Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Исламия Мәхмүтовага Абхазиядә нәрсә дип әйткәннәр?

$
0
0
30.06.2016 Мәдәният
Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Абхазиядә чыгыш ясап кайтты. Алар Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” белән “Күрәсем килгән иде” дигән спектакльләрен алып барды. Автор һәм катнашучы артист буларак, Исламия апа үзенең тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты.
– Безне бик  зурлап каршы алдылар. Барган көнне ял иттек, су коендык. Спектакльләрне хөкүмәт җитәкчеләре дә карады. Шулай ук Мәскәүдән килгән режиссерлар да тамаша кылды. Шуңа күрә автор буларак куркып та калган идем. Спектакльдән соң пәрдәне дә яптырмыйча бик озак алкышладылар. Тамашачылар арасында тәрҗемәчесез караучылар да булды.  Тәнкыйтьчеләр спектакль турында: “Монда мәхәббәт тә, сугыш темасы да яктыртылган”, – диделәр. Өлкән яшьтәгеләр исә, “үзебезнең яшьлегебезне искә төшердек. Хәтта ир – атларның да күзләре яшьләнде. Сез уйнамыйсыз, ә яшисез”,– дип  безгә рәхмәтләрен җиткерделәр.        
Люция ГАЛИМҖАНОВА

--- | 29.06.2016

Басылырмы йөрәк ярасы?

$
0
0
30.06.2016 Хатлар
1950 елның 25 ноябре. Әткәй безне – биш баласын калдырып, бакыйлыкка күчте. Без бер әнкәйгә бишәү, ач-ялангач, ятим калдык. Миннән зурлар – ике апа, кечеләр – икәү. Әткәй үлгәндә кече сеңел биш айлык булып калды. Яшь балам бар, дип тормады әнкәй – көне буе эштә булды.
Ике апа өлкән класста булгач, соңрак кайталар, ә мин иртәрәк кайтам. Әл­фияне миңа карарга туры килә иде. Икебез дә ач, мин аңа телем­не имезәм, еламасын гына. Бер пешерерлек кәлҗемә өчен карлы-бозлы суга яланаяк кереп черек бәрәңге җыю­лар, җәйгә чык­кач – кычыткан, үлән җыю, җәйге каникулда колхозда эшләүләр. Ачлык, юклык, тагын бер кат ачлык. Сугыштан соңгы авыр еллар бит.   Шулай газаплана-газап­лана еллар уза торды. Мин сигезенче класста укыганда әнкәй нык кына авырый башлады. Апаларның берсе Алабугада укый иде, икенчесе – Лениногорскида. Ми­ңа мәк­тәпне калдырып, Мөс­лимгә – май заводына эшкә керергә, укуны кичке мәктәп­тә дәвам итәргә туры килде. Ике сменалы төрле эш, 40 литрлы сөт бидоннары ташырга бик җиңел түгел, авыр булса да, тү­зәсең, чөнки энекәш белән сеңелк­әшне укытырга кирәк иде.   Тормышның әчесен-төче­сен шактый татырга туры килде. 1990-1991 елларда авырый башладым. Каты авырудан 2 нче группа инвалидка әйләнеп, туган авылга кайтырга мәҗбүр булдым, чөнки Түбән Кама­ның (шунда яши идем) һава­сы астма авыруына ярамый иде. Начар гына йорт сатып алып керергә туры килде. Авыру кешегә ялгызың авыр булыр, бергә торып карыйк, дигәч, Лерон абыйга каршы килмәдем, бичарага ничара дигәндәй, риза булдым. Менә 23 ел бергә гомер кичердек. Бик тырышлык бе­лән булса да, мал-туар асрап яшәдек. Туган нигезгә җый­налгандай, бөтен туган-тумача Сабантуй­ларына, бәйрәмнәргә җ­ые­лып, бер­бөтен булып яшә­дек. Уналтышар кеше була идек. Һәрвакыт капка ачык, мунча яккан, сарык суйган, бәлеш, чәкчәк пеш­кән булды. Барыбыз да канә­гать идек.   2009 елда кече сеңел Әлфия дә авылга кайтып яшәр­гә булды. Мин шулка­дәр сөендем. Сөенечнең иге-чиге юк иде, уртак кайгы килгәч (яраткан энекәшебез – Әлфиягә – абый була инде – кинәт вафат булды), бергә-бергә җиңелрәк булыр дип уйладым. Башта йорт алып керделәр. Соңыннан ул урынны Әлфия ошатмый башлады. Үзебез үскән нигез буш калып, тыкрык булып тора иде. Әйдә, әткәй-әнкәй, әби-бабайлар нигезе исраф булып ятмасын, мөм­кинле­гегез булгач, шунда йорт салыгыз, дидем. Авыл советына бергәләп барып җирне сорадык, бирде­ләр, документлаштырдылар. Аллага шөкер, йортны төзеп тә куйдылар.   Менә шул әткәй-әнкәй нигезенә, кендек каным там­ган нигезгә мин бүген барып керә алмыйм. Әрем, кычыткан үсеп утырган чакта анда барып, дога укып кайта идем, хәзер юк, керт­миләр. Энекәшне югалтуны бик авыр кичердем. Үзем­нең җанымны бирер идем, дип еладым да еладым, һаман да елыйм. Әлфия шул чакта ук, аны гына яратасың, мине яратмый­сың, дип юктан ачу чыгарып, тырнак астыннан кер эзли башлаган иде. Югыйсә барысын да бик тә ярата идем. Миңа алардан – туганнардан башка яшәүнең мәгънә­се дә, кызыгы да юк. Әйтеп, кеше ышанмас, минем таякка таянып көчкә-көчкә кил­гәнне кү­реп, кияү капканы эчтән бикләп куя. Җитмәсә, хәзер мин сине бәрәм, кыйныйм, ди. Ә Әлфия миңа: “Ненавижу, я тебя доконаю, ты этого заслуживаешь”, – дип кычкыра. Теленә ни килсә, барысын да әйтә, язып кына бетерерлек түгел. Кешене әхлакый үтерү дип аңлыйм мин моны. Авыру кешегә күпме кирәк?!   Шәригать кануннарын да хөрмәт итмиләр. Югыйсә алар икесе дә диндә. Дини кеше шундый начар күңел­ле, начар телле булырга тиеш түгел. Билгеле, замана көч­ленеке, шулай да гаделлек булырга тиеш бит. Шундый авырлык белән үсеп, авыр тормыш юллары үткән­нән соң, инде үләр вакыт җиткәч, шушындый матур, бөтен мөмкинлекләре булган туган авылыбызда, җаным кебек күргән, телемне имезеп үстергән сеңелдән мондый начар сүзләр ишетү авыр, бик тә авыр. Мине авылдан куа, Түбән Камага китеп тор, ди. 15-20 хуҗалыклы Т. авылына ике кан-кардәш туган сыя алмасын инде! Әгәр үлеп кенә котылмасаң, болай кимсетелеп яшәү мөмкин түгел. 82 яшьлек бабайны ялгыз калдырып, яңадан газлы шәһәргә – Түбән Камага ки­тәр­гә туры килер микәнни?!   Бу кадәр борчулардан соң мин хәзер күпчелек урын өстендә, таяк белән көчкә генә хәрәкәтләнәм. Бу “җан авазы”н язып кына сәламәтлегем яхшырмас, яралы йөрәкнең сызлавы басылмас, миңа яңадан гомер дә өстәлмәс. Әмма дә ләкин сеңелнең әби-бабай муллалык иткән изге ниге­зен­дә иманга килеп, туганнарны туган итеп, чын мөс­ли­мә-хаҗия булып яшәренә ышанасы килә. Бәлки аңа хакыйкатьне, гаделлекне, бакыйлыкны аңлатырдай, кү­ңел ачкычы яратырдай бе­рәрсе табылыр?!  
Хәкимә ӘЮПОВА, Мөслим районы

--- | 29.06.2016

Балтач егете Илшат Рәхимбайның «Представь» исемле яңа фильмы төшерелә (ВИДЕО)

$
0
0
30.06.2016 Мәдәният
Татарстанның Балтач районында туган Илшат Рәхимбайны шоу-бизнес өлкәсендә бик яхшы беләләр. Ул төшергән музыкаль клип һәм нәфис фильмнар хәтта халыкара кинофестивальләрдә дә зур урыннар яулады.

Илшат төшергән фильмнар арасында «Татарометражки», «Конец игры», «Гастарбайтер», «Сейчас» весна», «Суд» кебекләре бар.

Яңа «Представь» фильмының эчтәлеге һәм сюжеты бик үзенчәлекле. Рус һәм татар авылында ике төрле милләт һәм дин вәкилләре дус, тату яши. Иң кызыгы: ике авылдагы дин әһелләрен кеше күзенә күренми торган җепләр бәйли. Баксаң, руханилар бертуганнар икән!    Картина: "Без кем? Каян килдек? Кая барабыз?" кебек мәңгелек сорауларга тамашачы белән бергәләп җавап эзли.

 


---

--- | 30.06.2016

Татарстанда кечкенә баласының күз алдында хатын-кыз еланнан куркып, йөрәге ярылып үлгән

$
0
0
30.06.2016 Фаҗига
Татарстанлыларны табигатькә чыгып ял иткән вакытта, җиләк җыю вакытында гади кара елан чагу очраклары ешайды. Тәтеш белән Буа арасындагы юлда берничә көн элек кенә күңелсез хәл булган.
- Танышыбыз көнендә генә ашыгыч эш белән авылга кайтып килергә уйлаган. Юл кырыенда хәрәкәтсез машинага игътибар итеп узып киткән. Берничә сәгатьтән эшләрен тәмамлап кире Казанга кайтканда кабат юлда теге машинага күзе төшкән. Нидер сизеп туктап барып караса – салонда ялгыз гына мәктәпкәчә яшьтәге бер бала утыра, – дип яза укучыбыз.   Әнисе баланы машинада бикләп калдырып урманга кереп киткән булган. Ә үзенең кара еланнарны күреп йөрәге ярылган икән. Хатын-кызны үле килеш тапканда өстендә 2 елан утырган.   Җәмәгать, зинһар, табигатьтә игътибарлы булыгыз. Ә балаларны берүзләрен калдырмагыз дип әйтеп тә тору кирәк түгелдер.
---

--- | 30.06.2016

Авызыңны үлчәп ач!

