Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Татарстан да fashion га мохтаҗ! (ФОТО)

$
0
0
28.02.2013 Җәмгыять
Аның кебек егетләр хакында сүз йөрткәндә, еш кына яшьләр теле белән әйтсәк, “креатив, не формат, хәтәр” һ.б шундыйрак сүзләр кулланыла. Бу егет тирәсендә Россиянең иң чибәр кызлары чуала.

Чуалмаслык та түгел шул, Алексей Ким Казанның иң популяр фотографларының берсе. Аның хезмәтләрен хәттә чит ил журналлары да соратып ала. Ә инде Казанда чыга торган ялтыравыклы купшы мода журналларында ул даими автор.

- Алексей, синдә фотограф булу теләге кайчан туды?

-Яшь чакта фотограф булырмын дип уйламаган идем. Университетны тәмамлагач, буш вакытым күбәйде, төшерә башладым. Җәй көне дусларым белән җылы якларга ял итәргә киткәч, шунда аларны төшереп йөрдем. Бу шөгыль миңа ошады, Казанга кайткач та бу эшне дәвам иттем, үз сайтымны ясадым. Модельләргә килсәк, мин беренче төшергән модель - татар егете Эмиль Шига. 2009 елның ноябре минем тормышымда кискен борылыш ясады. Модельләрне объектив аша бәяләргә алындым. Сизә торгансыздыр, туй төшерүче түгел, ә fashion (мода) стилендә төшерәм.

-Хәзер һәр икенче кеше фотоаппаратлы, үзләрен мин фотограф дип йөртүчеләр дә аз түгел. Менә шулардан ничек аерылырга?

-Минемчә, фотограф булу өчен ниндидер сәнгатькә ия булу мөһим түгел. Әгәр дә синдә үҗәтлек, хезмәткә мәхәббәт булса, син, әлбәттә, башкалардан аерылачаксың. Көн саен төшерергә кирәк. Бер көнең дә съемкасыз узарга тиеш түгел. Беренче ике ел мин бик күп төшердем, җәйнең бер аенда 15 съемкам булды. Гел яңа кешеләр белән танышырга ашкынып тордым. Бу юлда куркып калырга кирәкми, гел алга барырга, үзеңне камилләштерергә кирәк! Әгәр fashion юлын сайлыйсың икән, сиңа гел модельләрне төшерү кулайрак. Сер итеп кенә әйтәм, башта тәҗрибәле модельләрне төшерергә алынсаң әйбәт. Чөнки тәҗрибәлеләр белән эшләп үзең дә күп нәрсәгә өйрәнәсең. Кыскасы, гел хәрәкәттә булырга кирәк.

-Ә синең кумирың кем?

-Минем кумирларым юк. Кемнән үрнәк алырга була дисәң, ул мода дөньясының аксакалы Карл Лагерфельд дип уйлыйм. Ул оркестр-шәхес. Үзе киемнәр дә уйлап чыгара, реклама кампанияләре төшерә, Dj – кыскасы, мода дөньясында үз урынын алган кеше. Кайбер җирләрдә яхшы эшли, кайберләрендә бераз хата җибәрә. Ләкин бөтен чараларда катнаша, үз эзен калдырырга тырыша. Миңа калса, бу әйбәт! Гел бер юнәлештә барганчы, төрле яклап үссәң яхшырак. Кеше күпкырлы булырга тиеш бит!

-Татарстанда синең кебек профессионаллар бармы?

-Үземне профессионал димәс идем, чөнки моңа зур мәгънә салынган (мактану кебегрәк). Талантлы фотографлар күп. Казанда мода индустриясе яңа, елга бер-ике сыйфатлы (профессионал) фотограф чыга. Алар үз урыннарын алып, иҗат итә башлыйлар. Барысы да алда, яхшы, тырыш профессионаллар әле чыгачак. Без бу юлның башында торабыз дип әйтмәс идем, аз гына кузгалдык, ләкин искитәрлек глобаль үзгәрешләр әле булмады. Күпләребез эшләү тәртибен аңлый гына башлады.

-Гәдәттә фотографлар күргәзмәләр ясый. Синең иҗатыңны кайда күреп була?


-Без интернетта һәм барлык социаль челтәрләрдә бар. Күргәзмә ясарга әле иртәрәк. Яхшы күргәзмәне күп вакыт үткәч, үз стилеңне булдыргач ясарга кирәк дип саныйм. Гомумән, төрле журналлар өчен төшерәбез, тышлыклар, арт-проектлар эшлибез.

-Фотосъемкада иң мөһим момент нинди? Эшләү процессында нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

-Иҗат ягын, музаларны арткы планга куйсак, беренче планга әзерләнү ягы чыгып баса. Барсын да алдан планлаштырырга яратам. Төрле съемкалар була. Рекламаны колачлаган съемкага килсәк, ул бик күп көч куюны тәлап итә. Чөнки анда бик күп кеше катнаша һәм аңа бер генә көн бирелә, барысын да өлгерергә кирәк. Минем өчен иң мөһиме - тәртип һәм оештыру мизгелләре. Иҗат процессы 15 процент булса, калган 85 проценты - менеджмент, сөйләшүләр, әзерләнүләр.

-Фотограф һәм фотохудожник, фоторәссам - син үзеңне кем дип саныйсың?


-Минем уйлавымча, фотографлар алар һөнәрчеләр. Кемдер өчен һөнәр, кемдер өчен үз фикереңне башкаларга җиткерү. Безнең өчен ул – матур рәсемнәр ясау.

-Алексей, фотосүрәтләр төшерүне үстерү өчен Казанга нәрсә җитми?

-Казанда бу юнәлешне үстерү һәм җәелдерү өчен бернинди авырлыклар да комачауламаска тиеш. Фотографлар бер уйда булмасыннар. Әйтик, мәсәлән, Мәскәүдә барысы да бер стильдә эшлиләр. Бөтенесе бер жанрда, стильдә эшләсә, ул иң куркыныч әйбер дип уйлыйм. Гел эзләнүдә булырга кирәк. Һәм әлбәттә, яшьләргә юл бирергә. Яшь фотографларга, яшь модельләргә, олырак модельләр аларга карап алгарак барачак.

-Яшь фотографларга нинди теләкләрең бар?

-Техника артыннан кумасыннар. Күзәтсеннәр, карасыннар, журналлар укысыннар, башкалар ничегрәк эшли икән дип танышсыннар. Хаталанам дип өркеп калмаска кирәк, шул ук вакытта үз хаталарыңны төзәтә белергә дә өйрәнергә кирәк. Хаталар өстендә эшләп кенә үзеңне табып була. 

1

2

3


ИДЕЛ

в„–--- | 28.02.2013

"Мунча ташын" халык ни өчен ярата? (ВИДЕО)

$
0
0
28.02.2013 Мәдәният
17-28 февраль көннәрендә Казанның "Уникс" концертлар залында "Мунча ташы" тамашалары үтә. Гамил Әсхәдулла җитәкләгән юмор театры Универсиадага әзерлек, миграция, эшсезлек, ЮХИДИ хезмәткәрләре, түрәләр белән бәйле хәлләр турында "Көлке чыбыркысы" исемле програм әзерләгән.

Түбән Кама шәһәреннән "Мунча ташы" театрының Татарстан башкаласына килүен халык түземсезлек белән көтә икән, унбер көн рәттән тулы зал булуны һәм ял көннәрендә икешәр тамаша куелуын башкача аңлатып булмый кебек.

Татар чараларына билет сатучы Флүрә Дәүләтшина сүзләренчә, җыр концертлары күп, халык исә юморга сусаган һәм шуңа да "Мунча ташы"на бик теләп киләләр.

"Иң элек алар 17-27 февраль көннәрендә тамаша куймакчылар иде. Өч көн эчендә билетлары сатылып бетте. Шуннан соң "Мунча ташы" Казандагы чыгышларын 28 февральгә кадәр озайтты. Билет бәяләре 350дән 800 сумга кадәр", ди Флүрә Дәүләтшина.

Аның сүзләренчә, "Мунча ташы"на халык акчасын кызганмый, авыл халкы бигрәк тә, билет сатучы Лаеш, Саба, Балык Бистәсе, Балтач, Кукмара якларын телгә алды.

"Көлке чыбыркысы" тамашасы уку йортының тулай торагыннан башланып китте. Ишек төбендә кизү тотучы, ректор урынбасары әйткәннәрне үтәп баручы, ялган дипломнар ясаучы әби, аның паспортсыз яшәүче улы, вак-төяк эшләрне үтәүче таҗик егете белән югары белем алып тулай торакның бер почмагында яшәр өчен сантехник, буяучы, урам себерүче булып йөрүче ир-ат дисеңме, барсы да бар монда. Тулай торакка чит илдән кунаклар киләр алдыннан ректор урынбасары эшчеләренә тирә-юньне яшелгә буярга кушты, әби һәр атна саен түрәләр килеп яшел буяу бетте, сарысы калды дигәч, сарыга буярга әмер бирде. Бу эшләрне барысын да югары белемле ир-ат эшләргә тиеш иде, ул каршылык та белдереп карады, тик холкы юаш булу сәбәпле ерак китә алмады. Ректор урынбасары аны Бөтендөнья сәүдә оешмасына (сәхнәдән ВТО дип әйтелде) кергәндә нинди этлек эшлисең син безгә дип сүкте. Соңыннан чит илдән кунаклар килгәч кенә тормышлары үзгәрде, югары белемле ир-ат тулай торак белән идарә итә башлады, ә элекке ректор урынбасары сантехникка әйләнде. Шулчак Рөстәм Рахманкул: "Шушы хәлләрне төзәтер өчен чит ил чыбыркысы кирәкмени? Үзебезнең "Көлке чыбыркысы белән үзебезнең илдә - үзебез тәртип салыйк", дип беренче чыгышны йомгаклап куйды.

Гомумән, "Мунча ташы" халыкны борчыган, гел телендә булган күренешләргә игътибар итәргә тырыша. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең машиналарны күзәтү камераларын арттыруы, ЮХИДИ хезмәткәренең аңа карап, "кая куясың син ул акчаларны" дип әйтүе тамашачы өчен бик таныш иде. Формадагы хезмәткәрнең элекке гадәт буенча сызгыртып машина туктатуы, хәзер техника заманы әнә безнең өчен алар эшли дисә дә, төрле юллар белән ришвәт алырга тырышуы тамашачыларны елмаерга мәҗбүр итте. Ватык очкычка утырган түрәләрнең әҗәлгә бар байлыкларын биреп котылырга теләүләреннән дә зал рәхәтләнеп көлде.

"Мунча ташы" бу тамашасында халыкка тәрбия дә бирергә теләгән булса кирәк, бигрәк тә аракы белән мавыккан ир-атның аждаһа рәвешендәге балыкка әйләнүендә бу ачык күренде. Ул "башка эчмим" дип ант иткәч кенә кире үз хәленә кайтты. Сәхнәдә ир белән хатынның йокы бүлмәсендәге сөйләшүләре, бала, әби белән мөнәсәбәтләре дә күрсәтелде. Юмор остасы, язучы Алмаз Хәмзин белдергәнчә, кайбер урыннарда мәзәкләре бил тирәсенә дә җитә, уйнаганда арттырып та җибәрәләр. Монсы һәрдаим зал тулы тамашачы булсын өчен, базар шартларында театрны яшәтү өчен кирәк икән.​


Рөстәм ИСХАКЫЙ

в„– | 27.02.2013

“Ипотека балалары” күпмегә төшә?

