлары берлеге рәисе урынбасары Ирина Куприянова аны мода юнәлешләреннән калышмаган, көн саен киеп йөрергә уңайлы, әмма шул ук вакытта халыкларның милли үзенчәлекләреннән ваз кичмәгән ас-баш кием-салымы итеп күзаллый. “Һәр халык кабатланмас бай тамырларга ия, аларның көндәлек киемнәрдә дә урын алырга хакы бар”, – ди Ирина ханым.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Бәйгедә беренче урыннарны Россия халыклары, монгол, япон һәм башка халыкларның милли киемнәреннән илһамланып иҗат иткән Мәскәү кызы, Дизайн һәм технология университеты студенты Екатерина Шумилина – “Метаморфозалар” коллекциясе, Ижау шәһәреннән Удмурт дәүләт университеты студентлары Наталья Васильева белән Софья Ушакова – “Коми әкиятләре көенә” коллекциясе, Казан илкүләм-тикшеренү технология университеты студенты Лилия Хәбибрахманова татар милли киемнәрендәге камзолларга кызыгып теккән “Камзол” коллекциясе өчен алды. Гран-при янә Казаннан читкә китте. Аңа Чиләбедән, күп тапкырлар төрле бәйгеләрдә җиңү яулап килүче Лилия Васильева лаек булды. Талантлы татар кызы заманча тукымалар, мода агымнарын, татар халкының милли кием үзенчәлекләрен, милли бизәкләрне файдаланып иҗат иткән чираттагы коллекциясен “Ирекле кош очышы” дип исемләгән.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Солтан ИСХАКОВ фотолары
Лилия ГАДЕЛШИНА

--- | 24.11.2015

Камал театры интернет-кибет ачты

25.11.2015 Мәдәният
Кадерле дуслар! Камал театры сайтында интернет-кибет ачылды! Хәзер Казанда яки Татарстанда яшәмичә дә татар мәдәниятенә кушылырга мөмкин. Моның өчен кул астында компьютер һәм интернет булу да җитә. Камал театрының интернет-кибетендә үзенчәлекле видео һәм аудиоматериаллар, шулай ук китаплар һәм истәлекле сувенирлар сатып алырга мөмкин. Әлеге материалларны электрон форматта да алырга була.
Спектакльләрнең лицензияле видеоязмалары. Бүгенге көндә “Әлдермештән Әлмәндәр” һәм “Люстра” спектакльләренең видеоязмалары әзер. Аларны 1, 2 яки 6 айга “аренда”га алырга мөмкин – шул вакыт эчендә ул кулланучының шәхси кабинетында калачак. Аерым түләү белән спектакльләрне сатып алырга да була.   Аудиоязмалар. Интернет-кибеттә аудиоязмалардан Татарстанның халык артистлары Фирая Әкбәрова, Зөлфирә Зарипова, Фоат Әбүбәкеров һәм Әсхәт Хисмәтов башкаруындагы милли җырлар тупланган дисклар һәм язмалар алырга мөмкин (электрон форматта). Бәясе 200 дән 350 сумга кадәр.   Китаплар. Бездә татар театры тарихы, шулай ук Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Марсель Сәлимҗанов, Ирек Баһманов, Әзһәр Шакиров һәм башка күренекле шәхесләргә багышланган китаплар бар. Китапларны электрон форматта (pdf) да күчереп алырга була. Күпчелек басмаларның бәясе 150 сумнан артмый.   Сувенирлар. Интернет-кибеттә Сез шулай ук истәлекле сувенирлар һәм Камал театры рәсеме төшерелгән медальләр ала аласыз.   Түләү һәм китереп бирү. Түләү VISA International һәм MasterCard World Wide банк карталары аша тормышка ашырыла. Товарны түләнгәннән соң паспорт белән театрның складыннан (эш көннәрендә 9.00-17.00 сәгатьтә) килеп алырга мөмкин. Шулай ук алынган товарны Россия почтасы яки DPD курьер хезмәте аша да җибәрү мөмкинлеге каралган.  Түләү процессы хакында тулырак мәгълүмат.   Дуслар, әлегә интернет-кибеттә товар тулысынча куелмаган. Тик бу вакытлыча! Видео, аудиоязмалар, китап һәм башка истәлекле товарлар көннән-көн артып торачак: спектакльләргә лицензия ясалачак, дисклар яздырылачак, ә китаплар сканер аша үткәреләчәк. Театрның интернет-кибетен бергәләр камилләштерик!   Камал театрының интернет-кибет адресы.   Интернет-кибетнең эшчәнлеге хакындагы фикерләрегезне шушы адресларга юллагыз: ilshat.r.latypov@tatar.ru, Ilfir.Yakupov@tatar.ru, (843) 293-83-18.
---

