Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Игътибар: давыл чыгарга тора!

$
0
0
05.07.2016 Экология
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген, 5 июль көнне 13.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр һава торышының бозылуы турында кисәтә.

Шторм кисәтүе хәбәренә караганда, көннең икенче яртысында республикада кайбер җирләрдә яшен, көчле яңгыр, хәтта боз явуы да ихтимал. Җилнең көчәюе 17-22, ә урыны белән 27 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.
 


---

--- | 05.07.2016

Көтелмәгән бәхет

$
0
0
05.07.2016 Хатлар
Әнисә сискәнеп уянганда таң сызылып килә иде инде. Хатынның сулышы кысыла, йөрәге атылып чыгардай булып тибә. Җан әрнүенә түзә алмыйча, иреннәрен тешләп, елап җибәрде ул. Әнисәнең төшенә яшьли бакыйлыкка күчкән ире керде. Ул хатынын кочаклап алды да, баскычның иң югары басмасына күтәреп куйды. “Шунда гына басып тор, сине берәү килеп алыр. Ул сине бәхетле итәр”, - дип елмайды да, томанга кереп югалды...

Бигрәк яшьли китте шул Әнисәнең ире. 8 ел гына бергә яшәп калдылар алар. Ире вафат булганнан соң барлык тормыш мәшәкатьләре яшь хатын җилкәсенә төште. Янәшәңдә терәк булырлык кешең булмаса, яшәве авыр икән шул.

Әнисәне димләргә килүче яучылар, кияүгә чыгарга кыстаучылар күп булды. Тик хатынның берсенә генә дә күңеле ятмады. Ул вафат булган иренә гомере буе тугры калырга теләде. Тик язмыш үзенчә уйлаган булып чыкты.

Бер көнне район үзәгенә баргач, Әнисә балачакта бергә уйнап-үскән күршесе Әсгатьне очратты. Сүздән-сүз китеп, озак кына сөйләшеп  тордылар. Әсгатьнең дә хатыны ике ел элек вафат булган икән. Бердәнбер кызы Алсу быел гына тормышка чыккан, югары уку йортыда укый.
- Тормышым әйбәт, бар да бар. Тик менә ир-атка ялгыз яшәүләре авыр икән. Син дә яшьли тол калгансың. Бәлки бүген безне язмыш ялгыш кына очраштырмагандыр? Бер-беребезне күптән беләбез, танышып-очрашып йөрисе юк,  чык миңа кияүгә! - дип турыга әйтеп салды Әсгать.

- Син дә әйттең инде, күрше! - дип шаяруга борырга тырышты Әнисә.

- Мин бер дә шаярмыйм. Ял көне бәлки кунакка килеп чыгарсың? Йорт-җиремне кү-рерсең? Сөйләшеп утырырбыз, - дип үз сүзендә торды ир.
Әнисә аның тәкъдимен кат-кат уйлады. Аңа бит әле 38 генә, бәлки үз тормышын җайлап җибәрергә соң түгелдер әле?

Хатын икеләнеп кенә булса да, сөйләшенгән көнне Әсгатькә кунакка китте. Йортка тәмьле аш исләре таралган. Хуҗа аны колач җәеп каршы алды, өйгә үтәргә чакырды. Йөгерә-йөгерә табын әзерләп йөргән Әсгатьнең кызы белән киявен күреп, Әнисә кире борылмакчы булды. Тик хуҗа аны кулыннан тотып калды.

- Бу йортка кергәнсең икән, бүтән чыкмыйсың инде, - дип шаяртты ул. Алсуның да елмаеп каршыга килгәнен  күргәч, Әнисә тынычлана төште.
- Әнисә апа, әти әнине күмгәннән бирле кара кайгыда яшәде. Ә сезне очраткач, тормышының яме кайткандай булды. Кушылсагыз, ул да бәхетле булыр иде, ирем Илдар белән мин дә аның өчен тыныч булыр идек, - диде Алсу.

Берничә көннән Әнисә белән Әсгать никах укытып, бергә яши башладылар. Озак та үтмәде, хатын үзенең авырга калганын сизде. “Шушы яшьтәме?!” - дип аптырап, туганнарына күренергә оялып йөрде ул. Ә Әсгать шатлыгыннан ни эшләргә дә белмәде, хатынын өрмәгән җиргә утырт-мады.

Әнисә тупырдап торган малай тапты һәм бу сабый йортка тагын да шатлык, бәхет өстәде. Ана кешенең: “Алсу бу хәбәрне ничегрәк кабул итәр икән?” – дип куркып йөрүләре дә юкка булган икән, кыз көн саен диярлек энесе янына ашыкты, аны кочып-кочып яратты. Ә бер елдан ул үзе дә әни булды. Әнисә белән Әсгать: “Укуыңны ташлый күрмә, кызым, оныгыбызны үзебез карашырбыз”, - дип, яшь гаиләгә ярдәм итеп тордылар.

Әнисә еш кына теге вакытта күргән төшен искә төшерде. Вафат булган ире аңа: “Сине берәү килеп алыр. Ул сине бәхетле итәр”, - дигән иде бит. Чынлап та, Әсгать бәхетле итте аны, бик бәхетле!


Саимә МОРЗАХАНОВА, Гали авылы, Похвистнево районы

--- | 05.07.2016

Әнием–асылташым...

$
0
0
05.07.2016 Хатлар
Быел февральдә әниебез Зөбәрҗәт СӨЛӘЙМАНОВАга 91 яшь тулган булыр иде. Туган көнендә язылган бу хатирәләр аның рухына дога булып ирешеп, рухын яктыртса иде. Шушы юлларны яздым да, каләмем туктап калды. Юк, сүз юклыктан түгел, уйлар әллә кайларга, еракларга алып киткәнлектән. Тел - буынсыз, уй - төпсез дигәндәй, уйлар хатирәләр кочагында бөтерелә…

Камышлы районының кеч-кенә генә Йолдыз авылында (хәзер ул юк, күптән таралды инде) биш балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга бер кыз аваз сала. Әтисе Рәхимҗан белән әнисе Галимә  аңа кыйммәтле асылташ исеме - Зөбәрҗәт дип исем кушалар. Бу - минем булачак әнием. Исеме матур булса да, тормышы авыр вакытка туры килгән шул аның.

“Кече яшьтән эшкә жигелдек. Балачагыбыз ачлык, ялангачлык хөкем сөргән елларга туры килде. Юньләп уку да тимәде. Яшьтәшләрем белән колхоз эшендә булдым. Көчең житәме, юкмы - аны карап тормыйлар… Кичә генә кебек иде ул хыял канатларында тирбәлгән кыз чакларым. Ул канатларны сугыш кисте… Аннан - ФЗӨ, урман кисүләр”… - дип сөйли иде әниебез.

Яңа Усман авылы егете – булачак әтиебез Кәшфелислам Сөләйманов белән гаилә корып, алар матур гына яши башлыйлар. Тик бәхетләре генә озакка сузылмый, әтиебез үлеп китә. Ул вакытта миңа - җиде, сеңелем Әнисәгә бары тик дүрт кенә яшь иде әле. Әниебез безне берялгызы үстерде, аякка бастырды. “Адәм баласы дөньяга сынау өчен яратыла, балакайлар. Сабыр булырга кирәк”, - дия иде ул.
Әниебез, тормыш юлында нинди генә авырлыклар күрсә дә, үзенең күңел аклыгын, хисләр сафлыгын югалт-мыйча, тормышка булган зур мәхәббәтен саклап калган, яшьтән үк көчле, түземле булган.

Ә мин тагын хәтер йомгагын сүтәм. Кечкенә чаклар хәтергә нык уелып кала бит ул… Әни…Менә син тәмле ризыклар пешереп, сеңелем Әнисә белән безне өстәл янына чакырасың. Күзеңдә сагыш һәм сөенеч чаткылары. Безнең яратып ашавыбызны күреп, балаларча шатланасың. Гел эшләргә күнеккән кулларыңны кая куярга белмичә, әле алъяпкыч итәгенә, әле бер-берсенә яшерәсең. Кышкы Сок елгасының салкын суында безнең керләребезне  чайкаган куллар алар. Шәл, оекбаш бәйләгән, идән юган, сәдәп таккан, абзардагы сыер, бозауга житәрлек итеп  печән чапкан, ел саен 20 баштан да ким булмаган казлар көтүен караган, бакча утаган, утын кискән һәм ярган, таңнан торып чиләкләп җиләк җыйган  куллар… Әтиебез вафат булганнан соң, бөтен авырлыклар синең жилкәгә, шушы кулларга калды шул.

Шимбә көннәре безнең өчен зур бәйрәм булып тоела иде. Чөнки син безнең мәктәптән кайтуны бәлеш, бөкри кебек мич ашлары пешереп көтеп торасың. Йорт эшләрен бетергәннән соң, без бергә җыелып телевизордан татарча спектакльләр карыйбыз, йә кызыклы радиотапшырулар тыңлыйбыз. Син сәнгатьне бик ярата идең шул.

Ә кичләрен, күзлегеңне киеп, газета-журналлар карашты-расың. Шуннан берәр яхшы киңәш, гыйбрәтле хикәяләр тапсаң, безгә дә кычкырып укыйсың…

Ә берәр эш эшләгәндә үзең дә сизмәстән моңланып җырлап җибәрүләрең…Тавышың чылтырап аккан чишмә тавышы кебек матур иде. Бу вакытта кошлар да тынып калып, сине тыңлый иде сыман.

Менә син әкрен генә икенче бүлмәгә үтәсең. Уйчан гына тәрәзгә карыйсың… Ниләр уй-ладың икән син, әни, ул вакытта?

Әйе, ул вакытларны сагынып сөйләргә калды. Аларны язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Әмма күңелдән, әни, нурлы йөзең җуелмый. Тик бернәрсә күңелгә тынычлык бирми: агарган чәчләреңне көн дә  сыйпыйсы, нурлы күзләреңне ешрак үбәсе калган...

Әниебез ун ел элек, ноябрьнең салкын бер көнендә бакыйлыкка күчте. Дөньялар бушап, җаннарыбыз ятим калгандай булды. Әйтерсең, йөрәгебезнең яртысы әни белән бергә китте. Ул - тормышыбызның асылташы, бизәге иде.. Аны ни дәрәҗәдә яратуыбызны сүзләр белән әйтә алмаганбыздыр, чөнки әниебез бездә тәрбияләгән тыйнаклык ул теләкләрне тыеп тора иде. Йөрәктән чыккан сөю хисен  сиздеңме икән син, әни?


Зөлфия ХИСАМЕТДИНОВА, Иске Усман авылы, Камышлы районы

--- | 05.07.2016

Татарстанда 53 яшьлек ир уклау белән 62 яшьлек хатынны кыйнаган

$
0
0
05.07.2016 Криминал
62 яшьлек ханымны бергә яшәүче 53 яшьлек ир үлем хәленә җиткергәнче кыйнаган. Вакыйга Әлмәт районының Габдрахман авылында була. Алар икәүләшеп исерткеч эчемлек куллана.

Бәхәс чыккач, ир уклау белән хатынны кыйный башлый. Зыян күрүченең балтыр сөякләре сына, аны хастаханәгә озаталар. Җинаять эше ачылган.


---

--- | 05.07.2016

Мәдинә мәчете янындагы терактны кем эшләгәнлеге билгеле булды

$
0
0
05.07.2016 Криминал
Мәдинәдәге Мөхәммәд пәйгамбәр мәчете янындагы терактны Согуд Гәрабстынына 12 ел элек килгән Пакьстан кешесе кылган. Корольлекнең Эчке эшләр министрлыгы террорчының кем икәнлеге ачыклануы хакында белдерде. Ул - хатыны һәм аның әти-әнисе белән Җиддә шәһәрендә яшәгән, машина йөртүче булып эшләгән 34 яшьлек Абдулла Калзар Хан дип хәбәр иткән The Associated Press мәгълүмат агентлыгы.

Агентлык билгеләп үткәнчә, Согуд Гәрабстанында яшәүче 30 миллион кешенең 9 миллионы чит илдән, аларның иң күбен пакьстанлылар тәшкил итә.

Согуд Гәрабстаны Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, куркынычсызлык хезмәте аны мәчеткә кертмәгән һәм ул бомбаны мәчет янындагы парковкада шартлаткан.

Кичә Мәдинә шәһәренең Мөхәммәд пәйгамбәр мәчете янында шартлау нәтиҗәсендә террорчы үзе һәм дүрт куркынычсызлык хезмәткәре һәлак булды. Тагын биш полицейский яраланды.

Кичә, бу шартлауга кадәр Корольлекнең көнчыгышындагы Әл-Катиф шәһәре янындагы шигыйлар мәчете һәм Җиддәдәге АКШ генераль консуллыгы янында да шартлаулар булган иде.

Әлеге терактлар өчен җаваплылыкны берәү дә үз өстенә алмады, әмма белгечләр аларны Ислам дәүләте (РФ да тыелган) террорчылык төркеме эше дип саный.


---

--- | 05.07.2016

Татарстанда бала насос станциясе торбасына эләгеп үлгән

$
0
0
06.07.2016 Фаҗига
Фаҗига Тукай районының "Прибрежный" бакчачылык ширкәтендәге күлдә булган. 2005 елгы малай насос станциясе торбасына эләгеп җан биргән. Вакыйганы үз күзе белән күрүчеләр әйтүенчә, малай су суырта торган торба янында су коенган. Суыру урыныда рәшәткәләр булмау сәбәпле, баланы торбага таба сөйрәп ала башлаган.
Моны күреп торган әти кеше тизрәк ярдәмгә ашыккан. Әмма улын коткарып кала алмаган. Алай гына да түгел, хәтта үзен дә улы артыннан сөйрәп ала язган. Шуннан ул "112" хезмәтенә шалтыраткан.   Ни кызганыч, кискәләнеп беткән бала тәнен насосны сүткәннән соң калдыклап җыеп алырга туры килгән. Тикшерү эше бара.   Хәсрәт килгән гаиләнең авыр кайгысын уртаклашабыз...
---

--- | 05.07.2016

Ураза гаетен дөрес көнне үткәрмәделәр диючеләргә Диния нәзарәте җавап бирде: "Алар гөнаһка баткан"

