Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә XX Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә катнаша

$
0
0
28.11.2018 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты 28 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Мәскәүдә узачак XX Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә катнаша. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Халыкара ярминкәдә 24 илдән 300 зур һәм кече нәшриятлар, китап сату предприятиеләре һәм мәдәният институтлары катнаша.   Быел ярминкә стендларында һәм программада Болгария, Бөек Британия, Венгрия, Германия һәм башка илләр тәкъдим ителәчәк. дип яза Татар-информ.   Стендларда төрле юнәлештәге – нәфис, публицистик, фәнни һәм фәнни-популяр, мемуар, эшлекле, белешмә әдәбиятның иң яхшы яңа төр басмаларын күреп булачак.   Татарстан китап нәшрияты стенды икенче катта 14 “Б” залында урнашачак. Китап яратучыларга 1000 данәдән артык 200 исемдәге китап тәкъдим ителәчәк.   Анда нәфис, фәнни-популяр һәм тарихи әдәбият, сәнгать, дизайн һәм архитектура, мәгариф өлкәсе һәм белешмә басмалар, шулай ук балалар өчен бай әдәбият ассортименты булачак.   XX Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсе 28 ноябрьдә 14.00 – 20.00, 29 ноябрьдә 11.00 – 20.00, 30 ноябрьдә 11.00 – 21.00, 1 декабрьдә 11.00 – 21.00, 2 декабрьдә 11.00 – 20.00 сәгатьләрдә Кырым Валында Үзәк рәссам йорты, 10 адресы буенча эшләячәк.  
---

--- | 28.11.2018

Тинчуринлылар Баулы халкын сөендерде

$
0
0
29.11.2018 Мәдәният
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Баулы районы халкына 27 нче ноябрь "Мәхәббәт баскычы" спектаклен тәкъдим итте.

Хөрмәтле Баулы тамашачысы, спектаклебезне яратып кабул итүегез, көчле алкышларыгыз өчен зур рәхмәт!


---

--- | 29.11.2018

«Сезгә сихер ясалган, көчле сихер. Тик беркемгә дә сөйләргә ярамый»

$
0
0
29.11.2018 Җәмгыять
Кечкенәдән үк чегәннәр күрсәм яки авылга чегәннәр килгән дисәләр, ут янып торган кара чәчле, кара күзле бу халыктан уттан курыккандай курка идем. Алдакчы, бур дип сөйләгәннәре буенча алардан курку хәзерге көнгә хәтле бетмәде.
Киноларда чегәннәрнең тормышын, аларның холык-фигылен, яшәү рәвешләрен идеальләштереп күрсәтәләрдер, күрәсең. «Табор уходит в небо» киносын карагач, минем аларга карашым бөтенләй башка – уңай якка үзгәрде, ләкин ул кинодан караган геройларга карата вакытлыча мәхәббәт кенә булгандыр.   Беркайчан да үземнең киләчәгемне белергә теләгем дә, күрәзәчегә бару уем да булмады. Беркөнне яңа телевизор алып кайттык та, пультка басып төрле каналларны карап утырганда, махсус гел шул күрәзәчеләр, күрәзәчелек белән шөгыльләнүче каналга тап булдым. Бер күрәзәчегә туры эфирдан сораулар бирәләр, ул шул мизгелдә аларга җавап бирә. Шалтыраткан кеше турында бөтен мәгълүматны белүләре таң калдырды мине. Тукта әле, минәйтәм, минем авыруларым турында да белеп әйтмәсме икән, бәлки дәвалау чараларын әйтер дигән уй белән, мин дә телефон номерын җыйдым. Күпме генә шалтыратсам да, җавап бирүче булмады. Бәхетле кешеләр генә эләгәдер инде бу туры эфирга дип, кәефем кырылды. Ә ничәдер көн үткәч, минем телефонда ят номер.   – Сез безгә шалтыраткан идегез, нинди сорау иде, ул көнне барлык номерларга да җавап бирергә эфир вакыты җитмәде, – диде ягымлы гына тавыш.   Шулай сөйләшеп киттек. Кемнәрегез бар, кайда яшисез, дип, минем бөтен серләремне алды ягымлы тавышлы ханым. Авыруларым турында да бәйнә-бәйнә сөйләдем, чөнки алар бит миңа чын-чынлап ярдәм кулы сузарга телиләр! (Без – гади авыл балалары, алдашу безгә ят нәрсә, мин ышандым, шулай дип уйладым...)   – Ярый, – диде ягымлы тавыш, – мин сезнең бөтен проблемаларыгыз турында күрәзәче белән сөйләшермен, шушы арада шалтыратырбыз. Һәм сүзләрендә тордылар, берничә көннән тагын теге ягымлы тавыш. Күрәзәчегә сезнең турыда сөйләдем, сезгә сихер ясалган, көчле сихер, аны чистартырга кирәк, аның өчен менә шушы счетка 21 мең сум акча күчерегез, диләр болар. Барысы да әйбәт булачак, тик бу турыда беркемгә дә ләм-мим, әйтергә ярамый, алайса файдасы булмаячак, дип тә кисәттеләр. Йөрим шулай эчтән янып-көеп, кайлардан акча алып счетларына салыйм дип, булган теге чирләр онытылды, эчкә корт төште, баш әйләнә, тик бернәрсә турында да, беркемгә дә әйтергә ярамый...   Аның өстәвенә миңа тоз, шәм, тагын әллә нинди атрибутлар алып, кулга телефон тотып чистарынырга кирәк булды. Нишлисең, алар нәрсә кушты – шуны кыландым, алайса куркыталар, сихерең көчле, диләр. Минем аркылы нәсел каргышын бетерергә маташалар, янәсе.   Бу башкатыруларга түзә алмадым, иптәшемә сөйләдем. «Ужастик»ның икенче сериясе башланды. Ул мине башта бик нык әрләде, нинди шарлатаннарга акча күчерү ди ул, алар синең шундый хисчән, куркак икәнлегеңне белеп алганнар да шуннан файдаланалар, бетте-китте, дип, телефон номерын алмаштыртты да, шул көннән әкренләп игә килә башладым. Интернетка кереп, теге күрәзәченең төркеменә сорау яздым. Аның җавабы мине таң калдырды: «Ул канал минем элекке язмаларымны куллана, минем алар белән эшләмәвемә инде әллә ничә ел, сез аларга ышанмагыз, минем сезне дәваларга җыенганым да булмады...»   Башкаларның мондый маҗарада калганнары бармы икән дигән уй мине гел бимазалап йөрде. Бер таныш язучыма, җөрьәт итеп, үземнең җүләрлекләремне сөйләп күрсәткән идем. «Әй дустым, син әле миннән акыллырак икән, вакытында тукталып калгансың, мин бит аларга акчага кадәр күчердем. Алар ятьмәсенә эләксәң, ычкынуы кыен икән ул», – ди бу. Менә, дусларым, картайгач акыл керә, диләр, яшь чакта күрәзәчеләр ягына борылып та карамадым югыйсә, курка идем. Имеш, телефоннан гына бушка ярдәм сорыйм. Булыр сиңа бушка ярдәм, көтмә дә. Сезне дә шундый ялгышлардан аралыйсым килгәнгә язам бу язмамны.   Соңыннан телевизордан бер тапшыру күрсәттеләр. Шундый капкынга эләккән кешеләр йорт-җирләреннән колак каккан, берәр миллион әҗәткә батканнар, ә кайберләре психбольницаларга кадәр эләккән. Бу хәл миңа бик әйбәт дәрес булды, айнып киткәндәй булдым. Без үзебезгә үзебез проблемалар тудырабыз. Кеше организмы – әллә нинди авыруларны җиңәрлек көчле стержень. Һәр кеше – үз-үзенә генә күрәзәче, үткәнен дә белә, киләчәген дә үзе төзи. Башкалар ярдәменә таянсаң, барган җиреңнән читкә тайпылуыңны көт тә тор – мин шул хакыйкатьне аңладым. Хәзер үзебезнең төп каналларны гына карарга тырышам, анда да куркыныч кинолар, сугыш, кан койгыч вакыйгаларны ябып куям. Үзебезнең янәшәдә булган матурлыкка сокланып, балаларыбыз, оныкларыбыз белән күбрәк аралашып яшәүгә нәрсә җитә соң? Менә бит ул җан дәвасы кайда, ә без аны әллә кайдан көтәбез.   Элеккеге кешеләр: «Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма!» – дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер, күрәсең. Алар да абынгандыр, һәр мәкальдә дөрес фикер, кешене теге яки бу ялгыштан аралау ята, ә без аңа гади сүз тезмәсе итеп карыйбыз. Хәзер «Халык мәкальләре китабы»н өстәл китабы итеп гел янәшәмдә тотам. Аларны халык тикмәгә генә язып калдырмаган, алар – тормыш мәктәбе. Русларның «Бер гасыр яшә, бер гасыр өйрән, барыбер юләр булып үләрсең» дигән мәкальләре генә күңелне кырып җибәрде. Кыскасы, мин сезгә акыл өйрәтүче түгел, минем ялгышымны кабатламагыз, кешеләр, дип кисәтәсе генә идем. Хәзер мошенниклыкның нинди генә юлларын уйлап тапмыйлар. Без алар турында белү белән, кичекмәстән башкаларга әйтергә, бер-беребезне бәлаләрдән йолырга өйрәнергә кирәк. Бу – начарлык белән көрәшүнең иң эчкерсез, иң гадел, иң туры юлыдыр, минемчә. Инде хәзер кулга телефонымны алгач, башта җиде кат уйлыйм, аннан соң гына шалтыратам.   Рәзинә СӘЕТГӘРӘЕВА, Тукай районы, Биклән авылы
---

--- | 28.11.2018

Сүзсез чараларны белү кемгә кирәк? Мондый сорау урынлымы?

