Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Әлмәт фаҗигасе: бертуганнары урамнан эзләгән вакытта мунчада тереләй янып үлгән

$
0
0
14.03.2017 Фаҗига
10 март кичендә Әлмәт районы Бишмунча авылында фаҗига була: дүрт бертуган Гайнуллиннарның иң кечкенәсе мунчада янып үлә. Фаҗига буласы көнне пенсия акчасын “юа” алар. Шуннан соң 48 яшьлек Марат мунча чоланына барып ята. Бер яткан җирдән әллә кая чыгып йөрисе килми, күрәсең. Тәмәкесен дә шуннан гына тартырга уйлый. Тик сүнмәгән төпчек кулыннан төшеп китеп, матраска ут каба. Мунча тиз арада көлгә әйләнә, Марат үзе дә янгын корбаны була.

– Марат – балачактан инвалид иде, – ди Бишмунча авыл җирлеге рәисе урынбасары Римма Хәлимуллина. –Әти-әниләре үлгәнгә 7-8 еллап бар. Дүрт бертуган - Сәгыйть, Миңнеяр, Салават, Марат төп йортта яшәделәр. Әти-әниләренә биш ир бала алар. Өченче уллары Самат өйләнгән, Әлмәттә яши.
  
Дүрт бертуганның берсе дә өйләнмәгән. Авылдагы берләшмәдә, фермада тир түккәннәр.

– Иң гади колхозчылар инде алар. Бик тырыш үзләре, ат җигеп эшләделәр. Салгаласалар да, тәртипсез түгелләр. Ир-атлар гына яши димәссең, өйләре дә ялт иткән. Җыештырып, пешереп торалар. Суыткычларында кешедә булмаган ризык. Акчаларын әрәм-шәрәм итмәделәр. Кешедән ким яшәмәделәр. Өйләрен калай белән тышлап куйганнар. Мунчаның да эченә вагонка кадаклап, тышын сайдинг белән эшләгәннәр. Ике сыер, ат асрадылар. Гомумән, тырыш гаилә, булдырам дип яшәделәр, – ди Римма ханым.



 Авыруыннан кимсенгәнме (акылга җиңелрәк), Марат кеше белән бик аралашмаган. Үзе үтә дә сабыр, кешелекле икән. Йорт-җирне карау аның өстендә булган.

Фаҗига буласы көнне Гайнуллиннар энеләренең авыру буенча бирелә торган пенсия акчасын “юып” утырган. Шактый кызмача Марат өйдән чыгып киткән. Аның югалуын соңлап кына абайлаганнар. Абыйлары аны урамнардан да, ферма тирәсеннән дә эзләгән. Тик мунчага кереп карарга берсенең дә башына килмәгән.

– Сүзгә килү-килмәүләрен дә белми үзләре, – ди урынбасар. – Күрәсең, элек мунчага кереп ята торган гадәте булмаган инде, юкса, иң беренче шуннан карарлар иде.  “Үләм” дип тә уйларга өлгермәгәндер, мескен. Суд-мед эксертиза язуында да диагнозын “угарный газ белән агуланган” дип язганнар. Ялкын камап алганчы буылгандыр, бәлки. Болай тәне исән, баш тирәсе янган диделәр, – ди Римма Хәлимуллина.



Гайнуллиннар әти-әнисез яшәсә дә, һәрдаим контрольдә тотучы “күз-колак”лары бар икән. Ут күршеләре Әлфирә һәм Фәрит Хаҗиевлар һәрвакыт хәлләрен белешеп, кайгыртып тора ди үзләрен.

– Мондый күршеләр барында югалмаслар. Запас акчалары да бар дип беләм, тиз арада мунча төзеп керерләр. Марат кына кызганыч... – ди авыл җирлеге башлыгы урынбасары.



Сүз уңаеннан. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган саннарга карасаң, чәчләр үрә тора. Ел башыннан алып 9 мартка кадәр республикада 527 янгын очрагы теркәлгән. 39 кеше үлгән, 35е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Вафат булучыларның 20се пенсия яшендә, 11е беркайда да эшләмәүчеләр. Янгын килеп чыгуның төп сәбәпләре: ут белән сак эш итмәү, электр җылыткычын дөрес кулланмау.
 


Чулпан ШАКИРОВА

--- | 14.03.2017

"Әминә чишмәсе" (ХИКӘЯ)

$
0
0
14.03.2017 Әдәбият
Башкортстанның Илеш районында яшәп иҗат итүче Мәрьям Шәмсиеваның әсәрен тәкъдим итәбез. "Җибәрелгән хикәяләрне күрсәтү һәм аларга анализ ясау "Матбугат.ру"да зур үсеш алган. Мин дә сезгә бер хикәямне тәкъдим итәргә булдым, - дип яза безгә автор, - Газеталарда хикәяләрем даими рәвештә басылып тора. Кыюлыкны сездә дә сынап карамакчы булдым". Укыйбыз:

-Тукта  инде  Әминә, тукта  инде  азга  гына,  кая  ашыгасың  шулай?
-Ярый  туктадым  да ди Таһир, тынлыйм , нәрсә сөйләрсең икән?
-Әминә бер  генә сүз, бер генә.Әминә, әйдә бүген чишмә  буена  төшәбез. Елга  буеннан артык  бер  җиргә дә  барганың  юк  бугай, йөреп кайтыйк әле  икәүләп кенә  чишмә  буйларыннан.
-Әй,Таһир,  сөйләп  тә  торасың инде, чишмәгә көн дә суга  барам мин, беләсең  килсә көненә  биш  урыйм  мин  ул  чишмә буйларын.
 -Юк , Әминә аңламадың  син  мине.Бу  бөтенләй син  белгән  чишмә  түгел. Сиңа, бары  сиңа  гына  күрсәтәсем  килә бу  чишмәне  Әминә!
- Ай,  бик  серле сөйлисең әле  син  Таһир, бик  серле...Ярый  алай булгач  көянтә белән  чиләкләрне  генә кертеп куйыйм  да, барсак  барырбыз.
- Ал син  Әминә чиләк-көянтәңне.Алып  кайтып  җиткерербез әле тәмле чишмә  суын  икәүләшеп  алмаш  - тилмәш. Әминә  Таһирга бик  сынап озак кына  карап  торды  да  өенә  юнәлде.”Әй  Таһир,  Таһир .... әллә  нәрсәләр  сөйләгән  була. Сиңа  гына  күрсәтә торган чишмәм бар  дигән  була. Харап,  чишмәләр патшасы! Сизенә  иде  инде Әминә  әллә  кайчан  Таһирның үзенә  битараф түгеллеген. Армиядан берәү  олы егет  булып  кайткан  икән?! Үзенең  дә күңеле  гел  Таһирга  тартылганын  үзе дә  белеп йөри  ич.Әллә  мәхәббәт дигән  нәрсә шулай башлана  микән? Кайчан да  булса  ул   серле, ялкынлы  мәхәббәтнең үз  йөрәгендә  бер кабынырын   әллә кайчаннан  көтеп  йөри  ич  Әминә.Таһир карамаслык егет түгел, хәтта күзгә ташланырллык  чибәр  дә.Күп кенә  кызларның  хәтта Әминә аша аңа хатлар  да  тапшыртканнары  бар  әле.” Шулай  дип  уйлый- уйлый Әминә көянтә – чиләкләрен  күтәреп  Таһир  янына ашыкты.
- Әйдәле  Әминә су  юлы  күрсәтим бер  үзеңә,  үзебез  генә  көндә  суга  бара  торган бер чишмәнең  юлын,  - дип  Таһир Әминәгә  кулын сузды.Егетнең чишмәсенә юл  ерак  кына булып  чыкты.Тик чишмәгә  барганчы  Таһирның бертуктаусыз  сөйләнүе, Әминәгә  серле  караш  ташлап – ташлап алулары  әллә  нинди озын  юлны  да кыскарткандай  тоелды  аңа. Гел  чишмә  турында сөйләшкәч Әминәнең колагына кайдан да чишмә  тавышы  ишетелгәндәй  була.  Туктаусыз  җыр:” Челтер – челтер,ч елтер – челтер”. Әминәнең  бу  җирләргә  әтисе  белән  килгәне  бар, монда  бернинди дә  чишмә булырга  тиеш  түгел. Әтисе  Таһир  ише  генә  түгел  лә  инде, аның  белмәгән - күрмәгән нәрсәсе  юк.Чишмә җыры  ныклап  ишетелә  башлады  аның  колагына. Күзләре  белән  Әминә тирә - якны  байкарга тотынды. Әнә,  әнә  бит  Таһирның   челтер  чишмәсе. Булса  да  булыр икән!  Таһир  чыннан да  дөресен сөйләгән, мондый да  матур чишмә  алар авылында   юк  икән бит әле. Башкаларына  әллә  күз ияләшеп  бетте микән? Чип – чиста  сулы, ап –ак  бәләкәй  йомры  ташлар  салынган үзенә. Хәтта  суга  килгән кешегә  ял итеп алсынга  эскәмиядә ясап  куелган  читкә. Исе  китте  Әминәнең мондый матурлыкны күреп. Бер Таһирга,  бер  чишмәгә  карады ул  сокланып. Ә  егет  кызны  шулай шаккаттыра  алуына  сөенеп,  читтән генә  елмаеп карап  торган  була.  

- Көтү  көткәндә   гел  киләм  бу  яр  кырыена. Берсендә ярның  дымланып, су  саркып торганлыгына  игътибар иттем. Көрәк  алып  килеп  казып  карадым. Менә шунда  инде  чишмә  үзен  иркенгә  чыгаруларына  сөенә – сөенә  юлын алды. Ә  калганы  инде  безнең  кебек егетләр  кулына  артык  авыр эш булмады.Үземчә  матурларга  тырыштым  инде шунда. Сине  уйлап  эшләдем  Әминә  бу чишмәне,  тизрәк   сине  алып  килеп, күрсәтәсем  килде  чишмәмне  Әминәкәй! Кил әле  Әминә, эчеп кара  әле  яңа чишмә  суын! Йөгереп  төште  вак  -  вак  кына  баскычлардан  чишмәгә  Әминә. Кулларын,  битләрен  чайкап  алды.Үзе  эчәргә дә  ярый микән дигәндәй  Таһирга карап – карап  алган  була.Әй  суының  тәмлелеге! Әллә бик  сусап  килгәнгә, туйганчы ,  туктый – туктый эчте  Әминә.