$
0
0
06.07.2016 Дин
Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин республикадагы кайбер мөселманнарның Ураза гаетен бүген бәйрәм итмичә, аны иртәгә, Согуд Гарәбстанында билгеләнгән көнне үткәрүләренә аңлатма бирде. Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, мөселманнар Ураза гаетен бүген – 5 июльдә бәйрәм итә. Әмма кайбер дин кардәшләребез бәйрәмнең бүген булуын инкарь итә, ураза гаете Согуд Гарәбстанында билгеләнгән көнне – 6 июльдә үткәрелергә тиеш дип саный.
Алар моны яңа айның әле күренмәве белән аңлаталар, бу хакта социаль челтәрләрдә фикер алышалар.   Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат сәркатибе Булат Мәрдәнов та шушы аңлашылмаучанлыкка бәйле сораулар килүен раслады. “Без андый мөрәҗәгатьләргә бездә бәйрәм бүген дип җавап бирәбез”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.   Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте. “Мондый күренеш белән ел да очрашабыз. Кайбер илләр Ураза гаетен бер көнне, кайберәүләр исә икенче көнне уздыра икән, димәк, әлеге илләрнең галимнәре шундый карарга килгән”, - диде ул. Мисал өчен, Ливан Ураза гаетен бүген бәйрәм итә, ә аның янәшәсендәге башка гарәп илләре иртәгә бәйрәм итәчәк.   Рөстәм хәзрәт гает көнен рәсми хәбәргә нигезләнеп бәйрәм итәргә чакырды. “Әгәр илдә Ураза гаете рәсми рәвештә игълан ителгән икән, димәк, бу ил мөселманнары аны шул көнне бәйрәм итәргә тиеш”, - диде ул һәм әлеге гадәтнең элекке заманнардан килүен ассызыклады. “Безнең әби-бабайларыбыз да шушы кагыйдәгә нигезләнеп бәйрәм иткән. Ил халкының яртысы бер көнне, икенче яртысы икенче көнне бәйрәм итсә, бу дөрес булмый. Дәүләт бергә бәйрәм итсә, хәерлерәк. Әгәр берәр илдә гает дип игълан ителгән икән, шул көнне ураза тоту харам, гөнаһ дип санала. Без бүген бәйрәм итәбез. Әгәр кайбер кире кешеләр “Юк, бүген әле мин уразада”, - дияләр икән, алар гөнаһка баткан. Тәүбә итсеннәр! Аллаһы Тәгалә аларның тәүбәләрен кабул итсен”, - диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. 
Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА

--- | 05.07.2016

Пособиеләргә кагылышлы хаталар төзәтелде

$
0
0
06.07.2016 Җәмгыять
Нәкъ бер ел элек, 1 июльдә эшкә вакытлыча яраксызлык һәм ана булуга бәйле рәвештә алына торган пособие­ләр турындагы законга үзгәрешләр кертелгәннән соң, пособиеләрне Социаль иминиятләштерү фондыннан ала башладылар. Әлеге үзгәреш­ләр нәрсә бирде соң?
Беренчедән, рәсми төстә эшкә урнашкан кешеләр пособиеләрне эш бирүченең финанс хәленә бәйле булмаган көенә дә алу мөмкинлегенә ия булды. Яңалыкның уңай якка үзгәрешен, беренче чиратта, хезмәт хакы тоткарланып килүче оешма эшчеләре сизде. Хәзер акча эш бирүчедән бөтен кирәкле белешмәләр кабул ителгәннән соң ун календарь көне эчендә күчерелә. Банк счетларында картотекалары булган очракта да эш бирүче-­иминиятләштерүче пособие билгеләр өчен кирәк булган барлык документларны Социаль иминиятләштерү фондына электрон юл аша тапшыра. Һәм эшчегә пособиене фондның төбәк бүлеге филиалы түли. Бер ел эчендә Татарстанда 12 млрд сум күләмендә 1,4 млн пособие түләнде. Эш бирүче тарафыннан да якынча шушы кадәрле пособие түләнә иде. Шунысы мөһим – алар үз вакытында, бернинди тоткарлануларсыз, һәр айның беренче көннәрендә үк күчерелде.   Дөрес, пилот пректының беренче этап­ларында кыенлыклар да булды. Укыту, өйрәтүләргә карамастан, реестрларны һәм документларны электрон рәвештә тутырганда, иминиятләштерүчеләр тарафыннан хаталар да киткәләде. Якынча 40 процент реестр эшләп бетерер өчен кире кайтарыла иде. Август-сентябрь айларында кешеләрдән пособиеләрне тоткарлаулар буенча шикаятьләр саны артты. Әлеге җитешсезлекләрне анализлау, хаталарны төзәтү өстендә зур эшләр башкарылды. Нәтиҗәдә бүген респуб­ликада иминият түләүләре уңышлы эшли.
---

--- | 03.07.2016

Июльдән торак хезмәтләренә бәяләр күпмегә артты?

$
0
0
06.07.2016 Икътисад
Август аенда торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү кәгазьләрендә татарстанлылар бик үк күңелле булмаган үзгәрешләрне күрәчәк. 1 июльдән тарифлар уртача 4 процентка арттырылды. Мондый кесәгә суга торган яңалыклар ел саен булып торса да, моңа күнегеп булмый. Һәрбер бәя арту, бигрәк тә бүгенге авыр икътисади шартларда, халык тарафыннан авыр кабул ителә.
Сөенечкә, соңгы елларда тарифлар бары бер тапкыр гына арттырыла. Бәяләрнең икешәр мәртәбә – ел башында һәм җәй уртасында – үскән вакытлар да бар иде бит. Әмма берничә ел элек халыкка борчуларны киметү өчен мондый аз сөенеч өстәгән үзгәрешләрне бер тапкырга гына калдырдылар.   “2016 елда тарифлар бер тапкыр гына артачак. Федераль хөкүмәт карары белән гражданнар тарафыннан кертелә торган коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең үзгәреш индексы 2016 елның 1 июленнән 4,5 процент дәрәҗәсендә кабул ителгән”, диелә Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәсми сайтында.   Бу айдан газга бәяләр 2,13 процентка артып 1 куб.метр өчен 5,27 сум тәшкил итәчәк. Электр энергиясенә тариф 7,2 процентка үсеп, 3,43 кВ/с дәрәҗәсендә булачак.  Җылылык өчен бәяләр дә өскә үрмәлиячәк. Дөрес, без бу артуны җылыту сезоны башлангач кына сизәчәкбез – быелдан башлап җылылык өчен кышын гына чыгымланып, җәен түләми башладык бит. Батареялар кайнарлангач исә, казанлылар тарифның 4 процентка артуын тоячак ("Казэнерго" – 1614,24 сум/Гкал, "Генерирующая компания" – 1564,25 сум/Гкал га кадәр) түләргә туры киләчәк. Чаллы халкының җылылык тарифлары 2,5 процентка югарырак булачак (1517,46 сум/Гкал). Түбән Кама халкы 3,5 процентка күбрәк (1487,93 сум/Гкал) түли башлаячак. Салкын су белән тәэмин итү бәясе Казанда  2 процентка – куб метры 18,08 сумга кадәр күтәреләчәк.     Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендәге тарифларны 3,5 процентка арттыру ниятләнә. Шәһәр башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, бу узган елгы индексация дәрәҗәсе – 7 проценттан 2 тапкыр кимрәк. Уртача алганда, коммуналь хезмәтләр җыелмасы 4 процентка кыйммәтләнер дип көтелә. Моннан тыш торак хезмәтләр бәясен дә 2 процентка арттыру күздә тотыла.  Әйтик, гомуми файдаланылыштагы йорт тирәсен җыештыру – 7 процентка, торак бинаны ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү – 7 процентка, үзәк җылыту челтәрләрен ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү 6 процентка күтәреләчәк.   – Торак-коммуналь хезмәтләр бәясе 2 процентка артуны зур дип атап булмый. Ул инфляциягә карата күпкә түбәнрәк. Әмма шулай да, бәяләр үсешен берәү дә алкышлап каршы алмый. Әмма берәү дә бушка эшләми, барысына да акча кирәк. Торак-коммуналь тармакта эшләүчеләр дә гаиләле кешеләр бит, –ди Казан мэры Илсур Метшин.   Казан мэры шәһәрнең һәр кешесе үз акчасының кая тотылганын аңларлык итеп эшләү йөкләмәсен бирде. Казан башлыгы сүзләренчә, күрсәтелгән хезмәтләрне ачыклыгын тәэмин итәргә һәм халык белән аңлашып эшләргә, гражаннарның һәр мөрәҗәгатенә колак салырга, шул ук вакытта тәкъдим ителгән хезмәтләрнең сыйфаты турында да онытмаска кирәк.   - Бәя арту бар. Безнең үзебездә генә түгел, бөтен Татарстанда, бөтен Россия буенча шулай. Әмма күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты белән аерылып тору зарур. Без моны, һичшиксез, эшләргә тиеш, кешеләр сыйфат яхшырганны күрсәтергә тиеш, – дип ассызыклый Илсур Метшин.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