$
0
0
29.11.2018 Ана теле
Сөйләмдә телнең вербаль булмаган, ягьни сүздән башка мәгънә белдерә ала торган (пара,-экстралингвистик) чараларына берничә язма багышладык, чөнки сөйләмеңне аңлаешлы, үтемле, тәэсирле итү алардан башка мөмкин түгел. Аларны өн чараларына һәм хәрәкәт чараларына төркемләп күзәттек. һәр язманы укучы саны 200 дән ашып китә.
Аларны бит укырга берәү дә мәҗбүр итмәгән, димәк, кызыксыну бар, димәк, мондый мәгълүмат, белем кемгәдер кирәк. Тик язмаларыбызның берсе азагында мондый “фикер” басылган иде: “Я”дигән кемсә: “Кемгә кирәк соң бу”, дигән. Әйтү рәвешенә, өненә караганда, бу – сорау түгел, ә “кирәкмәс нәрсә”, дигәнрәк төрттерү  иде.   Шуңа күрә, авторга адресламыйча, ”Матбугат.ру колагына” дип: “Телебезне, димәк, милләтебезне уып юк итү белән хыялланучылар тегермәненә бер тамчы”, дип кенә фикеремне җибәрдем. Яңа язмага тотынган арада әлеге комментны искә төшергән берничә фактка юлыктым. Китап нәшриятеннән тәҗрибәле  мөхәрриребез, филология фәннәре кандидаты шылтырата.  “Фәндә басым мәсьәләсендә төрлечәрәк фикер бар.   Мәсәлән, алма, бүлмә сүзләре ике төрле басымлы диелә”. Урынлы сорау; бигрәк тә укытучы, укучыларны аптырата торган. Ә җавабы бик тә ачык, кыска югыйсә: татар теленең мөстәкыйльлеген билгели торган, башка телләр белән бутамаска нигез булып торган  үз кануны – басым кануны бар: сөйләмдә басым сүзнең, сүзтезмәнең (сөйләмдә синтагманың), фразаның тик азагына төшә, сүзгә кушымча, синтагмага тагын бер берәмлек (иҗек, ярдәмче сүз) өстәлә икән, басым шуңа төшә. Бетте-китте. Бернинди искәрмә була алмый. Читтән алынган теләсә кайсы берәмлек тә шул канунга берсүзсез буйсына. Искәрмәләр сүзне тел берәмлеге буларак аерым алып караганда гына килеп чыга, ә бит сөйләмдә берәмлек аерым “яшәми” дә, күзәтелми дә. Ул   тезмәдә (синтагмада), гыйбарәдә, фразада дип күзаллана. “Бүлмә” кайсы гына тезмәдә әйтелсә дә басым соңгы иҗегенә төшеп әйтелергә тиеш.  “Сүземне бүлмә!”, “Әнә, үзеңә бер бүлмә!” Яисә “Ул алманы сатып алма дип ничә тапкыр әйттем инде”, дигәндә алмалар икесе дә бертөрле әйтелә, мәгънәви басым алардагы соңгы компонентка – ны һәм дипкә төшә.     Гәпне дәвам иттерергә янә бер факт килеп чыкты. Татпресса.ру  сайты Кazanfirst.ruдан күчереп алып, башка телләргә тәрҗемә итүе кыен булган  татарча 10 берәмлекне анализлаган язма бирде. Менә алар: әстагьфирулла, моң, абау, инде, именно шулай, теге ни,әйдә, алла бирса, менә бит, яме.      Бүтән телләргә тәрҗемә иткәндә турыдан-туры калькага буйсынмый торган сүз, гыйбарәләр, әлбәттә, болар гына түгел, аларның саны байтакка күбрәк, хәтта бу язманың азагында бирелгән комментарийларда да интернетчылар аларга яңаларын өстәп, бу мәсьлә белән кызыксынуларын да күрсәткәннәр. Һәрхәлдә бу исемлек – үзенә бер фәнни  сөйләшү темасы. Һәр сүз үзенә бер анализ берәмлеге. Әйтик, үзем исемлеккә именно шулайны кертмәс идем. Аны калькалап  тәрҗемәләү кыен түгел; Икенчедән, аны шәхсән үзем сөйләмдә бөтенләй кулланмыйм, ихтыяҗ да тумый.     Төп тезиска килгәндә, мондый төшенчәләрне бүтән телдә тәңгәл (адекват) белдерүнең төп чарасы ул нәкъ менә пара,-экстралингвистик чаралар да. Бу хакта сайтның кайбер филологларга биргән соравына җавапларда моңа кинаяләр бар. Мәсәлән, Гөлназ Мөгътәсыймова “болар сөйләмдә барлыкка килгән пауза күренешен алыштырыр өчен кулланыла торган берәмлекләр, ди”. Янә бер галим Әлфәт Закирҗанов “мондый берәмлекләрне шәхсән үзем төшенчәгә мантыйкый (логик)  басым ясау ихтыяҗы туганда файдаланам”, ди.     Болар шактый катлаулы мәсьәләне хәл итү өчен берничә генә фәнни тезис, алар аз түгел, әйткәнебезчә, күпчелеге алар пара,-экстралингвистик чаралар, һәм кайберләренә без аларның үзебезнең  язмаларда күзәтү ясадык та. Аерым алганда интонация, аһәң, пауза төшенчәләренә китерелгән мисаллар бу сүзләрне тәрҗемә иткәндә дә  ярап куяр. Кыскасы, “Кемгә кирәк соң бу!” төрттерүенең бигүк урынлы булмавы, бөтенләй дә дәлилле булмавы аңлашылса кирәк. Шулай булгач, уңай һәм тискәре үрнәк мисаллар белән сабак бирүне дәвам иттерү сораладыр. Менә мин әле язып утырганда радио сөйли.Омский сүзендә соңгы иҗекне урысчага тартым итеп Омсек ди. Өстәвенә гайре татарча –басымсыз, йомып әйтә. Бу очракта да радионы  мондый хатадан басым канунын белү коткарыр иде. Сүзгә кушымча гына өстәргә кирәк, канун-кагыйдәгә таянып басым шуңа төшәчәк. Омскига барабыз. Шул дөрес басым теге – гаугалы иҗекнең дөрес әйтелешен хәл итте дә куйды.     Язманы башлап җибәргәндә бүлмә, алма кебек омонимнарның төрлечә басым белән әйтелү очраклары булуына диккать иткән идек. Күптән басылган бер мәкаләм искә төште: “Соңгы вакытта тљрле сүз төркемнәренә караган омонимнарны әйтелеш ягыннан берничек тә аермау тенденциясе көчәя. Алма, басма (исем дә, фигыль дә),күчмә, язма (фигыль дә, сыйфат та) нәкъ бер төрле әйтелә. Югыйсә, дәреслекләр аерырга куша бит. Хәлбүки тел галиме Г.Алпаров болай язып калдырган: “Омоним тамырларның борынгырак чорда басым џәм интонация белән бер-береннән аерылган булулары мөмкин. Моның хәзерге телебездә әле, сизелер-сизелмәс кенә булса да, чагылышы бар: бездә бер иќекле тамыр сүзләрнең фигыль төркеменә кергәннәре көчле басым белән яки бер дә басымсыз әйтеләләр. Аваздаш сүзләрнең фигыльме, түгелме икәнен без шушы басымнарның көченә карап аера алабыз”  (Сайланма әсәрләр, Татгосиздат, 1945, 44 бит). Бу мисал-факт үзе генә дә татар телендә һәм сөйләмендә басым категориясенә җитди әһәмият бирергә кирәклеге хакында сөйли. Без моңа үз фикеребезне белдердек инде.     Басым канунын катгый үтәү телебезнең бүтән кануннарын да үтәргә булышлык итә. Менә берничә генә мисал. Басымлы иҗекләрдә, сүздә авазлар да дөрес әйтелә, ягъни сингармонизм (сузык авазлар ярашы) кануны дөрес үтәлә. Сәләм (салам), бәлә  (бала), әгъзә (агыза) һ.б. сүзләре әйтелешендәге буталчыклар шулай бетерелә. Вазыйфа, мохыйт, Фатыйх, пошыйлар шулай ачыклана.   Татарның ялганмалык канунын үтәүдәге кайбер кыенлыклар да җиңел хәл ителә ала. Безнең сөйләмдә әле күпме артык кушымча, иҗек, ярдәмлек!  Менә радио сөйли:    “Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Без сезнең белән саубуллашабыз”. Фраза басымы дөрес булганда “саубуллашабыз” сүзендәге басымлы “быз” иҗеге белдергән мәгънәне кабатлаучы бүтән чараның (бу текстта “без” сүзенең) кирәге  калмый.   Яисә: Юбилярны  актанышлылар да ихлас котлый. Мәгънәви артыклыкны татар үзеннән-үзе тоярга тиеш – милли табигате шулай куша, Тукай “мәскәүләр тотса якаң” дип әлләкайчан үрнәк биргән, ә без әле баулылылар, чүпрәлелеләр, дип тә арттырып җибәрәбез. Басымны дөрес әйткәндә, бу артык “шешләр” үзеннән-үзе коелып бара.     Көндәлек сөйләмдә мондый “төртелгечләр” килеп чыгып кына тора. Сез теркәгәннәре дә аз түгелдер. Уртаклашыгыз. Алардан котылырга ярдәм итәрдәй  фәнни киңәшләргә “кемгә кирәк соң бу” дип кенә кул селтәү акыллы гамәл түгел, һәркайсыбызга кирәк.                                               Илдар Низамов,                                        филология фәннәре докторы. Фото: https://pixabay.com  
Илдар НИЗАМОВ

--- | 29.11.2018

Казан түрәләре алдында "кыланып күрсәткән" егетләрне җәза көтә (ВИДЕО)

$
0
0
29.11.2018 Җәмгыять
Казанда яшәүче ике егетне Кабмин каршында - шәһәр Ратушасы янында дрифт һәм иртәнге аш өчен штрафка тартканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«26 ноябрьдә интернет челтәрендә Казанның бер урамында төшерелгән видео дөнья күрде. Видеода «Ниссан» автомобилен йөртүче, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, бер егет утырган өстәл тирәли әйләнеп йөри», - дип яза агентлык.   Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре видеоязманы өйрәнеп, автомобиль хуҗасын һәм өстәл янында утырган кешене ачыклаган. Алар Казанда яшәүче 20 һәм 22 яшьлек егетләр булып чыккан.   Алар ЮХИДИ хезмәткәрләренә клип төшерүләрен әйткән һәм үз гамәлләре өчен гафу үтенгән.   Егетләрне административ җаваплылыкка һәм 10 мең сум күләмендә штрафка тартканнар.  


---

--- | 29.11.2018

«Иремә тамга кирәк...»

