Җырны бүген кич 1 канал эфирында тәкъдим итмәкчеләр. Әмма видеосы инде интернетка чыкты.
---
в„–--- | 24.02.2013
Аларның тормышлары да үзе бер катлаулы, шул ук вакытта бәхетле театр кебек. Берсе – Мәйсәрә булса, икенчесе сөйгәненә җил-яңгыр тидерми саклаучы, яклаучы Булат образында. Шушы көннәрдә 85 яшьлеген бәйрәм итүче Рауза Хәйретдинованың иҗат һәм тормыш сәхнәсе аның яраткан тамашачыларына да кызыклы булыр.
Мәйсәрә
Иманым камил, Рауза Хәйретдинова диюгә, тамашачы иң әүвәл “Зәңгәр шәл”дәге Мәйсәрәне искә төшерәчәк. Чөнки ул үзе дә, иҗатымны югары биеклеккә күтәргән, мине таныткан образ нәкъ менә шушы, дип әйтергә ярата. Унбиш ел берөзлексез татар театрында шул рольне башкар әле син?! Әлбәттә, образлар үзгәреп, алышынып тора. Алар арасында төрледән-төрлесе бар. Әмма Рауза ханымның тормышы да Мәйсәрә образына аваздаш. Авылда спектакльләр куйганда әнисенә хәтта: “Кызың бигрәк моңлы, сагышлы итеп җырлый инде, ятим калмасын тагын”, – дип әйтә торган булалар. Нәрсә уйласаң, шул булыр дигәндәй, Рауза апа җиденче сыйныфта укыганда, әниләре 37 яшендә өч баланы ятимлектә калдырып бакыйлыкка китеп бара. Әтиләре сугышта, ә Рауза апага тормышның авыр йөген кечкенә генә иңнәрендә күтәрергә туры килә. Энесенә һәм сеңлесенә әти дә, әни дә була ул.
Әтисе сугыштан кайткач, гаиләгә җан кереп китә. Казандагы туганнары сеңелләре Раузаның театр белән җенләнгәнен яхшы белгәнгә: “Артистка булырга теләсәң, Казанга кил, театр студиясенә укучылар җыялар”, – дигән хат язып җибәрә. Артистка булырга хыялланган кыз тота да шәһәр тарафына чыгып китә. Кечкенә генә буйлы, йон оекбашлар, галошлар кигән авыл кызы имтихан алучыларга баштарак сәеррәк тоелса һәм кызгыну хисе уятса да, мөлаемлыгы, үткенлеге, моңлы тавышы белән барысын да сокландыра.
Танылган режиссер Марсель Сәлимҗанов артистканың 70 яшьлек юбилеенда: “Рауза – бик көчле көрәшче. Театрда, сәхнәдә рольләр дә, тормышта гаилә өчен дә көрәште. Без аның белән горурланабыз”, – дип әйткән.
– Ул сүзләрне тикмәгә генә әйтмәгәндер, – ди Рауза ханым. – Чөнки Марсель мине театрда эшли башлаган елларымнан ук белә. Аларның гаиләләре Сәйдәшев музее урнашкан бинада иде. Композитор үзе дә, Сәлимҗанов гаиләсе дә шунда яшәде. Әле дә хәтерлим, Марсель фехтование белән шөгыльләнә, ишегалдында таяклар белән уйнап йөри иде. Мин исә театрның подвалында яшәдем.
Артисткага “җир астында” шактый гына яшәргә туры килә. Юеш диварлар, күселәр белән сугышып йөргәннәр әле дә төшләренә кереп йөдәтә аның. Берничә тапкыр авыр операция кичерүен, авырулар алдында сынмыйча, сыгылмыйча аягында нык басып калуын көрәшче дими ни дисең? Ә сәхнәдәге көрәше, чыннан да, хак шул. Киенергә юньле киеме булмаган авыл кызына шәһәр туташлары арасында ничек тә аерылып торырга кирәк ләбаса. Үзен кимсетергә ирек куймый ул, чая, үткен була. Режиссерлар роль бирмәгәндә дә, спектакльдәге бер рольне өйрәнә дә, шуны уйнап күрсәтә. Образлар даулавы шулайрак була.
Хәер, ургылып чыккан талантың, күңелне айкарлык, бәгырьләрне телгәләрлек моңлы тавышың булмаса, үткенлек кенә ярдәм итә алмый. Шулай булмаса, дистә елдан артык Мәйсәрә, Галиябану, Гөлбанулары белән сәхнә тота алыр идеме икән соң ул?! Алтмыш ел иҗат гомерендә ике йөзләп роль уйналган. Әнә шуларның 120 се – төп героинялар.
1955 елда гына Кәрим Тинчурин спектакльләре сәхнәгә менә. Шуңарчы татар театры драматургия кытлык кичерә. “Баштарак тәрҗемә әсәрләре куйдылар, – ди Рауза апа. – Ярый әле Хәй Вахит килеп чыкты”. Ә Кәрим Тинчурин пьесалары белән Рауза Хәйретдинова танылу ала. “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе” тамашачыларның иң күп йөри торган спектакльләргә әйләнә.
Әлеге спектакльләр кабат сәхнәгә менделәр. “Ул замандагы татар кызларына хас тыйнаклыкны, әдәплелекне, инсафлылыкны саклап калырга кирәк, – ди артистка. – Абыстайларны фахишәләр кебек күрсәтү дә дөрес түгел. Аннан “Зәңгәр шәл”нең кайбер күренешләрен кыскарта башладылар. Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән спектакльдә карчыкларның сәдака алып килгән күренеше юк иде. Яңа куелышта аны яңадан кайтардылар. Мин моңа сөендем, чөнки Тинчурин пьесасына әлеге өлешне юкка гына кертмәгән. Мин “Зәңгәр шәл”не һәрдаим карап барам. Нишләптер яшьләрнең сүз тәмен белмәүләре кызганыч. Әгәр тамашачы: “Ул нәрсә дип әйтте әле”, – дип утыра икән, димәк, монда инде артистның сүзләрен аңламау сәбәпле, халыкның фикере чуала башлый. Шул ук вакытта йөрәкне тетрәндерерлек тавыш булмавы да күңелне әрнетә. Наил Әюповның ничек җырлаганын карагыз сез!”
Рауза Хәйретдинова сәхнәдә уйнаган соңгы Булаты була ул. Унбиш ел эчендә дүрт Булат белән татар сәхнәсен тоткан артисткага аларның һәрберсе дә кадерле. Азат Аббасов, Айрат Арсланов, Мәсгут Имашев һәм Наил Әюпов. Алар җырлаганда залда шылт иткән тавыш та юк.
Әнә шул Булатларны тулыландырып, Рауза Хәйретдинованың чишмә кебек челтерәп торган ягымлы тавышы да өстәлсә, күңелгә ял була. Җырлы спектакльләрнең өстенлеге шунда да инде. Рауза ханымның үзенә хас мөлаемлыгы, сабырлыгы, бөтерчек шикелле тыелгысыз хисләр тирәнлеге күпкырлы рольләр иҗат итәргә этәргеч ясый. Менә шул рольләр исәбенә гаҗәеп катлаулы образларның берсе – “Татар хатыны ниләр күрми” (Г.Ибраһимов) спектаклендәге Гөлбану. Әлеге образда татар хатын-кызының шатлыгы да, кайгысы да, фаҗигасе дә сыйган. Бүген тамашачы трагедияләрне карамый, комедияләргә ияләште, дибез. “Әгәр тирән эчтәлекле әсәрләр булса, нишләп карамасын? – ди Рауза ханым. – “Татар хатыны ниләр күрми”не уйнаган саен залда алма төшәрлек тә урын калмый иде. Тамашачы аны бик яратты”.
Булат
Рауза апа белән бүлмә буйлап стенага эленгән Мәйсәрә, Мөршидә, Гөлбануларның фотосурәтләрен карап йөргәндә, медальләрен тагып, кәчтүмнәрен киеп кияү егете кебек бизәнеп, төзәнеп Нуретдин абый килеп керде. “Дүрт Булат янәшәсендә бишенчесе – мин һәм бердәнбере”, – диде ул, күкрәк кагып. 86 яшендә шулкадәр энергиясе ташып торган, авырлыкларны да шаяртуга борып җибәрергә яраткан Нуретдин абыйны күргән саен сокланып кайтам. “Мин дару эчмим. Иң яхшы дару ул – йокы һәм хатын-кыз. Шуңа тагын физик эш тә өстәлә”, – дип шаяртып алды. Хәер, бу аның тормыш девизы. “Әгәр Нури шундый оптимист, юморист булмаса, мин бу яшькә кадәр яши дә алмас идем. Аны сайлап дөрес эшләгәнмен”, – ди Рауза ханым.
Сүз саен шаяртырга яратса да, Нури абыйның тормыш юлы җиңел булмаган. “Рауза белән икебезнең дә язмышлар бер, авырлыклар беребезне дә урап узмады. Әтием армиягә киткәч, авыру әни белән тугыз бала калдык. Тормышның авыр йөге минем җилкәгә төште. 16 яшемнән сугышка киттем”, – дип, балачакның ачы хәсрәтләрен искә төшереп алды Нуретдин абый.
Казанга кайтып, кирпеч комбинатында комсомол секретаре булып эшли, Мәйсәрәсен, ягъни Раузасын нәкъ менә шунда эшләгәндә, коллектив белән театрга килгәндә очрата. Егерме көнләп очрашканнан соң өйләнешеп тә куялар. “Раузаның хезмәт хакы – 80 сум, минеке бераз артыграк. Хатынны киендерер өчен җәй көне студентлар отряды белән эшкә китәм”, – ди Нури абый.
Бер пар чабата киеп авылдан чыгып киткән егет медицина институтын тәмамлап, шунда укыта башлый, кандидатлык диссертациясе яклый. 25 ел буе шунда хезмәт куя. “Яшь вакытта тормышны күбрәк Раузага алып барырга туры килде, мин командировкаларда идем, – ди аның хәләл җефете. – Бакча эшләре дә, малайны тәрбияләү дә аңа булды. Рауза авырлыкларны күп күрсә дә, көлеп яшәде. Кешеләргә кайгысын да, авыруын да күрсәтергә тырышмады, гел елмайды. 60 ел бер-беребезне зурлап, саклап яшәдек, бәхетле гомер кичердек”.
Ире Рауза апаның беренче планда театр икәнен һәрвакыт белеп яшәгән. Сәхнә тормышы пәрдә ябылгач шунда кала, өйгә Мәйсәрә дә, Мөршидә дә, Клеопатра да түгел, ә хатыны кайта дип кабул итәргә өйрәнгән. Көнләшүләргә урын куелмаганга, шундый бәхетле гомер кичергәннәр дә инде алар. Чөнки татар театрына гашыйк кеше, яшь вакыттан ук аның тузанын иснәп, сәхнә тормышын аңлап яшәгән Нуретдин абый. Рауза апаның тиктормаслыгына, бер урында утырып торырга яратмаганлыгына күнеп беткән инде ул. “Инде театрдан киткәч та, һәрдаим шунда барып йөрде, – ди Нури абый. Директор аны күргәч: “Нишләп йөрисез, Рауза апа?” – дип сорый икән. Ә ул исә: “Менә план карарга килдем әле”, – дип җавап бирә. Менә шулай план карап йөрде әле ул”.
Хәзер инде өйдә икәүләп ял итәләр. Елына ике тапкыр шифаханәгә барып, сәламәтлекләрен ныгытып кайталар. Бакчага барырга тагын ике ай калды дип бармак бөгеп санап торалар. “Студенцы”дагы бакчаларында җиде ай яшиләр икән. Табигать кочагында, җәйрәп яткан Идел киңлегендәге һаваны бернинди чит ил дә алыштыра алмый.
– Минем бөтен вазыйфам – Раузаны яшәтү, аның гомерен озайту, – ди Нуретдин абый. – Ул таза икән, мин дә таза. Еш кына: “Яшисе килә”, – дип кабатларга ярата ул. Ә мин – аның яшәтүчесе. Иртән торам да, Аллага шөкер, карчыгым янымда, дип сөенәм.
***
Сөйләшеп сүз бетми, икәүләп бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Сәгать теле кичкә авышканын сизми дә калганмын. Юл буе уйланып кайттым, әби-бабайларыбызның кулларын күтәреп: “Ходаем, бәхетле картлык бир”, – дип дога кылулары шул була торгандыр шул.
Университет җитәкчелеге пенсия яшенә җиткән галимнәрне филиалларга укытырга җибәрергә җыена. Ректор Илшат Гафуров сүзләренчә, бу адым "университетта эшләрен дәвам итәргә теләгән өлкән укытучыларга ярдәм булачак һәм алар белемнәрен студентлар белән уртаклаша алачак". Филиаллар урнашкан шәһәрләрдә (Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән) өлкәннәргә яхшы яшәү шартлары тудырылачагы да белдерелде. "Беркем дә тулай торакта яшәмәячәк", диде Гафуров.
Университетның матбугат хезмәте Азатлык радиосына югары уку йорты һәм филиаллар арасында укытучылар алмашу турында нигезнамәнең (положение) бер өлешен җибәрде. Ул пенсия яшендәге галимнәргә кагыла.
Нигезнамәнең җиденче бүлегендә “пенсия яшенә җиткән, әмма белем бирүен дәвам итәргә теләгән КФУ укытучысы университет эчендәге белгечләр алмашуда (ротациядә) катнаша ала” диелгән. Галим моның өчен гариза язарга тиеш була. Аның теләге хупланса, ул филиалда моңа кадәр эшләгән дәрәҗәгә, йә булмаса югарырак дәрәҗәгә куела ала. Документта фатир белән тәэмин ителәчәге дә әйтелә.
Әлеге хәбәр яңа гына пенсия яшенә җитеп тә укытуларын дәвам иткәнәрне генә түгел, 70-нең теге ягындагы өлкән галимнәрне дә аптырашта калдырган.
Филология һәм сәнгать институтының татар бүлеге профессоры Азат Әхмәдуллин бүген чирек ставкага укыта. Бу хәбәр аны каршылыклы фикерләргә этәргән.
"Мин каршылыклы фикер эчендә яшим. Беренчедән, яшьләргә урын бирү кирәк, чөнки алар югары буын кебек пенсия дә, югары хезмәт хаклары да алмый, күбесенең фатирлары да юк. Аларга ярдәм итү өчен өлкән буынның яшьләргә үз урыннарын бирүләрен хуплыйм мин. Икенче яктан караганда, инде тәҗрибә туплаган, күп китаплар чыгарган галимнәрне читләштерү дә күңелне борчый", ди Әхмәдуллин.
Үзе ул, әгәр яшьләргә сәгатьләр кирәк дип әйтсәләр, иртәгә үк эштән китәчәген белдерә. Сәламәтлеге сәбәпле филиалларга йөри алмаячагын да әйтә.
Әхмәдуллин сүзләренчә, элекке елларда, эштән җибәрү түгел, ә олыгайган галимнәрне ярты ставкага калдыру да бөтенләй булмаган. Укыта алганнар тулы ставкага белем бирүләрен дәвам иткән, сәламәтлекләре какшаганнар киткән. "Ул вакытларда хәзерге кебек түгел, пенсия акчасы яшәрлек әйбәт иде", ди Әхмәдуллин.
Шул ук татар бүлеге галимәсе, профессор Фәһимә Хисамова машина белән килеп алып, дәресләр тәмамлангач өенә кадәр китереп куйсалар, филиалларга барып эшләргә каршы түгел. 75% ставкага эшләүче галимә, университет җитәкчесе авызыннан чыккан сүзләрнең артында әйтелеп бетмәгән фикерләр дә ятарга мөмкин, ди.
"Безне күтәреп алмасларына күнеп киләбез инде. Олы кешенең чит шәһәрләргә барып йөрергә тиеш дигәне бер дә аңлашылмый", ди Хисамова.
Аның сүзләренчә, бәлки, җитәкчелек олылардан котылу өчен, эштән китегез, дип турыдан-туры әйткәнче, шулай җиңел юлны кулланырга телидер.
Хисамова да элекке елларда абруйлы гыйлем ияләрен уку йортында ярты ставкага калдыру гадәте булмаганны әйтә. 1951-91 елларда Казан университетында белем биргән тел галиме Хатыйп ага Госман олыгайгач университетта консультант итеп калдырылган булган.
Университет җитәкчелеге соңгы вакытта, студентлар укытасыгыз килә икән, түләүле укуга күбрәк алыгыз, дип шарт куя башлаган. Бу хакта татар бүлеге профессоры Хатыйп Миңнегулов белдерде. Аның сүзләренчә, Русия мәгариф министрлыгы бер галимгә туры килергә тиеш студентлар санын да арттырган.