--- | 24.11.2015

Ростуризм Төркиягә юлламалар сатуны туктатырга тәкъдим итте

25.11.2015 Җәмгыять
Федераль туризм агентлыгы, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның Төркия Республикасында террорчылык куркынычы булуы турында белдерүе, шулай ук хәзер анда булган Россия туристлары куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, турагентларга Төркиягә турлар сатуны туктатырга тәкъдим итте.
“1996 елның 24 ноябрендә имзаланган “Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында”гы ФЗ 14 нче маддәсе буенча бу вазгыять туристлар иминлегенә куркыныч буларак квалификацияләнә”, - диелгән Ростуризм белдерүендә.   Федераль туризм агентлыгы Россия туроператорлары, турагентларына туристлык продуктларын, шулай ук Төркия Республикасына аерым туристлык хезмәтләрен этәрү һәм сатуны туктатырга тәкъдим итә, шул исәптә башка илләр аша да.   Искәртеп үтик, элегрәк РФ Президенты В.Путин, "Су-24" һәлакәткә очравы Россия-Төркия мөнәсәбәтләренә җитди йогынты ясаячак, дип белдерде. 24 ноябрьдә, Сүрия территориясендә җирдән ату нәтиҗәсендә, Россия авиатөркеменең "Су-24" самолеты бәреп төшерелгән. Элегрәк ике пилот катапульцияләнергә өлгергән дип билгеләп үтелгән иде, әмма, Сүрия оппозициясе мәгълүматларына караганда, очучыларның берсе үлгән.
---

--- | 24.11.2015

Кирәк идеме сезгә белем?

