Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Интернетта акча эшләүнең 10 ысулы

$
0
0
12.03.2017 Интернет
Тормышта теләсә нинди борылышка әзер булып тору кирәк икән. Эш урынын алмаштырганда, бала ялында өйдә утырганда, туган җирдән еракта булганда һәм өстәмә акча чыганагы кирәк булганда интернет ярдәмгә килә.

1. Текстлар язу. Бу эш - төрле сайтлар өчен текстлар, мәкаләләр язуны аңлата. Интернетта көн саен йөзәрчә яңа ресур барлыкка килә, алар даими рәвештә яңа хәбәргә мохтаҗ. Гаммәви мәгълүмат чарасы сайтлары, электрон газеталар, порталлар көн саен зур күләмдә хәбәр җиткерергә тиеш. Боларның барысына да үз өлкәсен аңлаучы, язарга сәләте, теләге булган кешеләр кирәк. Бу төр хезмәт белән атнага 1 сәгать тә, көнгә 7-8 сәгать тә шөгыльләнергә була. Монда җөмләләрне матур, дөрес итеп төзи белү сәләте, хаталарсыз язу, грамматиканы, телне яхшы белү сыйфатлары мөһим. Интернетта әле яңа гына эшли башлаучыларга да, яшь әниләргә дә бердәй бара ул. Язуга осталыгың, утырып эшләргә сабырлыгың җитсә алынырга була. Башлап җибәрү өчен рерайтинг алымы кулай. Бу – әзер текстны күчереп язу, камилләштерү дигән сүз. Бераз остаргач копирайтинг, слоган, нейм, статьялар, реклама язырга алынсаң ярый.

 Башлангыч чорда алдануларсыз гына булмый. Беренче вакытта максат - портфолио туплау, рейтинг, отзыв-бәяләмәләр өчен эшләү булса дөрес.

Заказларны фрилансерлар (ирекле эшләүчеләр өчен тәгаенләнгән сайтлардан табып була – мәсәлән, fl.ru, freelance.ru, weblancer.net, freelancejob.ru, work-zilla.com).

2. Кулдан эшләнгән әйберләр сату. Кулы эш белгән кеше беркайда, беркайчан да югалып калмый. Интернет – бөтен дөньяны бергә берләштерүче урын. Өйдә торып та, үзең җитештергән әйберләрне башкаларга тәкъдим итеп акча эшләргә була. Мисал өчен: өйдә пешерелгән тортлар, тәм-том, кулдан эшләнгән бижутерия, косметика, йорт бизәү җиһазлары: чигелгән, буяудан ясалган картиналар, шамаилләр, флористик эшләнмәләр һ.б. Аларны төрле социаль челтәрләрдә (вконтакте, инстаграм һ.б) фотоларын куеп, товарыңны матурлап, мактап тәкъдим итеп сатасың. Үз сатып алучыларыңны тапкач, аларның отзыв-бәяләмәләре реклама ролен үти башлый. “Мин сатып алдым. Шундый ошады. Кайсы ягы ошады?” – бу бүтән сатып алырга теләүчеләр өчен иң яхшы реклама. Чөнки интернет аша алганда тотып карау, тәмләп карау мөмкинлеге юк. Син башкаларга ошаганмы, юкмы икәненнән чыгып эш итәсең.

3. Интернетта биремнәр үтәп акча эшләү. Бу биремнәр төрле булырга мөмкин: фотоларга лайклар кую, группаларга теркәлү, күрсәтелгән ссылка буенча үтеп видео һәм рекламалар карау, нәрсәне дә булса күчерү һәм урнаштыру, Фотошопта ясау һ.б.

Бу төрдә даими һәм түләүле эш табуы авыр. Биремнәрне озак еллар эшләүче биржалардан эзлисең. Шул очракта гына үзеңне алдаулардан азмы-күпме сакларга була. Биремнәр өчен бик аз акча да түләргә мөмкиннәр. Тик бөтен тәкъдимнәргә риза булмасаң да ярый.

4. Үз сайтыңны, блогыңны булдыру. Үзеңнең көчле, талантлы сыйфатларыңны ачыклап, шул юнәлештә эшләргә алынырга була. Син оста итеп язасың, яхшы һәм үзенчәлекле итеп фотога төшерәсең, бик җайлы, тәмле итеп ашарга пешерә беләсең яки син сәяхәтләр яратасың һәм башкаларга да бу өлкәнең нинди кызыклы икәнен сөйлисең килә икән - рәхим ит! Интернетта синең кебек аралашырга яратучыларга юл ачык. Ютюбта үз каналыңны,  инстаграм яки вконтактеда үз блогыңны булдыру өчен бернинди чыгымнар да таләп ителми.

Үз укучыларыңны, аудиторияңне табу өчен шактый вакыт һәм көч тәлап ителә. Иң мөһиме: сине башкалардан аерып торучы үз “фишкаң”булу, темаңны ярату һәм аны кызыклы итеп ачу, укучыларың белән даими элемтә булдыру кирәк. Ә эшләрең көйләнеп киткәч, син монда реклама (баннер, контекстлы реклама) урнаштырып, ссылкалар, үз товарыңны, хезмәтеңне (инфопродукт) сатып та акча эшли аласың.

5. Интернет кибет ачу. Аны аерым сайтта (бу очракта сайт өчен домен сатып алырга кирәк) яки бернинди чыгымсыз теләсә кайсы социаль челтәрдә ачарга була. Эш принцибы шундый: мисал өчен, вконтакте челтәрендә группа ачасың, нәрсә сатуыңны язып, фотоларны куясың һәм сатып алырга теләүчеләрне эзлисең. Яки тагын да җайлырак ысул: аудиториясе булган, әзер кибетне (группаны) сатып аласың да, үз товарларыңны өстисең. Аннан соң күпләп сатып алу нокталарын ачыклап, алар белән элемтәгә кереп, товарны беренчел бәягә сатып аласың. Соңыннан күпмедер процентка арттырып башкаларга тәкъдим итәсең. Мондый интернет кибетләрдән халык кием-салым, балалар өчен уенчыклар, китап, косметика, декор җиһазлар, телефон чыбыклары, чехоллар ише әйберләрне яратып ала.

Интернет кибетең эшләп китсен өчен үз товарыңны яхшы итеп тәкъдим итә белергә кирәк. Сатып алучыларыңның канәгать калуы, уңай бәяләре (отзыв), товарыңның сыйфаты һәрвакыт беренче урында булырга тиеш. Бәяләр чагыштырмача очсыз булса, сыйфат ягы аксамый икән сатып алучыларны тиз табарга була. Шулай да, интернет аша алдалаулар күбәю сәбәпле, кешенең ышанычын яулау өчен ай-һай күп тырышырга туры килә.

6. Бергә сатып алулар (совместные покупки) оештыру. Бу акча эшләү ысулы белән күбрәк бала ялында утыручы хатын-кызлар шөгыльләнә. Алар күпләп сатып алу нокталары белән элемтәгә керә, бу ноктадан беренчел (оптовый) бәягә товар сатып алырга теләүчеләрне таба, заказ бирә һәм заказны өләшә. Үз хезмәте өчен якынча 10-12% керем ала.

Бу эш белән шөгыльләнүгә киткән вакытны исәпләсәң, кергән керем бик аз чыга. Шуңа күрә эшнең тәртибен аңлаганнар, паралель рәвештә 2-3, кайчак аннан да күбрәк сатып алулар оештыра.

7. Интернет аша комментарийлар һәм бәяләмәләр (отзыв) калдыру. Бу ысул белән теләгән һәркем акча эшли ала. Заказларны шушы өлкәдә эш бирүче тикшерелгән биржаларга кереп эзләргә кирәк. Эш бирүче кушуы буенча комментарий һәм бәяләмәләрне теләсә кайда калдырырга була.

Бу хезмәт төре тиз һәм авырлыкларсыз башкарыла, тик акчасы аз чыга (айга 300 сумнан башлап).

8. iOS һәм Android кушымталарында эш. Моның өчен сезнең кулда смартфон булу кирәк. Аның ярдәмендә тиз һәм яхшы гына акча эшләп була. Моның өчен телефонга кушымталар (приложения) урнаштырырга, бәяләмә калдырырга һәм мобиль маркетта рейтингын билгеләргә кирәк.

Беренче карашка эш җайлы тоелса да, тәкъдимнәр еш булмый. Шул сәбәпле эшеңдә берьюлы берничә биржаны бергә кулланырга туры килә. Ә бу җиңел түгел. Эш хакы 300 сумнан башлап һәм югарырак суммада бәяләнә.

9. Курс, диплом эшләре, реферат язу. Бу төр хезмәт һәрвакыт кирәк. Аларны интернет аша сату-алу күпкә җиңел. Бүгенге көндә берничә зур система даими рәвештә  бу юнәлештә эшләүче авторларны эзли.
Язуга сәләт, грамматиканы, телне яхшы белүне, озак вакыт утырып эшләүне таләп итә торган эш. Җәй айларында: укучы, студентларның ялы вакытында заказлар булмый. Эш хакы төрлечә, интернетта 100 сумнан 50 000  сумга кадәр тәкъдимнәр бар.

10.  Дизайн хезмәте. Интернетта дизайнерлар өчен һәрвакыт эш табыла. Алар сайтлар өчен макетлар, баннер, графика, логотиплар ясый, ягъни сайтның тышкы кыяфәтен тудыра. Вакыт барган саен интернет мобильләшә. Берничә ел саен сайтлар дизайнны алмаштыра.

