Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Голландиядәге велосипедлы татар галиме #7436

$
0
0
20.02.2013 Җәмгыять
Адәм баласы укып туймаса туймас икән. Хәзерге вакытта Нидерландта яшәүче, фәннең яңа тармагын – биохимияне үз иткән Казан егете Рөстәм Хөсәенов белән танышкач, ирексездән шулай уйлап куйдым. Мәктәп елларын кушып санаганда, егерме ике ел укырга туры килгән аңа. Кыска гына вакытка ялга, әти-әнисен күрергә кайткан якташыбыздан фән үрләрен ничек яулавы турында сораштым.

– 1999 елны, унөч ел элек Казандагы 2 нче төрек-татар лицеен тәмамладым, – дип сөйләп китте ул. – Лицейда укыганда, халыкара олимпиадада катнашып, экология буенча призлы урын яуладым. Лицейны тәмамлагач, Истанбулдагы Босфор университетында молекуляр биология һәм генетика бүлегендә биш ел укыдым. Аннан молекуляр биолог, генетик белгечлеге алып чыктым. Шуннан соң Германиядәге Якобсон исе­мендәге Бремен университетына магистратурага укырга кердем. Анда юнәлешемне әзрәк үзгәртеп биохимия инженерлыгына укыдым. Аннан Голландия университетына протехник инженерлык буенча аспирантурага кердем. Анда ул докторлык дип атала. Бу дәвер дүрт елны алды. Хәзер яңа юнәлеш – синтетик биология юнәлешендә эшли башладым. Биология һәм инженерияне бергә кушкан яңа тармак, биологиягә яңача караш бу. Без хәзер бак­те­рия­ләргә тәэсир итеп, аларның геннарын үзгәртәбез. Шуңа күрә синтетик биология дип атала ул. Россиядә мондый юнәлеш юк әле. Геннарын алмаштырып, үсемлекләрдә яңа сыйфатлар булдыруга юнәл­телгән тармак бу.

– Кеше өчен куркыныч тудыра торган мутантлар китереп чыгармассызмы соң?

– Дару, антибиотик, био­ягулык ясау максатында тәҗ­ри­бәләр үткәрәбез. Зыян китерербез дип уйламыйм.

– Геннары үзгәртелгән яшелчәләр җитештерүне дә максат итеп куйгансыздыр?

– Хәзерге вакытта җир шарында алты миллиардтан артык кеше яши. 2015 елда халык 7 миллиардка җитәчәк диләр. Кешелек мондый тиз­лектә арткач, ризык җитмәя­чәк. Халыкны ризык белән тәэмин итү өчен бик мөһим безнең тәҗ­рибәләр. Хәзер инженер биологиясе буенча укытам да, тәҗрибәләр дә үткәрәм. Бу яңа фәннең куәт-мөмкинлекләре зур. 10-15 ел эчендә биотехно­логияләрне нык үзгәртәчәк ул. Миңа калса, 10-15 елдан нефтьне био­ягулык алмаштырырга мөм­кин. Кайбер илләрдән аермалы буларак, Германиядә, Гол­ландиядә фундаменталь эзлә­нүләргә акчаны кызганмыйлар, финанслау яхшы. Ике-өч елдан мин үзем дә, лаборатория оештырып, профессор булырга җыенам.

– Татарча бер-ике кәли­мә сүз алышыйм дисәң, Нидерландта татарлар бармы?

– Мин белгәне 150ләп татар бар. Бәйрәмнәр вакытында бергә җыелырга тырышабыз. Ә болай сирәк күрешелә. Мәгълүм ки, ил кечкенә, кешесе күп. Шуңа күрә Голлан­диядә гражданлык алуы кыен. Яшәп тору хокукы алу өчен дә биш ел яшәргә кирәк.

– Голландия, ягъни Нидерланд океаннан яулап алынган җирләрдән барлыкка килгән диләр?

– Чынлап та, илнең өчтән бере – элеккеге океан билә­мәләре. Читтән балчык китереп өя торгач, су чигенгән. Каналлар күп булганга, океаннан кергән су тиз генә чыгып китә. Әмма, су тартамы, яңгыр еш ява. Интернетка кереп, кайчан яңгыр явасын күреп-белеп була. Голландияне лалә чәчәклә­ре иле генә түгел, велосипедчылар иле дияргә дә мөмкин. Анда бер кешегә 1,5 велосипед туры килә. Мин үзем дә эшкә сигез чакрым велосипедта барам һәм сигез чакрым кире кайтам. Шулай атнасына 100 чак­рымнан артык “тимер ат”та йөрим.

– “Алгарыш” программасы буенча чит илләргә белемен камилләштерергә китеп, кире кайтмаучылар байтак диләр.

– Минемчә, аларның 80 проценты кире әйләнеп кайтачак. Бәлкем, тәҗрибә туплагач, бераз эшләп алгач, калганнары да әйләнеп кайтыр. Әмма гыйльми эзләнүләр өчен шартлар булдырылмаса, галимнәр­гә кайтуның мәгъ­нәсе юк.

– Мәскәү янында төзелә торган гыйльми үзәк – Сколковога кайтырга уйла­мый­сыңмы соң?

– Минемчә, 10-15 елсыз төзелеп бетмәячәк ул. Әлегә кәгазьдә генә. Кайтып үз кү­зем белән күрәм, шартлар барлыгын беләм икән, нигә кайтмас­ка?! Европада, Америкада бү­ген фән бик югары дәрәҗәдә, зур игътибар бирелә.

– Ә нигә син, бер кузгалгач, Америкага ук китеп бармадың?

– Татарстанга, Казанга кайтып йөрергә якынрак булсын дидем. Әти-әнием, дусларым монда. Миңа әле 31 яшь кенә. Тәҗрибә тупларга, дөнья ги­зәр­гә кирәк. Мин узган ел җәен Казанда үткә­релгән V Бөтен­дөнья татар яшьләре җыенын­да катнашкан идем. Анда Гер­маниягә, Англиягә, Америкага барып эшләүче егет-кызла­рыбыз бе­лән таныштым. Гаҗәп тә түгел: хәзер яшьләребез актив, чит телләрне беләләр. Дөньяның теләсә кайсы иленә китеп барырга мөмкиннәр. Моның бернинди зыяны юк. Дөньяга карашлары киңрәк, түшәмнә­ре биегрәк булыр.


Рәшит МИНҺАҖ

в„–31 | 20.02.2013

Казанда Төрек мәдәнияте һәм теле үзәге ачылды #7437

$
0
0
20.02.2013 Милләт
20 февральдә Россия ислам университетында Төрек мәдәнияте һәм теле үзәген ачу тантанасы үткәрелде. Тантанада Төркия Республикасының Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы катнаша. Үзәк РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм консул инициативасы белән ачыла. Төркия ягы үзәк өчен бирелгән кабинетны төзекләндерде һәм барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтте.

Шуны да әйтергә кирәк, әлеге яңа үзәк РИУда эшләүче телләргә кагалышлы өченче үзәк булып тора. Элегрәк фарсы һәм гарәп телләре үзәкләре булдырылган иде. Аларда фарсы, төрек телләрен бушка өйрәнү курслары РИУ студентларына гына түгел, барлык теләүчеләр өчен оештырылды. Төркия мәдәнияте һәм теле үзәгендә дә мондый төр курслар үткәрелү көтелә, дип хәбәр итә РИУның матбугат хезмәте.




в„– | 19.02.2013

Глеб: "Нәнәй татарча өйрәнеп азапланма дигән иде" (ВИДЕО) #7438

$
0
0
20.02.2013 Шоу-бизнес
Татарча җырлау Уфа егете Глеб Радовны Русия телевидениесенең “Фактор А” тапшыруына чыгарды.

Уфада туган, җиде яшеннән Стәрлетамак шәһәрендә яшәгән Глеб Радов Беренче каналда барган "Голос" проекты финалына чыккан Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллинадан соң федераль телевидениедә татарча җырлап шау-шу тудырган чираттагы башкаручы булды.

"Россия" каналы оештырган "Фактор А" бәйге-тапшыруга (Британиядә барган "The X Factor" тапшыруының Русиядәге "көзгесе") Глеб ике тапкыр килгән булган, әмма үтә алмаган. Инде өченче тапкыр килгәч, буе-сыны килешкән, җырлау сәләте булган, әмма үз-үзенә ышанычын югалта башлаган егет оештыручылардан, нишлим соң, финалга үтәр өчен нәрсә җырлыйм дип сораган.

​​“Мин башка җыр әзерләгән идем, дөресен генә әйткәндә. Ләкин сәхнәгә чыгарга чират торганда оештыручылардан, нишлим соң, чибәрлегем бар, тавышым бар кебек, ләкин үтә генә алмыйм бит дип сорадым”, диде Глеб Азатлыкка.

Оештыручылар аңа "комиссияне шаккатырырга тиешсең", дигәннәр.

Глеб “Без тебя” җырының көен (минусовкасын) продюсерларга биргән, татарча җырлаячагын аларга әйтмәгән.

“Сәхнәгә чыктым, соңгы мизгелгә кадәр татарча җырлыйммы-юкмы, хәл итә алмадым. Куып чыгарырлар, син конкурсларны бутадыңмы әллә дип әйтерләр дип курыктым. Юбилейлар, туйлар уздырганда ул җырны татарча башкаргач, кунаклар аны шул кадәр күтәреп ала иде, шул искә төште дә - татарча җырладым. Үземә дә ошады. Аннары Пугачева, Николаев, Лолита реакциясен күреп тагын да дәртләнеп җырлый башладым. "Русское радио" директоры Роман Емельянов iPhone чыгарып мине шунда ук видеога төшереп интернетка куйды. Реакциягә үзем дә шаккаттым”, дип искә ала Глеб ул көнне ясаган чыгышын.

26 яшьлек егет Стәрлетамакта Зилә исемле дәү әнисе тәрбиясендә үскән. Музыка мәктәбендә баян һәм фортепианода уйнарга өйрәнгәндә дә, Стәрлетамак педагогия институтында башлангыч мәктәп һәм музыка укытучысы булырга укыганда да Глебның мәрхүм Зилә нәнәе гел янында булган. Егетнең татар әнисе һәм дәү әнисе балага татар телен өйрәтүне кирәк дип тапмаган.

“Нәнәй миңа татарча өйрәтмәде, инде русча иҗат итүне сайлагансың икән, азапланма дип әйтә иде”, диде Глеб Азатлыкка.

Глеб Радов инде ике ел Уфада яши. “Фактор А” тапшыруында татарча җырлагач Алла Пугачева аны итальянча җырлап күрсәтергә сораган. Глеб хәзер итальянча җырларга өйрәнә, үзе язган яңа җырлары белән клиплар әзерләргә җыена. Глеб Радовның ике җыры Русиядән Германиягә күчеп киткән алман мөһаҗирләре тормышына багышланган “Переселенец” фильмына кергән.


Алсу КОРМАШ, Гөлназ БӘДРЕТДИН

в„– | 19.02.2013

Милли хисне ничек тәрбияләргә? #7439

$
0
0
21.02.2013 Милләт
Мин бу язмамда газета укучылар белән туган телебезнең бүгенге торышына һәм киләчәгенә караган хәл итәсе мәсьәләләрнең барыннан да бигрәк үзебезгә кагылышлылары хакында кайбер фикерләрем белән уртаклашырга телим.

Авылны тернәклән­де­рүне, үстерүне бары тик анда яшәү­челәрнең тормыш шартларын яхшырта бару юлы бе­лән генә гамәлгә ашырып була. Соңгы вакытта бу өлкәдә Президентыбыз Р.Н.Миң­­­не­­ханов, хөкү­мәтебез тарафыннан яңа гаи­лә коручыларга җир ки­шәр­лекләре бүлеп бирү, авылда эшкә калган яшь белгечләргә шактый зур суммада финанс ярдәме күрсәтү, аз санлы балалар укый торган мәктәп­ләрне бетерүгә юл куймау, гаилә-фермер хуҗалыкларын ишәй­тү кебек кайбер уңай чаралар күрелә башлады. Ләкин бу инде бетеп баруга юл тоткан авылны тергезүдә беренче адымнар гына әле. Авыл­ны җанлан­дыру, алга җибәрү өчен хөкүмәт тиз арада максатчан җитди чаралар кү­рергә тиеш.

Татар мәктәпләрен тәмам­лаучылардан чыгарылыш имтиханнарын рус телендә бир­дерүгә килгәндә, бу мәсьәләдә республика парламентына, хөкүмәткә, Татарстан Конституциясе, дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кебек закон көченә ия документларны эшкә җигеп, Россия властьларыннан үзебез­нең тигез хокукларыбызны ныграк, кыюрак дауларга ки­рәктер дип әйтергә генә кала. Югыйсә туган телләрендә укыган балалардан рус те­лендә имтихан алу – бу алар­ның үзләрен дә, ата-ана­ларын да һәм бөтен Татарстан Республикасын кимсетү, мыскыл итү.

Кайбер математика-физи­ка кебек төгәл фәннәрне русча укытсалар да, гуманитар фән­нәр татар балаларының туган телләрендә укытылырга тиеш. Русча да белсеннәр, инглиз телен дә өйрәнсеннәр, әмма туган телләрен белү – һәр татар баласы өчен фарыз.

Шәһәрләрдә татар балаларын татар мәктәпләренә бирү проблемасы да бар. Ялгышмасам, ата-аналарның шактые балаларын татар мәктәп­ләренә бирергә ашкынып тормый. Мо­ның сә­бәп­ләре дә бар, әл­бәттә.

Беренчедән, ата-аналар­ның кайберләрендә балалары татар мәктәбендә укып чыккач, абруйлы югары уку йортына керә алмас дигән шик була. Бу татар мәктәп­ләрендә рус теле тиешле дәрәҗәдә укытылмый торган чактан килә торган караш. Хәзер инде рус теле милли мәктәпләрдә дә яхшы укытыла, һәм тырыш балалар мәк­тәпне тәмамлаганда рус телен дә тиешле дәрәҗәдә үз­ләш­тереп чыга.

Икенчедән, моннан егерме еллар элек, “Татарстан халыклары телләре турында” Закон кабул ителгәч, тиз арада күп кенә татар мәктәпләре ачу ихтыяҗы туган иде. Алар өчен яңа биналар булмаганлыктан, күбесе балалар бакчаларыннан бушаган һәм башка тузган тар биналарда урнаштырылды. Бу хәл татар мәктәпләренең абруена шактый дәрәҗәдә зыян китерде. Шуның өстенә татар теле һәм әдәбияты фәннәренә ки­рәк­ле уку әсбаплары, техник чаралар да башка фәннәрне­кен­нән калыша иде. Саный кит­сәң, татар мәктәпләренең һәм татар теле, әдәбияты дәрес­ләренең тиешле югары дәрә­җәдә булмавына комачаулый торган башка сәбәпләр дә бар иде, һәм алар әле дә бар. Ә бит уйлап карасаң, татар мәктәпләре балаларны, алар­ның ата-аналарын кызыктырып торырлык заманча җи­һазландырылган яхшы биналарда урнаштырылырга тиеш иде. Әлегә мин Казанда мәр­хүм Туфан Миңнуллинның инициативасы һәм зур тырышлыгы белән салынган, заманча яңа бинада урнашкан 12 нче татар гимназиясен генә беләм. Хәер, Чаллы шә­һәрендә яхшы бинада урнашкан бер-ике татар мәктәбе дә бар булса кирәк.

