Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Алда безне ни көтә?

$
0
0
04.03.2013 Җәмгыять
Шагыйрь, публицист, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Рәфикъ Юныска шушы көннәрдә 70 яшь тулды. Шул уңайдан без аның белән әңгәмә кордык.

– Шагыйрь, публицист, мөхәррир; йөгерешче – стайер – марафончы!.. Бер кеше өчен бик күп түгелме? Рәфикъ абый, марафончы-йөгерешче башка спортчылардан кайсы сыйфаты белән аерыла? Мин кайбер аерым билгеләрен әйтә алам: нәфис гәүдә, тыгыз мускуллар. Болары тышкы билгеләр. Ә эчтә, күңелдә нинди утлар яна?

– Кызык сорау. Бу турыда уйлаганым юк иде әле... «Күкләргә» ялганышың көчле булмаса, илһам дигән Сизгербикә, Нәфисбикә сине уратып уза башларга, шигырьләрең, примитивлашырга да мөмкин. Ләкин ул ярдәм дә итә аладыр. Дөньяга, тормышка «гамь» дигән көчле антенна аша ялгану шигъриятне көчәйтеп тә куйгалыйдыр. Ә менә мөхәррирлек арыта, шигырьнең тансыклыгын киметә. Кыскасы, өч башлы «иҗат аждаһасы» булу бер дә җиңел түгел ул.

...Марафон ул иң әүвәл, әлбәттә, түземлек. Һәм шул түземлекне тәэмин итеп торган эчке дәрт. Җиңү хәбәрен ирештерәм дип чапмасаң да, җиңүгә омтылу. Хәтта җиңүдән ерак булып, шушы авыр дистанцияне күңелең теләгәнчәрәк йөгереп үтә алу да зур ләззәт бирә. Минем өчен бу инде – үткәндәге хәлләр, ләкин кайчан, ничек йөгергәнемне һәм йөгергәндә ниләр кичергәнемне әлегәчә оныта алмыйм. Тик төгәлләнмәгән бер марафонымны исә күңелдән әле хәзер дә кат-кат йөгереп бетерәм.

Марафон буенча республика беренчелеге иде бу. Мондый кимәлдәге ярышта әле беренче тапкыр гына катнашуым. Үзәк стадионнан чыгып китеп, Аккош күле яныннан үтеп, Горький юлы буйлап җәмгысе 21 чакрым баргач, кире борылдык. Мин, шуңарчы «тыйнак кына» урта тирәдә барган яшь марафончы, ару әсәре юклыгын чамалап, алдагы берәүне уздым. И, рәхәт соң узу! Шулай узгалый торгач, иң алдагы төркемгә дә якынайдым. Ләкин куркыта да: марафон 30 нчы чакрымнан соң гына башлана бит ул. Менә ул чик тә үтелде, ә мин һаман «исән» әле! Һәм ул 7-8 кешене дә берәм-берәм «чүпли» башладым. Инде Идел күперенә якынаеп киләбез, көч-гайрәт тулы, кәеф искиткеч шәп! Һәм шунда... сул аякның тез турысы кинәт үтереп авырта башлады. Асфальт юлда гәүдә авырлыгының дистә меңнәрчә тапкыр аякка төшеп алуыннан көч килгән инде. Туктап калдым. И авыр да булды соң стадион күренеп, дәшеп торган, Татарстанның иң көчле марафончылары арасына керәм дигән чакта шул рәвешле туктап калу! Җиңелчә йөгергәләүләрдән нибары бер-ике ел эчендә шулай марафон режимына күчү дә китергәндер инде бу травмага... Шуннан соң ничәдер атна йөгерә алмадым, ләкин өч айдан 50 чакрымлы йөгерештә өченче урынны алдым.

Марафон әзерлегенең тәнгә ни бирүенә килсәк, фиништан соң йөрәкнең 240 тапкыр типкәне булды. Ягъни секундка 4 тапкыр типкәндә дә шартламаган ул. Иртән исә 37-38 тирәсе дә булгалый иде. Эшкә (7 чакрым) йөгереп бару, йөгереп кайту җип-җиңел нәрсәгә әйләнде. Мәскәүнең «Украина» кунакханәсендә подвалдан 37 нче катка йөгереп менә алдым. Болай, кызык өчен генә инде.

– Син беркайчан да публичный булырга теләмәдең... Ә үзең – публицист. Синең аерым публицистик язмаларың да, күренекле шәхесләр белән үткәргән әңгәмәләрең дә бик мәгънәле, һәрчак көтелмәгән яңалыклар ача. Әмирхан Еники, Равил Фәйзуллин, Миргазиян Юныс, Фәндәс Сафиуллин, Адлер Тимергалин, Рәшит Сюняев һәм тагын дистәләрчә шәхесләр. Аларны берләштергән уртак сыйфат нәрсә? Син шул уртак сыйфатларны эзлисең дә бугай.

– Сара Садыйкова, Мөхәммәт Мәһдиев, Шәриф Хөсәенов, Шәүкәт Биктимеров белән җитмешенче елларда үткәргән әңгәмәләремнең үзәгендә – аларның иҗади һәм шәхси үзенчәлекләре. Бер-берсенә шул беркемгә охшамаулары белән охшаган бу гаҗәеп затлар белән гәпләшүе бик тә тансык иде һәм рәхәтлек бирде миңа. Туксанынчы елларда исә «Тәфсилле әңгәмәләр» үткәрә башладым. Бусы инде сорауларга җавап алу гына түгел, чын әңгәмәләр. Үзәктә исә һәрчак татар язмышы, Татарстан язмышы.

– Бу темага килү ничек булды соң?

– Килмәскә дә мөмкин иде. Мәктәптә шәп укыган бик тә тәртипле бала идем мин. Бөтен «кызыл» тәрбияне сеңдереп кенә бардым. 1953 елның 5 марты да күңелгә кап-кара көн булып уелып калды әнә. Безнекеләр әле чәй эчеп утыра, ә мин, ун яшьлек малай, инде торып, кара тәлинкә – радио янына килеп басканмын. Кайгылы тавыш (Левитанныкыдыр) җәлеп иткән инде мине. «...скончался товарищ Сталин», дигәнне ишеттем дә, әтидән: «Скончался» ни дигән сүз ул?» – дип сорадым. «Үлгән» дигән сүз», – диде әти. Шунда мин, дикторныкыннан да кайгылырак тавыш белән «Сталин үлгән!» – дип игълан иттем. Ул көнне (әллә икенче көннеме, бәлкем, бу көндезге я кичке як булгандыр) мәктәпкә дә кайгыга батып бардым мин. Авыр ишекне ачып килеп керсәм, коридорда балалар чабышып, көлеп, уйнап йөриләр. Аптыравымның һәм нәфрәтемнең иге-чиге булмады! Һәм бу пионер өчен милли мәсьәлә юк иде.

– Әтиең берни дә әйтмәдемени соң? Мулла нәселеннән бугай бит инде син, Рәфикъ абый?

– Юк, Илфак әфәнде, четерекле темаларга бер генә сүз дә әйткәне булмады аның. 37 нче еллар аша (шөкер, исән-имин) үткән кеше бит ул. Үләр алдыннан, мине дәшеп алып, нәрсәдер әйтәсе килде аның, ләкин әйтеп өлгермәде шул...

– Милли мәсьәлә кайчан синең «көн тәртибеңә» басты инде?

– Совет тарихчыларына рәхмәт – шулар кертте аны минем аңга. Казанны алуның шәп, прогрессив эш булуын әйтү белән бергә алар шундый мәгълүмат та биргәннәр: Казанны камаучылар – 150 мең, татарлар исә 30 мең генә булган. Ләкин алар батырларча сугышканнар. Күңелгә салып калдырылган шушы орлык, күп еллар үткәч, шытым биргән инде. Күңелдә һәм башта үзгәрешләр ничек барганын әйтә алмыйм. Әмма 1978 елны ошбу шигырь юллары язылган:

Һәркайсыгыз тарихыбыз, телебездән
Баш тартсагыз да, нәрсәдер отар булып,
Үлмәс әле бөек халык, яшәр әле:
Мин калырмын җирдә соңгы татар булып.

– Шагыйрь Рәфикъ Юныс – табигать баласы. Табигатьнең үзе кебек камиллек, сафлык, ихласлык хас синең шигърияткә... Публицист буларак исә тынгысызлык, таләпчәнлек һәм хәтта усаллык та бар кебек. Бу бигрәк тә «Татарстан референдумы» дигән китабыңда ачык чагыла. Әлеге китапка ничек килдең син?

– Өч президент белән бер түбә астында утырып алган кеше мин. Брежнев белән Мәскәүдә хоккей карадык – «Спартак» һәм Ленинградның армия клубы уенын... 1990 елның 9 августында Язучылар берлегенең Тукай клубында Ельцин татар зыялылары белән очрашты. Шунда ул Татарстанга Россиядә шәп булачагын, Россия составыннан чыкмаска кирәклеген кат-кат әйтте. Мин аңар язып җибәргән: «Татарстан моңа күнмәсә, мөстәкыйльлек алып чыкса, ни булыр?» – дигән сорауны бик тырышып укып чыга алгач, җилкәсен җыерып: «Ул чакта берни дә эшләп булмый инде», – диде. Бераз соңрак шул залда ук: «Суверенитет»ны булдыра алган кадәр алыгыз», – дигән сүзне дә әйтте ул...

Горбачёв Михаил Сергеевич белән, ул Россия президентлыгына кандидат буларак сайлаучылар белән очрашуга килгәч, Казан авиация институтының төп бинасында «гәпләшү» насыйп булды. Татарстанны союздаш республика итү теләге бик көчле иде бит. Татарстан җитәкчеләре әйтүенчә, мондый вәгъдә алынган да булган. Горбачёвтан мин: «СССР таркалмаган хәлдә, Сез, чыннан да, Татарстанны союздаш респуб­лика итәр идегезме?» – дип сорадым. Һәм моңа тагын әле әһәмиятсезрәк сорау да өстәдем. Ул менә шул сорауга озаклап, урап-урап җавап бирде дә утырды. Мин, янә торып басып: «Михаил Сергеевич, беренче сорауга да җавап бирегезче инде!» – дидем. СССРның экс-президенты шунда: «Ә мин ул сорауга җавап бирдем инде», – диде. Горбачёвның ниндирәк кеше икәнен мин әнә шул хәлдән соң чамалап калдым.

Боларны сөйләвем шуңа: бер генә милли оешмага катышлы булмасам да, бер генә практик эш башкармасам да, Суверенитетка бәйле үзгәрешләрне

тансыклап, сөенеп көтеп алдым мин һәм һәр вакыйганы күңелгә сеңдереп бардым. Референдум ае исә (үткәрү турында карар кабул ителү белән референдум көне арасы) бөтенләй тынычлыгымны алды. Түзмәдем, референдум участокларының берсендә күзәтүче булдым. Референдум үткәч, аның хакындагы хәбәрләрне җыеп бардым. Һәм референдумны тарихка тәфсилләп теркәп калдырачак саллы язма кайчан басылып чыгар икән дип түземсезләнеп көтә башладым. Юк та юк бит! Аптырагач, бу хәлләрне шәп белгән каләмдәшләргә һәм сәясмәннәргә*, «Идел»дә чыгарабыз дип (баш мө­хәр­рир урынбасары идем бит), үзем дә тәкъдим итеп карадым, ләкин берәү дә алынмады бу эшкә. Шунда тәмам куркуга калдым. Татар тарихындагы иң олы казанышларыбызның берсе – ошбу референдум тере вакыйга буларак бөтенләй җуелачак бит! Шуннан, сәяси темаларга язу тәҗрибәм бик аз булса да, тәвәккәлләп, үзем тотындым. Референдумга һәм тулаем суверенитет чорына караган матбугат язмаларын укып чыктым, Югары Совет утырышлары беркетмәләрен, референдумга кагылышлы документларны җентекләп өйрәндем. Бу вакыйганың үзәгендә кайнаган кешеләрнең барысы белән дә диярлек сөйләшеп чыктым (аларның икесе, Сәйфихан Нәфиев һәм Марат Мөлекев, мәрхүмнәр инде). Менә шуннан соң язылды инде ошбу документаль әсәр.

– Бу китап белән син, Рәфикъ абый, анда тасвирланган каһарманнар кебек, гүяки үзең дә әдәби каһарманга әйләнеп барасың... Без бик катлаулы егерме ел кичердек. Суверенитет темасы – олы тема. Мәңгелек тема. Яңа буын, яшь буын язучылар аңа алынырга бик җөрьәт итмиләр әле. Син, Рәфикъ абый, бу юнәлештә тагын ниләр эшлисең? Каләмдәшләребез, әдәби җәмәгатьчелек, зыялыларыбыз ни эшләргә бурычлы?

– Һаман шул: язам да язам инде. «Яхшылык эшлә дә суга сал. Халык күрер, халык күрмәсә, балык күрер», – дигәндәй, сүзеңне милләттәшләреңнең аңына, күңеленә җиткезә алу могҗизага тиң эш хәзер.

