Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

25 кешеле вертолет һәлакәткә очраган

$
0
0
26.11.2015 Фаҗига
Красноярскида вертолет һәлакәткә очраган. Әлеге минутларга билгеле мәгълүматлар буенча, анда 25 кеше булган: 3се экипаж әгъзалары, 22се "Ванкор Нефть" хезмәткәрләре, дип хәбәр итә interfax.ru.
Ми-8 вертолеты Игарка аэропортыннан 2 км ераклыкта бәлагә очраган, хәзерге минутларда анда коткарү һәм тикшерү эшләре алып барыла.  
---

--- | 26.11.2015

Илназ Гарипов: "Хәзер тиз генә гашыйк була алмам"

$
0
0
26.11.2015 Шоу-бизнес
Бер сөйләшүебездә Илназ Гарипов: "Арттан йөрүче кызлар күп, йөрәгемә хуш килгәне генә юк", - дип сөйләгән иде. Ә шушы көннәрдә Илназның, ниһаять, "соңгы тукталышын" табуы турында язып чыктылар. Имештер, җырчы аның белән танышырга теләвен белдергәч, кыз егетне кире каккан! Ләкин Илназ өметен өзми, уртак танышлары аша очраклы очрашу оештыра һәм нәтиҗәдә кызның йөрәген яулый.
Сөйгән ярын очраткан Илназ өчен чын күңелдән сөенеп, аның үзенә шалтыраткач, тагын бер яңалык билгеле булды: алар инде бергә түгел! "Мөнәсәбәтләребез бик җитди иде, шуңа да йөрәгем яраланды. Бергә төшкән фотоларны интернетка куйган идем, әллә күз тиде инде. Хәзер тиз генә гашыйк була алмам кебек", - ди Илназ. Шушы күңелсез хәл уңаеннан Илфак Шиһапов Илназга "Үзем турында" дигән җыр да язып биргән. Аны Илназ хәтта телефон аша җырлап та күрсәтте...   Шулай да Илназ Гариповның күңелсезләнеп утырырга вакыты юк. Ул икенче ел рәттән үзенең сольный концертларын тәкъдим итә. Якын арада аның шоу-тамашасын Ульяновскида һәм Балтачта күреп булачак. Казандагы концерты исә 5 мартка билгеләнгән.   Сүз уңаеннан, Илназның популяр булган "Яратам! Бетте-китте" җырын күптән түгел Кытайда бер мәҗлестә башкарганнар. "Моны ишеткәч, сөендем. Җырымның Кытайга кадәр барып җитүе үзе зур шатлык", - ди ул.
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 25.11.2015

Гүзәл Яхинаның "күзләрне ачучы" романында нинди җаваплар табып була?

