Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Үзе китте, колакта яңгырап тавышы калды...

$
0
0
15.02.2019 Матбугат
2 февральдә танылган радиожурналист, нәфис сүз ос­тасы Эльвира Иб­раһимованың фа­­­җигале төстә арабыздан ки­түе­нә ике ел булды...
Үзе дә, сүзе дә, кылган эшләре дә соклангыч иде Эльвираның. Ә шигырь уку сәнгатендә аңа тиң­нәр булдымы икән?.. Моң ди­без. Күп­ләр аны бары көй-музыкада гына ишетеп була дип уйлыйлар. ә Эльвирабыз ши­гырь укыганда күңелгә нәкъ менә шул, үзәк өзгеч моң, сихри аһәң тула иде. Хәер, “иде” дию дө­реслеккә туры килми, нәфис тавы­шын да, ши­гырь­гә мә­хәб­бәтен дә бүләк итеп калдырды дустыбыз.   26 гыйнвар көнне Актанышта Эльвира Ибра­һи­мованың якты истәлегенә багышлап, “Моң кайтавазы” дип исемләнгән II республикакүләм нәфис сүз фестивале уз­ды. Былтыр “Моң кайта­ва­зы”н оештыручылар аны бәйге дип кенә атаганнар иде. Быел исә, бәй­ге үткәрү һәм аның шартлары турында игълан ителүгә үк катнашырга теләүче­ләрдән гаризалар агыла башлаган. Республиканың төрле тө­бәк­ләреннән 40тан артык видеоязма, 170 гариза килеп ирешкәч, оештыручылар бераз аптырап та калганнар: узган елдагыча, кечкенә залда, үз ак­чаларына җиңүчеләргә бүләкләр юнәтеп кенә, мондый масштаблы чараны ничек башкарып чыгарга соң?     Шөкер, игелекле эштә ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр табылган. “Бол­­гар” хәйрия фонды (җи­тәкчесе Фәрит Мифтахов), “Благодарение” хәйрия фонды (җитәкчесе Фәрит Салихов), Актаныш районы хакимияте ярдәм кулы сузган. Бәйгенең узган елгы иганәчеләре: Биектауның 4нче номерлы мәктәбе директоры урынбасары Нурдидә Гаязова һәм Казаннан ветеран укытучы Гөл­генә Садыйкова быел да читтә калмаганнар.   “Фестиваль-бәйгебез шундый зур колач алыр дип уйламаган идек. Бер яктан бик куансак, икенче яктан шактый кыенлыклар кичердек. җиңүчеләрне ачыклау бик тә авыр булды. Шуңа күрә дә соңыннан ризасызлык белдерүчеләр, эшебездән гаеп эзләүчеләр дә табылыр. Ләкин ниятебез-максатыбыз бары тик яхшылыкта, Эльвирабыз рухын рән­җет­мәүдә”, — диләр оештыручы фидакарьләр, “Ак­таныш таңнары” газетасының баш мөхәррире Руслан Усманов һәм шагыйрә Резидә Храмова.   Ә бит, чыннан да, “Моң кайтавазы”ның максаты шундый матур: нәфис сүз осталарын барлау, аларга иҗади үсеш өчен шартлар булдыру, татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен пропагандалау, Актаныш тө­бәгендә яшәп, иҗат итеп, җуелмас эз калдырып киткән шә­хес — Эльвира Ибраһимова исемен яшә­тү. Ди­мәк, “Моң кайта­ва­зы”ның озак еллар яңгырарга тулы хакы бар!   Рәсемнәрдә: Эльвира Иб­ра­һимова; Гран-при иясе — Актанышның 1нче номерлы мәк­тәбенең 8 сыйныф укучысы Гөльяз Хәй­рет­­динова.
Раушания ШӘЯХМӘТОВА

--- | 15.02.2019

Кредитмы, әллә рассрочкамы: кайсы отышлырак?

