Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

“Сәмрух кошы” - Самарада

$
0
0
07.03.2017 Мәдәният
Казанның “Ак барс” яшьләр үзәгендә “Сәләт” татар яшьләре берләшмәсенең 2016 ел эшчәнлегенә йомгак ясалып, уңышларга ирешкән активистлар исемлеге игълан ителде, иң шәп проектлар билгеләнде. «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды һәм Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы үткәргән бу проектта Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә яшәүче 12 меңнән артык кеше катнашты.

Шуларның иң активлары һәм сәләтлеләре «Сәмрух - 2016» ел премиясе белән бүләкләнде.

Самарада оештырылган “Сәләт” клубы да 2016 ел дәвамында бик актив эшчәнлек алып барды. Хәтерләсәгез, “Бердәмлек” газетасы алар турында берничә мәртәбә язып та чыкты инде.  Чыннан да, анда аерым бер мохит хөкем сөрә - балалар аңлашып, бер-беренә ярдәм итешеп яшәү,  кешелеклелек сыйфатларын үстерүне өстен күрәләр,  иркен фикер йөртергә, татар телендә матур итеп сөйләшергә өйрәнәләр. “Сәләт” укучы балаларның гыйлемен үстерә, белем эстәүгә этәрә.

Быелгы кышкы каникуллар “Сәләт-Самара” өчен аеруча кызыклы үтте. Клуб әгъзалары “Алтын балык” лагерена ял итәргә генә түгел, һәрьяклап сәләтләрен үстерергә дип бардылар. Остазлары -  Татарстанның “Сәләт” берләшмәсеннән махсус килгән әйдаманнар аларга төгәл фәннәрне, информатиканы, чит ил һәм татар телләрен өйрәнү буенча мастер-класслар үткәрделәр, бәйгеләр, викториналар оештырдылар, үз куллары белән төрле әйберләр ясарга өйрәттеләр. Менә шундый әзерлек үткән самаралылар “Сәмрух-2016” премиясенә дәгъва кылырга җөрьәт иттеләр.

Премияләр 8 номинация буенча тапшырылды: “Ел сәлкеше”, “Ел әйдаманы”, “Ел өлкән әйдаманы”, “Ел директоры”, “Ел аланы”, “Ел клубы”, “Ел паблигы”, “Сәләт җырлый”. Бүләкләү тантанасын “Сәләт”нең ветераннары - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Татар радиосы” хәбәрчесе Гөлназ Сәфәрова һәм җырчы Фәнил Вакказов алып барды. Сәләтле яшьләрне котларга республика министрлыклары вәкилләре hәм Татарстанның иң яхшы иҗат коллективлары килгән иде.

«Без сезнең белән бергәләп сәләтле, иҗади яшьләрне тәрбияләү буенча менә дигән система төзедек. Республика җитәкчелеге, бигрәк тә, Президент Рөстәм Миңнехановның шәхсән ярдәме белән хәзер сезнең «Сәләт» йортыгыз, «Сәләт» лагерегыз бар. Сезнең иҗади хыялларыгызны тормышка ашырырга бөтен мөмкинлекләрегез дә булдырылган», - дип сәламләде халыкны Татарстан Республикасының яшьләр эшләре hәм спорт буенча министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин.

Язучы Рабит Батулла үзе¬нең матур теләкләрен җиткергәннән соң, чираттагы номинацияне игълан итәргә чыккан алып баручылар: “Ел клубы” номинациясендә “Самараның “Сәләт” клубы җиңде!” - дигәч, шатлыгыбыз эчебезгә сыймады.

Әйе “Сәләт-Самара” клубы бу җиңүгә лаек. Аеруча  президентыбыз - 11нче сыйныф укучысы Сабир Галимуллинның, аның ярдәмчесе - 11нче сыйныф укучысы Әдилә Рәхимованың тырышлыгын аерым билгеләргә кирәктер. Аларны чын мәгънәсендә “әйдаманнар” дип атарга була.

Алга таба “Сәләт-Самара” клубының үсүен, яңадан-яңа үрләр яулавын телибез.  “Яктылык” мәктәбе һәм өлкә татарлары сезнең белән горурлана! Афәрин!

Алия ӘБСӘЛАМОВА, “Яктылык” татар мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Самара - Казан - Самара.


---

--- | 07.03.2017

Татар дөньясы зур югалту кичерә: Расих Латыйпов вафат

$
0
0
07.03.2017 Матбугат
Халкыбызның затлы улы, милләтпәрвәр шәхес, туган җирен, туган авылын, үз милләтен зурлаган, башкаларны хөрмәтләгән, гаиләсен, туганнарын, авылдашларын яраткан Гали авылы егете Расих Латыйпов бакыйлыкка күчте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Самара өлкәсе Похвистнево районы татарларының  “Туган тел” мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Хәләл” җаваплылыгы чикләнгән оешмасы генераль директоры, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, “Бөтенроссия  татар авыллары” оешмасы рәисе урынбасары, җәмәгать эшлеклесе Латыйпов Расих Мөҗәһит улының вакытсыз вафат булуы сәбәпле гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә барысына да сабырлык бирсен. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын.

Егет солтаны

Самара өлкәсендә уникаль татар авылы Гали турында без күп сөйлибез, күп язабыз.  Чөнки күрсәтер матур, изге, шатлыклы, сөенечле эшләре күп. Авыл төзек тә, иманлы да, бай да. Биредә туып-үскән яшьләр читкә китми, авылга теше-тырнагы белән ябышып ята. Менә бүген кабат кулыма каләм алып Гали авылы турында язарга булдым. Моңа сәбәп тә бар….
Галигә барам…

1670 нче еллар тирәсендә Котлыгыш Манашев атлы бер татар кешесе гаиләсе белән Казан губернасыннан бирегә күченеп килгән. Аның Юныс, Йосыф һәм Гали исемле өч улы булган. Бераздан Гали атасы йортыннан аерылып башка чыккан: көнчыгыш яккарак китеп, тау битендәге кечкенә инеш буенда йорт корган. Тормыш башлау өчен яхшы җирләр эзләп йөргәндә, ул Рзи исемле чувашны очраткан һәм аны да биредә калырга күндергән. Чуваш дусты урнашкан урында Рзи исеменнән Рысайкино авылы барлыкка килгән. Ә Гали йорт корган урында Гали авылына нигез салынган.

Авылда Морат бабакай чишмәсе дигән изге урын бар. Авылдашлары сөйләвенә караганда, Морат бабакай бу авылга Оренбург якларыннан күченеп килгән. Ул киләчәкне күрүче, ягъни күрәзәче була. Бервакыт аны районга чакырталар. Ул бер малайны үзенә иптәшкә ала да, районга китә. Бик эчәсе килгәнгә, юлда туктап су сорый. Ләкин биргән суны эчми, түгә. Аңа: “Үзең су сорадың, үзең түктең”, – дип аптырыйлар. “Күрше авылда янгын, суны түгеп мин шуны сүндердем”, – ди бабай. Бу дөрестән дә рас килә. Морат бабакай бик дини карт була. Кайчандыр ул барып намаз укый торган җирдә чишмә бәреп чыккан. Авыл халкы ул урынны күз карасыдай саклый, тәрбияли, карый. “Авылыбыз гомер буе иманлы булды, шуңа күрә Ходай тәгалә безне афәтләрдән саклап килә”, – дигән иде  Госман абый Латыйпов.

Хәзер инде Гали – 750 йортта 2150 кеше яшәгән төзек, бай авыл. Ул елдан-ел зурая, чөнки яшьләр туган авылларында төпләнеп калу ягын карыйлар. Урамы белән мәһабәт йортлар калыккан,  яшьләр урамы барлыкка килгән. Аңа “Төзүчеләр урамы” дип исем кушканнар. Яшь гаиләләрдә ике-шәр, өчәр бала үсә.  Галидә елына уртача 25-27  бала туа.

Бер гасырлык тарихы булган мәктәптә егерме укытучы 300гә якын балага аң-белем сеңдерә. Укучылар барысы да татар милләтеннән булсалар да, укыту урыс телендә (татар теле һәм әдәбиятыннан кала). Гали урта мәктәбе укучылары, район, өлкә күләмендә уздырылган фән олимпиадаларында катнашып, алдынгы урыннарны яулыйлар икән. Ә тәрбия эшләре ана телендә алып барыла. “Чишмә” җыр һәм бию ансамбльләре бар. Аның җитәкчесе – кайчандыр Самарадагы данлыклы “Ялкынлы яшьлек”тә җырлаган Гөлнур Карипова. “Чишмә” үз авылларында гына түгел, башка татар авылларына барып та тамашачылар алдында чыгыш ясарга өлгерә.

“Тылсымлы җеп” чигү түгәрәгенең эшләре дә үзләрендә генә түгел, өлкә күләмендә мәгълүм. Биредәге матурлыкка таң калырлык. Стенага эленгән чигү эшләре арасында безнең татар халык әкиятләре геройларын да, милли рухлы әби-бабайларны, затлы чәчәкләрне, җиләк-җимеш сурәтләрен дә күрергә мөмкин. Әлеге түгәрәккә йөрүче оста куллы кызларның эшләре Мәскәүдә узган бәйгедә дә катнашкан.

Менә инде унҗиденче  мәртәбә, уку елына йомгак ясап, мәктәп күләмендә Сабантуй үткәрәләр икән. Ул нәкъ чын авыл Сабан туе кебек уза. Беренче көнне, Гали буйлап йөреп, балалар бирнә җыялар, икенче көнне мәйданда көч сынашалар, җырлыйлар, бииләр. Көрәш батырына тәкә бирелә.

Тагын бер зур сөенечләре бар. Мәктәп авылдашлары Дания Әсхәт кызы Тулованың матди ярдәме белән тулысынча төзекләндерелгән, яңа җиһазлар алынган. Гали авылындагы мәктәпкә нигез салынуның 110 еллыгын укучылар, укытучылар һәм ата-аналар заманча уку йортында билгеләп үттеләр. Моның өчен авылдашлары Дания Туловага  чын күңелдән рәхмәтле Гали халкы.

“Хәләл”

Гали авылылын телгә алышка иң беренче күз алдына Рәсих Мөҗәһит улы  Латыйпов килеп баса. Чөнки халык өчен, милләттәшләр өчен кылынган һәр уңай гамәл аның ярдәменнән башка узмый. Мәктәпкә, китапханәгә татарча китаплар алып бирү, мәчеткә, мәдрәсәгә ярдәм итү дисеңме, татар театрын, татарча концерт кабул итүме, Сабан туен оештырып, анда батырга машина бирүме, җирле шагыйрәгә китабын нәшер иткәндә булышумы – һәрвакыт: “Монда Рәсихның хезмәте һәм матди ярдәме бар”, – диләр. Кем соң ул шундый ярдәмчел татар, игелекле җан?