$
0
0
26.11.2015 Мәдәният
Рус әдәбияты дәрьясында кыргыз халкының ак корабын иңләтеп-буйлатып йөздергән Чыңгыз Айтматов дәрәҗәсендә ил, дөньякүләм танылырлык егәрле милләттәшләребез юк иде бугай? Дөрес, Чыңгыз Айтматовның әнисе татар дип горурланабыз, әмма ләкин ул барыбер — кыргыз әдибе, кыргыз мәгънәләре галәме гизүчесе.
Миллилекләрен саклаган хәлдә рус телендә иҗат иткән, СССР халыклары олылап таныган Олжас Сөләйманов, Фазиль Искәндәрләр биеклегендә дә “үсепеснекеләр” күренмәде кебек. Әлбәттә, руслашкан татарларыбызга кытлык кичермәдек, андыйлар арасында әдәбият эргәсендә уңыш казанучылар да булмады түгел һәм татар әдәбиятын яшәтү хакына дәүләт химая иткән төп әдәби журнал — «Казан утлары» битләрендә Рөстәм Кутуй, Рөстәм Вәлиев кебек кан һәм җан тарту омтылышлары сиземләнгән авторларның әсәрләренә урын да бирелгәләде. Рауль Мирхәйдәровның күптән китаплар булып чыккан детектив романнарына үз телебездә казганучы әдипләребезнең төшенә дә кермәгән мәйданнар бирелүе бераз гаҗәбрәк, билгеле. Мөгаен, журнал хәдимнәренең нияте изге булгандыр, русча язучы милләттәш авторлар иҗаты хисабына соңгы елларда йончый төшкән татар әдәбиятын котайту теләге алгысыткандыр аларны. Тик, шулай ук рус телендә язучы, Тукай бүләге лауреаты Диас Вәлиевнең Татарстандагы әдәби һәм мәдәни вәзгыятьне колачлаган “Чужой” романы, янә килеп, Локман Закировның “Мостафа”сы һәм башка җитди проза әсәрләре мөхәррият игътибарыннан читтә калуы әлеге талантлы авторларны рәнҗетмәде микән?   Яшерен-батырын түгел, машинамда барганда “Болгар” радиосын сирәк-мирәк тыңлаштырып азапланам. Башка татарча радиодулкыннар килеп җитмәгәч, кая барасың ...Анда исә өзми-куймый үзреклама азу яра. Әледән-әле ”Без Татарстанда беренче!” дип белдерәләр һәм автоматтан аткан тизлектә “союз үзәге мәгълүматы буенча” дип тә өстиләр. Язучылар Союзында ул хакта сүз барганын хәтерләмим, Советлар Союзы яшәүдән туктады, нинди союз үзәге күздә тотыладыр, очына чыгасы килә. Интернет уздырган илкүләм “Рунет премиясе ” радиолар бәйгесендә дә “Болгар” радиосы әллә ни ялтырый алмады шикелле. Арттан беренчелекне алу хакында үзенчәлекле шаярту ихтималы булуын да күңел кабул итми. Вакыт-вакыт, гражданины булганга күрә дәүләт тарафыннан минем өчен дә химая ителүче әлеге каналның кирәге барлыгы-юклыгы уйландыра. Элеккеге, көнебезне “Казан сөйли” дип башлаган “Татарстан” радиосыннан аермалы буларак, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Фәридә Кудашева, Таһир Якупов һәм башка асыл җырчыларыбыз башкаруында классик җырларга, Заһидулла Яруллинның Тукай маршына, Рөстәм Яхинның инструменталь әсәрләренә, романсларына артык исе китмәгән, “Тел күрке сүз”, “Театр микрофон алдында” кебек җитди тапшырулардан, атаклы артистларыбыз укуында әдәби җәүһәрләребез белән таныштырудан азат радионың кирәге бармы соң миңа, юкмы? Кушылып, күтәреп алырлык хакыйкый милли моңнарыбыз салынган җырларны үзешчән җирлектә булса да оныттырмауны кайгырткан “Җырлыйк әле” тапшыруына нокта куелганнан соң ТНВ телеканалының минем өчен кирәге калдымы? Алай да, оныкларым хакына шул каналда, балаларны туган телебезгә татарча-русча җырлатып өйрәтә торган тапшыру баруы хакында ишеткәч, дүрт онык бабасы буларак берсе белән танышасы иттем. Һәм тапшыру байтак сорауларга урын калдырды. Эфирга чыкканчы ниндидер экспертиза уздымы, сертификат, һич югы абруйлы педогоглар бәясен алдымы икән ул проект? Мондый ысулда туган телгә өйрәтү, аңа мәхәббәт уяту мөмкин хәлме? Белгечләр фикере нинди? Дәүләт тарафыннан бюджет хисабына матди чыгымнар тотылган әлеге эшчәнлеккә ниндидер критерийлардан чыгып нәтиҗә ясалачакмы? Киң җәмәгатьчелек фикере белән кызыксынуларына өмет бармы? Әйтик, “Голос” бәйгесендә җиңгән, моңыбызны тирәнтен аңлаучы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина кебек Русиякүләм танылган талантлы шәхесләрне татарча телеканалга эшкә чакыру, тамашачыларны җәлеп итү ягыннан отышлырак булмас иде микән? Элек бит Татарстан телевидениесендә, кайсы тапшыруны гына алма, татарчалары мөкәммәл, буйсыннары зифа, ягымлы тавышлы асыл затлар казгана иде шикелле. Зөһрә Нигъмәтуллина, Наилә Ногмановалар онытылмый. Радионы Гәүһәр Камалова, Айрат Арслановлар гөрләткән чорлар булды.   Матбугат битләрендә “Болгар” радиосы тапшыруларына үзенчәлекле мөнәсәбәт белдерүләр әледәнәле күренгәләп тора. Арада “Т.Я.”да басылган, “чәкчәкләр” хосусында Дания Шәрипова мәкаләсе иң тәэсирлесе булды дип саныйм. Хәл үзгәрсен өчен нәтиҗәне бәян итү генә аз, сәбәпне тәгаенләү шарт, күрәсең. Ә анысын аныкларга әллә мантыйкый фикерләвебез, әллә кыюлыгыбыз җитенкерәми...   Сораулар күп. “Т.Я.” битләрендә дә, башка басмаларда да байтак укучылар үзләрен борчыган, төрледән-төрле тармакларга караган һәртөрле сорауларга җаваплар эзли. Нишләп алай? Ник алай? Ни өчен шулай? Русча мәктәп тәмамлаган бистәдәшләрем әйтмешли, “нишләп алай сун ул?” Ә җавапларны, ышансагыз ышаныгыз, юк икән юк, Гүзәл Яхина романыннан табып була! Ул язган “Зөләйха күзләрен ача” әсәре быел Русиядә “Ел китабы” булып танылды һәм илкүләм “Зур китап” бәйгесендә финалга чыкты. Рәхмәт Мәскәүгә, чын җырчыларыбызны танырга булышкан иде, инде чын әдәбиятчыбыз булуы хакында чаң сукты... Әлеге роман инде француз теленә тәрҗемә ителеп ята һәм аның дөньякүләм танылачагына да шик юк.   Яхина Гүзәл Шамил кызы Казанда туган, Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлаган. Хәзерге вакытта Мәскәү кино мәктәбе студенткасы. Моңа кадәр язган әсәрләре “Нева”, “Сибирские огни”, “Октябрь” журналларында дөнья күргән. “Зөләйха күзләрен ача” романын мин бер тында укып чыктым. Автор татарның авыл шартларындагы дөньясында колач салып йөзә, милли гореф-гадәтләрне, кигән киемнәрне, тормыш-көнкүреш итү рәвешен — шаккаткыч хәл, энәсеннән җебенәчә белеп һәм яратып тәфсилли. Ул тапкан образлар бар да тере, егәрле, һәркайсының үз дөньясы, сөйләме, шаярту һәм ярсу-дулауларына кадәр үзенчәлекле. Әсәрдә кайбер сүзләр, әйтик, урман, чаршау, күлмәк һәм башкалар татарча бирелеп, азактан сүзлек китерелә.   Утызынчы елларда кулакларны сөргәннәре хакында укыган, ишеткән бар. Ә менә ничек сөргәннәр, нинди михнәтләр кичереп ахыргы пунктка килеп җиткән ул кешеләр, анда аларны ни көткән, болар хакында бу дәрәҗәдә тәфсилле әсәр очраганы юк иде әле. ...Күз алдыгызга китерегез, авыл халкын таларга кораллы төркем (продотряд) килә. Килүчеләр үз рейдларын, шаярып-көлеп, “раскулачка” дип кенә йөртәләр. Кем карыша, урында атып үтерәләр. Кышмы, җәйме дип тормый сөрелүгә мәхкүм гаиләне ат арбасында яки чанасында алып чыгып китеп, галәмәт авыр шартларда кундыра-төндерә ничәдер тәүлек илткәч, төрмәгә урнаштыралар. Анда күргәннәре бер романлык булып, үпкәләре авызга килде дигәндә товар вагоннарына төяп, каядыр озаталар. Поезд станция саен туктый-туктый бара. Тукталышларда атна-ун көнгә тоткарлану гадәти хәл. Станцияләрдә аларга ашау продуктлары бирергә тиешләр, имеш: ике көнгә бер тапкыр ашату каралган. Ә тимер юл җитәкчеләре кайнаган судан калганын арттырырга атлыгып тормыйлар, “кулаклар планы арттырып үтәлә, каян җиткерик”, дип акланалар һәм ГПУ озатучысын, “нәрсәгә кайгырасың халык дошманнары өчен” дип тә “оялталар”. Һәм шул рәвешле “сәяхәт” алты айга сузыла! Сөрелүчеләрнең юлда кырылган иптәшләрен күмәргә хәлләре чамалы, вакыт та аз бирелә... Мәетләр күмелер-күмелмәс каберләрдә юл читендә сибелешеп артта кала тора, ә исәннәр алга, билгесезлеккә бара... Әсәрдә әтрәгәләм хакимиятнең булдыксызлыгы һәм кансызлыгы киләчәкне, шул исәптән безнең яшәешебез “һава торышын” да билгеләячәге ике икең дүрт дәрәҗәсендә ачып салынган...   Зөләйха кайнанасын убырлы карчык дип исәпли һәм ул рус телендә “упыриха” исеме астында бирелгән. Татарча убыр белән русча упырь билгеләмәләренең тамырлары уртак, күрәсең. Йөз яшьлек сукыр карчыкның явызлыгын 1921 елгы ачлыкны тугыз баласын җуеп кичүе белән аңлап та, аклап та була. Милләтебезне ансат кына гаепләп остаручылар өчен дә үткәнне искә алу урынлы булуы орлыгы салынган әлеге әсәрдә. Упыриханың исән калган бердәнбер төпчеге, Мортазасын продотряд командиры атып үтерә, килене сөрелә, үзе бер караучысыз хәлдә үлемгә мәхкүм ителә.   Мин җан тетрәткеч әлеге әсәрнең эчтәлеген сөйләп чыгарга җыенмыйм. Хәлбуки үземне иң нык кузгаткан төше хакында әйтми кала алмыйм. Казан университеты укытучысы, табиб һәм галим Лейбаның (нимес милләтеннән) язмышы үтә дә гыйбрәтле һәм беркадәр Булгаков ысулында бәян ителә. Көннәрдән бер көнне ул башы очында күкәй очып йөрүен күрә. Тора бара күкәй аның башына куна башлый. Аннары аның башы шуның эчендә үк кала... Һәм мөхтәрәм Лейба әфәнде канэчкеч режимга күнегә генә түгел, аның яман якларын гомумән күрми, коточкыч хәлләр барган мохиттә үзен бәхетле итеп тә тоя башлый. Интернетта, “Википедияирекле энциклопедия”дә яйцеголовый (инглизчәсе еgghead) дигән төшенчәгә аңлатма бирелгән. Мондый төшенчә АКШта артык акыллы, реаль тормышны онытып куючан интеллектуалларга, галимнәргә карата көлемсерәүлерәк тонда кулланыла. Әлеге сүз рус теленә 1980 елларда нәкъ шул мәгънәдә кабул ителә. “Википидия” сылтамасында Дмитрий Медведевның да «новые технологии — это не игрушки для яйцеголовых» дигән шәрехләмәсе китерелгән. Хәлбуки ошбу гыйбарә татарда күптән бар һәм рәсми, әдәби телдә кулланылмаса да, гавәм телендә актив әйләнештә йөри. Тик инглизләр фәһемләгәнне белдерми, ә башкарак мәгънә йөге йөртә. Ә Гүзәл Яхина әлеге төшенчәне күпмедер дәрәҗәдә татарча мәгънәсенә дә якынайта төшкән...   Кем ничек уйлыйдыр, әмма ләкин илебездәге күрәләтә гаделсезлекләргә байтагыбызның исе китми башлады түгелме? Әйтик Кокорин фамилияле футболчыга 6 миллион доллар хезмәт хакы билгеләнгән. ...Депутатлар үзләренең хезмәт хакларын икеләтә арттырып, ярты миллион сумга күтәрделәр. Һ.б., һ.б. ш. и. Аның ише хәлләр турында, барысын да сайрап, йөрәк бозуның хаҗәте юк, матбугат чаралары, гади халыкны үртәү, ирештерү максатында микән, андыйны даими җиткереп тора. Һәм фактлар берәүне дә ярсытмый, йөрәген урыныннан кузгатмый, кубармый. Кая бакма, барма – битарафлыкка төртеләсең яки сөрлегәсең. Ни аяныч, туган телебез, әдәбиятыбыз, милли моңнарыбыз хәле дә мөхтәрәмнәребезне борчымый. Бәлки тормышыбызны һәр яклап кануный яклау дәрәҗәсендә кайгыртырга тиеш вазифалыларыбыз һәм вәкаләтлеләребез Гүзәл Яхина тасвирлаган кәсафәткә дучарлардыр? Бәлки йолдыз исәбендәгеләр дә аннан коры калмагандыр?.. Бәлки һәммәбезгә дә фәләнбашлык яныйдыр яки хас уктыр? Кыскасы, Гүзәл Яхинаның ил таныган әсәреннән гафил калмасагыз икән, мөхтәрәм укучылар. Кызыксынучыларга интернетка «Зулейха открывает глаза» дип кереп, аны укырга да, заказ биреп алдырырга да мөмкин. Белмәссең, төп әдәби журналыбыз хадимнәре бу гаҗәеп әсәрне туган телебездә татарча укучыларга җиткерүне дә хәл итеп куярлар, бәлки...
Рөстәм ЗАРИПОВ

--- | 19.11.2015

Татарстанда бер хатын-кызны "тереләй күмгәннәр"

$
0
0
26.11.2015 Криминал
Бүген иртәнге якта Чистайда яшәүче Ирина Зотеева “Вконтакте” социаль челтәрендәге “Типичный Чистополь” төркемендә үзенең вафат булуы турында укып белгән. “Минем үлемем турында репостны алып ташлагыз – мин исән! Үләргә җыенмыйм да!” – дип язып калдырган ул.
Без Ирина белән элемтәгә кердек. Иртән аның телефоны шартлар дәрәҗәгә җиткән булган: коты алынган туганнары, дуслары, танышлары бертуктаусыз шалтыраткан.   Прокуратурага барып, минем турында ялган хәбәр тараткан кешенең кем икәнлеген ачыкладым. Ул кеше, үлемем турында язып, реакциямә карамакчы булган, җитмәсә, социаль челтәрдәге шәхси битемне дә “җимергән” икән, хәбәр янына фотомны да элгән. “Типичный Чистополь” төркемен бик күп кеше укый (кичә аңа 41 919 кеше язылган иде – авт.), шуңа да теге бәндә хәбәрне кая җибәрәсен озак уйлап тормаган. Мин аның белән элемтәгә кердем, ул үзе өстеннән шикаять язмавымны үтенде. Төркем җитәкчеләренә дә, үлемем турында репостны алып атарга куштым, юкса, эшне болай гына калдырмам, дидем. Алып аттылар. Бу вакыйганы куркыныч төш сыман тизрәк онытасым килә, – дип сөйләде безгә Ирина.      
Линар ЗАКИРОВ

--- | 25.11.2015

Татарстанда балалар нигә югала?