Бу эш белән махсус белеме булган яки үзлегеннән өйрәнгән белгечләр генә шөгыльләнә ала. Беренче вакытта портфолио өчен эшләргә туры килә. Чөнки заказ бирүче иң элек синең алдагы хезмәтләрең белән таныша. Заказларны эш тәкъдим итүче биржалар аша эзлисең.

Бу төр хезмәтләрнең барысында да диярлек эш хакы электрон акча янчыгына (Яндекс.Деньги, Вебмани, Киви янчыкларына) күчә.

Интернетта эшләүнең уңай яклары: күп очракта без эш графигын, эш күләмен үзебез билгелибез. Кайдан торып, кемгә эшләргә кирәклеген үзебез сайлыйбыз. Үзебезгә ошаган, яраткан эш белән шөгыльләнәбез.

Интернетта эшләүнең минуслары: биредә алдалау, конкуренция көчле. Үзеңне күрсәтү, таныту өчен нык кына тырышырга, кайчак аз гына бәягә дә ризалашырга туры килә. Тәкъдим - заказлар, акча даими түгел. Шуңа күрә бу төр хезмәт кем өчендер кызыклы, ә кем өчендер вакытны бушка уздыру кебек каралырга мөмкин.

Интернетта эш тәкъдим итүче кайбер сайтлар:

fl.ru
weblancer.net
freelance.ru
work-zilla.com
freelancejob.ru
moguza.ru
illustrators.ru
behance.net
fotoimena.com
vsesdal.com
citycelebrity.ru
vakvak.ru
livemaster.ru
 


Энҗе НОГМАНОВА

--- | 12.03.2017

Бүген Зимфира Гыйльметдиновага 50 яшь тулды - юбилей уңаеннан уникаль ВИДЕО

$
0
0
13.03.2017 Матбугат
Танылган журналист, Халыкара журналистлар федерациясе әгъзасы, бүген Татар Дәүләт филармониясендә эшләүче Зимфира Гыйльметдиновага бүген 13 март көнне 50 яшь тулды. Юбилярны чын күңелдән котлыйбыз! Ә "матбугатрулыларга" уникаль видео тәкъдим итәбез:

Менә сезгә 1999 елдагы Зимфира. Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов концертында «алып барышучы» булган вакыты. Концерттан кисеп алган бу өлешнең эчтәлеге Зимфираның Зәйнәп күлмәген урлап киеп, кеше репертуары белән АРТИСТКА булырга җыенуы турында. Шундый сценарий. "Бу еллар сагындыра. Зәйнәп һәм Зөфәр белән эшләгән еллар – май өстендәге сыр кебек яшәгән, 44 размер кием кигән, бил әйләнәсе 56 сантиметр булган, чәчләрнең озын, акылның әле бүгенге кебек үк комачаулый торган озын булмаган еллар алар) 18 ел узган, минсиңайтим!" - диде Зимфира "Матбугат.ру" хәбәрчесенә.  


---

--- | 13.03.2017

Филүс Каһиров – 10 ел сәхнәдә! (ФОТОрепортаж)

$
0
0
13.03.2017 Мәдәният
Казан Татар дәүләт филармониясендә Филүс Каһировның концерты булып үтте. Ул быел Филүснең профессиональ сәхнәдәге 10 еллык иҗатына багышланган иде. Җырчының үзенә исә 30 яшь тулды. Шулай итеп, "юбилей концерты"ннан ФОТОрепортаж тәкъдим итәбез.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

 

26

27

28

29

30

31

32

33

34

35

36

37

38

39

40

41

42

43

44

45

46

47

48

49

50

51

52

53

54


Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 13.03.2017

“Спортта милләт, тән төсе буенча аерма булырга тиеш түгел"

$
0
0
13.03.2017 Спорт
Мартның беренче көннәрендә Самарада көрәш буенча өлкә ярышлары узды. Алдагы елларда ул “Яктылык” татар мәктәбендә үткәрелеп килгән булса, быел өлкәбезнең төрле төбәкләреннән килгән көрәшчеләр “Виктория” спорт комплексында җыелды. Аларның үлчәү категорияләрен күздә тотып, ярыш ун төркемдә оештырылды.

2010 елдан алып өлкәбезнең милли-мәдәни оешмалары ярдәмендә Самара өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте үткәреп килгән бу чара инде күптән зур спорт бәйрәменә әйләнеп, анда катнашучыларның саны елдан-ел арта бара. Ачу тантанасында моны мөхтәрәм кунаклар - өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти  Талип хәзрәт Яруллин да, региональ иҗади-иҗтимагый “Дуслык” оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев та, өлкә “Туган тел” татар оешмасы  президенты Ильяс Шәкүров һәм шәһәр татар автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин да билгеләп уздылар. Ә өлкә администрациясе җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова спортчыларны, килгән кунакларны сәламләгәннән соң, губернатор Николай Меркушкинның тәбрикләү хатын укып узды. Анда бу турнирның  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкара дуслыкны ныгыту чарасы буларак та зур мәгънәгә ия булуы билгеләнгән иде.

Чарада катнашкан 120дән артык спортчы арасында чынлап та татарлардан тыш башка милләт вәкилләре дә күп иде. Тольяттиның “Свежий ветер” иҗат үзәгендә көрәш белән шөгыльләнүче Семен Сапинов: “Спортта милләт, тән төсе буенча аерма булырга тиеш түгел. Безнең клубта да төрле милләт балалары шөгыльләнә, тренерыбыз Руслан Даниуллов һәрвакыт: “Келәмдә - көндәш, тормышта - дус!” - дип, безне гел тату яшәргә өйрәтә. Бу - безнең төп кагыйдәбез”, - дип сөйләде. Финалга чыккан спортчылар арасында бу клуб вәкилләренең шактый күп булуы, монда көрәш белән җитди шөгыльләнүләре турында сөйлидер, мөгаен.  Берничә авырлыкта икенче-өченче урыннар да нәкъ аларныкы булды.

Камышлы районында да көрәш алымнарын өйрәнергә теләүчеләр шактый гына икән. Бу көнне аннан 6 көрәшче килгән иде.
- Кызганыч ки, районда балаларны профессионал дәрәҗәдә әзерләрлек тренерлар юк, читтән чакырып карыйбыз, тик алар хезмәт хакын күп сорыйлар. Әлегә мин егетләрне үзем белгәннәргә өйрәтәм, күрше төбәкләргә махсус секцияләргә йөреп, көрәш белән шөгыльләнүчеләребез дә бар, - дип сөйли 1992 - 2007 елларда район спорт комитетын җитәкләгән Наил Хәйров. -  Үзебезнең егетләргә карап, “Көрәш рухы татарларның канында”, - дигән әйтемнең хак булуына инанам, мөмкинлекләр күп булмаса да, район, өлкә күләмендә үткән ярышларда шактый үрләр яулаган көрәшчеләребез белән горурлана алабыз. Бүген 75 килограмм авырлык категориясендә көрәшүче Кәрим Уразмәтовның исеме Татарстанда да күпләргә таныш.

Күптән түгел Тольяттида үткән көрәш буенча Россия чемпионатында үз авырлы¬гында беренче урын яулаган бу егеткә өлкә ярышында да җанатарлары күп өмет баглаган иде. Тик, финалда судья белән ризалашмыйча бәхәсләшкән өчен, спортчыны турнир таблицасының иң аскы рәтенә төшерделәр һәм Кәрим көндәше – ЦСКА Самара клубы Владимир Сивковка беренчелеккә чыгарга юл бирде.

Бу көнне кайсы гына төркемне алма – җиңүчеләр исем¬легенең шактый өлешен Са¬мараның “Яктылык” татар мәктәбе каршында эшләп килүче көрәш секциясендә шөгыльләнүчеләр биләде. 35-40 килограмм авырлык категория¬сендә беренче урын Ленар Сафинда булса, 50 килограммга кадәр авырлыкта Камил Әхмәтвәлиевка тиңнәр табылмады. Усанбой Сәидрәхманов (55 килограммга кадәр), Равил Шәмшетдинов (55-60 килограмм авырлыкта) һәм Әбдекәрим Шаралиев (70 килограммга кадәр)  та көндәшләренә беренчелекне бирмәделәр. Икенче-өченче урын¬ны яулаучылар арасында да “яктылык”лылар шактый булды. Монда инде аларның тренерлары, Руслан Йосыповның да өлеше зур.

- Секциябез - бүгенге ярышларның яшьтәше, нәкъ җиде ел элек эшли башлады. Анда 7 яшьтән 17-18 яшькәчә балалар бушка шөгыльләнә. Аларның барысы да югары уңышларга ирешмәсә дә, балаларның сәламәтлеген ныгытуны, урам йогынтысыннан тартып алуны, аларда татар халкының милли горурлыгы булган татар көрәшенә мәхәббәт тәрбияләүне, аларны көрәш элементлары белән таныштыруны күздә тотабыз. Ә бүгенге кебек турнирлар көчле көрәшчеләрне сайлап алу мөмкинлеген бирә, - дип сөйләде тренер.

Грек-рим көрәше буенча Россиянең һәм көрәш буенча спорт мастеры исемнәренә лаек булган Руслан Йосыпов җиде ел инде өлкә ярышларының хөкемдары вазифасын да үти. Гадел, тырыш булганы, спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен аны тантаналы рәвештә Самара шәһәре Думасының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләделәр.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының музыкаль чыгышлары белән үрелеп барган спорт бәйрәме әкрен генә ахырына якынлашты. Җиңүчеләргә грамоталар һәм чараның төп иганәчесе, Самараның Промышленность районы администрациясе башлыгы Минәхмәт Хәлиуллов әзерләгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Җиңелү ачысын татыганнар да үпкә белдермәделәр, “Икенче елга беренче урыннар безнеке булыр, күрерсез әле”, - дип, көндәшләре белән дусларча кул биреп саубуллаштылар.