25.11.2015 Мәгариф
Көне-төне укыту турында сөйлиләр. Белем бирү системасын яхшыртырга, укытучыларны даими рәвештә тикшереп торырга кирәк, диләр. Бер яктан, дөрес эшлиләр. Балага белем бирергә кирәк. Укытучыларны да даими рәвештә тикшереп торырга кирәк. Ничек итеп? Бар да гади генә.
Менә, әйтик, ниндидер чинауникның дөньясына килеп керәсең –  ә анда-а!.. Яшәгән фатирының мәйданы чакрымга якын, җиһазлары һәр кайсы миллион сум тора. Банкта акчасы –  буа буарлык. Кайдан алган ул боларны?!. Әлбәттә, урлашкан.  Укытучыларны да шулай тикшерергә кирәк. Һәр ай ахырында –  имтихан. Менә бер гади генә татар теле укытучысы, әйтик. Ә белмәгән нәрсәсе юк! Беркем беркайчан ишетмәгән Кандалыйларга кадәр белә. Хәтта борынгы татар телен аңлый. Хәтта чит ил язучыларын укыган. Һәм иң гаҗәбе –  хәтта бүгенге заман язучыларын белә! Юк, ул гади генә бер татар теле укытучысы. Аңа җөмлә төзелешен, Тукай белән Җәлилне һәм тагын бер-ике классикны белсә, җитә. Ә ул... Кайдан алган ул бу тиклем белемне?!. Икенең бере генә: йә укучыларга дип бүленгән белемне үзләштергән, йә башка коллегаларыныкын урлаган. Мондый комагай бәндәнең урыны, әлбәттә, мәктәптә түгел.   Икенче яктан, дөрес эшләмиләр. Балага белем бирергә кирәкми. Менә үзегезнең бала чакны искә төшерегез әле. Сез бик тырышып укыдыгызмы? Кирәк идеме сезгә белем? Кирәкми иде, әлбәттә. Кирәкмәгән нәрсәне мәҗбүриләп тагу яхшы түгел. Бигрәк тә бер гөнаһсыз балага. Олы кеше әле ул туда-суда... Әйтик, кемдер сезгә ун ел элек пешерелгән икмәк ашатырга тели. Ул аны мәҗбүриләп кулыгызга тоттыра, авызыгызга тыга... «Аша, бу бик файдалы, чын бодайдан пешерелгән. Моны иң яхшы пекарняда пешергәннәр. Бу сиңа кирәк булачак», – ди. Сез нишлисез? Балага белем бирү дә нәкъ шуның сыман. Өстәвенә бу тормыш канунына, икътисад канунына каршы килә. «Кеше сатып алырга теләмәгән нәрсәләрнең кирәге юк», – ди ул канун. Ә сез биргән белемне бала бушлай да алырга теләми.   Өченче яктан, нинди генә бай ил булсак та, сакчыллык кирәк. Дөрес инде, безнең гыйльми үсешебез дә, мәдәни, тарихи, тагы әллә нинди мирасыбыз да зур. Аң-гыйлемгә бай халык без, кыскасы. Ләкин бу бит әле ул белемнәрнең кадерен белмәскә дигән сүз түгел. Кадерен белергә кирәк. Әрәм-шәрәм итмәскә, теләсә кемгә таратмаска. Киләчәк буыннар өчен сакларга. Ә иң үтемлесе –  аны талон буенча бирергә. Күз алдына китерәсезме?!. Китап кибетләре юк, китапханә киштәләре буп-буш. Интернетта китап тыелган. Белем чыганагын бер җирдән табарлык түгел. Һәм иң кирәк чакта гына сиңа талон килеп төшә. Шушы талон буенча, син бу айда ике бит китап укый аласың... Шәп бит! Югыйсә, кайберәүләр белемнең кадерен белми башлады. Менә бер вуз профессоры, акча җитмәүне сәбәп итеп, базарга йөкче булып урнашкан. Стажы булмагач, сатучы итеп тә алмаганнар. Йөкче. Бу бит иң зур оятсызлык! Беренчедән, акча җитмәү –  җитди сәбәп түгел. Акча ул беркемгә дә, шул исәптән миллиардерга да җитми. Икенчедән, белем –  иң зур байлык. Менә шушы әйтеп бетергесез хәзинәне акчага, ниндидер йөкче зарплатасына алыштыру... Моңа сүз табып булмый. Бу –  хыянәт... Исраф итү... Илнең гыйльми байлыгын талау. Бу сиңа акча урлау гына түгел. Моның өчен судка бирергә кирәк!   Ә бит мондый бәндәләр бер ул гына түгел. Алар көн саен арта. Теләсә нинди базарга килеп кер –  гел шуның ишеләр. Элегрәк урнашканнары –  сатучы, соңрак килгәннәре –  каравылчы, яңалары –  йөкче, идән себерүче... Шуңа хәзер швабра болгап кычкырып йөрүче Хөббениса апалар юк. Болары швабраларын тотып елмаялар: «Зинһар өчен, сул аягыгызны егерме биш сантиметр читкәрәк алып торыгыз әле... Юк, ул якка түгел, утыз биш градус төньяк-көнбатышка...» Ә яңа гына диплом алучылар күпме?!. Алар биржаларда чират тора. Сатучы, каравылчы, идән юучы булып эшләр өчен.   Илнең белем запасын исраф итмәү максатында, мондый тәкъдим кертәм. Бетерергә кирәк бөтен югары уку йортларын. Профессорларын куарга. Кирәкми берсе дә. Безгә ике төрле уку йорты гына кирәк. Берсендә сатучылар әзерләсеннәр, берсендә –  каравылчылар. Гади халык өчен шул җитә. Нәчәлник балалары әти-әнисе юлыннан китсен. Вундеркиндлар үз бизнесен ачсын.    
Марат КӘБИРОВ

--- | 24.11.2015

Татарстанда 19 яшьлек егетне ток сугып үтергән

25.11.2015 Фаҗига
Эшченең үлеме буенча тикшерү алды эше башланды. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, 19 яшьлек электрчы-стажер электр насослары заводындагы цехта үлгән.
Беренчел фаразлар буенча, Бөгелмәдәге бу бәхетсезлек очрагы эшче электр яктылык лампалары алыштырган вакытта килеп чыккан. Ул урында ук вафат булган.   Тикшерү эше дәвам итә. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
---

--- | 24.11.2015

«Туй күлмәге», «Су буенда учак яна», «Ак яулыклы әнием» җырлары авторы Наил Касыймның күңеле нәрсәгә рәнҗи

