Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Нәҗибә Ихсанова юбилей кичәсеннән ФОТОрепортаж

$
0
0
08.03.2013 Мәдәният
7 мартта Камал театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе узды.

 

 

 

 

 

 Фото # 1

  Фото # 2

  Фото # 3

  Фото # 4

  Фото # 5

  Фото # 6

  Фото # 7

  Фото # 8

  Фото # 9

  Фото # 10

  Фото # 11

  Фото # 12

  Фото # 13

  Фото # 14

  Фото # 15

  Фото # 16

  Фото # 17

  Фото # 18

  Фото # 19

  Фото # 20

  Фото # 21

  Фото # 22

  Фото # 23

  Фото # 24

  Фото # 25

  Фото # 26

  Фото # 27

  Фото # 28

  Фото # 29

  Фото # 30

  Фото # 31

  Фото # 32

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

в„–--- | 08.03.2013

Бәйрәм белән, Матбугат.ру хатын-кызлары! (ФОТО)

$
0
0
08.03.2013 Бәйрәм
Сезгә иң якты теләкләр телибез! Менә бездән кечкенә генә бүләк:

 

 

 

 

 

 

 

 

# 1

# 2

# 3

# 4

# 5

# 6

# 7

# 8

# 9

# 10

# 11

# 12

# 13

# 14

 


---

в„–--- | 08.03.2013

Истәлеккә – көрәш бәйрәме

$
0
0
08.03.2013 Җәмгыять
Түбән Новгород өлкәсенең Сергач физкультура-сәламәтләндерү комплексында күренекле якташыбыз Абдулхамит Садеков истәлегенә билбаулар белән көрәш буенча Бөтенроссия турнирын оештыру матур традициягә керде. Быелгы ярыш Ватанны саклаучылар көнендә - 23 февральдә “Лидер” спорт залында үтте. Турнирда Мәскәү, Иваново, Чабаксар, Түбән Новгород, Сергач шәһәрләреннән, Спас, Пильна районнарыннан, Рбишчадан, Уразавылдан, Мәдәнәдән, Чүмбәлидән йөзгә якын көрәшче көч сынашты.

Ачу тантанасында “Волга–Петролеум” акционерлык җәмгыяте президенты Мансур Садеков, Сергач районы администрациясе башлыгы Николай Субботин, Кызыл Октябрь районы җитәкчесе  Халит  Сөләйманов көрәшче-ләрне тәбрикләп, җиңүләр теләделәр.
   
Быелгы турнир, үткән елдагыга караганда, масштаблырак булды. Бер ел эчендә көрәшүчеләрнең осталыклары да шактый үскән.
 
Ярыш ике келәмдә барды. Беренче булып келәмгә чыккан 45 килограмм авырлык категориясендә көрәшчеләрнең чыгышлары шаккатыргыч иде. Көчле, оста көрәш күрсәттеләр балалар. Димәк, лаеклы алмаш үсә.
 
Абсолют авырлыкта Сарансктан Евгений Строгонов беренче урынны яулады, Зур Рбишча егете Гаяз Рахматуллин – икенчедә, Пильнадан Евгений Андреев өченче булды. Сергач командасыннан Камил Гафуров 60 килограмм авырлыкта икенче урынны яулады.
 
Гомум команда нәтиҗәләре буенча,Түбән Новгород көрәшчеләре традицион турнир кубогына ия булдылар. Пильна командасы  икенче урында, Рбишча командасы – өченчедә.

ҮЗ АВЫРЛЫК КАТЕГОРИЯЛӘРЕНДӘ ҖИҢҮЧЕЛӘР:

1999 – 2001 елларда туган яшьләр арасында 
45 кг. – Илдар Аюпов (фотода), Пильна районы.
55 кг. – Рушан Вильданов, Пильна районы.
65 кг. – Дамир Салимҗанов, Спас районы.
1996 – 1998 елларда туган яшьләр арасында 
50 кг. – Дамир Хәсәнов, Түбән Новгород.
60 кг. – Эмиль Незаметдинов, Рбишча.
71 кг. – Илья Талаев, Чабаксар.
1993 – 1995 елларда туган яшьләр арасында
65 кг. – Илһам Шәмшетдинов, Мәскәү. 
75 кг. – Камил Хайретдинов, Мәскәү.
82 кг. – Дамир Юсупов, Түбән Новгород.


                                                                                   
Кызыл Октябрь, Сергач районы җитәкчеләре һәм М.Садеков;

Т.Новгород командасы.


Автор фотолары.
 


Р.СӨННӘТОВ

в„–8 | 01.03.2013

Гали авылында «Халкым минем» фестивале узды

$
0
0
08.03.2013 Мәдәният
Похвистнево районының Гали авылында бишенче тапкыр «Халкым минем» фестивале уздырылды. Ул галилеләр өчен генә түгел, күрше регионнарда яшәүче барлык татарлар өчен дә бик мөһим чарага әверелеп килә. Моны фестивальгә килүче регионнар исемлегеннән генә дә күреп була.

Билгеле булганча, бу фестиваль авыл җирендә яшәүче сәләтле милләттәшләребезне эзләп табу һәм аларда иҗат чаткысы кабызып, талантларын халыкка күрсәтү белән шөгыльләнә. Фестиваль ел саен диярлек темасын алмаштырып тора – I һәм II фестиваль халык музыка коралларына һәм фольклорына багышланган булса, IIIнче фестиваль Габдулла Тукайның 125 һәм Самара губернасының 160 еллык юбилейлары уңаеннан үткәрелгән иде. Ә үткән елгы IVнче фестивальдә өстенлек мөнәҗәтчеләргә, борынгы һәм халык җырларын башкаручыларга бирелүен хәтерлисездер. Быел инде нәтиҗәләр ясау вакыты җиткән: юбилей концертында халык иҗатының бөтен төрләре дә күрсәтелде һәм Галигә үткән еллардагы фестивальләрдә катнашкан бөтен лауретлар да диярлек җыелып килде.

Фестиваль, һәрвакыттагыча, Похвистнево районы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарстан Яңа гасыр” телерадиоканалы һәм Похвистнево районының “Туган тел” татар оешмасы ярдәме белән уздырылды. Кадерле кунаклар арасында Похвистнево районы администрациясе башлыгы Юрий Рябовны, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдиновны, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗинны күрергә мөмкин иде.

Беренче булып сәхнәдә Камышлы районы һәвәскәрләре чыгыш ясады. Әле генә V Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестиваленең Гран-при бүләген яулаган атаклы “Ак каен” фольклор халык ансамбле, җырчылар Наил Хәкимов, Гүзәл Исламова, Руфия Камилҗанова, Илгиз Хәсәншин, Рәфыйк Шәрәфетдинов бәйрәмне бик матур итеп ачып җибәрделәр.

Татарстан Республикасының Чирмешән районыннан килгән егетләр-кызлар - Рәүф Җиһаншин, Айнур Галләмов, Әлфирә Кашапова һәм “Умырзая” ансамбле, Оренбург өлкәсе, Әсәкәй районының “Чишмә” ансамбле, “Ялан” халык биюе төркеме дә югары дәрәҗәдә халык иҗаты үрнәкләрен күрсәттеләр.

Шенталы районының Денис авылы һәвәскәрләре дә “Халкым миинем” фестивалендә ел саен катнашып киләләр. Бу юлы да Ирек Мотыйгуллин, Алия Галиуллина, Айрат Абзаловлар бик югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар.

Хуҗалар сәхнәгә иң соңыннан чыктылар. Гармунчылар ансамбле, иң яшь җырчы Фаил Абдуллов, үткән елда “Мөнәҗәт” конкурсында җиңү яулаган Рузия Йосыпова, “Сердәшләр” фольклор төркеме һәм шушы фестивальнең лауреаты Зилә Кәлимуллинаның чыгышларына тел-теш тидерерлек түгел иде. Менә сәхнәгә Гали авылы йолдызы Ислам Кәлимуллин күтәрелде. Бу чибәр һәм бик талантлы егет 8 яшеннән башлап җырлый инде. Аңа авыл мәктәбен тәмамларга да бирмәделәр, ул җирле “Туган тел” татар оешмасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы юлламасы белән Актаныштагы талантлы балалар интернат-гимназиясенә укырга җибәрелде. Бер елдан соң яшүсмерне Казанның Мәрҗәни исемендәге IIнче гимназиясенә күчерәләр. Хәзер инде егет Салават, Айдар Галимов, Фердинанд Сәлаховларны укытып чыгарган Мингол Галиев классында белем ала, шул ук вакытта “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалындагы яшьләр тапшыруын алып бара, күпсанлы конкурсларда һәм фестивальләрдә катнаша. 2012 елда Татарстанда үткәрелгән “Созвездие” конкурсының финалына кадәр барып җиткән иде бит ул. Ислам Кәлимуллин гимназиядә укуын тәмамлагач, театр училищесына укырга керергә хыяллана икән. Уңышлар сиңа, Гали йолдызы!

Фестивальдә катнашучыларның чыгышлары тәмамлангач, сәхнәне профессиональ артистлар - Фердинанд Фәтхи, Сиринә Зәйнетдинова һәм Фердинанд Сәлахов биләде. Рәхмәт сүзләре дә күп булды: фестивальне оештыручы - районның "Туган тел" татар оешмасы рәисе, “Россиянең татар авыллары” иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Расих Латыйпов бөтен катнашучыларны Мактау грамоталары белән бүләкләде һәм һәркайсына бүләкләр тапшырды. Ә Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин залда утыручы иң кечкенә тамашачыны табып, аңа монитор бүләк итте.

Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар өчен күргәзмә дә оештырылган иде. Анда авыл музее экспонатлары, кул эшләре, авыл тарихы турындагы мәгълүматлар һәм җирле шагыйрә Саимә Морзаханованың китаплары бар иде.

Югарыдагы фотода Алия ГАЛИУЛЛИНА.

Ислам КӘЛИМУЛЛИН.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.


Гөлфия КӘРИМОВА, Саимә МОРЗАХАНОВА

в„–11 | 09.03.2013

Ун кияүгә бер Галиябану

$
0
0
08.03.2013 Юмор
(М.Фәйзи һәм Т.Миңнуллин пьесаларына нисбәтле моңсу пародия)

Катнашалар:

Галиябану.
Хәлил.
Исмәгыйль.
Гөргөри кияүләре (Җаграп, Бәчке, Микуш).
Диләфрүзнең дүрт кияве (Җәмил, Шәкүр, Галим, Амур).
Алты кызга бер кияү (Рәхмәтулла  Хөрмәтуллович, 59 яшьтә).
Галиябану тәрәзә янында моңланып утыра. Кияүләр керә.

Җаграп. Прибет, Галук!

Бәчке. Никәл, Галия!

Микуш. Арумы,  Галияпану!

Диләфрүз  кияүләре (барысы бергә). Исәнме, Галиябану!

Рәхмәтулла  Хөрмәтуллович. Әссәләмегаләйкүм, Галиябану Бәдриевна!

Хәлил (ярсый, котыра). Барыгыз, аттырыгыз моннан! Галиябану берегезне дә сөйми, ул мине генә ярата!

Галиябану. Әйе, мин уйладым-уйладым да Хәлилне сөяргә булдым! (Хәлилгә сыена.) Китегез, зинһар!

Исмәгыйль. Тик кенә тор, Галочка! Менә бу ырвалбирны күрәсеңме? Атам да үтерәм... Барыгызны да!

Амур. Исмәгыйль туган, кызмале син! Без монда ялгыш кына эләктек. Җәмил! Шәкүр! Галим абзый! Әйдәгез, киттек үзебезнең Диләфрүз янына! (Китәләр.)

Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Мөхтәрәм Исмәгыйль әфәнде, мин дә китим булмаса. Хатын да сагынгандыр... (Көйләп.)

Заманалар авыр, еллар ябык –
Дус-иш кирәк гомер итәргә... (Подтяжкасын чирттереп ала да чыгып китә).

Гөргөри  кияүләре (бергә). Без дә китик әле Үринә янына. (Китәләр.)

Хәлил. Исмәгыйль, ташла ырвалбирыңны!

Галиябану. Харап итмә безне, Исмәгыйль абый! Минем көмәнем бар!

Хәлил (әсәренеп). Кемнән? (Кулын селтәп). Әй, миннән дидең бит әле...

Исмәгыйль. Мин шаярдым гына, Галябаночка... Ферштейн, туташ-ханым, мерси, мадам?! Курыкма, баҗай. Уенчык ырвалбир бу. Аһ, яратам да инде үзегезне! Бөтенләй оныта язганмын бит. Барам дип, нәзер итеп әйткән идем. Мине көтәләр. Дуслар җыелган җирдә. Искиткеч көн бүген! Миләүшәнең туган көне! Галиябану, сылуым, иркәм! Әлдермештән Әлмәндәр бабаңа миннән сәлам ирештер. Ай булмаса, йолдыз бар. Монда тудык, монда үстек. Дус-тату яшәүгә ни җитә! Хушыгыз! (Китә).

Хәлил. Акбай – авыл эте! Дивана! (Чиксез сөенеп.) Хуш, мулла песие!

Галиябану (Хәлилгә тагы да катырак сыена.) Вөҗдан газабы кичермәслек иттереп, яшик әле! Йөрәк маем! Җанкисәккәем!

Пәрдә


Ләбиб ЛЕРОН

в„– |

Фамилиясе татар дип сөеникме?

$
0
0
10.03.2013 Җәмгыять
Әтисе татар, ләкин урыс милләтеннән булган әнисе тәрбиясендә үскән Эльмира Абдразакова ”Россия гүзәле – 2013“ дип танылгач, татар матбугаты һәм Интернеты шартлады дисәң дә була.