$
0
0
28.02.2013 Җәмгыять
Былтыр Әлмәт районы яңа туган балалар саны буенча Татарстанда беренче урынга чыкты. Чыкмыйча, Ана капиталы, җир бирү белән кызыктыру нәтиҗәсендә яшьләр генә түгел, олыгаеп баручы хатыннар да өченче, дүртенче балаларын таба башлады бит! Балалар санын арттыруга мин дә үз өлешемне керттем – былтыр бәби алып кайттым. Хәзер бөтен белгәнем – бала ризыгы, памперс, боткалар. Шушы вакыт эчендә мин бала табу-үстерүнең – кемнәрдер өчен саллы керем булуын, ә хөкүмәтнең 400 мең сумы һәм җир участогының әлләни кыйммәте юклыгын аңладым.

Ыштансыз калдыралар

Балалар кибетләре бүген иң күп керемлеләр рәтендәдер, мөгаен. Ә бала ризыклары, дарулары, киемнәре, уенчыклары җитештерүчеләр кризис була калса да эшсез һәм акчасыз утырмаячак. Сезнең бала памперсларының ничә сум торганын караганыгыз бармы? Ә бер ашатырга гына җитә торган пюре, боткаларның? Аларның бәяләре сөт-ипи бәясеннән күпкә кыйммәтрәк. Әмма шулай булса да, алучылар өзелми. Чөнки балага син моны ашамый тор, пес итмә, кәкәй итмә дип әйтә алмыйсың. Яшь гаиләләргә, кесәләрендә кимендә 50-60 мең сум булмаса, бала табуны кичектереп тору хәерлерәктер дип уйлыйм. Чөнки баланы тудыру йортыннан өйгә алып кайту белән аны 10-12 мең сумлык караватка (монда һәркем “аягын юрганына карап” суза инде) саласың, аннан 5-10 меңлек коляскага яткырып урамга алып чыгасың. Бер фланель бала чүпрәге генә дә 100-150 сум тора, матрас, 2-3 мең сумлык кышкы “конвертлар”, атнасына әллә ничә кочак китә торган памперсларны әйткән дә юк. Бер-ике айдан пеленка урынына бала ыштаннары, аннан кочагы белән колготкилар кирәк. Әле ярты ел элек кенә алган 3-4 меңлек куртка инде ярамый, тагын шул ук бәягә яңаны алырга туры килә. Бер ел эчендә кимендә 3 пар аяк киеме алыштырасың. Ә аның бер пары гына да 1000 сум тирәсе.

Бала ризыкларына да акча коточкыч күп китә. Ярый ла, яшь әниләр баланы үзләре имезсәләр. Бу гаилә бюджетына саллы гына экономия ясый. Әмма бүген күкрәк сөте татып карамаган сабыйлар бихисап. Мисал эзләп әллә кая барасы да түгел. Мәсәлән, дус кызым Айсылу, баласында аллергия булу сәбәпле, бөтенләй имезә алмады. “Аена 9 мең сумлык махсус азык алабыз”, – ди ул. Бу бит бер елына 100 мең сумнан да артып китә! Ә бит бала кечерәк булган саен аңа акча да азрак кирәк. Аннан баланы бакчага бирәсе, аннан мәктәпкә... Югары уку йортына... Кыскасы, Ана капиталы ул һавадагы торна кебек – кызыктыру өчен генә. Чынлыкта, бөтен нәрсә акчага корылган заманада икенче, өченче баланы алып кайту 400 меңнән күпкә кыйммәткәрәк төшә. “Икенче баламны дәүләт 400 мең түгел, дүрт миллион бирсә дә, алып кайтмыйм”, – ди хәзер Айсылу.

Табибларга да кытлык

Бала тудыру йортында минем белән бергә авылдан килгән 40 яшьлек бер ханым да ятты. Өченче баласын тапты ул. Бик озак интеккәннән соң ярып алдылар. Табибларның аны: “Инде ике балаң бар бит! Сәламәтлегең булмаган көе нигә дип өченчесе артыннан килдең? Җир кирәк идеме?!” – дип, аты-юлы белән сүккәннәре әле дә истә. Ул көнне 15 бала дөньяга килде. Аннан алдагы көндә дә шулай булган иде. Бала табу йортларында палаталар һич кенә дә буш тормый. Мине балам белән бергә ишек төбенә урнаштырдылар. Бүтән җирдә урын юк иде. Кызыма да, миңа да артык игътибар итүче, караучы булмады. Әле җитмәсә, чыкканда: “Бездә әле ничек тә түзәрсез, менә балалар поликлиникасында нишләрсез? Анда, гомумән, җүләрләр йорты – табиблар җитми”, – дип озатып калдылар.

Чыннан да, балалар поликлиникасында мәхшәр икән. Баланы бер яше тулганчы ай саен табибларга күрсәтеп торырга, төрле прививкалар ясатырга кирәк. Поликлиникалардагы чиратны күрсәгез! Кеше өстендә кеше, һәммәсенең дә кулында яңа туган нарасые! Нинди зур Әлмәткә бер генә балалар поликлиникасы бар, анда да табиблар җитешми. Килгән саен 2-3 сәгать чират көтеп утырырга туры килде. Мескен сабыйлар әле дә түзәләр инде, йоклап та, ашап та алган булалар, ә менә аналарга авыррак, билгеле. “Дәүләт халык санын арттыру өчен әйбәт нәрсә уйлап чыгарды – яшьләрне акча, җир белән кызыктыралар. Чыннан да, соңгы ике-өч елда бала табучылар артты. Әмма хөкүмәт безне – табибларны да уйласын иде! Аз хезмәт хакына шушы кадәр баланы берәүнең дә карыйсы, дәвалыйсы килми. Күпме табиблар эштән китте инде. Мин, мәсәлән, 15 ел эшлим – окладым 6 мең. Бу көненә 15-20 баланы караган өчен. Ә без монда 60лап бала кабул итәбез. Премияне арттырсыннар, йә булмаса сәламәтлек өлкәсендә белем алуны бушлай итсеннәр иде. Монда эшкә кем генә кайтыр икән? Яшьләр бөтенләй эшләргә теләмиләр. Ә чирле балалар саны көннән-көн арта, – дип зарланды бер табиб. – Бер-бер артлы табучыларның балалары да еш кына сау-сәламәт булып тумый. Балалар арасы кимендә 3-4 ел булырга тиеш. Шул вакыт эчендә хатын-кызның организмы тулысы белән ял итә, яңадан бәбиләргә әзер була. Ә яшьләр хәзер Ана капиталы дип тизрәк икенчесен, хәтта өченчесен дә алып кайта...”

Әни, мин бакчага бараммы?..

Табиблар җитмәү бер бәла булса, балалар бакчасында урыннар җитмәү – икенче зур проблема. Бүген сабыең дөньяга аваз салган көнне үк интернет аша балалар бакчасына электрон чират алырга кирәк. Шунсыз берәүгә дә урын тәтеми. Дөрес, бәхетеңнән, чиратың тиз генә җитсә дә, балаң 100 процент бакчага урнаша дигән сүз түгел. Чиратсыз, танышлар аша урнашулар әле дә бар. Бер балалар бакчасына елына якынча 40-50 бала алалар. Ә шул районда туучылар ике-өч тапкырга күбрәк. Мисал өчен, без яшәгән районда ике балалар бакчасы бар. Без шуның берсендә 115 нче кеше булып чиратта торабыз. Чылтыратып белешкәч, балагызга 4-5 яшь тулганда гына чиратыгыз җитәчәк дип аңлаттылар. Аптырагач, икенче бакчага язылдым. Анда 25нче кеше булып торабыз. Төркемгә 25-30 бала җыйсалар, бәлки быел бакчага йөри башларбыз. Шулай итеп, электрон чират уйлап чыгарып кына, балалар бакчасы проблемасы хәл ителмәде.

Баланы мәктәпкә бирү тагын зур акчалар сорый. Әле җитмәсә мәктәптә белем алу киләчәктә түләүле булачак дигән сүзләр йөри. Кемнең акчасы бар – шуның баласы укый-яза беләчәк. Элекке замандагы кебек халык ярлыларга-наданнарга һәм зыялы-белемлеләргә бүленеп бетмәгәе. Шушыларны төптән уйлаган кайсы яшь гаилә Ана капиталы бирелә дип бер-бер артлы икенче, өченче баласын алып кайтыр икән?

Ике ут арасында

Бала һәм ипотека сүзләре хәзер аерылгысыз. Күпләр икенче, өченче баласын алып кайтучыларга – бала бәрабәренә яшәү урыннарын яхшыртырга тырышучылар дип карый. Күршедә яшәүче Надя, беренче баласына нибары яшь ярым гына булса да, ипотекага фатир бирү белән икенчегә йөккә узды. “Ипотеканы тизрәк каплап бетерәсебез килә. Әле менә балабыз тумаган да, аның каравы кайнанам белән ирем икенчесен алып кайтсак, фатирга ничә сум гына түлисе калачагын санап чыгардылар инде! Өч бүлмәле фатирны 1 800 000 сумга алдык. 400 меңгә якынын эш урыныннан бирделәр, беренче балага “Шәймиевский” 200 мең сум күчте, икенчесенә дә 200 мең сум күчәчәк һәм тагын 400 мең тирәсе Ана капиталы. Шулай итеп, нибары 600 мең сум гына түлисебез кала”, – дип сөенә-сөенә сөйләде ул беркөнне. Баласының исән-сау тууына караганда, ипотекалары кимүен ныграк көткән кебек тоелды хәтта. Ә күрше йортта яшәүче дус кызым инде икенчесен алып кайтып, фатирларын “каплап” ук бетерделәр. Хәзер ике бала белән кибеткә ипигә дә чыга алмыйча интегеп ята – малае әле юньләп тәпи дә йөри белми, икенчесе хәзергә ими баласы. Коляска этсенме, теге шук малаен күтәрсенме? Беренчесе авырып китсә, кечкенәсенә дә шунда ук чир йога. Балаларыңны карый белмисең дип, участок табибы да гел сүгеп тора икән үзен. Балалар бакчасы мәсьәләсен кузгатсам, дустымның ачуы кабара: “Безнең йортка монда аерым бакча төзергә тиешләр! Бу йортта барлыгы 500 фатир. Һәр гаиләдә кимендә бер генә бала дип алсак та – 500 бала була бит!” – ди ул.

Балалар бакчаларында урыннар җитмәгәч, 3 бүлмәле фатирда ясле ачучылар да күренә башлады. Безнең йортта гына шундый бакча ачтылар. Аена 7 мең түлисе икән.

Ипотеканы каплар өчен табылган балаларны хәзер “ипотека балалары ” дип тә йөртә башладылар. Кайберәүләр андыйларны “Путин балалары” (Путин уйлап тапкан Ана капиталы өчен) дип тә җиппәрә. Киләчәктә балаларыбыз: “Без авыр ипотека елларында туган буын, безне фатир каплатыр, җир алыр өчен генә тапканнар. Наз да, юньле балачак та күрмәдек!” – дип, хокук дауламасалар ярый инде...

Хәзер исә җир участокларына кызыгып, өченчесен, дүртенчесен алып кайтучылар да күренгәли башлады. Хөкүмәт киләчәктә тагын нинди “кармаклар” уйлап табар икән? Ә авылларда мәктәпләрне, бакчаларны ябалар, кыскарталар. Менә күрерсез, берничә ел үтеп, “Путин балалары” үсеп җиткәч, шәрран ярып яңа мәктәпләр төзи башларлар әле.


Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА

в„– |

Татарстан югары мәхкәмәсе Ясәвиевне аклады

$
0
0
28.02.2013 Җәмгыять
Казанда “Хәсисләр кануны”на протест белдереп ялгыз пикет оештыручылар Искәндәр Ясәвиев, Эльвира Дмитриева һәм Зарина Таскаева канун бозмаган дип белдерелде. 27 гыйнварда Татарстан югары мәхкәмәсе әнә шундый карар чыгарды.

27 гыйнвар көнне Татарстан югары мәхкәмәсендә декабрь ахырында Казанда “Хәсисләр кануны”на протест белдереп ялгыз пикет оештыручылар – Искәндәр Ясәвиев, Эльвира Дмитриева һәм Зарина Таскаева эшләре каралды.

23 гыйнвар көнне Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе, КФУ укытучысы, социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиевне 26 декабрьдә урам чарасын канун бозып үткәрде дип гаепләп 20 мең сум штраф түләтү карары чыгарган иде.

Гаепләүче як белдерүенчә, Ясәвиев бу чараны алдан планлаштырып оештырган, пикетка Дмитриева һәм Таскаеваны да җәлеп иткән. Югары мәхкәмә вәкиле бу гаепләүгә дәлилләр юк дип белдереп Ясәвиевне аклады һәм Вахитов районы мәхкәмәсе карарын юкка чыгарды.

23 гыйнварда Вахитов районы мәхкәмәсе Дмитриева һәм Таскаевага карата полиция кузгаткан административ эшне туктатып, кызларны гаепсез дип таныган иде. Казанның Вахитов районындагы "Япеево" полиция бүлеге мәхкәмәнең кызларга карата чыгарган бу карары белән килешмичә, аларны югары мәхкәмәгә шикаять итте.

Югары мәхкәмә Дмитриевага һәм Таскаевага карата Вахитов районы чыгарган карарны үз көчендә калдырды.

Югары мәхкәмәдә башта кызларга карата булган шикаять, аннан соң Ясәвиевне яклау ягы – Казан хокук яклау үзәге шикаяте каралды. Мәхкәмә карары игълан ителгән көннән көчкә керә.

Ясәвиев узган елның 26 декабрендә Русия президентының Кремль урамында урнашкан кабул итү бүлмәсе каршында бер кешелек пикет уздырды. Галим “Дима Яковлев кануны”на протест белдерү белән бергә Русия думасын таратуны да таләп итте. Кызлар да шул көнне "Хәсисләр кануны"на каршы шигарләр тотып Кремль урамына чыкты.

Активистлар урам чарасында канун бозмауларын белдерде. Алар бер-береннән 50 метрдан күбрәк ара калдырып баскан иде.

Ясәвиев элегрәк Азатлык радиосына: “Бернинди зыянсыз, беркемгә куркыныч тудырмаучы ялгыз пикетлар да, ялгыз пикетлар сериясе дә канунсыз дип игълан ителә. Полициянең мондый гамәлләре халыкта ризасызлыктан һәм каршылыктан башка бернигә дә китермәячәк”, дип белдергән иде.


Наил АЛАН

в„– | 27.02.2013

Кеше үтерүчеләргә ипи пешерәбезме?

$
0
0
28.02.2013 Җәмгыять
Студент елларында редакциядә практика үтеп йөргәндә Казанның бер колониясенә барырга туры килгән иде. Ул вакытта авыр җинаять кылучылар – кеше үтерүчеләр белән дә аралашырга туры килде. Мин нәрсә, үзем дә иренемдә сөт кипмәгән бала булганмын, күрәсең, ул җинаятьчеләр белән рәшәткә аркылы сөйләшкәч, аларның «почти гөнаһсыз» икәнлекләренә инана язып чыккан идем. Ул вакытта төрмә җитәкчесе, колакларыма эленгән токмачларны араларга шундук ярдәм итте: «Сеңлем, монда кешеләр юк, монда җанварлар гына тотыла».


Балаларны – иттарткыч аша

Җанварлар дәверенә ерак калмаган булып чыкты. Элек 50-100 елга бер җинаятьче, Чикатилолар барлыкка килеп торса, без хәзер атна саен бер бала югалта башладык. Һәм ничек югалтабыз бит – кайсыдыр мәсхәрәләнеп җир куенына ята, икенче берсенең киләчәк тормышы ботарланып, чәлпәрәмә килә. Чаллының җанөшеткеч вакыйгасы – Василиса Галицына югалуы турында ишеткәч, әй шундый ышанасы килде инде исән булуына. Шантажга барсын иде, акча таләп итсен иде урлаучы, дип өметләндек. Шул орчык кадәр баланы ботарлап, мәсхәрә итәр дип кем уйласын! Ул 30 яшьлек хәшәрәтнең интернет челтәренә эленгән, яхта янында төшкән фотосын күргәч тә имәнеп киттек – әллә нинди юк кына урында да эшләмәгән бит бу бәндә, рәсми җирдә хезмәт куйган!..

Бөтен республика белән тетрәнгән вакыйгадан аңга да килә алмаган җирдән – менә кабат шул ук җанварлык. Алабуга кызы Республика клиника хастаханәсендә тормыш өчен көрәшә. Ярый исән калган, дидек, әмма ничек исән соң ул? Балаларын тормышка нормаль кеше итеп кайтарганчы, ата-ананың күпме йокысыз төне, күпме канлы күз яше түгелер?

Эшләмик, өйдә утырыйк

Ата-ана балаларын карарга, караучысыз калдырмаска тиеш икәнен бөтенебез дә белә. Әмма мөмкин эшме соң ул? Демографик хәлне яхшыртыйк, дип уйлап табылган программа юктан бар булмады ич инде. Бала тапмау һәр очракта акчасызлыкка гына да килеп терәлми – аның бит бөтен ягын да уйлыйсың. Ким дигәндә ике бала табыйм, дисәң дә, алдыңа башта мең төрле сорау килеп баса. Олысы мәктәпкә киткәч, бала алып кайтсаң – ничек өлгерермен дә кем ярдәм итәр, дисең. Мәктәп баласын бер вакытта, бакча баласын икенче сәгатьтә ала башлау өчен янда гына яшәүче, бик игелекле, эшләмәүче дәү әниләр кирәк. Ә әни кеше эшкә чыкса, булышыр кешесе булмаса, нишләргә тиеш? Эш сәгате бар, эш белән өй арасы бар, бөке мәсьәләсе бар. Йә эшеңне ташлап, өйдә утырасың, йә ярдәмче булдырып, эшләгән акчаңны аның белән дә бүлешәсең, йә бәбиләми торасың. Моның өстенә балаларның авырып алуларын, үзеңә кирәкле җиргә бару кебек вак-төякне дә исәпкә алсаң, бала табыгыз дип ымсындырган дүрт йөз мең сум тирәсе ана капиталы пүчтәк ул. Әти кешеләрнең эшләми генә бала белән шөгыльләнгәннәрен бик күргән юк – анысын күрергә дә язмасын.

Менә шуннан башлана инде ул өлкән балаларның ялгызы гына мәктәпкә бару-кайтулары. Берәү дә баласын сөймәүдән аны ялгызын гына урамга чыгарып җибәрми. Бер әнинең дә йөрәге таш түгел – ничарадан бичаралык кына ул. «Балаларына карата җаваплылыкны арттырсыннар», – дигән җитәкчеләргә дә шуны әйтәсе килә – һәркемнең дә няня тотарлык мөмкинлеге юк.
Аннан көпә-көндез үз илеңдә, үз шәһәреңдә, кешеләр арасында да иркенләп йөри алмаслык нинди ил соң бу? Һәр кешегә сак куясы гына калды бит инде, һәр балага бер полиция хезмәткәре беркетәсе.

Гуманлылык проблемасы

Педофиллар проблемасын психиологлар интернет-сайтларның әлеге тармакта ачык булуы, аларның караучылары көнләп түгел, сәгатьләп артуы белән аңлата. Гаҗәп кызык безнең ил – инде концерт программаларына, газетада язган кечтеки генә язма өчен дә яшь чикләвен күрсәтүләрен таләп итәбез, ә ул сайтларны яптыра да алмыйбыз, тыеп та булмый. Җанвар төркеменә кергәннәрнең шуларны карап, практикада кулланулары да күз алдында югыйсә.

Россиядә соңгы үлем җәзасы 1996 елда кулланылган булган икән. Шуннан бирле Конституция нигезендә аны кайтару турындагы маддәне үзгәртеп булмый. Моның өчен Конституцияне үзгәртү лязем. Әнә шул җәза булмау безнең илдә бернәрсәне тыймый да. Гарәп Әмирлекләрендәге кебек, бер тапкыр урлашсаң – бер кулыңны, икенче урлашканда, икенчесен киссәләр, кеше гомерен кыйган өчен үзләрен дә теге дөньяга озатачакларын белсәләр, хәзерге педофил-җанварлар да андый адымга бармас иде. Кайвакыт гуманлылыкның да яман ягы бар икән, дип уйлап куясың.

Чаллы-Алабуга кызчыкларының ата-анасы да шул фикердәдер дим. Бирсеннәр иде ул үтерүче, мыскыл итүчеләрне (Алабуга кызын җәберләүче әлегә табылмаган, аны табарга булышучы кешегә 500 мең сум акча каралган.) ата-ана хөкеменә. Менә ул гуманлы карар булыр иде.

Ә аларның табылып, рәшәткә артына утырулары кабатланган, тапталган мәзәккә килеп төртелә алайса: «Бодай урлаган өчен тотылган идем, хәзер шул бодайны тарттырып, тәмле ипи итеп пешереп ашаталар», – ди икән бер тоткын. Ул җанварларны озак ашатмаслар ашатуын – теге вакытта рәшәткә артында утыручылар үзләре үк педофиллар өчен аерым «шартлар» тудырылганы турында сер итеп кенә әйткән иде...


 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Кайсы районнарда яхшы укыталар?

$
0
0
01.03.2013 Мәгариф
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче тапкыр республика мәктәпләрендә укытуның сыйфатын чагыштырырга мөмкинлек бирүче рейтингны игълан итте (аның белән министрлыкның www.mon.tatarstan.ru сайтында танышырга була). Рейтингта Бөгелмә районы - беренче, Лаеш районы соңгы урынны били.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, белем бирүнең сыйфатын бәяләү күрсәткечләреннән чыгып, муниципаль берәмлекләрнең рейтингы ведомство тарафыннан ел саен төзелә, әмма элегрәк ул тар даирәдә куллану өчен генә булган. Халыкка “хастаханә буенча уртача температура” турында гына хәбәр ителгән. 2012 ел рейтингын игълан итү фикере яңа билгеләнгән мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның башына килгән. Аның фикеренчә, бу районнарны нәтиҗәлерәк эшләргә мәҗбүр итәчәк.

Урыннарда белем бирүнең сыйфатын бәяләп, экспертлар биш төп күрсәткечне нигез итеп алган. Бу - җирле мәктәпләрне тәмамлаучыларның мәҗбүри БДИ (рус теле һәм математика) буенча уртача баллары, әлеге фәннәр буенча аттестат алмаган икеле капчыкларының саны, югары бал туплаучылар (80 нән артык), Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерлар саны.