Таһир  белән  Әминәнең  мәхәббәт сукмаклары  шушы  су юлыннан башланды да инде. Аз  гына  вакыты  булдымы кызый  чиләк – көянтәсен  алып  килеп чыккан  була. Күршедә  генә  яшәүче Таһир Әминәнең  чыкканын гына   көтә  диярсең,  ялт килеп  чыга  Әминәсе янына.Берсендә  инде  егет  түзмәде, йөрәгендә  йөреткән  күптәнге  серен  әйтеп  салды  сөйгәненә.”  Беләсеңме  Әминә, бу  чишмәне  сиңа  бүләк  итәм мин.Әминә  чишмәсе  дип  атыйсым  килә  бу чишмәне. Ризасыңмы  син, Әминә? Ничекләр риза  булмыйсың,  моннан да  зур  бүләкнең  булуы  мөмкинме   соң? Әйе,  бу  аларның,  Таһир  белән  Әминәнең  чишмәсе , ишетәсезме,кешеләр! Аларның  йөрәгендә  мәхәббәт  уты  кабызган   чишмә бит ул, ишетәсезме!Килегез  чишмәгә, эчегез  тәмле  суын  Әминә  чишмәсенең! Мәңгегә  тормыш сукмакларын бергә  бәйләргә дә шул  чишмә  буенда вәгъдәләштеләр  алар. Ап –ак  туй күлмәге  кигән кызның  ерак  чишмәдән  бизәкле  чиләкләре  белән  су  юлыннан кайтуын  авыл  халкы  сокланып  каршы алды. Йөгерә-  йөгерә  сыйлады  яшь  килен   әти- әниләрен, авылдашларын  тәмле  чишмә суы белән.Китте  шуннан соң  авылда  бер  матур  йола. Килен  төшергән  егетләр  барысы  да  яшь  киленне  су  юлы  күрсәтергә  тик  “Әминә”  чишмәсенә алып  барыр булдылар. Чишмә  янындагы  агач  елның -  елында  киленнәр  бәйләгән  аллы -  гөлле  тасмаларга  күмелеп  торыр  булды. 

Матур  тормыш  юлы  үттеләр Таһир  белән  Әминә.Чишмә  юлында тапкан  мәхәббәтләренә  бөртек   тә  тузан  кундырмыйча  яшәделәр  алар. Була  бит  бер -  берсенең  күзләренә генә  карап  торган,  берсен –берсе  бер  сүздән  аңлап,  гомер буе   мәхәббәттә  коенып  яшәгән   парлар.”Эчәр  суым,сулар һавам  сез ,“- дип   сөенеп кайтты  көндә эштән Таһир гаиләсенә.Булгандыр,  табак – савыт  шалтыратулар  да булгандыр, ансыз гына  тормыш булмас, булгандыр. Инде  балалар  да  канат  ныгытып  төрлесе -  төрле  якка  таралдылар. Балалар,  оныклар  тормышы  белән,бер- берсенә бирешмибез,  яшибез әле бу  тормышта матур итеп  дигәндәй,  гомер көзләренә  дә  аяк атладылар алар.Үз  авылларында дөнья  корып  яшәп яткан төпчек  уллары  Фәнил  килгән  саен  әти – әнисен  шаяртып  көлгән  була;”  Сезгә  карап  торулары  күңелле.Кайчан карама   чөкердәшеп  кенә  торасыз  әй,  нинди  бетмәс  мәхәббәт сездә?Әни  киленеңә дә  өйрәт  әле  шул  мәхәббәт серләрен!” Әминә  серле генә  елмаеп бабаена карап  алган  була. Беркөн Таһиры  ашыга- ашыга кайтып керде әле.”  Беләсеңме  Әминә, безнең  чишмәгә  Фазыл карт суга  китеп   бара  әле.Бәләкәй  генә  чиләк  тотып  алган.Бик  каты чирләгәч ,  белемчегә  барган  икән  ул.Шул  белемче  әйтеп  җибәргән моңа.Чирең  бик  көчле  бабай, тик дәвалап була.Әгәр  дә  авылыгызда  үзегезгә  ерак  чишмәдән  җәяүләп  көн  саен  эчәрлек  су  алып  кайтып  эчсәң, тереләсең  дип әйтте ди.

Менә  бер  ай  инде  шул  савыт  белән сезнең чишмәгә  суга  йөрим,  файдасы тия  алай  дигән була. Әминәкәй  әйдә әле бездә  икәүләп көн  саен  шул  чишмә  буйларын урап кайтыйк  әле.Өйдә дә артык  эш күренми.Теге матур  чиләкне генә  алыйк та!”.Бер  дә  юкка әйтми Әминәсенә  бу   сүзләрне  Таһир.Әллә  ни  эшләп бик  йончып  китте   әле  Әминәсе бу  араларда. -” Бармый буламы  соң  инде  картым  синең  белән.Үзем  дә  сиңа  шуны  әйтим  әле  дип  йөридер идем,”-   дип  картына тутырып  бер  карап  алды  ул. Яллар  итә- итә  бик  озак йөреп кайттылар  чишмәдән.Кайткач  бик  тәмләп суын эчтеләр.Әминәнең йөзләре  алланып  китте хәтта. Хәлләре  артык яхшыдан  булмаса  да картыннан  калышмыйча  барган  була  чишмәгә  Әминә  көн дә.Тик  бер көнне  Әминә  моңсуланып кына: -”Таһир,  әллә  үзең генә  барасыңмы  бүген  суга,”-  дип картының  күзенә карамыйча гына әйтеп  куйды. Аңлады аның  хәлен  Таһир.Бердә юкка  зарлана торган  хатын түгел аның  Әминәсе. Кочаклап  алды  ул аны, күзеннән тәгәрләп төшкән ике  бөртек күз яшен аңа  күрсәтмичә генә сөртеп  алды да,чиләген  алып  ялгызы гына  чишмәгә  китте. Йөгерә - атлый бара  суларга Таһир,  йөгерә -  йөгерә  кайта  Әминәсе янына.Чиләк тоткан картының  суга  киткәнен  ян  тәрәзәдән  күздән  югалганчы карап  озатып  кала  Әминә, озаграк  юлдан  күренмичә  торса, тыны белән  тартып  алырдай  булып  тәрәзәдән  күзен дә  алмыйча  көтә  ул  аны. Менә  бүген  тагын Таһир суга  җыенды.”Әллә  бүген  бармый  торасыңмы карт, хәлем  дә бик  яхшы күренә,”- дигән  булды Әминә. ”Хәзер  тиз  генә  урап  кайтам  Әминә,  син  аз гына  черем   итеп   ал,  ятып тор,”-  дигән  булып  чыгып  китте чиләген   алып. Белә  бит ,Әминә ул  кайтканчы  күз  дә  алмыйча ян  тәрәзә  буенда  аны көтәчәк.Әйе  куллар болгап  озатып  калды  аны Әминә,  үрелеп  өстәлдән  стакан  белән  кичәге  суны  эчеп  куйды,  азак  чишмә  юлыннан   йөгерә - атлый  китеп  баручы  бабае   артыннан  бик озаклап  карап торды.Таһир  карт бүген  бигрәк тә  тиз  йөреп кайткан  кебек  булды.Әллә  ничек  күңеле  тыныч түгел бүген аның. Әминәсе бик тә  моңсу   озатып калгандай булды  аны.”Карчык.,  карчык  менә  суның  бигрәк  шифалысын бирделәр  әле  бүген,”-   дип сөйләнә- сөйләнә өйгә  керде  ул. Өй  эче  тып -тын. Башын сузып ян  тәрәзәгә  карады. Шунда  утыра  аның  Әминәсе, кая булсын.”Әминә  мин кайттым  бит, нигә эндәшмисең, Әминә,”- йөгереп  барып кулларыннан тотып алды.Тик  Әминәнең, Әминәнең  куллары  җылы  түгел  иде  инде....  Таһирның  күзләре стакан төбендә  калган  бер  тамчы  суда  катып калды.  Гүя  Әминә  соңгы    тамчы  суны да  карты белән бүлешеп  эчәргә теләгәндәй  бер  йотым су  калдырган  стакан төбендә. Катып калган  Таһирны  бары  тик  кулыннан  төшеп   челпәрәмә  килеп түгелгән су  тавышы сискәндерде. “ Әминә.нигә алай иттең, Әминә, бу  дөньяда мин  бит бары син дип кенә яшәдем...”

Чишмә юлыннан  таякка  таянган  бер бабай бара.Сагынды  ул  Әминәсенең  чишмәсен. Барып  җитте   акрын  гына   чишмәгә.Челтерәп аккан су  тавышын  тыңлап торды.Чишмә  буенда  эшләп  арып  ял итеп утырган  улына  шунда  гына  күзе төште  аның. Фәнилнең  бу  араларда көннәр буе кайдадыр югалып  торганын  искә  ала  иде,  менә  кайда булган  икән ул.Чишмә киртәләнгән, су  аксынга  торба куелган, коймага   агачтан  бизәкләп ”Әминә  чишмәсе” дигән  язу  беркетелгән.Сүзләр кирәкмидер кебек  монда. Кояш   сүрелгәндә  эскәмиядә  бер  -  берсенә  бик  якын булып терәлешеп   утырган  әти белән улы  янына бизәкле  чиләкләрен   күтәреп  килгән  киленнең  килеп  басуы - бу  чишмә юлы- мәхәббәт юлы  булып  мәңгелеккә  халык күңеленә  кереп  калыр  дигән  кебек,  чишмә  челтерәп  акты  да  акты...


---

--- | 14.03.2017

«Әннәги геннәги» җырына "почти" стриптиз (ВИДЕО)

$
0
0
14.03.2017 Юмор
Ниләр генә күрмәссең татар дискотекаларында. Журналист Эльвира Фатыйхова төшереп алган видеода киемнәре ачык кызлар "Әннәги геннәги" җырына боргалана. Аякларында, чыннан да, сандали гына һәм башка әйбер юк.

