Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Рим Хәсәновка бүген 70 яшь тулды

$
0
0
09.03.2017 Мәдәният
Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, үлмәс хитлар язган композитор Рим Хәсәновка бүген 9 март көнне 70 яшь тулды.

Хәсәнов Рим Мәхмүт улы (9 март 1947) — Башкортстанның атказанган сәнгать хезмәткәре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. "Кышкы романс", "Өфе юкәләре", "Юкка түгелдер", "Галия белән Заһир дуэты", "Мине юллар чакыра", "Сиңа килдем, иркәм", "Ялгыз аккош күлләрдә", "Кичер мине, әнкәй, гафу ит", "Үз ягыма кайтсам" һ.б. популяр җырлар авторы.

"Матбугат.ру" сайты Рим әфәндене чын күңелдән юбилее белән котлый!


---

--- | 09.03.2017

“Таяну ноктасы”н карагач, тәвәккәлләргә булдым

$
0
0
09.03.2017 Хатлар
Бу темага күптәннән язарга йөрсәм дә, ничектер җай чыкмады. Ә телевизордан “Таяну ноктасы”н карагач, тәвәккәлләргә булдым. Авылларның бетә баруы темасына багышланган иде ул. Соңарып булса да, авыл темасына кагылуларына сөенеп, бик бирелеп карадым тапшыруны.

Мин Иске Чакмак авылына моннан 40 ел элек эшкә билгеләнеп килгән идем. Шул еллар эчендә авылның ничек бетә баруы күз алдымда. Мин килгәндә авылда 63 хуҗалык булып, сыер, дуңгыз фермаларында эш гөрләп бара, хәтта атлар да үрчетелә иде. Шул 40 ел эчендә аларның берсе дә калмады, шулай да бер буш сыер фермасын ремонтлап, кошчылык фермасы ясадылар анысы.

Авылда медпункт, клуб, китапханә бар әлегә. Укырга балалар беткәч, мәктәпне ябып куйдылар һәм яртылаш сүттеләр. Кемнәрдер мәчет итәргә йөрделәр дә, яңадан кул селтәделәр.

Үзем зур авылда туып-үскәнлектән, кечкенә авылга ияләшү башта бик авыр булды. Ләкин адәм баласы һәр нәрсәгә ияләшә бит ул. Яңадан күчеп китү мөмкинлеге тугач та китеп булмады, чөнки иптәшем авылның чын патриоты, ул беркая да китәргә теләмәде.

Авылда йортлар саны да кимеде хәзер: 33 хуҗалыкта гына чын тормыш кайный, 12сендә җәй көне хуҗалары яки балалары торып китә, ә 10сында инде тормыш бөтенләй сүнгән. Авыл бит югыйсә бик матур җирдә урнашкан: бакча артыннан гына Ык елгасы ага, кул сузымында урман, тирә-ягында болыннар һәм калкулыклар. Бернинди санаторий да эзләп йөрисе юк. Район үзәгеннән дә 12 чакрым ераклыкта гына.

Ләкин авылда яшьләр калмый, калыр иде – эш юк. Әле пенсиягә чыгып җитмәгәннәр дә йә район үзәгенә, йә күрше-тирә авылларга барып эшләп йөриләр. Ә инде андый мөмкинлеге булмаганнар күп итеп мал асрый. Былтыр әле көтүдә 50 баш эре мал йөрде, ләкин сарыклар бик кимеде. Печән сезоны кергәч, дәррәү печән эшенә керешәбез. Башы эшләгәннәр, бурычтан да курыкмыйча, җирен дә, техникасын да алып калды. Ә инде боларның берсе дә булмаганнарга айлар буе печән әзерлисе. Шуңа күрә җәйнең рәхәтен дә күрми каласың.

“Таяну ноктасы” тапшыруында барысы да дөрес фикерли, ләкин иң ошаганы Фәүзия апа Бәйрәмованыкы булды. “Авылда буш йортлар булса да, анда теләсә-кемне урнаштырмаска кирәк”, – дигән фикер әйтте ул. Бик дөрес. Безнең авылга да күчеп кайтучылар булды, кайберләре авыл тормышына әйбәт кенә кушылып китте, калганнарының нинди кеше икәнлеген вакыт күрсәтер. Ләкин кайтканнар барысы да пенсия яшендәгеләр, шулай булгач, авыл яшәрә дигән сүз түгел бу. Авылны тота торган 10 яшь гаилә бар (яшь дип, иң яшенә дә 38 яшь инде), аның шулары гына мал асрый, картлар асрап мәшәкатьләнми, тавык кына тота. Инде шул гаиләләрнең кадерен белеп, аларны авылдан китмәслек итәсе иде.

Аннан авылларның төп бәласе – юлсызлык. Яз-көз айларында үзебез дә ничекләр генә интекмибез. Кайтасы балаң да кайталмый ята, нигә ул машинасын бетереп, батып йөрсен ди. Юлсызлык чорында авылны бәла-казалардан, кешеләрне кискен авырулардан Ходай үзе сакласын инде.

Хәзер менә үзара салым акчасы җыя башладылар, бездә ике ел рәттән кеше башына меңәр сум җыялар. Ярый, быел кыш юл булды, интекмәдек, ачып кына тордылар. Менә язы җитә бит әле, быел аның кары да күп. Шулай ук иртә-кич урамнар яктыртыла. Ләкин болар гына аз шул. Проблеманы тирәнтен өйрәнеп, кеше кадерен ныграк белергә кирәк хөкүмәтебезгә.

Авыл кешесенә дә “үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын” дип кенә яшәргә кирәкми. Битарафлыктан чыгар вакыт. Берничә елдан авыллар урынына ни генә калыр?

Авылдан чыккан, төрле җирдә яшәүче авылдашлар бөтенләй ярдәм итми дип булмый. Самарада яшәүче Әлфинур апа авылга бик нык ярдәм итте элек, шулай ук энесе Наил Хәмматуллин белән авыл зиратын әйләндереп алырга материал белән ярдәм иттеләр, ә авылдашлар Наил белән бергә әйләндереп алдылар. Сабантуй үткәрүдә дә читтәге авылдашлар акчалата да, әйберләтә дә ярдәм күрсәтә. Ләкин сабантуй елга бер генә бит ул, үтә дә китә. Авылга хәзер ныграк ярдәм кирәк. Әнә, районыбызның Түреш, Елгабаш, Кырынтау, Атлас авыллары көчле спонсорлары булу аркасында нинди үсеш кичерделәр, без аларга кызыгып кына карыйбыз шул.

Әйдәгез әле, барыбыз да уйланыйк авыллар язмышы турында. Саклап калыйк авылларыбызны. Киләчәк буыннар алдында йөзебез якты булсын.

Нурия ШӘРИФУЛЛИНА. Мөслим районы, Иске Чакмак авылы.


---

--- | 09.03.2017

Данил Сәфәровтан хатын-кызларга 10 КИҢӘШ

$
0
0
09.03.2017 Ир белән хатын
Замана хатын-кызы нинди ул дисезме? Әлбәттә, төрлесе бар. Әмма бер категория асыл зат бигрәк замана галәмәте инде. Һәрвакыт алда булырга теләүче, үзен көчле хис итүче, ирләр белән ярышучы кызларны әйтүем.

Танышларым-дусларым арасында кияүгә чыга алмаган 25-35 яшьлек кызлар күп. Берсе дә төшеп калганнардан түгел. Киресенчә, бала тәрбиялисе булмагач, бар көчләренә карьера ясыйлар. Үзләре ипотекага фатир алган, машина йөртәләр, ирләр игътибары да юк түгел. Әмма ир юк. Чөнки ир аларга кирәкми дә. Ирдән таләп ителә торган бар эшне алар үзләре башкара. Мондый кызлар кияүгә чыкса, аларга тагын да авыррак булыр, дип уйлыйм. Чөнки дилбегәне ир белән бүлешәсе килмәс. Инде ничә ел дилбегә тотып ияләнелгән бит. Көчле хатыннан ир дә курка. Барысы да бер-берсенә бәйләнгән, кыскасы.

Хатын-кыз – табигатьтән көчле зат. Экстремаль ситуациядә ир түзми, хатын – түзә. Тарихта моңа дәлилләр бик күп. Бүгенге хатыннарның гаиләдә баш булуларына да тарихи аңлатма бар. Совет заманында эчү модада иде. Ирләре хәмер белән мавыккан арада гаилә дилбегәсе хатыннарга калды. Алар бу дилбегәне чарасыздан алды. Хәзер инде эчү дә модада түгел сыман, әмма бер биргәнне кире алу психологик яктан җиңел түгел. Хатын-кызның бәхете ирдән диләр (ирнеке дә хатыннан анысы үзе). Чыннан да шулай. Карьерада зур уңышларга ирешкән кызлар тыштан ялтырый, эчтән калтырый. Эчтән бик бәхетсез алар. Кияүдә булып гаиләдә баш булырга мәҗбүр булган хатыннар да шул ук хәлдә. Замана хатын-кызының төп проблемасы - хатын-кыз була белмәүдә. Хатын-кыз ролен дөрес уйнамауда. Ни өчен мин бәйрәм көннәрендә акыл сатып утырам соң әле? Барлык асыл затны бәхетле итеп күрәсе килә. Шул гына. Һәр хатын-кызга хатын-кыз була белү бәхете теләп калам!

Данил Сәфәровтан хатын-кызларга 10 киңәш:


1. Ирләрегез белән ярышмагыз, дилбегәне үз кулыгызга алырга тырышмагыз
.
2. Гаилә бюджетын ирегез алып барсын.

3. Ирегездән күбрәк акча эшләргә омтылмагыз.

4. Квартплатаны һәм башка түләүләрне үзегез түләмәгез.

5. Машина йөртсәгез дә, техосмотр-фәләннәрен ирегез башкарсын.

6. Ирегезне мактагыз, аның белән соклануны үзенә әйтегез.

7. Ирләрегезнең мавыгуларын хөрмәт итегез (спорт, ау, балык тоту, корал ярату, дуслар белән очрашу һ.б.).

