Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Ваһапов фестивале конкурсын быел Ренат Ибраһимов җитәкләячәк (ВИДЕО)

$
0
0
16.03.2017 Мәдәният
"Быел Рәшит Ваһапов Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсының җюри рәисе дөньякүләм танылган җырчы Ренат Ибраһимов булачак. Ренат Исламович шулай ук конкурсның Гала- концертында да катнашуын раслады!" - дип белдерде Ваһапов фестиваленең попечительләр советының беренче утырышында продюсер Рифат Фәттахов.

Күп еллар дәвамында конкурсның җюри рәисе булган Илһам Шакиров быел да Ваһапов фестиваленнән читтә калмый. Киләчәктә ул конкурсның мактаулы рәисе булачак!

Сүз уңаеннан, конкурска гаризалар кабул итү 1 апрельга кадәр дәвам итә!

Сайлап алу турлары:

11 апрель - Уфа;

13,14 апрель - Казан .

Тулырак: vk.com/wall-68609075_1537

Яшь талантларны Р.Ваһапов фестивалендә көтеп калабыз.


---

--- | 16.03.2017

Филүс Каһиров икенче тапкыр әти булган (ФОТО)

$
0
0
16.03.2017 Сәясәт
Филүс белән Эльмира Каһировлар гаиләсендә зур бәйрәм: икенче тапкыр әти-әни булганнар. Бүген 11 сәгать 20 минутта сабыйлары дөньяга аваз салган.

"Хис-кичерешләребезне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел! Без бик бәхетле!" - дип язган Филүс Инстаграм битендәге фото астында.


---

--- | 16.03.2017

Казанда маска кигән бандитларның «Алтын» сәүдә үзәген талау моменты ВИДЕОга эләккән

$
0
0
17.03.2017 Криминал
«Алтын» сәүдә үзәге таланганнан соң җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Җинаять эшләре «Хулиганлык», «Мөлкәткә алдан уйлап зыян китерү» маддәләре буенча кузгатылган.

Җинаять эшләрен тикшерү Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринның аерым контролендә башкарыла.

Шулай ук укыгыз: В нападении на ТЦ "Алтын" участвовали одиннадцать парней (ВИДЕО момента погрома)



 


---

--- | 17.03.2017

Тинчурин театры апрель аена АФИША тәкъдим итте

$
0
0
17.03.2017 Мәдәният
Кәрим Тинчурин театры тамашачыларын спектакльләренә көтеп кала. Игътибарыгызга апрель аена афиша тәкъдим итәбез.
   

 

Алмаз Әхмәтгалиев шигырьләре

$
0
0
17.03.2017 Әдәбият
Алмаз Әхмәтгалиев 1981 елның 2 декабрендә Татарстанның Балтач районы Кариле авылында эшчеләр гаиләсендә дөньяга килгән. “Кечкенә вакытымнан ук табигатькә гашыйк һәм бик хыялый булганмын”, – ди ул. 2016 елда Алмаз Әхмәтгалиев “Хыял канатларым” дип исемләнгән беренче шигырьләр җыентыгын дөньяга чыгара. Берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

 


 

 

ЯЛГЫШМА

Җитә бер көн , бер ялгышлык җитә ,

Бар хыялны сызып ташларга .

Кирәк айлар , еллар - барлык гомер ,

Ап - ак биттән тормыш башларга .

Йөрәгеңгә кадый авыр сүзләр ,

Нахак бәла ягып рәнҗетү .

Кирәк вакыт дәва алу өчен ,

Тирән яраларны төзәтү .

Уйла алдан :

Гамәлең дөресме ?

Ялгыш адым нигә атларга ?!

Кор гаилә ,кабыз бәхет утын —

Менә шуны кирәк сакларга !

Үтәр еллар ...

Агымсулар кебек ,

Кире кайтмас юләр чакларың .

Башың иеп , гафу сорамасаң,

Чәчәк атмас алсу таңнарың .

 

АКЛАНМА

Адымым саен көннәр кыскара ,

Янәшәмнән язмышым бара .

Яшьлегемдә кылган начар гамәл

Картлыгымда булмасмы яра ?

Начарлыгымны буран күмәрме ,

Әллә кире йөзгә сибәрме ?

Тормышымда яшьлек хаталарым

Язмыш җиле булып тиярме ?!

Көне буе яуган яңгырлар да

Гөнаһымны юа алырмы ?

Әллә кабат давыллары белән

Күңелемә кара салырмы ?

Гомер уза , яшьлек артта кала ,

Кылганнарың озата бара .

Айлар , еллар битләреңне үпкәч ,

Чал чәчле берәү каршы ала .

Ә күңелдә — яра , ачы сагыш ,

Гомрең буе кылынган ялгыш .

Уйлан , дустым , әҗәлең килгәнче

Һәм акланма :«Бу , — диеп, — каргыш».

 

ЯРАМЫЙ !

«Әбәү!» — диеп куйды йөрәккәем ,

Бер бала китап тотып аткач .

Сыкрап куйды нәни китап җаны ,

Җыйнаклыгын үзенең югалткач ...

Тыңла , сабый , алай ярамый бит ! —

Һәр шагыйрь җанын сала аңа .

Китап язу җиңелләрдән түгел —

Ихтирам итеп кара аңа .

Язучылар күрсә бу гамәлең ,

Син , җаныем , ниләр диярсең ?

Дәшә алмассың бит:«Мин түгел» , — дип,

Гаепсенеп башың иярсең .

... Искә төшеп китте гамьсез чагым ,

Китапларның битен ертканым .

Кулларыма китап алган саен ,

Укмаша тамырларда каным .

 

КҮРЕНЕШ

Искә алып яшьлек бусагасын ,

Көчен туплый арган бер бабай .

Уйларында яшел чирәм буйлап

Йөгерә икән нәни бер малай .

Таныш кебек бу күренеш аңа —

Искә ала үсмер вакытын .

Атлый алга — гамьсез яшьлегенә ,

Атлый бабай , атлый акыртын .

Ә каршында тора туган йорты ,

Эшләпәсе бераз чалышкан .

Гомер үткән саен , коймалар да

Җиргә таба шактый авышкан .

Күзли микән яшьлек күләгәсе —

Кемдер карый кебек ярыктан .

"Нихәл , улым , кайттыңмы , бәбкәм ?!" - дип ,

Чыгамы әнкәсе шатлыктан ...

Уйларында аның үсмер чагы ,

Зәңгәр күзле сары бер малай .

Еллар үтеп , күпме сулар аккан —

Сабый инде күптән карт бабай .

Ак сакалын сыйпап учы белән ,

Тарта гүя гомер сагышын ;

Уйларыннан үткәреп тормышын ,

Күзәтәдер гомер агышын .

Ә бабакай һаман элеккечә ,

Үзгәрмәгән зирәк сүзләре .

Чал төшсә дә инде чәчләренә ,

Йолдызга тиң зәңгәр күзләре .

 

ДУСЛЫК

Безнең дөнья йомры йомгак кебек ,

Дуслык җепләренә уралган .

Бу йомгакка туплап халыкларны ,

Тормышыбыз үргә юл алган .

Нинди телдә генә сөйләшсәк тә ,

Без бер - беребезнең туганы .

Гыйлемебез көчле , бердәм атлыйк ,

Онытмыйча һаман без аны .

Горур булыйк , саклыйк телебезне ,

Милләтләребез дус яшәсен .

Бу җиһанда белем агачыбыз

Дуслык көче белән яшәрсен .

 

АХЫРЗАМАН

Җитәр заман : берни аңламабыз ,

Җирнең асты - өскә әйләнер .

Изге гамәл кылган адәмнең дә

Авызында теле бәйләнер .

Бер көн килер , озак калмагандыр ,

Гайбәтчеләр акыл бирерләр .

Гыйлемлеләр , шыр наданга калып ,

Кабат зиһен өчен килерләр .

Хатын - кызлар , ярым шәрә йөреп ,

Тәнен , иманын да сатарлар .

«Шайтан суын» кыйбла дип күргәннәр

Елга ташыгандай артырлар .

Хуҗасын тудырыр кайбер ана ,

Кайберләре белмәс баласын .

Кайбер сабый :«Син кем?» — диеп сорар ,

Танымый үзенең атасын .

Ятимнәр , ялгызлар басар җирне ,

Көнбатыштан сызлып таң атар .

Бу мәхшәрне күргән бар мәхлукның

Чәчләре агарыр , шаккатар .

Диңгез ташыр , ярларыннан чыгып ,

Күз яшьләре җиргә коелыр .

Сүнәр кояш , сүнәр йолдызлар да ,

Күк йөзенә ярык уелыр ...

Килеп җитәр , озак калмагандыр ,

Ниләр көтә —

Без шуны уйлыйк ,

Зур саваплар эшләп калыйк , зинһар ,

Һәммәбез дә җәннәтле булыйк .

 


---

--- | 17.03.2017

«Ростелеком» яңа Spike телеканалын тәкъдим итә

$
0
0
17.03.2017 Интернет
Viacom International Media Networks (VIMN) медиахолдингы һәм «Ростелеком» компаниясе «Интерактив ТВ» база пакетына өр-яңа Spike телеканалын кертү турындагы килешүгә кул куйдылар. Яңа каналны абүнәчеләр 15 марттан стандарт санлы сыйфатта (SD) һәм HD форматта карый ала башлады.

Spike каналы «Интерактив ТВ» караучыларга иң яхшы телесериаллар, «Шерлок», «Фарго», «Острые козырьки» һәм башка хит булып танылган фильмнар тәкъдим итә. Шулай ук «Медичи», «Игрок», «Джек Айриш» кебек премьералар да көтелә.

Spike һәм Spike HD абунәчеләре VIMN портфолиосына керүче 17 каналдан файдалана алу мөмкинлегенә ия. Алар арасында: MTV Россия, MTV HD, MTV Hits, MTV Rocks, MTV Dance, MTV Live HD, VH1 Classic, VH1 European, Nickelodeon, Nick Jr., Nickelodeon HD, Paramount Comedy, Paramount Comedy HD, Paramount Channel, Paramount Channel HD.

Партнерлар яңалыгы
 


---

--- | 17.03.2017

Гүзәл Уразова тамашачыларның күңелен кайтарган?

$
0
0
17.03.2017 Шоу-бизнес
Бүген татар эстрадасында җырчылар, кем әйтмешли, төрле тәмгә – кайсын телисең, шунысын тыңла. Самарага да Казан артистлары еш килеп, концертлар куеп торалар. Без инде тәмам иркәләнеп беттек: “Миңа бу башкаручы ошый, тегесе ошамый”, - дип, концертларга сайланып кына йөрибез. Бәлки шуңа да соңгы вакытларда бу концертлар ярым буш залда үтәдер.

Мин үзем Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның иҗатына мөкиббән, аларның бер концертын да калдырганым юк. Бу юлы да шәһәребезгә яраткан җырчыларымның килүен ишетүгә, тизрәк үземә дә, сеңелемә дә билет сатып алырга ашыктым. Ә тамаша үтәчәк көнне Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният йортына килеп керүгә билетларны бик вакытлы алганыма куанып туя алмадым – фойеда алма төшәрлек урын да юк иде, халык Сабан туена кебек җыелган, күбесенең кулларында чәчәк бәйләме. Мәдәният йорты администраторы Флорида ханым Локманова да бер танышына: “Аншлаг! Бүген тулы аншлаг!” - дип сөйләп тора.

Залга кереп утырдык та түземсезлек белән концерт башлануын көтәбез.  Ниһаять, ут сүнде, музыка уйный башлады һәм тамаша “Яшәргә безгә,  яшәргә” дигән популяр  җыр белән башланып китте. Сүзләре дә бик матур, көе дә дәртле, әмма Гүзәл белән биюче кызларның бияләр төсле кыланмышлары бөтенләй урынсыз иде. Җырчының тәненә сыланып торган киеме дә күңелгә бик ятып бетмәде, әйтерсең лә үземне сәхнәгә киемсез чыгарып бастырганнар! Шуңа да алып баручы, сценарий буенча Гүзәлнең продюсеры ролен уйнаучы Рөстәм Салихов җырчыга озын юбка чыгарып, биленә бәйләгәч, җиңел сулап куйдым.

Гадәттә, Гүзәл белән Илдарның программалары бу йолдызлы гаиләнең тарихына багышланып үтә иде. Бу юлы Гүзәлдән “чын йолдыз” ясарга булганнар. “Күз алдыңа гына китер әле - Парижда, Лондонда синең афишалар эленеп торыр”, - дип вәгъдәләр бирә аның “продюсеры”. Һәм Гүзәл самаралылар белән Европа буйлап гастрольгә барыр өчен җыр сайлый башлады. Җырчы үзенә генә хас, моңлы тавышы белән тамашачыларның инде яратып өлгергән - “Ромашкалар”, “Килче, килче яныма”, яңа  “Мәхәббәт бит ул шундый серле нәрсә”, “Син әти” җырларын  да башкарды. Тик бүгенге йолдызларның күпчелеге кебек Гүзәл Уразова да аларның авторларын әйтеп торуны кирәксенмәде бугай. Бер уйласаң,  ул үзе дә җырлар язучы бит, шундыйлардан  “Синсез яшәүләре” җырын җырлаганда үзенең иҗат җимеше булуын әйтеп узды.

Җырлар арасында продюсер чыгып, әледән әле яңа “фишка”лар тәкъдим итеп торды. Кайдандыр әтәч тә табып килеп, җырчыга кулына кечкенә эт түгел, ә шушы кошны тотып йөрергә тәкъдим итте. “Европада сакаллы җырчы хатынны күргәннәре бар, ә менә әтәч күргәннәре юк”, - дип үгетләде ул Гүзәл Әскәр кызын.