Өлкәбездә үткәрелгән мондый очрашулар, беренчедән, көрәшчеләрнең осталыкларын арттырырга, үзләрен сынап карарга, башкаларның көрәш алымнарын күзәтергә ярдәм итсә, икенчедән, күңелләрдә әйбәт тәэсир, кызыклы хатирәләр калдыра.
 


Алия АРСЛАНОВА

--- | 13.03.2017

Казанда өч егет кеше күзе алдында ир-атны үтергәнче кыйнаган (ВИДЕО)

$
0
0
13.03.2017 Криминал
Социаль челтәрләрдә өч егетнең җирдә яткан ир-атны кыйнау видеосы пәйда булды. Камерада бер мизгелдә кызлар да күренеп ала, әмма алар кыйнаучыларны туктатырга тырышмый. Искәртеп үтик, «Татар-информ» агентлыгы 7 мартта Җиңү проспектында өч аек булмаган ир-атның 32 яшьлек ир-атка һөҗүмен хәбәр иткән иде.

Зыян күрүче хастаханагә китерелгән, ул анда берничә сәгатьтән үлгән. Шикләнеп, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарә хезмәткәрләре 19 яшьлек Альберт Сергеевны, Иван Курноскинны һәм Виталий Софронитскийны тоткарлаган. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Идел буе районының тикшерү бүлеге тарафыннан «Хулиганлык нияте белән үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


---

--- | 13.03.2017

«Асылынсам әгәр, үлемемдә полицияне гаепләрсез…»

$
0
0
13.03.2017 Хәвеф-хәтәр
Республика шәхси матбугатларының берсендә әлеге сүзләр катнашында дөнья күргән язманы Балтач халкы яхшы хәтерли булыр. Ул чакта Яңгул авылы егете Айрат Газыймҗанов районның полиция хезмәткәрләрен үзен кыйнауда гаепләде, Арчадагы тикшерү комитетына бу хакта гариза язды, сәламәтлегенә зыян китерүчеләрне җинаять җаваплылыгына тартуны сорады.

Вакыйга 2015 елның октябрь аенда булган иде. Ике полиция хезмәткәре Айрат Газыймҗановны өеннән килеп ала да, угърылык кылынган Түнтәр авылына алып бара. Биредә караклар «Өмет” кибетен баскан була. Аннан бүлеккә кайталар. Сорау алулар тыныч кына уза. Бүлектән егетне якыннары килеп алалар, һәм район үзәк хастаханәсенә алып баралар. Биредә егет бик нык эче авыртуыннан зарлана, полиция хезмәткәрләре кыйнады дип белдерә. Газыймҗановның тәнендә көйгән, бәрелгән җир барлыгы ачыклана, корсак тирәсендә , умыртка баганасында да сыдырылган урыннары була. Әлеге фактларга таянып, кемнеңдер “ярдәме” белән Газыймҗанов полиция хезмәткәрләрен гаепләп, Тикшерү комитетына гариза яза.

Озакка сузылган тикшерүләрдән соң , Айрат Газыймҗановның гаепләүләре дөреслеккә туры килмәве ачыклана. Егет тә ялган мәгълуматлар бирүен таный. Судта да гаепле икәнлеген ачыктан-ачык әйтә, үкенүе турында белдерә.Тәнендәге җәрәхәтләре элегрәк эчкән баштан велосипедтан егылып төшеп имгәнүдән була. Шул рәвешле, Айрат Газыймҗанов ике полиция хезмәткәренә яла якканы өчен закон каршына басты, РФ ҖК 306 маддәсенең 2 бүлеге нигезендә, Арча район суды тарафыннан җавапка тартылды, бер елга ирегеннән мәхрүм ителде. Гаебен тануын һәм үкенүләрен исәпкә алып, суд Газыймҗановны шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Ә инде чынбарлыкка туры килмәгән, ялган мәгълүмат биргән газетаның эше судка тапшырылды.

Әлеге вакыйгадан чыгып шундый нәтиҗә ясап була, кызып китеп, башкалар сүзенә карап, кешегә яла да ягып була, янап та була. Ләкин ахырын уйлау мәслихәт, аеруча да җәмгыятьтә әһәмиятле роль уйнаган һөнәр ияләренең намусларын, исемнәрен пычратудан сакланырга кирәк. Полиция хезмәткәрләре – алар кешелекнең иминлеген саклаучы, кыңгыр эшләргә юл куймаска тырышучы, җинаятьләр булган очракта аны ачканчы эзләүчеләр икәнлеген танырга вакыт. Әлеге ялган мәгълүматлар ике гаиләгә дә күпме мораль зыян китерде, кызганыч, мәрхүм булган полиция хезмәткәре генә үзенең гаепсез икәнлеген ачыктан-ачык ишетми генә, бакыйлыкка күчте...

Ялган рәвештә яла ягуларның азагы менә шушылай, закон каршында җавап бирү белән төгәлләнә, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы бүлеге.

Чыганак: Хезмәт


---

--- | 13.03.2017

Илназ Гариповның әнисе үлгән

$
0
0
13.03.2017 Шоу-бизнес
Популяр җырчы Илназ Гарипов гаиләсенең ишеген бик зур кайгы шакыган. Җырчының әнисе Галиябану апа бакыйлыкка күчкән. Бу турыда җырчы Илназ белән хезмәттәшлек итүче җырчы Илсөя Бәдретдинова хәбәр итә.

"Бер көнлек дөньяда яшибез... Каядыр йөгергән булабыз... Планнар корабыз... Иртәгә нәрсә булачагын беребез дә белмибез. Бүген дустым Илназ Гариповның әнисен җирләдек. Бик авыр.. .Һәркем өчен ачык йөзле иде Галиябану апа. Өстәле тулы тәмле ризык булыр иде... Урыны җәннәттә булсын!!! Якыннарына сабырлык..." - ди Илсөя.

"Матбугат.ру" да Илназ Гариповның авыр кайгысын чын күңелдән уртаклаша.


---

--- | 13.03.2017

Халыкны су басу куркынычы борчый

$
0
0
13.03.2017 Җәмгыять
Язгы ташу ничек булыр? Су басу куркынычы янаучы хуҗа­лыкларны бүген әнә шул сорау борчый. Ел саен нинди дә булса бер мәшәкать алып килә бу яз. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ташуга әзерлек чараларын күрә башладык инде, дип белдерә. Синоптиклар су китүнең кайчан буласын әлегә төгәл итеп әйтә алмый.

Бу көннәрдә “Халык контроле” су проблемасы белән “шаулап” тора. Халык су җәелүдән зарлана. “Ишегалларындагы чо­­кыр-ча­кыр­лар су белән тулган, машина белән йөрерлек түгел, әби-ба­байлар фатирларыннан чыгарга куркып ята”, “Кар суы өйнең нигезен ашый, чарасын күрегез!”, “Идән асты су белән тула, бу хәл янәшәбездә йортлар калкып чыкканнан соң башланды”. Мондый эчтәлек­тәге ши­каятьләр респу­бли­ка­ның төрле шәһәрләреннән кил­гән. Ни кызганыч, февраль ахы­рында көн­нәр­нең кисәк җы­лытып җибә­рүе, өстәвенә аның озак дәвам итүе күпләргә көтел­мәгән проблемалар алып килде.

Республикада язгы су ташкынына каршы көрәш чаралары башланды инде. Татарстан Министрлар Кабинетының ташу вакытында башкарасы эшләр турында фәрманы февраль баш­ларында ук имзаланды. Респу­бликаның 42 районына су басу куркынычы яный икән. 19 меңгә якын кеше яши торган 220 торак пункт, социаль әһә­мияткә ия 48 объект, 55 автомобиль юлы, 36 күпергә аерым игътибар бире­ләчәк. Сүз дә юк, су ут кебек, юлында булган һәр нәрсәне колачлый. Шуңа күрә алдан саклык чараларын күрү бик кирәк, диләр.

Әлеге максаттан ләм тулган елгаларны чистарту, ярларны ныгыту, гидротехник корылмаларга ремонт үткәрү кебек эшләр алдан башкарылган. Саннарга күз салсак, республикада 832 гидротехник корылма бар. Шуның дүртесе куркыныч хәлдә дип санала. 12сен төзеклән­де­рергә кирәк. Шөкер, тимер юллар, агулы химикатлар саклана торган складлар, калдык ташлау урыннары, үләт базлары су басу зоналарына керми.
 
Куркыныч янаган урыннардан халыкны күчерү мөмкинлеге дә каралган. Бер-бер хәл була калса, 32 мең кешене сыйдыра алырлык 149 урын әзерләнгән. Ташу вакытында 28 стационар һәм 98 вакытлыча пост эшләячәк. Шул ук вакытта 5 авиация техникасы да әзер торачак. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калса дип, су басу куркынычы булган һәр җирлектә аңлату эшләре дә алып баралар. Бу көннәрдә авылларда йорттан йортка кереп, киңәшләр язылган белешмәлек­ләр тараталар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге белдергәнчә, башка еллар белән чагыштырганда быел кар күп. Ташу да көчле булырга охшап тора. Нократ, Чулман, Идел елгаларында куркыныч тудыра торган урыннар бар.