8. Дус кызларыгызга һәм әниегезгә ирегезне беркайчан яманламагыз.

9. “Әтиегез ни әйтер” дип балаларыгыз каршында әти авторитеты булдырыгыз

10. Алдагы 9 пунктның барысы да ирләр турында. Әмма хатынның бәхете ирдән бит.

 


---

--- | 09.03.2017

Әбиләр, су дип белеп, ике банка шартлаткыч сыекчаны селкеткән һәм...

$
0
0
09.03.2017 Хәвеф-хәтәр
Бервакыт республиканың Эчке эшләр министрлыгы белгечләре Казанның Батыршин урамында шартлау булган җиргә килә. “Бүлмәгә керсәк, ике олы яшьтәге ханым һәлак булган. Берсенең кулы изелгән, икенчесенең башына зыян килгән. Аптырашта калдык. Пенсионер карчыкларга шартлаткыч кайдан килгән, дип аптырыйбыз.

Баксаң, аларның танышлары заводта эшли һәм аннан 2 банка шартлаткыч сыекча алып кайткан да, бу әбиләргә сакларга калдырган. Банкалардагы сыеклык гади судан бер нәрсәсе белән дә аерылмый үзе.  Пенсионер ханымнар исә әлеге банкаларны ачып, селкетеп кенә караган һәм шартлау барлыкка килгән. Нәтиҗәсе бик аяныч. Шуны әйтәсе килә: шартлаткыч матдәнең нинди икәнен белү мөмкин түгел”, - дип тасвирлый бу фаҗиганы республика буенча Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистик үзәге җитәкчесе урынбасары Равил Шәйдуллин.

Казанда шартлаткычларны тикшерә торган техник лаборатория бердәнбер. Казанда гына түгел, бөтен Татарстанда да. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистик үзәге җитәкчесе Әнәс Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, мондый лабораториянең берсе дә җитәрлек. Чөнки аларны җиһазлау бик кыйммәткә, берничә йөз миллион сумга төшә.

Лаборатория тышкы яктан гап-гади кебек тоелса да, эченә кереп идәненә аяк баскач ук аның үзенчәлекле бина икәненә төшенәсең. Беренчедән,  анда кеше булмаганда температура һәрвакыт +5 градус тора. Бу энергияне экономияләү максатыннан эшләнелә. Бинада кеше эшләгәндә исә 22 градуска кадәр җылытыла.

Лабораториягә кергәч үк, эксперт куллары белән  антистатик җайланманы тотарга тиеш. Бу аның тәнендәге электрны киметү өчен эшләнелә.

Әйтелгәнчә, биредә идәннәр дә гади түгел. Шартлаткыч җиһазларны, матдәләрне тикшергәндә очкыннар чәчрәп, янгын чыкмасын өчен, лабораториядә идәннәр графит белән  ясалган.

Лабораториянең беренче бүлмәсендә, гадәт буенча, шартлаткыч матдәне карыйлар, рентген аша уздыралар. Шартлаткыч  җайланманың эчендә нәрсә булуын күреп белү кыен. Сапер аны куркынычсызландырган очракта да, шартлау булырга мөмкин. Чөнки берәү дә шартлаткычның эчен белми, аны ясаучыдан кала, билгеле.

Биредә хәтта өстәл дә махсус ясалган, өслеге янгын чыкмый торган материалдан түшәлгән.

Лабораториядә экспертиза үткәрелергә тиешле шартлаткычлар гына саклана. Аларны экспертлар карап, тикшерү уздырганнан соң, саперлар аны кешеләр өчен куркыныч булмаган җиргә алып китә һәм шунда саклый. Бу система бары Татарстанда гына җайга салынган, диде Әнәс Мөхәммәтҗанов.

-    Эксперт дөрес һәм барысын да җиренә җиткереп эшләсә, ул чагында шартлау булырга мөмкин түгел. Әгәр дә сапер аннан соң эксперт эшенә салкын караса, шартлаулар да килеп чыгуы бар. Ул очракта бәхетсезлек очрагыннан берәү дә саклана алмый. Безнең махсус костюмнарыбыз бар, тик алар гына да саклап кала алмый торган матдәләр була, - ди тәҗрибәле хокук саклаучы.

“Шартлаткыч куелды дип шалтыратучы юләрләр күп”

-    Теге яки бу урында шартлаткыч куелган, дип шалтыратучы юләрләр бик күп. Тик чакырган җиргә барганда, анда безне нәрсә көтүен без беркайчан да белмибез. Шуңа да куркынычсызлыкны мөмкин кадәр нык саклыйлар. Билгеле, кайберәүләрнең бу гамәлләр ачуын чыгара. Кеше күп булган урыннарда, метрода куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен файдаланыла торган ысулларны өнәмәүчеләр дә бар. Европа илләрендә барган хәлләрне генә карагыз. Дөньяда шартлаткыч матдә һәм  террорчы булганда, куркыныч һәрвакыт булачак. Шуңа да теләсә нинди вакыйгага әзер булу кирәк, - ди Әнәс Мөхәммәтҗанов.

“Бакчада 4 чиләк граната”

Экспертларга төрле очраклар белән очрашырга туры килә, шуңа да башкарган эшеңне кат-кат тикшерү мөһим, дип саный ул.

Шундый бер очрак дача кишәрлегендә була. Ир белән хатын дача сатып ала һәм язын бакча казыганда, очраклы гына тимер чиләккә тап була. Тирәнрәк казый башласалар, чиләк тулы граната икәне ачыклана. Баксаң, дачаның элеккеге хуҗасы хәрби объектта эшләгән һәм эшеннән, сугыш була калса дип, гранаталар “чәлдергән” дә, шуны бакчасына күмгән. Әмма үзе вафат булганнан соң, моның хакта белмәгән тол хатыны дачаны сатып җибәргән.

Саннар
 
•    Үзәк җитәкчесе белдергәнчә, лабораториягә юнәлдерелгән объектларның 80 процент чамасы куркыныч яный торган. Калганнары исә өйрәнү гранаталары, ясалып бетмәгән  шартлаткычлар.
 
•    Ел саен эксперт-криминалистлар тарафыннан Татарстанда шартлау яный торган 60лап объект тикшерелә.
 
•    Безнең экспертлар тикшерү уздырган иң зур бомба — 1937 елда ясалган һәм аның авырлыгы 100 кг тәшкил иткән.
 
•    Татарстан территориясендә Бөек Ватан сугышы кыры булмауга карамастан, сугыш кайтавазы әле дә, аеруча Казанда яңгырый. Шартлаткыч җиһазлар буенча белгечләр моны республика башкаласында Дары заводы урнашуы белән бәйләп аңлата.
 
•    Татарстанның шартлаткыч техник лабораториясендә бары 3 эксперт кына эшли. Әмма бу да республика өчен җитәрлек, ди Әнәс Мөхәммәтҗанов.


Лилия ЛОКМАНОВА

--- | 09.03.2017

Татарстанда суыта (ҺАВА ТОРЫШЫ)

$
0
0
09.03.2017 Экология
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә көндә республикада һава торышы чагыштырмача салкынрак булачак. Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан, талгын. Төнлә  – 2 -7, аязган вакытта 9-12 градус салкын булачак. Көндез 2 градус салкыннан – 3 градуска кадәр җылы. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
 
10 мартта аязучан болытлы һава, урыны белән явым-төшемнәр күзәтеләчәк. Җил көньяктан, талгын. Төнлә -1..-6, аязган вакытта -10 градуска кадәр салкын. Көндез -2..+3 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
 
11 март көнне аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяктан, талгын. Төнлә -3..-8, аязган вакытта һәм көнчыгыш районнарда -9..-14 градус салкын, көндез -4..+1 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.


---

--- | 09.03.2017

Татарстандагы коточкыч юл һәлакәтеннән ФОТОлар

$
0
0
10.03.2017 Фаҗига
Азнакай районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте хакында тулырак мәгълүмат барлыкка килде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ике автомобиль бәрелешү аркасында ике кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига кичә иртән Азнакай – Ютазы трассасының 15 нче чакрымында Карамалы авылы янында булган.

«Лада Калина» һәм «КАМАЗ» йөк машинасы бәрелешү аркасында җиңел автомобильдәге 31 яшьлек машина йөртүче һәм 59 яшьлек пассажир хатын-кызның гомере өзелгән.


---

--- | 09.03.2017

Ришат Төхвәтуллин бушка концерт куя башлаган?

$
0
0
10.03.2017 Шоу-бизнес
Җырчы Ришат Төхвәтуллин туган авылы - Башкортстанның Туймазы районы Карамалы Гобәй авылында тәүге тапкыр бушка концерт куйды. Җырчы туган ягында концерт куярга күптәннән хыялланса да, гастрольләр графигының тыгыз булуы моңа комачау иткән.

- Ришат, гадәттә, синең концертыңа билет алу кыен, чөнки билетлар тиз сатылып бетә. Ә авылыңда бушка концерт куйгансың. Халык сыеп бетә алдымы?

- Концерт көне алдан билгеле булса да, афишаларны концертка ике көн кала гына урнаштырдык. Алары да авыл эчендә генә куелды, чөнки артык шау-шу куптарырга теләмәдек. Авылдагы Мәдәният йорты зур түгел, бөтен халыкны да сыйдырып булмас иде. Карамалы Гобәй клубы концерт башланырга кала 2 сәгать алдан ук шыгрым тулды. Кемдер хәтта үз урындыгы белән килде. Иң күңеллесе һәм сөендергәне - балаларның күп булуы. Яшьләр аягүрә басып карады. Өлкән яшьтәге кешеләрнең, яшүсмерләрнең һәм балаларның Туймазыга яки Бәләбәйгә барып концерт карау мөмкинлеге юк. Ә минем өчен аларның иҗатымны бәяләве, үз фикерен белдерүе бик мөһим. Бигрәк тә мәктәп яшендәге балаларны концертымда күрергә теләдем.

- Туган авылың халкы алдында җырлау авыр түгелме? Ничек кабул иттеләр сине?