--- | 06.07.2016

Зөһрә Сәхабиеваның хаҗ кылу тарихы

$
0
0
06.07.2016 Дин
— Их, Хаҗга барсаңые аны… Бу сүзләрне әле бик кечкенә чакларымда ук мәрхүм әтием теленнән еш ишетә идем. Ә әнием — бик дини, мәгърифәтле, чын мөслимә хатын булса да — бу сүзләрне әйтергә дә җөрьәт итмәгәндер инде. Кара атеизм еллары иде бу еллар, мөселманнарның намазларын базларга төшеп укый торган еллары иде.
Хаҗга баруның тормышка аша алмаслык хыялы булып калачагын әтием аңлагандыр, әлбәттә. Олыгайган елларында колхоз эше белән беррәттән, муллалык вазифасын да үтәп яшәде ул. Тирә-юньдә иң гыйлем кеше буларак, халык соравына каршы килмәде. Инде картая барган әтием белән әниемнең соңгы балалары булып дөньяга килгән бәләкәч кызның — минем йөрәгемдә нык уелып калды: “Их, Хаҗга барсаңые аны…” әтиемнең кальбеннән ихлас чыккан бу сүзләрне Аллаһы Тәгалә кабул иткән! Аның кызларына — миңа һәм Миңнесырур апама Хаҗга барып, Хаҗ гамәлләрен кылып исән-сау кайтуны Хак Тәгалә насыйп итте.   Хаҗ сәфәре, Хаҗ гыйбадәтенең гамәлләрен үтәү, Пәйгамбәрләребезнең эзләреннән йөрү, ул эзләрне күрү, Аллаһы Тәгаләнең кыямәт көненә кадәр имин кылган Мәккәи Мөкәррәмә, Нурлы Мәдинә шәһәрләрен, Аллаһның Изге Йорты Кәгъбәтуллаһны күрү, аны үз кулларым белән тотып каравым мине бик нык тетрәндерде. Согуд Гарәбстаны илендә халыкның яшәеше, анда гаделлек, тынычлык, бәхет хөкем сөрүе күңелемдә сүзләр белән генә сөйләп аңлатып бетерә алмаслык матур хисләр дәрьясы тудырды.     Мин Хаҗ кылу гыйбадәтенең фарыз, вәҗеп һәм сөннәт гамәлләрен ничек кылырга тиешлекне язуны үз өстемә алмыйм. Бу турыда хөрмәтле дин галимнәребез, хөрмәтле имамнарыбыз китаплар яздылар инде. өйрәнергә теләгән кешеләр шул китаплардан өйрәнә алалар. Мин, кызыксынучылар өчен, үз хиссиятемне җиткерергә тырышып карыйм әле. Тулып ташкан хисләремнең, тетрәнүләремнең меңнәрдән бер өлешен ак кәгазьгә төшерә алсам да бик ярар иде. Раббым, ярдәм ит!   Газиз Мәккәи Мөкәррәмә   И, Мәккә, Изге Мәккәбез! Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәлам туган-үскән, пәйгамбәрлеге башланган изге шәһәр! Нур тавында Аллаһы Тәгаләдән Пәйгамбәребезгә вәхи килеп, Коръән аятьләре иңә башлаган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәламнең бәндәләрне Хак Тәгалә күрсәткән туры юлга күндерү өчен, безләрне җәһәннәм утыннан коткару өчен күпме җәфа, авырлыклар, газаплар күргән шәһәре! Мин чынлап та Синең урамнарыңда йөримме соң?! Төшем генә түгел микән бу? Мәккәи Мөкәррәмә урамнарында йөргәндә, мәчетләрендә гыйбадәтләремне кылганда шушы уйлар килде минем башыма. Аллаһка шөкер, өнем! Мин бит чыннан да Пәйгамбәребез йөргән, Пәйгамбәребезнең эзләре калган изге туфракта йөрим! Монда бер җан иясе дә рәнҗетелми, җансызы да рәнҗетелми: бер чебен дә, бер бөҗәк тә үтерелми, агачлардан бер генә яфрак та өзмиләр, бер генә үлән, чәчәк тә өзелми, күгәрченнәрне, кошларны ашату өчен махсус урыннар бар.   Хаҗга баручы кешеләргә Согуд Гарәбстанындагы барча тәртипләр аңлатыла. Анда тәртип бозган кеше, кем булуына карамастан, җавапка тартыла. Согуд Гарәбстаны корольлеге Коръәнгә нигезләнгән кануннарга, шәригать кануннарына таянып идарә итә. Кем дә кем бу чын мөселман иленә алып барырга ярамаган — әйтик, аз гына микъдарда булса да наркотик, алкоголь (безнең белән барган табиблар укол ясар өчен дә спирт алмаганнар иде) яки корал итеп кулланып була торган очлы, үткен нәрсәләр — алып бара икән, һичшиксез, җәзага тартыла. Әгәр наркотик белән тотылса, җомга көнендә ул кешенең башын кистерәләр. Урлаучыны кулын кистерү җәзасы көтә. Бу илдә ничек тәртип булмасын?! Монда кеше алдау, ялганлашу, кеше хакына керү юк. Монда — гаделлек белән тормыш итү, гадел сәүдә. Бер генә мисал китерим. Мәккә истәлеге итеп, сәхнә өчен мөселманча күлмәккә дип, тукыма алган идем. Сатучы тукыманы тарттырмыйча гына, бөтенләй буш итеп тотып үлчәде дә, бер метрлап арттырып та бирде. Кеше хакына керүдән, кеше рәнҗешеннән курку бу.   Хаҗ кылучылар килгән вакытта Мәккәдә халык бихисап, кая карама, очсыз-кырыйсыз кеше диңгезе. Үз халкы миллионга да җитмәгән, дөньякүләм зур шәһәрләрдән саналмаучы Мәккә тагын ничәмә-ничә миллионлы килгән халыкны ничек сыйдырып бетерә торгандыр. Согуд Гарәбстаны корольлеге шушы халыкның барчасын тиешле шартлар, ризык, җитәрлек чиста су белән тәэмин итә. Ә су монда аеруча күп кирәк. Тагын шунысына игътибар итмичә кала алмадым. Россиядән, Татарстаннан Хаҗ кылырга олы яшьтәге кешеләр күп килгән, яшьләр бик аз. Ә башка илләрдән яшьләр бик күп килә икән. Төрле мөселман илләреннән килгән төркем-төркем яшь кызлар Хаҗ кылалар, аларга җитәкче булып йөрүче ир кеше йә әтиләре, йә бабалары булып чыга. Аралашып киткәч, шул аңлашылды: кайбер мөселман илләрендә әле Хаҗ кылып кайтмаган кызны кияүгә дә алмыйлар икән. Димәк, Хаҗ гамәлләрен үтәмәгән кыз бала гаилә тормышына керер өчен, иренә лаеклы хатын, балаларына тәрбия бирерлек ана булу өчен җитлекмәгән, ягъни аң дәрәҗәсе җитәрлек түгел дип санала.   Мәккәдә җирле халыкны аерып була, һәрберсендә эчке тынычлык, күңел ныклыгы күренеп тора. Бу иман ныклыгыннан килә, әлбәттә. Гарәп халкы бер-берсе белән шулкадәр дустанә, елмаешып кына сөйләшәләр, килгән хаҗиларга да хөрмәт күрсәтәләр. Монда бездәге кебек адым саен, кая карама — шунда, магнитофоннардан шайтани акырыш-бакырыш җырлары агылып тормый. Андый нәрсә бөтенләй юк, күңелгә тынычлык бирә торган тынлык хөкем сөрә. һәр тарафта фәкать матур тавышлар белән, ифрат матур көй белән олыларның (ир-атларның) һәм балаларның Коръән укулары ишетелә, намаз алларыннан төрле-төрле мәчетләрдән моңлы азан тавышлары яңгырый. Беркем дә, җиде яшьлек балалардан алып, биш вакыт намазын калдырмый монда. һәр намаз вакытында кибетләр, эш урыннары ябылып тора, намаз беткәч, тагын эш башлана. Мәчетләргә барып җитәргә өлгерә алмаганнарның намазлыкларын тротуарга җәеп укыганнарын да күрдем. Намазлардан соң һәр мәчеттән вәгазь яңгырый. Монда һәрдаим — Аллаһы Тәгаләгә зекер әйтеп тору. Шушы җирдә ничек бәрәкәт булмасын?!   Иң гадел илдә булдым мин, дип тә әйтә алам. Бу илдә ир-ат — ир-ат урынында, хатын-кыз — хатын-кыз урынында. Ил эшен ир-ат эшли. Урамда кулларына сумка аскан бер генә хатын-кыз да күрмәссең. Монда хатын-кыз бик кадерле зат. Урамда гарәп ханымнары бөтенләй күренмиләр дә диярлек. Күренсәләр дә, бик җиңел, затлы кара тукымадан тегелгән киң-озын күлмәктән, баштанаяк ябынган булалар, йөзләрен бик күрәсең килсә дә, күрә алмыйсың. Гарәп ханымнары безгә — хаҗиларга, хаҗияләргә Корбан бәйрәме көннәрендә яхшы машиналардан корбан ите белән пешерелгән кап-кайнар, бик тәмле пылаулар өләшеп йөрделәр. Без аларга Аллаһының рәхмәтен теләдек. Корбан итләрен яшәгән урыннарыбызга да китереп өләштеләр, үзебез дә корбан ашлары пешереп ашадык. Бик күңелебез булды. Гомумән, Хаҗ кылырга килүчеләргә машиналардан садака итеп ризыклар, сулар өләшеп йөрү тәртибе бар икән.   Изге йорт — Кәгъбәтуллаһ   Хаҗ кылырга килүчеләр Мәккәи Мөкәррәмәгә килеп җиткән көнне үк Гомрә Хаҗ кылалар. Моның өчен әл Хәрам мәчетенә баралар. Әл Хәрамның нәкъ уртасында изге йорт — Кәгъбәтуллаһ! Әл Хәрам мәчетенә төркемебез белән җәяүләп беренче мәртәбә Мәккә урамы буйлап баргандагы, тиздән изге мәчетне һәм изге йорт Кәгъбәтуллаһны күрәчәгемне уйлагандагы хисләремне һәм чиксез зур бәхет белән очрашуыма бару шатлыгымны бернинди сүзләр белән дә аңлата алмыйм.     Изге мәчеттәге Мөбарәк Кәгъбәтуллаһ мөселманнарның йөрәкләре очраша торган урын, аларның Аллаһы Тәгалә белән аралашкан, Аллаһка мөрәҗәгать иткән вакытларында кыйблалары итеп күрсәтелгән, Аллаһның үзе тарафыннан билгеләнгән Йорт. Иман китергән бәндәләрнең йөрәкләрен берләштереп, аларны бер тарафка юнәлдереп, бер үк максатка омтылсыннар өчен Аллаһ Хак Сөбхәнә вә Тәгалә Кәгъбәтул-лаһны үзе белән бәйле рәвештә кыла. Аллаһның Изге Йортына Хаҗ кылучы кеше үзенең Раббысында кунакта булып санала. Шуның өчен Хаҗ кылучы кеше дә ул мөбарәк урынга лаеклы дәрәҗәдә билгеләнгән әдәп кагыйдәләрен сакларга тиеш. Мәсҗид әл Хәрамны күрү мәлендә, аңа уң аягың белән атлап керү мәлендә, күз алдында Кәгъбәтуллаһ калку мәлендә ирексездән аккан күз яшьләрең аралаш йөрәгең Раб-быңа тоташкан хис тоеп, кулларыңны күтәреп кальбең түреннән чыккан догаларыңны укыйсың. Кәгъбәтуллаһка якын килгәч, тәүваф кылу Кара Таштан башлана.   Монда очсыз-кырыйсыз халык диңгезен хасил иткән ничәмә-ничә миллионлы, ничәмә-ничә төрле телләрдә сөйләшүче инсан тәүваф кыла. Бу халыклар берсен-берсе күңелләре белән Аллаһка иман китерүләре аша, ислам дине аша аңлыйлар. Гыйбадәтләребез-дә барыбызның да теленнән бер үк төрле сүзләр тәкърарлана, Бер Аллаһка мәхәббәт, ялвару яңгырый. һәм күңелгә гаҗәп рәхәт була, бу халыклар барысы да синең милләтең кебек тоела, чөнки барыбызның да максатыбыз бер — Аллаһы Тәгаләгә якынаю, гөнаһларыбызны ярлыкавын сорап ялвару, җәннәт сорау. Кыйблабыз бер — Кәгъбәтуллаһ! Өрлектәй ирләрнең күзләреннән яшь ага. Үзе йөри алмаганнарны коляскаларда йөртәләр. Халык бик тә тыгыз урыннарда без — хаҗияләр — бер-беребезгә “сабыр, сабыр” дип әйтештек. “Сабыр” сүзе бөтен халыклар (мөселманнар) өчен бер икән. Монда мөселманнарның йөрәкләре очраша, аңлаша. Бер Раббыма шөкер кылам, мине Раббым үзе шулкадәр саклап йөретте, халык ташкыны бик тыгыз булган урыннарда да сөртенерлек итеп үкчәмә басучы да булмады. Изге йортның диварына да озак-озак тотынып тордым. Бер як дивары янында Ибраһим галәйһис-сәламнең аяк эзләре бар. Улы Исмәгыйль пәйгамбәр белән бергә Кәгъбәтуллаһны төзәтеп салган вакытта басып торган урынындагы эзләр бу. Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы булган әлеге ядкарь калын пыялалы төрбә эченә алынган. Эзләр пыяла аша аермачык булып күренәләр. Ул урын “Мәкам Ибраһим” дип атала. Халык ташкыны “Мәкам Ибраһим” янына ашкына, куллары белән төрбәгә ябышып, Ибраһим галәйһис-сәламнең эзләрен карап торган халыкның тиз генә кузгалып китәсе килми. Аллага шөкер, мин дә тәүваф кылган вакытларымда “Мәкам Ибраһим”га якын килеп, озаклап карап тордым, этеп тә, төртеп тә чыгаручы булмады. Хаҗ кылучылар бер-берсенең йөрәкләрен аңлыйлар.   Кәгъбәтуллаһны тәүваф кылу җиде әйләнештән тора, соңгы, җиденче әйләнешне үткәч, Кара Таш янында тәмамлана. Тәүваф тәмам булгач, ике рәкәгать тәүваф намазы укыла.   Тәүвафтан һәм Сафә белән Мәрва таулары арасында сәгый кылу (шушы ике араны җиде мәртәбә җәяүләп узу) гыйбадәтләрен үтәгәннән соң да халык Мәсҗид әл Хәрамда намаз укыр өчен урын алып калырга, биш вакыт намазын уку өчен шул урыныннан китмәскә тырыша. Күңелдә әл Хәрам мәчетен, Мөбарәк Кәгъбәтуллаһны һәр көнне күрәсе килү хисе янып тора. Әл Хәрам мәчетенең барлык катлары да, Кәгъбәтуллаһ урнашкан — ачык һавадагы зур урта мәйдан да, мәчетнең шулай ук ачык һавадагы иң биек каты да, урамнарга кадәр мәчетнең тирә-юне дә көне-төне халык белән шыгрым тулы була.   Хак Тәгалә үзе кабул кылса иде, без апам белән бергәләп фарыз тәүвафлардан гайре әтиебез, әниебез, мәрхүм ирем Хәйдәр өчен аерым тәүвафлар кылдык, Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә каршында фәкать мәрхүм булган газизләребез өчен генә җәннәт сорап ялвардык.   Пәйгамбәрләребез тарихларын әти-әниебездән күп ишетеп үстем мин, китаплардан да укыдым. Кечкенәдән диндә, ислам динендә идем, дип әйтә алам. Әле шулай булып та, үзем барып күргәнче, пәйгамбәрләребез йөргән эзләрдән йөреп, Олугъ Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәламнең Пәйгамбәрлегенә шаһит булган Изге Мәккәне, Мәккә тирәсендәге Изге тауларны, Кәгъбәтуллаһны, Нурлы Мәдинә шәһәрен, андагы изге мәчетләрне, Пәйгамбәребез көрәшкән сугыш кырларын күрмичә һәм аның йөргән эзләрендә йөрүемне тоймыйча торып ул хәлләр — ул тарихлар бик еракта калган тарих булып тоелалар иде. Ә бөтенләй мәгълүмат алып үсмәгән, кызыксынмаган, өйрәнмәгән кешеләрнең бу хакыйкый тарихларны легенда, хәтта әкият дип әйткәннәрен ишеткәнем бар. Барып, күреп, Хаҗ гамәлләрен кылып кайткач, бу тарихларны бик якында гына, без килер алдыннан гына булган итеп тоясың. Пәйгамбәрләребез барысы да әле яңа гына яшәп киткәннәр кебек. Аллаһның Хәбибе Мөхәммәд пәйгамбәребезнең мәңгелектән торып безнең белән бергә булуын, безнең өчен — өммәтләренең җәннәтле булуы өчен көюен аңлау кальбеңнең түренә, аңыңа кереп урнаша. Иманың ныгый, аңың үсә.   Зәм-зәм суы, Зәм-зәм чишмәсе   Тәүваф тәмам булгач, ике рәкәгать тәүваф намазы укыла дигән идем. Шуннан соң хаҗи-хаҗияләр Зәм-зәм чишмәсенә барып су эчәләр. Зәм-зәм суын эчәргә килүче суны эчәр алдыннан үзе өчен һәм барлык мөселман кардәшләре өчен Аллаһның рәхмәтләрен сорап дога кыла: “Йә Аллаһ, үземне һәм барлык мөселман кардәшләремне гафу итүеңне сорап, шушы су аша дәваларыңны эзләп эчәм. Шифаларыңны бир, Кыямәт көнендә сусауларыбызны бас!” Мөхәммәд галәйһис-сәләм: “Кеше Зәм-зәм суын нинди файдага ниятләнеп эчсә — гыйлем сораумы, хәерле байлыклармы, киң ризыклармы, сәламәтлекме, яшәргә йортмы — шуңа ирешер”, — дигән.   Зәм-зәм чишмәсе — Аллаһының Исмәгыйль галәйһис-сәламгә Җәбраил фәрештә тарафыннан җирдән чыгарылган олы бүләге. Әгәр ул суны Аллаһыдан үзеңне яклауны сорап эчсәң, сине Раббыбыз яклар. һаҗәр анабыз, бер тамчы сусыз калгач, нарасыен төреп җиргә сала да, Сафә белән Мәрва таулары арасында йөгереп су эзләп йөри. Шул вакытта Җәбраил фәрештә аның улы Исмәгыйль галәйһис-сәлам янына килеп, аягы белән җиргә тибә. Шул аяк эзеннән пәйда булган чокырдан чишмә бәреп чыга. Шул чишмәнең суын эчкән кеше Зәм-зәм суының җанына рәхәтлек бирә торган тәмен тоя һәм тәне, буыннары буйлап үзенә бер көч таралганын сизә. Зәм-зәм суы Мәккәдә яшәүче халыкка да, ничәмә-ничә миллион булып килгән Хаҗиларга да җитә, Согуд Гарәбстаны короле, махсус савытларга тутыртып, һәр хаҗига, хаҗиягә бүләк тә итеп җибәрә аны. Зәм-зәм суын авыз итеп кенә караганда да Аллаһы Хак вә Сөбхәнә вә Тәгаләдән гозереңнең үтәлүен сорап, теләк теләп, дога кылып эчәргә кирәк.   Нур тавы   Ислам тарихына “Хира” исеме белән кереп калган Нур тавы янында басып торабыз. Бик биек, мәһабәт тау. Әле Аллаһтан пәйгамбәрлек иңгәнче Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәлам шушы Нур тавына бик еш килә торган була. Мәккә шәһәре әле ул вакытта кечкенә була. Нур тавының иң биек түбәсеннән Пәйгамбәребезгә Мәккә уч төбендәге кебек күренеп тора. Мәккә кешеләре ул вакытта барысы да кяферләр: үзләре ясаган төрле-төрле, эреле-ваклы потларга, курчакларга табынып яталар. Нур тавындагы Пәйгамбәребезгә барысы да күренеп тора. Мөхәммәд галәйһис-сәлам беркайчан да алар янына барып, потларга табынмый. Ул Нур тавына китә, анда ялгызы гына сәгатьләр буе, көннәр-төннәр буе уйлана, фикер йөртә торган була. Күкләргә карап, кояшка, айга, йолдызларга карап, тирә-юньгә карап уйлана: бу дөнья ничек бар булган, бу күкләрне-җирләрне, кояшны, айны, йолдызларны, бу тауларны, суларны, яшел агачларны, үләннәрне, санап бетергесез мәхлукатьне вә нигъмәтне кем бар иткән, дип фикерли, аңларга тырыша.   Көннәрдән бер көнне Нур тавына үз сурәтендә Җәбраил фәрештә килеп төшә. Бу вакытта Пәйгамбәребез Нур тавының мәгарәсе эчендә була. Тауның мәгарәсенә кергән мизгелдә фәрештә “Ләә Иләһә Илләллаһү Мөхәммәде Рәсүлуллаһү” кәлимәсен Мөхәммәд галәйһис-сәламгә җиткерә һәм әйтә: “Укы!” — ди. Пәйгамбәребез куркып кала. “Нәрсә укыйм соң, мин бит укый белмим”, — ди. Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребезгә “Укы!” дип өч мәртәбә әйтә. Шул вакытта Аллаһы Хак вә Сөбхәнә вә Тәгалә Җәбраил фәрештә аркылы Пәйгамбәребезгә “Галәкъ” сүрәсенең беренче биш аятен иңдерә. Аңлашыла ки, гыйлем алу — динебезнең асылы булып тора.   Пәйгамбәребез бик куркуга калып өенә кайтып китә һәм кайткач, барысын да хатыны Хәдичәгә сөйли, курыкканлыгын да әйтә. Ә Хәдичә аны: “Сиңа куркыр урын юк, бу эшләр яхшылыкка булачак, син яхшы кеше, беркемгә дә начарлык теләмисең, гел кешеләргә яхшылык кына эшлисең”, — дип тынычландыра, юата.   Кешелек дөньясына Аллаһның чиксез рәхмәте булган, иман китергәннәрне җәһәннәмнән коткаручы, мәңгелек җәннәткә керү юлын өйрәтүче Коръән-кәрим — Аллаһы Тәгаләнең сүзләре, шушы Нур тавында иңә башлый. Мөселманнар, Хаҗ кылырга килүчеләр ташларга тотына-тотына Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәлам эзләреннән тауның иң биек түбәсенә күтәреләләр.   