 Ә сезнең бу видеога карата фикерегез нинди? Беләсе килә. 

 

 

 


---

--- | 14.03.2017

Баланы башта машинасы белән бәрдерә, аннан тезләнергә мәҗбүр итә (ВИДЕО)

$
0
0
15.03.2017 Криминал
Бу видеоны күрүчеләр шок һаләтен кичерер мөгаен. Шаярып, узып баручы машиналарны уенчык автоматтан пластик шарлар белән "аткан" малайны бер йөртүче үзенчә акылга утыртмакчы булган.

Барган җиреннән кисәк кенә борылып, ул башта укучы баланы машинасы белән бәрдерә. Аннан соң машинасыннан төшеп, коты алынган баланы тезләнергә мәҗбүр итә.

Урынга шунда ук узып баручылар чакырткан полиция килеп җитә. Алар малайны өенә кайтарып куя.

Иң кызыгы, малайның ата-анасы бу коточкыч хәлне интернеттагы видеоны карагач кына белә һәм полициягә гариза яза.

Тулырак: Водитель сбил ребёнка и поставил его на колени (ВИДЕО)


---

--- | 15.03.2017

Халык синоптигы: "Иртә килгән яз – хәвефле җәй алып килә"

$
0
0
15.03.2017 Экология
Язның иртә килүе яшь җилкенчәкне шатландырса да, өлкән буын кешеләре аңа артык сөенми. Чөнки табигать законнары буенча яз вакытыннан күпкә алда җитте. Татарстанның Балтач районы Яңгул авылында яшәүче “халык синоптигы” Әмир Шәрәфиев һава торышының халәтен “быел февраль белән март килмәде”, дип бәяләде.

– Мондый “кирле-мырлы” яз 1974 һәм 1989 елларда булган иде. Күрәсең, 10-15 елга бер мәртәбә кабатлана торгандыр. Февраль ахыры – март башындагы җылылык аномаль дип бәяләнә. Шулай итеп, бөтен суыклар апрель–майга калды. 7-20 март арасында “хут суыгы” керергә тиеш иде. Бу вакытта иртә-кич суык, көндез җылы була. Әмма февраль ахырыннан ук шактый җылыта башлады. “Хут суыгы”ның февральдә булуын яраталар. Ул ашлык башагы тулу өчен әйбәт.
 
Әмир абый сүзләренчә, быел яз гадәттәгедән өч атнага иртәрәк хакимлек итә башлаган. Кара каргалар 27 февральдә үк килгән. Алар “дөрес” язда 15 марттан соң гына кайтырга тиеш.
 
– Сыерчык бураны – кышның иң соңгы бураны, – ди Әмир абый. – Аны санап, әле өч буран буласы бар. Иртәме, соңмы, барыбер була ул. Яз озакка сузылачак та, җәй ашык-пошык кына киләчәк. Яздан җәйгә күчеш чоры булмый. Табигать тиз арада яшәрә, чәчәкләр тиз ата һәм тиз сула.
 
Гадәттә, 8 июньнән соң Татарстанда кырау төшми. Ә болай иртә килгән язда кырауларның соңга каласын көт тә тор. Бакчачылар өчен дә кулай түгел ул – рассаданы ачык һавага күчерүе авырлыклар тудырачак.
 
– Иртә килгән яз – хәвефле җәй алып килә, диләр халыкта. Җил-давыллар, боз явуы ихтимал. Бер елны май аенда кар яуды. Колхоз рәисе түбә алыштырырга тотынган иде. Ап-ак кар астында калды. Көтү дә чыккан иде. Кар яугач, өч көн бүленеп тордылар, – дип искә ала Әмир абый.
 
Кар суы җир өстендә, җирдә туң бар. Игеннәр дә әйбәт кышлады. Менә, язгы ташуның кинәт төшү ихтималы бар быел.
 
Үз вакытында килгән язда, февраль ахырында ике-өч көн җылы булып алырга тиеш. Халык телендә ул “каз-үрдәк котырту җылысы” дип йөртелә. Җылы көнгә, кояшка канатланып, кошлар йомыркага утыра. Әмир абый күзәткәнчә, быел февральдә бүленеп ике тапкыр җылыткан. Шулай итеп “хут суыгы” бүленеп калган булып чыга.
 
Әмир абый суыкларның март-апрельдә булып калуы яхшы, ди. Шулай да бу һава торышы җимеш агачларына кайнар су коеп, корткычларны үтерү өчен уңайлы чор. Һава температурасы атна-ун көн шушы тирәдә торачак. Мәскәүдә плюс тамгасы булса да, безгә Себер антициклоны тәэсир итә. Шуңа күрә салкынчарак.
 
– Суыклар июньгә дә калырга мөмкин. Июль ахырында сабан башаклары тулышып пешкәндә эссе көннәр тора. Ашлык та уңар быел. Тик урак өстендә һава торышы бозылачак. Алдан әйткәнемчә, давыл, боз яву кебек табигать бәла-казалары да читләп үтмәс кебек,  – дип фаразлый Әмир Шәрәфиев.
 
* Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада алдагы көннәргә һава температурасының чагыштырмача җылырак булуы көтелә.
* 15 мартта республикада көндезге һава температурасы 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булса, 16 мартка инде 4 градуска кадәр күтәрелә. Төннәрен әле һава температурасы 0 градустан түбән булачак – алдагы ике төндә 3-8 градус салкын булыр, дип фаразлана.
* Тулаем алганда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. 15 мартта урыны белән кар һәм җепшек кар, 16 мартта моңа өстәп көндез яңгыр да явачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.
 


Чулпан ШАКИРОВА

--- | 15.03.2017

Биектау районында Татфондбанк офисын басканнар

$
0
0
15.03.2017 Криминал
Татарстанның Биектау районында Татфондбанкның Луговая урамындагы өстәмә офисын билгесез кешеләр талаган. Бу хакта «Татар-информ"га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Хәзерге вакытта оператив-эзләү чаралары үткәрелә, зыян суммасы ачыклана.

«Татар-информ»га хокук саклау органнарыннан билгеле булганча, өстәмә офис хезмәткәрләренең  гаризаларында 12 декабрьдән 10 мартка кадәр офистан 3,5 миллионнан артык акча - сумнарда һәм 30 меңнән артык евро урланган булуы күрсәтелгән.

Хәзерге вакытта әлеге мәгълүмат тикшерелә. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.


---

--- | 15.03.2017

Элвин Грейның 2013 елда чыккан интервьюсы (+ФОТОЛАР)

$
0
0
15.03.2017 Шоу-бизнес
Радик Юльякшин яки тәхәллүсе буенча Элвин Грейга ничә яшь дип уйлыйсыз? Аңа күп дигәндә 18 яшь бирер идем. Тышкы кыяфәтенә караганда ул әле мәктәп баласы кебек, образы да шуңа тартым. Бу юкка гына түгел: Элвин Грей проекты 12-16 яшьтәге аудиториягә исәпләнгән. Ә чынлыкта Радикка 24 яшь икән.

Ә бит Радик Юльякшин Башкортостанда инде ун ел дәвамында популяр җырчы! Аның башкортча башкарган җырлары хит-парадлардан төшми. Соңгы елларда Радик Мәскәүне һәм Казанны яулап маташа. Ул җырларын башкортча гына түгел, урыс, татар телләрендә дә башкара. Аның “Семья” клибы хәтта Украина хит-парадларының беренче баскычында…

Туган урыны:  Уфа
Туган көне:  17 май, 1989 ел
Белеме: Мәскәү дәүләт педагогика университетының икенче курсында белем ала
Ирешкән уңышлары: 2006 елдан бирле  Башкортостанда иң популяр җырчы; 2012 елда “Туган тел — ел хиты” версиясе буенча гран-при; 2013 елда Русия күләмендә үткәрелгән “Сам талант” конкурсында җиңү яулаган
Гаилә хәле: өйләнмәгән

“КЫЮЛЫГЫМ БУЛЫШТЫ”
— Радик, ничә яшеңнән иҗат итәсең?

— 11 яшемдә җырлар яза башладым. Шуннан бирле илһамның киткәне юк, китәргә дә җыенмыйдыр дип ышанам. 14 яшемнән гастрольләргә йөри башладым. 2006 елда тәүге альбомым дөнья күрде.
— Мәскәү күз яшьләренә ышанмый, диләр. Кала сине ничек каршы алды,  курыкмадыңмы?
— Мәскәү — рәхимсез шәһәр. Әмма монда шундук үземә ярдәм кулы сузарлык кешеләрне таптым. Булган бөтен кыюлыгымны учыма җыеп, иң беренче эш итеп Алена Высоцкаяны эзләп табып, бергә җыр яздырырга тәкъдим иттем. Ул исә артык кыюлыгыма шаккатты. Әмма яхшылап уйлагач, тәкъдимемне кабул итте. Параллель рәвештә аралашу сайтларының берсендә “Краски” төркеменең продюсеры Алексей Воронов белән элемтәгә кердем. Аның белән Мәскәү тамашачысы өчен беренче җырны яздырдык. Алена Высоцкая белән “Это любовь” дигән җырга клип төшереп, бик четерекле мәсьәләне күтәрдек: тулы булмаган гаиләләр турында ул. Беренче чирканчыкны әнә шулай алдым, ә алга таба инде тагын да кыюрак булып, Карнелия Манго белән таныштым.
— Мәскәүдә ялгызың яшисеңме?
— Әлегә фатир арендалыйм. Маркиз исемле песием, Оскар исемле бульмастиф токымлы этем, илледән артык балыгым бар. Тышкы кыяфәтем бала-чаганыкына охшаса да, инде күптән мөстәкыйль кешемен. Көнем менә болайрак үтә: душ, иртәнге аш, фитнес, бассейн, велосипедта йөрү, аннары студия. Концерт программасы өстендә эшлим, Яңа елга кадәр 40 лап шәһәр һәм районда концертлар куясым бар.

“ПАТТАЙЯ ГӨЛИЯГӘ ӘЙЛӘНДЕ”
— “Өфә кызы Гөлиям” җырын Татарстан туташлары өчен “Казан кызы Гөлиям” дип җырлый башлагач, башкортостанлылар сиңа үпкәләгән, дип ишеттем...