Чагыштыру нәтиҗәләре буенча, муниципалитетларны светофор төсләренә буяп, өч төркемгә бүлгәннәр. Беренче, “яшел” төркемгә, эшчәнлекләре уңай бәяләнгән шәһәр һәм районнар кергән. “Отличникларның” рус теле буенча уртача баллары – 62,6 дан 75,6 га, математикадан 53,3 тән 56,3 кә кадәр. Сары төскә буялган икенче төркемгә урта “хәллеләр” кергән: анда рус теле буенча уртача балл 57,9 дан 65,3 кә кадәр. Өченче, “кызыл” төркемдә, Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре фикеренчә, белем бирүнең сыйфаты начар булган муниципалитетлар. Барлык “кызыл” районнарны күрсәткечләрнең начарая баруы тәртибендә санап китик: Саба, Мөслим, Тукай, Менделеевск, Ютазы, Әгерҗе, Әлки, Кукмара, Алексеевск, Кайбыч, Балык Бистәсе, Апас һәм Лаеш. Ведомстводан хәбәр итүләренчә, артта сөйрәлүче районнарга карата әлегә бернинди санкцияләр дә (хезмәт хакларын һәм премияләрне кисү рәвешендә) күрелмәячәк.

Рейтингта Казан шәһәре районнарга бүленгән. Шул ук вакытта Вахитов һәм Идел буе районнары иң яхшы урынны (5 нче) били. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары – 6 нчы, Киров һәм Мәскәү районнары – 10 нчы урында (алар барысы да “яшел” төркемдә). 18 нче урынны алган Совет районы гына “сары” төркемдә. Рейтингта Чаллы – 12 нче, Түбән Кама 4 нче урынны алган. Алар да “яшелләр” рәтендә.

Рейтинг (кыскартылган вариант)




Рейтингны игълан итү урыннарда, бигрәк тә артта сөйрәлүчеләрдә, шау-шу кузгаткан. Әйтик, министрлык исемлегендә ахырдан беренче урынны алган Лаеш районында, мондый рейтинглар законлы һәм законсыз юллар белән яхшы күрсәткечләр артыннан чабуга китерәчәк, дип саныйлар.

Минемчә, райондагы белем бирүнең сыйфаты хакында БДИ нәтиҗәләре буенча гына фикер йөртергә кирәкми, - дип саный Лаеш районы мәгариф идарәсе башлыгы Анатолий Новиков. – Ничек кенә укытма, барлык укучылар да имтиханнарны бишлегә тапшыра алмый. Нәрсә эшләргә кала? Алдашыргамы?.. Мин күз буяу белән шөгыльләнмим, бәлки шуңа да рейтингта соңгы урынны алганбыздыр.

Шулай ук “кызыл” секторга эләккән Кайбыч районында да (42 нче урын) Мәгариф һәм фән министрлыгы сайлаган рейтинг принцибын камил түгел дип саныйлар.

БДИның ялган күрсәткечләрсез башка узмавын беләм. Әмма үз районым өчен җавап бирә алам: безнең күрсәткечләр дөрес, – ди Кайбыч районы мәгариф бүлеге башлыгы Илдар Шакиров. – Хәзер рейтинг безне исемлекнең койрыгында сөйрәлмәс өчен, саннарны түшәмнән алып язарга мәҗбүр итә. Мин БДИ нәтиҗәләре буенча гына Татарстанның төрле районнарында белем бирүнең сыйфаты турында фикер йөртергә кирәкми дип саныйм. Шулай ук әлеге критерий буенча илдәге белем бирүнең дәрәҗәсенә дә бәя бирергә кирәкми. Шартлар төрле җирдә төрлечә. Әйтик, безнең районда училище да, техникумнар да юк, шуңа да безгә начар укучыларны да 11 сыйныфка кадәр сөйрәп барырга туры килә. Әлбәттә, бу район буенча уртача БДИ баллында чагылыш тапмыйча калмый...

Сүз уңаенда, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында моны игътибарга алырга һәм рейтинглау алымын камилләштерергә ниятлиләр. 


Венера БЕЛЯЕВА

в„– | 01.03.2013

Аяз Гыйләҗевны искә алу кичәсеннән ФОТОрепортаж

$
0
0
01.03.2013 Мәдәният
28 февраль. Казан. Тукай клубы. Аяз Гыйләҗевның тууына 85 ел тулу уңаеннан язучыны исә алу кичәсе.

 

 

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Фото # 20

Фото # 21

Фото # 22

Фото # 23

Фото # 24

Фото # 25

Фото # 26

Фото # 27

Фото # 28

Фото # 29

Фото # 30

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

в„–--- | 01.03.2013

Яңа стадион төзелешенә авыл халкы да кушылды

$
0
0
01.03.2013 Җәмгыять
Бу атна башында мәгълүмат чараларында Казандагы яңа стадион төзелешенә авыллардан мәҗбүриләп укытучылар китерелә дигән хәбәр таралды. Мәгариф һәм төзелеш министрлыклары моны кире какса, рәсми булмаган чыганаклар киресен язды. Азатлык радиосы да бу сорауга җавап табарга тырышты.

Дүшәмбе көнне Балык Бистәсе районының Күки авылыннан биш ир-ат Универсиада стадионына эшкә килгән. Сак хезмәте аша үткәндә кем нинди һөнәр кешесе дип берәү дә сорамаган. Аларны билгеләнеп куйган мәйданчыкка алып кереп кар чистартырга кушалар. Һәр районның төзелештә үз урыны бар икән. Авылдан килүчеләр арасында укытучылар да булган. Һәр җирле үзидарә рәисләренә район идарәсеннән бишәр кеше алып килергә әмер бирелгән. Акча түләү, өстәмә ташламалар хакында бернинди сүз булмаган, кеше җыеп, Казанга барып көне буе стадионда эшләп кайтырга кирәклеге генә әйтелгән. Алар исем фамилияләрен яздыртырга теләмәсәләр дә, 45 мең кеше сыйдырышлы спорт сараенда булуларын дөнья күреп кайту белән чыгаштырдылар.

"Универсиада ачылачак иң зур стадионда күпчелек эшләр кул хезмәте белән башкарыла, техника заманы диләр, ә анда әле элекке заман. Чит илләрдән килеп эшләүчеләр күп, үзбәк, таҗик, төрек милләтләрен күрдек. Эшнең очы-кырые күренми. Ничек өлгертерләр, белмим", ди авыл ир-атлары. Аларны стадион зурлыгы гына түгел, төзүчеләрнең 15 градус салкында юлга таш җәюләре, плитә ябыштырулары да гаҗәпкә калдырган. Эшчеләр арасында: "Иң мөһиме - вакытында төзелеп бетсен диләр, монда уеннар булмаячак, Универсиада ачылып ябылачак кына, аңа түзәр әле", дигән сүзләр дә ишетелгән.

Атна уртасында без иң зур стадионны төзүче оешма хезмәткәре белән элемтәгә кердек.

"Төзелеш бик кызу темп белән бара, стадионның 80%ы эшләнде инде, шуңа куркырга сәбәп юк дип саныйм", ди "КамГэсэнергострой" оешмасы хезмәткәре Руслан Әхмәтҗанов. Ул стадионны төзүче төп оешмада куратор булып эшли. Аның сүзләренчә, эшчеләргә акчалар вакытында түләнә, финанс яктан кытлык юк. Эшче куллар җитмәгән, шуңа да бүген стадионга өч мең тирәсе кеше җәлеп ителгән, ди ул. Руслан Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның яңа футбол сараен төзергә бөтен республика катнашырга тиеш дигән сүзләрен дә искә алды. Авыл ир-атлары бушка эшләдек дисәләр, төзүче оешма хезмәткәре сүзләренчә, стадионда эшләгән районнарга имеш субсидия бирәчәкләр. Район идарәсенәме, әллә төзелештә катнашкан кешеләргәме, ул сорау ачык калды.

Без үзебез әлеге объектка кермәдек, эшчеләр белән төзелеш читендә сөйләштек. Универсиада сарайларына гадәттә теркәлгән рәсми журналистларга гына ишекләр ачыла. Анда үз-үзеңне төшерергә дә ярамый. Яңа аренаны читтән фотога төшергәндә Татарстанның төзелеш министры Ирек Фәйзуллин утырган BMW X5 машинасы кырыйдан сызгырып үтте. Ул эшнең барышын ныклы күзәтү астында тота. Эшчеләр сүзләренчә, яңа спорт сараеның төзелеш барышы белән танышырга 3 мартта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, 15 мартта Русия президенты Владимир Путин килергә тиеш икән.


Рөстәм ИСХАКЫЙ

в„– | 28.02.2013

Әрсез әртисләр безне нәрсәгә өйрәтә?

$
0
0
01.03.2013 Мәдәният
Кышкы концертлар сезонында кала артистларының әле берсе, әле икенчесе Теләчедәге танышларын ияртеп оешма-предприятиеләрдә йөри.

Алары исә мәҗбүри диярлек хез­мәттәшләрен, райондашларын ничек кирәк шулай билет алырга күндерә. Без бәләкәй чак­ларда кибеттәге үтмәс товарларны   үтемлесенә кушып, мәсә­лән, бозыла башлаган тозлы кильки балыгын һинд чәенә кушып саталар иде. Кайбер артистлар үзлә­ренең үтмәслеген аңлап, шундук “саламга ябышалар“ – билет сатканда танышларына таяналар. Нигә үзеңне халыкка көчләп тагарга? Арада тулы зал җыю­чылар да бар лабаса. Дөрес, “үтмәс товарлар“ исәбенә Салават, Айдар, Хәния, Хәмдүнә, Фән, Зәйнәп – Зөфәрләр керми. Яшь­ләрдән Зиннурның, Гүзәл Әх­мәтованың концертларына телә­челеләр бик теләп килә. Теләчедә бернинди таныш-белеше, туган-тумачасы булмаган Гүзәлнең ел саен тулы зал белән концерт куеп китүе күпләрнең борынына чиертерлек. Бериш артистлар кебек административ ресурсларны да эшкә җигәргә тырышмый ул. Әйткәнемчә, кайбер артист­лар­ның концертына “их­тыярый-мәҗбүри“ барабыз. “Күр­шеләр бит, ун гына билет алыгыз инде”. “Глава“гызның да җырын башкарам“ яки “Зинһар, этеп екмагыз, егерме билет сезнең оешма өчен малмыни?! Барыгыз да исән-саулар: эшләп торасыз ич! Аннары, төркемдәге артистларның да ашыйсы килә бит“, – дип ялынып, ялварып йөрүче артистлар барыбызның да күз алдында. Бармак төртеп күрсәтәсе юк. Чыннан да, күбәйде сәхнә тирәсендә буталучылар. Хәзер аларны клубка бармыйча да, яткан килеш кенә дә карап, тыңлап була. Телевизорны ачсаң да, радионы борсаң да – шулар. Розеткага үтүк тыксаң, аннан да җыр ишетелер кебек. Элек артист дигәннәре ун-унбиш кенә иде. Алары да халык зарыгып көтеп ала торган чын халык артистлары булды. Ә хәзергеләре исә моңнары булмаса да, җырларга өйрәнә, көчле музыка астында үзләренә-үзләре сөенеп кул чаба... Бүген сәхнәне тозсыз сүз, көйсез җыр басты. Беркөнне юмор һәм сатира күрсәтәбез дигән битлек астында антисән­гать белән шөгыльләнүче театр җитәкчесе телевидениедән ясаган чыгышында болай дип мактана:

–   Халык концерт-театрга йөр­­ми, диләр. Нишләп йөрмә­сен?! Безне карарга киләләр ич! Өченче ел утыз тамашачы килде, былтыр җитмеш иде, быел туксан булды. Алла боерса, киләсе елда йөз егерме булачак!