Әйткәнемчә, 1992 елның 21 мартында суверенитет мәсьәләсен халык үзе хәл итте. «Сез Татарстан Республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак, Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокук­лы шартнамәләр нигезендә коруына ризамы?» – дигән сорауга тавыш бирүчеләрнең 61,39 проценты «әйе», дип җавап бирде. Референдум карары нигезендә, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителде. 1994 елның 15 февралендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасындагы Шартнамәгә кул куелды. Димәк, суверенитетыбызны хәтта Рәсәй үзе дә таныды! Димәк, Татарстан халкы мөстәкыйльлегебезнең әҗерен тоеп яшәрлек тормыш корыр өчен бер киртә дә калмады. Һәм моның матди базасы да җитәрлек иде. Татары, урысы, чувашы, тормышның яхшырганнан яхшыра баруын тоеп, сөенепләр яшәгәндә, безнең мөстәкыйльлекне беркем дә җимерә алмас иде. Ләкин моның киресе булды. Шартнамәгә кул куелу

белән диярлек чигенү башланды. Нигә? Моңа Рәсәйнең капитализм төзи башлавы сәбәп булды, күрәсең. Ашыгыч рәвештә миллионерлар һәм миллиардерлар кирәк булды. «Обогащайтесь!» дигән шигарь игълан ителде. Ул безнең җитәкчеләрне дә ымсындырды булса кирәк... Референдум артты – аны хакимият әһелләренең инде телгә алганы да булмады, хәтта ун, унбиш, егерме еллыгында да.

Хәзер исә халык менә шушы өзлексез чигенүнең «әҗерен» тоя. Һәм «суверенитет», «мөстәкыйльлек» кебек сүзләрне мыскыллау кебек кабул итә. Безгә, мөстәкыйльлек тарафдарларына, патшалар, түрәләр күзенә карап кына яшәргә өйрәнгән халыкка аның гаме үзгәрәк тә була алганны төшендерергә кирәк. Ягъни башка илләрнең халыклары инде берничә гасыр элек «киптереп элгән» нәрсәне: халык дәүләткә түгел, киресенчә, дәүләт халыкка хезмәт итәргә тиеш. Ашау, сулау кебек тап-табигый нәрсә – татар кешесенә татар телендә сөйләшү, татар телендә белем алу мөмкинлеген тәэмин итүне һәрдаим кайгыртырга тиешле Татарстан җитәкчелеге бермә-бер активлашырга тиеш.

Кызганыч ки, бүген күп кенә татар газета-журнал редакцияләре, бигрәк тә аларның баш мөхәррирләре, милләтебез өчен хәлиткеч ошбу мәлләрдә татарның киләчәге өчен җитәрлек көрәшмәүдән түгел, кемнәргәдер көрәшкән булып күренүдән куркалар. Юл ярып, алдан барырга тиешле зыялыларыбыз, бик азларны гына санамаганда, 37 нче елларда да булмаган куркаклык белән шәхес түгел, күләгә булып яшәргә дә ризалардыр шикелле.

«Корабыбыз батып барганда...» – «Казан утлары»нда (2008, №12) чыккан бер мәкаләмне шулай дип атаган идем мин. «Титаник»та да кәеф-сафа корып, безнең күк гамьсез, ваемсыз йөзә биргәннәр әнә. Ләкин алар алда ни көткәнен белмәгәннәр бит.

– Безгә хәзер иң әүвәл нишләргә кирәк инде?

– Иң әүвәл берләшергә кирәк. Милләтпәрвәрләр аз хәзер һәм аларның берсе дә фәрештә түгелдер. Ләкин олы уртак каза килгәндә, уртак олы гамь тирәсендә тупланалар бит инде.

Аермыйкчы эзләп тик аерма –
Канат каеручы җитәрлек.
Җилем кирәк безгә, җилем кирәк –
Җиде җилне давыл итәрлек...

– Авыр барды безнең бу әңгәмә, Рәфикъ абый. Берәр сөенечлерәк яңалык белән очлап булмыймы соң аны?

– Әйе, кара кайгыга батмыйк әле. Әйбәт максатка төбәлеп эшлик тә эшлик. Нәтиҗәсе булмый калмас. Туксанынчы еллар эзсез югалмаячак ул. СССРдагы алтмышынчы елларны беләбез бит. Ул «җылынып алу» бик кыска булды. Ләкин туксанынчы еллар дулкынының саллы бер өлешен нәкъ менә шул «һава»ны сулаучылар тәшкил итте. Миңа СССР Югары Советында Ельцин һәм Сахаров белән төбәкара төркемгә җитәкчелек иткән шанлы академик Юрий Афанасьев белән гәпләшү насыйп булды. Татарстанга да, татар халкына да хәерхаһлы чын демократ иде ул. Бездә дә туксанынчы елларның милли һавасын сулаган яңа бер буын үсеп җитеп килә әнә...

«Нинди яңалыклар бар?» – дип сораганда, мин, шаярта төшеп, «иске­ләре дә ярап тора», дип җавап бирәм. Тормышыбызны җиңеләйтә, матурлый торган яңалыклар да булмый калмас. Ә менә бер яңалык мине бик сөендерде. Бу – «Чын мирас»ның чыга башлавы. Эшләрегез гел уң булсын.

– Рәхмәт, мөхтәрәм Рәфикъ абый! Без, үз чиратыбызда, Сезне гомерегезнең олуг бәйрәме, 70 яшьлек юбилеегыз белән ихластан тәбрик итәбез. Алышларда, ярышларда ал бирмәгән ихтыярыгыз, кайнар йөрәгегез сау булсын. Туры каләмегезгә тугры калыгыз!..


Илфак ИБРАҺИМОВ

в„–3 |

Универсиадага әзерләнәбез ("Мә, мәзәк" рубрикасы)

$
0
0
04.03.2013 Юмор
Мин мəктəп директоры булып эшлим. Һəм мин бик əйбəт эшлим. Моңа кадəр безнең мəктəп пачка-пачка грамотасыз укучылар əзерлəп чыгарган... Хəзер күз тимəсен: һəр укучының өтере үз урынында, ноктасы үз урынында, хəтта сорау билгесен дə дөрес итеп куя белəлəр. Авылның эшкуар-фермерлары документ тутырырга минем укучылар янына йөри. Хəзер бер гектар җирне рəсмилəштерү өчен ДТ тракторы авырлыгында кəгазь-документ тутырырга кирəк ди бит.

Һəр эшнең үз эштие бар дигəндəй, оптимизация дигəн нəмəрсə башлангач, мəктəпнең эшлəре тагын да алга китте. Мин үзем дə «оптиминированный» директор, гомер буе ферма мөдире булып эшлəдем, колхоздагы сыер белəн үгезлəрнең штатлары кыскартылгач, балачагага ярамаган тагын дип, мəктəпкə китереп тыктылар.

Хөкүмəт мəктəптəге бердəнбер татар теле укытучысын кыскартуга элəктерде, ə мин, үз чиратымда, ул дəресне алып барырга дип, физкультура укытучысын куйдым. Физкультураның бик тə почетавакыты, чөнки алда безне Казанда узачак Универсиада көтеп тора! Хəзер балалар Тукайның «Туган тел» шигыре көенə футбол тибə! Күз алдыгызга килəме? Менə шул катнаш дəрестəн кыскача репортаж тыңлагыз.

«И туган тел, и матур тел, əткəм-əнкəмнең теле», – дип, башлана бит əле Тукай шигыре. Ике метрлы акселерат укучы, тупны тотып ала да: «Иии-яяя!» – дип үкереп, аңа тибеп җибəрə! Шунысын да əйтим: чаңгы-туп ише нəрсəлəрне алырга мəктəпкə күптəн акча бирелми, тупны хезмəт дəресендə үзебез əмəллибез. Тишек беларусь камерасыннан, эченə  юеш сенаж тутырабыз да!.. Спорт хакына колхоз рəисе сенажны җəллəми, күпме телисең, шул чаклы барып ал гына. Чөнки алда Универсиада бит! Спорт уеннарыннан торса да уен эш түгел!.. Шулай итеп ясалма туп эченə сенажны дыңгычлыйбыз гына... Мондый тупның авырлыгы күз алдыгызга килə торгандыр! Шуннан... əлеге уналты потлы гер чаклы туп шапылдап икенче бер уенчының корсагына килеп бəрелə! «Иии! Хəзер мин синең əнкəң-анаңның телен! И-иии əткəң-атаңның телен!» – ди тегесе, авыртуга түзə алмыйча, һəм булган гаярьлеген эшкə җигə. Туп, үз чиратында, икенче малайның маңгаена килеп куна. Анысы да, авыртудан сыкранып, беркавым туган телен тешлəп тора да: «И анаңны шулай итим, бишеклəре – нилəре белəн бергə!» – дип, тупка тондыра. Ə туп оча! Һəм шул уңайдан өченче малайның умыртка сөяген чак кына урталай сындырмый! Тегесе авыртудан əби-бабасыннан калган бишек сиртмəсе кебек бөгелеп килə һəм: «И əбиеңнең хикəятлəрен, кабер такталары белəн бергə!» – дип, Тукай шигырен үзенчə дəвам итеп китə. Ə мин, мəктəп директоры буларак, бер читтəн күзəтеп торам һəм эчемнəн генə белгəн догаларымны укыйм: «Йа, Ходам! Үзең ярлыкагыл инде бу балаларның əткə-əнкəлəрен һəм туп тибеп уйнаган шушы гөнаһсыз сабыйларның үзлəрен! – дип пышылдыйм. – Ярлыкагыл, Ходам! Ярлыкагыл инде, зинһар өчен, пожалуйста!»

Ə алда барыбызны да Казанда узачак Универсиада көтеп тора...


Зиннур ХӨСНИЯР

в„–2 |

Э.Фәттахов: “1 сентябрьгә кадәр һәр бала дәреслек алырга тиеш”

$
0
0
04.03.2013 Мәгариф
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов дәреслекләр чыгаручы федераль һәм республика нәшриятлары вәкилләре белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә мәгариф идарәсе муниципаль органнар җитәкчеләре һәм Казан, Чаллы мәгълүмат-методика үзәге җитәкчеләре катнашты.

Республика дәреслекләр алырга акча бүлеп бирүгә карамастан, уку елы башында мәктәп директорларыннан һәм укытучылардан канәгатьсезлек белдерелде, ата-аналар дәреслекләр сатып алу белән бәйле рәвештә акча җыялар дип белдерде. Энгель Фәттахов быел бу проблема хәл ителәчәк, дип ассызыклады.

“1 сентябрьдә һәр бала кирәкле дәреслекне алырга тиеш. Мәктәптә гамәлгә куелган программаларга туры килми торган дәреслекләр булмаска тиеш. 15 мартка кадәр сез тагын дәреслекләр исемлеген карап чыгарга һәм заказ биргәндә исәпкә алырга тиеш”, - дип ассызыклады министр.

Энгель Фәттахов китап нәшер итүчеләргә дәреслекләр белән вакытында, ягъни 1 августка кадәр тәэмин итәргә кирәк дип мөрәҗәгать итте.

“Бернинди арадашчы да кирәкми! Без бары тик нәшриятлар белән турыдан-туры эшләячәкбез. Дәреслекләр сезнең тарафтан муниципалитетларга китерелә, аларны мәктәп директорлары, район мәгариф бүлеге җитәкчеләре кабул итә, актларга имза куя һәм бары тик шул документлар нигезендә түләүләр башкарылачак”, - дип белдерде Энгель Фәттахов.

Министр үз чыгышында “Просвещение” нәшриятына быел VII-IX сыйныфлар өчен оператив рәвештә өстәмә дәресләр әзерләгән өчен рәхмәтт белдерде. “Аңлавыгыз һәм сизелерлек ташламалар өчен рәхмәт”, - дип билгеләп үтте ул.

Шулай итеп, 20 мартка кадәр дәреслекләр алу буенча килешүләр төзелергә тиеш, ә 15 майдан аларны Татарстан мәгариф учреждениеләренә китерә башлаячаклар, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.




в„– | 02.03.2013

Маймыллыкка кайтып барганда..

$
0
0
04.03.2013 Җәмгыять
Кешене кеше итеп, миңа калса, бары бер генә нәрсә тота. Ул да булса – хезмәт. Ходай эштән аермасын. Хезмәт беттеме, деградация, түбәнгә төшү, маймыллыкка кайту башлана. Һәм шактый тиз – берничә мең ел. Карыйсың, шау-гөр килеп цехларда эшләп йөргән халык урынына агач башын бер көтү макака сырып алган. Чиныйлар, урын өчен тарткалашалар, ботактан ботакка сикерәләр... Сезгә ничегрәк, ошыймы мондый сурәт?