— Әйе, әлеге җыр күп бәхәсләр уятты. Дөресе болай: беренче тапкыр бу җыр тайча һәм урысча яңгырады. Ул “Паттайя” дип атала иде. Көе минеке түгел, Таиланд музыканты Боб Марилиныкы. Аңа үземнән нидер өстәп, сүзләр язып, аранжировка ясадым һәм дусларыма өләштем. Ә яр¬ты елдан соң Таиландка килеп төшкәч, күзем акайды: бу җырны бөтен почмакта яңгыраталар иде. Анда популярлык казангач, бездә дә тыңларлар дип, “Өфә кызы Гөлия” һәм “Казан кызы Гөлия”не яздырдым. Монда үпкәләрлек берни юк дип уйлыйм. Башкортостанны да онытмыйм: аена 2-3 тапкыр кайтам. Туган ягымда җаным-тәнем белән ял итеп киләм.
— Син башкорт гаиләсендә тәрбияләндеңме?
— Әйе, әти-әнием башкортлар. Кызганыч, әти миңа 11 яшь чакта ук якты дөньядан китеп барды. Шуннан бирле гаиләдә беренче ир-атка әйләндем. Хәзерге вакытта әнием дә, бертуган апам да Санкт-Петербургта яшиләр, икесе дә сату буенча менеджер булып эшли.
— Башкортостанда Радик Юльякшин буларак танылсаң да, Элвин Грей дигән тәхәллүс алгансың. Бу нигә кирәк булды һәм ни өчен нәкъ Элвин Грей?
— Башкалага килгәч, үземне Мәскәү шоу-бизнесыннан шулкадәр ерак кеше итеп тойдым. “Әллә нинди телдә җырлый, тышкы кыяфәтенә карасаң, аңлап та булмый: әллә бала, әллә карлик”, — диючеләр булды. Кыскасы, шактый җәфа чиктем. Уйладым-уйладым да, Элвин Грей булып куйдым. Элвинны “Элвин һәм борындыклар” мультфильмыннан алдым, кечкенә чагымда мине шулай үчекләделәр. Ә Грей — ул чит планетада яшәүче цивилизация. Башта Мәскәүдә үземне чит планета кешесе кебек хис иттем. Элвин Грей әнә шул уйланулардан, хис-кичерешләремнән туды.



P.S. Элвин Грейны “ВКонтакте” сайтында табарга теләүчеләр өчен шәхси “бите”нең адресы: vk.com/elvingreyаРадик

 


Әңгәмәдәш — Флера ХӘМЗИНА

--- | 15.03.2017

Сафаҗайда тарихчылар җыелды

$
0
0
15.03.2017 Тарих
Пильна районы Сафаҗайда 2 мартта РНКАТНО каршында эшләп килгән крайны өйрәнүчеләр клубының III утырышы узды. Шушы бәйгегә чакырылган кунаклар башта балалар бакчасында урнаш¬кан музей белән таныштылар, мәдәният йортында булдылар, хоккей кордын, фитнес үзәкне карадылар. Авылның шушы объектлары белән танышкач, тарихчылар мәктәпкә күчте һәм андагы авыл тарихы музеендагы экспонатлар белән мәктәп укучысы, төрле фәннәр буенча өлкә олимпиадаларының җиңүчесе Альбина Атауллина бик кызыклы, мавыктыргыч итеп таныштырды.

Утырышны крайны өйрәнүчеләр клубы рәисе Мирзәхләм Абдулганиев алып барды һәм беренче булып сүзне мәктәп директоры Рамил Мусинга бирде.

Рамил Хабиб улы бу чараның нәкъ биредә уздырылуы белән шат һәм горур булуын белдерде, туган ягыбызның тарихын күп еллар дәвамында өйрәнгән күренекле җәмгыять эшлеклеләре Сәяр Сабировны, Мансур Хафизовны, Фазылҗан Гимрановны, Алимҗан Орловны һәм Рифат Ибраһимовны искә алды, аларга лаеклы алмаш әзерләргә кирәк икәнен әйтеп үтте. Шул максат белән киләсе елдан мәктәптә яшь тарихчылар клубы эшли башлаячагын белгертте.

Өлкә татарлары региональ милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов шушы мөһим очра¬шуга җыелганнарны җылы сәламләде, бүгенге чараның татар авылларының тарихын барлауда әһәмиятен билгеләп үтте.
Түбән Новгород өлкәсе Иҗтимагый палата рәисе Ва¬лерий Камальдиновның Пильна районы татар авылларына беренче тапкыр килүе икән. Ул аларның бүгенге тормышын, со¬циаль учреждениеләрнең актив эшчәнлекләрен югары бәяләде, төзеклекләре белән соклануын яшермәде.

Рәсми өлеш тәмамлангач, докладчыларның чыгышы башланды. Беренче булып сүзне Кы¬зыл Октябрь районыннан Хөсәин Аймалетдинов тотты. Ул милли районның архитекторы булып эшләсә дә, яраткан мавыгуына ва¬кыт таба. Фикердәшләре алдында чыгыш ясар өчен җитди әзерләнгән, 16 гасырдан һәм бүгенге көнгә кадәр Нижгар татарлары тарихын чагылдырган китаплар күргәзмәсе дә оештырган иде.
Сәгатькә якын чыгышында ул татар мишәрләренең барлыкка килүен ачыклау буенча алып барган эш нәтиҗәләре, яңа мәгълүматлар һәм версияләр белән таныштырды, Алтын Урда, Патша Иван Грозный вакытларын телгә алды, борынгы Европа континенты сүрәтләнгән географик карталарны кулланды.

Хөсәин Мансуровичның күпкырлы чыгышы зур кызыксыну уятты һәм югары бәяләнде.

Нижгар татарлары тарихын өйрәнүгә багышлаган бик күп хезмәтләр авторы, профессор һәм тарих фәннәре докторы Ольга Ни¬колаевна Сенюткина да Хөсәин Мансуровичның докладын югары бәяләде һәм аңа бер төрле йомгак ясады. Аның әйтүенчә, өлкәбезнең көньяк-көнчыгышында урнашкан татар авылларының тарихы әлегә бик аз өйрәнелгән һәм бу өлкәдә эшлисе эшләр байтак әле.

Вафа абый Камалетдинов та¬рихчылар клубының иң өлкән һәм тәҗрибәле әгъзаларының берсе. Ул күбрәк туган авылы Сафаҗай тарихын өйрәнә, аның хезмәтләре “Туган як” битләрендә еш бастыры¬ла. Вафа Абдуллович сабантуй¬лар батырлары исемнәрен ачык-лап бара икән, шуңа багышлап китап чыгарырга планлаштыра. Аннары шәҗәрәләр төзү һәм ка¬бер ташларын күчереп язу белән дә шөгыльләнә. Шәҗәрәләргә килгәндә, ул 12 буыннан торган берничә нәсел агачын да төзегән инде һәм бу эшен дәвам итә.

Сафаҗай тарихында ак тапларны ябар өчен Вафа абый авылның карт кешеләре белән сөйләшүләр алып барган, шулай ук башка төбәкләрдә яшәүче якташларны табып, алар белән элемтәгә чыккан.

Ике дистә елдан артык Зур Рбиш¬ча мәктәбендә тарих укыткан, хәзер Кызыл Октябрь районы мәгариф бүлеген җитәкләүче Әлфия ха¬ным Мөхәммәтҗанова тарихчылар клубының иң актив әгъзасы. Әлфия Хайдәр кызы кайбер проблемаларга тукталды һәм мәктәп укучыла¬ры өчен туган якны өйрәнү буенча дәреслек кирәклеген ассызыклады. Аның эчтәлеген тарихчылар тупларга әзер икән, ә гамәлгә кую мәсьәләсен һәм чыгымнарын өлкә татарлары автономиясе үз өстенә алыр, дигән ышаныч белдерде.

Йомгаклау өлешендә катнашучы¬лар ешрак җыелырга кирәк, дигән фикергә килделәр.

Мирзәхләм Гаярович та чараның нәтиҗәле узуын билгеләп үтте һәм тарих белән кызыксынучыларны җылы кабул иткән җирле администрация белән мәктәп дирекциясенә рәхмәтләрен җиткерде.

Утырышның ахырында 24-26 мартта Казанда узачак Бөтенроссия крайны өйрәнүчеләр форумына барыр өчен дүрт делегат сайланды.
Ахырда авыл башлыгы Фәрит Каюмов бөтен катнашучыларны мәктәп ашханәсенә чәйгә чакырды. Табын корырга тәҗрибәле агра¬рий Шамил Нуриманов җитәкләгән Киров исемендәге СПК идарәсе, һәрвакыттагыча, ярдәм күрсәткән һәм оештыручылар Шәмил Әнәсовичка зур рәхмәтләрен юлладылар.




 


Илнар САДЕКОВ әзерләде

--- | 15.03.2017

Булат Бәйрәмовка искиткеч бүләк ясаганнар (ФОТО)

$
0
0
15.03.2017 Шоу-бизнес
Булат Бәйрәмов өчен иң кадерле бүләк нәрсә дисезме? Танылган ди-джей һәм алып баручы Булат Бәйрәмов Инстаграмга менә шундый матур футболка киеп төшкән фотосын куйган.

“Зифа кызымның бүләге. Үз куллары белән буяган, тырышкан балакаем”, - дип тә өстәгән ул.

 

 

 

 

 


---

--- | 15.03.2017

Татфондбанк эшендә 1,7 миллиард сумлык яңа хәбәр бар

$
0
0
15.03.2017 Икътисад
Татфондбанк эшендә полиция хезмәткәрләре тагын бер вакыйганы ачыклады, дип хәбәр итте бүген брифингта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы эшчәнлек идарәсе җитәкчесе Илдар Сафиуллин.

Яңа вакыйга буенча зыян 1,7 миллиард сумны тәшкил итә. Әлеге вакыйга буенча процессуаль карар кабул ителмәгән әле.
 


Оксана РОМАНОВА

--- | 15.03.2017

Әбри Хәбриев: "Исерек машина йөртүче бишебезне дә бәрдереп китте..."