$
0
0
30.06.2016 Җәмгыять
-Әни, мин сине яратам! – Нәрсә терәлеп каттың? Күз көеге булып каршымда селкенеп торма әле! Бар, дәресеңне әзерлә! Әнисе дорфалык белән әйткән әлеге сүзләрне ишеткәч, икенчедә укучы күрше малае Рәмис (исемнәр үзгәртелде) күз алдымда куырылып килде.
Болай да буйга бәләкәй ул, чандыр гәүдәсе тагын да кечрәйгәндәй тоелды. Баланы кызганудан күземә яшь бөялде.   Күршем Ләйлә улын ялгыз үстерә. Тол хатынга тормыш итүләре авыр, әлбәттә. Дөньяга булган бөтен ачуын шушы бичарадан ала ул. “Син имгәк булмасаң, әллә кайчан нормаль кешегә кияүгә чыгып, рәхәттә яшәр идем. Бала ияртеп килеп, рәтле-юньле тормыш корып буламыни?   “Этле кунак”ны беркем дә сөйми”, – дигәнен ишеткәч, тәмам аптырашка калдым. Моннан биш ел элек авырып үлгән ире Әнәскә дә вакытсыз гүргә кергәне өчен шактый авыр сүзләр эләгә: “Черек нәселнең корыган ботагы”, – дип сүгә ул мәрхүмне. Аның рухы рәнҗеп ятмый микән?   Теленә тилчә чыккан ут күзле хатын бу хакта уйлап та бирми бугай. Рәмис көчкә “өч”кә укый. “Синең кебек чакта минем көндәлектә гел “бишле”ләр генә тезелеп тора иде. Кемгә охшап мондый аңгыра, җебек булдың син?” – дип җилтерәтә Ләйлә газиз улкаен. Утыз ике яшьлек янып торган хатын шул рәвешчә баласының киләчәгенә балта чабуы, аның үз-үзенә ышанычын үтерүе, улында кимсенү сыйфаты формалаштыруы турында уйлап та бакмый.   Ана белән баланы гадәттә үзара тартылу, мәхәббәт, җылылык берләштерә. Бала әнисенең җылы карашына, назлы сүзләренә, мәрхәмәтле мөнәсәбәтенә, үзен хуплавына, мактавына, үсендерүенә мохтаҗ. Ләйләнеке сыман “шырпылы”, әрләү-хурлауга, баланың шәхесен даими кимсетүгә корылган мөнәсәбәтнең ахыры икесе өчен дә хәерле булмас дип кем ышандыра ала?   Бала кечкенә чакта, аның өчен ата-ана бөтен нәрсәне булдыра, белә торган идеал булып тоела. Ул аларның үзен яратуына, хуплавына, мактавына мохтаҗ. Әти-әнисенә охшарга тырышып, бала өйдә, бакчада, мәктәптә үзен әйбәт тотарга, тырышып укырга, күп нәрсәләргә ирешергә мөмкин. Әти-әниләр балага авыр сүзләр әйтеп, артык кырыс таләпләр куеп, аның шәхесен кимсетмәсен, җанын рәнҗетмәсен, рухи яктан гарипләндермәсен, ихтыяр көчен сындырмасын, үз-үзенә ышанычын юкка чыгармасыннар иде.   Тагын бер мисал. Толикның тумыштан “колагына аю баскан”, ә анасы Светлана аны дәрестән соң мәҗбүриләп музыка мәктәбенә йөртә. Башкалар кебек пианинода уйнарга өйрәнә алмаганы өчен, аны урамга уйнарга чыгармый, тәм-том, уенчык алып бирми, малайның бармакларын төя-төя, уен коралы артында иза чиктерә. Сау- сәламәт туган баладан рухи гарип ясау алымы бу. Аннан бер дигән спортчы чыгар иде дә бит, ә ана кеше улын бөек пианист итеп күрергә омтыла. Чирек гасыр дәвамында мәгариф системасында эшләгәндә, баласына мөкиббән киткән, аны Алла урынына күргән әти-әниләрне дә очратырга туры килде.   “Алтын бөртегем, Гөлҗимешем, Сары чебием, Кабартмам, Чыпчыгым” кебек үзләренчә ягымлы кушаматлар тагып, баладан уенчык ясаучы, артыгын иркәләп, бозып бетерүчеләр дә бар. Без башлангыч сыйныфта укыганда, икенче никахтан, иллегә җиткән әти-әнидән туган бер классташ кызыбызны атасының иртән толыпка төреп, чанага утыртып мәктәпкә алып килүе, анасының озын тәнәфестә ярты литрлы шешәгә җылы сөт тутырып китерүе истә калган. Сигез яшьлек кыз шуны имезлектән имеп утыра, ә без аннан тәгәри-тәгәри көлә идек.   Кайбер гаиләләрдә баланың кимчелеген маңгаена бәреп әйтү гадәте бар. Пионерлагерьда вожатый булып эшләгәндә, балалар белән якыннан танышу кичәсендә матур гына бер малай торып басып: “Мин – Гена-некудышный”, –димәсенме?! Аптыравымнан сүзсез калдым. Игезәк сыңары иде ул. Өйдәгеләр аңа шундый начар исем таккан, бала шуңа күнеккән. Генаны кимсенү комплексыннан арындыру өчен, аңа җаваплы эшләр кушып, башкалар алдында үсендереп, мактап тордым. Җырга оста, вак-төяк хуҗалык эшләренә маһир булып чыкты ул. Махсус рәвештә отрядның алдына бастырып, байрак йөртүче итеп билгеләдем. Бала күз алдында үзгәрде.   “Кагылма, ватасың! Син ахмактан булмый ул, китер, үзем рәтләп куям!” – дип, баланың кулыннан эш коралын тартып алган әти кеше мең мәртәбә хаксыз. Улы атасы белән бергәләп сүтсен, җыйсын, ялгышсын, төзәтсен, олылар янында кайнашып, үзенең “кирәкле кишер яфрагы”, булдыклы малай, гаилә терәге икәнлеген кечкенәдән белеп үссен! Кайбер ата-ана гаиләдә бер баланы башкаларыннан аерып ярата: апагыз яки абыегыз сездән әйбәтрәк укый, яхшырак эшли, җитезрәк, тыңлаучанрак һ.б. Шул рәвешчә, балалар арасында бер-берсеннән көнләшү, кимсенү, хәтта күралмау хисе тәрбияләнә. Бу комплекс кешене гомере буе озата бара. Ә гаиләдә кыерсытылып, кыйналып үскән баладан йә астыртын, йомыкый бәндә, йә башкаларны рәнҗетүче җинаятьче үсәргә мөмкин. Бу аның генетик яктан кайсы психотипка каравына, нинди мохиткә килеп эләгүенә генә бәйле.   “Үзеңне тәртипле тотмасаң, мин сине яратмыйм”, – дигән сүзләрне еш ишеткән бичара бала олыларга ошау, аларның мәхәббәтен казану өчен теше-тырнагы белән тырышып, үзенең ихтыяҗлары, теләкләре, хыял-омтылышлары булмаган бер мәхлукка әверелергә мөмкин. Ул ялагайланудан, махсус яраклашудан тайчынмаучы, “сырт сөяксез” аумакай бәндәгә әйләнергә дә күп сорамый. “Нинди бала инде бу, җә?   Моның белән кеше алдына чыгарга оят, билләһи!” Бу сүзләрне даими ишетеп үскән баланың психикасы имгәтелә, ул гомер буе үзен башкалардан ким санап иза чигәчәк. Башкаларның үзен рәнҗетүенә, кимсетеп, үзеннән көлүенә тиешле җавапны кайтармыйча, аларга кушылып, үз-үзеннән көлеп тә утырырга мөмкин. Андыйлар кайда да арткы планга күчә, үз фикерен әйтергә кыенсына, инициатива күрсәтергә, карарлар кабул итәргә сәләтсез мескен бәндәгә әверелә.   Үзара дус-тату яшәмәгән ир белән хатын авызыннан балалар менә нинди фразалар ишетеп үсә: “Киребеткән, бу чаклы да атаңа охшарсың икән!”, “Анаң кебек пешмәгән нәрсә, мәми авыз, җебек! Нәрсә булса да, авыз җәеп, җыларга гына торасың!” Әтисе дә, әнисе дә начар булгач, кемгә охшарга соң балага? Читтән күз салсаң, бу гаиләдә барсы да тәртиптә: аталары ирләргә хас нык характерлы, аналары йомшак күңелле, хисчән. Әмма үзара мөнәсәбәтләрне тиешенчә кора алмаганлыктан, гаиләдә гармония югалган. Кызганыч, әлеге хәлнең авырлыгы әлеге дә баягы балаларга төшә.   Гаиләдә деспот ата-ана тарафыннан изелеп үскән баланың мәктәптә укытучысыннан, эшендә җитәкчесеннән куркуы сер түгел. Гадәттә куркакны иптәшләре дә хөрмәт итми, хуҗа да кыерсыта, коллективта ул көлке объектына әверелә.   Югарыдагы мисаллар күпьеллык педагогик тәҗрибәмнән алынды. Әти-әниләр, әби-бабайлар бала белән аралашканда аңа шәхес итеп карасын, авызларын үлчәбрәк ачсыннар иде. Тән җәрәхәте тиз төзәлсә дә, күңел җәрәхәте гомерлек икәнлеген онытмыйк.  
Хәмидә ГАРИПОВА, Казан

--- | 30.06.2016

Санкт-Петербургта татарча газета чыга башлаган (ВИДЕО)

$
0
0
30.06.2016 Матбугат
Санкт-Петербург белән Ленинград өлкәсендә яшәүче татар һәм башкортларның тормышын яктырта торган "Файда" газетасы дөнья күргән. Әлеге газета биредә уза торган мәдәни чаралар белән таныштырып кына калмыйча, милләтәшләребез тормышы белән бәйле яңалыклар белән дә таныштырып барачак.
Газета "Питер буйлары" татар-башкорт милли-мәдәни үзәк базасында чыгарыла.        


---

--- | 30.06.2016

Кыргыйлык – каннарда

$
0
0
30.06.2016 Җәмгыять
Башкалар сизәме, әллә миңа гына шулай тоеламы, тик соңгы араларда Русия массакүләм мәгълүмат чаралары бик еш һәм бик тәмләп милләттәшләребез хакында язарга-сөйләргә һәвәсләнделәр. Республиканың иң алдынгы төбәк икәнлеге, халкыбызның матур тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре хакында түгел!

Ток-шоуларда берәр гаиләдәге ызгыш-талаш, исереклек, бала ташлау һ.б темаларны күмәкләшеп “чәйнәп” утыралар бит әле, менә шул тапшыруларның төп геройлары итеп татар фамилиялеләрне алырга тырышалар. Һич тә булмаса, “Ак барс” хоккей командасының берәр уенчысының элеккеге сөяркәсе килеп, спортчы исеменә пычрак атып утыра. Шул рәвешле татар, Татарстан исемен ничек тә каралтырга, түбәнсетергә тырышалармы? Үзебез дә, бездә барысы да ал да гөл, гаепсездән гаепле ясыйлар дип, үпкәләп азапланмыйк. Бәлки, кем әйтмешли, без мондый мөнәсәбәткә чын-чынлап лаектыр?

90нчы еллардагы мәхшәрне күпләр хәтерлидер. Һәркемнең күңел дәфтәрендә ул еллардагы берәр күңелсез хәлдән хатирәләр сакланадыр. Үзем дә бик еш барлап утырам шул чордагы маҗарага тиң яшәешебезне...