"Университетта хәзер ипләп кенә олыракларны кыскартып баралар. Элекке елларда бер укытучыга уртача сигез студент туры килә иде. Хәзер бу санны артырганнар, ул да өлкәннәргә карата уңай булмады. Укытучыларны ипләп кенә кыскарту ягында алар", ди Миңнегулов.
Галимнәр арасында гомер буе гыйлем туплап университетның алтын фондын тәшкил иткән, зирәк акылында булып яхшы белем бирүчеләрдән котылырга теләүне бернинди әхлак кысаларына да сыймый дип бәяләүчеләр дә бар.
Академик, университетның тарих институты галиме Индус Таһиров фикеренчә, җитәкчелекнең өлкәннәргә мөнәсәбәте бик начар.
"Аларның күбесен ярты ставкага күчереп бетерделәр. Ярты ставка ул 13 мең дигән сүз. Әгәр укытучының башка кереме булмаса, аңа бүген яшәү мөмкин түгел. Галимнәрне филиаларга йөртү, гомумән, дөрес әйбер түгел. Ярты ставканы каплау өчен филиалларга чыгып йөри башласа, галимнең яшәргә акчасы җитмәячәк. Мин моны өлкән укытучыларга карата илкүләм бара торган хата дип саныйм. Күрәсең, хәзер фән, тирән белем кирәкми. Тирән белем кирәкмәгәч, ул тирән белемне бирүче укытучылар да шул кадәр генә кирәк булып чыга", ди Таһиров.
Галимгә май аенда 77 яшь тула. Хәзер ул ярты ставкада. 2012 елның сентябренә кадәр ул университетның тарих институтында кафедра мөдире булып эшли. Мөдирлектән киткәч, башкаларныкы кебек булсын дип, ярты ставкага калдыруларын сорап үзе гариза язган. Таһиров сүзләренчә, хәзер университетта 70-нең теге ягында булган галимнәр әллә ни күп түгел. "Тарих институтында дүрт-бишләп кенә без", ди ул.
Аның сүзләренчә, хәзер доцентлар 70 яше тулгач эштән җибәрелә. Ә профессорлар күпмедер вакыт ярты ставкага эшләрен дәвам итәргә мөмкин. Элекке елларда исә өлкән галимнәргә мондый тискәре караш булмаган.
"Кешенең гыйльми дәрәҗәсенә, аның акылына, аның мөмкинлегенә таянып эш итү бар иде. Галимне бәяләгәндә белеменнән, студентларга белемен җиткерү мөмкинлегеннән, сөйли, фәнни мәкаләләр яза алуыннан чыгып эш итә иделәр. Хәзер, күрәсең, моның берсе дә әллә ни зур әһәмияткә ия түгел", ди Таһиров.
Галим, филиаллардагы укытучыларны кая куярга җыеналар икән соң, дигән сорау да куя. "Анда үз укытучылары да бар, сәгатьләр бүленгән, кая куймакчылар икән соң аларны?" ди Таһиров.
Бүген Казан федераль университетында барлыгы 6900-ләп укытучы эшли.
55-59 яшь – 692 кеше.
60-69 яшь – 749 кеше.
70тән өлкәннәр – 304 кеше.
Сүз нәрсә турында бара дисезме? Тыңлагыз! Дөресрәге, тиз генә тыңлап алыгыз да, шунда ук 30 мартта УНИКС концертлар залында узачак «Ландыш+Мөнир=Әпипә шоу»ына билет алырга ашыгыгыз! Чөнки мондый тамашаны сезнең әле күргәнегез юк иде!
Эстрада концертында җырчылар тамашачыларга халкыбызның милли мотивларын тәкъдим итә: Ландыш биек үкчәләрен – читеккә, Мөнир эшләпәсен кәләпүшкә алыштырачак. Өстәвенә әле алар уен кораллары ансамбленә кушылып, романслар да башкарырга җыена. Тик шулай да үз стильләренә тугъры калып, Мөнир Рахмаев та “бөтерелеп” йөрер, эстрада җырларына Ландыш та сикереп биер, гомумән, барысы да шәп булачак! Булмас дисезме, ышанмыйсызмы? Бу очракта сезгә бары тик тамашаны барып карарга гына киңәш итә алабыз!
Димәк,30 март көнне кичке 17:00 сәгатьтә УНИКСта очрашабыз! Тагын да төгәрәк мәгълүматны 297 43 77 телефоны аша белешергә мөмкин.
Билетларны исә «Билетти» кассаларыннан, «Евросеть» үзәкләреннән, «Уникс» кассасыннан, «Франт» сәүдә үзәгеннән, «Тамаша.ру»дан, «Кольцо» җир асты юлындагы кибетләрдән, Кассир.ру, Концерт.ру. дан!
“Бу әсәр – феномен. Ул 1926 елдан бирле уйналып килә. Кая гына бармыйк, халык һаман “Зәңгәр шәл”не сорый, чөнки бу әсәрдә татарның рухы, милли хисе яши... Киләчәктә дә, һичшиксез, куелачак әле ул. Яңа буын режиссерлар аны яңача куярлар, мөгаен. “Зәңгәр шәл” татарны яшәтүче көч бит ул”, – дип әйтеп калдырган СССРның халык артисты, Татарстанның һәм Россиянең Дәүләт премияләре лауреаты, 1966-2002 елларда Галиәсгар Камал театрының баш режиссеры булган Марсель Сәлимҗанов.
Һәм ул хаклы булып чыга. Чыннан да, “Зәңгәр шәл” спектакле әлегә кадәр куелып килә. Һәм һәр режиссер тарафыннан ул камилләштерелеп, баетылып үзгәртелә. Бу юлы Самара тамашачыларына Галиәсгар Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган “Зәңгәр шәл”не карарга насыйп булды. Әлеге спектакль шәһәребездә берничә ел элек күрсәтелгән иде инде. Аны караган кайбер милләттәшләребездән: “Зәңгәр шәл”нең бу куелышы алдагысыннан тамырдан аерылып тора. Һәм, әйтергә кирәк, яхшы якка”, - дигән сүзләрне ишетергә туры килде.
Театр – тормыш көзгесе. “Зәңгәр шәл” әсәрендә дә чынбарлык чагылдырылган: яшь кызларны, көчләп яратмаган, әмма югары социаль статуслы карт-корыга кияүгә бирү, гаделсезлек рәвешендә “кеше үтерүче” тамгасын тагу һәм башкалар. Ә кызларның күкрәкләрен капшап, аларны мунчага алып керү ягын гына караган ишанны (Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов) шундый сыйфатта тасвирлауны Самара тамашачыларының күбесе “диннән көлү бу” дип, өнәп бетермәде. Ә, бәлки, бу аерым дин әһелләренең кимчелекләрен генә күрсәтүдер?
Камал театры артистлары турында сүз йөрткәндә, аларның кайберләрен генә күтәрү мөмкин түгел, чөнки һәрберсе – үзенчә колоритлы фигура. Назлы, җебегән ятимә кыз Мәйсәрәне уйнаган Гүзәл Гөлбирдиева да, аның явыз холыклы абыйсы Җиһанша ролен башкарган Минвәли Габдуллин да, кызның сөйгәне шахтер Булатны уйнаган Ирек Кашапов та, ишан хәзрәт ролендәге Әсхәт Хисмәтов та, аның йортын карап торучы Галәвине уйнаган Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин да, Мәйсәрәнең дус кызы, Булатның сеңелесе Заһирә ролендәге Ләйсән Фәйзуллина да үз образларына шулкадәр нык кереп киттеләр ки, хәтта аларны башка рольләрдә күз алдына китерергә мөмкин дә түгел иде. Әйтересең лә бу артистлар сәхнәдә уйнамадылар, ә яшәп күрсәттеләр. Тамашачылар исә, бөтен дөньяларын онытып, спектакльдәге язмышларга кушылып, әсәрдәге тормышка башлары белән чумдылар. Эх, нинди артистлар, нинди профессионаллар!
Бу куелышта урман эчендәге качкыннар аланы аерым игътибарга лаек. Искитәрлек, тетрәндергеч күренеш бу. Нинди колоритлы образлар, озын булмаган шушы бер эпизодта нинди тирән эчтәлек ята! Әйтерсең лә ул үзенә бер аерым спектакль. Качкыннарның башлыклары Шәйхи бабай ролен башкарган Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, СССРның Дәүләт бүләге лауреаты Ринат Таҗетдинов кына ни тора анда! Искиткеч талантлы, зур хәрефтән язарлык бу артист катнашкан спектакльләр профессионал яктан тагын да югары баскычка күтәрелә дисәм, ялгышмам. Ә ялган акча ясаучы Тимуш – Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев, ат карагы Миңлегали – Татарстанның атказанган артисты Искәндәр Хәйруллин, юаш кына яшь егет Хәйри - Раил Шамсуаровның ничек уйнаганнарын күрсәгез сез! Искиткеч талант. Бу күренештә хәтта сүзсез рольләрне башкарган артистлар да сокланып карап торырлык.
Качкыннар арасында үз законнары хөкем сөрә. Һәрберсенең үз холкы, һәрберсенең үз фикере, һәрберсе - кабатланмас шәхес. Тик аларның бөтенесе дә абруйлы Шәйхи бабайдан шүрлиләр, аңа буйсыналар, аны тыңлыйлар. Ә ул күп сөйләргә яратмый. Сөйләсә дә, акыллы сүзләр генә әйтә. Шулай күпне күргән, күпне кичергән, үз гомерен инде яшәгән бу олы яшьтәге герой авызыннан автор илгә бернинди дә файда китермәгән, ә күп очракта, киресенчә, зыяны гына тигән кешеләр турындагы фикерен җиткерә. “Илгә нинди файдаң бар соң синең?!” – дип җан авазы белән кычкырып сорый Шәйхи бабай байлыктан башы әйләнеп, ялган акча ясаучы Тимуш белән ат урлаудан ләззәт табучы Миңлегалидән. Һәм бу сорау әйтерсең лә спектакль геройларына түгел, ә залда утыручы тамашачыларга юллана.
Әйе, күпләребез бу дөньяда илебезгә, халкыбызга нинди файдабыз тия икән дип уйланамы икән? Ә менә Шәйхи бабай уйлана. Ул үзе иле, халкы файдасына җинаять кылганы өчен гомеренең ахырына кадәр качкын булырга мәҗбүр. Аның “Яңа закон чыгып, безгә ирек бирелгәч, туган авылыма кайтсам, мине анда ике куллап каршы алырлар иде. Ә менә сез туган авылыгызда кирәкме икән?!” – дигән тирән мәгънәле соравы да уйланырга мәҗбүр итә.
Качкыннар күренешенең тамашачыны тетрәндергән тагын бер ягы – искиткеч матур, җанга үтеп кереп, аны айкап чыгучы биюләр. Профессиональ, халыкчан һәм заманча биюләр бергә кушылып, шедевр килеп чыккан ич! Кара урман эчендәге кырыс ирләр төркеменең көчен, колоритын, образларның байлыгын күбрәк нәкъ шушы югары дәрәҗәдәге биюләр төгәл итеп, яхшы чагылдырды да, нәкъ шулар ярдәмендә залны тетрәндерде дә инде. Карап һәм сокланып туймаслык.
Ишан хәзрәтнең дүрт хатынын тасвирлаганда да нинди бай буяулар кулланган режиссер! Дүртесе дә үзенчәлекле кыяфәтле, дүртесе дә үзенчәлекле холыклы. Бу рольләрне башкарган талант ияләре – Татарстанның атказанган һәм халык артисткасы Фирая Әкбәрова (Хәдичә), Татарстанның атказанган һәм халык артисткасы Раушания Юкачева (Мәрфуга), Татарстанның халык артисткасы Люция Хәмитова (Сабира), Татарстанның атказанган артисткасы Ләйсән Рәхимова (Фазилә) да мактап һәм сокланып кына телгә алырлык.
Милли рухны, милли колоритны тамашачыга җиткергән спектакльдәге тагын бер көчле чара – ул танылган композиторыбыз Салих Сәйдәшев музыкасы. Гомумән, “Зәңгәр шәл” – ул спектакль-җыр. Бу әсәргә ниндидер тылсымлы көч бирә, ямьлелек, җылы сулыш өсти, шуңа күрә тамашачыга да аны кабул итүе ничектер җиңелрәк, күңеллерәк, дип әйтер идем.
“...Халык үзенең ир-егетләрен дә, сукбайларын да бик яхшы таный һәм дөрес бәяли. Шуңа күрә “Зәңгәр шәл”не халык үзенеке итеп саный. Үзенеке итеп санаганны беркайчан да онытмый...” - дип әйткән булган Туфан абый Миңнуллин. Нинди хак сүзләр!
Дорфа мөгамәлә диннән биздерә
Һәрбер мәчеттә (күбесендә) кизү торучы бабайлар була, чишенер өчен кием элгечләре куела. Менә шушы элгечләрдә матур гына 4-5 яулык һәм халатлар эленеп торырга тиеш. Әгәр мәчеткә башына бәйләмәгән һәм кыска җиңле күлмәк кигән хатын-кыз килеп керә икән, аны кизү торган бабай: “Хуш киләсез, кызым, нинди мәсьәлә белән килдегез, нинди ярдәм кирәк?” – дип елмаеп сәламләргә, килгән хатын-кыз үз проблемасын аңлатканнан соң: “Кызым, менә шушы яулыкларның кайсысы ошый, шунысын бәйләп җибәр әле, менә шушы халатны кисәң, тагы да яхшы була. Әйдә хәзрәт янына алып керәм, ул Сезгә барысын да аңлатыр, дога да кылыр. Машалла, Сезгә яулык ничек килешә икән”, – дип килгән хатын-кызларны мөмкин кадәр матур итеп каршы алырга тиеш. Чөнки Аллаһы Тәгалә Мусаны (г.с.) явыз фиргавен янына да: “Ягымлы итеп сөйләш!” – дип җибәрде. Бәлки кеше мәчеткә беренче тапкыр, күңеленә тынычлык, гаиләсендә килеп туган сорауга җавап эзләп, дөньядагы гаделсезлектән туеп килгәндер. Беребез дә бу дөньяга намаз укып, ураза тотып килмәдек, барыбыз да җылы сүзгә, яхшы мөгамәләгә мохтаҗ. Әгәр берәр җылы сүз, Коръән аяте, яхшы киңәш ишетергә дип килгән кешене мәчет ишегеннән керүгә: “Нигә яулык бәйләмичә килдең?” – дип җикеренеп каршы алсалар, ул кеше яңадан мәчеткә, гомумән, исламга килерме? Кызганыч ки, бүген мәчетләребездә кизү торучыларның байтагында әдәп-әхлак түбән дәрәҗәдә.
Гөлшат ханым, Сез нинди мәдрәсәгә баргансыздыр, анысын әйтә алмыйм. Әйтик, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укырга керергә килгән һәрбер кешене ачык йөз белән каршы алалар. “Бер соравыбызга сәркатип ханым җавап бирергә алынмады. Менә бу әфәнде – өлкәнебез, дип соравыбызны янәшә өстәл артында утырган иргә юллады. Без күтәрелеп карауга, ул торып безгә аркасы белән борылып басты” дигән сүзегезгә ышану бик кыен. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендәге ир-ат мөгаллимнәр дә, сәркатипләр дә артлары белән борылып утырмый.
Ислам шәригатендә чит ир-ат белән хатын-кыз кул биреп күрешергә тиеш түгел һәм хатын-кыз тавышы чит ирләр өчен хәрам санала. Шуның өчен хатын-кыз таныш ирләргә үзләре башлап сәлам бирми, әгәр ир кеше үзе алдан сәлам бирсә, хатын-кыз сәламне кабул иткәнлеген белгертеп, җиңелчә генә баш кагып китә. Әгәр инде хатын-кыз мәчеткә килеп, мәчеттәге кешегә сәлам бирсә, хәтта сәлам бирмәсә дә, алда язып үтелгәнчә, аны сәламләп каршы алырга һәм сорауларына җавап бирергә тиеш, бу мәчеттә эшләүчеләрнең вазыйфаларына керә.
Инде бүген бездәге ислам вәзгыятеннән чыгып караганда, сәламләшү хакындагы сорау бик кечкенә мәсьәлә булып кала. Чөнки бездә бүген намаз укып, ураза тотучыларның да әхлаклары түбән дәрәҗәдә. Ә Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Әхлак – иманның яртысы”, – дигән. Инде мөфти дигәнебезнең чит хатын-кызның кулын үпкәнен телевизордан күрсәтеп торганда, мәчеттәге имамнарның мәчеткә үз проблемалары белән килгән хатын-кызга сәлам бирмәүләре бернинди әхлак киртәләренә дә сыймый.