Бик ошап җитмидер, әлбәттә. Тик без шуңа таба бармыйбызмы? Роботлардан гына торган цехлар, конвейерлар, тулысынча автоматлаштырылган линияләр, компьютер идарәсендәге технологияләр... Дөньяга, ажгырып, хезмәт дефициты килә. Бу исә товар дефицитыннан хәтәррәк. Киләчәкне фаразлаучы белгечләр (футурологлар) шушы гасыр уртасында алдынгы илләрдәге халык атнасына бары 2-3 көн генә эшләячәк диләр. Сәбәбе бер – ул илләрдә хезмәт җитеш­терүчәнлеге шундый дәрәҗәгә җитте ки, эшләүче бер кеше, эшләмәүче, бармакка бармак та сукмаучы бер яки берничә кешене, теләгәндә, бүген үк берсүзсез туендырып тора, күпмедер ашата. Мәсәлән, шул ук швед социализмы, Европа илләрендәге киң вә куәтле социаль программалар бар. Телисең икән, эшлисең, телә­сәң – эшләмисең. Эшсезлек буенча посо­бие­ләр, ягъни түләүләр тамак туйдырырга гына түгел, өсне бөтәйтергә, хәтта күңел ачарга да җитә. Тик сорау туа: мондый тормыш рәвеше дөресме? Мондый социаль яклау – ялкаулыкны яклау, сорыкортлар үрчетү түгелме? Түшәмгә төкереп, күпме – ничә ай, ничә ел ятарга була? Бер, ике буын. Өченче буын, миңа калса, инде ярым дебил булачак. Чөнки баш мие, андагы сырлар, нейроннары белән бергә организмга бөтенләй кирәксез булып чыга. Организм кирәксез әйберне үзендә озак тотмый – атрофия башлана. Шведлар, нор­вегиялеләр шундый шартларда әле беренче буын гына яшиләр. Тик беренче карлыгачлар күренә башлады да инде – үз-үзләренә кул салу буенча алар беренчелеккә чыктылар. Эш­ләмисең, физик яки акыл хезмәте белән тәнне, җанны ныгытып, канәгатьлек алып яшәмисең икән, беренче булып аренага рухи чирләр, шул исәптән депрессия килеп чыга. Ул тирәнәеп киттеме – дөнья белән инде саубуллаша башла. Саубуллашмаганда – томаналана тор. Маймыл халәтенә җит­кәнче. Дарвин теориясе кире якка да эшләми дип кем әйтә ала?

Безнең болай да, эшләп торганда да, комфорт, уңайлыклар дип һушыбыз китә. Азрак кыймылдарга, артыгын уйланмаска, күбрәк кызык эзләргә маһирлар без. Нәфес һәм ялкаулык – төп идарәчеләр. Тик без алданабыз. Без ашкынган уңайлыкларның күбесе – башны эшкә җикмәү, хәрәкәтсезлек, ялкаулык чыганаклары. Телевизор пуль­тыннән башлап автомобильгә чаклы. Юк, сүз адәми затның сәламәтлеген урлап торучы баналь гиподинамия турында гына түгел. Гиподинамиядән башка да елдан-ел медицинага, даруларга бәйлелек артып тора. Эшләмәгәндә, алда әйтелгәнчә, физик саулыкка бәйле акыл, рух сәламәтлеге дә кирегә тәгәри. Ул процесс бүген үк бара инде. Китап укырга иренгән, дөньяны компьютер экраны аша гына күргән тулы бер буын үсеп җитешмәдеме? Аларга кызыгып түгел, кызганып карарга кирәктер.

Без бушка килгәнне бик яратабыз. Эшләмичә генә, эшсезлек өчен, мәсәлән, 20-25 мең сум алып яткан кеше үзен коммунизмда итеп хис итәчәк. Атнасына ике генә көн эшләгән зат та нәкъ шулай. Тик бу – буш канәгатьлек һәм ясалма шатлык. Азу! Ә пособие исә – социаль наркотик. Дәүләт, бу очракта, наркотик өләшүче булып чыга. Ул наркотикта күпмедер утырганнан соң адә­ми затта эшләү теләге тулысынча юкка чыга. Теләсә нинди наркотик – иртәме-соңмы, тормышның төбенә төшү, бетү. Ә бит һәр организмның үз, табигый наркотигы – эндорфиннары бар. Ул күңелгә хуш килгән физик яки акыл хезмәтеннән соң, яки тәмле ризыктан, кызыклы әңгә­мәдән, яхшы китаптан соң баш миендә яралып, табигый рәхәт­лек, канәгатьлек китерә. Ә “homo sapiens” дип аталучы зат шуларны ясалмасы белән алыштырмакчы.

Техника ягыннан алга китү ул әле гомуми алга бару түгел. Рухи алгарыш техник алгарыштан моңарчы да артта калып килде. Вакыт үткән саен бу аерма арта гына тора. Әлеге җәһәттән шактый күңелсез нәтиҗәгә килмичә, күптән көтелгән сорауны бирмичә дә булмыйдыр. Уңайлыкларны арттырып торган техник һәм технологик прогресс кешенең акыл үсешен туктатып, мидәге сырларны киметеп, аны акрынлап миң­герәүләтеп килмиме? Эшләргә генә түгел, уйларга да иренә башламадыкмы? Безнең өчен, әнә, акыллы техника, компьютерлар уйласын димибезме?.. Һәрхәлдә, артка калмаганда да, дөньябыз алга таба үсми, ул бары үзгәрә генә, дию дөрес, ахрысы.  


Наил ШӘРИФУЛЛИН

в„–37 | 02.03.2013

Әлмәт театрының март репертуары

$
0
0
05.03.2013 Мәдәният

   

 

 

 

 

 

 

 

 

 




в„– |

Ни өчен Русия гүзәле итеп татар кызы сайланган?

$
0
0
05.03.2013 Җәмгыять
Эльмира Әбдрәзакованың укытучысы җиңүче кызга аның ягымлы һәм тыйнак булуы ярдәм итте, дип саный.

Новосибирскидагы “Элит-старс” исемле модельләр мәктәбе мөдире Наталья Грель, Эльмира “Русия гүзәле – 2013” исемен алуы аркасында укуын вакытында тәмамлый алмаячак, дип борчылуын белдерде.

“Аның төркеме укуны 7 мартта тәмамлый, Эльмира бу бәйгегә әзерләнеп укуларын калдырды, алда тагын ике зур бәйге”, диде укытучы.

​​Эльмира катнашкан беренче зур бәйгене дә аның “Элит-старс” мәктәбе оештырган булган. Бәйге гыйнварда Новосибирскида узган "Дөнья кар форумы" кысаларында оештырылган. Эльмира Дөнья кар чибәрләренең беренче өчлегенә кермәгән, әмма үзенең ягымлылыгы белән барысын да таң калдырган.

2007 елда Эльмира үзе яшәгән Междуреченски каласында “Зәңгәр тау гүзәле” булып сайланган.

Эльмираның җиңүе социаль челтәрләрдә Русиядә урыс булмаган милләтләргә булган чын мөнәсәбәтне тагын да җанландырып җибәрде.

Кызның тышкы кыяфәтеннән алып татар исем-фамилиясенә кадәр, барысы да зәвыксыз һәм нәфрәт тулы тәнкыйтькә дучар булды. 18 яшьлек Эльмираның җиңүче исемен нинди юллар белән сатып алуы, аны киләчәктә нәрсә көтүе турында ямьсез фаразлар язылды. Кайберәүләр, "милләте мөһим түгел, Русиядә чибәр кызлар бетеп бара", диде. Шулай ук киләсе елларда Русия чибәрләре итеп кара пәрәнҗә киеп төшкән кызлар сайланачак, дип фаразлаучылар булды. Кызның укытучысы аның эчке сыйфатлары мөһимрәк, ди.

​​“Аның бүлмәгә килеп керүе белән дөньялар яктырып китә. Кәефләр күтәрелә. Ул һәрвакыт канәгать, бик тыйнак, артыгын сорамый. Бу җиңү аны берничек тә үзгәртмәс, бик акыллы кыз ул”, ди Эльмираның укытучысы.

Күптән түгел Русия үзәк каналында "Голос" бәйгесендә ике татар кызының беренче урыннарны яулавы һәм аларның берсе Динә Гарипованың Швециядә үтәчәк Евровидение бәйгесендә Русия исеменнән чыгыш ясаячагы да рус милләтчеләрендә ризасызлык уяткан иде.

"Русия гүзәле - 2013" бәйгесендә катнашырга теләүчеләр Русиянең барлык 83 төбәгендә сайлана, аларда барлыгы 30 меңләп кыз катнаша.

Эльмира Әбдрәзакова хәзер “Дөнья гүзәле” һәм “Галәм гүзәле” бәйгеләренә әзерләнәчәк. “Дөнья гүзәле” сентябрьдә Индонезиядә үтәчәк, “Галәм гүзәле” бәйгесенең АКШта оештырылуы ихтимал.


Алсу КОРМАШ

в„– | 04.03.2013

Казанда халыкара мөселман киемнәре фестивале булырмы?

$
0
0
05.03.2013 Җәмгыять
Россиянең мөселман хатын-кызлары берлеге март азагында Казанда халыкара мөселман киемнәре фестивале уздырырга уйлый. Аның максаты — халыкны төрле илләрдәге мөселман киемнәре модасы белән таныштыру.

Берлек рәисе Наилә Җиһаншина сүзләренә караганда, әлеге проект Татарстан Хөкүмәтендә яклау тапкан инде. Бу исә фестивальне бик югары дәрәҗәдә оештырып булачагын тагын бер кат ассызыклый. «Безнең төп максат — халык арасында мөселман киемнәрен таныту гына түгел, ә көндәлек киемнәргә милли үзенчәлек өстәргә чакыру да», - дип сөйләгән ул IslamRF.Ru сайтына. Шунысы сөенечле, әлеге чарада катнашырга теләүчеләр бихисап икән. Гариза бирүчеләр арасында Гарәп Әмирлекләре, Индонезия, Иран, Эстония һәм Казахстан кебек чит илләрдән дә вәкилләр бар икән.

Тагын бер яңалык — тиздән Россия мөселман хатын-кызлары берләшмәсе эшчәнлеге белән Мәккә университетының танылган профессоры Адлам ханым танышачак. Аның сәфәре 8 март бәйрәмнәренә туры килер, дип планлаштырыла. «Чара кысаларында кунагыбыз Татарстан хатын-кызлары, Казан шәһәре, монда гомер итүче халык тормышы, аның үзенчәлекле яклары белән танышачак. Уртак хәйрия проектларыбыз турында да фикер алышачакбыз. Тагын бер кызыклы чара — Адлам ханым «Оҗмах әниләрнең аяк астында» дип аталган түгәрәк өстәлдә дә катнашачак», - ди Наилә Җиһаншина.

Берлекнең халыкара эшчәнлек алып баруы бик дөрес күренеш - Россия мөселманнары үзләрен күрсәтергә, башка ил мөселман хатын-кызлары белән үзара тәҗрибә уртаклашырга тиеш, дип саный берлек вәкилләре.
 




в„– | 05.03.2013

Табибка барма, башыңа бәла алма

$
0
0
05.03.2013 Медицина
Бала авырый башласа, кот очып тора. Аның сәламәт­леге өчен борчылу әни кеше өчен табигый хәл, билгеле. Куркытып тора торган тагын бер нәрсәсе бар – поликлиникага бару.

Шулай, бала уттай янып авырып яткан көннәрнең бе­рендә өйгә табиб чакыртырга теләп, поликлиникага шалтыратам. Линия буш түгел. Сә­гатьтән артык азаплана торгач, трубканы алдылар. “Бала авырып китте әле, өйгә табиб чакыртырга иде”, – дим. Улымның яше белән кызыксындылар. “Дүрт”, – дим. “Без бер яше тулмаган балаларга гына барабыз. Үзегез килегез”, – диләр. Аптырап калдым: “Температурасы югары бит аның, авырган көе ничек килик?” Минем бу соравыма әл­лә ни шаккатмыйча, әңгәмә­дәшем: “Дару эчертегез дә килегез, бөтен кеше шулай эшли!” – диде. Тагы да аптыраб­рак сорыйм: “Аннары авырту бала белән сәгать буе чират торыйммы?” “Дежур табиб сезне чиратсыз кабул итәчәк”, – дип җавап кайтардылар.

Атларлык та хәле булмаган улымны поликлиникага алып киттем. Дежур табиб кабинетын ачып кермәкче идем, ачулары кабарган бер дистә хатын юлыма каршы төште. Алар да минем кебек температуралы балаларын күтәреп кил­гәннәр булып чыкты! Шул рәвешле, дежур табиб янына керергә дә чиратта торырга мәҗбүр булдык.