Икенче улым белән декрет ялында утырганнан соң балалар бакчасына эшкә чыктым. Бакча мөдире, бөтен уңай сыйфатларымны, ягъни тәҗрибәм-белемем һ.б. санап чыкканнан соң, миңа эксперименталь (!) балалар төркемен ышанып тапшырачагын әйтте. Җәмгыятьнең “каймагы”, элитасы балалары гына тупланган төркемнең “элиталы” тәрбиячесе булып киттем көтмәгәндә! Иң беренче эшем итеп “каймак”ны кемнәр тәшкил иткәне, ягъни әти-әниләр исемлеге белән танышасы иттем һәм шаккаттым! Әле һаман, күп еллар үткәч тә, башыма сыйдыра алмыйм: ни өчен җитәкчем, югары белемле педагог, алыпсатарлар, шәхси эшмәкәрләр һәм ниндидер “крутой”ларның балаларын бер төркемгә туплаган һәм нилектән җәмгыятьнең элитасын нәкъ шушы категория гражданнар тәшкил итә дигән нәтиҗә ясады икән?   90нчы еллардагы акча, көч, әрсезлек, “хочешь жить – умей вертеться” шигаре өстенлек иткән чор психологиясе кинәт кенә, илнең асты өскә әйләнгәч баш калкыттымы һәм арына алдыкмы соң әле без аннан? Миңа калса, тулы бер җәмгыятьнең аңын сәяси борылыш кына пыран-заран китереп ата алмый, “мораль облик” дигән ясалма кабыкка төренеп йоклап яткан рухи имгәклекнең уянуы гына иде бу. Әгәр илдәге җинаятьчелекне киметтек, азгынлыкка чик куелды, һәркем югары белем алырга омтыла, янәдән тәрбиялегә әйләндек дип уйласак та, ялгышабыздыр, мөгаен. Менә шул үзебез дәррәү сүккән “гаишник”лар гына булмасын ди әле юлларда?! Кабаттан хаос хакимлек итәчәк юлларыбызда. Яисә, бәйрәм алдыннан кибетләрдән күпләп азык-төлек ташу гадәтебезне мисал итеп китерик һәм читтән үзебезгә күз салыйкчы. Комсызлыктан күзе акая бит халыкның. Кибетләрдә бөтен төр товар һәм азык-төлек тулып ятса да, бер-берсен таптарга әзер цивилизацияле илнең “тәрбияле” халкы.   Милләтебезнең бер горурлыгы, үзенчәлеге булган сабан туеның үзенең асылын югалта баруы да бер мине генә борчымыйдыр. Традицияләргә тугрылыклы булып калудан битәр, “шаккатризм” белән шөгыльләнә башладылар милли бәйрәмебезне оештыручылар. Замана аттракционнары фонында милли көрәш һәм башка сабан туе ярышлары тоныклана бара. Олимпия уеннарына охшаш хәзер сабан туе: квадроциклларда чабалар, көймәләрдә узышалар, күкне самолетлар айкый, мәйданга парашютчылар төшә. Җырчыларның да иң шәпләрен, кыйммәтлеләрен чакыралар. Бу нисбәттән, интернетта бер ханым авыл сабан туена да җырчылар чакырып, бәйрәмнең ямен җибәрүләренә зарланып язган иде: радио-телевидениедән карап, тыңлап та була бит аларны, үзебез авыл кешеләре җырласын дигән. Соң, апа-җаным, беренчедән, бөтен кеше дә алай уйламый, юк-бар тавышы белән авылдашының җырлап маташканын тыңлап утырырга риза түгел күпләр, чып-чын артист күрсәт син аларга! Икенчедән, әлеге дә баягы, гүләйт тек гүләйт, шаккатырыйк бөтен халыкны дип уйлыйбыз бит хәзер. Әллә ни ерак барып тормыйм. Менә шушы ике фикеремне, “шаккатризм”га һәвәслекне һәм 90нчы еллардагы кыргыйлыкның каннарда саклануын берләштергән бер күренешне мисал итеп китерәм.   Түбән Кама каласы сабан туе бәйрәмен иң шәпләп үткәрүче төбәк буларак танылды. Юккамыни, ел саен Федераль сабан туен оештыру-уздыру да Түбән Кама сәнгатькәрләренә йөкләнгән.   Быел шәһәр бәйрәмендә бөтен кунакларны 200 килограммлы чәкчәк белән шаккатырырга уйлаганнар. Аны пешерү өчен аш-су осталарына 10 сәгать кирәк булган ди, имеш. Чыннан да, бу алагаем дәү чәкчәккә сабан туена килгән кунаклар да хәйран калган һәм шушы милли ризыгыбыз бәйрәмнең икенче көнендә – 5 июньдә үк Түбән Каманың данын бөтен илгә танытты...   Зур чәкчәк күргәзмә өчен генә түгел, шәһәрдәшләрне сыйлау өчен дип тә пешерелгәнен раслау өчендер инде, башкала кунаклары һәм бөтен Русиядән җыелган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре шактый көч һәм вакыт түгеп әзерләнгән шушы ризыкны тамаша кылганнан соң, оештыручылар чәкчәкне халыкка таратырга уйлаганнар. Бик тә игелекле гамәл инде, юкса. Әмма, “халява” өчен намусын да, оятын да онытырга сәләтле гражданнарыбызга бушлай нидер өләшүнең бик тә аянычлы нәтиҗәләргә китерәчәген уйлап кына бетермәгәннәр. Ә нәтиҗәсе болайрак: ак халатлы, ак калфаклы сатучы кызлар пычак тотып чәкчәкне кискәләп өләшә башлауга, халык ташкыны бу кызларны баллы ризыкка чәпеп куеп, кешеләр куллары белән пычак астына керә-керә чәкчәк алырга сузыла башлаган.   Тора-бара бер-берсен сытып-изеп, җилкәләренә-башларына басып, чәкчәкнең өстен умырып алырга керешкәннәр. Җимерелеп төшкән кисәкләрне җирдән алып пакетларына тутырганнар. Эткәләшеп-төрткәләшеп, бер-берсенә ямьсез сүзләр кычкырынып чәкчәк өчен сугышып яткан бу төркемне бары тик “өер” сүзе белән генә тамгалыйсы килә. Кыргый шакаллар, коңгызлар өеремени... Калайланган күзләре белән үзләрен чалт-чолт фото-видеога төшерүче журналистлар барын да күрмәгәннәр бичаралар. Шулай итеп, икенче көнне үк “чәкчәк сугышы” белән бөтен интернетны шаулаттык. Кайбер сайтлар әлеге хурлыкның видеосын ук урнаштырган. Оят, билләһи! Каш ясыйм дип күз чыгарган оештыручыларга үпкәлисе дә килде. Ник кирәк иде читтән килгән кунаклар каршында шәһәрдәшләрнең алама гадәтләрен ачыктан-ачык демонстрацияләү? Интернетта бер якташым бик тә катгый итеп, “диверсия!” дип бәяләгән моны. “Милли бәйрәмебезгә тап төшерү, милләттәшләрне ятлар алдында ямьсезләү өчен махсус эшләнгән бу!” – дип язган. Бер кисәк өчен кеше башына бас дип берәү дә берәүне өндәп тормый бит, өстергәнгә кешегә ташланырга без этмени?!   Бу нисбәттән, интернетта күпләр үзләренең фикерләрен белдерергә ашыккан. Кемнәрдер хурлыклы видеода үзләрен таныганнар. Берсе: “Их, дус кызым котыртканга гына кергән идем мин ул өер арасына, ә видеога эләккәнмен!” – дип язган. Икенчесе исә, хайвани-кыргый гамәлен бәяләрлек акылы булмаганы: “Ә мин бер кисәк тә ала алмый калдым. Шәһәрнең 50 еллык юбилеенда да чәкчәк таратырлар микән, кайсыгыз белә?” – дигән. Соң, теләсә-кайсы азык-төлек кибетенә кер – һәрберсендә диярлек сатыла бит инде ул чәкчәк! Ничек мондый түбәнлеккә төшәргә мөмкин икән? Ачлык кына килә күрмәсен! Бер-берсен тотып ашарлар болар, мөгаен...   Хәер, шаккатырам дип хурлыкка калучы бер Түбән Кама гынамыни? Шәһәрдәшләремнең моңарчы оештырылган “бушлай өләшү” акцияләренең ни-нәрсәгә китергәненнән сабак алмаулары гына аптырата.   Узган елның августында Чаллы каласының бер рестораны тиңдәшсез зур пирог пешереп рекорд куярга ниятләгән. Бу ризыкның авырлыгы 2,3 тонна, диаметры 10 метрдан артык булган. Иң дәү алма пирогы буларак теркәгәннән соң (кая теркиләр, ник теркиләр, кемгә кирәк бу теркәү?), ризыкны халыкка тарата башлаганнар. Бу “хәйрия” акциясе дә интернетка куелды һәм аны миллионга якын кеше караган. Видеодан күренгәнчә, пирог өстенә бер кыз менеп баскан һәм көрәк белән ризыкны умыргалап, көрәп кешеләргә бирә, ә пирог әйләнәсендә кулларына пакет тоткан чаллылар... Үрелеп-сузылып пирог кисәкләре алып кабалар, пакетларына тутыралар...   Шулай да Чаллы пирогы белән Түбән Каманың чәкчәк ашавы арасында аерма бар. Чаллыда хосусый эшмәкәр “юмартлыгы” белән мактанмакчы булган һәм үзенә пиар ясаган. Ә менә милли бәйрәмебез бернинди дә пиарга да мохтаҗлык кичерми. Яңа “мөгез”ләр чыгарырга да, экспериментлар үткәрергә дә кирәкми безнең халык белән. Нишлисең, барып җитә алмадык “һәркемгә хаҗәтенчә” дигән якты киләчәк – коммунизмга, “швед өстәл”ләре дә безнең өчен түгел...
Редакциядән. Нишлисең бит, бушлай әйберне эләктереп калу теләге кешенең канындадыр инде ул. Бер русиялеләргә генә хас күренеш түгел бу, Европа илләрендә дә, Америкада да кайда нәрсәне бушлай өләшәләр икән дип көтеп кенә йөрүчеләр, эләктереп калыйм дип, канга батып сугышучылар бар. Хәер, шулай да иң остасы безнең ил халкыдыр, чөнки совет заманында аракы, колбаса чиратларында сугышып, тәҗрибә туплаган халык бит без. 
Раушания ШӘЯХМӘТОВА

--- | 30.06.2016

Дания Нуруллина: «Мөхлисә Бубый ролен авырлык белән уйнадым: ул кызымның гомере өзелгән чакка туры килде»

$
0
0
01.07.2016 Мәдәният
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллинаны сәхнә өчен яратылган артист дими ни дисең. Ул, кояштай балкып сәхнәгә чыгуга, күңелләрне күтәреп җибәрә. Тиздән үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы әлеге күркәм артист белән без дә очрашып сөйләштек.
– Дания ханым, үсмер чагыннан медицина турында хыялланган кыз ничек итеп артист һөнәренә тартылды? – VII сыйныфны тәмамлагач, медицина училищесына барып караган идем, әмма имтиханны бирә алмадым. Ә инде VIII сыйныфтан соң театр училищесына укырга чакырып белдерү күргәч, башка хыяллар юкка чыкты.   – Сез – балачактан ятимлек ачысын татып үскән кеше. Әниегезнең исән чагында әйткән нинди сүзләре хәтерегезгә уелып калган? – Әнидән унөч яшемдә калдым. Авырып ятканда, аның безгә: «Беркайчан да кеше йөрәгенә кадалырлык авыр сүз әйтмәгез. Кешеләргә карата ягымлы булыгыз. Туганнар арасында дуслык булсын. Бер-берегезгә ярдәм итеп яшәгез», – дигән сүзләре хәтердән чыкмый. Ул сүзләр минем өчен тормыш шигаренә әйләнде. Туганнарыбыз белән, әнинең киңәшен тотып, аралашып яшибез. Бездә көнләшү, байлык артыннан куу дигән нәрсә юк. Берәрербез яңа әйбер алса да сөенәбез. Бер-беребезгә киңәшләр белән ярдәм итәбез. Кызым Айсылу да бик ярдәмчел, туган җанлы иде. Хәзер инде сигез баладан өчәү генә калдык. Мин – әти-әнинең төпчек баласы, 86 яшьлек Хабил абый белән 81 яшьлек апам Фәүзия исән-саулар.   – Һәркемнең гомер юлында сагынып искә ала торган еллары була... – Башта әти-әни белән үскән кайгысыз еллар, аннары театр училищесында уку, беренче тапкыр артистлар белән аралашу, гомумән, яшьлек сагындыра. Өлкән артистлар белән уйнау минем өчен зур дәрәҗә булды.  
– Үзегезнең театрда беренче мәртәбә спектакль караган чагыгыз истәме? – Әле дә хәтеремдә, VI сыйныфта безне «Зәңгәр шәл» спектаклен карарга алып бардылар. Анда Мәйсәрә белән Булатны Рауза Хәйретдинова белән Азат Аббасов уйнаган иде. Ул чакта аларның уйнавына сокланып утырдым. Үзем яшьтән бию түгәрәгенә йөргәнлектән, артистларның сәхнәдәге биюләрен яратып караган идем. Шул бию театр училищесына алып килде дә инде үземне.
– Инде сәхнәдә 50 ел гомерегез үткән. Йөзгә якын рольләрегез арасында нинди генә хатын-кыз образлары юк. Алар арасында үзегезгә охшаган холык-фигыльлеләре дә бардыр. Образдан чыга алмыйча йөргән чакларыгыз булмыймы? – Әлбәттә, зур рольне уйнаганда сәхнәдән арып чыгасың. Мин «Үлеп яратты»да Мөхлисә Бубый ролен авырлыклар белән чыгардым. Ул кызым Айсылуның гомере өзелгән чакларга туры килде. Әле­ге спектакль быел ­репертуардан төште. «Сөясеңме-сөймисеңме?»не уйнаганда, Вәсилә әби тормышы белән яши башладым. Аның холкын яратам. Ул әби кебек сабыр буласым килә. Образдан чыга алмыйча интегеп йөрмәсәм дә, ролемне урамда кабатлап йөргән чаклар була.     – Сезнең Вәсилә әби күп­ләрне яраттырды. Үзегез тамашачыдан нинди фикерләр ишетәсез? – Вәсилә әби кебек кешеләр сирәк бит хәзер. Мәскәүгә гастрольләргә баргач, спектакльдән соң урамга чыккач: «Рәхмәт сезгә, безнең әниләребезне, әбиләребезне искә төшердегез», – диделәр. Димәк, халык күңеленә керә алганмын.   – Театрларда спектакльләрнең гомере әллә ни озын түгел. Рольләрегез белән аерылуны авыр кичермисезме? – Гадәттә, биш елдан соң спектакль репертуардан төшә. Яратып уйнасам да, ролемнән аерылганга башымны җуеп йөрмим, канәгать булам.   – Сәхнәдә кызыклы мизгелләр белән бергә күңелсезләре дә очрамый калмыйдыр. – «Кичер мине, әнкәй» спектакленә репетиция вакытында сәхнә алдындагы оркестр чокыры ачык калган иде. Без Гөлсем Исәнгулова белән кара-каршы сөйләшеп утырабыз. Шуннан соң торып артка чигенә-чигенә сөйләгәндә, мин арканча шул чокырга барып төштем. Ә Гөлсем һаман монологын сөйләвен дәвам итте. Ул минем чокырда ятканымны аңламый. Артистлар яныма җыелды. Бөтен тәнем кара янып чыкты. Икенче бервакыт, Әлмәттә гастрольләрдә йөргәндә, «Ташкыннар» спектаклен уйныйбыз. Яшьләр кич утырганда, мин барып керәм дә: «Нишләп утырасыз монда?» – дип, йон эрли торган кабаны күтәреп алсам, тактасы очып китеп, залда утыручы бер хатынның итәгенә килеп төшкән иде. Ходай саклаган, күрәсең, үзенә зыян килмәде.   Аннары бервакыт, «Кылый Кирам балдагы»н уйнаганда, ролемнең исемен онытып җибәрдем. Идрис Мәсгуттән «Кем соң әле мин?» – дип сорарга мәҗбүр булдым. Даздраперма дигәч, халык көләргә тотынды.  «Да здравствет первое мая» сүзләренең алдагы иҗекләреннән ясалган исем иде бу.   – Сезгә кайчан гына карасаң да, йөзегездән елмаю китми. – Кешеләргә карата яман уйлар уйламыйм. Сәхнәдәшләремә карап та сокланам гына. Көнләшү – авыру бит ул. Кешедәге яхшы сыйфатларны үземдә булдырырга тырышам.   – Дания ханым, сәяхәт итәргә яратканыгызны да беләбез. Чит илләргә бару кайчан кызыксындыра башлады? – Беренче мәртәбә юллама белән Югославиягә бардым. Аннары Германия, Франция, Польша, Голландия, Бельгиягә сәяхәткә киттем. Берничә елдан соң Швеция, Италия, Испания, Чехия, Австриядә булып кайттым. Мин матурлыкны яратам. Чит илләрдәге хозурлыкны күреп хәйран калдым, башым әйләнә башлады.   – Әгәр туры килсә, кайсы илдә яшәр идегез? – Испаниядә йә булмаса Франциядә. Испаниянең һавасы әйбәт, диңгез буенда. Франция – романтик шәһәр. Анда халык кунакчыл, хатын-кызга мөнәсәбәт әйбәт.   – Хатын-кызның бәхете нәрсәдә, сезнеңчә? – Әгәр тормыш итә торган ире белән бер-берсен аңлап, яратып яшәсә, шул бәхеттер, дип уйлыйм. Әгәр андый кеше очрамаса, эшеңнән тәм табып, ниндидер шөгыль белән мавыгып яшисең. Безнең эшебез нинди генә хәсрәтләр булса да тарата торган бит.   – Күңелегезгә авыр булса да, сорыйм әле, кызыгыз Айсылу төшегезгә кермиме? – Минем Айсылуны уйламаган бер генә көнем дә юк. Беркөнне төшемә керде. Кычкырып елап уяндым. Бик нечкә күңелле иде шул. Бөтен нәрсәне йөрәгенә якын ала торган иде.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 30.06.2016

Июльнең беренче көнендә Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

$
0
0
01.07.2016 Экология
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, июльнең беренче көнендә, республикада җылы булачак, шул ук вакытта яңгырлар да көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем фаразланмый, көндез республиканың көнчыгыш районнарында бераз яңгыр явачак.
Төньяк-көнбатыштан салмак җил.   Төнлә һава температурасы 7-14 градус җылы була. Көндез 20-25 градуска кадәр җылытачак.   2 июльгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава көтелә, бераз яңгыр явуы ихтимал. Температура 9 градус җылы тәшкил итәчәк.
---

--- | 30.06.2016

Павел Астахов эшеннән китәргә гариза язган (ВИДЕО)

$
0
0
01.07.2016 Сәясәт
Россия Президентының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов отставкага китергә гариза язган, дип хәбәр итә РБК. Карелиядә булган фаҗигадан соң, исән-имин калган калган балалар белән аралашканда Павел Астаховның алардан "Ничек йөздегез?" дип урынсыз сорау бирүе киң җәмәгатьчелекнең нәфрәтен уятты.
Бала хокукларын яклаучының отставкага китүен таләп иткән петиция кыска вакыт аралыгында дистә меңләгән тавыш җыйды.   Исегезгә төшербез: Сямиозеро лагеренда ял итүче балалар көймәдә ял вакытында давыл чыгып бәхетсезлек очрагына юлыкты, 14 бала вафат булды.