$
0
0
29.11.2018 Ир белән хатын
Очрашуларга күп йөргәч нәрсәләр генә ишетмисең икән. Яныңа килеп тә сөйлиләр, язып та җибәрәләр. Кайберләре елый-елый, кайберләре көлә- көлә сөйли. әлеге вакыйганы да көлеп кенә бәян кылдылар. Саимә (исемен үзгәртәм) унҗиде яшендә кияүгә чыга. Танышуларына ике ай да үтми, егет аңа тәкъдим ясый, һәм өйләнешкәч кәләшен туган авылына алып кайтып китә.
Авыл җире ошый Саимәгә, матур гына яши башлыйлар. Йортта кайнана, кайната, каенсеңелләр. Беркөнне кайнана килененә гаилә серен ача:   — Алдан ук сиңа бел­гертмәгәнебезгә ачуланма. Иреңнең игез туганы төрмәдә утыра. Шуның хәлен белеп кайтыгыз әле, — ди.   Күчтәнәчләрен күтәреп, ире Самат белән Саимә ерак сәфәргә кузгалалар. Барып җиткәч, Самат хатынын төрмә капка тө­бендә калдырып эчкә кереп китә. Бер сәгать уза, ике сәгать, ир һаман кү­рен­ми. Түземлеге төкәнгән яшь хатын нишләргә икән дип уй корганда Самат килеп чыга.   — Йә, картым, туганың белән күрештегезме? — ди ул.   Ире, беренче мәртәбә күргән сыман, аңа текә­леп-текәлеп карап тора. Төрмә шул, башы миңгерәгәндер, дип уйлый Саимә. Ябуда яткан туганын кызганып йөрәге дә сызланадыр.   — Күчтәнәчләрне яратып ашадымы соң? әйдә, мине берәр фатирга урнаштыр да, янында төн кунарсың. Туган-тумача өчен аерым бүлмә бар ди бит анда.   — Юк, булды, күреш­тек, кайтабыз, — дип кырт кисә Самат һәм кызу-кызу вокзалга табан атлый. Иренең ике сөйләшергә яратмаганын белгән хатын сүзсез генә аның артыннан иярә.   Кайткач картлар сораша, ничек, Фәрит белән сөйләштегезме? Нәрсә ди, зарланамы, үкенәме? Мәгънәсезгә төрмәгә эләкте инде. Урлап машина саткан. Саткан акчасын да тапмады милиция, ятим балалар йортына бирдем ди үзе. Биргәндер, аның холкы шундый.   Нәрсә дисен килен. «Мине эчкә кертмәде Самат, малаегызның чыраен да күрмәдем», — ди.   Ә Самат үзе кайтканнан бирле җүнле-башлы сөйләшми. Эшкә дә йөрми, бөтен шөгыле — печәнлеккә менеп йокы симертү, тәмле ашау. Анысы ярый, сөйләшмәсен, эш­ләмәсен, атна-ун көн ял итсен (еллар буе ялсыз эшли әле), ә менә Саимәсенә салкынаюын берничек тә аңлатып булмый. Төнлә хатыны янына ятмый башлады, аерым йоклый, мунчада да ишекне бикләп ялгызы гына юына. Югыйсә ачуланышканнары да юк.   — Самат бәгырем, авырмыйсыңдыр ич? — дип өзгәләнә хатын, иренең бер алдына, биш артына төшә. — Авырсаң — тамагың кысылыр иде. Ашавың әйбәт, әнидән көн дә бәлеш пешертәсең, көн дә тавык суйдыртасың. Йомырка салырдай тавык калмады йортта. Шул төрмәне урап кайтканнан бирле әллә нишләдең син.   Элек шелтәләп берәр сүз әйтсәң, Самат: «Җә, чәпчемә, карчык», — дип көлә иде, хәзер ишетмәмешкә салыша, йөзен читкә бора.   Картлар да аптырашта, каенсеңелләр дә аптырашта. Шулай ике атна үтә. Бер кичне Самат хатынга:   — Фәритне барып кү­рик­, иртәгә юлга җыен, — ди­.   «Бар әле, кызым, карышма, — диләр картлар. — әллә анда игезәге белән бер-бер хәл булып, Самат үзен эчтән кимерә микән, белеп кайт», — диләр.   Ир — инә, хатын — җеп, тагын Саматына ияреп төрмәгә юл тота Саимә. Бу юлысы Самат бе­лән эчкә керергә дип бик өтәләнә ул, ләкин ир, теге вакыттагы кебек көтәргә кушып, капка төбендә бастырып калдыра. Ярты сәгатьтән ук кебек атылып та чыга. Күзе акайган, борын тишекләре киңәйгән, артыннан куалармыни, еш-еш сулый.   — Ул сиңа тидеме? — ди ир, дөнья ярып акыра.   — Кем?   — Фәрит, минем игезәк сыңары!   — Шаштың мәллә, бәгырем. Фәритегезне күзгә-башка күргәнме соң әле мин.   — Ничек күрмәдең? Ике атна бергә яшәдегез, ничек күрмәдең?! — ди Самат, ярсыган саен ярсып. Аннан соң тынычлана. — Хәер, тимәгәндер, ант итте бит, хатыныңа күтәрелеп тә карамам, диде. Туган якны бер кайтып кү­рим, туйганчы ашармын, туйганчы йоклармын, ике генә атнага мине алмаштыр, дигәч, кызгандым. Нәрсә, карчык, күзеңне шарландырдың? Теге чакта син авылга Фәрит бе­лән кайтып киткән идең, әйе. Без аның белән бер тамчы су төсле, охшаганнар, хәтта әни белән әти дә аера алмый. Төрмә сакчыларын әйтмим дә.   «Көлсәң — көл, еласаң — ела, үпкәләсәң — гүпчим үпкәлә» дип, хатын бу хәлне онытырга тырыша. Әмма күңелдәге бер уй тынычлык бирми. «Фә­рит тиздән төп йортка әйләнеп кайтыр, Самат бе­лән икесен бутамас өчен иремә нинди тамга салырга икән, дип баш ватам әле. Ир ул сиңа хайван түгел, мөгезенә чүп­рәк бәйләп яки маңгаена буяу сөртеп булмый. Тамга мәсьәләсендә миңа берәрсе киңәш бирмәс микән?» — ди Саимә.    
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА

--- | 29.11.2018

Тинчуринлылар Азнакайда булып кайтты

$
0
0
29.11.2018 Мәдәният
28 нче ноябрь Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Азнакай тамашачысына "Мәхәббәт баскычы" спектаклен тәкъдим итте.

Азнакай муниципаль район Советы рәисе урынбасары, район башлыгы урынбасары - Нәгыймов Наҗәт Мәсгут улы Тинчуринлыларга үзенең рәхмәтен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Зал тутырып килгән тамашачыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!!! 


---

--- | 29.11.2018

Ник ирегезне табибка алып бармыйсыз?