$
0
0
26.11.2015 Җәмгыять
Республикада яшүсмерләрнең өйләреннән китү мәсьәләсе шактый актуаль булып кала бирә. Ничек кенә булмасын, бу тармакта тотрыклылык саклана, дип ассызыклый Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре. Соңгы мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 10 аенда Татарстанда барлыгы 297 яшүсмер өеннән киткән. Аларның 149 ы кызлар булса, 148е – малайлар.
Шунысы мөһим: әлеге балаларның 19 ына 12 яшь тә тулмаган булган.   - Әлеге яшүсмерләрнең 293е исән-сау табылды. Кызганыч, 1 яшүсмернең үз-үзенә кул салганлыгы ачыкланды. Аның гәүдәсен урман читеннән табып алдылар, - дип сөйләде безгә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының  балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәләренең эшен оештыру идарәсе җитәкчесе Лариса Осипова.
Югалучылар җәен күбрәк   Бактың исә, җылы һава торышы урнашкач, югалучы балалар саны бермә-бер күбәя икән. Мәсәлән, 2015 елның гыйнварында яшүсмер югалуы турында 23 хәбәр килеп ирешсә, май аенда бу күрсәткеч 2 тапкырга (!) арткан.   - Балаларның туган йортлары урынына урамны сайлау сәбәпләре – гаиләдә вәзгыятьнең начар булуы яисә инде ата-аналарның балаларына тиешле игътибар күрсәтмәве. Билгеле булганча, яшүсмерләр балалар йортларыннан да еш кача. Әлеге очракларның күбесе исә нәниләрнең ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән әти-әниләре янына кайтасы килү теләге белән аңлатыла, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.   Соңгы вакытта исә республикада рәхәт тормыштан баш тартучы яшүсмерләр дә шактый еш очрый башлаган.   - Бу үзенчәлек яшүсмерләрнең зурлар тормышына кызыгуы, үзләре генә яшисе килү теләге белән бәйле. Күп очракта балаларны бу адымга ата-аналар белән төрле конфликтлар (начар билгеләр, алар теләгән нәрсәне сатып алмау һ.б.) этәрә, - дип ассызыклый Лариса Осипова.   Үзегез генә эзләмәгез!   Югалган яшүсмерләрне эзләүдәге иң мөһим проблемаларның берсе исә – әти-әниләр һәм дәүләт учреждениеләре балалар югалу турында тиз арада хәбәр итәргә ашыкмый. Ә киресенчә, аларны башта үзләре эзләүне хуп күрәләр.   - Бу – дөрес түгел. Яшүсмерләрнең югалганлыгы билгеле булгач та, шундук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү сорала. “Югалган кешеләрне өч көн узгач кына эзли башлыйлар”, дигән фикер дә дөреслеккә туры килми. Балаларны дә, өлкәннәрне эзләү гариза кергәч тә башлана, - дип аңлатты җитәкче.   Гомумән, кешеләр югалуга килгәндә, агымдагы елның 10 аенда Татарстанның хокук сакчылары тикшерү органнарыннан качып йөрүче 1741 татарстанлыны эзләгән. Хәбәрсез югалган затлар саны 979 булган.   - Полиция органнарына кешеләр югалу турында 2667 мөрәҗәгать килде. Аларның 2424 е табылды,- дип белдерде Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең кешеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Сергей Королев.
Рәмзия ЗАКИРОВА

--- | 25.11.2015

Суд экс-инкассатор Игорь Богаченкога хөкем карары чыгарды

$
0
0
26.11.2015 Криминал
Яшел Үзән шәһәр суды хезмәттәшен яралаган һәм инкассатор машинасын талаган Игорь Богаченкога хөкем карары чыгарды. Ул 23 январьдә 68 миллион урлап качкан иде.

Игорь Богаченко 14 елга, Илья Кострубин 8 елга, Юрий Зеликов 5 елга каты режимлы колониягә хөкем ителде.

Тулырак укырга һәм ВИДЕО карарага.

 


---

--- | 26.11.2015

Татарстанда яңа туган сабый баланы чүплеккә ташлаучыны эзлиләр

$
0
0
26.11.2015 Фаҗига
Татарстанның бер шәһәрендә чүплек аралау станциясендә яңа туган сабый табып алынган. Үле килеш. Сабый җитлеккән, исән-сау килеш тууга карамастан, дөньяга аваз салып ике-өч сәгать үтүгә, бик нык туңудан үлгән. Татарстанның Тикшерү комитеты шундый коточкыч хәл турында хәбәр итә.
23 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең чүплек аралау станциясендә булган шушы факт буенча, Тикшерү комитеты тарафыннан шунда ук җинаять эше кузгатылган.   Хәзерге вакытта булган хәлнең сәбәбен һәм нечкәлекләрен ачыклау, кешеләрдән сораштыру эшләре алып барыла. Бер гаебе булмаган сабый балага карата шундый коточкыч җинаять кылган кешене эзләү дәвам итә. Бигрәк тә, моңарчы авырлы килеш йөреп, бала туар вакыты җитеп тә, кинәт кенә баласыз калган хатын- кызларны барлыйлар.   Кем дә кем бу хакта нинди дә булса мәгълүмат белсә, "02", "112", 8(8553)39-23-10 яки 8953 492 78 63 номеры буенча шалтыратуларын сорыйлар. Анонимлык гарантияләнә.
---

--- | 26.11.2015

Композитор Эльмира Галимова һәм аның иҗатташ дуслары матбугат конференциясе үткәрде (ФОТО)

$
0
0
26.11.2015 Мәдәният
Бүген "АМАКС Сафар-отель"нең конференцияләр залында композитор, Татарстанның М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Эльмира Галимова һәм аның иҗатташ дуслары журналистлар белән очрашты.

Чарада Татарстан Дәүләт симфоник оркестры дирижеры Михаил Мосенков, Мариин театрының Яшь опера җырчылары академиясе солисты Эльза Заяри, М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры солисты Артур Исламов бар иде. 

  Матбугат очрашуы 9 декабрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында узачак "Рисую жизнь нотами..." концертына багышланды. Ул - Эльмира Галимованың юбилей концерты. Быел композиторның иҗат эшчәнлегенә 20 ел тула. Музыкаль бәйгеләрдәге иң беренче премиясен ул 1995 елда яулаган булган.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шамил АБДЮШЕВ һәм Әдилә СӘФӘРОВА фотолары.


---

--- | 26.11.2015

Икенче көннең дә иң кызыклы комментариен сайладык

$
0
0
26.11.2015 Интернет
Исегезгә төшерәбез: көн дәвамында «Матбугат.ру»да язылган иң кызыклы комментарий өчен һәр кич саен 100 сум акча түлибез! Иң кызыклы комментарийны редакция билгели. Акча җиңүченең телефон номерына салына. Бәйгегә һәр кич саен нәтиҗә ясыйбыз.

Бүген шушы комментарийны җиңүче дип таптык. Аның авторына 100 сум акча җибәрәчәкбез. Авторга инде яздык, җавап көтәбез.

 


---

--- | 26.11.2015

Эрдоган Россиянең бәреп төшерелгән Су-24 самолеты өчен гафу үтенергә җыенмый

$
0
0
27.11.2015 Сәясәт
Төркия Президенты Реджеп Тайип Эрдоган илнең Хәрби һава көчләре Россиянең Су-24М бомбардировщигын бәреп төшергән өчен гафу үтенергә җыенмый. Төркия дәүләте башлыгы бу хакта Американың CNN телекомпаниясенә интервьюда белдергән, дип хәбәр итә ТАСС.
"Минемчә, гафу үтенергә тиеш ил булса да, бу без түгел. Безнең һава киңлеген бозучылар гафу үтенергә тиеш тә", - дип белдергән Төркия лидеры. Искәртеп узабыз: Төркиянең F-16 истребителе сишәмбе көнне Россиянең Су-24М бомбардировщигын бәреп төшерде, Әнкара раслаганча, ул Сүрия чигендә илнең һава киңлеген бозган.   РФ Оборона министрлыгы белдергәнчә, Су-24М бары Сирия территориясендә генә очкан һәм "Төркиянең һава киңлеге бозылмаган". Россия Президенты Владимир Путин бомбардировщикка һөҗүм Россия-Төркия мөнәсәбәтләре өчен "җитди нәтиҗәләргә" китерәчәк дип кисәтте.
---

--- | 26.11.2015

Казанда трамвай иномарканы изгән (ФОТО)

$
0
0
27.11.2015 Фаҗига
Кичә төнге уникеләр тирәсендә Казанның Җиңү проспектында «Datsun» маркалы автомобиль хуҗасы идарәне югалтып, трамвай юлларына очып чыга. Машинаны читкә алырга өлгерми калалар.
Хуҗа кеше белән пассажирлар чыгып, машинаны ничек чыгарырга икән, дип баш ватып торган арада, аңа бар көче белән трамвай килеп бәрелә.   Трамвай йөртүче хатын-кызның ап-ак машинаны күрми калуы, күз күреме шартларының да ул төнне бик начар булуы ачыкланган.    Юл һәлакәте аркасында зыян күрүчеләр булмаган, әмма машинаны төзекләндереп булмаячак. Ул металлолом өеменә әйләнгән. Иномарка хуҗасы моны күреп, истерикага бирелгән, диючеләр дә бар. Аның кычкыруын янәшәдәге йортларда да ишеткәннәр, имеш..    
---

--- | 27.11.2015

Татарстанда 3 игезәк дөньяга килгән (ФОТО)

$
0
0
27.11.2015 Җәмгыять
Яңа туган кызлар – Екатерина Герасимова һәм Алексей Фомин гаиләсендәге беренче балалар. Бәхетле әни, Алабугада яшәүче Екатерина өч кыз бала тапкан. Сабыйлар йөклелекнең 35 нче атнасында 2015, 2035 һәм 2185 граммлы булып дөньяга килгән.
29 яшьлек булачак әнине Чаллыдагы Перинаталь үзәккә берничә атна элек салынган булган. Балалар кесарев кисеме белән тудырылган. Кызларга  Арина, Дарина һәм Кира исеме кушканнар.   Өч игезәк туу – сирәк күренеш. ЧаллыныңПеринаталь зәгендә соңгы биш елда мондый сөенечле вакыйга 5 тапкыр гына булган. Ә ике игезәк сабыйлар ел саен 100 пар чамасы туа, ди.  
---