“Яз иртә килер кебек”

Коткаручылар, без ташуга тулысынча диярлек әзер, диләр. Тик ташу кайчан булыр соң? Синоптиклар исә, фаразларга әлегә иртәрәк, ди. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөди­ре Юрий Переведенцев сүзлә­реннән аңлашылганча, мартның беренче яртысында республикада аномаль җылы һава саклана, өстәвенә явым-төшемнәр дә шактый күп күзәтелә.
 
– Татарстанда март аенда уртача температура 5,4 градус салкын булырга тиеш. Күпьеллык тәҗрибәләр шуны күрсәтә, – ди галим. – Әмма быел февраль ахырларында ук һава торышы март ае күрсәткечләренә якын торып, 7 градус чамасы салкын булды. Ни хикмәт, мартның беренче яртысы да җылы булырга охшап тора. Тәүлекнең уртача температурасы нуль градус ти­рәсе. Бу март ае өчен аномаль җылы һава торышы булып санала.
 
Тик бу хәлләр бүген-иртәгә ташу башланачак дигән сүз түгел әле. Белгеч әйтүенчә, гадәттә, язгы ташу март ахырларында, ап­рель башларында булырга тиеш. Нәкъ менә шушы чорда һава торышы тотрыклы рәвештә нуль­гә тигезләшә. Кар катламы юкка чыгу апрельнең икенче яртысында булачак. Бу гадәти яз килгәндә шулай. Белгеч исә, быел карның күп булуы һәм явым-төшем­нәр­нең нормадан артык явуы аркасында, көчле ташулар булмагае дип шикләнә.
 
– Татарстанда яз иртә килер кебек, – ди Переведенцев. – Язын, гадәттә, көндезләрен җы­лыта, төннәрен, киресенчә, суыта. Кар тизрәк эресен өчен яңгыр кирәк. Мартның беренче декадасында нәкъ менә шундый һава торышы көтелә дә инде.

Халык әйтсә, хак әйтә


Халык синоптигы Әмир Шә­рә­фиев, быелгы яз бик үзен­чә­лекле булырга охшап тора, дигән фикердә. Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Әмир ага декабрь, гыйнвар айлары һәм февраль башының сынамышлар буенча килүен әйтә. “Мартта салкыннар булырга тиеш иде. Тик көннәр әлегәчә җылы тора. Минем уемча, яз икегә бүленер кебек. Сүз дә юк, салкыннар булачак әле, – ди халык синоптигы. – Ләкин аның майга калуы да бар. 7 февральдән 40 көнлек хут суыклары булырга тиеш иде. Бу суык нибары бер атна чамасы гына булды. Әлеге чорда иртә-кичен суык, көндез­ләрен җылытырга тиеш. Быелгы кебек аномаль җылының булганы юк иде. Булса да бер-ике көн торды. Быел исә бик озакка сузылды. Көннәр күпме генә җылы торса да, су җиргә кадәр җитмәде әле. Ташу турында фаразларга иртәрәк. Соңгы елларда ташу да икегә бүленә бит. Су ике тапкыр күтәрелә. Ага гына башлый да, суытып җибәргәч, тагын бүленә. Быел да шулай булыр кебек”.

Озак еллар табигатьне кү­зәт­кән Әмир абый Шәрәфиев быелгы һава торышының үзенчәлекле булуын әйтә. Ел дәвамында кө­телмәгән хәлләр булырга да мөм­кин дип фаразлый. Ник дисәк, табигатьнең “холкы” 1989 елдагыга охшаш икән. Ул елда бәла-казалар шактый күзәтелгән. Әмир абый яз озакка сузылырга мөмкин дип шикләнә. Ә менә җәй әйбәт булыр кебек. Игеннәр мулдан булып, җыеп алуда гына бераз проблема булачак, ди ул.

Халык синоптигы, ташу кит­кәндә, районнарның географик үзенчәлеген дә исәпкә алырга кирәклеген белдерә. Татарстан буенча алганда, төньяк районнарга караганда, көньяктарак урнашкан районнарда су ташкыны 10-15 көнгә алданрак та кузгалырга мөмкин икән. Ә Балтач кебек төньякта урнашкан җир­ләрдә апрельнең беренче ун­көнлегендә кузгалачак, ди. “Ташу булыр кебек. Су әлегә җирдә. Көннәр кисәк кенә җылытып җибәрә икән, бик көчле булуы бар. Кар бик күп. Суның карда булуы да ташуның көчле буласына ишарәли”, – ди Әмир Шәрәфиев.

Авыл халкы көрәк алды

Бүген авылда язгы ташуга әзерләнәләр. Сала халкы кул кушырып утырмый. Ти­рә-юнен кардан арындыра. Тү­бәсеннән кар төшерә, су агып кит­сен өчен өй, лапас-курасы тирәсендә канаулар казый. Авыл җирлекләре башлыкларының да эше күп. Су ташкыны һөҗүм ит­мәсен өчен, кыш буе яуган карны чистарттыралар.

– Аллага шөкер, безнең җир­лектә куркыныч янаучы сулык­лар юк, – ди Тәтеш районының Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Илдар Шәмсетдинов. – Авылга су төшә торган урыннарны кардан арындыра башладык. “ДТ” тракторы белән кыр буйларын чис­тартып, су агарга юллар ачабыз. Алдагы елларда Чурапан авылы халкы су басудан интегә иде. Чөнки әлеге авыл уртасыннан чокыр (инеш) уза. Язгы чорда су җәелмәсен өчен, зур торбалар куйдырдык. Хәл тотрыкланды. Шушы көннәрдә генә аларны ачып, чистартып кайттык.

Авыл җирлеге башлыгы әй­түенчә, элеккеге кебек ташулар булмый икән инде. Тик идән астына су керүчеләр бар. “Ә менә идән астына кергән суны авыл җирлеге берни дә эшләтә алмый. Бу – табигый бәла-каза”, – ди җирлек башлыгы. Үтәмеш, Чурапан авылларында, мәсәлән, грунт суы якын урнашкан. Бу авылларда базларга, идән асларына су керү очраклары бар. “Көзге чорда яңгырлар шактый булды. Җирдә дым күп. Сүз дә юк, идән асларында су булачак инде”, – ди Илдар Мәхмүтгәрәй улы.

Сакланганны Ходай саклаган


Көннәрнең кисәк җылытуы күңелсезлекләр дә алып килә. Балык тотуга хирыс кешеләр, бернигә карамый, боз өстендә кармак сала. Бу чорда алар борынгыларның, язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, дигән сүзләрен дә истән чыгара. Шуңа күрә коткаручылар әлеге чорда аларны да көчле күзәтү астына ала. Тик балык “тәме”н белүчеләрне алай гына туктатып булмый. Аны-моны уйламыйча, боз “әсирлеге”ндә калучылар да ел саен булып тора. Коткаручыларга язгы чорда тагын бер эш өстәлә. Боз белән агып киткән балыкчыларны бәладән саклап кала алар.

Бу көннәрдә боз кичүләре дә ябылды. Хәзер мондый юлларга техника белән керү рәхсәт ителми. Ләкин әйләнгечтән юлның туры икәненә ышанмаучылар да аз түгел. Әнә 6 март көнне генә Идел елгасының Югары Ослан районындагы ярыннан 400 метр ераклыкта машина баткан. Коткаручылар һәлакәт урынына санаулы минутлар эчендә килеп җитә. Алар “КИА Спектра” авто­моби­ленең Югары Ослан авылы янындагы боз кичүен үтеп, алгы тәгәр­мәчләре белән бәкегә тө­шүен ачыклаган. Машина йөр­түче баткан урыннан качып кит­кән, үлүчеләр, зыян күрүчеләр юк.


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА

--- | 13.03.2017

Әлмәттә балалар бакчасы мөдире 4,2 млн сум акча урлауда гаепләнә

$
0
0
13.03.2017 Криминал
Балалар бакчасы мөдире, даими рәвештә, бухгалтериягә гамәлдә булмаган хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләнгәнлек турында ялган документлар биреп барган. Әлмәт шәһәр прокуратурасы берничә балалар бакчасының элеккеге мөдиренә карата кузгатылган җинаять эшен судка юллаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

2008 елдан 2011 елга кадәр мәктәпкәчә балалар учреждениеләре җитәкчесе Лилия Турова, хезмәт вазифаларыннан файдаланып, «Лукоморье» балалар бакчасына фиктив рәвештә ике хатын-кызны эшкә урнаштырган. Фактта алар балалар бакчасында эшләмәгәннәр, әмма Турова ай саен бухгалтериягә аларга хезмәт хакы өчен документлар тапшырып килгән. Нәтиҗәдә, хезмәт хакы булып түләнгән 558 мең сум акчаны ул үзе үзләштергән.

2010 елдан 2016 елга кадәр Л. Турова шундый ук юл белән «Космос» балалар бакчасына тагын 12 гражданны урнаштырган һәм нәтиҗәдә 3,7 млн сум акча үзләштергән.

Тикшерү тарафыннан 50 яшьлек гаепләнүченең 2,2 млн торган фатирына арест салынган.

Җинаять эше Әлмәт шәһәр судына юлланган.


---

--- | 13.03.2017

Гомере буе инвалидлыгыннан кимсенеп яшәгән авыл агае дәвалаучыларга ышана...

$
0
0
13.03.2017 Криминал
Алдакчылар гади халыкны нинди генә кармакка каптырмый: товар тәкъдим итә, ут-су приборларын тикшерергә керә, бозым чыгара. Шундый ялганчылар төркеме күптән түгел Татарстанның Балтач районында тоткарлана. Тик аңа кадәр Биктәш авылында яшәүче Назари Николаев исемле 69 яшьлек бабайның 13600 сумын чәлдерергә өлгерә.