$
0
0
29.11.2018 Медицина
“Озакламый безне, кешеләр­не, Кызыл китапка кертергә туры килмәгәе. Кешелеккә бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный, чөнки ирләр, әкренләп, хатын-кызга әверелә бара”, – дип чаң суга ирләр сәламәтлеге клиникасы хуҗасы, уролог-андролог Любовь Мумладзе. Ир-атлар­ның сә­ламәтлеге мәсьәләләре бе­лән 40 елга якын шөгыльләнә инде ул.
Бу хакта тәҗрибәле белгеч “Та­тар-Информ”да узган матбугат оч­рашуында сөйләде. Хә­зер­ге көндә республикада яшәүче ир­ләр арасында җенес әгъзалары­ның хроник чирләре киң таралу күзәтелә икән. Моннан тыш, нәкъ менә безнең төбәктәге ирләрдә мә­ни бизе яман шеше күрсәткеченең шактый югары, ә тестостеронның шактый ук түбән булуы да борчый аны.   “Барлык хатын-кызларга мө­рә­җәгать итәм. Хатын-кыз бит – гаилә учагын, гаиләнең барлык әгъза­ла­рының сәламәтлеген саклаучы зат. Ләкин хатын-кызлар нишләптер үз канат асларында балалары гына түгел, кайгыртуга мохтаҗ ирләре дә барлыгын онытып җибәрә. Хәзерге вакытта яшьләр дә картлык авырулары белән чирли башлады. Мәсә­лән, тромбозлар ешайды. Кече оча әгъзаларында кан әйләнеше бозылган икән, димәк ирләрнең җенси дәрте кими дигән сүз. Хатын-кызлар, ник ирләрегезне табибка алып бармыйсыз? Ник улларыгызны кечкенә чакта ук тикшертмисез? Ирләрнең организмы бик четерекле итеп яратылган, бик нәзберек. Аеруча бала чакта аңа игътибарлы булырга, ир баланы яшьтән үк хирург, уролог кебек табибларга күрсәтергә кирәк, – дип сөй­ләде андролог ханым. – 50 яшь­тән узган ир-атлар сәламәтлеге шулай ук аерым сөйләшүне таләп итә. Монысы инде – һәр гаилә өчен диярлек трагедия. Онытмагыз: 50 яшь ирләр өчен хөкем карары түгел әле. 50 яшьлек ир-ат – сәламәт, барлык ирлек функцияләре эшли торган кеше ул. Бары тик тиешле вакытта диспансеризация узып торырга гына кирәк. Ләкин халык андый тик­шерүләргә йөрми. Вакытсыз үлемнәрдә табибларны гаеп­ләп калдырырга яраталар. Табиб­лар, чир соңгы стадиясенә җиткәч, берни эшли алмый. Иң мөһиме – чир азып киткәнне көт­мичә, алданрак тикшеренеп тору. Ирләр сәламәт­леген тикшерү өчен махсус скрининглар бар, килегез генә. Мә­сәлән, мәни бизе яман шеше бу­лу-булмауны билгели торган анализ (простатспецифик антиген – ПСА) тапшыру утыз яшьтән узган ирләр өчен мәҗбүри (шул хакта Россия Сәламәтлек саклау ми­нистр­лы­гының 50 нче номерлы боерыгы бар). Әмма мондый анализның барлыгын халыкның 15-20 проценты гына белсә беләдер.   Тагын бер әһәмиятле тема – холестерин. Холестерин төерләре йө­рәктәге, муендагы кан тамырларын да каплый ала, ә җенес әгъза­ларындагы кан тамырлары бит бик нечкә. Төерчекләргә аларны томалау берни тормый. Холестерины югары булган кешеләрдә, әлбәттә, импотентлык барлыкка килә инде.   Ирләрдә җенси юл белән йоктырылган чирләр дә бик күп очрый. Без, табиблар, айсбергның өске өле­шен – тикшерелергә килгән ке­ше­ләр­не генә күрәбез. Ә йогышлы чир­ләрнең иң күбе тирәндәрәк ята, алар вакыт узу белән, әле анда, әле монда калкып чыга: кысырлык, җе­нес әгъ­засының хроник ялкынсынуы, сукыраю, буыннар авырту рә­ве­шендә (хламидиоз һәм гонорея буыннарга һөҗүм итә). Сүз уңаеннан, хламидиоз – гаять мәкер­ле инфекция, аны ачык­лау бик кыен. Хламидия күзәнәк эчендә яши, күзәнәкне үтерә һәм әгъзаның эшчәнлеген боза. Кысырлык шулай барлыкка килә. Заманча медицинада бала таптыру­ның ЭКО, ИКСИ кебек юллары бар, билгеле. Тик андый ысул белән дөнь­я­га ки­терелгән балалар күп төр­ле чир­ләргә бирешүчән була. Әгәр гаи­ләдә бала булмауда ир-ат гаепле икән, ясалма юл белән тудырылган ир балага да шул ук проблема күчәчәк”.   Республика онкология диспан­серының урология бүлеге мөдире Марат Насруллаев әйтүенчә, мәни бизе яман шеше – ирләр арасында иң күп таралган чирләрнең берсе. Шуңа күрә табибларның төп бурычы – чирне башлангыч стадиялә­рендә үк ачыклау. “Республикада тикшерелгән 100 ир кешенең егер­ме-утызында яман шеш табыла. Авы­ру “яшәрә”. Яшь кешеләр күб­рәк авырый башлаган дигән сүз түгел бу. Берничә ел элек чир 3-4 нче стадиясенә җиткәч кенә бе­ле­нә, кешене инде терелтеп булмый, табиблар ничек тә булса аның гомерен озайту һәм тормышын җи­ңеләйтү турында гына уйлый иде. Ә хәзер медицинадагы югары тех­но­логияләр ярдәмендә яман шешне башлангыч стадиясендә үк ачык­лау, чирдән тулысынча коткару мөмкин. ПСА анализы тайпылышлар барлыгын күрсәткән очракта, урологлар үзләре дәваларга алынмасын, ә пациентны онкологларга җибәрсен иде. Онкологлар яман шешне иртәрәк күреп алыр һәм дәвалый башлар, – ди ул. – Чыннан да, ир-атлар тикшерелергә, дәва­ланырга курка. Ә инде сүз яман шеш турында барганда, бигрәк тә югалып калалар. Чөнки элегрәк яман шеш белән бергә мәни бизе бөтенләй алып ташлана һәм кеше импотент булып кала иде. Ирләрне аеруча шунысы куркыта һәм еш кына алар опера­циядән баш тарта. Хәзер дәвалауның башка ысуллары да бар, бизне дә, аның функ­цияләрен дә саклап калып була”.   Ирләребезне яман шештән ничек сакларга соң? “Симертмәскә, нәр­сә ашауларына, спорт белән шөгыльләнүләренә игътибар итәр­гә, – дип киңәш бирә Марат Насруллаев. – Дөрес тукланган, спорт белән шөгыльләнгән кешедә беркайчан да простата рагы булмый, дип кистереп әйтү мөмкин түгел анысы. Шулай да бар яклап сәламәт булган ир-ат яман шешкә сирәгрәк бирешә. Җенси тормыш шулай ук бик әһәмиятле. Җенси якынлык атнага ике-өч тапкырдан да ким булмаска тиеш. Нә­сел­дәнлек тә зур роль уйный. Әгәр якын туганнары арасында яман шеш белән авыручылар бар икән, ирегез­нең ел саен (елга ике тапкыр булса, тагын да яхшырак) ПСА анализы биреп, мәни бизенә УЗИ үтеп торуы зарур”.
Фәния ФӘИЗОВА

--- | 29.11.2018

Булат Җиһаншин яңа туган улының исемен аңламаучыларга каршы ҖАВАП бирде

$
0
0
29.11.2018 Шоу-бизнес
Популяр җырчы Булат Җиһаншинның улы туган дип язган идек. Тормыш иптәше Альфира нарасыйны Азнакай бала тудыру йортында тапкан.

“Ә инде исемгә килгәндә, балабызның фамилиясе минеке, үзе Булат улы - шуңа исемне хатыным сайлады. Ә миңа бик ошады. Шулай итеп, бу дөньяга Кемаль Булат улы Җиһаншин туды”, - дип "Матбугат.ру" укучылары белән зур сөенечен бүлешкән иде җырчы.

Ләкин бу исемне аңламаучылар да табылган. Аларга каршы Булат Җиһаншин "Матбугат.ру" инстаграмында болай ди:

- Камал һәм Кемаль гарәпчә бертөрле языла. Чөнки бу бер исем, ягъни гарәп, мөселман исеме.  "Җитлеккән" дигән сүз. Моны безгә хәзрәт әйтте. "Кемаль" татарча әйтелешендә дөресрәк тә була. Чөнки татар телендә гарәп сүзләре йомшаграк әйтелә. Интернетта улыбызның исеме резонанс куптаруның бер гади сәбәбе бар: әле ияләшмәгәннәр генә. Төркиядә, Кырым татарларында бу исем популяр. Элекке заманда бездә дә булган бу исем. Әйе без моны Төркиядә ишетеп кайттык. Аннан соң сериалларда да ишеттек. Шуңа хатыным Альфира бу исемне тәкъдим итте, - дип җавап кайтарды җырчы Булат Җиһаншин.  
Эльза ГАЗИЗОВА

--- | 29.11.2018

Челпәрәмә килгән гомерләр

$
0
0
29.11.2018 Язмыш
Мәктәп елларыннан бирле бер-берсен ошатып йөргән Нурия белән Зөфәр быел олы тормыш сукмагына басты. Йокы бүлмәсендә таралып йоклап яткан иренең өстенә ябып, аш бүлмәсенә чыкты яшь килен. Иртә иде әле, әтәчләр дә уянмаган.
Иске өйгә таба ризыгы исе таралды, газ плитәсендә чәйнек җырлап тора. Песи адымнары белән генә каенанасы Гөләндәм карчык торып чыкты.   – Ник бик иртә тордың соң әле, кызым? Артык эш юк, тагын бераз йоклар идең. Яшь чакта йокы тәмле була ул, – дип Нуриянең күңелен күтәреп җибәрде. – Әй, әнкәй, шулай иртә торып өйрәнелгән инде. Авыл кешесенең шул инде, – диде.   Тату гына, аңлашып-ярдәмләшеп яши башлады алар. Гаиләдә тынычлык, хөрмәт һәм ярату хөкем сөрде.   Җәй башында Нурия кыз бала тапты. Зөфәрнең алар бәби тудыру йортыннан кайтуга нәни карават ясап куюына бик сөенде хатын. Ул белмәгән әллә нинди һөнәрләре бар икән бит иренең. Хатынын бәхетле итәр өчен җанын бирергә әзер иде аның Зөфәре.   Бала вакыттан ук әти-әнисен югалтып, әбисе белән генә үскән Нурия, каенанасының “кызым” дип дәшүенә, аңа карата ачык йөзле булуына бик шатланды. Каенанасына көннән-көн якыная барды. Үз әнисе кебек хис итте ул Гөләндәм карчыкны. Зөфәр дә, кадерле кешеләренең яхшы мөнәсәбәтен күреп, канатланып эшләде.   Нәни кызлары Зөлфиягә дүрт яшь тулган көннәрдә әбиләре кинәт кенә авырып урынга егылды. Эштән кайтып кергән Нуриянең итәгенә кечкенә Зөлфия килеп сарылды: – Әбием йоклый да йоклый, – диде.   Эшнең нидә икәнен аңлаган хатын ире янына йөгерде. Яшь гаилә иң кадерле кешесен югалтты.   Борчулы, кайгылы көннәр кичергәнгәме, хатын икенче кызын вакытыннан алда тудырды. Хәсрәтләр онытылды, йөрәк яралары бераз басылды дигәндә генә Нуриягә иренең аңын югалтып егылуы, аны хастаханәгә озатулары турында хәбәр иттеләр. Ике кызын күршеләренә калдырып, Нурия ире янына китте. Ләкин кадерлесен тере килеш күрергә насыйп булмады аңа. Кинәт кенә йөрәге тибүдән туктаган ирне коткарып калу мөмкинлеге булмавын кат-кат аңлатсалар да, Нурия ышанырга теләмәде. “Бер бәхетсез гел бәхетсез. Нишләп миңа гына шундый авыр сынаулар бирәсең, Ходаем?” дип өзгәләнеп елый-елый ирен җир куенына салды.   Ялгызы гына авылда яшисе килмәде Нуриянең. Бар булган мөлкәтен сатып, ике баласы белән чит-ят шәһәргә барып урнашты. Бүлмә табып, хуҗабикәгә торак өчен ярты елга алдан түләп куйды да, берничә сәгатьлек кенә эшкә урнашты. Кызлары кечкенә булсалар да, әниләренең борчулы, кәефсез йөзен күреп, басынкы, тәртипле булдылар.   Олы кызы Зөлфиянең туган көне җитте. Аңа бүләк тә карармын, кичкә эшкә киткәнче сөт белән ипи дә алырмын дип кибеткә барырга булды. “Сеңлеңне яхшы кара, кызым, хәзер кайтып җитәм”, – дип чыгып йөгерде. Урамда күз ачкысыз буран башланган иде. Юл аша чыгып барганда Нурия таеп егылды. Өстенә ыжгырып килүче автобусны күреп калганда соң иде инде... Автобусның зур тәгәрмәчләре баш турысына килеп җиткәндә ике кызын күз алдына китерде: бу балалар минсез нишләр икән?   ...Кан эчендә яткан хатынның җансыз гәүдәсен моргка алып киттеләр. Үзе белән документлары булмау сәбәпле шәхесен озак ачыклый алмадылар. Чөнки Нурия күптән түгел генә яши башлаган йортта хатынны белүче кеше юк, күршеләре белән дә танышырга өлгермәгән иде. Әниләре үлем тырнагына эләккәндә ике кызчык бер ни дә белми иде. Олы кызы әнисен озак көтте. Тәрәзә аша күз карашы белән үтеп-сүтеп торган дистәләрчә кешеләр арасыннан әнисен эзләде. Көндез өйдә була иде бит әнисе! Кайда соң ул? Сеңлесе дә уянып елый башлады. Сөт шешәсенә шикәр комы салып, чәйнектән су агызып бирде аңа апасы. Суыткычта да берни юк – консерва белән сыек май гына... Сөт белән ипи дә беткән иде. Кайда соң бу әни?!   ...Коридорда ишек ачылды, ачкычлар шалтырады. Тик ишек артыннан тилмереп көткән газиз әни генә күренмәде. Олы кыз күпме генә ишекне дөбердәтеп, шакып кычкырса да, ачучы булмады. Сеңлесенең генә түгел, аның үзенең дә бик нык ашыйсы килә башлады. Ач балалар хәлсезләнеп, елаштылар. Тәрәзә ярыкларыннан кергән җилдән туңып, кочаклашып яттылар.   Берничә атнадан соң фатир хуҗасы Нурияләрнең хәлен белеп чыгасы итте. Бик озак кыңгырауга басып, дөбердәтеп тә ачучы булмагач, үз ачкычлары белән ишекне ачып керде. Бер-берсен кочаклап, зәңгәрләнеп каткан ике нарасыйны күрше-күлән җыелып соңга юлга озатты. Бик тә үкенечле үлемнәр иде бу. Хәзер инде Нуриянең ике фәрештәгә тиң кызчыклары да үз янындадыр...   Миләүшә Мәликова.
---