--- | 26.11.2015

Миңназыйм Сәфәров: “Пенсиягә чыккач, бер ел да эшләмим” (эксклюзив ФОТОлар)

$
0
0
27.11.2015 Җәмгыять
Миңназыйм Сәфәров “Татарстан яшьләре”ндә 20 елдан артык эшләгән журналист. Ул редактор урынбасары булганда бөтен кеше белән йомшак итеп сөйләшә, әмма йомшак булса да, тиешле эшне җиренә җиткереп эшләтә иде. Ул гади һәм ярдәмчел, аның белән теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшеп була иде.
“Иде” димен, чөнки Миңназыйм абый күптән инде бездә түгел, ул хәзер “Ватаным”ныкы – “Ватаным Татарстан” газетасында баш мөхәррир.   – Миңназыйм абый, Сез “Ватаным”га “Т.Я.”ның иң матур, гөрләп торган чагында киттегез. Күчеш чоры авыр булдымы? – “Татарстан яшьләре”ннән елапсыктап киттем. Берничә ел буе ияләшергә туры килде. Берәр сорау, катлаулырак мәсьәлә булды исә, йөгерәм дә менәм Исмәгыйль янына (“Ватаным Татарстан” 7 катта иде, “Татарстан яшьләре” – 8дә – Ч.Ф.). Мине кулымнан тотып эшкә өйрәтүче дә ул иде бит. Ничек булырга тиеш, тормыш нинди, ничек язарга ярый, ничек ярамый – барысын да ул өйрәтте. Авыр вакытта гел аңа керә идем, хәзер дә дусларча аралашып яшибез.   “Ватаным”да ярыйсы гына авыр вакытлар булды. Шактый кешене пенсиягә озатырга туры килде, кайберләре рәнҗеп киттеләр. “Китсәм, яши алмыйм”, – диючеләр дә булды хәтта. Соңрак уйлап-анализлап карадым да, боларның “тыл”лары әйбәт булмаган икән, өйләрендә тынычлык тапмаганнар дигән нәтиҗәгә килдем. Бөтен тормышлары эштә булган. Менә шул вакытларда тормышка башкачарак карарга өйрәндем, үз-үземә: “Пенсиягә чыккач, бер ел да эшләмим”, – дип сүз бирдем. Пенсиягә чыккач тормыш бетәргә тиеш түгеллеген дә шул елларда аңладым.     Хатыны Резидә, кызлары Гөлназ һәм Айсылу белән. 1990 ел.   – “Татарстан яшьләре” – демократия “котырып чәчәк аткан” газета, “Ватаным” – элеккеге партия газетасы, дәүләтнеке. Ниндидер бер кысаларга керергә туры килдеме? – Мине эшкә чакырганда бу хакта уйлаганнардыр, мөгаен. Әгәр аларга “ә” дигәнгә “җә” дип торучы кеше кирәк булса, берәр нинди түрәне табарлар иде. Әмма, күрәсең, нәкъ менә ирек тәмен татыган кеше кирәк булгандыр. Мин җимергәндә (ә миңа җимерергә туры килде), беркем бер дә сүз әйтмәде. Монда эшли башлагач, Зөлфәт Хәкимнең “Ватансызлар вата ватанны” дигән язмасын бастырдым. Әле мәкалә чыккач, бик күпләр: “Бу малайның башы бетте”, – дип уйладылар ахрысы. Әмма бу минем өчен лакмус кәгазе булды. Моннан соң нинди мөнәсәбәт булачагын, киләчәктә нишләргә икәнен аңладым.   Монда килгәч, “монысы ярый, ә монысы ярамый”лар күп булды. Әйтик, редактор хезмәткәрләре янына үзе кереп сөйләшергә тиеш түгел, ә хезмәткәр аның янына керергә тиеш булган икән. Ә мин “Т.Я.”дагы гадәт буенча, бүлмәләргә керәм, коридорда очраганда, хәлләрен сорашам. “Бу берәр төрле сынау микән әллә?” – дип бик аптырыйлар иде. Әгәр шул вакытта куркып, үземне шул кысалар эченә кертсәм, “Ватаным” элеккечә калыр иде, мөгаен.   Мин беркайчан да урыныма ябышып ятмадым. Бүген бар ул урын, иртәгә юк. “Булды, җитте”, – дип әйтергә, синең урыныңа бүтән кеше таптык дияргә мөмкиннәр. Ләкин минем арттан: “Газетаны бетереп китте”, – дип әйтерлек булмасын, шуның өчен бөтен күңелемне биреп эшлим.   – Ә Сездә тагын да югары үрләү, депутат, чиновник булу теләге юкмы? – Юк. Минем бөтен күңел язуда, рәхәтләнеп язам, монда мин үз дөньямда. Менә әни турында яздым, “Сөембикә”гә бирдем. Ничек булгандыр ул, әмма ихластан яздым. Резидә (хатыны – Ч.Ф.) укып елады, балалар укып еладылар, кияүләрнең күзләре яшьләнде. Мин бит аны үзем дә елап яздым. Язганда өч тапкыр бүлендем, бераз суынсын әле дип, туктап-туктап алдым. Менә шул инде ул журналистиканың бердәнбер сыналуы: үзеңә ошаса – кешегә дә ошый. Әгәр үзеңә ошамый икән – язып та торма.     Кодагыйлар. Сулда – Резидә ханымның әнисе, уңда – Миңназыйм әфәнденеке. 2010 ел.   – Миңназыйм абый, Сез әле күптән түгел генә олы хәсрәт кичердегез, әниегез Әминә апаны соңгы юлга озаттыгыз. Ул ниндирәк кеше иде? – Әнием гомер буе булганына шөкер итеп яшәде, безне дә шулай үстерде. Алланың рәхмәте, 90га кадәр җитте. Кешене бер үк вакытта туа һәм үлә дип әйтәләр, дөрес икән. Әни көзен туган, көзен үлеп тә китте. Ул авылда, энекәшнең гаиләсе белән яши иде. Анысы да үзенә бер гаҗәп аның – әни энемне 46 яшендә тапты, ә 48дә тол калды. Әти үлгәч, әни бөтенләй төшенкелеккә бирелгән иде. Әле дә хәтерлим: “Тормыш бетте, балалар. Моның кадәр тормышны сөйри алмыйм. Хәлем дә юк, яшисем дә килми, үләм мин”, – дип яткан иде. Бәлки хәсрәттән чирләп, үлеп тә киткән булыр иде. Аны төпчек энебез алып калды бугай. “Сез үстегез, хур булмассыз, менә бу 2 яшьлек бала нишләр?” – дип, янә тормышка кайтты ул. “Шушы баланы гына үстереп калдырырга өлгерсәм иде”, – дигән иде, аны да үстерде, оныкларын да, Аллага шөкер.   ...Мин үлемнең ничек килгәнен күрдем. Әни янында өч көн утырдым. 3 көн буе салкын су гына эчте. “Улым, авыр булмаса, коедан гына алып кереп бирегез әле?” – дип сорый иде. Бер-ике йота да, шул җитә. Ике көн барыбызга да рәхмәтләр әйтте. Үләсе көнне тып-тын гына торды да: “Балалар, мин китәм”, – диде. Шаккаттым: “Әни, ни сөйлисең син?” – дидем. “Юк, бәхилләшәбез”, – диде. Бөтен кеше белән бәхилләште. Аңа кадәр җырларын яздырды. Җыр да түгел ул, аерым куплетлар, ләкин аларның һәрберсенең мәгънәсе бар. Мәсәлән: Кызыл ленталар бәйлиләр Атларның билләренә. Әлхәмделләһи шөкер, Ходайның биргәненә.   Менә шулай шөкер кылып яшәде гомер буе, үлеме дә шундый тыныч булды. 5 баласы янында утырды, зарланмады, тыныч кына бәхилләште дә, тыныч кына китеп тә барды. Үләр алдыннан гына бераз борчылып: “Әни, әти”, – дип әйтә башлады. Күзенә күренә инде, мин әйтәм. “Әни, Алла дип әйт”, – димен. Әйтте. “Әни, ясин укыйммы?” – дидем. Пышылдап кына: “Укы”, – диде. Укып бетергәч: “Улым, каян өйрәндең шулай матур итеп укырга?” – диде. Шаккатып сорады. Мин дә шаккаттым. Үзе үлем түшәгендә ята, үзе гаҗәпләнергә, минем белән кызыксынырга көч таба. Ясин укыгач бераз җиңеләеп киткән кебек була, бераздан тагын борчыла башлый да: “Тагын укы”, – ди. Абый белән алмашлап бик озак укыдык. Бераздан бер сеңелкәшнең ире дә килде. Шулай укыганда, кисәк кенә күзен ачып, безгә карады. “Улым, үләмме мин?” – диде. “Нишләтәсең инде, барыбыз да Алла каршына барабыз”, – дидем, еламаска тырышып. Бик авыр... Гомер буе сине караган, ярдәм итеп яшәгән әниеңә берничек тә ярдәм итеп булмый...     Оныгы – Айдан. 2014 ел.   Вакыт узгач бераз җиңеләя дисәләр дә, күңел ярасы тирәнәя генә бара. Әни хис кешесе булса да, бик пөхтә иде. Шаккатабыз, 3сенә, 7сенә, 40ына, елына кемгә нәрсә бирергә икәнен язып, бер сандык әйбер тутырып куйган. Сеңлем әйтә: “Абый, ышанасыңмы, әйберләрне барлап чыккан идек, елы да үтә, сандыкта әйбер дә бетә”, – ди. Шулай туйга әзерләнгән шикелле әзерләнгән. Миңа да: “Улым, кәфенлегеңне алып куй. 40тан узган кешедә кәфенлек булырга тиеш. Гомер теләп тора ул”, – дип әйтә иде.   – Алдыгызмы? – Әле юк, әмма психологик яктан өлгереп җиттем бугай инде. Әни үлгәндә укыган догаларны һәр көнне укый башладым. Дөньяга икенче төрлерәк карарга, икенче баскычка күтәрелергә вакыт җиткәндер мөгаен. Дөнья малы куылган, балалар үскән, онык бар. Дөньяның үз тәртибе, акыллы кеше моны тоемларга һәм шуңа иярергә тиеш.   – Миңназыйм абый, Казанга килү – балачак хыялыгыз идеме? – Әйе, каян кергәндер ул башыма, әмма уемда Казан гына иде. Гомумән, минем бала чакта өч хыялым бар иде. Беренчесе – укытучы булу. Ул заманнарда укытучы авыл баласы өчен нык дәрәҗәле кеше иде. Укытучыдан да зур кеше юк, дип әйтә иде әни. Икенче хыялым – биергә тели идем. Монысы каян килгәндер, әллә телевизордан караган кавказ биюләре тәэсир итте микән. Минем өчен әкият кебек иде ул. Һәм өченчесе – журналистика. Ходай рәхмәте, шуларның өчесе дә тормышка ашты. Университетта укыганда “Каз канаты” ансамблендә биедем, журналистика факультетында укытуым үзем дә сизмәстән башланып китте. Инде менә 20 елдан артык укытам. Ә журналистикадагы эшем – күз алдыңда.     Төркиядә ялда. 2010 ел.
- Миңназыйм абый, журналист кем ул? – Журналистны бүре белән чагыштырып буладыр. Ул һәр көнне каядыр барырга, чабарга тиеш. Миңа еш кына: “Көн саен чыга торган газетада эшләве авыр түгелме?” – диләр. Башта авыр иде, өйгә сыгылган лимон кебек кайта идем, ә хәзер тормыш шулай гына булырга тиеш кебек. Иртән 8 тулыр-тулмас киләсең, кич 8 тулып киткәч кайтып китәсең. Бу – норма. Хәер, без “Татарстан яшьләре”ндә дә бөтен көчне биреп эшләдек, командировкалардан кайтып керми идек. Бу бит һәр командировкага автобуслар, электричкалар белән йөргән заманнар! Ә хәзер журналистларның тормышы җиңеләйде. Мәсәлән, безнең журналистлар командировкага редакция машинасы белән йөриләр. Шулай уңайлырак. Көнендә барып, эшен эшләп бетереп кайта. Бүген кешеләрнең яшәү рәвеше үзгәрде, шуның белән бергә журналистика да үзгәрде. Хәзерге журналистика күбрәк күңел ачуга, шаккатыруга корылган. Әмма сыйфатлы журналистика дигән әйбер дә бар. Күңелдән чыга торганы, ихластан язылганы. Ул алдамаска, ялганламаска, сатылмаска тиеш.