Аннан килеп, татар балаларын татар мәктәпләрендә күп­ләп һәм яхшы итеп укытуга җәлеп итү өчен аларның ата-аналарының туган теллә­ренә, үз халкына карата рухын үзгәр­терлек, аларда (һәм, әлбәттә, балаларында да) үтемле чаралар күреп, нәти­җәле итеп, милли горурлык хисләре тәрбия­ләргә кирәк. Мондый катлаулы, ләкин бик тә игелекле эшне махсус программа буенча тиешле хөкү­мәт органнары тарафыннан гына башкарырга мөмкин.

Хәзерге халыкларның ара­лашуы торган саен активлаша барган заманда төрле тел­ләр­нең бер-берсенә йогынтысы көчәя бара. Татар теле инде берничә гасыр буена рус теле йогынтысына дучар ителеп килә. Бу йогынтының уңай ягы да булган: безнең телнең сүз­лек составы, образлы әй­тел­мәләре, сурәтләү чаралары рус теле аркасында шактый нык баеган. Әмма хәзерге киң таралган икете­ллелек шартларында, рус теле йогынтысында татар теле­нең табигыйлыгына зыян килә, аның үзенә генә хас үзенчәлекләре, сыйфаты, фән теле белән әйткәндә, нормалары бозыла бара. Моның бер сәбәбе татарча сөйләгән­дә һәм язганда кирәксезгә рус сүзләре кушып сөйләү булса, ике­нчесе – рус теле әйтел­мә­ләре үрнәгендә татарча туган телнең табигатенә туры килми торган уңышсыз әйләнмәләр, тәгъбирләр ясап куллану. Андый әйтелмәләр (сүзтезмәләр) шуңа күрә гайре табигый була: ул тәшкил иткән сүзләр татар­ның үзе­неке булса да, әйтел­мәнең өлгесе, төзелеше русныкы була. Мәсәлән, соңгы вакытларда рус теленнән хә­рефкә-хәреф тәрҗемә ител­гән тере акча, тере тавыш, тере чәчәк, текә егетләр кебек йөзләрчә ясалма, уңышсыз тәгъбирләр тәш­кил итәләр.

Телебезне тутыра барган мондый меңнәрчә гайре табигый әйтелмәләр татар һәм рус телләрендә эш итүче татар­ларның, беренчедән, бу тел­ләрнең икесен дә яхшы итеп белмәүләре, икенчедән, бер телдән икенче телгә тәр­җемә итү ысулларыннан, принцип­ларыннан хәбәрдар булмаулары аркасында барлыкка килә.

Моннан егерме еллар элек республикабыз парламенты кабул иткән “Татарстан халык­лары телләре турында”гы Закон нигезендә рус мәктәплә­рендә татар теле укыту өчен сәгатьләр шактый күбрәк бү­ленеп бирелә башлады.

Законны үтәү йөзеннән рес­публикадагы русча укытыла торган барлык мәктәп­ләрдә бөтен классларда да татар теле яңа программа буенча укытыла башлады. Моның өчен күп санлы өстәмә туган тел укытучылары, дәреслек­ләр, уку әс­баплары кирәк булды. Мәсьә­ләне хәл итү өчен, русча укытыла торган мәктәп­ләрдә катнаш мәктәпләрдәге рус классларында татар теле өйрәтү өчен күп кенә укыту­чылар җә­леп ителде. Алар арасында татар теле һәм әдәбияты белгечлеге булмаганнары да шактый иде. Шулай ук “Телләр турында”гы Закон нигезендә ашыгыч рә­вештә туган тел буенча яңа уку программалары һәм татар теле дәреслекләре тө­зүгә керешелде. Бу дәреслек­ләрне язуга алынган автор­ларның күбесе өчен рус мәк­тәбендә татар теле дәреслек­ләре төзү яңа эш иде. һәм бу авторлар, күп уйланып һәм эзләнеп тормыйча, татар мәк­тәпләрендә кулланыла торган татар теле дәрес­лек­лә­ре­н, аз-маз гына үз­гәр­теп, русча укучылар өчен дип тәкъдим иттеләр, һәм алар бастырылып, рус мәк­тәплә­рен­дә кулланылышка кертелде.

Русларда “первый блин комом” дигән әйтем бар. Бу тәгъбир без әле сөйли торган дәреслекләргә карата артыгы белән туры килә. Бу дәрес­лекләр рус телендә сөйләүче укучыларга яраклаштырылмаган иде. Нәтиҗәдә балалар рус мәктәпләрендә 11 ел буена меңнәрчә сәгатьләр татар теле һәм әдәбияты укып та татар телендә дөрес итеп иркен сөйләргә өйрәнеп чыга алмыйлар. Бу бәя гаиләлә­рендә ата-аналары, әби-ба­байлары өй­рәтеп, татарчаны ярыйсы ук яки яхшы белгән балаларга, шулай ук кайбер иҗади эшли торган энтузиаст укытучылардан өйрәнгән укучыларга карамый, әлбәттә. Сүз типик күренеш – күпчелек очрак турында бара.

Ләкин русча укытыла торган мәктәпләрдә татар теленә өйрәтүнең тиешле нәтиҗә бир­мәвенә бер дәреслекләр генә гаепле түгел. Бу эш баштан ук үзагымга яки үзиркенә куелган булса кирәк. Мондый үтә әһәмиятле эшкә Мәгариф министрлыгы баштан ук бик җаваплы карап, аны җитди итеп оештырырга: иң тәҗри­бәле, белемле укытучылардан һәм тел галимнәреннән аб­руйлы авторлар коллективы туп­лап, аларга акыллы күрсәт­мәләр биреп, тиешле методика тәкъдим итеп, ки­рәкле дәрә­җәдә материаль стимуллаштыру чарасын кү­реп һәм югары таләпләр куеп, лаеклы уку программалары һәм дә­рес­лекләр язуны тиешле дә­рәҗәдә оештырырга тиеш бул­гандыр. Махсус белемле укытучылар белән тәэмин итүгә дә җитди­­­рәк карарга кирәк булгандыр: булган татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан иң уңган­­на­рын, иң тәҗ­рибәлеләрен сайлап алып, аларны кыска сроклы курсларда рус мәктәплә­рен­дә татар теле укытучылары өчен кирәкле белем бирергә кирәк иде.

Татарстанның Мәгариф министрлыгында министр­ның татар теле һәм әдәбияты укыту һәм, гомумән, татар мәктәпләре эше өчен җавап­лы махсус урынбасары булырга тиештер. Министрлыктагы дәреслекләр бүлеге эшенең дөрес оештырылган булуына карата да шик бар. Анда дәреслекләр язу өчен иң тәҗрибәле, иң белемле, ягъни иң лаеклы авторлар сайлап алынамы икән, очрак­лы кешеләр эләкмиме, авторларга югары таләпләр куеламы икән һәм дәреслек кулъязмаларына җитди ре­цен­зияләр яздыралармы икән? Мин бу риторик сорауларыма тулысынча уңай җа­вап алырмын дип ышанмыйм. Рус мәк­тәпләрендә татар теле укы­ту­ның һәм дәреслекләр­нең эчтәлеге һәм сыйфаты мине шулай уйларга мәҗбүр итә.

Мин моннан берничә ел элек Татарстан Фәннәр ака­демиясенең вице-президен­ты вазыйфаларын башкарганда, минем кулга тиешле җавап язу өчен безнең Татарстанда яшәү­че ата-аналардан – русларыннан да, татарларыннан да – Россия Президенты һәм Татарстан Президенты исемнәренә язган хатлар керә иде. Алар бездәге рус мәктәпләрендә татар теле укытуга каршы түгеллеген әйтеп, әмма татар теле дәрес­ләренең нәтиҗәсез уздырылуына һәм, димәк, аларга әрәм вакыт исраф ителүенә борчылып язалар иде.

Шул хатлар мине русча укый торган балаларга татар теле өйрәтү мәсьәләсен нык­лап өйрәтүгә һәм шушы уңай­дан кулымнан килгәнчә, ниндидер чаралар күрергә этәр­де. Мин рус мәктәбендә татар теле укытучыларның, ата-аналарның кайберләре белән очрашып сөйләштем, рус мәктәпләре өчен беренчедән алып унберенче классны кертеп барлык татар теле дәрес­лекләре белән шактый җен­текләп танышып чыктым, һәм проблеманың шактый җитди икәнлегенә тагын бер кат инандым.

Аннан Казан педагогика университетында русча сөй­ләшүче укучыларга татар теле укыту мәсьәләләренә багышланган фәнни-практик конференция үткәрдек. Татарстан районнарыннан һәм Казан мәктәпләреннән тәҗ­рибәле татар теле укытучыларын чакырдык. Үзем проблеманы анализлап доклад ясадым. Татарстан мәгариф ми­нистрының беренче урынбасары да катнашып чыгыш ясады. Эшлекле җитди сөйләшү булды кебек, һәм, конференция эшенең нәти­җәсе буларак, укытуны һәм дәреслек­ләрне яхшыртуга юнәлтелгән рациональ тәкъдимнәр белән резолюция кабул иттек. Татар телен укыту­ның нәтиҗәле­леген күтәрү, дәреслекләрнең эчтәлеген һәм сыйфатын яхшырту хакында башка вакытларда да төрле сөйләшүләр һәм тәкъдимнәр булып торды һәм тора. Әмма укыту, ни­гездә, элеккечә кала бирә һәм укучыларның бе­лемнәрендә дә уңай якка җитди үзгәреш­ләр күренми.

Төп фикер шул: берен­чедән, хәзер рус мәктәплә­рендә татар теле укытуны тиз арада тамырдан үзгәртергә кирәк. Ул чит телләр өйрәтү методикасына нигезләнгән булырга тиеш.

Икенчедән, русча укучылар өчен татар теле дәрес­лекләрен шулай ук өр-яңадан үзгәртеп, яңа методикага корып төзергә кирәк. Хәзер­геләре тел өйрәтүгә хезмәт итми, бәлки балаларны туган теленнән биздерергә генә мөмкин.

Дәреслекләрне яңар­тыр­га керешкәнче, тиешле белемле, бай тәҗрибәле укыту­чы-га­лимнәрдән абруйлы комиссия төзеп, кулланылыштагы дә­рес­лекләрнең эчтәлек һәм сыйфатын тикшереп чыгарга кирәк. Аларның фикер­ләре һичшик­сез яңа дәрес­лекләр төзегәндә исәпкә алынырга тиеш. Шулай ук тәҗ­рибәле, югары белемле укытучы-галимнәрдән (кирәк булса, шул ук кешеләрнең үзләрен дә кертеп) авторлар коллективы оештырып, шуларга дәрес­лекләр төзү эшен тапшыру мәгъкуль булыр иде.  


Рүзәл ЮСУПОВ

в„–31 | 20.02.2013

Казанда беренче татар шигъри слэмы узачак #7440

$
0
0
21.02.2013 Мәдәният
Татарның яшь сәнгать әһелләре Халыкара туган тел көне уңаеннан беренче татар шигъри слэмы уздырырга ниятли. Чара 21 февраль көнне Актерлар йорты бинасында урнашкан “Театральное” кафесында узачак.

Слэм - шигъри бәйгенең популяр форматы. Монда шигырьләрнең сыйфаты гына түгел, ә аларны башкару рәвеше дә исәпкә алына.

Бәйгенең беренче өлешендә катнашучылар бер-бер артлы үз шигырьләрен укый. Бу эшне башкарыр өчен аларның һәрберсенә төгәл бер минут вакыт бирелә һәм башка кешеләрнең ярдәмен һәм реквизитларны кулланырга ярый. Шигырь сыйфаты һәм артистизм сәләте өчен иң күбе биш балл алып була. Беренче этап җиңүчеләре тамашачы тавышлары ярдәмендә билгеләнәчәк.

Татарча “сүз көрәштерү” идеясын активист Гүзәл Низамова тәкъдим иткән. Тиздән фикерне журналист Язгөл Сөләйманова да хуплый. Кызлар икәүләшеп оештыру эшләренә алыналар.

“Соңрак безгә Йолдыз Миңнуллина һәм Алсу Ситдыйкова да кушылды. Казанда урыс телендә уза торган шигъри слэмнар минем күңелдә көчле тәэсир калдырды. Миңа калса, татар шагыйрьләре арасында да өметле яшьләр бар һәм бу слэм аларга үзләрен күрсәтер өчен менә дигән мөмкинлек”, ди Низамова.

​​Слэмның икенче өлешендә исә, кешеләрнең ярдәмен һәм реквизитларны куллану тыела. Шигырьне сөйләү вакыты да артачак: бу очракта шагыйрьләргә өч минут вакыт бирелә. Ахырдан тамашачылар иң яхшы шигырь сөйләү остасын сайлап, слэм җиңүчесен билгеләячәкләр.

Низамова әйтүенчә, чарада теләсә кем катнаша ала. Киләчәктә мондый слэмны һәр ел үткәреп торырга ниятлиләр. Оештыручылар бөтен вак-төяк чыгымнарны үз кесәләреннән каплыйлар икән.

“Белүемчә, Казанда мондый форматтагы чаралар бик аз булып тора, ә татар телендәгесе бөтенләй юк диярлек. Бу шигъри слэм зур башлангыч булып торачагына өметләнәбез. Киләчәктә слэмны һәр ел үткәреп торырга ниятлибез. Аны ешрак оештыруның мәгънәсен күрмим, чөнки тамашачы кызыксынуы югалырга мөмкин”, диде Азатлыкка Гүзәл Низамова.

Слэм кичәсен шагыйрь Йолдыз Миңнуллина һәм театр белгече Нияз Игъламов алып барачак. Чараның музыкаль өлеше өчен Мубай һәм Динә Закирова җаваплы.

Җиңүче "Ялкын" журналының тышлыгындагы фотосурәт һәм мәкалә белән бүләкләнәчәк. Шулай ук акчалата приз да каралган.
 


Ленар МӨХӘММӘДИЕВ

в„– | 21.02.2013

Татарстан гимны СҮЗЛӘРЕ билгеле булды (ВИДЕО) #7441

$
0
0
21.02.2013 Җәмгыять
Гимнның сүзләре – Рамазан Байтимеровның эшкәртелгән шигыре, русчага тәрҗемә – Филипп Пираевныкы

Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстанның Дәүләт гимны беренче тапкыр сүзләре белән яңгырады. Гимнны ТР Дәүләт Советы депутатларына ТР Дәүләт симфоник оркестры һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры хоры тәкъдим итте.Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, парламент депутатлары, ТРның Дәүләт гимны текстын булдыруга өлеш керткән затлар катнашты. 

Дәүләт гимны текстының 8 юлы – татар телендә, сигезе – рус телендә. Закон буенча аларны бары тик бергә тулаем итеп башкару таләп ителә. Ул Татарстан Республикасы дәүләт - татар һәм рус телләрендәге бербөтен шигъри текст булып тора. Гимнның сүзләре – Рамазан Байтимеровның эшкәртелгән шигыре, русчага тәрҗемә – Филипп Пираевныкы. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президиум утырышында: "Нинди милләттән булуга карамастан, гимн РФнең Татарстан Республикасында яшәүче барлык гражданнарны берләштерүче булырга тиеш”, - дип белдергән иде.