Рәсим Хәбибулла. Лениногорск шәһәре
Редакциядән: Гөлшат Ганинең язмасын ТР Диния нәзарәтенә юллаган идек. Нәзарәт каршындагы Голамәләр шурасы рәисе Рөстәм Батыров, әлеге мәсьәләне 11 мартта булачак утырышыбызда тикшереп җавап бирербез, дип хәбәр итте.
Ир-ат, хатын-кыз – бер-берсенә фетнә
Хатын-кыз белән ир-ат бер мохиттә яши. Шуңа күрә аларны аерым күзаллау мөмкин түгел. Бигрәк тә шәһәр җирендә, эштә, укуда, транспортта еш күрешергә, аралашырга туры килә. Бер караганда, бу – имтихан. Имтихан авыррак булган саен безгә әҗере күбрәк биреләчәк.
Билгеле, Төркия кебек илләрдә хәл башкачарак. Әйтик, кемгәдер кунакка барсаң, анда ишекне сиңа, һичшиксез, ир-ат ача. Кем бар анда, дип хатын-кыз сорамый. Әгәр киләсе кеше хатын-кыз икән, аны хатын-кыз каршылый. Әгәр дуслар, туганнар килә икән, хәл башкачарак. Чит кеше килә икән, ризыкны хатын-кыз әзерләсә дә, кунакны сыйлау, күңелен күрү – ир-ат вазыйфасында. Эш урынында да хатын-кызларга тыйнаграк булырга, ир-атларның игътибарын җәлеп итмәскә кушыла. Вәсвәсәләндереп йөргән хатын-кыз җәннәтнең исен дә сизә алмас, дигән хәдис бар. Дөрес, Төркиядә хатын-кызны мөмкин булган кадәр эшләтмәскә тырышалар. Һәрхәлдә, яулык ябу гына аз, сыланып торган кием кимәү, ир-атның игътибарын җәлеп итмәү, гомумән, шәһвәт уятмау таләп ителә.
Хатын-кызның тавышы, хәрәкәтләре – барысы да ир-ат өчен имтихан. Ир-ат та – хатын-кыз өчен сынау. Юкка гына алар бер-берсе өчен фетнә дип әйтелмәгән. Янә ир бала белән кыз бала аерым тәрбияләнергә, әйтик, шәһәр җирендә, фатирда яшәгән сурәттә һәрберсе өчен аерым бүлмә юк икән, алар чаршау белән булса да аерылып куелырга тиеш.
Инде мәчетләргә килгәндә, Төркиядә бервакыт галимнәр хатын-кызларның җомга намазына йөрүен тыйган булган. Хәзер мондый тыю юк. Барсыннар, вәгазь тыңласыннар. Дөрес, аларның аерым урыннары булырга, кергәндә-чыкканда уңайсызлык сизмәсеннәр өчен, аерым ишекләр ясалырга тиеш. Бездә бу җәһәттә хатын-кызлар иркенрәк йөри. Әгәр мәчетләрнең ишекләре тар икән, бу инде мәчет салучы ирләрнең проблемасыдыр. Хәзер кибетләргә дә ике-өч ишектән кереп булганны нишләп әле мәчеттә дә берничә ишек булмаска тиеш?! Бу ут-күз чыгу куркынычыннан саклану өчен дә мөһим. Менә Мәрҗани мәчетенә керәсең, хатын-кыз аяк-киеме дә, ир-ат аяк киеме дә янәшә тора. Әле ишеге тар булгач, бер-берсенә комачаулыйлар. Югыйсә ашханә ягында өстәмә ишек бар. Җомга көнне хатын-кызларны шул ишектән кертергә мөмкин ләбаса.
Инде хатын-кызга сәлам бирүгә килгәндә, ниятең мөһим. Билгеле, хатын-кыз сәлам бирсә, баш кагып булса да китәргә кирәк. Шәригатьтә ничектер, белмим, әмма мин шулай эшлим. Дөрес, кайчак сәлам бирер дип исәнләшәсең, ул сәламеңне алмагач, уңайсыз була. Кайвакыт сәлам бирмәс инде дип кырыйга карыйсың, әмма ул сәлам биргәч читенсенәсең. Монда инде ике арадагы мөгамәләгә карый. Билгеле, өлкән яшьтәге апаларга, әбиләргә сәлам бирергә кирәк. Минемчә, яшьләргә сак булырга кирәк. Инде өлкән кешеләргә сәламләшү гадәти хәлгә әйләнә. Гөлшат ханым хатындагы кебек туганыңның сәлам бирмәве сәер. Әмма туганлык ерагая барган саен саклануың хәерле. Вәсвәсәләргә юл куймас өчен, саграк булуың яхшы.
Алмаз САФИУЛЛИН
Аның иҗат гомере бар җырчыларныкыннан да озынрак булып чыкты, шөкер. Салкын яңгырларда, кышкы бураннарда ягылмаган клубларда, СССРның бөтен почмакларында җырлап та, тамагына катлаулы операциялəр ясатып та Əлфия ханымның тавышы кимеми. Кайсы халыкта бар мондый легендар җырчы? Аның бу фидəкарь хезмəте хөкүмəт тарафыннан да, халкыбыз тарафыннан да югары бəялəнде, ул Татарстанның халык артисткасы, ул Россиянең атказанган артисткасы, ул ике тапкыр «Кызыл байрак» ордены һəм бихисап мактау кəгазьлəре алган кеше.
Əлфия апа белəн бөтен татар миллəте горурлана. Һөнəри эстрадада гына да 55 ел өзлексез җырлаган, һəвəскəрлекне, агитбригадалар белəн хезмəтен дə санасаң, 63 ел сəхнə тоткан җырчы ул Əлфия ханым. Андый сəнгатькəре булган халык үлемсез.
Минем гаилəм атаклы җырчы Əлфия ханым белəн ишеккə-ишек күрше булып торды. Күршелəр буларак, без бик еш аралаштык, кунак-кунак йөрештек. Аның өендə кунаклар күп булса, Əлфия апа йокларга безгə керə, безнең өйдə урын калмаса, без Əлфия апаларга кереп кунабыз. Кич утырабыз, аулагөй ясыйбыз. Шушы кич утыруларда мин магнитофонны əйлəндереп җибəрəм яки кич утырганны видеокамера белəн тасмага төшерə барам.
Бу сөйлəшүлəрнең төгəл системасы булмый торган иде. Сүз иярə сүз чыкканнан, башка ни килə, телгə ни төшə, шундый өзек-төтек хатирəлəр, мəзəклəр магнитофонда да, видеотасмада да, куен дəфтəрендə дə байтак җыйналган.
Əлфия апа ул – мəзəк сөйлəү остасы. Туганнары, якын танышлары утырган табын янында Əлфия Афзалова булса, көт тə тор, кич буе халык эч катканчы көлəчəк. Ул үзе белəн булган аяныч хəллəрне дə, башкалар турында да көлке итеп сөйли белə.
Җае чыккан чакта, Əлфия ханым ишетелер-ишетелмəс кенə моңлана башлый. Ул кычкырып җырламый, ул шушы бүлмə эчендəгелəргə генə моңлана, аның бу моңлануы – нинди дə булса сагышлы хатирəлəргə ияреп уйлануы иде булса кирəк. Аның шулай моңлануы табындашларга гаять көчле тəэсир ясый, хислəр ташкыны күз яшьлəре булып бəреп чыга.
Безнең Əлфия апа белəн сөйлəшүлəр бер китап булып җыелды, миңа аның хакында фильм төшерү дə насыйп булды. Бу кыска гына язмада шул китапка һəм фильмга кергəн кайбер мизгеллəр.
БЕРЕНЧЕ МИЗГЕЛ
Бүтəн бер сүз өсти алмыйм
Мин шушы язганыма:
Татар Моңы Алиһəсе –
Əлфия Авзалова!
Лəбиб ЛЕРОН
1996 елның азакларында Əлфия Афзалованың кинəт кенə тавышы бетте. Əлфия апа моны: юлда салкын тигердем, шуныкы гына, дип юрады. Лəкин тавышы кимегəннəн кими барып, җырлау түгел, хəтта ул бөтенлəй сөйлəшə алмас дəрəҗəгə җитте. Табиблар Əлфия Афзалованың балаларына, якыннарына җырчыбызның тамагында яман шеш барлыгын əйттелəр. Бөек җырчыбызның гомере өч-дүрт ай, күп дигəндə бер ел гына калган, дип котны алдылар. Əлфия апаның кызы Зөлфиянең ире – Равил Нигъмəтҗанов, үзе дə табиб кеше, җырчыны коткару эшенə керештелəр. Җəмəгатем Рузия Əлфия Афзаловаларга кереп китте. Бераздан чыкты да:
– Карале, – диде. – Əлфия апаның бер дə кəефе юк. Ул күңелсез уйларга баткан, аны чəйгə дəшик, авыр уйларыннан бераз аерылып торыр. Хəл ителде, Əлфия апаны кунакка чакырдык.
Əлфия апаның тавышы карлыккан, карлыккан гына түгел, аның тавыш сеңерлəре авыру, ул көчкə сөйлəшə, аның тамагында шеш.
– Унлап врач карыйлар да – чыш-пыш сөйлəшəлəр, карыйлар да – чыш-пыш... Беттем мин... Егерме бер көн бит. Хəлем юк... Ютəл басты.
Рузия: Уза ул, Əлфия апа... Син тəрəзə кырына, җил өрə торган җиргə утырма, менə монда утыр. (Рузия Əлфия апаның җилкəсенə мамык шəл сала. Əлфия ханым урыныннан күчə).
Батулла: Бөркəн зәңгəр шəлеңне, Мəйсəрə.
Əлфия апа: Булырсың монда Мəйсəрə, җырлау түгел, сөйлəшергə дə тавыш калмады.
Рузия: Əлфия апа, син үзеңне сакламыйсың бит... Бүген əче җил, утыз дəрəҗə суык, син муеныңа шарф та салмагансың, биялəй дə кимəгəнсең, урамнан барасың, яшь кызмыни!.. Тунының бер төймəсен генə каптырган да бара...
Əлфия апа: Анысы ерунда аның, менə муендагы, тамактагысы куркыныч.
Батулла: Үтə ул, Əлфия апа.
Рузия: Кызыл борыч белəн сөт кайнатып бирим əле мин сиңа, йөткерүең бетəр.
– Үтсен инде... – диде Əлфия апа, лəкин ул боек иде. Рузия борыч салып кайнатылган сөт китерде. Əлфия апа шул сөткə карап уйга калды.
Əлфия апа: Минем каты чирлəгəнем булмады, несмыкание белəн дə мин айлар буе җырлап йөри идем, больничныйга чыкмадым... Магаданга чаклы барып җитеп, больничныйга чыксаң, җир убар, өзми идем гастрольлəрне. Минем ятып авырганым булмады, менə беренчесе, яткызды бит, мəлгунь, куркыта, малакаем. Əнə шул несмыкание белəн айлар буе җырлаганнарның нəтиҗəседер инде бу тамак рагы. Үлемем шушы икəн, дип уйлыйм.
Батулла: Юк, Əлфия апа, əле яшибез...
Əлфия апа: Алла боерса!
ИКЕНЧЕ МИЗГЕЛ
Гүзəл дə түгел кебек син,
Чибəр дə түгел кебек,
Ямьлерəк лəкин барыннан
Синдəге сөйкемлелек.
Хəсəн ТУФАН
Əлфия Афзалова хастаханəгə кереп ятты. Дөнья хəлен белеп булмый. Видеокамера алып, аның янына хастаханəгə киттем. Камерага ничек төшерелгəн, сөйлəшү шулай бирелə. Əлфия апа иреннəре белəн генə сөйлəшə. Аның хəлен белергə Зəй хакимияте башлыгы Рəшит Хəмəдиевнең ярдəмчесе Рəис Нəҗипов та килгəн иде. 1997 елның 18 гыйнвары иде бу.
Əлфия апага сөйлəшергə ярамый, аңа операция ясарга əзерлек бара. Лəкин Əлфия апа табиблар кушканга буйсына торган хатын түгел, барыбер сүзгə катнаша:
– Зəй ягы бит ул... Зəй кебек матур җир юк дөньяда. Зəйдəн чыккан язучылары гына да ни тора, җүлəр! Зəйнең хуҗалары ни тора? Рəшите белəн Рəисе алтын бəясе, җүлəркəем. Алар ны бер күрсəң, авыру булсаң, шундук терелəсең. Аларның ачык чырайларына, якты йөзлəренə карап, сикереп торасың, валлаһи. Рəхмəт аларга! Кунакчыл халык! Өч концертка дип килсəм, унбишне биреп китəм мин Зəйдə.
– Əллə, минəйтəм, Зəйгə бер йорт салып, шунда яшəргə кайтасыңмы?
– Исəп шулай иде дə бит... – ди Рəис Нəҗипов.
– Алай булмас инде, – ди Əлфия ханым.
– Əлфия апа, ничə яшьтəн җырлый башладың син?
– Бишенче, алтынчы, җиденче сыйныфларда ук җырлый идем инде. Агитбригада белəн җөрдем Актаныш авыллары буйлап... Казанга шомарып килдем инде мин. «Күккүк»лəрне, «Гөлҗамал»ларны җырлап...
– Бу халыкка чыгу дигəн сүз бит. Димəк, кырык биш түгел, ничə ел җырлаган булып чыгасың?
– Кырык бишкə сигезне куш!
– Илле өч ел була! Сөбханалла! Машалла! Кайсы илдə, кайсы халыкта бар шушындый җырчы? Бу бит Гиннесс китабына керергə тиеш!
– Ул бит агитбригадада гына бит инде...
– Агитбригада ул хезмəт түгелмени? Агитбригада ул сəхнə түгелмени?
– Профессиональ сəхнəдəн генə санала башлый бит ул пенсия.
– Əлфия апа, син үзеңне уникаль, даһи шəхес, дип таныйсыңмы?
– Мин аны яшь чагымда белмидер идем, дөресен генə əйтим, шуннан белегез, үземдə бер генə пластинкам да юк, бөтенесе кешедə. Таратып бетердем. Үземнең җырымнан мин бер вакытта да риза булмадым. Ошамый җырлавым. Бүген бик күп җырчылар җырлый, тасма əйлəндереп, ə минем шул тасмам да юк. Кассета да юк. Шуннан уйлап кара инде, мин үземне зур итеп санамадым. Олыгая башлагач, үземнең җырларымны тыңлыйм да уйлап куям: нинди киң сулыш, нинди тавыш! Соңгы елларда җырлаганнарымны да тыңлап карыйм. Аллага шөкер! Барысы да үз урынында!
ӨЧЕНЧЕ МИЗГЕЛ
Əлфия апа: Актанышта багана башындагы (районга бер генə радио иде бит) йомыры радиодан Гөлсем Сөлəйманованы тыңлый идем, бəлəкəй генə кызчык мин – Гөлсем апа җырлап бетергəнче баганага сөялеп басып торамын. Аннан Зифа Басыйрова килеп чыкты. Аны йотлыгып тыңлыйдыр идем. Икесен дə бик нык яраттым. Опера җырчыларын да яратам мин. Хəзерге опера җырчыларыннан Зилə белəн Венераны мин беркемгə дə алыштырмыйм. Хəтта вафат булган данлыклы җырчыларга да.
Батулла: Татар халкының аның җырчылары тарихта күп булган. Əйтик, Фəттах Латыйпов, Камил Мотыйгый, Газиз Əлмөхəммəтов, Рəшит Ваһапов, Усман Əлмиев һəм башкалар бик мəшһүр җырчылар иде. Лəкин шул мəшһүрлəр арасында аеруча дан яулаганнар сирəк. Җырчы үз заманасында вакыйга ясаса гына даһига əверелə. Вафатыннан соң да аның турында риваятьлəр сөйлилəр. Җыр сəнгате өлкəсендə вакыйга ясаган артистыбыз Гөлсем апа Сөлəйманова булды. Рəшит Ваһапов татарның җанына, бəгыренə үтеп керə алды. Аннан соң – Илһам Шакиров!
Əлфия апа: Менə мине олы җырчыга санасагыз, Əлфия апагызны да вакыйга ясаган артистка, дип уйласагыз, мин сезгə шуны əйтəмен: мин җырларга Илһам Шакировтан өйрəндем. Аның матур бормаларын кабатларга тырыштым, аның милли аһəңен тотып алырга тырыштым. Илһам олы җырчы гына түгел, ул əле остаз да бит. Аңа ошарга тырышалар, аңа ошатырга тырышалар. Аннан өйрəнəлəр. Кызганыч, Илһамдагы кебек ул милизмнар башка берəүдə дə күренми əле… Мин шунысына шаккатамын, Илһам җитмеш яшенə якынаеп килгəндə дə тавышын югалтмады. Югыйсə, ул режим белəн дə яшəмəде. Тавышымны саклыйм дип, җылы өенə биклəнеп тə утырмады, кышкы салкыннарда, җəйге яңгырларда да җырлады. Ə тавышы саф. Гайрəте кайтыш түгел. Моны могҗиза дими, ни диярсең? Алтмыштан узган җырчыларның һаман сəхнə тотканын кайсы миллəтнең күргəне бар? Татарда бар ул могҗиза, ул – Илһам Шакиров!