Мин Рәсихны күптән беләм. Аның турында нинди генә матур сүзләр язсак та аз булыр кебек. Ул чын мәгънәсендә үз халкын, авылдашларын, туган авылын, туган телен яратучы һәм зурлаучы милләтпәрвәр ир-егет. Үзе мактанырга да, мактаганны да яратмый. Шулай да, илле яшьлек юбилеен билгеләп үткәндә язган мактау сүзләренә ачуланмас дип уйлыйм.

Рәсих Гали авылында Мөҗәһит абый белән Бибинур апа гаиләсендә туып-үскән егет. Мәктәптән соң техникум тәмамлый, армия сафларында хезмәт итә, соңыннан Кинель шәһәрендә югары белем ала. Төпкәрәк, нәсел тамырларына төшеп карасаң, аның милли тәрбия алып, иманлы гаиләдә үскәнлегенә төшенәсең. Әтиләре Мөҗәһит абый гомере буе ислам диненә хезмәт итә, авылдагы мәдрәсәнең ректоры була. Егерме елга якын мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин белән ахир дуслар булалар. Мөҗәһит абыйны соңгы юлга да укып озатучы Тәлгат хәзрәт була. “Миннән дә бәхетле әти юктыр, биш балам да намаз укый, Аллага шөкер”, – дип әйтә иде әтиебез. Дүртебе з дә хаҗга бардык. Олы абыебыз вафат ы. Аның өчен дә хаҗ кылдык. Әтиебез ике тапкыр хаҗи булган, – ди Рәсих. – Әти-әниебез бу дөньядан безне, биш баласын да хәләлне хәрамнән аерырга өйрәтеп киттеләр”.

Рәсих үзенә тормыш иптәшен дә әллә каян эзләп йөрми. Үз авылы кызы, классташы Кәүсәрне сайлый һәм ялгышмый. Самара дәүләт икътисад институтын кызыл диплом белән тәмамлаган кыз 15 яшеннән дин юлында. Биш вакыт намазын калдырмый. Кәүсәр әнисе Гәүһәр апа кебек оста пешекче, уңган хуҗабикә. Кызлары Гөлсинәнең киңәшчесе. Икенче класстан бирле Гөлсинә дә намаз укый, Коръән аятьләрен белә. Бүген инде Гөлсинә үзе әни кеше. Тормыш иптәше Радик белән ике ул Самат белән Әльмирне үстерәләр. Кәүсәр ханым – өйдә дә, эштә дә иренең уң кулы. “Хәләл”нең икътисадчысы да, хисапчысы да, цех хуҗасы да. Оныкларын да милли рухта, дин кануннарын тотып тәрбиялиләр Латыйповлар.

2003 нче елда Рәсих Самара өлкәсе татарлары соравы буенча, туган авылында Россия күләмендә беренче булып хәләл ит ризыклары әзерләүче цех ачырга алына. Иң элек кибет сатып алып, аны үзгәртеп, унике кеше эшли торган цех төзи. Әлеге эшкә ул тәҗрибә туплаган белгеч буларак тотына. Моңа кадәр Рәсих өлкәнең Похвистнево районындагы колбаса әзерләү оешмасында гади эшчедән алып цех җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Алган югары белеме дә ярдәмгә килә. Рәсих Латыйпов – белгечлеге буенча терлекчелек чималын эшкәртү технологы. Әлбәттә, хәләл ит ризыклары әзерләү өлкәннәрнең киңәше, Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең хәер-фатыйхасы белән башланып китә. Шулай итеп, өч ай эчендә цех хәләл иттән алты төрле казылык җитештерә башлый. Цехка да “Хәләл” дип исем кушалар.

“Хәләл”дә  заман таләпләренә туры китереп җитештергән ит ризыклары Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларына, Чиләбе, Төмән, Свердловск, Оренбург, Ульян, Самара, Саратов өлкәләренә, Ханти-Манси автономияле округына таратыла. Килеп тә алалар, үзләре дә илтеп бирәләр икән. Рамазан аенда эш тагын да арта.

“Хәләл ризык ашаган кешегә вәгазь керә, намазга баса. Безнең ризыкларны яратып ашыйлар икән, без сөенәбез. Мөселман кардәшләребезгә саваплы ризыклар булсын. Бу эшебез Ходай тәгаләдән, без бары сәбәпчеләр генә”, – ди “Хәләл”нең генераль директоры Рәсих Мөҗәһит улы Латыйпов.

Гали – иманлы авыл. Биредә беркайчан да, хәтта совет чорында да мәчеттә азан тавышы яңгыраудан туктамаган. “Ходай тәгалә шуңа күрә безне бәла-казалардан саклый, халкыбыз иминлектә яши, бәрәкәте дә бар”, – диләр авыл картлары. Авылда өч мәчеттә көненә биш тапкыр азан яңгырый. Мәчетләре дә буш тормый. Биш вакыт намазга да кеше йөри. Гыйбадәт кылучыларның саны елдан-ел арта, исламга яшьләребез тартыла дип сөенәләр өлкәннәр.

Рәсих Мөҗәһит улы тик тора торган зат түгел. Ул һәрвакыт яңа идеяләр белән янып яши. Күптән түгел авылдашлары өчен эш урыннары булдырып калай цехы ачкан булса,  узган ел авыл туризмы буенча яңа эш башлап җибәрде. Хәзер теләгән һәркем Гали авылына килеп татар авылының яшәеше белән тулысынча таныша ала. Моның өчен Рәсих Латыйпов барлык шартлар да тудырылган комплекс төзеп куйды. Ул җәен дә, кышын да килгән кунакларны кабул итә.

Рәсих танылган эшмәкәр, “Хәләл” цехының хуҗасы булу белән беррәттән, Похвистнево районы татарларының  “Туган тел” иҗтимагый оешмасын да җитәкли. Аның теләге, тырышлыгы белән шактый зур эшләр башкарыла. Беренче Бөтенроссия авыллар сабантуеның Гали авылында узуында да, Төбәкара “Халкым минем”  иҗат фестиваленең дә алтынчы кат бу авылда үтүендә, район күләмендә татар авыллары арасында спорт бәйгеләре уздыруда да  Рәсих Мөҗәһит улы Латыйповның өлеше  бәяләр бетергесез зур. Әле алда күпме матур уйлар, теләкләр, хыяллар… Киләчәктә дә бергәләшеп шуларны тормышка ашырырга язсын. Моның өчен юбилярга озын сәламәт гомер телик. Язмама шагыйрь Ренат Харисның “Кеше кайчан матур була” дигән шигыреннән өзек белән нокта куясым килә:

    Кеше кайчан матур була?
    Кеше матур шул вакыт —
    иле өчен, халкы өчен
    яшәгәндә җан атып;

    замананың авырлыгын
    җилкәсенә алганда;
    олы данга ирешеп тә,
    кече булып калганда.

Гөлназ ШӘЙХИ.
“Халкым минем” газетасы
февраль, 2015

http://tatar-congress.org


---

--- | 07.03.2017

Казанда боз астына киткән автомобиль йөртүчесе урыннан качкан (ФОТО)

$
0
0
07.03.2017 Хәвеф-хәтәр
Кичә 20 сәгать 30 минутта Идел елгасында Югары Ослан районында ярдан 400 метр ераклыкта автомобиль батуы турында хәбәр 112 бердәм коткару диспетчерлык хезмәтенә кергән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Югары Ослан районы янгын-сүндерү гарнизоны оператив төркеме һәлакәт урынына сигез минуттан килеп җиткән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре «КИА Спектр» автомобиленең Югары Ослан авылы янында боз кичүен үтеп, алга тәгәрмәчләре белән бәкегә төшкәнлеген ачыклаган.

Машина йөртүче урыннан качып киткән. Үлүчеләр һәм сәламәтлекләренә зыян килүчеләр юк. Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.


---

--- | 07.03.2017

Элвин Грей Салаватны "дуэльгә"чакырды: "Постоянный сарказм в мой адрес считаю недостойным"

$
0
0
07.03.2017 Шоу-бизнес
Татар эстрадасында яшь һәм өлкән буын җырчылары арасында карап торышка сизелми торган көрәш башланды төсле. Шуларның иң ачык мисалы итеп бүген Элвин Грей (Радик Юлъякшин) белән Салават Фәтхетдиновны атарга мөмкин.

Барлык матбугат басмалары һәм газета-журнал укучылары бу ике җырчыны "чәйнәп" бетерде төсле инде. Моның сәбәбен Салаватның "Татар җыры"нда катнашмавында да, киресенчә Салаватның "табанына басып килүче" Элвин Грейның популярлыгында да күрәләр. Матбугат.руда укучыларыбызның бу темага карата коментарийлары бихисап. Күпме кеше - шулкадәр фикер. Әле җырчылар үзләре дә утлы табага май өстәп торлар. Күптән түгел Салават Элвин Грейны татар эстрадасының өмете дип атаган иде. Бүген инде Элвин Грей үз инстаграм битендә аңа җавап кайтарган.

Я уважаю "бывших".
Уважаемый Салават абый!!! Я с большим уважением отношусь к Вам, как к мудрому старшему брату.
Ваши высоты и заслуги для меня неоспоримы. Критика моей персоны, практически во всех СМИ похвальна . Я с Вами соглашусь! Да, я не заканчивал Институтов искусств, у меня не было таких сильных педагогов как Салават абый, но я вырос на Ваших песнях, на песнях Айдара Галимова.
Постоянный сарказм в мой адрес с Вашей стороны считаю не достойным для столь уважаемого человека. Моими учителями, к сожалению, были всего лишь местные "черниковские пацаны". Я и понятия не имею, как правильно петь татарские и башкирские песни, я всего лишь аранжировщик и композитор. Я пою так, как чуствует моя душа, как мне подсказывает мое сердце.
Хотите что-то доказать?
Предлагаю следующее:
Осенью 2017 года забить две даты - "Татнефть-Арена" и "Уфа-Арена". Две даты для Вас, две для меня. (Только играем в чистую, без административных рычагов, обязаловок, принудительных приобретений билетов под зарплату, и т.д.) Пусть решит народ , двигаться дальше , или стоять на месте!


---

--- | 07.03.2017

Татар иленең данлыклы кызы Сара Садыйкова турында кызыннан берничә якты истәлек

$
0
0
07.03.2017 Милләт
Үткән ел ахырында татар җәмәгатьчелеге күп төбәкләрдә үзләренең яраткан җырчысы һәм композиторы Сара апа Садыйкованың тууына 110 ел тулуны билгеләп үттеләр. Казанда, Яр Чаллыда, Мәскәүдә үткәрелгән юбилей кичәләре турындагы тапшыруларны ТНВ телевизион каналы аша карап күпләребез хозурлангандыр, мөгаен.

Сара апа милләттәшләребезнең иң яраткан җырчысы да, йөзләгән онытылмаслык җырлар бүләк итеп калдырган композиторы да иде бит.
Самарада да шушы олуг юбилей уңаеннан төрле кичәләр уздырылды. Шуларның берсе – “Яктылык” татар мәктәбендә булып үткән шигърият һәм моң кичәсе турында без дә “Бердәмлек”тә язып чыктык.