 Россия буйлап тамаша күр­сәтеп, сөйләп йөрүче (ни аяныч, тамашаның күпчелеге билдән түбән юмор белән сугарылган) театр җитәкчесеннән әлеге фикерне ишетү бик авыр булды. Кем әйтмешли, килеп терәлдек, җәмәгать. Кайда ул югары зәвык, халкыбызның гасырлар дәва­мында тупланып килгән күркәм әдәп-әхлак тра­диция­ләре?! Без көн тудымы, зәвык турында гәп куерткан булабыз. Сәхнәдәге “чүп үләннәр“  рухи җимеш бирүче, халыкчан, милли рухлы, чын сәнгать­кәр­ләре­безне басып китсә, нишләрбез?


Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ

в„–36 | 01.03.2013

Әлмәт театры артисты Фоат Зариповның юбилей кичәсеннән ФОТОрепортаж

$
0
0
01.03.2013 Мәдәният
Татарстанның халык, Башкортостанның атказанган, Д.Сиразиев һәм Р.Төхфәтуллин исемендәге премияләр лауреаты Фоат Зариповның 60 яшьлек юбилей кичәсе.


 

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8




в„– |

Шәһәр уртасыннан фатир аласың киләме?

$
0
0
01.03.2013 Җәмгыять
Республикада яңа торак программасы эшли башлады ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды федераль җирләрдә торак төзелеше кооперативлары булдыру буенча яңа программаны гамәлгә ашыруга кереште. Әлеге программа буенча торак алуның тәртипләре нинди, анда кемнәр катнаша ала? Бу сорауларны без ТР Президенты каршындагы Торак фонды башкарма директорының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары Варвара Ивановна ГАВРИЛОВАга бирдек.

– Республикада торак төзелеше кооперативлары программасы быелдан гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге программаның үзенчәлеге шунда – күпфатирлы торак йортлар инженер челтәрләр белән тәэмин ителгән федераль җирләрдә салыначак. Моңа аеруча басым ясап әйтәсем килә: социаль ипотека программасы буенча шәһәрдә торак төзелеше өчен яраклы булган җирләр калмады диярлек. Шуңа да торак төзелеше фонды акчасына федераль җирләр җәлеп ителә.

– Торак төзелеше кооперативларында кемнәр катнаша ала һәм нинди шартлар үтәлергә тиешле?

– Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, дәүләт хезмәткәрләре катнаша ала. Әмма аның шартлары бар. Беренчедән, син торак хәлеңне яхшыртырга мохтаҗ булырга тиешсең. Ә моны җирле үзидарә органнары тикшерә һәм исәпкә ала. Икенчедән, гомуми эш стажың биш елдан ким булмасын. Әйтик, син бер хастаханәдә – ике ел, тагын икенчесендә өч ел табиб булып эшләдең ди. Шул ук вазифаны – табиблык эшен дәвам итәсең, ягъни мәсәлән. Мондый кешеләр торак төзелеше кооперативында катнаша ала. Ә инде ике елыңны мәктәптә укытучы булып эшләп, калган өч елны шулай ук бюджет өлкәсендә, әмма дәүләт органында эшләсәң, бу программада катнаша алмыйсың. Өченчедән, индивидуаль торак төзелеше өчен җир мәйданы алмаган булырга тиешсең. Федераль яки республика бюджеты буенча субсидия алып, теләсә кайсы торак программасы буенча үзләренең торак хәлләрен яхшырткан кешеләр дә кооперативта катнаша алмый. Моңа социаль ипотека, яшь гаиләләр, күп балалы гаиләләр өчен булган программаларда катнашучылар, авария хәлендәге йортлардан күчүчеләр керә. Җыеп кына әйткәндә, әгәр дә алар кайчандыр федераль яки республика программалары ярдәмендә торак шартларын яхшырткан булсалар, алар кооперативта катнаша алмый. Гаиләнең акча түләрлек хәле булу да мөһим. Кооператив оешып, аңа федераль фондтан бушка җир мәйданы бирелсен өчен, кооператив әгъзаларының беренче кертеме йорт бәясенең 30 процентын тәшкил итәргә тиеш. Ягъни кооператив 30 процент кертемне кертеп, подрядчы эзләргә, йортны төзергә, төзелешне контрольдә тотарга, эшчеләргә акча түләргә һәм йорт төзелеп беткәч тә, аны эксплуатациягә тапшырганчы, барлык сумманы түләп бетерергә тиеш. Әмма гаиләләрнең матди хәлен һәм программаның социаль мөһимлеген күздә тотып, республика башлангыч кертемне киметү бурычын куйды. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан беренче кертем 10 процентны тәшкил итеп, фатир өчен түләргә 15 елга еллык 7 процент белән займ бирергә дигән карарга киленде. Әлегә игълан ителгән конкурс буенча фатир сайлау ун процент кертем белән дә тормышка ашырыла.

– Яңа программа буенча квадрат метрлар ничек билгеләнә?

– ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 28 декабрендәге «2008 елның 24 июлендәге «Татарстан Республикасында «Торак төзелешен үстерүгә булышлык итү турында»гы 161 нче Федераль законны гамәлгә ашыру буенча чаралар турында»гы 1164 нче карары нигезендә, гаиләдәге һәр кешегә 18әр кв м һәм шуңа өстәп 18 кв м каралган. Әйтик, гаиләдә өч кеше ди. Һәр кешегә 18әр кв м дип исәпләсәк, барысы 54 кв м килеп чыга. Тагын шуңа 18 кв м өстәлә ала. Кв м ның бәясенә килгәндә, ул әлегә 30 мең сумнан артык түгел. Әлеге федераль программада, социаль ипотекадагы кебек, өстәмә кв м лар өчен базар бәясе белән түләү дигән нәрсә юк. Әгәр дә гаилә компьютер аша артык мәйданлы фатир сайласа, ул автомат рәвештә фатирны алып ыргыта.

– Торак төзелеше буенча фатир сайлауның тәртибе ничек?

– Торакка мохтаҗ дип табылганнар, ягъни социаль ипотека программасына чиратка баскан һәм безнең базада булган гаиләләр үзләренең шәхси «битләренә» кергәч тә анда белдерү күрәләр. Белдерүдә сез торак төзелеше кооперативлары программасында катнаша аласыз дип язылган. Анда «әгәр дә программаның шартлары белән кызыксынсагыз, төймәгә басыгыз» диелгән. Әгәр дә шартлар туры килсә, алар конкурска кергән фатирларны сайлый. Конкурста, социаль ипотека кебек, рейтинг системасы бар. Шуны искәртәсем килә: фатирны алдан сайлап куйгач, гаилә әгъзалары, үзләренең торакка мохтаҗ булуларын дәлилләр өчен, җирле үзидарәләргә кабат документлар җыеп тапшыра. Анда исә югарыда санап киткән шартларга туры килү-килмәве тикшерелә. Алар тикшергәннән соң, шартларга туры килүе расланса, гаилә фонд исеменә «безне кооперативка күчерегез, документларны кабат рәсмиләштерәбез» дип гариза яза. Алар социаль ипотека программасында да чиратта тора ала. Тик фатирны инде бары бер генә программа буенча сайлый. Конкурс нәтиҗәләре һәр көнне ясала. Безнең бурыч – Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы бушка җир мәйданына заявка бирә алсын өчен, мөмкин кадәр тизрәк кооператив оештыру. Җир бирелгәч, анда йорт төзелә башлый. Кооператив әгъзалары йортны үзләре төзи алмый бит инде. Шуңа да аларга ярдәмгә башка министрлыклар һәм оешмалар җәлеп ителә. Үзидарә органнары торакка мохтаҗлыгын тикшерсә, министрлык йорт төзелешенә җирне сайлый. Бөтен федераль җир дә йорт төзү өчен туры килеп бетә алмый бит. Алар төзелеш нормаларына туры килмәскә, анда коммуникацияләр үткәрелә алмаска мөмкин. Проект институтлары эконом-класс проектын төзи. Программаны башкаручы Дәүләт торак фонды уставлар ясый, учредитель документларын җыя, торак төзелеше кооперативлары йөкләмәләре буенча подряд оешмалары белән килешүләр төзи, төзелешне финанслый, объект эксплуатациягә тапшырылганчы төзелеш барышын тормышка ашырабыз, аның сыйфатын һәм төзелеш вакытын контрольдә тотабыз. Ягъни Татарстан Хөкүмәте, алдан әйткәнемчә, финанс мәсьәләсендәге проблеманы хәл итте, ягъни башлангыч 30 процент керемне 10 процентка кадәр калдырды, йорт өчен түләргә 15 елга 7 процент белән займ бирде.

– Социаль ипотека программасы буенча чиратта торучыларга бала туган очракта 200 мең сум акча бирелә. Яңа программада бу каралганмы?

– Юк, аның социаль ипотекадан тагын бер аермасы шунда да инде. Торак төзелеше кооперативлары программасы буенча торак алучыларга бала туган очракта акча күчми. Социаль ипотекада чиратта тору дәверендә акча күчкән булып, хәзер яңа программа буенча фатир сайласалар, аларның бу хокуклары бетерелә. Яңа программа буенча фатир сайларга беркем дә мәҗбүр ителми. Аларга без тагын бер программа барлыгы турында гына искәртәбез. Ә программаның кайсын сайларга икәнлеге үз ирекләрендә кала. Бала өчен күчәсе 200 мең сумны көтмичә, Казан эчендә төзелгән йорттан фатир алыргамы яки инде, бу хокукны файдаланып, социаль ипотека программасы нигезендә йорт салырга җир биргәннәрен көтеп утырыргамы – һәр гаилә үзе хәл итә. Тик, белгәнегезчә, шәһәр эчендә андый йортлар төзергә буш җирләр калмады. Программага чиратка басарга теләүчеләр күп, тик без аларны, җирләр булмаганга, реестрга кертә алмыйбыз. Ә бу яңа программа, кабатлап әйтәм, федераль җирләрдә – шәһәр эчендә салына.
Шуны да искәртим: әгәр дә гаилә торак төзелеше программасы буенча фатирны алдан сайлап кую барышында фатирга заявка биреп, соңыннан кабат социаль ипотека программасында калуны уңайрак күрсә, «отказ» дигән кнопкага баса. Аннары тыныч күңел белән социаль ипотека программасында чиратта торып, андагы конкурсларда катнаша ала.

– Яңа программа нигезендә фатир алган очракта аны ана капиталы акчасы белән түләп буламы?

– Әйе, мондый мөмкинлек саклана, ана капиталын займны түләүгә тота алалар.

– Торак төзелеше кооперативлары программасы буенча беренче йорт төзелә башлады дип ишеттек...

– Әйе. Казанның Горсоветская урамында 178 фатирлы йорт төзи башладык. Программаны тизрәк эшләтеп җибәрү өчен, без анда югарыда санап киткән категориягә туры килгән һәм социаль ипотека программасыннан күчкән гаиләләрне керттек. Йорт яхшы урында төзелә. Анда бөтен кирәкле инфраструктуралар, якында гына метро станциясе дә бар.

– Киләчәктә тагын кайда төзергә ниятләнелә?