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!

Цвети священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живет в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан!

Бүген узачак дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышында әле гимн сүзләрсез генә яңгыраячак. Гимнны сүзләре белән башкару мөмкинлеге “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына Татарстан Республикасы Дәүләт гимны текстын раслау өлешендә үзгәрешләр кертү турында” закон проектын тулаем кабул иткәч мөмкин булачак.

"Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына Татарстан Республикасы Дәүләт гимны текстын раслау өлешендә үзгәрешләр кертү турында” закон проекты, беренче укылышта карау өчен, бүген узачак сессиягә чыгарыла.

 

 

Видео Татарстан Президенты сайтыннан алынды.


Римма ГАТИНА

в„– | 21.02.2013

Австралиягә сәфәрләре турында “Сәләт” директоры Рәзинә Сафина белән ИНТЕРВЬЮ #7442

$
0
0
21.02.2013 Милләт
Канатлы кеше очар кош кебек, диләр. Ә канатың ефәк булса, дөнья гизәргә тагын да җиңелрәк! Әнә «Сәләт» яшьләр үзәгенең дә «Ефәк канат»ы бар. Гыйнвар аенда алар шушы проект буенча Австралиягә сәяхәт кылганнар. Бу турыда «Сәләт» яшьләр үзәгенең директоры Рәзинә Рәфкать кызы САФИНА белән әңгәмә кордык.

– «Сәләт»нең төрле илләргә сәяхәт итәргә яратканын беләбез. Ә көньяк ярымшарга ничек барып эләктегез?

– «Ефәк канат» халыкара проекты буенча төрле илләргә барабыз. Ул 2004 елда Болгариянең Несебр шәһәреннән башланып китте. Аннары Чехия һәм Италиядә булдык. Быел Татарстан Президенты юлламасы буенча ул Австралиядә үткәрелде. 2011 елда Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Австралиягә барганнан соң, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә, «Сәләт» фондына Австралия татарлары балаларын – республика лагерьларында, ә Татарстан яшьләренең ялын Австралиядә оештыру мәсьәләсен үтәргә дигән бурыч куя. Шуңа нигезләнеп, без – 25 кеше, гыйнварда Австралиянең Аделаида шәһәренә бардык.

– Сәфәрегезнең максаты нидән гыйбарәт иде?

– «Сәләт» тәҗрибәсен Австралия татарларына күрсәтү, татар яшьләре белән аралашу, үзебезнең яшьләрнең төрле чараларын уздыру, гореф-гадәтләр белән уртаклашу иде.

– «Сәяхәтчеләр» ничек сайлап алынды?

– Конкурс буенча, алар үз резолюцияләрен булдырырга тиеш иде. Татар һәм чит телләрне яхшы белү таләбе куелды. 50ләп кеше арасыннан 25е сайлап алынды. Алар, әлбәттә, «Сәләт»тә беренче тапкыр гына түгел.

– Климатка ияләшүне авыр кичердегезме?

– Татарстанда яшәүче халык эссегә дә, 40 градуслык суыкка да күнгән. Шуңа авыр булмады. Андагы климат, эссе булуга карамастан, йомшак, ул җиңел кичерелә.

– Үзегезне читтә итеп тоймадыгызмы?

– Юк, чөнки без телне үзгәртмәдек. Инглиз телендә сирәк аралашырга туры килде. Австралиядәге милләттәшләребез татарча бик чиста сөйләшә. Үземне, ара ерак булганга һәм татар телендә аралашканга, Татарстанның ерак Мөслим районында итеп хис иттем.

– Татарстан һәм Австралия татарлары арасында аерма бармы соң?

– Австралия татарларында гореф-гадәтләрне саклау бик көчле. Бездә онытылган элеккеге сүзләр, йолалар анда әле дә бар.

– Аларны нинди чаралар белән шатландырдыгыз?

– Аулак өй, «Сәләт» белән таныштыру, танышу, татар халык ашларын пешерү һәм татар киноларын карау кичәләрен, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенын уздырдык. Егетләр Австралия футболын уйнады. Серфингка барып, дельфиннар белән бергә йөздек, арт-галереяда, ботаника бакчасында, аборигеннар музеенда, Гранит утравында булдык.

– Аделаидада мәчетләр бармы?

– Әйе, без барыбыз да җомга намазына бардык.  Мәчет янында татар зираты бар. Аны зиярәт кылдык.

– Татарлар белән очрашулар ничек үтте?

– Һәр көнне татар гаиләләрендә кунакта булдык. Аралаштык, татар җырларын җырлап, гореф-гадәтләрен күзәтеп, тарихлары белән таныштык. Һәрбер гаиләдәге кеше – шәхес. Австралиягә иң беренче татарлардан Ләйлә-Сәгыйть Садриләр гаиләсе күчеп килгән. Сәгыйть абыйга хәзерге вакытта 98 яшь. Аны Австралиядәге иң өлкән татар дип әйтергә була. Без булган Аделаида шәһәрендә 400ләп татар яши.

– Ни өчен нәкъ менә Аделаида шәһәре сайлап алынды?

– Минемчә, киләчәктә Татарстан-Аделаида дигән күпер калкып чыгачак. Алар безгә бик тартыла. Балаларының язмышы да татар гаиләләре белән бәйләнүен телиләр. Шундый гаиләләр шактый. Мәсәлән, Казан, Яр Чаллы, Мурманск кызлары Австралия татарларында кияүдә. Аделаидада яшәгән татарларның теләге – тамырларны югалтмау.

– Үзегез Австралия татарлары белән элемтәне кайчан ныгытачаксыз?

– Без аларны Универсиадага көтеп калабыз. Аларның «Сәләт» сменаларына килергә теләкләре бар. Австралия татар яшьләрен сәлкеш, әйдаман, кунак итеп чакырабыз. Былтыр Австралиядән Руфия Вәлиева әйдаман ярдәмчесе булып эшләде.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

в„– |

Татарстанда мәгълүмат нигездә урысча гына бирелә #7443

$
0
0
21.02.2013 Матбугат
21 февраль Халыкара Туган тел көне. Татарстанда татар һәм рус телләре дәүләт теле булуга карамастан, журналистларга мәгълүмат нигездә урыс телендә генә җиткерелә.

Бер матбугат очрашуында “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесе журналистының татарча соравына татар түрәсенең “вата-җимерә” урысча җавап кайтаруы искә төште. Журналист түзмәде “безгә татарча хәбәрләр өчен татар телендә кирәк иде”, диде.

Татарстанда ике дәүләт теле булуга карамастан, татарча мәгълүматлар әзерләнми, матбугат очрашуларында татар телендәге документлар өләшенми, һәм, гомумән, татар журналистларына икенче сортлы итеп карау сизелә. Халыкара Туган тел көне уңаеннан, көндәлек хәбәрләрне даими кулланучы берничә татар журналисты белән хакимият оешмаларыннан татарча мәгълүмат алу турында сөйләшеп алдык.

Илнар Хөснуллин (“Ватаным Татарстан” газеты)

Татарча пресс-релиз җибәрүче бөтенләй юк. Ул хыялда гына. Татарcтан эчке эшләр министрлыгы һәм аның составына кергән ЮХИДИ матбугат үзәгендә махсус татарча белә торган белгечләр тотыла. Кирәк чакта татарча комментарлар бирелә. Татарча журналистлар белән эшләү дигәндә, матбугат үзәгендә нигездә бер генә кеше эшли, һәм ул урыс милләтеннән булганны исәпкә алганда, монда инде татарча эшләү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Кайберләре хәлгә кереп аңлатма бирү өчен татарча белә торган берәр кешене тәкъдим итәләр итүен. Телевидение һәм радиода эшләүче татар журналистларына авыр инде, безнең өчен алай проблем юк.

Римма Гатина (“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы)

Татарстан дәүләт шурасы сессиясе вакытында татар журналистларына документлар татарча өләшенә. Бу зур ярдәм булып тора, чөнки канунның исемендә дә ялгышырга мөмкинсең. Анда канунның нидән гыйбарәт булуы да татарча аңлатыла. Дәүләт шурасында махсус тәрҗемә бүлеге бар. Ә урысча текстны татарчага тәрҗемә итү матбугат үзәге эшенә керми, чөнки үзәк оештыру эше белән шөгыльләнергә тиеш. Кайвакыт аларның сәхифәсенең татарча бүлеге Татар-информнан татарча хәбәрне алып элә.

Татарстан мәдәният министрлыгы сәхифәсендә татарча мәгълүматлар куялар. Журналист Рузилә Мөхәммәтова анда эшкә күчкәч сәхифәдәге татарча бүлек яхшы эшли башлады.

Мәгариф министрлыгыннан мәгълүмат алу яңа министр килгәч бераз җиңеләйде, ләкин татарча хәбәрләр барыбер килми. Министр әле яңа гына эшли башлады, бәлкем аңа бу теләкне җиткерү генә кирәктер.

Икътисад министрлыгында татар егете эшли башлагач мәгълүматлар татарча килгән иде, әмма хәзер ул егет киткәч килми башлады.

Шулай ук Татарстан язучылар берлеге, милли музей татарча мәгълүматлар җибәргәли. Татарстан диния нәзарәте татарча мәгълүматларны үз сәхифәсенә урнаштыра.

Бу эш, мөгаен, хөкүмәттә татар кешесе эшләүгә, аның татар теленә булган мөнәсәбәтенә бәйледер. Җитәкчедән дә торадыр инде.

Күпчелек очракта матбугат үзәгендә эшләүчеләр урыс кешесе, шуңа да карыйдыр инде. Әгәр махсус шуның өчен билгеләнгән кеше юк икән, аның белән инде шөгыльләнмиләр. Бу эш матбугат үзәге җитәкчесеннән торадыр. Алар өчен мәгълүмат таратылганмы – таратылган.

Берәр матбугат очрашуына баргач та кайдан килү белән кызыксыналар, “татарча язабыз” дигәч, “ә урысчасы буламы” дип сорыйлар. Аларга мәгълүматның урысчасы мөһим дип уйлыйм мин. Урыс теле өстенлек итә инде. Казанның меңьеллыгы вакытында аккредитация ясаганда бер чарага бер урын бирәләр һәм татарларга “тәрҗемә итәрсез” дип әйтеп куялар иде.

Рәмзия Закирова (“Intertat.ru” электрон газеты)

Мин һәрбер министрлык сәхифәсенә дә язылган һәм һәрвакыт алардан хәбәрләр килеп тора. Әмма татарча килгән бер генә хәбәр дә күргәнем юк. Дөресен генә әйткәндә, анда бәлкем татарча версиясенә дә язылып буладыр, мин анысын эшләп карамадым. Болай “Татмедиа” кебек оешмаларга шалтыратканда гел татарча сөйләшәләр. Менә анысы әйбәт.

Факс белән татарча мәгълүмат җибәрүчеләр бар, әмма кайсыннан икәнне хәзер генә әйтә алмыйм. Күбесенчә урысча инде.

Дәүләт шурасына шалтыратсаң, һәрвакыт татарча сөйләшәләр, әңгәмәләр бирәләр, хөкүмәт йортында, мисал өчен, алай түгел. КФУдан татарча хәбәрләр килгәне бар. Элекке педагогия университеты гел татарча җибәрә. ЗАГС идарәсендә татарча сөйләшәләр. Кеше хокукларын яклау вәкиле татарча әңгәмәләр бирә. Сирәк-мирәк булгалый.

Фәнил Гыйләҗев (“Шәһри Казан” газеты)

Татмедиада Марат Моратов алышынганнан бирле минем матбугат очрашуларына йөргәнем юк. Алар узмыймы, әллә мине җибәрмиләрме, белмим. Мин бара торган заманнарда пресс-релизлар урыс телендә бирелә иде, ләкин "Идел" яшьләр үзәге кебек оешмалар анда матбугат очрашулары уздырса, мәгълүматны ике телдә дә алып килә иде. Милли оешмаларның матбугат очрашуында татар телендә дә мәгълүмат була. Ә болай гадәттә бер телдә генә алып барыла. Министрлыклар да урысча гына әзерли. Матбугат очрашуында татарча сорау бирсәң дә әле башта аны тәрҗемә итәргә туры килүе ихтимал. Күпчелек очракта синең татарча биргән соравыңа да урысча җавап кайтаралар.
 


Ландыш ХАРРАСОВА

в„–--- | 21.02.2013

Габдерәхимнең Равил Шәрәфиев белән ИНТЕРВЬЮсы #7444

$
0
0
22.02.2013 Мәдәният

– Равил абый, сезнең “ялгыз бүре” дигән кушаматыгыз бар икән?

– Әйе. Күп халыкны театрда гына яратам. Зал тулы булганда, мин кешеләргә риза. Тормышта исә халык белән аралашырга бик яратмыйм. Кирәкмәгәндә килеп бәйләнеп, юл буе сөйләштереп бара торган әрсез тамашачылар була, арып, уйланып кайткан вакытта бигрәк тә комачаулыйлар. Мунчада берәү юынган җиремә килеп сөйләште. Аннан качып чабына торган бүлмәгә кердем, анда да керде. Шуннан соң: “Тизәк чебене кебек булдың инде”, – дип үзенә әйтергә туры килде. Мин бит мунчага җанымны-тәнемне сафландырырга дип керәм.

– Танылган кешеләргә гомуми мунчага йөрергә түгел инде...

– Үземнең мунчам булмагач, кычынып ятып булмый бит.

– Ванна?

– Ваннада тирләп булмый.

– Танылган кешене мунчада шәрә килеш күрәләр...

– Күрсеннәр, шәрә күренүдән оялмыйм, җайсыз түгел. Килеп бәйләнмәсеннәр генә, артымнан ияреп йөреп борчымасыннар, исәнләшеп китсәләр, ачуланмыйм.

– Сезнең кебек 75 яшькә хәтле популяр булып калу өчен нишләргә кирәк?

– Популяр булу өчен махсус тырышмадым. Әмма сәхнәгә чыгып бервакытта да ял иткәнем юк. Сәхнәнең үзенең законнары бар. Сүз сөйлисеңме, сөйләмисеңме, әйбәт артист сәхнәдәге вакыйгалар белән яшәргә тиеш. Безнең кайбер артистлар чыга да, минем сүзем юк дип йә тамашачы күзләп утыралар, йә уйлары әллә кайда йөри. Ул вакытта популяр булып булмый. Яшь чакта “Канкай углы Бәхтияр” спектаклендә “массовка”да уйнаган өчен Мәскәүдән диплом бирделәр хәтта, ул зур әйбер иде. Сәхнәдә ял итмәскә һәм чиреңне сиздермәскә кирәк. 40 градус температура белән дә уйнаганым бар. Узган ел 1 январьда аягымны сындырдым, 3 январьда култык таягы белән сәхнәгә чыктым.

Сәхнәгә син бөтен барлыгыңны бирергә тиешсең. Гәүһәр Камалова минем өчен үрнәк иде. Авыр гәүдәле, диабет белән дә авырый, эх-эх сулап театрга килә, сәхнәгә чыга да, ут өертеп йөри, бии, сәхнәдән чыгып эх-эх сулап өенә кайтып китә. Сәхнәдә бервакытта да авыруын күрмәдем. Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров та шундыйлардан.