Бу концертта да (элеккеләрендә дә бу күренгәли иде) халыкны көлдерер өчен, төрле мәзәк күренешләр күрсәткән булдылар. Тик һәр мәзәктә мәгънә булырга тиеш бит, ә бу күренешләр күбрәк әдәпсез анекдотларны хәтерләтте. Сәхнәдә мал табибы сыер караганда кия торган озын перчаткалар киеп, Гүзәлнең сәламәтлеген тикшерергә җыенган “табиб” (икенче алып баручы Наил Мөбарәкшин)  көлке образ булса да, тәрбияви мәгънәгә ия түгел инде. “Гүзәл-Илдар” төркеменә залда утыручы балалар, яшьләр өчен гыйбрәтлерәк сценарий төзергә кирәк, дип уйлыйм.

Үткән елларда Гүзәл Уразова Илдар Хәкимов белән парлап байтак җыр башкара иделәр, “Бигрәк матур пар инде”, - дип аларга карап сокланып утыра идем. Ә бу юлы Гүзәл нигәдер концертның күп өлешен сәхнәгә  үзе генә чыкты. Аның “продюсеры” Ильдарны “сулга йөри” дип гайбәт сөйли башлагач, тамашачылар бер-берсеннән: “Илдар кая соң? Әллә чынлап та аерылыштылар микән?” - дип пышылдаша башладылар. Билетларда да, плакатларда да бары тик Гүзәл үзе генә сурәтләнгән бит. Юк, Илдарыбыз бер кая да китмәгән икән, концертның беренче өлеше тәмамланганда чыгып, “Тормышта була барсы да” җырын җырлап өлгерде. Соңрак Самара гүзәлләрен үткән 8 Март бәйрәме белән котлап, аларга “Син бит минем җаным”, “Кул селтәп үткәннәргә” җырларын да бүләк итте.

Һәр концертта диярлек, Гүзәл залдагы балаларны сәхнәгә чакырып, алар белән җыр башкара. Бу юлы да бу матур традицияне дәвам итеп, җырчы “Балаларыма” җырын җырлады, сабыйларга бүләкләр тапшырды. Самаралылар да аны чәчәкләргә, бүләкләргә күмде.

Бу тамашаның үзенчәлеген дә әйтеп китәсе килә. Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов һәр концертларында залдан бер кешене чакырып алып, җырлаталар һәм видеога төшереп, Инстаграмга куялар икән. Иң күп тавыш җыючыга апрель азагында оештыручылар Дубайга ике юллама тапшырачаклар, имеш. Самаралылар да бу тәкъдимнән читтә калмады. Залдан ике тамашачы  чыгып, берәр җыр башкардылар. Концертны алып баручылар Рөстәм Салихов һәм Наил Мөбарәкшин белән “Әлифба” дигән уенда да катнашучылар табылды. Сәхнәгә ике пар чыгып, хәрефләрдән “Гүзәл” исемен төзеделәр.

Тамаша, бер карасаң, бик матур үтте кебек, тик күңел генә никтер чын ләззәт алмады. Әллә миндә генә шулай микән дип, концерттан соң гардеробка чират торганда башкалардан да сораштым. Җиде кешенең алтысы Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның бу концерты ошамавын әйтте. “Пешеп бетмәгән чи коймакны хәтерләтә, нидер җитми төсле”, - диючеләр дә, “Нигә соң Гүзәл шул кадәр еш: “Самара!” - дип кычкыра? Сәхнәгә яңа гына аяк басучы, яшь җырчыларга ярый әле, ә менә Татарстанның атказанган артистына бу бер дә килешми”, - диючеләр дә булды.

Бары тик бер студент кыз гына: “Спектакль карарга килмәгәнсездер бит, җырлары белән канәгать булсагыз, тагын ни кирәк?! Миңа бик ошады”, - дип җавап бирде. Шулаен шулай инде, җырчыларның берсенә дә сүз әйтерлек түгел, моңлы тавышларына сокланып утырдым. Тик сәхнәнең тәрбия чыганагы булуын да онытасы түгел иде бит. Икенче елга матур, эчтәлекле программа белән көтәбез сезне, Гүзәл. Тамашачыларыңның күңелен кайтарма инде.


Алинә ХӘМИТОВА, Самара шәһәре

--- | 17.03.2017

Татарстанда театр рәссамнары күргәзмәсе ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

$
0
0
17.03.2017 Мәдәният
А.Н.Мәҗитов исемендәге музейда Татарстан Республикасының театр рәссамнары күргәзмәсе ачылды. Кереш сүз белән Татарстанның Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Г.Камал исемендәге ТДАТның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Г.Камал исемендәге ТДАТның баш рәссамы Сергей Скоморохов һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы һәм декоратив-кулланма сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова чыгыш ясадылар.

Әлеге чара Татар театрының 110-еллык юбилее кысаларында оештырыла һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәме белән уза.

Күргәзмәдә спектакльләргә эскизлар, театр декорацияләре һәм Г.Камал, К.Тинчурин, М. Җәлил исемендәге театрлар, шулай ук Түбән Кама, Яр Чаллы, Минзәлә һәм Әлмәт театрларының данлыклы спектакльләреннән чын костюмнар тәкъдим ителә.

Күргәзмә 9 апрельгә кадәр эшли. А.Н. Мәҗитов музееның адресы: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 27 йорт. Күргәзмә дүшәмбедән кала көн саен 10нан 17 сәгатькә кадәр эшли. Керү ирекле.


---

--- | 17.03.2017

Төрки халык тарихы КФУда бушлай укытыла

$
0
0
17.03.2017 Тарих
Казан (Идел буе) федераль университетында төрки халыклар тарихын укырга 30 студент бушлай кабул ителә. Бу хакта КФУның татар халкы тарихы hәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев сөйләде.

«Моннан берничә ел элек Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Татарстан Президентына безнең бүлектә бушлай уку өчен 30 урын сорап хат язган иде, ди – И. Гыйләҗев. — Рөстәм Миңнеханов әлеге  үтенечне канәгатьләндерде. Менә инде дүртенче ел шул юнәлештә эш алып барыла. Быел да университетка Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, халкыбыз тарихы белән кызыксынучы 30 милләттәшебезне бушлай белем алырга чакырабыз.  Алар 4 ел эчендә бакалавр дәрәҗәсенә җитеп, диплом алып чыгачак, алга таба укырга теләүчеләр  магистратурага керә ала».

«Укырга керү өчен, тарих, җәмгыять белеме һәм рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) нәтиҗәләре яхшы булуы шарт», — ди тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев.

Хәзерге көндә бүлек составында ике кафедра эш алып бара – татар халкы тарихы кафедрасы (җитәкчесе – профессор Искәндәр Гыйләҗев) һәм төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы (җитәкчесе — доцент Камил Әхсанов.)

2016 елгы беренче чыгарылышта 27 студент укуларын уңышлы тәмамлаган.

Югары квалификация алу өчен төп шартлар – Казан университетында белем бирү сыйфатының югары булуы, университет укытучыларының тәҗрибәсе, уку яки фән белән мавыгучы яшьләргә университетта тудырылган мөмкинлекләр, бай китапханә. Бүлектә укытуның тагын бер үзенчәлеге – чит телләр өйрәтүгә зур игътибар: студентлар дүрт ел дәвамында Европа һәм Көнчыгыш телләреннән тирән белем ала. Университетка кергән һәр студент Универсиада авылында заман таләпләренә җавап бирә торган торак белән тәэмин ителә. Институтта спорт һәм сәнгать белән шөгыльләнергә дә барлык уңайлыклар тудырылган.

Татар-информ


---

--- | 16.03.2017

“Хәзер үк кайтып җитмәсәң, 15 минуттан кызыңны тәрәзәдән тотып атам!”

$
0
0
17.03.2017 Язмыш
Сырхауханәдә ятканда нинди генә язмышлы кешеләр белән очрашмыйсың. Ходайның нинди генә бәндәсе юк! Гыйбрәт алырга, дөньяга күзләреңне зуррак ачып карарга мәҗбүрсең, чөнки, теләсәң-теләмәсәң дә, тәүлек буе янәшә ятасың. Җанымда инде бернинди хискә урын юк, ул янып көл булды дип уйлап бик нык ялгышуыңны аңлыйсың. Кызгану, нәфрәт хисләре үзләреннән-үзләре юкка чыкмый икән.

Янәшәдәге караватта яткан яшь, чибәр хатынга карамас өчен тәрәзәгә таба борылып ятам. Монда чын авырулар ятмый дисәм тинтәклек булыр, әмма бүтәнчә алыштырырлык сүз юк. Башына зыян килгәннәр, үз-үзенә кул салырга маташучылар тикшерелергә ята биредә. Берәүләренең кан басымы шулкадәр югары (бернинди дару, укол белән дә төшерә алмыйлар), эшли алмаучылар, инвалидлык пенсиясе алу өчен диагноз юллап йөрүчеләр байтак.

Янәшәмдәге чибәр хатын бирегә нигә кергәнен шулкадәр җиңеллек белән сөйләгәндә минем чәчләр үрә торды. Ире үзеннән шактый олы икән. Бу хатын беркөнне иренең хыянәт итүе турында белгән һәм шунда ук аңа чылтыраткан: “Хәзер үк кайтып җитмәсәң, 15 минуттан кызыңны тәрәзәдән тотып атам!” Ирен куркытыр өчен тәрәзәне дә ачкан. Ире сөяркәсе белән кайтып җиткән һәм хатынны шушы сырхауханәгә озаткан һәм: “Мин кайтканда биш айлык кызыбызны тәрәзәнең тышкы ягына чыгарып тоткан, төшереп җибәрәсе генә калган иде, шаһитлар да бар”, – дип, судка гариза язган, шаһит итеп сөяркәсен күрсәткән. Хәзер бу хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итеп, төрмәгә утырту турында сүз бара.

Нина апа – кияүгә чыкмыйча картайган 71 яшьлек хатын. Туганнан туган энесе төрмәдән кайткач, әлеге апага өч бүлмәле фатирында көн беткән. Нина апаның бөтен пычракны җыештырып торуы гына җитмәгән, энесе аның пенсиясен дә талап ала, аңа кул күтәрә башлаган, үз өендә яшәрлеген калдырмаган. Йокысызлыкны мин әлегәчә чир дип уйламый идем. Ничә генә уянма, күзләрен түшәмгә төбәп (монда тәүлек әйләнәсе ут янып тора), елап яткан өлкән кешене күрү йөрәкне сызлата, кемгә төшәр икән бу бәхетсез хатынның күз яшьләре?

Л. – авылдан килгән, 16 яшьлек бик ябык кыз. Унберенче каттан сикерәм дигәндә тотып калганнар үзен. Бик аз сүзле бу бала белән бер бүлмәдә 28 көн икәү генә тордык. Казанга шәфкать туташы булырга теләп укырга килгән. Әниләре аны укыту өчен 80 мең сум кредит алганнар, ә кыз укый алмаган. “Нигә мондый куркыныч адымга бардың?” – дигәч: “Мин үлсәм, әниләргә яхшырак булыр дип уйлаган идем”, – диде. Монда кергәч тә кан тамырларын кисеп бетергән. Өч ай ята икән инде...

Мин монда аралашкан кешеләрнең күбесе Арча районыннан. Һәр өчесенең икесе – укытучы. Депрессиядән дәваланучылар бик күп. Мин аны да чир түгел, ә ялкаулык кына дип уйлый идем, алай түгел икән.

Мамадыш районыннан тетрәндергеч язмышлы кешеләр бар. А. кечкенәдән үк укуны авыр үзләштергән. “Тугыз яшемдә абый көчләде, әни аны яклап калды”, – ди. Аңлавымча, көчләү бер генә тапкыр кабатланмаган. Абыйсы берничә тапкыр бик нык кыйнаган да. Инде 27 яшьлек бу кызның маңгае тулы яра эзләре. Интернатта яшәгән А.га тәрбиячеләр ничек игътибар итмәгән, полиция кая караган – шаклар ката торган.
Безнең районнан тагын бер әби ята. Җанга никадәр авыр, язарга җирәнгеч булса да, язмый калдыра алмыйм: әбине еллар дәвамында үзенең акылга зәгыйфь туганы көчләгән.

Ә тора-бара аны бер шешә аракы өчен төне буена шешәдәш дусларына “бүләк иткән”...

Бу бүлектә җиңелрәк авырулар ята. Кайсын гына алма, бирегә килеп эләгү сәбәпләре балаларына, туганнарына, якыннарына барып тоташа. Барлык хокукларыннан мәхрүм итеп, фатирларын үзләштереп, байлыкка җиңел генә ирешергә теләп, якыннарын монда китерүчеләр шактый. Язмамда телгә алынган А.ның опекуны – апасы. “Унике мең сум пенсиянең миңа унике сумын да биргәннәре юк”, – ди. Апасы белән җизнәсе бер җирдә дә эшләмиләр икән. “Йорттагы үз өлешемнән баш тартам”, – дип, документка кул куйдырмакчы булдылар, куймагач, бик каты кыйнадылар, ди. Миңа төрле эш (кешеләрнең өйләрен җыештырырга, обой ябыштырырга һ.б.) табалар да, акчасын үзләренә алалар, ди. Бу кыз күңеле, аңы белән гомерлек сабый, аңа ничек итеп кул күтәрәләрдер – башка сыймый.