- Туган ягымда мине бик матур һәм җылы кабул иттеләр. Үзем дә рәхәтләнеп чыгыш ясадым. Таныш йөзләргә карап җырлавы бик җиңел, алар миңа көч-дәрт биреп утырды! Шуңа күрә дулкынлану хисләре концерт башлануга ук юкка чыкты. Үземне балачакка кайткандай хис иттем. Залда сыйныфташларым, укытучыларым, күршеләрем, туганнарым, күрше авыл кунаклары бар иде.

- Балачагыңда Карамалы Гобәй авылының Мәдәният йортында чыгыш ясаганың булдымы?

- 4нче сыйныфтан бирле Мәдәният йортында үткәрелгән барлык чараларда актив катнаштым. Авыл клубы безнең өчен икенче йортыбыз иде. Әнием биредә 20 ел җитәкче булып эшләде. Сәнгатькә беренче адымнарымны нәкъ менә шушы сәхнәдә ясадым. Аллага шөкер, бүгенге көндә авылыбызда халкыбызның милли гореф-гадәтләре, мәдәнияте, теле саклана.

- Ришат, кайбер артистлар авылларда концерт кую чыгымлы дип саный. Бу фикер белән килешәсеңме?


- Танылган артистларның барысы да диярлек авылдан чыкса да, зур сәхнәдә, шәһәрдә чыгыш ясарга омтыла. Авылда концерт кую керем китерми, дип уйлаучылар бар. Ләкин, минемчә, авылларда да концертлар куярга кирәк. Акчага гына табынып яшәргә кирәкми. Кайвакыт ул хакта онытып тору зарур.

- Карамалы Гобәй халкын киләчәктә дә концертларың белән сөендерәчәксеңме?


- Авылдашларыма зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Мин генә түгел, төркемемдә эшләүче егетләр-кызлар да бу концерттан әйтеп бетергесез хис-кичерешләр белән китте. Киләчәктә дә туган ягымда концерт куярмын дип өметләнәм, Алла теләсә!


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 10.03.2017

Скинхедлар Казан сәүдә үзәгендә атыш оештырырга планлаштырган

$
0
0
10.03.2017 Криминал
Февраль аенда Казанда Африкадан килгән студентны үтергән кешеләр табылган. Тикшерүчеләр әйтүенчә, 19 яшьлек Роман Хәлилов белән 22 яшьлек Руслан Архипов үз гаепләрен таныган. Билгеле булганча, бу җинаятьне ачуда ярдәм итүчегә Татарстан Президенты 1,5 миллион сум акча түләнәсен әйткән иде. Ә хокук сакчылары Архипов белән Хәлиловның башка шундый җинаятьләргә катнашы булу-булмавын тикшерергә җыена.

"Ахырда өч патрон: икесе – аны тоткарлаячак полиция хезмәткәрләренә, соңгысы – үзенә

Инде хәбәр иткәнебезчә, Казанга ике ел элек Африканың Чад иленнән килгән һәм КФУда белем алган Махджуб Тиджани Хассанның мәетен 16 февраль төнендә ул яшәгән тулай торак янында таптылар. Икенче көнне Татарстан прокуроры Илдус Нә­фый­ков гаеплеләрне ачык­лауның хокук сакчылары өчен намус эше икәнен әйтте. Президент Рөстәм Миңнехановның әлеге вакыйганы махсус кон­трольгә алуы, җинаятьне ачуда ярдәм итүчегә исә 1,5 миллион сум акча вәгъдә ителүе турында хәбәр иттеләр. Өч атна дигәндә, хокук сакчыларыннан хәбәр килде: 19 һәм 22 яшьлек ике егетне тоткарлаганнар. Ике көн элек исә Россия Тикшерү коми­теты­ның Татарстан буенча тикшерү идарәсе вәкилләре Роман Хәли­лов белән Руслан Архиповның үз гаепләрен тануы турында җит­керде. Икесе дә – моңа кадәр хө­кем ителгән кешеләр.

Бәйрәм көн булуга карамас­тан, идарә вәкилләре журналистлар алдында хисап тотты. Ида­рәнең аеруча мөһим эшләр буенча беренче бүлеге тикшерү­чесе Игорь Золотов сүзләренә караганда, тикшерү барышында аларның милләтчелек социализмы идеологиясе йогынтысында җинаять юлына басуы ачыкланган. “Башта җинаять кыласы урынны озак тикшереп йөр­гән­нәр. Аннары билгеләнгән көнне явыз гамәлләрен кылганнар. Чит илдән килгән студентка чүкеч һәм пычак белән һөҗүм иткән­нәр”, – дип сөйләде журналистларга Золотов.

Хокук сакчылары егетләрдән сорау алу барышында төше­рел­гән видеоязманы да күрсәтте. Роман Хәлилов нацизм идеологиясе белән 2010 елда кызыксына башлаганын һәм инде шул вакытта ук һәр ак ир-атның дош­ман­нарны – кыяфәте белән славян булмаган кешеләрне үте­рергә тиешлегенә инанганын сөй­ли. 13-14 яшендә Хәлилов Африкадан килгән студентларны үзенә корбан итеп сайлый. Әмма явыз ниятен тормышка ашыруга хәле җитеп бетми. “Базарда карбыз сатучыларга кагылып кына тавыш чыгарып булмый. Ә менә Африкадан килгән студентлар куркачак, алар бездән китәчәк. Аннары безнең хакта сөйли башлаячаклар, – ди егет. – Юк, мин үкенмим. Чөнки үземне дөрес эшләдем дип уйлыйм. Акция уңышлы узды. Безне кайчан да булса барыбер эләктерәселәрен аңлый идем”.

Иптәше белән алар футболда танышкан. Фанатлар арасында төрле кешеләр барлыгы турында белгечләр инде күптән кисәтә һәм бу беркемгә дә сер түгел. Әмма Россиядә, кызганыч, бу мәсьәләгә җитәрлек игътибар бирелми. Тегеләргә исә үзләрен күрсәтергә генә кирәк. Әнә бит тоткарланган егетләр журналистлар белән очрашу оештыруны сораган. Ә “Татар-Информ” агентлыгы хәбәр итүенчә, егет­ләрнең берсе, корал тотып, Казандагы сәүдә үзәгендә тәне ак төстә булмаган кешеләргә һөҗүм итәргә хыялланган. Ахырда исә өч патрон калдырырга җыенган. Икесе – аны тоткарлаячак полиция хезмәткәрләренә, соңгысы – үзенә.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, егетләрне эләктерү җиңел булмаган. Алар киемнәрен алыштырып йөргән, йөзләрен күрсәт­мәскә тырышкан. Аяк кием­нәренә спирт тутырылган махсус капсула салган, ә җинаять урынында этләр ис сизмәсен өчен, тоз һәм борыч сипкәннәр.

Хокук сакчылары исә барлыгы тугыз кешене тоткарлаган. Калганнарының исемнәре билгеле түгел. Инде хәзер бу кеше­ләрнең шуңа охшаш җинаять­ләргә ­катнашы булу-булмавын тикшерергә җыеналар. Әйтик, узган елның мартында башкалада Һиндстаннан килгән студент­ның мәете табылды. Сентябрьдә исә Казанда Яңа татар зиратында 100гә якын кабер ташын җиме­реп чыкканнар иде. Ул җинаять тә әлегәчә ачылмаган килеш калды.

Рафил Ногманов, Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәи­се урынбасары:


– Дөресен әйтергә кирәк, мондый шау-шулы җинаять Татарстанда беренче тапкыр килеп чыкты. Кайдадыр Мәскәүдә, Санкт-Петербургта скинхедлар, аларның җинаятьләре турында ишетеп тордык, ә бездә андыйлар юк иде. Бу  – коточкыч очрак. Мондый проблема бар иде, әмма чәчәк атмады. Рус милләт­чел төркемнәрендә кискен ка­раш­лы яшьләр бар. Андыйлар футбол фанатлары арасында күзәтелде. Алар хисапта торды, әмма, күрәсең, игътибардан читтә калганнар. Хисапта 25-30 кеше бар, әмма бу – рәсми сан. Алар күпкә күбрәк булырга мөмкин. Руслан Хәлилов та Петербургтагы скинхедка мөккиб­бән китүе турында сөйләгән, аның үрнәгендә җинаять кылганын әйткән. Төрле көч хезмәт­ләре, төрле структуралар бар, тәртип саклаучылар кая караган, дип гаепләргә кирәк­ми. Киресенчә, алар бик тиз арада мондый фашистик карашлы кеше­ләрнең эзенә төшеп, җи­наять кылуда шикләнелү­челәрне тоткарлады. Татарстанда йөз­дән артык милләт яши, матур, тату булып яшибез, без – башкаларга үрнәк. Каян чыга бу нәфрәт – әйтү авыр, әмма бу өй­рә­не­лергә, тикшерелергә тиеш. Ике егет тә тулы булмаган гаиләдә үскән. Күрәсең, дөрес тәрбия дә бирелмәгән. Җәмгыятьтә мигрантлар начар, алар безнең эшне тартып ала дигән караш бар. Мондый сүзләр дөрес түгел. 


Илнар ХӨСНУЛЛИН

--- | 10.03.2017

VII Бөтенроссия «Татар рухы һәм каләм» конкурсы игълан ителде

$
0
0
10.03.2017 Бәйге
Бәйге журналистлар һәм массакүләм матбугат чаралары арасында уза. Конкурста катнашу өчен матбугат чараларында татар дөньясы тормышын һәм эшчәнлеген яктыртырга кирәк. Быел бәйге Бөтендөнья татар конгрессының 25-еллыгына багышлана. Материаллар 2017 елның 30 июненә кадәр кабул ителә. Бу турында Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.

Конкурста законлы тәртиптә теркәлү узган массакүләм матбугат редакцияләре, аерым авторлар, фотожурналистлар, автор коллективлар катнаша ала.