– Татарда сыйфатлы журналистика калдымы соң әле? – Бүген тираж артыннан куучы, нәрсә булса да язарга теләгән өчен генә чыгучы матбугат чаралары да шактый. Әмма сыйфатлы журналистика да бар. Мәсәлән, “Т.Я.”. Ул хәтта укучыларын да язарга өйрәтте. Сыйфатлы журналистика шул бит инде ул – кешенең күңеленнән чыккан язма.   – Әмма тиражлар барыбер кими... – Бүген яхшы журналистиканы кабул итүчеләр сирәгәйде. Бүтән буын үсте. Тегесеннән нинди файда, монысыннан ничә тиен эшләп була дип караучылар артты. Ләкин газеталар барыбер бетмәячәк. Газеталар булды, бар һәм булачак.
– Миңназыйм абый, бүгенге студентлар арасында өметлеләре бармы? – Бар алар, әмма аларны күрергә, сайлап алырга, таләпне дә куеп, күңелләрен дә сүрелдермичә җитәкләп барырга кирәк. Журналистика зур акча китерә торган урын түгел. Шуңа күрә яшь буынның мораль ягын кайгырту – кирәк урында мактау, үсендерү дә мөһим. Ә алыш-бирешкә генә калдырсаң, бетә журналистика. Мин укытырга йөри башлагач, Исмәгыйль: “Миңназыйм, син анда акча түләмә-сәләр дә йөр. Язарлык яшьләрне күреп, табып, газетага җәлеп итәрсең”, – дигән иде. “Ватаным Татарстан”да шулай эшкә алынган яшьләр шактый хәзер.   – Ә бүгенге студент белән моннан 20 ел элеккегесе арасында аерма бармы? – Аерма күз алдында. Бүгенге студент мәгълүматлы, белемле. Ә теге вакытта алар тырыш иде. Хәзер тырышлык юк. Бүгенге студентта теге вакыттагы студентның тырышлыгы булсамы?.. Бүгенгеләр үз дәрәҗәләрен беләләр, биш тиенгә эшләп йөрергә теләмиләр. Ә теге чакта әхлак бар, тәртип бар, әмма наданлык та бар иде.   – Татар журналистикасы бүлегенең хәлләре ничек? Ябылырга мөмкин дигән имеш-мимешләр ишетелгәли. – Татарга гына түгел, журналистикага да, гомумән, мөнәсәбәт шундыйрак. Менә быел татар журналистикасына 10 бюджет урыны бирделәр. Киләсе елга урыс белән татарның икесенә бергә 10ны бирергә җыеналар ди. Бу – журналистикага мөнәсәбәтне күрсәтә. Мин аңлыйм, безнең факультетны тәмамлаучылар бик күп, аларның барысы да журналист булып эшләми. Әмма бүлек бетсә – журналистлар бөтенләй булмаячак бит. Дөрес, хәзер кем иренми, шул журналистика белән шөгыльләнә. Андый кеше газета ачарга, тираж җыярга мөмкин. Тик моның төбендә журналистика түгел, ә акча ята. Ә журналистика ул – күңел халәте, аны кәсепкә генә кайтарып калдырып булмый.     Хатыны Резидә, кызлары Айсылу (сулда), Гөлназ һәм оныгы Айдан белән. 2014 ел.   - Әмма акчасыз да булмый бит? – Сүз дә юк, яшәсеннәр, тираж җыйсыннар. Әмма менә син “Т.Я.”ны, “В.Т.”ны, “Мәдәни җомга”, “Сөембикә”ләрне сызып ташлап кара. Без заман авыр дип тормаска, аларны саклап калырга, югалтмаска тиеш. Моны хөкүмәт тә белергә тиеш. Кешене, милләтне, телне саклап кала торган әйбер мәктәп кенә түгел. Кеше туган телендә газетасын да укырга, радиосын да тыңларга, телевизорын да карарга тиеш.   – Сез килгәч “Ватаным”нан китәргә мәҗбүр булган кайбер журналистлар хакында “аларның тыллары тыныч булмаган” дигән сүз әйттегез. Ә Сезнең “тыл”ыгыз ничегрәк? – Аллага шөкер! Ике кызымның да гаиләсе бар, хәзер инде ике улым бар дип әйтергә дә була. Кияүләр “әти” дип йөртәләр. Безне “әби”, “бабай” дип әйтегез дисәк тә, “алай әйтергә тел әйләнми, сез әле яшьләр”, диләр. Кияүләрем үз балаларым шикелле. Икесе дә татар телле. Оныгым Айдан (Гөлназның улы) да менә дигән итеп татарча сөйләшә. Әле беркөнне әнине искә алып боегып утырганда, Айдан килде дә: “Тагын елыйсыңмы, бабай? Елама инде, әниең үлсә дә, синең әтиең калды бит әле”, – ди. “Әтием дә юк шул минем”, – димен. Шуннан уйланып торды да: “Әби бар, мин бар”, – ди. “Ай, улым, чыннан да, шулай бит”, – дидем, боегуым кимеде. Менә ул – бәхет! Мин үземне татар дип кычкырып йөрергә җыенмыйм. Ләкин үзенең оныгын татар итеп калдырган кеше генә татар дип саналырга тиеш. Айдан татарча җырлый, татарча спектакльләр карый, татар китапларын тыңлый, безнең белән бергә “Туган тел”не җырлый, Колхуалланы белә.   Бүген балалары белән урысча сөйләшүчеләр берзаман уйланачак әле. Тик ул чагында соң булырга мөмкин – тел югалган, бала үзеңнән ерагайган. Бала телдән киткәч – өйдән дә китә, ерагая. Башында акылы булган кеше аңларга тиеш – бүген тел китә, иртәгә синең кадерең китә. Тел китсә, кешедә аңлап булмый торган ниндидер бер җеп өзелә, әниең белән, башка туганнарың белән, татар дөньясы белән... Ә туган теле киткән кеше бер милләткә дә кирәкми.   – Сезнең гаиләгә яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Резидә апаның гимназиядә татар теле укытканын беләм. Былтыр пенсиягә чыккан икән. Ул мәктәптән туеп киттеме? – Туеп китте. Укытудан түгел, системадан туйды. Гимназиягә акчаны мәктәптә ничә бала укуга карап бирә башладылар. Отчет, кәгазь эшләренең исәбе-хисабы, очы-кырые күренми башлады. Эшләргә вакыт калмый, мин укытучы түгел, вазыйфа үтәүчегә әйләнеп калдым, классларда кеше күп, балаларны тәрбияләү мөмкин түгел, ди. Теге замандагы кебек мәктәп булса, укытыр идем әле, ди.   Кызым Айсылу Милли китапханәдә эшли иде, декретта хәзер. Шушы көннәрдә бала табарга тиеш. Аның холкы нәкъ китапханәдә эшли торган – тыныч кына, акрын гына йөри торган бала ул. Гаилә кешесе – ире өчен үлеп тора, өемә кайтам дип яратып кайта.   – Олы кызыгыз – “Татар радиосы”нда эшләүче Гөлназ Сәфәрованы бөтен кеше беләдер, мөгаен. Сезне Миңназыйм Сәфәров дип түгел, ә Гөлназның әтисе дип әйткәннәре юкмы? – Әйтәләр, әйтәләр! Телевидениедә еш күренгәч, ул күпкә популяррак бит. Берсендә, Төркиягә ялга баргач: “О-о, Гөлназның әтисе!” – дип сөйләшеп киттеләр дә, ял буена аралашырга туры килде. Мин үзем ялга барганда “таныш кеше очрый күрмәсен иде” дип барам. Ник дигәндә, сөйләшүдән, аралашудан туеп барам ялга. Быел бигрәк тә ялгыз каласым килде, әни үлгәч авыз ерып кеше белән сөйләшерлек халәттә түгел идем. Әмма ике көн дә узмады, “Баш редактор да биредә икән...” – дип килеп эндәштеләр. Боларына да мин түгел, Гөлназ кызык иде.   – Гөлназ чабып йөрүдән туймадымы әле? Ул матур гына яза иде бит. – Булса да булыр икән әни димен мин аны! Әнинең холкы аңарда. Шундый ук кызыксыну, йөгерү, ашыгу. Башта эшли, аннары уйлый. Бик язасы килә аның, минем язганнарны да кызыксынып укый. Чыннан да, күп нәрсәне югалтты ул. Ләкин тормыш үзенекен итә шул. Монда акча мәсьәләсе дә, танылу да бар. Хатын-кыз өчен, бигрәк тә журналист өчен анысы да бик мөһим. Бәлки күпмедер яшькә җиткәч уйланыр. Акыллы кеше барыбер үзен табарга тиеш.   – Сез аның сөйләвеннән канәгатьме? Төзәткәлисезме? – Дөрес сөйләмисең дип тә әйтәм, ник теге яки бу кешене эфирга чакырдың дип тә әйткәлим. Менә хәзер урыс телендәге тапшыру да алып бара башлады. “Кызым, син бу кешене татарча да рәхәтләнеп “ача” алыр идең бит, безнең асылыбыз татар бит”, – димен. Ләкин ул конвейерга кереп киткән инде, бара да бара.   – Үзегезнең дә телевидениедә авторлык тапшыруыгыз бар... – Әйе, ул “Ватаным Татарстан” белән “Татарстан” телерадиокомитетының уртак проекты. Аны Фирдус (Фирдус Гыймалтдинов – ГТРК “Татарстан” директоры) тәкъдим итте. Минем өчен яңа, әмма кирәкле шөгыль ул. Мондагы бертөрлелекне үзгәртү, икенче төрлерәк юнәлешне өйрәнү бик файдалы. Үземне сынап карыйсым да килә иде. Кайчагында телевизор караганда: “Нинди сүз әйтте инде бу!”, Шундый җөмлә булмый бит инде!” – дип утырам да, “Ә үзем булсам ничек эшләр идем соң?” – димен. Менә үземә эшләп карау мөмкинлеге туды инде.   – “Кунак”ларны ничек сайлап чакырасыз? – Ул кызыклы кеше булырга тиеш. Бүгенге сәясәткә бәйлеме ул, җәмгыятькәме, ниндидер вакыйгагамы. Иң мөһиме – бүгенге көнгә туры килсен.   – Чакырган бөтен кеше дә киләме? – “Киләм-киләм” дип качып йөрүче берничә түрә, берничә артист бар. Ә калганнар килә, хәтта “минем дә әйтер сүзем бар” дип үзләре теләк белдерүчеләр дә бар.
– Миңназыйм абый, моның кадәр эшләп, шәхси тормышка, йорт-җиргә вакыт каламы соң? Сезнең Биектау районы Бикнарат авылында йортыгыз бар дип беләм. Шунда яшисезме? – Төп яшәү Казанда, әлбәттә. Әмма мин үзем атна уртасында бер кайтып килергә тырышам авылга, шимбә-якшәмбеләр, бәйрәмнәр шунда уза. Җәй көне авылдан йөреп эшлим. Резидә бала белән шунда яши. Баланы татар итү өчен дә авыл кирәктер, мөгаен. Анда кайткач бөтенләй икенче дөньяга чумам. Зур җир анда безнең, шуның бер өлешендә генә бәрәңге утыртам, помидор-кыяр үстерәм. Мин бит помидорны да үзем утыртам, шуны бала караган шикелле карыйм. Менә ул тишелеп чыга, менә башын турайта, яфрак чыгара. Шулар белән мәш килеп, үземә нидер аламдыр, җирсүемне басамдыр, мөгаен.   Чулпан Фәттахова әңгәмәсе