Сөякләрем сынып “травматология”дә ятканым, хирургия бүлегендә, онкология диспансерында дәваланганым булды, әмма җаныма бу кадәр авырлык, чарасызлык иңгәне юк иде әле. Мондагы пациентларның 85 проценты – чирлеләр түгел, ә беркемгә кирәге калмаган бичаралар. Яннарына килүче, чылтыратып хәлләрен белүче юк. Кайберләре бүген чыгарга дигәч тә, килеп алганнарын көтеп унар көн тилмереп ята. Бүтәннәргә күчтәнәч китерсәләр, нәүмизләнеп, күзгә карап, кулларын сузалар. Бу карашларны күргәнче көне буе таш чыгарыр идем мин. Тамактан ризык үтми. Бу сырхауханә барыннан да бигрәк намуссыз кешеләрнең үч алу “коралына” әверелгән кебек тоела миңа. Бирегә эләккән кешене 36 көн яткырып тикшерәләр. Диагноз куелмыйча чыгып китү юк, яткансың икән, диагнозың булырга тиеш.

Бәхетсез, кимсетелгәннәрнең күз яше болай да ачы була. Рәнҗешләре дә каты төшә. Әниләрен, туганнарын ярдәмчесез, чарасыз хәлдә бирегә китереп ташлап, аларның пенсияләреннән, фатирларыннан файдаланып яшәп ятучыларның төшләренә ниләр керә икән?

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.


---

--- | 17.03.2017

Рәмилә һәм Рәзилә Батыровалар кечкенә чагында радио алып баручылары булып “эшләгән” (ВИДЕО)

$
0
0
17.03.2017 Мәдәният
Татар эстрадасының бердәнбер игезәк җырчылары – Рәмилә һәм Рәзилә Батыровалар GONGTV спорт һәм музыка каналының “Йолдызлы алачык” тапшыруында үзләренең тормышлары һәм иҗатлары турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Балачактагы радио алып баручысы һәм стюардесса булу теләге ни өчен чынга ашмаган?

Кияүгә чыгу аларның тормышларына нинди үзгәрешләр керткән?
Сәхнәдән кала алар үзләрен нинди һөнәргә багышлаган?
Тапшыруның алып баручылары Артем Пискунов һәм Резедә Сәләхова җырчыларның бар серләрен чишәчәк.

Һәр якшәмбе, кичке сигездә GONGTV спорт һәм музыка каналы “Йолдызлы алачык” тапшыруында сезне өр-яңа клиплар, четерекле сораулар һәм пәрдә артындагы кадрлар белән беренче булып таныштыра.



 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 17.03.2017

Татарстан архивында кадрда Муса Җәлил булган бердәнбер ВИДЕОязма саклана

$
0
0
17.03.2017 Милләт
Кадрда Муса Җәлил булган бердәнбер видеоязма саклана. “Татар-информ” агентлыгы Татарстан Республикасының Үзәк дәүләт аудиовизуаль документлар архивындагы шушы видеоязманы тәкъдим итә. Билгеле булганча, архивта 1920 елгы Казанда төшерелгән кадрлар да бар.

Ә менә 1941 елда хәрби хезмәткә чакырылганчы Казанда яшәгән шагыйрь катнашындагы видеоязмалар юк.

Бу кадр 1940 елда Татарстан язучылары катнашындагы җыелышларның берсендә төшереп алынган. Әлеге кадрлар беренче тапкыр 1976 елда, шагыйрьнең тууына 70 ел тулуга багышланган “На Волге широкой” тапшыруында күрсәтелгән. Кинокадр нибары 2 секунд тирәсе дәвам итә. Муса Җәлилне видеоязмага төшергән кинооператор Гәрәй Әмиров моны Җәлилнең тыйнаклыгы һәм камерага төшәргә яратмавы белән аңлата.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

--- | 17.03.2017

Казанда «Ел китабы» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

$
0
0
17.03.2017 Әдәбият
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2015» конкурсына йомгак ясады, дип хәбәр ителә Татарстан Мәдәният һәм фән министрлыгының рәсми сайтында.

Конкурста 356 китап катнашкан, шуларның: 40-ы – чәчмә әсәрләр (проза), 45-е тезмә әсәрләр (шигърият), 44-е балалар әдәбияты, 45-е рус телендә чыккан матур әдәбият, 88-е татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 94-е рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.

Татарстан нәшриятларында 2015 елда дөнья күргән, 2016 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 1514 китапханәсе катнашкан.

2017 елның 10 мартында Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләде.

Чәчмә әсәрләр:

1 урын. Рәфкать Кәраминең «Кая чабасың, гомер юртагы?»;

2 урын. Камил Кәримовның «Карурманда кара песи»;

3 урын. Фәтхулла Абдуллинның «Чүл бүресе» китапларына бирелде.

Зифа Кадырованың «Синсез килгән язлар», Гөлсинә Галимуллинаның «Җиләкле тау сере» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Тезмә әсәрләр:


1 урын. Разил Вәлиевнең «Мәхәббәт һәм нәфрәт = Любовь и ненависть»;

2 урын. Фатих Кәримнең «Сайланма әсәрләр»;

3 урын. Фирүзә Җамалетдинованың «Җирбизәк» китаплары алды.

Балалар әдәбияты:

1 урын. Рабит Батулланың «Аю баласы Әппәс»;

2 урын. Хәлим Җәләловның «Әкиятләр»;

3 урын. Флера Мәрданованың «Без ясаган кар бабай» китаплары чыкты.

Габдулла Тукайның «Су анасы» (мөхәррире Т.Шакирова), «Итекле песи» (төзүчесе Э.Камалова) китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Рус телендә чыккан матур әдәбият:


1 урын. Мәдинә Маликованың «Красный цветок»;

2 урын. Айдар Сахибзадиновның «Провинциал»;

3 урын. Салават Юзеевның «Не перебивай мертвых» китапларына бирелде.

Гаяз Исхакиның «Нищенка; Мулла бабай» (тәрҗемәчесе А.Килеева-Бадюгина) китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:

1 урын. Шаһинур Мостафинның «Ядрәләрне эреткән йөрәкләр»;

2 урын. Адлер Тимергалинның «Сайланма әсәрләр»;

3 урын. Кадрия Фәтхуллова, Әлфия Юсупова, Эльвира Денмөхәмматованың «Татарча сөйләшик = Давайте говорить по-татарски = Lets speak tatar» китаплары чыкты.

Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:


1 урын. Ренат Бикбулатовның «Казань и ее слободы», «Казань. Знаменитые люди»;

2 урын. Надир Дәүләтнең «Исмаил Гаспринский»;

3 урын. Ягсуф Шафиковның «Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом?» китаплары алды.

«Вечные люди. Фронтовики – деятели культуры Татарстана» (автор-төзүчесе А.Б.Әпсәләмова), «Казанский Кремль» (автор-төзүчеләре Ф.Ш.Хуҗин, А.Г.Ситдыйков), «Национальная библиотека Республики Татарстан: уникальные фонды и коллекции» (җаваплы мөхәррире С.Р.Җиһаншина) китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар.


---

--- | 17.03.2017

Хан хәзинәсе сере (ХИКӘЯ)

$
0
0
18.03.2017 Әдәбият
Әмир ага Җәббаровны Самарада белмәүчеләр бик аздыр, мөгаен. Ул үзе Башкортостан якларында туып үссә дә, инде күп еллар Самарада яши һәм үзен самаралылар исәбенә кертә. Үткән җәйне аңа 90 яшь тулып узды. Шулай булса да, Әмир абыебыз егетләрчә төз һәм җитез, бер намазын гына да калдырмый, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша.

Ул әле “Бердәмлек”нең актив хәбәрчеләренең берсе дә бит. Басмабызга аның чыга башлаган беренче көннәреннән алып хәзергәчә үзенең күләмле язмаларын, хикәяләрен һәм парчаларын җибәреп тора. Күпләрегез аның бу язмаларын яратып укыганыгыз, һичшиксез, бардыр. Әмир ага күбрәк ахлак темасына яза, аның чын мәхәббәткә багышланган язмалары да шактый. Ә менә безнең ветеран-авторыбызның бу әсәре татар халкы тарихы, аның әлегә кадәр табылмаган хәзинәләре турында.

“Казан ханлыгы хәзинәләре хакында матбугатта йөзләгән язмалар басылып чыкты инде. Ләкин берсендә дә дәлилле хәбәр юк. Шуларны укып, ата-бабаларның риваятьләрен ишетеп, мин бу турыда укучыларыбызга үз язмамны тәкъдим итәргә булдым”, - дип яза Әмир ага үзенең кереш сүзендә.

Аның бу язмасы да башкалары кебек төрле маҗараларга бай, гади тел белән язылган, детектив кебек бик җиңел укыла. Кайбер монда сөйләнгән вакыйгаларга баштанрак бик ышанып бетмәсәң дә, тора-бара ничектер бу реаль тормышта булган кебек тоела башлый. Кем белә бит, бәлки, бардыр ул хәзинә дигәннәре һәм яшереп куелган урынында үз вакытын көтеп ята гына торгандыр.

Ил байлыгын саклаучылар

Бу хәлләргә 1550 - 1552 еллар тирәсе булырга тиеш. Авылның мөхтәрәм кешеләренең берсе Зәкиулла абзыйның уллары абыйлы-энеле Вәлиулла белән Галиулла ел саен Сабан туйларын шатланып, көтеп алалар иде. Йөгерүдә, көрәшүдә, ат чабышларында катнашып, бүләкләр дә алып кайта иделәр. Үсеп җиткәч, башка авылларда да беренче булып чыкканнары булды.

Хан фәрманнарын үтәүче аерым атлы төркем башлыгы Салихҗан төрле урыннарда үткәрелгән Сабан туйларында йөреп, үзенең төркеменә җитез, батыр егетләрне сайлап ала торган иде. Ул Вәлиулла белән Галиулланы да ике ел күзәткәннән соң, аларга үз төркеменә керергә тәкъдим ясады. Тик Галиулла риза булмады. Гаиләдә төпчек бала булганлыктан әти-әнисен ташлап китә алмый иде ул. Ә Вәлиулла, гаиләң белән яшәргә аерым йорт бирәбез дигәч, ризалашты.

Аларның төркеме башка яклардан килгән илчеләрне ханлык чигенә барып, каршы ала, аннан хан сараена китерә һәм кире озатып та куя. Төрле өязләрдән җыелган керем-ясакларны да саклап алып кайталар, шулай ук кара төндә барып, кемнәрнедер кулга алып, төрмәгә тапшыралар. Гомумән, хан фәрманнарын җиренә җиткереп үтиләр.

Хезмәт итү урынына беренче мәртәбә баргач, Вәлиулла бик нык гаҗәпләнгән иде: моңа кадәр аның бер тыкрыктан икенче тыкрыкка кадәр сузылган мондый озын йортны бер генә дә күргәне юк иде әле. Анда буйдаклар өчен тору, ашханә, намаз уку, ат сбруйларын төзәтү һәм саклау һәм башка бүлмәләр булып, зур ишек алдын өч яктан йөзләп ат асрарлык абзар-лапаслар әйләндереп алган.

Ишек алдында оланнарны кылыч-кинжалдан ничек кулланырга өйрәтәләр. Чапкан атның ялыннан эләктереп атланалар, аннан сикереп төшеп тә калалар. Атларны кирәк вакытта ятырга йә торырга өйрәтәләр.

Вәлиулла яңа хезмәтенә бик тиз күнекте. Соңрак Салихҗан аны төрле җирләргә башлык итеп тә җибәрә башлады.

Менә бүген дә Салихҗан аңа кайтып китмәскә кушты. Караңгы төшкәч, атларга атланып, хан сарае ягына таба киттеләр. Ерак та бармыйча, бер урамга борылдылар һәм Салихҗан бер йорт капкасын какты. Шуны гына көткәндәй, теге яктан берәү капканы ачты. Ул кеше Салихҗан белән кул биреп исәнләште дә чыгып китте.

-    Вәлиулла, бирегә ялчылары белән өч кеше килергә тиеш. Әгәр капка шакысалар: “Кем кирәк?” – дип сора. “Салихҗан энекәш”, - дисәләр, керт, башкача: “Салихҗан дус йә агай” , - дисәләр, кертергә ярамый, тиз генә килеп, тәрәзәне шакы, - диде Салихҗан. – Атларын менә шунда бәйләп куйсыннар. Алар киткән вакытта, яисә көтелмәгән хәл килеп чыкса, койманың менә бу кисәге ачыла, шуннан чыгып китсеннәр. Ул юл арттагы урам тыкрыгына чыга. Килгән кунакларның ялчылары белән сөйләшмә, алар - менә монда, син капка төбендә утырырсың.
... Аз гына яктыртылган бүлмәдә дүрт кеше утыра. Берсе – илнең мөлкәте белән идарә итүче хан вәзире, икенчесе – казна хуҗасы, өченчесе – аның ярдәмчесе, дүртенчесе – Салихҗан.

Вәзир: “Биредә әйтелгән сүзләр бу йорттан чыгарга тиеш түгел, чыкса, башларыбыз киселәчәк. Барыгызга да билгеле, соңгы вакытта илебезне кысрыклый башладылар.