$
0
0
15.03.2017 Шоу-бизнес
Хәбриев Данияр Галимулла улы. Беләм, бу исемне сез танымыйсыз. Ә Әбри Хәбриев дисәм? Хәзер күпләрегез, “Ә-ә, бу бит әле теге кызыклар сөйләүче егет, вә-ә-т манчый ул”, - дип Әбринең үз сүзе белән әйтеп, елмаеп-көлеп куйгандыр. Кем өчендер радио ди-джей, кем өчендер юморист, кемгәдер җырчы буларак та таныш ул. Шулай ук Әбрине “Минем заманам” фильмының төп каһарманы итеп күрдек.

Ә “Рәвешләр” юмор театры белән алар барып концерт куймаган төбәк-авыллар бик сирәктер. Әле тагын шуңа өстәп шигырьләр, җырлар авторы да дисәм... Кыскасы, менә шушы күпкырлы талант, чын мәгънәсендә шәхес белән корган әңгәмәне укучыларга тәкъдим итәргә булдым.

- Әбри, сүзне гаиләң белән танышудан башлыйк әле!
- Биектау районы Мүлмә авылыннан мин. Әтием дә, әнием дә укытучылар иде. Абый белән, Аллага шөкер, дус-тату, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез. Бөтен эшне бергә башкарабыз: мунчасын да, гаражын да икәү бергә төзедек. Гомумән, туганнарымны бик яратам, һәркайсы белән бертуганнар шикелле якын без.
- Мәктәптә, Арча педагогия көллиятендә укыган елларыңны искә алып үт әле?
P.S. Нәкъ менә әлеге көллияттә дискотекалар уздырып йөргән вакытта, үзенең фамилиясен кыскартып, Әбри дигән кушамат ала Данияр. Алга таба исә Әбри Хәбриев исемен халыкка ишеттерү өчен күп көч куя һәм булдыра да!
- Мәктәптә бик актив укучы идем мин: шигырен дә сөйләдем, җырладым да, биедем дә, дигәндәй. Гомумән, һәр чарада катнаштым. Тик менә китап укырга яратмадым. Мөхәммәд Мәһдиевның “Без кырык беренче ел балалары” китабын гына тулысынча укып чыктым (елмая - К.Х.). Адлер Тимергалинның фантастик әсәрләренә мөкиббән идем. Күбрәк менә шул фантастика, фән белән бәйле әдәбиятны яраттым. Алгебра, геометрия, сызым дәресләрен зур кызыксыну белән укыдым.
Тугызынчы сыйныфта укыганда татар теле буенча республика олимпиадасында катнашып, 65 кеше арасыннан 13нче урын алып кайттым. Әти-әнинең укытучылык династиясен дәвам иттерәсе килү теләге белән, тугызынчы сыйныфтан соң, Арча педагогия көллиятенә имтихан тапшырып карадым. Татар телен су урынына эчсәм дә, минем иншага “икеле” куйганнар. Бик гаҗәпләндем инде, мондый нәтиҗә булырга тиеш түгел иде бит. Мине начар укыган очракта, беренче яртыеллыкта ук куабыз дигән шарт белән генә укырга алдылар. Тырышып укыдым, беренче семестрда төркемебездә бердәнбер отличник идем. Укытучылар белән уртак телне тиз таптым, бөтен коллектив белән дуслаштым. Барлык чараларда актив катнаша идем. Шулай көллияттә үз кешегә әйләндем. Ләкин кабул итү имтиханының “икеле” булуы һаман да эчне пошырып тора бит. Ахырдан, архивтан үземнең иншаны эзләп табып карадым. Мин ясамаган тыныш билгесе хаталары “барлыкка килгән” булган икән. Шуннан соң гына эшнең нидә икәнен аңладым.
- Алга таба да укуыңны дәвам иттергәнсең бит әле?
- Әнинең мине педагогия институтының музыка факультетында укытасы килде. Әмма көллияттә укыган вакытта практикалар үткәндә, укытучы һөнәренең нинди җаваплы булуын аңладым. Шуңа да Мәдәният һәм сәнгать институтына барып карарга булдым. Мин үземнең тормышыма бәйле саннарга гел игътибар итәм. Укырга керергә гариза язарга килгәч, Салават абый курсына 9нчы булып (минем туган көн), Фәрит Бикчәнтәев төркеменә 7нче булып (мин туган ай) һәм режиссура курсына тагын 9нчы булып язылдым. Мин әйтәм, өчесенең берсенә укырга керергә тиешмен. Һәркайсының имтиханнарына тырышып әзерләндем. Соңгы имтиханда Р. Мөхәммәтҗановның “Бүре догасы” монологын сөйләдем. Соңрак, ул монолог белән Салават абыйның 17 сезон концертларында чыгыш ясарга туры килде. Нәкъ шул чакта аның “Бүре” җыры чыккан иде. Бу - минем профессиональ сәхнәгә беренче адымым булды.
Шул соңгы имтиханнан соң Фәрит Бикчәнтәев: “Мин сине үземә кабул итәр идем, тик Салават Зәкиевич сине үзенә алам дип әйтте”, - диде. Тугыз кешелек төркемебездә өч бюджет урыны иде, шуның берсендә мин. Ул вакытта шатланганнарымны сүз белән генә әйтеп аңлатып булмый.
- Ә “Татар радиосы”на ничек килеп эләктең?
- Беренче курсны тәмамлагач, “Барс-Медиа” ширкәте уздырган кастингта катнаштым. Шуннан “Татар радиосы”ның директоры Алмаз Миргаязов мине икенче көнгә үк үзләренә эшкә чакырды. Булат Бәйрәмов белән кичке эфирга чыктым. Бер атнадан соң, кабат кичке эфирда Зөлфәт Зиннуров белән эшләдек. Дүрт тапкыр шулай эфирга чыкканнан соң, үзем генә алып барырга туры килде. Радиода берүзем, әле бит тәртибен дә юньләп белмим, программаларны да өйрәнеп бетмәгән. Кичке алтыдан тугызка кадәрге вакыт минем өчен зур сынау булды. Билгеле, каушап, югалып калдым, тик бөтен җаваплылык минем өстә икәнен аңлап, тәки ырып-ерып чыктым. “Татар радиосы”нда эшләвемә ун елдан артып китте инде.
- Ә хәзер сәхнәгә тәүге адымнарыңны барлыйк...
-  Мин кечкенәдән зур сәнгатькә тартылдым. Әтием бик матур җырлый иде. Аны районда белмәгән кеше юк. Яшь чакларында авылларда концертлар куеп йөргәннәр. Заманында, Әнвәр Бакиров әтине имтиханнарсыз бушка консерваториягә укырга керткән. Авылда йорт сала башлаган чагы булган ул әтинең. Бабай: “Төзелә башлаган йортны ярты юлда калдырасың мени, улым?” дигәч, әти укырга бармаган. Еллар узып, мине зур сәхнәдә күргәч, әти: “Рәхмәт, улым, хыялымны чынга ашырдың”, - диде. Минем өчен әтинең бу сүзләре иң зур җиңү, иң зур шатлык булды!
Университетта укыганда беренче курста ук Шәмси Закиров, Илфак Шиһапов оештырган “Кыек шәүлә” юмор театрында катнаштым, гастрольләргә йөрдек. Һич уйламаганда гына, Әлфинә Әзһәмованың концертында “Исерек тракторист” монологы белән чыгыш ясаган идем. Халык бик җылы кабул иткәч, рәхәтләнеп көлеп утыргач, үземә дә шундый рәхәт булды, чыгышымнан ләззәт алдым. Юморист буларак беренче чирканчык алу иде ул. Шуннан концертларда катнаша башладым, драманы читкәрәк куеп тордым.
- Миңа калса, бүгенге концерт-тамашаларга җанны тетрәндерә торган драматик чыгышлар җитми.
-  Килешәм! Заманында, үзем шул ук “Бүре догасы”н, Әмирхан Еникиның “Матурлык” хикәясеннән өзекләр укый идем. Фәнис Яруллинның йөрәкләргә үтеп керерлек әсәрәләре бар. Әлеге жанрда эшлисем килә. Тик халык җиңел мәгълүматны, юморны кабул итәргә ияләште. Аны уйландыру, бөек хисләргә этәрү җиңел түгел.   
- Тамашачыны син тәрбияли аласың бит!
- Киләчәк буын тамашачыларны тәрбияли алсак та, бүгенгесен үзгәртү кыен. Кабатлап әйтәм, тамашачы тулаем җиңел чыгышларга күнекте.
- Артист өчен тамашачыны көлдерүгә караганда, елату җиңелрәк диләр бит.
- Әйе! Чөнки драма ясалма түгел, тормыштан алынган әсәр була. Ә юмор - ул күпертү. Тамашачыларга чынбарлыктан аерылган күренешне тапшыру кыенрак, чөнки ул ясалмалыкка корылган.
- Соң юморны булдыру кыенрак та булгач, нишләп драма жанрында эшләмисең?
- Ә мин җиңел юллар эзләмим. Миңа һәрвакыт һәр эштә дә кыенлыклар аша узарга кирәк. Шул вакытта гына эшләгән эш ләззәт китерә. Күп очракта үземнең иҗаттан канәгать калмыйм.
- Синең җырларың да бар, шул хакта да әйтеп узчы?
- “Бәхетле бул, җаным” җыры үземә ошады менә (елмая - К.Х.) Үземне җырчыга санамыйм. Миңа караганда күпкә яхшырак җырлаучылар бар һәм алар арасына кереп, өч көнлек җырчы буласым килми. Мин җырлыйм, тик үзем өчен генә. Иҗат иткән берничә җырым бар, әле тагын яңаларын әзерлим.
- Шигырьләр дә язасың бит әле син, Әбри?
- 2003 ел иде. Иптәш егетләр белән авыл башында басып торганда, исерек машина йөртүче бишебезне бәрдереп китте. Икебезгә аеруча каты эләкте. Бер ай хастаханәдә яттым. Авыр дәрәҗәдә баш мие селкенгән. Бер яктан икенче якка борылып яту да газап иде. Менә шунда башта үзгәреш булды, ахры (елмая - К.Х.). Шигырьләр язам, тик бик сирәк.
- Нәрсә ул синең өчен бәхет?
- Ике кулым, ике аягым булу, колакларым ишетү, сөйләшә, бу дөньяның матурлыгын күрә алуым бәхет. Тәнемнең тулы, акылымның аек булуы, эшләвем - ул бәхет. Матди кыйммәтләр барысы да вакытлыча күренеш бит. Миңа интернетта еш кына киңәш сорап, кайчакларда күңелләрен бушатыр өчен язалар - яратам мин тыңларга, сер сыйдырам. Юк кына нәрсә өчен, әйтик сөйгәнем белән аерылыштык, яки шундый катлаулы хәлгә тарыдым, дип зарланучыларга шуны әйтәм: бернәрсәсез, якын кешеләрсез калучылар бар, хәтта сер бүлешер кешеләре булмый. Бар шундыйлар - аяклары, куллары юк, ә бит зарланмыйлар, әле эш белән шөгыльләнәләр, булдыралар да! Ә без юк өчен дә зарланырга гына торабыз. Кыскасы, бәхет - ул бу дөньяда булу.
- Ә мәхәббәтне ничек аңлыйсың?
- “Минем заманам” фильмында шундый сүзләр әйтәм: “Мәхәббәт - ул үзеңнең җаныңның чагылышын башка кешедә күрү, башка кешедә тою”. Мәхәббәт тиз генә тумый дип уйлыйм, ә вакыт белән барлыкка килә. Бер күрүдән гашыйк булдым, яраттым, дип әйтү дөрес түгел. Башта танышасың, кешенең нечкәлекләрен сизәсең, холкындагы китекләрен аңлый башлыйсың. Адәм баласына һаман гаеп эзләү хас бит, якындагы кешеңнең китекләрен күреп, белеп бетергәч, шулар сиңа кадерле була башлагач, мәхәббәт туадыр. Ул җитешсезлекләрне үзеңнеке итеп тоя башлыйсың.
- Тормыш иптәшең Гөлчәчәк белән ничек таныштыгыз?
- Гөлчәчәк минем әнинең туган авылы - Балтач районы Куныр авылыннан. 2005 елны каршылаганда, очрашып йөргән кызым мине ташлады. 8 Март бәйрәме алдыннан Кунырга кайттым. Абый белән клубка чыктык. Берәр кыз белән танышасы килә бит (елмая - К.Х.). Клуб мөдире - апам миңа: “Әнә, Гөлчәчәк исемле матур кызны биергә чакыр”, - диде. Шул кичтә озатып куйдым үзен. Ике ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Кызыбыз һәм улыбыз үсеп килә.  
- Әбри, син нәрсәдән куркасың?
- Якыннарны югалтудан. Соңгы елларда бик якыннар бик вакытсыз китеп бардылар. Дустым, сеңлем... Аларны югалту ачысы вакыт-вакыт күңелне баса, җанны ашый. Бик хисле кеше мин.
- Ялгызлыктан куркасыңмы?    
- Үз-үзен кулга алган кеше ялгызыктан котыла ала дип саныйм. Әгәр дә син эчеңә бикләнәсең икән, янәшәңдә унлап кеше булса да, үзеңне ялгыз хис итәчәксең. Миңа хисләремне кем белән булса да уртаклашырга кирәкми, үзем белән сөйләшәм (елмая - К.Х.). Хыялланырга бик яратсам да, бүгенге көн белән яшим. Миңа бүгенге көн кирәк, иртәгәсен белмим.  
- Көчле кешеме син?
- Шундый гыйбарәм бар минем: “Кара полосаны үткән чакта гына ак полосаның чисталыгын күрәсең”. Көчсез булсам, сынар идем - андый чаклар булды чөнки. “Сынган булсам, сыный алмас идем” дигән шигырь юллары бар.
- Сәхнәдәге Әбри белән тормыштагы Данияр - икесе ике кеше!
- Нәкъ тә шулай. Мин сәхнәне бик яратам. Анда чыгу белән, тулысы белән образга керәм, минем өчен башка бернәрсә дә калмый. Юкса, тамашачыны ышандыра алмыйсың. Тамашачы алкышласа, рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып утырса, миңа да эшләве бик җиңел.
- Син бит әле пародияләр остасы да. Гаеп итеп, шелтәләмиләрме соң үзеңне?
-  Юк, андый нәрсә юк. Мин бит артистларны кабатлап күрсәтәм генә, мыскыл итмим, көлмим. Киресенчә, Нәфкать Нигъмәтуллинның хатыны үзе берничә тапкыр: “Нәфкатьне синнән дә яхшы күрсәтүче юк”, - дип әйткәне булды. Булат Нигъмәтуллин да шулай ди.  
- Татар юморын булдыру кыен, дисең. Сез “Рәвешләр” юмор театрын 2009 елдан бирле яшәтәсез икән бит инде.
- Әйе, 2009 елда “Барс-Медиа” уздырган кастингта жюрида идем. Шунда Айдар белән Раушан катнашты. Соңыннан алар белән берләшеп, “Рәвешләр” исеме астында “әвеш-тәвешләр” ясадык башта: кызыклы роликлар, видеолар төшердек, сәхнә номерлары әзерләдек... Дустым Фәрит Галиев белән, баянына кушылып, җырларга кызык карикатуралар ясау - эстрада сәхнәсендә яңалык булды, тамашачы бик яратып кабул итте ул номерны. 2011 елда булган номерларны туплап, концерт ясап карарга дигән фикер туды.
26 ноябрьда Казанның Филармония залында “Җо(а)нлы концерт” дип аталган концертыбызны күрсәттек. Күпләгән тамашачылар соравы буенча, аны 11 апрельда шунда ук  кабатлап күрсәтәчәкбез.  
Беләсеңме, бер залда эшләгәндә барып чыккан мәзәгең, икенчесендә бөтенләй килеп чыкмаска да мөмкин. Без гадәтилектән качарга тырышабыз. Берничә ел элек билдән түбән мәзәкләр бар иде әле бездә. Тик хәзер юк, булса да, төрттереп кую рәвешендә генә калды. Ә калганын халык үзе уйлап бетерә: билдән түбән төшәсеме аңа, әллә инде без җиткерәсе фикерне тәрбиясе кушу буенча кабул итәме. Әйтәсе фикерне чәйнәп каптырмыйбыз.
- “Рәвешләр” юмор театрының җитәкчесе юк. Бер Казанга ике тәкә башы сыймый диләр бит. Сез - Айдар Галиәскәров, Фәрит Галиев, Раушан Ситдиков - һәркайсыгыз талантлы юмористлар. Бәхәсләшкән чакларыгыз буладыр?
- Безнең төркемдә һәр кешенең үз шөгыле. Бер-беребезгә эш кушканыбыз юк, бөтенесен фикерләшеп, киңәшләшеп башкарабыз. Барлык чыгышларның авторы үзебез. Егетләр минем янга мунчага кайталар да, шунда сценарийлар язабыз, репетицияләр ясыйбыз. Аерым номер буенча бәхәс туса, ул чыгышның берничә төрле варианты була - һәр кешенең фикере күздә тотыла. Бер залда, бертөрле чыгыш ясыйбыз, икенчесендә - башкачарак, кайсы уңышлырак, шунысы кулланышка кереп китә.
Шунысы да бар: мәзәкләрне төрле тамашачы төрлечә - үзенең фикерләү сәләтенә карап кабул итә бит. Аңлаганы аңлый, аңламаганы юк.  
- Бүгенге эстрада турында фикереңне беләсе килә?
-  Былтыр җәй көне Айдар абый Фәйзрахманов белән булган әңгәмәне укыдым. Айдар абый татар эстрадасын үзешчәннәр эстрадасына тиңләгән һәм мин бу фикер белән тулысынча килешәм. Җырчыларга, аерым чыгышларга карата тәнкыйди фикеремне гел җиткерәм. Филүс Каһиров, Илдар Әхмәтов, Алинә Шәрибҗанова, Раяз Фасыйховларның иҗатын хөрмәт итәм. Аларда халыкчанлык та, безнең милләткә хас моң да, Европалылык та бар. Ә тамашачыга, әйтәм бит, җиңел сәнгать якынрак. Без әлегә зәвыкны кабул итә белмибез. 