Катнашучылар игътибарына! Бәйгедә берничә номинациядә катнашырга мөмкин. Шуңа түбәндәге искәрмәләргә игътибар итү сорала:

• Һәр номинациягә аерым гариза тутырырга һәм материалларны дөрес бүлеп бирергә кирәк.
• Гаризада газетның үзен теркәргә кирәк түгел. Конкурска тәкъдим ителгән материалның күчеремәсен кую таләп ителә.
• Төрле номинацияләрдә катнаша торган видеоязмаларны аерым яздырып бирү сорала.

Конкурс шартларына туры килмәгән файллар бәйгегә кабул ителми.

Татар-информ


---

--- | 08.03.2017

Якташыбыз Эдуард Латыйпов Сочида хәрби уеннар чемпионы булды

$
0
0
10.03.2017 Спорт
Сочида узган III кышкы Бөтендөнья хәрби уеннарында Россиянең җыелма комадасы капитаны булган биатлончы Эдуард Латыйпов һәм аның командасы - Алексей Корнев, Матвей Елисеев һәм Сергей Клячин чемпион исеменә лаек булдылар. Алар 20 километр дистанцияне үткәндә өч урында туктап, винтовкадан атырга тиеш иделәр.

Командадагы ике чаңгычының таяклары сынуга карамастан, егетләр сынатмадылар, тиз йөгерделәр, төз аттылар, нәтиҗәдә Франция һәм Австралия командаларын узып, беренче килделәр.

Камышлыда туып үскән якташыбыз Эдуард Латыйпов  2013 елдан бирле Уфада яши, һәм аны тренер Виктор Никитин тәрбияли.
 


Эльвира РӘФЫЙКОВА

--- | 10.03.2017

"Аллаһ хакы өчен, балаларымны үтермәгез!" – таксист эндәшмәде (БУЛГАН ХӘЛ)

$
0
0
10.03.2017 Язмыш
Сәлимә 3 баласы белән иреннән тол калды. Хәләленнән калган байлык, берникадәр вакытка җан асрарга җитсә дә, тора-бара тиз бетте. Балалары кечкенә булу сәбәпле, яшь хатын эшкә чыга алмый. Кайда барырга, кемнән ярдәм сорарга?

Менә  өченче көн инде  балалар да, үзе дә ачлы-туклы йокларга ята. Газизләрен, күрәләтә торып ачтан үтереп булмый бит. Озын төнне йокысыз үткәрде Сәлимә. Ә иртәгесен, кулына кечкенә баласын күтәрде дә, халык күп йөри торган мәйданга хәер сорарга чыгып китте.

Язгы көн булса да, кар суыгы әле җанга үтә. Әллә салкыннан, әллә гадәтләнмәгән эш алдыннан гәүдәсен калтырау алды аның. Каушавын басар өчен баласын үзенә ныграк кысты хатын. Менә аның яныннан ерак түгел такси машинасы килеп туктады. Машинадан төшкән кеше таксистка акча биреп, үз юлы буйлап китте. Хатын тәвәккәлләп таксист янына ашыкты. "Аллаһ хакы өчен, балаларымны ачтан үтермәгез. Ирсез калдым, ашарыбызга юк, ярдәм итегез!" – диде ул аңа. Таксист эндәшмәде. Бер карасаң, кызганыч та тоелды аңа бу хатын, икенче яктан аңа да бит акча кирәк. Хатыны кайчаннан бирле машина тәгәрмәчләрен алмаштыруын сорый, чөнки туздылар, йөрергә куркыныч. Һаман әле монысы, әле тегесе кирәк, бу эш сузылып килә. Таксист Хәсәннең нәфесе акчаны, әлбәттә, бирергә теләмәде. Ә күңелендәге эчке тавыш: "Син бит сау-сәламәт ир кеше. Акча эшләрсең, табарсың әле, бу балаларны ач калдырма", – диде. Хәсән – Аллаһы Тәгаләгәнең барлыгына ышанучы кеше. Йөрәге кушканны эшләде. Хатынның кулына кесәсендә булган барлык акчасын чыгарып салды.

Өенә кайткач, хатыны кабаттан тәгәрмәчләрне алмаштыру турында сүз башлады. Хәсән аны: "Автосервиска ремонтка язылдым", – дип алдалады. Биргән сәдакасе турында әйтсә, тавыш чыгуын көт тә тор. Алдагы өч көн шулай узды. Ә бер көнне эштән кайткач,  хатыны  аны эзләп бер ирнең килүен әйтте. “Сиңа шушы адрес буенча иртәгә тәгәрмәчләреңне алмаштырырга килүеңне сорадылар”, – диде. Хәсәннең аптыраудан башы катты. Ул бит бернинди сервиска да мөрәҗәгать итмәде, кем булыр бу? Хатыны ялганны белеп шулай шаяртамы? – дип уйлады. Төнне тынычлап йоклый алмады ир. Иртән торып күрсәтелгән адрес буенча сервисны эзләп китте. Ишекне автосервис хуҗасы ачты: "Сез таксист Хәсән буласызмы?", – дип сорады ул. Уңай җавап ишеткәч, ирне кочаклап алды да, яшьле күзләрен тутырып карап аңа текәлде: "Әйт әле Хәсән, син шулкадәр нинди изгелек эшләдең? Менә инде өченче көн рәттән минем төшемә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) кереп синең тәгәрмәчләреңне алмаштырып бирүемне сорый".
 
Уйлап карасаң, бер сәдакадән күпме кешегә файда булды. Тол хатынга, балаларга – ризык, таксистка – бушка тәгәрмәчләр, автосервис хуҗасына – төшендә пәйгамбәребезне (с.г.в.) күрү бәхете. Ә бит мондый бәхет һәркемгә дә бирелми!

Хәзрәт сөйләгәннәрдән. Энҗе НОГМАНОВА язып алды


---

--- | 09.03.2017

"Кем инде баласына шундый язмыш телә­сен?"

$
0
0
10.03.2017 Мәдәният
Алма агачыннан ерак төшми. Татарстанның халык артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларның балалары турында сүз чыккач, ирексездән, шулай дип уйлап куясың. Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова да әти-әнисе юлын сайлаган, әмма беркайчан да, мин – артист кызы, дип кычкырып йөрмәгән.

Барысына да үзеңә ирешергә, үз юлыңны табарга кирәк, ди ул бу хакта сүз чыккач. Без аның белән һөнәрнең четерекле яклары, артист баласы булу авырлык­лары турында да сөйләштек.

– Артист гаиләсендә үсүнең без белмәгән яклары шактыйдыр?

 
– Артист баласында җаваплы­лык хисе зур була. Әти-әниең кеше күз алдында, сиңа бакчада да, мәк­тәптә дә игътибар зур. Ә инде киләчәктә алар юлын сайласаң, таләпләр тагын да арта. Безнең үзебезне әти-әнидән түбән күр­сә­тергә хакыбыз юк. Рольгә алынганда син моны бигрәк дә көчле тоясың. Чөнки сизелә: сәхнәгә чыгуың була, бу рольне Исламия апа ничегрәк уйнар иде икән дип чагыштыра башлыйлар. “Мә­хәб­бәт чишмәсе”ндә авыл хатыны Зәм­зә­мияне уйнаганнан соң, әни­гә килеп, кызыгыз өчен рәхмәт сезгә, дип әйт­кәннәрен ишеткәч, иркен сулап куйдым. Синнән дә уздырды кы­зың, дип мактаганнары да бар. Яхшы сүз – азрак арттырыбрак җи­бәрсәләр дә, җан азыгы инде ул. Әни артыннан барырга, аны кабатларга тырышмыйм, һәр­кем­­нең – үз юлы бит.
 
– Әмма барыбер чагыштырырга туры килә. Исламия апа­ның яшьлек фотоларыннан сез карап торасыз кебек.

– Мине якыннан белмәгән ке­ше­ләр сәхнәдән әнигә охшата, аның чалымнарын табалар. Ә якын­­­нан белүчеләр, әтиең Хә­лил­не хәтерләтәсең, диләр. Әнигә Ләй­сән охшаган безнең. Ә мин төсем буенча гына түгел, холкым буенча да – әти.

– Ә бит әниегезнең сезне театрга җибәрәсе килмәгән.


– Әлбәттә. Алар унике айның тугызын юлда үткәрделәр. Кем инде баласына шундый язмыш телә­сен? Артист буласым килә дигәч, ул мине каршына утыртты да: “Менә безгә кара. Өйдә торганыбыз да юк бит. Ярый әле, бәхетемә, Хәлил очрады, икебез бер юлдан атладык. Ә синең ирең һөнәреңне кабул итмәсә, аңламаса, нишләрсең?” – дип үгетләде. “Миңа да нәкъ шундый сүзләрне әйттеләр, чөнки безнең һөнәр белән җитешле тормыш корып булмый”, – дип өстәде. Әнинең сүзләре тәэсир иткәндер, күрәсең, юкса КФУның физика-математика факультетына барып кермәс идем. Үзем укыйм, үземне театр тарта... Ахыр чиктә әни дә сынды. Ярый, теләгең зур булгач, мин каршы түгел, ләкин имтиханнарга үзең әзерләнәсең, диде. Шигырь, мәсәл өйрәндем, этюдлар әзерләдем дә Илдар абый Хәйрул­линны эзләп киттем. Илдар абый комиссия җыйды. Кече сәхнәдә миннән имтихан алу башланды. Нәтиҗәдә мине икенче курслар белән укырга дәрескә чакырдылар. КФУда дүрт ел буе алган белемем ярты юлда бү­ленеп калды. Моңа ул вакытта да, хәзер дә үкенмим. Максатыма ирештем, яраткан һөнәремнең серләренә төшенә башладым, сөйгән ярымны очраттым. Бе­р­гәләп укыдык, театрга эшкә кил­гәч, гаилә корып җибәрдек. Без­нең театрга килүе­безгә 26 ел булган икән инде.

– Илдар абый Хәйруллин кур­сында укыгач, нишләп Камал театрына эшкә кабул итмә­деләр соң?