Үтәмеш белән Сөембикәне Мәскәүгә алып киткәндә, киңәшмичә казна акчасының бер өлешен биреп тә җибәрделәр. Вәзирләр, тарханнар, морзалар, дин әһелләре арасында ызгышлар бара. Илебезнең казнасына касыймлылар да, кырымлылар да, нугайлылар да кул суза. Руслар муенга үреләләр. Киләчәктә безне бик тә зур куркыныч көтә. Казнаны бөтенләй таратып бетергәнче, бер өлешен башка яшерен җиргә күчерергә кирәк. Ә бу турыда бик аз, бик ышанычлы кешеләр генә белергә тиеш. Мин - казна караучысы, ә бу минем ярдәмчем Касыйм була. Күчерү эшләре Салихҗанга тапшырыла. Тик ул үзе генә моны булдыра алмаячак. Ташырга, урнаштырырга тагын ике кеше кирәк. Аларын үзең табарсың, Салихҗан. Иртәгәдән башлап атыңның ияр капчыгына сыярлык итеп ярты пот чамасы алтын-көмеш  салып, шәһәр читендә урнашкан бер йортка илтеп җыярга тиешсең. Билгеләнгән бер көнне аларны Касыйм әйткән җиргә яшерергә кирәк булачак.

 ... Икенче көнне Салихҗан Вәлиулланы чакырып алып, үзенең аңа ышануын белдерде, тагын бер тапкыр зур сер итеп, хан хәзинәсенең бер өлешен бер урыннан икенче урынга күчерергә кирәклеген әйтте. Мич кырыендагы идән тактасын күтәрде дә: “Менә монда, күн капчык эчендә ярты пот чамасы алтын-көмеш булыр. Көн саен өеңә кайтыр алдыннан, кеше күрмәгәндә генә шуларны алып чыгып, ияр капчыгына салырсың да өеңә алып кайтып яшерерсең. Кайда яшергәнеңне син генә белергә тиеш. Бүген эштән соң синең өеңә барырбыз”, - диде.

Вәлиулла ике атна буе, бер көн дә калдырмыйча, шул капчыкларны өенә кайтарып, келәт артындагы бер җайлы урынга җыеп куя торды.
Салихҗан: “Боларны күчереп урнаштырырга тагын бер кеше кирәк булачак, туганың Галиуллага ышанырга ярыймы?” – дип сорагач, Вәлиулла: “Әлбәттә!” – дип җавап бирде.

Байлыкны күчерү көнен киләсе җомга көненә билгеләделәр. Салихҗан: “Моннан 70 чакрымда урнашкан бер авыл тирәсендә ике елга кушылган урыннан ерак түгел тау тишеге бар. Байлыкны шунда илтәчәкбез. Туганың атна кич биредә булсын, иртән-иртүк кузгалырсыз. Хәзинәне ике төпле арбага яшерербез һәм юлдагы беренче авылга кереп, 5-6 капчык колмак төярбез. Юлда туктатып сорасалар: “Чуваш авылына сатырга илтәбез”, - диярсез.

Аллаһы бирсә, кояш батканчы барып җитәрбез. Мин алдан йә арттан сезне күзәтеп барырмын. Анда безне Касыйм исемле кеше көтеп торыр. Байлыкны кая илтергә, куярга ул белә, кая кушса, шунда илтербез.

Барсы да ул әйткәнчә булды: Салихҗан иртән үк ат җигелгән арба белән килеп җитте. Аның ике төпле арбаның өске ягын ачканын күреп, ике туган гаҗәпләнде. Кояш чыкканда йөкне төяп бетереп, өстен ябып, беркетеп куйганнар иде.

Аятел-көрси догасын укып, юлга кузгалдылар.

Юлда андый-мондый хәлләр очрамады. Барып җитәр алдыннан чуваш авылына сугылып колмак капчыкларын шунда калдырдылар. Касыйм аларны көтеп тора иде инде. Ул дилбегәне үз кулына алды. Бераздан бер татар авылын үтеп, тау ягына үргә менә башладылар. Тау тишегенә килеп җиткәндә караңгы төшкән иде.

Сумалага манган пумаланы шытыр-шытыр яндырып, күн капчыкларны күтәреп, тау тишегенә керә башладылар. Бераз баргач, Касыйм туктарга кушты. Үзе баштан сул якка кереп чыкты. Капчыкларны шунда калдырып, башкаларын да китерергә әмер бирде. Вәлиулла белән Галиулла хәзинәне кайда яшергәнне күрмәделәр. Барын да урнаштыргач, ерак түгел арада урнашкан (Касыйм шунда туып үскән икән) авылга кереп кунып, икенче көнне генә кайтып киттеләр.

Бер-бер артлы айлар уза торды. Вәлиулла күбрәк чит ил вәкилләрен каршы алу һәм озату белән шөгыльләнә иде. Моннан ярты ел элек аның икенче баласы туган иде инде. Энесе Галиулла да өйләнде. Үткән көзне аның туена барып кайттылар. Ләкин соңгы вакытта шомлы хәбәрләр ишетелә башлады.

Бер көнне Салихҗан Вәлиулланы чакырып алды да:
-    Мәскәүлеләр Идел аръягында 100 мең кешелек гаскәр җыйганнар. Касыймлылар да шул кадәр үк гәскар белән русларга Казанны алырга ярдәм итәргә җыеналар икән. Көзгә кадәр сугыш башлануы да бик ихтимал.

Казна караучылар арасыннан берәү Касыйм ханлыгына качкан икән, ә ул хәзинәнең кайда күчерелүе турында белергә мөмкин. Шуңа күрә хәзинәне Касыйм әйткән башка урынга күчерергә булыр. Кояш баер алдыннан Галиулла белән син дә теге тау янында булыгыз. Ташлы җирне казырга көрәкләр һәм башка кирәк-яраклар да алып килегез, - диде.

Билгеләнгән вакытта ирләрне Салихҗан белән Касыйм тау янында көтәләр иде. Атларын калдырдылар да, кояш баеган якка таба киттеләр. Бераз баргач Касыйм туктады, тирә-якны җентекләп карап чыкты да: “Менә шушында казыгыз!” – диде.

Кояш баеп, караңгы төшә башлаганда, тирәнлеге күкрәктән булган баз әзер иде инде. Бераздан Салихҗан ат ияренә аркылыга салган беренче капчыкны китерде. Икенчесен алар Касыйм белән алып килделәр. Капчыкларны төрле зурлыктагы өч сандыкка бушаттылар. Шул чакта Вәлиулла: “Сандыкларга бушаткан капчыкларда ниләр булды икән?” – дип уйлап та куйды.

Бәләкәй сандык куярлык итеп баз төбен тирәнәйттеләр. Баштан анда шул кечкенә сандыкны, ә аның өстенә калган ике сандыкны куеп, зурысын иң өскә урнаштырдылар. Аятел-көрси догасын укыганнан соң, базны күмәргә тотындылар. Эшне тәмамлаганда караңгы төшкән иде инде.

Салихҗан Касыймга: “Иртән, яктыргач ук, килеп җирне тигезләрсең, ә өстенә коры туфрак сибәрсең, бер эз калмаслык булсын”, - диде. Икенче көнне егетләр белән саубуллашканда Салихҗан аларга хәзинә күмелгән җирне беренче атналарда Касыйм күзәтәчәген әйтте.

-    Ә инде соңыннан бу эш сезгә йөкләнә. Моның өчен сезгә бу авылга күчәргә туры киләчәк. Икегезгә дә йорт сатып алырбыз, - диде. – Бигрәк тә яз, җәй, көз көннәрендә хәзинә күмелгән урынны күзәтеп торырга кирәк булачак... Тагын бер нәрсәне онытмагыз: без Касыйм белән тау тишегеннән базга хәтле 440 адым санадык, шуны онытмагыз. Кем белгән алда нәрсәләр буласын, - дип тә өстәде ул.
Барсын да Салихҗан кушканча эшләделәр. Бер-ике атна эчендә бу авылга Казаннан Вәлиулла килеп урнашты. Аннан Галиулла да күченеп килде.

Нәкъ шул елны илебездә зур афәт башланды. Урыслар Казан шәһәрен камап алып, канга батырдылар. Өч көн буена байлыкларны талап, ир затларын үтереп, хатын-кызларны көчләп йөрделәр.  Соңрак шәһәр урамнарында таралып яткан меңләгән мәетләрне Идел буена ташып, салларга төяп, агызып җибәрделәр. Шулай итеп, илебез бәйсезлеген югалтты. Халкыбыз күңеленә караңгылык төште... Шулай, ел артыннан еллар үтте... Гасырлар алмашынды...

Дөньяда 1583нче ел бара иде инде. Вәлиулла бабабыз соңгы вакытларда сәбәпсез борчыла башлады. Йорт эшләре белән шөгыльләнүнең, мал-туарлар карауның кызыгы бетте. Бәлки картаюдыр. Әнә бит балалары үсеп бетте, оныклары инде шау-шу килеп йөгерешеп йөриләр. Хәзер ул еш кына утыра да үткәннәрне күз алдыннан кичерә башлый...

Урыслар илебезне басып алганга өч дистә ел узып та киткән инде. Шул чакларда Казанда, башка шәһәрләр, зур авылларда булган хәлләрне ишеткәч, чәчләр үрә тора, аларга ышанып та бетмисең. Имеш, авылларда һәр йортның хуҗаларын куып чыгарып, бер җиргә җыеп, кылычлар белән куркытып, чукындырганнар. Һәр ир затка яңа кушамат – фамилия биргәннәр. Күзләре нәрсә күрә, шуны әйткәннәр: Гусев, Петухов, Уткин... Күккә караганнар да Воробьев, Воронин, Орлов дип кушканнар, тирә-яктагы әйберләргә охшатып Телегин, Конев, Дубин дип атаганнар. Башка нәрсә тапмагач, Головин, Глазов, Носов дигәннәр. Кайбер җирләрдә хәтта оятсыз исемнәр кушарга да тартынмаганнар. Фамилияләрен онытмаганнар микән дип урамнан узган кайбер ир-атлардан: “Как фамилия?” – дип кычкырып сорый булганнар. Җавап булмаса, андыйларга камчы белән сыдырганнар.

Урыслар бирегә беренче килгәндә бу авылны да таладылар, мәчетне яндырып, муллаларны үзләре белән алып киттеләр. Әллә авыл бәләкәй булгангамы, олы юлдан ерак урнашкангамы, бәлки, бу тирәдә яткан ил байлыгын Аллаһы Тәгалә үзе саклагандыр. Башкача зур бәла-казалар күренмәде. Чукындыруга халык нык каршы торды, бирешмәде. Күп очракларда ир-атлар урманга кача иделәр.

Авылда бердән-бер русча белүче кеше, чатан Гыйльмуш чакырылмаган кунакларны кире озатканда арбага аякларын бәйләгән икешәр сарык салып: “Моя знаком, твоя знаком. Моя обижай нет, моя обижай нет”, - дип тегеләргә үзләренчә аңлаткан, ялагайланган.

Вәлиулла бабай бүген тагын юньләп йоклый алмыйча торды. Атна буе кемнәрдер: шайтаннармы, әллә фәрештәләрме аңа: “Үләрсең, вакытың җитә. Әнә, энең Галиулла да авырып тора. Сез китсәгез, ил байлыгы турындагы сер кемгә калыр? Оныкларыгызга, нәселләрегезгә яшерен хәбәр җибәрегез, Аллаһы Тәгалә кушса, бәлки, барып җитәр”.

Нинди яшерен хәбәр? Байлыкның кайда күмелгәнен әйтергәме? Әллә башканымы?

Ишек алдында уйнап йөрүче оныкларының берсенә ул:
-    Улым, Галиулла бабаңны чакырып кайт әле. Тик озакка сузмасын, - дип, йомыш кушып җибәрде. Тегесе, ярты сәгать узмагандыр, килеп тә җитте. Хәл-әхвәлләрне сорашкач, Вәлиулла бабай аңа: “Әйдә, туган, эчке бүлмәгә кереп икәү генә сөйләшик әле”, - диде.

-    Менә, Галиулла туган, бирегә күчеп, ил байлыгына күз-колак булып яшәвебезгә 30 ел вакыт үтеп китте инде. Аллаһыга шөкер, һәр елны чиратлашып, хан хәзинәсе күмелгән урынны гел күзәтеп тордык. Әлегә бу серне белүчеләрнең берсеннән дә хәбәр булмады. Салихҗан күптәннән мәрхүмдер инде. Касыйм бик елгыр кеше булса да, каядыр китте дә югалды.

Галиулла аны бүлеп: “Үткән айда сеңелесен очраттым. Казанда яшәүче чуваш милләтеннән булган танышлары: “Аны руслар җәзалап үтерде, үзем күрдем”, - дип әйткән”, - диде.

-    Шулай булгач, без икебез генә калганбыз икән бит.
-    Агай, мин дә бу турыда гел уйлап ятам. Бер-ике мәртәбә төштәме, өндәме күрдем, ул серне икегә бүлергә кирәклеген кемдер әйтте. Байлыкның кайда ятканын ярты хәбәрен синең нәсел, яртысын минем нәсел белсен. Аллаһы Тәгалә кушса, киләчәктә илебезгә кире аякка басарга бу байлык бик кирәк булыр. Кайчан да булса оныкларыбыз бергәләшеп бу байлыкны табарлар дип өметләник.
-    Менә бу яхшы киңәш! Ул хәбәрне оныкларыбызга дога кебек калдырмыйча укырга кушабыз. Әйдә, ул доганың сүзләрен эзли башлыйк.
Ике атна дигәндә байлыкның кайда яшерелгәнлеген аңларлык итеп яздылар да бу язуны икегә аерып, оныкларына ятлаттырдылар. “Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә теләсәгез, сез дә балаларыгызга, оныкларыгызга өйрәтерсез”, - диделәр.

Фәнис бала чактан ук сизгер, кызыксынучан  булып үсте. Бигрәк тә тарих белән нык мавыга иде ул. Укытучыны да сораулар белән йөдәтеп бетерде. Мәктәп китапханәсендә тарих турында китапларны бер ел эчендә укып чыкты.