$
0
0
15.02.2019 Киңәш-табыш
Еш кына кибетләрдә товарны йә кредитка, йә рассрочкага алырга тәкъдим итәләр. Өлешләп түләүнең өстенлекләре нәрсәдә, әллә кредит рәсмиләштерү отышлыракмы? Халык арасында киң таралган бу ике төр килешү турында юрист Марсель Шаһидуллин белән сөйләштек.
Аермасы   Кредиттан аермалы буларак, рассрочка вакытында товар өчен өлешләп түләргә туры килә. Бу очракта гадәттә беренчел кертем таләп ителә. Игътибарлы булырга кирәк, комиссия, өстәмә түләүләр дә булырга мөмкин. Кайбер кеше рассрочкага товар сатып алганда банкка катнашы юк дип уйлый, әмма бу алай түгел. Рассрочканы алганда, килешү төзелә, банк заемы бирелә. Кыскасы, кешенең кредит тарихына бу хакта мәгълүмат теркәлә. Кредит – акчаларны йә товарны процентка бирү дигән сүз. Бу вакытта килешүдә товар өчен өстәмә күпме түләнәчәге, кредит шартлары – барысы да аңлатыла. Озак вакытка кредит алганда, процентлар аркасында товар суммасының яртысын диярлек өстәмә түләргә туры килүе бар.   Үзенчәлекләре   Кредитны бары банк аша гына рәсмиләштереп була, рассрочка турындагы килешүне товар сатыла торган кибетләрдә дә төзиләр. Өлешләп түләү турындагы килешү өчен паспорт кына да җитә, ул 15-20 минут эчендә әзер булса, кредит биргәндә банк керем, эш урыны турында документлар соратырга хаклы. Клиентның кредит тарихы да җентекләп тикшерелә. Кайбер җитди сәбәпләр аркасында, банк кредит бирмәскә дә мөмкин. Рассрочка вакытында залог кирәк түгел, шуңа да сатып алучылар өчен бу төр килешү күпкә җайлырак. Дөрес, бөтен товар да рассрочкага бирелми. Аеруча кыйммәтле товарларны өлешләп түләү нигезендә сәүдә итү сатучы өчен куркыныч булуы бар, сатып алучы акчаны түләмичә югалырга мөмкин.   Киңәшләр   Теге яки бу килешүне төзер алдыннан барлык таләпләр, кагыйдәләр белән җентекләп танышып чыгыгыз. Еш кына, рассрочка дигән булып, яшерен кредит тәкъдим итәргә мөмкиннәр.   Әгәр нәрсәдер шик уята яки аңлашылмый икән, килешүне төзүче кешедән кабатлап сорарга кыенсынмагыз.   Кредит, рассрочка рәсмиләштергәнче, ул товарны чынлап та хәзер сатып алырга кирәкме икәнен ныклап уйлагыз.
Эльвира МОЗАФФАР