– Камал театрына тәгаенләнгән идек. Ләкин укып бетерергә ярты ел калгач, театрга щепкинчылар кайт­ты. Аларның да кайберләре Тинчурин театрына урнашты әле. Соңгы курста Хәбибулла Ибраһи­мов­ның “Башмагым”, Николай Ан­киловның “Солдатская вдова” спектакльләрен сәхнәләштердек. Аларны берничә театрның җитәк­челәре, сәнгать әһелләре карады. “Башмагым”дагы Гайни роле күп­ләр күңеленә хуш килгән, ахрысы, берничә җиргә чакыру алдым. Чаллыда, Түбән Камада, Оренбургта татар театрлары ачылган вакыт иде бу. Алар үзләренә эшкә чакырды, әмма күңелгә иң якыны барыбер Тинчурин театры булды. Ирем Ренат, мин, Илсөяр Сафиуллина шушы театр ишекләрен тәүге мәр­тәбә ачып кердек.

– Әти-әниең рольләреңне ничек кабул итте? Ошамый дип күтәрелеп бәрелгәннәре булмадымы?

– Алар минем беренче тән­кыйть­челәрем булды. Әмма беркайчан да, булмаган бу, дип әйт­мәделәр. Кечкенәдән театрда үс­кәч, бу дөньяга кереп китү алай читен булмады. Шулай да, читтән ка­раучың һәм киңәш бирүчең булу – зур бәхет ул. Әти йомшак кына, кызым, менә шул өлештә битең кү­ренмәде, ә бу өлештә болайрак эш­ләсәң, үтемлерәк булмасмы икән, дип әйтә иде. Әти сөйләгәндә, мин үземнең уенымны да читтән караган кебек була идем. Режиссерыбыз Рәшит Заһидуллин да чит­тән күрсәтү алымын оста файдалана баш­лады. Премьера алдыннан ул безне видеога төшерә һәм без бер­гәләшеп экраннан үзебезне карыйбыз, уеныбызны анализлыйбыз.

– Холкың кемнеке – әниең­нән күчкәнме, әллә әтиеңнәнме?

– Әтидәндер, мөгаен. Мин соң чиккә җиткәнче сабыр итәм. Безгә әти дә, әни дә иң кирәк чакларда тансык булды. Хәтта без әти-әни образларын уйлап чыгарып, шуңа ышанып үстек дисәм дә, ялгыш булмас. Алар гел юлда булды. Айларга сузылган гастрольгә киткән­дә, өйгә әтинең әнисе – Сабира әбием килеп тора иде. Безне, шук­ланып китсәк, әтиегезгә әйтәм, дип өр­кетте. Ә бит әти куркытырлык зат түгел иде ул. Гаҗәеп йомшак, кеше өчен барысын да эшли, үзе турында уйламый торган кеше булды. Моңа яши-яши, уйлана-уйлана төшендем. Балачагым башлыча авылда үтте. Берзаман әни­нең әнисе Мәрвия әбигә әни дип эндәшә башлаганмын. Ул фотоларын күрсәтеп, менә синең әти-әниең, тиздән алар кайтачак, дип юата иде. Күчмә театр стационар статусын алганда, миңа 21 яшь иде инде. Димәк, без әти-әнине күр­мичә үскәнбез. Хәер, без генә түгел, бөтен артист балалары шушы юлны үтә. Ләкин мин бәхетле, соң булса да, әтигә якыная, аны үзем өчен ача алдым. Бу вакытта ул инде инсульт кичергән иде. Хастаханәдә ай ярым ятты, яныннан китмәдем. Җиде ай безнең белән яшәде, без­гә аны тәрбияләп тору савапларын алырга насыйп булды. Әтием­не бик сагынам, миңа ул хаста­ханәгә генә кереп яткан да менә терелеп кайтып керер төсле.

– Әти-әниеңә Тинчурин теат­ры­ның тәгәрмәчле чоры эләк­кән, сезгә күбрәк стационарда уйнарга туры килә. Бу артист өчен яхшымы?

– Гаиләле кешегә юл азрак булса, яхшырак инде ул. Ә менә халыкка театрның туктаусыз йөреп торуы кирәк. Театр бит ул – күңел ачу урыны гына түгел, тәрбия чарасы да. Телне саклау җәһәтеннән теа­тр­ның роле һәр чорда зур булган. Читтә яшәүче милләттәшләр өчен исә безнең белән очрашу Ватанга кайтып килүгә тиң. Театр элеккеге темплар белән булмаса да, йөрү­дән туктамады. Төркиягә өч тапкыр барып кайттык, җәен Абха­зиядә әнинең спектакльләрен уйнадык. Тамашачының безне тәр­җемәсез, уенга карап аңлап утырулары шаккатырды. Аннан кардәш халкыбызга рәхмәт дип, кат-кат килеп әйттеләр. Төбәкләргә йөрибез. Себер якларын кат-кат урадык. Алдагы барулар белән хәзергеләрен чагыштырганда, телнең онытыла баруы борчуга салды. Минем яшьтәгеләр дә спектакльне колакчын белән тыңлады.

– Сине таныткан роль кайсысы?

– Алар барысы да иҗатыма нин­дидер бер төсмер өстәде, шуңа күрә берсен генә дә аерып әйтәсем килми. “Мәхәббәт чишмә­се”ндә­ге (И.Мәхмүтова)  Зәмзәмияне дә, “Хуҗа Насретдин”­дагы (Н.Исәнбәт) Гөлбануны да, “Эх, алма­гачла­ры”нда (Ш.Фәрхет­динов)  Фәридә Рәисовна ролен дә, соңгы премь­ераларның берсе – “Ефәк баулы былбыл кош”­тагы (Аяз Гыйләҗев) Әсмамны да бик яратып уйныйм. Элек күбрәк лирик персонажларны башкарсам, хәзер төрләнәм. Гротеск образлар җәһәтеннән эзләнүләр кызыклы була. Бомар­шеның “Фига­роның өйлә­нүе” спек­таклендә Розина әнә шундый образ булды.

– Театрга яшьләр күп килде. Сезнең буын белән яшьләр арасында аерма зурмы?

– Тормышка караш, фикерләр, кыйммәтләр – бар да үзгә. Без бит– совет чоры балалары, булсын дип эшләдек, әҗере турында уйланмадык. Яшьләр исә үз бәясен белә. Ә менә алар мобильрәк дигән фикер белән килешмим. Яшь чакта без дә ут чыгара идек, аена 28әр спектакль уйнап йөрдек.
 
– Исламия апа кая гына барса да, берәр кул эшенә өйрәнеп кайта торган булган. Сездә шундый һәвәслек бармы?

– Мин дә бәйләргә ярата идем. Иптәш кызым белән пардан кофталар бәйләп кидек. Пешерергә дә яратам, әмма камыр ризыкларына бик өстенлек бирмибез инде хә­зер. Ә менә яшелчә тозларга, кышка төрле салатлар ясарга бик яратам. Мин тозлаган кыярлар әле түтәлдән өзеп алган кебек хуш исле, кетердәп тора. Ул рецептларны сорап алып, күп җирләрдә бастырдылар да инде.

– Икегез дә – артист, өйдә эшне ничек бүлешәсез?

– Бездә бүленеш юк, кемнең җае бар, шул эшли. Әмма Ренат бер­кайчан да кер һәм идән юмады. Калган бөтен эшне дә эшли, ярдәм итә. Әйтик, бәрәңгесен әрчеп бирә, башкасын... Аннары Ренат электр эшләрен бик оста башкара. Хәтта сораган кешеләргә ут үткә­реп, сигнализация дә куеп йө­ри. Егет ке­шегә җитмеш төрле һө­нәр дә аз, дим мин. Улыбыз безнең юлдан китмәде, аңа әтисенеке кебек техник фикерләү хас, КХТИда укый.

– Тәҗрибәләргә ничек карыйсыз?

– “Сүнгән йолдызлар” спектак­лендә әби ролен бирделәр. Әле кайчан гына кызны уйнаган идем, күп тә үтми әби булдым. Режиссер Резедә Гарипова белән, бездә әби ролен уйнарлык өлкән артистлар да бар, бит нишләп мине билге­ләдегез, дип бәхәсләшеп тә алган идем әле. Чөнки бу образга кү­ңелем белән әзер түгел идем. Гүзәл Гарәпшина белән әбиләрне уйна­дык, әмма образларыбызны ак­рынлык белән ачтык.

– Тәнкыйтьне кабул итәсез­ме?


– Әгәр кеше, кем булуына карамастан, синең өчен борчылып, эшеңне тагын да камилләштерү җәһәтеннән тәнкыйть сүзләре әйтә икән, кабул итәм. Үзен күрсәтер өчен, мин дә чеметә алам, дип йө­рәкләнә икән, андый тәнкыйтькә исем китми. Ләкин бит халык сүз­нең асылына төшенеп, анализлап тормый, ничек бар, шулай кабул итә. Бу күренеш исә эчемне пошыра. “Ефәк баулы былбыл кош” спек­таклендә минем образга җылылык җитмәгән дип язганнар. Ләкин бу образ тормыштагы картлар йортларындагы хәлләрне анализлаганнан соң туды. Ул – тыштан салкын, эчендә ялкын йөрткән хатын. Кызганыч, үзенең җылылыгын бердән­бер баласына түгел, кул астындагы картларына биргән. Заман хатын-кызларында да шул ук бәла, бөтен көчләрен эшкә бирәләр, балага исә игътибар, наз җитми.

– Бәйрәм уңаеннан хатын-кызларга ниләр телисез?

– Дөньялар имин булсын. Калганы бар да була. Хатын-кыз икән­не онытмыйк, ирләр эшенә алынмыйк. Без бит – муен, ә муен кай якка борса, баш шул якка борыла.
 


Гөлинә ГЫЙМАДОВА

--- | 10.03.2017

Ир хатынын намазга бастыра аламы? (СОРАУ-ҖАВАП)

$
0
0
10.03.2017 Дин
Еш кына «Эх, ирем артына басып намаз укыйсым килә», дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ә бит киресенчә, хатынын намазга бастыра алмаган ирләр дә очрый. Кайбыч районында яшәүче Әнвәрдән килгән хатта мондый юллар бар.