25.11.2015 Мәдәният
Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Арча районы Якташлар җәмгыяте Наил Касыйм җырларыннан торган концерт оештырды. Заманында радио-телевидениедән «Туй күлмәге», «Су буенда учак яна», «Ак яулыклы әнием» кебек җырлар яңгырамаган көн булдымы икән?!
Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Касыйм тамашачыга үзенең мәгънәле җыр текстлары белән якын. Кайсы темага алынмасын, яратып, үз йөрәге аша үткәреп яза ул.   – «Бар дөньямны җылытырга җитә әнкәемнең нурлы күзләре», дип бары тик Наил Касыйм кына әйтә аладыр. Әңгәмәбезне дә «Кем иде соң ул шагыйрь Наил Касыймның әнисе?» – дигән сораудан башлыйсы килә. – Минем әнием Фәүзия исемле. Бик йомшак күңелле, тырыш, эшчән хатын-кыз иде. Ул биш бала әнисе. Үземнең иң беренче җырым да әниемә багышланган. «Ак яулыклы әнием» дип аталган ул җырны үз туган көнемдә яздым. Мин белгәннән бирле безнең әни ак яулыктан йөрде. Ак яулык әле ул чисталык, сафлык билгесе дә. Гомумән, безнең бабайлар бик акыллы булган. Алар хатын-кызны кара киемнән йөртмәгәннәр, зиратка кертмәгәннәр. Моның белән алар хатын-кызның, булачак әниләрнең рухын саклаган, күңел яраларын тирәнәйтмәгән. Аклыкка, чисталыкка өндәгәннәр. Ак көннәрең, бәлки, аз булгандыр, Югалттың шул инде саулыгың. Кара кайгыларны күрсәң дә син, Каралтмадың, әнкәм, яулыгың.   – Сезнең шигырьләрегез үзе моңлы җыр сыман. Җыр нәрсә ул, Сезнеңчә? – Төсләр тупланышы салават күперен хасил итә. Ә хисләр тупланышы җыр тудыра. ­Шагыйрь башта хисләнеп шигырь яза. Шул хисләргә хисләнеп, композитор көй яза. Композитор тудырган хисләрне җырчы үз кичерешләре белән халыкка чыгара. Ә инде күңелгә барып җитә торган җыр миллионнарда хисләр тудыра. Үз шигыремнән кыскартып әйткәндә : «Сүз ул– хиснең яртысы, ә җыр ул – хиснең балкышы!» – дияр идем.   – Җыр текстларын кайчан, ничек яза башладыгыз? – Бервакыт китап кибетенә керсәм, анда күп кенә шагыйрь­ләрнең китаплары өелеп ята. Шунда минем башта җыр текстлары язу уе туды. Халыкка кирәгрәк эш белән шөгыльләнәсем килде.   – Үзенең туган ягы турында язмаган шагыйрь юктыр ул. Әмма аны һәркем үзенчә сурәтли. – Һәр шагыйрь туган якны иҗатында үзенчә чагылдыра, һәркемнең үз теле. Мин Кырлай янындагы Ашытбаш авылыннан. Балачакта әниемнең туган авылы Иябашка (ул Кырлай белән тоташкан авыл) әбиләргә кунакка барганда, Тукай йөргән сукмаклардан йөри идем, Тукай коенган инештә су коенып үстем. Бәлки шул инешнең суы бераз сеңеп калгандыр, шигырь язу теләге шул чакта уянмады микән, дип тә уйлап куям. Безнең як табигате бик бай. Тукай да бик яраткан аны. Ул үзенчә тасвирлаган, мин үземчә. Димәк, сокланырлык табигать бар безнең якларда.   – Сез «мәхәббәт нәрсә ул?» дигән сорауга да бик матур җавап бирәсез. «Мәхәббәт – яратып үлү ул, яңадан туу ул дөньяга!» Аерым кешегә багышланганнары бармы ул шигырьләрегезнең? – Мәхәббәт турындагы шигырьләрем хатын-кызга сокланудан туган.   – Үз җырларыгызны үзегез җырлыйсызмы? – Мин сәхнәгә чыгып җырламасам да, аларны көйләп йөрергә яратам.
– Сезнең шигырьләргә язылган көйләрнең барысы да зәвыгыгызга туры киләме соң? – Ошап бетмәгәннәре дә бар. Кайберләре минем күңелдәге хисләр белән тәңгәл килмиләр.   – Сезнең бер үк җырыгызны берничә җырчы башкарганы булды. Гадәттә, җырчылар үзләре башкарганны башкалар җырлавын яратмый. Автор буларак, моңа Сезнең карашыгыз... – Җыр ул җырлау өчен языла. Аны һәр кеше җырларга хаклы. Кем аны яхшы итеп башкара, халык күңеленә шул җырчы кереп кала. Әйтик, әнә «Туй күлмәге» Венера Ганиева башкаруында, ә «Су буенда учак яна» җыры Зөһрә Шәрифуллина башкаруында кереп калды бит күңелгә.   – Сер түгел, бүген сәхнәдә тү­бән дәрәҗәдәге җырлар да шактый яңгырый. Алардан котылу чарасы булыр, дип уйлыйсызмы?   – Әйе, сөйләм теленнән дә түбән дәрәҗәдәге шигырьләргә көйләр языла. Кем нәрсә җырлыйсы килсә, шуны җырлый. Сәнгать советы юк, тыю юк. Демократия булганда, тыю була да алмый. Ләкин аның бер юлы бар. Радио-телевидениедә музыка мөхәррирләре белемле һәм җырларга таләпчән булырга тиеш. Алар сайлап алу хокукына ия. Мөхәррирләр зәвыклы һәм акыллы булган очракта, түбән дәрәҗәдәге җырлар азаер иде. Алар сайламаса, җырчы эфирга чыга алмый.
– Бүген кайбер җырчылар авторларын әйтеп торуны да кирәк дип санамый. Үзләре җырлар таба алмыйча аптырый. – Минем җыр сатканым юк, шуңа күрә монысы инде күңелдә рәнҗү тудыра. Җырның «әти-­әнисе» әйтелмәгән кебек тоела. Бәлки шуңа күрә дә авторларның күңеле төшеп, җыр текстлары язмыйлардыр. Югары культурага ия булган җырчы җыр авторларын атарга тиеш. Элек «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» дигән конкурста авторларны халык билгели иде. «Иң популяр җыр авторлар»ын билгеләү конкурсы булдыруны кирәк, дип саныйм мин.   – Бүгенге көндә охшаш җырлар да шактый. Үзегезгә дә андыйлар белән очрашырга туры киләдер? – Хәзерге вакытта урлау «чә­чәк ата». Тормышта да, әдәбиятта да. Мин аңа артык гаҗәпләнмим һәм андый хәлгә күз йомарга да җыенмыйм. Андый хәлләр белән үземнең дә очрашкан булды. Җөмләләрне генә түгел, куп­летлап урлаган очракта, дөреслекне исбатларга тырыштым һәм исбатладым.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 24.11.2015