Гарәфә тавы. Рәхмәт тавы   Зөлхиҗҗә аеның тугызында без, Хаҗга килүчеләр, кояш чыкканнан соң Аллаһыга тәкбирләр әйтеп, тәлбияләр әйтеп Гарәфә тавына юнәлдек. Минада төн кунган идек инде. Мина — Мәккәдән шактый ерак җирләр. Анда корылган чатырларда Хаҗга килүчеләр берничә көн яшиләр һәм Хаҗ гыйбадәтләрен дәвам итәләр. Гарәфә тавына бару иртәгесен Корбан бәйрәме дигән көнне була. Гарәфә тавында кояш баеганчы торып, Аллаһы Тәгалә каршында сабырлык, түбәнчелек белән кулларыбызны күтәреп, күп итеп дога кылынырга тиешле. Гарәфә тавына килүчеләр Аллаһтан курку хисе кичереп, ихлас күз яшьләре белән гөнаһларын ярлыкавын үтенәләр, ялваралар, Коръән укыйлар, намазлар укыйлар, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәламгә күп итеп салават әйтәләр. Гарәфә тавы җирләренең нәкъ уртасында Рәхмәт тавы бар. Бу тауны Дога тавы дип тә йөртәләр. Мөмкинчелегең булса, Рәхмәт тавының ташлары янына басып дога кылырга, ялварырга кирәк. Мөмкинчелекләре булган хаҗилар, хаҗияләр Мәккәдә яшәгән башка көннәрендә дә Рәхмәт тавына килергә тырышалар. Тауны һәрьягыннан, итәгеннән алып түбәсенә кадәр, кешеләр сарып алган була. Хаҗи-хаҗияләр ак киемнәрдән булганлыктан, ерактан караганда Рәхмәт тавы тоташ ап-ак булып күренә.   Гарәфә тавында уздырылган көн — бик олуг көн. Аллаһы Тәгалә бу көнне үзенә кулларын күтәреп ялваручыларга аеруча юмартлык күрсәтә, аларның күбесен уттан коткара, ярлыкый, гафу итә. “Гарәфә тавындагы колларыма карагыз: и, фәрештәләрем, минем аларны гафу иткәнемә шаһит булыгыз”, — ди. Шайтан бу көнне шулкадәр мескен, кечкенә, җирәнгеч хәлгә төшә.   Хаҗда булганнар гына түгел, җир йөзендә яшәгән, күңелендә иманы булган һәрбер кеше, кайда гына булса да, җир йөзен әйләнеп, диңгезләрне кичеп йөргән чагы булса да, бу кичәдә — Гарәфә кичендә ниндидер мизгелдә туктап калып, Аллаһы Хак вә Сөбхәнә вә Тәгаләнең: “Сез дога кылыгыз, Мин сезнең догаларыгызны кабул итәчәкмен”, — дигән аятенә ихлас инанып, үзенә генә хас эчке тойгылары белән Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын ярлыкавын үтенеп һәм хаҗәтләрен сорап ялварырга хаклы.   Үгез тавы   Без Хаҗ сәфәренә Казан шәһәренең “Идел-Хаҗ” оешмасы аша мең ярымлап кеше чыгып киттек. Бу сәфәрне оештыручыларның һәрбарчасына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре төшсен! Озын юлыбызда бернинди аңлашылмаучылыклар булмады, көтелмәгән авырлыкларга юлыкмадык, Аллага шөкер. Безнең белән Казан халкы гына түгел, башка шәһәрләрдән, өлкәләрдән дә күп кеше барды, чөнки “Идел-Хаҗ”ның оештыру осталыгын, намус белән эш итүен, абруен күп җирләрдә ишеткәннәр инде. Нәкъ менә “Идел-Хаҗ” оешмасы аша бару өчен Самарада яшәүче Тәзкирә ханым Таирова да, мәсәлән, Казанга килде. Бик тә дини, бик тә тәкъва Тәзкирә ханымның Хаҗга икенче мәртәбә баруы. Хаҗ сәфәренә беренче мәртәбә баручы өчен яныңда белемле, ярдәмле, тәҗрибәле хаҗия булуы бик уңайлы икән.   “Идел-Хаҗ” — Хаҗга җибәрү үзәге инде җиде сәфәр оештырды. Хәзер сигезенчесенә әзерлек бара. Бу үзәк мөфтият каршында эшли, аны Татарстан мөфтие Госман хәзрәт оештырды һәм “Идел-Хаҗ” оешмасының эшен үз күзәтүе астында тота, хаҗи-хаҗияләрнең исән-сау Хаҗ кылып кайтулары өчен мөмкинлекләр тудыру, юлларын җиңеләйтү максатыннан кайгыртучанлык һәм ярдәм күрсәтеп тора. Мондый җитди, югары дәрәҗәдә эш йөртүче үзәкнең нәкъ менә Казанда — Татарстанда булуы да безнең өчен зур горурлык. Шуңа күрә Татарстан мөфтие — Госман хәзрәткә “Сөембикә” журналы аша зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтләрендә булса иде. Амин. Хаҗ сәфәре җиңел сәфәр түгел. “Идел-Хаҗ” оешмасы хаҗиларның сәламәтлеген кайгырту, кирәк очракта дәвалау өчен табиблардан махсус төркем оештырып җибәрә. Төп вазифаларына хилафлык китермичә, Хаҗ гамәлләрен кылган табибларга шулай ук сокланулы рәхмәтләремне ирештерәм.   Безнең йөз кешелек төркемебезнең җитәкчеләре Руслан хәзрәт белән Исмәгыйль хәзрәткә Аллаһның рәхмәтләре төшсен! Алар безнең Хаҗ сәфәреннән ислам динебез турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат һәм белем алып кайтуыбыз өчен дә бик тырыштылар, махсус автобуслар яллап экскурсияләргә йөрттеләр. Безнең өчен җаваплылык тоюлары да күренеп тора иде. Хаҗ көннәрендә безнең өчен файдалы булган күп вәгазьләр тыңладык. Хөрмәтле хәзрәтләребез — имам-хатыйблар: Казан шәһәреннән Сөләйман хәзрәтнең һәм Чаллы шәһәреннән Идрис хәзрәтнең бик тәэсирле вәгазьләрен тыңлау да насыйп булды миңа. Төркемебезнең җитәкчеләре безнең төркем өчен Гарәбстан галимен — шәихын чакырттылар. Гарәп шәихы һәр көн кичен ястү намазыннан соң безгә дин дәресләре бирде, аның биргән дәресләрен язып бардым. Гарәпчәдән татарчага тәрҗемә итүне үзебезнең Татарстаннан Мәккәгә укырга килгән шәкертләребез зур осталык белән үтәделәр. Бу егетләр безнең булачак галимнәребез — Габдрахман шәкерт (Чаллы шәһәре имам-хатыйбы Идрис хәзрәтнең угылы), Габделмәлик шәкерт (Сарман егете) һәм Габделкәрим шәкерт. Бу егетләр безнең төркемебезгә бик ярдәм иттеләр. Гарәп телен су кебек эчәләр, тәкъвалыклары бик көчле. Аллаһы Тәгалә аларга һәм башка шәкертләргә дөнья-ахирәт кимемәс бәхетләр, зур дәрәҗәләр бирсә иде. Амин.   Экскурсия көнне безнең белән бергә Габдрахман шәкерт йөрде. Нур тавы, Рәхмәт тавы, үгез тавы хакында да күп мәгълүматлар бирде. Сөйләвен тыңлап туярлык түгел, күңелләребезне бик нечкәртте.   …Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәлам дусты Әбүбәкер белән төннәрнең берендә үгез тавы аша Мәдинә шәһәренә һиҗрәт юлына китә. Бу төн Мәккә кяферләренең Пәйгамбәребезне йоклаган урынына кереп үтерергә тәгаен билгеләнгән төн була. Үгез тавына үз күзләрем белән карап торып, Габдрахман шәкерт сөйләвен тыңлаганда Пәйгамбәребезгә төшкән бу сынауларны, бу газапларны, ул чорларны күзем белән күргән кебек бер халәт кичереп тетрәндем. Үгез тавы бик биек, бик текә тау. Пәйгамбәребез белән Әбүбәкер менә-менә яктырырга торган кыска төн эчендә шушы тауга үрмәләп менеп, кяферләр куып җитә алмаслык җирләргә китеп өлгерергә тиеш була. Әнә тау түбәсенә таба сузылган ике тар сукмак күренә. Пәйгамбәребез һәм Әбүбәкер эзләре буенча мөселманнар салган аларны. Ике сукмакта да кешеләр ташкынының өзелеп торганы юк икән. Пәйгамбәребез, үз шәһәрләрендә мөселманнарга яшәргә бөтенләй мөмкинлек калмагач, Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылу ниятенә килә. Мәккә кяферләреннән җәбер-золым, күп явызлыклар күреп йончыгач, Пәйгамбәребез һиҗрәт кылуны Мәдинә шәһәренә таба булган юнәлештән түгел, ә үгез тавына менеп, Мәдинә шәһәренә капма-каршы якка китүдән башлый.   Мәккә кяферләре билгеләнгән сәгатьтә Мөхәммәд галәйһис-сәламне үтерергә дип өенә барсалар, Пәйгамбәребез урынына Галигә тап булалар. Кяферләр, эшне бик тиз аңлап алып, төрле якларга эзләүчеләр, шымчылар юллый. Мөхәммәд галәйһис-сәламнең башы өчен бихисап байлык вәгъдә ителә. Пәйгамбәребез белән Әбүбәкер бик күп җәфа, авырлыклар күрә. Тау-ташларга бәрелеп, аларның аяклары канап-ертылып бетә, ашарга ризыклары, эчәргә сулары калмый. Еланлы мәгарәдә дә берничә көн качып ятарга туры килә аларга. Мәгарәдә ятканда әбүбәкернең улы төннәрен кача-поса килеп, кяферләрнең нәрсәләр сөйләшкәннәрен, кай тарафларга эзләүчеләр киткәнлеген сөйләп тора. Пәйгамбәребезнең хәләл җефете Гайшәнең апасы, Әбүбәкернең кызы Әсма зур кыенлыклар белән ашарларына китерә торган була.   Әбүбәкер һәм аның гаиләсе Пәйгамбәребезгә бик тугры дус була. Мәдинә шәһәре халкына Пәйгамбәребезнең килүе турында хәбәр килеп ирешә һәм алар, Мөхәммәд галәйһис-сәламнең Олуг Пәйгамбәрлеген танып, түземсезлек белән көтәләр. Аллаһның илчесе белән Әбүбәкер мең бәлаләр кичеп, газаплы юллар узып, Мәдинә шәһәренә килеп җиткәндә бик тә арыган, йончыган булалар. Меңләгән халык Аллаһ илчесен шәһәр кырыена чыгып, Куба дигән җирдә көтеп тора, шатланып каршы ала. Барысы да Пәйгамбәрне үз өенә чакыра. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәлам үзен каршы алган халыкка Исламның ни икәнен аңлата, мөселманлыкка билгеләмә бирә. Мәдинә шәһәренә Нур иңә.   Нурлы Мәдинә   Безгә Хак Тәгаләбез нурлы Мәдинә шәһәрен күрүне дә насыйп итте. Мәккәи Мөкәррәмә белән Мәдинә шәһәрләренең арасы 500 чакрым чамасы. Без турыдан салынган яхшы асфальт юлдан тиз йөрешле автобуслар белән бер көн көне буе бардык. Автобуста барганда мин гел Олуг Пәйгам-бәребез Мөхәммәд галәйһис-сәламнең шушы араны ничек узуы турында уйланып бардым. Алар бит мондый тигез юлдан, турыдан гына бармаган. Ул вакытта мондый юллар булмаган да. Кяферләр эзәрлекләве астында, юлсыз чүлләрдән, тау-ташлар арасыннан, кяферләрне адаштырыр өчен бөтенләй башка якларга ничә чакрымнар китеп урап йөреп барганнар. Ачлы-туклы, бөтенләй хәлсезләнгән килеш узганнар бу араны. Ай-һай, күргән инде Пәйгамбәребез халыкларны җәһәннәмнән коткару, җәннәтле итү, дөнья-ахирәт бәхетле итү өчен.   Нурлы Мәдинә — Аллаһ илчесе Мөхәммәд галәйһис-сәлам шәһәре. Монда Пәйгамбәребез мәчете. Бу мәчеттә намаз уку бик саваплы гамәл. Монда Пәйгамбәребезнең кабере. Шулай ук Әбүбәкер Ситдыйк белән Гомәр Разый Алла-һү ганһүләрнең каберләре. Намаздан соң мәчеткә килүчеләр изге каберләргә юнәлә. Пәйгамбәрнең каберенә җиткәндә түбәндәге дога укыла: “Сәлам сиңа Аллаһның Илчесе, Сиңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте вә шәфкате ирешсен! Сәлам сиңа Аллаһының илчесе! Сәлам сиңа Аллаһы Тәгаләнең яраткан бәндәсе! Сәлам сиңа, пәйгамбәрләрнең олысы һәм иманлыларның имамы! Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен синең көрәшүеңне, кешеләргә Аллаһының әмерен җиткергәнеңне, аларга ихлас киңәшләреңне дәлиллим!” Шуннан соң килүчеләр Мөхәммәд галәйһис-сәлам рухына дога кылалар, аннары сәхабәләрнең каберләре янына тукталып, рухларына дога ирештерәләр. Шуннан соң тыныч кына чыгып китү тиешле. Мөхәммәд галәйһис-сәламгә ялварырга ярамый, чөнки бу шәригатьне һәм әхлакны бозу була. Бары тик Аллаһы Тәгаләгә ялварырга, Аллаһы Тәгаләдән генә сорарга кирәк: “Раббым! Пәйгамбәребезне безнең өчен яклаучылардан кыл…”   Куба мәчетенә бару   Аллаһ илчесенең шәһәрен — нурлы Мәдинәне күрергә килүченең, тәһарәтләнеп, Куба мәчетенә баруы, анда ике рәкәгать намаз укуы бик тә саваплы гамәл. Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам: “Минем өемдә тәһарәт алып, Куба мәчетенә барып, анда намаз укыган кешегә гомрә үтәгәндәге кебек савап булыр”, — дигән. Куба мәчете — олуг Пәйгамбәребезнең Мәдинә шәһәренә күчеп килгәч тә үз куллары белән салган беренче мәчете һәм ул гомере буена шушы мәчеткә бик еш килеп намаз укый торган була. Хак Тәгаләбезгә шөкер! Безгә дә Куба мәчетенә барып намаз уку насыйп булды. Безнең хаҗияләр булуыбызны аңлап алган мәчет хезмәткәрләре — гарәп ханымнары, Аллаһның рәхмәтен тели-тели безгә хөрмәләр, икмәкләр өләштеләр. Мәңге имин булсалар иде. Амин.   Бу мәчеттә елый-елый намаз укыган чагымда күңелемә аеруча нечкәлек-сафлык килде. Раббыма: “И Раббым, мин бер зәгыйфь-көчсез колыңа шушы изге йортларыңа килеп намазлар укуны насыйп иттең, гомеремнең авыр, сынаулы елларында: “Бәндәм, сабыр ит, сабырлыгың хакына Мин үзем зурлармын сине”, — дигәнсеңдер. үзеңә шөкер кылам, Раббым”, — дип, намазлыгыма капланып елый-елый, Хак Тәгаләгә чиксез шөкерләремне укыдым.   Яу кыры   Безне Мәдинә шәһәреннән бик ерак булмаган яу кырына алып бардылар. Таулары да, тигезлекләре дә булган бу урында мөселманнар белән кяферләр арасында бик каты бәрелеш булган. Бу сугыш Ухуд сугышы дип атала.   Пәйгамбәребез иман китергән мөселманнар белән Мәдинә шә-һәренә күчеп китсә дә (һиҗрәт кылсалар да), кяферләр тынычланмыйлар. Аларның бар максаты — Пәйгамбәребезне үтерү, мөселманнарны кырып бетерү була. Кяферләр зур көчләр туплап мөселманнарга сугыш ачып торалар. Аллаһы Хак вә Сөбхәнә вә Тәгалә-нең ярдәме белән Пәйгамбәребез гел җиңүгә ирешеп бара. Бәдер сугышы дип аталган сугыш аеруча зур, каты сугыш була. Бәдер сугышында җиңү мөселманнар өчен, аларның күтәрелеше, алга китеше өчен хәлиткеч җиңү була.   Бәдер сугышында җиңелгәннән соң Мәккә кяферләре бөтенләй котырынып, ун мең кешедән торган гаскәр җыеп, Мәдинә шәһәренә якынлаша. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәламнең гаскәре сан ягыннан күпкә калыша. Шулай да мөселман гаскәре, кяферләрнең сугышка килгәнен ишетеп, аларны шушы Ухуд җирендә көтеп тора. Пәйгамбәребез гаскәрне төркемнәргә бүлеп, сугышыр өчен җайлап куя. Илле укчысын ике тау арасына урнаштыра һәм вакыт җитмичә, әмер булмыйча, шуннан китмәскә боера. Пәйгамбәребез сугышка өйрәтелеп үсмәгән (ятимлектә үскәне безгә билгеле), әмма ул һәрвакыт сугышның алгы сафында була, гаскәр белән үзе җитәкчелек итә. Ухуд сугышында бәрелеш бик каты, көчләр тигезсез булса да, мөселманнар кяферләрне чигенергә мәҗбүр итәләр, җиңүгә таба якынаялар. Шул вакытта тау арасындагы укчылар, Пәйгамбәребезнең сүзеннән чыгып, “инде без җиңдек” дигән масаю хисе белән түбәнгә төшәләр. Шушы зур ялгышлык нәтиҗәсендә кяферләр мөселманнарны чолгап ала, җиңү алар ягына күчә башлый. Максатлары шул ук — Пәйгамбәребезне үтерү. Әмма Мөхәммәд галәйһис-сәламне Тәлха исемле сәхабәсе бик саклый, тигезсез көрәштә ул утыз җәрәхәт ала. Пәйгамбәребез дә бик каты яралана, кан эчендә була. Тәлха сәхабә аны таулар арасына алып кереп яшерә, мәхшәр эчендә моны берәү дә күрми кала. “Пәйгамбәр үлгән” дигән сүз чыгып, мөселманнар күңел төшенкелегенә бирелә һәм төрле якларга кача башлый. Мәккә кяферләре шуннан соң: “Пәйгамбәрне үтердек, мөселманнарны җиңдек”, — дип, кире кайтып китәләр. Пәйгамбәребез авыр хәлдә булса да, тормышын куркыныч астына куеп: “Сәхабәләрем, сез кайда, монда җыелыгыз!” — дип чакырып, мөселманнарны яңадан янына җыя. Тәлха сәхабәнең үз гомерен куркыныч астына куеп, Пәйгамбәребезне саклап калганы өчен мөселманнар сугышның икенче көнен “Тәлха көне” дип атыйлар. “Тере шәһид күрәсегез килсә, Тәлхага карагыз”, — ди торган була Пәйгамбәребез. Бу сугыштан мөселманнар зур сабак алалар. Пәйгамбәребезнең бер сүзен тыңламаулары аркасында бик зур югалтуларга дучар булганлыкларын яхшы аңлап калалар.   Мөхәммәд галәйһис-сәлам шәһид киткән сугышчыларны зурлап, җеназа намазлары укып җир куенына сала. Ул кырда хәзер “Шәһидләр мәчете” дип исемләнгән мәчет тора.   Автобусларга кереп утырып, үз хисләребезгә бирелеп тын гына барганда төркемебезнең җитәкчесе Исмәгыйль хәзрәт үз-үзенә әйткәндәй: “Масаеп, Пәйгамбәрнең бер сүзен тыңламау әнә нинди хәлгә төшергән. ә бит, Пәйгамбәребезнең хәдисләрен “хәдис кенә бит алар” дип әйткәнне дә ишеткән бар”, — дип куйды.   Изге йорт Кәгъбәтуллаһ белән саубуллашу   Хаҗ гамәлләрен үтәп бетергәч, Хаҗ кылучылар әл Хәрам мәчетенә саубуллашу тәүвафы кылырга баралар. Без дә апам белән саубуллашу тәүвафы кылыр өчен Мәсҗид әл Хәрамга юнәлдек.   Саубуллашу тәүвафы кылганда безләргә Хаҗ сәфәренә килергә насыйп итүе, Хаҗ гыйбадәтен үтәргә ярдәм бирүе өчен Аллаһы Хак вә Сөбхәнә вә Тәгаләгә шөкерләребезне әйттек. “Алга таба да иманыбыз какшамас булса иде. Бер үзең күрсәткән якты юлдан тайпылмаска насыйп итсәң иде. Барча иман китергәннәргә рәхмәтеңне салып торсаң иде. Һәрбарчабызның да кылган хаҗларын кабул итсәң иде. Ил-көнебезгә иминлек бирсәң иде”, — дип Аллаһка ихлас теләкләребез белән ялвардык.   Хушлашу тәүвафы кылып, ике рәкәгать тәүваф намазы укыганнан соң, Пәйгамбәребез Мөхәм-мәд галәйһис-сәламгә дога кылгач, әкрен генә китәргә борылдык. Шул мизгелдә, атлап китим дигән чакта, яңадан Кәгъбәтуллаһны күрәсе, борылып карыйсы килү теләгеннән тыелып булмады, халыклар арасыннан каерылып-каерылып артка карадык: — И, газиз Кәгъбәтуллаһ, без китәбез инде, ә син монда каласың...   Күзләребездән яшьләребез ага да ага, аякларыбызның алга атлыйсы килми.   Саубуллашу бик тә авыр, моңсу булды. Бу моңсулык, күңелеңдә Хаҗ кылып кайту шатлыгы зур булса да, озак дәвам итә икән. Өйгә кайткач та сагыну хисләре белән янып, күп көннәр еладым мин.   И, Изге Мәккәбездәге Изге Кәгъбәтуллаһ! Гомерем булган кадәр гомерем буйларына сине сагынырмын. Безне озатып калган рәвешеңдә күз алдымда торырсың, йөрәгемдә булырсың!   Казан—Мәккә—Мәдинә—Казан.
Зөһрә СӘХАБИЕВА