– Хәзерге вакытта Торак төзелеше фонды киләчәктә төзелеш алып барырга мөмкин булган җирләрнең исемлеген карый. Якын киләчәктә Республика клиника хастаханәсе тирәсендә төзелер дип планлаштырыла.

PS. Федераль вузларда һәм фәнни-техник үзәкләрдә эшләүчеләргә бу программада катнашу мөмкинлеге бар. Алар өчен тораклы булу мөмкинлеге 2012 елның 9 февралендәге 108 нче постановление белән каралган. Алар чиратка басуны үз министрлыклары белән килештерергә тиеш. 


Дилбәр ГАРИФ

в„– |

Гүзәл Сәгыйтова «Кадерле кадр» сәхифәсендә (ФОТО)

$
0
0
02.03.2013 Мәдәният
Ул чибəр һəм акыллы, мөлаем һəм тыйнак. Бер карасаң – эчендəге тышында, кайчак исə үтə дə сак, үз эченə биклəнгəн ул. Чын хатын-кыз – үзгəрүчəн һəм серле.

Үзенə күплəрнең сокланып каравын белсə дə, əллə нинди бер үз-үзенə ышанмау да, кирəгеннəн артык чəүчəлəклек тə бар Гүзəлдə. Аны һəр атнаны телевизор экранында «Мəдəният дөньясында» тапшыруында күреп була. Лəкин экранда күренгəнче театрларның сəхнə артларында, премьераларда, юбилей кичəлəрендə йөреп күпме материал туплыйсы, күпме кешене сөйлəштерəсе, аннан төннəр буе утырып ул сөйлəшүлəрне анализлыйсы, монтажкада бер чылбырга тезəсе бар əле аның.



1. «Əнием бу фотоны яратмаса да (гомумəн, сабый чакта ул мине таза һəм ямьсез кыз булып үсəр дип курыккан), миңа ул бик ошый. Чөнки биредə бүген миңа җитеп бетмəгəн ниндидер үземə ышану һəм яшəү дəрте күрəм».



2. «Балачакта мине күрше-күлəн, туган-тумача «Герман курчагы» дип йөрткəн. Əниемнең Германиядəге дус кызы даими рəвештə посылкалар белəн безгə матур киемнəр җибəреп сөендерə иде. Шул киемнəр белəн без башка балалардан аерылып торганбыз, ахрысы. Абыем Илдар белəн төшкəн əлеге фотода да минем өстемдə Хельга ханым җибəргəн костюм».



3. «Энекəш кирəк миңа!» Айдар туганга кадəр бу безнең өйдə иң еш яңгыраган сүзлəр булгандыр. Максатыма ирешү өчен балалар бакчасыннан кечкенə чит малайкызларны өйгə ияртеп кайткан вакытлар да аз булмады... Энекəшне үзем сорап алдым, үзем исем куштым, тəрбия бирүнең дə күп өлеше үз җилкəмə төште!»



4. «Балалар бакчасында ике ел рəттəн миңа зур вазыйфа – Кар Сылу ролен йөклəгəн булганнар. Мəктəпкə килгəч беренче Яңа ел бəйрəме алдыннан: «Кар кызы булып арыдым, минем принцесса буласым килə», – дип белдергəнмен. Һəм менə мин – Принцесса!»



5. «Укытучылар баласы булу мəктəптə укыганда миңа икелəтə җаваплылык өсти иде. Һəр əйткəн сүземне, һəр адымымны үлчəргə туры килде. Кыскасы, катлаулы чор булды ул минем өчен».



6. «Студент елларында мин «Шаян» халык бию ансамбленә йөрдем. Нефтьчеләр сараена атнасына өч тапкыр эшкә барган кебек бара идем. Уфа бәйрәмнәренең берсендә ансамбльнең кайбер кызлары белән».



7. «Кояштан күзлəр камаша! Башкорт дəүлəт университеты янəшəсендə группадашларым белəн. Шаулы студент еллары тəмам, кулда – диплом, ə уйда – аспирантура имтиханнары».



8. «Уфадагы «Болгар» радиосы. Журналист тормышым нəкъ шуннан башланды. Дүртенче курста укыган вакыт».



9. «Нəкыя Гыйлəҗева – Казандагы иң якын кешелəремнең берсе. Диссертация темасы Аяз Гыйлəҗевка багышланмаган булса, аның белəн аралашыр идемме икəн? Хəзер исə Нəкыя апаны бер атна күрми торсам да юксына башлыйм».



10. «Уфада яшəгəндə эстрада концертлары алып бару тəҗрибəм булса да, Габдулла Рəхимкуловны искə алу кичəсендə мин үземне сəхнəгə тəүге тапкыр чыккан кебек хис иттем. Əллə янəшəмдə Ринат Таҗетдинов булганга, бу кичне дулкынлануымның иге-чиге булмады».



11. «1945 елның язы дип уйлый күрмəгез! Данил Гыйниятов белəн Җиңү көне уңаеннан видеоролик эшлəгəндə төшкəн фотосурəт».



12. «2011 елның Яңа ел съемкалары. Мин кабат Кар Сылу».



13. «Мəдəният дөньясында» тапшыруының чираттагы чыгарылышын төшергəннəн соң».



14. «Туфан абый белəн төшкəн барлык фотолар арасында монысы иң кадерлесе, чөнки – соңгысы. Күпме сөйлəшер сүзлəр, аның белəн бергəлəп башкарырга ниятлəнгəн эшлəр калды. Үкенеч...»



15. «Сезгə нинди җыр кирəк?» Əнə шундый сорау белəн 3 ел рəттəн мин «Хəерле иртə» тапшыруы тамашачыларына мөрəҗəгать иттем. Телевидениедə тəүге турыдан-туры эфирлар, иртəнге 4тə йокыдан уянулар, йолдызлы кунаклар, җыр сəнгате турында əңгəмəлəр... Эх, сагындыра! Фольклорчы Геннадий Макаров белəн төшкəн фото».

Тəнкыйть тə күп элəгə Гүзəлгə, мактаучылар да җитəрлек. Эшлəгəн кешене сүкми кемне сүксеннəр дə, эшли белгəннəрне мактамый кемне мактасыннар соң? Үз эшен белгəннəрнең генə кеше сүгəргə вакыты калмый ул, үз эшен белгəннəр генə башкалар эшен күрə белə.
 


Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

в„–2 |

Халык дингә тартыла

$
0
0
02.03.2013 Дин
Шәһәребезнең Җәмигъ мәчете каршындагы “Нур” мәдрәсәсендә Самара өлкә хөкүмәте, Региональ Диния нәзарәте һәм Җәмигъ мәчете ярдәме белән өлкәбез авылларыннан килгән бер төркем мөәзин һәм имамнар дин белемнәрен арттырдылар.

Мәдрәсә бүлмәләренең берсендә дәрес бара. Олы яшьтәге бабайлар да, пенсия яшенә җитеп баручы агайлар да, нәкъ мәктәп елларындагыча, парталар артына утырганнар һәм бөтен игътибарларын җигеп, укытучылары - “Нур” мәдрәсәсе ректоры Али Сөләймановны тыңлыйлар. “Иман китерү”, “мәҗүсилек”, “күпаллалык” – бу төшенчәләр күпләренә таныш булса да, аларның бөтен нечкәлекләрен белеп бетермиләр икән шул әле. Ә биредә төпле иман нигезенә өстәмә белем бирәләр, шуңа күрә мондый курслар популярлык яулый бара.

“Бабайлар “Бердәмлек” корреспонденты белән очрашырга тели”, - дип, мине мәдрәсә ректоры Али Сөләйманов чакыргач, бик теләп мәчеткә юл тоттым. Гадәттәгечә, мин тыңлап, алар сөйләп, әңгәмә корып утырырбыз, дип уйлаган идем. Такта янына чыгып баскач, үземне дә укучы итеп хис итә башладым. Агайлар башта миннән сорау алырга керештеләр: “Бердәмлек”нең хәле ничек”? “Ничә кеше эшлисез”? “Ник Камышлыны күп язасыз, ә Кошки районына килеп чыкмыйсыз?” Аларның кызыксынулары кими төшкәч кенә, мин дә сорау бирә алдым. Шулай итеп, бу очрашу, көтмәгәндә, газета укучылары конференциясенә әверелде.

Сызранда яшәүче хаҗи Әбделхәй ХӘМЗИН шәһәрнең яңа “Азан” мәчете турында сөйләде:

- Сызранда барлыгы дүрт мәхәллә. Биредәге татарлар акчасына салынган “Азан” исемле яңа мәчетебезнең имамы булып Фәрит Ибраһимов хезмәт итә. Ул - бик укымышлы яшь кеше. Татарстан мәдрәсәләренең берсендә белем алганнан соң, Фәрит Согуд Гарәбстанында гыйлемен үстергән. Хәзер безнең шәһәрдә динне аңардан да яхшырак белүче, аны халыкка аңлатучы юктыр, мөгаен. Аның энекәше Таһир хәзрәт тә дин белемен өйрәтә, Вертолет училищесында курсантларга ислам нигезләрен укыта, егетләрне намазга бастыра.

Безнең мәчетебез юл өстендә генә урнашкан һәм ишеге тәүлегенә 24 сәгать ачык булганлыктан, мосафирлар аны үз итеп өлгерделәр. Аллаһы йорты ишеге һәркем өчен ачык булырга тиеш бит.

Сызранның Декабристлар урамындагы мәчеткә йөрүче Раушан МӘҖИТОВ хәрби хезмәтен тәмамлап, пенсиягә чыкканнан бирле дин юлында икән. Ул курсларга килгәч, Самараның Җәмигъ мәчетендәге өйлә намазларына кеше аз килүен күреп, бик хафаланган.
- Безнең имамыбыз Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев дини һәм дөньяви гыйлем иясе, - дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем. Ул мәчетебездә тәртип урнаштырды, тырышып эшли, вәгазьләрне бик оста сөйли. Миңа үз гомеремдә бик күп имамнарны ишетергә туры килде, әмма Илгизәр хәзрәт кебекләре бик сирәк.

- Ничек уйлыйсыз, мәчеткә йөрүчеләр саны имам шәхесенә бәйлеме?

- Әлбәттә, бәйле. Биш ел элек, мин Сызранга килеп яши башлаганда, мәчеткә 16 кеше йөри иде. Бүген бу сан йөздән артып китте инде. Иң мөһиме - яшьләрнең күп булуы куандыра.

- Мәчеткә йөрү генә аз, күңелләрдә иман булырга тиеш бит?..

- Бу уңайдан бер вакыйга сөйлисем килә. Шулай беркөн мине, корбан чалырга дип, мәчеткә чакырдылар. Килдем, чалдым, итен хуҗасына тоттырдым. Ә ул әйтә: “Мин итне ала алмыйм, мәчеткә калдырам, чөнки корбан ите ашарга лаек түгелмен, кайчандыр аракы эчкән идем”. Яшь кенә кешедә нинди тәкъвалык! Искитәрлек! Һәм андыйларның саны көннән-көн арта.

Кошки районының Надеждино авылында яшәүче Мәсгуть ага КЫЯМОВ күпмилләтле авылда татарларның гына мәчетле булуы, гөрләтеп Мәүлид аенда мәҗлесләр үткәрелүе, 1996 елда төзелгән мәчеткә капиталь ремонт ясалуы, зиратларның тәртиптә тотылуы турында тәфсилләп сөйләде. Тик, кызганычка, башка милләт халыклары йогынтысы белән, мәчеткә яшьләрнең аз йөрүе борчый ветеранны.