--- | 15.02.2019

Марат Шәйбаков: Көнләшкән кеше белән яшәп булмый

$
0
0
15.02.2019 Шоу-бизнес
Өлкән сыйныфларда укыганда авылыбызга Марат Шәйбаковның концерт белән килүен әле булса хәтерлим. Сыйныфташым Эльвира белән авыл клубының арткы рәтендә аның моңлы тавышын тыңлап, мөкиббән китеп утырган истә. Ул вакыттан соң байтак еллар үтте, ләкин җырчы белән күрешеп сөйләшәсе иде дигән уй күңелемнән китмәде.
Һәм менә бүген “Өмет” гәзите укучыларына Марат Шәйбаков белән зур булмаган әңгәмәмне тәкъдим итәм.   -Бүгенге көндә нәрсәләр белән мәшгульсез? Башланып киткән елга нинди планнарыгыз бар? -Февраль аенда беренче тапкыр дисәм дә ялгышмам, ут күршебез Татарстанга гастрольләргә чыгарга җыенып йөрим. Шуңа бәйле эшләр белән мәшгульмен. Җырлар яздырам. 27 гыйнварда Мәскәүдә узачак концертта катнашачакмын.
-Узган ел ничек үтеп китте? Нәрсәләргә ирештегез? Гомум алганда уңышлы булдымы ул? -Узган елны “Башкортстанның атказанган артисты” дигән зур исемгә лаек булдым, “Туган тел” телеканалы премиясе, “Болгар” радиосы премиясе лауреатлары исемен алдым. Аллага шөкер, 2018 ел бик уңышлы килде.
-Сәхнәгә чыгуыгызга ничә ел? -1997нче елларда мин филармониядә эшли башлаган идем. Төрле җырчылар белән чыгыш ясарга, төрле төркемнәрдә җырларга туры килде. Гомумән алганда, 20 елдан артык гомеремне сәхнәгә багышлаган булып чыгам.   -Фанатларыгыз бармы? Концертларыгызга җыелышып йөриләрме? -Әйе, Интернет алга киткәч бигрәк тә сизелә бу. Бик күп язалар, мактыйлар. Урамда, кибеттә, базарга чыккан арада, хәтта заправкага тукатаганда да танучылар очрый. Сөйләшеп, хәлләр сорашалар. Фанат кызлар булсын инде ул. Гашыйк та булсыннар. Алар гашыйк булмаса, концертларга кем йөрер?
-Кыз һәм ул үстерәсез дип беләм. Алар “шундый-шундый һөнәр сайлыйм дип теләк белдермиләрме әле? -Улыма - 13, кызыма 5 яшь тула. Улым баян классына йөри. Кайчагында әти кебек  буласым килә дип тә әйтә. Әле төгәл генә үзе дә белми шикелле. Кызыма килгәндә инде,  кечкенә булуына карамастан, артистлык сыйфатлары күренә   аңарда. Бик матур җырлый. Нинди юл сайлауларын вакыт күрсәтер. Артист булмасалар, бик әйбәт булыр иде.
-Чын дуслыкка ышанасызмы? Чын дусларыгыз бармы? Булган хәлдә, алар эстрада (сәхнә, шоу-бизнес) өлкәсеннәнме? Я инде күп билгеле җырчылар, башкаручылар әйтмешли, “эстрадада чын дуслык юк” дигән гыйбарә белән килешәсезме? -Чын дус ул бик зур төшенчә, миңа калса. Ышанычлы дусларым бар, моны шикләнмичә әйтәм, алар күп түгел, әлбәттә. Эстрадага килгәндә инде, анда чын дуслык юктыр ул. Бар ул минем шоу-бизнестагы “исәнме-саумы!” дип, хәл-әхвәл сорашып  йөргән дусларым,  ләкин аларны чын дус дип әйтә алмыйм.   -Гаиләгезгә ничә ел? Хәләлегез Ләйсән белән ничек таныштыгыз? -Аллага шөкер, Ләйсән белән иңгә-иң терәшеп яшәвебезгә быел 15 ел тула. Мин аның белән ул эшләгән хастаханәдә танышкан идем. Беренче караштан ук күзем төшеп, гашыйк булдым, тиз арада эләктереп алып өйләндем дә. Арытаба да шулай матур итеп яшәргә язсын иде.
-Марат Шәйбаков нинди кеше ул? Берничә сүз белән әйткәндә? -Мин бик кызу кеше, шырпы кабы кебек тиз кабынып китүчәнмен. Ләкин озак үпкә сакламыйм, тиз онытам. Йомшак күңеллемен, кешеләргә карата гадимен. Җиңел аралашам. Кечкенәдән оялчан булдым. Әле дә шушы хис мине озата йөри.   -Кешеләрдә иң яратмаганыгыз нәрсә? -Минем өчен кешеләрдә иң яратмаган сыйфат – ялганлау. Ялган сүз сөйләп, үзен-үзе әллә кемгә куеп йөргән кешеләрне яратмыйм. Икейөзлеләнеп, алдыңда – берне, чыгып киткәч икенчене сөйләгәннәрне җенем сөйми.
-Сәхнәгә тәүге тапкыр аяк баскан Марат Шәйбаков бүгенге Марат Шәйбаковтан аерыламы? -Әлбәттә, аерыла. Беренче мәлләрдә ничек микрофон тотарга, нәрсә сөйләргә, ничек басып торырга дип борчылган Марат түгел инде мин. Байтак еллар дәвамында җыелган тәҗрибәм бар. Нинди җырлар җырларга икән дип баш ватмыйм – әйбәтләрен, уңышлы дип тоелганнарын сайлыйм, сәхнәдә кигән костюмнарымны заманча итеп тектерергә, сәхнә бизәлешен бүгенге көнгә яраклашытырып башкарырга тырышам.   -Элек, “Ихлас” төркемендә бергә эшләгән Әнвәр Нургалиев һәм Гүзәл Әхмәтова белән аралашасызмы? -Әйе, Әнвәр белән менә бүген генә телефоннан сөйләштек әле. Гүзәл белән дә аралашып торам. Дошман түгелбез. 2000-2001 елларда без оештырган төркем сәхнәләрдә гөрләде. Гүзәл аерылып киткәч, Әнвәр белән байтак еллар чыгыш ясап йөрдек. Аннары күп артистларның тормышында шундый бер момент килеп туа – ул үзаллы гына чыгыш ясарга карар итә. Әнвәр белән безнең дә шулай булды. Ул бүген үз төркеме белән концертлар куя, мин дә шулай ук үзаллы җырлыйм. Кыскасы, аралашабыз, бер-беребезгә киңәшләр биреп торабыз.   -Кем сезгә җырлар яза? Даими авторларыгыз бармы? -Даими авторларым арасында – Зифа апа Нагаева, Наил Шәймарданов, Азат Имаев. Татарстаннан Риваль Хисмәтуллин, Айгөл Вәлиуллина сүзләренә бик матур җырлар язалар, Альфред Якшимбетов, якташым Рәүфә апа Нурмөхәммәтова. Бүгенге көндә шундый композиторлар белән эшлим. Үзем дә җырлар иҗат итәм.   -Инстаграм. Нәрсә ул сезнең өчен? Тамашачы белән бәйләнештә торумы? Рекламамы? Анда сезне тамашачы тәнкыйтьлиме? Я киңәшләр бирәләрме?  -Инстаграм бүгенге көндә бик көчле нәрсә. Ул бөтен нәрсә - шул ук ТВ да, реклама чыганагы да, тамашачы белән бәйләнеш тә. Мактап та, тәнкыйтьләп тә язалар, берсенә дә ачуланмыйм, чөнки һәркемнең үз фикерен белдерергә хакы бар. Постларга күп комментарийлар язалар. Бу төр социаль челтәрдә тамашачыларым, фанатларым белән теләп аралашам.   -Тагы да бер популяр сорау. Башкортстан белән Татарстан тамашачысы аерыламы? Нәрсәсе белән? -Татарстан белән Башкортстан тамашачысы арасында ниндидер аермалык күрергә мөмкинлегем булмады әле, чөнки Татарстанга озайлы гастрольләргә чыкканым юк, җыенам гына. Казанда концертларда чыгыш ясаганым бар, җылы кабул иттеләр. Башкортстан тамашачысына да тел-теш тидерерлек түгел.   -Яраткан ризыгыгыз нинди? -Яраткан ризыкларга килгәндә, бу гуляш, пилмән, манты, бишбармак.
-Буш вакытларыгызны ничек үткәрергә яратасыз? -Мин балыкчы. Җәен дуслар белән еш кына балыкка йөрим, кышын урманга чаңгы шуарга чыгабыз. Авылга кайтсам да чаңгыда урманга чыгам.   -Артист кешенең тормышы еш кына озайлы гастрольләргә корылган. Хәләлегез Ләйсән сезне көнләмиме? -Гастрольләргә Ләйсән мине тыныч күңел белән озата. Көнләшәм дигәнен ишеткәнем юк. Гомумән, көнләшкән кеше белән яшәп тә, иҗат итеп тә булмый, бер-беребезне аңлап яшибез.   -Тормышыгыздан берәр кызыклы хәл хакында сөйләгез әле. -Кечкенәдән кыска буйлы идем. Стәрлетамак мәдәният-агарту техникумына укырга кердем дә бермәл шулай тулай торак коридорыннан китеп барам. Каршыма уку йортның директоры очрады да: “Мальчик, ты что здесь делаешь? А ну-ка, иди на улицу, здесь не место для детских игр!” – димәсенме. Каушап калмадым: “Я поступил сюда учиться, живу здесь”, - дидем. Директор исә чын күңеленнән гафу үтенде. Армиядә дә буем кыска булганга күрә “малой” дип йөртәләр иде.   -Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Иҗатыгызда уңышлар теләп калам.  
Әлфия БИКМУРЗИНА