--- | 15.06.2016

Евро-2016дан төшеп калган Россия футболчылары Монте-Карлода 15 млн сумлык шампан агызган (ВИДЕО)

$
0
0
06.07.2016 Спорт
Instagram социаль четәрендә Россия футболчылары Александр Кокорин һәм Павел Мамаев белән бәйле видео пәйда булды. Алар Монте-Карлода уздырылган кичәдә миллионнарын тамчы да кызганмый. Видеода күренгәнчә, Россия гимны астында кунакларга берничә дистә шешәдә шампан шәрабе чыгарыла. Life басмасы язуынча, Россия футболчылары 500 шешә шәраб өчен 250 мең евро чамасы акча сарыф иткән.
Ә футбол буенча Европа чемпионатында Россиянең әлеге миллионер футболчылары икесенә бер гол да кертә алмаган иде. Нәтиҗәдә Россия хурлыклы рәвештә турнирдан төшеп калды.   Павел Мамаевның әлеге кыланмышлары өчен "Краснодар" клубы чара күргән инде – уенчыны яшьләр составына күчергәннәр. Моннан тыш уенчыга штраф та түләргә туры киләчәк.  


---

--- | 05.07.2016

Ришат Төхвәтуллин йөгерү марафоны уздыра (ВИДЕО)

$
0
0
06.07.2016 Шоу-бизнес
Үзе дә мәктәп елларыннан ук спорт белән дус булган Ришат Төхвәтуллин сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Имәнлек ял паркында йөгерү марафоны уздыра. «Минем иҗат, яшәү рәвешем белән таныш булган тамашачым спорт белән шөгыльләнүемне, йөгерергә яратуымны беләдер. Тыгыз эш графигыннан соң йөгереп башымны ял иттерәм.
Тамашачылар да еш кына минем кайда спорт белән шөгыльләнүем белән кызыксына. Көн саен ук булмаса да, даими рәвештә Имәнлек ял паркына йөгерергә чыгам. Шуңа күрә уйладык та, менә шундый марафон уздырырга булдык. Йөгерү белән беррәттән, фанатлар белән дә очрашу булыр дидек. Безнең бу идеябызны Татарстанның халык артисты Зөфәр абый Хәйретдинов та бик хуплады. Марафонга үзе дә киләм диде. Киләчәктә әлеге эшне матур традицияга әйләндерербез дигән уебыз да бар», – диде безгә Ришат.    Димәк, яраткан җырчыгыз белән бергә йөгерәсегез килсә, 9 июль көнне сәгать 11.00 дә Имәнлек ял паркына килегез. Күңелле очрашулардан тыш сезне бүләкләр дә көтә.   Матур очрашулар әле моның белән генә чикләнми. 30 июль көнне җырчы авылдашларын, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләрен үз авылына кунакка чакыра. «Җәйге очрашулар» дип исемләнгән концерт-тамаша инде күркәм традициягә әйләнде. «Баштагы өч елында авыл мәчетен төзү өчен Хәйрия максатын күз алдында тотып оештырылган чара иде ул. Мәчет төзелеп беткәч тә, күпсанлы сораулар буенча әлеге концерт-тамашаны дәвам итәргә кирәк дигән фикергә килдек», – ди Ришатның администраторы Илгиз.    Июнь аенда туган якларында ял итеп, җанына сихәт алып килгән Ришат бүген исә яңа программа өстендә эшли, яңа җырлар яздыру белән мәшгуль. «Сентябрьда тамашачыга яңа программабызны тәкъдим итәчәкбез. Алдагысы белән чагыштырганда, монысына тагын да зуррак җаваплылык белән килеп, яхшырак итеп эшләячәкбез. Мәгълүм сәбәпләр аркасында, узган сезон безнең өчен бик авыр булды. Инде хәзер эшләр, мөнәсәбәтләр җайлана, авырлыклар артта калды дип өметләнәм», – диде Ришат.


Зөһрә САДЫЙКОВА

--- | 06.07.2016

Өлкәннәрне һәм инвалидларны үзләренә сыендырган гаиләләргә акча түләргә җыеналар

$
0
0
06.07.2016 Җәмгыять
Сүз 55 яшьтән узган, үзләрен карый алмаучы хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкән ирләр турында бара. Киләсе елдан ярдәмгә мохтаҗ шундый кешеләрне тәрбиягә алган гаиләләргә ай саен 4000 сумнан 8000 сумга кадәр акча түләү планлаштырыла. Инвалид булмаган яки 3нче группа инвалидны караган гаиләгә – 4000 сум, 2нче группа авыруны тәрбияләүчеләргә – 6000, 1нче группа инвалидларны караган өчен 8000 сум акча түләү каралган.
Хөкүмәт социаль учреждениеләр өстендәге йөкне аерым кешеләр җилкәсенә күчереп, шул рәвешле социаль органнарның хәлен бераз җиңеләйтмәкче. Опекун гаиләләр ялгыз инвалидларны Картлар һәм инвалидлар йортларыннан өйләренә алып кайтып, яки шунда барып караячаклар, бу эшләр ике яклы килешү нигезендә башкарылыр дип фаразлана. Өлкән кешене тәрбиягә алырга гаиләнең барлык әгъзалары да риза булырга, моннан тыш опекунның кереме, милке турында һәм берничә маддә буенча хөкем ителмәве турында белешмәләре булырга тиеш икән. Опекунның үзе сыендырган кешенең милкенә, ә ярдәмгә мохтаҗ кешенең опекун милкенә хакы юк, шулай да опекун дәүләт түләгән компенсациядән тыш инвалидның күпмедер пенсиясенә дә өмет итә ала диелә документта.   Белгечләр арасында “бездә халык үзе өчен генә яши, инвалидларны сыендырырга теләүчеләр бик аз” диючеләр дә, “ничек кенә булмасын, җәмгыятьтә әхлаклылыкны пропагандалау йөзеннән халыкка мондый мөмкинлекне бирергә кирәк” диючеләр дә бар.   Әлеге социаль проект илнең кайбер төбәгендә эшли икән инде. Магадан өлкәсендә ул 2014 елда старт алган, былтыр Новосибирск өлкәсендә шул турыдагы закон тикшерелгән. Саха республикасында шушы елның мартына кадәр 76 гаиләнең инвалидларны сыендыруы мәгълүм.   Сүз уңаеннан. Татарстанда хәзерге вакытта 316 000 (барлык халыкның 8 проценттан артыгы) инвалид бар, аларның 62 700е – эш яшендәге кешеләр. 
---

--- | 06.07.2016

Фирдүс Тямаев тормыш иптәше урынына җырчы кыз эзли!