Берәүләр татар каны аккан кызның җиңүенә сөенде, моны милләтнең даны күтәрелү дип бәяләде. Ә икенчеләр, татар фамилиясен йөртү ул әле чын татар дигән сүз түгел, аның милли үзаңы ни дәрәҗәдә икәнлеге дә билгеле түгел, дип шапырынмаска кушты. Чыннан да, дөнья һәм Россия мәдәниятендә, спортында, фәнендә татар фамилияле кешеләр аз түгел. Аларның фамилиясе татар дип сөенергә тиешме соң без?

Индус Таһиров, ТФА академигы, тарих фән­нә­ре докторы, профессор:

– Фамилиясе татарча икән, димәк, аңарда татар каны да бар. Татар каны күпмедер вакыт йоклап ятарга, ә кайсыдыр вакытта, ниндидер дәрәҗәдә уянырга мөмкин. Туган-Бара­новский дигән шәхес булган. Тарихтан без аның польша татары, В.Ленин­ның якын кешесе булуын беләбез. Михаил гимназия­дә укыган вакытта дуңгыз колагы күрсәтеп иреште­рәләр иде, дип язган. Шушы үртәүләр минем татарлыгымны уяттылар, шуннан соң, мин – татар, дип йөри башладым, дигән. Ул улына Җучи исеме куша. Димәк, кешедә татар каны бар икән, аны уятырга, үзебез­нең якка аударырга тырышырга кирәк. Аны берничек тә хурларга ярамый. Чөнки ул исеме белән генә булса да, безнең татарга эшли. Үзен хуплап, татарлыгын уятып миллә­тебезгә якынайта алсак, менә ул булыр эш. Бәлки, шуннан соң татар егетенә кияүгә чыгар, балалары татар булыр – шуңа омтылырга кирәк. Читкә типкә­ләмик гүзәлне.

Владимир Федотов, ТДПУ профессоры, Рос­сиянең атказанган, Та­тар­станның халык артисты, баянчы:

– Бу – минем өчен кө­телмәгәнрәк сорау, чөнки матурлык конкурсларына битараф карыйм, аны вакыйга дип санамыйм. Ә фикер төрлелегенә килгәндә, бу кызның милләтенә кагылышлы сорау ясалма рә­вештә күпертелә. Икенче яктан, әлеге чара ниндидер дәрәҗәдә теге яки бу мил­ләткә игътибар итәргә мәҗбүр итә. Бу, әлбәттә инде, яхшы. Ул милләтнең данын күтәрә, дигән фикер белән тулаем килешеп бетмим. Нәрсәсе белән мил­ләтнең данын күтәрә инде ул? Табигать биргән сылулыгы беләнме? Ә менә эше белән дан китерсә, анысы икенче мәсьәлә. Әй­тик, музыкант, рәссам даһи әсәр­ләре белән дөнья игътибарын җәлеп итсә, аңлар идем. Матурлык конкурсы җиңүчесе – бушкуыклык, буш сүз. Бу кыз Татарстанда яшәве белән республикага дан китерде дияр идек, ул читтә яши.

Илсөя Бәдрет­дино­ва, җырчы:

– Андый конкурсларны күзәткәләп барганга, бы­­­ел, ниһаять, бөтен яктан кил­гән матур кызны сайладылар, дип сөендем. Әмма интернет-форум­нар­­­­да аны төрлечә мыскыл итүләренә ачуым килде. Бигрәк тә татарларга. Бездә шундый гадәт бар инде: нәрсәгә дә булса бәйләнергә, тырнак ас­тын­­­­­нан кер эзләргә яратабыз. Әгәр ул гадел рә­вештә миндә татар каны да ага, урыс каны да дип әйтә икән, моның белән горурланырга кирәк. Ул бит яшерми, юк, мин урыс кызы дип шартлап тормый. Катнаш никахта туганга аның гаебе юк. Алсу Сафина турында сүз чыкса да, ул бит татар түгел, сөйләшә дә, җырлый да белми, дип сүгәләр. Ләкин шушы Алсу дөнья күлә­мендә, мин – татар, дип белдерә. Бу безнең милләт өчен бик зур нәрсә. Марат Бәшәров татарча сөйләшә белмәсә дә, мил­ләтен яшер­ми. Алар­ның шушы “Мин – татар” дигән җөм­ләсе өчен генә дә без горурланырга тиешбез. Татарстанда да татарлыгыннан оялучылар бар бит әле. Алар өчен кыенсыныйк.

Илдус Зиннуров, “Әки­­ят” курчак театры баш режиссеры:

– Кая гына барсам да, татар фамилиясе ишетсәм, сө­енәм. Алар килеп исән­ләш­сә, татар икәнлеген белгерт­сә, икеләтә бәйрәм. Алар бит безнең татарны пропагандалыйлар. Шөкер, Динә Гарипова, Эльмира Кәли­мул­­­­­лина да Үзәк каналдан, без татарбыз, диделәр. Роальд Сәгъдиев кайтты, татармын, диде. Ничек кенә булса да, композиторыбыз Софья Гобәйдуллина, мин – татар дип әйтмәсә дә, фамилиясе безнеке, дип сө­енәбез.

Наилә Җиһаншина, Россия Мөселман ха­тын­-кызлары берлеге рәи­се:

– Россия дәрәҗәсенә бик сәләтле кызлар гына чыга ала. Бу бала, дөрестән дә, үзен бик әзерләгән. Чөнки анда бит сәхнәгә чыгу гына түгел, интеллектуаль яктан да югары дә­рәҗәдә булуың кирәк. Ул башка республика кызларын узып беренче урынны алган икән, шатланырга тиешбез. Көнче булмыйк, нин­ди конкурсларда катнашса да, нинди дәрә­җәләргә ирешсә дә, халкыбыз өчен бу зур шатлык.




в„–40 | 08.03.2013

Казан – Уфа каршылыгы: кем җиңәр соң?

$
0
0
10.03.2013 Спорт
Җанатарлар аптырашта, белгечләр нәрсә әйтергә белми... Казан – Уфа каршылыгы әлегә без “язган” сценарий буенча бармый. Шулай да өмет бар әле. “Ак Барс” белән “Салават Юлаев” командалары арасындагы соңгы ике очрашуның нәтиҗәсен язып тору кирәкмидер. Бөтен Татарстан бу көннәрдә, кем уенга килеп, кем телевизор аша, “яшелләр дербисы”н күзәтә.

Соңгы еллар язларының беренче айларын нәкъ менә шул гамәлне кылып уздырабыз дисәм дә, дөреслеккә артык хилафлык китермәм. Хоккей белән “чирләтә” торган командабыз да, уңышларыбыз да бар чөнки. Ә инде плэй-оффта “Ак Барс” белән “Салават Юлаев” очрашса, әлеге кызыксыну тагын да арта, тагын да көчәя генә.

Әйе, бозда Казан һәм Уфа командалары очрашкан саен, плэй-оффның болай да кайнар “температурасы” шартлар дәрәҗәгә җитә. Кемдер, әлбәттә, каршылыкны милли җирлеккә күчерә һәм алгы планга татар-башкорт көрәшен чыгара (ике команданың да төп төсе яшел булуы юкка гына түгел – “яшелләр дербисы” әнә шуннан килә). Кайберәүләр “кызык”ны сәяси яссылыктан эзли, анысы туксанынчы еллардан – ике күрше республиканың илкүләмендә мөстәкыйльлектә ярышкан чакларыннан килә бугай. Президентларны да шактый “көрәштерделәр”, янәсе, Рәхимов Шәймиевтан калышмаска тырыша, Шәймиев Рәхимовның “борынына чиртә”, яки киресенчә. Соңрак Казан командасыннан Уфага берьюлы берничә уенчы юл тотты (Терещенко, Прошкин, Зиновьев, Еременколарны гына искә алу җитәдер), каршылык тагын да көчәйде. Быел исә күршеләр составында әле кайчан гына “татарин” булып йөргән, инде “башкир”га әверелгән Казан кияве Александр Степанов та уйный башлады...

Чират бездә түгел

Ни генә булса да, “Ак Барс” белән “Салават Юлаев” арасындагы каршылык бүген дә иң тәмле кухняларда иң соңыннан гына бирелә торган десертка тиңләнә. Ни гаҗәп, әлеге ике команданың юллары плэй-оффта да һәрчак бергә кисешә. Әйтик, 2006 елдан бирле чемпионатның хәлиткеч стадиясендә казанлылар белән уфалылар инде алтынчы тапкыр уйный. 2006 елда “Ак Барс” чирекфинал өлешендә көндәшләрен өч уен рәттән җиңеп, ахыр чиктә алтын медальләр яулауга иреште. 2008 елда чирекфиналда уңыш Уфа командасына елмайды (дүрт уенның өчесендә җиңделәр) һәм алар шулай ук ахырдан чемпион булып танылды. 2010 елда күршеләр конференциянең финалында очрашты. “Ак Барс”ка дүрт уенда җиңү яулау өчен алты очрашу уздырырга туры килде, ә бөтен чемпионатның финалында исә якташларыбыз МВД ХКнан өстен чыкты. 2011 елда командалар быелгы стадиядә очрашты, бу юлы инде Уфа биш уенның дүртесендә җиңде һәм ахыр чиктә Гагарин Кубогын отты. Былтыргы нәтиҗәне хәтерлисездер: беренче стадиядә үк бәхет казанлыларга елмайды, әмма алга таба безнекеләр “Трактор”ны урыныннан да селкетә алмадылар...

Инде чираттагы каршылык. Мантыйк буенча барсак, бу юлы уңыш “Салават Юлаев”ка елмаерга тиеш. Дөрес, күпләр уфалыларның беренче стадиядә “Металлург”ны җиңү өчен җиде матч сарыф иткәнен истә тотып, аларның хәлсезлегенә өметләнде. “Ак Барс”ка исә ярымфиналга чыгу өчен нибары дүрт уен кирәк булды. Шул арада казанлылар ял итәргә дә өлгерде, төрле чараларда да катнашты, хатын-кызларны котлап, махсус клипларга да төште, ахыр чиктә, җәйге ялларын ничек уздыра башлаулары хакында рекламалый башлады. Баксаң, чемпионат тәмамлангач, май аенда Казан-Самара-Казан маршруты буенча Иделдә сәфәр кылачак икән!

Уенчылар чыннан да ял турында хыяллана бугай. Һәрхәлдә, “Салават Юлаев”ка каршы узган беренче ике уеннан соң иң элек әнә шул хакта уйлап куйдым. Икенче яктан, әллә минәйтәм, Универсиада алдыннан мәшәкать болай да хәттин ашкан, безне артык мәшәкатьләрдән  арындырырга уйлыйлармы икән дип тә уйланам. Болары беренче уеннардан соң туган беренчел күңелсез уйлар гына, әлбәттә. Рәсми рәвештә игълан ителмәсә дә, команда алдында Универсиада уңаеннан уңышка ирешү максаты куелганын ишетеп беләм. Президент та бер Татарстан командасын үпкәләтеп, икенчесе янына болай гына килмәгәндер. Үзеннән үзе 2005 ел искә төшә. Ул чакта да “Ак Барс” Казанның меңъеллыгы уңаеннан җиңәргә тиеш була. Әмма Ковальчук, Лекавалье, Хитли, Ковалев, Хәбибуллиннар дигән исемнәр белән генә чемпион калып булмаганын безнекеләр бик тиз “раслый” алдылар.

Кемнәр ни уйлый?

Әлегә “Ак Барс” оттыра. Чират уфалыларныкы булганга гына түгел. Сүз дә юк, “Нефтехимик”ны бик тиз отып, безнекеләр уен тонусы дигән нәрсәне югалттылар. Уфалыларда исә әнә шул тонус бик көчле. Безнекеләр инде алкага ничек сугасын да оныткан дигән тәэсир кала. “Ватаным Татарстан” газетасының журналисты Илнар Хөснуллин “Нефтехимик”ка ике уенда булса да “оттырырга” кирәк иде дип саный. “Уфа командасы “Металлург”ны отып, рухи күтәрен¬ке¬леккә иреште. “Салават Юлаев” составында бездә уйнап киткән Прошкин, Зиновьев һәм Степановның барлыгын да онытырга ярамый. Алар элеккеге командаларына каршы ничек уйнарга кирәклеген яхшы белә”, - ди ул. “Азатлык” радиосы хәбәрчесе Ленар Мөхәммәдиев та шундыйрак фикердә тора: “СЮ” Магнитогорск белән уйнаганнан соң әле “суынып житми”. Нәтиҗәдә ял иткән, “йомшарган” “Ак Барс” әлегә “кызып китә” алмыйча интегә”.

Татарча көрәш буенча спорт остасы Муса Галләмов беренче уенда уфалыларга хөкемдарларның ярдәме хакында искәртә. “Серия 4:2 исәбенә тәмамланачак. Кызганыч, “Салават Юлаев” файдасына”, - ди ул.

“Ирек мәйданы” газетасы журналисты Фәрит Салихов та аптырашта: “хоккейны ике көн аренага барып карадым. Безнекеләргә нидер җитеп бетми. Кичә штрафка утырулар сындырды, бүген... Үзем дә белмим. Кертә алмыйлар. Шулай да мин Уфада ике җиңүгә өметләнәм әле”. Бераздан нәрсә җитмәвен үзенчә гөманлап куйды: “Яшьләргә күбрәк юл бирү җитми. Ә картлар арасында лидер күрмим... Билгеле инде бәхет тә читләтеп уза”.

Танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе, Казандагы һәм Уфадагы вәзгыятьне яхшы аңлаган Римзил Вәлиевның күзәтүләре үзенчәлекле. “Хәзерге уеннарны карау бик кыен. Аңлый алмыйм. “Салават Юлай” йомшарды дип карау ялгыш булып чыкты”, - ди ул. Аныңча, бүгенге көндә Уфада хоккей буенча фанатизм бик сизелми. Алдагы фикерләре тагын да кызыклы: “Минемчә, бүгенге хоккейда төпле анализ һәм разведка житми. Сукыр килеш таяк тотып бозга чыгарга ярамый. Һәр фанат яки һәвәскәр спортчы шпион булырга тиеш. Үткен акыл, куәт hәм дәрт һәрчак кирәк. Югыйсә таптыйлар”. Римзил абыйның әлеге сүзләре күбрәк “Ак Барс”ка каравын аңлавы кыен түгел. Җанатарлар да, уенчылар да ошбу каршылыкка бераз җиңелчәрәк карады бугай шул.

Теләсә кайсы спорт төре буенча эксперт ролен үтәргә әзер Ленар Халиков дигән дустым Уфа командасының “Ак Барс” коралы белән эш итүе хакында уйлана – дисциплина. “Беренче матчта өч тапкыр бер уенчыга күбрәк уйнап, ике тапкыр гол керттеләр. Хәтта НХЛда да мондый хәлләр сирәк була”. Аның фикеренчә, “Салават Юлаев”ның берничә матчка күбрәк уйнавы үзен барыбер сиздерәчәк, ягъни Ленар сериянең казанлылар файдасына тәмамланачагына артык шикләнми.

Спорт җанатары, танылган продюсер Денис Вәлиев, “хоккейда эксперт” түгеллеген искәртеп, кызыклы гына күзәтүләре белән уртаклашты. “Сталлоне киноэпопеясендәге Рокки кебек үк, “Ак Барс” уяначак”, - ди ул. Аныңча, “Салават” бүгенге көндә бик үк яхшы хәлдә түгел. Шулай да көрәш кискен булачак дип фаразлый. Алай гына да түгел, ике команда арасындагы каршылыкны Денис күрше урам малайлары арасындагы көрәш белән чагыштыра: “Монда инде текәлек, парковкалардагы мерседеслар мөһим түгел, чөнки Уфа-Казан каршылыгы ул хоккей гына да түгел, бәлки чын мәгънәсендәге көрәш”. Кызыклы күзәтү. Ләкин хак күзәтү...


Радик САБИРОВ

в„–--- | 10.03.2013

Tatarin.ru доменын 170 мең сумга саталар

$
0
0
10.03.2013 Интернет
Tatarin.ru доменына ия кеше күптән түгел аны аукционга куйган. Старт бәясе 5914 у.е. Аукцион 2 атнадан тәмамлана. Әмма доменны сатып алырга теләүчеләр әлегә күренми.

Сезнеңчә, tatarin.ru домены өчен 170 мең сум - адекват бәяме?


---

в„–--- | 10.03.2013

Замана хатын-кызы «Нечкәбил» Фирая Зыятдинова

$
0
0
11.03.2013 Җәмгыять
Биш бала тәрбияли, колхоз рәисе булган иренең терәге-таянычы, каенатасы һәм каенанасының яраткан килене, музей директоры булып эшли һәм үзе оештырган ансамбльдә җитәкчелек итә, ишегалды тутырып мал-туар да асрый, көтү дә көтә, уңган хуҗабикә дә, шуның өстенә машина да йөртергә өйрәнгән, спорт белән дә шөгыльләнергә вакыт таба... Бер кеше боларның барысына да ничек өлгерә икән дип уйлыйсыздыр инде? Ничек кенә әле!

Бу ханымның 2012 елда республикада үткәрелә торган «Нечкәбил» бәйгесендә катнашып, «Уңган Нечкәбил» һәм «Иң-иң Нечкәбил» номинацияләрендә җиңү яулап кайтуын да әйтсәм, гаҗәпләнүегезнең чиге булмастыр, мөгаен. Бу уңган-булган ханым – Балтач районының Карадуган авылыннан Фирая Зыятдинова. Бүгенге заман хатын-кызы нинди булырга тиеш дигән сорау бирсәгез, мин нәкъ менә аның кебек дип җавап бирер идем.

А.Алишның «Нечкәбил» әсәрендәге кебек, чып-чын корт анасы ул. Фирая ханым бер урында гына таптана торганнардан түгел. Ул Карадуган авылына 1999 елда килен булып төшә. Белгечлеге буенча тарих укытучысы. Бүгенге көндә әлеге авылда Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музееның директоры. Авылда аны яратмаган, хөрмәт итмәгән бер генә кеше дә юктыр. Ул, чып-чын мәгънәсендә, Карадуганның беренче хатын-кызы. Авылда өлкәннәр өчен «Ясмин» дигән ансамбльне оештырып җибәрүче дә ул. Әби-бабайлар белән бергәләшеп, гастрольләргә йөри, күңелле концертлар һәм бәйрәм чаралары әзерләп мәш килә.

Авыл хатын-кызының «Нечкәбил»дә катнашып, финалга үтүе исә үзе бер зур вакыйга булды. «12 гаилә арасында авыл хатын-кызларыннан мин берүзем идем, – дип искә ала Фирая ханым. – Җиңел булды дип әйтә алмыйм, бик җаваплы һәм дулкынландыргыч эш. Бөтен гаиләбез белән бик тырышып әзерләндек. Ирем дә, балалар да – барыбыз да сәхнәгә чыктык. Безнең «Әни» дип аталган әкият-мюзикл күпләрне әсир итте. Мин кәҗә, ирем Булат бүре булды, ә балалар кәҗә бәтиләре. Кызыбыз Гөлсемнең туган көне дигән темага әзерләнгән чыгышыбызны да яраттылар. Рәхәтләнеп татар телендә сөйләдек. Өстәл әзерләү бәйгесендә исә каз белән катыкны бигрәк тә ошаттылар. Бик күңелле һәм гомергә онытылмаслык бәйге булды ул».

Эштән кайтышына, Фирая апаны биш баласы – Самат, Вахит, Газиз, Гөлсем һәм кечкенә Фатыйх көтеп тора. Фатыйхка әле өч кенә яшь. Гөлсем белән алар әлегә балалар бакчасына гына йөри, калган малайлар инде мәктәптә укый. Зыятдиновлар гаиләсендә барлыгы тугыз кеше. Элеккеге традицияләргә тугрылыклы булып, алар инде 80 нче дистәне ваклаган каенатасы һәм каенанасы белән бергәләшеп яши.

Авыл җиренә хас булганча, өйгә кайткач, бетмәс-төкәнмәс эш башлана гына әле монда. Абзарда сыер һәм бозауларны да карарга кирәк. Тавыклар, чебиләр, үрдәкләр – барысы да бар гаиләдә. «Сыерны бетерергә уйлаган да юк, балалар каймакны бик тә ярата», – ди Фирая апа. Хайваннарны карап кергәч, бөтен игътибар балаларга. Бергәләшеп дәресләрне карыйлар. Малайлар, әтиләре Булат кебек, спорт белән бик тә дус: хоккей уйнарга яраталар. Хәтта җәй көне дә ябык шугалакларга барып, уйнап кайталар. Моннан тыш, өч малай Балтачка атнага өч тапкыр каратэга йөри. Фирая ханым үзе дә спортны үз итә. Җәй җиткәч исә бергәләшеп җиләккә йөрүләр, гөмбәгә барулар – берсе дә калмый. «Гаиләбез белән табигатькә чыгарга бик тә яратабыз», – ди хуҗабикә. Фирая ханымның ире авылда колхоз рәисе булып эшли. «Минем ирем бик актив, шуңа мин дә аңа иярәм, аннан калышмаска тырышам», – ди Фирая.

Фирая ханым Зыятдинова юкка гына республиканың «Иң-иң Нечкәбил»е түгел инде. Эштә хөрмәтле җитәкче, өйдә балаларына яраткан әни, иренә сөекле хатын, каенатасы белән каенанасына уңган килен – барлык хатын-кызларга да шундый бәхет насыйп булсын!


Чулпан НӘҖИПОВА, Балтач, Карадуган

в„–--- | 07.03.2013

Гаилә һәм җәмгыять тоткасы

$
0
0
11.03.2013 Җәмгыять
Хатын-кыз хокуклары өчен көрәшнең оешкан формасы, билгеле булганча, 1908 елда Нью-Йорк шәһәре хатын-кыз социал-демократлар оешмасы тарафыннан ирләр белән тигез хокук таләп иткән митингтан башлана. 1910 елда коммунист Клара Цеткин II Интернационалның VIII конгрессында хатын-кызлар проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү өчен көн билгеләү тәкъдиме белән чыга.

Нәтиҗәдә, күп кенә илләрдә аерым көннәр хатын-кыз оешмалары тарафыннан митинглар рәвешендә билгеләп үтелә башлый. Ирләр белән бертигез хокуклар өчен көрәш бигрәк тә 1910-1920 елларда киң яңгыраш таба. СССРда бу көнне 8 мартта билгеләп үтү гадәте урнаша. 1966 елда илдә 8 март ял һәм бәйрәм көне дип игълан ителә. Шулай итеп, хатын-кызларның тигез хокуклары өчен көрәш буларак башланган хәрәкәт тирән үзгәреш кичерә. Җир шарында исә 8 март, Берләшкән Милләтләр Оешмасының 1975 елда кабул ителгән карары нигезендә, Хатын-кызларның хокуклары өчен көрәш һәм халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә.

Бүген Россия Федерациясе пар­ламен­тының Түбән палатасы булган Дәүләт Думасында хатын-кызлар барлык депутатларның 13,5 % (61 кеше), Югары палатасы булган Федерация Советында 6,7 % (11 вәкил), Татарстан Дәүләт советында 13% (13 хатын-кыз), Башкортстан Корылтаенда 6 % (7 депутат) тәшкил итә. Россия хөкүмәтендә бүген 2 хатын-кыз, 40 кешелек Башкортстан хөкүмәте вәкилләре арасында 7 хатын-кыз эшли, Татарстан Министр­лар Кабинеты составында бер хатын-кыз да юк.

«Чын мирас» журналы редакциясе 8 март бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республикабызның күренекле шәхесләренә өч сорау белән мөрәҗәгать итте.

1. Әгәр дә Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә 8 мартны хатын-кызларның ирләр белән тигез хокуклары өчен көрәш көне дип билгели башласак, бу көнне Татарстанда һәм Россиядә, беренче чиратта, нинди социаль һәм сәяси мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәк дип саныйсыз?

2. Соңгы елларда Россия хөкүмәте демография мәсьәләсенә махсус игътибар юнәлтте. Чөнки кеше ресурслары кимү дәүләтнең милли нигезләренә куркыныч янау дәрәҗәсенә җитте. Хөкүмәт тәкъдим итә торган чаралар арасында беренче урынны финанс ярдәме алып тора. Сезнең фикерегезчә, гаиләнең ныклыгын һәм балалар күпләп тууны гарантияли торган нинди кыйммәтләр әһәмиятле? Дәүләт тарафыннан бу юнәлештә, беренче чиратта, нинди карарлар кабул ителергә тиеш дип саныйсыз?

3. Сезнең гаиләдә 8 мартны бәйрәм итү традицияләре нинди?

ИЛДАРХАНОВА Флюра Әмир кызы, социология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең «Гаилә һәм демография» фәнни тикшеренү үзәге җитәкчесе:

1, 2. Беренчедән, миңа «көрәш», «хатын-кызларның хокуклары өчен көрәш» кебек сүзләр һич тә ошамый. Без инде бик күп еллар «Коммунистлар партиясе эше өчен», «Ленин эше өчен» көрәштек. Һәм нәрсәгә ирештек?

Чынбарлыкта хатын-кыз көрәшергә түгел, ә үзенә бирелгән хокуклардан түбәндәгеләргә нигезләнеп файдаланырга тиеш:

1) Үзенә табигать биргән сыйфатларга (хислелек, киң күңеллелек, нык рух, ана инстинкты).

2) Конституциягә (канун белән гарантияләнгән белемгә, сайлауларда катнашуга, үз һөнәре буенча үсүгә хокук һ.б.).

Мин 8 мартны бәйрәм итү традиция­сен туктатыр идем. Ул бәйрәм хәзер бүләкләр бирешүгә, бүләкләр алышуга гына кайтып калды. Ә менә Аналар көнен югары күтәрер идем. Бездә, кызганычка каршы, бу көн турында әле аз беләләр. Илебездә әле бу көн дәүләт бәйрәменә әверелмәде. Бу көн барлык әниләрне дә – кешегә тормыш, мәхәббәт, яхшылык бирүчеләрне – хөрмәтләү көне булсын иде. Ил күләмендә, милләт дәрәҗәсендә һәрбер кеше, үз әнисе алдында тез чүгеп, чәчәкләр бүләк итсен (бүләк түгел) һәм тормышта аларга китергән кыенлыклар өчен гафу үтенсен иде.

Икенчедән, ир-ат хатын-кызны хөрмәтләргә, сакларга һәм аңа юл куярга тиеш. Чөнки ул – көчле, миһербанлы, ул – яклаучы. Тормышның нигезе шундый.

Өченчедән, гаилә. Кешеләрдәге рухи көчнең символы булып гаилә тора. Бары тик сәламәт, югары әхлаклы, рухи яктан бердәм гаилә генә милләтне саклап кала ала. Мәгърифәтчебез Р.Фәхретдинов гаиләне милләтнең иң зур кыйммәте дип атаган.

Америка – символлар иле (флаг, кока-кола һ.б.).

Инаугурация вакытында АКШ Президенты Барак Обама үзенең гаиләсе янәшәсендә басып тора. Бу – гаилә тотрыклылыгы символы. Сайлаулар алдыннан ул үзенең әбисе янына бара – Ана кешегә хөрмәтен күрсәтә. Бөтен дөнья алдында инаугурация вакытында хатыны белән бии. Монысы да – хатын-кызга хөрмәт символы.