Җәфа

Казанның Сыртланова урамындагы балалар поликлиникасына без өч еллап йө­рибез инде. Шул вакыт эчендә анда күргән-ишеткәннәргә күнегергә дә була кебек, әмма барган саен: “Бүтән килергә язмасын”, – дигән теләк белән китәм. Авырган баланы ко­чак­лап сәгатьләр буе чиратта тору да, таныш түгел табиб янына кереп, балаңның авыру тарихын кабат-кабат сөй­ләү дә тәмам туйдырды. Га­дәттә, мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән баланы бер укытучы үз канаты астына ала да дүрт ел буена аңа аң-белем, тәрбия бирә. Шул вакыт эчендә ул аның икенче әнисенә әверелә – укучы­сы­ның нинди фәнне яратып укуын, нинди төсне үз итүен, ниләр белән шөгыль­ләнүен төгәл белә.

Табиблар да шундый булырга тиештер бит? Һәрхәлдә, без үскәндә әле шулай иде. Ул синең ниләр белән авыр­га­ныңны, прививкаларның ясалганын-ясалмаганын, кайсы бакчага, мәктәпкә йөр­гәнеңә кадәр белә иде. Бүген балалар поликлиникасында бөтенләй башка хәл күзәтелә. Күренергә килгән саен безне төрле табиб кабул итә (әле дә ярый шәфкать туташыбыз шул ук!). Алар синең балаң турында бер нәрсә дә белми. Шуңа да табиб бүлмәсенә кергән саен балаңның ниләр белән авырганын, аллергиясе бармы-юкмы икәнен, кайчан нинди прививка, манту ясалганын сөйләп чыгарга кирәк. Ул, сине тыңлаган кыяфәт чыгарып, кәгазенә нидер сыр­лый-сырлый да, баланы карап, ике көннән тагын килерсез дип чыгарып җибәрә. Ике көннән соң тагын шул ук хәл кабатлана. Сәгатьләр буе чиратта тору һәм инде бөтенләй башка табибка аллергия, прививкалар турында сөйләү... Ул исә баланы караганнан соң бөтенләй башка диагноз куеп, икенче төрле дарулар язып бирә.

Сәгатьләр буе чиратта торуның да сәбәбе табибларга, дөресрәге, аларның юклыгына килеп тоташа. Эшләргә кешеләре булмау сәбәпле, бер табиб үз сменасында ике участокны кабул итәргә мәҗ­бүр. Ягъни аңа мөрәҗәгать итүчеләр тиешлесеннән ике тапкыр күбрәк. Син дә чираттагы вакытыңны ике мәр­тәбә озаграк утырасың дигән сүз. Ә балалар поликлиникасында утыруның ярты сәгате генә дә ни тора! Елаган, котырып, йөгереп йөргән, кире­ләнгән балалар чыр-чуыннан үзең чиргә сабыша башлый­сың.

Хирург, окулист, невропатолог ише тар белгечләргә күренү дә сират күперен узуга тиң. Алар атнасына бер-ике мәртәбә генә кабул итә һәм аңа эләгү өчен ким дигәндә бер ай алдан язылып куярга кирәк. Фәлән көнне фәлән сә­гатькә дип талон аласың да билгеләнгән көнне билгелән­гән вакытка аның ишеге тө­бенә килеп басасың. Тик анда да табибка тиз генә керә ал­мыйсың әле. Иртәрәк килеп чират алучылар сине үзлә­реннән алда берничек тә кертеп җибәрми! Гәрчә кулыңда табибка керү вакыты күрсә­телгән талоның булса да. “Тере чират”, янәсе! Гаҗәп, алай чират торырлык булгач, ул кәгазь кисәкләрен алудан ни файда икән соң?

Әкияттә кунакта

Шушы араларда тагын табибларга мөрәҗәгать итәр­гә туры килде. Кыш бабайның тәмле күчтә­нәчләрен яратып ашау безне стоматологка барырга мәҗбүр итте. Гадәти стоматология поликлиникасына чират би-и-ик зур булу сәбәпле, анда эләгә алмадык. Аптыраган үрдәк суга арты белән чумган кебек, мин дә башка юлдан киттем – түләү­лесенә язылдым. Бер атнадан соң без... әкияткә эләктек.

Табибка керергә ярты сәгатьләп вакытыбыз бар иде әле. Өс киемнәребезне салып, регистратура каршындагы йомшак кәнәфигә утырып, көтә башладык. Шул арада бер ханым чыгып, безне үз артыннан ияртте: “Монда аптырап утырмагыз, бездә балаларга уен бүлмәсе бар, шунда керегез!” Улым, үзенең табибка килүен дә онытып, шундук уенчыкларга таба йөгерде. Үзе кебекләр белән уртак телне тиз табып, рәхәтләнеп уйнап йөрде.

Табиб баланы үзе дәшеп алды: “Рәсүл, әйдә киттек!” Бу хәлгә улым да, мин дә аптырап киттек. Моңа кадәр бер генә хастаханәдә дә медицина хезмәткәрләренең исем белән дәшкәннәрен ишет­кәнем булмады. Йә “следующий” дип, йә һич югы фа­ми­лияңне әйтеп чакыралар. Та­библарның эш кием­нә­ренә дә игътибар итми мөм­кин түгел иде. Без күреп га­дәтләнгән ак халат кимәгән­нәр. Үзләренең дә, шәфкать туташ­ларының да өстендә саргылт төскә төрле уенчык­лар төше­рел­гән тукымадан тегелгән күлмәк-чалбар. Аңа карауга шундук күңелләр күтәрелеп китә.

Теш дәвалау бүлмәсенә кердек. Бала курку катыш күзләре белән миңа карый. Минем тынычландырганны да көтмичә, табиб Рәсүл бе­лән җайлап кына сөйләшергә тотынды: “Бигрәк зур малай килгән икән безгә. Курыкма, бер җирең дә авыртмаячак. Тешеңне тәмле әфлисун кайнатмасы белән дәвалыйбыз”. Аннан баланы махсус кәнәфи­гә яткырып авызын ачтырды да, “тәмле кайнатма”сын сылап, тешен карый башлады. Рәсүл исә түшәмгә беркетел­гән телевизор экраныннан рәхәтләнеп мультфильм карап ятты. Аның инде табибта да, тешендә дә эше юк иде. Үзен өйдәге кебек хис итте. Кайтып китәр алдыннан исә табиб Рәсүлнең кулын кысып, аңа “Куркусызлыгы һәм батырлыгы өчен 1 нче урын би­релә” дип язылган мактау кәгазе тоттырды. Баланың шатлыгы эченә сыймады – өйгә кайтып җиткәнчегә ка­дәр шул кәгазьне кулыннан төшермәде. Әле хәзер дә кунакка берәрсе килгән саен шуны күрсәтеп мактана.

Үзгәреш тели күңел

Менә сезгә түләүсез һәм түләүле медицина ярдәме күрсәтү. Аерма – җир белән күк арасы. Ә бит тегесендә дә, монысында да шул ук табиб­лар утыра. Ярты көнен поликлиникада үткәрсә, ярты көнен түләүле клиникага барып эшли. Кешегә мөнәсә­бәт­ләре дә ике җирдә ике төрле. Берсендә каш астыннан карый, икен­чесендә бер алды­ңа, бер артыңа төшә. Хикмәт нидә соң, дип аптырый тор­ган түгел. Әйтик, шәфкать туташы бюджет учреждение­сендә аена уртача 8-9 мең сум алып эшләсә, шәхси учрежде­ниедә ике мәртәбә күбрәк ала. Та­библарның хезмәт хаклары да түләүле клиникаларда бер­мә-бер артык. Биналарны да берсен берсе белән чагыштыра торган түгел. Хастаханәгә яки поликлиникага килеп ке­рүгә үк караңгылык хөкем сөрә бит. Кайберләренең утыр­гыч­ла­рына ук утырасы килми. Табибларның эш бүл­мәләре дә яңартуны сорый. Анализ тапшыру кабинетларындагы ин­струмент-җиһаз­лар да ”картаеп“ бара. Заман таләпләренә бүген түләүле клиникалар гына җавап бирә. Аларда бар да башкача, аларда бар да яхшы.

Бүген, сәламәтлек саклау өлкәсендәге модернизация­ләр турында купшы-купшы сүзләр сөйләгәндә, гади халык көн дә йөри торган поликлиника, хастаханәләрнең хә­ле дә уңай якка үзгәрергә тиештер бит?! Ни дисәң дә, чирнең башы шуннан башлана. Тиешле медицина ярдәме кеше мөрә­җәгать иткән беренчел урында күрсәтелсә, күпкә яхшырак булыр иде түгелме? Чирен яшергән – үлгән, ди халык мә­кале. Кызганыч, медицина өл­кәсендәге бүгенге вәзгыять чиреңне яшермичә дә үләргә мәҗбүр итә...


Галия ХӘБИБРАХМАНОВА

в„–38 | 05.03.2013

Нәфкать Нигъмәтуллинның Россия буенча зур концерт туры (ВИДЕО)

$
0
0
05.03.2013 Шоу-бизнес
Татарстаннын халык артисты Нәфкать НИГЪМӘТУЛЛИН яңа концерт программасын һәр елның март аенда Уфадан башлавы инде традициягә әйләнде. Быел да концертлар 1 марттан “Нефтьчеләр” мәдәният сараеннан башланып китте. Заллар тутырып килгән һәр тамашачы 3 сәгать буена үзенең күңел халәтенә, хис-кичерешенә хуш килердәй образлар белән очрашты. Концертлар Россиянең төрле төбәкләрендә узачак:

 

  

 

 

Концерттан мизгелләр:

 

 

 

 


---

в„–--- | 05.03.2013

Илдус Фәизов Татарстан мөфтилегеннән китәргә карар кылган

$
0
0
05.03.2013 Дин
Агентлык белән әңгәмә корган кеше сүзләренә караганда, Фәизов аны үзенә чакырган һәм сәламәтлеге аркасында китүе турында хәбәр иткән.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизов Татарстан мөфтилегеннән китәргә карар кылган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Агентлык белән әңгәмә корган кеше сүзләренә караганда, Фәизов аны үзенә чакырган һәм сәламәтлеге аркасында китүе турында хәбәр иткән. Мөфти үз урынына килгән кеше хуплауны сораган.

Иртәгә бу нисбәттән ТР мөселманнары Диния нәзарәте пленумы булыр дип көтелә. Көн тәртибенә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең вазыйфасыннан китүенә кагылышлы мәсьәлә дә кертелгән.

Әлегә мөфтиятнең матбугат хезмәте бу уңайдан аңлатмалар бирми.


---

в„–--- | 05.03.2013

Халык педагогикасында һәм ислам тәгълиматында ватанпәрвәрлек, батырлык, каһарманлык идеяләре

$
0
0
06.03.2013 Сәясәт
Татар халкы – кешелек тарихында тирән эз калдырган милләт. Аның бай тарихы, күп гасырлар буена тупланган кыйммәтле матди һәм рухи мәдәнияте, асыл гореф-гадәтләре, традицияләре, күпкырлы педагогикасы бар. Борын-борыннан ук халкыбызның тәрбия тәҗрибәсендә һәм исламда Ватан, халык, ил-җиргә бирелгәнлек, батырлык игътибар үзәгендә булган. Әлеге сыйфатлар кешенең иҗтимагый һәм социаль җитлегүенең бер дәлиле буларак, аеруча әһәмиятле. Бу уңайдан шушы төшенчәләрнең асылын ачыклау халкыбыз тарихында аларның тоткан урынын тасвирлауны күпкә җиңеләйтер һәм аңлаешлы итәр.

Ватан ул – кешенең туган җире; халыкның тарихи үсеш үзенчәлекләре, теле, мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән бергә яши торган җире, аның табигате. “Ватан – кеше үзе туган һәм шуның гражданины булган ил; туган ил; кешенең туган ягы, туган җире” (“Татар теленең атлатмалы сүзлеге”ннән).

Патриот һәм ватанпәрвәрлек (патриотизм) төшенчәләренең асылына төшенү өчен дә аңлатмалы сүзлеккә мөрәҗәгать итү урынлы булыр: “Патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен, Ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше. Ватанпәрвәрлек – патриотларга хас булган күренеш (эш, теләк, хис); үз иленә, халкына мәхәббәт”.

Шулай итеп, ватанпәрвәрлек – үз илеңә, халкыңа, туган телеңә, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә олы мәхәббәт ул. Тик ул еш кына бик авыр, катлаулы каршылыкларны һәм кыенлыкларны, психологик кичерешләрне җиңү белән бәйле. Бу хис “батырлык” төшенчәсе белән аваздаш. Батырлык максатка бирелгәнлекне, аны тормышка ашыруда ныклык күрсәтүне аңлата. Ул үз-үзеңне тота алу, каушап калмау, чыдамлылык, файдалы эшләргә әзер булу, бурычны үтәү кебек сыйфатларны үз эченә ала. Башка халыклардагы кебек үк, татар халкына да хас гүзәл сыйфатлар байтак. Шуларның берсе – батырлык, каһарманлык, Ватанны саклауда һәм хезмәттә үз-үзеңне аямау, фидакарьлек. Чөнки халкыбыз баһадир халык булып оешкан. Батырлык – милләтебезнең горурланырлык сыйфаты. Халкыбыз беркайчан да Ватанына хыянәт итмәгән; татарларны куркаклыкта, батырлыклары җитмәүдә гаепләү адымына берәүнең дә базганы юк әле. Күренекле шагыйрь Хәсән Туфан халкыбызга борынгыдан хас әлеге сыйфатны “сокландыргыч” дип атап, аны “И татар” дип аталган шигырендә болай тасвирлый:



Синең дә, и татар
Сыйфатың, саның бар.
Холкыңда, йолаңда
Соклангыч ягың бар.
Синең төп сыйфатың –
Батырлык, кыюлык.
Синең бу гадәтең
Байрагың булырлык!



Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай исә татар халкының борынгыдан килгән әлеге гүзәл сыйфатларын үзенең “Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре” дип аталган шигырендә аеруча образлы итеп тасвирлый алган:



... Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез...



Моның белән шагыйрь үзенең тарихи, иҗтимагый-социаль проблемаларны тирән аңлавын дәлилли. Ватанның бәйсезлеген саклауда халкыбызның юлбарыстан көчле булуын дәлилләгән мисалларны күпләп китерергә булыр иде. Шундыйларның берсе итеп Кол Шәрифнең үз шәкертләре белән берлектә Ватанны саклауда батырларча һәлак булуларыннан алып, халкыбызның Бөек Ватан сугышында фашизмга каршы аяусыз көрәштә ил-җир бәйсезлеге өчен күрсәткән каһарманлыгы һәркемне сокландыра һәм киләчәк буыннарга үрнәк булып тора. Әлеге дәһшәтле бәрелештә ил буенча 11500 сугышчы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булса, татарларда бу сан ике йөздән артып китә. Моңа өстәп, җиде миллион кешенең орден-медальләр белән бүләкләнүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Бу саннар халкыбызның Ватан өчен көрәштә чыннан да “юлбарыстан көчле” булуын дәлилли. Шулай итеп, дошманнарда була алмый торган иң көчле коралыбыз – туган илгә булган чиксез мәхәббәт һәм массакүләм батырлык бөек җиңүнең тантана итүенә китерде. Бу дәһшәтле сугышта фронтта да, тылда да халыкның күрсәткән ватанпәрвәрлеге, массакүләм батырлыгы турында хәзер төрле караш-фикерләр бар. Ничек кенә булмасын, ул чорда халыкның ватанпәрвәрлеге эчкерсез, аяусыз һәм көчле булган. Чөнки ул ил-җир, Ватан өчен көрәшкән һәм эшләгән. Халыкта бик көчле патриотлык, ватанга бирелгәнлек хисе тәрбияләнгән. Шуңа күрә көчле ватанпәрвәрлек хисе, халыкка олы мәхәббәт – әлегә кадәр күрелмәгән шул дәһшәтле, аяусыз бәрелештә җиңеп чыгуыбызның төп сәбәпләреннән берсе, дип әйтергә була. Ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү уңаеннан, боларга өстәп, шул чорның тагын бер үзенчәлеге турында фикер йөртү кирәктер. Бөек Ватан сугышында әле атеистик пропаганданың бөтен асылын тоярга-үзләштерергә өлгермәгән күп кенә өлкән буын кешеләренә дә катнашырга туры килде. Алар исламда тасвирланганча, ата-баба җиренең никадәр олы сәгадәт булуын аңлап, үлем белән йөзгә-йөз очрашканнар, күпләп ятып калганнар, аяусыз көрәштә дошманга бирешмичә, җиңүгә ирешкәннәр. Димәк, җиңүнең сәбәбен тагын шуның белән аңлатырга мөмкин: халкыбыз Ватанның үз гаиләсеннән, үз туган туфрагыннан, ата-бабалары яткан изге җирдән башлануын, ирек һәм азатлык алу өчен кешедә ватанпәрвәрлек хисенең өстенлек алырга тиешлеген аңлаган. Кыскасы, аларда туган җиренә, газиз туфрагына ихтирам, аның мәнфәгатьләре өчен барча кыенлыкларга түзәргә әзер булу хисе көчле булган. Бу бик тә табигый. Чөнки өлкән буын, исламдагы рухи кыйммәтләр белән беррәттән, халкыбызда тупланган тәрбия тәҗрибәсенең асыл мәгънәсен үзләштереп, үзенең гамәл-адымнарын шундагы тәгъбирләр белән үлчәгән, аларны яшәешнең нигезе итеп таныган. Менә аларның кайберләре: “Батыр булсаң – йөрәктән, көчле булсаң – беләктән”, “Батырдан үлем дә курка”, “Батырга каян да юл такыр”, “Батыр даны ил телендә”, “Куркак үләр – уе гел үлемдә. Ант үләр – ияре калыр, адәм даны калыр”.

Бөек Ватан сугышында халкыбызның юлбарыстан көчле булып, илбасарларга каршы бердәм булып күтәрелүе, ил-җир хакына тылда көнне төнгә ялгап аттан артык эшләве, ач-ялангачлыкны җиңеп, газап-михнәтләр аша массакүләм батырлык, чыдамлык, аяусызлык күрсәтүе җиңүне якынайта. Бу уңайдан бик күп мисаллар китерергә булыр иде. Әлеге вазгыять илебез халыклары әдәбиятында һәм фәнни хезмәтләрдә киң яктыртыла. Шундый хезмәтләрнең берсе – Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимированың “Ил язмышын салып иңнәренә” китабы. Анда халкыбызның сугыштагы һәм тылдагы каһарманлыгы дәлилле, образлы итеп тасвирлана.

Кыскасы, патриотик тәрбиянең, ватанпәрвәрлекнең асыл мәгънәсен тасвирлап, мәшһүр җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Садри Максуди болай дип яза: “Бөтен милләтләр үзләренең барлыкка килүләрендә һәм мөстәкыйль мөһим роль уйнаган ил-йортка (Ватанга) мөкатдәс бер нәрсә итеп карыйлар. Бөтен милләтләр Ватанга бәйле милли берәмлекне бер изге нәрсә буларак кабул итәләр. Ватаныңны сөю – милли хиснең, милләтчелекнең мөһим бер өлешедер. Үзеңнең ил-йортыңны олылау вә хөрмәтләү милли халык формалашуда да зур роль уйный”. Монда тасвирланган сыйфатларның кешедә тәрбияләнүе – аның Ватанга хезмәт итәргә, аны сакларга әзер булуының иң кирәкле алшарты булып тора. Бу проблемалар ислам тәгълиматында да бик калку яктыртыла. Шуңа күрә уку йортларында патриотик тәрбиянең башка алымнары белән бергә, исламдагы кыйммәтләрне дә тулы файдаланып, комплекслы эш алып бару мөһим бурыч булып тора. Бу урында әлеге өйрәтүләрнең асыл мәгънәсен ачыклау урынлы булыр.

Ватанны дошман һөҗүменнән саклау, халыкның иреген һәм тынычлыгын тәэмин итү өчен дәүләт төзегән гаскәрдә хезмәт итү һәр ватандашыбызның вазифасыдыр. Бу вазифа ислам диненең әмередер. Димәк, гаскәрдә хезмәт итүдән баш тартуны дини ышануларына нигез итеп алучыларның аклануын динебез кире кага. Төрле сылтаулар табып, хәрби хезмәткә бармау яки барганнан соң качып кайту – ханилыктыр, түбәнлектер, гөнаһтыр, диелә шәригатьтә. Ватанның бәйсезлеген саклау, халыкның азат һәм тыныч яшәвен тәэмин итү өчен армиядә хезмәт итү, тәвәккәллек һәм батырлык күрсәтү – һәр ир кешенең вазифасы. Бу җәһәттән Коръәни-Кәримдә максат ачык бәян ителә: “Мөэминнәр безнең гаскәрләребездер, алар, әлбәттә, дошманнарын җиңәрләр”. (Биредә “Саффат (Сафта торучылар)” сүрәсенең 173 нче аяте Ногмани тәфсире буенча бирелә.) Чыннан да, халык әйтмешли, “Ил йомышы – олы йомыш”. Чөнки монда сүз илнең мөстәкыйльлеген, халыкның азатлыгын, үз кануннары буенча яшәргә хокукын саклау һәм яклау турында бара. Шуңа күрә халкыбыздагы “Ватан өчен җан фида” дигән тәгъбир бик борынгыдан килә.

Куркаклык, сугыш кырыннан качып китү, халыкка, Ватанга хыянәт иң хурлыклы, түбән дәрәҗәдәге гамәлләр буларак, дин тарафыннан кискен гаепләнә. Бу уңайдан, халык педагогикасындагы тәгъбир-риваятьләр бик гыйбрәтле: “Куркактан җир җирәнгән”, “Куркак аулакта батыр була” һ. б. Милләтнең батыр уллары, каһарманнарның фидакарьлеге халык, милләт хәтерендә мәңге саклана. Моңа бәйле рәвештә Садри Максудиның фикерләве бик мәгънәле. Ул болай дип яза: “Җир йөзендәге барлык милләтләр кыю һәм батыр затлар, бөек шәхесләр тудыралар. Милләтнең хәятендә, тәрәккыяте өчен көрәшләрдә фидакарьлек күрсәткән, Ватанга гадәттән тыш хезмәтләре белән дан алган кешеләргә каһарман исеме бирелер. Мондый бөек шәхесләр милләтнең хәтерендә онытылмас эз калдыралар. Үз милләтен сөйгән шагыйрьләр бу каһарманнар истәлегенә мәдхияләр вә җырлар иҗат иткән, алар хакында дастаннар язган. Шул рәвешчә каһарман үз милләтенең хәтер хәзинәсендә күренекле урын алган”. Күргәнебезчә, галим фикерләре бу өлкәдә исламдагы кыйммәтләр белән дә аваздаш. Ислам тәгълиматында һәм халык педагогикасында да гаделлек өчен, Ватан, халык мәнфәгатьләрен яклап, көрәштә батырлык күрсәткән инсаннар мактала, бердәмлекнең зур көч булуы ассызыклана. Ил-җирен, Ватанын, халкын саклаучы мөселман кешесе куркыныч килгән вакытларда югалып калмас, һәр эштә бөтен кодрәтен кулланыр һәм дә Аллаһы Тәгаләгә генә таяныр. Ватанга, ата-бабалар җиренә хыянәт иткән кеше, бер яктан, халык нәфрәтенә дучар булса, икенче яктан, дөньяда да, ахирәттә дә җәзасын алачак. Мондый гамәл Коръәндә болайрак тасвирлана: “Ул чагында, һичшиксез, Без сиңа тормышның һәм үлемнең әчесен кат-кат татыткан булыр идек. Ул чагында син үзеңне Миннән яклар өчен дус табалмас идең”. (Биредә “Исра (Төнге йөрү, Ягъкуб угыллары)” сүрәсенең 75 нче аяте Батулла тәрҗемәсендәгечә бирелә.) Әлеге аятьнең асыл мәгънәсен халкыбыз тәгъбирләре дә куәтли: “Ил кадерен белмәгән – башын югалтыр, җир кадерен белмәгән ашын югалтыр”, “Көтүен ташлаган малны бүре алыр, илен ташлаган ирне гүр алыр” һ. б. Динебез өйрәткәнчә, дәүләт, халык йөкләгән бурыч зур тырышлык, тәвәккәллек, нык ихтыяр көче белән җиренә җиткереп башкарылырга тиеш.

Йомгак ясап әйткәндә, дәүләтебез һәм җәмгыятебез үсешенең хәзерге этабында, әдәп-әхлак тәрбиясе белән беррәттән, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, Ватан, ил-җир, ата-баба йорты, алар яшәгән изге җир төшенчәләренең асыл мәгънәсен аңлату, шулар нигезендә яшәргә өйрәтү, гадел гамәлләр кылып, акыл белән тормыш итәргә күнектерү – җәмгыятьнең дә, мәгариф системасының да өстенлекле бурычы булып тора. Гаскәрнең рухи һәм физик сәламәтлегеннән илнең бөтенлеге, халыкның иртәгәсе көнгә өметле, ышанычлы булуы тора. Бу гаять катлаулы бурычны хәл итүнең иң зарури шартларыннан берсе итеп тәрбия эшендә халык педагогикасындагы һәм исламдагы бик тәэсирле һәм үтемле рухи-әхлакый кыйммәтләрне бөтен тулылыгы белән файдалану – нәтиҗәлелекнең төп гарантиясе. Әлеге кыйммәтләрне бүгенге чынбарлык белән бәйләп, аларга нигезле аңлатмалар бирү лазем. Бу эш системалы булганда гына яшьләребезнең гамәлләре тотрыклы булачак.


Ильяс ХАЛИКОВ,
Россия ислам институтының табигый-гуманитар фәннәр кафедрасы мөгаллиме 


Ильяс ХАЛИКОВ

в„–--- | 06.03.2013

Россиянең иң абруйлы татар хатыннары кемнәр?

$
0
0
06.03.2013 Җәмгыять
Шушы көннәрдә Россиянең иң абруйлы 100 хатын-кызы исемлеге игълан ителде. Алар арасында татарлар да бар.