Урта мәктәпне тәмалагач, армиядә хезмәт итеп кайтты. Аннан район военкоматына эшкә урнашып, юридик институтта читтән торып укыды.
Чечняда сугыш туктагач, башкалар белән аны да шунда тәртип сакларга җибәрә башладылар. Нәкъ шундый командировкаларның берсендә ул минага эләгеп, нык яралана һәм ике ай госпитальдә дәвалана, аннан авылга энесе янына кайта.

Ниһаять, аягына баскач, ул архив оешмасында, аннан адвокатлар конторасында эшләп ала. Тик берсендә дә күңеле эшкә тартмый аның. Бигрәк тә адвокатлык эшендә ике йөзле булырга кирәк икән бит. Ә ул болай булдыра алмый, ярый пенсия акчасын җитәрлек кадәр түлиләр әле.

Авырап ятканда башына нинди генә уйлар керми иде. Белгәннәрен укып, Аллаһы Тәгаләгә ялварып, догалар кыла иде. Үзе белән җиде буын ата-бабаларының исемнәрен кабатлый торган, әбисеннән калган Һәфтияк китабы битләре арасында сакланган тагын 8 буын бабаларының исемнәрен дә барлады ул. Шулай 15 буын нәселен белгәнгә , үзе дә нык гаҗәпләнде. Моңа хәтле игътибар биреп җиткермәгән әтисе өйрәткән доганы еш кына кабатлый иде.

“Йә, Раббым, илнең байлыгын сакла! Зәкиулла улы Вәлиулланың, аның туганы Галиулланың рухларын шат, урыннарын җәннәттә кыл! Аларның нәселен бәла-казалардан сакла! Илеш суын, 440 адым “мәгъриб” сукмагын имин кыл!”
Шул доганы укыганда “нигә ул елга суын һәм андагы 440 адым сукмакны искә алырга кушылган икән соң?” дип уйга калып торган чаклары да булгалады.

Әтием белән бертуган Әсгать агайдан да сораштырдым. Ул да бу доганы белә, тик 440 адымның нинди сукмакта икәнен генә оныткан иде. “Доганы өйрәтергә минем улым юк, шулай булгач, бу сүзләрнең серләрен үзем ачарга тиешмен”, дип үз-үзенә сүз бирде Фәнис.
Аякка баскач, әнисе әйткән ерак туганнарын табып, алардан әти-бабалары турында сорашып йөрде. Күрше авылларда, район үзәгендә ерак кардәшләре белән сөйләште. Ул доганы белүче өч гаилә генә табылды. Бер әби: “Андый доганы минем бабам энемә ятларга куша иде. Ә мин аны энемнән элегрәк ятлаган идем, һәм ул оныткан сүзләрен миннән сорый торган иде”.

Фәнискә дә әби бер дә ялгышмыйча доганы әйтеп бирде. Ләкин анда аерма бар иде. Беренчесендә Вәлиулла, Галиулла исемнәре алмаштырылып әйтелгән, икенчесендә – Илеш суы урынына Тәби суы диелгән, өченчесендә – “мәгъриб” сукмагы “хөҗрә” сукмагына әйләнгән.
Әбинең энесе бүген Яр Чаллыда яши икән. Фәнис адресы буенча аны эзләп тапты. Ул да картайган инде, шулай да йөри алмаса да, хәтерен югалтмаган әле - әбидән алган доганың бер сүзен дә үзгәртмичә әйтеп бирде, әтисенең икетуганы Салават әфәнде белән бу турыда сөйләшергә тәкъдим ясады.

Ә ул бик тә абруйлы шәхес икән. Хәзер шәһәрнең зур “Чаткы” (“Искра”) берләшмәсендә генераль директор булып эшли. Бик тә милләт җанлы кеше. Туган авылында яңа мәчет салган, башка мәчетләргә ярдәм итеп тора.

Бу Салават Галиулла бабай нәселеннән булырга тиеш. Чаллыдан кайткач, Фәнис бик озак уйланып йөрде. Ни өчен догаларда аерма бар икән соң? Илеш елгасы бер авыл кырыеннан ага һәм 6-7 чакрым үткән Тибә елгасына кушыла. 440 адым “мәгъриб” сукмагы, 440 адым “хөҗрә” сукмагы дигәннәре нәрсәгә ишарә итә икән? “Мәгъриб” – көнбатышны аңлатса, “хөҗрә” – бүлмә, оя яисә тау тишегедер инде. Ике елга кушылган җирдән таулар башлана бит. Шунда күптән җимерелгән бер тау тишеге бар, дип сөйлиләр иде. Имеш, нәкъ анда хан хәзинәсе яшерелгән. Әле 1930 елларда шул мәгарәгә кереп тә кире чыга алмаган балаларны тапкач, шул тау тишегенә керә торган урынны шартлатып җимергән булганнар.

Хан хәзинәсе... Илебез байлыгы... Бәлки, тау тишегенә “хөҗрә” сукмагы белән “мәгъриб”кә – көнбатышка 440 адым барып, шул байлыкны табарга буладыр?

Көн аяз, матур иде. Фәнис машинасына утырды да шул якларны күреп кайтырга булды. Менә ул инде тау тишеге кырыенда басып тора. Аннан кояш баешына карап, саный-саный атларга кереште: 1, 2... 11, 12... 90, 91... 399, 400... Ул, 440 адымны үткәч, туктады да тирә-якны күзәтергә тотынды. Бер чакрым чамасы алдарак як-ягына каеннар үскән чокыр күренә. Аның артында урман башлана. Сул якта таулар сузылып киткән. Уң як әкрен генә түбәнәя бара. Астарак 4-5 чакрым арада Илеш елгасы ага. Аның икенче ярында Фәниснең туган авылы күренеп тора. Ә авылның бу ягына чакрым ярым гына арада авылның бер башын каплап, текә битле түгәрәк “Адашкан тау” утырган. Монголлар заманындамы, аннан элегрәк “яу”лар заманындамы һәлак булып калган бер ханны күмеп, өстенә зур итеп тау (“Курган”) өйгәннәр имеш, дигән хәбәрләр йөри.

Якын тирәдә башкача игътибарга алырлык бер нәрсә дә юк. Аяк астындагы вак ташлы, ярлы үләнле, бераз кырынрак җир, әллә кайларга хәтле җәелгән.

Ничек Фәнис уйлап чыгарган шул хан хәзинәсен эзләп, тикшереп карарга икән соң!? Бу эшне шул Салават дигәннәре ярдәм итсә генә эшләргә булыр кебек. Аның бабасының исеме дә безгә килеп җиткән әманәт догасында алынган бит.

Фәнис яңадан Чаллыга барып эшләгән офисны эзләп тапты. Тик ул үзе юк иде. Секретаре әйтүенчә, кайчан булачагы билгеле түгел, ул еш кына командировкаларга йөри икән. Ул: “Сез нинди эш белән килдегез соң, бәлки, ярдәмчесе хәл итәр?” дисә дә, Фәнис бу фикерне кире какты. Секретарь: «Кабул итә торган көне бар аның. Теләсәгез, киләсе дүшәмбегә сәгать 12гә язам”, - дигәч, моңа ризалыгын белдерде.
Билгеләнгән көнне, билгеләнгән вакытта ул анда иде инде. Салават әфәнде беренче карашка бик ягымлы кеше булып күренде. Танышып, сөйләшеп киттеләр.

Фәнис, сүзне озакка сузмыйча, аңардан: “Салават әфәнде, сезгә менә бу дога танышмы?” -  дип сорады. “Йә, Раббым, илнең байлыгын сакла! Зәкиулла улы Вәлиулланың, аның туганы Галиулланың рухларын шат, урыннарын җәннәттә кыл!” дигән беренче сүзләрне ишеткәч үк, ул: “Ничек, каян белдең син бу нәселләр тарихын?” - дип сораша гына башлаган иде, Фәнис: “Безгә икәү генә саф һавада очрашып, дога азагындагы 440 адым турында сөйләшәсе бар” дигәч, ул барсын да аңлады. Тик Салават әфәнде иртәгә Мәскәүгә китә, аннан берничә көннән  соң кайтачак икән. Шуңа күрә ул җомга көнгә хәтле Чаллыда калырга тәкъдим итте һәм аны кунакханәгә урнаштырырга булышты. Бүлмәдә бөтен нәрсә дә бар иде – телефон, телевизор, суыткыч... Фәнис рәхәтләнеп өч көн шунда яшәде. Көндезләрен шәһәрне карап йөрергә дә вакыт табылды.

Атнакич Салават үзе шалтыратып: “Мин кайттым, иртәгә төшкә хәтле офиста эшләремне бетерермен дә синең белән дачага китәрбез” - диде. Җомга көнне сәгать икеләрдә алар Салаватның дачасында иделәр инде. Тамак туйдырып алгач, чыгып виноград яфраклары белән әйләндереп алынган беседкага кереп, Фәнис үзе турында Чечняда булган хәлләрдән соң авыруы, чирләп ятканда ул үзенең шул 440 адым турында баш ватканы, Уфа, Казан архивларында 1850, 1917 елларда үткәрелгән переписьларда үзе белгән 15 буын нәселләренең исемнәрен тапканы, ике нәсел арасындагы догаларның аермаларын белгәч, шул урынга баруы турында да сөйләде.

Салават: “Минем дә бабаларым йөргән җирләрне үз күзләрем белән күрәсем килә”, - дигәч, шулай эшләргә булдылар. Икенче көнне үк юлга чыгып, өч сәгатьлек юлны сөйләшә-сөйләшә үтеп, шул җимерелгән тау тишеге янына барып җитүләрен сизми дә калдылар. Озакка сузмыйча көнбатышка таба 440 адымны санап үттеләр дә туктадылар.

Салават ике каен арасына басып: “Менә нәкъ шунда палаткабызны куярбыз, бик яхшы урын. Киләсе айда ике атнага Төркиягә барып диңгездә су коенып кайтырга уйлаган идем. Аның урынына бирегә килеп бер атналап ял итәрбез, хәзинәне дә эзләп карарбыз. Шулаймы, Фәнис туган?” - дигәч, Фәнис тә аның белән килеште.

Билгеләнгән көн дә килеп җитте. Салават белән сөйләшкәч, Фәнис әнисенә: “Иртәгә сәгать икеләрдә-өчләрдә бер ерак туганыбыз Салават белән кереп чыгарбыз. Ашарга берәр нәрсә пешереп куй”, - диде. Әнисе нәрсә өстәлгә куярмын икән, дип хафалана башлагач: “Ул бай кеше, аны бер нәрсә белән дә гаҗәпләндерә алмассың. Әгәр тары ярмасыннан сөтле ботка пешереп, кыстыбый ясасаң, башка бер нәрсә дә кирәкмәс. Аңа бик тансык аш булыр”, - диде.

Салаватка чыннан да кыстыбый бик ошады. Аннан чәйләр эчеп, догалар кылганнан соң, теге тау тишеге янына киттеләр. Сөйләшенгән урынга – ике каен кырыена палатка корып куйдылар, аннан караңгы төшә башлагач, бәләкәй газ учагында чәй кайнатып эчтеләр һәм йокларга яттылар.

Иртән алар уянганда кояш күккә ярыйсы гына күтәрелгән иде инде. Тиз генә иртәнге зарядка ясап, чишмәдә юынып алдылар да җиңелчә генә тамак ялгагач, өскә таба менеп киттеләр.

Менә алар икесе дә теге тау тишегеннән көнбатышка таба адымнарын саный башладылар. 440 адымда Салават туктап калды. Бу Фәниснекенә караганда 18 метрга алдарак иде. Шул аерма уртасына чөй кагылды. Алга, артка 20шәр метр үлчәп, килеп чыккан мәйданны тагын чөйләр белән билгеләп чыктылар.

Аннан соң Салават кулына металл эзли торган коралын тотып, эшкә кереште. Менә корал ике урында чыелдап куйды. Беренчесеннән ат дагасы табылды, икенчесеннән снаряд кыпылчыгымы, чүлмәк ватыгымы килеп чыкты. Билгеләнгән мәйданның тышкы ягына да чыгып тикшереп карадылар. Бер нәрсә дә табылмады.

- Безнең бабаларыбыз ул хәзинәне теләсә кайда күммәгәннәрдер. Ниндидер билге калдырганнардыр, дип уйлары белән бүлешеп алдылар. Тик бу билге җир өстендә булмаска тиеш, елга борылышының да үзгәрүе мөмкин. Минемчә, үзгәрми торган нәрсәләр алар – тау тишеге, таулар үзе, көнбатыш-көнчыгыш яклар...

Чыннан да сул якта таулар сузылып киткән, алдагы урман артында офык тип-тигез, ә уң якта дулкынланып бара, авылның бу башы тирәсендә кинәт аз гына төшеп кире күтәрелә. Бәлки, ул ике тау арасыдыр яисә елга үзәнедер. Бу бит билге! Алдагы түгәрәк тауның битен, офыкның аска төшеп кире күтәрелеп киткән почмагын тигезләсәң, менә дигән билге килеп чыга ич.

Салават шул якка карый-карый, бер алга, бер артка йөреп үтте һәм: “Булса менә шул тирәдә булыр”, - диде. Бер якка таба барганда, корал нык чыелдап куйды. “Чөйләр алып кил”, - дип кычкырды Салават. Чыелдаган коралны әйләндерә-әйләндерә шул урынга 4 чөй кактылар. Фәнис шунда: “Таптык дип ышанасыңмы?” – дип сорап куйды. Йокларга ятканда, иртән 6дан ук торып, казый башларга, дип сөйләштеләр.