--- | 29.11.2018

11 бала әтисе һәм 10 онык бабасы Исмәгыйль Шәңгәрәев: «Бала тәрбиясендә шәригать кануннарына һәм гореф-гадәткә таянам»

$
0
0
29.11.2018 Милләт
Исмәгыйль Каләметдин улы Шәңгәрәев – җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге «ДАН» компанияләре төркеменең президенты. Евразия телевидение һәм радиоакадемиясе академигы.
Балачак   – Бүген татар дөньясында билгеле булган Исмәгыйль Шәңгәрәевнең бала чагы ничегрәк үтте икән? Нинди истәлекләр, уй-кичерешләр аны сабый чорыннан озата килә? – Минем тормышым туу белән сәяхәтләрдән башланды. 1956 елда Оренбург өлкәсенең Бугуруслан шәһәрендә туганмын. Шул ук елны әтиемне Ростов-на-Дону шәһәренә имам итеп эшкә җибәрәләр һәм без күчеп китәбез.     Әти мулла булганга күрә, минем күпчелек хатирәләрем дә мәҗлесләр белән бәйле. Гомумән, татарларда мәҗлес җыюны феномен дип әйтәсем килә. Мәҗлесләрдә татар телендә вәгазьләр укыла иде, заманасында халкыбызны диненнән, теленнән аермауда зур хезмәт куючы нәтиҗәле чара шул иде. Дин, тел мәсьәләсе татарда бүгенге көндә дә актуаль булып кала. Миңа җиде яшь булганда, әтиемне Пермь шәһәренә имам итеп җибәрделәр, гаиләбез белән шунда күченеп киттек. Анда яшәгән вакытым аерым өч дөнья буларак истә калган.   Беренче дөнья – гаилә, бездә татар, мөселман дөньясы иде, бар нәрсә дә татарча, хәләл иде. Икенче дөнья – урам, анда гомумән башкача галәм, үз эченә барысын да алган тәртипсезлек иде. Өченче – мәктәп, пионер, комсомол, макулатура, комсомол җыелышлары дөньясы. Төрле очраклар булды мәктәптә дә, Рамазан ае вакытларында, уразадамы-түгелме икәнлекне ачыклар өчен, укытучылар су, витаминнар бирәләр иде. Мәктәптә мин беркайчан да ит ашамадым, балык кына ашыйм дип әйтә торган идем. Шушы өч дөньяга яраклашып яшәү минем алдагы тормышым өчен яхшы чыныгу-тренировка булгандыр. Гомумән, әтиемне имам итеп илнең төрле шәһәрләренә эшкә җибәрүләр минем шәхесемне формалаштыруда зур роль уйнагандыр, чөнки төрле мохитләргә җайлашып яшәргә кирәк иде. Хәзерге балалар башка шартларда, «парниковый» булып үсәләр, самими, чәчәкләр кебек. Безнең буын башка шартларда үсте.  
– Мәктәп, студент еллары, беренче эш урыны, беренче хезмәт хакы... Ул вакыттагы уй-хыяллар һәм бүгенге чынбарлык. Уртаклык бармы? – Беренчедән, мин үзенең юнәлеше буенча укып, гомер буе шушы эшенә багышлап яшәгән кешеләрдән ак көнләшү белән көнләшәм. Беренче белемем – Совет сәүдә техникумы, технолог бүлекчәсендә укыдым, 5нче поварлык разрядым бар. Аннары 80нче елларда аудиокассеталар бизнесына кереп киттем, ТАСМА заводы белән берлектә, пластинкалар чыгара идек, «Ласковый май» төркемен продюсировать иттем.   90нчы елларда халык бизнеска яңа керә башлады, мин инде бизнестан чыгып, намазга килдем, мәчетләр төзеттем, аннары Оренбург өлкәсенең мөфтие итеп билгеләндем. 2000 еллар башында чит илгә чыгып киттем. Ризык йөртә, ди бит халык. Нәрсәгә тотынсам да, килеп чыга ул үзе (елмая).
Беренче мәхәббәт
– Алдагы соравымны дәвам итеп, беренче мәхәббәт дип тә әйтәсем килгән иде. Гаилә корып, яңа тормыш башлаган елларга да кайтып килик әле... – Беренче мәхәббәт беренче хатыным белән бәйле... Аны югалттым... Яман шеш белән авырды. Дәвалар өчен Америкага да алып барган идем, Тибет якларына да йөрдек, күрәсең, насыйбы кыска гомерле булган. 35 яшемдә ике бала белән торып калдым.     Бераз вакыт узгач, Мәрьямне очраттым, бүгенге көндә ул – 11 бала анасы, 10 оныгыбыз бар. Мәрьямнең әбисе – Татарстан халкы өчен билгеле, якын булган Рәшидә абыстай. Бергә тормыш корганга 27 ел вакыт узып та киткән, тормышта төрле хәлләр булды, хәләл җефетем һәрчак янымда, тугрылыгы өчен мин бик рәхмәтле аңа.   Гаилә кануннары
– Сез бүген зур гаилә башлыгы. Гаиләгездәге иң мөһим канун нинди? Туган илдән читтә, туган телне саклауның авырлыклары бармы? – Бу илдә балалар тәрбиясенә килгәндә, бала ниндидер субкультурага кереп китәр, юлдан язар дигән борчылулар юк. Гадәттә, яшьләр урамда күргән коткыларга кызыгып кереп китә, монда урамда андый әдәпсезлек юк.   Безнең өйдә тулысынча татар мохите. Хәләл җефетем белән икебез дә татарча сөйләшәбез. Казан, Уфадан тәрбияче, укытучыларны да фәкать татар теллеләрен чакыртабыз. Һәр балам кимендә дүрт тел белә – татарча, русча, инглизчә, гарәпчә. Ел дәвамында Татарстанда узган төрле чараларда һәрдаим катнашып торалар. Әле күптән түгел егетләребез VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында делегат буларак катнашты, яшьләр форумы кысаларында олы улым Исламны Гарәп Әмирлекләрендәге Татарстан илчесе (посол) итеп билгеләгәннәр. Татарстан белән элемтәне өзмәскә тырышабыз, бу фактор балаларның милли үзаңын ныгытуда да зур роль уйный.     Мин барлык универсаль булган алымнарны да кулланам, «Воспитание детей мусульман в светском государстве» дигән китабым бар. Беренче чиратта, мөселманнар тирәсендә формалашкан стереотипларны үзгәртү ниятеннән дә язылды ул китап. Гадәттә, намазда дисәң, җәмгыятьтән аерылган, бу дөньядан читләшкән итеп күзаллый күпчелек халык. Юк, киресенчә, үземнең балалардан әйтәм, алар – намазлы, яңа белемгә ачык, актив гражданлык позицияле кешеләр. Менә 15 ноябрь көнне кызым Хәдия, Казахстанда Х Халыкара яшь дизайнерлар бәйгесендә катнашып, I дәрәҗә диплом алып кайтты. Миланга чакырганнар, сөбханаллаһ. Әлбәттә инде, балаларымны тәрбияләүдә, беренче чиратта, шәригать кануннарына таянам. Аннары һәрберебезнең бурычы – милләтебезнең гореф-гадәтләрен сеңдерү. Гаилә кору мәсьәләсендә дә шул ике нисбәткә таяну. Тел белән дин бик тыгыз бәйләнештә булганда, аларны икесен бергә алып барганда гына тел, милләт сакланачак. Мөселманнарга килгәндә, бик яратам Лондондагы мэр үрнәген. Лондон белән халыкны таныштырасы юк, ул – дөньякүләм алдынгы шәһәр, шул шәһәрнең мэры – мөселман кешесе. Балаларымның да актив тормыш позициясен алып бару яклымын.   Башта үзең ярдәм ит!
– Исмәгыйль әфәндене бик күпләр кунакчыл кеше буларак беләләр. Бу очрашулар сезгә нәрсә бирә? Арытмыймы? – Әле интернет челтәрендә кунакларымның 20 процентын гына күрсәтәм, 80 процентын күрми каласыз (көлә). Бу очракка хәдисләр бар, әти-әниемнең сүзләре дә исемә килә: «Кунак килгәндә, бәрәкәт килә», «Син кунак итсәң, сине кунак итәрләр». Гомумән, мин кешеләр яратам, сөйләшергә иренмим. Уңышымның зур өлеше шушы сыйфатыма барып тоташадыр.     Әниемнең бер догасы бар иде: «Йә Раббым, көткән урыннарыңнан да, көтмәгән урыннарыңнан да олы ярдәмеңнән калдырма» дигән. Чыннан да, хәрәкәттә – бәрәкәт, ди бит халык. Алма пеш, авызыма төш, дип кенә уңышка ирешеп булмый. Менә бер хәл исемә төште. Инде дистәләгән ел узган... Бугуруслан шәһәрендә бер сайлауларда катнашырга туры килгән иде. Җыелган халык арасыннан беренче булып басып бер хатын, гомумән, таныш түгел хатын-кыз, минем кандидатураны яклап, матур, көчле сүзләр әйтте. Сайлауда җиңдем ул көнне, аннары теге хатын-кыздан барып сорадым, кем соң сез һәм нигә минем өчен шулай тырыштыгыз дип. Ахыр чиктә бу хатын-кызны әллә ничә ел элек яңгырлы көнне, автовокзал тукталышыннан узып барышлый туктап, алып кайткан булганмын икән. Минем өчен бит инде бу юл уңае гына булган хәл, ә кешенең күңелендә калып, кире үземә дә ярдәме тиде.  