– Күп артистлар укыту эшенә күчә, укытырга теләмәдегезме?

– Рәис Беляев Мәдәният һәм сәнгать институтына чакырды: “Кил, укыт, профессор итәм мин сине”, – диде. Укытсам, начар укытучы булмас идем, ләкин холкым әйбәт түгел: коры, кырыс, сүгәргә мөмкинмен, ялкауларны яратмыйм. Сүгенеп ташлармын, йә сугып та җибәрермен дип уйладым. Хәзер дә бит мәктәпләрдә: “Сукканнар, балаларга сугарга ярыймы?” – дип шуннан вакыйга ясап яталар, ата-
аналар укытучыга каршы чыга. Безнең заманда тәртипсез укучыны сөйрәп алып арт ягына тибеп чыгарырга да күп сорамыйлар иде.

– Аягым сынды, дигән идегез, нәрсә булды?

– Боз өстенә кар яуган. Карамыйчарак бастым да... Тротуарларны җыештырмыйлар бит... Хәзер аягым аксый, шешә.

– Холкыгыз бик авыр, театрда эшләү авырмы?

– Туры сүзле булуым аркасында театрда бик яратып бетермәделәр мине. Марсель Хакимович кирәк булганга гына уйнатты, “Зәңгәр шәл”дә ишанны тәкъдим иткән иде, мин алынмадым. Шуннан соң ул миңа роль бирми башлады. Аннан Айдар Фәйзрахманов, Зөһрә, Венералар белән концертлар куеп йөрдем. Ул вакытта итен дә, акчасын да биреп кайтаралар иде. Шул чакта туйганчы яңа суйган ит ашап калдым. Ул чорда театрдан китү турында сүз кузгалткач, Марсель Хәкимович дачага килеп керде: “Син шундый ният белән йөрисеңмени? Әйдә, китмә инде! “Баскетболист” һәм “Чапты атым Казанга” спектакльләрен куябыз. Шуларның кайсысында телисең, шунда уйна”, – диде. “Чапты атым Казанга”ны сайладым. Ул спектакльне вакытсыз төшереп калдырдылар, гадәттә, кеше йөрми башлагач кына алалар, ләкин аңа әле халык йөри иде.

– Равил абый, сүгенәсезме?

– Сүгенәм. Балачакта сүгенә белмәдем. Хәзер шул хәтле әйбәт сүгенәм, катлы-катлы итеп әйтә алам. Шуның белән нервны тынычландырам. Кирәкмәгән вакытта сүгенмим. Җәмәгать урыннарында, автобус-трамвайларда сүгенгән кешеләрне күрә алмыйм!

– Театрга сез бүген кирәкме?

– Җибәрмиләр икән, кирәктер дип саныйм. Мине яшьләр бик ярата, фотога төшәләр, урамда сөйләшәләр. Яшьләр арасында популяр булу минем яшьтәге кеше өчен зур бәхет.

– Ринат Таҗетдинов бер әңгәмәсендә: “Яшьләр белән сәхнәгә чыгарга куркам, без искечә уйныйбыз кебек”, – дигән. Искечә уйнау нәрсә соң ул?

– Театрда эстетика дигән әйбер бар. Без, өлкән артистлар, яшьләрдән өйрәнмәсәк, динозаврлар хәлендә калырга мөмкинбез, заманның үзенең таләбе бар аның. Яшьләрнең хәрәкәтләрен яратам. Бик әйбәт бииләр. Безнең заманда хәрәкәтләнергә өйрәтмәделәр. “Зәңгәр шәл”дә Фәрит Бикчәнтәевнең улы нәрсәләр генә эшләми, мин аңа сокланып карыйм. Ә менә яшьләр тел мәсьләсендә безне тыңлый белсәләр, әйбәт булыр иде. Сүзләренең әйтелеше, логик басымнары дөрес түгел кайчакта.

– Театрда телне кем тикшерә соң?

– Тикшерүче юк. Заманында профессор Вахит абый Хаков килеп телгә өйрәтеп йөрде, хәзер андый кешеләрне чакыручы юк.

– Уйнамыйча калган ролегез бармы?

– Нәкъ минем өчен язылган “Дон Кихот”ны уйнамый калдым. Берәү Германиядән килеп куярга да теләде, куйган өчен 20 мең доллар акча бирәм, диде. Безнекеләр әзер акчага да куярга теләмәде. “Идиот”та князь Миншкинны да уйнарга теләгән идем. Дөнья, рус классикасында уйныйсым килә, хәзерге драматургияне юк дип саныйм. 90нчы еллардан шушы көнгә хәтле шундый тетрәнүләр булды, коточкыч драматурик әйберләр язып була иде, язмадылар. Куркалармы, талант җитмиме...

– Кайсы гасырда яшәр идегез?

– 19 гасырда. Шул заманда бер яшәгәнмен дә бугай – миндә декабристлар җаны. Декабрист булып яшәгәнмен булса кирәк.

– Сезне сөргенгә дә сөргәннәрме?

– Анысын ук белмим, тик яшәвемне тоям. Бүгенге яшәвем өченче тормышым дип беләм. Икенчесен Төньяк котыпта яшәгәнмен.

– Җаннарның күчеп йөрүе Ислам тәкълиматларына каршы килә.

– Җан күчә дип саныйм. Кыш көне бакчама боз аркылы чыгам. Кояшлы көнне чаңгы белән чыгам. Кар. Дөнья ап-ак. Минем шунда тыным кысыла, шулхәтле рәхәт! Котыптагы тормышымның чагылышы дип карыйм моны, анда мин җанвар булганмын.

– Яшәп арыдыгызмы?

– Бу илдән арыдым.

– Үлгәч яхшы яктан искә алсыннар өчен нишләргә кирәк?

– Яхшы эш калдырырга. Тик минем бернәрсәм дә калмый, ә менә язучының кала.

– Спектакльләрегез?

– Калганы кала. Кайбер кешеләр тарихта калу өчен бик тырышып йөри. Хәлил Әбҗәлилов – бөек артист, кемгә кирәк ул хәзер? Нәкый Исәнбәт XX гасырда татарның таланты, ул да беркемгә кирәкми. Шәһәр уртасында аның исемендә урам да юк. Алардан соң мин тарихта калырга теләсәм, җүләр булам, мин алар дәрәҗәсендә түгел.

– Үлемнән куркасызмы?

– Курыкмыйм. Җиңел үлем булса, үлдең – беттең, бернәрсәсе дә юк аның. Чирдән куркам. Череп ятуга караганда, яндыруны артыграк күрәм.

– Казанда яндырмыйлар бит.

– Мөселманча күмәләр. Чересәң – черисең, шулай язгандыр инде.

– Зур гөнаһлар кылдыгызмы?

– Үземне зур гөнаһлардан азат кеше дип саныйм. Иң зур гөнаһ – нәфес, аннан да зур гөнаһ юк. Бөтен ил шул гөнаһ белән чирли. Нәфес аркасында үтереш, сугыш, власть өчен көрәш. Алланың рәхмәте, шул гөнаһ миндә дә, хатынымда да юк. Өемә кеше китермим, фатир алганнан бирле ремонт ясалмаган.

– Акчагыз юкмы?

– Фатирга ремонт ясый башласаң, миллион да җитми, ясарлык рәтем юк.

– Ашарыгызга бармы соң?

– Ашарыма җитә, кием кирәкми, киемем бар минем. Хәсән Туфан язган бит:

“Зират бит ул Сабантуй түгел
Нигә анда киенеп китәргә.
Бу дөньяның бер пар итеген
Нигә юкка әрәм итәргә”, – дигән.


Габдерәхим

в„–--- | 22.02.2013

Авылга кайтырга телиләр, ләкин эшләргә түгел #7445

$
0
0
22.02.2013 Авыл
Һәр атна саен шимбә, якшәмбе килеп җитүгә, машиналар, ташкын булып, бер-бер артлы шәһәрдән «кача» башлый. Шәһәр халкы атнаның шул ике генә көнен булса да, рәхәтләнеп авыл һавасын сулап, иркендә, табигатьтә үткәреп калырга тырыша. Шуңа күрә җомга көнне Казанны чыкканда зур бөкеләр хасил булса, якшәмбе көнне исә, киресенчә, кич белән шәһәргә кергәндә «аз гына» утырып алырга туры килә.

Авыл үзенә тарта шул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ук теләмичә генә (чөнки эш юк) шәһәргә чыгып китеп, күп еллар монда эшләп, бүген инде урта яшьләргә җиткән апа-абыйларда исә авылны сагыну хисе тагын да көчлерәк.

Соңгы вакытта, шәһәрдән туеп, яңадан авылга кайтып төпләнергә җыенучылар турында да күп ишетелә башлады. Торыр өчен йорт яки җир сатып алыр идек кебек эчтәлектәге белдерүләр дә күренгәли. Әмма авылда йорт сатып алу гына кыенрак шул. Күп районнарда һәм авылларда буш өйләр тулып ята анысы, әмма аларны сатарга җыенган кеше генә юк. Сәбәбе исә күп очракта бер генә – киләчәктә бу йортларда хуҗалар үзләре үк кайтып яшәргә җыена, ягъни алар вакытлыча гына бушап тора. Университетта бер төркемдә укыган иптәш кызымның әти-әниләре дә авылда торырга кайтырга җыена. Алар да нәкъ шундый ук хәлгә юлыктылар: беркем дә авылдагы өен сатарга ашыкмый.

Авылларга буш өйләрнең хуҗалары кайтса да, бу эшче көчләр арта дигән сүз түгел инде, билгеле. Алар шул үз хуҗалыкларында гына эшләп яшәргә кайталар. Шулай да көннәрдән бер көнне һәр буш йорт яңадан матураеп, балкып китсә, хәзерге вакытта тынып калган күп кенә авылларга да җан керер иде. Халык кайтам, яшим дип торганда, аның сакланачагына да өмет зур әле.

PS. ...Ә авылга мин дә кайтып килдем. Бер дә тик ятмыйлар анда. Кышның ахыргы аеның тәмен белеп калырга теләгәндәй, бала-чагаларның бөтенесе урамда иде – чаңгы шуалар, уйныйлар... Көне дә рәхәт, җылы, кояшлы. Кичләрен дә моңаеп утыра торган түгел: хәзер халык ике атна саен концерт тамашасы карарга йөри. Түбәдән кар төшерү, канаулар казу кебек эшләр әле бераз гына көннәр җылытуын көтеп тора. Ә халык, туфрак әзерләп, помидор орлыклары чәчеп мәш килә...


Чулпан НӘҖИПОВА

в„– |

Салават 24 ел безнең белән #7446

$
0
0
22.02.2013 Мәдәният
Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда Салават үзенең “24 ел сезнең белән” дигән концерт программасын күрсәтте.

Гадәттәгечә, аның концертында алма төшәрлек тә урын юк иде. Хәтта рәтләргә өстәмә урындыклар да куярга туры килгән. Икенче төрле әйткәндә, зал шыгрым тулы булды.

Башта тамаша бик яхшы гына башланып китте. Программа Казанда узачак универсиадага багышланган иде. Салават та музыкантларына хөрмәт күрсәтеп, халыкны алар белән концерт башында ук таныштырды. Тик менә тора-бара тамашаның никтер яме дә, тәме дә бетте. Соңгы елларда Салаватның тирән эчтәлекле концертларын карап, аның җитдиләнеп китүенә, тупас мәзәкләрдән ваз кичүенә сөенгән идек. Тик бу юлы аның теге елларда ярыйсы гына күренгән юморчылары тәэсирсез, ә кайчак мәгънәсез, билдән аста мәзәкләре белән тамашаның күп өлешен сарыф иттеләр. Алар урынына берәр нинди матур биюләр кертелгән булса, күпкә яхшырак булыр иде кебек. Бары тик Рамилә Хәмидуллина гына кайбер танылган татар һәм рус җырчыларына оста итеп пародияләр күрсәтеп, тамашачыларны рәхәтләнеп көлдерде.

Әлбәттә, Салаватның концертында кимчелекләр генә түгел, мактауга лаеклы нәрсәләр дә күп булды. Әйтик, бу җырчы башка күп артистлардан һәрвакыт тирән эчтәлекле, фәлсәфи, халыкны тормыш кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итүче җырлар сайлавы белән аерылып тора. Бигрәк тә моңсу көйлеләре туры килә Салаватка. Аның бу җырларны җаны-тәне аша үткәреп, күзләрен йома-йома чын күңеленнән башкаруы ачык күренеп тора. Шундыйлардан “Яшермә гөлләреңне”, “Язмышым син”, “Әни җылысы” дип аталганнары яңгырады. Ә соңгысы шулкадәр йөрәккә үтеп керде ки, хәтта күпләрнең күзләре яшьләр белән тулды.

Авылларның бетүе турында да борчулы фикерләрен әйтте җырчы.

- Татарстанда Миңгәр дип аталган бер авыл бар. Анда минем дустым Җәүдәт яши. Ул авылын шулкадәр ярата, исләрең китәр. Аны төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнә. Аның кебек туган җирен нык яратучы кешеләр бик сирәк бүген. Авылларның бүгенге халәте турында бер җыр тыңлагыз, - дип Салават “Нәрсә булды сиңа, авылдашым?” җырын да башкарды.

Тамаша барышында “Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген һәрвакыт истә тотарга тиешбез” дип, Салават тирән эчтәлекле “Матур итеп яшик” җырын да яңгыратты. Тамашада шулай ук былтыр вафат булган танылган шәхесләр – шагыйрьләр Фәнис Яруллинга, Илдар Юзеевка, Камал театры директоры Шамил Закировка багышлап, Фирзәр Мортазинның “Хуш инде” җыры башкарылды.

- Аның сүзләрен Илдар Юзеев язган. Шамил абый Закиров бу җырны бик тә ярата иде, - диде Салават.
 
Ә инде аның үзе белән Хәмдүнә Тимергалиеваны алып килүе тамашачылар өчен көтелмәгән бер бүләк булды. Халык бу танылган җырчыны күптән күрмәгән якын кешесе сыман яратып кабул итте.

Шулай итеп, төрле уй-фикерләр тудырган концерт булды бу һәм киләчәктә Салаватка үзенең тамашалары турында тагын да яхшырак уйланырга, юмор сайлаганда сак булырга кирәк, дигән теләктә калабыз.

Автор фотосурәте.
 

 


Миләүшә ГАЗИМОВА

в„– | 23.02.2013

“Татар рухы һәм каләм” III Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре игълан ителде #7447

$
0
0
22.02.2013 Матбугат
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, быел беренче тапкыр “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, татар журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында уздырган “Татар рухы һәм каләм” III Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.

21 февраль – Халыкара Туган тел көнне, “Казан” милли мәдәният үзәгендә журналистларны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын милли мәсьәләләрне киңрәк яктыруга этәргеч бирүне максат иткән конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Нәтиҗәдә, конкурска Төмән, Киров, Самара, Омск, Екатеринбург өлкәләреннән, Пермь краеннан, Украина, Татарстан, Удмуртия Республикалары массакүләм мәгълүмат чараларыннан 84 иҗади хезмәт “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина рәислегендәге мәртәбәле жюрига тәкъдим ителгән булып, арада 23е барлыгы 6 номинациядә (аларның атамалары конкурс игълан ителгәннән соң беркадәр үзгәргән һәм яңасы өстәлгән) билгеләп үтелде.

“Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктырту” номинациясендә “Ватаным Татарстан” газетасыннан Рәшит Минһаҗ, “Татарстан” дәүләт радиосыннан Йолдыз Крепостина, “ТНВ” Планета ТРКнән “Татарлар” тапшыруы, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы җиңүче дип игълан ителде һәм номинантларга диплом һәм истәлек бүләкләрен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров рәхмәт сүзләренә төреп үзе тапшырды. Чыннан да, БТК БКның татарлар яшәгән төбәкләрдә милләттәшләр өчен Татарстан Республикасы исеменнән изге гамәлләр кылып, мәдәни, мәгърифәти, матди ярдәмче, хокукый яклаучы һәм рухи терәк булып эшчәнлек алып баруы башка күп кенә милләтләр өчен кызыгырлык үрнәк, дип билгеләп үтелде.

“Татар халкына хезмәт итүче эшмәкәрләрнең хезмәтен яктырту” номинациясендә БТК БК карамагындагы Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры, БТК бюросы әгъзасы Фәрит Уразаев кулыннан бүләк алучылар арасында Теләчедән Фәнил Нигъмәтҗанов, “Халкым минем” тапшыруы вәкиле Ләйсәнә Садретдинова, “ТНВ” ТРК (Екатеринбург) журналисты Әлфия Габдушева, “Сөембикә” журналыннан Гөлнур Сафиуллина бар иде. Журналистлар өчен уздырылган мәдәни чараны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен, шундый игелекле эшмәкәрләрдән Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы рәисе, Чувашиянең “Тормыш” агрофирмасы генераль директоры Рәшит Сәнҗәповка, әлеге иҗтимагый оешма рәисе урынбасары, Самара өлкәсе Гали авылындагы “Хәләл” цехы башлыгы Расих Латыйповка, Самара өлкәсенең “Дуслык” мәдәни оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаевка Фәрит Уразаев ассоциациянең Рәхмәт хатларын тапшырды.

“Татар халкының тормышын һәм көнкүрешен яктырту” номинациясендә җиңүчеләр буларак Киров өлкәсеннән “Дуслык” газетасы вәкиле Рәмзия Хәкимова, “Азатлык” радиосыннан Райнур Шакиров, “Ватаным Татарстан” газетасыннан Алсу Хәсәнова, “ТНВ” ТРКнең “Аулак өй” тапшыруы, Пермь краеның “Таң” газетасынан Эльмарт Уразов, Омскиның “Татар дөньясы” газетасы материаллары билгеләп үтелде.

“Татар авылларының сакланышын һәм үсешен яктырту” номинациясендә җиңү яулаганнарга бүләкләрне ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина тапшырды: алар - “Казан” ТРКнән Фәйрүзә Мәҗитова, Самара өлкәсе “Бердәмлек” газетасыннан Нурсинә Хәкимова, Мамадышның “Нократ” газетасыннан Алсу Спиридонова, “Татарстан” дәүләт радиосыннан Рәзин Нуруллин.

“Татар милли көрәшен популярлаштыру” дип аталган номинациядә конкурска 7 журналистик эш кабул ителгән булып, арада бары тик 1се генә – “Безнең спорт” газетасыннан Илназ Фәйзуллин материаллары сайлап алынган. Номинантны котларга чыккан “ТНВ” ТРК генераль директоры урынбасары – ТВнең баш продюсеры Миләүшә Айтуганова: “Яшәсен татар журналистикасы!” – дип, залдагыларны рухландырырга тырышты.

“Балалар өчен иң яхшы журналистик материал” номинациясендә Чаллы каласының “Көмеш кыңгырау” газетасыннан Резеда Гасыймова, “ТНВ” ТРКнең “Күчтәнәч” тапшыруы, “Тылсымлы куллар” журналы, “Яшел Үзән” газетасыннан Алифел Таразова җиңгән. Аларның өлешенә тигән көмешне тапшыручы ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, котлап, сез бик бәхетле чорда эшлисез – безнең җитәкчеләр татар матбугатын укымый диярлек, өстегездә обком да юк, дигән фикер белдерсә, аның каравы, обком күзлегеннән дә хәтәррәк РФнең матбугат һәм мәгълүмат турындагы законы гамәлгә кертелде, дип җавап кайтарылды.

Тантанада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров, илебезне иңләгән “Татар рухы һәм каләм” конкурсын уздыру традициягә әйләнеп бара, аның нәтиҗәләрен игълан итү Халыкара Туган тел көненә махсус рәвештә туры китерелә, алга таба да “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә мондый конкурсны әле күп тапкырлар үткәрербез, халкыбыз өчен бергәләп эшләрбез, дип өметләндереп куйды.

Туган тел темасын калкулатып, Равил Харисов, Фердинанд Фәтхи, Гөлшат Имамиева, Гөлназ Гафурова, Сиринә Зәйнетдинова кебек танылган җырчылар һәм “Айгөл” балалар ансамбле чыгышлары белән үрелеп барган бүгенге милли рухлы чәйле кичә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай сүзләренә халык үзе көй язган “Туган тел” җыры – татарларның рәсми булмаган гимны белән төгәлләнде.

Искәртеп үтәбез: “Татар рухы һәм каләм” III Бөтенроссия конкурсына тапшырылган 84 иҗади хезмәт Нурия Беломоина рәислегендәге жюри - Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев, “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, Универсиаданың “Казан 2013” сайты баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, “Сабантуй” газетасы баш мөхәррире Айдар Гыймадиев, “Безнең гәҗит” басмасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов тарафыннан бәяләнгән.


Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА

в„– | 21.02.2013

Бүген Камалда Рауза Хәйретдинованың юбилей кичәсе #7448

$
0
0
22.02.2013 Мәдәният
Бүген, 22 февраль көнне 19 сәгатьтә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Татарстанның Халык, Россиянең Атказанган артисты Рауза ХӘЙРЕТДИНОВАның юбилей кичәсе узачак. Кичәнең режиссеры – Илдар Хәйруллин.

Рауза Котдүс кызы Хәйретдинова иҗат юлын 1948 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында башлый. Музыкаль спектакльләрдә башкарган рольләре белән ул киң танылу ала, тамашачының хөрмәтен һәм мәхәббәтен яулый. Сирәк очрый торган күренеш – җырлау сәләте һәм югары башкару осталыгына ия булуы нәтиҗәсендә “Зәңгәр шәл”дә (К.Тинчурин) ул тудырган Мәйсәрә, “Казан сөлгесе”ндә (К.Тинчурин) – Мөршидә, “Галиябану”да (М.Фәйзи) – Галиябану, “Шәмсекамәр”дә (М.Аблиев) – Разыя рольләре актерлык эшләренең алтын фондына кергән.

Театрда иҗат иткән еллары дәвамында Рауза Хәйретдинова барлыгы 120 сәхнә образы тудырган.

Артистканың психологик пландагы образлар тудыру осталыгы “Гүзәлем Әсәл” (Ч.Айтматов) повестендәге катлаулы хатын-кыз образы – Хәдичәне аңларга ярдәм итте.

Рауза Хәйретдинова тудырган образларның иң кырысларыннан берсе – “Әни килде” (Ш.Хөсәенов) спектаклендәге Расиха образы. Шулай ук аның репертуарында көлкеле рольләр дә бар: “Качаклар” (Н.Исәнбәт) спектаклендә – Сания, “Зифа” (Н.Исәнбәт) комедиясендә – Кәләмзә; тирән, җитди рольләре дә җитәрлек: “Монда тудык, монда үстек” (Т.Миңнуллин) драмасында – Нәҗибә, “Әниләр һәм бәбиләр” (Т.Миңнуллин) спектаклендә – Вазифа. “Татар хатыны ниләр күрми” (Г.Ибрагимов) драмасында артистка Татар хатыны Гөлбануның дулкынландыргыч, тирән, фаҗигале образын тудыра алды.

Рауза Хәйретдинованың күпьеллык һәм нәтиҗәле иҗаты мактаулы исемнәр һәм хөкүмәт бүләкләре белән бәяләнгән. Ул театрның өлкән буын артистлары оештырган “Инсаният” труппасы эшчәнлегендә дә актив катнашты.

Юбилей кичәсе программасында спектакльләрдән өзекләр, дуслары һәм хезмәттәшләре котлавы.
 




в„– |

Милли үзенчәлекләр (Балалар театры турында тагын бер сүз) #7449

$
0
0
22.02.2013 Мәдәният
Балалар театрының бүгенге хәле җиңелләрдән түгел. Бу проблема Россия өчен дә, гомумән, Европа өчен дә актуаль. Илебезнең милли театрлары турында сүз алып барсак, һәлакәткә якынлашуыбыз көн кебек ачык. Хәзерге шартларда Россия халыклары телләрен (алар арасында таралышы буенча икенче урында татар теле тора) саклап калу перспективасы көннән көн сүрәнәя.

Европада oзак вакыт балалар театры булмый. Көнбатыш Европаның уку йортларында барлыкка килгән «Мәктәп театры» асылда балалар өчен түгел. Курчак театры да – перчатка, шәүлә, марионетка театрлары – олылар театрының бер төре буларак барлыкка килә. Аерым куелышлар була, әлбәттә, ләкин балалар театры системасы беренчеләрдән булып Советлар Союзында гына оеша. Дөресен әйтсәк, бүген олысы-кечесе йотлыгып укыган әкиятләр дә балалар аудиториясе өчен иҗат ителмәгән. Перро, Гофман, бертуган Гриммнар балалар өчен язмаган. Пушкинның «Поп белән Балда турында әкият»е авторның үлеменнән соң 45 ел үткәч, балалар әдәбияты формалашу өчен алшартлар тугач кына дөнья күрә. Әмма театр – аерым бер тема. СССРда ямьсез күренешләр җитәрлек иде. Р.Рейган таккан «Явызлык империясе» кушаматына ил, гомумән алганда, лаек булгандыр. Шуңа да карамастан, балалар сәнгатенә (пропаганда һәм идеология коралына буларак) аеруча көчле игътибар бирелә һәм дәүләт тарафыннан тиешле ярдәм күрсәтелә иде. Бүген моны сагынып искә аласы гына кала. Әйе, артыгын каерулар да булды, идеология хөкем сөрде, ләкин тарихыбыздан балалар өчен иҗат ителгән искиткеч китаплар, фильмнар, спектакль һәм мультфильмнарны алып ташлап булмый. Бу әсәрләрнең авторлары, идеологик киртәләрне узып, нәни укучылары, тамашачылары белән мәңгелек кыйммәтләр хакында сөйләштеләр, балаларның зәвыгын тәрбияләделәр, матурлыкны тоемларга өйрәттеләр. Аркадий Гайдар хикәяләрен, Ролан Быков фильмнарын йә булмаса совет мультфильмнарын якынча булса да хәтерләткән әсәрләр бүген юк.

Яңа меңъеллыкта, башка илдә, яңа шартларда яшәгәндә совет системасы белән исәпләшеп утыру – миңа калса, акылсыз һәм мәгънәсез эш.

Бүгенге чынбарлык тәэсирләндерми – социализм үсеш алган Советлар Союзы белән чагыштырганда аның өстен яклары бик әз. Акылсыз законнар, киресен алга сөрүче декларация була торып та гаилә һәм балалар проблемаларын санга сукмау, булган халәтне тулыландыра: ил җитәкчелегендә балалар кайгысы түгел.

Ә Европада? Тук һәм кайгы-хәсрәтсез Европада нихәлләр? Анда балалар театры, беренче чиратта – курчак театры ул. Анысы да СССРдан килгән, дип әйтергә кирәк. Советлар Союзының элеккеге сателлитлары булган Көнчыгыш Европа илләре мисалында бу аерымачык күренә. Болгария, Чехия, Венгрия, Румыния, Балкан илләренең балалар курчак театры – алдынгылар рәтендә. Элеккеге «Көнчыгыш блок» илләрендә безнең Яшь тамашачы театры системасына охшаш театр формалары да яшәп килә. Курчак театрлары турында гомумән әйткәндә, роман илләре (Франция, Италия, Испания) алдынгы позицияләрен саклый. Ләкин, ни генә дисәк тә, мәсәлән, Филипп Жантиның жанр һәм театр төрләре бәрелешендә барлыкка килгән гениаль табышлары балалар театры түгел. Сүз уңаеннан, гениаль Резо Габриадзе театры да балалар театры түгел. Марионетка уйнатучы Альбрехт Розер театры да балалар театры булмаган. Бу хәл әлеге мастерларның дәрәҗәсен киметми, билгеле, тик алар сәнгатенең безнең темага катнашы юк.

Европада балалар театрының безнекенә охшаш иҗади проблемалары җитәрлек, иң мөһимнәре – икәү. Беренчесе – спектакль кую өчен материал, ягъни пьеса, инсценировка, сюжетлар кытлыгы. Икенчесе – масс-медиа, балалар өчен күңел ачу индустриясе, компьютер уеннары, интернет белән көндәшлек...

Юк, Көнбатышта да барысы да ал да гөл түгел. Әмма аларга җиңелрәк. Рус совет театры, ә аның артыннан илебезнең күпмилләтле театры да, үз вакытында әдәбилек һәм реализмга юнәлтелгән директива кичерде. Сүз – ишарә-хәрәкәтләр, интонация, мизансценалардан, ә эчтәлек формадан мөһимрәк булырга тиеш иде. Совет Россиясе балалар театрына нигез салучы С.Образцов, Н.Сац, А.Брянцевлар К.Станиславский системасы тарафдарлары иделәр. Бу саллы гына уңышларын да китерде, тик шул ук вакытта киләчәктә әдәби формалар арасындагы аерманың юкка чыгуы белән яный иде. Сирәк кенә искәрмәләрне санамаганда, илнең барлык курчак театрлары – Үзәк курчак театры, ә драма театрлары МХАТ артыннан юл алды. Бу хәл театрларның үзенчәлекләрен югалту куркынычын тудырды. 1930-50нче елларның бу тенденциясе аеруча милли театрларга көчле йогынты ясады. Көнбатышта исә, революциягә кадәрге Россиядәге кебек, курчак театры әдәби пьеса түгел, ә сценарий театры буларак формалаша, яки бөтенләй «сүзсез» иҗат итә (мәсәлән, марионеткалар театры). Бу үз-үзеңне күрсәтү, үзеңчә эш итү иркен бирә, театральлекне куәтләндерә иде. Театр драма сурәтләүче түгел, ә нәкъ менә театр буларак барлыкка килде һәм яшәде. Без исә һаман да драматургия әсирләре булып калабыз.

Ләкин бүген әлеге аермалар бездә дә, аларда да юыла, юкка чыга бара. Моның төп сәбәбе – балалар. Алар бик нык үзгәрде. Начар куелган ут партитурасы, көчсез cценография һәм музыка, аннан-моннан куелган биюләргә алданып, «Куянкай» белән «Төлкебикә»ләрне карарга дип бала-чага театрга килмәячәк. Күпчелек балага мондый формадагы театр кызык түгел. Балалар сәнгатенә карата мөнәсәбәт бик тә илтифатсыз. Бу иҗатчыларның үз гаебе, чөнки аларның күбесе «бала-чагага ярамаган тагын», дигән принципта эш итә. Димәк, Россия һәм Европа балалар театрының проблемалары уртак.