--- | 15.02.2019

Идел Кыямов: "Никах узды. Ә туй турында әле уйлаган юк"

$
0
0
15.02.2019 Мәдәният
Бу көннәрдә актер, радио дикторы, аудиокитаплар тавышландыручы Идел Кыямов никахын укытты. Иделне һәм кәләш кызны чын күңелдән котлыйбыз, бәхетле гаилә тормышы телибез! Идел үзе тормыш иптәше турында болай ди:
"Хатынымның исеме Сөмбел. Без Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипованың "Ишек" дигән уртак проектларында таныштык.   Үзе Тукай районыннан, опера җырчысы.    "Мин кыю, максатчан, әйткән сүземдә тора торган, югарыга омтыла торган егет, куйган максатларыма тулысынча ирешер өчен янымда ягымлы, әдәпле, мине күтәреп ега алырлык, көчле, кыю фикерле, кыскасы әнием шикелле хатын кирәк. Чык миңа кияүгә" дидем. Ризалашты.   Никах аның ягында, туган йортында барлык гореф-гадәтләрне үтәп узды. Никах минем өчен иң мөһим мәҗелес. Ә туй турында әле уйлаган юк.
---

--- | 15.02.201

“Дуслык күпере” фестиваленең быелгы составы мәгълүм

$
0
0
15.02.2019 Мәдәният
Ике республиканың төп музыкаль вакыйгасына әверелеп баручы II Бөтенроссия “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрада фестиваленең артистлар составы билгеле. Фестивальның хедлайнерлары – Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей.
Алар фестивальның ачылу (13 апрель, Казан,“Пирамида”) һәм ябылу (29 апрель,Уфа,ГКЗ “Башкортостан”) тантанасында канташачак.   Шулай ук бу концертларда Башкортостанның легендар Фәйзи Гаскаров дәүләт бию ансамбле Һәм Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашуы көтелә.   “Дуслык күпере”нең 17 шәһәрендә дә Айдар Галимов, Ильсия Бадретдинова, Зөһрә Сәхәбиева,Илһам Вәлиев, Нәфкать Нигмәтуллин,Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кирамутдинов, Әлфинә Әзгамова, Гөлсирин Абдуллина,Азат Абитов,Рәнис Габбазов, Руслан Сәйфетдинов һәм “Премьер” төркеме, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Алинә Шарипҗанова һәм башкалар чыгыш ясаячаклар.   Фестивальның алып баручылары: Гөлназ Сәфәрова (Казан), Фирдәт Галиев (Уфа)   Мондый вакыйга елга бер генә була.   Билетлар сатуда!


---

--- | 15.02.2019

«Ростелеком» журналист һәм блогерлар өчен конкурс игълан итә

$
0
0
15.02.2019 Җәмгыять
Гыйнвар урталарында "Ростелеком» тарафыннан игълан ителгән «Цифрлы киләчәккә бергә" конкурсына төбәк журналистларының һәм блогерларының 300 дән артык эше кергән. Быел ул Ericsson компаниясе-мәгълүмати-коммуникацион технологияләр белән партнерлыкта үткәрелә.
Яңа сезонда катнашу өчен беренчеләрдән булып «Республика Татарстан» газетасының мәгариф һәм фән бүлеге мөхәррире Евгения Чеснокова гариза биргән.    Традицион рәвештә конкурс төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының төрле категорияләре вәкилләре өчен дүрт юнәлеш буенча үткәрелә.   Журналистлар һәм блогерлар конкурска 2018 елның 1 апреленнән 2019 елның 31 мартына кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында һәм блогерда басылып чыккан материалларны тапшыра алалар.   "Цифрлы киләчәккә бергә" конкурсының төбәк этабына нәтиҗәләр 2019 елның апрелендә, ә федераль этапта июнь аенда ясалачак. Җиңүчеләрне бүләкләү Швециядә Ericsson компаниясе штаб-квартирасында булачак.   Партнерлар яңалыгы  
---

--- | 15.02.2019

Фаҗигадә һәлак булган Мөслим районы имам-мөхтәсибе гаиләсе өчен акча җыялар. 6 бала ятим калды

$
0
0
15.02.2019 Фаҗига
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте гражданнардан килә башлаган күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган имам-мөхтәсибе Венер хәзрәт Моратовның гаиләсенә акча җыя башлаган. Бу мәгълүмат ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган.
"Җеназа намазы иртәгә 10.00 сәгатьтә Минзәлә районының Аю авылында узачак. Аны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрәчәк», — дип хәбәр ителә сайтта.   Һәлакәт ТР Мамадыш районында Мәскәү — Уфа трассасында булды. Имамның хатыны һәм алты баласы калды, дип яза Татар-информ.   Акча күчерү өчен реквизитларны сылтама буенча белергә була.  