Әңгәмәдәш - Кадрия ХӘСӘНОВА

--- | 15.03.2017

Казанда үтерелгән студентның иң якын дусты: "Соңгы сәгатендә бергә идек"

$
0
0
15.03.2017 Криминал
Казан федераль университетының юридик факультетында белем алган Чад Республикасы гражданины Махджуб Тиджани Хәсәннең үтерелүе бөтен республиканы тетрәтте. Дуслары әле дә көләч йөзле һәм шат күңелле егетнең үз араларыннан киткәненә ышанып бетә алмый. Фаҗига булган көнне Махджуб дуслары белән очрашкан. Алар күңел ачканнар, әмма кайтканда юлда аны үлем сагалаган.

– Без аның белән иң якын дуслар идек, – дип сүзен башлады Махджуб белән Чад Республикасыннан укырга килгән Йосыф Муса. – Махджуб фаҗигага очрыйсы көнне без дуслар белән җыелган идек, соңрак ул безне озатып куйды. Китәр алдыннан кайгырыр өчен сәбәп күрмәдем, ул, һәрвакыттагыча, көләч иде, безнең белән шаяртты. Кызганыч, ул көнне аңа берничек тә ярдәм күрсәтә алмадым.


Махджуб белән төшкән фото астына Йосыф Муса “Иннә лилләһи вә иннә иләйһираҗигун” дип язып куйган

“Укырга сирәк йөри иде”


24 яшьлек Махджуб Хәсән Казан федераль университетының юридик факультетында белем алган. Төркемдәшләре сүзләренә караганда, ул дәресләрне күп калдырган, әмма бу чит ил студентларына хас сыйфат, ди төркемнең старостасы Денис Әхмәтов. “Без төркемдәшебез белән якыннан ук таныш түгел дисәк була, ул безнең белән бары тик уку темаларына гына аралаша иде. Махджубта беркем дә сәер булган гамәлләрне сизмәде. Барысы да көтелмәгәндә булды. Шәһәрдә чит ил кешеләрен өнәп бетермәгән яңа төркем оешкан дип саныйм,” – үз фикерен белдерде Денис.