---

--- | 30.06.2016

Балалар турында “кайгырталар”

$
0
0
01.07.2016 Мәгариф
Кеше тормышында мәктәп гаять зур әһәмияткә ия булганын һәр кеше белә. Мәктәп — икенче гаилә. Укучылар үз тормышларының күп өлешен мәктәптә үткәрәләр. Без, Совет заманы балалары, инде күпме еллар үтсә дә, һаман үзебез укыган мәктәпне зур дулкынлану белән искә алабыз. Башлангыч мәктәптә укыган чактагы парталарга хәтле күз алдында.

Шулай ук яраткан укы­­тучыларыбыз исем­нәрен без беркайчан да онытмыйбыз. Безнең буын кешеләре бик еш кына “элек” һәм “хәзер” дип аталган сүзләр белән мәктәпне чагыштырырга өйрәнгән. Бигрәк тә минем кебек төрле уку йортларында эшләгән, укучыларның төрлесен күргән укытучылар өчен бүгенге көндә уйланырга мәҗбүр иткән проблемалар көннән-көн арта. Хәзер һәрбер укучыда гаджет, һәрбер кабинетта компьютер, видеоҗайланмалар, интерактив такталар, лингафоннар булган мәктәпләр байтак.

Безнең шәһәрдә шундый мәктәпләр рәтенә 29, 30, 86нчы лицейлар керә. Шулай ук байтак гади мәктәпләрдә дә шул юнәлештә зур эш алып барыла. Шулай булгач, укучыларның күбесе “4”, “5” билгеләренә генә укырга тиеш, дигән фикер туа. Электрон журналлар, электрон көндәлекләр исә ата-аналарның мәктәп белән элемтәсен ныгытырга тиеш. Ә чынбарлыкта шулаймы соң? Укучыларның мәктәпкә карашы ничек соң? Аларның укытучылар белән мөнәсәбәте нинди? Бар укучылар да көн таләпләренә туры килерлек итеп укыймы? Бу сораулар һәр ата-ананы, уку йорты җитәкчеләрен, укытучыларны һәм барлык җәмәгатьчелекне борчый. Философлар исбат иткән “Һәрбер прогресс регрессны тудыра” дигән әйтем мәктәпкә дә кагыла.

Электрон журналлар һәм көн­дәлекләр, беренче карашка бик уңай — һәрбер ата-ана компьютер кулланып, үз баласының укуда булган уңышларын яки кимче­лекләрен белә ала. Мәскәүдә бер эшкуар баласының электрон көндәлеген һәм журналын тик­шергәннән соң, аны каешы белән шулкадәр кыйнаган ки, хәтта 6нчы сыйныфта укучы улы күзе күрмәс, колагы ишетмәс булып калган. Хәзер ул әтигә карата җинаять эше кузгатылган. Бу коточкыч хәлне язуы да авыр: ничек итеп үз балаңа карата шулкадәр вәхшилек кыла­сың?   Инде гаджетларга тукталыйк: мәктәптә алар кирәк, билгеле. Ә икенче яктан, кайбер балалар кирәксә дә, кирәкмәсә дә дәрес тыңлау урынына гаджет белән уйнап утыра, андыйларның белем алу уенда да юк. Шул юл белән ул үзенең сәламәтлеген дә бетерә, белемсез дә кала. Шуннан чыгып, тора-бара бу гадәт баланың “чиренә” әверелә. Ул телефоннан, гаджеттан аерыла алмый, төне буе уйнарга, көне буе йокларга да мөмкин. Бу хакта психологлар, табиблар инде соңгы ике елда шау-шу куптаралар. Безгә бу хакта уйланырлык урын бар. Телевизордан әле бу арада гына бер сюжет күрсәттеләр. Әби оныгын компьютер уеныннан аерырга теләп: “Әйдә, улым, сүндер, аша”, — дигән сүзгә оныгы тузынып: “Уйди, дура”, — дип, аны этеп җибәргән. Даими рәвештә гаджет, Интернетта утыру, уйнау яшь буынның психикасына бик зур зыян сала: баланың холкын кискен үзгәртә, контролен югалта.   Моңарчы әле бер баланы да 9нчы сыйныфны бетермичә торып, мәктәптән чыгару күзәтелми иде. Ә хәзер ел дәвамында 9- 11нче сыйныф укучыларын ияртеп, ата-аналар эшче яшьләр мәктәбенә килә. Көндезге мәк­тәпләр балаларны туп аткан кебек кенә куып чыгаралар. 45 ел мәктәптә эшләп, мондый хәлне күргән юк иде. Бу балалар белән сөйләшкәннән соң, эсселе-суыклы булып китәсең. Чөнки ул укучыларның мәктәптән куылу яки китү сәбәпләре төрледән-төрле: берәүләр сыйныф җи­тәкчесе, укытучылар белән уртак тел таба алмый, кайсысын мәктәп җитәкчеләре “имтихан бирә ал­маячаксың”, — дип чыгарып җи­бәрә (күрәсең, мәктәп абруе бала язмышына караганда өстенрәк).   Кайбер балалар, кызганычка каршы, эчкечелек, токсикомания, наркомания юлына басканнар. 15-16 яшьлек кызларның авырлы килеш шушы мәктәпкә “сөрелү” очраклары да бар. Алар инде хәтта “шулай тиеш кебек” горур хәлдә килеп керәләр. Үзләре дә бала, өстәвенә тагын бала табып, ирсез килеш ничек яшәргә җыеналар икән инде алар? Монысы инде ата-аналар һәм мәктәпнең уртак проблемасы. Өстәвенә, ул кызлар тәмәке дә тарталар әле. Хәзер инде шушы эшче яшьләр мәктәбендә үз көнен үзе күргән яшьләр бик күп. Аларның күбесен тормыш авырлыгы шушы хәлгә төшергән. Алар арасында гаилә корганнары да байтак. Ләкин шулар белән беррәттән эшләмичә дә, юньләп укырга йөрмәүчеләр дә бихисап күп. Әйтерсең лә, эшче яшьләр мәктәбе бертөрле төзәтү колониясе. Көндезге мәктәптә юньләп укымаган бала монда укыймы соң ул? Без исә: “Мондый мәктәп һөнәр бирә торган булырга тиеш”, — дигән тәкъдим белән чыгабыз. Тик түрәләр генә безне ишетмиләр.   Аттестатсыз балаларны нинди тормыш көтә соң? Шул булдымы яшь буын турында кайгырту? Ә мәгариф турындагы яңа кабул ителгән Законда эшче яшьләр мәктәбе турында ичмасам бер маддә дә юк. Ә мәгариф өлкәсендә түрәләр мәктәптән кимчелек эзләргә булдыралар, системаны тамырыннан үзгәртү турында уйламыйлар.   Бөтен кешелек дөньясы яшь буынны белемгә, фәнгә тарту өчен көрәшкәндә, бездә белемсез яшьләр арттыру өстендә эшлиләр. Бердәм дәүләт имтиханы да елдан-ел катлаулана. Гомумән, БДИ бирү өчен ел буе репетиторга йөрүче укучылар күп, чөнки ул биремнәрне студентлар да җиңел генә эшли алмый. Мондый хәлнең максаты бер — югары белемле кешеләрне киметү, дип уйлыйм мин.
Гөлфидә МӘРДАНОВА, Ижау шәһәре

--- | 01.07.2016

Рамазан ае ахырына якынлаша – Фәтех Мәккә, фидия, Кадер киче

$
0
0
01.07.2016 Дин
Изге рамазан ае төгәлләнергә дә санаулы көннәр калып бара. Уразаның соңгы ун көне аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки бу айның ахырында фазыйләтле көннәр бар, ди дин әһелләребез. Рамазанның 21нче көне бөтен ислам дөньясында билгеләп үтелә торган Фәтех Мәккә көне дип атала.
Бу көнне Рәсүл әкрам саләлләһү галәйһи вә сәллам үзенең 12 мең сугышчыдан торган гаскәре белән Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрен дингә ышанмаган мәҗүсиләр, кяферләр кулыннан азат итә һәм мөселманнарның кыйбласы булган Кәгъбәтулладан табыну өчен хезмәт иткән 365 потны, таш сыннарны чыгарттыра. Шулай итеп, Фәтех Мәккә көне ислам динендә ялганның җиңелүе, хакыйкатьнең тантана итү көне булып санала.   Быел ураза җәй айларына туры килде: 6 июньнән 4 июльгә кадәр. Рамазан аеның  беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт  көннәре, икенче дистәсе – гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы  ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере. Җыеп кына әйткәндә, уразаның һәр көнендә бәрәкәт, нигъмәт бар. Бу айны мөмкин кадәр гыйбадәт кылып, буш вакытта Коръән сүрәләре укып, дога һәм теләкләрдә уздыру күркәм санала.   Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр аны башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе бирергә тиеш. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Быел аның күләме 200 сум тәшкил итә.   Шулай ук рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкят билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга мәҗбүри гамәлләрдән санала. Ул мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булгач, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә тырышырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар җилкәсенә төшә. Голәмәләр шурасы фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килеште: шулай итеп, быел бер кешегә фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап – 100 сум, йөзем бәясенә карап 600 сум тәшкил итә. Кайсына бәйләп санарга икәнлеге фитыр сәдакасы түләүче ихтыярына калдырыла.   Ислам дине балигълык яшендәге мөселманнарга, үзенең матди хәленә карап, фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән елга бер тапкыр зәкят – мәҗбүри сәдака түләүне таләп итә. Быел Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы зәкят нисабын, алтын (85 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә, 224 мең сум күләмендә билгеләде.   Рамазан аеның соңгы ун көнендә бик кыйммәтле, мөкатдәс бер кичә бар, ул – Кадер кичәсе. Мәгълүм булганча, бу изге кичәдә Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәлам хәзрәтләренә Коръән иңдерә башлаган.
 Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Казан казые:   - Коръән Кадер кичәсендә иңдерелә. Бу кичә мең айдан да хәерлерәк. Исәпләп караганда, ул 84 елдан артык була. Шул сәбәпле, без Кадер кичәсен һәрвакыт көтеп алабыз. Аны эзлибез, чөнки аның төгәл көне билгеле түгел. Кадер кичәсендә бер гамәл кылу бер мең ел дәвамында кылганга тиң була. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хәдисләренең берсендә әгәр кем дә кем Кадер кичәсен Аллаһы Тәгаләдән савап өмет итеп төнен намазда үткәрсә, аның элек кылган бөтен гөнаһлары гафу ителер, дигән. “Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр” (“Кадер” сүрәсе). Кадер кичәсенең вакыты төгәл билгеләнмәгән. Хәнәфи мәзһәбе галимнәре аны рамазан аеның 27нче көненә каршы кич дип белдерә. Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.с.) рамазан аеның соңгы ун көнендә игътикяф кылган, ягъни мәчеттә торып, күп тәгать-гыйбадәтләр һәм догалар кылган. Кодси хәдистә Аллаһ Раббыбыз болай дигән: “Әгәр кеше Минем бер уч төбе кадәр якынайса, Мин аның бер кулы кадәр якынаермын. Әгәр Миңа атлап килсә, Мин аңа йөгереп килермен”.   Кадер кичәсенең билгеләренә килгәндә, бу кичтә аяз була, артык суык та, эссе дә булмый, кар-яңгыр яумый, җил дә исми. Кадер кичәсе тын һәм нурлы була, йолдызлар да атылмый. Бу кичәдә фәрештәләр Аллаһның рәхмәтен таратыр, шайтан да үзенең мәкерле гамәлләрен кыла алмас, ди дин эшлеклеләре.  
Мөршидә КЫЯМОВА

--- | 01.07.2016

Мәңгелек хәрәкәт (Зиннур Тимергалиев хикәясенең АХЫРЫ)