$
0
0
06.07.2016 Шоу-бизнес
Эстраданың популяр җырчысы Фирдүс Тямаев һәм Резеда Әхмәтвәлиеваның уллары Раянга 2 яшь тулды. Туган көн җырчының Нурлаттагы өендә узган. "Балалар өчен уен мәйданчыгы ясадым, матур бәйрәм оештырдык. Төрле шәһәрләрдән дуслар, туганнар килде, улыбызның туган көнен күңелле генә үткәрдек", – диде Фирдүс.
– Фирдүс, Раянның туган көненә нәрсә бүләк иттегез?   – Велосипед алырга теләгән идек, әмма Резеда белән алмый торырга сөйләштек. Белгән кебек, якын дусларыбыз туган көненә велосипед алып килде! Раянның уенчыклары бик күп, тамашачылар да еш бүләк итә. Бөтен әйбере бар. Үзем дә балалар кибетенә керсәм, буш кул белән чыкмыйм. Тик нигәдер аңа ул уенчыклар кызык түгел, улым йә минем эш кораллары белән уйный, йә аш бүлмәсендә әнисенә "булыша".
– Раян өч айлык чагыннан ук сезнең белән гастрольләргә йөри. Балалар бакчасына урнаштырырга уйламыйсызмы әле?   – Алла теләсә, көзгә балалар бакчасына бирергә исәп бар. Билгеле инде Резеда минем белән гастрольләрдә йөри алмаячак, улыбыз белән булачак. Няняга калдырырга теләмибез, бала әнисе белән булырга тиеш дип саныйм. Шул сәбәпле Резеда урынына җырчы кыз эзлибез.
– Клипларыңда төшәргә теләүчеләр арасында рәсми төркемеңдә бәйге игълан иттең. Барлыгы ничә клип төшерергә планлаштырасың?   – Ун клип төшерергә дип үземә максат куйдым, бәлки азрак та булыр. Алар арасында "Язмыш төеннәре", "Дуслар була санаулы гына" һәм башка җырлар бар. Клипта төшәргә теләүчеләр рәсми төркемемә фотоларын җибәрергә тиеш. Бүгенге көндә 250дән артык фото килде. Алар белән күрешеп, аралашып, осталыкларын күреп, клип геройларын сайларбыз дип уйлыйм.
– Җыр-моңга, Фирдүс Тямаев иҗатына гашыйк булучылар арасында да бәйге оештырасың. Аның асылы нидә?   – Минем репертуардагы җырны башкарып, Инстаграмга яки Вконтакте челтәренә юлларга кирәк. Иң яхшы башкаручы концертымда чыгыш ясаячак. Яшь буенча аерым шартлар юк, һәр теләгән кеше катнаша ала. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылачак.   – Синең хакта "сәхнәдә озак җырламаячак", "төшеп калачак" ише сүзләр йөрсә дә, популярлыгың кимеми. Быел Казанның УНИКС залында 5 көн рәттән концерт оештырдың. Зур сәхнәдә кайнавыңа ничә ел булды?   – Киләсе сезон – юбилей елы, Казан сәхнәсенә чыгуыма 5 ел тула. Дөрестән дә, сәхнәдә ничә ел җырлавыма бер гарантия дә юк, мин моны һәрвакыт әйтеп киләм. Аллаһы Тәгалә ничек язса, шулай була. Ләкин, минемчә, 5 ел сәхнәдә булу – зур бәхет, туган ягым Нурлат өчен дә горурлык бу. Шушы вакыт эчендә бик күп җырлар иҗат ителде. Бу көннәрдә генә Марат Мухин белән туганнарга һәм әтиемә багышланган ике яңа җыр яздырдык. Әтием турындагы җыр аеруча эчтәлекле булды. Җырның өзеген социаль челтәргә урнаштырдым, бик күп фикерләр килде. Юбилей елын матур итеп үткәрәсем килә. Яңа программада репертуарымдагы иң популяр хитлар һәм яңа җырлар яңгыраячак.
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 03.07.2016

Казан педагогика университетын бетерү аркасында татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзер­ләү эшенә зур зыян килде

$
0
0
06.07.2016 Мәгариф
Ундүрт дистә елга якын дәвердә күп меңләгән яшьләр, гомерләрен Казан педагогика институтында (университетында) иң изге һөнәрләрнең берсен – укытучы һөнәрен үзләштереп, бик тә игелекле эшкә – үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап яшәгән.Илебездәге зур һәм бай тарихлы мәгълүм югары уку йорты – Казан педагогика университеты 1876 елда, Сан­кт-Петербург һәм Мәскәү институтларыннан кала өчен­че булып, Укытучылар институты исеме белән оештырыла.
Шул вакыттан бирле ул, шанлы юл узып, бихисап югары квалификацияле бел­гечләр – педагогик хезмәт осталары, мәгариф җитәк­челәре, галимнәр һәм мә­дәният хезмәткәрләре әзер­ли торган шөһрәтле уку йортына әверелә. Еллар узу белән аның исеме берничә тапкыр үзгәрсә дә, асылы, эчтәлеге бертөрле булып – мәгърифәт, фән һәм мәдә­ният эшенә хезмәт итү булып кала.   Казан педагогика институты ачылган вакытыннан ук Казан, Вятка, Сембер, Самара, Әстерхан губерналары кергән Казан уку округындагы гимназияләр һәм өяз училищелары өчен укытучылар әзерләргә тиеш була һәм бу мактаулы бурычны, аларның үзләрендә педагогика институтлары оештырылганчыга кадәр, уңышлы рәвештә башкарып килә. Ул Идел һәм Урал төбәкләрендәге милли республикаларның педагогика уку йортларын төзүдә нигез ролен үти.   1917 ел вакыйгалары һәм аларның нәтиҗәләре Казан укытучылар институты яз­мышында эзсез калмый. Моның уңай яклары да, тис­кәре яклары да була. Уңай­лыгы – мәгарифнең демократлашуында, дәүләт­нең студентларга ярдәм итү­ендә, әзерлек группалары, соңын­нан исә эшчеләр факультетлары оештырылуда, шулай итеп, күп яшьләрнең моңар­чы югары белем алу турындагы хыялда гына йөрткән теләкләренең га­мәлгә ашырылуында. Тискә­ре нәтиҗә­лә­ре исә шулардан гыйбарәт: җәмгыятьтә төрле катлаулар барлыкка килә, күп кенә күренекле галимнәр укыту эшеннән китә, 1920–1930 нчы еллардагы төрле сәяси юнә­леш­ләр һәм еш кына мәга­риф өлкәсенә тиешле белеме булмаган кешеләр җи­тәкче­лек итү аркасында, ашы­гыч үзгәртеп корулар була һәм ялгыш гамәлләр кылына. Мон­дый күренешләр бөтен Идел буена таралган хуҗа­лык таркаулыгы һәм ачлык җирлегендә барлыкка килә.   Җирле халыкларның тарихын һәм телләрен өйрәнү өлкәсендә әһәмиятле нәти­җәләргә ирешәләр, бу өл­кә­дә тикшеренүләр белән профессорлар В.Смолин, М.Фазлуллин, Г.Алпаров шө­гыль­ләнәләр. Доцент Галимҗан Шә­рәф татар теленең фонетикасын беренче тапкыр эксперименталь юл белән өй­рәнә­ләр. Татар әдәбияты тарихыннан җитди хез­мәт­ләр доцентлар Г.Ш.Аб­драхманов, Габдрахман Сәгъди тарафыннан, татар халкы тарихыннан – С.Бикбулатов тарафыннан языла. Педагогика фәне дә өйрәнелә башлый. Милли мәктәпләр педагогикасы проблемаларын, нәти­җәле итеп, доцент Н.Надиев тик­шерә.   1929-30 нчы елларда Казан педагогика институтында педагогика фәне, төрки-татар теле гыйлеме, чуаш филологиясе, соңрак математика, физика, химия, СССР тарихы, политик экономия буенча аспирантуралар ачыла. 1940 елда институтка “Татар теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча кандидатлык диссертацияләре яклату хокукы бирелә.   Читтән торып укучы студентларга ярдәм итү өчен Алабугада, Чистай, Бөгелмә, Тәтеш, Минзәлә һәм Арчада консультация пунктлары ачыла. Бу вуз укытучыларны барыннан да бигрәк Татарстан өчен әзерләгәнлектән, укыту эшенә төп милләт кешеләрен җәлеп итү бурычы барлыкка килә. 1946 елда татар мәктәп­ләре өчен рус теле һәм әдә­бияты укытучыларын әзер­ләү бүлеге оештырыла. Ә 1948 елда татар теле һәм әдәбияты факультеты вуз эчендә мөстәкыйль статус ала. 1949 елда физик тәрбия һәм спорт факультеты ачыла.   1994 елның 18 ноябрендә институт Россия Фе­дера­ция­сенең Югары белем дәүләт комитеты приказы белән Казан дәүләт педагогика университеты итеп үз­гәртелә. Казан педагогика инсти­тутының яңа статус алуы – аның халык мәгарифе өчен югары квалификацияле бел­гечләр әзерләү эшен­дәге, шулай ук Россиядә педагогика фәнен үстерүдәге зур казанышларын тану.   ХХ гасырның 90 нчы елларын Казан дәүләт педагогика университетында үзгәр­теп кору яки реформалар чоры дияргә мөмкин. Зур уңай үзгәрешләр беренче чиратта уку процессында була. Барлык факультетларның да расписаниеләрендә киң кыр­лы, югары эрудицияле, заман таләпләренә җавап бирә алырлык педагогик хезмәт осталары әзерләп чыгаруга ярдәм итә торган яңа курслар, дисциплиналар пәйда була. Болар – педагогик осталык, эстетика, сәнгать, музыкаль тәрбия нигезләре, хореография, риторика, сөйләм культурасы, сөйләм техникасы, эш буенча аралашу, эш­тәге этикет. Уку процессы ком­пьютерлаштырыла бара. Татар телен, әдәбиятын, тарихын, милли мәктәпләр тә­мам­лаган студентларга рус телен укытуда яңа алымнар кер­телә.   2002 елда Татарстан Президенты Аппаратының Тышкы элемтәләр департаменты белән Иранның Россиядәге илчелеге тәкъдиме буенча КДПУ базасында Идел буе иранистика үзәге булдырыла. Бу үзәк Татарстан һәм гомумән Россия белән Иран арасында бәйләнешләрне киңәйтүгә ярдәм итү максатын күздә тотып оештырыла.   1990 нчы елларны Казан педагогика университетында культура революциясе еллары дип атарга мөмкин. Бу чорда монда студентларны эстетик тәрбияләү бик кө­чәйде, студентларның музыкаль иҗаты гомум күренешкә әверелде, сәнгать белән шө­гыльләнү аларның ихтыяҗы һәм рухи азыгы булып китте. Бик күп студентларның музыкага, сәнгатькә күнегүе, аларның бу өлкәдә зур энтузиазм күрсәтүе студент фес­тивальләрен үткәрү чорында аеруча ачык чагыла иде.   Югары уку йортының тыныч яшәп, уңышлы эшләве өчен төп шарт – анда сәламәт микроклимат булу. Мондый халәтне исә коллектив әгъ­заларының үз арасында, хез­мәткәрләр белән җитәк­челәр, шулай ук укытучылар белән студентлар арасында цивилизацияле, ихтирамлы, кешелекле мөнәсәбәтләр тәш­кил итә. Казан педагогика университетының ректораты, шуны истә тотып, вуз­ның бөтен бүлекләрендә дә үзара миһербанлы мөнәсә­бәт булдыру һәм саклауга ирешүне иң әһәмиятле бурычларыннан берсе итеп санады.   Россиянең зур, мәгълүм уку йортлары арасында ла­ек­лы урын тоткан орденлы Казан педагогика университеты мөстәкыйль уку йорты буларак кинәт кенә кем­нәр­дер тарафыннан ки­рәксез дип табыла һәм аны, бераз гына вакыт “Татар гума­ни­тар-педагогика университеты” итеп үзгәртеп торганнан соң, Казан федераль университетына кушып куялар. Һәм, уйлаганча, тиз­дән ул чиксез-чамасыз зурайтылган федераль университет эчендә юкка чыга башлый. Казан федераль университетында Казан педвузы кушылганнан соң башланган бет­мәс-тө­кәнмәс структур үз­гәрешләр һәм, имештер, омтимальләштерү Рос­сия­нең күптәнге педагогик югары уку йортында яшь буынны тәрбияләүнең гасыр ярым вакыт тупланып кил­гән уңай бай тәҗрибәсен һәм гаять зур потенциалын югалтуга китерә.   Минем күп кешеләрне­кенә туры килә торган фи­керемчә, Казан педуниверситетын бетерү игелекле мә­гариф эшенә зур зыян салды. Бу гафу ителмәслек га­мәл кылулары өчен җа­ваплы кешеләр яхшы белем һәм тәрбия бирү җәмгыя­тьнең уңышлы алга ба­ру­ы­ның беренче шарты, про­грессның нигезе икәнлеген һәм югары профессияле укытучылар Казан педагогика университеты кебек аб­руйлы мөс­тә­кыйль уку йортларында гына әзерләнгән­леген уйла­ма­ган­нар, күрә­сең. Монда шуны искәртү урынлы: Россия Фе­дера­ция­сенең барлык рес­публи­ка­ларында һәм өлкә­лә­рендә, барлык зур һәм ур­та кул шә­һәрләрдә, шул исәп­тән Мәс­кәүдә дә, әлбәттә, педагогика югары уку йортлары уңыш­лы эшләп ки­ләләр, һәм беркемнең дә башына алар­ның берсен дә юкка чыгарырга кирәк дигән уй килми.   Казан педагогика университетын бетерү аркасында бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзер­ләү эшенә зур зыян килде. Бу белгечлекләр буенча укучылар саны берничә тапкыр киметелде һәм укытуның сыйфаты түбәнәйде. Соңгы вакытларда югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүнең торышы хакында борчылып сөй­ләүчеләрнең арта баруы очраклы хәл түгел.   Әмма иртәме-соңмы аек акыл җиңеп чыгар, һәм ре­спу­бликаның тиешле җитәк­челәре, әгәр дә алар татар­ларның туган телләренә, димәк, бай мәдәниятле татар халкының үзенең дә язмышына битараф булмасалар, педагогик белем бирү проблемасы турында җит­дирәк уйланырлар һәм якын арада Казан педагогика уни­верси­тетының шанлы тра­диция­ләрен һәм игелекле гамәл­ләрен торгызу мөм­кинлек­ләрен табарлар, дип ышанасы килә.
Рүзәл ЮСУПОВ

--- | 05.07.2016

Туган йорт бусагасы (ХИКӘЯ)