ДҮРТЕНЧЕ МИЗГЕЛ
Батулла: Синдəге моң каян килгəн дип уйлыйсың, Əлфия апа?
Əлфия апа: Җəтимлектəн! Əтием җырчы иде. Көтүче. Əти киң күкрəкле, авылның башыннан кайтып килгəндə җырлый иде, бөтен авыл яңгырап тора. Бəлəкəй вакытта мин аның моңын аңламаганмындыр. Моң җəтимлектəн килə, авырлык күрүдəн... Күкəй эченнəн чыкканнарда моң була алмый. Əнə, минем кызларда моң юк. Алар рəхəттə үстелəр. Ə мин хəер сорашып үстем.
Батулла: Мəшһүрлек бар синдə! Данлы кеше син! Сине яраталар! Сине белмəгəн кеше юк! Син тормышыңнан канəгатьме? Узган якка борылып карагач, ни əйтер идең?
Əлфия апа: Бик авырлык күреп үстем бит инде... Салкын пич башында үстем, əни үлгəч... Шул яшьлегем кайтса, шул авыр тормышка мин кире кайтыр идем! Үлмəдем бит! Тырыштым! Кемгə кер җудым, кемгə идəн җудым. Кайтыр идем шунда, шул салам түбəле ятим өебезгə кайтыр идем... Үкенмимен! Ризамын! Яшьлегем кире кайтса... Тормышның кадерен белер идем. Җиңел тормыш – сөенеч тормыш түгел ул. Аллага шөкер, эшлəп алдым, димен. Тəмсез булса да, «тəмле» дидем. Аллага шөкер, бу бар, дидем. Риза мин. Хəзерге тормыштан да риза мин! Элеккеге тормышны да сагынам мин.
Ятим балалар аркасында олы низаг килеп чыкты һәм бу хакта төптән уйланырга нигез юк түгел. Ни өчен соң әле без үзебезнең ятимнәребез хакында тиешенчә кайгыртмыйбыз, гарип балаларны тиешенчә дәвалый алмыйбыз? Спортка, күңел ачарга акчаны капчыклап сибәбез, ә сәламәтлеккә килгәндә кесәбез такыр. Дөрес, соңгы көннәрдә бу хакта кычкырып сөйли башладык, дәүләт башлыгы да тавышын күтәрде, Дума депутатлары да урындыкларын шыгырдатып алдылар. Ятим балалар мәсьәләсендә вәкаләтле кеше Павел Астахов та кимчелекләрне сизде. Бактың исә ятимнәрнең язмышы белән кызыксынырга аның күз күреме җитмәгән, ягъни ул түбәндәрәк утырган икән. Менә тәхет югарыдарак булса, шуннан күзәтсәң, эш яхшырачак, ди. Моның өчен ятимнәр министрлыгы оештырып, шунда күп санлы чиновниклар туплап, казнадан миллиардлар каерып, эшне яңачарак башлау мөһимрәк дип уйлый ул. Ятим балаларны уллыкка бирү тәртибен бераз гадиләштерергә кирәк дип тә уйлыйлар кайбер түрәләр. Ә менә Православие чиркәве башлыгы Кирилл, Аллаһы Тәгалә белән килешеп, кайбер ятим, гарип балаларны монастырьга урнаштырырга, әлбәттә инде, чукындырып, шунда мөмкин кадәр дәвалап карарга дигән фикердә. Дәваланып та аякка баса алмаган балаларга җылы, йомшак урын да бар икән. Монысы – зират. Бу хакта ул чын-чынлап хәстәрләнә башлаган.
Бүген трибуна артына чыккан һәр түрә бер фикердә, балалар йортларын бетереп, ятимнәрне гаиләләргә өләшергә. Үткән гасырның 30 нчы елларында бөкресе чыккан ярлы авыл халкын шул рәвешле колхозларга куып керткәннәр иде. Менә шундый фикер көрәше барган арада Алексеевск районында яшәгән Хәйбуллиннар гаиләсендә тәрбиягә алынган бер бала элмәккә үрелде. Кайбер түрәләр бу вакыйганы ишеткәч шомга калды. Янәсе, тамагы тук, сәламәт бала ничек мондый эшкә барган? Булган сәбәпләр дә юктан гына, имеш. Юктан гына түгел икән шул. Мин “Комсомольская правда” һәм, “ВТ” газеталарында басылган мәгълүматларны укыгач, шундый фикергә килдем. Иң зур ялгышны балалыкка биргән оешмалар, андагы җаваплы кешеләр җибәргән. Үзләренең балалары хәттин ашкан гаиләгә нигә тагын үги бала өстәргә кирәк булган? Җитмәсә Рүзәлдән ике яшькә генә кечерәк үз уллары да яннарында бит. Минем күпьеллык тәҗрибәм шундый: үз балалары булган гаиләгә ятим бала өстәргә ярамый. Ул барыбер үги бала булачак.
Икенчедән, мәктәп һәм авыл җитәкчеләре җитди мәгънәсезлек күрсәткәннәр. Сигналлар була торып, Рүзәлнең язмышы белән якыннан кызыксынмаганнар. Баланың эч серен тыңларлык, аңа киңәш бирерлек бер кеше дә булмаган. Суворов училищесына урнаштырам дип вәгъдә бирү – ялгышлык. Анда болай гына кереп булмаячагын алдан ук аңлатырга иде. Рүзәлнең бу гаиләдән тизрәк ычкыну теләге дә булмады микән әле?
Күңеле тарткан кыздан читләштерү шулай ук мәгънәсезлек. Бәлки ул кыз Рүзәлнең эчке дөньясын аңларлык бердәнбер кеше булгандыр. Сүз уңаеннан шуны әйтәсем килә: әгәр 14-16 яшьлек улыгыз яки кызыгыз кем белән булса да дуслаша икән, араны бозмагыз. Хәтта өегезгә килергә дә рөхсәт итегез. Кемнең кемгә лаек икәнен вакыты җиткәч үзләре аңларлар.
Рүзәлнең элмәккә баруында мин иң зур сәбәпне Яңа ел вакыйгаларыннан күрәм. Бөтен иптәшләре бүләк алганда, Рүзәлнең коры кул белән калуы гамәлгә сыймый. Өстәвенә Шүрәле булып та уйнаган бит әле. Ә халык телендә Кыш бабай белән Шүрәле якын дуслар – икесе дә карурман кешеләре. Ә инде 15 яшьлек үсмерләрнең акча җыеп, Яңа елны үзләре генә каршы алырга уйлаулары – мәктәп җитәкчеләре һәм ата-аналарның балалар турында кайгырта белмәүләре. Мондый уенның минем башымнан үткәне бар. Мәктәпне тәмамлап чыккач, берничә үсмер Яңа елны үзләренчә, басуда калган терлекчеләр вагонында үткәрергә телиләр. Чаңгыга бәйләп, тимер мич тә алып баралар. Мичкә ягып, шактый гына аракы чөмергәч, үсмерләр йокыга талалар. Нәтиҗәдә вагонга ут каба, чактан гына исән калалар. Бу үсмерләр мәктәптә укыганда ук шактый күңелсезлекләр эшләгәннәр иде. Авыл советында махсус җыелыш уздырып, тәртипкә чакырган очраклар да булды. Әмма әти-әниләре ул вакытта тиешле нәтиҗәне ясамадылар.
Рүзәлнең үлемендә журналистлар, җаваплы кешеләр күреп бетерә алмаган тагын бер сер бар әле. Хәйбуллиннарның күршесе дә ишле балалы бит. Бу гаиләнең матди хәле әлләни мактанырлык булмаса да, алар тыныч кына яши дип беләбез. Ә бит бизмәнгә салып карасаң, бу ике гаилә арасында дәүләт тарафыннан җибәрелгән тирән каршылык ята. Хәйбуллиннарга ятим балаларны тәрбияләгән өчен шактый гына акча бирелә. Үз балаларын тәрбияләгән күрше гаиләгә, дөресен генә әйткәндә, сукыр тиен дә юк. Мин кайбер ташламаларны кертмичә, чагыштырып әйтәм. Әлбәттә, күрше хатыны Рүзәлгә син хезмәтче ролен үтисең дип әйткән. Әни булырга тиешле Гөлчәчәк ханым ничек күршеләрдән гаеп эзләмәсен, акланырга тырышмасын, аңа комсызлык чире йокканы күренеп тора.
Кырык баш сарыкны, берничә баш сыерны, аларның бозауларын туйдыру ансат эшме? Сугыштан соңгы кечкенә колхозлар нәкъ шуның кадәр мал тоттылар. Көн саен бер ат йөге тирес кенә җыйнала бит алардан. Күпме печән, фураж өләшеп чыгарга кирәк.
Кыскасы, ятимнәрне балалыкка бирү турында уйланырлык фикерләр хәттин ашкан. Беренче чиратта балаларны бик бәләкәй вакытта үз балалары булмаган гаиләләргә бирергә кирәк. Минем күпьеллык күзәтүләрем мондый балаларның үгилек төшенчәсен белмичә, тәртипле булып үсүләрен раслый. Үз балалары булып та, тагын берничә баланы тәрбиягә алучыларга шикләнеп карарга кирәк. Мин ярты гасырдан артык ун һәм аннан да артык бала табып үстергән гаиләләрне күзәтеп киләм. Мондый гаиләләр арасында да “үги” балалар була. Ата-ананың барысына да җылы кулы җитеп бетми күрәсең. Кычыткан ашап үскән балалар арасында да, үсеп, акча эшли башлагач, мещанга әйләнгәннәре бар. Ишле гаиләдә үскән балаларның, соңрак үгигә әйләнеп, элмәккә үрелгән чаклары да булды.
Ятимнәрне гаиләләргә өләшкәнче, балалар йортында тәрбия ысулларын үзгәртергә иде безгә. Моннан берничә дистә еллар элек балалар йортында гаилә ысулы белән тәрбияләү турында сүз барган иде. Кечкенә һәм өлкән балаларның бер гаилә булып, бер бүлмәдә яшәүләре максатка ярашлы булыр иде. Нигә әле өлкән кызның сеңлесе, бәләкәй баланың яраткан апасы булмаска тиеш! Бу очракта ир балаларга карата аерым якын килергә кирәк булыр. Балалар йортларына педагогия вузларыннан студентларның килеп йөрүе дә мактаулы күренеш булыр иде. Әлеге кечкенә гаиләләргә институттан студент апалары һәм абыйлары кайтып йөри икән, балаларның күңеле күккә тиячәк! Мондый тәрбия ысулы дәүләт карамагында булсын иде, дигән теләк бар. Иң мөһиме ятим балаларда үгилек төшенчәсе калмасын иде. Шул ук вакытта мәрхүм Туфан Миңнуллинның трибуна артына чыгып: “Балалар йортларын бетерергә ашыкмыйк әле, җәмәгать!” – дигән сүзләрен онытмыйк.
Акыллы бала булган ул Рүзәл. Әхлаксыз җәмгыятьтә артык кашык булуын яхшы аңлаган.
Мәшһүр проза остасы Гаяз Исхакый һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукай – татар әдәбияты күгенең иң якты йолдызлары. Замандашлар буларак, алар үз чорларында ук бер-берсенең иҗатларын бик югары бәяләгәннәр. Тукай яшь чагында ук Исхакыйның әсәрләрен яратып укыган, тора-бара бу әсәрләргә мәхәббәте тагын да арткан һәм, ахыр чиктә, әдипнең үзен дә идеаллаштыра башлаган. 1906 елда язылып, 1907 елда дөнья күргән «Кем ул?» исемле шигырендә ул, мәсәлән, Г. Исхакыйны милләтне күтәргән шәхес итеп карый. Шигырьдә мондый юллар бар: «Кем ул бу милләте тәрфигъ идән (үстергән) кәс?»; «Караңгыда идек, аттырды таң» (ягъни «Таң йолдызы» газетасын чыгара башлады). «Узган көннәребез турында уйлаткан кем?»; «Безгә инкыйразны аңлаткан кем?»
Габдулла Тукайның Гаяз Исхакыйга багышланган «Мөхәрриргә» шигырендә дә әдип «Ул Гомәрдән курка шайтаннар» дигән төсле рәсүл; Бер карашың иң шома ялганчыны сүздән тыя...» – дип мактала. Билгеле булганча, Гомәр бине Хаттаб – пәйгамбәребез Мөхәммәд Саллә-ллаһу галәйһи вә сәләмнең сәхабәсе. Ул туры сүзле, кырыс, көчле, гадел кеше булган. Барлык мөшрикләр дә аңардан бик нык курыкканнар. Нәкъ менә Гомәр ислам динен кабул иткәч кенә, мөселманнар ачыктан-ачык дәгъват кыла алганнар. Пәйгамбәребез (сгв) аны «Фарук», ягъни хаклыкны ялганнан аеручы, дип атый. Моннан күренгәнчә, Тукай Исхакыйны Гомәр белән тиңләп, аның гаделлеген, туры сүзле булуын, бернидән дә курыкмавын югары бәяли.
Гаяз Исхакый, үз чиратында, Г.Тукайга карата шулай ук гаять уңай мөнәсәбәттә булган. 1913 елда Петербургта Тукай кичәсе үткәрергә рөхсәт бирмәгән хөкүмәт органнарына протест йөзеннән язылган, «Ил» газетасында басылып чыккан мәкаләсендә аның шундый сүзләре бар: «Тукай бар иде, Тукай бар. Һәр үткән көн, һәр мәдәни атланган адым Тукайны зур итәчәк, үстерәчәк кенәдер. Тукайның исеменә ябыштырылган һәр мәгънәсез хәрәкәт Тукайны халык йөрәгенең кадерлесеннән-кадерле урынга гына утыртачак, Тукайның әдәби, мәдәни хезмәтендә тоткан урынын һичбер төрле какшатмаячактыр. Тукай яши, Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәре Тукай яшәячәк».
«Тукай – мәктәптә», «Милли фаҗига», «Мәрхүм Тукай» исемле мәкаләләрендә дә Исхакый Тукайга бик югары бәя бирә, аның әсәрләренең бөтен татар халкы өчен җан азыгы булуын дәлилли.
Гаяз Исхакый да, Габдулла Тукай да, милләтнең үз балалары буларак, милләт бәхете, азатлыгы өчен үзләренең үткен кораллары белән көрәшәләр. Милләтне инкыйраз авыруыннан саклап калу максатында, аның игътибарын халыкның милли яшәешенә, күркәм гореф-гадәтләренә, милли йолаларына, нәсел-нәсәбенә, борынгы тамырларына юнәлтәләр. Әлеге мәкаләбездә сүз бу ике талант иясенең татар-мөселман көнкүрешен, гаилә тормышын, гаиләдә бала тәрбияләү күренешләрен чагылдырган әсәрләре турында барачак.
Гаяз Исхакый – зур реалист, ул татар тормышындагы күренешләрне бөтен нечкәлекләре белән сурәтләгән. Аның әсәрләре чын мәгънәсендә татар дөньясының энциклопедиясе булып тора. «Татарлар, – ди Гаяз Исхакый, – борынгы заманнан бирле уңган, акыллы, укымышлы халык, киң күңелле һәм максатка омтылучан горур табигатьле милләт. Ул, дөньяның башка халыклары кебек үк, тигез хокуклы булып дөньяга килгән һәм шул принциплар нигезендә яшәргә тиеш. Моның өчен, әлбәттә, фикердә, уйда һәм гамәлдә хөррияткә ирешергә кирәк». “Моңа ирешү өчен нишләргә кирәк соң?” – дигән сорауга язучы җавапны борынгы тамырларыбыздан, гореф-гадәтләребездән, ислам диненнән, төрки кардәшләребездән һәм тарихи хәтеребездән эзләргә чакыра.
Гаяз Исхакый әсәрләрендә гаилә тормышын, гаиләдә бала тәрбиясен сурәтләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Аның беренче әдәби әсәре – «Тәгаллемдә сәгадәт» (1897) урта хәлле крестьян гаиләсендә туган авыл малаеның шәһәр мәдрәсәсендә укырга теләве һәм укуы, тырышып укып, мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, яхшы гаиләдән чыккан тәрбияле Казан кызына өйләнеп, матур гаилә корып җибәрүе һәм бәхетле тормыш коруы турында. Әсәрдә «белем алу мөселманнар өчен фарыз» дигән фикер уздырыла. Гаиләдә, тормышта бәхетле булыр өчен, аң-белемле булуның, төпле тәрбия алуның зарурилыгы күрсәтелә.