– Назари абый энесе Николай белән яши, – диде Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин. – Назари абый тумыштан икенче төркем инвалид, беркайда да эшләмәде. Энесе дә лаеклы ялда. Мин аларның капкалары ачык булуын, өйләренә кеше кертүләрен хәтерләмим. Ничек итеп алдакчылар кармагына эләккәннәр, аптырыйм.

6 март көнне  авыл урамнарында моңарчы күренмәгән “тугызлы” машинасы пәйда була. Бер-ике йортка кереп, төн кундыруларын да сорыйлар. Тик биктәшлеләр алар каршында ук ишек-капканы шатырдатып бикләп куя. Шуннан соң алар Николаевлар өе каршына килеп туктый. Бу вакытта Николай әфәнде тәмәке тартырга чыккан була. “Сез кемнәр?” дигән сорауга, машина эченнән берәм-берәм коелган ике хатын һәм бер ир: “Сезгә килдек”, дип җаваплый.
 
– Николай абый аларга каршы торып карый булса кирәк. Әмма тегеләр: “Чәй эчеп чыгыйк әле”, – дигәч, каршы килми. Көтелмәгән кунакларны өйгә кертә дә, үзе тәмәке тартырга чыгып китә, – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы.

Болар исә Назари абыйны сөйләштерә башлыйлар. Кунакларның берсе авырып торуын әйтә. Назари абый исә аның хәленә керергә тырыша. Чөнки авыруның ни икәнен белә, үзе дә икенче төркем инвалид. Тегеләргә исә шул сүз җитә кала: “Хәзер без сине дәвалыйбыз. Тик акча кирәк булачак”. Гомере буе кимсенеп яшәгән Назари абый риза була. Акчасы да юк түгел, пенсияне  шимбә көнне генә китергәннәр. Җитмәсә, акчаны өшкерәләр дә, кире кайтарачаклар, ди. Назари абыйны ышандырган тагын бер мисал: күптән түгел аның кулы сынган була. Әмма ул бу турыда яңа танышларына әйтми. Ә “дәвалаучы” нәкъ шул кулын сыйпый башлый. Беркатлы авыл агае яңа кунакның дәвалаучы икәненә генә түгел, алдан күрүчәнлегенә дә ышана хәтта.



– Синең анда тагын бар әле, – дип акчаны үзләре сорап алдылар, – ди Назари абый. – Битне су белән сыпыргандай иттеләр. “Без сездә кунып та чыгарбыз әле”, – дигән кунаклар берзаман җыена башлады. “Бөтен авыруың шушы акчаңда, әйләнеп кайтабыз да акчаңны бирәбез”, – диделәр. Гипноз да булмады шикелле, тик машинага утырып киткәннәрен карап калдым.



Машина күздән югалуга, Николаевларга ике йорт аркылы гына яшәүче чыбык очы туганнары керә. Капка төбенә туктаган машинаның кем булуы белән кызыксынырга кергән ул. Барысын да сөйләп биргәч, ул ике агай-эненең алдакчылар кармагына кабуын таный. Тиз арада башка туганнарына, алар исә – участок полициясенә хәбәр итә.




Алдакчылар бу вакытта авылдан 100 чакрым китәргә өлгергән була инде. Хокук саклау вәкилләре тиз арада аларның эзенә төшә. Болар Киров өлкәсе кешеләре булып чыга. “Дәвалаучы”га 41 яшь. Ул инде моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылган була. Авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин сүзләренчә, “дәвалаучылар” төркеме Назари Николаевка 7 мең сум акчаны кире кайтарган.


Чулпан ШАКИРОВА

--- | 13.03.2017

Гөлүсә Закирова яңа эшкә керешкән

$
0
0
13.03.2017 Матбугат
"Татмедиа" оешмасы нәшер итүче "Гаилә һәм мәктәп" журналы әле берничә ел гына чыгып килә. Ул элеккеге "Мәгърифәт" газетасы нигезендә оешкан иде. Шушы көннәрдә аның баш мөхәррире Гөлүсә Закирова яңа эшкә керешкән.

Дөрес, әлегә "Гаилә һәм мәктәп"тән бөтенләй китеп бетмәгән ул. Әмма бу вакытлыча, булса кирәк. Чөнки Гөлүсә Закирова "Идел" журналына баш мөхәррир урынбасары булып күчкән. Радик Сабиров җитәкчелегендәге әлеге басмада "Әдәби суд" дигән кызыклы гына сәхифә чыгып килә. Яшь һәм бик үк яшь булмаган шагыйрьләрнең әсәрләрен сүтеп җыялар. Чын мәхкәмәдәге сыман яклаучы, гаеп итүче, хөкемдар һәм протокол бар монда. "Әдәби суд"ның берсе Гөлүсә Закирова иҗатына багышланган иде. 

Сүз уңаеннан, әле бер-ике ай элек кенә Линар Закиров "Гаилә һәм мәктәп" журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшли башлады, дип язган идек. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Линар бик аз вакыт эшләгән әлеге редакциядә. Хәзер ул Татарстан Дәүләт Советының матбугат үзәгендә тир түгә.

Менә шундый хәлләр. 

 
---

--- | 13.03.2017

Татарстанда ҖЫЛЫТА (Һава торышы)

$
0
0
14.03.2017 Экология
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада алдагы көннәргә һава температурасының чагыштырмача җылырак булуы көтелә.

Бүген һәм иртәгә, 15 мартта, республикада көндезге һава температурасы 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булса, 16 мартка инде 4 градуска кадәр күтәрелә. Төннәрен әле һава температурасы 0 градустан түбән булачак – алдагы ике төндә 3-8 градус салкын булыр, дип фараз кылына.

Тулаем алганда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Иртәгә урыны белән кар һәм җепшек кар, 16 мартта моңа өстәп көндез яңгыр да явачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.

 


---

--- | 14.03.2017

Үзем татар, хатыным ...

$
0
0
14.03.2017 Хатлар
Катнаш никахлар турында сүз чыккач, Ессентуки каласында ял иткән вакыт искә төшә. Туганнар, танышлар арасындагы катнаш никах белән тормыш итүчеләрне уйлап куям. Аның белән лифтта таныштык. Чибәр йөзле, зыйфа буйлы, тыйнак кына итеп бизәнгән, затлы киенгән әлеге туташны бер күрүдән ошаттым.

Орел шәһәрендә гипермаркет хуҗасы, украин  милләтеннән икән.  Көндез бергә шәһәрдә йөрсәк, кичке дискотекада бергә биибез, төннәрен фонарь яктысында, эскәмиядә серләшеп утырабыз, шулай итеп араларыбыз көннән көн якынайды. Бер көнне: -Әйдә бернәрсә күрсәтәм, ул сиңа ошаячак,- ди, серле елмаеп. -Хэ, нәрсә икән ул, мин күрмәгән әйбер? - дип көлемсерәп, артыннан иярдем. Таныш түгел ишек янына килеп, хуҗаларча ачкычны борып, ишекне ачты да, -Уз әйдә хуҗа, бу безнең фатир, - дип елмайды. Эчкә узгач, зәвык белән бизәлгән зур бүлмәгә, андагы зиннәтле интерьерны күреп исләрем китте. Шулай итеп “гаилә булып”, бергә яши башладык. Дәваланырга да бергә йөрибез, Ессентуки, Кисловодск, Пятигорск, Минеральные воды шәһәрләренәдә дә икәү сәяхәт кылабыз. Үзе һәр продукциянең оста белгече булгач, ашханәдәге ризыкны яратмыйча, кибеттән җентекләп тикшереп, сыйфатлы азык- төлек сатып алып ала да, үзебезнең “фатирда” тукланабыз.   

Телефоннан әнисе белән сөйләшкәндә: -Әни, мин кияүгә чыгам, өйгә кайтмыйм, Казанга китәм, -ди, уенын-чынын бергә кушып. 30 яшьне тутырып килгән кызы үзенә пар табып, тормышлы булачагына шатланып булса кирәк: - Ярый кызым, бәхетле булыгыз, - ди “кайнанам”. Көлешәбез дә, кабат киләчәк тормыш турында сүзне яңартабыз, планнар корабыз. –Надя, син христиан динендә бит, безгә авыр булачак бергә яшәргә, - дигән сүземә каршы: -Пәрәнҗә ябырмын, мөселман булырмын (Казанда кызлар шулай киенеп йөриләр дип уйлап). – Тормыш итәргә, кәеф-сафа корып яхшы яшәргә җитәрлек минем акчам. Бергә генә булыйк,- ди бу. Галәмәт кызыклар буласы бар икән әле, дип елмаеп: - Ә балалар кайсы диндә була инде безнең? – дип көтелмәгән сорау бирәм. – Ә нәрсәгә аларга дин? Бәлки улыңны мөселман, кызыбызны христиан итәрбез?..


Менә сиңа мә!!! Әле генә пәрәнҗә ябам дигән иде. Әле өйләнмәгән, катнаш никахлы гаиләләр проблемасы башланды да.

Курорттагы күңелле тормыш бик тиз үтеп китте. Кайтыр көнне бик авырлык белән, җәй көне Мәскәүдә күрешергә сөйләшеп аерылыштык.      Җәй үзенең күңелле мәшәкатләре белән, әлеге сөйләшүне оныттырды.