Махджубның төркемдәше Валерия Сиденко егетнең аралашучан, елмаючан булуын әйтте. “Беренче чиратта төркемдәшемнең һәрвакытта да исәнләшеп йөрүен, холкының уңай булуын билгеләп үтәсем килә. Күбрәк ул үз иленнән килгән студентлар белән аралаша иде,” – ди Валерия.

Төркемдә ике Африка укучысы укыган: Махджуб һәм Йосыф. Узган ел алар өчәү булганнар, әмма укуга салкын караш аркасында берсе курстан төшеп калган.

Туган ягына кайтып әнисенә булышу хыялы тормышка ашмый кала...


Һәр кешенең тормышында авыр вакытлар була. Махджубның тормышында иң зур сынау – чит илгә китеп белем алу була. Һәркемнең әти-әнисе баласын туган нигездән очыргач сагышка чума, ә Махджубның әти-әнисенә тагын да авыррак: чит илдән тиз генә кайтып та, күрешеп тә булмаячагын аңлыйлар. Әмма егетнең иң зур теләге укуны тәмамлап, үз илендә эшкә урнашу булгач, әти-әнисе каршы килмәгән.

– Махджуб әти-әнисенә булышырга теләвен гел әйтеп килде. Аны Африкада зур гаилә көтеп торды, апа-сеңелләре, абый-энекәшләре күп иде, шуңа да кайткач ук эшкә керү максатын куйган иде үзенә, – дип сөйләде Йосыф Муса.

Әмма егетнең дә, әти-әнисенең дә хыяллары чынга ашмый... 24 яшьлек Махджубны салкын февраль кичендә Казанның Гадел Кутуй урамында кыйнап үтерәләр.

– Казанны бик ярата иде. Ул хәтта шәһәрдә укуны тәмамлагач та калырга риза иде, әмма без туган ягыбызга кайтырга тиешбез, – диде Йосыф.

Үтерүчеләр билгеле

Үтерүчеләрне эзләү ярты ай чамасы бара. 7 март көнне полиция хезмәткәрләре Чад Республикасы гражданинын үтерүчеләрнең исемнәрен атады. Алар Руслан Архипов (үз фамилиясе Хаялиев) һәм Роман Халилов. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.


Роман Халилов кулга алынганда йөзен каплаган иде


Руслан Архипов йөзен яшерми һәм үтергәне өчен үкенми


Тикшерү эксперименты вакытында Руслан Архипов Махджубны ничек үтерүен күрсәтә



Руслан Архипов ни сәбәпле кеше үтерүе турында сөйли.


Алмаз ШИҺАБЕТДИНОВ

--- | 15.03.2017

Казанда Үзәк базар яна (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
15.03.2017 Хәвеф-хәтәр
Шушы минутларда ашыгыч хәбәр килеп иреште: башкаланың Үзәк базарында сәүдә павильоннары яна. Бу хакта янгынны күрүче шаһитлар яза. Урында янгын сүндерү хезмәте эшли.


 


---

--- | 15.03.2017

Гөлназ Сәфәрова улы белән төнгә каршы нәрсә пешерә? (ФОТО)

$
0
0
16.03.2017 Шоу-бизнес
“Татар радиосы” ди-джее, танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова Инстаграмга улы Айдан белән диңгез ризыгы әзерләгәндә төшкән фото куйган.

Айдан Камчатка крабыннан куркып калмаган, ә “үзем әзерлим” дигән.

 

 

 

 


 


---

--- | 15.03.2017

Шаккаткыч хәл! Казанда күлне кешеләр түгел, ә аккош чистарта (ВИДЕО)

$
0
0
16.03.2017 Экология
Интернетта Казанның бер сулыгында аккошның чүпләр җыйганы төшерелгән видеоязма куйганнар. Янәшәдә үрдәкләр һәм тагын бер аккош йөзә. Гомумән алганда, язмада шактый күңелсез күренеш тасвирланган: кар эреп, пычраклар чыккан, узган елгы чүпләр йөзә,су болганчык.

Әлеге видео исә популярлаша бара. Бик күпләр "миңа ошый" тамгасына баскан. Әмма кулланучыларның фикерләре икегә бүленгән: кемдер видеода борчу уята торган күренеш төшерелгән дип санаса, икенче берәүләр чүпләрне җыючы акккошны бик матур дип атаган. Башкалар аккошка ярдәм итәргә - сулыкны чистартырга кирәк дип язган. Ә аларга җавап итеп, күлне чистартуга бүлеп бирелгән акчалар үз максатларына барып җитмичә, чиновниклар кесәсендә калачак, дигән фикер әйтелгән.


---

--- | 15.03.2017

GONGTVда беренче бала: Артем Пискунов белән Резедә Сәләхова сабыена нинди исем кушкан? (ФОТО)

$
0
0
16.03.2017 Мәдәният
GONGTV спорт һәм музыка каналы алып баручылары Артем һәм Резедә Пискуновлар гаиләсендә зур шатлык – мәхәббәт җимешләре дөньяга аваз салды. Танылган артистлар улларына Әскәр дип исем кушканнар. “Улыбыз 3 нче мартта кичке уннарда туды. Артем ул көнне минем бертуган апаларда иде, аларның гаиләсе белән дулкынланып хәбәр көттеләр.

Мин шалтыраткач ук шатланып, сөенеп, шаулап кабул иттеләр. Аннары әниләргә хәбәр салдым инде. Бала тудыру йортыннан чыкканда ике яктан да әти-әниләребез, якыннарыбыз, хәтта театраль училищеда укыткан студентларым да килгән иде. Артемның әти-әниләре – әбекәй белән бабакаебыз Мөслимнән үк килеп оныкларын каршы алдылар, ә икенче көнгә бергәләп исем куштырдык. Бала тугач, чыннан да, яңа көч-дәрман  барлыкка килә, җиңеллек, рәхәтлек тоясың, тормышта максатлар да үзгәрә. Әтиебез дә бик булыша, гәрчә театрда эше күп булып, яңа спектакльгә әзерлек барса да. Алга таба да Артем белән бер-беребезгә булган хөрмәт, мәхәббәт хисләрен арттырып һәм ныгытып, Әскәребезне сәламәт, батыр, тәүфыйклы, әти-әнисе, дәү әти һәм дәү әниләренә терәк булырдай акыллы егет итеп үстерергә язсын!”, - дип Резедә Сәләхова сөенечле хисләре белән бүлеште.  

GONGTV спорт һәм музыка каналы йолдызлы гаиләне тагын бер кат шушындый зур һәм могҗизалы вакыйга белән тәбрикли һәм нәсел агачын дәвам итүче улыгыз сәламәт, максатчан, зирәк акыллы, үзегез кебек тәмле сүзле булсын дигән теләктә кала.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 16.03.2017

Рифат Фәттахов "Иң шәп продюсер"исеменә лаек булган

$
0
0
16.03.2017 Мәдәният
-“Туган як” газетасы гамәлгә куйган “Ел кешесе-2016” исеменә лаек булуыма чиксез шатмын, чөнки якташларымның җылы хөрмәтен, югары бәяләмәсен тою мине ифрат та бәхетле итте, - дип ассызыклады җавап сүзендә Рифат Әхмәт улы Фаттахов, тантаналы рәвештә шушы дипломны кабул иткәч.

Туган як” газетасы редакциясендә үткән бу вакыйгада, редколлегия әгъзаларыннан тыш, К.Октябрь район адми¬нистрациясе башлыгы Халит Сөләйманов, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, милли районның мәдәният бүлеге мөдире Максут Яруллин, Уразавыл мәктәбе директоры Фәрит Хайруллин һәм Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 2016 елда К.Октябрь районының мәгариф комите¬ты рәисе булган Шәмил Мостафин да катнаштылар. Алар һәрбересе Рифат Әхмәт улының туган ягын, аның күренекле шәхесләрен кайгыртып башкар¬ган изге гамәлләрен билгеләп үттеләр, Уразавылда Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичевка һәйкәлләр булдырудагы мөһим роле турында сөйләделәр, безнең дә “Ел кешесе”н дөрес сайлавыбызны хупладылар.

Әле күптән түгел генә “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең 25 җиңүчесе ачыкланды. Һәм, әйтергә кирәк, җырчылар белән беррәттән оештыручылар татар эстрадасы тарихында беренче тапкыр иң шәп продюсерны да билгеләделәр. Бу исемгә нәкъ безнең Рифат Фаттахов лаек булды. Чынлап та, ул оештырган һәм җитәкләгән Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале бик күп яшь талантлар ачты. Шунысы әһәмияткә ия, Рифат Әхмәтович “кассалы” җырчылар түгел, ә татар халык сәнгатенә җавап бирердәй, аны тагын бер баскычка югары күтәрерди сәләтләр эзләп таба һәм аларны зур сәхнәләргә чыгарып, бөтен татар халкына таныта белә торган продюсер. Әйе, Рифат әфәнденең нинди генә игелекле гамәлен, иҗади хезмәтен алмыйк, алар барысы да моңа кадәр булмаган тарихи вакыйгалар булып дөнья күрәләр, халык файдасына хезмәт итәләр.

Афәрин, Рифат дус! Сез, чын мәгънәсендә, Нижгар татар-ларының бер горурланырлык шәхесе. Мәркәзебез Казанда Нижгар йолдызы булып тагын озак еллар балкыгыз!


Олег ӘНДӘРҖАНОВ

--- | 16.03.2017

Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать дәресләре уздыра

$
0
0
16.03.2017 Мәдәният
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы белән берлектә сәнгати тәрбия дәресләре уздыра. 2017 елның 5 – 28 апрелендә Татарстан мәктәпләре укучыларына татар халкының милли йолалары, музыкасы, биюләре, җырлары, әдәби мирасның затлы үрнәкләре аша яшь буында милли рух, зәвыкъ тәрбияләүгә йөз тоткан программалар күрсәтеләчәк.

Концертлар Татарстанның  Балтач (5 апрель), Апас (7 апрель), Әтнә (10 апрель), Питрәч (12 апрель), Буа (14 апрель), Тәтеш (17 апрель), Биектау (19 апрель), Лаеш (24 апрель), Кукмара (26 апрель), Алексеевск (28 апрель) Район мәдәният йортларында уза. Ансамбльнең дәрес-чыгышларын 4000 яшь тамашачы күрә алачак.