Әдипнең «Бай углы» (1903) исемле әсәрендә шулай ук гаилә тәрбиясе проблемасы күтәрелгән. «Тәгаллемдә сәгадәт» хикәясендә аң-белемле ата-ананың төпле тәрбиясе балага уңай тәэсир иткәнлеге сурәтләнсә, «Бай углы»нда исә, киресенчә, Фатыйх бай белән хатыны Сәгыйдә бердәнбер уллары Кәримне аздыруга, һәлакәткә китерүгә төп сәбәпче булалар. Гәрчә, улларының азуында алар аның яшь хатыны – саф күңелле унҗиде яшьлек Бәдрияне гаеплиләр: «Кәримнең исраф итүе ата-анасыны ахырында йортларыннан чыгарырга сәбәп булса да, Сәгыйдә бикә берлән Фатыйх бай, аның бу кадәр начарлануына сәбәп – Бәдрия генә, дип беләләр иде. Дөресте генә, бу эшләргә сәбәп: Фатыйх байның дөнья рәтен белмәве, Сәгыйдә бикәнең бала тәрбиясендә хәбәрсезлеге, Сәхилә әбинең юк-бар сүзләренә ышанып, аның сүзе берлә баласыны мәктәптән алулары, Фәхри кеби мәктәп бусагасына аяк басмаган, китап битенә күз ташламаган, дин белмәгән, дөнья күрмәгән жулик малайга иптәш итеп, аның берлән йөрүләре иде». Әсәрдә үзләрен «чын мөселман» дип күрсәтүче, ә чынлыкта мәҗүсилек белән шөгыльләнүче имче-томчы, багучы карчыклар, надан остазлар фаш ителә. Алдынгы карашлы, җәдитчелек методы белән укытучы галимнәр һәм укучылар – авторның идеалы.
Язучы бала тәрбияләүдә ананың иң зур роль уйнавын ассызыклый: бала тәрбияли белми торган, надан Сәгыйдә улының матди яктан тәэмин ителүе белән канәгать, ә килене Бәдрия үз улы Рәфгатькә рухи тәрбия бирә, яхшы мәктәптә укыта. Рәфгать акыллы, белемле, тәрбияле, иманлы бала булып үсә. Җан тынычлыгын ул Коръән укуда таба, әбисенең дә, барлык хаталарын аңлап, иманга килүенә сәбәпче була.
Гаилә тормышының төрле якларын сурәтләргә омтылып, Гаяз Ихакый Финляндиядә яшәгән чорда «Фамилия сәгадәте» («Гаилә бәхете») исемле хикәяләр циклын тудыра һәм аны 1912 елда аерым китап итеп бастыра. Циклга «Татар гакылы», «Мәдрәсә җимеше», «Башкорт бәхете» һәм «Көтелгән бикәч» хикәяләре керә. Бу әсәрләрдә төп игътибар бәхетле гаилә коруга киртә булган мәсьәләләргә юнәлгән. «Татар гакылы» хикәясендә ата-ананың, яшьләрдән акыллырак булып күренергә теләп, гаилә коруда аларның теләкләрен, хокукларын санга сукмавының аянычлы хәлләргә китерүе күрсәтелә. «Башкорт бәхете» һәм «Көтелгән бикәч» хикәяләрендә яшьләрне алдан бер-берсен күрми һәм белми өйләндерү гадәтенең аянычлы нәтиҗә китерүе турында сөйләнә. Гаяз Исхакыйның «Алдым-бирдем» драмасында да яшьләрнең бәхетле гаилә коруларына аяк чалучы кадими карашлы, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы икәннәре фаш ителә. «Фамилия сәгадәте» циклы хикәяләрендәге геройлардан аермалы буларак, «Алдым-бирдем» пьесасының төп героинясы – Галия (Хәлил бай Шакиров белән Гарифә бикә кызы) үзләренә туган тиешле Ибраһим Шакировны ярата. Аңа, беренче булып, хат аша ачыктан-ачык мәхәббәтен белдерә, үз бәхете өчен үзе көрәшә. Кызның әнисен һәм туганы Әхмәдине аның бәхетле киләчәге кызыксындырмый, бәлки аны бай кешегә биргәннән соң килә торган мал, байлык кызыксындыра. Тик Галия белән Ибраһим, пардан рөхсәт сорап тормыйча гына «алдым-бирдем» ясыйлар, ягъни шаһитлар күзәтеп торганда ярәшәләр. Ата-аналар, шәригать хөкемнәрен бозып, яшьләрнең никахлашуына катгый каршы килгән очракта, яшьләр алар рөхсәтеннән башка да өйләнешергә хаклы. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: ислам динендә хатын-кызның беренче булып мәхәббәт белдерүе, яучы җибәрүе – рөхсәт ителгән гамәл. Пәйгамбәребезнең (сгв) беренче хатыны Хәдичәнең дә, үзе беренче булып, Мөхәммәдкә кияүгә чыгарга теләп, яучы җибәргәне мәгълүм.
Татарлар арасында ата-ананың үз кызларын көчләп кияүгә бирүләре яки яшьләрнең бер-берсен алдан күрмичә өйләнешүләре кебек хәлләр еш булган. Тик ислам диненең моңа кискен каршы булуына да дәлилләр күп. «Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам өйләнергә җыенучы бер ирдән: «Булачак хатыныңны күрдеңме?» – дип сорый. Тегесе: «Юк», – дигәч, кыз янына барып, аны күрергә куша». Түбәндәге хәдис тә игътибарга лаек: «Элек кияүдә булган хатын-кыз, аның үзе белән киңәшүдән башка, кияүгә бирелми. Саф кыз да, үз ризалыгын белдермәгән килеш, кияүгә бирелми». Димәк, яшьләр бер-берсен күреп, ошатып, үз ризалыкларын белдереп, ата-ана рөхсәтен алып һәм шаһитлар алдында никахлашырга тиеш. Шул чакта гына бәхетле, ныклы гаилә хасил була ала. Күп кенә кешеләрнең шәригатьне белмәве яки белергә теләмәве аркасында яшь егет-кызларның күбесе аянычлы язмышка дучар була. Гаяз Исхакый искәрткәнчә, бу бәхетсезлекләрнең сәбәбе ислам динендә түгел, бәлки ислам диненең төп асылын белергә теләмәүдә.
Гаяз Исхакый «Көз» (1923-1938) повестенда да төп героинялары Гөлсем һәм Нәфисә образлары аша ислам дине кануннарына нигезләнгән гаилә тәрбиясенең җәмгыяви тәрбиядән өстенрәк булуын дәлилли. Яшьтән үк дини тәрбия алган Нәфисә нык иманлы, көчле рухлы, аң-белемле,үз бәхете өчен көрәшергә сәләтле шәхес булып формалаша. Ә Гөлсем исә рус даирәсендә тәрбияләнеп, дини тәрбиядән мәхрүм була. Ул үз бәхете өчен көрәшергә сәләтсез. Дини һәм милли тәрбиядән мәхрүм булган Гөлсемнең ачы язмышка дучар булуын сурәтләп, Г.Исхакый ислам диненең татар халкын, аның телен, гореф-гадәтләрен саклап калучы бердәнбер фактор икәнен дәлилли. «Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә», – дигән сүзләренә тугры калып, татар халкын халык итә торган дин, тел, моң, гореф-гадәтләрне саклап калуның зарурилыгын исбатлый. Боларны саклап калуда хатын-кыз, тәрбияче буларак, иң зур роль уйнавын ассызыклый.
Гаяз Исхакый традицияләре дәвам ителеп язылган Габдулла Тукай шигырьләрендә дә татар-мөселман көнкүреше, гаилә тормышы ислам дине йолалары белән үрелеп бирелгән. Билгеле булганча, мөселман гаиләсендә бала ислам дине нигезләре белән кече яшьтән үк таныша башлый. Тукай да үзенең бала чагындагы иң беренче хәтирәләрен «Туган авылым» шигырендә түбәндәгечә сурәтли:
Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.
«Ана илә бала» шигырендә кызыксынучан, көр күңелле сабый баланың әнкәсенә биргән сораулары бу дөньяның хуҗасы кем булуын белү белән бәйле:
Җавап бирсәң икән, әнкәй, минем әйткән сөальләргә,
Гаҗәпләндем бу дөньяга вә анда барча хәлләргә:
Ничек булган, ничек үскән бу хисапсыз дәү-дәү урманнар?
Бу һәйбәт ямь-яшел кырлар каян килгән вә булганнар?
– Яраткан, әйләгән мәүҗит боларның барчасын Тәңрең,
Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән, бәгърем.
Шигырьдә ана һәм бала арасындагы җылы мөнәсәбәт, ананың баласына хакыйкатьне күркәм рәвештә җиткерүе укучыда соклану уята. Әлеге күренеш исламда бала тәрбиясенең матур бер үрнәген тасвирлый.
«Таян Аллага» шигырендә Тукай, гөнаһсыз яшь балага мөрәҗәгать итеп, аны мәрхәмәтле Аллага таянырга чакыра:
Йа Ходай, күрсәт, диген, ошбу җиһанда якты юл;
Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!
Шигырьдәге дога мотивы да игътибарга лаек:
Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!
Гыйбадәтнең бер төре буларак дога мөселманнар тормышында аерым бер урын били. Шатлык килгәндә дә, кайгы килгәндә дә мөселманнар һәрчак Аллага дога кылалар, аннан ярдәм сорыйлар.
«Ана догасы» шигырендә дә намаздан соң дога кылучы ана образы сурәтләнә:
Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!
Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?
Ана, баласы өчен борчылып, бары Алла гына ярдәм итә алуын таный һәм Аңа ялвара. Укучы күңелендә ана догасының кабул булачагына ышаныч туа, чөнки ул – ихлас күңелдән кылынган дога. Ислам дине тәгълиматыннан билгеле булганча, ананың баласына булган догасы, һичшиксез, кабул ителә.
Аллага дога кылу күренеше Тукайның «Туган тел», «Йокы алдыннан» шигырьләрендә дә бик тәэсирле итеп чагылдырыла.
Кеше үз күңеленә урын таба алмаганда, кайгы-хәсрәткә дучар булганда яки туры юл эзләгәндә дә Аллага мөрәҗәгать итә: Аллаһның изге сүзе – Коръәнне укый, шуның белән җанын тынычландыра, рухи азык таба. Тукай да бөтен җан тынычлыгын Коръән укудан табуы турында «Тәэссер», «Китап» кебек шигырьләрдә бәян итә.
Гомернең читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында,
Әгәр янсам кайгы вә хәсрәтнең мин утында,
Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән, –
Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.
Билгеле булганча, һәр мөселман өчен белем алу фарыз. Татарлар да мәгърифәтле, аң-белемле булуга, балаларда яшьтән үк белем алуга мәхәббәт тәрбияләүгә аеруча зур игътибар биргәннәр. Тукай да, чын педагог буларак, балаларга белем алуның, тырышып укуның зарурилыгын күп кенә шигырьләрендә дәлилли. «Ата илә бала» шигырендә гаилә башлыгы буларак, ата үз баласына файдалы киңәшләр бирә, аны рухи яктан дөрес тәрбияләүгә омтыла:
Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән!
Һәм кара күңелеңне ялт иттер сызып ак нур белән!
Өч наданга алмашынмас – бер язу белгән кеше;
Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич – кеше булган кеше.
«Бәхетле бала» шигырендә Тукай бәхет төшенчәсен белем төшенчәсе белән тыгыз бәйли:
Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканын белсә.
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,
Уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда.
Биредә шагыйрь, белем алуның фазыйләтен ассызыклавы белән бергә, белем алу әдәпләрен дә күрсәтә. Бүген укытучыларга мөнәсәбәт тискәре булган җәмгыятебездә Тукай шигыре тагын да актуальләшә.
«Ике юл» шигырендә дә гыйлем алуның өстенлеге дәлилләнә:
Ике юл бар бу дөньяда: берсе будыр – бәхет эстәү;
Икенче шул: гыйлем гыйшкында булмак – мәгърифәт эстәү.
Синең кулдан теләрсең – мәгърифәтле бул, бәхетсез бул;
Вә яки бик бәхетле бул, ишәк бул, мәгърифәтсез бул.
Биредә ишәк кебек, йә булмаса, бер кайгысыз рәхәт гомер кичереп, матур киенеп, тәмле ашап, күп йоклап яшәү беренче карашка бәхет кебек тоелса да, чынлыкта бәхетсезлек икәнлеге аңлашыла. Ә авырлыкларны сабырлык белән кичереп гыйлем эстәү бәхеткә китерә.
Чын бәхеткә ирешү өчен, гыйлем алу белән бергә, хезмәт итүнең дә мөһимлеген Тукай сабыйларга «Эш» шигырендә үтемле аңлатып бирә:
Тынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә – көн,
Эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн.
Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын;
Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн.
«Эшкә өндәү» шигыре дә бу фикерне дәвам итә. Мәңгелек бәхеткә ирешү, үзеңнән соң күркәм эз калдыру өчен фидакарь хезмәт куюның зарурилыгын дәлилли Тукай.
Шулай итеп, Г.Исхакый да, Г.Тукай да халык күңелендә мәңге яшәячәк, тәрбияви әһәмияткә ия булган әсәрләр тудырып, гаделлек, тынычлык, югары әхлак, нык иманлы нәсел дәвамчыларының булуы, милләт язмышы кебек мәңгелек проблемаларны күтәреп чыгалар һәм әсәр укучыларны да шул хакта уйлануга этәрәләр.
Татарстан авыл һәм районнарында Сабантуй 8-9 июнь көнне булачак.
Чаллы һәм Түбән Камада - 15 июньдә.
Казанда - 13 июльдә, ягъни Универсиада көннәрендә. Универсиада 6-17 июль көнне булачак.
Дмитрий Бунтуков фотосы.
Чирек гасырда буыннар алмашына. Зәвык үзгәрә. Ләкин шаһәсәрләр (классика) үзгәрми, алар һаман сәхнә тота. Шаһәсәрнең билгеләмәсе шунда.
Алда санаган шаһәсәрләр еллар дәвамында төрле куелышларда яшәп килә. Алардан аермалы буларак, Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәренең бер куелышта утыз ел сәхнәдән төшмәве могҗизаларның да могҗизасыдыр. Татар театры тарихында (бәлки дөнья театрлары тарихында да) мондый хәлнең булганы юк.
Дәвамлы бу могҗизаның сәбәпләре нәрсәдә соң?
Туфан Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр»дән башка бер генә җөмлә язмаган булса да, татар әдәбияты, татар театрының тарихында иң абруйлы урыннарның берсен яулаган булыр иде, дип Туфан әфәндене мактарга була. Ләкин алай гына була алмый. «Әлмәндәр»не язар өчен Туфан Миңнуллинга иҗат утларын, иҗат дәрьяларын кичәргә, җиз торбалар аша узарга кирәк иде. «Әлдермеш»не тотрыклы рәвештә күтәреп торыр өчен, ул һәйкәлнең нигез ташлары урынына тагын кырык пьеса салырга, булачак һәйкәлнең җирен тыгызларга кирәк иде. Аның өчен Туфан Миңнуллин бер пәрдәлек сәхнә әсәрләре дә, кече күләмле хикәяләр дә, шигъри миниатюралар да, бихисап мәкаләләр язарга да, җәмәгать эшләрен башкарырга да бурычлы иде.
Күп эшләр майтарган кешегә, ат кебек эшли, диләр. Әйтер идем: Туфан Миңнуллин трактор кебек эшләде. Туфан эшләргә өйрәтелгән, ул эшләргә өйрәнгән. Байтак кына сәнгать кешеләре, Аллаһ тарафыннан бирелгән сәләтенә атланып, җай гына яши бирәләр, артык ертылмыйча гына, алар шул сәләткә ияреп баралар да, сәләт аты әлсерәгәч, төшеп тә калалар. Туфан Аллаһ тарафыннан бирелгән сәләтенә алагаем олы хезмәт китереп куша.
Анадан туганда барлык кешеләр дә сәләт оеткысы белән туа. Шул оеткыга хезмәт килеп кушылса, оеткы сәләткә әверелә. Сәләткә хезмәт кушылса, сәләт талантка әйләнә. Талантка хезмәт кушылса, талант даһи була.
Туфан ата-бабасы кебек тырышлыгы белән сәнгать мәйданында үз сурәтен барлыкка китерде. Көнләшәм мин аның эшчәнлегеннән. Бар кеше дә шулай эшләсә икән!