 


---

--- | 15.02.2019

Рухына баш иеп. Чаллыда Муса Җәлилне искә алдылар

$
0
0
16.02.2019 Җәмгыять
Чаллы шәһәренең мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, китапханәләрендә февраль аенда Муса Җәлилгә багышланган төрле әдәби-патриотик чаралар, шигырь уку бәйгеләре үтте. Ә инде 15 февраль көнне Җәлил һәйкәле янында татар халкының каһарман улын искә алу тантанасы булды.
Бирегә язучылар, шагыйрьләр, укучы балалар, укытучылар, шәһәр җитәкчелеге вәкилләре, Чаллы педагогия университеты студентлары һәм шагыйрьнең иҗатын яраткан, шәхесен хөрмәт иткән шәһәрдәшләребез җыелган иде.   Чараны Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Роза Хәмидуллина герой-шагыйрьнең “Җырларым” шигыре белән ачып җибәрде. Аннан соң сүз алган Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин Муса Җәлилнең рух ныклыгы барыбыз өчен дә өлге булуына игътибарны юнәлтте: "Һәр елны, көн нинди булуга карамастан, без бирегә җыелабыз. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алабыз, халкыбызның йөз аклыгы булган шагыйребез белән горурлану хисләре кичереп, үзебезнең иң ихлас сүзләребезне Җәлил рухына багышлыйбыз”, – диде ул.      Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов үз чыгышында Җәлилнең батырлыгы, аның үлмәс шигырьләре яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен тиңдәшсез үрнәк булуын ассызыклады һәм бирегә килүче балаларга, укытучыларга рәхмәтен җиткерде.      Шигъри митингта бәйгеләрдә җиңеп чыккан балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен яңгыратты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Әнвәр Шәрипов, Айрат Суфиянов, Зимфира Исламова исә гамь һәм ялкын белән сугарылган үз әсәрләрен укыдылар. Ветеран композитор-җырчы Рубис Зарипов шагыйрь сүзләренә язылган җырны башкарганда, бөтен мәйдан кушылды:    Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып...   Муса Җәлилне искә алу чарасы бер минутлык тынлык һәм һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.  
---