---

--- | 16.03.2017

"Сезне бу төнге клубка кем чакырган?!" - Рөстәм Гайзуллин "Әннәги геннәги" кызларын яклап чыкты

$
0
0
16.03.2017 Интернет
Берничә көн элек татар дискотекасыннан кызыклы видео элгән идек. Аны "Матбугат.ру" инстаграмына да урнаштырдык. Анда ул 40ка якын комментарий җыйды. Видеодагы күренешне яклаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә күп булды. Кызыклы комментарийларның берсен үзгәртүсез тәкъдим итәбез. Аны танылган шоумен Рөстәм Гайзуллин язган:

Үтерәсез Сез... Кайчаннан бирле әле татар халкы ярымшәрә хатынкыз күрмәгән дә, кайчаннан бирле исерткеч эчемлек эчми башлаган...?! (Әлбәттә, төрлесе бар). Беребез дә әче су белән башын юмый... "Пантин про ви" кирәк, кайсыгыз чишмәгә,йә инешкә төшеп кер чайкый?! "Занусси килен" юа да, чайкый да керне! Озын толымнар да юк диярлек, чулпылар да... Күп дәвам итеп була бу сорауларны... Беләм, мин күпмедер дәрәҗәдә хаксыздыр, тик Сезне бу төнге клубка кем чакырган?! Кем килергә кыстаган?! Кем мәҗбүр иткән??? Һәркемнең сайлау мөмкинлеге бар! Кем әлеге видеоязманы интернет челтәренә элергә хак биргән??? Әгәр бу клубларга кеше йөри икән, димәк мондый күренеш аны кәнагәтьләндерә... Димәк мондый вәзгыять тә кирәктер, бәлки... Мактамыйм, әлбәттә, пропагандаламыйм да...Заманасы башка диләр иде әвәл... Кем тәгаен генә әйтә ала бу безгә хас түгел дип?! Бәзнең республика шәригать буенча яшәми..! Бөек Тукай заманында, Сез әйтмешли "хәшәрәтлек" булмаганмы??? Кемдер төңге клубка йөри, кемдер театрга; кемдер Илһамны тыңлый, кемдер Салаватны; Тямайны,Филүсне; Юльякшинны-Төхвәтуллинны... Сайлау мөмкинлеге, әйткәнемчә, дөресрәге язганымча, бихисап! Җәмәгать, сүз куертып, кирәкмәгән нотыклар тотып маташканчы.., файдалы эш белән шөгелләнегез!!! Менә Сез үзегез теләгәнчә, чын милләтчә, тәрәккый пәвәрларча кичәләр үткәрегез, үрнәк күрсәтегез... Шуннан файда булыр, ә гәеп эзләп утыру ул иң җайлысы... (орфографик хаталар булса кичерегез)

Комментарийларның барысын да "Матбугат.ру" инстаграмыннан укый аласыз: https://www.instagram.com/matbugat/

Моңарчы язган идек: «Әннәги геннәги» җырына "почти" стриптиз (ВИДЕО) 


---

--- | 16.03.2017

Сукыр һәм параличланган әни тәрбия­сендә калган берсеннән-берсе кеч­кенә дүрт сабый язмышы

$
0
0
16.03.2017 Язмыш
Балтач районының Әтнә авылына юлым төшсә, Гатауллиннарга сугылмый китә алмыйм. Бу юлы да керми булдыра алмадым. Юкса, юлдашларымнан сорашып, беркадәр хәлләрен дә белгән идем инде. Күптәнге танышларым, бик күп язмаларымның геройлары алар. Атауныкылар – ятим Гатауллиннар турында инде күп яздым.

Район газетасында эшләгәндә, 1995 елда ук башлаган әлеге теманы еллар үткәч тә читкә куеп булмады шул. Язмышлары бигрәк ачы, оныттыра торган булмады.

“Ватаным Татарстан”ны даими укучылар хәтерли торгандыр: сукыр һәм параличланган әни тәрбия­сендә калган берсеннән-берсе кеч­кенә дүрт сабый... Ачлыкны да, юклыкны да, башкасын да татыган, тәр­тип-әх­лак, чиста­лык-әдәп ише тәр­биядән читтә калган, бер-бер артлы әтилә­рен, әни­ләрен, бабайларын, үз­лә­ренә ярдәм итәр­гә дип кайткан әтиләренең сеңлесе Гөл­ниса апаларын, Якуб җиз­нәләрен соңгы юлга озаткан һәм... кырыс язмыш каршында ни ризыкка, ни киемгә, ни сәламәтлеккә туймас мохтаҗ булып, япа-ялгыз калган бу балалар турында без инде берничә ел дәва­мында кай­та-кайта яздык.

Аларның берсендә мин: “Гыйбрәт өчен дип язылган язмаларның бөтенләй башка борылыш аласын әле ул чакта беребез дә уйламаган идек”, – дигәнмен һәм безне “ишетеп” бу ятимнәргә яр­дәм итәргә алынган, аларга күп еллар дәва­мында терәк-таяныч булган чит-ятлар турында сөенеп, сокланып язганмын. Районныкылар гына түгел, Әлмәттән кадәр елына әллә ничә тапкыр машинасына кием-салым, мебель, ашам­лыклар төяп килгән, бу балаларга әйтеп-санап бетергесез күп яхшы­лык-изге­лекләр эшләгән, аларның да кешечә мө­нә­сәбәткә бик лаек икән­лек­ләрен исбатлый алган пенсия яшендәге Мир­сәет абый Сәйфиев... Безнең язмаларны елый-елый укып, ике дә уйламыйча, төпчек уллары Камилне шул ятим кыз­ларның берсе – Нурсинә бе­лән кавыштырган үзебез­нең район­ның Арбор авылында яшәүче Рауза һәм Шамил Ша­кировлар... Балаларны даими эшле дә, ашлы да ит­кән, бик күп матди ярдәм күр­сәткән (һәм бүгенгә ка­дәр алар белән даими кызыксынып, ярдәм итеп торучы) ху­җалык рәисе Рә­кыйп Нәҗи­пов...

Тагын бер язмамда, мин бу йорттагы матур үзгәреш­ләрне, яңалыкларны күреп, ниһаять, аларда да барысы да тәртиптә дип, ничә еллар буена беренче мәртәбә сөе­неп кайттым, дигәнмен. Исә­бем инде бу темага башка кайтмаска булган да... Тик шул ук район газетасы “Хез­мәт”тә басылган бер рәхмәт хаты тагын бер язмага – “Ятимлек безнең итәккә тагылган бугай инде” дигәненә сәбәпче булды. Җиде ел буе көткән сабыен юньләп бага да алмыйча, сөенеп яшәр чакта ире Камилне, үзара бик килешеп яшәгән каена­на-кае­натасы Рауза апа һәм Шамил абыйларны мәң­гелек сагышка салып, Нурсинә вафат булган да, район газетасында ире Камилнең соңгы юлга озатканда ярдәм итү­челәргә рәхмәт хаты басылган иде... Баласы туып озак та үтми, авырый башлый Нур­синә һәм бер ел дигәндә күз­ләрен мәңгелеккә йома. Апасы авырый башлаганнан гел янында булган Рәй­сә исә, ул үлгәч, җизнәсе Камилгә һәм өлкәннәргә нәни Кәрим­не карарга булыша... Ә Шамил абый исә бу хәсрәтне күтәрә алмый урынга ук егыла.

– Ятимлек безнең итәккә тагылган бугай инде, – дигән иде ул чакта, әрнеп, Рәйсә. – Бездән бер дә читкә китәсе килми...

Хак әйткән икән балакай. Мин бармый торган ике ел эчендә инде Кәрим дөм ятим калган булып чыкты. Башта Шамил бабасы, аннан кан басымы күтә­релеп, ки­нәт кенә Камил үлеп киткән... Сиксән­гә җи­теп килүче, соңгы елларда бер-бер артлы киленен, ирен, улын җирләгән Рау­за апа оныгын Рәйсәгә ышанып тапшыра. Аның яхшы әни буласына, яратып үсте­рә­сенә ышана. Бер баруымда Рауза апа: “Бер без генә тү­гел, ул балакайларны бик күп­ләр жәл­ләгән иде. Ике кызны да кияүгә сорап килү­челәр шактый булган. Нур­си­нәсе безгә насыйп булды. Икенче кызларын да, хәтта малайларыгыз белән бергә сыендырабыз диючеләр бул­ган. Рәйсә үзе ризалык бирмәгән, аларны ташламыйм дигән. Ул малайлар белән сыя алмам дип курыккандыр инде”, – дип сөйлә­гән иде. Бертуганнары хакына үз бә­хе­теннән ваз кичә ал­ган кыз балага ышанып буласын сизгәндер ана йөрәге.

Бүген Рәйсә өч яшьлек Кәримгә дә, тумыштан акылга җиңел абыйсы Рә­дифкә дә опекун, коррекцион мәк­тәптә укыган энесе Рәдискә “күз-колак”, алты айлык улы Әмиргә әни, өлкән яшьтәге туганнары Гадил абыйга үз түреннән урын биргән мәр­хә­мәтле җан да. Зур гаиләнең тоткасы да, терәге дә ул. Тормыш инде аны үз сикәлтә­лә­рендә сыный-сыный чарлады, зарланмаска, уфтан­мас­ка өйрәтте. “Шөкер”дән баш­ка сүз әйтми Рәйсә.

Соңгы баруымда да ул мине: “Безне яңа өйле итәргә җыеналар бит әле, – дип сөе­неп каршы алды. – Мин бө­тен документларны гына тәр­типләп бирдем, барысы артыннан авыл советы җи­тәкчесе, элекке укытучым Рафил абый Җәләев йөри...”

Бирсен Ходай. Бәлки яңа нигездә бөтенләй башкача – матур, бәхетле яңа тормыш башларга насыйп булыр. Алар бу бәхеткә бик лаек. Шуңа да яңа өй дигәннәре хыял гына булып калмасын иде.


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 16.03.2017
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>