Авыл тормышын мунчадан башка күз алдына да китереп булмый. Аны олысы да, кечесе дә ярата. Кайбер авылларда яңа туган баланы мунча чабу йоласы да бар хәтта. Тик нарасыйларны эсседә юындыруга карата фикерләр төрле. Кайбер белгечләр әйтүенчә, бер яшькә кадәр баланы гомумән дә мунчага алып керергә ярамый. Бүген сүзебез әнә шул хакта.
“Атаң кискән утын түгел, Анаң яккан мунча түгел. Аюдай ага бул, Бүредәй бөгә бул. Аю баласы, бүре баласы, Мунча ташы, бүрәнә башы...” Буада яшәүче Гөлсинә Хафизова өч айлык оныгы Даниярны мунчага алып кергәндә гел әнә шул шигырь юлларын кабатлый. “Хәтерлим, әнием исән чакта бәләкәй оныкларын үзе генә мунча кертә иде. Без ишек артында тыңлап торабыз. Ул кат-кат әнә шул шигырь юлларын кабатлый. Соңыннан балага теләкләр тели. Мунчада бер генә сабыйның да елаганын хәтерләмим. Киресенчә, сихәтләнеп китәләр иде”, – дип искә алды ул күңел хатирәләрен. Хафизовлар гаиләсендә элеккеге йола бүген дә саклана. Нарасыйларны мунчада чабу өчен җәен кечкенә себеркеләр дә әзерләп куялар икән. Кечкенә баланы мунча кертергә ярыймы? Бу эшне ничә яшьтән башларга кирәк? Бүген бу сорауларга анык җавап бирүче юк. Берәүләр, чамасын белеп керсә, мунчаның беркемгә дә зыян салганы юк, дип ышандырырга тырышса, икенчеләр исә, артык югары температура өлкәннәрдән бигрәк, балалар өчен куркыныч булырга мөмкин, ди. Шуңа күрә бер яше тулмаган нарасыйны гомумән дә бүлмә температурасында гына юындырырга киңәш итәләр. Балалар табибы Ольга Шәйхуллова фикеренчә, һәр эшнең дә җае бар. Иң мөһиме – баланың сәламәтлеге үзенчәлекләре турында онытырга ярамый. “Мунча өлкәннәргә дә, балаларга да файдалы. Шуңа күрә аннан баш тартырга кирәкми. Ә баланы ничә яшьтә мунча кертә башларга икәнен һәр ата-ана үзе хәл итә. Мәсәлән, йөклелек чорында даими рәвештә мунча кергән хатын-кызлар нарасыйны курыкмыйча эсседә юындыра ала. Чөнки сабый карында вакытта ук мунчага ияләшергә өлгергән була инде. Чабындыруга килгәндә, саграк булырга кирәк. Яңа туган баланың тән тиресе һава температурасына бәйле үзгәрешләргә тиз арада ияләшеп бетә алмый. Шуңа күрә эзлеклелек сакларга кирәк. Баланың үз-үзен тотышын күзәтеп торырга да онытмагыз. Сабыйның тәне алсу төстә булырга тиеш. Яңа туган баланың лепкәсе кызарырга яки шешеп чыгарга мөмкин. Бу очракта, тиз арада мунчадан чыгарга кирәк. Мунчадан чыккан бала агарып китсә, кисәк кенә калтырап елый башласа да, сагаерга сәбәп бар”, – ди табиб. Психологлар да кечкенә чакта малай-кызлар мунчага тизрәк ияләшә, дигән фикердә. “Нәниләрне тез өстендә утырткан килеш юындырсагыз, әйбәтрәк. Бу психологик яктан ышаныч өсти. Өч яшьтән соң бала мунчадан курыкмый инде. Сабыйларны кызыктыра белергә генә кирәк. Мунча керү өчен махсус уенчыклар сатып алыгыз. Аларны ләүкәдә генә сакларга киңәш ителә. Резинадан эшләнгән балык яки су тегермәне дустын мунчада гел көтеп торачак. Балага махсус мунча сөлгесе алсагыз да ярый. Хәзер аларның ниндиләре генә юк. Плащ рәвешендәгесе дә бар. Баланы мунчага кулыннан тотып кермәскә тырышыгыз. Ишекне ачып, түргә узарга тәкъдим итегез. Ул үзен “зур” бала дип хис итсен”, – ди психолог Алисә Закамская. Бала белән мунчага кергәндә кайбер кагыйдәләр: 1. Җиде яше тулмаган баланы мунча керткәндә, уртача температура 70-80 градустан артмаска тиеш. 2. Юеш идәндә аяк таеп егылудан саклану өчен, балага махсус аяк киеме сатып алырга киңәш ителә. 3. Чабынганда сабый көйсезләнә башлый икән, түз инде, дип үгетләмәгез. Баланы тиз арада салкынча урынга алып чыгарга кирәк. 4. Бала атнасына бер-ике тапкыр мунча керсә, шул җитә. 5. Әле яңа гына өстәл яныннан торып киткән сабыйны мунчага алып барырга ярамый. Ике сәгать чамасы көтегез. Ач карынга эсседә юындыру да киңәш ителми. 6. Мунчада эчәргә су алып барыгыз. Ул баллы булса да ярый. 7. Баланы мунчада үзен генә калдырмагыз.
Эльвира ВӘЛИЕВА
--- | 01.07.2016