«...Хатыным намаз укырга теләми, миңа нишләргә, аны ничек үгетләргә, киңәш бирегез? Минем бит ахирәткә күчкәч, аның өчен җавап бирәсем бар...»
 
Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев  җавабы:



- Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Бу сорауны безгә еш бирәләр. Бик четерекле сорау, хәтта намаз укырга теләмәгән хатынын ташлап китүчеләр дә очрый башлады, киресенчә, шул сәбәп белән иреннән аерылучылар да бар. Аның ахыры хәерле түгел. Алай кискен нәтиҗәләр ясарга ашыкмаска киңәш итәр идек. Һәр нәрсәдә сабыр булырга кирәк. Кушылып яши башлаганда, гадәттә, берсе дә намаз укымаган, әммә кайсысыдыр алданрак иманга килгән. Бер-береңә түзем булу сорала. Шәхсән үземнең танышларым арасында иренә ияреп намазга баскан хатыннарны беләм. Иптәш егетнең хатыны рус милләтеннән иде. Ул да, Аллага шөкер, ислам дине кабул итеп, яулыгын япты, хәзер намазда. Сабырлык кирәк, уңай үрнәк белән тәрбия кылса, Әнвәр әфәнде дә теләгенә ирешер. Аңа, бәлки, хатынын дини даирәләргә алып йөрергәдер, намазлы кешенең нинди гүзәл булуын күрсәтергәдер... Белем алу да хәреф танудан башлана бит. Пәйгамбәребез дә 13 ел иманга чакырган.


---

--- | 10.03.2017

Разил Вәлиев Рәшит Ваһапов фестиваленең Попечительләр Советы рәисе итеп сайланды (ФОТО)

$
0
0
10.03.2017 Мәдәният
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале Попечительләр советының беренче утырышы үтте. Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Попечительләр советының рәисе итеп Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет башлыгы Разил Вәлиев сайланган.
Утырышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның Попечительләр советы төзү идеясен хуплавын җиткерде. Попечительләр советына Дәүләт Советы депутатлары, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, гаммәви матбугат чаралары җитәкчеләре кергән. (Исемлек тәкъдим ителә).   «Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль бик зур иҗтимагый әһәмияткә ия. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев фестивальнең беренче көннәреннән үк аңа игътибар һәм ярдәм күрсәтеп килә. Бүгенге көндә фестиваль Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның ярдәмен тоеп иҗат итә. Киләчәктә дә уртак тырышлык белән әлеге музыкаль хәрәкәтне үстерербез», – дип өстәде ул.   Фестиваль директоры Рифат Фәттахов билгеләп үткәнчә, Попечительләр советының төп максаты фестивальгә иҗтимагый, финанс, оештыру өлкәсендә ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.   Фәрид Мөхәммәтшин тәкъдимен истә тотып, совет әгъзалары рәис вазифасына күрсәтелгән Разил Вәлиев кандидатурасын бертавыштан хуплап тавыш бирде.   Разил Вәлиев: «Татар музыкасы милләтне саклауда зур әһәмияткә ия. Хәзерге шартларда, һичшиксез, татар җырының милли тәңгәллеген саклап калырга кирәк», – дип билгеләп үтте.              
Попечительский Совет Международного фестиваля татарской песни имени Рашита Вагапова   1. Валеев Разиль Исмагилович – председатель Комитета Государственного Совета Республики Татарстан по науке, образованию, культуре и национальным вопросам (Председатель Совета);   2. Атик Али – председатель татарской общины Финляндии (Хельсинки);   3. Ахиярова Резеда Закиевна – композитор, народная артистка Республики Татарстан, заслуженный деятель искусств Республики Татарстан и Российской Федерации, лауреат Государственной премии Республики Татарстан им. Габдуллы Тукая;   4. Ахметшин Равиль Калимуллович – Заместитель Премьер-министра Республики Татарстан – Полномочный представитель Республики Татарстан в Российской Федерации (Москва);   5. Аюпова Ирада Хафизяновна – председатель Государственного комитета Республики Татарстан по архивному делу;   6. Вахитов Азат Галинурович – генеральный директор телеканала «Туган тел» (Уфа);   7. Галиев Мингол Василович – народный артист Республики Татарстан, профессор К(П)ФУ;   8. Ганеев Рустем Мазитович – председатель Нижнекамского отделения Всемирного конгресса татар;   9. Ганеева Винера Ахатовна – народная артистка Республики Татарстан и Российской Федерации, лауреат Государственной премии Республики Татарстан им. Габдуллы Тукая, заведующая кафедрой сольного пения Казанского института культуры;   10. Гиниятов Данил Шамилович – заместитель генерального директора ОАО ТРК «ТНВ» - главный редактор ТВ;   11. Давлетшин Дамир Гусманович – генеральный директор телеканала «Майдан»;   12. Закиров Ринат Зиннурович – председатель Всемирного Конгресса татар;   13. Каримов Ильфар Ильдусович - главный редактор-продюсер «Болгар радиосы»;   14. Сабирова Гульнара Ильясовна – главный редактор газеты «Шәһри Казан»;   15. Сепперов Минназим Мавлетович – главный редактор газеты «Ватаным Татарстан»;   16. Тагиров Индус Ризакович – академик Академии наук Республики Татарстан;   17. Тагиров Энгель Ризакович – доктор исторических наук, профессор;   18. Усманов Айрат Марселевич – торгово-экономический представитель Республики Татарстан в Нижегородской области (Нижний Новгород);   19. Хайрутдинова Дилия Флюровна – начальник отдела профессионального искусства и художественного образования Министерства культуры Республики Татарстан;   20. Шарипов Ирек Ильдусович – директор Дома Дружбы народов Республики Татарстан, депутат Государственного Совета Республики Татарстан. Андрей Данилов фотолары
---

--- | 10.03.2017

“Таяк беләнме, ак­сак­лапмы – йө­ри генә алсын иде!”

$
0
0
11.03.2017 Хәйрия
Туганнан бирле авыру белән тарткалашучы Сәет Туктаровның мәктәпкә барыр вакыты җитә. Әнисе Гөлназның сүзләренә караганда, авыр көннәр үтелгән инде. Хәзер Туктаровлар ничек тә улларын аякка бастыру турында хыяллана. “Таяк белән йөриме, ак­сак­лыймы, барыбер – Сәет йө­ри генә алсын иде”, – ди Гөлназ.

Сәет бик авырлык белән дөнья­га килә. Туганчы анасының карынында су эчәргә “өлгерә”. Җитмәсә, Гөлназның суы китеп, Сәет корыга кала. Шул вакытта кислород җитмичә, баш миенә зыян килә. Сабыйга ДЦП диагнозы куеп, инвалидлык бирәләр.
 
– Беренче көннәрдә бик читен иде. Кая барып бәрелергә бел­мә­дем. Баланың гомерлек авыру икә­нен ишетү авыр булды. Шул чакларда янәшәмдә ирем булу гына коткарды. Сабырлыкка өйрәтте ул мине. Балабызны ничек бар шулай кабул иттем. Үзебезнеке бит. Тынычланып, улыбызны дәвалый баш­­ладык, – ди Гөлназ. – Улыбыз, 9 ай тул­гач кына, як-якка әйләнә баш­ла­ды. Яшь ярым тулгач, үр­мәләргә өй­рәнде. Дүрт яшендә дүрт аяклап йө­ри башлады. Яшь­тәшләреннән соң­га калса да, аның уңышларына сө­ендек кенә. ЛФК, массаж курсларын табиблар өч яшьтән соң гына ясатырга куштылар. Нигә шулай булгандыр, билгесез. Юкса иртә­рәк башласак, файдасы да күбрәк тияр иде. Тик әле соң башлап та, уңай үзгәрешләргә сөенеп бетә алмыйм.

Баштарак Казанда ярдәм тапмагач, Сәетне Кытайга алып китә­ләр. Биредәге табиблар малайның сә­ламәтләнүенә өмет бирә. Сабыйны аякка бастырыр өчен, туктамыйча шөгыльләнергә генә кирәк икән. “Улыбызның эпилепсия өянәкләре булмаса да, ул килеп чыгарга мөм­кин. Шуңа да алдан дарулар эчәбез. Шөкер, анысын дәүләт кайгырта. Да­руын биреп торалар”, – ди Гөлназ.

Сәет җиде яшенә кадәр сөй­ләшми дә. Әмма аның белән дефектологлар, логопедлар шөгыль­ләнә башлагач, малай бик тиз сүз­ләр әйтә башлый. Аны ишарә белән аңлашырга өйрәтәләр. Беренче дәрестән соң ул үзенә ашарга сорый. Нәрсә ашыйсы килгәнен аң­латып бирә. Әнисе Гөлназ шуңа да бик сөенә. Сәетнең куллары хәрә­кәтләнсен өчен, вак уенчыкларны тезеп уйнатырга кушалар. Кәгазь­не кисеп, төрле әйберләр ясауның да файдасы була икән. Әмма малай аны эшләми. Никтер кулы бармый. Аның каравы күр­шедә яшәүче рәссам апасы аны кулына пумала тотарга өйрәтә. Сәет, бик тырышып, рәсем ясарга тотына. Тагын бер сөе­нечләре бар Тукта­ровлар­ның – Сәетләре укырга өйрәнгән!

Карап торышка башкалардан аерылып та тормый кебек Сәет. Әнисе дә улының авыру икәненә башта ышанмый. “Табиблар ялгыша, ахры, дидем. Аларның сүзенә ышанмадым. Улымның башы да әйбәт эшли. Аның турында нидер сөйли башласаң, яратмый әле. Еларга тотына. Күбрәк карашлар аша аңлашабыз. Ул – мине, мин аны аңлыйм, – ди әнисе. – Әле менә соңгы вакытта татар халык көйлә­рен тыңлый башлады. Телевизордан татарча баян, гармун уйнаганны ишетсә, карап, тыңлап утыра. Безнең гаилә җырга-моңга гашыйк. Туганнарым да җырлый, үзем дә музыканы яратам. Сәет безгә охшаган. Әле бер танышыбыз балага иске тальянын бүләк иткән иде, ул да ватылды. Сәетнең юанычы иде ул тальян”.