Иртән бөтен кирәк-яракларны алып, билгеләнгән урынга киттеләр һәм бисмилла әйтеп, догалар укып эшкә тотындылар.  Җирне тезгә хәтле казыгач, кайла нәрсәгәдер бәрелеп, башка тавыш чыгарды. Салават көрәк белән шул җирне чистарта башлады. Бу чыннан да тимер сандык капкачы иде. Аны ачуга чокыр яктырып киткән кебек булды. Сандыкка алтын-көмеш тәңкәләр, бизәкле төймәләр, бриллиант кашлы йөзекләр, алкалар... шыплатып тутырылган иде. Салават кулы белән тыгылып астарак ятканнарын тикшерде. Аннан барсын да кире урыннарына куеп, капкачны яптылар:
- Мондагы байлык бер миллиардтан да ким түгелдер, - дип аскарак казыгач, тагын бер сандык күренде. Салават утырып тирен сөртте дә: “Бу котычкыч нәрсә икән бит, мин моны көтмәгән идем, әле ышанып та бетеп булмый. Башым авырта башлады. Әйдә, туган, без моны кире күмеп куеп, бер-ике атна уйлашыйк әле”, - диде. Фәнис моңа: “Бәлки истәлеккә берәр алтын тәңкәсен алып калыйк”, - дип тәкъдим итте. Ә Салават: “Бабаларыбызның әманәт догаларында әйтелгән бит - “Я, Раббым, илебезнең байлыгын сакла!" Дөрестән дә, бу - ил байлыгы. Аллаһы Тәгалә алдында син бер тәңкәсен алсаң да, яртысын алсаң да, гөнаһы бер”, - дип аның фикеренә каршы төште.

Казылган җирне кире сандыклар өстенә ташлаганнан соң, аны ныклап таптап, чирәм кисәкләре белән каплап куйдылар. Палатка янына кайтып, эндәшмичә генә чәй эчкәч, табылган хәзинә турында киңәшә башладылар.

- Ярый әгәр намуслы хөкүмәт түрәләренә туры килсәң. Ә бит монда котычкыч зур байлык... Тикшерүчеләрнең иң беренче соравы: “Калганнары кайда? Үзеңә күпме калдырдың? Тагын кемнәргә бирдең? булачак. Тентүләр, сорау алулар үзеңдә генә түгел, якын туганнарыңда да башланачак. Ә бирегә килеп, бу байлыкны күргәч, үзеңне үтереп, шулай ук чокырга күмеп китүләре ихтимал. Аннан соң безнең бабаларыбыз саклап калган илнең байлыгы, хәзерге заманда урлашу, сатлыклык, зиначылык чәчкә аткан вакытта, хөкүмәт файдасына барып җитәчәк тә түгел. Әйдә, ятсын шунда илебездә тәртип урнашканчы!

- Бәлки, безнең нәселләрнең оныклары, безнең кебек тырышып, аңлап, бу хәзинәне яңадан табарлар...

Бераз эндәшмичә торганнан соң Салават:
- Бу дәһшәтле сер күңелебезгә каккан кадак кебек гел авырттырып торыр. Берүзең генә бу серне саклап булмас. Шайтанның күңелләребезгә, бер-беребезгә шик салып, безне акылдан шаштыруы да бар. Әйдә, Фәнис туган, яшәргә шәһәргә күч. Миндә юрист булыпмы, куркынычсызлык бүлеге башлыгымы булып эшләрсең. Көн саен бер-беребезне күреп, бәлки тынычланып яшәрбез, - диде.

Шуңа килештеләр дә. Һәм күңелләре ничектер тынычланып киткәндәй булды.


---

--- | 18.03.2017

"Мәдәни җомга"ның баш мөхәррире Вахит Имамов туган көнен билгеләп үтә (ВИДЕО)

$
0
0
18.03.2017 Матбугат
Язучы, тарихи романнар авторы, "Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире Вахит Имамовның туган көне! Аңа 63 яшь тулды. "Мәдәни җомга" газетасы хезмәткәрләре туган көне белән котлап, оригиналь видеокотлау әзерләгән.


---

--- | 18.03.2017

Үзен детдомда калдырып киткәннәрен ишеткәч, баланың күзләре шар булды... (ЯЗМЫШ)

$
0
0
18.03.2017 Язмыш
Мин сиңа гашыйк булыр идем... Бу сүзләрне Балык Бистәсендә яшәүче Фәридә ханым Шәриповага улы Руслан туган көне белән котлаганда әйткән. Дөрес, аның “әгәр син 11 яшьтә булсаң” дигән шарты да бар, чөнки малайга 12 генә яшь. Русланның әнисенә ничек итеп бүләк алганын да сокланып, яратып искә төшерәләр.

Мәктәптән кайтышлый чәчәк кибетенә кергән ул. Кибетче аңа яңа гына чәчәк ата башлаган бәләкәй гөл тәкъдим иткән. Малай: “Минем әнием шау чәчәктә утырган матур гөлгә лаек”, – дип кырт кискән. Монысы арзанрак бит аның дип акланган кибетче. Бала үз сүзендә нык торган. “Әниемә бер­нәрсә дә жәл түгел”, – дигән. Шулай әйтерлеге дә бар, чөнки ул акчаның кадерен белә, үзе эшләп таба. Әмма бу хакта соңрак. 12 яшьлек Русланның һәм абыйсы – 17сен тутырган Артурның шушы аз гына гомер эчендә башыннан үткәннәре гыйбрәтле дә, сокланырлык та.

Артур

– Үз балабыз булмады безнең, – дип искә ала Фәридә ханым. – Хастаханә юлын күп таптадык. Табиблар гел, барысы да әйбәт, дип әйтә килделәр. Тик фаразлары чынга ашмады. Күгәрчен авылында биш ел яшәгәннән соң Балык Бистәсенә күчендек. Тормышыбыз түгәрәкләнсен дип, ирем Илдус белән тәрбиягә бала алу турында уйлана башладык. Артурыбызны алып кайту шундый тиз булды, хәтта билгеле бер фикер­гә килергә өлгермәдек тә. Ирем очраклы гына районның ул чактагы опека бүлеге җитәкчесе бе­лән очрашкан да кыяр-кыймас кына фикерен җит­кергән булган. Валентина Ивановна тимерне кызуында сукты: иртә­гесен ир­түк: “Әйдәгез, бер бала күрсә­тәбез”, – дип балалар йортына чакырды. Бардык. Биш яшьләр тирәсендәге бер малайны алып керделәр. Бик кызыксынучан. Бөтен әйберне тотып карый. Ирем шунда башкаларга сиздерми генә минем кулымны тотты да: “Алабыз”, – диде. Башка балаларны хәт­та карап та тормадык. Валентина Ивановна: “Бу – бик яхшы гаилә”, – дип мактагангамы, зур ышаныч күрсәтеп, шул көнне үк “госте­вой”га, ягъни танышырга биреп җибәрделәр.

Артурның машинага беренче утыруы икән. Юл шактый ерак. Йок­лап китәр инде дип уйлаган идем. Кая ул! Черем дә итмәде. Аңа тәр­бияче апасы: “Менә әти-әниең сине эзләп тапты”, – дигән иде. Юл буе күзен дә алмыйча әле мине, әле Илдусны күзәтеп кайтты. Шундук “әти, әни” дип әйтә башлады. Юньләп сөйләшә генә белми иде үзе. Икенче көнне кибеттән бер пакет кием алып кайттым. Аларны куярга шкафтан урын бүлеп бирдем. Киемнәрне тутырды да, ачып ала күрмәсеннәр дип, аркасы белән шкаф ишеген терәп утырды. Беренче көнне үк аяк киемнәрен, раковиналарны чистартып куйды. Икебезнең арага ятып йоклады. Икенче көнне уянып киткәч: “Мин сезнең белән йокладыммы әллә?” – дип сөенече эченә сыймады.

Шулай итеп билгеләнгән ун көн вакыт үтеп тә китте. Инде балалар йортына барып, документлар рәс­миләштерергә кирәк иде. Бу хакта ишеткәч, Артур сискәнеп китте. “Мин барып тормыйм”, – диде. Калдырырлар дип курка җанашым. Балаларга шоколадлар, йогуртлар алып, дусларыңа өләшерсең дип, көчкә ризалаштырдык. Барып җиттек. Инде машинадан чыкмый. Мин шушында гына утырып торам, ди. Балалар үзләре чыгып каршы алдылар. Артур сөенә-сөенә күч­тәнәчләр­не таратты. “Бу синең әтиең белән әниеңме?” – дип сорыйлар. Бик горур кыяфәт белән: “Әйе”, – дип җавап бирә. Балалар йорты директоры да: “Бала ун көн эчендә йөз процентка үзгәреп килгән”, – дип бәя бирде.

Руслан


Артурның укырга кергән елы иде. Кинәт кенә: “Миңа энекәш кирәк”, – дип аптырата башлады. Бу хакта башыбызга да килмәгән иде әле. Шуңа да: “Икегезне бергә ярата алмам шул мин. Син дә бәләкәй бит әле”, – дип үгет­ләргә тырыштым. “Мин са­выт-сабаларны үзем юам, өйне дә җыештырам”, – ди бу. Аннан соң, бәлки, сеңелкәш алырбыз, дигән тәкъдим ясап карадык. Артур үз сүзендә нык торды. Шулай итеп, бердәнбер көнне Казанга, махсуслаштырылган балалар йортына юл алдык. Шәфкать туташы ике яшьлек бер малайны күтәреп чыкты. Кил әле, дип чакыргач, шундук кулларыма үрелде. Шәфкать туташы: “Шундый кыргый бала иде. Сезгә ничек барды соң бу?” – дип гаҗәпләнде. Шул сүз җитә калды, ахры. Берен­чесендәге кебек, башка баланы карап та тормадык. Бала бәләкәй булганда, гаиләгә бирер алдыннан хаста­ха­нәдә ун көн тик­шерәләр икән. Теләгегез булса, сез дә калыгыз, диделәр. Калдым. Монда мине шактый гына сюрпризлар көткән булып чыкты. Бала аякларына баса алмый. ДЦП диагнозы белән туган икән. Кулына кашык тотып ашый да белми. Йөрәгендә кимчелек тә бар, диләр. Аякка бастыра алмам, дәваларга көчем җитмәс дигән уйлар да килә башка. Әмма калдырып та китә алмыйм. Хаста­ханәдә тәрбиячеләр юк бит. Малай мин­нән башка беркемгә дә бармый. Бер кулга ияләштергән баланы ташлап китсәм, Аллаһы Тәгалә каршында ни дип җавап бирермен дип, гөнаһысыннан да куркам. Шун­дый мең төрле уйлар белән Илдуска шалтыратам. Ул икелә­нергә ирек куймады, сүзе бер генә булды: “Алабыз!”



Алып кайткач, баланы машинадан төшерә алмый азапландык. Җилдән дә, кояштан да курка. Калтырый ук башлады. Урамга чыгарулар мең бәлагә әй­ләнде. Шуннан Илдус бу эшне үз кулына алды. Бервакыт карыйм шулай: комлыкта уйнап утыралар. Башта массажга йөрттек. Шуннан соң аяк очларында гына йөреп китте. Барыбер өч тапкыр операция ясатырга туры килде.

Әни, әрләмә инде

– Аллага шөкер, бик дус яшиләр, – дип дәвам итә Фәридә ханым. – Артурга 18 яшь тулды. Агротехник көллияттә укый. Мәк­тәптә чагында да эшне бик яратты, әллә ни укыйсы килмәгән иде. Шулай да хәзер азрак тартылды, белем алырга теләге уянды кебек сизәм. Бәлки укуын дәвам да итәр. Ә менә Руслан яхшы билгеләргә генә укый. Берәр мәшәкать килеп чыкса да: “Минем әле дәрес әзерлисем бар”, – дип, өстәл артына барып утыра. Бәләкәе бигрәк тә нечкә күңелле. Мәктәптән җые­лыш­тан кайтканны каршыга чыгып көтеп ала торган иде. Абыйсы начаррак укыгач, без сүз әйтәсен сизә бит. Шул вакытларда: “Әни, абыйны әрләмәгез инде, яме, ачуланмагыз инде”, – дип артыбыздан ияреп йөри иде.

Авыр вакытлар бик күп булды инде. Андый чакларда, шөкер, Аллаһы Тәгаләгә сыендым. Намазларымны да калдырмыйм. Балаларымны рәнҗетергә, ким­сетергә бик куркам. Әмма шулай да иң авыры Артурның мәктәптән дөрес­лекне ишетеп кайткан көн булды бугай. Көтеп яшәсәк тә, без моңа әзер түгел идек әле. Улым ул көнне мәктәптән бик кәефсез кайтты. Нигә икәнен шундук аңладык. “Улым, әйдә, сөйләшик әле, – дим. – Син ничектер миңа үпкәләгән кебек. Мин үземне гаепле итеп сизәм”. “Юк, әнием, минем белән сөй­ләшергә кирәк түгел. Бар да әйбәт”, – диде Артур. Шуннан документларны чыгарып күрсәт­тем, барысы хакында да сөйләп бирдем. “Әгәр әти-әниеңне күрергә теләсәң, без сиңа ярдәм итәбез”, – дип тәкъдим дә ясадым. Артур баш тартты. Шунда туйганчы кочаклашып еладык. Русланга әйтикме икән дип киңәш-табыш кордык. Артур, кирәкми, белмәсен, дигән иде дә, Илдус белән озак кына уйланып йөргәч, чит кешедән ишет­кәнче, үзебез әйтик дигән карарга килдек. Үзен бала табу йортында калдырып киткәннәрен ишеткәч, Русланның күзләре шар булды. “Ничек алай була ала инде ул?” – дип ышанмыйча торды. Төшен­гәч, бу бит нинди зур гөнаһ, калдырып киткән кешеләр өчен миңа бик оят, дигән нәтиҗә ясады. Бераздан: “Ник әйттең инде, әни, бел­мәгән дә булыр идем”, – дип үкенеп тә куйган кебек булды. “Бу хакта башкалар беләме соң?” – дип кызыксынды. “Беләләр, улым, туганнар да, укытучылар да белә”, – дигәч, тагын бер кат гаҗәпләнде. Аннан: “Әтием-әнием, бик зур рәх­мәт сезгә. Сез нинди изгелек эшләгәнсез бит”, – дип, елый-елый рәхмәт әйтте.