--- | 16.02.2019

Тылсымлы тавышы гомеремә җитте

$
0
0
16.02.2019 Җәмгыять
2019 елның 16 январенда татар дөньясы бик зур кайгы кичерде - яраткан җырчыбыз, бетмәс-төкәнмәс моң чишмәсе Илһам ШАКИРОВ вафат булды. Ул озак авырып ятса да, аның дөнья кую хәбәре җаннарыбызны тетрәтте. Газетабызның бу санында аны күреп белгән якташларыбызның истәлекләрен бастырабыз.
Мин Илһам Шакировның иҗаты белән 17 яшемнән таныш. Әле дә көн саен җырларын җырламыйча калган көнем бик сирәктер. Ә танышуым 1960 елны озатып, 1961 каршы алган кышкы күңелле көннәрдә булды. Куйбышевның Водников урамындагы 42 санлы йортның ярымподвалындагы бер фатирда безнең бик якын дустыбыз Миңнебаян апа яши иде. Резидә исемле тагын бер апа да шунда тора. Без аларга Яңа елны каршыларга дип килгән идек. Кунаклар арасында Казаннан килгән Инсаф Шакиров исемле бер егет тә бар. Үзе өздереп гармунда уйный, моңлы итеп җырлый да. Мин шунда беренче мәртәбә “Хуш, авылым” җырын ишеттем дә инде. Казан егете безгә бу җырны тагын да матуррак җырлаучы Илһам Шакировның булуы, аның быел гына Казан консерваториясен тәмамлавы турында сөйләде. Моңа кадәр мин Илһам абый турында бернәрсә дә белми идем. Соңрак аңлашылганча, шушы Резидә апа Илһам Шакировның туганы булып чыкты.   1962 елда, Куйбышевка укырга килгәч, миңа филармониядә Илһам Шакировның концертын тыңларга насыйп булды. Ул Җәүһәрия апа Сәлахова белән килгән иде. Минем күңелемдә ”Керфекләрең синең нигә кара?” дигән җыры уелып калган. Шуннан башлап мин Илһам абыйның һәрбер концертын карарга тырыштым, чөнки аның иҗатыннан зур ләззәт таба идем.   Минем өчен 1964 елның иң зур вакыйгасы - Илһам Шакировның Рәшит Сабиров, баянчылар Рокыя Ибраһимова, Мөхтәр Әхмәдиев белән бергә безнең Мулла авылына концерт белән килүе булгандыр. Авыл клубы шыгрым тулы. Сәхнәдән Рәшит Сабиров тамашачыларны сәламләп: “Җырлый Илһам Шакиров үзе”, - дип игълан итеп өлгермәде, зал алкышларга күмелде.   Илһам Шакиров ишек артында калган халыкны да чакырып, керсеннәр, тыңласыннар диде. Ул гади генә кара свитер кигән, кара чәчле зифа буйлы бик чибәр кеше иде. Микрофонсыз-нисез дөньяны тутырып җырлап җибәргән иде, күңелләребез күккә күтәрелде: “Һаман да истә”, “Әниемә хат”, “Китмә, сандугач”, “Кара урман”, “Хуш, авылым” кебек моңлы көйләребезне тыңлаган саен тыңлыйсы килде. Нинди гүзәл кичне күргән кеше бит мин! Шундый зур бәхетләр насыйп булды бит! Кечкенә генә татар авылы клубында кич буе баһадир кебек Илһам абый ҮЗЕ! җырлады.   Җәен без, студентлар, колхозга булыша идек. Печән җыеп йөргәндә Нурҗиһан, Миңнегаләм, Миңнебаян һәм башка кызлар, кайсыбыз нинди җырының кайсы юлын отып калган, шуларны бергә кушып, гамәлгә китереп, эшкә барганда да, эштән кайтканда да җырлый идек. Шулай итеп җәй буе шул сихри җыр хисләре белән яшәдем, бүген дә ул җырлар күңелемнең иң түрендә.   Мин Илһам абыйның бер генә концертын да калдырмадым. Хәтта, 1967 елда таелып-егылып, хастаханәдә дәвалансам да, чәчәк бәйләме алып, Киров исемендәге мәдәният сараена барырга җаен таптым. Аны тыңлаганда авыруым да онытылды. Илһам абый “Сарман вальсы”н икенче төрле ”Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне” дип аталган җырны җырлаганда Мәдәният сараеның мәһабәт бинасы аның моңы белән тулды. Мин, чәчәкләремне тотып, балконнан сәхнәгә килгәндә кичергән хисләремне белсәгез иде! Сәхнәгә ашыгыбрак менгәнмен, күрәсең, Илһам абый минем каршыга килеп: “Каушамагыз, иркәм”, - дип бүләгемне кабул итте. Иң кызыгы шул, берничә көннән шушы чәчәкләрне Яңа елны бергә каршылаган Миңнебаян апабызның өстәлендә күрдем. Резидә апасын күрергә килгәч, Илһаметдин туганы минем чәчәкләрне аңа калдырып киткән икән.   Шуннан соң мин Шакировның грампластинкаларын җыя башладым. “Менәргә иде Урал тауларына”, “Кама буе туган як”, “Тәфтиләү” һәм башкалар, һәм башкалар... Дөрес, ”Тәфтиләү”не иң элек әниемнән ишеткән идем. Илһам абый башкаруыннан соң мин ул җырга тагын да гашыйк булдым. Әнием мәрхүмә әйтә иде: “Кызым, гөнаһы да бардыр инде, шул хәтле яратып җырлыйсың бит”, - дия иде.   1980 елның 5 маенда Куйбышевның Офицерлар йортында үткән концертта Илһам Шакиров “Иртәнге нур” җырын җырлаганнан соң чәчәкләрне сәхнәгә инде кызым Наилә мендерде. Икенче сыйныфта укучы курчак кебек бала бит. Төшкәч әйтә: “Әни, Илһам абый мине пәп иткәндә мин аның ефәк чалбарын тотып карадым”, - ди. Үзе бер мәзәк бит инде.   Илһам абыйның иҗатына тагын да яңа кырлар өстәгән якташыбыз Рөстәм Вәлиев булуы күңелләребезне горурлык хисләре белән тутыра. Рөстәм минем өчен дә бик кадерле шәхес. Ул консерваториядә укыганда мин кызым Наиләне Казан консерваториясенең вокал факультетына “тыңлап карау” конкурсына алып бардым. Рөстәм мине бөек җырчы Зөләйха апа Хисмәтуллина белән таныштырды. Минем каршымда бала чакта кемнең җырларын ишетеп үскән идем (бездә генә патефон бар иде, миңа ул вакытта алты яшь иде), шул апа утырып тора. Кызымны беренче турдан ук кабул иттеләр, бер айлык стипендия дә җибәргәннәр иде. Әмма ләкин укырга насыйп булмады, тормышка чыкты. Хәзер үзе дә, ике баласы да табиблар булып эшлиләр.   Кызым Илһам абыйның иҗатын бала чактан ук белеп, яратып үсте, аның җырларын бүген дә рәхәтләнеп җырлый. Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Авзалова, Рөстәм Вәлиев минем өчен өчесе дә бик кадерле һәм хөрмәтле шәхесләр. 60 елдан артык аларның җырлары белән ләззәтләнеп яшим һәм шулай булачак та, инша Аллаһ.   Илһам Шакировның вафатыннан соң, 19 январьда “Яктылык” татар мәктәбендә “Ак калфак” оешмасының җыелышы булды. Шунда мәктәп директоры Радик Газизов Илһам абый рухына багышлап Ясин сүрәсен укыды, ә без дога кылдык. Әҗер-саваплары Илһам абыйга ирешсен иде, берүк. Барысының да урыннары җәннәттә булсын. Амин.   Асия САБИТОВА (ШӘЙМАРДАНОВА).   Самара шәһәре.
---