$
0
0
01.07.2016 Әдәбият
Кибет ишеге ачылып китте, у-ф-ф, шундый вакытта бусы җитмәгән иде. Кибеткә Камил килеп керде. ––Исәнмесез?! ––Исән инде исән, тагын әҗәткә сорап кердеңме, беләсең бит, бирмим. ––Кирәк түгел, эчмим мин, –дип җавап бирде аңа Камил.
Хикәянең Башын һәм Дәвамын укып искә төшерегез.   ––Кит, - дип ботларын чапты Илүзә, - кояш икенче яктан чыгар, әллә ниләр сөйләмә. ––Чыксын, барыбер эчмим мин. ––Сәер, Камил, аек килеш берсенең дә күргәне юк бит сине. Һай, кара, өстеңә яңа кием кигәнсең түгелме? Абу, чәчеңне алдыргансың, нәрсә булды сиңа Камил?   Камил ,әйтмим дип, башын селкеде. Тик Илүзә хатын- кыз бит . Нигә Камилнең болай үзгәрергә уйлаганын белә алмыйча, барыбер төпченүдән туктамады.    Ул, килеп, ирне култыклап алды да, үрелеп, аның йөзенә карады, хатын- кыздан яшереп буламы соң?! Камилне эченнән нәрсәдер борчып торганы күзләренә чыккан.   ––Камил, ни булды? Тотма эчеңдә, әйт менә миңа, берәүгә дә әйтмәм, чынлап. Ир аннан беләген ычкындырды да кибет эчендә йөренеп алды.   ––Көлмисеңдәме? ––Көлмим. ––Көлмә, яме, әрлә, тик көлмә. ––Әрләмәм дә Камил, тотма эчеңдә, әйт. Ир беткән баш беткән дигән кебек ботларына сугып куйды.   –– Өченче көн эштән соң Рәйсә әттәйнең сарык тиресен чыгарып бирдем. ––Соң шуннан ни булган, бөтен кешегә эшләп йөрисең бит син. Ир аңа ачулы караш ташлады.   ––Бүлдермә. ––Юк, юк башка бер сүз дә әйтмим, сөйлә Камил, ни булды? ––Шул, Рәйсә әттәй миңа ярты литр теге куган нәрсәне бирде. Мин аны капка төбендә үк эчеп бетердем дә, өйгә кереп, идәнгә егылдым. Ә әни, көндәгечә минем букка баткан киемнәрне салдырып, мине урынга өстерәп алып барып салган.   ––Күрмәгәнен күрде синең белән Сәрвәр апа. ––Илүзә. ––Бетте, бетте. ––Шуннан мин, бераз айнып китеп, күзләремне ачтым, әни догаларын укып бетергән дә Ходайга ялвара. ––Сине каргап утыра мәллә? Ир башын селкеде.   ––Юк, “ Ходай, миннән калгач ,ятим итмә бу баланы, исерек килеш урамннарда аунап, өшеп үлә күрмәсен, ач тамагын туйдыра алсын, өсте -башы чиста була күрсен,”- дип Ходайдан сорый. ––Соң, әни кеше бит. ––Әни кеше,- Камилнең күзләрендә очкыннар кабынды,- мине тапкан, баккан әнием, мин аңа бер тапкыр да җылы сүз әйткәнем булмады, аек килеш кайтып кергәнем булмады, туксанга җиткән әнием берүзе тормыш тартып барды әлегә кадәр. Ә мин- мәнсез, кабахәт кеше. Ул бит мине намазлыкка утырып каргый да ала иде. Ул, киресенчә, миңа бәхет сорап, Ходайга ялвара.  Ир Илүзә каршына килеп басты.   ––Менә әйт әле миңа, син әйт,  кеше дип атала аламмы соң мин хәзер? Илүзәнең , Камил сөйли башлаганда ук, күзләре яшьләнә башлаган иде инде. ––Боларны аңлый аңлагач, бөтенләй өметсез түгел икәнсең бит әле Камил. ––Юк, син ышанасыңмы миңа Илүзә? Мин башка бер грамм да эчмәячәкмен, кайтып, әнинең аягына егылып гафу үтенәчәкмен, кичерер микән ул мине? ––Кичерер, ник кичермәсен, ул бит сиңа бары бәхет кенә тели. Акчаң бармы кесәңдә Камил, булмаса биреп торам. ––Нәрсәгә? ––Менә хәзер тәмле чәй алдырам үзеңә, кәнфит, лимон алып кайтып, Сәрвәр апа белән, чөкердәшеп, чәй эч. Әни кешегә күп кирәкмени, азы бик җиткән, - дип, ирнең башыннан сыйпап, киштәләр янына алып китте Илүзә.     Кибеттән чыгып киткәндә, кулындагы нәрсәләрен кочаклаган килеш Камил кабат эндәште. ––Эчмим мин башка Илүзә, син ышанасыңмы миңа? ––Эчмә Камил, беркайчан да эчмә, ышанам, –дип ,күз яшьләрен яшерә-яшерә озатып калды аны Илүзә.   Август- елның иң тук ае, шушы айда инде авыл халкының хуҗалыгына олау-олау  мал керә. Җаның ни тели, барсы да бар. Авыз тутырып, шатырдатып алма ашыйсың киләме, рәхим ит. Кыярын, помидорын күпме телисең, җый да ал. Башка чия, шомырт кебек  җимешләр телиме күңелең, әнә бар бит, өз дә аша. Әйе, табигать көзгә якынлаша. Авылга терәлеп торган болынга да, акрынлап, сары төс куна башлады. Дәнәфне санламый уйнаган су күселәре дә ялгыз түгел, үзләре кебек берничә шомак ялтыравык йонлы балаларын да инешкә ияртеп алып чыкканнар, аларны баш өстендә берничә тилгән күзәтә, карт козгын гына, бернигә дә исе китмичә, шул ук агач башында кояшның соңгы җылы нурларына кинәнеп утыра бирә. Ул , якты дөньяда озак еллар яшәп, искитәрлек нәрсәләрнең барсын да күреп бетергән инде , шуңа күрә гамьсез.   Дәнәф пай җирләрен, межалап, үз исеменә теркәп бетерде, җәй үтте, документ эшләре белән йөреп. Менә хәзер бу җирләр тулысы белән үзенеке. Әтисе белән сөйләшеп, хәзер үк җирне сукалап, эшкәртеп, көзгә арпасын чәчеп куярга кирәк дигән фикергә килделәр. Сукасы да, тырмасы да, чәчкече дә бар. Ашлык өлгергәч җыясы булыр, комбайны әлегә юк. Ул кабат үзенә тиешле басуны машина белән әйләнеп чыкты да, машинаны полоса янында калдырып, чишмәгә төшеп китте. Әйе, чишмәне кабат төзекләндерергә кирәк, болай ташландык хәлдә калдыру ярамас. Үз уйларына бирелеп,озак утырды ир чишмә янында. Яңадан башланып киткән тыныч тормышка ияләнде ул, ияләнде генә түгел, аның бу тормыштан аерыласы килми дә хәзер. Дәнәфнең аркасына тигәнәк килеп ябышты. Ул артына борылып карады- Гөлия икән.   ––Икәү бергә басу карарга барабыз дигән идең ич, ник кереп алмадың?  Кызның кулында тигәнәк башлары, ул кабат, бер баш алып ,Дәнәфкә ыргытты. ––Борчыйсым килмәде сине. ––Кемне, минеме? Үзең чакырып, үзең килмәгәч, киресенчә, борчылыр дип уйламадыңмы?-Кыз кабат иргә тигәнәк ыргытты.- Ярый безнең бакчадан күренеп тора болын. ––Кара, ыргытма әле шуны миңа. ––Ыргытсам, нәрсә булган? - Кыз кабат тигәнәк ыргытты Дәнәфкә. - Ярамый мәллә? ––Ярамый, тотсам, кирәгеңне бирәм. ––Әйе, тоттырдылар ди берәүләр,- бу юлы тигәнәк Дәнәфнең җилкәсенә килеп кунды, кыз телен чыгарды,- мәәә.  Дәнәф торып басты.   ––Ну, мин сине хәзер. ––Әй,әй, – кыз, курыккандай, артка чигенә башлады. ––Кая качмакчы буласың, качма. ––Кая телим, шунда качам, - бу юлы берничәсе бергә укмашкан тигәнәк башлары чалбар балагына килеп кундылар, - мәәәә. –– Булды,  үзеңне беттем дип сана кызый. - Дәнәф Гөлия янына ыргылды. ––Дә-нә-ф!- Кыз, борылып, аннан кача башлады,тик ерак китә алмады.   Дәнәф аны куып җитте дә кочагына кысып алды.   ––Эләктеңме? ––Эләктем, нишләтәсең инде мине син хәзер. ––Ашыйм. ––Ничек? ––Менә болай. - Ир аның муенына иреннәре белән үрелде, аннары, үбә- үбә, күкрәкләргә якынлашты.  Бу назга кызның каршы торырлык бер тамчы да көче калмады.   ––Дәнәф, - дип пышылдады кыз, ирнең башыннан кочып тоткан  килеш,- Дәнәф. Әгәр дә шунда ир: “Нәрсә,”-дип сораган булса, кыз башка бер сүз дә әйтә алмас иде. Тик Гөлия ,ирнең назына бирелеп, бертуктамый аның исемен кабатлады. ––Дәнәф,- диде кыз кабат, ирнең кочагына эреп юкка чыга барганын тоемлап,-Дәнәф.   Кичке ашны ашагач, басуны карарга киткән улын көтеп җиткәрә алмады Раушан абый, төн җиткәнче, Дәнәфне көтеп утырса да, малай кайтмады. Шуңа өметен өзеп йокларга ятты ата кеше. Йокы аралаш машина килеп туктаганын ишетсә дә чыгып йөрмәде. Иртүк торып ,Рауза апа белән чәй эчтеләр. Дәнәф, уянып, чоландагы бүлмәсеннән чыкмады. Эшен башларга кирәк бит инде.   ––Анасы,-дип эндәште ул гомер иткән хатынына,-  бар, малайны уят инде, эшкә тотынырга кирәк.  Чоланга улын уятырга чыгып киткән Рауза апа тиз әйләнеп керде. Күзләрендә ниндидер бер әсәренү очкыннары. ––Нәрсә булды, ник малайны уятмадың? ––Атасы, Раушан, анда ни. ––Нәрсә ни тагын? ––Анда дүрт тәпи. ––Кайда дүрт тәпи? ––Чоланда. ––Каян килгән анда дүрт тәпи,-дип сорады һаман төшенә алмый торган Раушан абый.   ––Дәнәфнең юрган астыннан дүрт тәпи чыгып тора, атасы,-дип, ниһаять, аңлатып бирә алды Рауза апа. ––Ничек?- Раушан абый бу яңалыкка аптырап китте. Рауза апа “ белмим” дигән кебек иңнәрен җыерды. ––Алай!- Ата кеше бу вакытта ни дияргә кирәк икәнен белмәде.  Аларның кычкырып сөйләшкән тавышларын чоландагылар да ишетеп алганнар, анда җанлану сизенде. –– Анасы, монда кил, әнә керәләр ахыры.-Раушан абый хатынын үз янына чакырды.    Шулчак йорт ишеге ачылып китте, аннан башта, елмаеп, Дәнәф килеп керде, аңа ияреп кергән хатын- кыз башы күренде, анысы, оялып, малай артына сыенды. Тукта, Рашат кызы Гөлия түгелме соң бу?! Раушан абый танып алды кызны. –– Хәерле иртә, әти-әни,- дип, шат күңел белән исәнләште алар белән уллары. ––Белмим инде, хәерле була күрсен, - дип кенә әйтә алды ата кеше. Дәнәф артында посып торган Гөлияне алгарак этәрде.   –– Менә әти-әни таныш булыгыз- киленегез Гөлия.  Өйгә тынлык урнашты, ни дияргә икән бу вакытта- берсе дә белми. Кинәт Рауза апа, атылып барып, урын өстеннән мендәр тартып алды да, алып килеп, Гөлия алдына салып куйды. ––Төкле, йомшак аягың белән килен. Өйдәгеләр барсы бергә җиңел сулап куйдылар, әйе, өйгә килен төште бүген, инде моңа беркем дә йортта каршы була алмый.   ––Рәхмәт, әни,- дип, Гөлия, килен булып төшкән нигезгә таш кебек ятарга риза булып, мендәр өстенә ике аягы белән басты да, елмаеп, Дәнәфкә карады. ––Ярар, әйдәгез балалар, башта чәйләп алыйк, аннары күз күрер, алга таба нишләрсен,-дип, Раушан абый аларны өстәл янына чакырып алды.  