$
0
0
06.07.2016 Әдәбият
Җиңел велосипедының бер як мөгезенә аскан авыр сумкасын йорттан йортка йөри-йөри бушатып бетергәч, Гүзәлия өенә таба атлады. Хат ташучы Гүзәлиянең букчасы бәйрәм алдыннан төрле җирдән килгән хатлар, котлау открыткалары белән шыгрым тулы була торган иде. Хәзер кешеләр хат алышмый, бәйрәм белән котлаганда да телефон трубкасына үрелә. Җайлысын җайлы инде.
Бер яктан, хезмәтенә бераз булса да җиңеллек керде сыман. Икенчедән, хат килү, хат тапшыру − үзе бер вакыйга, үзе бер кечкенә бәйрәм бит ул.   Ә бүген Гүзәлия үзләре исеменә хат алды. Дөресрәге, ире Фәһәви исеменә урман хуҗалыгыннан килгән хатны элемтә бүлегендә үк ачып укыйсы килсә дә, түзде – тимәде.   Велосипедының ике мө­гезеннән җай гына «җи­тәкләп», Гүзәлия өенә ашыкты. Әнә биек калай түбәле, такта белән тышланган, ачык сары буяуга буялган йортлары ялт итеп күренеп тора. Мондый өйдә яшәве генә түгел, кайтып керүе дә рәхәт. Урам аша бераз читтәрәк торган, тәрәзәләре кадакланган, морҗасы җимерелгән туган нигезенә каравы да кызганыч. Ата-анасы күптән бакыйлыкка күчте, абыйсы Җәүдәт еракта яши. Суынды туган нигезкәй. Күз көеге булып торган иске йортны ире Фәһәви ничә тапкыр сүтеп ташларга теләсә дә, Гүзәлия ризалашмады – иске булса да, йорт абыйсы Җәүдәткә язылган иде. Хуҗа кешенең кайтып күренмәве, өйне рәтләмәве генә кыен. Ни кайтып көйләми, ни сатып җибәрми. Газиз нигезне хәрабәгә әйләндергәнче, берәр юньле генә гаиләгә сатып җибәрсә, яхшырак та булыр иде. Ә болай абыйсы белән икесенең балачагы үткән, тәүге тәпи эзләре калган, җылыткан, сыендырган йорт рәнҗеп утыра кебек. Чүп үләне басып китмәсен өчен, Гүзәлия ире белән кереп ишегалдын, бакчаны чабып чыга. Шулай гына булса да, туган йорты алдындагы гаебен юарга, киметергә тырыша.   Гүзәлия ишегалдында нидер эшләп йөргән иренә ят конвертны сузды: «Фәһәви, дим, карале, сиңа хат килгәнме соң?» Ире ашыкмады, пычранган кулларын сулы мичкәдә юып, шунда гына хатка үреләсе итте. Икәүләшеп, өй алдындагы болдырга килеп утырдылар. Хатынының түземсезләнгәнен күрсә дә, Фәһәви кабаланмады, конвертның читен ипләп кенә ертты һәм машинкада бастырылган язманы тартып чыгарды. Хатынының күзлеген сумкасыннан алып, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата укый башлады. Аның иңбашы аша тизрәк Гүзәлия үрелде. «Менә сиңа кирәк булса! – Фәһәви тез башына сугып куйды. − Алты ел узгач, гаризага җавап килгән!» Гүзәлия ни турында сүз барганын чамалый иде. Яшәп яткан йортлары бик тузгач, яңа йорт салырга агач сорап, ире урман хуҗалыгына гариза илткән иде. Янәсе, үз йорты белән яшәгән һәрбер гаиләгә йорт төзү яки ремонтлау өчен фәлән-фәлән кубометр бушлай агач бирелергә тиеш. Законы бар, имеш. Иренең беркатлылыгына Гүзәлия ул вакытта кул гына селтәгән иде. Бирерләр бушлай, бирми ни. Тот пычагымны. Язуын язса да, Фәһәви дә моңа бик ышанып бетмәде, әлбәттә. Шуңа күрә алар үз көчләре белән биш ел элек йорт салып керделәр. Менә гариза язганга алты ел үткәч, чират килеп җиткәнме, урман башлыгы алышынганмы, үз күзеңә үзең ышанмассың, фәлән кубометр төзү агачы, фәлән җирдә, хәтта делянкасына хәтле күрсәтелгән. Ераклыгын ерак икән. Шулай да бушлай килгән агач эчне тишмәс иде. Керәм дип торган байлыкны кире бору гадәте юк инде ул.   Мал-туарны карагач, ир белән хатын кич буена урман турында сөйләштеләр. Ниндирәк агачтыр бит әле, эшкә яраклымы, юкмы. Аны ничек кистерергә, алып кайтырга, эш итәргә.   Кичке чәйне эчеп, савыт-сабаны юганчы, тәрәзә­дән өй эченә сизелми генә җәйге кичнең соргылт эңгер-меңгере үрләде. Ут ка­быздылар. Тәрәзә чыбылдыгын тартырга үрелгән Гүзәлия, урамда нидер күреп, туктап калды. Кемнедер күзәтеп торды да диванда яткан иренә эндәште: «Атасы, кил әле монда. Безнең йорт янында ниндидер машина тора». Ире озак көттермәде, хатыны янына килеп басты. Гүзәлиянең туган йорты янында чынлап та ниндидер ят машина тора иде. Кеше-кара күренми. Аптырарсың да. Икесенең дә тынычлыгы китте. Кем йөрер анда төнгә каршы? Караңгы төшә башлаган урамга чыгып, ир белән хатын каршыдан бераз читтәрәк торган йортка таба атладылар. Бер яртысы кыйшайган капка аша кереп, күңеленә шом үрләгән Гүзәлия ишеккә якынлашты. Кое авызы кебек караңгы ишек ачык, аннан салкынча дым тарта иде. Хуҗасыз йортта күптән ут юк, башыңа тондырсалар да, берни түгел. Бусага аша атлаган ирен Гүзәлия җиңеннән тотты да ишек шакыды: «Кем бар анда? Кем йөри монда?» Эчтә сиртмәле карават шыгырдавы, кемнеңдер аяк тавышлары ишетелде. Гүзәлия ирексездән артка чигенде. Караңгы булса да, мин әле бу, мин, дия-дия, ишектән килеп чыккан абыйсы Җәүдәтне ул таныды. Уналты ел кайтмаган абыйсын күреп Гүзәлия сөендеме, әйтүе кыен, шулай да йортта ят кеше булмавы аны тынычландырды. Кул бирешеп күрештеләр, хәл-әхвал сораштылар. Абыйсы нык кына картайган, йөзе караңгыда күренмәсә дә, олыгайганы сизелә.   Ни дисәң дә, алт­мыш бер белән бара. Сеңлесе иңнәре иелә башлаган, ябыккан, сулыккан абыйсы кызганып куйды. Өйне бикләделәр дә Җәүдәтне үзләренә кунарга алып чыктылар. Гүзәлия үзенекен уйлады. Юкка кайтмаган абыйсы, бер дә юкка кайтмаган. Нәрсәдер булган. Кеше яшәмәгән йортка төнгә каршы кайтып төшмәс иде. Бер-берсен дошман күрмәсәләр дә, абыйлы-сеңелле ике туган инде күп еллар аралашмыйча яшәде.   Гүзәлиягә Җәүдәтнең беренче гаиләсен ташлап чыгып китүе ошамады. Менә дигән хатыны Рәзидәне, алма кебек ике баланы белмәгән-күрмәгән чит хатынга алыштырды. Танышуларына ике-өч көн дигәндә, базарда әйбер сатучы мут күзле, тәмле телле Гөлсинур Җәүдәтне хатыныннан тартты да алды. Яшәгән фатирын ике баласына, хатынына калдырып, Җәүдәт Гөлсинурда яши башлады. Елый-елый әйткән иде дә бит абыйсына Гүзәлия, ялгышасың, абыкаем, ялгышасың, Рәзидә кебекне таба алмассың, йортсыз каласың, дигән иде. Балаларын бик онытып бетермәде инде бетерүен. Ярдәмләште, укытты. Шулай да Гүзәлия абыйсын аңлый алмады. Гөлсинурның фатирына танышырга бер генә барды ире белән Гүзәлия. Ике бүлмәле фатирда иреннән аерылган Гөлсинур кызы белән яшәп ята. Гөлсинур кирәгеннән артык ачык йөзле иде. Сарылып барган, кирәгеннән артык төче телле хатын ошамады. «Ай-һай, шома бу артык. Елан кебек шома...» Чыгып киткәндә, күңелендәге шомны абыйсына ачмый булдыра алмады: «Абыкаем, шома бу хатын. Төп башына утыртмаса иде сине...» Пышылдап кына әйтсә дә, артында тыңлап торган Гөлсинур ишетте һәм ачуыннан кызарынган-бүртенгән, төчелегенең эзе дә калмаган хатын, аягы белән тибеп, ишекне ачты: «Минме шома? Эзегез-юлыгыз булмасын монда башкача, әтрәк-әләм...» Урамга чыгып җиткәнче, Гүзәлия бе­лән Фәһәвигә аның ачуланып акырганы ишетелеп калды. Шул вакыйгадан соң абыйсын күргәне булмады Гүзәлиянең. Башта хат язып карады – җавап булмады. Балалары аша гына абыйсының хәл-әхвәлен сорашып торды. Иң кыены – кайчандыр яшь чакта Җәүдәт абыйсын ахирәте Рәзидә белән үзе таныштыр­ган иде.   Күрше авыл кызы Рәзидә белән алар бер мәктәптә укыдылар, бер парта артында утырдылар. Җәүдәт абыйсы хәрби хезмәттән кайткач, Гүзәлия буйга җиткән чибәр ахирәтен үзләренә чакырды. Кызның хәйләсе рас килде − егет белән кыз бер-берсен ошаттылар. Бер елга якын матур гына йөреп, гаилә дә корып куйдылар. Яхшы гына яшәп киттеләр кебек. Тормышлары җайлы гына барып, ике балалары үсеп килгәндә, Җәүдәт үз дөньясын үзе җимерде.   Уналты ел үткән дә киткән. Гомерләрнең тиз үтүе! Әйтерсең лә уналты көн. Гүзәлия белән Фәһәвинең ике улы да, канат үстереп, оядан чыгып очтылар. Җәүдәтнең балалары да үсеп кеше булдылар. Тырышты инде Рәзидә, тырышты, сүз дә юк. Берничә ел Җәүдәтне көтте дә, яхшы гына кешене очратып, тормышка чыкты.   Гүзәлия әзерләгән өстәл артында өчәүләп озак кына утырдылар. Сеңлесе читләп-читләп сорашса да, Җәүдәт тормышы турында тиз генә ачылмады. Күпме вакытка кайтуын сорагач та, ачык кына җавап бирмәде. Әллә әйтергә теләмәде, әллә чыннан да сорауларга үзе дә җавап таба алмады. Чәчләре агарган, яңак сөякләре чыккан, маңгаена җыерчыклар челтәре уелган абыйсына карап, Гүзәлиянең күңеле тулды. «И абыкай, ни булды, ачыл инде. Үзеңә дә җиңелрәк булыр...»   Хатын өчесенә бер бүлмәдә урын җәйде. Аның һаман абыйсы белән сөйләшәсе килә иде. Таңга хәтле диярлек сөйләшеп яттылар. Тора-бара, Җәүдәтнең дә теле ачылды. Ничек кыен булса да, сеңлесенең хаклыгын таныды. «Эх, теге вакытта сине тыңлаган булсам...   Ахыры бар.
Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА

--- | 03.07.2016

«Артистлар.ру» - 600 исемнән торган татар артистларының онлайн-каталогы барлыкка килде

$
0
0
06.07.2016 Интернет
Интернетта яңа сайт барлыкка килде. «Артистлар.ру» проекты татар артистларын барлаячак. Теге яки бу җырчы, актер яки сәхнә әһеле турында мәгълүматны шушыннан белеп булыр.

Каталог даими рәвештә тулыланып барыр дип көтелә.

Шулай ук һәр артистның битендә аның турында комментарий язып калдырырга мөмкин. Артистны каралтуга, мыскыллауга корылган комментлар булмаячак, чөнки алар башта премодерация узачак. 

«Артистлар.ру» каталогына рәхим итегез: http://artistlar.ru/


---

--- | 06.07.2016

Артистлар ничә көн ураза тоткан?

$
0
0
06.07.2016 Шоу-бизнес
Бер ай буе милләттәшләребез, шул исәптән эстраданың кайбер популяр артистлары да ураза тотты. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларны кабул кылсын, рамазан ае савапларын күрергә язсын, Амин!
Ландыш Нигъмәтҗанова: "Ай буе ук булмаса да, быел ураза тоттым. Беренче тапкыр түгел, алдагы елларда да тотканым булды, Аллага шөкер".   ИлГәрәй: "Быел ураза тотып булмады, кызганыч. Тормыш иптәшем бала имезә, төпчек кызыбызга 1 генә яшь әле. Ә мин 2010 елда үт куыгын алдырдым, таш таптылар. Шуңа күрә 4 сәгать саен бераз ашап торырга кирәк. Алла боерса, ныгыгач тотарбыз, исәнлек кенә булсын!"   Лилия Муллагалиева: "7 июльдә кечкенә улыбыз Ильяска 2 ай була, Алла теләсә. Аны имезгәч, ураза тота алмадым. Әмма башка елларда тотканым булды".
Илсөя Бәдретдинова: "Гел юлда йөрү сәбәпле, ураза тота алмадым. Туганнарыма килгәндә, авылда апаның кызы тотты. Олы апам шеф-повар булып эшли, ризыкны кабып карамыйча кешегә бирә алмый, уртанчы апам чирли, әти урын өстендә. Ләкин киләсе елларда тотарга исәп бар, Алла боерса".   Зәйнәб Фәрхетдинова: "Минем дә, Зөфәрнең дә күп еллар элек үк ураза тотканыбыз булды. Быел бер генә атна тота алдым, башка мөмкинлегем булмады. Монысына да бик шатландым, Аллага шөкер! Уразаны тотсаң, бөтен кануннарына туры китереп тотарга кирәктер дип уйлыйм".   Рәсим Фасыйхов: "Мин инде икенче ел ураза тотам. Армиядә шулай ук 3 көн тоткан идем. Быел әтием, җизни, хәтта минем тормыш иптәшем дә ураза тотты, Аллага шөкер!"   Рамил Закиров: "Мин өченче ел рәттән, ә бертуган апам ел да ураза тота. Ай буе булмаса да, атна-ун көн тоттым, Аллага шөкер".   ИлСаф: "Уразаны тулысынча тоттым дисәм дә була. Бер генә көне калды, Белорусиянең Минск шәһәренә Сабан туенда катнашырга туры килде. Анда сәхәр ашау мөмкинлеге булмады. Әмма тотып бетерәчәкмен, Алла теләсә. Уразаны шактый күптән, якынча ун еллап тотам".   Илдар Әхмәтов: "Карт әби тота иде, аның да сәламәтлеге какшады хәзер. Үземнең тотасы килеп йөри, кереп китеп булмый. Быел печән эше дә каты булды".   Гүзәл Уразова: "Беренче елым гына түгел, башка елларда да ураза тотканым булды. Ел да мөмкин кадәр тотарга тырышам".       Салават Миңнеханов: "5 еллап инде ураза тотам, Аллага шөкер. Гүзәлемнең уразага кергәне юк, әмма әкренләп моңа таба килә, киенү рәвешен дә үзгәртә башлады. Быел Азнакай шәһәрендә Гүзәлемнең әнисе белән ифтар уздырдык. Барлык кылган эшләребез кабул булсын, Амин!"   Ринат Рахматуллин: "Гаиләбездә әнкәйдән кала ураза тотучылар булмады. Әнкәй дә олыгайды инде хәзер. Кызганыч, үзебез ураза тотмадык".   Алсу Фазлыева: "Азат быел ун көнгә якын тотты, мин бер генә көн ураза тота алдым. Балаларга ашарга әзерләп торгач, җае чыкмады. Әмма ураза тоту миңа ошады, киләсе елларда күбрәк тотып карарга исәп, Алла теләсә".   Люция Мусина: "Узган елларда ураза тота идем, быел, кызганычка каршы, бер көн дә тотып булмады".   Айрат Ильясов: "Тормыш иптәшем Ләйсән – 3 көн, ә мин ай уртасына кадәр ураза тоттым. Юлда булу сәбәпле, берничә көнем калды. Мин быел беренче тапкыр уразада булдым. Хәер, балачакта да тотканым исемдә".   Зөлфәт Фәхретдинов: "Әни берничә көн ураза тотты. Тормыш иптәшем бала ашата, шуңа күрә әлегә тота алмый. Мин исә отпускта авылда өй ремонтлап йөрдем".
Нияз Җәләлов: "Өч ел дәвамында бер көн калдырмыйча ураза тотам, Аллага шөкер".
---