Киләчәккә өметләр
– Исмәгыйль Шәңгәрәевне нәрсә белән гаҗәпләндереп була? Нәрсә аны чыгырыннан чыгара ала? Уңышлы бизнес юлы, гадәттә, четерекле була, авыр минутларыгызны ничек кичерәсез? – Мине гаҗәпләндерәсе әйберләр калдымы икән дөньяда? Шулай да, әле күптән түгел генә гаҗәпләндем: интернетта чиста татарча сөйләшкән Африка һәм япон егетләре турында сюжет карадым! Россиядә яшәп, регионнарда татар балалары туган телләренә битараф. Татарстанда татар теленең хәлләре турында укып барам, борчылам, тел мәсьәләсе буенча үзем дә мәкаләләр бастырдым.     Инде авыр минутларыма килгәндә... Бездә 11 бала, хатыным ике-өч ел саен бәби алып кайтып торды, нинди генә җилләр исмәсен, өйгә гаиләм янына кайтып, шушы кечкенә сабыйларны кулыма алсам, минем барлык борчуларым бетә. Һәрбер бала үзенең бәрәкәте белән туа, балаларым – Аллаһның рәхмәте.   – Туган ягыгызга еш кайтасызмы? Балаларыгызның киләчәген ничек күрәсез? – Күпчелек әкиятләр, җырлар, шигырьләребез юктан гына туган якларыбызга барып тоташмыйдыр, күрәсең. Миңа эшем белән бәйле сирәгрәк кайтырга туры килә, хәзер заманалар да үзгәрде, югары технологияләр тормышыбызны бик җайлаштырды, Аллага шөкер. Якыннарым белән һәр көн булсынмы скайп, ватсап аша элемтәдәбез. Ялларга туганнарым кунакка һәрдаим килеп торалар.     Балалар киләчәгенә килгәндә, каты бәреләсем килми, чөнки без – төрле буын кешеләре. Без «обязательный» балалар булып үстек. 40 градус салкында да дәресне калдырмыйча укып йөрдем, якшәмбе көннәрендә дә торып киткән вакытлар булды. Хәзер без сезнең белән бик прогрессив заманда яшибез, минут саен үзгәреп тора барысы да, балалар да хәзер башка төрле. Балаларыма үзләренә уңайлы җирлекне табып, җаннарына рәхәт урында яшәүләрен теләр идем. Яшәгән дәүләтләрен, халкын яратсыннар. Яшәгән дәүләтләренә файдалы кешеләр булсыннар. Минем шикелле эшләгән урыннары да, ял иткән урыннары да бергә булсын. Әлбәттә, гаилә кору мәсьәләсендә мөселман, татар кешеләрен табып, гаилә коруларын теләр идем.   Бурыч
– Исмәгыйль әфәнде, сез Берләшкән Гарәп Әмирлекләре татар ассоциациясен җитәклисез. Күпмеләп татар яши анда? Ни белән шөгыльләнәләр? – Гарәп Әмирлекләрендә 400 меңләп рус телле халык яши дигән мәгълүмат бар, шуның кимендә 10 проценты татарча сөйләшә дип әйтсәк, ялгышмабыздыр. Аңлавыгызча, мин бик ачык кеше, мөрәҗәгать иткән кешеләргә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Яныма халык җыелуда тугызынчы ел эшләп килгән «Казан» татар ашлары ресторанының роле зур. Татарстан, Россия, мөселман бәйрәмнәрен калдырмыйча, дусларны, танышларны, милләттәшләремне җыярга тырышам. Танышсыннар, бер-берсен танып, киләчәктә ярдәм итсеннәр өчен мәйданчык булдырам. Корбан гаетләренә 100дән артык кеше җыелып торабыз, Аллага шөкер. Билгеле, танылган кешеләр кунакка килсә дә, иҗади очрашулар оештырам. Күптән түгел Мария Шукшина белән очраштык, моңарчы Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовны чакырган идем.     – Яхшы яшәү өчен, кеше нишләргә тиеш? – Без бик тырыш милләт буларак үзебезне таныттык. Татар авылларына керсәң, гөлбакчага эләккән шикелле, йортлар берсеннән-берсе ямьлерәк. Шушы ритмны югалтмыйча яшәргә кирәк.     Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чит илдәге татарлар белән яхшы элемтәләрне саклап килә, ярдәм күрсәтеп тора.   Кытай халкының «Чайна таун»ы шикелле, безгә дә татарлар яшәгән илләрдә, шәһәрләрдә үзебезнең «Татар бистәләре»н булдырырга кирәк, әле моның өчен тарихи нигезләребез дә бар. Милләтебезне саклыйк, туган телебезне алдагы буыннарга да җиткерү бурычы нәкъ безнең өстә.     Әңгәмәдәш – Ленария МӨСЛИМ, Дубай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре
---

--- | 29.11.2018

Исерекләр "Татар радиосы"на һөҗүм иткән

$
0
0
29.11.2018 Криминал
28 ноябрь көнне Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районында “Татар Радиосы” милли радиостанциясе студиясенә һөҗүм иткәннәр. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге радиостанциянең мөхәррире Фәрит Аймалетдинов хәбәр итте.
“Безнең радиостанциянең студиясе аерым бинада урнашмаган, арендалап тордык. Һөҗүм итүчеләрнең ачкычлары булган, алар ишекләрне үзләре ачып кергән. Минем аңлавымча, шунда кәеф-сафа корып утырганнар һәм кызык эзләп студиягә кергәннәр. Һөҗүм итү өчен алай җитди сәбәпләр юк, шуңа күрә шау-шу куптарырга кирәкми”, - диде ул.   Фәрит Аймалетдинов сүзләренә караганда, һөҗүм итүчеләр исерек хәлдә булган, дип яза агентлык. Радиостанциянең техник бинасына бәреп кергән өч ир-егет аппаратурага зыян китерергә өлгермәгән. Полиция хезмәткәрләре өч һөҗүмченең икесен тоткарлаган, берсе кача алган. Хәзерге вакытта вакыйга факты буенча тикшерү эше бара.  
---

--- | 29.11.2018

Апас төбәгендә Шәүкәт Галиевка багышланган чаралар уза

$
0
0
29.11.2018 Әдәбият
30 ноябрьдә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты Шәүкәт Галиевның туган ягы – Татарстанның Апас районында шагыйрьнең тууына 90 ел тулуга багышланган чаралар узачак.
15.15 сәгатьтә – Шәүкәт Галиев бюстына чәчәкләр салу.   15.30 сәгатьтә – язмышы Апас төбәге шәхесләре белән тыгыз бәйле булган легендар татар язучысы Абдулла Алишка бюст ачу.(Билгеле булганча Абдулла Алиш исемендәге премияне беренче булып Шәүкәт Галиев алган).   16.30 сәгатьтә – Шәүкәт Галиевның Олы Бакырчы авылындагы музей – йортын карау   17.00  сәгатьтә – Олы Бакырчыдагы Шәүкәт Галиев исемендәге мәктәпне карау   18.00 сәгатьтә – Олы Бакырчы авылы Мәдәният йортында «Без Шәүкәт Галиев якташлары» дип аталган музыкаль кичә.   Күренекле шагыйрь Шәүкәт Галиевка багышланган чараларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, язучылар Факил Сафин, Ленар Шәех, Рәшит Бәшәров, Әнәс Хәсәнов,  Йолдыз Шәрапова, Фоат Галимуллин, Гөлзада Бәйрәмова, Асия Юнысова, Рәсимә Гарифуллина, Рифат Җамал, Хәбир Ибраһим, Рәдиф Сәгъди, Абдулла Алишның туганнары Азат Сункишев, Гөлшат Сункишева катнаша.  
---

--- | 29.11.2018

Динә Гарипова: “Күңелемә татар җырлары җитми”