Малайны киләчәктә музыка мәктәбенә дә укырга бирмәкче булалар. Тик аның өчен башта тер­нәкләндерү үзәкләрендә дәвала­насы бар. Ә моның өчен акча ки­рәк. “Ирем үзе генә эшли. Әле кечкенә улыбыз да бар. Мин балалар белән өйдә утырам. Озакламый тагын бер үзәккә барырга җыенабыз. Әмма матди мөмкин­легебез юк. Шуңа күрә мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдык”.
 
Андыйлар өченисәп-хисап счетлары:


әнисе Туктарова Гөлназ Илдаровна исеменә Саклык банкында ачылган счет
номеры:  5469 6200 1467 8914,
“Ак барс” банкы картасы: 4244 3695 1975 2106.
Әнисенең телефон номеры: 89375266089.


---

--- | 10.03.2017

Вертолет һәлакәтендә биш кеше үлгән

$
0
0
11.03.2017 Фаҗига
Истанбул шәһәре янында булган вертолет һәлакәтендә биш кеше үлгән, дип хәбәр итә Бөекчекмедже районы хакимияте башлыгы Хәсән Акгүн. Бу хакта "РИА Новости "җиткерә. "Башлангыч мәгълүматлар буенча биш кеше мәете табылган. Вертолет туп-туры автомобиль юлына төшкән, ул чакта трассада машиналар булмаган. Томан көчле, бөтенләй бернәрсә дә күренми", — дип җиткергән Акгүн NTVтелеканалы эфирында.

Шуның белән бергә ул аның янгын вертолеты булуын расламаган.

Төрек гаммәви матбугат чаралары җиткерүенчә, томанда вертолет гамәлдә булмаган  телевизион мачтага килеп бәрелгән.

NTV телеканалы хәбәр итүенчә, вертолет Eczacibasi компаниясе төркеменеке булган. Бортта  - җиде кеше, шул исәптән - ике пилот, компания җитәкчесе, шулай ук чит ил кунаклары, алар арасында дүртесе россия гражданнары булган.


---

--- | 10.03.2017

Сак булыгыз: дөм сукыр калдырырга мөмкин глаукома (ТАБИБ КИҢӘШЛӘРЕ)

$
0
0
11.03.2017 Медицина
Татарстанда глаукомадан интегүче 28 мең кеше исәпләнә, һәм аларның саны елдан-ел арта бара, дип хәбәр итте республиканың баш офтальмологы Айдар Әмиров. Дөм сукыр калдырырга мөмкин бик җитди авыруларның берсе булса да, табиблар нигәдер аңа вакытында игътибар итмәвенә борчыла.

Кисәтеп булмый

Бу атнада бөтен дөньяда глаукомага каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Татарстанның баш офтальмологы искәрткәнчә, глаукома яңа авыру түгел, ләкин әлегәчә аңа китергән сәбәпләрне ачыклый алмыйлар. “Авыру үзен, гадәттә, 45-50 яшьләрдә сиздерә башлый. Беренче чиратта, ул нәселендә глаукома белән авыручылар булган кешеләргә яный”, – ди Айдар Әмиров. Соңгы елларда глаукома белән чирләүчеләр саны артуын ул гомернең озыная баруы белән аңлата. Әлеге авыру исә, нигездә, өлкән яшьтә һәм инде сәламәтлеккә шактый зыян салырга өлгергәч кенә ачыклана. Авыручылар арасында гүзәл затлар өстенлек итә. Моны да хатын-кызларның саны ир-атлардан күбрәк булуы белән аңлата.

Глаукома – күзләрнең хроник авыруы. Күз эчендәге басымның югары күтәрелүе аркасында, баш миенең бер өлеше булган күрү нервысына зыян килә, күз күреме начарлана, вакытында дәваланмаган очракта, сукыраюга китерә.
 
Глоукоманы берничек тә кисәтеп булмый, ди баш офтальмолог. Аның бөтен куркынычы да шунда: баштагы чорда авыру, гомумән, үзен сиздерми. Шуңа күрә, әгәр картлык көнгә кадәр күзләрнең үткенлеген сакларга телисең икән, димәк, үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга кирәк. Нәселдә андый авырулар күзәтелсә яисә күзнең эчке басымы югары икән, даими рәвештә офтальмологка күренеп тору, басымны үлчәтү һәм табиб күрсәтмәләрен үтәү мөһим. Никадәр иртәрәк дәвалана башласаң, шулкадәр яхшырак.

– Дәвалануның өч ысулы бар: глаукоманы туктату өчен гомер азагына кадәр күзнең эчке басымын киметүче дарулар тамызып тору, лазерлы һәм хирургия ысуллары. Операцияне дарулар булышмаса гына билгелиләр, әмма инде аңардан могҗиза көтәсе юк. Кайвакыт табибка мөрәҗәгать иткәндә кешенең күзләрендә күрү нервысының 10 проценты гына исән була, димәк, ярдәм итәргә соң. Яисә күзләр авыртмый дип, дару тамызудан баш тарткан яки аны вакытында башкармаган, табиб киңәшенә колак салмаган очракларда да азагы бик күңелсез тәмамланырга мөмкин. Глаукоманы диабет авыруы белән чагыштырырга була, алар да һәрвакыт үз сәламәтлеген кайгыртып, инсулин кадап торырга тиеш бит, бу очракта да шулай, вакытында дару тамызсаң – күзләргә гомер бүләк итәсең, – ди Айдар Әмиров.

Теркәлгәне генә – 28 мең

Дөньяда глаукома белән 67 миллион кеше авырый дигән мәгълүматлар бар. Россиядә – 1,3 миллион кеше, ләкин әле ачыкланмаган очраклар да шуның кадәр үк булырга тиеш дип фаразлыйлар. Глаукома - Россиядә күзләр белән бәйле инвалидлыкның сәбәпләреннән берсе (29 процент). 40 яшьтән соң кешеләрнең 1,5 процентында глаукома авыруы ачыклана, ел саен бу чир мең кешенең берсендә табыла. Яшь барган саен авыру ачыкланган очраклар да күбәя, 80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында инде бүген ул 14 процентны тәшкил итә.
 
Татарстанда глаукома авыруы ачыкланган 28 мең кеше теркәлгән. Баш офтальмолог, әлегәчә теркәлмәгәннәрне дә исәпкә алганда, 50-60 меңләп кешенең күзләрендә авыру бар дип фаразлый. Чирнең еш кына нәселдән-нәселгә күчүен дә белгәнгә күрә, әлеге кешеләрнең балаларын да исәпкә алырга кирәк, шулай итеп, бу сан кимендә 120 мең кешегә җитә.

– Татарстанда бу өлкәдәге вәзгыять, башка төбәкләр белән чагыштырганда, барыбер тотрыклырак. Халык күп нәрсәдән хәбәрдар, диспансеризацияләр офтальмологка күренүне дә үз эченә ала. Авырулар исәптә тора, дәваланучылар 60 процент очракта чирнең колач җәюен туктатуга ирешә. Хәзер калган 40 процент өчен көрәшәбез. Аларның бигрәк тә 20 процентын дәваланырга күндереп, ниндидер психологик киртәне җимереп булмый: берәүләр табибка ышанмый, икенчеләре авыртмый дип дәвалануга җитди карамый. Үзбелдеклеге белән дәваланучылар да юк түгел. Гомумән, глаукома ачыкланган икән, өч ай саен табибка күренеп тору мәҗбүри. Бәлки, даруга ияләшү булгандыр, аны башкага алыштыру таләп ителәдер, – ди Айдар Әмиров.



Республика клиник офтальмология хастаханәсенең глаукома кабинеты мөдире Ольга Зверева сүзләренчә, кайвакыт күзләрдәге эчке басым нормаль булып та, әлеге авыру күзәтелергә мөмкин. “Бүгенге заманча медицина җиһазлары күзләрдәге күрү нервысын тикшерергә сәләтле. Ләкин ул җиһазлар белән барлык сырхауханәләр дә тәэмин ителмәскә мөмкин, әмма эре медицина үзәкләрендә алар бар. Заманча медицина җиһазларын файдаланган тәҗрибәле белгеч кулына эләгү мөһим”, – ди табибә.
 
Глаукома авыруын ачыклау өчен табибка күренеп торырга кирәк:
60 яшьтән соң – ел саен;
40-60 яшьләрдә – ике елга бер тапкыр;
35 яшьтән соң – дүрт елга бер мәртәбә.

Бүген глаукома дөньяда зур проблемага әверелде, аның 80ләп төре билгеле, ди Ольга Зверева. Табиблар аңа каршы көрәштә чаралар эзләвен дәвам итә. “Глаукома чире күзнең күрү кырын тарайта. Иң элек ул бер күздә башлана, аннары икенчесенә күчә. Шул сәбәпле, кеше күз күреме начарланганны тиз генә сизми. Әле, өстәвенә, шунысы да бар: әгәр, мәсәлән, күрү кырының 40 процентына зыян килгән икән, баш мие әлеге күрмәгән урынга үзе “рәсем куя”, ягъни ул урынны күзгә ак тап итеп күрсәтми”, – дип аңлата табибә.



Быелдан Казанда гына түгел, Татарстанның башка шәһәрләрендә дә сырхауханәләрдә глаукомага багышланган дәресләр үткәрелә. Анда табиблар бу авыруның үзенчәлекләре, аны дәвалау ысуллары турында сөйли, күзнең эчке басымын үлчи, күзләргә даруны дөрес итеп тамызырга өйрәтә. “Мондый дәресләрнең нәтиҗәсе зур: ниһаять, кешеләр авыруга җитдирәк карый башлады”, – ди үзе дә Казанда шундый дәресләрне оештырган Ольга Зверева.

Табибларның күзәтүе буенча, глаукомага бик тиз бирешүе ихтимал авыруның портретын түбәндәгечә сурәтләргә мөмкин: озын буйлы, ябык гәүдәле, аяк-куллары салкын, даими рәвештә башы авыртудан интеккән, кан басымы түбән булган, яки кан басымы “уйнаган”, су эчәргә яратмаган, кан басымын төшерә торган дарулар ярамаган кеше.