Дүртенчедән, балалар. Алар – тормышның иң кадерле рухи кыйммәте. Алар дөньяга мәхәббәт жимеше булып, Аллаһы Тәгалә кодрәте белән киләләр. Балаларыбызга якты һәм хөрмәтле мөнәсәбәт тәрбиянең нигезен тәшкил итә.

Безнең илдә хатын-кызлар, әниләр, гаилә, балалар көннәре бар. Барысы да дәүләт тарафыннан билгеләнгән. Бу көннәрдә якыннарны искә төшерәбез, мактыйбыз һәм... онытабыз. Ә бит бөтен ил күләмендә дәүләт ярдәме белән әлеге кыйммәтләрне торгызу эше алып барылырга, бу өлкәдә дәүләт ярдәме зур булырга тиеш. Шул вакытта гына дәүләтнең уңай мөнәсәбәте күренәчәк.

3. 8 март көнне без бөтен гаилә белән – балалар, оныклар – безнең өйдә җыелабыз. Бу очрашу безнең гаиләнең традициясе. Бүләкне фәкать ир-атлар гына бирә: ир, әти кеше, бабай. Илдус Гәрәй улы бүләк сайлауга бик иҗади һәм уйланып якын килә. Һәм бүләк кешенең характерын, кызыксыну өлкәсен, теләкләрен исәпкә алып сайлана. Аннары без таба ризык­лары белән сыйланып, чәй эчәбез.

ВӘЛИЕВА Зилә Рәхимҗан кызы, «Казан Кремле» тарихи-архитектура һәм сәнгать дәүләт музей-тыюлыгы директоры, фәлсәфә фәннәре кандидаты:

1. Быел хатын-кызлар хәрәкәте өчен зур юбилей, түгәрәк дата: Россиядә беренче тапкыр 8 мартны хатын-кызлар көне буларак бәйрәм итүгә 100 ел тула. Узган гасырларда хатын-кызларың ирләр белән тигез хокукы өчен көрәш демократик күтәрелешнең бер өлеше булган. Димәк, хатын-кызлар азатлыгы – социаль һәм сәяси инкыйлабның бер чагылышы. Җәмгыятьтәге тәрәк­кыят тә, икътисади үсеш тә хатын-кызларның актив катнашуыннан башка мөмкин түгел. Төрле катлаулы проблемаларны чишкәндә, хатын-кызларның үзенчәлекле карашы, кешелеклелек һәм шәфкатьлелек критерийлары читтә кала алмый. Чөнки хатын-кызлар куйган таләпләр аларның үзләренә түгел, ә бөтен җәмгыятькә кирәк булган шартлар тудыруны күз алдында тота. Баланы дөньяга китерүче, тәрбияләүче шәхес җәмгыять өчен ниләр мөһим булуын яхшы белә дип уйлыйм.

Бүгенге Россиядә һәм Татарстанда хатын-кызлар әһәмиятле роль уйный дип саныйм. Сәясәттә, социаль тармакларда, эшкуарлыкта, мәдәният-сәнгатьтә хатын-кызның тоткан урыны бик зур. Татарстан хакимиятендә һәрвакыт хатын-кызлар күренекле урынны тотты. Кайчакта хатын-кыз министрлар саны белән мактана алмасак та, зур оешмаларда җитәкче вазифалар башкаручылар, министрлык­ларда урынбасар, аерым идарә, бүлек җитәкчеләре сыйфатында хәлиткеч өлеш кертүчеләр аз түгел. Зур әзерлек һәм сабырлык таләп иткән иң мөһим вазифаларны, агымдагы четерекле һәм «кара» эшне ханымнар, апалар, туташлар башкара. Республикада эшләүче федераль структура җитәкчеләре арасында алар шактый. Мәдәният-сәнгать, мәгариф тармакларын әйтеп тә торасы юк. Хатын-кызлар җигелеп тарта! Шуның өстәвенә социаль функция, гаилә, балалар тәрбияләү... Бу миссия зур әзерлек, тырышлык, энергия таләп итә. Менә шуларны аңлау, кирәкле чакта аңлату өчен кирәктер әлеге матур бәйрәм.

Министрлар, депутатлар арасында хатын-кызларны арттыру файдалы, әлбәттә. Әйтәсе килгән фикерем шул: эш берничә хатын-кызны түр башына утыртып куюда, президиумны бизәүдә генә түгел. Безнең республикада иң четерекле, шактый авыр катлаулы вазифалар – район администрациясе башлыгы урынбасарлары, Башкарма комитетның төп бүлек һәм идарәләрен хатын-кызлар тарта.

Әйтергә кирәк, ана булу, бала табып үстерү, гаилә тормышы, иҗтимагый эшләр, аз бюджетлы гуманитар оешмаларда көч кую – болар барысы да чамадан тыш көч һәм вакытны алып тора.

Иң беренче чиратта, табиблар, шәфкать туташлары, укытучылар, китапханәчеләр, радио, телевидение, газета-журнал редакцияләрендә, идарә аппаратында эшләүчеләр, сәнгать әһелләре, клубларда, көнкүреш хезмәтендә, сәүдә тармагында хезмәт куючылар арасында күбрәк хатын-кызлар очрый. Алар эшләгән тармакларга игътибар, акча чыгымнары, алдынгы технологияләр күбрәк бирелү – гомумән, көчле социаль сәясәт алып бару дигән сүз. Бу исә шунда ук икътисади һәм сәяси тәрәккыяткә китерә. Безнең «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы җәмгыятьтә шушы балансны булдыру өчен күп көч куя. Аның тарихы, шушы оешмада эшләгән еллар, уникаль «Азат хатын» – «Сөембикә» журналы, хатын-кызлар хәрәкәте ветераннары, билгеле һәм булдыклы ханымнар минем өчен бик газиз, күңелгә якын. Без үткәргән чараларда булдыклы ирләрнең кешелекле гамәлләре дә зурлана, иң фидакарь ханымнар лаеклы бәя ала. Республикада кабул ителә торган мөһим карарларга, федераль программаларга хатын-кызлар тәкъдим иткән гамәлләр кертелсен өчен алып барылган эш күзгә ташланып тормаса да, нәкъ менә алар иң мөһим юнәлеш дип уйлыйм.

2. Демографик вазгыятьнең катлаулануы очраклы хәл түгел. Сәбәпләре дә мәгълүм. Илдәге икътисади торыш, урбанизация, тормыш стандартларының үсеп, таләпчәнләнеп китүе, чыгымнарның артуы бер баланы үстерүнең күпмегә төшкәнен яхшы аңлатып тора. Элекке чорлардагы 7-10 балалы гаиләләр хәзер юк инде. Һәр йортта 3-4 баланың сабый килеш дөньядан китүе дә күзәтелми хәзер. Дәвалауга күбрәк игътибар бирелә.

Ана капиталын өләшү балалар саны артуга уңай тәэсир ясады. Федераль үзәкнең мондый стимулы яхшы нәтиҗәгә китерде. Ләкин акча белән генә тотрыклы демографик вазгыять тудырып булмый. Бала үстерү таләп иткән игътибар, көч һәм чыгымнар 300-400 мең сумлык кына түгел шул. Беренче чиратта, социаль катламнар арасындагы аерма артык зураймасын өчен, чаралар күрелергә тиеш. Россиядәге тотрыклылык шуңа бәйләнгән. Базар икътисады байлар катламын китереп чыгарды. Ләкин бу катлам сан ягыннан артык зур түгел. Ә демографик вазгыять, балаларның күбрәк тууы, матур итеп үсүе урта хәлле һәм аннан түбәнрәк керемле гаиләләрдән тора. Монда химаячелек тә, социаль сәясәт тә зур тәэсир ясый ала.

Демографиягә, гаиләгә тәэсир иткән гаять зур эшләрнең асылы күптән билгеле. Россия Федерациясе хакимияте, республикабыз җитәкчелеге социаль инфраструктураны үстерү юнәлешен эзлекле алып барырга тиеш. Республикабызның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә, хәзерге Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та шушы социаль аспектка бик зур игътибар бирә. Икътисадны үстерү өчен, инновацион чаралар күрү җиңел түгел. Ләкин җитештерү арбасы тәгәрмәчләре, бигрәк тә авыл җирендә, эш хакларын да, социаль ярдәмне дә тартып барырга тиеш, гуманитар һәм социаль тармакларны үстерүне һич кичектереп булмый. Татарстан җитәкчелегенең менә шуны аңлавы мөһим.

Бүгенге тормышта социаль сәясәт, гаиләләргә гомуми таяныч булу һәм конкрет ярдәм күрсәтелү демографиягә тәэсир итәргә тиеш. Бу нәкъ шулай килеп чыга да. Соңгы елларда Татарстанда, Казанда балалар тууның артуы, үлем-китемнең кимүе, гомер озынлыгының арта башлавы демографик «көянтәнең» уңай якка авышуына китерде. Бу тенденция шулай дәвам итсен өчен, башкарасы эшләр бихисап.

3. Безнең гаиләдә 8 март бәйрәме Яңа ел кебек каршылана. Гадәттә, 8 март алдыннан үтә торган рәсми мәшәкатьләрдән котылгач, өйдә оныклар, якын кардәшләр белән мәҗлес корабыз. Тәм-томнар, кечкенә бүләкләр, оныкларның «иҗади» хисаплары. Нәкъ 7 мартта тормыш иптәшемнең туган көне булу да шуңа кушылып китә, үзе әйтмешли, нурга «күмелеп кала».

Менә шундый матур язгы бәйрәм барыгызны да бер генә көнгә булса да нурга күмсен иде! «Чын мирас» журналы укучыларын, бигрәк тә рухи тормышка җан кертүче хатын-кызларны бәйрәмебез белән котлыйм!

ЮНЫСОВА Ләйсән Рәфикъ кызы, шагыйрә, «Сөембикә» журналының баш мөхәррире:

1. Тигез хокуклылык турында сүз кузгатабыз икән, беренче нәүбәттә, әлбәттә, шуңа игътибар итәргә мәҗбүр булачакбыз: хатын-кызларның һәм ирләрнең хокуклары әлегә чын тигезлектән ерак. Гасыр буена барган көрәш хатын-кызларның мөмкинлекләрен арттыру белән беррәттән, яңа эш кыры булдырды, өстәмә җаваплылык йөкләде. Әни, ир хатыны, хуҗабикә булу өстенә, ул хәзер эш кешесе. Ир кешеләр исә үзләренә яңа функцияләр алмады, киресенчә, аларның роле – акча табу, гаиләсенең иминлеген саклау, балаларга ата тәрбиясе бирү, киләчәген кайгырту – кимеде генә. Моңа кадәр ата җилкәсендә генә булган җаваплылыкның бер өлешен җәмгыять үз өстенә алса, икенче өлешен ирләр хатыннары белән бүлеште. Һәрьяктан да булдыклы булырга өйрәнгән хатын-кызлар барысына да өлгерергә тырыша һәм күп очракта хокук биргән мөмкинлекләрдән дә баш тартырга мәҗбүр. Мәсәлән, сәясәттә катнашудан. Ата-ана җыелышларын бик өнәп бетерми торган ир-атларыбыз парламент җыелышларында күпчелекне тәшкил итә. Гәрчә Дәүләт Думасында, Татарстан парламентында ир һәм хатын-кыз делегатлар арасында сан ягыннан тигезлек урнашса, ягъни тавыш бирүдә ике җенеснең дә вәкилләре бертигез катнашса, күп кенә проблемаларга караш башка булыр иде. Табигате буенча ир кеше – яулаучы, ә хатын-кыз яклаучы бит, шуңа күрә яклауга мохтаҗ даирәләргә (ә алар бездә, кызганычка каршы, әле җитәрлек) ярдәм күрсәтү, хатын-кыз нечкәлеген, зирәклеген таләп иткән четерекле мәсьәләләрне (гаилә, бала үстерү проблемалары) чишүгә юнәлтелгән законнарны кабул итүдә хатын-кызларның катнашы бик тә мөһим. Инвалидлар, ятимнәр, пенсионерлар, җәберләнгән балалар һәм хатыннар белән эшли торган җәмәгать оешмаларын алыгыз – барысында да даими риясыз хезмәтне хатын-кызлар башкара. Ир-атлар, гадәттә, бу игелек­ле эштә вакыт-вакыт спонсор ярдәме күрсәтеп кенә «күренеп» ала.

Әйткәнемчә, мәшәкате баштан ашкан хатын-кызларның күбесе сәяси, җәмгыяви аренага чыгарга ашкынмый, югары постларга да омтылмый. Ә бит бик булдыклы хатыннар бар – аларга юл гына бирәсе! Тарихында Сөембикә ханбикәсе булган Татарстанда министр булырлык бер ханым да юкмыни? Җаваплы эшләрне бик теләп һәм өеп тапшыралар, әмма түр башында ир-ат утыра (район башлык­лары арасында берсе генә хатын-кыз, ә мең мәшәкатьле кара эшне баш­каручы урынбасарлар – безнең кавемнән). Җитәкче урынын биләгән ханымнардан еш кына шундыйрак зар ишетәбез: «Ирләр белән бер дәрәҗәдә саналыр өчен, безгә өч тапкыр күбрәк көч куярга, ике карышка шәбрәк булырга кирәк». Гендер проблемалары бер бездә генә түгел. Гөмбәз биек һәм ачык кебек күренсә дә, хатын-кызны өскә җибәрми торган «пыяла түшәм» теориясе дә киң таралган. Әмма татарда эштә үрләр яулаучы ханымнарга кимсетебрәк, ә кайчак «ярар, йөргән булсын инде безгә иш булып», дип мыс­кыллабрак карау бигрәк нык сизелә. Уңышка ирешкән хатыннар артында һаман берәр ир кеше тормыймы дип күзлиләр: үзе булдыргандыр, димиләр, бу кемнеңдер сөяркәсе түгелме, диләр.