Большая Черниговка районының Ыргыз авылында яшәүче Ринат ХАСИЯНОВ ул якта яшәүче башкортларның тормышы турында бәян итте. Авылларда башкорт халкы саны кими, Урта Азия якларыннан үзбәк, кыргыз халкы килеп урнаша тора. Сигез авылга бер генә мәчет эшләп тора икән. Менә быел Ыргыз авылында, авыл агайлары тырышлыгы белән, тагын бер мәчет ачылырга тора. Ул элеккеге балалар бакчасы бинасында урнашачак. Бу вакыйганы авылдашлар зур түземсезлек белән көтәләр икән.

Елховка районының Тупли авылындагы өч Аллаһы йортының берсендә имам булып эшләүче Наил ГЫЙМАТДИНОВ мәчет эшләренең бик уңышлы баруына тукталып үткәннән соң, авылда яшьләр булмавына басым ясады. Самара якын булганлыктан, алар барысы да шәһәрдә яши, туган авылларына бәйрәмнәргә генә кайтып йөриләр. Шуңа күрә мәҗлесләрне картлар ял көненә туры китерергә тырышалар, чөнки балалар да, оныклар да гыйбадәтләребезне күреп үсәргә тиешләр, дип саный Наил хәзрәт.

Камышлы районыннан килүчеләр арасында Иске Ярмәк мәчете мөәзине Фәрит ВӘЛИӘХМӘТОВ, Камышлының Иске мәчетенә йөрүче Әхмәтгали ХӘЛИМОВ, Яңа Усман мәчете мөәзине Минсәгыйть УСМАНОВ ул яклардагы мәчетләрнең төзек булуы, яшьләрнең гыйбадәтханәләргә күпләп йөрүе, халыкның дингә тартыла башлавы турында сөйләделәр. Ә Фәрит Вәлиәхмәтов Иске Ярмәктәге күп хуҗалык эшләре дә мәчеттә хәл ителә, дип әйтте. Мәсәлән, Сок елгасы аша буа буу эшләрендә мәчет картлары башлап йөрүчеләрдән булганнар.

- Моның өчен оештыру сәләте зур булган мәчет советы рәисе Мөхтәр Рәхимовка, төзүче булып эшләгән Наил Рәфыйковка рәхмәт әйтергә кирәк, - дип дәвам итте ул сүзен. - Имамыбыз Габдулла Мөхәммәткәрим бөтен эшкә дә өлгерә: ул Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе булып тора, Казан белән дә ныклы элемтә тота, авыл тарихы турында китап язуга күп көч куя, дини бәйрәмнәрне бик матур итеп уздыра, эчүчелеккә каршы уңышлы көрәш алып бара.

Очрашуда агайларның барысын да борчыгын зур проблема да күтәрелде. Ул да булса - татар зиратларындагы һәйкәлләргә фотосурәт кую-куймау мәсьәләсе. “Бу мәсьәлә буенча абруйлы дин әһелләре - Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин газета битләрендә аңлатма язып бирсәләр, бик яхшы булыр иде. Без бит зиратка килгәч, шушы фотосурәтләргә карап дога кыла алмыйбыз. Шул сорауга тиз арада җавап аласы килә”, - дип гозерләрен газета аша тапшырдылар.

Шулай ук бу төркемнең старостасы булып торган Челно-Вершины районы Совнурлат авылы мәчетенә йөрүче Тәлгать Төхвәтуллин семинаристлар исеменнән шушы укуларны оештырган, белемнәрен арттырган, күп нәрсәләргә күзләрен ачкан Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинга, мәдрәсә ректоры Али хәзрәт Сөләймановка, Ильяс хәзрәт Гирфановка, Иршат хәзрәт Сафинга, Габделәхәт хәзрәт Мингачевка, Илнур хәзрәт Сабировка, Сәйфетдин хәзрәт Мөрсәлимовка, Наил хәзрәт Биктаевка газета аша рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

в„–10 | 02.03.2013

Бүләргә бар, түләргә юк

$
0
0
02.03.2013 Җәмгыять
Көн туды исә, “Вамин” яңа хәбәрләр белән “сөендерә”. Хәбәрләр шактый: рәсмиләре дә, рәсми булмаганнары да бар. “Вамин”ның үзендә эшләүчеләр генә түгел, шәхси хуҗалыгында терлек асрап, аңа сөт тапшыручыларны да “кәкре каен”га терәтәләр. Урыннарда хезмәт хакы түләү буенча бурычлар дистәләрчә миллион сум белән исәпләнә. Банк вәкилләре, үрле-кырлы сикереп, судтан судка чаба.

Атна саен диярлек Татарстан Республикасы Премьер-ми­нис­тры Илдар Халиков җитәкче­ле­гендәге киңәшмәләрдә “Вамин” компаниясенә керүче предприятие һәм агрофирмалар, сөт эш­кәртү заводлары, авылда яшәүче дистәләрчә мең гаиләнең иминлеген саклап калу турында баш ваталар.

Тикшерү органнарына соңгы вакытларда “Вамин-Татарстан” җитәкчелегенең, аерым алганда, Вәгыйз Минһаҗев һәм гаилә әгъзаларының агрохолдинг карамагында булган 7 сөт эшкәртү заводының ниндидер “Казан” җаваплылыгы чикләнгән ширкә­тенә күчерелүе дә мәгълүм. Бу исә үзе генә дә 11 миллиард сум акча дигән сүз.

Сатылуын сатылган, тик компания кассасына акча кермәгән шул. Югыйсә бу кадәрле акча хезмәт хакы өчен бурычларны түләргә дә, банкларга да, соңгы вакытларда хәлләре аеруча кыенлашып киткән предприя­тие­ләргә өлеш чыгарырга да җитәр иде.

Кеше кесәсендәге акчаны санау яхшы гамәл түгел анысы. Әмма бу кадәр байлыкның күпме өлеше “гаи­лә”неке, ә күпмесе дәүләт тарафыннан бирелгән субсидия һәм дотацияләр булуын “Вамин”га нигез салучы, Россия Федерациясе Советы сенаторы Вәгыйз Минһаҗевка яхшы билгеле.

Кем әйтмешли, теләсә нинди сорауга җавап таба торган тәҗ­рибәле җитәкче ул. Законнарны да яхшы белә. “Вамин-Татар­стан”га миллиардларча сум инвестицияләр керткән республика хөкүмәтенең икътисадый яктан гына түгел, ә социаль әһәмияткә дә ия булган агрогигантны аяктан егу максаты куеп эшләмәвен дә чамалый ул. “Акционерлык җәмгыятьләре турында” Россия Федерациясе Законы да мондый адымга барырга мөм­кинлек бирмәячәк. Ни генә дисәң дә, агрохолдингның Татарстан авылларында меңнәрчә эш урыны булдыру, йөзләрчә терлекчелек комплексын саклап калу, аякка бастыру һәм башка төрле мөһим юнәлешләрдә керткән өлеше бик зур.

Шул ук вакытта “Вамин-Татарстан” компаниясенең 95 процент акциясе сенаторның гаилә әгъзалары кулында булуын да онытырга ярамый. Димәк, килеп туган вәзгыятьне ничек кенә булса да азрак югалтулар аша хәл итү юлларын эзләргә генә кала. Кем белән кем арасында?

Банкларны авыллар, андагы терлекчелек комплекслары, сөт җитештерү, эшкәртү проблемалары, язгы кыр эшләре һәм авыл хуҗалыгы белән бәйле башка проблемалар артык борчымый. Алынган кредит бурычлары вакытында кайтарылса, процент ставкалары түләп барылса, аларга шул җиткән. Димәк уртак телне, иң беренче чиратта, Татарстан Хөкү­мәте белән “Ва­мин-Татар­стан” акционерлары, ягъни Вә­гыйз Минһа­җев һәм гаилә әгъ­залары табарга тиеш.

Кызганыч, әмма уртак тел табу мәсьәләсе генә көннән-көн кат­лау­лана. Ташка бәрелгән чалгы сыман, ике якка да файдасы аз булган ыгы-зыгы арта гына бара.

Компаниядә кадрлар алышыну һәм банкротлык процессына җа­вап йөзеннәндер, быелның 29 апрелендә “Вамин-Татарстан” Ди­ректорлар советының яңа составын сайлау турында карар кабул ителә. Директорлар советына исә иң күп акцияләргә ия булган “гаилә” әгъзалары тәкъдим ителә. Закон нигезендә ком­паниядә бер генә мөһим мәсьәлә дә акционерлардан тыш хәл ителергә тиеш түгел­леген исәпкә алганда, компаниядә Минһаҗев­ларның соңгы вакытларда шактый какшаган позиция­ләре ныгый дигән сүз.

Матбугатта “бу эшләрнең башында Вәгыйз Минһаҗев үзе тора” дигән фикер әйтелә. Директорлар советы утырышында катнашуы да телевидениедән күр­сәтелде. Гәрчә Россия парламенты депутатының бизнес бе­лән шөгыльләнүе закон ниге­зен­дә тыелса да. Бу кадәресе исә сенаторның киләчәктә депутат мандатыннан колак кагуына да китерергә мөмкин.

Тагын шунысы да бар. “Ва­мин-Татарстан”ның гомуми бурычы бүген 19 миллиард 500 миллион сумнан артып китә икән. Банклардан алынган кредитларның 2 миллиард 300 миллион сумына турыдан-туры Вәгыйз Минһаҗев җаваплы. Суд карары нигезендә шуның 200 миллион сумы бүгеннән түләнергә тиеш.

Дөрес, сенаторның моңа әллә ни исе китми бугай. Судларга чакырсалар да, авыруы аркасында катнаша алмый. Хөкемдарлар исә мондый мөһим мәсьәләне җавап бирүчедән башка гына карап, тик­шерә алмыйдыр шул инде. Дөрес, зур җыеннарда, шул исәп­тән Россия Федерациясе Советы Рәисе Валентина Матвиенко катнашында Казанда узган киңәш­мәләрдә Вә­гыйз Минһаҗев кү­рен­де кү­ренүен. Тик, шайтан башка, җен башка, дигәндәй, анысында акча сорап теңкәгә тимиләр.

Мәкаләне тәмамлар алдыннан гына редакциягә Актаныш районы Югары Яхшый авылыннан шәхси хуҗалыгында унлап мөгезле эре терлек асраучы Илгиз Фәхриев шалтыратты. Сөтне ул “Вамин”ның “Актаныш коры сөт җитештерү” предприятие­сенә тапшырган. Күп­тәннән инде үзенә тиешле 400 мең сумнан артык акчаны ала алмый йөри икән. Авыл кешесе өчен бик зур сумма инде. “Минем кебекләр бездә генә түгел, Түбән Яхшый, Тәкмәк һәм башка авылларда да күп”, – ди Илгиз Фәхриев.

Акча сорап, ул “Вамин-Та­тарстан” компаниясе генераль директоры Елена Панченкога кадәр барып җиткән. Җитәкче исә аңа тиешле акчаны ни сә­бәпледер район башлыгыннан сорарга киңәш итә. Югыйсә сөтне бит ул район башлыгына түгел, ә “Вамин”га тапшырган...  