--- | 16.02.2019

Татар язучылары Әмирхан Еники һәм Илһам Шакиров каберен зиярат кылды

$
0
0
16.02.2019 Җәмгыять
Татар язучылары Яңа бистәдәге татар зиратында халкыбызның мәшһүр уллары - күренекле язучы Әмирхан Еники һәм данлы җырчы Илһам Шакиров каберен зиярат кылдылар.
Кичә -Илһам Шакировның туган көне. Исән булса җырчыга 84 яшь тулыр иде. Нәкъ бер ай элек күренекле җырчы арабыздан китте. Бүген -16 февральдә Әмирхан Еникинең бакыйлыкка күчкән көне. Бөек язучының вафатына 19 ел.        
---

--- | 16.02.2019

Гашыйклар чишмәсе

$
0
0
16.02.2019 Милләт
300 еллар элгәре безнең Актау (Белогор) авылы да, күрше авыллар да булмаган әле. Кышын кар көртләре астында тын гына яткан ялан кырлар язга чыккач аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән. Җәй башында мул сулы Бозаулык елгасы, тирән күлләр, салкын чишмәләр, куе урман тирәсендәге ямь-яшел көтүлекләргә чын мәгънәсендә җан кергән — алар җәйләүгә әверелгән.

Төньяк тарафта, Бозаулык буенда башкорт бае Юлайның ат көтүләре утлап йөргән, ә көньякта, Иртәк елгасыннан Бозаулык елгасына хәтле, казах ханы Әбүхәирнең меңләгән сарык көтүләре йөргән. Җәйләүгә килгән халыклар гадәттә салкын көзгә хәтле тату яшәгән, ара-тирә, елга аша чыгып, бер-берсенең малларын урлау очраклары да булган. Үсмер казах малайлары тәбәшәк кенә башкорт атларын яраткан, ә Әбүхәирнең симез сарыклары башкортларга бишбармак өчен бик кулай булган.

Ике халык менә шулай ничә йөзләп ел гомер кичереп яткан. Тик бервакыт ике арада көтелмәгән хәл килеп чыккан...

Әбүхәир ханның бер төркем уллары арасында бердәнбер кызы булган. Ул бик чибәр булган, озын куе керфекләре арасыннан яшел күзләрен бер сирпеп караса, егетләрнең йөрәкләрендә ут кабынган. Аның әнисен Әбүхәир Казаннан Урта Азиягә баручы татар сәүдәгәрләре кәрваннарыннан урлап калган булган икән. Бердәнбер кызын хан бик яраткан, тик, малайлар арасында үскәнгә, кыз холкы белән ир балаларга охшаш булган: ул көннәр буе ага-энеләре белән атка атланып, кулына лачынын утыртып ауда йөргән. Әтисе бүләк иткән аргамакка менсә, аны куып җитүе бик авыр булган.

Менә шулай бер көн хан кызы Бозаулык елгасына хәтле килеп җиткән. Камышлар арасыннан очып чыккан кыр үрдәкләрен күреп, ул лачынын очырган. Лачын үрдәкне эләктереп алуына, елганың икенче ягындагы куаклардан очкан ук ике кошны беръюлы бәреп төшергән. Ат өстендәге хан кызы, елганың сай урынын чамалап, икенче якка чыккан һәм куаклар арасындагы укчы егетне күреп алган. Ачуы чыккан кыз камчысын күтәреп сугарга җыенганда, егет аны камчысыннан эләктереп алган да атыннан җиргә төшергән.

Җиргә очып төшкән бүрек астыннан калын чәч толымнары килеп чыккач, укчы егет телсез калган... Каршында, ул уйлаганча үсмер түгел, зифа буйлы чибәр кыз басып тора... Хан кызы да егеттән күзен алмый. Менә шулай итеп, Юлай бай улы һәм хан кызы йөрәгендә мәхәббәт уты кабына...

Тик, озак та үтми, елганың икенче ягында ат тоягы тавышлары ишетелә: хан кызын ага-энеләре эзләп чыккан. Башкорт егете ялт кына куаклар арасына кереп юк була.

Хан кызы җәйләүгә кайтып җиткәнче берсе белән дә сөйләшми, аучы лачынын югалтканына да исе китми.

Шул көннән соң укчы егетне сагынып яши башлый ул.

Егет тә яшел күзле матур кызны оныта алмый, елгыр атында әледән-әле Бозаулык елгасы янына килеп чыга.

...Аларның мәхәббәте шактый вакытларга кадәр сер булып кала бирә.

Көннәрдән бер көнне Әбүхәир кызының аргамагына утырып берүзе генә җәйләүдән чыгып киткәнен күреп кала. Ата кеше күңеленә шом керә. Ул ашыкмый гына кызы артыннан чыгып китә...