Әйе, гаиләдә безнең урын түрдән: аналарны хөрмәтлиләр, хатыннарны кадерлиләр, кызларны иркәлиләр. Әмма гаиләдән тыш хатын-кызга кадер кими: шул ук эшне башкарса да, кимрәк акча ала, үсеш ягыннан да ирләргә һәрчак өстенлек бирелә: пүчтәк булса булсын, ир затыннан гына булсын, ә акыллы хатын, муен булып, аны, кешегә сиздерми генә, кирәкле якка борып утырсын... Шулай итеп, хокук тигезлеге ягыннан безгә әле Американы да, Европаны да куып җитәсебез бар.

2. Бүген илебездә демография мәсьәләсенә, чыннан да, зур игътибар бирелә. Гаилә ныклыгы турында сөйләгәндә, иң элек, без балаларны күз алдында тотабыз. Баласыз гаилә – ул канатсыз, терәксез, киләчәксез гаилә. Хөкүмәтебезнең шуны истә тотып кабул иткән карарлары, шул исәптән гаиләгә зур матди ярдәм булырдай Ана капиталы илдә демографик хәлне уңай якка үзгәртүгә шактый этәргеч бирде. Ләкин бүгенге вазгыятьне Ана капиталы гына хәл итә алмый. Элек хатын-кызның сайлау мөмкинлеге булмаган – Ходай ничә бала бирсә, барысын да тапкан. Бүген яшь гаиләнең «без бала үстерергә әзерме-юкмы», дип уйланырга мөмкинлеге бар. Бу сорауга күпчелеге «юк әле», дип җавап бирә: тотрыклылык юк, акча юк, фатир юк. Гаилә корып җибәргән яшь парларның күбесенең сыеныр почмагы, яшәү урыны юк бит. Хезмәт хакы уртачадан түбән ир белән хатында бала кайгысы булмый. Гаилә ныклыгы – ул, иң әүвәле, фатир мәсьәләсен хәл итүгә кайтып кала.

Минемчә, яшьләрнең барысына да фатирны (аның кайда эшләвенә карамастан) социаль ипотека буенча бирү җаен карарга кирәк.

Аннары, икенче баласын тапкан әниләр турында кайгыртабыз кайгыртуын. Шул ук вакытта күпбалалы гаиләләр хәле игътибар үзәгеннән читтә кала бирә. Мондый гаиләләргә пособие-ташламалар юк дәрәҗәсендә. Баланы тормыш куйган бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып үстерү әти-әни өчен җитди проблемага әверелә. Ә бит, иң беренче чиратта, без әнә шул гаиләләрнең мәнфәгатен кайгыртырга, аларга ярдәм кулы сузарга тиеш. Башкалар аларга «хәерче үрчетәләр» дип түгел, ә бәлки кызыгып карарлык булсын. Хөкүмәтебез мәсьәләнең бу ягына аеруча зур игътибар бирергә тиеш дип саныйм.

3. 8 мартмы? Безнең гаиләдә мин аның зур бәйрәм икәнен бала чактан белеп, аңлап, көтеп үстем. Беренчедән, ул көн яраткан әбиемнең туган көне иде. Димәк, бүләк әзерләү хәстәре, күңелле мәшәкатьләр үзеннән-үзе бәхетле ыгы-зыгы алып килә торган иде. Бәләкәй булсам да, үзем дә хатын-кыз бит әле мин. Мин дә бүләк көтәм. Алам да. Без үскәндә, иң затлы чәчәк лалә чәчәге иде. Роза гөле кебек затлы чәчәкләр – минем яраткан чәчәкләрем – кышын соңрак кына кибетләрдә күренде. Ә безнең өйгә бәйрәм исен мимозалар алып килә иде. Чынында мимоза әрем икән бит ул. Хатын-кыз шулай инде ул, әллә тормыш шулаймы: аның дөньясына шатлык-куаныч гөлләре-әремнәре белән килеп керә. Ә, гомумән, без хатын-кызларга Яз бәйрәме бүләк иткән өчен, егерменче гасыр башындагы актив затларга, Клара Цеткинга бик рәхмәтле мин.

ЙОСЫПОВ Рифкать Рәшит улы, тарих фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректоры:

1. Язның бу матур бәйрәме үзенең тарихы белән бик тирәнгә, борынгы Рим гореф-гадәтләренә үк барып тоташа. Элек-электән үк язгы бәйрәмнәрнең хуҗасы булып гайрәтле Юпитерның хатыны – зур хакимияткә ия данлы алиһә Юнона саналган. Римлылар аңа кешеләргә яхшы табигать шартлары, иген уңышы, эштә уңыш китерүче алиһә буларак табынганнар, ләкин барыннан да бигрәк борынгы римлылар һәммә хатын-кызларның яклаучысы булган Луцияне («якты») хөрмәт иткәннәр. Аңа һәр йортта, гаиләдә хөрмәт зур булган, никахлашканда һәм бала тугач, бүләкләр «биргәннәр». Борынгы чорда да март ае якты һәм куанычлы вакыт булган: шәһәр халкы бизәнгән, бәйрәмчә киенгән хатын-кызлар Юнона храмына чәчәк бәйләмнәрен алып килгән, дога кылган, алиһәдән үз гаиләләрендә бәхет булуын сораган. Шуны да әйтеп китү мөһим: әлеге заманнардан ук ирләр март аенда хатыннарына бүләкләр биргән, хәтта кол хатыннарын да игътибардан читтә калдырмаган.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының 8 мартны – Хатын-кызларның халык­ара бердәмлеге көнен – аларның хокуклары өчен көрәшү көне итеп билгеләвенә килгәндә, минемчә, чыннан да, бүген чишелеп бетмәгән мәсьәләләр бар. Беренче чиратта, инде гадәти күренешкә әверелгән, хатын-кыз җилкәсендә күтәреп булмаслык вазифалар йөкләүне туктатырга кирәк. Үзенең төп вазифасыннан – ана булу, гаилә учагын тергезү һәм саклаудан тыш, ул гаиләнең матди хәлен төп тәэмин итүчегегә әверелде. Бүген инде чиста ир-ат хезмәте, физик эшләрдә хатын-кызлар булуы беркемне дә гаҗәпләндерми. Шуңа бәйле рәвештә, минем уемча, җәмгыятьтә хатын-кызга булган мөнәсәбәтне кискен үзгәртергә кирәк.

Бу өлкәдә эшне төрле юнәлештә башкарырга мөмкин: иң элек уңай эш шартлары тудыру, мөмкин кадәр хезмәт хакын арттыру, хатын-кызны социаль яклау. Берәүгә дә сер түгел: зур мәшәкатьләр аркасында хатын-кызның үзен, сәламәтлеген кайгыртырга вакыты да калмый.

Ләкин мин, ир-ат буларак, шуны ассызыклап үтәсем килә: хатын-кыз һәрвакыт хатын-кыз булып калырга, үз асылын югалтмаска тиеш. Ул һәрвакыт сизгер, нәзакәтле, нечкә күңелле, сылу, күңелне җилкендерүче һәм йөрәкне дулкынландыручы булып калсын иде!

Нәкъ менә хатын-кыз ир-атка үзен көчле, гайрәтле итеп тоярга мөмкинек бирә, аны яклау, саклау һәм ярату теләге уята. Шуңа күрә бүген 8 март бәйрәмен яз, яктылык, чәчәкләр, җылылык бәйрәме буларак кабул итү нәкъ менә хатын-кызның төп вазифасы – ана, хатын, тормыш юлдашы булуын искәртергә тиеш.

2. Соңгы елларда Россия Федерациясе хөкүмәте демографик мәсьәләләрне чишүдә кабул иткән чаралар, әлбәттә, бик заманча һәм әһәмиятле. Бүген яшь гаилә матди яктан тәэмин ителмәгән очракта, үз баласына тиешлечә белем һәм тәрбия бирә алмас иде, мөгаен. Бәлки, шуңа күрә дә илебез XX гасырның соңгы 10 елында демографик фаҗига халәтенә керде.

Шул ук вакытта дәүләтебезнең милли нигезен ныгыту өчен, күп кенә чишелмәгән мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Һәр җәмгыятьнең төп бурычы – милләтнең киләчәге турында кайгырту, ягъни үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеген саклау, аны физик һәм рухи-әхлакый сәламәт итеп тәрбияләү. Моңа бәйле рәвештә, балаларыбызның киләчәген ышанып тапшыра торган кешеләр турында кайгыртуны арттырырга кирәк. Сүз, беренче чиратта, медицина белгечләре, мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре, мәктәп һәм мәктәптән тыш сәнгать үзәге, спорт бүлеге укытучылары кебек балаларыбызны мәгърифәтле, һәрьяктан үскән, гармонияле шәхес итеп тәрбияләүчеләр турында бара.

Һәр кеше тормышының нигезе гаилә икәнен дә онытырга ярамый. Чөнки нәкъ менә гаиләдә балага шәхес сыйфатлары салына. Кызганычка каршы, XX гасырның фаҗигале вакыйгалары һәр халыкның диярлек борынгы гореф-гадәтләрен юкка чыгарды дисәк, ялгыш булмас. Бүген иң мөһим бурыч: гаилә кыйммәтләрен алгы планга куйган идеологияне яңарту, буыннарның дәвамлылыгын, гореф-гадәтләрнең кайтарылуын тәэмин итү сорала. Әйтеп үтелгәннәрнең барысы да гаиләдә һәм җәмгыятьтә хатын-кызның тоткан мөһим урыны турында кабат сөйләргә мәҗбүр итә. Ана балада рухи кыйммәтләр дөньясын, җәмгыятькә мөнәсәбәт тәрбияли, аның үсеш юлларын билгели. Бу вазифаларны уңышлы башкаруда хатын-кызның ана булырга әзерлеге, җәмгыятьнең, дәүләтнең, якыннарының ярдәмен тою дәрәҗәсе бик мөһим урын алып тора. Шуңа күрә гаилә хокукын камилләштерүгә юнәлтелгән чаралар турында уйларга вакыт җитте. Хокук өлкәсендә әлеге җаваплы эшне башкаруда иң яхшы сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләренең, хокук белгечләренең актив эшчәнлеге сорала.

3. Үземнең гаиләдә 8 март бәйрәмен үткәрүгә бәйле ниндидер традиция бар дип әйтә алмыйм. Бу көн, минем уеча, һәр гаиләдә бер үк канунга буйсындырылган – хатын-кызга үзен алиһә итеп тою мөмкинлеге бирү, аңа мөмкин кадәр җылылык, куаныч, елмаю һәм бәхет бүләк итү. Һәр гаиләдә шулай булуын телим, ләкин, кызганычка каршы, көндәлек мәшәкатьләргә батып, барлык теләк-омтылышларыбыз да чынга ашып бетми шул. Ир-атларга әйтәсе килгән бердәнбер теләк: үз якыннарыгызны, туганнарыгызны, сөйгән ярларыгызны игътибарсыз калдырмагыз, чәчәкләр бүләк итегез, мәхәббәтегездән мәхрүм итмәгез.

Форсаттан файдаланып, гаиләмдәге яраткан хатын-кызларны, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты хезмәткәрләрен әлеге гүзәл, якты, җылы яз бәйрәме белән котлыйм!


Илдус ЗАҺИДУЛЛИН, Ленар ГОБӘЙДУЛЛИН.

в„–--- | 11.03.2013

Чаллы театры ком ярдәмендә премьерага ВИДЕОтрейлер төшергән

$
0
0
11.03.2013 Мәдәният
Вакыт исәпләнми торган 100 минут вәгъдә итәләр Чаллы татар драма театрында «Ком ял итми» премьерасына килгән тамашачыларга. Яңа спектакль япон язучысы Кобо Абэның «Комлыктагы ханым» романына нигезләнеп чыгарылган. Трейлер ком анимациясе техникасын кулланып ясалган. Башта ап-ак фонда бер бөҗәк пәйда була, аннары ул пәрәвезгә эләгә, үрмәкүчне озын теле белән хамелеон эләктерә, ә хамелеонны елан йота.

Шулвакыт бер көтү антилопа килеп чыгып аларның берсе еланның өстенә баса. Антилопаны арыслан тотып ашый, ә хайваннар патшасын яшь егет атып үтерә. Аннары без ул егетнең олыгайганын, картайганын һәм үлгәнен күрәбез. Кадр артында тавыш ишетелә: «Тормыш ком кебек ага... Вакытны берни дә туктата алмый... Берни дә?.. Вакыт исәпләнми торган 100 минут. Чаллы татар драма театрының «Ком ял итми» спектакле».

Исегезгә төшереп үтәбез, бу драманы сәхнәгә кую проекты Татарстанның театраль эшлеклеләре берлеге тарафыннан уздырылган грантлар бәйгесенең җиңүчеләре исәбенә кереп 250 мең сум белән бүләкләнгән иде. Пьеса авторы – Чаллыда яшәп иҗат итүче драматург Равил Сабыр. Ул бу әсәре бәлән «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә «Проза әсәренә иң яхшы инсценировка» номинациясендә җиңү яулаган иде. Спектакльне сәхнәгә Уфадан килгән яшь режиссер Альберт Гаффаров куйган. Премьера көннәре дип 15 һәм 17 март билгеләнгән. 