$
0
0
30.11.2018 Шоу-бизнес
Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе дүртенче тапкыр Рөстәм Яхин исемендәге музыка фестивален үткәрде. Аның һәр елы тамашачыга ниндидер яңалык алып килә. Быел гала-концерт эстрада-джаз стилендә үтте һәм үзебезнең оркестр, үзебезнең белгечләр ярдәмендә “Үзгәреш җиле”ннән ким булмаган бәйрәм ясады. Ләкин чарада рәсми затлар күренмәде.
Фестивальне дәрәҗәсен “Голос” проекты җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова бермә-бер күтәрде. Динә концерт дәвамында журналистлар белән ихлас аралашты, татар теле, җыры хакында фикерләре белән уртаклашты.   – Динә, бер ел элек татар телен мәктәпләрдән кысрыклау башланды. Без һәрбер милләттәшебездән бу мәсьәләгә мөнәсәбәтен белешәбез һәм татар телен популярлаштыруга үзегездән нинди өлеш кертәсез дигән сорауны бирәбез.   – Мин татар җырларын һәм татар телен бик яратам. Татар теле, аһәңле, моңлы. Җырлап тора торган тел дип тә әйтер идем. Ә инде мәктәпләрдә татар теле дәресләренең кимүе, минемчә, бик зур югалту. Без бит Татарстанда яшибез һәм үз телебезне белергә, аны киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Ана теле, гореф-гадәт, йолалар һәр милләтнең кабатланмас ягы, асылы. Милли асылны аңлау ул тора-бара да килергә мөмкин. Урыс телендә диск яздыра башлаган идек. Эш дәвамында татарча аудиоҗыентык та әзерләргә дигән карарга килдек. Татарча җырлар мине башкалардан аерып тора торган үзенчәлек тә бит ул. Аннан килеп үз мисалымда телебезнең матурлыгын, байлыгын да күрсәтәсем килә.   – Репертуарыгызда татарча җырлар күпме?   – Татарча җырлар репертуарымда артканнан арта бара. Элек мин төрле музыкантлар иҗат иткән популяр җырларны, халык җырларын, классик әсәрләр башкара идем, хәзер үз җырларыбыз барлыкка килде. Әйтик, “Күңел”не Тукай сүзләренә үзем иҗат иттем, икенчесен композитор Радик Сәлимов белән яздык. Татар җырларын иҗат итү юнәлешендә актив эшлибез. Дөресен әйтим, күңелемә татар җырлары җитми. Мин аларны Татарстанда, татарларга гына түгел, чит илләрдә дә яңгыратырга, татар җырын танытырга телим.   – “Күңел”не язу тарихы белән бүлешсәгез иде.   – “Күңел” Рөстәм Яхин тәэсирендә туды да инде. Яхин музыкасы һәрвакыт дулкынландыра иде. Бер яктан ул башкаручыга авыр бурычлар куя, ә дөрес итеп җырлаганда әсәр тамашачыга бик җиңел һәм гади булып тоела. Яхинда музыка белән поэзия бербөтен, шуңа күрә аның тәэсир көче бик зур. Минем дә шундый халыкчан, тыңлаучыга якын җыр тудырасым килде. Мондый җыр Тукай иҗатына таянганда гына туарга мөмкин. Шулай итеп Тукай китабын укыганда “Күңел” дигән шигырьгә тап булдым. Аның һәрбер юлы көйле, бары тик ишетә белергә генә кирәк иде. Шигырь укыганда туган көйне диктофонга яздырып тавыш режиссерларына, аранжировка ясаучыларга җибәрдем. Уртак көч белән әлеге җыр туды. Аны әзерләгәндә читтән дә белгечләр җәлеп иттем. Әйтик, Волгоградтан команда эшләде һәм “Джем рекордс” студиясендә әлеге җыр туды. Әлеге студиядә эшләүчеләрнең Татарстанда булганы, татар телен ишеткәне юк. Миңа аларның җырны ничек кабул итүе күрү кызык иде. Җыр бик нәзәкатьле, назлы, очыш хисен тудыра, күз алдына табигать күренешләре килә, диде алар. “Күңел”дә “Enya”, “Secret Garden” төркемнәре иҗатлары белән да охшашлык бар икән. Татар телендә француз һәм төрек телләре белән уртаклыклар таптылар. Музыка белгечләре исә татар җыры яңача яңгырый диделәр. Минең менә шуңа ирешәсем килгән иде дә инде.   – Европаның һәм Россиянең зур проектларында катнашкан җырчыга Яхин фестивале нәрсә бирә?   – Яхин фестивален үзем өчен кызыклы тәҗрибә дип кабул иттем. Сирәк яңгыраган яисә онытылган композицияләрне барлау өчен дә менә дигән форсат булды. Яхин әсәрләрен күп тыңладым, күп эзләндем һәм сирәк яңгыраган ике җырны башкарам. Аларның берсе – “Агымсу” җыры. Монда да аңа яңа яңгыраш бирү кызыклы булды.   – Яхин фестивале һәр елны билгеле бер үзенчәлек таба. Аның иҗатын халыкчан башкаруда да ишеттек, фортепиано концертын да тыңладык. Быел композиторның иҗатын джаз стилендә ишетәбез. Яхиның иҗаты джазга ятышлымы?   – Музыка тарихында яңа юнәлешләр булдырган легендар төркемнәр бар. Әйтик “Битлз” төркеме. Ул төрле җырларны бик күп жанрларда башкара һәм алардан соң да яңа юнәлешләр барлыкка килә. “Битлз” үзенә күрә бер чор ул. Яхин иҗаты да нәкъ шундый ук үзенчәлеккә ия. Аның иҗаты берничек тә татар дөньясы кысаларында гына кала алмый. Дөньяда билгеле музыка белгечләре дә Яхин музыкасын ишеткәч, нинди кызыклы джаз аккордлары бар дип шакката.   – Җәмәгатьчелек джазга саграк карый. Бездә бу жанрны актив пропагандалаучы “Үзгәреш җиле” фестивале бар. Һәм бөтен җырларны да бер үк стильдә тыңлавы, аны кабул итүе бик авыр.   – Сезнең белән килешәм. Яхинның да бөтен җырларын джазга салырга ярамый. Ул төрле юнәлешләрдә иҗат иткән киңкырлы белгеч. Әмма кайбер җырларында джаз ноталары бар, моннан берничек тә котылып булмый. Әйтик, атаклы пианист джаз кануннарына туры килә дип әйтте һәм без танылган романсны джаз стилендә башкардык.   Фото: tatar-inform.ru
Гөлинә ГЫЙМАДОВА

--- | 30.11.2018

Фирдүс Тямаев нинди 5 тонна йөк сөйрәп йөри?

$
0
0
30.11.2018 Шоу-бизнес
Түбəн Новгород Тимерюлчылар мəдəният йортында үзенең кабатланмас чыгышлары белəн күп еллар дəвамында тамашачы күңелен яулаган, матур җырлары белəн тыңлаучысын сокландырган сəлəтле композитор, автор-башкаручы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев матур концерт бирде. «Мин сезне просто люблю» дигəн өч сəгатьлек тамашада ул җыр аша туганлык, гаилə мəсьəлəлəрен күтəрде.
Əти-əнисенə, туганнарына, дусларына, кече ватанына булган мəхəббəте турында да матур эчтəлекле җырлар башкарды. Чын күңелдəн җырлавы, очып торган дəртле биюлəре, «чəнечкеле» шаярулары - барысы да урын-лы, килешүле иде. Концерт алдыннан, вакыты шактый тыгыз булуга карамастан, җырчы “Туган як” газетасы журналистлары белəн очрашып, берничə сорауга җавап кайтарды, истəлеккə фотога төште һəм газета укучыларга бəхет телəп, автографын бирде. «Татарлыгыбызны, телебезне, гореф-гадəтлəребезне, милли мəдəниятебезне саклау буенча нижгар өлкəсендə бердəнбер татар басмасы булган «Туган як» газетасы мөһим эш башкара», - диде Фирдүс. Без, үз чиратыбызда, аңа газетабызның берничə экземплярын һəм яңа 2019 елга махсус календарь бүлəк иттек.   - Фирдүс, безнең нижгар җиренə беренче килүегез түгел дип белəбез...   - Əйе, дистə ел сəхнəдə булу дəверендə нижгар җирлегендə байтак туйлар алып барырга туры килде. Моннан берничə ел элек Анды сабан туенда чыгыш ясадык, аннары Сафаҗай авылында матур концерт биргəн идек. Гомумəн, Түбəн Новгородның үзенə концерт белəн беренче тапкыр килүебез. Өлкə үзəгендə концерт бирү – авыл сəхнəсендə генə чыгыш ясау түгел инде ул. “Нижгарлылар авыр халык, концертларга йөрми”, - дип куркыту- чылар булса да, без бернигə дə карамый, “ни булганы булыр инде” дип, əзерлəнеп, унбиш кеше юлга чыктык. Концертның сыйфаты югары булуы минем өчен бик мөһим. Шуңа күрə бүген махсус экраннар, яктылык эффектлары, музыкаль аппаратуралар алып килдек, авырлыклары якынча биш тонна.   - Безнең төбəк тамашачысы сезне ничек кабул итə?   - Дөресен əйткəндə, безне бер генə өлкəдə дə, бер генə районда да, хəтта бер генə авылда да начар каршы алганнары юк. Концертларыма минем кебек яшисе килеп торган, актив тамашачы килə, алар безне ярата, җырларыбызга кушылып җырлый. Мəскəүдə концертлар биргəндə дə, тамашачыларның жиде дистə процентын нижгар татар-мишəрлəре тəшкил итə дип əйтер идем.   - Миллəт бердəмлеге хакында Сез нинди фикердə?   - Без мишəрлəр, бердəм халык. Бу аеруча Түбəн Новгород, Пенза, Мəскəү, Самара, Ульян якларында нык сизелə. Сергач мишəрлəренə тукталсак, аларны шук, туры сүзле, “пробивнойлар” дип əйтер идем. Бу якларда татар-мишəрлəрнең гореф-гадəтлəре, йолалары бүгенгəчə сакланып килə, шуңа да мин сезнең белəн мактана алам. Русчалаштырып сөйлəшəбез хəзер, инде чукынасы гына калды. Балалар да, яшьтəшлəрем дə хəзер татарча җырлар тыңламыйлар, яше-карты гаджетлардан башка яши алмый.     Телебезне, мəдəниятебезне, гореф-гадəтлəребезне саклап калу юлында “Туган як” газетасы редакциясе, сез, журналистлар, тагын бер кабат əйтəм – мөһим эш башкарасыз. Юкка гына эшлəнə торган эш түгел бу, чөнки тел проблемасы киң таралды бүген. Бу биредə генə түгел, безнең Татарстанда да шулай ук. Без, үз чиратыбызда, барлык концертларыбызда бу теманы күтəреп чыгарга тырышабыз. Тик аны ничек тə хəл итəр өчен, барлык Россия, Татарстан татарларына берлəшеп эшлəргə кирəк. Тел беттеме, миллəт бетте дигəн сүз.   - “Туган як” газетасына, безнең укучыларга сезнең телəклəр.   - Газетаны укучылар саны кимемəсен, тиражы артканнан артып торсын, халкыбыз аны яратып укысын, телебезне онытмасын иде   Редакция коллективына алдагы елларда да газетаның йөзен саклап калырга, укучыларны бай һəм тирəн эчтəлекле язмалар белəн куандырып торырга язсын иде. Барчагызга да саулык-сəламəтлек, иҗади уңышлар, бəхет, иминлек телим. Белегез – мин сезне просто люблю.   - Əңгəмəгез өчен рəхмəт, Фирдүс.   - Сезгə рəхмəт, исəнлектə күрешик.   Ə концертка килгəндə, ул искиткеч иде. Җырчыны аерып торган дəртле, шаян җырлары да, салмак, уйланырга мəҗбүр итə торганнары да яңгырады, кыскасы, җырлатты да, елатты да Фирдүс, барчабыз да бик канəгать калдык. Безгə өлкə үзəгенə барып, яраткан җырчыбыз катнашында шушындый искиткеч тамаша карау мөмкинлеге тудырган өчен, редакциябезнең дуслары - Рамил Абдуллинга, Ринат Мангушевка, Харис Хакимовка, “Лидер” ФСКсы директоры Николай Ерамасовка һəм йөртүче Виктор Кныжовка олы рəхмəтлəребезне белдерəбез.  
Румия ХАМЗИНА

--- | 30.11.2018

Гаяз Исхакыйның "Көз"әсәрен аудиокитап буларак тыңлап була

$
0
0
30.11.2018 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты сайтының аудиокитаплар бүлегендә Гаяз Исхакыйның "Көз" әсәре урын алды. Аудиофайлларны түләүсез тыңлау һәм күчереп алу мөмкинлеге бар.