Инде туган якларыбызга әйләнеп кайтырга вакыт җиткәндер. Татар сәхнә сәнгате бүген яңарыш чорын кичерә. Театр фикеренең мәгънәләре, бу мәгънәләрне җиткерү ысуллары алышына. Бу үзгәрешләргә карата төрле мөнәсәбәт булырга мөмкин, татар тамашачысының күпчелеге исә замана театрын өнәп бетерми.

Ләкин безне үз чолганышларына суырып керткән вакыт әйләнешен кире кагу мәгънәсезлек булыр иде. Беренчедән, Туфан Миңнуллинның вафатыннан соң, олы буын авторларын артта калдырып, алдынгы милли драматург эстафетасын яшь егет, ләкин инде өлгереп җиткән драматург Илгиз Зәйниев тотып алды. Яшь коллегамны мактавым түгел, бу исем – темабызга турыдан-туры бәйле, чөнки Илгиз Зәйниев – «куяннарсыз» балалар әкияте текстын иҗат итә алучы бердәнбер автор. Балалар драматургиясе аксакалы Рафис Корбан үз вакытында балалар театры һәм, беренче чиратта, курчак театры өчен күп эшләгән иде. Тик бүген театрлар аның белән бик кызыксынмый. Башкалар турында сөйләп тә торасы түгел – алар, ягъни балалар аудиториясе өчен яза алучылар, юк! Һәм, соңгы «Яңа татар пьесасы» нәтиҗәләренә караганда, якын арада булмаячаклар да. Икенчедән, күп кенә татар театрлары балалар спектакльләрен рус телендә куярга мәҗбүр. Бу күренеш өченче һәм иң мөһим проблемага китерә – шәһәрләрдә татар телле балалар аудиториясе кими. Һәм эш балалар санында түгел, ә нәкъ менә татар телен югалтуда. Бу җитди проблема, тик ул иҗтимагый өлкәгә карый, безнең өчен исә театр эстетикасы мәсьәләләре мөһимрәк. Балалар өчен куелган кайбер спектакльләргә, нинди телдә булсалар да, балаңны алып бару җинаятькә тиң. Фикерем тулы мәгънәсендә барып җитсен өчен төгәлрәк әйтәм: бу начар, бик начар спектакльләр. Минемчә, балалар спектакле чамадан тыш начар икән, нинди телдә куелуына карамастан, ул бертигез дәрәҗәдә гамьсез була.

Зәвыклы һәм югары сыйфатлы балалар спектакльләре үзәге булып әле дә «Әкият» театры кала. Әмма һәрнәрсәнең асылын чагыштырып карагач кына аңлыйсың. Татар труппасының кайбер спектакльләре узган дистәләрнең театраль эстетикасын хәтерләтә, драматургия нигезе турында әйтеп тә торасы юк... Өстәвенә, Казан курчак театры бары тик бәләкәй аудитория – мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф балалары белән генә диалог корырга сәләтле.

Бүгенге балаларның бик тиз үсеп җитүләрен дә исәпкә алырга кирәк. Никадәр күбрәк вакытлары үз-үзләренә – дуслары, интернет, телевидениегә – тапшырылса, балаларның аң-зиһеннәре шулкадәр тиз формалашып өлгерә. Әлеге проблема да иҗтимагый өлкәдән, театр көче белән генә аны чишеп булмый, ләкин бу ситуацияне исәпкә алып эш итү мөмкин бит. Ничек кенә булмасын, күптән түгел «Әкият» театры Г.Рәхим буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» спектакленең премьерасы белән яңарды. Бу спектакль иң югары бәягә лаек. Бу инде 1960 еллар сәнгати алымнары һәм штамплар җыелмасыннан торган «Җырлап узган җәй» түгел. Шулай да театрга кайбер мөһим приоритетларны алыштыру зарури. Бу юнәлештә беренче адымнар ясала инде. Мин шатлана-шатлана театрның яңа сайтларын карыйм – әһә, ниһаять, булдырганнар! Сентябрьдә фестиваль көтелә, бу, һичшиксез, коллективның үсү-үзгәрүенә бер этәргеч булачак.

Без истә тотарга тиешле иң мөһим нәрсә – театр иҗатына карата җәмгыятьнең мөнәсәбәте. Әлегә җәмгыятьнең игътибары бик сүрән, илебездә балалар сәнгатенәкарата икенчел мөнәсәбәттә торалар. Илдәге вазгыятьне үзгәртү безнең хәлдән килмәс, мөгаен, ә менә үзебездә тырышып карарга була. Рус телле тамашачыга караганда, татар тамашачысы белән эшләү күпкә авыррак икәнен аңларга һәм һәрчак истә тотарга кирәк. Әгәр постиндустриальҗәмгыятебезнең телне кысрыклаган шартларында яшәгәндә кечкенәдән үк балаларга милли мәдәниятләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт сеңдермәсәк, без, театр җәмәгатьчелеге, киләчәктә потенциаль тамашачыларның тулы бер буынын югалтырга мөмкинбез. Балаларның эстетик тәрбиясе белән шөгыльләнмәсәк, татар театрының милли үзенчәлеген саклауны онытсак та була. Әйе, бу һәркемгә дә билгеле булган хакыйкать, тик аны мантра укыган кебек кат-кат кабатларга кирәк... Татар театры эшлеклеләренә моны тукып тору – безнең бурычыбыз. Уңышсыз яки күренекле эшләрнең күпчелеге компетентлы бәя һәм лаеклы иҗтимагый резонанс алмый – мактау булсынмы ул, хурлаумы. Моның аркасында театрга, татар труппасына зыян килә. Чөнки эшкә тиешле игътибар юк икән, камилләшүгә стимул югала, яхшы һәм күренекле, уңышсыз һәм коточкыч, профессиональ һәм үзешчән, очраклы хата һәм куркыныч тенденция, эчкерсезлек һәм риялылык арасындагы чикләр эреп юкка чыга башлый. Кемнеңдер явыз теләгенә күрә түгел, ә объектив чынбарлык, хәлләрнең табигый барышы аркасында. Яки бу сәнгать төренә һәм аның аудиториясенә карата булган ташламалар аркасында. Балаларга болай да ярый, курчак театры өчен монысы да әйбәт аның, дигән фикерләрне ишеткәндә миңа хәтта куркыныч булып китә, мондый сүзне әйткәннәргә карата җирәнүдән башка берни сизмим. Чөнки бу сүзләр ялган, чөнки бала еш кына олыкешедән дә таләпчәнрәк була, чөнки ул чын күңелдән ышана һәм өметләре акланмаса, аның күңеле кайта. Хәер, монысы да һәркемгә билгеле нәрсәләр. Яки болайрак була – Казанның театр өлкәсе тар, бөтенесе бер-берсе белән таныш, шуңа да яхшы мөнәсәбәтләр дөреслекне эзләүдән мөһимрәк, буш комплиментлар кирәгеннән ешрак яңгырый. «Әкият» труппасының спектакльләреннән соң фикер алышулар исемә төшә: күп кенә хөрмәтле кешеләр торып басып, чәчләр үрә торырлык сүзләр әйтә. Шуның хәтле каты йөрәкле, курчак театры мәсьәләләрендә надан һәм беръяклымы икәнни соң алар?! Юк. Әмма булган мөнәсәбәтләрне бозасы, кәефләрне төшерәсе килми, һәм гомумән, бәйрәм табынына утырырга вакыт бит инде. Монысын арттырып әйтәм инде, ләкин читтән караган кешегә генә күренә торган әйберләр бар. И.Зиннуров, Л.Дьяченко, Р.Җаббаровалар никадәр тәҗрибәле булмасын, актерлары никадәр талантлы булмасын, ул проблемаларны эчтән карап кына күреп булмый. «Әкият» курчак театры үзенә карата җитди мөнәсәбәткә лаек. «Әкият» театрына карата әйтелгән һәр сүзем бер үк дәрәҗәдә балалар өчен спектакльләр куйган башка театрларга да кагыла. Бу рәттә беренчеләрдән булып Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры тора. Бер карасаң, алардан башка тагын кемнәр яңа театр формаларын уйлап табып, яңарыш булырлык балалар спектакле куярга тиеш? Тиеш тә бит, ләкин... Режиссёр Ренат Әюпов – талантлы һәм үз-үзенә бик таләпчән кеше. Ул эзләнә, таба, кайвакыт югалта. Бигрәк тә үзенә якын булмаган көнкүреш реализмы эстетикасындагы спектакльләр куйганда. Әмма, тулаем алганда, ул, татар театры тарихына үз исемен кертеп калырлык, дөрес юнәлештә бара.

Әюпов чит ил һәм татар классикасын, замана пьесасын, татар прозасының иң яхшы үрнәкләренә ясалган масштаблы инсценировкаларны сәхнәгә куя. Режиссёр буларак Әюпов тарафыннан игътибарсыз калган бердәнбер өлкә – балалар спектакльләре. Театрның этап эшләре булып саналган бер генә спектакль дә балалар аудиториясенә бәйле түгел. «Печән базары», «Җиде кыз», «Сак-Сок», «Алмачуар»ны ник исәпкә алмыйм, диярсез. Чөнки болар барысы да үсмерләр, олылар өчен. Яшь тамашачы театрының башлангыч мәктәп балалары өчен куелган спектакльләре сыйфаты буенча театрның башка эшләреннән артта кала. Моны ничек үзгәртергә кирәклеген белмим, ләкин, театр яңа бинага күчкәч, уңай якка талпынышлар булмый калмас, дип өметләнәм.

Республиканың башка театрларына килгәндә, минем аларда балалар өчен куелган яхшы спектакль караганым булмады, ә менә юньсезләре – җитәрлек. Хәер, бер яхшысы бар иде – Чаллы театрында Булат Бәдриев куйган «Әтәч нигә кычкыра?» спектакле. З.Минһаҗеваның юк кына пьесасы режиссёр тарафыннан тамашачыигътибарын җәлеп итәрлек, заманча итеп сәхнәләштерелгән. Моның күп өлеше рәссам Рания Хәйруллинаның хезмәте. Димәк, акча ягы такыр булып та, теләк һәм фантазия булганда, балалар өчен сыйфатлы спектакль кую мөмкин икән!

Һәм, ниһаять, Камал театры. Үзем анда хезмәт кую сәбәпле, спектакльләрнең сыйфаты турында түгел, тенденцияләр хакында гына әйтә алам. Алдынгы татар театрындагы вазгыять югарыда әйтелгән барлык күренешләрне дә чагылдыра. Коллективның югары таләпләренә тулысынча туры килерлек сыйфатлы балалар драматургиясе булмау аркасында театр балалар өчен спектакльләрдән баш тартып торырга мәҗбүр булды. Мондый пьеса (Илгиз Зәйниев «Бәби») барлыкка килгән вакытка театр яшь тамашачысын югалтырга өлгергән иде инде. Озын тәнәфестән соң билетлар тарату, спектакльне «сату» проблемалары барлыкка килде. Балалар һәм аларның әти-әниләре Камал театрында кечкенәләр өчен спектакльләргә йөрүдән бизгән иде. Әмма «Бәби» репертуарда нык торды һәм алга ыргылыш өчен нигез булдыра алды. Дүрт елдан соң, 2013 ел башланыр алдыннан Радик Бариевның шул ук автор катнашында иҗат ителгән, кризистан чыгу юлын күрсәтә алган «Кечтүкле уен» спектакле дөнья күрде. Әлбәттә, кайбер коллегалар, әлеге куелышның алар өчен бик кыйммәт булуына сылтап, бу мисалны уңышсыз дип табыр. Әмма эш финанслар мәсьәләсендә түгел. Яшь режиссёр Бариев балалар өчен башкала театрлары дәрәҗәсендәге мавыктыргыч спектакль кую планын берничә ел дәвамында корып йөрде һәм, нигездә, үз дигәненә ирешә алды. Ул балалар өчен репертуарга югарыдан карау стереотибын үзгәртә, администрацияне, иҗат төркемен һәм актерларны бер хыял белән янып яшәргә илһамландыра алды. Милли театр өчен яңа чор башлануын билгеләүче әлеге спектакльнең киләчәк язмышы нинди булачагын без тиздән беләчәкбез, дип уйлыйм. Шулай ук Лилия Әхмәтова сәхнәләштерә торган «Авыл эте Акбай» (Туфан Миңнуллин) спектакленең репетицияләреннән ни килеп чыгачагын да үз күзләребез белән күрә алачакбыз. Гомумән, әлегә курыкмыйча шуны әйтергә була: театрның балалар өчен репертуарга карата мөнәсәбәте яхшы якка үзгәрде. Бу күңелле хәл. Тик моңа карап кына балалар өчен яхшы драматургия күбәймәде. Бердәнбер драматургка бәйле булу уңай күренеш түгел. Сәнгатьтә монополия, иң элек, иҗатчының үзе өчен куркыныч.

Нәтиҗәдә нәрсә кала? Балалар өчен татар театры бар, ул әлегә исән, әмма аның проблемалары бихисап. Без, театр әһелләре, күп нәрсәне башкара алмыйбыз. 309нчы канунны гамәлдән чыгару, драматургларны яхшы пьесалар язарга яисә сыйфатлы инсценировкалар ясарга өйрәтү, бюджетыбызны арттыру – болары безнең кулдан килми. Әмма без башкарырлык эшләр дә бар.

Әйтик, тиздән упкынга төшәчәгебезне аңлый алабыз. Моны аңласак, балалар театрына карата мөнәсәбәтебезне үзгәртер идек. Балалар спектакльләрен зурлар өчен репертуар әзерләгән сыман куярга кирәк. Өстәвенә, фантазия ташып торырга тиеш. Беренче булып чаң сугарга кирәк. Шуны аңласак иде: бүген залларыбызны балалар белән тутырмасак, аларда театр сәнгатенә карата мәхәббәт уятмасак, тиздән бөтен тамашачыдан да колак кагачакбыз.

Телебездән, мәдәниятебездән, милли үзенчәлегебездән ваз кичерү өчен болай да бар нәрсә дә эшләнелә. Еш кына үзебез дә шуның белән шөгыльләнәбез. Язучылар шулкадәр примитив текстлар яза ки, аларны укырга да оят. Ә алар шул әсәрләре өчен бер-берсен мактыйлар һәм әдәбиятыбызда бар да яхшы дигән иллюзия тудырырга тырышалар. Режиссёрлар күз алдына да китереп булмаслык түбән дәрәҗәдәге спектакльләр куя, әмма әллә ни намусы булмаган хезмәттәшләре тарафыннан уңай рецензия ала. Җәмәгать эшлеклеләре татарның бөеклеге турында сөрән сала, ә үзләре, шулкадәр провинциаль фикер йөртүләренә карамастан, дистә еллар буе җылы урында утырып торалар. Журналистлар һәм блоггерлар телне белмәгән, уйлау сәләтләре булмаган килеш, бар нәрсәне сүгәргә генә торалар. Һәм барыбыз бергә тормыш-көнкүреш сорылыгыннан аерыла алган теләсә кайсы иҗади шәхесне тирәнгәрәк күмәргә тырышабыз. Безгә барыбызга да оят булырга тиеш. Татар башын – татар ашар… Әгәр без чыннан да бөек халык икән, приоритетларны, фикерләүне, чынбарлыкка мөнәсәбәтне үзгәртергә вакыт. Күптән вакыт.