«Эхо Москвы» радиостанциясе «Интерфакс», «РИА-Новости» һәм «Огонёк» журналы белән берлектә төзегән рейтингның беренче урыны - Россиянең Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенкода. Икенче урында - Россия Хөкүмәтенең социаль мәсьәләләр буенча вице-премьеры Ольга Голодец. Өченче урынга исә Россия премьер-министры Дмитрий Медведевның матбугат сәркатибе Наталья Тимакова лаек дип табылган.

Татар хатын-кызлары арасында әлеге исемлектә иң югары урынны Россия Президенты киңәшчесе, элеккеге икътисадый үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина тота (4нче урын). Хәзерге вакытта Россия төбәкләренең социаль һәм икътисадый үсеше белән бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Эльвира Нәбиуллинаның чын мәгънәсендә үз эшен яратуын, тырыш һәм максатчан шәхес булуын хезмәттәшләре дә ассызыклый. «Ул илгә икътисади кризисның иң авыр этаплары аша узарга ярдәм иткән шәхес. Эльвира Нәбиуллинаны бизнес-леди дип атау гына дөрес түгел. Ул башта бик озак уйлый, икеләнә, нәтиҗәләр ясый. Аннары гына дөрес һәм тиешле карарны кабул итә», - дип искә ала АКШның Дөньякүләм куркынычсызлык институтының Россия һәм Азия программалары директоры Николай Злобин.

Исемлекнең беренче унлыгында танылган актриса, «Тормыш бүләк ит» («Подари  жизнь») хәйрия фондын гамәлгә куючыларның берсе Чулпан Хаматова да бар. Ул инде 6 ел дәвамында рак белән чирле балаларга ярдәм итә. Узган ел Чулпан Хаматова «Россиянең халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Танылган фигуралы шуу остасы Илья Авербух сүзләренә караганда, Чулпан сәләтле һәм бик тә зыялы шәхес. «Мин аның белән танышуыма чиксез шат. Ул үзе турында гына уйлап калмыйча, язмыш тарафыннан сыналган балаларга да ярдәм кулы сузарга тырыша. Бу бик мөһим һәм кирәк эш», - дип уй-фикерләре белән уртаклаша Илья Авербух.

Россиянең абруйлы хатын-кызлары рәтендә барыбызга да яхшы таныш гимнастка, Олимпия чемпионы, «Бердәм Россия» исемлегендә Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты Алина Кабаева да бар. Ул инде 10 елдан артык Россиянең сәяси тормышында актив катнаша. «Күптән инде зур спорттан китсә дә, ул оештырган «Алина Кабаева фонды» Россиянең спорт дөньясында зур роль уйный - яшь спортчыларга үз юлларын табарга булыша. Мин бу шәхес белән таныш булуыма гына түгел, ә әлеге фонд белән хезмәттәшлек итүемә дә бик шат», - дип уртаклаша Россиянең танылган журналисты Дмитрий Губерниев.

Болардан тыш, Россиянең иң абруйлы хатын-кызлары исемлегенә җырчы Земфира Рамазанова һәм Мәскәү мэрыныңматбугат сәркатибе Гөлнара Пенькова да кертелгән.

Рейтингны төзүгә килгәндә, ул махсус эксперт төркеме тарафыннан 20 баллы система буенча аноним рәвештә бирелгән бәяләмәгә нигезләнгән. Теге яки бу хатын-кызның абруйлыгы шәхси күзаллаулар буенча билгеләнгән.
 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 05.03.2013

Тацит формуласы, яки Үзең утырган ботакны чабу

$
0
0
06.03.2013 Сәясәт
Дәүләт Думасы бер елга уртача 400 закон кабул итә икән. 2013 елда, 5 көнлек эш атнасы белән эшләгәндә, 247 эш көне бар икәнен исәпләсәк, депутатларның озын гына каникуллары да булуын санасак, бер көнгә кимендә ике канун калыплана дигән сүз бу.

Дөрес, кануннарның кайвакыт искесен сипләп кенә дә куйгалыйлар. Тик шулай да закон авторларының хезмәт җитештерүчәнлеге таң калырлык. Бу – Россиянең җи­тештерүчәнлек ягыннан Көн­батышны узган бердәнбер өлкәсе. Әле төбәкләрдә дә закон җитештерүчеләр тик тормаганын исәпкә алсак, күз генә тимәсен дип әйтәсе килә башлый. Дума үзе генә дә биш чакырылышта 4 меңнән артык канун әмәлләп куйган. Әле элекке СССРның һәм РСФСРның да кайбер законнары һаман да гамәлдә булуы юристлар җитештерә торган конвейерның да котылгысыз кирәк булуын дәлилли кебек. Безнең тормышны әле тагын әллә никадәр указлар, хөкү­мәт карарлары, эреле-ваклы түрәләрнең бетмәс-төкәнмәс әмерләре, корпоратив кагый­дәләр көйли. Дөресен генә әйткәндә, депутатларның ул кадәр өшәнүләре ил өчен бер дә файдага түгел, чөнки һәр кабул ителгән закон тормышны авырайта, күп вакыт хәтта аны артка таба алып та ташлый. Һәрхәлдә, Дума безнең проблемаларны хәл итә дип беркатлы ышанырга ярамый, киресенчә, Американың экс-президенты Рональд Рейган­ның бер афоризмын аз гына үзгәртсәк, Дума – үзе безнең проблемабыз ул. Моны профессиональ канун әвәләү­челәр тарафыннан кабул ител­гән иң соңгы кануннар мисалында дәлилләү дә җитә. Әйтик, “Донорлык турында закон” кабул ителеп тә бет­мәде, Россия төбәклә­реннән донор канына кытлык сизелә башлавы турында хәбәрләр яварга тотынды. Стажлы донорлар бушка кан бирергә теләмиләр булып чыкты. Моның шулай булачагын фаразлау өчен әллә ни акыл да кирәкми югыйсә.

Әле фев­ральнең соңгы көннәрендә генә Дәүләт Думасы, Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Финанс министрлыгы вәкилләре җыелы­шып бер проблема турында ачынып сөйләштеләр. Эш шунда: 2013 елга аяк басу белән Россиядә шәхси эш­мәкәрлек белән шөгыль­ләнүчеләр тәртәләрен бора башлады. Федераль салым хезмәте мәгълүматларына караганда, тулыр-тулмас ике ай эчендә 208 мең шәхси эшмәкәр төенчекләрен төй­нәп куйган да  салым җыю­чы­ларга кукиш күрсәткән. Җир­ле бюджетлар исә 3,5 миллиард сум салым акчасын югалтып өлгер­гәннәр. Белгечләр әй­түенчә, темплар сакланса, ел ахырына кадәр 1 миллион эш урыны юкка чыгачак икән. Бу – салым югалтулары, бик аз дигәндә, 15-20 миллиард сум тәшкил итәчәк дигән сүз. Проблема, әлбәттә, күктән төшмәгән, аны хәл итәргә җыелучылар кулга-кул җитәк­ләнешеп үзләре тудырганнар, чөнки Пенсия фондына шәхси эшмәкәр түләргә тиешле ясакны ике тапкырдан да артыккарак күтәреп куйганнар. Җитмәсә, тагын эшмә­кәр­лек өчен патент бәясен дә алты-җиде тапкыр законлы рәвештә арттырганнар. Нә­тиҗәдә салым табышы артасы урынга кызу темплар белән кимүгә юл тоткан. Үзең утырган ботакны үзең чабу дип әйтмичә ни дисең инде моңа.

Соңгы көннәрдә генә Рос­сиянең Финанс министрлыгы канун әвәләүчеләрне  яңа “эш фронты” белән тәэмин итте – бәясе 300 мең сумнан арткан товарларга “тере акча” белән түләүне тыю турындагы закон кабул итәргә ки­рәклеге турындагы ниятен белдерде. Мондый канун кабул ителә калса, безнең эш шактый кыенлашачак. Бу, бердән, бик күп өстәмә мәшә­катьләр дигән сүз, икенчедән, байтак кына акча югалтуга да китерәчәк, чөнки банк комиссиясе дигән әйбер бар. Хәзер ул күпчелек банкларда 1,5 процент тирәсе, ягъни 300 мең сум акча күчерсәң, 4 мең 500 сум югалтасың дигән сүз. Әмма банкларга процентны күтәреп кую берни дә тормый: биш тә итә алалар, җиде дә. Терминал аша мобиль телефонга акча салганда югалган процентларны искә тө­шерегез.

Борынгы рим тарихчысы Публий Корнелий Тацитның: “Дәүләт аварга никадәр якын торса, аның законнары шул­кадәр күбрәк санлы була”,– дигән афоризмы бүген Интер­нет-блоггерлар тарафыннан бик еш китерелә. Тацит, кү­рәсең, тарихны өйрәнү нә­тиҗә­сендә ачкан бу закончалыкны. Бигрәк тә халыкны имә торган кануннарның ишәюе Россияне түнтәрү ихтималлыгын арттырып, Тацит форму­ласының универсальлеген тагын бер кат раслар төсле.


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

в„–39 | 06.03.2013

Татарстан мөфтие вазыйфасын кем башкарачагы билгеле булды

$
0
0
06.03.2013 Дин
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизов Татарстан мөфтие урыныннан, сәламәтлеге начар булуы сәбәпле, үз теләге белән китте

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизов Татарстан мөфтие урыныннан, сәламәтлеге начар булуы сәбәпле, үз теләге белән китте. Бу хакта ул бүген ТР мөселманнары Диния нәзәрате пленумында хәбәр итте.

Мөфти вазыйфаларын Камил Сәмигуллин үтәячәк. Бүген пленумда шундый карар кабул ителде. Аның өчен 56 кеше хуплап тавыш бирде. Сәмигуллинга 28 яшь. Ул 1985 елның 22 мартында туган. Мирный бистәсендәге Тынычлык мәчетендә 2008 елдан бирле имам-хатыйп булып тора. 2011 елдан мөфтиятнең нәшрият бүлеген җитәкли.2003 елда Төньяк-Кавказ ислам университетында белем алган. 2004-2007 елларда Истанбулда мәдрәсәдә укыган. 2013 елда РИУның ислам фәннәре факультетын тәмамлаган. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум әгъзасы, Голәмәләр советы әгъзасы, ТР Баш казые киңәшчесе, Татарстан мөфтиятенең Экспертлар советы җитәкчесе. Гарәп һәм төрек телләрен камил белә. Өйләнгән, 3 баласы бар.  

ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфти булып сайланырга теләүчеләрдән документлар агымдагы елның 14 мартына кадәр кабул итә. 16 мартта Татарстан мөфтиятенең чираттагы Пленум утырышы узачак. ТР мөселманнарының корылтае кайчан узачагы пленумда билгеле булачак. Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисен сайлау көтелә.

Илдус хәзрәт Фәизов Татарстан мөфтиятен 2011 елның апреленнән бирле җитәкли. 2012 елның июль аенда мөфтигә һөҗүм булып, ул озак кына дәваланды. Аннан соң Илдус хәзрәт Фәизовның вазыйфаларын аның беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов башкарды. Габдулла хәзрәт тә бүген вазыйфасыннан китүе турында хәбәр итте.




в„– | 06.03.2013

Камал театрында Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе булачак

$
0
0
06.03.2013 Мәдәният
7 мартта 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Россиянең һәм Татарстанның Халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе була.

Нәҗибә Ихсанова – Г.Камал театры сәхнәсендә татар театрының реалистик традицифләрен дәвам итеп төрле хасияттәге образлар иҗат иткән атаклы, күренекле артистка. Аның иңат репертуарында татар, рус, чит ил авторлары әсәрләрендә башкарылган 100дән артык образ бар.

Нәҗибә Гимай кызы Ихсанова 1938 елның 25 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.

1982 елда Нәҗибә Ихсановага “Татарстан Республикасының Халык артисты”, 2000 елда – “Россия Федерациясенең Халык артисты” дигән мактаулы исемнәр, 1998 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе тапшырыла.

7 март көнне театр сәхнәсендә Нәҗибә Ихсанованы юбилее белән дуслары һәм хезмәттәшләре котлаячак. Шулай ук, бу көнне тамашачыларга Туфан Миңнуллинның үткен юморы белән сугарылган “Гөргөри кияүләре” спкетакле күрсәтеләчәк. Нәҗибә Ихсанова әлеге спектакльдә шат күңелле Әүдәки ролен башкара.
 




в„– | 06.03.2013

Илнар Ялалов: «Чәнти бармак кадәрле балык тоттым»

$
0
0
07.03.2013 Мәдәният
Соңгы арада Илнар Ялаловның бер генə буш минуты да булмагандыр. Казанның грандиоз тамашаларының берсе – Ф.Шаляпин исемендəге опера фестиваленə əзерлəнеп йөргəн кызу көннəре иде. Җəлил театрының яшь артистлары, шул исəптəн Илнар да, һəр спектакльдə диярлек катнашты. Бигрəк тə «Аида» операсын мактап искə алды сəхифəбезнең кунагы.