Ә көннәрнең берсендә “Бердәмлек”кә минем исемгә Казаннан бер хат килеп төште. Аны Сара апаның һәм танылган татар артисты, режиссер Газиз ага Айдарскийның кызы - 92 яшьлек Әлфия ханым Айдарская язып җибәргән. Ул анда әле 1994 елда Казанда очрашуыбыз һәм Сара Садыйковага багышланган телевизион тапшыруда катнашуыбыз, минем шул чакта композиторның иҗаты турында фикерләремне әйтүем, истәлекләремне сөйләвем, һәм аларның соңрак аерым җыентыкта да басылуын исенә төшергән. Хәзер Әлфия апа истәлекләр китабын яңадан киңәйтебрәк бастырып чыгару хәстәре белән янып яши икән.

Хатны укып чыккач ук, шул моннан егерме өч еллар чамасы элек “Татарстан хәбәрләре” (ул чакта танылган шагыйрь Ренат Харис җитәкчелегендә шул исемдәге басма бар иде) газетасы редакциясендә тасмага язып алынган телевизион тапшыру мизгелләре кылт итеп искә килеп төште. Без Казанга ул вакытта Камышлы авыл советы рәисе булып эшләгән Фәрит Зәйнуллин белән барган идек. Буш вакыт табып, Камышлыда “Югары уңыш өчен” район газетасында эшләп киткән, ә хәзер “Татарстан радиосы”н җитәкләүче Минвагыйз Зәйнетдинов янында булырга да, татар радиосына интервьюлар бирергә дә өлгердек. Ә инде Матбугат йортына барып кергәч, нәкъ Сара Садыйковага багышланган телевизион тапшыруны төшерү вакытына тап булдык. Ул, ялгышмасам, “Зәңгәр лампа янында очрашу” дип атала иде кебек.
Безне шактый ерактан, Куйбышев өлкәсеннән (ул чакта Самара өлкәсе шулай аталып йөртелә иде), килүебезне белгәч, күтәреп алгандай булдылар. Очрашуда катнашучылар арасында Сара Садыйкованың күпчелек җырларының сүзләре авторы, күренекле татар шагыйрәсе Гөлшат апа Зәйнәшеваны танып алдым. Ә болары – атаклы нәфис сүз остасы, гармунчы Әзәл ага Яһудин һәм танылган җырчы Зәйтүнә апа Әхтәмова икән ич бит! Ә инде безнең заманның яраткан җырчыларының берсен – Усман ага Әльмиевны ничек танымыйсың ди инде. Әле без башлангыч мәктәптә укып йөргәндә, кечкенә генә Дәүләткол авылы клубына килеп, концерт куюларын оныту мөмкинме соң? Ул чакта радио бик сирәк йортларда гына бар иде бит әле. Бигрәк тә Әзәл аганың берүзе ике-өч сәгать буе гармунда уйнап, җырлап, шигырьләр укып, чын бәйрәм ясавы хәтердән чыгарлык түгел. Аның фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең “Көмеш телле яшел гармун” дип аталган поэмасын яттан укуы күңелдә уелып калган һәм әле дә колакта яңгырый кебек. Ә инде Сара апа Садыйкованың мәңгелек җырларын без беренче тапкыр Усман ага Әльмиев башкаруында ишеткәнбездер, мөгаен.

Әлфия апа Айдарскаяны да мин “Татарстан хәбәрләре” газетасында нәкъ шул очрашу вакытында беренче тапкыр күргәнмендер. Ул шактый яшь булган әле. Дөрес, хәзер дә, туксаннан узып китсә дә, бик тә мөлаем һәм җитез хатын-кыз. Аңа һич тә бу яшьне бирмәссең.

Менә шул тапшыруда җырчыларыбыз Сара Садыйкова иҗат иткән җырларны башкарды, күп истәлекләре һәм хатирәләре белән уртаклашты. Без дә Фәрит әфәнде белән “Эшләпә радиолар”дан (түгәрәк эшләпәгә охшаган радиолар-репродукторларны шулай атыйлар иде) үзебезнең Сара апа Садыйкова җырларын тыңлап үсүебез турында сөйләдек. Минем шул кечкенә генә истәлекләремне соңрак Сара апа Садыйкова турындагы җыентыкта бастырып та чыгарганнар һәм ул китапны Әлфия апа миңа да җибәргән иде. Мин ул истәлекләр җыентыгын хәзер дә кыйммәтле бер ядкарь итеп саклыйм.

Әлфия апа үзенең хатында әнисе - татар халкының моңлы сандугачы Сара Садыйкованың 110 еллыгына багышланган юбилей кичәләренең ничек үтүе, аларны сәхнәдә үзенең алып баруы турында язып җибәргән. Аның әнисенә багышлаган сүзләрен мин биредә кыскартмыйча тулысынча укучыларыбызга җиткерәсем килә. Бу чыгышта Сара апаның бөтен тормышы, иҗаты яктыртылып, күз алдыбызга килеп баса кебек.
- “Татар сандугачы”, татар иленең данлыклы кызы Сара Садыйкова - ул минем газиз Әнкәем. Бу сүздә - бөтен дөнья матурлыгы.

Әнкәем-бәгърем, сиңа еллар үткәч, гасырлар киселешен кичкәч, эндәшәм: үзеңнең моңнарың белән туган җиргә мәхәббәт уятып, нәселем, илем, телем турында уйлаттың һәм уйлатасың. Мин шундый рухи-әхлакый югарылыкка күтәрелә алуым белән бик бәхетле! Синең турында әйтәсе сүзләрем күптән инде шагыйрь дусларың шигырьләрендә яңгырый, алар - синең моңлы җырларыңда. Бүгенге замандашлар сиңа багышлап иҗат иткән шигырьләрдә дә шушы рух тантанасы.

Үкенечкә каршы, Әнкәй, синең белән
Туры килде миңа бик аз күрешергә.
Әткәй белән “уртак” дөрес аңлаганбыз:
Көйли-көйли моң дөньясында яшәргә,
Өчебезгә дә олы сәнгатьтә янарга.
Кагылмады түгел сиңа хаксыз җилләр,
Ачлык, салкын, мораль яктан
                         кысырыклаулар.
Берчак килде сиңа чиксез газаплану –
Сәхнәләрдән “кыскартулар”.
Аз булдымы тилмерүләр, интегүләр?
Аз булдымы тормышыңда яшь түгүләр?
Ризыкны “әҗәткә” булса да юнәткәч,
Икәү бергә елый-елый сөенүләр.
Әмма синең гүзәл, гадел булды җаның,
Гомерең буе син эчкерсез яши алдың.
Җырлый белдең Коръәнен дә моңлы
                                      итеп,
Халкыңны да моңландырдың,
                            рухландырдың.

Без, ике дөнья вәкиле, үзара болай сөйләшәбез: Әнкәй, синең җырларыңның илаһи тәэсир көче тормышыңның барлык булганлыгында. Аларның ритм-асылы тәннең һәрбер күзәнәгенә кагыла сыман, хикмәтле көй тирбәлешендә. Автор буларак сәнгатеңдә тормышыңдагы кичерешләрне һәм хис-тойгыларыңны яшерергә теләсәң дә, булдыралмыйсың. Чөнки син яшәгән, димәк, моңланган, шатланган, ни хәтле иҗатыңда үзеңне бетерсәң, шул хәтле музыкаң ялтырап, тормыш турындагы фикерең тирәнәеп яңгыраган. Башкаручыны, тыңлаучыны үзең белән бергә моңландырасың, шатландырасың, юатасың. Гадилегең һәм бөеклегең - сәнгатьнең табышмаклы серендә. Син - музыкаңда көйнең матур авазы тойгысының үзен, татар җыры рухының үзен-моңын саклап калган җырчы һәм композитор. Җырларың үзләренең моңнары, ихласлыгы, гадилеге белән тәэсир итәләр. Алар кешелекне, әхлакый-этик эчтәлегенең тирәнлеген, оптимизм һәм актуаль якларын раслый. Шулай ук, иҗатыңда европача музыкаль аһәң-яңгырашының татар халык көйләре белән берләшү-кушылуы да сизелә. Син - моң иясе, рух җырчысы. Синең җыр иҗатың төрле темаларга бай, көйләрең матур, үзенчәлекле таныш интонацияләре белән аерылып тора.
Унбишләп татар һәм башкорт драматурглары, йөз дә унлап язучы-шагыйрь - синең иҗатташ дусларың. Син үзең дә шагыйрә җанлы буларак, алар сафында. Нәтиҗәдә гүзәл җырлар туа. Җырларыңда хис, уй-фикер, мәхәббәт һәм дуслык, матурлык, батырлык, ватанпәрвәрлек. Синең язмышта - халкыбыз яшәеше, дәвамы, дәвер тарихы агышы.

Кадерле Әнкәем! Син үзеңнең җырларыңа охшаш, ләкин алардан әйбәтрәк һәм шигырьләрдән дә бөегрәк.

“Хатирәләр аша кайта-кайта,
Иҗат юлың барлап яшьләр килә.
Җырларыңны бәйләм итеп төзеп,
Моңнарыңа ак чәчәкләр сибә-сибә...”

Әнкәем-бәгърем, синең җыр-моңнарыңны халкыбызга озак гасырлар дәвамында җырларга һәм тыңларга язсын! Хәерле сәгатьтә!
Синең Бердәнберең - Әлфия Айдарская.

Менә шушы йөрәк өзгеч сүзләрне укыгач, мин үземне дә шул кичәләрдә булгандай тойдым. Югыйсә, 2006 елда Казанда Галиәсгар Камал театры бинасында үткәрелгән Сара Садыйкованың 100 еллык юбилеена хәләл җефетем Фатыйма ханым белән чакырылган булсак та, саллы сәбәпләр табылып, бара алмыйча калуыбызга әле дә үкенеп яшибез.

Рәхмәт сиңа, Әлфия ханым. Син үзеңнең бу хатың бе¬лән мине яңадан яшьлегемә кайтардың, Сара апаның җырларын, аның тавышын кабат ишеткәндәй булдым.

Әлфия апа Самара өлкәсендә яшәүче укучы балаларны һәм яшүсмерләрне (7 яшьтән 17 яшькә кадәр) 27 октябрьдә Казанда үтәчәк IX Сара Садыйкова исемендәге фестиваль-конкурста катнашырга да чакырган әле. Моңа кадәр анда самаралыларның барганы булмаган. Аллаһы насыйп итсә, бу юлы катнашачаклар, дип өметләник. Ә Әлфия апабыз киң күңеллеген күрсәтеп, безнең укучыларны фестиваль вакытында үз өендә кабул итәргә дә риза икәнлеген белдергән. Без исә “Бердәмлек”тә якын көннәрдә фестиваль-конкурста катнашу шартларын бастырырга тырышачакбыз.