Камил СӘГЪДӘТШИН

в„–36 | 01.03.2013

Түбән Новгород өлкәсенең “Кыр күле”ндә биатлон ярышы узды

$
0
0
02.03.2013 Спорт
Алты ел дәвамында “Россия чаңгы эзе” ярышлары киң колач җәеп, безнең Түбән Новгород өлкәсендә күмәк татарлар яшәгән районнарга да килеп җитте. Ә Кызыл Октябрь районы чаңгычылар узышы гына түгел, соңгы ике-өч елда биатлон да оештыра башлады. Быелгысына хәтта авыл администрацияләре, учреждение һәм оешмалар каршында тупланган ир-ат командалары Чүмбәлинең “Кыр күле”ндә махсус ясалган чаңгы эзендә үзләренең тизлеген һәм пневматик мылтыктан төз атуларын күрсәтә алдылар.

Гомум стартка ун команданың беренче вәкилләре басты һәм күл өстендә тын гына яткан ак карны җилфердәтеп, алар биатлончылар эстафетасын башлап җибәрделәр. Әйтергә кирәк, Маресево командасы вәкиле беренче этаптан ук үз көндәшләрен күпкә артта калдырып, икенче әйләнешкә барачак иптәшенә эстафетаны ике-өч минутлык запас белән бирде. Һәм алар ахыргача бу өстенлекне югалтмыйча финишка беренче булып килделәр. Икенче урында Пильна агропромышленность техникумының Уразавыл филиалы биатлон-чылары. Өченчедә – Чүмбәли администрациясе командасы.

Бераз арып-талган, әмма яңа төр ярышлардан зур канәгатьлек хисе алган ир-егетләрне Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов Ватанны яклаучылар көне белән җылы тәбрикләде, барлык катнашучыларга рәхмәтләрен белдерде һәм сәламәтлек, иминлек теләп, яңа очрашуларга кадәр, диде. Шуннан соң җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар һәм бүләкләр тапшырды.

Елдан-ел районда биатлонның масса-күләм спорт бәйрәменә әверелеп баруы күңелле күренеш. Чөнки моңа кадәр бу ярышларда мәктәп командалары гына катнашса, хәзер, әйткәнебезчә, ир-атлар да чаңгыга басты һәм төз атуда ярышты. Шулар арасыннан Уразавыл мәктәбен, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбен,”Ростелеком” район элемтәчеләрен, Семочки, Салган, Мәдәнә администрацияләре данын яклаган командаларны билгеләп үтәсе килә.

Кояшлы суыкта бит алмалары кызарып, күз карашлары нур чәчкән катнашучылар самавырлы өстәл тирәсендә үзара күңелле фикер алышып торганда, аларның игътибарын тагын бер искитмәле старт җәлеп итте. Бу юлы, губернатор Валерий Шанцев үрнәгендә булса кирәк, чаңгыга район башлыгы Халит Мөхәммәт улы белән бергә Чүмбәли мәктәбе директоры Марат ага Шиафетдинов һәм Мәдәнә авылы башлыгы Равил әфәнде Салехов бастылар. Билгеләп үтәргә кирәк, көч-куәт, дәрт-дәрман бар икән әле өлкән буында. Алар сокланырлык тизлектә йөгерделәр дә, төз аттылар да. Кем белә, бәлки, киләчәктә район башлыгының ачык мисалында, район администрациясендә эшләгән башка җитәкчеләр дә чаңгыга басар. Марат ага, Равил әфәнде мисалында шундый ярышларга мәктәп директорларын да, авыл башлыкларын да җәлеп итәргә кирәк. Әлеге биатлонда катнашкан Рауф Ваһапов, Эдгар Абдулхаев кебек яшь җитәкчеләр дә милли районда бар бит. Чакыру белән түгел, ә мәҗбүр итү белән ачык һавада шундый чаралардан масса-күләм спорт бәйрәме ясарга кирәк.


Автор фотосы.
 


О.ӘНДӘРҖАНОВ

в„–8 | 01.03.2013

150 рецептлы «Тәмле булсын» китабы дөнья күрде

$
0
0
03.03.2013 Киңәш-табыш
Шушы көннәрдә "Татарстан Яңа гасыр" каналының " Манзара " тапшырунда "Тәмле булсын" сәхифәсен алып баручы Резидә Хөсәенованың шул исемдәге китабы дөнья күрде. 150 рецептны үз эчен алган китап татар, рус һәм инглиз телендә язылган. Сүз башын халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин язган булса, мөхәррире - Алсу Әсхәдуллина.

Танылган аш-ау остасы Юныс Әхмәтҗановның туган көнендә - 28 февральдә китап журналистларга тәкъдим ителде. 9 март көнне Резидә Хөсәенованың туган ягында - Буада "Тәмле булсын" китабын тәкъдир итү кичәсе булачак. Бу китапны кибетләрдән эзләмәгез, анда ул юк. Сатып алырга теләүчеләр яңа "Тәмле булсын!" ресторанына рәхим итә ала. Резеда Хөсәенованың телеңне йотарлык ризыкларын да авыз итәрсез, китапны да алырсыз!

"Татар-информ" фотосы.


---

в„–--- | 03.03.2013

«Мисс Россия-2013» бәйгесендә татар кызы җиңде (ФОТО)

$
0
0
03.03.2013 Җәмгыять
Ул Междуреченск шәһәреннән Эльмира Абдразакова. «Мисс Россия-2013» матурлык бәйгесе кичә төнлә тәмамланды. Анда 50 финалист катнашкан иде. Эльмираны 100 мең доллар акча, «Хендай Солярис» машинасы һәм «Мисс Мира» һәм «Мисс Вселенная» бәйгесенә юллама белән бүләкләделәр.

Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итә.

 

 

 

 


---

в„–--- | 03.03.2013

Кызлар гимназиясендә Т.Миңнуллинга багышланган мемориаль зал һәм истәлекте такта ачылды (ФОТО)

$
0
0
03.03.2013 Җәмгыять
Казан. 12нче татар гимназиясе.

 

 

 

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Фото # 20

Фото # 21

Фото # 22

Фото # 23

Фото # 24

Фото # 25

Фото # 26

Фото # 27

Фото # 28

Әнвәр АРСЛАНОВ фотолары.


---

в„–--- | 03.03.2013

Рәфикъ Мөхәммәтшин белән ВИДЕО әңгәмә

$
0
0
03.03.2013 Дин
"Татарлар" тапшыруы. "ТНВ-Планета" телеканалы. 1 март чыгарылышы.

 

 

 

 

 

 

 

 


---

в„–--- | 03.03.2013

«Синнән башка беркем күземә күренми»

$
0
0
04.03.2013 Җәмгыять
«Финзиянең улы өйләнә икән. Шәһәрдә бик зур ресторанда туй үткәрәчәкләр, үзләре машина бүләк итмәкчеләр, ди». Бу хәбәр яшен тизлегендә бөтен авылга таралырга өлгерде. «Халыкны шаккатырмакчы булалар, күрәсең», – диючеләр дә булды. Өлкәннәр исә: «Яшь чагында да шаккатырырга яратты шул ул», – дип шаяртты. Ничек кенә булмасын, авыл кешесе Финзиягә нәфрәт белән карады. Ни дисәң дә, аның яшь чагында кылган гамәлләрен онытмый авылдашлары.

Унөч-ундүрт яшендә үк егетләргә гашыйк булып йөргән кызның укуда да гаме булмый. Шәһәргә китеп эшкә урнашканнан соң, тиз арада кияүгә дә чыга. Ире Вакыйф белән каенанасы Сәлимә апа янында яши алар. Каенана киленне якын итеп «кызым» дип йөртә башлый. Бер ел үтүгә, Сәлимә апа оныклы да булып куя.  Башта яшьләр  матур  хыяллар белән бәхетле генә  яшәгәндәй тоела аңа. Күршеләре арасында да киленен мактап, аның авыл кызы булуына горурланып йөри ул. Тора-бара ике яшьлек Илгизнең якты дөньяны бөтенләй күрмәве билгеле була. Бу хәл гаиләдәгеләрне борчуга сала. Вакыйф  шул кайгыдан  еш кына кәеф-сафа корып кайта башлый. Финзиягә шул җитә кала.

Көннәрдән бер көнне ул баласын каенанасы белән иренә калдырып өйдән китеп бара. Шәһәрдәге уку йортларының берсендәге ашханәгә эшкә урнаша. Үзенең теле белән теләсә кемне карата торган Финзия бишенче курста укып йөргән Хәнифнең башын бик тиз әйләндереп куя. Егет башта аның янына кача-поса гына йөрсә, тора-бара очрашулар ешая. Бервакыт Хәниф  белән  бергә укыган Зәрия аларны урамда очратып, «яңа ярлар котлы булсын», дип шаяртып та китә. Тулай торакка кайтып җитүгә, бу хәбәрне дусларына да җиткерә ул. Тик бу хакта Хәнифнең кызы Гадиләгә генә әйтми торырга була алар. Кызлар башта: «Бәлки Хәниф, өйләнгәнче, башка кызлар белән күңел ачып калырга булгандыр. Шундый акыллы Гадиләне җилбәзәк хатынга алыштырмас инде», – дип уйлыйлар. Югыйсә берничә айдан икесе дә  диплом алуга, 20 июньдә туй үткәрергә хыялланып йөриләр бит. Шулай да Зәрия беркөнне ашханәгә кереп Финзия белән сөйләшергә була. Әлеге парның тиздән гаилә корырга тиешлеген дә әйтә. Тик Финзиянең аңа исе дә китми. «Шулай инде ул, ир-егетләр бүген бар, иртәгә юк. Үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк», – дип, Зәриянең ачуын гына чыгара. Атнага бер мәртәбә янына хәл белергә кереп чыккан Гадилә исә егетенең үзгәрүен күреп, аннан сораштырып та карый. Ни дисәң дә, дүрт ел очрашкан егете бит. «Синнән башка беркем дә күземә күренми», – дип йөргән Хәниф тә шулай үзгәргәч...

Гадилә белән икесенең туе буласы көнне Хәниф  Финзиягә өйләнә. Алар Финзиянең аерылуы, баласы хакында егетнең туганнарына әйтмәскә сүз куешалар. Финзия бер-бер артлы ике бала да  табып куя. Ата-ана, туганнары киленнең үткәне турында берни белми яши. Финзия беренче баласы Илгизнең язмышы белән генә беркайчан да кызыксынмый. Туган ягына кайткач, авыл халкы да аның  таш бәгырьле булуына гаҗәпләнә. Каенанасы белән беренче иренең гүр иясе булуын да кеше аша гына ишетә ул. Гарип баланың кем кулларында яшәве турында чит-ятлар борчыла. Әнисе исән булып та, гомер буе «әни» сүзен әйтүдән мәхрүм булып  яшәгән Илгизнең аны күрәсе килгән чаклары була торгандыр. Рәнҗеш  дигән нәрсә дә куркытмый Финзияне. Ул гаилә корганда, Гадиләнең күпме күз яшьләре түгелгән югыйсә.    

Ә Гадилә үз-үзенә кул салырга йөргәндә, аны иптәшләре саклап кала. «Борчылма, дускай, син барыбер бәхетле булачаксың», – диләр, аны юатып. Тик Гадилә язмышын башка кеше белән бәйләргә ашыкмый. Туган ягына кайтып  шунда яши башлый. Финзия исә кибеттә эшләп байлык туплый. Кайткан саен машина алыштырып, авыл халкын шаккатырырга маташа. Тик аның тормышына беркем дә сокланмый.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА

в„– |
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>