--- | 05.07.2016

Данил Салихов: Язучы – сәер халык бит ул

$
0
0
06.07.2016 Әдәбият
Татарстан Язучылар берлегенең яңа рәисе Данил Салихов вазыйфасына Президент фатыйхасын алганнан соң кереште. Беренче очрашуда ук ул республика башлыгына язучыларның кайбер үтенечләрен җиткерергә дә өлгергән. Идарә дилбегәсен үз кулына алган җитәкченең беренче адымнары нинди булачак? Без әнә шуны белешеп кайттык.
– Данил абый, Сез бик рәх­мәтсез эшкә алындыгыз. Бер сораштыруда Нәбирә Гыйматдинова хәтта, бер генә рәисне дә эшләгәнең өчен рәхмәт дип озатканнарын хәтерләмим әле, дигән иде. Сез мондый карашка әзерме?  – Бу системаны тирәнтен бе­ләм, чөнки дүрт рәис белән бергә эшләдем. 13 ел әдәби фон­дны, 5 ел Әлмәт язучылар оешмасын җитәк­ләдем. Рәхмәт өчен генә эшләргә ярамый бит. Без рәхмәт ишетер өчен яшәмибез. Язучылар арасыннан ике генә кешегә ниндидер файда китерәм икән, аның белән дә бәхетле булачакмын. Беләм, бик авыр булачак. 337 язучы – 337 төрле холык ди­гән сүз. Берлеккә килгән кеше боларны белә, әзер булып килә. Язучыларга бүген, хет егыл, хет үл, иҗтимагый оешмада эшләп, тулысынча ярдәм итеп булмый. Аны язарга да өйрәтеп булмый, бу сәләт йә бирелә, йә юк. Язучыга, тегүче башта ак җеп белән типчеп чыккандай, киңәш белән ярдәм итеп була. Ә барыннан да бигрәк, аңа җылы сүз кирәк. Якты чырай күрсәтмәсәң, тау хәтле эшне юкка чыгарып була. Боларның барысын да белеп килдем. Чөнки мин – драматург, кеше психологиясен өйрәнгән кеше. Үземне начар драматург дип тә санамыйм, әсәр­ләрем бик күп сәх­нәләрдә уйналды. Чыгышымда да әйттем, сайлангач та шул сүз­ләрне кабатладым: эшләрем ида­рәдән кит­кәч тә урамда каләм­дәшләрем белән колач җәеп күрешерлек булыр. Әйтик, Гариф абый Ахунов шулай китте. Сәбәбе гади: үзеңә шик күләгәсе аудармас өчен бөтен эшне идарә белән хәл итәргә кирәк.   – Берлектәге хаостан арынырга кирәк дидегез. Бу барыннан да бигрәк нинди мәсьә­ләдә чагыла һәм аны ничек хәл итәргә җыенасыз? – Мисалга Тукай премиясе ти­рәсендәге ыгы-зыгыны алыйк. Сораулар шактый күп монда. Тугы­зар-унар кеше Тукай бү­ләгенә тәкъдим ителә, алар арасына берлек исеменнән куелган кандидатуралар кермәскә дә мөмкин. Ә еш кына әдәбиятка бер­нинди катнашы булмаган оешмалардан тәкъдим ителгән кеше­ләр исемлеккә керә, алар­ның хәтта Тукай премиясен алган очраклары бар. Үпкә калмасын өчен кандидатларны гомуми җыелыш җыеп, тавышка куеп билгеләргә кирәк. Бу җыелышта кандидатлар тәкъ­дим итәргә җыенган башка оешмалардан да вәкилләр, журналистлар, мәга­риф хезмәткәрләре, әдәбиятка якын торган башка иптәшләр дә катнаша ала. Шушы җыелышта иң лаеклы ике-өч әсәр әлеге бүләккә тәкдим ителә һәм бу тәкъдим Тукай премиясе комитетына бирелә. Моннан соң язучылар үзләрен башка оешмалардан тәкъдим иттерә алмый инде. Андый юлга баралар икән, берлектән комитет таләп иткән юллама алырга килгәч, мин, “туганым, җыелыш вакытында кайда идең соң син? Гафу ит, мин өч йөздән артык язучы фикеренә каршы килеп сиңа хуплау кәгазе бирә алмыйм”, дип әйтәчәкмен.   – Корылтайда элеккеге идарәнең хисап эше авыр каралды, хәтта кабул итмәскә кирәк дигән сүзләр яңгырады. Анда яңгыраган кимчелекләр төзәтелерме? – Берлеккә идарә ни өчен сайлана? Рәис белән иңгә-иң ида­рә итәр өчен. Рафис Корбан барлык эшләрне дә идарә белән берлектә башкарган булса, бернинди дә сорау тумас иде.
– Ревизия нәтиҗәләре бе­лән таныштырган Фарсель Зыятдинов язылмаган әсәр өчен гонорарлар кире кайтарылырга тиеш дигән иде. – Егетләрнең гаебе юк, бу – җитәкче хатасы. Ник дигәндә, күләмле әсәрне бер кичтә утырып язып булмый. Ул ата-анаңа хат язу гына түгел. Балаңның аягына чыра гына килеп кадалсын, шундук кулдан каләм төшә. Акчага килгәндә, бер генә җирдә дә акчаны алдан түләп куймыйлар, эшне башкарып чыккач исәп-хисап ясыйлар.
– Президент белән көне-сәгатендә очрашуыгыз яхшы фалдыр. Очрашуда нинди мәсьәләләр күтәрелде? – Очрашуда Илбашының әйт­кән беренче сүзе: Данил, Язучылар берлегендә тәртип булырга тиеш. Ул шулай ук язучыларның үз казаннарында гына кайнамавын теләде. Иҗат кешесе миллә­тен алга сөрү­че, әдәбиятны пропагандалаучы. Шуңа күрә иң беренче чиратта башка телләргә тәрҗемә мәсьәлә­се күтәрелде. Республикабызда төрле милләт вәкилләре яши. Бездә башка милләт язучыларына да шундый ук шартлар, шундый ук игътибар булырга тиеш. Әдәбият­ның бит аның милләте юк. Әгәр дә син шедевр язасың икән, аны һәр милләт үзенә якын итә, үз теленә тәрҗемә итәчәк. Чыңгыз Айтматов, Рәсүл Гамзатов кебек шәхес­ләр моны үз иҗатлары бе­лән раслады да. Үзебезне­ке­ләр­дән Сибгат Хә­ким, Хәсән Туфан, Аяз Гыйләҗевне шундый ук даһи­лар рәтенә кертәм. Ә бит “Балта кем кулында?” әсәре үз вакытында тәрҗемә ителгән булса, татар әдәбияты Россия күлә­мендә тагын да танылган булыр иде. Менә шушы мәсьәләләр турында сөйләштек. Президент язучыларга ярдәм итәр­гә әзер икәнлеген белдерде. Шунысы да бар, бездә язучының хәле башка төбәкләргә караганда яхшырак. Китап чыгаруга да, башка мәсьәләләргә дә кагыла бу. Президентка рәхмәт­тән ары сүзебез юк.   – Тәрҗемә дигәндә, иң беренче нинди телне күз алдында тотасыз? – Безнең әле күп әсәрләребез хәтта рус теленә дә тәрҗемә ителмәгән. Тәрҗемә өлкәсендә әле эшлисе дә эшлисе. Алга китешебез дә бар. Әйтик, әсәрләребез төрек, казах теленә һәм башка телләргә тәрҗемә ителде.   Кызганыч, совет системасы белән тәрҗемә мәктәбе нигезе дә какшады шул.   – Язучы бүген китабын укучыга җиткерүдә ярдәм итүгә мохтаҗ. Моны башка җир­ләр­дә агентлыклар үз өстенә ала, Татарстанда, кызганычка, китап таратуны үз өстенә алган агентлыклар әле дә юк. – Берлек бу мәсьәлә җәһә­теннән шактый эш башкара ала. Укучылар белән очрашулар оештыру, китабын тарату, язучыны үз казанында гына кайнаудан арындырып, аңа иҗади командировкалар оештыруда ярдәм итү – берлекнең хәленнән килә тор­ган эшләр. Язучы дөнья күр­мәсә, чагыштырудан мәхрүм булса, аның иҗаты ышандырмаячак, укучыны үзенә җәлеп итмәячәк. Шул ук вакытта без язучыларның ялын да оештырырга тиеш. Мә­дәният министрлыгы соңгы елларда шифа­ханәләргә юлламалар бирә башлады. Аның санын арттыру буенча сөйләшүләр башларга кирәк. Без аягында йөргән исән язучылар белән тү­гел, арабыздан кит­кән язучылар­ның гаиләләрен дә кайгыртырга тиешбез. Бу өлкәдә дә башкарасы эшләребез күп. Шулай ук тәҗрибә өйрәнү җәһә­теннән дә, башка мәсьәлә­ләрне уртага салып сөйләшү өчен дә Мәскәү белән араларны якынайтырга тиешбез. Ахыр чиктә без бер-беребезнең үрнә­гендә үсә­без.   – Мәскәү дигәннән, Гүзәл Яхинаның “Зәләйха күзләрен ача” китабы – агентлык белән эшләүнең иң отышлы варианты. Мин үзем тырышып карадым, булмаганын аңлагач, агент­лыкка килдем, дигән иде ул. Шуны күз уңында тотып, агентлыклар булдыру мәсь­ә­лә­сенә тукталган идем. – Бу мәсьәлә идарә утырышында да күтәрелде. Өзеклек пропаганда бүлекләре юкка чыкканнан соң килеп чыкты дип уйлыйм. Пропаганда бүлеге шул исәптән китап тарату эшен дә азмы-күпме җайга сала иде. Язучы белән телевидение арасында да элемтәне җайга салырга кирәк. Телевизорда игенче белән дә, һөнәрчеләр белән дә тапшырулар бар. Булсын, күп­сенеп әй­түем түгел, әмма язучыга да укучы белән эшләү мөм­кинлеген тудырырга кирәк. Без тапшыруга “Язучы сәгате” дигән исем дә уйлап таптык хәтта. Аны төрле форматта эшләп була. Безнең халык фантазиягә бик бай.   – Корылтай читтә яшәүче язучылар белән элемтәләрнең тотрыклы булмавын да күр­сәтте. Без төрле чаралардан читтә калабыз, хәтта корыл­тайның вакытын хәбәр итүне дә кирәксенмәделәр, диюче­ләр булды. – Монда язучыга үзенә активлык күрсәтергә, проблемалары бар икән, берлеккә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәр идем. Хәзер техника заманы, телефон аша да, интернеттан да хәл-әхвәлеңне җиткереп була. Соңгы вакытта үпкә белдерү, гаеп эзләү шактый. Ләкин үпкә белдерү белән мавыгып Рафис Корбанның эшләгән эшләренә күз йоммасак иде. Ә башкарылган эшләр шактый. Эшләмәгән Рафис дип әйтү оятсызлык булыр иде.   – Язучыны иң беренче чиратта милләт язмышы борчый. Сез бу җәһәттән нинди мәсьәләне күтәрәсез? – Язучыны бүген милли мәгариф системасы булмау, татар мәктәпләренең ябылуы борчый. Милли университет мәсьә­ләсен Президент каршында кү­­тәрергә телибез. Аның язмышы ничек булыр – бернинди фараз кылып булмый. Мәктәпләр системасын да төрлечә аңлап була. Бер генә мисал. Узган ел Азнакай районында булдык. Рөстәм Зәкуанның туган авылындагы ике катлы силикат кирпечтән салынган мәктәпкә бардык. Ул мәк­тәптә беренче сыйныфка нибары ике укучы килгән иде. Авылларда балалар бетүдә кемне гаеп­ләргә? Ә киләсе елда бер бала да килмәсә нишләргә? Мәсьә­ләнең төрле яклары бар. Шулай да, ничек тә булса  мәктәпләрне саклап калырга иде. Мәктәп бетсә, авыл бетә. Анысы көн кебек ачык. Әле ике бала килү ниндидер өмет уята. Хәтта бер генә бала укырга килсә дә, аның үз телендә, туган авылында укырга хакы бар. Хәзер кайбер авылларда яңа йортлар салына, хәтта йорт салырга җир табып булмый дию­челәр бар. Эш урыны булса, авыл яши. Милләтнең телен, гореф-гадәтен саклаучы, ни дисәң дә, авыл.   – Җитәкчелек эше иҗа­ты­гызны чикләмәсме? – Ике елдан артык вакытым “Чукрак” дип аталган романны язуга китте. Ул кулак мөһере тагылып авылдан сөрелгән кеше­ләрнең нәсел дәвамчыларының киредән ватаннарына кайтуы хакында. Нинди генә булдыклы кешене алсагыз да, аның канын тикшереп карасагыз, күпчелек­нең бабалары кулаклык ярлыгы күтәргәнен ачыкларсыз. Алар моны эшлекле, зиһенле, булдык­лы булганнары өчен алганнар.   Романнан соң кулга каләм алган юк әле. Холкым буенча махсус утырып яза торган кеше түгел. Ниндидер эш эшләгәндә башыма бер уй килергә мөмкин. Шул атналар-айлар буе уйландырып өстәл артына утырта, компьютер төймәсенә басарга мәҗ­бүр итә. Үзеннән-үзе язасы килә башлый. Шуңа да бит язучыны сәер кеше диләр. Башына уй килсә – яза, юк икән – еллар буе язмаска мөмкин. 
Гөлинә ГЫЙМАДОВА

--- | 05.07.2016

Камал театры Республика көненә нинди спектакльләр куячак

$
0
0
06.07.2016 Мәдәният
25-30 августта, театраль сезон ачылырга бер ай кала, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 6 спектакль тәкъдим итә. Традицион август спектакльләре Шәһәр һәм Республика көненә Казан кунаклары өчен Камал Театрыннан бер бүләк.
25 август 19.00 дә – Туфан Миңнуллинның “Җанкисәккәем” спектакле. Бу фантастик хикәя авыл яшьләре әкияти урман ияләре – Шүрәлеләр белән танышудан башланып китә. Драматург иҗат иткән Шүрәлеләр Тукайның урман ияләреннән, һичшиксез, аерылып торалар. Киресенчә, спектакльдә алар кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр.    26 август 19.00 дә – 110 сезон премьерасы «Көтәм сине...» спектакле. Кызганыч ки, медицина көче чиксез түгел, ана булу шатлыгы һәрбер хатын-кызга да елмаймый, һәрбер гаиләгә дә андый бәхетле мәшәкатьләр насыйп булмый. Ә бәлки, усаллык, нәфрәт белән тулы, бертуктаусыз кан коелган, тереклекне юкка чыгаруга өндәгән, бетмәс сугышлар кайнаган бу дөньяга балаларның үзләренең туасы килмидер?..   «Көтәм сине…» пьесасы данлыклы татар драматургы Туфан Миңнуллинның якты истәлегенә багышлана.   27 август 18.00 сәгатьтә Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча “Хуҗа Насретдин” спектакле. Хуҗа, тирә-юньдәге әйберләргә бөтенләй башка, көтелмәгән күзлектән карый белергә сәләтле кеше ул. Бүген без – хәлиткеч вакыйгалар шаһитләре – югалып калдык. Хакыйкать кайда? Кем ягында? Бер яктан безгә, менә монысы дөрес, дип күрсәтәләр. Ә икенче яктан, юк, дөресе менә бу, диләр... Ә бәлки хакыйкатьне, Хуҗа кебек, ниндидер өченче юнәлештә эзләргәдер?   28 август 18.00 дә – Туфан Миңнуллинның «Диләфрүз – Remake» спектакле. Әлеге спектакль 70 елларда мегапопуляр булган “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакленең заманча варианты. Ремейкның режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.   29 август 19.00 сәгатьтә – 108 сезонның көтеп алынган премьерасы - “Мәхәббәт FM” спектакле. Алар радиода эшлиләр. Берсе ди - джей, икенчесе тавыш режиссеры. Бер - берсен яраталар, әмма берсе дә үз хисләрен аңларга теләми. Ә вакыт бик аз, чөнки вакыйгалар бер - берсен яшен тизлеге белән алыштыра.Спектакльнең башка геройлары да мәхәббәтләрен эзлиләр. Кайда һәм ничек табарлар?    Республика һәм Шәһәр көненә багышланган цикл 30 август 18.00 сәгатьтә тамашачыларыбыз иң яратып кабул иткән спектакльләрнең берсе - “Гөргөри кияүләре” спектакле белән тәмамлана.   Август аенда спектакльләр күрсәтү матур традициягә әверелде, ул Шәһәр һәм Республика көненә Камал Театрыннан Казан кунаклары өчен зур бүләк.   Билетларны сайтта kamalteatr.ru яки театр кассасында сатып алырга мөмкин (телефон 293-03-74).
---

--- | 06.07.2016
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>