---

в„–--- | 11.03.2013

Ашхабадтагы “Нәүрүз” фестивалендә татар артистлары да катнашачак

$
0
0
11.03.2013 Мәдәният
Төрекмәнстанның башкаласы Ашхабад каласында 20-21 март көннәрендә “Нәүрүз” фестивале узачак. Ел сан оештырылып килүче зур чарада татар артистлары да катнашачак. Төрки халыкларның иҗади коллективларын бергә туплый һәм яз килүгә дан җырлый торган торган проект быел дүртенче тапкыр уза. Ә Ашхабад каласында “Нәүрүз” фестивале беренче тапкыр оештырыла.

Узган елны бәйрәм Дүшәмбе шәһәрендә узган иде. Анда Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле төрки тамашачыны татар халкының күркәм музыкаль традидицияләре белән таныштырды. Төрекмәстанга Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге делегация һәм Айдар Фәйзрахманов исемендәге республика фольклор музыкасы дәүләт ансамбле 19 март көнне юлга кузгалачак.

“Нәүрүз” фестиваленең тематикасы - мәдәни хәтерне яңарту, Евразия халыклары арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту. Нәүрүз - төрки халыкларның кышны озатуы, язны каршылавы бәйрәме. Галимнәр фикеренчә, төрки халыкларда Нәүрүз безнең эрага кадәр мең еллар элек үк бәйрәм ителгән. Борын-борын заманнарда ук кешеләр язны көтеп алган, яңа елга өметләр баглаган, бер-берсенә изге теләкләр теләгән. Әлеге бәйрәм белән кызыксыну 2009 елда тагын да артты, чөнки “Нәүрүз” ЮНЕСКО кешелекнең мәдәни мирасы исемлегегенә кертелде. Татарстан ансамбле фестивальнең гала-концертында һәм проектның беренче көнендә узачак фольклор ансамбльләр парадында берничә номер күрсәтергә җыена. Бу көннәрдә Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм аның җитәкчесе - Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов репертуарларындагы иң кызыклы, иң шәп җырларын, биюләрен чарлау белән мәшгуль, дип хәбәр итә Г.Тукай исемендәге филармониянең матбугат үзәге.


---

в„–--- | 11.03.2013

Матриархат әйләнеп кайтамы?

$
0
0
11.03.2013 Җәмгыять
Хатын-кызларыбызның төп бәйрәме 8 Март уңаеннан аларның бүгенге җәмгыятьтә тоткан урыннары, хәзерге хатын-кызның үз-үзен тотышы, аларның ир-атка, үз-үзләренә, җәмгыятькә карата булган таләп мөнәсәбәтләре нинди булуы һ.б. хакында үз фикерләрем белән бүлешергә ният иттем әле.

Алар бүген нәрсә генә эшләми: эшкуарлык белән дә шөгыльләнә, кәттә машиналарда да җилдерә, борынын югары чөеп, озын тырнаклы нечкә бармаклары арасына кыстырган көе, килешен китерә-китерә, тәмәкесен дә төтенләтә, араларында хәмерне дә ирләрдән күбрәк эчүчеләре яки ир-атларның да теләсә кайсысы күтәрә алмый торган йөкләрне күтәрүчеләре (хәер, безнең җәмгыять шартларында таякның авыр башы хатын-кызлар җилкәсенә еш төшә), спорт, җыр-бию, гүзәллек бәйгеләрендә дөньяга танылганнары, башларын пеләшкә кыручылары, тәннәрен буяп һәм тишкәләп бетерүчеләре, хәтта үзләрен ир-ат дип хис итүчеләре, тагын әллә ниндиләре бар. Арадан җаның теләгәнен сайла да ал инде менә.

Сайлау дигәннән, сайлау ул, минемчә, ир-атлар үз-үзләрен ышандырырга тырышканча, «егетләр өлеше» түгел, ә хатын-кыз хакы. Табигатькә генә күз салыйк. Әнә ата кошлар ничек берсен-берсе уздырып матур оялар коралар да, түшләрен кабартып сайрый-сайрый, әнкә кошның аны сайлап алуына өмет итәләр, аны үзенә каратырга, җәлеп итәргә тырышалар. Икенче берләре хатын-кыз күңелен яулау өчен көрәшәләр, сугышалар, тешләшәләр, сөзешәләр... Ни хикмәттер, табигатьтә матур булу да, көчле булу да ул ир-ат җенесенә бирелгән өстенлек. Ата пошиның мәхәббәт мөгезләренә, ата тавис кошының җемелдәп торган койрыгына, һич югы йорт тулы тавыкка хуҗа булып йөрүче әтәчнең урак койрыгы белән тарак кикригенә һәм кояшта җемелдәгән каурыйларына гына карагыз сез – нинди гайрәт, нинди матурлык! Аларның хатын-кыз затыннан булучыларны шул рәвешле үзләренә каратасылары, үзләрен булдыклы, парлашырга әзер итеп күрсәтәселәре килә.

Ә безнең хатын-кызлар исә, киресенчә, үзләре ата тавис кошы сыман ир-атларны үзенә каратыр, ымсындырыр өчен тырыша. Ул кием-салымны гел яңартып торулар, иннек-кершән белән мавыгу, төрледән-төрле аксессуарлар, асылташлар, алтын-көмеш эшләнмәләре тагу дисеңме, яз борын төртергә дә өлгермәгән көе баштанаяк чишенә башлауларын әйтеп тә торасы юк. Әле шундыйларын кайчак бер мәйданга җыеп, мал базарындагы сыман инә күзеннән үткәреп, бәя бирүчеләр дә табыла. Бу күренешне матурлык бәйгесе дип атыйлар. Менә бу ир-атларның күз явын алыр өчен тырышучылары, ичмасам, кызлар тек кызлар инде. Нигездә, ир-ат халкының аңында «кыз булса, шундый булсын» дигән стереотип яши.

Әмма җәмгыятьтәге бүгенге вазгыять, яшәү рәвешебез бөтен стереотипларны да җимереп ташлый. Ник дисәк, үзләрен «көчсез затлар» дип атарга, дөресрәге, ир-атларны шуңа ышандырып яшәргә өйрәнгән хикмәтле затларыбыз соңгы елларда үтә көчәеп китте, гайрәтләнде, үзара һәм ирләр белән тиңләшү генә түгел, күп мәсьәләдә алар белән ярыша, хәтта өстенлеккә ирешә башлады. Кыскасы, базар мөнәсәбәтләренә корылган кыргый капитализм хөрмәтле хатын-кызларыбызның бер өлешен универсальләштерсә, икенче бер өлешен төп вазифасыннан – гаилә учагын саклаучы булудан чикләп куйды.

Бу күренеш хакимиятне дә борчый булса кирәк, РФ Дәүләт Думасында әнә 23 яшькә кадәр кияүгә чыгып бәби тапмаган кызларны армиягә ала башлаячаклар икән дигән сүзләр йөри бит. Болай булса, хәрби хезмәтне дә кызлар кулына тапшырып бетерәчәкбез инде. Хәер, кызлар кайда – егетләр шунда диләр бит, бәлки, ниһаять, соңгы елларда дәрәҗәсе беткән Россия армиясенә дә егетләр теләп бара башларлар иде.

Әби-бабайларыбыз заманында кыз баланы, өлгереп җитүгә, тизрәк кияүгә бирү ягын карый торган булсалар, хәзер ата-ана үз баласына (даһимы ул, юкмы) мәктәптән соң югары белем бирергә тырыша. Шулай итеп, кыз бала зур шәһәргә китеп, тулай торакта яисә фатир арендалап, кимендә тагын биш ел белем ала. Әле өстәмә рәвештә тагын берәр җирдә укый. Югары белемнән тыш (йөртәчәкме ул аны, юкмы) машина правасын да кулга төшерә. Укымагансың икән, син – башкалардан ким-хур дигән сүз.

Элек әби-бабайларыбыз ансыз ничек яшәгәндер, хәзерге яшьләрнең һәркайсына башта айфон, айпад, машина, фатир, инде шуннан соң гына гаилә кирәк. Бүгенге кыз бала күпчелек очракта иргә баш биреп, итагать итеп яшәргә теләми (бу, әлбәттә, сан ягыннан болай да аз булучы җенеснең лаеклы дип табылучылары акрынлап Кызыл китапка кереп баруыннан да киләдер), шуңа күрә дә бөтен нәрсәне үзе булдырырга ашкына. Алгы планга гаилә кору түгел, ә югары белем алу һәм шәхси үсеш кичерү, ниндидер уңышларга ирешү килеп баса. Шулай итеп, хәзерге вазгыятьтә, кыргый базар шартларында кояш астындагы үз урынын билгеләү өчен кызлар егетләр белән ярыша. Әлеге ярыш вакытында «хатын-кыз бәхете» дигән төшенчәнең дөнья кууда түгел, ә балалар тәрбияләүдә, иренә итагать итүдә икәнлеге онытылып та куя. Адәм балаларының, Җир йөзендә парлашып яшәсеннәр өчен, ир белән хатын буларак яратылуы, ә хатын-кызның ир-ат кабыргасыннан яратылган зат булуы истән чыга. Ә бит югыйсә кабырга гәүдәдән аерым яки өстен булырга тиеш түгел һәм була да алмый. Шуңа күрә мондый кызлар йә гомер буе үзләреннән күпкә дәрәҗәлерәк, «бу мине тыңлатырга лаек» дия алырдай ирне көтеп саргаерга, йә киресенчә, хатын-кыз үкчәсе астында яши торган ир белән яшәргә мәҗбүр була. Тик күпчелек ирләрнең гаиләдә ир булып каласы килә. Аерылышуларның ни дәрәҗәдә күп булуы, яшьләрнең гаилә коруга артык ашкынмавы, күп кызларның шәһәргә китеп төпләнеп, ялгыз картаюы менә шул заман таләпләренең татлы җимешләре инде.

Кыскасы, ир-атларны мал табучы көчле зат, ә хатын-кызларны гаилә учагы саклаучы, иренә итагать итеп, балалар тәрбияләүче нәфис зат итеп, идеалдагыча күрәсе килә. Ләкин бүгенге заманның кырыс хакыйкате, еш кына тормыш арбасын ике җенес бергә тартып та әллә ни алга җибәрә алмавы, ягъни Халыкара хатын-кызлар көне барлыкка китерүдә төп рольне уйнаган Клара Цеткин даулаган тигез хокуклар, эмансипациядә яшәү – үз таләпләрен куя. Нәтиҗәдә ир – ир генә булып, хатын хатын гына булып кала алмый, рольләр капма-каршы якка алышына бара. Ир-ат – хатын-кыз роленә, ә хатын-кыз ир-ат роленә күчә барган саен, җәмгыять матриархатка таба атлый. Бүгенге җәмгыять, асылда, хатын-кыз тырышлыгы һәм үҗәтлеге бәрабәренә алга бара.


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ

в„–--- | 07.03.2013

Юл һәлакәтенә очраган Равил Сәйфетдиновка ярдәм итик!

$
0
0
11.03.2013 Җәмгыять
Равил әфәнде Балтач районы Чепья авылында яши. Юл һәлакәтенә очрап, умыртка баганасын сындырган. Хәзер юньләп йөри алмый. Мәскәүдәге академик В.Дикульнең умыртка баганасы имгәнгән авыруларны реабилитацияләү үзәгенә барырга тели ул. Моның өчен 1 айга 250 мең сум акча кирәк икән. Дәвалану курсы өч айга кадәр бара. "Минем ул кадәр акча табу мөмкинлегем юк," - ди Равил Сәйфетдинов һәм ярдәм сорый. Хәбәрләшү өчен телефоны 89178672325. Мәрхәмәтле булыйк!

---

в„–--- | 11.03.2013

«Күк капусы ачылса» - Әлмәт театры премьерага чакыра

$
0
0
12.03.2013 Мәдәният
15, 16 март көннәрендә Әлмәт театры премьера тәкъдим итә. 70-елларда Камал театрында куелган Хәй Вахитның “Күк капусы ачылса” спектаклен тамашачылар әле хәтерлиләрдер. Гәүһәр Камалова белән Рәфкать Бикчәнтәевнең җырлы-биюле чын-чынлап шатлык, күңеллелек, нур чәчеп торган уены әле бүген дә телевидениедә күрсәтелеп тора.

Әлеге музыкаль комедияне театр сәхнәсендә режиссер Ильяс Гәрәев сәхнәләштерә. Музыка авторы Сара Садыйкова. Сәхнәдә онытылып көләрлек гади, эчкерсез, беркатлы комедия булачак.


Әнисә ТАҺИРОВА

в„–--- | 12.03.2013

Бардык, катнаштык, җиңдек

$
0
0
12.03.2013 Мәгариф
Татар телен һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү, сәләтле укучыларны бу фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә җәлеп итү, аларның шушы юнәлеш буенча югары һөнәри белем алуга омтылышын ныгыту һәм фән укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү максатыннан 18-20 февральдә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан Регионара олимпиада үтте. Бәйгедә 16 төбәктән 82 укучы һәм 21 укытучы катнашты.

Түбән Новгород өлкәсен Спас, Пильна һәм Кызыл Октябрь районнары укучылары күрсәтте һәм лаеклы урыннар алды. Кызыл Октябрь районы Зур Рбишча урта мәктәбе укучысы Алсу Хайбуллина 9 сыйныфлар арасында әдәбияттан беренче булды. Семочки урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алия Летфуллина шулай ук әдәбияттан призлы урынга лаек дип табылды. Спас районының Татар Моклокасы мәктәбе укучылары да сынатмадылар. 10 сыйныф укучысы Ринат Сабитов нәфис сүз конкурсында беренче урынга лаек булды (Хәсән Туфанның "Агыла да болыт агыла" шигырен сөйләде), 11 сыйныф укучысы Динара Сәмиуллина татар теленнән призлы урын алды.

Пильна районы Сафаҗай урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Зөлфия Аляутдинова татар теленнән, 11 "а" сыйныф укучысы Гүзәлия Шамшетдинова әдәбияттан призлы урыннар алдылар.