Менә нинди якты хатирәләр уятты танылган биючебез Әл¬фия апа Айдарскаяның әнисе - данлыклы җырчыбыз, композиторыбыз Сара апа Садыйкова турында “Бердәмлек”кә минем исемгә язган шушы хаты. Ә Сара Садыйкованың җыр-моңнары, Әлфия апа Айдарская әйткәнчә, халкыбыз күңелендә мәңге яшәр, аларны озак гасырлар дәвамында җырларлар һәм тыңларлар әле.
 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН

--- | 07.03.2017

Камал театры 8 мартка бүләк ясаган (ВИДЕО)

$
0
0
07.03.2017 Бәйрәм
Камал театры коллективы гүзәл затларны язның иң матур бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый. "Йөзегездә һәрвакыт язгы кояш нурлары балкысын, һәр көнегез бу бәйрәмдә бүләк ителгән чәчәкләр кебек ямьле булсын.

Ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар, эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар, бәхетле булуыгызны телибез!" - ди алар.


---

--- | 07.03.2017

Казан урамында җир убылган

$
0
0
07.03.2017 Хәвеф-хәтәр
Казанда торак йорт янында туфрак убылып төшкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

Әлеге хәл кичә көндезге сәгать икеләр тирәсендә булган. Башкаланың 2 нче Азино урамы 37 нче йорт янында туфрак убылып төшкән.

Коткаручылар әлеге урынны киртә белән уратып алган, рәткә китерү эшләре торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре тарафыннан башкарылачак.

 


---

--- | 07.03.2017

Тинчуринлылар 8 март бәйрәменә оригиналь котлау әзерләгән (ФОТО)

$
0
0
07.03.2017 Бәйрәм
Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары автоледиларны якынлашып килгән бәйрәм - 8 Март белән тәбрикләде. Акция Казанның Киров районы ЮХИДИ бүлеге белән берлектә оештырылды. Инспектор машина йөртүче хатын-кызларны гына туктатты.

Әмма протокол төзисе урынга ул аларны бәйрәм белән котлады.

Ә "Кияүләр" спектакле геройлары - Илфак Хафизов, Зөлфәт Закиров һәм Илнур Байназаров язның беренче бәйрәме белән тәбрикләп, гүзәл затларга чәчәкләр бүләк итте, Кәрим Тинчурин театрына чакырып, спектакльгә чакырулар тапшырды.


---

--- | 07.03.2017

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде

$
0
0
07.03.2017 Сәясәт
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Россия Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны бүләкләү турында 1 мартта имзалаган документ бүген, 7 мартта, хокук мәгълүматы интернет-порталында дөнья күрде.

«Дәүләт алдындагы аеруча шәхси казанышлары һәм Россия Федерациясе халыкара абруен ныгытуга керткән өлеше өчен Миңнеханов Рөстәм Нургали улын - Татарстан Республикасы Президентын - Александр Невский ордены белән бүләкләргә», — дип билгеләп үтелгән документ текстында.


---

--- | 07.03.2017

"Бер артист та бер-берсен яратмый". Салават белән Элвин Грейның көрәше турында - экспертлар

$
0
0
07.03.2017 Шоу-бизнес
Популяр башкаручы Elvin Grey (Радик Юлъякшин) күренекле татар җырчысы Салават Фәтхетдиновка залга тамашачы җыю буенча көч сынашырга тәкъдим иткән. «Башинформ» агентлыгында матбугат конференциясендә өлкән коллегасы авызыннан үз адресына булган тәнкыйтькә карата Радик шулай җавап биргән.

Радик Юлъякшин Салават абыйсының дәрәҗәсенә шикләнми, әмма сарказмына  ачуы чыга:

“Хөрмәтле Салават абый!!! Мин Сезгә акыллы өлкән абыема кебек карыйм. Сезнең дәрәҗәгез бәхәс уятмый. Миңа карата тәнкыйтегез мактауга лаек. Әйе, мин сәнгать институтлары тәмамламадым, минем Сезнең кебек укытучыларым булмады, әмма мин Сезнең җырларыгызда үстем.

Минем адреска сезнең тарафтан даими рәвештә сарказм белдерү сезнең кебек хөрмәтле кешегә килешми. Минем укытучыларым – җирле остазлар. Мин татарча һәм башкортча ничек итеп дөрес җырларга икәнен күз алдына да китерә алмыйм, мин бары аранжировкалаучы һәм композитор. Йөрәгем кушканча, күңелем тойганча җырлыйм.

2017 елның көзендә “Татнефть-Арена" һәм “Уфа-Арена" комплексларында ике датаны билгеләргә тәкъдим итәм. Ике дата сезгә һәм икесе миңа (тик административ көчләрдән башка, "чиста" итеп, билетларны хезмәт хакы хисабына көчләп сатмыйча һ.б.). Алга барыргамы, бер урында торыргамы – халык хәл итсен!” — дип язган Элвин Грей “ВКонтакте”дагы рәсми битендә.

Исегезгә төшерик, Элвин Грей тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы уфалы Радик Юльякшин 2016 елда Татарстан мәдәниятында “Ел кешесе” булды һәм үз чыгышы белән “Татар жыры” гала-концертын йомгаклады. Гадәттә, ел да "Татар җыры" концерты Салават Фәтхетдинов чыгышы белән тәмамлана иде.

Proufu сайты язуынча, Салават Элвин Грей турында бик кискен әйтә. “Радик Юлъякшин (Элвин Грей”)  кебек татарча җырларга ярамый. Әмма аны популярлаштыралар, димәк, ул кемгәдер кирәк. Гомерендә дә театрда булмаган кешеләр бар – беренче тапкыр концертка эләгәләр дә, ул аларга ошый. Әмма мин аның үзеннән берни дә тормый дип уйлыйм. Киендерәләр дә сәхнәгә чыгаралар...

Былтыр мин “Татар җыры – 2016” фестивалендә катнашудан баш тарттым... Ник чыкмадың дип сорый башладылар. Барысы да гадел булды дип әйтәм – конкурс булды, кешеләр тавыш бирделәр. Элвин ике тавыш белән мине җиңде. Хәзер ел буе аны куып җитү өчен тырышачакмын.

Билгеле, бу ирония. Мин “Татар җырында” бүтән катнашмаска булдым”, - дип белдергән Салават.

Салават Фәтхетдинов Intertat.ru электрон газетасы хәбәрчесенә интервью бирүдән баш тартты. “Мин бик ерак, бер сорау да бирмәгез!” дип, телефонын куйды.

Радик Юлъякшин “Интертат” хәбәрчесенә үз тамашачыларына, аларның җылысына бик ышануын белдерде.

- Артист популярлыгы бит бер-береңә пычрак атуда түгел, ә синең концертларга килеп, синең залга бүләк иткән энергияңне алырга теләүче тамашачылар саны белән үлчәнә. Мин үземне гиперпопуляр дип санамыйм, әлегә мин тар даирәләрдә генә танылган, - диде ул.

Элвин Грей Салават Фәтхетдинов турында фикерен дә белдерде.

 - Салават ул мәңгелек, кызыл шәраб кебек ул, күпме озаграк сакланса, шулкадәр тәмлерәк. Эш шунда ки: безнең Салават абый белән милли эстрада турында аң-фикеребез үтә төрле. Ул мэтр, академик, мин аранжировкалаучы, композитор.

Әмма шунысы бар: имеш-мимешләр буенча Салават концертына халыкны көчләп китертәләр, бу инде дөрес түгел. Уйларга, системаны яңадан кабызырга җирлек бар дигән сүз. Татар һәм башкортларда “артка” дигән сүз юк бит. Бары тик – алга! Без бит кирәк чакта туктап калабыз да, 180 градуска борылып, яңадан алга китәбез. Салават абый – безнең йөрәк түренә кереп урнашкан милли мәдәниятнең чишмә башында. Мин телләребез, җырларыбыз турында бөтен дөнья белүен телим. Максат һәм бурычларыбыз төрле – шул гына, - диде Радик.

Рифат Фәттахов: Салават белән Элвин көндәшләр түгел

Р. Ваһапов исемендәге фонд директоры Рифат Фәттахов Радик Юлъякшин һәм Салават Фәтхетдинов көндәшлеге турында үз фикерен җиткерде.



 - Аларны чагыштырырга кирәкми, алар бөтенләй икесе ике төрле. Һәркемнең үз урыны, үз тамашачысы бар. Кем күпме тамашачы җыйганын анысын инде вакыт күрсәтер, әмма ләкин алар икесе ике төрле, бер-берсенә һич тә ошамаган һәм бер-берсенә көндәш түгел дип саныйм, - диде.

Рифат Фәттахов татар эстрадасындагы җитешсезлек турында да фикерләре белән уртаклашты.

- Гомумән, бу очрак белән генә бәйле түгел. Олы яшьтәге артистларыбызга яшьләргә карата киң күңеллелек күрсәтү, игътибарлырак булу кирәктер дип уйлыйм. Татар мохитендә җитешмәгәнрәк әйбер дип күрәм мин моны. Икенче яктан, яшьләр дә олыларга хөрмәт белән караса, комачауламас иде. Фикеремне аңлагансыздыр, хәзерге заманда кемдер дөрес эшләгән, кемдер ялгыш дип әйтү минем вәкаләт түгел, - диде әңгәмәдәш һәм артистлар арасында бер-берсенә карата тәнкыйть булырга тиеш түгеллегенә ишарәләде.

Элвин Грейның Салават Фәтхетдиновка ясаган тәкъдиме турында Рифат Фәттахов: “Радиккка ниндидер залда концерт оештыруны беркем тыймый дип уйлыйм. Салават бу тәкъдимне кабул итәрме-юкмы – анысы аның эше. Минем төп фикерем: татар мохитендә үзара ихтирам күбрәк булсын иде”, - диде .

Илфак Шиһапов: Артистлар арасында дуслык юк!


Продюсер Илфак Шиһапов фикеренчә, артистлар арасында берсен берсе яратучылар бер дә юк.



- Кем дә булса без дус, тату яшибез, киңәшләшеп торабыз ди икән, бу ялган. Бер артист та бер берсен яратмый. Моның өчен сәхнә артын белергә кирәк. Элек ничек булгандыр, анысын әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, соңгы 10-15 елда шулай бара. Безгә сәхнә артында торучыларга бу бик яхшы күренә, - ди ул.

Бүгенге көндә чыннан да Радик тамашачыны күбрәк җыя. Аның объектив, субъектив ягы да бар. Ул һәрвакыт яңалык кертә, популярлыгы да зуррак. Чынлап та, бәлки Салават бүген кешене азрак җыядыр, әмма башта 27 ел сәхнәдә булырга кирәк әле. Мин Салават Фәтхетдиновка берничә ел сценарий әзерләдем, әмма концертын тулысы белән беркайчан караганым юк, ул минеке түгел. Салават начар, тыңламыйлар дип әйтеп булмый, 27 ел халык күңелендә тора икән, бу инде мактауга лаек. Радикны да бер 10 еллап беләм, бүген ул чынлап та популяр, - дип белдерде Илфак Шиһапов.