Яшерен-батырын түгел, совет мохитендә кем обком тирәсендә күбрәк кайнаша, шуларга була иде бүләкләр дә, олы исемнәр дә, фатир-матирлары да. Андыйлар арасында бар иде чын куәгә ия шәхесләр, уртачалары да аз түгел иде.
Туфан Миңнуллин исемле шәхеснең алмаган дәрәҗәсе, яуламаган исеме юк. Саный китсәң, алар мәкаләнең ярты урынын алган булыр иде. Шушы дәрәҗәләрнең барысына да Туфан тырышлыгы, иҗади куәсе аркасында иреште. Аның бер генә бүләге турында да «лаексыз алды» дип әйтергә берәүнең дә теле бармас. Машалла, Туфан!
Театрда могҗиза булсын өчен биш шарт бар. Аның беренчесе – яхшы пьеса. «Әлдермештән Әлмәндәр» исемле яхшы пьеса язылды. Туфан булачак биш могҗизаның беренчесен хасил итте. Бу әсәр кинаяле, астарлы һәм символларга ия әсәр. Шул ук вакытта ул халыкчан да. Гап-гади авыл карты, гап-гади тормышта яши. Сугышлардан исән чыккан, итагатьле уллар үстергән. Нинди генә авырлыклар килсә дә, шаянлыгын, мутлыгын ташламаган тере Әлмәндәрне, «живодурдай» куәтле, дәртле татар сурәтен барлыкка китергән автор. Туфан Әлмәндәр сурәтендә бөтен татар милләтенең образын иҗат иткән. Әлмәндәр карт авылның фикер иясе (философы), җиргә, йолаларга ябышып үскән Әлмәндәр кебек картлар дөньяның тоткасы икән ләбаса.
Икенче могҗиза режиссер кулында. Остаз Марсель Сәлимҗанов Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ын кабызып, татар дөньясын шаулаткан иде. Татар дөньясын гына түгел, театрга татар булмаган башка халык вәкилләре дә дәррәү йөри.
Режиссер автор язган әсәрне җанландырырга алынды. Иң беренче эше итеп Марсель ага булачак тамашаның рәссамын сайларга тиеш иде. Остазның күңел сиземләве ялгышмады: яшь рәссам Әхәт Закировта сурәтле фикерләү куәтле иде. Әсәрне кулына алуга Әхәт үзенең тап-тар бүлмәсендә булачак тамашага макетлар, эскизлар ясый башлады.
Сәхнә җиһазлары әсәрнең асылына туры килергә, автор әйтергә теләгән астарлы фикерне үстерергә, режиссер алга куйган олуг максатка тугры хезмәт итәргә тиешлеген Әхәт әсәрне укып чыгуга ук чамалый торган иде, мәрхүм. Мәгълүм булганча, Әхәт иҗат иткән сәхнә җиһазлары ярдәмендә «Әлмәндәр» утыз ел сәхнә тота. Бу – рәссам Әхәт Закировның могҗизасы! Гүре нур булсын!
Режиссерның тоемлавы шулкадәр төгәл иде ки, Әлмәндәр ролен ул һич икеләнмичә атаклы артист Шәүкәт ага Биктимеровка тапшырды. Шәүкәт аганың үз гомерендә уйнаган бик уңышлы, аеруча уңышлы рольләре күп булды. Мин аның уңышсыз роль башкарганын хәтерләмим. Ул заманыбызның даһи актеры. Шәүкәт аганың Әлмәндәре ул – могҗиза. Утыз ел буена штампка бирелмичә, уйнаган саен яңа табышларга ирешүче, уйнаган саен уйныйсы килеп уйнавы, караган саен карыйсы килеп караган тамашачы Шәүкәт абыйның Әлмәндәрен озын гомерле, үлемсез итте. Шәүкәт абыйдан соң кем Әлмәндәрне уйнап китәр? Бик кызыклы сорау, җәмәгать. Кем генә уйнамасын, Шәүкәт абыйны хәтерләгән тамашачы Әлмәндәр ролендәге башка актерны кабул итә алмаячак. Даһи Шәүкәт Биктимерне уздырган артист үзе дә даһи булып китәчәк. Бирсен Ходай!
Шәүкәт Биктимернең куәтле күңел сиземләве өстенә, күзәтүчәнлеге дә бик гайрәтле. Ул – бала чагында туган авылындагы картларны, Әлмәндәрләрне күреп үскән, ерак юлларда йөргәндә күргән татар картларын өйрәнгән иҗади шәхес. Әлбәттә, яшь актер Шәүкәт Биктимер кайчан да булса Әлмәндәр картны уйнармын дип күзәтмәгәндер ул картларны. Аларның йөрешләрен, килеш-килбәтен, кыяфәтләрен болай гына, күз төшкәннән генә хәтерләп калгандыр. Әнә шул хәтер түрендәге, зиһен астында йоклап ятучы сурәтләр кирәк чакта өскә калка, сәхнә образының нигезенә ята. Шәүкәт ага рольне кулына алгач та ятларга тотынмый. Ул пьесаны, ролен кат-кат укый. Гел бертөрле тавыш белән, ялгыша-ялгыша иҗекләп укый, әйтерсең лә яңа хәреф танырга өйрәнүче сабый. Кабатлаган вакытларда Шәүкәт абыйның шулай төртелеп укуына кайбер актерларның ачуы да килә, ләкин режиссер Марсель Сәлимҗан сабыр, ул Шәүкәт аганы ник әзерлексез киләсең дип ачуланмый.
– Хәйләкәр бит ул, – ди Марсель, Шәүкәтнең иҗат алымын хуплагандай. – Алып китә ул аннары. Тора-бара син аны тыя алмыйсың.
Чыннан да, Шәүкәт абый ашыкмый, ул сабыр, ул эзлекле рәвештә булачак образына детальләр эзли, аның йөреш рәвешен табарга тырыша. Күп кабатлаулар саны сыйфатка әверелә, Шәүкәт Биктимеров образда йөзә башлый. Утыз ел буе ул «Әлдермеш»тә батмаенча йөзде, аның иҗат көймәсе ышанычлы булды.
Әсәрне куярга алынган кеше төп каһарман янында торырлык, үзара ярашканлык хасил итә алырлык башка актерларны да сайлый белергә тиеш. Әҗәл кирәк! Шәп Әлмәндәрнең шәп дошманы да булырга тиеш. Шәрәфи! Әлбәттә, Равил Шәрәфиев Әҗәл булырга тиеш иде.
Сәхнәдә утыз ел буена Әлмәндәр белән Әҗәл могҗизасы яши. Равил Шәрәфи бу рольне Шәрәфидән башка кеше уйнарга тиеш түгеллеген исбатлады. Ла Скала театрындагы оркестр белән җитәкчелек итүче дирижердай смокингтан, башына цилиндр кигән, котсыз грим салган Шәрәфи – Әҗәл сәхнәгә чыгуга, ул чыгар алдыннан куркыныч кисәтү – музыка яңгырауга, тәннәр чымырдап куя, ниндидер могжиза көтеп, күңел кымырҗый башлый. Әҗәлнең тавышсыз көлүе дә, вакыт-вакыт беркатлы булып алуы да, Әлмәндәрнең җанын аулавы да бик хәрәкәтчән мохиттә бара. Әлмәндәр – Шәүкәт белән Әҗәл – Шәрәфи дуэты – камилләшкән аерым әсәр, әсәр эчендә әсәр.
Әлмәндәр белән Әҗәлнең шушы ярашканлыгы янында тагын бер ярашканлык хасил булган. Ул Әлмәндәрнең улы Искәндәр – Ирек Баһман белән Өммия – Нәҗибә Ихсанова дуэты.
Хәер, бу әсәрдә башыннан ахырына чаклы ярашканлык мохите хөкем сөрә. Әлмәндәр белән Хәмдебану – Вера Минкина ярашканлыгы үзе генә дә ни тора. Мут Әлмәндәр белән итагатьле Хәмдебану карчыкның сөйләшүе актерлык осталыгы, тарихилык буенча буыннарга күргәзмә әсбап булып торырлык. Һәм алар үрнәк булып торачак та! Актерларның бүленеше, аларның ярашкан уены дүртенче могҗизаны хасил итә.
Рольләр бүленде. Репетицияләр кайный. Композитор Алмаз Монасыйпов тамашага көйләр язарга тиеш. Музыка юк. Марсель остаз борчыла. Бигрәк тә Әлмәндәр җыры өчен борчыла. Менә, ниһаять, Алмаз әфәнде театрга килеп, Марсель үтенүенә күрә, иң беренче Әлмәндәр җырлаячак көйне уйный башлый. Остазга ошамый бу көй. Тагын уйнарга куша. Алмаз Монасыйпов тагын-тагын уйный. Марсель дә, башкалар да көйне ошатмый. Композиторның да кәефе төшә. Ләкин Алмаз Монасыйпов җырны якларга алына. Бераздан соң тагын уйнап, хәтта шыңшып күрсәтә. Көйне кабул итәләр. Хәзер инде бу тамашаны Алмаз Монасыйповның шушы җырыннан башка күз алдына да китереп булмый. Бу җыр Әлмәндәрнең үз җыры, Әлмәндәр бары тик шушы җырны гына җырлагандыр, мөгаен, дип уйлыйсың. Алмаз әфәнде шушы җыры белән иҗади ярашканлыкның (ансамбльнең) ни икәнен ачык исбатлады. Моны бишенче могҗиза дими, ни диярсең, валлаһи!
Алтынчы могҗиза – утыз ел буена, буыннар алмашына-алмашына шушы биш могҗизаны карый торган тамашачыбыз, ягъни халкыбыз!
Халык могҗиза тудыра, шул халык арасыннан чыккан сәнгатьчеләр могҗизаны халыкка кайтара.
Олы Мәрәтхуҗа авылында туып, Мәскәүдә белем алып, гомере буе, соңгы сулышына кадәр халкыбызга хезмәт иткән, халык депутаты, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның 40тан артык пьеса язып, сәхнәдә куйдыруы, ун том сайланма әсәрләр чыгаруы могҗиза түгелмени?! Могҗиза!
Машалла, Туфан!
Хәер, сүзебез җырчы турында гына булмас, ә аның якташы Фәрит Хатыйпов хакында да әле. Теләче районында әлеге ике шәхескә багышланган “Җырлар агыла туган якка” дигән фестивальне карагач, юл буе уйланып кайттым.
Таһир Якупов көнбагыш саткан
Чарага махсус кайткан, Таһир Якуповның шәхси әйберләрен күз карасы кебек кадерләп саклаган, аларның гаилә дуслары Сания апа Хәлиуллинаның фестивальдә мышык-мышык елап утыруы мине дә битараф калдырмады.
“Карачтау авылы көе”, “Олы юлның тузаны”, “Дустыма”, “Туган авылым урамы”, “Әйт, дускаем, әйт” кебек җырлары белән танылган Таһир Якупов яшьли бик тиз танылу ала. Аның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узган концертларына 1 ай алдан ук инде билетлар калмый торган була. Менә шулай тиз танылып китә, кар суыдай эреп юкка да чыга ул. “Казанда салып таптадылар, – ди аны балачагыннан ук белгән Сания апа. – Шулай булмаса, 45 яшеннән урамда көнбагыш сатып йөрер идемени ул?! Уйлап карагыз, Тукай һәм Татарстан урамнары кисешкән почмакта, суыкта Татарстан җыр һәм бию ансамблендә якты йолдыз булып балкыган Таһир Якупов чүмәшеп, урамнан узучыларга көнбагыш сатып утыра. Күршесе Талия апа моннан сорый икән: “Таһир, нигә бу арада күренмисең, эшлисеңме соң син?” – дигәч, җырчы: “Юк, Талия апа, мин хәзер кухняда сукыр әнием янында гына җырларга калдым”, – дип җавап биргән. “Дус – башка, дошман –аякка” дигән әйтем Таһирның яшәешенә туры килә. Таһир бик тә саф күңелле, кешеләргә ярдәмчел иде. Әмма янәшәсендә дус булып йөрүчеләр аңа аяк чалдылар”.
Әйе, бу көнчелек Таһир Якуповның иҗат гомеренә балта чаба. Алай гына түгел, ул безнең арадан вакытсыз китеп тә бара. “Күмәргә филармониядән биш кеше килдеме икән?! – ди Сания апа. – Шунда армый-талмый күпме хезмәт иткән җырчыны “бәяләүләре” әнә шул дәрәҗәдә генә. Рәхмәт, Камал театры директоры Шамил Закировка, чыгымнарның барысын да ул күтәрде”.
Сания апа әйтүенчә, аның йортын да туганнары сатып җибәргән. Алай гына түгел, хәтта шәхси әйберләрен дә чыгарып ташламакчы булганнар. Ярый әле Сания апа шкафларын, эскәмияләрен, гармунын, ноталар төшерелгән җырларын бакчадагы йортына алып киткән. “Теләче районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксановка рәхмәт, безнең музейга тапшырырсыз, диде”, – ди Сания апа. – Барлык шәхси әйберләрен аларга тапшырам”.
Халык үзенекен ярата
Чишмә кебек челтерәп торган моңлы тавышлы җырчы халык күңелен бик тиз әсир итә. Концерт куярга җырчы белән бер төркемгә якташы, танылган композитор, музыкант Фәрит Хатыйпов та эләгә. Алай гына түгел, аның “Һаман яратам”, “Гөлнарым”, “Авыл кызы” җырларын беренчеләрдән булып Таһир Якупов башкара.
Шуңа күрә Теләче районы мәдәният йортында узган “Җырлар агыла туган якка” фестиваленең Таһир Якупов һәм Фәрит Хатыйпов иҗатларын колачлавы гаҗәп түгел. “Икебез дә тумышыбыз белән Теләче ягыннан, аннан гел бергә иҗат иттек бит”, – ди Фәрит абый.
Район муниципаль башлыгы Илдус Зариповтан: “Киләчәктә мондый фестивальләрне Таһир Якуповка һәм Фәрит Хатыйповка аерым уздырырга кирәктер. Аларның икесе дә зур бәйгеләргә лаек”, – дигәч: “Мондый чараларны беренче генә уздыруыбыз. Һичшиксез, дәвамлы булачак бу. Карагыз сез, залдагы халыкка! Районның бөтен авылы биредә катнашты”, – диде.
500 дән артык җыр иҗат иткән Фәрит Хатыйпов урынында берәр әрсезе булсамы, инде күптән исемнәр алып, череп баеп беткән булыр иде. Юк, ул бик тә тыйнак кеше. Аның каравы, Фәрит абыйның җырларын башкарган җырчылар күптән инде Россия һәм Татарстанның халык артисты исемнәрен алып бетерделәр.
Алма төшәрлек тә урыны булмаган район мәдәният залында тамашачыны күзәтеп, шаккатып утырдым. Янымдагы бер апа: “Казаннан артист килсә, халык болай җыелмый бездә. Ә гала-концертка билетларны күптән алып бетерделәр, туганнарыма билет калмады”, – диде. Чыннан да анда тәпи йөри башлаган бәбидән алып, 70 яшьтән узган әби-бабайларга тиклем бар. Ел буе барган бәйгедә 500 дән артык үзешчән катнашкан. Шуның 300е финалга чыккан, җиңүчеләрнең һәммәсен дә сәхнәдән котладылар. Баландыш авылыннан Рәис Гайнетдинов түбәтәен кырын салып, озын камзулын киеп чыгып баскач, халык гөрләтеп кул чапты. Арабызга Таһир Якупов образы килеп басты сыман. Нәсел-нәсәп җепләре Карачтау авылыннан булгангадырмы, халкыбызның “Карачтау авылы көе” җырчының “визит карточкасы”на әйләнгән. “Агыйделнең пароходы, бездән еракта уты шул” дип җырлаганда, әйтерсең лә кабатланмас моңлы тавышында Таһир аганың аянычлы язмышы да, ачы хәсрәте дә сыйган сыман.
Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе сәхифәсендә, 23 февральгә каршы төндә Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатырга тырышкан “Ауди” хуҗасының тиешле документлары булмаган, диелә. Шунлыктан аңа карата бары тик административ протокол гына төзеләчәк. Сафиуллин таныклыксыз машина йөрткән өчен штраф түләячәк.
“Татцентр” сәхифәсе язуынча, Сафиуллин башта, бу хәл бөтенләй булмады, дип белдергән. “Бу башбаштаклык! Мин якшәмбе көнне “Татар-ифнорм”га да һәм ЮХИДигә дә шалтыраттым. Мондый мәгълүматның каян килеп чыкканын аңламыйм. Документлар җыячакмын һәм барсын да тикшерәчәкбез. Мондый хәл булмады”, дип сөйләгән ул.