 


---

--- | 19.11.2015

Онколог-маммолог: «Хатын-кызның күк­рәктәге шешен беренче чиратта сөяркәсе, икенче урында ире, аннары гына үзе абайлый»

$
0
0
27.11.2015 Җәмгыять
Онколог-маммолог Диләрә Шамил кызы Сибгатуллина мине чын мәгънәсендә гаҗәпләндерде. Хәер, әңгәмәне укыгач, табибның кайбер җаваплары сезне дә шаккатырыр, мөгаен. Ул кызыксынучан табиб, һәрдаим белемен күтәреп тора. «Россия әдәбияты бик кызыксындырмый, чит ил хезмәтләрен укырга тырышам, күп нәрсәгә Европа илләре медицинасыннан өйрәнәм», – ди Диләрә. Шуңа да фикерләве башкаларга охшамаган аның.
Хәзерге вакытта күкрәктәге яман шеш онкологик авырулар арасында Россиядә беренче урында тора. Шунысын да әйтергә кирәк, бу авыру яшәрә бара. Бүген рак кагылмаган гаилә сирәк. Кемнеңдер танышы, дусты, туганы авырый.  Шунысы  сөендерә:  күкрәк рагын күп очракта дәваларга мөмкин. Хәтта ахырдан  хатын-кызда яман шеш булганлыгы сизелми дә. Иң мөһиме – вакытында табибка мөрәҗәгать итү, авыруны беренче стадияләрендә билгеләү.   – Күкрәк рагын кисәтеп буламы, Диләрә Шамилевна? – Була. Иң ышанычлы, сыналган, борынгыдан килә торган ысул –  бала табу, сабыйны кимендә бер ел имезү. Безгә ике бәби алып кайткан, балаларын тиешенчә имезгән хатын-кызлар сирәк килә. Нәселдән килә торган факторлар да тәэсир итә, әлбәттә. Тагын бер кисәтү юлы – балага узудан саклый торган контрацептив чаралар куллану. Моңа дару төймәләре, спираль, боҗралар, тире астына «тегелә» торган имплантантлар да керә.   – Ничек инде, кайбер табиблар контрацептивлар, киресенчә, зыянлы ди бит, әйтик, ашказанына. Гормоннар бит инде бу. Бер танышыма олы яшьтәге табиб, инвалид каласың килсә генә эч ул даруларны, дигән иде. – Ризык эшкәртүдә ашказаныннан бигрәк бавыр, нечкә эчәк катнаша, шуңа да тәҗрибәле гинеколог белән киңәшеп билгеләнгән саклану чарасы кеше организмына тискәре йогынты ясамый. Иң мөһиме – һәр кешегә организмының үзенчәлекләрен исәпкә алып,  дөрес сайларга кирәк. Әлбәттә, хатын– кызның авырулары бар икән, теге яки бу төр саклану чарасы кулланырга ярамаса, табиб  мәҗбүриләп берни билгеләмәячәк. Медицина бер урында тормый, алга бара. Шуңа да хәзер фәнни күзәтүләр саклану чараларының күкрәк рагын булдырмый калуда булышканлыгын раслады. Әйтик, хатын–кызда нәселдән килгән мутация күзәтелсә, ягъни күкрәктә шеш булу куркынычы туса, контрацептив куллану күкрәк рагы барлыкка килүне 46 процентка киметә. Һәр икенче авыру ракны җиңеп чыга ала дигән сүз! Хатын–кыз организмында бара торган овуляция чоры (фолликуладан өлгергән күкәй күзәнәк аерылып чыга, гади тел белән әйткәндә, балага узу мөмкин булган көннәр) – ракка бер кечкенә генә адым. Овуляция юк икән – рак та юк. ­ Россия өчен бу яңалык.
– Балага узмас өчен бер тапкыр эчә торган дару төймәләре дә бар бит. – Бер тапкыр кулланыла торган саклану чараларын, әйтик, «Постинор» кебек төймәләр куллану киңәш ителми. Әмма хатын-кыз эчкән икән инде, чәчен йолкырга, паникага бирелергә кирәкми. Ни дисәң дә, бу, абортка караганда, яхшырак. Һәр бала  алдан планлаштырылган, хатын-кыз организмы йөклелек чорына табиб күрсәтмәләре нигезендә әзерләнгән булыр­га тиеш.   – Помидор ашау рак күзәнәкләрен үтерә, диләр. Хәер, башка яшел­чә, җиләк–җимешләр турында да шул сүзләрне ишетергә була. Ризык рактан саклап кала аламы? – Юк. Бернинди азык– төлек, шаманлык, әфсен– төфсеннәр дә ракны дәвалый да, кисәтә дә алмый. Ракның вируслы төре дә бар бит. Аналык муентыгы рагы, мәсәлән, җенси мөнәсәбәт вакытында иярергә мөмкин. Пациентларым арасында 2007 елда 24 яшьлек бер кыз нәкъ менә аналык муентыгы рагыннан үлде. Моңа каршы прививкалар да ясатырга була. Дөрес, бездә бу – сирәк күренеш. Хатын-кызлар якынлык кылганда, саклануны өстенрәк күрә.   – Еш кына, төрле рек­ламалар белән, күкрәкне үстерергә ярдәм итә торган мазьлар, кремнар тәкъдим итәләр. Аларның файдасы бармы икән? – Мазь, кремнарныкы юк, ә менә күкрәкне зурайтырга була. Беренче юлы, әлбәттә инде, бала табып, аны имезү, баланы күкрәктән дөрес аеру. Спорт белән шөгыльләнү күкрәк мускулларын формада тотарга булыша. Икенче ысул – контрацептивлар куллану. Гормоннар күкрәкне бер үлчәмгә үстерергә мөмкин. Өченче ысул – пластик операция. Әлеге төр операция Казанда хәзер бик оста эшләнә. Организм өчен куркынычы юк. Күкрәккә кертеп калдырылган имплантлар рак китереп чыгармый, гомерлеккә җитә, күкрәк шешенә сәбәпче дә була алмый. Онкология буенча күкрәкләрен алдырырга мәҗбүр булганнарга да имплант куйган бар. Яшьли күкрәксез калу хатын– кыз өчен бик авыр бит.   «Бала тапмаган кызлар да имезә ала»
– Баланы күкрәктән дөрес аеру дигәннән, имезүне туктаткач, еш кына күкрәктән сөт килә, туктамый. Табиблар арасында, махсус дару төймәләре ярдәмендә, сөтне туктатып була диючеләр бар, әбиләр исә ныклап бәйләп куярга, сыеклык эчмәскә киңәш итә... – Кысып бәйләргә дә, су эчүне киметергә дә кирәкми. Хатын–кызларга күкрәк сөтен киметү өчен дару төймәләре дә киңәш итмәс идем. Иң яхшысы – баланы күкрәктән акрынлап аеру. Башта көндезге имезүләрне киметәсең, аннары төнлә имезми башлыйсыз. Баланың игътибарын башкага юнәлтергә, төрле ризыклар ашатырга була. Шуны да онытмаска кирәк: сөттәге файдалы элементлар, ничә яшькә кадәр ашатсаң да, бетми. Бала тырналдымы, ананың имчәк башлары ярылдымы – күкрәк сөтеннән дә файдалырагы юк.   – Җәй көне баланы күкрәктән аерырга ярамый, диләр. – Юк, бу су начар булган илләрдә эчәктә инфекция килеп чыгу белән бәйле әйтелгән сүз. Бездә су, Аллага шөкер. Аптекаларда чистартылган, балалар өчен махсус су да табарга мөмкин.   – Кайбер әниләр, сөтем юк, дип зарланалар. – ​Әкият. Алай була алмый, һәр хатын-кызда сөт бар. Баланы дөрес имезергә генә кирәк. Хәтта бер тапкыр бала тапмаган, кияүгә чыкмаган хатын-кыз да бала имезергә сәләтле, аңа да сөт төшә ала.   – Диләрә Шамилевна, ә күкрәктәге шешне хатын-кыз үзе абайлый аламы? – Ала, ләкин бездә ничек кабул ителгән – күпләр проблемага күз йома. Төер абайласа да, узар әле, ди. Һәр хатын–кыз ай саен кү­ременең соңгы көннәрендә, көзге каршына басып күкрәкләрен капшарга тиеш. Шешкә охшаган әйбер табылды икән,  тикшеренергә, ләкин хафаланмаска кирәк. Әгәр шеш таш кебек каты, хәрәкәтләнми, авыртмый икән, димәк, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү сорала. Күкрәктән сыекча килү, күкрәк очының эчкә батып кире чыгуы, вак шешләр – болар яман шеш билгеләре дигән сүз түгел. Күп очракта хатын-кызларны сырхауханәгә ирләре алып килә. Шундый кызык кына статистика да бар: хатын-кызның күк­рәктәге шешен беренче чиратта сөяркәсе, икенче урында ире, аннары гына үзе абайлый.   Сүз уңаеннан: Берлин университеты галимнәре «Хатын-кызлар күбесенчә нәрсәдән куркалар?» дигән темага социологик сораштыру уздырган. Җавап бирүчеләрнең иң күбе балалары өчен курка, икенче урында – күкрәктәге яман шеш, өченче урында – яраткан кешеңнән аерылу, дүртенче баскыч – хатын-кызлар үлемнән куркалар икән.