Гүзәл һәм Илназ Баһлар яңа фатирга күченгән

25.11.2015 Шоу-бизнес
Казанның "Азино" микрорайонында яшәүче туганнарга баргач, ишегалдында бала белән йөрүче җырчы Гүзәл Идрисова белән очраштык. Гүзәл тормыш иптәше, татар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Баһ белән ике ул үстерә. Шәхсән үзем бу гаиләне якын итәм һәм хөрмәтем дә зур аларга.
- Гүзәл, сез моннан ерак түгел бер йортта яши идегез, монда нишләп йөрисез? - Бер бүлмәле фатирны сатып, зурракны - өч бүлмәлене алдык. Ерак китәсе килмәде, улыбыз Камилне шул ук балалар бакчасында калдырдык. Әлегә 1,4 яшьлек кечкенә улыбыз Рамил белән өйдә утырам.   - Күптән алдыгызмы? - Быел җәй көне. Дүртәү булгач, бер бүлмәледә кысан була башлады.   - Әле бакчагыз да бар бит сезнең? - Әйе, быел бакчада бераз яшелчә-җимешләр дә утырттым. Гомумән, бакчада казынырга яратам. Буш вакыт булдымы, шунда барабыз. Җәен бигрәк тә рәхәт анда. Бакчага мунча да салып куйдык.   - Илназ концертларда булганда, вакытны ничек үткәрәсез? - Урамга чыгабыз, минем шикелле балалы әниләр белән берәр сәүдә үзәгенә барып йөреп кайтабыз. Камилне төрле түгәрәкләргә йөртәбез. Тик утырганыбыз юк.   - Балалар тәрбияләү белән беррәттән үзең дә концертларда катнашып йөрисең. Иҗат итәргә дә вакытың каламы? - Иҗат итүдән туктаган да юк. Хәзерге вакытта Илназ белән яңа дуэтлар өстендә эшлибез. Үзем дә яңа җырлар яздырам.
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 24.11.2015

Көн дәвамында «Матбугат.ру»да язылган иң кызыклы комментарий өчен һәр кич саен 100 сум акча түлибез!