Мәгълүмат чаралары, шул исәптән хакимият карамагындагы “Татар-информ” сәхифәсе “Җомгадан шимбәгә каршы төндә полиция, юлда күзәтүче хезмәткәргә буйсынырга теләмәгән, “Ауди” машинасын куа барды. Юл иминлеге кагыйдәләрен бозучыны полиция куып тотты, әмма ул ишекләрен бикләп йоклады”, дип язып чыкты.
“Татар-информ” язуынча, йөртүче сигез сәгать буе йоклаганда полиция хезмәткәрләре машина яныннан китмәгән. Уянгач, йөртүче янә качарга теләгән, әмма аны тоткарлаганнар. 23 февральдә полиция хезмәткәрләре төзегән протоколда, янәсе, Марат Сафиуллин исерек булган, дип тә белдергән.
Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе сәхифәсендә әлеге хәл турында бирелгән мәгълүматта Марат Сафуллин дип телгә алынмый, ә "Ауди" машинасын йөртүче дип кенә әйтелә.
Аба-ау... Рәхмәттән гайре нәрсә әйтәсең инде боларга? Гәрәйхан егерме еллар элек хатынын, өч баласын ташлап чыгып киткән иде бит. Гаиләгә бик авыр булган иде ул вакытта, Фәнүзә күпме яшь койды! Балаларының күңеленә кимсенү-хурлану хисе оялады. Ярый әле алар бик сәләтле, тере, тәртипле булып үсеп, тормышта үз урыннарын таптылар. Хәзер аякларында нык басып торалар.
Дөреслек хакына шуны әйтергә кирәк: булдыклылыгы, әрсезлеге белән мал табарга өйрәнгән Гәрәйхан, сөяркәсенә күчеп яши башлагач та, беренче оясын онытмады, балаларының проблемаларын хәл итәргә булышты, акчалата ярдәм итеп торды. Аек фикерле кеше буларак, сөяркәләргә ышанып бетәргә ярамаганлыгын аңлагандыр ул, мөгаен. Сөяркә – буйсынучан, сабыр, балалар хакына бөтен уңайсызлыкларга да түзәргә мәҗбүр хатының түгел инде ул сиңа!
Ничәдер ел гомер иткән хатыннарыннан бизеп, яңа мәхәббәт ялкыны эзләп, гаиләләрен ташлаучы ирләр элек тә булган, хәзер тагын да күбрәк. Һәм бу яктан хатын-кызлар да кимен куймый шикелле – замана кызлары уңайсыз шартларда җәберләнеп-изелеп яшәргә һич тә риза түгел. Шулай да, беркадәр артка чигенеп, гаиләсен ташлап чыгып киткән тагын бер ирнең гыйбрәтле язмышын мисалга китерим әле.
Сугыштан соңгы авыр елларда С. авылында яшәүче Габделхәйнең хатыны ел саен бала ташыган. Кечкенә генә өйдә балалар тавышыннан баш кайнарлык булган. Колхозда аз гына хезмәт хакына иртәдән кичкә кадәр балта чапкан иргә гаилә тәрбиясе тәтемәгән. Мохтаҗлыктан, чарасызлыктан, арыганлыктан йөдәп беткән хатынның теле тәмсезләнгән, үзе карачкы рәвешенә кергән. Менә шул вакытта авылга читтән кайткан Гөлниса, ялгыз әнисенең йортын тәртипкә китерү өчен күршесен – күндәм Габделхәйне тегесен-монысын төзәтергә чакыра башлаган. Ире үлгән Гөлниса, эш беткәч, Габделхәйне аракы белән сыйлаган, үзе дә эчкән һәм ялгызлыгыннан зарланып, кияүгә чыгасы килүен әйткән. Габделхәйнең әле гайрәтле, көчле чагы. Тора-бара, серләре килешкән һәм, бөтен авыл халкын шаккатырып, болар икәүләп читкә чыгып качканнар. Габделхәй дистә еллар буе бер хәбәр дә салмаган. Утыз елдан соң картаеп, тешләре коелып, эштән чыгып беткәч, авылга кайтып ауган. Башта туганнары сыендырган аны. Ахыр чиктә, аның “этлеген-хыянәтен” кичереп, ялгызы картайган, әмма балаларын үстереп, кеше иткәч, җан тынычлыгына ирешеп, йөзенә мөлаем нур кунган хатыны кабул иткән. Аннан соңгы язмышларын мин дә беләм: бер-берсен кадерләп, ун-унбиш еллап бергә яшәп калдылар. Сиксәнне узып, гүр иясе булдылар, зиратта каберләре янәшә.
Язмамда хәзерге хатыннарның күбесенең кимсетүләргә түзеп тормавы, тәртәгә бик тиз тибүе турында искәрткән идем. Бәлки, шулай дөрестер дә ул. Ир күрсәткән һәр җәберне бәгыреңә сеңдерә барып, кеше алдында яхшы атлы булып йөргәнче, үз тиңең кызыгырдай матур, сөйкемле чакта гаиләне җимереп, араны шартлатып өзү, кайбер очракта бәлки аклана да торгандыр.
Мин яхшы белгән, чибәрлеге күзгә ташланып торган 34 яшьлек Надирә иренең бүтән хатын белән мавыгуын белеп алгач, аннан гайрәте чикте. Альберт белән бик яшьләй яратышып кавышканнар, ун елдан артык бик уңайсыз шартларда, мохтаҗлыкта яшәп, балалар үстергәннәр иде, югыйсә. Инде Альберт эшкә урнашкач, гаиләгә яңа, иркен фатир эләккәч, бәхетләре түгәрәкләнергә тиеш иде дә бит. Әмма җитеш, уңайлы тормыш кешене башка яктан сыный шул: рәхәткә түзәрсеңме, ди. Сынатты Альберт, көнкүреш проблемалары кимегәч, рәхәткә-муллыкка тиенгәч, үзенә мавыгу эзләп “уҗымга йөри” башлады. Хатыны, белеп алгач, бер кисәтте тегене, ике... Сөяркәсе белән кесә телефоныннан көнгә ун-унбиш тапкыр сөйләшеп, араларында мәхәббәт сигналлары йөреп торуын, уртак тырышлык белән алынган машинада иренең качып-посып “ысвиданиягә” йөрүен белгәч, Надирә араны өзде. Башта, балаларын җыеп, әнисенә китте, ике-өч айдан инде акылы утырган олырак ир табып, балалары белән шунда барып сыенды. Монда төпле акылдан бигрәк әрнү-хурлану тудырган үч алу теләге өстенлек иткәндер.
Альберт, ялгыш юлга кереп китүенә үкенеп, газиз балаларын бер күрергә тилмереп яши. Чөнки бик ярата иде ул аларны. Үзен аздырган сөяркәсе белән кавышып яшәгән була, әмма тормышларының рәте-чираты юк.
Һай, ашыкты шул хатыны ике арадагы күперне яндырырга. Алдын-артын уйламыйча, хыянәткә кергән ирне кичерергә кирәк булгандыр бәлки. Әллә нинди азгын-бозык гадәтләре белән адәм баласын гел ымсындырып торган, җиде түгел, җитмеш төрле сынауга дучар иткән катлаулы-каршылыклы, гыйбрәтле дөнья бит бу. Кайвакыт тормышның уңай күренешләрен, якыннарыңның кадерен алар синнән читләшкәч, ераклашкач кына аңлыйсың. Шуңа күрә бүгенге белән генә фикер йөртергә түгел, алдагысын да уйлый белергә кирәк шул.
Бу сүзләрне алар үкенеп түгел, сөенеп әйтә. Гомер буе Кытайда яшәп, әби-бабаларының кендек каны тамган җирләргә килеп урнашу аларны ифрат бәхетле иткән. “Монда рәхәтләнеп татарча сөйләшергә, туйганчы милли көйләребезне тыңларга була”, – ди алар.
“Ун минутта өйле булдык!”
Ришат абый Йосыпов һәм Флюра апа Моратова гаиләсе (Кытайда язылышканнан соң һәркем үз фамилиясендә кала икән – авт.) Дусай авылына үткән җәйдә килеп урнашалар. Төпләнгәннәренә әле берничә ай гына узса да, тормышлары хәйран гына түгәрәкләнеп килә. Авыл уртасыннан дүртпочмаклы агач йорт сатып алганнар, хәзер шуны рәткә китереп бетереп баралар.
– Бу йортта озак еллар беркем дә яшәмәгән, уты да, суы да, газы да кермәгән иде, – ди Флюра апа. – Килүгә шул эшләрне башкарырга туры килде. Хәзергә кадәр шул мәшәкатьләр белән йөрибез әле.
Гомер буе шәһәр җирендә торып, авыл тормышы белән яши башлау Ришат абыйны бик күп һөнәрләргә өйрәтә. Хәзер инде ул торбалар суза, радиаторлар урнаштыра, түшәм-сайгаклар да җәя белә. Ишегалларын, капка төбен ялт итеп кую да көндәлек гадәткә кергән. Бу гадәтенә күрше-тирә бик аптыраган башта. “Нигә дип көн саен капка төбен себерәсең?” – дип теңкәсен корытканнар. “Соң, урамдагы бөтен пычрак аякка ияреп өйгә керсенмени? Чистадан йөрү үзе рәхәт бит!” – дигән җавабы тәэсир иткәндерме, әллә шапшак булып күренүдән читенсенепме, хәзер күрше-тирә дә көн саен капка төбе себерергә чыга башлаган.
Авыл җиренә килеп урнашуның үз тарихы да бар.
– Татарстанга беренче мәртәбә генә килүебез түгел, – ди Ришат абый. – Бу якларга безне балалар китерде. Чит ил студентларына монда килеп уку юллары ачылгач, олы кызым Руфияне бирегә күчерергә уйладым. Ул Кытайдагы күренекле бер университетта телевидение алып баручысына укый иде. Икенче курсны тәмамлауга, Казанга күчердем. Хәзер социолог белгечлеген үзләштерә. Кечебез Раидә ул чакта гимназияне генә тәмамлаган иде. Ул да апасыннан калышмады. Монда журналистика факультетына укырга керде. Кызлар янына кунакка килеп йөри-йөри, Татарстанга гашыйк булдык та, монда калырга уйладык.
Дусайга исә Ришат абыйны “безнең авылны да бер күреп кил әле” дип, Казанда танышкан Рөстәм исемле дусты алып кайта. “Мондагы табигать, тынычлык әсир итте мине”, – ди ул. Аннан авылны күрсәтергә дип тормыш иптәшен дә алып килә. Язмыштырмы, очраклылык кынамы икән, Флюра апаның әби-бабалары да тумышлары белән Дусай авылыннан булулары ачыкланган.
– Туганнарыбызның берсе 1887 елда Кытайга сәүдә белән чыгып киткән була. Кәсебе мантып киткәч, 1917 – 1918 елларда монда кайтып, барлык туганнарын үзе белән ияртеп алып китә. Ул чагында минем әтигә 2-3 яшьләр чамасы булган, – дип, Флюра апа әниләреннән ишетеп белгән тарихны сөйләп алды. – Монда төпләнүебезгә шул да сәбәп булды. Өй сатылу турында ишеткәч, аны килеп карадык та, ун минут эчендә сатып та алдык!
Кызганыч, авылда Флюра апаның әтисе туган төп нигезне белүче калмаган. “Яшьлегебез белән без дә әби-бабайдан сорап кала алмаганбыз. Өйләре кай тирәдә булды икән, туганнары калдымы икән дип белешәсе булган да бит... Кем белә, бәлки шушы ук авылда туган тиешлеләребез бардыр”, – дип уфтана хуҗабикә. Шулай да кемнәрен дә булса табарга өметләре юк түгел. Җиде буын әби-бабаларының исемлеге бар кулларында. “Эзләп карыйсы булыр. Тик әлегә төп эшләребезне бетермичә аңа алынып булмас, – ди. – Иртә торабыз, кич ятабыз. Әле Мамадышка чыгып китәбез, әле Казанга чабабыз. Документ эшләре сездә бии-иик авыр икән! Кытайда исә бу җәһәттән эшләр катлаулы түгел. Кәгазьләрнең кайберләрен хәтта өйгә килеп эшләп бетереп китәләр”, – ди.
“Сездә бар да башкача”
Ришат абыйның да, Флюра апаның да сездә болай икән, сездә тегеләй икән, ише шаккатулары күп булган. Мондагы “тәртипләр” белән алар килеп урнашуга ук танышырга мәҗбүр булган.
Әйтик, кибетләрдә сатучыларның дорфалыгына исләре киткән аларның. “Бездә сатып алучының бер алдына, бер артына төшәләр. Әйбернең бәясен дә сатулашмыйча, килешеп алырга була. Монда исә кибеткә кергән кешегә күтәрелеп тә карамыйлар. Ташлама ясамассыңмы икән дип сорасаң, аты-юлы белән сүгенеп җибәрәләр. Шундый хәлгә тарыган җирләргә керми китәбез хәзер”, – ди алар.
Сөйләүләренчә, безнең шәһәр-авыллар да Кытайдагыларыннан күпкә кайтыш икән. Ришат абый сөйләвенчә, анда кечкенә авылларга да асфальт юл түшәлгән. Йортлар ике катлы, һәркайсы кирпечтән салынган. Авыл дигәне дә бездәге төсле 100 хуҗалыклы гына түгел. “Араларында Мамадыш, Кукмара районы үзәкләре кадәргеләре бар”, – дип әйтә хуҗа кеше. Сала халкы үз көнен үзе күрә. Кайсы балык тота, кайсы иген чәчә, кайсы кукуруз утырта, кайсы яшелчә, җиләк-җимеш үстереп сата. Хөкүмәт тарафыннан аларга бик зур ярдәм күрсәтелә. Алар су, җир, мал тоту салымнарыннан азат ителгән. Үзе җитештергән әйберне дәүләткә сатуны өстен күрә. Алай эшләгәндә файдасы бермә-бер артык чыга икән. “Әйтик, базарда ул теге яки бу нәрсәне 1 сумга сатса, хөкүмәт аны 1 сум 20 тиеннән сатып ала, – дип аңлата Ришат абый. – Әйбер сатарга дип, шәһәргә авыл техникасы белән килгән вакытта да (бездә калага трактор белән керү тыела) ДАИ хезмәткәрләре башка транспортны туктатып, аларга юл ача. Авылдагылар бик бай яши бездә”.
Яратышу гаилә коргач башлана
Кытайдагы тормыш белән бездәгесенең аермасы җир белән күк арасы. Шулай булуга да карамастан, Флюра апа да, Ришат абый да кире китәргә исәпләмиләр. “Бездә, читтә яшәүче татарларда, миллилек хисе бик көчле, – ди алар. – Татарстанда яшәү теләге дә шуннан туды”.
Кытай татарлары гаиләләрендә милләт, тел тәрбиясе бала аваз салуга ук башлана. Ришат абый сүзләре белән әйтсәк, сулый башлауга ук татар сөйләмен тыңлап үсә алар. Бу гадәт буыннан буынга күчә. Өйләнешкән вакытта да анда татар татар белән, һич югы уйгур, казах милләтендәге кеше белән гаилә коралар. Балалар бакчасында, мәктәптә, урамда, эштә кытай телендә сөйләшеп яшәсәләр дә, өй бусагасын атлап керүгә татар сөйләменә күчәләр.
– Бөтен Кытай дәүләтендә татарлар биш меңгә дә тулмый, – ди Ришат абый. – Шуңа күрә бер-берең белән танышу кайчакта проблемага әйләнә. Теге шәһәрдә бар икән бер татар гаиләсе, бу шәһәрдә бар икән дип, эзләп йөрибез. Безне Флюра белән, мәсәлән, әнинең сабакташы таныштырды. Ул чагында миңа 27 яшь иде. Иптәшем яшәгән 280 мең кешелек шәһәрдә аларның гаиләсе татарлар арасыннан бердәнбере булган.
Яшьләр бер-берләрен бер күрүдә үк ошатыша. Очрашу-сөйләшүләрне озакка сузмыйча, ике көн эчендә кавышып та куя алар. “Мәхәббәтнең ни икәнен гаилә коргач кына аңладык. Хәзер менә гомер буе яратышып торабыз, мәхәббәт сүзләребез әле дә бетми”, – ди Ришат абый.
Аларның бүгенге тормышлары да гаилә корып җибәргән яшьләрнекеннән ким түгел. Таныш түгел җирдә өр-яңадан оя корып, гаилә учагы кабызганнар. Монда инде алар татарларча яши. Кайда барсалар да, рәхәтләнеп үз телләрендә сөйләшәләр. Башка авыл халкы төсле үк язга чыгуга бакча эшләренә чумарга исәплиләр. Флюра апа кайда нәрсә утыртасын инде алдан ук уйлап куйган. “Кытайда без нигездә яшелчә ашыйбыз. Шуңа күрә монда борычның да дүрт-биш төрлесен, ногыт борчагын да, башкасын да утыртырга исәплибез”, – ди ул. Авылга кайтып урнашу аларга ипине дә әби-бабаларыннан килгән гадәт буенча пешерергә мөмкинлек биргән. Ишегалларына махсус мич чыгарып, үзләренчә “нан” дип аталучы кабартмаларны шунда салып пешерәләр.