Моның өчен www.tatkniga.ru сайтына керергә кирәк. Мәшһүр әдипнең "Көз" әсәрен Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резедә Сәләхова укыды.


---

--- | 30.11.2018

Кариев театры "Зөһрә"курчак спектакле күрсәтә

$
0
0
30.11.2018 Мәдәният
«Борын-борын заманнардан ук кешеләр Айга карап, аның өстендәге сүрәтләрне күрергә омтылганнар. Еш кына әлеге сурәтләр көянтәле кызны хәтерләткән. Аңа карап кешеләр ул кызның айга ничек эләккәнен белергә теләгән».
«Зөһрә» әкияте нәкъ шул юллардан башлана. Ә 1 декабрьдә Кариев театрында аның премьерасы. Әлеге курчак театры «Ай кызы Зөһрә» китабына нигезләнгән. Премьера көнне китапны тәкъдим итү, балалар өчен мастер-класс, уеннар да булачак. Автор – Йолдыз Миңнуллина, режиссер һәм рәссам – Ксения Шачнева, спектакль Гүзәл Гарипова рәсемнәренә нигезләнгән.   Спектакльнең эскизы октябрьдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә тәкъдим ителгән иде. Һәм ул театрның декабрь афишасына кертелде. Аны 1 декабрь 12.00 сәгатьтә, 9 декабрьдә 12.00 һәм 14.00 сәгатьтә театрның Кече залында күрергә мөмкин булачак.
---

--- | 30.11.2018

Татар Моклокасында тантана

$
0
0
30.11.2018 Мәдәният
Узган атна азагында Татар Моклокасында бер дигән балалар мәйданчыгын тантаналы ачу чарасында катнашып кайттык, моклокалыларның шатлыкларын бүлешеп, бәйрәм өлеше алдык. Авылның киләчәк буынына шушындый искиткеч бүләкне хәлле һәм мәрхәмәтле авылдашлары Наил Билялетдинов ярдәме белән “Җирле инициативаларга булышлык» өлкә программасы кысаларында төзегәннәр. Бу хакта авыл башлыгы Салех Щегалев сөйләде.
“Туган авылыбызны төзекләндерүдә һәм матур итүдә планнар күп, хыяллар зурдан. Әмма күп очракта теләкләр мөмкинлекләр белән тәңгәл килми шул. Авылыбызның нәкъ үзәгендә диярлек басып торган гасырлык тарихи агач түбәнлегендәге шушы шакшы урынны тазарту хыялы күңелемне күптән борчып торды.   Аллаһыга рәхмәт яусын, язмыш Наил Хәсәнович белән очраштырды һәм ул бу мәсьәләне чишүдә ярдәмен ышандырды. Без тиз арада кирәкле кәгазьләрне тупладык та, менә шушындый балалар мәйданчыгы ясыйбыз дип, проектны өлкә комиссиясенә юлладык. Ә ул югарыда хуплау тапкач, җиң сызганып эшкә керештек: вагонлап чүп-чар чыгардык һәм шул кадәр үк ком ташыдык. Аллага мең шөкер, морадыбызга ирештек һәм шул уңайдан Наил Хәсәновичның әти-әнисенә, район хакимиятенә олы рәхмәтләремне белдерәм”, - дип сөйләде Салех Сафинович һәм бу эштә төп спонсор булган Наил Билялетдиновны Хөрмәт грамотасы белән бүләкләде.     Спас район администрациясе башлыгы Татьяна Бирюкова да, җирле мәктәп директоры Сергей Бунегин да балаларга заманча ял урыны булдырырга нык булышкан Наил Хәсәновичны Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр, аның исеменә күп җылы сүзләр әйттеләр. “Шундый мәрхәмәтле кешеләр безнең арада күбрәк булсын иде. Наил Хәсәнович ярдәме белән төзелгән әлеге балалар мәйданчыгы киләчәк буында туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйнаячак, кече ватанга хөрмәт уятачак”, - диде Татьяна Валентиновна.     Ә Сергей Викторович Салех Сафиновичны үзенчәлекле рәссам дип атады. Аның фикере буенча, җирле администрация башлыгы бар рәссамнарга хас булган пумала белән түгел, ә бүгенгедәй конкрет эшләре белән авылга өстәмә ямь биргән һәм файдалы булган мөһим гамәлләрен тормышка ашырып, туган авылы турында тарихка кереп калырлык үз рәсемен ясый. Чынлап та, район администрациясе башлыгы урынбасары Салех Кинзябаев әйтүенчә, “Җирле инициативаларга булышлык» программасы эшли башлаган елдан алып, Татар Моклокасы администрациясе бу проектның даими катнашучысы. Ә районның мәдәният бүлеге мөдире Елена Синева моклокалыларны, аеруча балаларны яңа мәйданчыкка сак карашлы булырга өндәде.     Әти-әниләр исеменнән күп балалы аналар – Гализә Кукаева белән Рәйсә Хабибуллина чыгыш ясадылар. Шуннан соң символик кызыл тасманы бәйрәмнең төп сәбәпчесе Наил әфәнде белән икенче класс укучысы Диләрә Салимҗанова кистеләр һәм, буа өзелгәндәй, халык агымы “Ручеёк” исемле ял паркына ашкынды, күз ачып йомганчы бар булган җиһазлар хәрәкәткә килде, парк бала-чага белән тулды. Бу көнне алар аеруча шат иделәр. Шуның өстенә спонсор нәни авылдашларына татлы күчтәнәчләр дә өләште, көзге күктәге кояш та җәйге сыман җылы нурлары белән сөендерде, моклокалыларның куанычларын күреп, елмаеп тора төсле иде.   И.Садеков фотолары.
Олег ХӨСӘИНОВ

--- | 30.11.2018

Камал театры Ульянда Халыкара фестивальдә катнаша

$
0
0
30.11.2018 Мәдәният
8 декабрьдә Ульян шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча режиссер Айдар Җаббаров сәхнәләштергән "Агыла да болыт агыла..." спектаклен тәкъдим итә. Спектакль И.А.Гончаров исемендәге Ульян драма театры сәхнәсендә "Россия дәүләте тарихы.
Ватан һәм язмыш" IV Халыкара театр фестивале кысаларында уйнала. Фестивальдә, шулай ук, Кишинев, Минск, Мәскәү, Мытищи, Тверь һәм Ульян шәһәрләреннән театрлар катнаша.    Фестиваль турында:   "Россия дәүләте тарихы. Ватан һәм язмыш" проекты язучы Николай Карамзинның тууына 2016 елда 250 ел тулу уңаеннан үтәчәк бәйрәмнәр турында 2013 елны Президент Владимир Путинның күрсәтмәсе нигезендә барлыкка килә.  IV фестиваль Россиядә үтәчәк театр елының прологы булып тора. Фестиваль ачылышына «У Никитских ворот» Мәскәү театрыннан махсус кунак - Россиянең халык артисты Марк Розовский да килде. «Фестивальнең миссиясе – театр сәнгате ярдәмендә илнең тарихи юлын төрле яклап күрсәтү. Театр елында сәнгать, җәмгыять һәм дәүләт мөнәсәбәтләре, тарихи хәтер һәм заман тәкъдимнәре дискуссияләрнең сәбәпчесе булып әверелергә тиеш», - диде фестиваль ачылышында Ульян драма театры директоры Наталья Никонорова.   Спектакль хакында:   Яшь режиссер Айдар Җаббаров, С.В.Женовач режиссерлык курсының IV курс студенты (РИТИ-ГИТИС). Беренче адымнарыннан алып, аны һөнәренең формалык иҗаты, шигъри театр, сүз һәм ишарә сәнгате кызыксындыра. Үзенең педагогы Илгиз Зәйниевның бөек татар шагыйре хатлары һәм шигырьләре буенча куелган «DERDMEND» спектакле режиссеры ассистенты итеп алына, мөстәкыйль рәвештә шагыйрь Газинур Морат текстлары буенча спектакль куя. “Агыла да болыт, агыла” диплом алды спектаклен яшь режиссер бөек татар шагыйре Хәсән Туфанга багышлый. Спектакль нигезендә Туфанның Новосибирскта сөргендә язылган шигырьләре ята. Шигырь текстлары Туфан Миңнуллинның биографик пьесасы эпизодлары буенча тезелгән. Спектакльнең төп темасы итеп ялгызлык, туган якны өзелеп  сагыну тора. Шагыйрь мәңгегә сөргенлеккә эләгә, туган ягына әйләнеп кайта алмавы аның күңелен әрнетә. Хәсән Туфанның шигырь юллары аның кайгы-хәсрәтен, үткәнен, бүгенгесен берләштерә һәм киләчәккә илтә.
---

--- | 30.11.2018

Кыш Бабай Россиянең иң популяр кышкы тылсымчысы булды

$
0
0
30.11.2018 Җәмгыять
Кыш Бабай Бабай Россиянең иң популяр өч кышкы тылсымчысы арасына керде. Анардан башка өчлеккә Бөек Устюгтан Дед Мороз һәм Карелия Республикасыннан Паккайне керде.
Кыш Бабайларның беренче унлыгына Саган Убген (Бурятия Республикасы), Тол Бабай (Удмуртия), Юшто Кугыза (Марий Эл Республикасы), Якшамо Атя (Мордовия), Хел Мучи (Чувашия), Ямал Ири (Ямал-Ненец АО), Соок Ирей (Тыва) кергән.   Рейтинг Кыш Бабайлар резиденцияләренең туристлар арасында популярлыгы буенча төзелгән, дип хәбәр итә ТурСтат.   Казан Мэриясе
---

--- | 13.11.2018
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>