Продюсер Салаватның бүгенге көндә күпмедер дәрәҗәдә тырышлыгы җитеп бетми дип саный.

- Бәлки ул аңа кирәк тә түгелдер, бәлки кеше аргандыр да. Ул ягы да бар. Чыннан да сәхнә авыр хезмәт. Ләкин нәрсә дисәләр дә, Салават Салават инде. Радик бөтенләй башка формат. Мин аларны чагыштыруның мәгънәсен аңламыйм да, алар икесе ике төрле җырчы бит. Шулай да Радикка мин рәхмәтле, очрашкач үзенә дә әйттем: әгәр дә бүген 3-11 сыйныф балалары аның концертына йөри икән, димәк, алар татар концерты карарга өйрәнүчеләр. Аннары бераз олыгайгач, башка кешегә йөри башлаячаклар, чөнки яшь барган саен, күңел башка җырлар сорый башлый. Һәр буынның үз җыры. Яшьләрнең бер өлешендә булса да татар телендәге концертларга йөрергә кирәк дигән уй күңеленә кереп кала. Радикка да, продюсерына да шушы проект өчен рәхмәтлемен. Минем танышларым да авылдан ике тапкыр гаиләләре белән барганнар аның концертына. Радикны аңламаучылар да, яратучылар да бар. Бу Салават белән дә, башкалар белән дә шулай. Әгәр бүген ярыш оештырсалар, әлбәттә, Казанда Радик күбрәк кеше җыяр, мөгаен. Минем фикерем шул. Яшьләр активрак чөнки. Салаватны яратучы олырак буынга җыенып концертка бару авыррак, ә яшьләр гел йөри, күңел ачу урыннарын эзли, - ди Илфак Шиһапов.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

--- | 07.03.2017

Татарстанда фаҗига: әнисен җирләгәнгә ике атна, сабый ятим

$
0
0
07.03.2017 Фаҗига
Кичә, 6 март көнне Арча районында булган фаҗига турында ишетми калучылар юктыр. Иртәнге дүрттә Васильева Божа белән Кәче арасындагы юлда поезд өч кешене бәреп китә. Новосибирск-Адлер маршруты буенча йөрүче поезд машинисты алдагы кешеләрнең шәүләсен күрә. Ул аларны кисәтеп, шундук сигнал бирә. Әмма ара якын булу сәбәпле, тормоз юлы җитеп бетми.

–Арчалылар 849нчы платформага барган. Бу поезддан соң, расписание буенча  6401 нче санлы электричка килергә тиеш. Аларның ниятләре шуңа утырып, Казанга китү булгандыр, – ди Горький тимер юлының Казан регионы буенча җитәкче урынбасары Александр Черемнов. - Алар тимер юлда  үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тупас бозган. Моның буенча аңлату эшләрен даими алып барабыз. Тимер юл – иң куркыныч зона. Әмма моны күпләр аңлап бетерми.

Иртәнге караңгылыкны ерып эшкә ашыксалар да, ниятләренә ирешә алмый кала алар. Поездны күрергә караңгылык комачаулыймы,   аның сигналын ишетмиләрме, өч юлдаш – 57 яшьлек Илдар Гималиев, 40 яшьлек Лариса Калиновская һәм 41 яшьлек Наталья Калачова бер мизгелдә җан бирә.

Илдар абый белән Наташаның балалары инде кул арасына керер яшьтә. Ә менә Ларисаның 4 яшьлек улы ятим кала.

Бер кайгы икенчесен тартып тора диләр. Әле ике атна элек кенә Илдар абый әнисе Равилә апаны җирләгән булган. Хатыны Резидә ханым белән матур гомер иткәннәр. Биш айдан бергә яши башлауларының 35 еллыгын үткәрергә җыенганнар. Тик барлык хыяллар чәлпәрәмә килгән.

Илдар абый һөнәре буенча шофер. Озак еллар Арча совхозында эшләгән. Шуннан фатир да биргәннәр үзенә. Анда эш беткәч дә тик ятмаган, тирә-якта гына булмагач, Казанга йөреп эшләгән. Кичә дә ул иртән-иртүк чыгып киткән. Тик озак та үтми, гаиләсенә кайгылы хәбәр килеп ирешә.

Илдар Гималиев соңгы өч елда “Казан” кунакханә комлексында урам җыештыручы булып эшләгән. Аңа кадәр дүрт ел шунда ук каравылда торган.

Җитәкчесе Инил Шәймуллин аны “типичный Арча егете” дип бәяләде. Җаваплы, күндәм.
 
–Аның кебек кешеләр сирәк. Тәртипле, эчми-тартмый. Кулы теләсә нинди эшкә ята. Кушканны көтми, сорап та тормыйча эшләп куя иде. Ул безнең уң кулыбыз булды. Электрик булмаса да, йөгереп аңа киләбез. Сантехникны да ул алыштыра. 7 яртыга килеп, башка хезмәткәрләр килгәнче, бар җирне ялт иттереп куя иде. Үз эшләрен бетергәч, кичкә кадәр калмый, 2ләрдә кайтып китә. Ашыгыч эш булса инде, бер киреләнүсез тоткарланып, кичке поезд белән генә кайта.

Мин аның гаиләсен дә “заочно” беләм. Бик тәмләп, яратып сөйли иде алар турында. “Менә бу хатынга нәрсә әйтәсең, мине ачтан үлә дип уйлаганмы? Берүземә алты өчпочмак тыгып җибәргән”, - дип көлдерә иде. Оныгын яратты. Уллары, кызы белән дә горурланды. Аның кебек гаилә җанлы кеше булса да бик сирәктер. Холкы белән дә бик җайлы кеше ул. Аңа авыр сүз дә әйтеп булмый, челт-челт итеп күзләрен йомып алса, бар ачуың таралып бетә.

Илдар абый биш көн эшләп, ике көн ял иткән. Җомга көнне кич белән хуҗасына килеп: “Шеф, акча кайчанрак булыр икән? Хатынга бүләк аласы бар бит” – дип сораган. Тик гаиләсе өчен үлеп торган Илдар абыйга гына 8 март алдыннан хатынын сөендерергә язмаган. Яңа атнада ул  ашыга-ашыга эшенә чыгып киткәндер. Тик күрәчәк күзне яздыра диләр шул.

Инил әфәнде “мәрхүмнең гаиләсенә кулдан килгәнчә булышырбыз” диде.


Чулпан ШАКИРОВА

--- | 07.03.2017

Тракторчы бульдозер астында изелеп һәлак булган

$
0
0
08.03.2017 Фаҗига
Бу хәл Самосырово бистәсендәге каты көнкүреш калдыкларын түгү урынында була. Полигонда эшләгәндә 50 яшьлек тракторчының техникасы сүнеп кала. Ул кабинасыннан машинасын кабызылган тизлектә калдырып чыга. Гусеница тасмасына басып ир-ат машинасын көйләмәкче була.

Шул чак гусеница эшли башлый. Ир-ат җиргә егылып төшә, ә бульдозер аның өстеннән китә. Алган имгәнүләрдән ул һәлак була.

Тулырак: На Самосыровской свалке мужчину насмерть переехал бульдозер


---

--- | 07.03.2017

Мөселман хатын-кызларын 8 Март белән котларга ярыймы? (СОРАУ-ҖАВАП)

$
0
0
08.03.2017 Дин
"Гаилә дусларыбыз намазга басты. Дустымның хатынын 8 Март бәйрәме белән котларга ярыймы икән? Гомумән, дөньяви бәйрәмнәргә диндә нинди мөнәсәбәт?" – дигән сорауга дин әһелләре ничек җавап бирә.

Радик исемле егет язган сорауга Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт САБИРОВ җавап бирә.


 
– Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Ислам дине хатын-кызларга карата һәрвакыт зур хөрмәт күрсәтергә, мәрхәмәтле булырга чакыра, чөнки алар нəселне дəвам итүчелəр, киләчәгебезне хәл итүчеләр. Бу хөрмәт сүзләребездә генә түгел, гамәлләребездә, мөнәсәбәтебездә чагылырга тиеш. Әгәр без хатын-кызларыбызга карата күркәм мөгамәләдә булсак, тормышыбызда һәрвакыт бәйрәм булачак. Сөекле Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дип әйткән: "Сезнең иң хәерлегез хатыннарына карата иң яхшы мөнәсәбәттә булганыгыз" (Тирмизи).

Без 8 март көнне генә түгел, гомер буе хатын-кызларыбызны сөендерергә, аларга игътибарлы булырга тиеш. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) беркайчан үз хатыннарына кул күтәрмәде, аларга мәрхәмәтле булды. Безгә аннан үрнәк алып яшәргә тырышырга кирәк.

8 Март – бөтен илебез бәйрәм итә торган дәүләт бәйрәме. Дәүләт бәйрәмнәре белән тәбрикләргә мөмкин. Әлбәттә, мөселманга хәмер эчемлекләр, хәрам ризыклар булган мәҗлесләрдә катнашу катгый тыела.


---

--- | 07.03.2017

Сак булыгыз, сихер! Бу язмадан чәч үрә тора!

$
0
0
08.03.2017 Җәмгыять
Сихер — гарәп сүзе. Гарәпләр сәбәбе аңлашылмаган һәм яшерелгән гамәлләргә күп вакытта «сихер» дип әйтәләр. Әлбәттә, сихернең кайсы вакытта, кайсы гасырда барлыкка килүе мәгълүм түгел. Һәрбер кавемдә сихер булды. Һәрбер пәйгамбәр килгән вакытта, һәрбер кавем вә гасырда әдәм балаларында ошбу сынау вә фетнә, вә вәсвәсә — сихер яшәп килде.

«Бәкара» сүрәсенең 102 нче аятендә Аллаһу Себехәнәһү вә Тәгалә безләргә ошбу сихер хакында тирән мәгълүмат бирә. Кайбер имансыз бәндәләр Сөләйман хакында ялган сөйләп, шайтанның сүзенә иярделәр, ягъни Сөләйман пәйгамбәргә Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә дөньяда булмаган мөлкәтне бирде — аның кулында җил-давыллар, җеннәр вә шайтаннар һем хайваннар илә кошлар иде. Ул алар белән идарә иткәндә, әлбәттә, җеннәр вә шайтаннар үзләрен бик авыр хис итәләр иде. Һәм көннәрдән бер көнне Сөләйман пәйгамбәр вафат булганнан соң Иблис мәлгунь сихер китабын язып, Сөләйманның тәхете астына атты. Һәм шуннан соң ул кешеләргә әйтте:

«Карагыз, Сөләйманның тәхете астында нинди китап ята икән — ул да булса сихер китабы! Җәмәгать, Сөләйман үзенең хөкем иткән дәверендә ошбу сихер китабы белән идарә итте», — дип, ялган сүзләр илә халыкларны инандырды, һәм шуның хакында Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә безләрне кисәтеп һәм тыеп әйтәдер: «Ышанмагыз Иблиснең язган китабына. Сөләйман пәйгамбәр сихер илә түгел һәм ул көферлек илә түгел, ә Аллаһка иман китерү сәбәпле хакыйкый хөкем илә хөкем итте».