Эльвира МОЗАФФАР

--- | 26.11.2015

Ирләр дә сабыр итә белә

$
0
0
27.11.2015 Язмыш
Газетада басылып чыккан язма геройлары белән аралашып торабыз. Кайчагында күпме генә ярдәм итәргә тырышсаң да, язмыштан узып булмый. Авырулары белән көрәшкән кешеләрдән кайберләре, шөкер, аны җиңә ала, кемнәрдер актык сулышына кадәр яшәү өмете белән яна да, газиз сабыйларын, ирләрен калдырып, фани дөньядан китеп баручылар да, кызганыч, аз түгел.

Балалар әни көтәләр

Данияр Рәхимов Мөслим районында туып үскән, хәзерге вакытта Казанда яши. Аның хатыны авырып киткәч, “Гүзәлемә ярдәм ки­рәк” дигән язма чыккан иде. Күптән түгел Гүзәлнең ел ашы булды.

“Гүзәлне бик яратып яшәдем. Бер-беребезне аңлый идек. Ха­тынымның яшәргә теләге көчле булды. Бер уйламаган җирдән авырып китте. 2014 елның апрель аенда аның кинәт кенә эче үсә башлады. Аптырагач, түләүле клиника­ларның әле берсенә, әле икен­чесенә бардык. Тик табиблар тиз генә диагноз куя алмады. Диагноз куйганда соң иде инде. Әмма Гүзәл бирешмәде. Ике сабыебыз хакына яшәргә тырышты, – дип искә ала Данияр. – Гүзәлне туганнар, дуслар, бер дә белмәгән чит кешеләр ярдәме белән Израильгә дә алып бардык. Тик андагы табиблар да булыша алмады”, – ди ул.   Гүзәлне җирләгәч, Әмилә бе­лән Әнвәр әби-бабасында калалар. Даниярның әнисе Фәйрүзә апа оныкларын тәрбияләргә бар кө­чен куя. Данияр Казанда яшәсә дә, Мөслимгә атна саен кайтып йөри.   – Киленем Гүзәлне бик яраттык. Үзе дә “әни” дип өзелеп торды. Тик аяусыз чир аны арабыздан алып китте. Тормышлары матур иде балаларымның. Әллә күз тиде инде. Төшләремә дә керә. Чит илгә китәр алдыннан да: “Әни килсен”, – дигән. Бардым, күрештек, сөй­ләшеп утырдык. Бер дә күңелен төшермәде. ”Мин яшәргә тиеш”, – ди торган иде, – дип искә ала каен­анасы Фәйрүзә апа. – Кода-кода­гый­ларыбыз белән гел аралашып торабыз. Алар да оныклары өчен өзелеп тора. Бергә-бергә үстерә­без.   Быел җәй балалар әтиләре янына Казанга күченеп килгән. Әмилә беренче сыйныфка укырга кергән, дүрт яшьлек Әнвәр балалар бакчасына йөри. Данияр кызын гимнастика, улын футбол түгәрәгенә биргән. “Аларның шат авазларына сөенеп яшим. Бар теләгем – балалар бәхетле булсын. Вакытымны да кызганмыйм, алар өчен барысын да эшләргә тырышам. Иң мөһиме – күңелләре боекмасын, – ди ул. – Ялгыз яшәү рәхәт түгел. Хатыным белән бергә узган вакытларны искә алам. Түп-түгәрәк бәхетле чаклар уемнан китми. Алга таба ялгыз яшәп булмас. Хатынсыз калуны дошманыма да теләмим”. Әмилә дә әниле булу турында хыяллана икән. Кызчыкның теләге чынга ашармы, анысын вакыт күрсәтер. Әмма тормыш дәвам итә.       Сабыйларга үз әнисен алыштыра алырлык кеше табылмаса да, якын итәрлек, ятим сабыйларга җан җылысын бирерлек изге күңелле кеше очравын телибез.   Бик бәхетле пар иде   Шушы көннәрдә Гөлинә Галә­ветдинованың бакыйлыкка күчкә­ненә ике ел тула. Бәби тапканнан соң, авырып китеп, табиблар коткара алмаган ханым турында “Кояшым син, аем син” дигән язма басылган иде. Гөлинәнең ире Реназ белән хәбәрләшеп торабыз.   Гөлинә белән Реназ гаилә коруга, Түбән Кама шәһәренә барып урнашалар. Реназ хатынын бик ярата, кулларында гына күтәреп йөри. Алар гаилә корганнан соң, бер дә аерылмыйлар, гел бергә булалар. Әмма язмыштан узмыш юк – Гөлинә авырып, үлеп китә. “Әллә киленем сизендеме икән? Еш  кына: “Мондый бәхетле гомерем озак­ка барыр микән?” – дип әйтә торган булган. Миңа үз кызым кебек якын иде ул. Ачык йөзле, “әнием” дип өзелеп торды. Реназны да яратты. Түбән Каманың бала табу йортыннан чыгуга безнең янга кайттылар. Бер җирем дә авырта димәде, зарланмады. Тик менә бишенче көнендә, мин эштән кайтканда кәефе юк иде. Реназ ике тапкыр “Ашыгыч ярдәм” чакырып карады. Тик алар Гөлинәне алып китәргә ашыкмады. Аптырагач, үзе Чистай хастаханәсенә алып барды. Ул бит бала тапкан, бәлки гинеколог тикшерер, УЗИдан карагыз, дип ялынган. Тик язмыштыр, хәле авырайганчы, авыруның сәбәбен бел­мәделәр. Баламның аяк-кул­ла­ры йөрмәскә әйләнде”, – дип сөйли каенанасы Резеда ханым. Казан хастаханәсенә җибәргәч, соң була инде. Гөлинә яңа гына туган кызын калдырып, мәңгелеккә күзен йома. Аны Чистай районындагы туган авылы Талкышта җирлиләр.   – Кодагыема бик тә авыр. Газиз балаңны салкын җир куенына салып куй әле. Араларыбыз өзел­мәде, бергә тату гына гомер итәбез. Ә оныгымны мин үстерәм. Кайчак әтисе дә алып китеп тора. Сагынганда кодагыйлар да кунакка килеп алалар. Гөлинәнең җи­десе узгач та, балага опекун булдым. Кечкенә вакытларында җи­ңел булмады. Ничек тә түзәргә тырыштым. Улым Реназ да нык булды, сагышланса да, безгә күр­сәт­мәде, түзде. Шөкер, эчми-тартмый, эшен яратып башкара. Әле күптән түгел генә фатирлы да булып куйды. Гөлинәне бик яратканга, әлегә гаилә корам, дими. Сагынадыр, күрәсең. Ә кызы өчен нишләргә дә белми инде. Әле менә шушы көннәрдә оныгымның ике яшен уздырдык, – ди Резеда ханым.     Раянага 2 яшь тулды     Яшьли әнисез калган, ә аннан соң әтисен дә югалткан Резеда ханым ятимлекнең ни икәнен яхшы белә. Шуңа күрә оныгы Раянаны яратып тәрбияли ул. “Оныгым “әни” дип тә, “нәнәм” дип тә әйт­кәли. Үз әни­сенең юклыгын белми әле ул. Тормыштагы авырлыкларны җиңәргә көч бирүче, кирәк чакта ярдәм кулы сузучы әле ярый үз каенанам да бар. Аны бик яратып, хөрмәт итеп яшим. Мин эштә вакытта Раянаны ул карый. Бергә-бергә яшибез. Суфия әние­мә исәнлек телим. Шундый изге йө­рәкле каенанамнан мин дә сабыр булырга, кешеләргә игелекләр эшләргә өйрәнәм, – ди Резеда ханым. – Бәхетебез генә озакка бармады. Гөлинәбез риза булып ятсын. Еш кына янына зиратка барабыз. Рухы тыныч булсын өчен, оныгыбызга яхшы тәрбия бирергә тырышабыз. Әле менә балалар бакчасына да йөри башлады. Үзен сөеп туеп булмый”.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 27.11.2015