Кирәк дип тапсам, онытмыйча, аның белән күрешергә Мәскәүгә барган да булыр идем, тик киләчәкне уйладым шул...
                                                                                                                               
 


Рәсим ҖӘЛӘЛ

--- | 14.03.2017

Алинә Гарипова: “Сәләтемне Ходай бүләге дип саныйм” (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
14.03.2017 Мәдәният
Чыгыш вакытында алып баручы Алинә Гарипованың һичвакыт кулына кәгазь тотып эшләгәнен күрмәссез, чөнки барлык мәгълүматны, нәрсә артыннан нәрсә буласын яттан белә. Чакрым кадәрле озын һәм шул ук вакытта күңелләргә үтеп керә торган шигырьләрне дә истә калдыра ул. Хәтер генә түгел, һөнәри осталыкның бер билгесе дип бәяләргә батырчылык итәр идем моны.

Бәйрәм чарасының уңышлы үтүенә зур җаваплылык белән караучы сөйкемле һәм ачык Алинә Гарипованың бер мәҗлестән дә кунакларның югары һәм ихлас бәяләмәсен алып китмәгән чагы юк әле.
— Иҗат өлкәсенә кереп китәчәгегез тормыш китабына алдан ук язып куелган булган дип уйлыйсызмы?

— Ходай шулай кушкандыр, 25 март – мәдәният хезмәткәрләре көнендә туганмын. Авылларга театрлар хәзер дә еш йөрми бит инде, әнием бала тудыру йортында ятканда безнең авылга театр килгән була. Шунда дус кызы, андагы актрисаның уйнавына сокланып, әнине миңа “Алинә” дип исем кушарга үгетләгән. Ә сәләтем шигырьләр язучы әтиемнән күчкән. Кайтып кергәч тә, ул: “Кызым, син ишектән керүгә әниемне хәтерләтәсең”, — дип куя, чөнки әбием дә  шундый ук иҗади кеше. Мәктәпне тәмамлауга апам мәдәният институтына укырга керергә тәкъдим иткән иде, тик абыем: “Теләге булса, бу кыз югалмас, үзенекен алыр”, — дип башка юнәлеш буенча укырга киңәш итте. Икенче һөнәр үзләштерсәм дә, күңелдәгесе тынгы бирми икән. Иҗат өлкәсе, чыннан да, минекеме икән дип үземне сынап карар өчен мәдәният институтына юнәлдем. Иҗади имтиханда җыр буенча да, нәфис сүз буенча да яхшы чыгыш ясадым, ә өченче тур рольгә керү һәм ситуациядән чыгу иде. Мин әби ролен дә сынатмыйча башкарып чыктым, ә аннары тиктомалдан елап җибәрергә кушкач, күземнән ничек бер-бер артлы яшь тамчыларының тәгәрәвен үзем дә сизмәдем. Шуннан соң иҗат тормышы өчен яратылганыма, чыннан да, инандым.
— Күпчелек алып баручылар бәйрәмнәр үткәрү өлкәсенә очраклы кереп китә. Сезнең эшегез нинди вакыйгадан башланды?
— Мин бәйрәмнәр оештыру өлкәсендә 11 нче ел эшләп киләм. Балтач ягыннан дус кызым кияүгә чыкканда “выкуп” үткәрүне миңа ышанып йөкләгән иде. Моңа чаклы сәхнәдә алып барсам да, гаилә бәйрәмнәрен бер дә оештырган юк иде. Тәвәкәлләп, кияүне дә сынадык, аннары кызны озатып, өстәл артында уздырылучы мәҗлесне дә алып бардым. Барысы да яхшы гына үткәч, бергә эшләгән тавыш операторы бәйрәмнәрдә дә бергә эшләп карарга тәкъдим итте.
— Мәҗлесләрдә төрле кунаклар һәм төрле вакыйгалар булырга мөмкин, югалып калганыгыз булдымы?
— Минем төркемдә эшләүчеләр: «Алинә, син бәйрәм алып барганда “йөзәсең”», — диләр, чөнки мин шуның кадәр бирелеп, хезмәтемне яратып эшлим, ләкин шул ук вакытта кунаклар алдында җаваплылык хакында да онытмыйм. Бәйрәм ияләре: “Мәҗлестә йөз кеше, Алинә – берәү, ләкин шул йөз кешенең һәммәсенең дә холкын тоеп эшли”, — дип фикерләрен җиткерәләр. Бездә уеннарда катнашу ягыннан да беркемне  мәҗбүриләү юк, һәрбер кунак белән бер дулкында йөзәбез.
— Алып баручылар үзләре төрле рейтинглар, исемлекләр төзи. Сезнеңчә бу дөресме? Әлеге хезмәтне кем бәяләргә тиеш?
— Минемчә, иң зур бәя – ул халык фикере. Рейтинг артыннан бервакытта да кумадым, ләкин ниндидер статус бирәләр икән, ул дөрес бәяләнгән, кеше аңа лаеклы булырга тиеш.
— Кайда гына барсагыз да сезнең өс-башыгыз каралган, матур итеп бизәнеп, прическа ясатып кына чыгыш ясыйсыз. Сайланган һөнәр шуны  таләп итәме?
— Миннән бу турыда еш сорыйлар. Ниндидер мәҗлес өчен генә алай ясанып торырга кирәкми диючеләр дә бар, тик сиңа йөзләгән кеше карап торганда алып баручы күз явын алырлык итеп күренергә тиеш. Мин ул яктан үз-үземә таләпчән кеше, макияждан башлап, күлмәккә кадәр ялт итеп торырга тиеш дип саныйм. Аннары, хатын-кыз буларак та үзеңне чибәр тоясың килә.
— Кем белән яратып хезмәттәшлек итәсез?
— Мин күп очракта искиткеч тембрга ия булган җырчы Гөлназ Хәбирова-Рахманова белән эшлим. Аның моңына яшьләр дә, олылар да таң кала, кабат-кабат сорап җырлаталар. Киләчәктә шулай ук үз концертларыбызны да оештыру теләге бар, чөнки кунаклардан да бик җылы фикерләр ишетәбез, ә сәхнәдә тамашачының әле безне күргәне юк. Артистлар үземә дә концертлар алып барырга тәкъдим итәләр, әлегә бу юнәлеш буенча эшләп карамадым, тик киләчәктә кем белә бит.
— Алып бару өлкәсендә конкуренция тоясызмы?
— Әйе, шушы ике ел эчендә бу өлкәдә эшләүчеләр саны күпкә артты. Иң мөһиме —  эш сыйфатын күрсәтү. Исемең кеше теленә керсә “сарафанное радио” эшли башлый, ә менә уңай яки тискәре ягың белән кеше күңеленә кереп калуың үзеңнән тора. Сәләте булмаганнар барыбер алып бару эшендә озак эшли алмый.
— Кемдер көйләнгән программа белән еллар буе эшли. Сез еш яңалык кертеп торасызмы?
— Яңалык өстәп, программаны төрләндереп торабыз, чөнки безнең белән эшләгән гаиләләрнең кимендә сигез-тугыз бәйрәмен уздырабыз. Бездән дә кунаклар армый, чакырып кына торалар, әле өйгә кайткач та: «Сезнең тарафтан оештырылган мәҗлесләр кабатланып торсын иде, хәтта аерыласы да килмәде», — дип язалар. Кайберәүләрнең таныш булмаган алып баручыга бәйрәмне тапшырасы да килми бит, бу инде үзенә күрә мәҗлеснең уңышлы үтүенә ышыныч. Без проектор ярдәмендә төрле кызыклы уеннар үткәрәбез, мәҗлескә карата  үзебезнең аерым бизәлеш, индивидуаль караш бар. Мәгънәле, күңелләргә ятышлы шигырьләр, җырлар һәр кеше күңелендә аеруча соклану уята. Эшебез турында бервакытта да начар фикер ишеткән булмады, алга таба да шуңа тырышып эшләргә исәп.
— Иҗатка тартылу әтидән күчкән дидегез, димәк, гаиләдә артист кыз үсүен хуплап тәрбияләгәннәр?
— Әти, чыннан да, минем артист булып китүемне теләде. Үзебезнең якта үткәрелүче бәйрәмнәрдән соң да мин әле өйгә кайтканчы ук аларга рәхмәт сүзләре ирешелә. Шул вакытта икеләтә горурлану хисләре барлыкка килә. Үзем мактауны бик яратмыйм, ул яктан тыйнак кеше, тик әти-әнигә андый сүз ишетү бигрәк тә сөенечле. Минем дәү әнием дә иҗатыма этәргеч биреп торучы якын кешем. Хәлләремне белешеп, фикер-теләкләрен белдереп торулары күңелгә рәхәтлек һәм яңа омтылыш бирә. Эшебез гел юл белән бәйле булгач, тормышта әнием һәм дәү әнием тарафыннан укылган изге догаларының саклап йөртүен, ярдәмен тоеп яшим.  Якын кешеләрнең ышанычы тормышта бик кирәк, чөнки туган турысын әйтә диләр бит. Абыемның да: “Теләге булса, бу кыз югалмас, үзенекен алыр”, — дигән сүзләре минем тормыш девизы буларак гел колакта яңгырый.


Фотолар шәхси архивтан алынды.

 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 14.03.2017

Татарстан Югары суды Роберт Мусинны сак астында калдырды

$
0
0
14.03.2017 Икътисад
Татарстан Югары суды "Татфондбанк" идарәсенең элеккеге рәисе Роберт Мусинны сак астында тоту карарын үз көчендә калдырды. Ул караклык гамәлләрендә шикләнелә. Яклаучысы Роберт Мусинга өй аресты билгеләүне сораса да, суд аның үтенечен кире какты.

"Апелляция инстанциясе суды Совет районы судының Мусинга карата сак астында калдыру карарын үзгәрешсез калдырып, шикаять дәгъвасын канәгатьләндермәде", – дип җиткерде судта хөкемдар карарны.