Сихернең, сихер китабының язылуы фәкать Иблиснең эшедер һәм бүгенге көнгә кадәр ошбу Иблис язган сихер китабыннан күчереп язалардыр. Һәм кешеләр аларны укып өйрәнәләрдер. Һәм бигрәк тә иман вә әхлак түбәнәйгән бер чорда әдәм балалары Иблиснең язып калдырган ялган вә көферлек китабын кулланып, күп кешеләр арасында бозыклык, фәсәд кылалардыр. Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә әйтәдер: «…белсәләр иде алар үзләренең дөньяларын ахирәткә сатканнарын. Алар ошбу сихер гамәле кылу сәбәпле, һичбер игелекләре калмыйча дөнья вә ахирәтләрен заяга үткәреп, ахирәттә сихер ияләре газап ияләре булуларын, җәһәннәм әһеле булуларын белсәләр иде». Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә аларны хисап кылган вакытта хәерле мизаннарында һичбер игелек булмавын белсәләр иде сихерчеләр вә аларга йөрүче бәндәләр. Безнең бүгенге вәгазебез дә сихер һәм сихерчеләр вә сихернең төрләре вә сихерчеләргә йөрүчеләр хакындадыр.

Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә безләрне кисәтеп Коръәни Кәримдә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһис вәссәлләм үзенең мәшһүр хәдис Шәрифендә әйтте: «Кем дә кем багучыга, сихерчегә килеп, аңардан нәрсә дә булса сораса, нәрсәнеңдер хакында беләсе килсә, ул Пәйгамбәребезгә иңгән һәрнәрсәгә көферлек кылган кеше булыр», — диде. Икенче бер хәдис Шәрифендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Кем дә кем сихерчеләргә вә багучыларга килеп, аларның берәр сүзенә ышанса — аларның 40 көн буена намазлары кабул кылынмас», — ди.

Сихерләргә әмер кылып, сихер гамәлендә ярдәм сорап килгән кешеләрнең иманнарының вә ихласлыкларының һичбер ноктасы да калмас.

Сихер 8 төрле була

Аның беренчесе — аера торган сихер. Улы белән анасы, улы белән атасы арасын яки ике абый, йә ике апа арасын, яки ике дус арасын, ә инде кешеләр арасында бигрәк тә киң таралганы — ир илә хатын арасын аерудыр. Каян һәм ни өчен барлыкка килә соң бу аерулар? Әлбәттә, явызлыкларның башында көнчелек торадыр. Бу хаста әдәм баласына һич тынгылык бирми. Берәүнең дус-ише, берәүнең хатыны, берәүнең ире бай, гаиләләре бәхетле яки ике дусның сәүдәсе хәерле булу сәбәпле, икенче бер имансыз бәндәнең кальбендә көнчелек уты кабынадыр.

Кайбер кешеләр үзләренең бәхетсезлекләре Аллаһка көферлектән вә Аллаһның кушканнарын үтәмичә, тыйганнарыннан тыелмаудан икәнлекне аңламыйдыр. Ләкин алар Аллаһка якынаеп, игелек кылу вә иманга килү урынына, бәхетлеләрне бәхетсез, балаларны ятим итәргә тырыша. Һәм шушы көнчелек вә кызыгу аларны ошбу сихер юлына алып киләдер. Әлбәттә, алар үзләре сихер кыла алмаска да мөмкин. Әмма безнең җирлектә бүгенге көндә сихер белән мәшгуль булган кешеләр бихисаптыр. Алар янына килеп, алардан ярдәм сорыйлар, шулай итеп, үзләренең мәкерле ниятләренә вә максатларына ирешергә телиләр. Сихерче сихерләргә теләгән кешенең һәм дә аның анасының исемен сорый. Ни өчен? Бу вакытта аның янындагы җен кешенең исемен вә анасының исемен тыңлап тора да кешенең "код" дип аталган керү ачкычын эзли башлый. Һәм шул вакытта сихерче сорыйдыр: «Алып килдеңме үзең белән ул кешенең берәр нәрсәсен?» Һәм шулар белән ул үзенең әфсеннәрен-төфсеннәрен укып, бу кешегә явызлык салып, ошбу сихерне кыладыр. Әгәр дә алып килгән нәрсәсе булмаса, ул суга яки ризыкка сихерен салып, аны ашатырга кушыр, яисә җиде юл чатында аны ташлап калдырырга, дип әмер кылыр. Менә шундый гамәл, җәмәгать, сезнең ошбу кыска гомерегездә бәхеткә ирешәм дип уйлаган көферлек юлыгыз — дөнья вә ахирәттә сезне иң бәхетсез итүче гамәлдер. Әгәр дә шушы гамәл кылынса, сихер шул вакыттан тәэсир итә башлый. Аеру сихеренең күренә башлавы түбәндәгедән гыйбарәттер. Беренчесе — әгәр дә ике кеше арасында кинәт ара суына башласа, икенчесе — араларында бик күп шик вә шөбһә туса, өченчесе — бер-берсен гафу итә алмаслык дәрәҗәгә җитсәләр, дүртенчесе — кечкенә генә сәбәпне дә зурайтып күрсәтсәләр, һәм бигрәк тә бер-берсен ямьсез кыяфәттә күрә башласалар, бу вакытта сихер кылынган булыр.

Соңгы вакытта күпләрегезгә телевизор экраннарында төрле игъланнар күрергә туры киләдер. Мәсәлән, «сөйгәнегезне кире кайтарам», «аерылганнарны кавыштырам» һ.б. Беләләр микән әдәм балалары бу гамәлнең дә көферлек вә Аллаһның иң яратмаган гамәлләреннән булуын вә дөнья һәм ахирәттә аның түбәнчелеккә вә көферлеккә алып баруын.

Икенче төр сихер — сөйдергеч сихере. Дөреслектә, Рәсүлебез вә Коръәни Кәрим кушмаганча өшкерү һәм дә бөтиләр асу вә сөйдергеч сихерләре — ширек. Ә кем ширек гамәл кыла, беләсез, җәһәннәмдә мәңге калыр. Бу төр сихерне дә, җәмәгать, кылыр өчен кешеләр сихерчеләргә бара. Һәм сихерчеләр алардан шулай ук сихерләргә кирәк булган кешенең берәр чәчен яки фотосын, яки киемен сорарлар һәм үзләренең явызлыкларын, көферлекләрен, сихерләрен кылып, ошбу кешегә зыян салырлар. Әгәр дә бу явызлык кылынса, әдәм баласында түбәндәге күренешләр пәйда булыр. Беренчесе -сихерләнгән кешедә чиктән арткан мәхәббәт хисе барлыкка килер һәм сихерләнгән кеше кинәттән берәр кешене чиктән тыш ярата башлар, һәрвакыт аның белән җенси мөнәсәбәткә керергә теләр һәм бу хистән сабыр итәргә һичбер көч таба алмас. Ошбу сихерләнү белән күңелендә мәхәббәт хисе туса, аның бихисап күп авырулары да барлыкка килер. Бу гайре табигый хис аның күп әгъзаларына, йөрәгенә, кан тамырларына тискәре йогынты ясар, әдәм баласы тәмам авыруга сабышыр. Әгәр дә бу бәндәне сихердән дәваламасаң, ул хәтта вафат булырга да мөмкин.

Өченче төр сихер — ул күзгә күренү яки саташу сихере. Башкача әйткәндә — галлюцинация. Бу вакытта да кешеләр сихерчегә үзләренең ниятләрен вә максатларын әйтер.

Сихерче инде бу төр сихердә җеннәрне эшкә җигәр. Ошбу төр сихер белән сихерләнгән кеше тик торган әйберләрне хәрәкәтләнгән рәвештә, яки кечкенә әйберләрне зур итеп, зур әйберләрне кечкенә итеп күрә башлар. Әгәр дө шушындый халәтләр барлыкка килсә һәм ул кинәттән генә булса, белегез, сезне саташу сихере белән сихерләгәннәр.

Дүртенче төр сихер — ул җенләнү сихере. Сихерчеләр тарафыннан җеннәргә әмер кылыныр һәм җеннәр әдәм баласының эченә кереп, аның баш миендә урнашып, баш миендәге кирәкле нокталарга басып, сихерченең әмерен үтәп, әдәм балаларының тәнендә бозыклык вә фәсәд, вә фетне, вө вәсвәсә кылырлар. Нәрсә сизәр соң җенләнү сихере белән сихерләнгән әдәм баласы? Беренчесе — онытучанлык, таркаулык. Кешенең хәтерендә һичбер сүз, һичбер күренеш калмас. Икенчесе — сөйләшкәндә теле багланыр, ашыгыр, тотлыгыр. Өченчесе — озаклап бер ноктага карап тора башлар, яисә — күзләре бер урында тормыйча, тиз-тиз хәрәкәт итәр. Дүртенчесе — бу бәндә бер урында тик тора алмас. Бишенчесе — бер эшне озаклап башкара алмас. Алтынчысы — сихер инде бик тирән үтеп кергән булса, әдәм баласы кая барганын, ниләр сөйләгәнен аңламас һәм адашып йөрер.

Бишенче төр сихер — апатия, ягъни һәрнәрсәдән ваз кичү, бернәрсә белән дә кызыксынмау һәм дөньядан ваз кичәргә теләү. Әдәм баласы үзендә шушындый бер хис барлыгын белсә, һәм ул кинәттән барлыкка килсә, моның да сәбәбе, җәмәгать, сихердән булырга мөмкин. Бу сихер дә сихерче тарафыннан җен ярдәмендә башкарылыр. Әлеге сихер белән сихерләнгән әдәм баласы түбәңдәге хисләрне тояр: беренчесе — кинәттән ялгызлыкны ярата башлар. Икенчесе — үз-үзенә йомылыр. Өченчесе — күп вакыт сөйләшми торыр. Дүртенчесе — кешеләр белән аралашуны гомумән, яратмый һәм сөйми башлар. Бишенчесе — игътибары югалыр. Алтынчысы — кешедә бик нык һәм еш баш авыртуы барлыкка килер. Менә шундый хисләр сизсәгез, җәмәгать, сездә сихер булуы мөмкиндер.