Рауза апа, чәй ясыйм дип, чәйнеккә тотынган иде: ––Әни, бир үзем, –дип, чая килен аның кулыннан чәйнекне җайлап кына тартып алды да өйдәгеләргә чәй ясый башлады.  Рауза апа, моңа бик риза калып, карты янына барып утырды. Нәрсә-нәрсә, яшь  киленнең беренче чәе бик кадерле дә, тәмле дә була.  Авылда бер генә нәрсәне дә яшереп калып булмый. Төнлә буламы хәлләр, әллә көндез- әһәмияте юк. Бар яңалык минуты белән авылга тарала. Рашат абыйга иртүк үк төн кайтмаган кызы кайда икәнен күршеләре кереп әйттеләр.    Дәнәфләр матур гына чәй әчеп утыралар иде, капка ачылган тавышка барсы да тәрәзәгә күз салды. ––Әти!- Гөлия, тиз генә торып, мич артына сызды.   Әйе, капкадан, ашыга-ашыга, Рашат абый килеп керде. Гомере буе җилкәсе белән бүрәнә күтәргән Рашат абый бераз алга бөкрәйгән, ачуы йөзенә үк чыккан килеш, атылып ,йортка да килеп керде оста.   ––Кайда ул?- Исәнлек- саулык сорашу да юк.  Раушан абый сорауны кире кагып азапланмады. ––Бездә,-дип җавап бирде. ––Чыгарыгыз монда. ––Нигә? ––Алып кайтып китәм. ––Ни бит кода, бездә килгән киленнәрне кире бирә торган гадәт юк. ––Ничек юк? ––Менә шулай, юк. ––Бабай,-дип эндәште, ниһаять, тик кенә торган Дәнәф,- Гөлия белән икәү шулай сөйләштек, мин аны кире сиңа тоттырып җибәрмим. ––Сөйләшкәнсез,-дип, өстәл артына килеп утырды Рашат абый,- унсигез-егерме яшь булса икән  үзегезгә, ике тиле аларны уздыргансыз.Нишлибез инде хәзер? ––Нишлибез дип,- Раушан абый өстәл астыннан бер ярты тарып чыгарды да стаканнарга салды,- туй итәбез инде кода, тагын монда нишләп була, әйдә, яшьләр исәнлегенә.    Рашат абый стаканны кулына алды. ––Нәрсә утырасың анда посып, атаң тапмас дип уйладың мәллә, чык монда,-дип, мич артына карап, кызына эндәште.  Гөлия, мыштым гына чыгып, ир канаты артына басты. ––Һе, кара моны, яклаучы тапкан. ––Әти ачуланма, мин бу йорттан беркая китмим. ––Ярар китмәсәң,-дип җавап бирде аңа Рашат абзый,- кызый кара аны, Раушан белән  гомер буе, ахриләр булып, дустанә яшәдем. Әгәр битемне кызартып ,кода-кодагыйның зарлануын ишетәм икән, матри аны,-дип, йодрыгын селкеде кызына. ––Аңладым, әти, зарланырлык итеп яшәмәм, –дип җавап бирде аңа  ир канаты арттыннан чыкмый гына кызы. ––Син, әйдә кода, озаклап утырма монда, мин хәзер мулланы алып киләм, син бар, тиз генә кайтып, кодагыйны алып кил.  Рашат абый кулындагы стаканны авызына каплады да: ––Әйе, мин киттем, озак тормам, –дип, ишектән чыгып китте.    Рашат абыйның ,дуылдап, капкадан кереп киткәнен күрше- тирә күреп калды. Шуңа күрә, эш тапкан булып кереп китми, капка төпләрендә таптана бирделәр. Кызык бит, ахыры ничек бетәр?! Тик барып чыкмады, күршеләр, көтеп, капка төпләрендә басып калдылар. Рашат абый, капка аркылы чыкмыйча, кодасының бакча башы аркылы гына өенә  кайтып китте.      Икенче көнне Гөлия  чын хуҗабикә исәбендә авыл кибетенә килеп керде. Аның Дәнәфкә кияүгә чыгуы турында бар авыл  хәбәрдар иде инде, билгеле. Шул исәптән Илүзә дә. Яратмыйча, төксе чырай белән каршы алды ул кибетендә яшь киленне. Гөлия, барып, кер порошогы , савыт- саба юарга ферий, тагын азык- төлек дигәндәй кәрзиненә җыйды да кибетче каршына килеп басты.   ––Күпне күтәргәнсең, сынмасыңмы соң? –дип, кинәя белән аның күзенә карап сорады кибетче хатын.  Гөлия аңлады аның тел төбен. –– Борчылмагыз, сынмам. ––Минекен алдың. ––Минем кешенекенә кагылганым юк, үземә тиешлесен алдым. ––Ә бу юлы минеке иде. ––Юк, Илүзә апа, солдатка китеп бер ел үтүгә, синеке булудан туктаган иде инде ул. ––Мин бит алдандым. ––Ә мин менә алданмадым, егерме ел буе тик аны гына көттем.   Илүзә Дәнәфнең аныкы түгел икәненә чынлап ышанды, улмы соң хәзер бу яшь килен белән алыша ала, юк билгеле. Буш өмет, нигә аның белән алданып яшәргә, ә яңа тормыш корам дисәң, авылда бетмәгән аның кебек ялгыз ирләр. ––Син бәхетле ит аны, яме сеңлем. ––Итәрмен, Илүзә апа, рәхмәт, – дип, яшь килен кибеттән чыгып китте.   Бу минутларда Дәнәф белән әтисе трактор белән үз җирләренә килеп туктаганнар иде инде. –– Ничек әти, башлыйбызмы, Аллага тапшырып? – дип сорады малае атасыннан. ––Әйдә, башлыйбыз, тик беренче буразнаны мин сызам улым.     Дәнәф иңнәрен җыерды. ––Мин каршы түгел әти, әйдә, утыр тракторга.   Раушан абый трактор кабинасына менеп утырды да, сука төрәнен батырып, күптән ташландык хәлдә яткан басуга беренче буразна салып кузгалып китте. Төрән артыннан кара җир  кайтарылып кала. Дәнәф, иелеп, яңа сукаланган җирне  учына алды да борынына китерде. Ипи исе килә, тагын эчкелтем ис, сулавы рәхәт. Ул җирне кулы белән уып карады, җир көл кебек таралды да китте. Игелекле җир, озак еллар тик яткан, уңышны мул бирергә тиеш. Ул, күтәрелеп, ераклаша башлаган тракторга карады, сука узып китүгә, кара җиргә ,дәррәү булып, карга-чәүкә көтүе ябырыла. Суалчан чүплиләр. Хәтта карт козгын да, ниһаять, агач башыннан очып, җир өстенә төшкән. Яңа гына җир өстенә чыккан суалчанны сагынган ахыры, бик бирелеп чүпләнә. Ул арада Раушан абый әйләнеп тә килде. Трактордан төшеп, үзе сызган буразна  өстендә йөреп алды, нигәдер сикереп карады, күңеле булып елмаеп  та куйды.   ––Менә шулай барса ,бик яхшы улым. ––Әти ,бәлки тагын бер әйләнерсең?  Раушан абый башын селкеде.   ––Юк, улым, хәзер барсы да сезнең кулда, җирне бозарсың дип курыкмыйм. Миңа булды, бер утырып әйләндем, шул җитә,-диде дә Раушан абый ,борылып, авылга таба атлап китте.     Дәнәф әтисен күзе белән озатып калды. Басу юлы буйлап аның әтисе атлый. Ул бер күтәрелеп кояшка карый, бер болытларны күзәтеп ала, баш очыннан очып үткән карлыгачларга күз сала, юл  буенда үсеп утырган чәчәкләрне дә игътибарсыз калдырмый. Дәнәф белеп тора: басу юлы буйлап атлаган атасы табигать көндәлеген укып бара.Ул,  шушы туфракта туып, сугыш арты ачлы-туклы, яланаяк белән балачагын үткәргән. Шушы туфракта, үз парын табып, гаиләсен корган. Шушы туфракта, үз нигезен булдырып, балалар үстергән. Ашаган ашы, өстәлендәге ипие, эчкән суы да аның шушы туфрактан. Шуңа күрә табигать үзенең көндәлегенә бүген ни язганын бер дә ялгышмый укый ала бабай кеше. Әйе, ул шушында туды, шушында яшәде, вакыты җиткәч, шушы туфрак ук аны үз куенына алачак. Шушы ук туфракны ярата белгән, кадерли белгән улына, бүген бер дә шикләнмичә, киләчәкне  ышанып тапшырды бабай.   Дәнәф, атасын күзе белән бераз озаткач, трактор кабинасына менеп утырда да шушы ук туфракка беренче буразнасын сызып кузгалып китте.   Сүз ахыры:   Пакус аркылы атлап чыгыйм дип, Марат аягын гына күтәргән иде, кинәт, пакус астыннан яшендәй,  кыр куяны атылып чыкты. Көтелмәгән хәлдән малай  кычкырып җибәрде: –– Ай! Комбайн янында кайнашкан Дәнәф, ялт итеп, улына таба борылып карады. ––Нәрсә булды, улым? ––Куян, әти,- дип җавап бирде аңа улы, көтелмәгән хәлдән исе китеп,- пакус астында качып яткан, мин аны күрмәдем дә.    Дәнәф кеткелдәп көлеп куйды. ––Карабрак йөр, куян гына димә, үзен яклый белә ул. Шөкер быел ашлык уңды, пакусларны атлап чыгарлык түгел. ––Әти, мин комбайн белән бер әйләнеп килим әле.    Тугызынчы класста укыган Марат инде беренче ел гына атасы белән басуда эшләми, шуңа комбайнны биш бармагы кебек яхшы белә. Шуңа Дәнәф малай кулына техниканы ватылуыннан бер дә курыкмый тапшыра ала.   ––Бар, мин бераз ял итеп алам.    Маратка шул гына кирәк тә инде, комбайн кабинасына очып менеп утырды да кузгалып та китте. Дәнәф, басу кырыена чыгып, каенга сөялеп утырды. Быел ашлык мул булды. Гөлия ташып кына тора ГАЗ машинасы белән, хатыны әйләнеп килгәнче, бункер инде кабат тулып чыга. Көне кояшлы, өлгерерләр алар ашлыкны сугып бетерергә. Ул, күтәрелеп, авыл ягына таба карады. Басу юлыннан монда таба кулына зур сумка аскан  бишенче класста укыган Дәнәфнең икенче малае- Рәис атлый. Сумкасында әтисе белән абыйсы өчен төшке аш. Авыр булса да, малай зарланмый. Аннары аның төшке ашны илткән җиреннән кире кайтып китәргә бер дә исәбе юк, ул кичкә кадәр абыйсы, әтисе белән кыр корабында иген диңгезендә йөзәчәк. Бәлки әле аңа әтисе комбайн да йөртеп карарга рөхсәт бирер. Әйе, билгеле, шулай булачак.   Дәнәф икенче малаен көтеп тора башлады. Шушы юлдан аңа  әтисе туган туфракны , ышанып, тапшырып кайтып китте. Шушы юлдан  ук инде Дәнәфнең алмашчылары тормышның беренче  буразналырын сызалар. Әйе, билгеле, Дәнәф улы Рәискә комбайн белән идарә итәргә рөхсәт бирер. Малайга  эшкә хөрмәт, җир кадерен сеңдерү өчен эшләр ул аны. Озак вакыт үтмәс, әле бишектә генә яткан төпчеге дә шушы басу юлыннан үзенең тормышында беренче буразна сузар өчен атлап килер. Ә Дәнәф дәвамчыларына, Раушан абый кебек бер кәлимә шикләнүсез, шушы туфракны алар кулына тапшырып кайтып китәчәк. Башкача мөмкин түгел, чөнки бу мең еллар элек табигать көйләп куйган хәрәкәт. Мәңгелек хәрәкәт!
---