Түрәләр Татарстанда балалар театры проблемаларын хәл итү өчен акча кызганмасын иде. Бөтен яхшы омтылышлар да барыбер берзаман финанс мөмкинлекләр чикләренә килеп терәләчәк. Театрларга балалар спектакльләрен кую өчен күбрәк грантлар бирү, балалар өчен иҗат итүче драматургларга ярдәм итү комачауламас иде.

Акча бирелсә, спектакльләрнең сыйфатын да күз алдында тотып булыр. Бу башкарылырлык эшләр бит. Кыйммәтле спортчылар сатып алып кына яшәп булмый. Сәнгатькә карата битарафлык булмасын иде.Балалар театры, балалар сәнгате – соңгы чик. Аны калдырып артка чигенсәк, без киләчәгебезне югалтачакбыз.
 


Нияз ИГЪЛАМОВ

в„–2 |

Рәсим НИЗАМОВ: «Агач утыртырга да агач утыртырга...» (ИНТЕРВЬЮ) #7450

$
0
0
23.02.2013 Мәдәният
«Шәһри Казан» газетасында басылып чыккан соңгы әңгәмәсендә үк Рәсим, яраткан тамашачысына җим салып: «Киләсе концертымда мине бөтенләй башка стильдә күрәчәксез», – дип әйтеп куйган иде. Рәсми стильдән качып, яшьләрчә образда чыгыш ясыйсы көннәре килеп тә җиткән икән Татарстанның атказанган артистының – тиздән ул Казан тамашачысы алдында чыгыш ясарга җыена.

– Яңа образ, дип әллә ниләр белән шаккатырырга җыенмыйм әлегә, – дип көлеп башлады сүзен Рәсим Низамов, алда әйткән вәгъдәсенә җавап итеп. – Мин киемнәрне үзгәртүгә алынгач, күпләр ул «яшәрү образы»на каршы төште. Шуңа күрә милли киемнән дә, рәсми стильдән дә ерак китмәдем. Аның урынына яңа концерт – яңа җырлар бик күп. Әлбәттә, халык яраткан җырларымны да башкарачакмын. Аларсыз җырчыны күзаллап булмый. Юбилей димәсәм дә, сәхнәгә чыгуга быел – 15 ел. Шулай булгач, «яшәрү»не башка төрле ракурста тәкъдим итәм. Минем өчен Казан концерты ул һәрвакытта имтихан-сынау. Концертны диск итеп чыгарырга да җыенам.

– Хәзер халыкны концертка җыю атказанган артистлар өчен дә җиңел түгел дип беләм. Кем нәрсә белән җим салып чакыра – театральләштерелгән лазер-шоу, танылган кунаклар...

– Халыкны концертка җыю тамашаларның күплеге белән дә авырлаша. Кеше алардан арыйдыр да. Юмор бүген әйбәтрәк бара – халыкның дөнья мәшәкатеннән арыну юлыдыр инде бу, бәлки, заман башкадыр. Шуңа тамашачы җыю җиңел түгел, әмма һәркемнең үз тамашачысы бар. Минеке дә бар, Аллага шөкер. Ә мөгез чыгаруга килгәндә, мин театральләштерелгән концерт яклы түгел. Концерт концерт булырга тиеш. Быел күбрәк «Татар моңы» яшь башкаручыларның халыкара телевизион конкурсы җиңүчеләренә басым ясармын, дим. Сиринә Зәйнетдинова дигән яшь җырчыны ишетәчәксез. Фәнил Вакказов алып бара, Ринат Вәлиев катнаша. Мюзикл кебек эшләү хыялы юк түгел түгелен, әмма аңа аерым әзерлек, аерым якын килү сорала.

– Репертуар сайлаганда, Рәсим кемнәр белән дә булса киңәшәме, әллә бу очракта тәҗрибәдән дә яхшырак дус юкмы?

– Музыкантлар белән киңәшәм – Айнур Муратов, Ринат Вәлиев сүзләренә колак салам. Тәҗрибә дә яхшы дус – халыкның нәрсәне кабул итәчәген чамалыйм кебек. Сиңа ошаган әле тамашачыга ошаячак, дигән сүз түгел. Әмма бер алтын кагыйдәм бар – җыр саны артыннан куу дигән әйбер юк, иң мөһиме – мәгънә. Сөям, үләм, дигән җырлар белән генә булмый. Минем тематика – халыкчанлык. Һәм шулар янәшәсендә – татар халык җырлары. Аларсыз концерт программасы эшләгәнем юк. Күпме җыр җырлап та, баянга бер татар халык җырын башкармасам, тамашачы миңа рәхмәт әйтмәячәк.

– Бездә хәзер шоу-бизнес модасы да бар бит әле – брендлы композиторлар, аранжировка ясаучыларсыз җырның бәһасе шулкадәр генә...

– Мин менә шушы авторның җырын башкарыйм әле, дип, җырга алынганым юк. Алай дип җырга алыну бөтенләй репертуарың булмаганда гына батадыр. Җырны бит аны сүз язучы, композитор гына тудырмый – җырчыга килеп эләккәч, башкаручы аңа тагын бер кат җан өрә. Шәхсән миңа җыр ул тәрбия чарасы да булырга тиеш – теләсә нинди җырны сәхнәгә алып чыгар яшьтә түгелмен.

– 15 ел сәхнәдә. Ул сәхнәдән туйган чаклар да җитәрлектер, Рәсим?

– Үзеңне дә күрәсе килмәгән көннәр була, сәхнә дә шулай ук. Андый очракта миңа спорт ярдәм итә – волейбол уйныйм, авыл һавасы сулап кайтам. Пауза ясап алу да кирәк ул – гел генә җыр ялкыта, иҗат итәр өчен дә шөгыль алыштырып торасың да аннан кабат җиң сызганып иҗатка алынасың.

– Рәсим, кырык яшеңә дә бер генә ел калып бара. Ир-ат өчен дөньяга караш утырткан вакыт сине үзгәртеп маташамы?

– Яшь барган саен, үзгәрә инде ул караш. Яшьрәк вакытка әйләнеп карыйсың да кайчак, ничек алай эшләдем икән, дип уйлап куясың. Кырыкны сизәм анысы – акыл утыртып, зирәклек туплап барам шикелле. Карашлар үзгәрә, сабырлык арта, егәрлек туплана. 40 яшь – ир-ат өчен өлгергәнлек чоры. Әмма ул яшьнең «яшьләр җитсә кырыкка, эшләр китә шырыкка» дигән әйтеме дә бар әле (Рәхәтләнеп көлә. – Г.Җ.). Бу чорны шәхсән мин җиң сызганып эшли торган вакыт дип кабул итәм. Ир-ат өчен утыз биштән илле яшькә кадәр ныклап дөнья көтү чоры ул.

– Ир кеше малай үстерергә, йорт салырга, агач утыртырга тиеш, ди. Рәсим беренче пунктын икеләтә үтәде инде, калганнары ни хәлдә?

– Малайлар бар, йорт салып бетерергә дә, агач утыртырга да агач утыртырга инде аннары... (Рәхәтләнеп көлешәбез.) Балаларны кеше итәргә кирәк. Кечкенәсен – Равилне мәктәпкә әзерлек дәресләренә йөртә башладык. Шул мәктәпкә бармас өчен, ниләр генә уйлап тапмый. Һәр көн диярлек, әйдә бармыйк инде, зинһар бармыйк инде, дип аптырата. Бер көнне әнисе дә, мин дә алып бара алмаган идек, бакчадан кайтышлый әнисенә әйтә икән: «Менә, ниһаять, бүген Аллаһы Тәгалә ишетте үземне».

– Караш үзгәрә, зирәклек туплана, дидең, Рәсим. Хисләр җетелегенә кагылмыйдыр инде бу, шәт?

– Мәхәббәт-ярату дигән нәрсә гомер дәвамында үзгәреш кичерә инде ул. Үлеп ярату дигән нәрсәне мин гомумән аңламыйм. Хисләр икенче төрле формага күчә – ихтирам, игътибар арта, еллар дәвамында бер-береңә тагын да якыная барасың. Ярату кими дигән сүз түгел ул – гаилә өчен борчылу барлыкка килә, аның кадере арта. Яшьрәк вакытта «иртәгәгә эшләрмен әле» дисәң, хәзер «иртәгәгә кадәр бүген бар бит әле» дип уйлыйсың. Минем өчен дә гаилә ул – тотнак. Ул яктан гаиләмне дә, балаларымны да бик яратам.

– Болар янәшәсенә иҗатны, сәхнәне дә өстәп куйсак...

– 15 ел сәхнәдә булгач, мин үземне ансыз күзаллый алмыйм инде. Ул да үсештә булсын, тамашачыны сөендереп торсын иде, дим. Хәер, анысын ир-егетләр бәйрәме көннәрендә узачак концертыма килеп, үзегез дә бәяләрсез дип ышанам. 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Рауза Хәйретдиновага 85 яшь (ФОТОрепортаж) #7451

$
0
0
23.02.2013 Мәдәният
Казан. Камал театры. 22 февраль.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Фото # 20

Фото # 21

Фото # 22

Фото # 23

Фото # 24

Фото # 25

Фото # 26

Фото # 27

Фото # 28

Фото # 29

Фото # 30

Фото # 31

Фото # 32

Фото # 33

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

в„–--- | 23.02.2013

Егетне армиядән көтү җиңел эш түгел... #7452

$
0
0
23.02.2013 Җәмгыять
Армия хезмәте егетләр өчен генә түгел, ә сөйгәннәрен зарыгып көтүче кызлар өчен дә зур сынау. Сөеклеләре белән очрашу, күрешү, аның хәрби хезмәттәге тормышыннан хәбәрдар булу өчен әллә ниләр майтарырга сәләтле алар.

Әлбәттә, кызлар арасында да төрлесе бар. Тыйнаграклары сөйгәннәренә хат язып, бүләкләр җибәреп, аның хәрби хезмәттән тизрәк әйләнеп кайтуын сабыр гына көтә. Кыюраклары исә, әбиләр әйтмешли, җәһәннәм тишегендәге хәрби частьләрдә дә тиешле кешеләр белән тиешле элемтәләр урнаштыра белә.

Егетләре белән бергә кызлар да хезмәт итә

Минем Фәнисә исемле таныш кызым бар. Узган елның декабрь аенда егетен армия сафларына озатты ул. Шул көннән башлап кыз сөекле Динары белән бергә хәрби хезмәткә китеп барды кебек. Мәхәббәт турындагы җыр һәм киноларны хәрби хезмәт турындагы сериаллар, фильмнар, җырлар алыштырды. Хәрбиләрдә кулланыла торган билгеләмә, терминнарның барысын да ятлап бетерде бугай инде.

Динар хәзерге вакытта Екатеринбург янындагы бер хәрби частьтә өйрәтү курслары уза.Фәнисә исә андагы командирлар, сержантларның исемнәрен, ротаның тормышы, солдатларның көн тәртибе, кылган гамәлләре турында егетенә караганда да күбрәк белә.

Сержант аша егетенең хәлен белешә

Динар армиягә китү белән ул социаль челтәрләрнең берсендә егете хезмәт итәчәк часть һәм ротаның төркемен эзләп тапты. Шундагы егетләр-кызлар белән аралаша торгач, күрше роталардагы ике сержантның телефон номерларын алуга да иреште (гади рядовойлардан аермалы буларак, алар телефоннан теләсә кайчан сөйләшә ала). Шуларга шалтыратып, танышып, сөйгәненең күрше роталарның берсендә булуын, аның өчен бик борчылуын, сагынуын аңлатты. Егетләр Фәнисәгә булышырга сүз бирде һәм берничә көннән соң Динары хемәт иткән ротадагы икенче бер сержантның телефон номеры кызның кулында иде инде.

Анысы белән дә уртак телне тиз тапты кыз. Җитмәсә, сержант та Казаннан булып чыкты. Фәнисәгә Динар турындагы барлык яңалыкны хәбәр итеп тора хәзер. Сержантның сөйләвенә караганда, Динар үзен беренче көннән үк тырыш, максатчан һәм гадел итеп күрсәткән. Шуңа күрә, аны барысы да, бигрәк тә «бабайлар» хөрмәт итә икән.

Армиягә барып хәл белеп кайту өчен – 11 мең сум

Бер көнне Фәнисә сөеклесе янына барып, аны күреп кайтырга тәвәккәлләде. «Икенче курста гына укыйсың бит әле син, саташма, берүзең белмәгән җиргә курыкмыйча ничек чыгып китмәкче буласың? Егетеңнең хезмәткә киткәненә ике ай гына булды бит, ярты ел узгач барырсың», дигән үгетләүләрне дә ишетмәде ул - юлга әзерләнә башлады. Тимер юл вокзалына барып, билет юллап кайтты, аннары дус сержантларының берсенә шалтыратып, тимер юл вокзалыннан каршы алуларын үтенде. Сержантларның икенчесе исә аңа кунарга очсызрак фатир эзләп табарга булышты (андагы бистәдә халыкка эш юк ди, солдатлар янына килүчеләрне кундыру хисабына яшиләр икән, шуңарга бер төн кунып чыгу якынча 900-1000 сум тора). Ашлар, камыр ризыклары пешереп, сержант-командирларга күчтәнәчләр җыеп, юлга кузгалды танышым.

Сәфәрдән йөреп кайткач ул безгә сөйләп утырды - егете янына барып кайту өчен кесәсеннән 11 мең сум акча чыгарып салырга туры килгән аңа. Аның каравы, Динар ротасының җитәкчеләре бик кәнагәть калган. Чәк-чәкләр, конфетлар, башка камыр ризыклары күңелләренә хуш килгән ахрысы - бер генә көнгә җибәрергә сүз биргән рота командиры Динарны сөеклесе кулына, хәтта, 48 сәгатькә тапшырган.

P.S. Тиздән Динарны хәрби хезмәткә әзерләү курсларыннан башка урынга күчерергә тиешләр. Шуңа күрә, әлегә Фәнисәнең эше бик тыгыз - сөйгәнен туган җиренә якынрак урынга җибәрсеннәр өчен сержантлар белән сөйләшүләр алып бару белән мәшгуль кыз 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 23.02.2013

Әйдә, егет, чык келәмгә #7453

$
0
0
23.02.2013 Спорт
Миңа, һөнәремә карата, өлкәбездә үткәрелгән барлык билбаулар белән көрәш турнирларында катнашырга туры килә диярлек. Сабантуйларыбызның йөзек кашы булган билбаулар белән көрәш үзенә яшен-картын, кызын-малаен гашыйк иттерә. Мин дә шул ятьмәгә эләктем. Ул болын чирәменнән спортзалларга, келәмнәргә күчкәч тә тамашачыларын югалтмады. Бары тик соңгы вакытта “көрәшергә кеше калмый” дигән борчулы сүзләр һаман да еш ишетелә башлады. Татар-мишәр көрәшебезгә башка милләт яшьләрен, хәтта хатын-кызларны да тартырга кирәк, дигән фикерләр дә калкып чыкты.