Алтынчы төр — курку сихере. Әгәр дә сез үзегездә түбәндәге төр тойгылар кинәттән барлыкка килүен күрсәгез, сездә сихер булуы мөмкин.Куркыныч төшләр күрсә һәм төшендә ниндидер тавышлар ишетсә, аны каядыр дәшәләр һәм төшендә биек урыннан егылып төшүен күрсә, һәм бу төшләр еш кабатланса, өнендә төрле аваз вә тавышлар ишетсә, бик күп вәсвәсәләнсә, тәһарәт алганда, кулын юганда авызны юдым микән, авызны юганда борынымны юдым микән, аягын юганда мәсих кылдым микән, тагын кылыйм микән, намаз укыганда ничә ракәгать укыдым микән, дип вәсвәсәләнсә — бу хисләр әдәм баласының күңелендә еш булса, бу вакытта әдәм баласында куркыту сихере булуы мөмкин. Һәм моны, әлбәттә, сездән көнләшкән, сезнең яхшы укуыгыздан, яхшы яшәвегездән көнләшеп йөргән дусларыгыз, иптәшләрегез, хәтта туганнарыгыз да — күңелләрендә иман чаткысы калмаган бәндәләр сезгә бу зыянны салырга мөмкин. Алар сихерчегә барып үзләренең теләкләрен сөйләгәннән соң сихерче җен белән ярдәмләшер. Бу очракта җен әдәм баласының эченә кермәс, ә фәкать аның янында булыр, аңа өнендә төрле авазлар белән тавыш илә вәсвәсә кылса, йоклаган вакытында төрле сурәттә, төрле куркыныч халәттә булып, аны йокысында да борчыр. Менә мондый төр сихерләр, җәмәгать, безнең халык арасында бик нык таралган. Һәм шуңа күрә ошбу сихернең дә рәвешен сезгә аңлатып үттек.

Җиденче төр сихер — авыру сихере. Авыру сихере, җәмәгать, шул ук сихерче тарафыннан башкарыла.Гомумән, сихерче һәрбер сихерендә җеннәр белән файдаланыр. Бу вакытта да сихерче кул астында булган ярдәмче кяфер җеннәрен ошбу әдәм баласына юнәлтер. Алар аның баш миендә сихерче кушкан эшләрне кылыр.

Авыру сихере ничек була соң? Әйтик, бер кешенең берәр әгъзасы авырта яки сызлый — кулы яки аягы, яки башы, яки башка төрле бер әгьзасы. Һәм ул табибларга барган. Аның бу авыруын һичничек фәнни яктан, медицина ягыннан аңлата алмыйлар. Һәм табиблар бу авыруның, бу әгъзаның сызлау сәбәбен таба алмый икән, бу вакытта сихер булуы мөмкин. Берәр әгьзаның яки кулның, яки аякның, яки тәннең бер ягы, яки бөтен тән хәрәкәтсез калса — параличланса, яки берәр хисне югалтса, әйтик, исне сиземләми, тәм тоймый, яки башка төрле аңлатып та бетерергә мөмкин булмаган авырулар барлыкка килгәндә — сихер булуы мөмкин. Шуңа күрә авырулар, әлбәттә, башта табиб тарафыннан тикшерелергә тиеш. Чөнки бөтен төрле авыруларга да Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә тарафыннан дәва бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдис шәрифендә безләргә әйтеп калдырды: "Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә әдәм балаларына авыруны да һәм дә дәваны да иңдерде. Һәрбер авыруның үз дәвасы бар. Дәваланыгыз, әмма дәваланмагыз хәрам юл белән. Шәригать тарафыннан тыелган юл белән дәваланмагыз. Әдәм баласы дәваланырга, дәваны эзләргә тиеш. Җир йөзендә күпме авыру булса, һәрберсенең дә дәвасы бар. Әмма Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә авыруларның дәваларын яшергәндер бер хикмәт вә гыйлем астына. Әдәм балалары аны үзләренең тырышлыклары, гыйлемнәре илә тапсыннар өчен. Алар бер авырудан дәва тапкан бер чорда, берничә яңа авыру барлыкка килер һәм аның сәбәбе — әдәм балалары үзләренең иманнарын дәваламаудыр. Дәва эзлиләр төрле авырулардан, төрле шешләрдән, әмма ләкин кальбләрен алар дәваламыйлар. Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә:

 "Аларның кальбләрендәдер авыру, әгәр дә алар кальбләрендәге авыруларын дәваламасалар — аларга дөнья вә ахирәт газабы". Дөнья вә ахирәт газабы. Иң мөһим әгьза — кальб. Кальб — ул йөрәкнең рухи катламы. Әгәр дә без — әдәм балалары үзебезнең кальбләребезне көферлекләрдән, ялганнардан, гайбәтләрдән, шикләр-шөбһәләрдән, риялардан, ширекләрдән, сихерчегә йөрүләрдән, көнләшүләрдән, тәкәбберлекләрдән дәваласак — башка төрле авырулардан да имин булыр идек. Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә иманнары сәламәт булган бәндәләрне дөньяви авырулардан Үзе саклыйдыр. Шуңа күрә, и, әдәм балалары, белсәк иде без кальб авыруларыннан терелүне вә һәм дә кальбне иманда саклауның әһәмиятен, ул вакытта безгә даруханәләрдәге һичбер дару да кирәкмәс иде. Без сәламәт булыр идек. Безнең һәрбер авыруыбыз имансызлыгыбыз сәбәпле Аллаһының газабы рәвешендә киләдер.

Сигезенче төр сихер фәкать хатын-кызларда гына була. Хатын-кызларның җенес әгъзаларыннан күрем вакытыннан соң да кан агу, җәмәгать, бу — сихер.

Менә без, җәмәгать, сезләргә сихернең сигез төре хакында сөйләп үттек. Бу сихерләр белән сез таныш булырга тиеш. Сез үзегезне сихерләүдән саклагыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә әйтә: "Саклану дәвалануга караганда хәерлерәктер". Әмма ләкин әдәм балалары үзләрен сакламыйлар. Соңыннан, инде эш узгач, өшкер әле дип, миңа Коръән укы әле, дип, миңа "Йәсин" чык әле, миңа азан әйт әле, дип йөриләр. Хәтта шул вакытта да, намазга кайт, намазга бас, дигәндә: "Юк, син мине башта дәвала, аннан соң мин кайтырмын намазга", -дип, карышалар. И, әдәм балалары! Кайсы өшкерүченең кулында соң ул сихәтлек, юк аның кулында ул сихәт. Сихәт Аллаһ тарафында, җәмәгать. Өшкерүчеләр алар дәва бирмиләр, алар Аллаһның каләме илә Аллаһтан килгән шифаны гына сезгә ирештерүчеләр. Әгәр дә сез Аллаһка карышасыз икән, Аллаһның кушканын үтәмисез икән һәм сакланмыйсыз икән, бозыклыклардан сезгә һичбер өшкерүче ярдәм итмәс. Шуңа күрә, үзегезне кечкенәдән саклагыз. Олы яшьтәге кешеләр, өшкерүчеләргә йөрисез. Ә балаларыгызны намазга бастырдыгызмы? Алар зикер өйрәнделәрме? Алар Коръән укыйлармы? Киләчәктә аларга да сихер куймасыннар өчен, ник аларны сез сакламыйсыз? Шуңа күрә, саклагыз үзегезне вә балаларыгызны, хәләл җефетләрегезне сихердән иман, белән, тәүхид белән, Аллаһка ышану белән һәм дә намаз белән, тәһарәт белән, госел белән, уразалар белән, күп итеп зикер кылып. Коръән уку белән. Бердәнбер иң дөрес юл, җәмәгать, саклану. Бөтиләрнең юктыр әһәмияте, әгәр дә сезнең кальбегездә вә телегездә зикер булмаса. Иманга кайту, иманлы булу — намазлы булу. Фәхеш гамәлләрдән, чын бозыклардан, күз тиюләрдән, сихерләрдән, явыз бәндәләрнең явызлыкларыннан саклыйдыр безләрне намаз. Әй, белсәгез иде сез ихлас күңелдән укылган намазның нинди зур әһәмияткә ия булганын. Зикер әһелләренең вә һәм дә тәүбә әһелләренең күп сихерләрдән һәм бозыклыклардан саклануларын. Шуңа күрә, җәмәгать, тәһарәтле булыгыз, госелле булыгыз һәрвакыт. Көнгә 5 мәртәбә намазыгызны үтәгез. Уразаларыгызны тотып, көндезге, кичке, иртәнге, ашау алдыннан, ашаудан соң, бәдрәфкә керер алдыннан һәм чыкканда, өйдән чыкканда һәм кергәндә, бер эш алдыннан, берәр гамәл алдыннан кылына торган зикерләрне сез кылсагыз, үзегезне зикер белән чолгасагыз — сезгә бер сихерченең явызлыгы үтеп керә алмас.

Һәм дә сакланыгыз, җәмәгать, догалар белән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) тикмәгә генә әйтмәгән: "Дога ул — мөэминнең коралы". Корал — һөҗүм өчен түгел, ә саклану өчен. Иртәнге вә икенде намазларыннан соң кылына торган догаларны кылыгыз, җәмәгать. Бу — бик мөһим, чөнки сихерне кылалар кояш баер алдыннан һәм кояш баегач, ә икенде намазы укыла кояш баер алдыннан. Сез ошбу догаларны кылсагыз үзегезне кич белән, төнлә белән кылына торган сихерләрдән сакларсыз. Әһәмият бирегез, җәмәгать, бу догаларга, әһәмият бирегез үзегезнең тормышыгызга. Үзегезнең тормышыгызда гөнаһтан сакланыгыз. Гөнаһтан сакланмасагыз, хәрам гамәлләрдән сакланмасагыз — көтегез дә торыгыз сихернең килүен. Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә безләргә саклану өчен кием рәвешен тәкъдим итте Коръәндә. Без аларны үтибезме? Ни өчен сез, иң кадерле әдәм балалары, үтәмисез Аллаһының кушканнарын? Кеше ни уйлар, дип йөргән бер дәвердә сихер белән җәфа чигәсез. Гөнаһлардан, хәрам ризыклардан, хәмердән, хәрам итләрдән, бисмилласыз суелган итләрдән һәм башка төрле хәрам маллардан үзләрегезне саклагыз, үзләрегезне пакьлагыз, гайбәтләрдән, ялганнардан, төрле-төрле бозык гамәлләрдән үзләрегезне саклагыз, явыз бәндәләр белән аралашуларыгызны, төрле-төрле күрәзәчеләргә йөрүләрегезне туктатыгыз, төрле-төрле астрологияләр белән, төрле экстрасенсларның китапларын укып, төннәр буе алар белән җенләнеп ятуларыгызны туктатыгыз. Аллаһ каршында ничек җавап бирерсез сез, том-том сихер китапларын укыганда, "Әлхәмдүлилләһи раббил-гәләмин" дигән аятьнең мәгънәсен дә аңламасагыз. Коръәни Кәримдә һәрнәрсәдән саклану бар, һәрнәрсәдән гыйлем бар. Коръән белән мәшгуль булыгыз. Дога белен мәшгуль булыгыз, инкарь итмәгез динне. Динне инкарь иткән кеше Аллаһны инкарь иткән булыр. Аллаһны инкарь иткән кеше көферлеккә төшкән булыр. Ул бәндәгә дөньяда вә ахирәттә олуг газаптыр.