25.11.2015 Интернет
Иң кызыклы комментарийны редакция билгели. Акча җиңүченең телефон номерына салына. Бәйгегә һәр кич саен нәтиҗә ясыйбыз (төгәл вакыты юк).

Безгә төче мактау яки җиргә салып таптау комментарийлары кызык түгел. Мактыйсыз икән – дәлилләгез, тәнкыйтьлисез икән – конструктив тәнкыйть булсын. Җиңүче, беренче чиратта, әнә шул күзлектән чыгып билгеләнәчәк.

  Акция 1 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аннары, бәлки, тагын озынайтырбыз.   18+
---

--- | 25.11.2015

Татарстанда зур юл һәлакәте булган (ФОТО)

25.11.2015 Фаҗига
Татарстан юлында 24 ноябрь көнне зур юл һәлакәте булган. Машиналар бәрелешеп, шактый зыян килгән, дип яза "Саба таңнары" газетасы.
Кичә, 24 ноябрь көнне, 11:35тә  Шәмәрдән - Казан юлының 65нче километрында өч машина бәрелешкән. Хәзерге вакытта булган фаҗиганең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр ачыклана.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.

---

--- | 25.11.2015

"Татар моңы" бәйгесе бюджеты 5 млн сум, приз фонды 1 млн сум

25.11.2015 Мәдәният
“Татар моңы-2015” телевизион халыкара конкурсына быел 302 заявка килеп ирешкән. Шуларның 156сы Россия төбәкләреннән булса, 146сы − ТР муниципаль берәмлекләреннән. Сайлап алу турлары нәтиҗәсендә, II турга катнашучыларның 74 се узган, РФ төбәкләре һәм БДБ илләре вәкилләре шуларның 30 ын тәшкил итә. Бүген II турның соңгы көне, аны “Яңа гасыр” телеканалында сәгать кичке 10.00 дә карарга була.
26 һәм 27 ноябрь көннәрендә исә III турны телеэкраннар аша тамаша кылу мөмкинлеге туачак. Конкурсның гала-концерты 29 ноябрьгә билгеләнгән.   Шул уңайдан бүген ТР Мәдәният министрлыгында матбугат конференциясе уздырылды. Анда ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары, конкурсның идея авторы һәм сәнгать җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, “Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы башкарма продюсеры Илсөяр Шиһапова, жюри рәисе урынбасары Фердинанд Сәләхов, конкурсантлар белән шөгыльләнүче, “Татарико” татар музыкасы оркестры җитәкчесе Ренат Халитов, педагог, шулай ук конкурста катнашучыларга мастер-класслар уздыручы Клара Хәйретдинова, “Татар моңы-2005” конкурсы лауреаты Марсель Вәгыйзов катнашты.   “Татар моңы” конкурсының үз йөзе барлыкка килде. Ул республика һәм аның чикләрендә генә түгел, чит илләрдә дә популярлык казанды, - диде Гүзәл Нигъмәтуллина журналистлар белән очрашу барышында. Ул искәрткәнчә, конкурсның максаты — ТР милли мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшьләрне милли иҗатка тарту, сәләтле яшьләрне барлау һәм аларга ярдәм итү. – Билгеле инде, сәләтлеләр күп булмый, аларны без, берәмтекләп булса да табабыз, җыябыз. Киләчәктә дә сәләтле яшьләр табылыр дип ышанам”, - диде ул.   7 ел дәвамында барган бәйгедә быел яңалыклар да шактый. “Быел без конкурсның форматын гына түгел, ә жюри составын да үзгәрттек. Жюри рәисе — Салават Фәтхетдинов, аның урынбасары Фердинанд Сәләхов, жюридагы калганнар әлегә сер булып калсын”, - диде Миләүшә Айтуганова. Ул хәбәр иткәнчә, конкурсның бюджеты үзгәрмәгән һәм быел да 5 млн сум тәшкил итә, приз фонды — 1 млн сум.   Илсөяр Шиһапова сүзләренчә, быел катнашучылардан килгән заявкалар, узган елдагы заявкалар белән чагыштырганда, 2 тапкыр артык. Шулай ук ТР белән төбәкләрдә, чит илләрдән катнашырга теләк белдерүчеләр саны да тигезләшкән, узган елларда исә Татарстаннан катнашучылар күп булган. Заявкалар Марий Эль, Ульяновск, Мәскәү, Санкт-Петербург, Магнитогорск, Екатеринбург, Чкаловск, Оренбург, Сургут, Түбән Тагил, Төмән, Пермь, Омск, Чиләбе, Курган, Үзбәкстан, Казакъстан һ.б. төбәкләрдән килгән.   Тагын бер үзенчәлек шунда, элек соло номинациясе буенча катнашучылар шактый булса, быел исә академик вокал һәм саксафон, думбра, скрипка кебек музыка уен коралларында уйнаучы катнашучылар саны күп булуы ачыкланган. Элегрәк катнашучыларның күбесе баян һәм гармунны үз итә торган булган.   “Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы башкарма продюсеры мастер-классларда катнашучыларга быел сертификатлар тапшыралачагын хәбәр итте.   Фердинанд Сәләхов катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде. Клара Хәйретдинова да аны хуплады һәм конкурсантлар алга таба музыкаль юнәлештә белем алырга Казан уку йортларына укырга килүен билгеләп үтте.   Марсель Вәгыйзов исә “Татар моңы”н яшь башкаручылар өчен зур этәргеч булуын ассызыклады. Фото: "Элита Татарстана".
Лилия ЛОКМАНОВА