Бәйге зур оешканлык белән узды. Беренче көнне "Идел" журналы хезмәткәрләре һәм яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин белән очраштык. Икенче көнне укучылар олимпиадада булган вакытта без, укытучылар, КФУ галимнәре белән аралаштык. Әлеге сөйләшүдә укучыларның язма эшләрендә очрый торган диалекталь үзенчәлекләре һәм яңа шарт-ларда мәктәптә татар әдәбиятын укытуның актуаль проблемалары турында сүз алып барылды.

Кич белән Кәрим Тинчурин исемендәге театрда "Гайфи бабай, өйлән давай" спектаклен карадык.

Бәйгене ябу тантанасында җиңүче һәм призлы урыннар алучы укучылар һәм аларны әзерләгән укытучылар Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Дипломнар һәм китаплар белән бүләкләнделәр.

Бәйгегә әзерләгән укытучылар Сара Абдулхай кызы Сираҗетдиновага, Галия Юныс кызы Кутеровага, Динә Үмәр кызы Мустафинага, Факия Сәяр кызы Ситдиковага укучылар һәм аларның әти-әниләре зур рәхмәтләрен белдерәләр, киләчәктә саулык, эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен телиләр. Шулай ук бәйгегә бару мөмкинлеген тудырган өчен мәктәп, район администрацияләренә рәхмәтебезне белдерәбез.

Галия КУТЕРОВА,
Татар Моклокасы мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.



Нижгар татарлары данын яклаган укучылар һәм укытучылар жюри әгъзалары белән.

 


---

в„–--- | 12.03.2013

“Бабайлар чуагы” Самара тамашачысы күңелендә тирән кичерешләр тудырды

$
0
0
12.03.2013 Мәдәният
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары башкаруындагы Илгиз Зәйниевның “Бабайлар чуагы” спектакле Самара тамашачысы күңелендә тирән кичерешләр тудыргандыр, дип уйлыйм. Тормышы никадәр күпкырлы, кызыклы булмасын, кеше күңелендә мәхәббәт булмаса, аның бәхете китек була, яшәвенең мәгънәсе югала. Һәр адәм заты үзен белә башлаганнан алып картлыгына кадәр сөюгә, мәхәббәт җылысына мохтаҗ.

Менә бу спектакльнең геройлары Әнәс Әдрәсович (Ринат Таҗетдин), Фуат Дамирович (Әзһәр Шакир), Әнсәр (Равил Шәрәфи) һәм Җәүдәт (Ирек Баһман), олы яшьтә булуларына карамастан, Хәлимә Әмировнага (Наилә Гәрәй) карата мәхәббәт хисләре тоеп яшиләр.

Аларның тормышлары күптән җайга салынган: почта ташучы Җәүдәт Хәлимәгә пенсия китерер алдыннан чал чәчләрен кызылга буый, күзенә кара күзлек кия һәм матуррак күренергә тырышып киенә. Аена бер мәртәбә булса да чибәркәен күрсә, чөкердәшеп чәй эчеп утырса, бу кичерешләр аңа яңа очрашуга кадәр хыялланып яшәргә көч бирә торгандыр. Ринат Таҗетдин башкаруындагы почта ташучы беренче карашка беркатлы булып күренсә дә, кирәк булса, бик гайрәтле кеше икәнлеген исбатлый.

Ә Фуат Дамирович белән баш героебыз театрда танышкан булса кирәк. Элек костюмер булып эшләгән чибәр һәм үткен Хәлимәгә масаючанрак, үпкәлчәнрәк һәм бик нечкә күңелле җырчы гашыйк булган. Аларның да үзара мөнәсәбәтләре гармониядә: сөйләшер сүзләре, җырлашыр җырлары бар. Сүз уңаеннан: Хәлимәнең иң зур байлыгы – гомер буе җыйган пластинкалары. Ул аларны кәефенә карап сайлап ала һәм тыңлап ләззәтләнә. Тавышы бетеп баручы Фуатны да җырлага ул куәтләп тора. Үзенең аксөякләр нәселеннән булуын күрсәтергә тырышучы Фуат Дамирович ролен Әзһәр Шакир да бик оста һәм нечкә юмор белән башкара.

Һавалы Әнсәр дә театр эшлеклесе булса кирәк. Хәлимәнең йөрәгендә аңа да махсус урын бар. Дөрес, ул ирнең көен көйләп торырга бик үк ашкынмаса да, ишек төймәсенә басуыннан ук танып, йөгерә-йөгерә аш бүлмәсенә кереп китә һәм алъяпкычын бәйләп, кулларын онга батырып чыгып, оста хуҗабикә икәнлеген күрсәтергә тырыша. Әнсәр роле махсус Равил Шәрәфи өчен язылган диярсең: темпераментлы, кызып китүчән милләтпәрвәргә митинг һәм демонстрацияләрдә чыгыш ясау бик килешер иде.

Утыз ел буе Хәлимәнең күршесендә яшәгән галим Җәүдәт тә аны гомере буе сөйгән, әмма хисләрен әйтергә базмаганлыктан, бөтен гайрәтен математикага багышлаган. Хәзер инде ул карт, башы эшләми, ә менә йөрәгендәге мәхәббәте, шәм яктысы кебек, аңа яшәү көче биреп тора. Күп нәрсәне хәтерләмәвенә карамастан, Хәлимә янына кереп чыгарга бер дә онытмый ул. Ирек Баһман башкаруындагы галим кыяфәтле Җәүдәтнең балаларча самимилыгына халык эче катып көлә.

Татарстанның халык артисткасы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең атказанган артисткасы Наилә Гәрәева башкаруындагы Хәлимә Әмировна үзенең кечкенә генә фатирында патшабикә кебек хөкем сөрә. Егетләрен ул ишек кыңгыравына басуларыннан ук танып ала һәм халатын күлмәккә алыштыргач кына ишекне ача. Аларның берсендә җырлау сәләте ачып, икенчесенә хыялланырга мөмкинлек биреп, өченчесенең милләт өчен көрәшче булу теләген хуплап, ул картларга яшәү дәрте өсти.

Наилә Гәрәева, бәхәссез, югары иҗат кешесе һәм 70 яшендә дә дистәләгән спектакльләрдә уйный. Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” әсәрендәге Галимә, Илгиз Зәйниевның “Мәхәббәт турында сөйләшик” әсәрендәге Абруй, Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесе”ендәге Шәмси, “Зәңгәр шәл”ендәге Сабира рольләре арасында бүгенге роле бик җиңел, көлеп уйнала, актрисаның характерына туры килә кебек тоела. Ә икенче уйласаң, андый рольне башкару өчен характер да, зур тәҗрибә дә кирәк. Хәлимә дүрт ирне утыз еллар чамасы үз янында биетерлек булгач, матурлык белән генә алдырмыйдыр шул. Наилә Гәрәева башкаруындагы Хәлимә психолог та, киң күңелле, кешелекле, затлы һәм шаян хатын да.

...Кызы һәм оныгы Хәлимәне Владивостокка алып китәргә кайткан, дигән хәбәр кырмыска оясына таяк тыккандай эффект тудыра. Фуат Дамирович театр бинасын арендага алып, хатынны зурлап озату идеясы белән йөргән арада, Әнәс Әдрәсович аны ничек тә булса алып калу ягын карый. Башта көндәшләр булып бер-берсен төрттереп йөргән бабайлар Хәлимәне җибәрмәс өчен берләшәләр һәм төрле тузга язмаган хәйләләр кора башлыйлар. Әмма һәркайсының үз планы да бар - аны үзенә хатынлыкка алып калу. “Егетләр”, берәм-берәм килеп, Хәлимәгә үзләренең ярату хисләрен белдерәләр, кияүгә чыгарга кыстыйлар. Ә ”кыз”ның читкә китәсе килмәсә дә, ул шушы хәлне үзгәртү өчен берни дә эшләми, фотоларын карый-карый, борынгы күлмәк-туннарын барлый-барлый әкрен генә җыена тора. Китү көннәре якынлашканда гына Хәлимә аларга: “Элек сезгә мин кирәк дип уйлый идем. Ә хәзер аңладым: үземне хатын-кыз итеп тоемлау өчен сез миңа кирәк булгансыз икән”, - дип әйтә.

Әнисенең бабайлар башын әйләндерүен кызы Жизель (Венера Шакирова) һич тә кабул итә алмый. Әмма Хәлимә аның белән бу темага гәпләшеп тормый: “Бу - минем тормышым”, - дип әйтә, һәм элеккечә яшәвен дәвам итә.

Шул арада картлар Жизельны кияүгә биреп, барысын бергә Казанда калдыру идеясы белән йөриләр. Әмма бу барып чыкмый, чөнки Ходай Тәгаләнең планнары башкачарак корылган була: Хәлимәнең оныгы Ален (Эмиль Талипов) һәм Җәүдәтнең оныгы Алия (Нәфисә Хәйруллина) арасында мәхәббәт уты кабынып китә.

Яшь драматург булуына карамастан, бу спектакль белән Илгиз Зәйниев тормышны, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, картларның психологиясен тирән белүен күрсәтә. Комедия күп җитди проблемалар да күтәрә. Беренчесе, инде әйтеп үтелгәнчә, картлыкта да тормыш ямен тоеп, сөю хисе белән яшәргә кирәклеге идеясы алга сөрелә.

Татарларның балага яңгыравыклы исем кушканда мәгънәсенә төшенеп тормау гадәтен да көлкегә күтәрә автор. Хәлимәнең кызын - Жизель, оныгын Ален, Әнсәрнең балаларын Флүс һәм Экзема дип атап, автор бер яктан кызык ясый, икенче яктан уйланырга мәҗбүр итә.

Шулай ук әтисез гаиләдә үскән малайларда ир-егетлек сыйфатлары тәрбияләнеп җитмәве проблемасы да күтәрелә. Башта Ален ихтыярсыз мәми авыз булып күренә. Әмма мәхәббәт аңа да канат куя, һәм егет үз дигәнендә торып, сөйгән кызы янында Казанда кала.

Нечкә юмор белән сугарылган бу спектакль тамашачыда якты хисләр тудыра, кәефне күтәрә, күп нәрсәләрнең күренмәгән ягын ачып күрсәтә. Ә иң мөһиме - “картаямени соң йөрәк?” соравына анык җавап бирә: күңелдә мәхәббәт хисе яшәсә, йөрәк картаймый ул.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

в„–--- | 12.03.2013

Урынбасар яки әләк

$
0
0
12.03.2013 Юмор
Ун еллап элек булды бу хәл. Ул чакта драматург Рәдиф Сәгъди Язучылар берлегендә матур әдәбиятны пропагандалау бүлегенә җитәкчелек итә иде. Казан читендәге бер районның кайсыдыр түрәләренә алдан ук хәбәр салып, үзара килешеп, сөйләшеп-планлаштырып, Мөштәри урамына ук җиңел машина китертеп, өч көнлек булырга тиешле сәфәргә Нәбирә Гыйматдинова белән мине алып чыгып китте ул. Башта юл уңаенда булган бер мәктәптә чыгыш ясарга тиеш булдык. Нәбирәнең юлга чыгарга бер көн алдан ук аягы тартмаган иде (ирем җибәрми, янәсе, өч көн күп инде ул, фәлән-фәсмәтән).

Машинада барганда: «Нәрсәдер була бүген, җегетләр, күңелем тыныч түгел», – дип әйтеп куйды ул. «Сихерчебезнең» сүзләренә әллә ни әһәмият итмичә, мәктәпкә якынлаштык. Безне районның мәгариф бүлеге мөдире белән мәктәп директоры каршы алды. Алдан әйтеп куйыйм, алар икесе дә ир-ат затыннан иде. Очрашуга чаклы вакыт бар икән әле дип, чәйләп алдык. Шуннан соң очрашу узарга тиешле залга үттек. Рәдиф очрашуны башлап җибәрде, милләтебезнең данлы-шанлы чоры хакында сөйләде, татар авылларында эчкечелекнең тамыр җәюе аркасында яшүсмерләрнең психикасына зыян килүе, кайбер татар балаларының да шешәгә үрелүе, бу яман чирнең урыслардан «йогуы» турында үзенчә нотык тотып алды, каршыбызда утырган укучыларга, бу начар гадәтне юлдаш итмәгез,  гомерләрегезне саклагыз, дигән сыманрак теләк теләде дә сүзне Нәбирә Гыйматдиновага бирде. Нәбирә балаларга адресланган хикәяләрен укыды. Үзе эшләгән «Идел» журналы турында да әйтеп үтте. Мин исә, шулай ук, әүвәл үзем хезмәт куйган «Салават күпере» журналы турында сөйләдем, аннары берничә шаян шигыремне һәм гадәттә укучылар яратып тыңлый торган «Бонжур, малай!» дигән юморескамны укыдым. Безнең уйлавыбызча, очрашу матур гына узды кебек. Балалар гөрләтеп кул чапты. Хуҗалар кабат чәй өстәле янына чакырды. Тамагыбыз тук булса да, ризыктан баш тартмадык. Кабымлыклардан авыз итеп утырган бер мәлдә мәктәп директоры әллә каян гына «шайтан суы» чыгарды. Рәдифнең дә, минем дә бу нәмәрсәдән ял итеп торган чагыбыз иде. Без «эчмидериек шул» дияргә өлгермәдек, Нәбирә Гыйматдинова капылт әйтеп куймасынмы:

– Сезгә Мәгариф министрлыгыннан «Мәктәп биләмәсендә спиртлы эчемлек кулланырга ярамый» дигән фәрман килеп ирешмәдеме әллә?