Улларым изгелек, гөнаһ кебек төшенчәләрне бик яхшы аңлый­лар. Мәчеттә оештырылган дини лагерьга йөргәннәр иде. Намазга ук басмасалар да, догалар укый беләләр, иң мө­һиме, акны карадан аерырга өй­рәнделәр. Балалар йорты дигән әйбер Русланны шактый йөдәтте әле. Башта ул: “Әни, зур үскәч, әйбәт эшләсәм, акчаны детдомнарга да бирер идем”, – дигән фикергә килде. Аннан: “Миңа детдомнан бала бирерләр­ме икән?” – дип аптыратты.

Гаиләдә ни күрсә...

Сүзебезне әнисенә бүләк алырга җыелган акчадан башлаган идек бит әле. Бүген “Бәләкәч” балалар бакчасында завхоз вазыйфасын алып баручы Фәридә Вазыйх кызы белән төзелештә прораб булып эшләүче Илдус Мөхәммәт улы гаиләсендә бу яктан да тәртип. Акчаның кайдан һәм ничек кил­гәнен белеп үссеннәр дип, әтиләре кечкенә­дән эшкә өйрәткән. Бер көтү казны, мәсәлән, Руслан үте­нече белән үстерәләр икән. Ул алар­ны карый, ашата. Вакыты җит­кәч, әҗере дә була. Акчаны кирәк-яра­кларына тотып, киләсе елга бәбкәләр алырга да калдыра икән. Кыскасы, чын бизнес, әй­ләнештә акча йөри. Ә олы улла­рының эше дә олырак. Ихатадагы җиде бо­зауның берсе – аныкы. Ул да үз акчасына алган. Дө­рес, терлек карау эшләрен бер­гәләп башкаралар. Әмма үзең­неке булу күңелне җылытып тора бит. Былтыр шул акчага укып, права алган. Планшетлы да булганнар.

Йорт эчендәге, ишегалдындагы чисталыкка, пөхтәлеккә кара­саң, монда җиде бозау түгел, бер тавык та яшәми кебек тоела. Әле теплицадагы гөмбәләрне онытып торабыз икән. Шәрипов­лар инде дүрт ел гөмбә үстерү белән мәш­гуль. “Кызык бит, үзләре нинди матур”, – ди Фә­ридә ханым, елмаеп. Шулаен шулай да, күпме вакыт, күпме мәшәкать дигәндәй. “Иртә белән бөтен эшләрне Илдус карап китә, кичләрен егетләр белән үзем чыгам”, – ди Фәридә ханым бу җәһәттән. Аның өчен, әйтерсең, барысы да җиңел генә. Балаларын мәктәпкә йөртер өчен машина йөртә башлавы да, “Ел хатын-кызы” бәйгесендә катнашып, җиңеп чыгуы да, 8 Март бәйрәме уңаеннан Президент белән очрашуга баруы да, бала­ларның хоккей, футбол, бас­кетбол командаларында уйнап, призлы урыннар алуы да, Русланны аякка бастыруы да...

Балам-багалмам

Әлбәттә инде, тирә-юньдә яр­дәмчел, хәерхаһлы кешеләр булмаса, мондый уңышларга ирешеп тә булмас иде. Бу җә­һәттән район башкарма комите­тының опека Һәм попечительләр бүлеге җитәк­чесе Гүзәлия Ба­һаутдинова менә ниләр сөйли:

– “Балам-багалмам” оешмасы тәрбиягә бала алган һәм күп балалы гаиләләрне берләштерә. Алар белән гел элемтәдә торабыз. “Яхшы эшләр атналыгы”нда агачлар утыртабыз. “Шатлыклы елмаю көн­нәре” дә бик күңелле үтә. Спорт чараларында да балалар бик актив катнаша. Гаилә­ләрне концертларга, театрларга билетлар белән дә тәэмин итәбез. Хезмәт һәм мәш­гульлек үзәге директоры Рә­симә Гарифуллина оешманың гимнын да язды. Үзе җырлый, без кушылабыз. Йөрәкләрне сискәндерер­лек җыр... Барыбызга да кагыла ул.

Минем әле игелекле
Башкарасы эшем бар.
Бик күпләрнең күңелләрен
Дәваларлык көчем бар.
Балам, балам-багалмам,
Йөрәгемнең яртысыннан,
Үз җанымнан яралган.


Фәния ӘХМӘТҖАНОВА

--- | 18.03.2017

Балаларны интернеттан аерырлык 7 өстәл уены (КҮЗӘТҮ)

$
0
0
19.03.2017 Җәмгыять
Балаларны интернеттан аерып алу көннән-көн авырлаша. Кеше белән аралашуны да, урамга чыгып уйнауны да, дуслыкны да алыштырмакчы бу әйбер хәзер. Әмма бөтен гаилә белән өстәл уеннары уйнап та, вакытны балалар белән күңелле уздырырга була икән. Мондый уеннарны теләсә кайда уйнап була: өйдә, юлда, бәйрәмнәр вакытында, кунаклар килгәч.

Өстәл уеннары – бабайлар, әбиләрне дә уенга катнаштыру мөмкинлеген бирә. Уен барышында бер-береңне якыннанрак белергә, уйлау сәләтен үстерергә, дуслыкны, бердәмлекне арттырырга була.
 
Бәлки, сезгә дә ошап куяр, уйнап карагыз әле. Электән килгән классик уеннар: шашка, шахмат, домино, пазл җыю кебек уеннарга хәзер заманчалары өстәлде. Бүген сезгә популярлыгы белән беренче урыннарда торган өстәл уеннарын тәкъдим итәбез:
 
1. "Пятница" – карточкалы өстәл уены

 
Уен тәртибе: синең маңгаеңа бер сүз язылган кәгазь ябыштыралар, анда нәрсә язылганын син белмисең. Монда теләсә нинди сүз булырга мөмкин: төрле персонажлар, предметлар, бөтенләй көтелмәгән әйберләр. Шуннан соң син, калган уенчыларга төрле сораулар биреп, үзеңнең кем икәнлегеңне ачыкларга тырышасың. Уен комплектында ком сагате бар. Ком төшеп беткәнче – вакыт синеке.
 
Яшь категориясе: 10+
 
Уен өчен ничә кеше кирәк: 2-6 кеше
 
Бәясе: 1000 сумнан башлана
 
2. "Пирог в лицо"
 
Уен тәртибе: ясалган махсус тишеккә башыңны куясың һәм комплекттагы рулетканы әйләндерәсең. Ничә саны чыга, шуның кадәр рулетканы әйләндерү шарт. Механизм эшләп китте исә - биткә пирог килеп бәрелә. Пирог урынына сөт өсте, туңдырма яки кырыну өчен күбек кулланырга мөмкин. Механизм кайчан эшкә керешә – беркем дә белми. Шуңа күрә дә уен кызыклы һәм мавыктыргыч санала.
 
Яшь категориясе: 5+
 
Уен өчен ничә кеше кирәк: 2-4 кеше
 
Бәясе: 1000 сумнан башлана
 
3."Монополия" -  төрле яшь категориясе өчен карточкалы өстәл уены. Безнең очракта - балалар өчен Монополия (Monopoly Junior): оригиналь уенның кечкенә балалар өчен җайлаштырылган варианты

Уен тәртибе: Уен күчемсез милек сатып алу һәм аның белән идарә итү турында. Һәркемгә персонажлар, акча бирелә. Яшь ягыннан иң кечкенә уенчы кубикны атып, үз персонажы белән йөрешне башлый. Ул буш милеккә туры килсә, аны сатып ала һәм үз значогын калдыра. Икенче уенчының персонажы аның милегенә туры килсә, ул уенчы аңа күрсәтелгән суммада акча түли. Уен ахырында кемнең акчасы күбрәк кала, шул җиңә.
 
Яшь категориясе: 5+
 
Уен өчен ничә кеше кирәк: 2-4 кеше
 
Бәясе: 1000 сумнан башлана
 
4. “Соображарий” – карточкалы өстәл уены.

 
Уен тәртибе: уен алдыннан “категория” һәм “хәреф” карталарын һәркемгә күренә торган урынга, арткы яклары белән урнаштыралар. Уенны мәктәптә иң яхшы укыган яки укучы кеше башлый. Ул “категория” һәм “хәрефләр” бүлегеннән беренче картаны ала. Уенчылар бу категориягә туры килүче һәм бу хәрефтән башланучы сүзләр уйларга тиеш. Сүзне беренче уйлап табучы уенны дәвам итә.
 
Яшь категориясе: 7+
 
Уен өчен ничә кеше кирәк: 2-10 кеше
 
Бәясе: 1000 сумнан башлана
 
5.”Имаджинариум” – Карточкалы өстәл уены. Безнең очракта балалар өчен махсус карточкалы Союзмультфильм: уенның кечкенә балалар өчен җайлаштырылган варианты
 
Уен тәртибе: уенны алып баручы үзенең бер карточкасына ассоциация уйлый һәм аны башкаларга әйтә, бу картаны йөзен аска каратып уртага куя. Башка уенчылар үз карточкалары арасыннан бу ассоциациягә туры килүче рәсемне эзләп таба, шулай ук йөзен аска каратып уртага куя. Алып баручы карталарны ала, бутый һәм рәттән тезеп чыга. Уенчыларга алып баручының беренчел сайлаган картасын белергә кирәк.
 
Яшь категориясе: 6+
 
Уен өчен ничә кеше кирәк: 4-7 кеше
 
Бәясе: 1000 сумнан башлана
 
6. "5 столпов Ислама" һәм "СИРА - жизнеописание Посланника (мир ему и благословение)" – мөселманнар өчен, ислам кануннарын, Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормыш юлын өйрәтүче карточкалы өстәл уеннары
 
Уен тәртибе: сорауларга җавап биреп, биремнәрне үтәп, кем беренче финишка барып җитәчәк? Бу уенда логик яктан уйлау сәләте генә түгел, ә дини яктан белем дә арта.
 
Яшь категориясе: 6+
 
Уен өчен ничә кеше кирәк: 2-4 кеше
 
Бәясе: 1000 сумнан башлана.
 
7. “Ответь за 5 секунд” - кызыклы сорауларга тиз арада җавап бирүне максат итеп куйган өстәл уены

 
Уен тәртибе: һәр сорауга җавап бирү өчен 5 секунд вакыт каралган – вакытны сәгать саный. 3 сорауга җавап биргән очракта, алга барасың. Җавап бирмәсәң - урыныңда каласың.
 
Яшь категориясе: 8+
 
Уен өчен ничә кеше кирәк: 3-6 кеше
 
Бәясе: 1000 сумнан башлана

 


Энҗе НОГМАНОВА әзерләде

--- | 19.03.2017

Муса Камалов: “Көрәшкә җыр аша кереп киттем” (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
19.03.2017 Мәдәният
Яшь җырчы Муса Камалов Казанның зур сәхнәләрендә чыгыш ясап, тамашачы күңелен көчле тавышы белән беррәттән сөйкемлелеге белән яулады. Киң җилкәле егетнең көрәшче һәм Сабантуйлар батыры икәнен дә күбесе чамалагандыр. Яр Чаллы шәһәрендә туып-үскән Муса бүгенге көндә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем ала.