Килəчəктə көр тавышлы Илнарны данлыклы операларда соло партиялəрендə күрергə өметлəник, əлегə исə аның киңəшлəренə күз төшерəбез.
* * *
«Минемчə, үзеңне бар яктан да сынап карарга кирəк. Бигрəк тə спорт белəн сынау яхшы нəтиҗəлəр китерəчəк. Мəктəптə укыганда ук волейбол, баскетбол белəн шөгыльлəндем. Казанга укырга килгəч тə университетның җыелма командасында волейбол уйнадым. Мин укыган вокал бүлегендə физкультура дəресе керми иде. «Салкын тиеп тавышыгызга зыян килергə мөмкин» дип, укытучылар безгə спорт белəн шөгыльлəнергə рөхсəт итми иде. Шуңа да карамастан, качып булса да, волейболга йөрдем. Хəзер исə татар эстрадасы җырчылары белəн волейбол уйныйбыз».
* * *
«Əтием шахмат буенча спорт мастерына кандидат. Шуңа шахматны да үз итəм. Лəкин əти белəн еш уйнамый идем, чөнки ул мине гел җиңə килде, ə мин җиңелергə яратмыйм. Лəкин көчле көндəш белəн уйнауның яхшы ягы бар – тəҗрибəң арта!»
«Башкалардан көлү, башкаларны кимсетү – иң начар сыйфатлардыр. Андый һавалы кешелəр белəн аралашмаска тырышам. Борынын чөеп йөргəннəрне, гомумəн, кызганам. Һəр кешене үз тиңең итеп сөйлəшергə кирəк. Мин үзем көлəч кешелəрне бик якын итəм. Гел елмаеп торучы кешелəр белəн аралашу – үзе бер рəхəт».
* * *
«Артист кеше вакытка карап эшлəми инде ул. Кайвакыт иртүк башланган эш төнгə дə бетми. Тик шулай да эш башкарыр өчен иң кулай вакыт дип көн уртасын саныйм. Кемнең ничек уяну, ничек йоклавына карамастан (ябалак һəм тургайларны əйтүем), көн уртасында баш яхшырак фикерли. Көндез арганлык та алай сизелми».
* * *
«Мин бик үзсүзле кеше (бу турыда күптəн түгел җыр да яздырдык əле). Принципиаль рəвештə үз сүземне алга сөрəм. Хəтта ялгышканымны сизсəм дə, еш кына үз сүземнəн кире кайтмаска маташам. Моның үз кимчелеклəре була. Шуңа да үҗəтлекнең чамасын белергə һəм сүздə тору белəн үзсүзле булуны бутамаска кирəк».
* * *
«Ир кешелəр – җитди халык, шуңа да аларга файдалы, эшкə яраклы бүлəк бирергə кирəк, дигəн фикер бар. Тик, минемчə, ир-атлар да романтик бүлəкне бəялəргə сəлəтле. Мəсəлəн, Ватанны саклаучылар көненə яраткан кешесе җыр башкарса яки башка сюрприз оештырса – телəсə-кайсы ирнең йөрəге эрер иде!»
* * *
«Минемчə, иң шəп ял – балык тоту. Елга балыгын Мишə, Кама, Нократ, Иделдəн тотам. Иң яхшы күл балыгы Актаныш, Арча якларында элəгə. Гомеремдə иң зур балыкны Голландиядə Зеволдеда тоткан идем – 18 килолы карп! Татарстанда иң зур балык – 4 килолы карп – Актанышта элəкте. Иң кечкенəсе исə Чалманарат авылында тоттырды. Чəнти бармакның яртысы кадəр генə иде. Сүз уңаеннан, иң тəмле ризык – үзең тотып кыздырган балык ул!»

Блиц-киңәшләр

Укырга: берəр төрле һөнəрне үзлəштерергə булыша торган китапларны, татар пьесаларын, шигырьлəр.

Карарга: «Гол», «Значит война» фильмнарын, «Пусть говорят» тапшыруын, мультфильмнар.

Күрергə: Париж шəһəрен, Греция утрауларын, Африка иллəрен.

Беркайчан да тормышта сынма, үз телəгеңə иреш!

Каймакта пешкән карп

Кирəк булачак:

2 кг карп, 2-3 баш суган, 2 помидор, 200 гр. каймак, үсемлек мае, тəмлəткечлəр (имбирь, паприка яки карри), тоз.


Əзерлəү: Карпны чистартып, тозда əвəлəп, бер ягын табада кыздырырга. Икенче ягына əйлəндергəч, балык өстенə суган турап салырга. Суган саргылт-кызыл төскə кергəч, тəмлəткечлəр өстəргə. 
Суган өстенə түгəрəклəп турап помидор тезəргə, аның өстенə каймак сылап чыгарга. 220 градуска кадəр кызган духовкага тыгып, 20-30 минут пешерергə.
 


Рания ЮНЫСОВА

в„–2 |

Бушка укыйсың икән, авылга кайтып эшлә

$
0
0
07.03.2013 Мәгариф
Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә белгечләр җитмәү соңгы елларда үзен бик нык сиздерә башлады. Һәм бу проблема бер Татарстанныкы гына түгел, илебезнең башка төбәкләре шулай ук кадрлар кытлыгы кичерә.

Республикабызда инде күптән бу мәсьәләне хәл итү юлларын эзлиләр. Исегездәдер, узган елны ук Татарстан парламентарийлары уку йортын бюджет нигезендә тәмамлаган студентлар соңыннан берничә ел дәүләт оешмасында эшләтүне күздә тоткан закон проекты булдырган иде. Әмма ул чакта Дәүләт Советы федераль дәрәҗәдә “Мәгариф турындагы” канунга әлеге үзгәрешләрне кертүгә ирешә алмады.

Берничә көн элек Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика үзенең “Мәгариф турындагы” канунын булдырачак, дип белдерде. Парламентарийларга шушы канун нигезендә урта һәм югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрне алган һөнәре буенча берничә ел юллама белән эшләтүне билгеләү йөкләмәсе бирелгән.

“Республикабыз ел саен йөзләгән белгеч әзерли, әмма аларның бик аз өлеше генә укуын тәмамлаганнан соң үз һөнәре буенча эшли башлый. Уку йортларында алынган теоретик белем гамәлдә кулланылырга – яшь белгечләр кырда, мәктәпләрдә, хастаханәләрдә эшләргә тиеш. Кадрлар әзерләүгә сарыф ителгән салым түләүчеләрнең акчалары шул рәвешле кире кайтарылырга тиеш”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Әлбәттә, һәркем хезмәт урынын сайлауда ирекле, әмма дәүләт бюджеты хисабына профессиональ белем алган белгечләр күпмедер вакыт дәүләт файдасына хезмәт итсә, дөрес булыр иде, дип саный парламент башлыгы.

Бу мәсьәләгә студентлар үзләре ничек карый икән?

Айсылу Солтанова, Казан Идел буе федераль университеты, психология факультетының 2 курс студенты:
- Минемчә, бу дөрес түгел. Кешене мәҗбүриләп каядыр җибәреп эшләтү яхшы нәтиҗәләр бирер дип уйламыйм. Шул рәвешле кешенең иреген кысалар бит.

Регина Низамова, Казан дәүләт медицина университетында ординатурада укый:
- Мин моңа кискен каршы. Бюджетка укырга кергән кеше зур конкурс үтә, бушлай укырга хокуклы булуын белеме белән раслый. Укуын тәмамлагач, аны мәҗбүриләп каядыр авыл җиренә эшләргә җибәрү бер дә дөрес түгел дип саныйм. Җитәкчеләребез кадрлар кытлыгы нидән килә дип уйлансын иде башта. Әгәр дә яшь белгечкә тиешле хезмәт хакы бирсәләр, торак белән тәэмин итсәләр, алар болай да үз белгечлекләре буенча эшләр иде. Әйтик, миңа укуымны тәмамлагач 8 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Әлбәттә, мин мондый хезмәт хакы алып эшләргә риза түгел.

Рамил Идиятуллин, Казан дәүләт аграр университуты, урман хуҗалыгы факультетының 5 курс читтән торып уку бүлеге студенты:
- Минем курсташларымның күбесе техникумнар тәмамлап, инде шул юнәлеш буенча китүчеләр. Үзем дә укуымны тәмамлагач, белгечлегем буенча эшләргә ниятлим. Шуңа да студентларны юнәлеш белән эшкә җибәрүгә нейтраль карыйм. Бер яктан студент дәүләт хисабына укыган икән, ул сайлаган һөнәре буенча эшләргә дә тиеш. Әмма аны мәҗбүриләп бик кечкенә хезмәт хакына, торак белән тәэмин итмәгән килеш авыл, район җиренә җибәрүгә дә карашым уңай, дип әйтә алмыйм.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

в„– | 04.03.2013

Иң кулае – чәчәкләр

$
0
0
07.03.2013 Җәмгыять
Ир-атларның күпчелеге хатын-кызларга 8 март бәйрәменә чәчәк бүләк итәргә ниятли. Халыкара хатын-кызлар көнендә көчле затлар гүзәл затлар өчен уртача алганда 4 мең сум тирәсе акча сарыф итәргә җыена.

Ир-атларның 8 мартка бү­ләк нәрсә алырга ният­ләү­ләрен “МАР Консалт” оеш­масы тик­шергән. Сораштыруда Мәскәү, Санкт-Петер­бург, Екатеринбург, Воронеж һәм Самарада яшәү­челәр катнашкан. Нәтиҗә­ләрдән күрен­гәнчә, өйлән­гән ир-атларның барысы да диярлек тормыш ип­тәш­ләрен бәй­рәм белән котлаячак. Андыйлар 65 процентны тәшкил итә. Ә менә әниләрен котларга ният­ләгән ир-атлар саны азрак – 42,5 процент кына. Үзләре­нең тормыш юлдашларына биг­рәк тә Екатеринбург һәм Санкт-Пе­тербургта яшәүче ир-атлар игътибарлы икән. Бу шәһәр­ләрдә: “Бернәрсә дә бүләк итмим”, – дип әйтүчеләр саны иң азы – 10 процент. Ә Воронежда андыйлар 22,4 процентка җитә.

Бүләкләрнең иң киң таралганы, әлбәттә, чәчәк булачак. Быел аларны ир-атларның 93,2 проценты бүләк итәргә җыена. 45 проценты бер генә чәчәк бәйләме алырга җыенса, 33 проценты – икене, 12 проценты – өчне, 3 проценты – дүрт һәм аннан да күбрәк чәчәк бәй­ләмнәре сатып алачагын бел­дергән. Бү­ләкләр арасында икенче урында төрле тәм-том­нар тора. Аларны ир-атларның 85 проценты бүләк итәчәк. Бу бү­ләкне аеруча таныш-бе­леш­ләргә, хез­мәттә­шләргә би­рергә яраталар. Өченче урында – парфюмерия. Бу төр бүләкне көчле затлар, нигездә, тормыш ип­тә­шләренә бүләк итәчәк. Ир-атларның 6 проценты тормыш иптәшләрен зәркән эшлән­мәләр, 5 проценттан артыграгы көнкүреш техникасы белән сөендерәчәк. Бәйрәм алдыннан хатын-кызлар үзләренә бүләк итүләрен теләмәгән бүләк­ләр исемлегенә күз салу да урынлы. Бу исемлеккә аш бүлмәсе өчен сөлгеләр, рецепт китаплары, кремнар, парфюм, ясалма чә­чәкләр, размеры зуррак булган йокы күлмәге кебек бүләк­ләр кергән.




в„–39 | 06.03.2013

Татарстанның «Ел хатын-кызлары» билгеле булды

$
0
0
07.03.2013 Бәйрәм
Татарстан хатын-кызларын республика җитәкчелеге исеменнән ТР Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады, конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, “Пирамида” сәхнәсендә 16 нчы тапкыр “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” республика конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы уздырылды.

Бәйрәм чарасына чакырылган 680 кеше арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, республиканың “Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева, ТР профсоюзлар федерациясе аппараты җитәкчесе Николай Борознов, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры урынбасары Нурия Беломоина, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары, РФ дәүләт хакимияте органнарының ТР буенча территориаль структуралары, муниципалитетлар, иҗтимагый оешмалар, фән, мәгариф, мәдәният, сәнәгать өлкәләре җитәкчелеге вәкилләре, хезмәте һәм гамәлләре белән абруй казанган шәхесләр килгән иде.

“Татарстан хатын-кызлары” республика иҗтимагый оешмасы белән ТР Профсоюзлар федерациясе гамәлгә куйган һәм ТР Президенты ярдәмендә уздырылган “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” республика конкурсы хатын-кызлар һәм ир-егетләрнең җәмгыятьтәге урыны турындагы стереотипларны үзгәртү, үзләренең сәләт һәм мөмкинлекләренә гаиләдә, бизнеста, фәндә, мәдәнияттә, сәламәтлек сагында, сәнәгатьтә, дәүләт идарәсендә һәм, гомумән, тормышның барлык өлкәләрендә уңышлы кулланыш тапкан заманча хатын-кыз һәм ир-егетнең уңай образын тудыруны максат итә.