 


Лилия ГАДЕЛШИНА

--- | 10.03.2017

Тинчурин театры Кәрим Тинчуринның иң соңгы әсәрен сәхнәләштерүгә кереште

$
0
0
11.03.2017 Мәдәният
Кичә, 10 мартта, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның төп премьерасына әзерлек башланды. Театр бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның иң соңгы әсәрен сәхнәләштерүгә кереште. Әдипнең “Утыз өч көн” автобиографик новелласы буенча куелачак “Соңгы әсәр” драмасының инсценировка авторы – Илһам Гали. Бүген әлеге әсәрне күмәк уку оештырылды.

Республика сәнгатендә зур вакыйга булачак әлеге спектакль татар театры тарихында беренче тапкыр куела. Драма Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышлана. Бөтен труппаны диярлек җәлеп итәчәк әлеге саллы спектакльне театрның баш режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәләштерә.

 


---

--- | 11.03.2017

10 ел федераль эзләүдә булган Татарстан кешесен яман сүгенгәненнән танып тоткарлаганнар

$
0
0
12.03.2017 Криминал
Пятигорскида төнлә урамда патрульлек иткәндә, патруль-пост хезмәткәрләренең игътибарын яман сүгенгән кеше җәлеп иткән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Ставрополь крае буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.

Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат базасы аша тикшерү барышында аның федераль эзләүдә булган 49 яшьлек Казан кешесе булуы ачыкланган. 2006 елда ир-атка карата кеше кыйнаган өчен җинаять эше кузгатылган булган. Шикле кеше тикшерү органнарыннан качкан һәм ул федераль эзләүгә бирелгән булган.

Казанлыга полиция бүлегендә административ хокук бозу турында протокол төзегәннәр. Якын арада ул этап белән Казанга озатылачак.


---

--- | 11.03.2017

Алинә Шәрипҗанованың яңа клибы тормышындагы нинди вакыйга белән бәйле булачак? (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
12.03.2017 Мәдәният
Алинә Шәрипҗанова дөнья буйлап мәртәбәле чараларда чыгышлар ясаса да, клип һәм концертлары белән тамашачыны зарыктырды. PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе тарафыннан төшерелүче өр-яңа клипны исә Алинә тиздән экраннардан тәкъдим итәчәк. Клипның эчтәлеге һәм гаиләдәге кайбер четерекле мәсьәләләр берникадәр дәрәҗәдә бер-берсе белән бәйләнгән дә.

Әлеге һәм иҗатындагы башка яңалыклар турында җырчы ачылып сөйли. Билгеле булганча, Алинә Шәрипҗанованың продюсеры юк, ул барысын да үзе һәм тормыш иптәшенең зур ярдәме белән башкара. Ләкин алай да бүгенге эстрадада продюсерның әһәмияте көн кебек ачык дип саный ул.
— Димәк, танылган җырчыга да продюсер кирәк дигән фикер белән килешәсең?
— Белемле, оештыру эшләрен алып бара торган, менеджер фикерләве белән эшләгән продюсер, әлбәттә, җырчыга кирәк, ул хәтта таләп ителә. Күпчелек: “Алар җырчы өстеннән акча гына эшли” — дип уйларга өйрәнгән бит, шуңа да продюсер турында тискәре фикерләр еш яңгырый, ләкин артистның танылып китүенә, пиар һәм реклама, концертлар оештыруга һәм хәтта костюмнар алуга киткән бик зур финанс кертемнәрне һәм көчне санап карарга беркемнең уена да килми. Продюсер булганда башкаручы үзен тулаем иҗатка багышлый, оештыру мәсьәләләренә игътибарын юнәлтми. Җырчы өстендә тәҗрибәле кешеләр эшләгәндә, артистның һөнәри осталыгы да арта. Башкаручы җыр буенча белем ала, ә сәхнәгә күтәрелү өчен продюсирование буенча белемнәр кирәк. Дөрес, барысын да тамашачы хәл итә, тик хәзер концертларга да халык аз йөри башлады. Күбесе интернетны ачып куя да, җырларны да шуннан тыңлый, тамашаларны да шунда гына карый. Мәсәлән, Илһам Шакировның чыгышларын күрергә, гомумән, авыр булган, билет табу да зур сөенеч булып исәпләнгән. Әле дә истә: мин бәләкәй чакта да яшел тышлы пластинкаларга тузан кундырмый гына саклый идек. Хәзер барысын да интернеттан җайлы гына алып булгач,  иҗатның кадере бетә дияргә дә була.
— Башында әти-әниләрең җырчы булып китүгә каршы торганнар, бүген алар иҗатыңа ничек карый?
— Әти-әниләрем җырчы булып китүемә ышанмады, иҗатны һөнәр түгел дип бәялиләр иде. Әнием җырчыларны ышанычсыз дип тә саный иде, тик хәзер Хәния апалар, Гәбделфәт абыйлар кебек танылган җырчылар белән танышып, аралашкач, үз фикерен уңай якка үзгәртте. Алар белән шактый эшләдем, эшлим һәм бер начарлык та күрмәдем. Әнием хәзер минем өчен  бик шат, ул миңа ярдәм итеп тора, студиягә җыр яздырырга да, чыгышларга да җибәрә, балаларны карарга да булыша. Мин күп кенә халыкара конкурслар лауреаты һәм шулай югары бәялиләр икән, димәк, иҗатым юкка түгел. Билгеле, әниләр ышанмагач авыррак булды. Минем шулай ук юрист дипломым да бар, тик көнозын кәгазьләр арасында эшләп утыруны мин күз алдыма да китермим. Минемчә, безнең хезмәтебез иң яхшысы.
— Туры сүзле булу эстрададагы эшчәнлегеңә комачауламыймы?
— Мине “Ак барс” хоккей командасы уеннарында Татарстан һәм Россиянең гимннарын башкарырга чакыралар һәм кызыл күлмәгемне киеп җырлаганда алар һәрвакыт җиңәләр. Күптән түгел шундый чыгыштан соң бер җырчы: “Син анда дөрес җырламадың”, — дип тәнкыйтьләп карады, ләкин минем чыгышымны  федераль канал комментаторлары да мактады, укытучым да: “Искиткеч җырладың” — дип бәяләмә бирде. Заманасы шундый дип әйтсәк тә була, эстрадада  үзеңне яклый да, җавап та кайтара белергә кирәк. Татар эстрадасында да көчле хатын-кыз җырчылар барлыкка килә башлады.  Холкым йомшак минем, алай да үземне кыерсыттырмаска өйрәндем.
— “Үзгәреш җиле” фестивалендә катнашучы буларак, син бу проект турында нинди фикердә?
— Ул фестивальнең пәрдә артын җырчылардан, музыкантлардан һәм оештыручылардан кала беркем белми. Күпме әзерлекләр, кастинглар, репетицияләр узганын үзебез генә аңлыйбыз. Минем фикерем буенча ул Ауропа дәрәҗәсендә үткәрелгән искиткеч тамаша булды. “Үзгәреш җиле”нең икенче фестиваленә дә әзерләнәбез, бу елны сайлап алу турына ике җыр җибәрдем.
— Сез шулай ук композитор Эльмир Низамов белән уртак иҗат кичәсе дә уздырдыгыз. Тамашачылар белән бергә шундый җанлы очрашу нинди тәэсирләр калдырды?
— Безгә бу кичәне оештырырга Гүзәл Сәгыйтова тәкъдим итте. Мин башында бераз куркып калдым, чөнки тамашачылар белән бергә җыелып җанлы чыгыш үткәрү минем өчен ул чарага кадәр ят формат иде. Ләкин ул безнең иң уңышлы проектыбыз булды. Тамашачылар белән туганнар кебек аралаштык һәм җырчылар өчен, чыннан да, мондый очрашулар кирәк.   Эльмир исә бик талантлы, миңа күп җырлар язган композитор. Бүгенге көндә Габдулла Тукайга багышлап “Тукай сүзе” дигән  яңа җыр әзерлибез.
— Син тормышта авырлыкларны күңелгә якын алмыйча, үткәреп җибәрә торган караш белән яшисең. Бу холкыңның бер ягымы яисә тормыш тәҗрибәсеме?
— Барысы да тәҗрибә белән килә. Тормышта яхшылык та бар, яманлык та бар, әгәр дә начарын күңелгә кертсәң, ул сине бетерә. Туган проблемаларны елмаеп үтәсе генә кала, үзе җайлаша ул. Кемнеңдер  тормышы тагын да начаррак бит, шуңа зарланып, борчылып торырга кирәкми. PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән “Өмет” дигән җырга  яңа клип төшерергә йөрибез. Җыр юкка гына сайланмады, “Ходаем өметеңнән өзмә” — дип җырлана анда,  чөнки өметсез кеше дөньяда иң куркыныч кеше, алар тормышта түбән тәгәри башлый, якыннарын да оныталар, тормыштан ямь дә тапмыйлар. Минем үземнең энем дә әниләр белән дә, безнең белән дә аралашмый. Телефоннан да, интернет аша да элемтәләр өзелде, нәрсә булганын аңлый алмыйбыз. Бер шәһәрдә торсак та биш ел дәвамында утырып бер сөйләшә дә алмадык. Монда аның тормыш иптәшенең дә катнашы юк түгел. Нигездән аерылып, үз әниеңне күрмичә яшәүне мин әле дә аңламыйм.
— Клип, чыннан да, тамашачыны көттерде.
— Мин икенче баланы тапкач бераз тазардым, формага кергәч, ирем: “Хәзер син тагын да матурайдың, клиплар төшерә башларга кирәк”, — дип әйтте. Тамашачы концертларымны да көтә инде, ләкин Татарстанда да, чит илләрдә дә чыгышларым күп. Алга бик зур максатлар куелган, әкренләп барысын да тормышка ашырырга исәп.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 12.03.2017
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>