--- | 01.07.2016

Соңгы сәяхәт: “ВТ” хәбәр­чесе 8 кеше гомерен өзгән авариядәге пассажирларның язмышын ачыклый (ФОТО)

$
0
0
01.07.2016 Фаҗига
26 июнь иртәсендә Казан – Шәмәрдән юлының 86 нчы чак­рымында килеп чыккан юл һәлакәте бөтен Татарстанны тетрәндерде. Исегезгә төшерәбез, “Хундай” машинасы, тизлекне арттырып, каршы як полосага чыга да Казаннан Сабага кешеләр ташучы “Ситроен” микроавтобусына килеп бәрелә. Икесенең дә тизлеге югары була. Маң­гайга-маңгай бәрелешкән машиналар тимер өеменә әй­лә­нә, сигез кешенең гомере өзелә.
“ВТ” хәбәр­чесе бу вакый­ганың сәбәп­лә­рен, корбаннар һәм зыян күрү­челәрнең язмышын ачыкларга тырышты. Як­шәм­бе ир­тәсен­дә “Хундай” машинасы Казаннан Сабага кайтып китә. Финарис Заһидуллин рульне башка кешегә тапшырып, үзе пассажир урынына утыра. Кайтканда йө­рәге авыртуга да зарлана. Әмма Сабадан Казанга юл тотканда рульне үз кулына ала. Әле үзе генә дә түгел, Эльмира Нәбиул­линаны да утырткан. Эльми­раның танышлары әйтүе­нә караганда, хатын баштарак Казанга бармаска уйлап торган, аннары никтер ризалык биргән. Икесе өчен дә соңгы сәяхәткә әверелә бу.   Финарис Заһидуллин     “Финарис кешелекле, туган җанлы иде. Балаларны бик яратты. Күңеле киң иде аның. Аңа утырып Казанга барганым бар. Сак йөри иде. Дуамалланып чапканы булмады. Ул көнне ник кызу барганмы? Әҗәле ашкындыргандыр, мөгаен. Аны югалту барыбыз өчен зур кайгы булды”, – ди исемен күрсәтмәүне сораган танышы. “Безгә бик тә авыр. Әтисез калганыбызга ышанасы да килми”, – ди улы Нәфис Заһидуллин.     Эльмира Нәбиул­лина     Эльмира бер кыз, бер ул үс­тергән. “Әле уз­ган ел сыйныфташлар оч­ра­шуы булды. Эльмира әллә кайдан аерылып тора иде. Аның матурлыгы, җи­ңел гәү­дәсе күз алдында тора. Күбәләктәй очып йөрде ул. Очрашуга сап-сары күлмәктән килде. Күзем гел анда гына иде. 18 яшьлек кызы, 10 яшьлек улы бар иде аның. Ире белән аерылышкан, әнисе белән яши иде. Алга таба балалары ничек яшәр?” – ди сыйныфташы Земфира Хаҗиева. Эльмира клубта эшләгән. Фотоларында гел елмаеп, көлеп тора. Аны яшьләр дә яраткан. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә: “Без сине мәңге онытмабыз, Эльмира апабыз!” – дип язучылар байтак.    3 сабые калды   Эльмира Әүхәдиева   Ә “Ситроен” микроавтобусында Казаннан Сабага кайтып килүче Эльмира Әүхәдиева да була. Ире Айбулат белән район үзәгендә яшәгән алар. “Эльмираны үлгән дип күз алдына да ки­терә алмыйм. Әй­терсең, каядыр киткән дә менә-менә кайтып керер кебек. Олы кызы быел 9 нчы сыйныфны тәмамлап, кулына аттестат алырга тиеш иде. Ул бала гел “бишле” билгеләренә генә укыган, имтиханнарын да “бишле”гә тапшырган. Икенчесе малай. 5 нче сыйныфны тәмамлады. Ә өченчегә күптән түгел генә кыз алып кайтты. Сабыйга бер елдан артык кына әниле булырга язган икән, – дип өзгәләнә танышы Илсөяр Дәүләтшина. – Эльмира Казанга йөреп 7 нче хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли иде. Әниләре дә авырып тора. Алга таба ничек итеп тормыш алып барырлар?”   Динара Абдул­гаева     Авариядә гомере өзелгән Динара Абдул­гаеваның да өч баласы ятим кал­ды. Аңа да бәгырь кисәк­лә­рен кайтып кү­рергә насыйп булмый. Динаралар гаиләсе белән Миңгәргә Казахстаннан күченеп кайткан. “Динара биш баланың төпчеге иде. Казанда кияүгә чыкты. Иң олы баласы быел мәктәпкә укырга керә, ә иң кечкенәсенә 3 кенә яшь әле. Балаларын әнисе янына кайтарып, төнге сменага эшкә киткән. Ә иртәгесен киредән Миңгәргә кайтышы була аның”, – ди танышы Ләйсән. Динараның әтисе мәрхүм, әнисе Любаның да сәламәтлеге мактанырлык түгел икән. Шуңа да якыннары: “Любаны борчый күрмәгез. Газиз баласын югалтуны бик авыр кичерә”, – дип кенә торалар.    Динар Абдуллин     Динар Абдуллин да Казанга эшкә чыгып киткән була. “Әллә кайдан күреп сәлам бирер иде. Шулка­дәр шат күңелле, тормышны яратып яшәде. Без күршеләр генә идек. Бар тормышлары күз алдында булды. Бик яхшы егет иде. Япь-яшь килеш әрәм булды бит менә. Соңгы вакытта әнисе Рузия апа белән бергә яшәделәр. Тик бер атна элек кенә Казанга китеп эшкә урнашкан булган”, – ди Лилия Мөхәммәтҗанова.    Андый кеше башка юк   Рамил Насыйбуллин     “Ситроен” ма­шинасын йөр­түче Рамил Насыйбуллин турында әнә шулай диләр. “Казанда укыганда Рамил абыйга утырып еш йө­рергә туры килде. Ул бик сак һәм тыныч йөртә иде. Әле ул әниемнең сыйныфташы да бит. Гаиләбезгә авыр хәсрәт килгәндә дә безне ташламады. Әнием бик каты авырганда Рамил абый аңа дарулар ташыды. Беркайчан да “юк” ди­мәде”, – дип сөйли Алинә Гаязова. Рамил белән бергә эшләүче дуслары да аны юксына. “Андый кеше башка юк ул. Сүзне тыңлый, кешеләрне аңлый иде. Мөгаен, тегендә дә шундый кешеләр кирәктер”, – ди дусты Наил.   Әлеге автобуста 46 яшьлек Фәния Маннанова да була. Сабага кайтып баручы ханымның якыннары да авыр кайгыда.    Кечкенә кошчык   Раяз Шәрифуллин     Быел беренче сыйныфка укырга керергә җыенучы Раяз Шәрифуллин да була ул автобус­та. Әнисе Гөл­нара, апасы Гү­зәл төрле тән җәрәхәтләре алып исән кала. Раязны исә, табиблар ничек кенә тырышмасын, коткарып кала алмыйлар. Әнисенең алдында булган, диләр. Бу хакта ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңне­ханов та җиткергән иде. “Малай салон буйлап “очып” йөргән, – диде ул. – Ә бит уйлап карасаң, автобус артында утырган ке­шеләрнең исән калу мөмкинлеге зур булган. Әгәр бала махсус утыргычта булса, бәлки, исән дә калыр иде”.   Республика клиник хастаханәсенең (РКХ) травматология бүлегендә дәваланучы Гөлнара ханым әйтүенчә, ике баланы бер каеш белән генә эләктергәннәр.   “Үз балам да быел беренче сыйныфка бара. Улыма Казанга барып кәчтүм-чалбар алып кайттык. Әй, сөенде сабыем. Үземне­кенә карыйм да Раяз өчен йө­рәгем өзелә. Өченче көн рәттән дару гына эчеп торам. Мөгаен, алар да Казанга кием-салым, мәктәп кирәк-яраклары алырга дип барганнардыр. Үз улымны кочаклыйм да елыйм. Ул ананың йөрәге ничек түзәдер”, – ди әлеге гаиләне бөтенләй белмәүче, фаҗига турында интернеттан укып белгән Ландыш Бохарова.   Раязның апасы Гүзәлнең кулы сынган, әнисе Гөлнараның умрау сөякләре имгәнгән. Ава­риядә зыян күреп, РКХга җибә­релүчеләр арасында Алсу Шә­күрова да бар. “Безгә китерелгән пациентлар авария вакытын хәтерләми. Алар­ның барысына да операция ясалды. Хәлләре ярыйсы. Әмма аларга кан кирәк. Теләгән кешеләр кан тапшыра ала”, – ди Республика клиник хастаханәсенең табиб-травма­тологы Рамил Салихов. Авариядә зыян күргән тагын бер кешене табиблар инде өенә кайтарып җибәргән. Шулай итеп, 26 июнь аның икенче туган көненә әверелде.    Әҗәлне – 200 сумга   Юл фаҗигасенә очраган ике машина йөртүче дә кагыйдә­­ләр­не бозган дип фаразлана. “Си­троен” микроавтобусы йөр­тү­чесе 8 кеше урынына 9ны утырткан, өстәвенә тизлеге дә зур булган. Ә каршыга килү­че “Хундай” хуҗасы алдагы машинаны узарга чыга. Ул да тиз­лек яраткан. Якыннарын югалт­кан кешеләр әле дә шок хәлен­дә. Хәер, бөтен халыкны тет­рән­дер­де бу фаҗига. Җитмәсә, рай­он­да кешеләр бер-берсен яхшы белә. “Казаннан Сабага кайту 200 сум тора. Автобус җомга, шимбә, ял көннәре ге­нә рейска чыга. Шунлыктан кур­ка-курка гына таксистларга утырабыз инде. Алар бик кызу йө­ри. Әйтерсең, юл аларныкы гына. Алдагы биш машинаны берьюлы узу алар өчен берни түгел. Кеше гомере түгел, акча эшләү генә уйларында”, – ди Сабада яшәүче Зөлфия ханым.   Әлегә бу фаҗигане тикшерү дәвам итә. Финарис Заһидуллин­ның юлга чыкканда йөрәге авыртканмы, әллә башка авыруы булганмы – билгесез. Монысын кан анализлары күрсәтәчәк. Тик ни дисәк тә, фаҗигагә тизлекне арттыру сәбәпче. “Хундай” ху­җасы 2015 ел башыннан авария булган көнгә кадәр 64 мәртәбә юл йөрү кагыйдәсен бозган. Барысы да тизлек арттыру белән бәйле. “Ситроен” йөртүчесе дә әкрен йөрмәгән, диләр.    Гомерләрне кайтарып булмый   Язма әзерләгән вакытта күп кенә кешенең фикерен ишетергә туры килде. Казан – Шәмәрдән юлында тәртип юк, диләр. “Машиналар кагыйдәләрне боза, узу тыелган җирдә дә куышалар, тизлек­ләре бик югары була. Бер-бер­сенә юл бирүләр сирәк күренеш. Ә юл кырыенда торучы ЮХИДИ хезмәткәрләрен елап эзләсәң дә табып булмый”, – ди алар. Бу проблема ЮХИДИ ида­рәсе башлыгы Рифкать Миңне­хановка да таныш икән. “Тиздән бу юлда контроль артачак”, – диде ул. Камералар куелыр, инспекторлар пәйда булыр, гаеп­ле­ләр ачыкланыр, тик сигез ке­шенең гомерен генә кире кайтарып булмас. 
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 01.07.2016

Ләйсән Таишевага егете туры эфирда тәкъдим ясаган (ВИДЕО)

$
0
0
01.07.2016 Шоу-бизнес
"Татар радиосы" ди-джее Ләйсән Таишевага егете туры эфирда тәкъдим ясаган. Кияүгә чыгу тәкъдиме. Ничек булганын радио егетләре видеога төшереп алган. Булат Бәйрәмов әйтүенчә, алар бу сюрпризны 2 атна әзерләгәннәр. Карыйбыз:

 

 

 

 

 

  


---

--- | 01.07.2016

Алабуга районындагы һәлакәттә "Ока"машинасы урталай "өзелгән" (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
01.07.2016 Хәвеф-хәтәр
Юл-транспорт һәлакәте бүген Алабуга районында, Тугарово – Окружная чатында, булган. Юл чатында FORD TRANZIT вахта автобусы "Ока" машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәт икенчел дәрәҗәдәге юлдан чыгып килүче FORD TRANZIT машинасының, төп юлдан җилдерүче "Ока"га юл бирмәве аркасында килеп чыккан.
Бәрелеш шулкадәр көчле булган ки, "Ока" машинасы икегә "бүленгән". Бәхеткә, "Ока" машинасы йөртүче вак-төяк тән җәрәхәтләре белән генә котылган.  


---

--- | 01.07.2016

Нокса авышлыгы, Нокса төшерү, Нокса яры - Казан урамын тәрҗемә итүчеләр азапланып беткән

$
0
0
01.07.2016 Җәмгыять
Әлеге фотоның авторы Любовь Кирилова үзе татар булмагач, аптырашта калган. Ни өчен Ноксинский спуск урамын татарчага өч төрле тәрҗемә иткәннәр икән дип баш вата ул.

Фейсбуктагы битендә менә мондый язу калдырган ул:

Гуляя с внучкой на улице, обратила внимание на разный перевод названия. У меня вопрос к татарам филологам: как все-таки правильно переводится с русского языка на татарский язык, название нашей улицы? Все таблички реально существуют.

Ә сез Ноксинский спускны ничек тәрҗемә итәр идегез?


---

--- | 01.07.2016

441 кеше Иркутскида югалган Ил-76 очкычын эзләүдә катнаша

$
0
0
01.07.2016 Хәвеф-хәтәр
Иркутски аэропортында оператив штаб булдырылган. Аның белән Россиянең гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков идарә итә. Ил-76 очкычын эзләүгә 16 һава судносы, 441 кеше һәм 28 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Бүген иркутскида янгын сүндерегә киткән очкыч беренче уңышлы очышын 4:00тә башкара, аннан кайтканнан соң, 5:00дә икенче очышка китә һәм юкка чыга.

Хәзер билгесез югалган очкычны эзләү эше дәвам итә.


---

--- | 01.07.2016

Татарстан егете ябыккан өчен 2,5 миллион сумга ия булган (ФОТО)

$
0
0
02.07.2016 Җәмгыять
Бүген күпләр симерүдән зарлана. Галимнәр һәм табиблар фикеренчә, симерү нәселдәнлеккә һәм күп ашауга гына бәйле түгел. Әгәр дә кеше даими рәвештә үз өстендә эшләп, ябыгу өчен тиешле чаралар күрсә, гәүдәсенең байтак артык килограммнарыннан «котыла» ала. Моның шулай икәнлеген Казанда яшәүче 30 яшьлек Тимур Бикбулатов үз мисалында бик ачык раслады.

Якташыбыз СТС каналында бара торган «Взвешенные люди» тамашасында катнашып, тапшыру яздырылган дүрт ай эчендә 54 кило авырлыгыннан арынды (148 килодан 94кә калды). Нур өстенә нур дигәндәй, моның өчен аңа, җиңүче буларак, 2,5 млн. сум акча да бирделәр. 