Ә инде, җәмәгать, сездә менә без алда сөйләп үткән кайбер хисләр, кайбер тойгылар, шушы сигез төрле сихернең берәрсе бар икәнен белсәгез яки тойсагыз, Коръән белән гамәл кылып, Коръән белән өшкерүче кеше янына барырга кирәк. Без сезне иң күркәм итеп күргәнгә күрә, сезнең саклануыгызны теләгәнгә күрә, бүгенге көндә Җир йөзендә сихер киң таралганга күрә, урамга чыккач төрле чатта сихер китапларын сатып алып, кечкенә яшьтәге бала да сихерчегә әйләнергә мөмкин булган вакытта — без сезгә: "Сакланыгыз, иманга кайтыгыз, Ислами рухият белән яшәгез!" — дип тәкъдим итәбез. Бу вакытта сез үзегезнең исәнлегегезне дә, иманыгызны да һәм дә дөнья вә ахирәтегезне дә бәхетле, сәгадәтле итәрсез. Һәммәгезгә дә исәнлек, саулык, сәламәтлек, бәхет, сәгадәт, гаиләләрегез даими булсын, балаларыгыз исән-сау булсын. Ялкауланмагыз, тартынмагыз намаздан. Намаз сезне дөньада да, ахирәттә дә бөек затлардан кылыр. Барыбызга да Фирдәвес җәннәтләрендә бергә мәңге калырга Раббебыз насыйп өйләсен! Әссәләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү!

Чыганак: Игелек


---

--- | 07.03.2017

Казанда аэропортка юл тоткан машина шартлап "күккә очкан" (ВИДЕО)

$
0
0
08.03.2017 Хәвеф-хәтәр
Социаль челтәрләрдә Казанда аэропортка бару юлында «Лада Веста» җиңел машинасы шартлаган видеоязма барлыкка килде. Казанның Оренбург трактында, аэропортка бару юлында, «Лада Веста» автомобиле шартлаган һәм яна башлаган.

Юл читендә ут әйләндереп алган машина видеосы социаль челтәрләрдә барлыкка килде. Видеода күренгәнчә, янган машинадан куе кара төтен күтәрелә.

 


Елат безне, Азат! (ВИДЕО)

$
0
0
09.03.2017 Мәдәният
Ике метрлы ыржыктай ир-егетнең зур сәхнәдә җырлавына бүген алай ук искитмәле хәл дип карамасак та (хәзер кем генә җырламый!), аның хисләрен тыя алмыйча елавын тамашачы тиз генә онытмас. Ә ул җырчының Шыгырдан егете икәнлеген дә әйтсәм, аңлаган укучы шаккатачак. Сүзнең Рәшит Ваhапов фестивале лауреаты Азат Абитов турында барганлыгын чамалаучыларыгыз булгандыр.

Тамашачы инде аны танырга гына түгел, яратырга да өлгерде. Филармониягә аның беренче зур концертын карарга дип зал тутырып килгән халыкның үз-үзен тотышыннан мин шуны аңладым: тамашачы тыйнак та, ихлас hәм үзенчәлекле дә талантларга сусаган. Шулай булмаса, ул дулкынланып беренче тапкыр зур сәхнәдә имтихан тоткан яшь җырчының хисләрен тыя алмый елавына кушылып үзе дә еламас иде. Әнисенә багышланган җырны аның ана телендә – чуашча җырлаганда Азат яшьләрен яшереп кала алмады. И бу ихласлык, и бу самимилек! Уйнауга, тапталган сәхнә алымнарына корылган күпсанлы тамашалар, туйдырып кына калмыйча, халыкның күңелен дә зәгыйфьли шул. Тамашачы зәвыксызлыкка, урам теленә hәм мәгънәсезлекләргә инде күптән күнгән булса да, шул агымда Азат, Гөлсирин hәм Рәмис кебек саф, ихлас, зәвыклы талантларны шунда ук күреп ала, таный hәм яратып кала. Нәкъ менә шундый авыр да, мактаулы да эшне үз өстенә алганы өчен Р.Ваhапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттаховка без атлаган саен рәхмәтебезне әйтик, зурлыйк. Азат Абитовның концертында да сән¬гатьтән, җырдан ерак торалар дип саналган Шыгырдан авылы җәмәгатьчелеге үзләрендәге беренче яшь җырчыга, зур сәхнәгә күтәрелү мөмкинчелеге тудырганы өчен, Рифат әфәндегә кат-кат рәхмәт җиткереп кенә калмыйча, аңа Чувашия Диния нәзарәтенең якташлары Фәтхи Бурнаш исемендәге бүләк тапшырулары өчен дә без – залдагылар шатланып утырдык.
 
Чыннан да, гомер бакый дөнья куу белән артыграк мавыккан ике меңгә якын йортлы hәм җиде мәчетле Шыгырданда төрле өлкәдә зур уңышларга ирешеп танылган шәхесләр шактый күп булса да, җырчылар юк иде әле. Хис-кичерешләрне ераграк яшерергә күнеккән мишәр кавеменә сәхнәгә менеп җырлау ир-ат өчен мактаулы эш саналмаудандыр инде ул. Заманга ияреп сәхнәгә менүчеләре Азатка ка¬дәр дә булгандыр бәлки. Ләкин бу эшкә төптән җигелеп, үҗәтләнеп, бөтен җаны-тәне белән бирелеп тотынган hәм Венера Ганиева кебек укытучыга, Рифат Фәттахов кебек продюсерга тарыганнары булмагандыр, күрәсең. Аннары, ничек кенә булмасын, Шыгырданда да сәнгатькә гашыйк гаиләләр бар. Әнә бит Азатның да әтисе – Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ә әнисе мәктәптә баян классын алып бара. Шулай да татарча яшәү рәвешен үз иткән әнисенең өлеше зур булгандыр Азатның сәхнәгә тартылуына. Тик торганнан гына егет әнисенә багышланган моңлы чуаш җырын башкарганда еламагандыр.

Ихласлыгыңны, самимилегеңне югалтма, осталыгыңны hәрдаим арттыр, заманага ияреп кырысланма hәм безне дә кырысланудан, күңел тупаслануыннан сакла, дип телисем килә минем Азат Абитовның концертын яратып караганнан соң.

Миңназыйм Сәфәров
(“Ватаным Татарстан”,   /№ 32, 07.03.2017/)

 


---

--- | 09.03.2017

Тинчурин театры артистлары Артем Пискунов һәм Резедә Сәләхованың сабыйлары туган (ФОТО)

$
0
0
09.03.2017 Мәдәният
Сөенечле хәбәр! Тинчурин театрының әйдәп баручы артистлары - Артем Пискунов белән Резедә Сәләхованың 3 мартта уллары туган. Бу хакта артистларның хезмәттәшләре инстаграм битендә котлау сүзләре язып хәбәр итә.

"Кадерле Артем, Резедә, шатлыгыгызны уртаклашабыз! Сабыегыз сезне куандырып, игелекле, бәхетле, акыллы, сау-сәламәт, үзегез кебек сәләтле, кешелекле булып үссен! Сезгә гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш, иҗади уңышлар телибез!" - дигән алар.

 

 

 


---

--- | 09.03.2017

Салават белән Элвин Грей 8 Мартны ничек билгеләп үткән? (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
09.03.2017 Шоу-бизнес
Салават белән Элвин Грей, Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразова һәм башка "йолдызлар" 8 мартны ничек билгеләп үтә? Intertat.ru электрон газетасы татар җырчыларының социаль челтәрләренә күзәтү ясаган.

Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар
Кайсы җырчы зарланып йөрде әле эстрадада акча эшләп булмый дип? Җырчы пар акчалардан котлау язган. Иң кыйммәтле котлау номинациясе булса, һичшиксез, болар беренче урын алыр иде. Без санаган буенча, ким дигәндә, идәндә 40 мең сум акча ята. Билгеле, Ришатның акчалары чындыр, "фантик" акчалар белән Айгөлнең күзенә төтен җибәрмәгәндер дип фикер йөртик.


 

 
Фирдүс Тямаев

Фирдүс Тямаев әллә ниләр уйлап чыгарып маташмаган. Хәтта "Фирдүстямаевча" кулларын алга куеп биеп тә күрсәтмәгән. Бер сыздырып җырлап кына котлаган.

 

19 кешенең гомерен өзгән җинаять эше буенча суд процессы башланды

$
0
0
09.03.2017 Фаҗига
Бүген Казанда “Адмирал” сәүдә үзәгендә булган янгын очрагы буенча суд процессы башланды. Эшне Киров районы судында караячаклар. Искәртеп үтәбез, “Адмирал” сәүдә үзәгендә фаҗига 2015 елның 11 мартында булды. Уттан 4 мең квадрат метр мәйдан зыян күргән. Янгын 19 кешенең гомерен өзә, 61 кеше җәрәхәтләр ала. Җинаять эше буенча 703 кеше зыян күргән дип табылган.

Әлеге җинаятьтә 12 кеше гаепләнә: “Заря” ҖЧҖ директоры һәм аның ике урынбасары, “АС Менеджмент” идарә компаниясе” ЯАҖ гендиректоры, Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе белгече, районара суд приставлары бүлеге җитәкчесе. Шулай ук түбә ябуны башкарган биш эшче дә бу исемлектә бар. Әлеге җинаятьне эшләүдә катнашы барлыгын 2 эшче генә таныган. Калганнары өлешчә таный, яисә бөтенләй гаепне кире кага.

Суд утырышы сәгать 10.00 дә башланды.


---

--- | 09.03.2017

Сәхнә - ашыгыч ярдәм - хастаханә: Марат Кәбиров март бәйрәмен гадәттәгечә урын өстендә үткәрә (ФОТО)

$
0
0
09.03.2017 Җәмгыять
Марат Кәбиров исеме күпләргә таныш, аны ишетеп булса да белмәгән кеше сирәктер. Әдәбиятның төрле тармагында, шул исәптән, фантастика, фэнтези, мистика, триллер, драма, юмор өлкәсендә эшләүче күпсанлы китаплар авторының үз тормышында да триллер булган, ахры.

Кем әйтмешли, "упал, потерял сознание, очнулся - гипс", дигәндәй, бәйрәм көннәрен Марат әфәнде янә хастаханәдә үткәрергә мәҗбүр булган.

Ник "янә" икәнен язучы үз инстаграм битендә язып аңлаткан:

"Март бәйрәмнәре икенче ел инде постельдә үтә. Һәм икесендә дә бер маршрут буенча: сәхнә - ашыгыч ярдәм - хастаханә. Быел - Салават шәһәр больницасында. (Башкортстан). Әйбәт дәвалыйлар. Савыгып киләм инде," - дип язган ул.

 


---

--- | 09.03.2017
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live