Үрнәк аласы иде
Бу гаиләдә булганнан соң аларның татарлык хисенә, туган телгә булган мәхәббәтләренә исем китеп кайттым. Булса булыр икән милли җанлы кешеләр! Безгә дә шулардан үрнәк аласы иде! Юкса, туган телне белмәвебезне күп очракта мохиткә сылтап калдырабыз. Алар да татар телле балалар бакчаларына, мәктәпләргә йөрмәгәннәр, эш урыннарында да татарча сөйләшмәгән. Урамга чыгуга да татар мохите каршы алмаган. Ә татар телендә ничек матур сөйләшәләр! Милли аһәң аларга бишек җырлары, әкиятләр, ата-ананың үзара сөйләшүе аша сеңгән. Шушы матур гадәт ничә еллар үтүгә дә карамастан, буыннан-буынга күчеп килә. Исемнәренә дә Европа җиле исмәгән. Әтиләре Әсхәт, әниләре Раушан, бертуганнары Руман, Гөлшат, Тәлгать, Равил, Рафаэль, Гали, Халидә. Кызлары Руфия, Раидә.
Ришат абый дөрес әйтә, Кытай белән безнең тормышны чагыштыра торган түгел. Безгә алардан бик күп нәрсәне үрнәк итеп аласы бар әле. Шул исәптән миллилек хисен дә...
6 мартта Казанда, филармония залында, аның бердәнбер концерты булачак. Вәсилә “Казан тамашачысы мине оныткандыр, ләкин минем аның белән уртаклашасы хисләрем, фикерләрем бар” дип әйтә. Казандагы “сольный” концерты алдыннан ул Матбугат.ру хәбәрчесенең сорауларына җавап бирде.
— Казанда “сольник” оештыру авыр. Уфада сине беләләрдер, ләкин Татарстанда сине онытып та бетерделәр бит...
— Сирәк булса да Казанда чыгыш ясыйм, “Татар җыры”на да килгәлим. Узган ел да җырладым, “Туган як” җырын 10 елның хиты дигән номинациядә бүләкләделәр. Мин башта Башкортостанда түгел, ә Татарстанда танылдым. Урал Рәшитовның “Туган як” җырын Казанның радиолары аша көненә 20шәр тапкыр әйләндерәләр иде. Беренче гастрольләргә бирегә килгәч, кунакханәдә иртән уяну белән үземнең җырлаганны ишеткәч бик аптыраган идем. Аннары гына ул җыр Уфага, Башкортостанга кайтты.
Казанда көн саен тамашалар уздырыла, чыннан да, мине онытып та бетергәннәрдер, ләкин казанлыларга әйтер сүзем, уртаклашыр фикерләрем дә юк түгел. Бердәнбер сеңлем Әлфияне җирләгәч, мине бары тик тамашачы белән аралашу гына коткарды. Без икебез ятим үстек, шуңа күрә аны югалту минем өчен ни кадәр зур кайгы булганын аңлыйсыздыр.
— Әле ниләр белән шөгыльләнәсең? Концертлар куеп акча эшлисеңме?
— Юк, юк. Минем бүгенге төп вазифа – иремнең хатыны, улымның әнисе булу. Беренче чиратта минем өчен гаилә, аннары гына сәхнә. Иртән иремә тәмләп иртәнге аш әзерлим, Кәрим улым белән аны эшенә озатабыз. Төшке вакытка да аны табын әзерләп каршы алабыз. Миңа әни, хатын булу бик ошый, шундый рәхәт!
Ирем Илгиз төзүче булып эшли. Үзенең ширкәте бар. Илгиз сәнгатьне бик ярата, шуңа күрә ул минем янә сәхнәгә кайтуымны, җырлавымны тели. Мин дә җырсыз тора алмыйм. Сәхнәдән китәм дигән карарга килгәннән соң да еламый калмаган көнем булмады, өйгә кайтып җырлый, фортепианода берничә сәгать туктаусыз уйный идем.
Беренче шәхси күргәзмәсен 1998 елда ук Чаллы галереясында күрсәткән рәссам төрле елларда Истанбулда, Мәскәүдә (Шәрык дәүләт музее) узган күргәзмәләрдә катнаша, «Зур Идел»гә үтә. Шәхси күргәзмәләре «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Казан шәһәре мэриясендә (1999), Казан Кремлендә (2000), «АртЭко» галереясында (2007), Яшел Үзәндә (2008), «Кол Шәриф» мәчетендә (2012) уза. Каллиграфлар арасында үткән республика бәйгесендә (2009) «классик каллиграфия» номинациясендә беренчелекне яулаган рәссамның эшләре дәүләт музейларында саклануы да табигый хәл. Шәмаил һәм тугралар иҗатында билгеле бер урынны алып торса да, автор үзе мәчетләр бизәүне, аларның эчке һәм тышкы дизайн проектларын эшләүне төп кыйбласы иткән. Саный китсәң, инде аның тылсымлы куллары тигән мәчетләр дә байтак җыелган икән. 2000-2005 елларда Казанның «Кол Шәриф» мәчетен бизәүдә, аннан соң «Мәрҗани» җәмигъ мәчетен реконструкцияләүдә катнашу рәссам өчен зур мәктәп була. Әстерхан шәһәре мәчете, Актүбәдәге җәмигъ мәчете (Казахстан), Сургут һәм Когалым (Төмән өлкәсе) шәһәрләренең җәмигъ мәчетләре, Арча районының Урта Курса, Башкортстанның Кантюковка, Чистайдагы «Әнәс» мәчете, Казанның Клыки бистәсендәге, Буа районының Кильдураз авылы мәчетләрен бизәве белән дә бәхетле рәссам. Хәер, иҗаты турында рәссам үзе тулырак сөйләр.
– Ришат әфәнде, иҗатыгызның нигезен тәшкил иткән гарәп язуына мәхәббәт кайчаннан килә, каллиграфиягә ничек кереп киттегез?
– Кечкенә чагымда, ягъни Җәлил бистәсендә яшәгәндә, безгә Оренбур өлкәсеннән Сәлахетдин бабам кунакка килә торган иде. Әле дә исемдә: бабай килгән саен гарәп хәрефләре белән авылга хат яза иде. Беренче танышу шунда булгандыр. Әмма күңелемне тетрәндергән вакыйга соңрак булды. Чуваш дәүләт педагогика институтының худграф факультетында укыганда, 1985 елны бер төркем студентлар пленерга Болгар шәһәренә бардык. Без ул вакытта Болгарның ни икәнен дә белми идек. Монда сакланып калган архитектураны, кече манараны, җәмигъ мәчетенең хәрабәләрен, кабер ташларын күреп мин шаккаттым, күңелем тетрәнде, җаным урыныннан купкандай булды. Бу үзе ниндидер ныклык, көч тә бирде. Институтны тәмамлагач, 1990 елны Чаллыда яшәгәндә таныш архитекторлар, конструктор һәм рәссамнар белән бергәләп хаҗ кылу насыйп булды. Бу әле совет чоры. Безне анда мөфти Тәлгать Таҗетдин иҗат төркеме буларак каршы алды. Көтелмәгән сәфәр, бик мәгънәле иҗади командировка булды ул. Татарстан вәкилләренең шулай зур делегация булып беренче хаҗ кылуы иде бу. Без исә, мәчетләрне ничек бизиләр, ташны ничек уеп ясыйлар, мозаиканы ничек эшлиләр, агач белән ничек эш итәләр, дип, шуларның һәммәсен өйрәнеп, андагы матурлыкны, нәзакәтлелекне карап-күзәтеп йөрдек. Җитмәсә ул вакытта Чаллыда «Тәүбә» мәчете төзелә башлаган иде. Мин дә аны бизәүдә аз гына катнашкан идем. Шуннан шәмаилләр белән кызыксынып киттем. Мәдрәсәгә йөреп, гарәп графикасын өйрәндем, әмма анда хаттатлар юк иде. Ничек итеп дөрес язарга, дигән сорау калды. Безнең бәхеткәдер, ул чорда мәшһүр каллиграфыбыз, Татарстанда заманча каллиграфия мәктәбенә нигез салган Нәҗип Нәккаш «Мирас» журналында эшләрен бастырып чыгара иде. Шуларны өйрәндем.
– Бу сезнең ниндидер эчке ихтыяҗ идеме?
– Дөрес әйтәсез, бернәрсә дә тик торганнан гына булмый. Ул гореф-гадәтләр, халкыбызның гамәли сәнгать өлкәсендәге мирасы, шул ук кабер ташлары аша күңелгә салынгандыр, күрәсең. Бабам йогынтысы да үзенекен итми калмады, әлбәттә. 1988 елда армиядән кайтып, Чаллыда эшли башладым. Пединститутта бер ел укыттым. Аннары без «Идегәй» кооперативы оештырдык. Интерьерларны милли рухта эшли, бетоннан коеп, кабер ташлары ясый башладык. Бу алымны соңрак мәчетләрне бизәгәндә дә кулландык. Эшли-эшли өйрәндек. Ул чорда гипстан, бетоннан коюны, бизәк төшерү, мозаика ясауны билгеле бер дәрәҗәгә чыгардык, дип әйтә алам. Шуннан мәчетләр бизәү китте. 1992 елда мэрия янында җәмигъ мәчете төзелә башлаган иде. Бергә хаҗга барган иҗат төркеме белән проект эшләрен башлаган идек. Мин анда 33 метр биеклектәге мозаика да эшләгән идем.
– Мәчеткә тотыну өчен, профессиональ әзерлек кенә аздыр кебек. Шәхсән үзегез дини белемне кайда алдыгыз?
– Чаллы мәдрәсәсендә укыдым. Әлһәмдүлилләһи, намазлымын.
– Сезнең иҗат төркеме әле дә бармы?
– Эш булганда, туплыйм, рәссамнарга биремнәр бирәм. Шул ук Рөстәм Шәмсутов, Нәҗип абый Нәккаш белән кайвакыт бергә эшлибез. Мәчетне бизәүне бер генә кеше башкарып чыгуы авыр. Аны эшләү өчен яхшы осталар кирәк. Проектлаштыру төшенчәсе бар, башкаручы төшенчәсе... Шул ук Чистай мәчетен бизәгәндә дә төрле оешмаларга мөрәҗәгать иттем. Аның бит диварларын буйый башласаң да, яхшы осталар эзлисең. Мозаика җыйганда да кешеләр чакырам. Әгәр мин үзем проектларны ясыйм икән, эчтәлеген, рәсемнәрен, хәрефләрен барысын да үзем язып бирәм. Мин эшләгән рәсем буенча кабатлыйлар. Әгәр бер метрлы икән хәреф, мин аны шул үз үлчәмендә ясыйм.
– Эшкә җиңел алынасызмы, әллә башкарасы эш җилкәне басып торамы?
– Иҗат кешесе эш башлый икән, ул беркайчан да җиңел бирелми. Эшнең иң авыры башлаганда һәм ахырында була. Иң беренчесе – мәчет изге урын, адәм баласы анда гыйбадәт кылырга килә. Әйтик, шул ук күргәзмәне алып, шартлы рәвештә карасак та, ул вакытлыча. Бер йә булмаса ике ай тора. Ә мәчеткә еллар дәвамында көн дә кеше килә. Бу нисбәттән минем өстемдәге йөк – җаваплылык бик зур. Шуңарга ул җиңел түгел. Эшне төгәлләү бик дулкынландыргыч мизгел. Дөресен генә әйткәндә, күңел тула, күзләргә мөлдерәмә булып яшь тыгыла.
– Ришат әфәнде, мәчетне бизәп бетергәч, нинди хисләр кичерәсез? «Аллага шөкер, өстемдә торган бурыч төште», – дип сөенәсезме, әллә башкачарак кичереләме бу халәт?
– Беләсезме, һәр мәчетнең үз нуры бар. Үзеңнең хезмәтең кергән мәчет булгач, иң беренче сокланасың, аннары, иҗади кеше буларак, тәнкыйть күзлегеннән карыйм. Кайбер җирләрен, мин моны икенче төрле эшләгән булыр идем, дисең. Мондый анализ булырга тиеш. Икенче мәчетне бизәгәндә исәпкә аласың аны. Дөресен әйткәндә, мәчетләрдә штамп юк. Әлбәттә, һәр эш үзеңә якын. Шулай да эчке һәм тышкы бизәлеше тулысынча минем дизайн-проект буенча эшләнгән «Әнәс» мәчетен аерым билгеләп үтәр идем. Моны, беренче чиратта, рәссамга зур ышаныч белдерү дип карарга кирәк. Анда үземнең күп кенә иҗади эшләрем керде. Чистайдагы әлеге мәчет 1 ел эшләнде.
– Сез 10ар ел бизәгән мәчетләр дә бар бит.
– Сургут мәчете – шундыйлардан. Аның мәчете дә бик зур. Алар акча булган саен дәшеп алалар. Анда эш әле дә төгәлләнмәгән.
– Хаҗ кылу сезгә нәрсә бирде?
– Рәссам бит ул хисле кеше. Анда күргәннәрне кайта-кайта искә алам, бар да күз алдымда тора. Әйтик, бер мәчеттә мәрмәрдән эшләнгән бизәк бар иде. Ул шуның кадәр камиллеккә җиткерелгән ки, эчтән нур бөркегән, яктылык иңгән кебек иде аңардан. Бу экскурсия генә булмады, рухи көч тә бирде.
– Белүемчә, Сез каллиграфиянең, шәмаилнең традицион төрләре белән генә чикләнмисез...
– Чыннан да шулай. Юкса халыкның күңеленә нигәдер «шәмаил, димәк, пыяла» дигән төшенчә сеңгән. Агачта да, гипста да, мозаикада да эшлим мин шәмаилләрне. Бер үк вакытта витражлар да проектлыйм. Анысын минем эскизлар белән Екатеринбургтагы бер төркем башкарып чыга. Сургут мәчетендә шулай эшләдек.
– Сезнең төп эшегез – Казан архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн факультетының интерьер кафедрасында студентларга белем бирү. Студентлар арасында остазларының иҗаты белән турыдан-туры кызыксынучылар бармы?
– Әйе, мин студентларга агач, гипс һәм мозаика буенча практик дәресләр бирәм. Алар минем дәресләрдә бирем буенча фрагментлар эшлиләр. Ә иҗат белән кызыксынуга килсәк, андый балалар бар, чөнки диварда шул ук мәчет бизәлешләренең фоторепродукцияләре эленеп тора. Студентның теләге бар икән, мин ярдәм итәм. Дәрестә музей практикасы да бар. Мәчеткә барабыз, андагы үрнәкләрне җентекләп өйрәнәбез.
– Әле күптән түгел генә Тәһран шәһәрендә узган XX «Изге Коръән» һәм Мәшхәдтә узган VII «Изге Коръән» Халыкара күргәзмәләрендә катнашып, айга якын Иранда булып кайттыгыз. Шундый зур форумнан алган тәэсирләрегез белән дә уртаклашсагыз иде.
– Минем өчен Коръән ул – төкәнмәс илһам чыганагы. Әлеге күргәзмәләрдә катнашырга илчелектән тәкъдим иттеләр. 10лап эш алып бардым. Мәшхәдтә шәһәр мөфтие белән очраштым. Ул: «Россиядә мөселманнар юк дип уйлаган идем», – ди. Аңа барын да бәян иттем. Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллык тарихы барлыгы турында да мәгълүмат бирергә тырыштым. Иран илчелегендә, атташат аша, фарсы телендә Г.Тукай турында китап та чыгарганнар иде. Аларны да тәкъдим иттем. Мин бу форумда Россиядән бердәнбер рәссам идем. Бәлкем шуңадыр, эшләрем башкаларныкыннан аерылып торды. Әлеге эшләр җирлегендә Татарстан белән дә кызыксындылар. Бу сәфәр бик хушландырды. Пакыстан, Һиндстан, Франция һәм Әфганстан кебек бик күп илләрдән каллиграфлар катнашты анда. Күргәзмә залыннан кеше өзелеп тормады, халык ташкыны елга кебек акты. Басма продукциягә дә зур урын бирелгән иде – Коръәннең ниндиләре генә күрсәтелмәде. Шул исәптән, заманча технологияләрдә башкарылганнары да. Ислам халыкларны берләштерү сәләтенә ия, аның мәдәни мирасы бик зур. Шуның бик аз гына өлешен булса да өйрәнеп, әлеге мәдәнияткә үз өлешемне дә кертә алсам иде дим.