Бу хакта кайбер танышларым белән сөйләшкәндә: «Нигә көрәш секциясе “Лидер” физкультура-сәламәтләндерү комплексында (ФСК) түгел, анда булса малаемны берсүзсез йөртер идем. Грибанга ераграк”, - диләр. Шул сорауга җавапны без ФСКның директоры Николай Ерамасовтан алырга булдык.

- Моңа берничә сәбәп бар: беренчедән, көрәш келәме зур булганлыктан, аны “Лидер”ның спорт уеннары залында гына урнаштырырга мөмкин. Ләкин анда һәр көн я мини-футбол, я волейбол, я башка ярышлар үткәрелә. Һәрчак келәм түшәү күп вакытны ала. Икенчедән, Камка һәм Шөбиле егетләренә Сергач ФСКсына килгәнче, Грибанга барырга уңайлырак. Шуларны истә тотып, секцияне Грибан клубында оештырырга булдык. Ә моңарчы башка авыллардан көрәш белән шөгыльләнергә теләүчеләр булганы юк. ФСКда булмаса да, билбаулар белән көрәш секциясе Грибан клубында уңышлы эшләп килә. Камил Шаймәрдәнов җитәкчелегендә егетләр көрәш осталыкларын үстерәләр. Һәм, әйтергә кирәк, югары дәрәҗәле ярышларда призлы урыннар яулап районыбызның абруен күтәрүчеләр дә бар инде. Без, үз чиратыбызда, Сергач районы көрәшчеләренә турнирларда катнашырга булышабыз, финанс яктан ярдәм итәбез. Инде көрәш белән шөгыльләнергә теләүчеләр артып китсә, киләчәктә ФСКда да секция булдыру мөмкинлеге туар”, - диде Николай Александрович.

- Бүген Грибанның якты клуб бинасында Грибан, Камка, Шөбиле авылларыннан 32 көрәшче даими шөгыльләнә. Дәресләрне күбрәк ял көннәрендә, студентлар авылга кайткан вакытта үткәрергә тырышабыз. Студентлар да бик мавыгып көрәшә бит. Физик күнегүләрне ФСКның тренажерлар залында уздырабыз. Сергач районында билбаулар белән көрәшне үстерү ике милләт җанлы дусларымнан башка күз алдына китерергә мөмкин түгел. Алар да булса – Камкадан Рафаил Абубәкиров һәм Шөбиледән Арсланбек Аляутдинов. Район көрәш командасының югары уңышларында аларның да өлеше бар. Берне ассызыклап үтәсе килә, көрәш белән шөгыльләнергә теләге булган кешегә Грибандагы секциянең һәрчак ишекләре ачык. Кочко-пожарлылар, печәлеләр, андылылар, мөтеравыллылар, рәхим итегез! Күрше Кызыл Октябрь районыннан булсалар да, без аларны шатланып каршы алырбыз. Белешмә өчен 89308162775 номерына шалтыратыгыз, - диде Сергач районының билбаулар белән көрәш буенча тренеры Камил Шаймәрдәнов.

Яшь буынны милли көрәшебезгә тарту максаты белән Спас районының Татар Моклокасы мәктәбендә секция эшли. Бозлаудан, Тукайдан, Ишавылдан килеп йөриләр, көрәш белән шөгыльләнәләр. Пильна районында Сафаҗай белән Петрякста көрәш секцияләре бар. Кызыл Октябрь районында күптән инде Зур Рбишчада татар-мишәр көрәше секциясе эшләп килә. Ләкин, 16 (Кадомавылны санамыйча) татар авылын үз эченә алган милли районга бер секция аз түгелме икән? Көрәш белән шөгыльләнүчеләр санын арттырыр өчен, безгә калса, иң мөһиме - көрәш секцияләренең һәм турнирларының санын арттыру сорала. Чөнки осталык бары тик турнирларда сынала, ә көрәш алымнары секцияләрдә шомара.
 


Р. СӨННӘТОВ

в„–6 | 15.02.2013

Пүскән авылына селәүсен килгән #7454

$
0
0
23.02.2013 Экология
Узган атнада Балтач районы­ның Пүскән авылы халкы үз гомерләрендә беренче тапкыр селәүсен күрә. Зоопаркта да, урманда да түгел, ә авыл урамында. “Урман мәче”­се­нең авылга сәяхәте канлы үлем белән тәмамлана.

– Кичке бишенче яртылар тирәсендә маллар карарга дип чыккан идем. Абзар артында сәнәк белән салам алган вакытта этем бик нык чиный башлады. Аптырап янына барсам, этем се­ләүсен белән сугыша икән. Башта мин аны эт йә төлке дип кенә уйладым, – ди Әнисә апа Фәизова.

Йортлары авыл читендә урнашканга күрә, ерткыч шуларга сугылгандыр инде. Урман да янәшәдә генә бит. Өскә сикерү­еннән курыккан авыл кешеләре аны сәнәк белән куган. Тик җан­вар бер китеп, әлеге хуҗалыкка яңадан әйләнеп кайткан. Алар­ның күршеләренә дә “кунак”ка кереп чыгарга өлгергән. Норма урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Гөлфинә Фәйзуллина­ның да юлына очраган әле ул. “Чаңгы шуарга дип чыккан идем. Бермәлне этләр өрә башлады. Куянга өрәдер, дидем. Аны кү­рәсе килеп, адымнарымны тиз­ләттем. Селәүсен булып чыкты. Ул сукмактан килә иде. Мин бик нык курыктым. Артымнан чаба кебек тоелды. Селәүсен, чыннан да, кызурак килә башлады. Шулвакыт миңа Әнисә апа тизрәк үзләренә керергә кушты. Чаңгыларымны салып, аларга йөгердем”, – ди кыз.

Селәүсен Мәүлиха апаларның мунча алды белән дә танышып чыккан. Аны анда ябып куйган булганнар икән. Ә ул тәрәзәне ватып чыккан. Аннан качып чыгып киткәч, Мәрхәбә апа Хәйрулли­наларның ишегалдына керә. Ул келәткә кергәч, шунда ябып куялар аны. Аннан ул инде чыга алмый. “Башта келәт тәрәзәсен ватып чыкмагае дип курыктым. Тимерләрен кыйшайтса да, ача алмаган. Ул анда ярты сәгатьләп торганнан соң Балтачтан аучылар килеп атып киттеләр. Селәү­сенне карарга бик күп кеше жыелган иде”, – ди Мәрхәбә апа.

Селәүсен инде атылса да, авыл кешеләренең күңелендә курку бетмәгән әле. Тагын башкасы килмәгәе дип куркалар. Шуңа күрә кичке якта урамда йөрмәскә тырышалар.

Селәүсен кеше өчен куркынычмы, дигән сорау белән ТРның Хайваннар дөньясын саклау һәм куллану буенча Балтач һәм Арча районара бүлеге житәкчесе Ил­һам Галимҗановка мөрәҗә­гать иттек.

– Селәүсеннәрнең күбәюе “беляк” токымлы куянның артуына бәйле. Безгә әлеге токымдагы куяннарның санын арттырырга кирәк. Ә “урман мәче”се моңа комачаулый. Алар аны шундук ашап та бетерми. Үтерә дә, күмеп куя. Азык беткәч, килеп ала. Се­ләүсенне кешегә куркыныч дип әйтеп булмый. Мин ауда 1998 елдан бирле инде, ләкин аны бер генә тапкыр да очратканым булды. Ул урманда эзләсәң дә очрамый әле, моның өчен бик тәҗ­рибәле белгеч булырга кирәк, – ди Илһам Мәхмүтович. Димәк, пүскәнлеләр тыныч сулап куя ала. Селәүсен кешегә тими.  


Сәрия САДРИСЛАМОВА

в„–32 | 23.02.2013

Чуалган язмышлар аелы #7455

$
0
0
24.02.2013 Язмыш
Баланың язмышына кысылырга кирәк, – ди Гөлйөзем апа бик эшлекле генә. – Алайса син искә-аңга килгәнче, ул инде хаталар ясап ташлаган була. Менә Регинамны да әрәм итә яздым. И-и, танышларым да җитәрлек иде шул алдакчыны җир читенә куарга. Мәхәббәт, имеш, үзләре беләдер, имеш! Бала-чага каян белсен. Аймылыш язмышларның аелы үземә төште менәтерәк – бу юлы балама ирне үзем таптым.

Мин, күземне түгәрәкләндереп, Регина белән башка бүлмәгә чыгып киткән ир-ат ягына ымлап: «Бәй, бу оныгыгызның атасы түгелмени?» – дим. «Юк, – ди Гөлйөзем апа, елап уянган оныгын кулында тибрәтеп. – Бу егеткәй мин Регинага интернет аша табып биргәне. Оныкның атасы Ивановода торып калды».

Гөлйөзем апа да, аның ире Рәшит абый да җитәкче урында эшләүче кешеләр. Бик матур, аңлашып яшәүче парның кызлары Регина гаиләдә бердәнбер бала. Карьера төзүдән түгел, салкын тидереп чирләгәннән соң башка балага уза алмаган Гөлйөзем апаны гомер буе бердәнберен югалту куркынычы сагалап килгән. Гел ни дә булса килеп чыгар төсле иде бала белән, дип искә ала ул яшьлеген. Җиткелекле гаиләдән булган Регина исә балда-майда гына йөзеп үсә. Төскә-биткә курчак кебек матур кызның язмышы да шундый булыр төсле иде. Әмма ул 18 яшендә, үзе әйтмешли, «гомерлек мәхәббәт»ен очрата.

– Кем беләндер очрашып, кочышып-үбешеп йөрүенә игътибар да итмәдем, – ди Гөлйөзем апа. – Унсигездә кайсыбызның андый мәхәббәте булмаган? Әмма кызымның көннән-көн үзгәрүен сизә башлагач, эчкә корт керде. Башта туган-тумача килгәч, табында шәраб бар, дип утырмады. Өйгә әллә нинди дини китаплар кайта башлады. Мин кысылмаска тырыштым – акылсыз бала түгел ич ул. Әмма берчак өй җыештырганда кулыма теге юка китаплар килеп эләккәч, Регина белән сөйләшергә булдым. «Без – атеист буын, кызым, синең дингә килүеңә мин шат, әмма мондый кичә-бүген чыккан шикле китапчыкларны укыганчы, Коръән укы», – дидем. Регинамның күзе акайды, янәсе, Коръәндә бик күп нәрсәләр дөрес түгел, ә менә бу китапларда... Мин Рәшит белән сөйләштем. Ирем кызның очрашып йөргән кешесен белешкән – каяндыр кайтып урнашкан безнең милләт кешесе булмаган егет белән очраша икән, Регинадан 13 яшькә зур. Без аны-моны тукыган арада Регина башаяк төренде. Мөселман кызлары кебек матур алсу-ак киемнәр булса иде әле. Кап-кара киемнән балакаем! Бераздан күзен генә
калдырып, битенә пәрәнҗә дә япты. Җәмгыятебез нинди, берәү дә болай кыланып йөрми дип, сүз генә башлавым булды, ишекне шапылдатып, үз бүлмәсенә кереп китте бу. Без ничек бу ирдән аерырга дип йөргәндә, иртәгә никах, дип кайтып әйтмәсенме? Минем йөрәккә капты, әтисе бик коры гына сөйләште моның белән. Тыңлады дисеңме? Безгә әйтми-нитми әйберләрен җыештырган да өйдән чыгып киткән. Югары уку йортына укырга кергән иде. Аны ташлап, шул ир белән Ивановога чыгып китте бу. Анысын смс аша белдерде. Чигә чәчләре агарган Рәшит: «Үз язмышы, үз хаталары булсын, түзик», – диде. Адресларын бирми бу, көмәнле булуын да язып кына җибәрде. Менә син әни кешенең хәлен аңла – бердәнбер балаңның кай тарафта ничек яшәп ятканын белмә әле! Мең картайдым, мең үлдем. «Минем кызым туды, Ләлә дип исем куштык», – дип язып җибәргәч, дарулар бирә-бирә көчкә тынычландырдылар үземне. Шуның өчен яшәдемме мин? Үз баламны да күрми тилмерәм, оныгымны да күкрәгемә кыса алмыйм.

«Әни, ашарыма ипием дә юк, хәлем китә. Менә шушы адрес буенча ипи, сөт кенә китерегез, зинһар» дигән смсын укыгач, Рәшиттә йөрәк өянәге башланып, аны хастаханәгә озаттым, үзем Ивановога юл тоттым. Регина бер барак кебек җирдә яши булып чыкты, коточкыч район, көтүе-көтүе белән этләр йөри. Бүлмә ишеген көчкә эзләп таптым. Шәүлә кебек калган кызым кочагыма атылды. «Гафу ит, әнием, гафу итә күр...» Аның нинди шартларда яшәп ятканын сөйләмим дә, йөрәгемә ярамый. Ничек яраттыра алган, ничек сихерләгәндер кызымны теге кабахәт, әмма Регинаның андый тормыш шартларын кинода да күргәне юк иде. Ләләгә өч ай тулган. Аның ата тиешле кешесе бер ай элек өйдән чыгып киткән, башка сине дә, баланы да күрәсем килми, дигән.

– Өйгә кайткач, Регина берәр ай кухнядан чыга алмагандыр, – дип дәвам итә сүзен Гөлйөзем апа, күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Рәшит хәлләнеп чыкты, оныгы белән мәш килде. Өйгә психолог чакырттык. Регина акрынлап тормышка кайтты. Кешегә аны-моны белгертү юк бит әле. Җитәкче кеше бит мин – кеше синең бәхетсезлегеңне көтеп кенә тора. Аннан баламны ялга җибәрдек. Яулык, озын итәкле күлмәкләре хет ачык төслегә алышынды инде.

Ә бу иркәйне интернет аша мин таптым. Регинаның фотосын куйдым да (кызым үзе бик социаль челтәрләр белән кызыксынмый) аның исеменнән аралаша башладым. Мостафа бер тапкыр да өйләнмәгән егет, Буа районыныкы. Мин аңа Регинаның бөтен тормышын ничек бар, шулай сөйләдем. Өч айлап аралашканнан соң: «Очрашыйк», – диде. Күрешкәч исә, мин аңа тагын бер дөреслекне ачып, Регина өчен үзем аралашканымны әйттем. Ходайга мең шөкер, кызымны ул бик ошатты. Регина башта минем гамәлгә бик аптыраган иде, аннан әнисенең аңа караганда тәҗрибәлерәк икәнен, бер тапкыр авызы пешүен аңлаптыр, сүз ката башлады. Ошатты Мостафаны.

– Мин туй өмет итмим, – дип төгәлли сүзен Гөлйөзем апа. – Тормышның төрле ягын күрдем, кыштырдавык бәхет, кеше янында шаккатыризм туйлар да кирәкми миңа. Баламның күңел түрендә бәхет кояшы елмайсын да, аңа хатын-кыз бәхете насыйп булсын – шунысы мөһим. Бердәнберемнең   балалар табып, безне сөендереп яшәвен телим.

Фәрит ВАФИН рәсеме


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„–--- | 24.02.2013
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>