– Тимур, әлеге шоу-тамашага син ничек эләктең? Анда катнашыр өчен юаннарны гына сайлап алалармы? – Мин әлеге тапшыруга очраклы рәвештә генә эләктем. Узган ел якын дусларымның берсе – Артемда кунакта ашап-эчеп утырганда СТС каналыннан «Взвешенные люди» дигән реалити-шоуның беренчесе бара иде. Шунда Артем: «Сиңа бу тапшыруга эләгергә кирәк. Ул – нәкъ синең өчен», – дип бәйләнде генә бит. Мин инде, гадәтемчә, сөйләшүне уен-көлкегә бордым: «Анда эләгергә теләүчеләр меңнәр, инде киләсе тапшыруга да катнашучыларны сайлап алганнардыр», – дидем. Мин бу хакта оныткан идем инде, ә Артем онытмаган икән. Ике айлап вакыт үткәч: «Тиз генә минем янга килеп җит», – дип чакыра бу мине. Барсам, бу СТС каналының Казандагы офисы булып чыкты. Андагылар иң башта минем белән әңгәмә үткәрделәр. Аннан соң медицина күзәтүе уздым. Сайлап алуның монысы иң катлаулысы булгандыр, мөгаен. Чөнки авырлыклары нормадан шактый күпкә зурраклар, әлбәттә, кан басымы, йөрәк-кан тамырлары белән бәйле авырулардан иза чигәләр.   – Кайберәүләр яшьтән үк тулы гәүдәле, юантык булалар, ә кайберәүләр 30-40тан соң гына юаная башлыйлар. Син бу яктан үзеңнең яшьтәшләреңнән кайчанрак аерыла башладың? – Бәләкәй чактан ук юантык идем. Югыйсә, әтием дә, әнием дә андый түгел. Әтием Фоат Фәйзрахман улы – очучы-сынаучы, әнием Татьяна Ермолаевна белән Себердәге Төмән шәһәрендә танышкан да, аны бирегә алып кайткан.   Юантык булу миңа мәктәптә укыганда ирекле көрәш белән шөгыльләнергә, төрле концертларда, КВНнарда катнашырга комачауламады, тик картингка гына (кечкенә узышу автомобиле) утыра алмадым. Казанның 139 нчы мәктәбен тәмамлагач төзүче инженерлар институтына укырга кердем, анда бераз укыганнан соң социаль-юридик институтка күчеп, аны тәмамладым, төзелеш фирмасында эшләдем.    – Синең авырлыгың мәктәпне тәмамлаганда ук центнердан артык булган, аннан гел арткан да арткан. Авырлыгыңны киметергә тырышкан чакларың булдымы? – Берничә тапкыр диетада утырып, ашауны кысып карадым, ябыгырга булышучы биовитаминнар да кулландым, тик нәтиҗәсе генә булмады: ун килога кимим дә, тагын 15 килога артып китәм. Моннан ике ел элек мин 164 килога җиткән идем инде. Шуңа күрә шоуда катнашып, авырлыкны киметергә тәкъдим ясалуны мин бер могҗиза буларак кабул иттем.   – Тапшыруның үзенә килсәк, аның экранга чыкмаган өлеше хакында күбрәк беләсе килә. 16 атна, ягъни дүрт ай буена гаиләдән, дус-ишләрдән аерылып, моңарчы бөтенләй дә белмәгән кешеләр белән бергә яшәү өчен, чыннан да, зур батырлык кирәктер. Кайда һәм ничек яшәдегез? Бөтенесенә дә кул селтәп, Казанга кайтып китәсе килгән чаклар булмадымы? – Иң әүвәле бөтен ил буенча кастинг үткәреп, 18 кешене сайлап алдылар. Тапшыру төшерелгән август-декабрь айларында без Мәскәү янындагы Монино шәһәрендә яшәдек. Без яшәгән урынны шифаханә дип атарга була, биредә спорт белән шөгыльләнү өчен дә, ял итү өчен дә мөмкинлекләр тудырылган. Иң мөһиме: һәрдаим табиблар, махсус тренерлар, диетологлар, психологлар күзәтүе астында торасың. Сайлап алынган 18 кешене башта ук ике командага бүлделәр. Иң җиңелебез – 108, ә иң авырыбыз 218 кило иде. 148 килом белән мин алар арасында «уртачарак» авырлыкта саналдым. Һәр атна ахырында һәр команданың гомуми авырлыгын үлчиләр дә, аларның кайсысы азрак ябыккан, шул команда, үзе сайлап, берәр кешесен өенә кайтарып җибәрергә тиеш була. Шулай итеп, һәр атна саен катнашучылар саны бер кешегә кимеп бара.   Бер тиен дә түләмичә ашап-эчеп, табиблар күзәтүе астында ябыгып, спорт белән шөгыльләнеп, үзең кебекләр белән аралашып яшәү дә туйдыра икән, өч-дүрт атнадан соң Казанны, гаиләмне сагына башладым. Моны калганнар да сизеп алдылар бугай, җиденче атнада мине, «артык кеше»гә санап, шоудан төшереп тә калдырдылар. Тыныч кына Казанга кайтып киттем. Тик ике атнадан мине тагын бәхет басты: безнең командадан берәү чирләп киткән дә (ә авыручыларны алга таба сынауларга кертмиләр), мине яңадан чакырып алдылар. Шулай итеп, мин янәдән шоуда катнашып ябыгуны дәвам иттем.
– Тегендәгеләр сине янәдән ничек кабул иттеләр соң? – Төптән уйлап караганда, бер-берсе өчен көндәш саналсалар да, командалар үзара дус яши. Әле менә шоу тәмамлангач та Питердан Алена Зарецкая, Оренбургтан Маргарита Богатырева, Кырымнан Ләйлә, Ижаудан Яков Поваренко белән аралашып торабыз. Анда бит катнашучылардан тыш төшерүче операторлар, режиссерлар, ут куючылар, инструкторлар – барысы 70ләп кеше дә безнең белән бергә яши, ашый дигәндәй, алар белән дә дуслашып беттек.   – Синең Казаннан булуың гомуми җиңүеңдә бераз ярдәм иттеме? – Иткәндер дип уйлыйм. Гомумән алганда, Мәскәү, Питер, Казан, Екатеринбург кебек зур шәһәрләрдән генә түгел, ә гап-гади авылдан килүче дә җиңү яуларга мөмкин. Теоретик яктан, әлбәттә. Мине башта ук үзебезнең команданың капитаны итеп сайладылар. Теләсә кем белән аралашырга яратуым, ачык күңеллелегем өчендер инде.   Ә гомумән алганда, бүген Русиядә Казанга, Татарстанга зур хөрмәт белән карыйлар. Моннан ун еллар чамасы элек алай түгел иде. Моңа бездә Универсиада һәм төрле ярышлар үтү, безнекеләрнең «Голос», «Созвездие», КВН, «Умники» кебек телевизион шоуларда җиңү яулаулары да ярдәм иткәндер, әлбәттә. Бу тапшыру төшерелгәндә генә түгел, гомумән ил буйлап йөргәндә дә (миңа эшем буенча гел юлда йөрергә туры килә иде) Казан хакында гел уңай фикерләр генә ишетергә туры килде.   – Ә шоуны алып баручы Юлия Ковальчук тормышта ниндирәк кеше? – Экранда бик җитди күренсә дә, бик тә нечкә күңелле, гаҗәеп акыллы алып баручы. Катнашучылар гына түгел, операторлар да, режиссерлар да нәрсә әйтер икән дип аның авызына гына карап торалар.   – Узган ел төшерсәләр дә, сезнең шоуны әле быел гына күрсәттеләр. Син инде, кем әйтмешли, соңгы арада «телейолдыз»га әйләндең. Җиңеп алынган 2,5 млн.сум акчаны нәрсәгә тотарга уйлыйсың? – Иң элек гаиләгә, әлбәттә. Хатыным Ләйсәнгә, ике улыма түземлекләре өчен бик зур рәхмәт. Аннан соң мин үз фирмамны ачып, ябыгырга теләүчеләргә кулдан килгән ярдәмне күрсәтергә телим. Инде хәзер үк күпләр минем ябыгу тәҗрибәм белән кызыксына, киңәшләр сорый. Хәтта чит илләрдән дә мөрәҗәгать итүчеләр бар.
– Чит илләр дигәннән, ялгышмасам, мондый ябыгу шоуларын иң беренче булып АКШ телевидениесе башлап җибәрде. Ә бу ил симезләр саны буенча дөньяда беренче урында тора. Аннан соң инде башка илләрдә дә оештыра башладылар. Син аларны карыйсыңмы? – Әйе, дөрес әйтәсең. Американың The Biggestloser проектыннан соң егермедән артык илдә шундый ук шоуларны оештыра башладылар. Алар саны елдан-ел арта бара. Мондый чаралардан Русия читтә кала аламыни? СТС каналы да «Взвешенные люди» дигән шоу оештырды. Мин менә шуның икенчесендә җиңү яулавым белән бик тә горурланам. Хәзер инде шушы темага багышланган чит ил тапшыруларын да кызыксынып карап барам.
– Әлбәттә, җиңү зур әйбер. Гадел көрәштә яуланган акча да кесәне төртеп тишми. Шулай да анда катнашу синең яшәү рәвешеңне бераз гына булса да үзгәрттеме? – Бераз гына түгел, нык үзгәртте. Әле мин аннан кайткач та янә ун килога ябыктым. Хәзер авырлыгым 84 килограмм. Якыннан белгән танышларымның күбесе миңа шаккатып карый. Иң мөһиме: минем хәзер үз-үземә ышанычым артты, яңадан туган кебек булдым. Хәзер инде ничек тукланырга, нинди күнегүләр ясарга икәнен бик яхшы беләм.
– Центнер ярымлы чакта байтак кына авыруларым бар иде, хәзер алардан котылдым, дисең. Нинди авырулар иде алар? – Медицина буенча кешенең симезлеген, юанлыгын билгеләүнең гап-гади ысулы бар – синең авырлыгың белән буеңның пропорциясе якынча йөз булырга тиеш. Әйтик, буең 1 метр 80 сантиметр икән, авырлыгың 80-85 килограмм тирәсе булса, бик әйбәт. Ә 100дән артып китсә, ашказаны-эчәк, йөрәк-кан тамырлары белән бәйле авырулар килеп чыгуы көн кебек ачык. Мин дә гипертониядән, тын кысылудан (одышка), шикәр авыруыннан интектем. Хәзер, Аллага шөкер, алар хакында уйлаганым да юк. Элегрәк өченче катка да интегеп менә идем, хәзер унөченче катка менеп төшү дә берни түгел. Иртә-кичен күбрәк җәяү йөрергә тырышам. Иң мөһиме – балаларым, хатыным, дус-ишләрем алдында да үземне кимчелекле дип тоймыйм.     – Ябыгырга теләүчеләргә иң гади киңәшләреңне әйтсәң иде. – Иң әүвәл табибка күренегез һәм тикшеренү узыгыз. Сау-сәламәт симез кешеләр юк диярлек. Нинди авыруыгыз булуга карап, табиб ябыгуның программасын билгели.   Һәр кешенең организмы индивидуаль һәм һәркем үз организмының көчле һәм йомшак якларын яхшы белергә тиеш. Барлык тулы гәүдәлеләр дә, беренче чиратта, хәрәкәтләнүдән туктамасыннар. Мин үзем иртән һәм кичен 3-5 чакрым җәяү йөрим. Йөрәгегезнең үзен ничек тотуына карап чакрымнар санын тора-бара арттыра да аласыз. Иң мөһиме – дөрес туклану. Ешрак һәм аз-азлап ашарга тырышыгыз. Рационыгыздан иң беренче чиратта артык майлы ризыкларны һәм камыр ризыкларын киметергә кирәк. Әлбәттә, аларны ашыйсыгыз килүе мөмкин, тик рух ныклыгы нәкъ менә сынауларны үткәндә тикшерелә бит.   Шуны онытмагыз: ябыгу өчен әзер диеталар юк һәм була да алмый. Шулай ук биш-алты көн эчендә ябыктыручы могҗизалы диеталар да уйлап табылмаган әле. Әгәр андыйлар уйлап табылса, юаннар бермә-бер кимер иде. Ябыгу – озакка сузылган, бик катлаулы процесс. Әмма аңа көн саен аз гына булса да якынаерга кирәк. Шуннан соң организмыгыз сезгә үзе үк рәхмәт әйтәчәк. Билгеле, күнегелгән азыктан да, әйтик, шашлыктан, торттан баш тарту бик авыр, әмма ахыр чиктә үз сәламәтлегегез өчен мондый юлга барырга туры килә. Сәламәтлекнең кадерен аны югалткач кына аңлый башлыйсың дигән сүзләр дөрестер. Артык авырлык, кайберәүләр акланырга маташканча, байлык түгел, ә чир ул. Ә чирдән никадәр тизрәк котылсаң, шулкадәр әйбәтрәк.
Атлас ГАФИЯТОВ

--- | 01.07.2016

Казанда 6 нчы кат тәрәзә кәрнизеннән пенсионерны коткарырга туры килгән (ФОТО)

$
0
0
02.07.2016 Хәвеф-хәтәр
Гадәттән тыш хәл Казанның Кол Гали урамындагы 1 нче йортта булган. Гадәттән тыш хәлләр министрылыгы коткаручылары йортның 6 нчы катындагы тәрәзә кәрнизендә утырган картны үлемнән коткарган. Өлкән яшьтәге ир-ат коткаручыларга сөйләвенчә, аны фатирда оныгы өстеннән бикләп чыгып киткән. Картның урамга чыгасы, һава сулыйсы килгән.
Әмма тәрәзә төбенә менеп утыргач, кире керергә хәле калмаган – аяклары оеган, башы әйләнә башлаган.   Картны автобаскычлар ярдәмендә дә коткарып булмаган – йорт каршындагы ут чыбыклары, янәшәдә калдырылган машиналар комачау иткәнлектән аны 5 нче катка кадәр генә күтәртеп булган. Шуннан коткаручылар ишекне ватып фатирга узган һәм картны коткарганнар.    
---

--- | 01.07.2016
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live