Директор тораташ булып катып калды. Аның әле генә балкып торган чырае кап-кара күмер төсенә керде. Мәгариф бүлеге мөдиренеке исә, киресенчә, агарып чыкты. Бик кыен хәл туды. Озакка сузылган тынлык булып алды. Директор шешәне, каян алган булса, шунда яшерде. Рәдиф, тырыша торгач, сүзне икенчегә борып җибәрде. Үзара көлешеп алгалагандай итеп чәйләгәч, рәхмәтләр әйтеп, икенче очрашуга соңламыйк тагы дип, машина тарафына кузгалдык. Ул арада, үз урынына бер яшь кызыйны калдырып, мәгариф бүлеге мөдиребез каядыр китеп өлгергән иде.

Тагын ике мәктәптә очрашу уздырганнан соң, район кунакханәсе янына килеп туктадык. Безне озатып йөрүче кызыебыз каядыр кереп китте дә бик озак югалып торды. Бераздан пәйда булды бу. «Иртәгә машина безне монда килеп аладыр бит инде?» – дип сорап куясы итте Рәдиф Сәгъди. Кызыебыз, нәрсәдәндер читенсенгән кебек:

– Без сезне бүген Казанга илтеп куеп, иртәгә иртә белән килеп алырбыз  дигән идек, – диде.

– Юк инде, үскәнем, без кире кайтсак, иртәгә Казаннан чыкмыйбыз, – диде Нәбирә, кискен итеп.

– Мәгариф мөдире кая китте соң, шоферны интектереп йөрткәнче, нишләп кунакханәдә генә кунмыйбыз. Иртәгә бит иртәннән очрашу башлана, тагы өч мәктәптә буласыбыз бар, – диде җитәкчебез Рәдиф.

Кызый:

– Берни дә белмим шул, миңа бүтән күрсәтмә бирмәделәр, – диде.

Безгә кире кайтып китүдән башка чара калмады...

...Икенче көнне Рәдиф Сәгъди хәлгә ачыклык кертте. Әле генә аны берлек рәисе Фоат абый Галимуллин «пешекләп» чыгарган икән. Баксаң, кичә без башка мәктәпләрдә очрашу уздырып йөргән арада район хакимияте башлыгы урынбасары Казанга, Фоат абый янына чыгып чапкан икән. Аңа баштагы мәктәптә булган «шешәле мәрәкә» турында мәгариф бүлеге мөдире «вакытында» җиткергән, күрәсең, урынбасар, бу язучылар безнең яманатны сатар дип уйлап (ә безнең андый ният уебызда да юк иде), ятып калганчы, атып калыйк, диптер инде, рәисебезгә безнең хакта шактый «матур» нәрсәләр сөйләп киткән, имеш, Рәдиф Сәгъди, ике дус-тугандаш милләт арасына чөй тыгып, балалар алдында тузга язмаган сүзләр сөйләгән, Нәбирә Гыйматдинованың чыгышы артык озын булган, Ләбиб Лерон исә нотыгын бик кыска тоткан. Мин ул урынбасарны күреп белә идем. Күрешкәләгән чаклар да булды. Якташлары, аны мактап, инде районда җиде-сигез хуҗа алышынды, ә ул һаман урынбасар булып кала бирә, диләр иде. Урынбасарның әләгеннән Рәдиф белән икебезнең кәеф китте. Яки сиңа, яки миң
а аракы эчәсе калган икән  шул вакытта, дидем мин Сәгъдигә. Нәбирә, бу хәлдән гаҗиз булып, безнең бернинди яман уебыз юк иде, хәзер инде мин моны болай гына калдырмыйм, диде. Нәбирә кызулык белән әйткәндер дә оныткандырмы, әллә чынлап та берәр нәрсә эшләгәндерме – мин берни дә белмим. Әмма шунысы тәгаен хак: күпмедер вакыттан соң, эшем төшеп, әлеге район үзәгенә барган идем, ишетеп кайттым – әлеге «алыштыргысыз» урынбасар да, мәгариф бүлеге мөдире дә, вазифаларыннан азат ителеп, башка эшкә күчкән иде.

(Дәвамы бар)


Ләбиб ЛЕРОН

в„–--- | 12.03.2013

Муса Җәлил бүләге кемгә тәтер?

$
0
0
12.03.2013 Җәмгыять
Каһарман шагыйрьнең музей-фатирында даими рәвештә Республикабызның Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары белән очрашулар оештырыла. Быелгы очрашу, традициядән аермалы буларак, әлеге премиягә кандидатларның берничәсе белән 15 мартта узачак.

Муса Җәлил исемендәге премия ике елга бер тапкыр яшь авторларның, композиторларның, рәссамнарның иң яхшы дип табылган әсәрләре өчен бирелә. Дөрес, башлангыч чорда аны Муса Җәлил исемендәге Татарстан комсомолы премиясе дип атап йөртәләр. Комсомол оешмалары таркалганнан соң, илдә барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, премия берничә ел (1990 елдан 1997 елга кадәр) бирелмичә дә тора. Яңадан ул республика премиясе буларак 2003 елдан торгызыла, дип хәбәр итә Милли музей матбугат үзәге.

Лауреатлар арасында танылган шагыйрьләр Разил Вәлиев, Роберт Миннуллин, Зөлфәт, Ренат Харис, композитор Рәшит Абдуллин, драматург Туфан Миңнуллин, актер Равил Шәрәфиев һәм тагын бик күп мәдәният хезмәткәрләре бар.

Герой шагыйрь исемен йөрткән әлеге премиянең дәрәҗәсе елдан ел арта бара. Быел конкурска төрле өлкәләрдә барлыгы 66 эш тәкъдим ителгән, шуларның 21 икенче турга узган.

Музейда узачак очрашуда шагыйрь, татар ПЕН-клуб әгъзасы, “Идел” журналының бүлек мөхәррире Рүзәл Мөхәммәтшин, шагыйрь, журналист, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, Г.Камал исемендәге театр артисты Эмиль Талипов, композитор, халыкара конкурслар лауреаты Эльмира Галимова, җырчы Айгөл Табаева (Айгөл Хәйри) булыр дип көтелә.

Кичә шигырь һәм җырлар белән үрелеп барачак.


---

в„–--- | 12.03.2013

Өйдә каласыңмы, түгәрәккә барасыңмы?

$
0
0
12.03.2013 Җәмгыять
Биш яшьлек Динараның бер генә буш көне дә юк. Дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә ул вокал түгәрәгенә йөри, сишәмбе нәфис гимнастика, пәнҗешәмбе һәм шимбә мәктәпкә әзерлек дәресләре уза, җомга һәм якшәмбе рәсем сәнгате серләренә төшенә, әле тагын инглиз телен үзләштерә, бассейнда йөзәргә өйрәнә һәм балалар бакчасына йөри. Атнасына сигез көн булса, әнисе тагын әллә нинди түгәрәкләргә бирер иде әле баласын.

Хәер, үзе йөртми ул аны, әнисенә тапшырган. Ә менә көн дә оныгын алып килгән дәү әнисе мондый тыгыз атналардан арыган бугай инде. «Җырны гына булса да калдырасы иде, тавышы да юк бит баланың, теләге дә. Юкка газаплап йөртәбез», – дип уфтана. Динара белән бер балалар бакчасына йөрүче Маринаны да күрше Сания әбиләре түгәрәкләргә теләр-теләмәс кенә алып килә. Динараның әбисеннән аермалы буларак, Сания апага моның өчен акча түлиләр – атнасына 500 сум. «Без балаларны үстергәндә түгәрәкнең ни икәнен дә белмәдек, эшкә өйрәнеп үсте балалар. Биш яшьтән йорт эшләрендә булышалар иде. Акча әрәм итеп нигә биюгә, җырга йөртергә, әйтерсең лә җырчы буласылары бар», – ди Сания апа. Бер караганда шулай да кебек. Фәлән кадәр түләп, юк вакытыңны бар итеп, салкыннарда, яңгырларда балаңны сөйрәп түгәрәкләргә йөртәсең. Ә бәлки ул аңа бөтенләй кирәк түгелдер, ошамый дип, соңгы елы калгач кына музыка мәктәбен ташлаган балалар азмыни?! Ә шулай да балаңның ирешкән уңышларын күреп кичергән хисләрне, бу бәхетле мизгелләрне берни алыштыра алмый: сөенечтән күзләрдә яшь, горурлык хисе...

Түгәрәкләргә йөртүнең уңай яклары:
беренчедән,  яңа җирдә яңа дуслар, танышу, аралашу, уртак кызыксынулар. Психологлар фикеренчә, яраткан шөгыль ял иттерә. Аннары бигрәк тә баланың урамда трай тибеп йөрергә, юк-бар уйларга бирелергә, начар гадәтләргә өйрәнергә вакыты калмый. Түгәрәкләрдә ул кеше алдында үз-үзен тотарга, оялмаска, фикерен белдерергә, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәнә. Һәм, әлбәттә инде, сәләтен үстерә. Тик менә өч-дүрт яшьлек сабыйның нәрсәгә хирыс икәнен кайдан чамаларга соң? Кызыбызны бию түгәрәгенә биргәч, ярты ел урыныннан да кузгалмаганын белеп бик нык гаҗәпләнгән идек. Югыйсә бөтен иптәшләре биюгә йөри. Баксаң, безнекенә бу ошамый икән. Аның каравы сәгатьләр буе рәсем ясый. Танышымның да кызы пианинода уйнарга өйрәнә башлаган иде дә, ярты елдан соң туйды, ташлады. Ә 20 меңлек уен коралы зал уртасында торып калды. «Балалар академиясе» балалар иҗаты үзәге директоры Галина Насыйбуллинаның әйтүенчә, күп нәрсә баланың темпераменты һәм холкына бәйле. Баланың нәрсәгә сәләтле икәнен күп очракта ата-ана билгели. Шулай ук академиягә килгән ата-аналарга да биредәге белгечләр, киңәшләрен биреп, дөрес юнәлешне сайларга ярдәм итә. «Баланың теләге бар икән, теләсә кайсы түгәрәккә йөрсен. Әгәр ул аңа ошамый икән, ул аны үзе ташлаячак. Һәрчакта да балага мөмкинлек бирергә кирәк», – ди Галина ханым. Бигрәк тә бию һәм спорт өлкәсенә караган түгәрәкләргә баручыларның сәламәтлегенә дә игътибар итәләр. Анда бары табиб рөхсәте белән шөгыльләнергә ярый. Сан Пин таләпләре буенча, мәктәп яшендәге бала өстәмә дәресләрдә атнасына 8 сәгатьтән дә артык шөгыльләнергә тиеш түгел икән. 

Түгәрәкләрнең тискәре яклары:
алар өстәмә вакыт таләп итә. Бу шулай ук өстәмә биремнәр, өй эшләре дигән сүз. Кыскасы,  берничә түгәрәктә шөгыльләнү  мәктәп баласының уку процессына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Финанс ягыннан да уйландыра. Юрганыңа карап аягыңны сузарга туры килә. Юлга киткән акчаны, өстәмә чыгымнарын да исәпләсәң (уен коралы, махсус костюмнар, кирәк-яраклар өчен акча җыюлар һ.б.), ай саен сизелерлек сумма китәргә мөмкин. Еш кына шәхси түгәрәкләрдә шөгыльләнү аена 1000 сумнан да ким тормый. Ләкин дәүләткә караган балалар үзәкләрендә 300-400 сум тирәсенә дә түгәрәкләр табарга мөмкин. Кыйммәт ул һәрвакытта да нәтиҗәле дигән сүз түгел бит әле. Ата-аналарны борчыган төп проблема – баланы түгәрәккә илтеп кую, барып алудыр, мөгаен. Гел эштән сорап китеп булмый бит. Ярый ла дәү әниләр янәшәдә булса. Сания апа кебекләр дә бушка йөртергә ризалашмас шул. Тагын өстәмә чыгымнар дигән сүз...

Вакытында талантын күреп алып үстерсәң, бала өчен зыянга түгел анысы. Тик түгәрәкләр булмаган авылларда да менә дигән сәләтле балаларны очратырга мөмкин ләбаса. Кыскасы, баланы түгәрәккә йөртергәме, юкмы – моны һәр ата-ана мөмкинлегеннән, теләгеннән чыгып хәл итә. Бары баланың бала икәнен генә онытмасак иде: уйнасын ул, көлсен, шаярсын, истә калырлык балачагы булсын...

Зөлфия ВӘЛИЕВА, Татарстанның атказанган артисты:
«Мин үзем дә йортыбыздан ун тукталыш ераклыктагы музыка мәктәбендә укып йөрдем. Эш күбрәк булган саен, барысына да өлгерәсең кебек тоела миңа. Түгәрәкләр, өстәмә шөгыльләр баланы җаваплы, мөстәкыйль булырга өйрәтә. Вакыт бушка узмый. Олы кызыбыз Динарага 18 яшь тула, ул бию белән шөгыльләнде, гитарада уйный, хәзер «Сәләт» үзәгендә мәш килә. Кәримебезне алты яшьтән Р.Яхин исемендәге музыка мәктәбенә баян курсларына биргән идек. Имәнлек урамыннан Болакка кадәр шунда алып йөрибез. Улыбыз шулай ук биюгә дә йөри. Ай-ки-до белән дә кызыксынып алды. Музыкант булып китмәсә дә, аның бу шөгыльләре файдага. XXI гасыр кешесе һәрьяктан белемле булырга тиеш, минемчә. Аның ноталарны, музыка грамотасын белүе начар түгел бит. Латыйфага яшь ярым була. Хәзер үк инде ул, берәр музыка ишетсә, көйли, үзенчә җырлый. Бармаклары озын. Кыскасы, аны пианинода уйнарга өйрәтербез, дип торам.


Эльвира МОЗАФФАР

в„–--- | 12.03.2013
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>