--- | 25.11.2015

Хит аннан?! Илһам Шакиров - “The Doors”

25.11.2015 Шоу-бизнес
Яңгырашлары охшаш җырларны барлауны дәвам итәбез. Илһам Шакиров башкаруындагы "Идел буе каеннары" җыры белән “The Doors” төркеменең 1968 елда иҗат ителгән “Hello I Love You” җырын бергә куштык та, менә ни килеп чыкты:

 

 

  

 

 

 

"Хит аннан?!" сәхифәсенең алдагы чыгарылышлары:

Хит аннан?! Ленар Сәйфиев - Айдар Галимов   Хит аннан?! Ришат Төхвәтуллин - Nek & De Marco & Claudia    
---

--- | 25.11.2015

Бу көннең иң кызыклы комментариен сайладык

25.11.2015 Интернет
Исегезгә төшерәбез: көн дәвамында «Матбугат.ру»да язылган иң кызыклы комментарий өчен һәр кич саен 100 сум акча түлибез! Иң кызыклы комментарийны редакция билгели. Акча җиңүченең телефон номерына салына. Бәйгегә һәр кич саен нәтиҗә ясыйбыз.

Бүген шушы комментарийны җиңүче дип таптык. Аның авторына 100 сум акча җибәрәчәкбез. Авторга инде яздык, җавап көтәбез.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 


---

--- | 25.11.2015

Төркия белән элемтәләр ничек дәвам итәчәк? (ФИКЕРЛӘР)