Татарстанда оятсыз гамәлләре өчен берәүне сак астына алганнар

$
0
0
27.11.2015 Криминал
Татарстанда тикшерү органнары тарафыннан 32 яшьлек Е. Г. га карата РФ Җинаять кодексының 132 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү фаразлары буенча, 19 ноябрь иртәсендә Г. элек үзе белән бергә яшәгән хатын-кызның йортына килә, алдан урллаган ачкычлары ярдәмендә ишекне ачып, өйгә уза.
Анда инде ул тавыш-гауга чыгара, пычак белән куркытып, җенси характердагы көчләү гамәлләре кыла. Алай гына да түгел, үз кыланмышларын ул кәрәзле телефонының камерасына да төшереп бара.   Шуннан соң гаепләнүче ир-ат, бу әле башы гына булуы турында кисәтеп, китеп бара. Соңрак ул зыян күрүчегә мәгълүматлар алышу программасы аша төшереп алган видеоязманы юллый. Шантаж ясарга теләгәндер, мөгаен. Зыян күрүче хатын-кыз шул ук көнне хокук сакчыларына гариза яза.   Е. Г. үз гаебен танымаган, Арчаның тикшерү органнары үтенече белән суд аны сак астына алу турындагы карар чыгарган. Тикшерү эше дәвам итә.
---

--- | 26.11.2015

Татарстанда әтисе нәни улы белән үзен шартлатмакчы булган

$
0
0
27.11.2015 Фаҗига
Татарстанда 28 яшьлек Андрей Никифоров, янгын оештырып, үзен дә, кечкенә улын да шартлатмакчы булган. 14 ноябрь көнне ул, аек булмаган хәлендә әнисенә шалтыратып, үзен-үзе шартлатырга җыенганын хәбәр итә.

Шалтыратканнан соң, ир-ат дачасына юл тота. Анда 80 литрлы пропан тутырылган газ баллонын ачып, ут төртә, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.

Шартлаудан түбә җимерелеп, янгын башлана. Бары тик могҗиза белән генә, үз көче белән йорттан чыгып, бала бу мәхшәрдән котыла. Килеп җиткән янгын сүндерүчеләр, зыян күрүчеләрне хастаханәгә озата.

Бу факт буенча ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. 

Тулырак итеп монда укыгыз.


---

--- | 27.11.2015

Россиядә беренче тапкыр кеше йөзен күчереп утырттылар (ВИДЕО)

$
0
0
27.11.2015 Медицина
Медицина өлкәсендә тагын бер җиңү! Россиядә хәрби хирурглар уникаль операция ясаган: кеше йөзен күчереп утыртканнар.
22 яшьлек Николай исемле егетнең ток сугудан бик каты бите пешә. Соңгы берничә елда аның хәле начарлана гына бара. Пациент сүзләренчә, ул инде киләчәккә ышанычын югалта язган чакта - бәхет елмая.   15 сәгать дәвамында хәрби-медицина акдемиясе табиблары ясаган әлеге операция бердәнбер өмет була.    Видеоны карарга тәкъдим итәбез.  


---

--- | 27.11.2015

Фирая Мингалиева - бүген "Матбугат.ру"да иң кызыклы коммент язучы

$
0
0
27.11.2015 Интернет
Көн саен кич "Матбугат.ру"дагы иң кызыклы комментарий авторын билгелибез һәм телефонына 100 сум салабыз.

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 27.11.2015

Разил Вәлиев китап тормышында әһәмиятле нинди зур проблеманы билгели?

$
0
0
28.11.2015 Мәдәният
Татарстан Дәүләт Советында китапханәләр һәм аларның эшчәнлегенә багышланган сөйләшүдә Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина катнашты. Разил әфәнде иң элек соңгы елларда әдәбиятка, мәдәнияткә игътибар артуын әйтеп узды. Әмма проблемалар булуын да яшермәде.
– Китап булган җирдә китапханә була. Электән үк бай һәм хәлле кешеләрнең өйләрендә китапханә булган. Бүгенге көндә бездә китапханәләр системасы бар. Советлар Союзы таркалганда да ул таркалмады.  Татар кешесе кая гына барса да китабыннан аерылмаган. Мин аларны  Япониядә дә, Кытайда да күрдем.  Бүгенге көндә без татар китаплары җыябыз.  Америкага барып алып кайткан  30лап китапның барысы да заманында  Казанда басылган, – ди ул. Разил Вәлиев   беренче татар китабының  Лейпцигта 1612 елда ук нәшер ителүен дә, 1722 елда  Россиядә “Петр I”  манифестын татарча басылуын да искә төшерде.   Милли китапханәдә  XIV гасырга караган  борынгы китаплар барлыгын әйтте.  Үзе чит илләрдә китапка карата мөнәсәбәтнең яхшы булуын да күреп кайткан ул. Америкадагы Конгресс китапханәсендә татар  китаплары иң кадерле урында саклануына сокланган. “Бездә дә китап шулай кадерле”, – диде  Разил Вәлиев. Китапханә яхшы эшләсен өчен, әйбәт бина кирәк, аның  фондлары бай булырга тиеш, дип саный ул. Ә бездә иң зур проблемаларның берсе – Милли китапханә авария хәлендә. Аның өчен финанс бирелсә дә, ул түбәсе белән фасадын төзекләндерергә генә җитә. 3 миллион 300 мең китапны, газета – журналларны урнаштыру өчен  монысыннан сигез мәртәбә зуррак китапханә кирәк. 1965 елда ук инде яңа бина төзү турында хөкүмәт карары чыккан, әмма әлегә хәтле хәл ителмәгән. 1998 елда “Татарстанда китапханә һәм китапханә эше” дигән канун кабул ителгән. Бүгенге көндә аңа төзәтмәләр кертелде, – ди Разил Вәлиев. Ул Милли китапханәдә электрон китапханә аша төрле телләрдәге китапларны яздырып алып булуы хакында да сөйләде. Соңгы елларда республикада китапханәләрнең кыскартылмавы да уңай  күренеш.  Китапханәчеләрнең күбрәк югары белем алуларын тели Разил әфәнде. Төрле өлкәдә белемле булырга тиеш, дип саный ул аларны.   Ул Милли китапханә турында чыккан альбом белән журналистларны таныштырды. Быел газета-журналларга яздыру өчен шактый акча каралуын да әйтеп сөендерде ул.   Гүзәл Нигъмәтуллина   китапханәләр эше, быел Әдәбият елы буларак авылларда язучылар белән очрашулар үткәрү,  яхшы эшләгәннәргә “Ел китапханәчесе” исемнәре бирелүе хакында сөйләде.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 26.11.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>