Көрәш белән җыр сәнгатендә югары уңышлар яулаган Муса Камаловның максатына ирешә торган егет икәне беренче карашка ук беленеп тора.
— Муса, спортка тартылган егет буларак музыка белән ничек кызыксына башладың?
— Мин балалар бакчасында ук җырлый башладым. Мәктәпкә укырга кергәндә беренче сентябрьдә Асаф Вәлиев репертуарыннан “Рәхмәтеңнән, Ходаем, ташлама!” җырын башкаруга ук күтәреп алдылар  һәм мәктәп, шәһәр күләмендә чыгышларым башланып китте. Әти-әнием, вакытны юкка сарыф итмәс өчен, безнең өй янында гына урнашкан музыкаль мәктәпкә укырга бирде. Ул чакта музыкага карата аның кадәр кызыксыну да булмагандыр, чөнки укып чыгуга тизрәк малайлар янына футбол уйнарга чаба идем.
— Көрәшкә ничек тартылдың?
— Көрәшкә дә җыр аша кереп киттем. Шәһәр күләмендә үткәрелүче көрәш бәйгесендә җыр белән чыгыш ясарга чакырдылар. Җырлап чыкканнан соң минем янга бер көчле көрәшче килеп, чыгышым турында сүз башлады,  үземне дә шөгыльләнергә чакырып калды һәм шунда ук көрәшче һәм җырчы Вил Усмановны искә төшереп куйды. Ул вакытта көрәш белән шөгыльләнергә  әле уемда да юк иде. Мин футболист булырга теләгән идем, ләкин билгеле бер вакыт үткәч, танылган көрәшче Ринат абый Гәйнетдинов мине футбол түгәрәгеннән чыгып барганда эләктереп алды да, көрәшкә алып кереп китте. Мин шуннан кызыксынып киттем. Минем әти көрәшне ярата. Әле дә хәтердә: Сабантуйда мине җилкәсенә утыртып көрәш карарга алып бара иде. Шул чакта: “Мин дә келәмдә көрәшермен әле” — дигән хыялларым бар иде. Әти бу шөгылемне хуплап алды. Шөгыльләнә торгач, ярышларга да кереп киттем. Яшьләр арасында Татарстан чемпионатын җиңдем, төрле бәйгеләрдә уңышлы гына чыгыш ясап киләм һәм шулай ук Сабантуйларда күп тапкырлар батыр булып калдым.
— Беренче җыр конкурсыңны хәтерлисеңме?
— Унөч яшемдә Йошкар-Олада үткән җыр бәйгесендә мин иң яшь катнашучы буларак чыгыш ясадым. Әлеге конкурста остазым Фидәрис абый Гафиятуллин катнашырга тәкъдим итте. Барлык турларны да уңышлы үтеп, жюри әгъзаләренең киңәш һәм тәнкыйть сүзләрен тыңлау иҗатымны камилләштерергә этәргеч биргәндер. Конкурска чыгарылган махсус басмада Татарстанның атказанган артисткасы Мурзиева Гөлнара Рагдевна миңа махсус теләкләр язып, имзасын куеп калдырган иде. Миңа ул чакта “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңү бирделәр, ә бүләккә,  ул чакта кыйммәтле булган, DVD плеер тапшырдылар. Шуннан башка конкурсларда катнашып, лауреат исемнәренә лаек булдым. Ләкин аннан соң ике ел тирәсе җырламый торырга туры килде, чөнки тавышым үзгәрә башлады. Шул вакытта көрәш белән алдырып киттем. Алга таба спорт мастеры исемен алырга исәп бар. Әлбәттә, спортта җәрәхәтләнүләрсез булмый, тик куелган максатка ирешә торган кеше мин. Хәзер исә Сабантуйларга ныклап әзерләнәм.
— Мәктәпне тәмамлауга җыр белән спорт арасында сайлау тумадымы?
— Консерваториягә керермен дип уйламадым да, чөнки мәктәпне тәмамлау белән Чаллы уку йортларына  документлар тапшырдым һәм шулай көрәш белән җырны бергә алып барырмын дип уйлаган идем. Фидәрис абый Гафиятуллин консерваториягә кереп карарга киңәш итте. Әзерлек курсларына керергә өметләнеп, документларны анда да тапшырдым. Барлык турларны да уңышлы гына үткәч, мине, чыннан да, әзерлек курсларына алдылар. Беренче сентябрьгә килгәч, үземне Йошкар-Оладагы конкурста үз теләкләрен кәгазьгә язып калдырган Гөлнара Мурзиева классына билгеләгәннәре ачыкланды. Әле ул вакытта үзем дә ышанмыйча тордым.
— Җыр һәм көрәш белән берьюлы шөгыльләнергә өлгерәсеңме?
— Әзерлек курсларында укыган чакта өлгерә идем, тик консерваториядә уку бик зур җаваплылык сорый һәм музыкаль әсәрләрне өйрәнергә бик күп вакыт таләп ителә. Шуңа да җыр юнәлешенә өстенлек бирергә туры килде. Ә көрәшкә бар буш вакытымны багышларга тырышам. 
— Җырчы һәм көрәшче Вил Усманов концертларында да чыгыш ясыйсың. Аның белән “Татар моңы” яшь башкаручылар конкурсында таныштыңмы?
— Вил Усманов белән 2013 нче елда “Татар моңы” конкурсында шәхсән таныштык. Ул елны әлеге бәйгедә катнашырмын дип уйламаган идем, тик барыбер көчләремне сынап карарга күндерделәр. “Татар моңы”нда ул елны лауреат  исемен дә алдым, Вил абый белән танышу бәхетенә дә ирештем. Ул иҗатта да, тормышта да һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Безнең белән сөйләшкәндә дә олы башын кече итеп, яшьләрне үзе белән тигез күреп аралаша.
— Әти-әниең һөнәр сайларга ирек бирдеме? Җыр ягыннан тәнкыйть сүзләрен әйтәләрме?
— Әти-әни мине бервакытта да чикләмәде, теләгән шөгылемә тиешле игътибар бирергә мөмкинлек тудырды. Әтинең әтисе дә шулай ук иҗатка тартылган,  моңлы итеп җырлый торган булган. Ә тәнкыйть ягыннан беренче булып иҗатымны әнием бәяли. Якыннарның киңәшенә беренче булып колак салам. Гаиләдә без ике бала. Минем сеңлем унынчы сыйныфны тәмамлый, алга таба аны медицина өлкәсендә күрәм.
— Академик вокал юнәлеше буенча укысаң да, син шулай ук эстрада җырларын да башкарасың. Алга таба әлеге юнәлешләрне берләштереп, үз концертыңны оештыру теләге бармы?
— Академик вокал белән ныклап шөгыльләнергә, операда җырларга теләк бар, ләкин шулай ук эстрада юнәлеше буенча иҗат итәргә кирәклеген дә аңлыйм. Мәсәлән, Хәйдәр Бигичев, Гали Ильясовлар әлеге ике юнәлештә дә камил иҗат иткәннәр. Күп артистлар бит хәзер бәйрәмнәр оештыру эшенә кереп китте. Мин дә, тәвәкәлләп, мәҗлесләр алып бара башладым. Кунаклар ошаткач, әлеге юнәлештә дә рәхәтләнеп эшлибез. Концерт ясап карарга исәп бар, әлбәттә. Беренче концертларны якын районнарда куеп, Чаллыда да яхшы гына тамаша куярга ниятлибез, ләкин аның өчен һөнәри яктан үсәргә, сыйфатлы репертуар тупларга кирәк һәм, әлбәттә, барысы да финанс мәсьәләгә бәйләнә. Ничек кенә булмасын, куелган максатларга ирешербез дип ышанам.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 19.03.2017

"Нишләп Ходаем бер биргәненә кайгы-хәсрәтне шулкадәр өеп бирә микән?.."

$
0
0
19.03.2017 Хатлар
Әнкәем Мәдинә мәңгегә күзләрен йомганда өч яшьтә генә булганмын әле мин. Үзе үтенгәндер инде, нык авыргач, такта арбага җигелгән ат белән әнкәйне төп йортларына – ерак бабайларга алып барганнары истә. Мин дә утырып бардым. Әнкәебезне җирләгән көнне, кич белән, абыем, апам һәм мин өчәүләп, куркып өйгә кермичә, капка төбендә утырганыбызны беләм.

Әткәебез әле бер айлык кына булган энебез Гыйлемзадәнең хәлен белергә бертуганы Габделәхәт абзыйларга киткән булган, күрәсең. Фатыйма җиңгәчәйнең үзенең дә имчәк баласы булган ул чакта. Бәхетенә, үги ана газапларын күрмичә, бик иртә дөнья куйган сабый.

Бу авыр кайгыларны бик авыр кичерәләр Сәетгәрәй бабам белән Хәмәйерә әбием. Үзләренә бераз җиңелрәк булмасмы дигән өмет белән, Ташкентта яшәүче кызлары Хәнифәгә, кайтырга кушып, хат юллыйлар картлар.

Әле күптән түгел генә тәпи баса башлаган кызчыгы Һаҗәрне алып, юлга чыга Хәнифә түткәй. Вокзалга хәтле Хәмидулла җизнәй озата килә үзләрен. Инде поезд кузгалырга берничә минут кына калган була. “Һаҗәрем белән кибетләр тирәсеннән генә әйләнеп килик әле”, – ди дә, баланы алып китә җизни кеше. Поезд кемнәрнеңдер килеп җиткәнен көтеп тормый бит, озын гудок бирә дә, юлын дәвам итә. Ни кызганыч, бу ир белән хатынның, бала белән ананың мәңгегә аерылулары була.

Бер кызларының үзләре янында булуы бераз хәлләрен җиңеләйткәндәй итә картларның. Тик кара язмышлары әле һаман сагалап торган икән бичараларны. Кайтуына атна-ун көн дигәндә, бик каты авырый башлый түткәебез, бер ай чамасы газапланып ятып, бакыйлыкка күчә. Поездда ул заманның иң әшәке зәхмәте – тиф чире эләктергән була бәгырькәем.

Әнкәемнең кече энесе Мирсәет абый өйләнгән иде шул елны. Инде икесе дә сиксәнне тутырган әби белән бабайны Бибиямал җиңгәм тәрбияләде күбрәк. Үзе шулай игелекле булгандырмы, ятимне кызганыпмы, бигрәкләр дә үз итә иде ул мине. Үги әни бабайларга баруымны бик өнәми. Шуңа күрә Бибиямал җиңгәчәй, ындыр артларыннан гына килеп, үзе пешергән таба ашлары белән мине сыйлап китә торган иде. Бик тә яратышып яшиләр иде җиңгәчәй белән абзыкай. Беренче балалары – уллары Мәкъсүт тугач, ничек шатлануларын сөйләп бетерерлек түгел.

Инде язганда кулларым калтырый. Нишләп Ходаем бер биргәненә кайгы-хәсрәтне шулкадәр өеп бирә микән? Тиф зәхмәте абыема да кагылып өлгергән, ике-өч атна гына ятып, ул да китеп барды. Сөекле ирен югалту кайгысын күтәрә алмады Бибиямал җиңгәмнең йөрәге. Мирсәетенең вафатына кырык көн тулган көнне ул да якты дөньядан китте.

Кайгы-хәсрәтле булса да, гомер уза бит ул. Минем дә балачагым тәмамланды. Минзәләгә укырга китәсе көнне иртән бабай белән әби янына кереп чыктым. Фатыйхаларын биреп, елый-елый озатып калдылар. Саубуллашу гына түгел, бәхилләшүебез дә булган икән бу. Авылыбызга еш кайтып йөрергә туры килмәде миңа. Үзем дә сәбәбен белмичә, эчем пошып йөргән беркөнне әбием белән бабамның бер-бер артлы вафат булулары турында кайгылы хәбәр ирештерделәр.

Дөньялыкта ачы язмышларын күкрәкләре белән күтәргән, бәндәләргә түгел, мал-туарларына ачуланып эндәшә белмәгән бу ике игелекле җанның урыннары оҗмахтадыр дип ышанам.

Ягсуп МОРТАЗИН. Мөслим районы, Яңа Сәфәр авылы.


---

--- | 19.03.2017

«Матбугат.ру»дан персиклар пешерү РЕЦЕПТЫ (ФОТО)

$
0
0
19.03.2017 Аш-су
«Матбугат.ру»да тәмле ризыклар пешерү рецептларын даими биреп барабыз. Гел ипи генә дә ашап булмый, гел торт та туйдыра. Кайвакыт якыннарыбызны оригиналь ризыклар белән сыйлыйсы килә. Бүгенге рецептыбыз шундыйлардан.

 

  

 

 

 

 

 

  Беренче адым Иң элек персикларның камырын эшлибез. Моның өчен башта ике йомырканы туглыйбыз, шуннан аңа 180 грамм шикәр комы кушабыз. Шикәр комы эреп беткәнче туглагач, бер чеметем ванилин, бер чеметем лимон кислотасы, 1, 5 аш кашыгы 20 процентлы кибет каймагы, 60 грамм өй температурасында йомшарган ак май салып тагын туглыйбыз. 500 грамм он һәм 1 чәй калагы камыр йомшарткыч (разрыхлитель) салып камыр басабыз.      Икенче адым  Камырны бер сәгатькә суыткычка ял итәргә озатабыз.   
Өченче адым  Камырны икегә, һәр кисәген тагын 10-12 кисәккә бүләбез.      Дүртенче адым  Шул кисәкләрдән шарчыклар эшлибез.      Бишенче адым  Әстерхан чикләвеген икегә аерабыз, эчен алабыз.      Алтынчы адым  Шарчыклардан чикләвекләр өстенә “эшләпә”ләр ясап кидерәбез.      Җиденче адым  Шарчыкларны пергамент кәгазе өстенә куеп, духовкага озатабыз.      Сигезенче адым  Йөзләре алсулана башлауга духовкадан алабыз.      Тугызынчы адым  Шарчыклар эченә тутырырга эчлек эшлибез. Аның өчен вареная сгущенка, йомшарган ак май, чикләвекне алганда ватылган камыр кисәкләрен кулланабыз.   
Унынчы адым  Эчлекне шарчыклар эченә тутырабыз.      Унберенче адым  Һәркайсына әстерхан чикләвеге төшләре куеп чыгабыз.      Уникенче адым  Ике шарчыкны бер-берсенә тоташтырып, 1 сәгатькә суыткычка куябыз.      Унөченче адым  Шикәр комын буяр өчен, кишер һәм чөгендерне сыгып, сутлар әзерлибез.      Ундүртенче адым  Шешәләрне селкетә-селкетә буягач, шикәр комы менә мондый төсләргә керә.      Унбишенче адым  Шарчыкларны суыткычтан алып, бер ягын — кишер, икенче ягын чөгендер сутына чумдырып алыбыз.      Уналтынчы адым Суы сарыксын өчен кәгазь тастымалга куябыз.      Унҗиденче адым  Арытаба “персикларны” буялган шикәр комында әвәләп алабыз. Кишер төсендәге шикәр комында — бер, чөгендернекендә икенче ягын.      Унсигезенче адым  Менә мондый "персиклар" килеп чыга.     Унтугызынчы адым  Тәмле “персик”лар әзер. Хәзер алар белән тәмләп чәй эчәргә дә була.     
Венера МӘҖИТОВА

--- | 19.03.2017
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>