26.11.2015 Сәясәт
Россиянең Су-24 самолеты бәреп төшерелү белән бәйле вәзгыять Россия һәм Төркия арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләргә начар тәэсир ясарга мөмкин. Белгечләр исә әлеге ил белән элемтәләр бозылу – зур ялгышлык булачак, дип саный.
Билгеле булганча, кичә Сүриядә террорчыларга каршы көрәштә катнашучы Россия очкычын Төркия гаскәриләре бәреп төшерде. Алар бу гамәлләрен Су-24 истребителе Төркия һава чиген бозуы белән бәйләп аңлатырга тырышты. Россия Президенты исә Төркиянең бу гамәлен “Россиягә арттан һөҗүм итү” (“удар в спину”) дип атады. Нәтиҗәдә, Россия Төркия белән хәрби элемтәләрне тулысынча өзде. Соңрак исә Россия Премьер-министры да әлеге вакыйгага карата үз фикерен белдерде.   - Россия һәм Төркия арасындагы күптәннән килгән күршеләрчә дуслык багланышлары, шул исәптән икътисади һәм гуманитар тармаклар белән бәйле мөнәсәбәтләр өзелде. Бу югалтуны тулыландыру авыр булачак. Ул турыдан-туры уртак проектлардан баш тарту һәм Төркия компанияләренең Россия базарындагы урыннарын югалтуга китерергә мөмкин, – дип ассызыклады Дмитрий Медведев.   Әйтергә кирәк, бу вәзгыятьнең Татарстан һәм Төркия арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләргә дә начар тәэсир ясавы бар. Ник дигәндә, хәзерге вакытта Татарстан һәм Төркияне тыгыз икътисади багланышлар бәйләп тора. Республикага килә торган чит ил инвестицияләренең 25 проценты – Төркиянеке.   2015 елның 9 аенда Татарстанның сәүдә әйләнеше 10 миллиард доллар тәшкил иткән. Аның 3 проценты – нәкъ менә Татарстан һәм Төркия арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләр нәтиҗәсе. Бу – якынча 264,1 миллион доллар дигән сүз.   Төркия – Татарстан өчен кыйммәтле партнер   Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләренә караганда, Төркия – Татарстан өчен кыйммәтле партнер. Гомумән, Татарстан өчен һәр инвестор зур әһәмияткә ия. Төп максат исә – алар белән элемтәләрне ныгыту, эшлекле мөнәсәбәтләрне дәвамлы итү.   - Активлар күләме зур булу, югары технологияләргә таянып эшләү һәм социаль җаваплылыкка корылган бизнес Татарстан өчен бик мөһим. Өстәвенә, Татарстанда тормышка ашырыла торган Төркия проектлары танылганнардан санала. Мәсәлән, “Kastamonu” - аеруча зур инвесторларның берсе. Хәзерге вакытта “Алабуга” махсус икътисади зонасындагы проектка 350 миллион доллар күләмендә инвестицияләр җәлеп ителгән инде. 2016 елда икенче завод ачылгач, инвестицияләр күләме 600 миллион долларга кадәр җитәргә тиеш, - дип белдерде безгә җитәкче.   “Kastamonu”заводыннан кала, Талия Миңнуллина мисал буларак “Мир холдинг” һәм “Дизайн групп” югары технологияле проектларын да китерде. Әлеге проектларга туры инвестицияләр күләме беренче этапта 12 миллион доллар дип билгеләнгән. Өстәвенә, бу 88 өстәмә эш урыны дигән сүз.   “Алабуга”да нәрсә уйлыйлар?   Төркиянең мөһим партнер булуын “Алабуга” махсус икътисади зонасында да ассызыклыйлар. Хәзерге вакытта биредә 6 төрек заводы эшли. Соңгы вакыйгалар махсус икътисади зонада эшләүче төрек заводларының планнары үзгәрүгә китермәгән. Барысы да элеккечә, дип ассызыклыйлар биредә.   - Илләр арасындагы сәяси каршылыкларны сәясәтчеләр хәл итәргә тиеш. Без исә бары тик икътисади мөнәсәбәтләрне камилләштерү өчен шартлар тудыручылар гына. Әлеге катлаулы вәзгыять тиз арада тулысынча хәл ителер һәм эшлекле мөнәсәбәтләр бозылуга китермәс дип өметләнәбез. Югыйсә, бу ике ил өчен дә начар булачак, - дип ассызыкладылар “Алабуга” махсус икътисади зонасында.   Төркиянең Казандагы генераль консулы Турхан Дильмач та соңгы вакыйгалар Төркия һәм Татарстан арасындагы дуслык мөнәсәбәтләренә тәэсир ясамас дип өметләнә.   - Соңгы вакыйгалар белән бәйле рәвештә Төркиянең Казандагы генераль консуллыгына бер күрсәтмә дә булмады. Әлеге низаг тиз арада чишелер, Төркия һәм Татарстан, гомумән, Төркия һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләргә зыян килмәс дип ышанам, - дип ассызыклады консул.   Белгеч фикере:
Юрий Алаев, Татарстан Җәмәгать палатасы вәкиле, КФУ ректоры киңәшчесе:   – Миңа калса, Төркия һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләр бозылу – зур ялгышлык булачак. Бу - Татарстанга аеруча зур тәэсир ясарга мөмкин. Ник дигәндә, республикага җәлеп ителә торган инвестицияләрнең күп өлеше, чыннан да, Төркиядән килә. Алар безнең сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр буенча төп партнерларыбыз: үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуны без соңгы 20 ел эчендә бертуктаусыз алып бардык. Шуңа күрә бу “истерика” тиз арада онытылыр, Төркия дә, Россия дә бу низагны чишү юлларын табар дип ышанам.
Рәмзия ЗАКИРОВА

--- | 25.11.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>