Исегезгә төшерәбез: "Татфондбанк"ның элекке җитәкчесе, 52 яшьлек Роберт Мусинның 16 апрельгә кадәр сак астына алынуы турында хәбәр иткән идек инде. Ул "аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә"гаепләнә. Тикшерүчеләр фаразынча, "Татфондбанк" җитәкчеләре, кредит алу һәм аны үз максатларында куллану ниятеннән, 2016 елның августында РФ Үзәк банкына ялган документлар тапшырган. Алар "Татфонбанк"ның табышлы активлары булуы хакында ышандырып, 3 миллиард сумнан артык кредит алган һәм ул акчаларны үз фирмаларына күчергән.


---

--- | 14.03.2017

"Шуның аркасында гына Берлинга кадәр барып җитә алмый..." (ФОТО)

$
0
0
14.03.2017 Тарих
Региональ “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган “Орден-медальләр батырлык хакында сөйли” акциясенә Самараның “Яктылык “ татар мәктәбендә йомгак ясалды. Бу акциягә җан өргән “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Муса улы Галәүтдиновның туган авылы Бикүледә (Татарстанның Нурлат районы) шундый акциянең бик уңышлы үтүе турында “Бердәмлек”нең 9нчы санында (28 февраль, 2017 ел) язган идек инде. Менә хәзер эстафета Самара өлкәсенә бирелде.

23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап уздырылган бу чарада өлкәнең күпчелек татар мәктәпләре катнашты. Укучы балалар башта үз сыйныфларында, аннан бөтен мәктәп укучылары алдында сугышта катнашкан бабаларының батырлыгы өчен хөкүмәт тарафыннан бирелгән орден-медальләре турында сөйләделәр. Шул эшләрнең иң яхшылары Самараның “Яктылык” мәктәбендә уздырылган йомгаклау конкурсында яңгырады.

Кызганычка, көн буранлы, ә юллар бозлавык булу сәбәпле, авыллардан килүчеләр аз булды. Похвистнево районының Мәчәләй мәктәбе укытучысы Бибинур Газизова гына иң яхшы эш язган өч укучысын алып килә алды. Ә менә “Яктылык” мәктәбеннән чыгыш ясаучылар күп иде. Кечкенә генә балаларның, шундый зур хезмәт куеп, ерак бабаларының кай җирләрдә сугышуы, нинди орден-мәдальләр белән бүләкләнүе, сугыштан соңгы хезмәте һәм әбиләренең тылдагы авыр тормышы турында тәфсилләп язулары, матур итеп сөйләп бирүләре соклану хисе уята.

Хәтер кичәсен алып баручы Идеал Муса улы: “Элек мондый кичәләрне сугыш ветераннарын чакырып, чәй өстәле артында уздыра идек”, - дип әйтте. Әйе, кызганычка, ветераннарның саны көннән-көн кими бара. Бу көнне “Яктылык”ка сугышта катнашкан бер генә кеше – 91 яшьлек Гомәр Хәлиулла улы Хәлиуллов килгән иде. Аның турында оныкчыгы – 1"А" сыйныфы укучысы Аделина Гайзуллина  сөйләде. Ульян өлкәсенең Лесная Кубань авылында туып үскән Гомәр ага Хәлиуллин II Украин фронты составында Украинаны, Румынияне, Чехословакияне азат итүдә катнаша, батырлыгы өчен “Жуков”, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңүдә катнашкан өчен” медальләре белән бүләкләнә. Гомәр Хәлиулла улы, туксаннан узган булуына карамастан, төз буйлы, ачык йөзле, пөхтә һәм динле татар карты булып, балалары һәм оныклары тәрбиясендә яши. Чыгышы ахырында Аделина Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә Фәтхерахман Әхмәдиев язган “Озатып вокзаллар каршында” җырын җырлап җибәргәч, залдагылар да аңа кушылмый түзә алмады.

Шул ук сыйныфта укучы Әмир Баһаутдиновның чыгышы да бик эчтәлекле. Әмир бабасы турында күп белә һәм горурланып сөйли. Тупли авылында яшәгән Шәриф Ильязов кечкенәдән тимерюлчы булырга хыялланган. Бишенче сыйныфны тәмамлагач ук хыялы артыннан Куйбышевка, тимер юл училищесына керергә дип бара. Ләкин, әле бик яшь булу сәбәпле, малайны анда кертмиләр, ә менә шофер курсларына алалар. Сугышта да аңа башта машина йөртүче булырга туры килә. Ә Курск дугасы сугышына ул инде танк йөртүче булып керә. 

Шәриф Гарифулла улы Кенигсберг янындагы сугышта икенче мәртәбә яраланып госпитальгә эләгә һәм шуның аркасында гына Берлинга кадәр барып җитә алмый. Ул дүрт дошман самолетын бәреп төшергәне өчен “II дәрәҗә Дан ордены”, “Германияне җиңүдә катнашкан өчен” һәм “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Әмирнең классташы Сания Низаметдинованың бабасы Зәбих ага Шәрипов сугышка әле 1939 елда ук эләгә. Фин сугышында үзен батырларча күрсәткәне өчен аны командирлар әзерләү курсларына укырга җибәрәләр. Германия белән сугыш башланганда Зәбих Вәлиәхмәт улы инде тәҗрибәле сугышчы була. Ул яралы иптәшен сугыш кырыннан алып чыга, үзен дә ике мәртәбә снаряд төшкән җир белән каплап китә, ә иптәшләре аны казып чыгаралар. Германия белән сугыш тәмамлангач та Зәбих туган якларына тиз генә кайта алмый, 1945 елда аны Манчжуриягә җибәрәләр. Ул һәрвакыт күкрәгендә  әнисе язып биргән доганы йөртә һәм шул аны саклый да. Зәбих Шәрипов сугыштан соң Жуков медале, I һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.

Мәчәләй мәктәбе укучысы Рафаэль Иваев та үзенең бабасы Шамил Канюкаев турында зур горурлык белән сөйләде. Богырыслан педучилищесын тәмамлаган Шамил Җәлил улы 1942 елда “Катюша” артиллерия установкалары белән эш итәргә өйрәнә һәм Украина фронтына җибәрелә. Ул Днепр елгасын кичеп чыгу,  Дзержинск, Днепродзержинск шәһәрләрен, Австрия башкаласы Венаны азат итү өчен “III дәрәҗә  Кутузов ордены”, “I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены” белән бүләкләнә. Ә сугыштан соң Шамил Җәлил улы укытучы булып эшли, депутат буларак халык мәнфәгатьләрен яклый.

Шул ук мәктәптә укучы 9нчы сыйныф укучысы Алсу Булатова Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Абдулла Әитовның Әфганстанда һәлак булуы, аның истәлегенә  Мәчәләйдә һәйкәл куелуы, ә Канюкаев Рафаэль - Төньяк Кавказда хәрби бурычын үтәгән Марат Канюкаевның, Наил Исмәгыйлевның, бүгенге көндә “Восход” авыл хуҗалыгы предприятиесе белән җитәкчелек итүче Ринат Искәндәровларның хәрби юлы турында сөйләде.

Гомумән, бөтен чыгышлар да кызыклы, эчтәлекле булды. Тик менә, газета күләме бик кечкенә булу сәбәпле, аларның барысын да биредә китереп булмый. Шулай да, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинның оныгы - “Яктылык” мәктәбенең 1нче сыйныфында укучы Сафия Шәфигуллинаның, Сталинградны дошманнан саклаганда батырлык күрсәткән, дәү әбисенең энесе Әхмәтгали бабасы Сафиуллин турындагы хезмәтен, шулай ук күп еллар редакциябездә фотохәбәрче булып эшләгән Әнәс Мингалиевның оныгы Сафиянең Тупли авылыннан сугышка киткән туганнары Исхак һәм Вәли Локмановлар, Минсафа Мингалиев, Минниса Галимова, әбисе ягыннан Шакирҗан һәм Сөләйман Вәлиевлар турындагы язмаларын билгеләп үтмичә булдыра алмыйм. Шулай ук “Сәлам” газетасы хәбәрчесе Фәрит Ширияздановның оныгы Диләрәнең дә хезмәте бик саллы. Ул Фин, Япон сугышларында катнашып, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән Мөхәммәтнур бабасы Шириязданов һәм тылда эшләгән әбисе Камәр Гайзулла кызы турында сөйләде.

Ахырда “Бабаларым һәм әбиләремнең сугышчан һәм хезмәт бүләкләре нәрсә турында сөйли” дип аталган акциядә катнашучыларны бүләкләү тантанасы үткәрелде. Өлкә татар “Дуслык” иҗади-иҗтимагый  оешмасы исеменнән Идеал Галәүтдинов җиңүчеләргә шушы чарага махсус эшләтелгән медальләр, “Утлы еллар батырлыгы” һәм “Россия Дәүләтен саклаучы һәм төзүче Бөек татарлар” дигән бай эчтәлекле китаплар белән бүләкләде.

Чарадан соң мәктәп ашханәсендә чәй эчәргә җыелган хезмәт ветераннары Таһир ага Мамышев, Рәфгать ага Рәфәгыйтдинов, Харис ага Гыйниятуллин, мәктәп директоры Радик Газизов, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе  Рифкать Хуҗин, “Бердәмлек” газетасының баш мөхиррире Рәфгать Әһлиуллин һәм шушы чараны оештыручы Идеал Галәүтдинов мондый акцияләрнең татар мәктәпләрендә генә түгел, өлкәнең башка белем бирү үзәкләрендә дә үткәрелүе ләзим, дип бу эшне тагын да киңрәк җәелдерү планнары белән уртаклаштылар.