Конкурсның муниципаль этабында катнашкан меңнән артык кеше арасыннан 296сы зона турына узган. Быелгы конкурс исә 10 номинациядә бәяләнде: “Хатын-кыз – бизнес-леди”, “Язмышым – һөнәрем”, “Хатын-кыз – галимә” (былтыр “Хатын-кыз – сыйныф җитәкчесе” дигәне бар иде, ул шулай үзгәртелгән), “Хатын-кыз – лидер, җәмәгать эшлеклесе”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”, “Хатын-кыз – ана”, “Хатын-кыз – ел үрнәге”, “Өченче яшь герое” (бу номинация, өлкән яшьтә булуларына карамастан, актив эшчәнлек алып баручы ханымнар өчен булдырылган), “Ир-егет – изге йөрәк”, “Ир-егет – лидер”. Шушы номинацияләр буенча зона этабына иң күп заявка “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” дип аталганына бирелгән – 48, “Өченче яшь герое”на – 44, ә иң азы “Ир-егет – изге йөрәк” дигәненә – 13, шул ук вакытта конкурсантларның иң яшенә – Әтнә районыннан Миләүшә Фазлыевага 22, иң өлкәненә – Тукай районыннан Гөлфидә Гыйниятуллинага 77 яшь.

Финалистларны хөрмәтләү тантанасында аларның һәр 59ын “Корстон” сәхнәсенә чакырып дипломнар, бүләкләүләр тапшырылды, чәй табыны корып оештырылган бәйрәм чарасы республиканың танылган сәхнә осталары, популяр артистлары һәм балалар коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды. Илнең “Голос” проектында җиңеп, инде ”Евровидение” халыкара конкурсына әзерләнүче Динә Гарипова исә котлау сүзләрен видеомөрәҗәгать аша җиткереп, аналарга бишек җырын бүләк итте.

Шул рәвешле, “Хатын-кыз – бизнес-леди”номинациясендә 5 конкурсант номинант булды, Казаннан “Де Люкс” компаниясе җитәкчесе Эльвира Корбанова, “Язмышым – һөнәрем”нең 7 номинантыннан “Нижнекамскнефтехим” ААҖ вәкиле Елена Землянова, “Хатын-кыз – галимә” дип аталганында гүзәл һәм гыйлемле 6 заттан Казан федераль университетының кафедра мөдире Фәридә Алимова, “Хатын-кыз – лидер, җәмәгать эшлеклесе”ндә 4 ханымның 1се – ТИСБИ идарә университеты ректоры Нэлла Прусс, “Хатын-кыз – ел үрнәге” дигәнендә 6 номинанттан 2се – Казан радиомеханика колледжы директоры Лилия Яруллина белән шулай ук казанлы – коткаручы Екатерина Маклакова җиңүче буларак игълан ителде. “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”номинациясендә 10 гүзәл зат билгеләп үтелде, арада 5се җиңүче булды: Чаллының “Энергетик” мәдәният йорты директоры Гөлзадә Рзаева, Балтачтан авыл клубы мөдире Ольга Кунаева, Әтнәдән сәнгать мәктәбе укытучысы Миләүшә Фазлыева, Казаннан ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Әлмәттән ансамбль җитәкчесе Фәридә Кикар-Сафина. “Өченче яшь герое” дип аталганында 8 номинантның барысы да җиңүче дип табылды һәм аларның һәркайсына ноутбулар тапшырылды: Казаннан Ләлә Хлебникова, Чаллыдан Татьяна Позднева, Тукай районыннан Гөлфидә Гыйниятуллина, Мамадыштан Галина Рылова, Түбән Камадан Алевтина Конюхова, Лаештан Вера Баннова, Сабадан Рәисә Имамиева, Сарманнан Роза Шайгарданова. Аларның күпчелеге ветераннар оешмалары, фольклор коллективлары оештырган, арада шагыйрәләр, көйязарлар да бар.

“Хатын-кыз – ана” дип аталган үтә хөрмәткә ия Аналардан үзләре 5әр-6шар бала табып үстерүчеләр, тапкан балалары янына 2шәр, 9ар бала алып караучылар, гаилә җылысы бирүчеләр бар. Зона турына дәгъва иткән 33 ханымның 5се номинант һәм җиңүче дип әйтелде: Аксубайдан Татьяна Максимова, Менделеевскидан Ирина Самарина, Кукмарадан Роза Шәйхетдинова, Чаллыдан Рәсимә Потапова, Әлмәт районыннан Оксана Боброва. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова бу урында, гаиләгә бала алу җаваплылыгын, ул балага тәрбия бирү һәм аны кеше итү авырлыгын үстергән әти, әни һәм Аллаһы Тәгалә генә белә, диде, аларга түземлелек теләде.

“Ир-егет – изге йөрәк” дип аталган номинациядә 5 номинантның 3се җиңүгә иреште: Түбән Кама районы үзәк хастаханәсенең бүлек мөдире Юрий Почитаев, Алексеевск районыннан машина йөртүче Владимир Паранев, Казаннан Балалар республика клиник хастаханәсе анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Марат Садретдинов; “Ир-егет – лидер” – 3 кеше арасыннан Спас районы вәкиле булган спортның техник һәм экстремаль төрләре белән шөгыльләнеп, шуңа яшьләрне тартучы Владимир Трошин.

ТР Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәмммәтшин республиканың төрле төбәкләреннән килгәннәрне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, бу традицион бәйрәм - сәяси дә, милли дә, конфессиональ да түгел, ә хатын-кызларның иң ямьле, иң җылы бәйрәме, дип билгеләп үтте. “Кыш күпме аяк терәсә дә, яз, барыбер, җитте. Бу язгы бәйрәмдә “кышкы” өлеш – ир-затлар исеменнән, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Татарстан Президенты исеменнән шушы бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим”, - диде Ф.Мөхәммәтшин һәм республиканың яңадан-яңа үрләр яулавында төрле өлкәләрдә хезмәт куючы гүзәл затларның өлеше зур булуын искәртте. Хәзер инде хатын-кызларыбыз арасында погонлылар да бар, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, җәмәгать судьялары, архив хезмәте – алар, нигездә, хатын-кыз “йөзле”, бүген ир-егетләр кысрыклана, чөнки хатын-кызлар, үзләренең активлыгы, аларга гына хас тоемлык, талант белән республиканың икътисади, социаль, мәдәни өлкәләрендә күбрәк уңышка ирешә, дип саный Дәүсовет Рәисе. Ничек кенә булмасын, сез безне мәрхәмәтлерәк итәсез, без ирләргә өйдә яхшы мохит тудырасыз. Әгәр дә син хезмәтеңдә уңышлы икән, димәк, хатының, гаиләңнең өлеше анда синекеннән күбрәк – шуның өчен без, ир-егетләр, сезнең алдыгызда баш иябез, диде ул.


Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА

в„– | 06.03.2013

Эзләмәгез Сәярне, ул чәчәкләр үстерә

$
0
0
07.03.2013 Җәмгыять
«Мин синең яшел күзләреңә гашыйк», – дип җырлап, кызларны үзенә караткан Сәяр соңгы вакытта дискәтүкләрдә, татар яшьләренең күңел ачу чараларында күренми башлады. «Югалттык без аны», – диләр кызлар. Ә мин Сәярне таптым! Ул хатын-кызларның йөрәген башка юл белән яуларга булган һәм... авылга кайтып чәчәкләр үстерә башлаган.

Аның бу гамәлен, кыскача итеп, ул үз асылына кайткан дип аңлатып булыр иде, чөнки Сәяр, авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, агроном белгечлеге алган егет. Ни өчен иген икмәгән, чәчәкләр үстерә башлаган икән дисәгез, сәнгатькә гашыйк күңел нәфислеккә тартыла инде ул.

– Казанда үтә торган концертларга гел чакырып торалар, бик сирәк катнашам. Бүген инде минем өчен башка нәрсә мөһимрәк. Сәхнә минем яшьлек мавыгуым иде, – ди Сәяр Шакирҗанов. – Практиканы Сарапул шәһәрендә чәчәк үстерү базасында үткән идем, бу эш мине бик кызыксындырды. Әти-әниемнең туган авылы Балтач районы Шода авылына кайтып, чын-чынлап чәчәк үстерү белән шөгыльләнергә карар кылдым. Әлеге юнәлеш безнең республикада өйрәнелмәгән дисәк тә була. Ә чәчәкләргә сорау бик зур: үткән елны 8 март көнне һәр сәгать саен 800 данә лалә сатылды дигән иде бер сатучы. Чәчәкләр бездә чит илдән, башлыча Голландиядән кайтартыла.

– Ни өчен нәкъ менә лаләләр?

– Лаләләр бик нәфис гөлләр, озак торалар һәм аларны кызлар бик ярата. Бу чәчәкләр нәкъ менә хатын-кызлар бәйрәменә – 8 Мартка дип махсус үстерелә.

– Лаләләрне үстереп билгеләнгән көнгә чәчәк аттыру бик җиңелләрдән түгелдер?

– Монда инде гади кызыксыну гына җитми, чын белгеч булырга кирәк. Температура режимы (көн дәвамында ул берничә төрле була), һава әйләнеше, дымлылыкның күләме төгәл сакланырга тиеш. Билгеле бер вакытка чәчәкләрне коендырып кына торырга кирәк булса, аннан соң тамырларга сибелә. Теплицада чәчәкләр үстерүнең үзенчәлекләре бик күп. Ярый әле киңәш биреп, ярдәм итеп торучы остазларым бар. Һәр ун көн саен килеп, эш барышы белән танышып торалар. Голландиялеләр үзләре дә Россиядә үстерелә торган чәчәкләр белән бик кызыксына, февраль башында безгә дә килделәр, эшебездән канәгать булып киттеләр.

– Аңлавымча, 8 Март бәйрәме алдыннан теплицада чәчәкләр калмаячак. Аннан соң монда нәрсә утыртырга исәплисез?

– Бездә якынча 45000 төп лалә үсә, аларның инде иясе бар. Җыйнап, вакытында илтеп тапшырырга гына кирәк, уебыз – киләчәктә алар урынында яшелчә үсентеләрен үстереп сату.


Моңарчы әле беркайчан да, бер бакчада да 45000 төп лалә күргәнем юк иде. Сокланып та, гаҗәпләнеп тә туя алмадым, күңел гел иләсләнде. Сәяр исә, алда башкарасы эшләрне санап, минем чабудан тартып, җиргә төшерә торды. Йа Ходам, әле үстерү генә түгел икән! Аларның һәркайсын егермешәр итеп бәйләмнәргә җыйнарга (исәпләдем: якынча 2250 бәйләм була), кәгазь тартмачыкларга салырга (аларын да үзләре ясыйлар) һәм ...суыткычка куярга кирәк. Иркәләп, назлап үстер дә аннан соң салкынга куй инде? Лаләләрне өч атнага хәтле суыткычта тотарга була диделәр. Болай эшләгәндә, аның таҗлары ачылмый, чәчәкләр йокымсырап ята. Ә инде нәфис затларның кулына килеп кергәннән соң, уянып, тирә-юньне нурга күмәләр. Янәдән бер кызыклы искәрмә: безнең Татарстанда сары һәм ак лаләләргә өстенлек бирәләр икән. Һәр җирлекнең үз яраткан төсе була диделәр. Лаләләр сатып алганда тагын шуңа игътибар итегез: аларның озынлыгы 35 см дан да кыска булмаска тиеш. Кыска икән, димәк, алар стандарт түгел, очсызрак бәяләнергә тиеш. Ә инде 55 см га хәтле җитсә, бик яхшы дигән сүз. Сәярнең лаләләре модельләр кебек озын буйлы.

Сәярнең әти-әнисе Фирдания һәм Сәүбән Шакирҗановлар гомер буе хезмәт белән яшәгән кешеләр. Беренчеләрдән булып шәхси кибет ачканнар. Яз җиткән саен, икешәр мең каз алып үстерәләр, атлар тоталар. Район үзәгендәге йортларын олы улларына калдырып, Шодада зур йорт җиткергәннәр.

– Теләгебез – ике улыбызны да хезмәткә күнектереп тәрбияләү. Тырыш хезмәт белән тапкан малларының кадерен белеп, инсафлы, иманлы булып яшәсеннәр дибез, – ди Фирдания ханым.

Әле күптән түгел генә Казан сәхнәләрендә җырлап йөргән Сәяр авылдашлары сораганда мәдәни чараларда да катнаша. «Мәдәният йорты мөдире Флера апа «Сәяр улым» дип сорагач, каршы килә алмыйм», – ди ул. Шәһәрдә эш тапмыйча анда- монда сугылып йөрүче яшьләргә үрнәк булып, авыл тормышының тәмен, ләззәтен үзенчә тоеп яшәп ята Сәяр.


 


Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА

в„– |
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>