Винер НУРМӨХӘМИТОВ һәм Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

--- | 14.03.2017

Камал театры күргәзмә карарга чакыра

$
0
0
14.03.2017 Мәдәният
15 мартта 15.00 сәгатьтә А.Н.Мәҗитов исемендәге музейда Татарстан Республикасының театр рәссамнары күргәзмәсе ачыла. Әлеге чара Татар театрының 110-еллык юбилее кысаларында оештырыла һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәме белән уза. Күргәзмә 9 апрельга кадәр эшләячәк.

Күргәзмәдә спектакльләргә эскизлар, театр декорацияләре һәм Г.Камал, К.Тинчурин, М. Җәлил исемендәге театрлар, шулай ук Түбән Кама, Яр Чаллы, Минзәлә һәм Әлмәт театрларының данлыклы спектакльләреннән чын костюмнар тәкъдим ителә.

А.Н. Мәҗитов музее адресы: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 27 йорт. Күргәзмә дүшәмбедән кала көн саен 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр эшли. Керү ирекле.


---

--- | 14.03.2017

Фирдүс Тямаев кабат өйләнә? Кемгә? (ВИДЕО)

$
0
0
14.03.2017 Шоу-бизнес
Кемгә, кемгә?! Үзенең никахлы хатыны, улының әнисе – Резедә Әхвәтвәлиевага. Җырчы әйтүенчә, ул бу адымга озак әзерләнгән. Көнен дә туры китергән: 8 Март көнне меңләгән тамашачы алдында эшләде ул моны.

– Өч ел яшибез, әмма мин аңа “нормальный” иттереп тәкъдим ясый алмадым. Кеше өйләнер алдыннан эшне тәкъдим ясаудан башлый. Безнең бу этап төшеп калды, – ди Фирдүс Тямаев.
 
Концертына җыелган меңләгән тамашачы каршында Фирдүс тезләнеп, “кызына” тәкъдим ясады һәм йөзек кидертте. Дөрес, махсус чәчәк бәйләме дә әзерләнгән булган. Тик Фирдүс аны Буадан килгән бер ханымга бирергә мәҗбүр булды. “Бүген безнең бик якын кешебезнең туган көне. Ул залда утыра. Аны котлап, чәчәк бүләк ит әле”, дигән хатка җавап бирми түзә алмады ул. “Хәзер бүләк итмәсәм, Буа мишәрләре мине оятка калдыра”, дип, хатыны өчен сайлаган бәйләмне елтыр күлмәкле апага бирде.
 
Фирдүс белән Резедәнең яшь аермасы 8 ел. Уллары Раянга июнь аенда өч яшь тула. Тямаевлар купшы туй ясауны кирәксез дип тапты. Аның каравы, никах мәҗлесенә йөзләгән кунак чакырулы иде.
 


Чулпан ШАКИРОВА

--- | 14.03.2017

Зиннур Тимергалиев шигырьләре

$
0
0
14.03.2017 Әдәбият
Зиннур Тимергалиев хикәяләрен “Матбугат.ру” укучылары яратып кабул итте. Комментарийлар да бик күп яздылар. Арчада яшәп иҗат итүче Зиннур Тимергалиевнең бу юлы шигырьләрен бирәбез. Рәхәтләнеп укыгыз.

 

Син һәм мин!  Икебез бербөтен.  Җиһанның чигендә калганбыз.  - Син көттең?!  - Мин? Көттем!  Офыктан кояшны күзлибез...  Ни каплый?  - Бу томан!  - Юк, төтен!  Икебез куерткан бәхәстә  Авазлар, ымнар да, сүзләр дә  Кирәкми!  Бу бары уйларның агышы,  Ешлыкка көйләнгән  Дулкыннар ачышы.  Куелык пәрдәсен аралап,  Уй килә:  - Бу калкыш!  - Юк, батыш!  Икебез. Бары тик икебез!  Җиһанның чигенә утырып,  Дөньяны күзлибез.  - Без бүген дөньяның хуҗасы!  - Тузаны!  - Ә кайдан син беләсең?  - Беләмен!  - Көләсең?  - Юк, көлмим.  - Тузанга әйләнсәк, без очып китәрбез.  - Бик мөмкин.  - Аерылып китәрсең?!  - Юк, китмим.    -  Каршыдан агыла дәверләр.  Калкышлар – батышлар,  Мәңгелек бу спираль  Бәхәстә аңардан калышмый.  Яңадан башлана:  - Бу томан!  - Юк, төтен...   * * *
Каршыдан агыла дәверләр

Калкышлар – батышлар,
Мәңгелек бу спираль
Бәхәстә аңардан калышмый.
Яңадан башлана:
- Бу томан!
- Юк, төтен...
Бу дөнья ни өчен яралган?
Ул синең өченме?
Ул минем өченме?
Әллә соң яшел мүк сарылган,
Гади шар өченме?
Туктамый зырда- зыр әйләнә.
Эш юклык өченме?
Тик кызык өченме?
Әллә соңа хаклыкны яшереп,
Баш бутар өченме?
Иркенләп суларга җай бирми.
Тыңкышмы танавы?
Бәлки аз һавалы?
Ә бәлки аумакай татарны,
Каргаган Ходае?
Абалап өрергә көч җитми.
Бурзайда түгелмен!
Әнчектә түгелмен!
Тавышым ишетсә, колагым бик курка!
Печтек шул күңелем.
Шулайда кем тарта дөньясын?
Бу камыт!
Ә менә арбасы!
Камчысын сыпыргач уйларсың!
Хурлыгын, кая соң куясы?!

* * *
"Каләм очында кылыч көче бар".- Әзербайҗан мәкале.

Кылычын куйгач, каләм тотынып,

Тарихта халкым әйткән сүзе бар.
Милләт пәрвәрле әдипләр исән,
Димәк татарның, әле көче бар.

Зәхәр чыжылдап кылыч кизәнсә,
Каурый каләм сынар билгеле.
Кагәзгә язган- балта кисә алмас,
Кылычтан үтү?! Ай- хай икеле!

Алтыннан кыйммәт, асыл таш түгел,
Тарихның сүзе, күпкә бәхәле.
Каләм кизәнсә- кылыч сынатыр,
Күптән сыналган:
-Кайсы үтемле?!

Кылычтан үткен, каләм очында,
"Баскаклар " өчен, әле тозак бар.
Вакыты җитәр, аларда әйтер:
-Нигә кизәндем? - Нигә дөнья тар?

Сорама син !

Сорама син –Сөясеңме?- диеп
Сүзләр белән әйтә алмамын .
Мәхәббәткә күптән учак яккан ,
Теләсәм дә сүндрә алмамын .

Күрдең микән йолдыз атылганын,
Ул да ярын эзләп төшкән жиргә
Сөясеңме –диеп сору кирәк микән ?
Бер елмайсаң миңа шул җитә

Мәңгелекме –диеп ник сорыйсың
Кирәк микән вәгъдә бирүләр .
Вакытлыча була алмыйдыр ул.
Чын йөрәктән шашып сөюләр.

Күрәсеңме алсу таң атканын,
Елмаялар миңа синең күзләрен
Мәңгелеккә ярлар булсын –диеп ,
Никах укыгандыр күптән күкләрем.

* * *
Язлар белән язлар тигез түгел
Көзләр белән көзләр шулай ук
Еллар узган саен нечкәрә шул,
Ахры куңел була нечкә ук .

Бар кышлар да салкын булып килми.
Җәйләр үтә шулай челләсез
Тормыш безне чыныктырды дибез
Кутәрми шул җаннар нахак сүз.

Фасыл арты -фасыл саныйбыз,
Килми үткән еллар санасы .
Яшь өстәлгән саен нечкәрәбез,
Гел яшләнә күзнең карасы .

Үземә-үзем эндәшәм

Җанымны кабаттан терелтү,
Тереклек суына тартылам.
Мең кабат күңелем җан бирә,
Мең кабат яңадан терелә.

Каләмең атып бәр кирәкми,
Хисләрең тезәргә сүзләргә.
Күкләргә атылып дәрт тапмый,
Җиреңә төшәргә кирегә.

Саташкан уйларың әйдәкләп,
Кай тараф җаныңны ташлатыр.
Кемнәр бит сине аңларлар?
Кемнәре кимсетеп таш атыр.

Күзләрең талдырган төннәрен
Үксегән җаныңны җәзалар.
Туры сүз кылычтай каләмең,
Күрсәтер күп сиңа казалар.

Атып бәр каләмең кирәкми,
Китерер ул сиңа җәфалар.
Мең кабат җаннарын кыйнатып
Тереклек суларын бик азлар табалар.
 


---

--- | 14.03.2017

Татарстанда шартлау: кешеләр зыян күргән (ФОТО)

$
0
0
14.03.2017 Хәвеф-хәтәр
Яшел Үзәндә ягулык станциясендә шартлау булган, нәтиҗәдә ике кеше зыян күргән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, фаҗига бүген М7 трассасындагы 790нчы километрда урнашкан ягулык станциясендә килеп чыккан.

Ачыкланганча, ике эшче ягулак-майлау материаллары саклау өчен буш җир асты резервуарын зурайту белән шөгыльләнгән.

«Зыян күрүченең берсе авыр хәлдә республика клиник хастаханәсенә китерелгән, икенчесен, табиблар карагач, амбулатор дәвалануга җибәрелгән», — диелгән хәбәрдә.



Һәлакәт урынында Казаннан һәм Яшел Үзәннән ике ашыгыч медицина ярдәме бригадасы эшләгән.
 


---

--- | 14.03.2017
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>