..Хан көчле кулы белән җәясен киереп атып җибәрә. Яшен тизлегендә очып килгән ук, сөйгәнен кочагына алган егетнең аркасы аша үтеп, кызның йөрәгенә кадала. Егет бәхетле елмаеп җан бирә, ә кызның әтисенә зур үпкә белән караган күзләреннән озак итеп яшь ага.

Ул яшьләрдән тора-бара чишмә барлыкка килә...

Юлай токымыннан да, Әбүхәир кабиләсеннән дә берәү дә юк инде. Биредә бөтенләй башка кешеләр яши хәзер.

Ә чишмә өч гасыр буена чылтырап ага да ага. Ул ике гашыйк турындагы тарихны беркем дә белми инде хәзер. Шулай ук, бер-беренә учларыннан чишмә суы эчерткән гашыйкларның мәңге бергә булачагы турындагы ышануны да белмиләр...

 

Сәгъдия Габдулла кызы Батталова,

Сорочинск шәһәре, Оренбург өлкәсе.


---

--- | 16.02.2019

Илһам Шакиров: “Минем җаным елады...”

$
0
0
16.02.2019 Мәдәният
Татарның ачы язмышын, күңел кичерешләрен тирән моңын йөрәкләргә үтәрлек итеп җиткергән Илһамыбыз мәңгелеккә китте. “Татар халкының дине һәм моңы булмаса, милләте дә булмас иде”, - дигән сүзләрне еш кына кабатлый иде ул.
Илһам Шакиров белән беренче тапкыр 1967 елның көзендә, Ленинград шәһәрендә очрашып танышырга насыйп булган иде. Ул вакытта мин хәрби академиядә укый идем әле. Герцен исемендәге педагогия, Крупская исемендәге мәдәният институтларында укучы татар студентлары белән бергәләшеп үзешчән җыр-бию төркеме оештырып, Ленинградтагы Лиговка урамында урнашкан Тимерюлчылар мәдәният йортында концертлар куеп йөргән чак. Шуңа күрә Казаннан, Уфадан, Оренбургтан килгән атаклы артистларыбызны көтеп ала, зурлап каршылый, концерттан соң очрашулар үткәрә идек.   Илһам абый һәм аның артист дуслары Зиннур Гыйбадуллин (баянчы), Венера Шәрипова (җырчы) килгәч тә шулай булган иде. Ленинград филармониясе бинасында гөрләп узган зур концерттан соң мин Илһам абый янына кереп, аны иптәшләре белән бергә кунакка чакырдым.   Кунакханә - ул минем хатынның апасы Садия яши торган элеккеге “Смольный институт благородных девиц” бинасы эчендә урнашкан торак йорт. Илһам абый ризалык биргәч, без бу тантаналы очрашуга әзерләнә башладык: зур өстәлләр кордык, табынга үзебезнең үзешчән артистларыбызны да чакырдык, күршеләр дә керде. Билгеләнгән вакытта мин кунакларыбызны алып килдем. Халык аларны бик җылы каршы алды.   Без инде кунакларны хөрмәт итү генә түгел, ә Илһам абыйның тавышын ишетергә, аны магнитофон тасмасына язып алырга дигән өмет белән дә җыелган идек.   Аш-сулар ашаганнан соң, без Илһам абыйдан җырлавын үтендек. Ә ул, ашыкмыйча гына, өстәл тирәсендә утырган кунаклар белән танышу теләген белдергәч, үзешчән артистларыбызның җырлауларын ишетәсе килде. Кызлар-егетләр бер-бер артлы җырлаганнан соң, чират миңа да җитте. Мин Салих Сәйдәшевның “Хуш, авылым” җырын җырлагач, Илһам абый болай диде: “Энем, безнең татар җырын гомумән сузык аваз белән җырларга кирәк. Ә син “Хушшш..., авылыммм...һ.б.” дип җырлыйсың”, - дип үзе дә җырлап күрсәтте.   Табында утыручы кодагый әбигә дә игътибар бирергә онытмады ул: “Әби, син безнең концертка бардыңмы соң?” Әби: “Юк шул, улым, баралмадым. Идеал сезне кунакка алып киләм дигәч, шатландым”, - дип җавап бирде.   Илһам абый баянчысы Зиннур Гыйбадуллин белән өстәл артыннан чыкты да әбине түшәкле-мөндәрле карават өстенә күтәреп утыртты һәм, әбигә багышлап, “Уел” җырын җырлап җибәрде. Аның моңлы тавышы бөтен Смольныйга яңгырагач (өстәве бинаның биек түшәме, акустикалы булып, авазын тагын да көчәйтте), коридор күршеләр белән тулды - урысы, чувашы, мордвасы, хәтта Ганадан килгән студент негрлар да (алар шунда фатирда торалар иде) Илһам абыйның тавышына хәйран калып тыңладылар.     Истәлекле бу очрашудан соң кунакларны Казанга озаттык.   Хәрби хезмәт мине 1984 елда Куйбышев (Самара) шәһәренә алып кайтты. Биредә дә мин “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең концертларында катнашып, гармунда уйнап, җырлап, чыгышлар ясый идем, бер үк вакытта Самарада, Тольяттида танылган артистлар-ның концертларын оештыру белән дә мәшгуль булдым.   Бервакыт, Илһам абыйның гомерлек баянчысы, якташыбыз Рөстәм Вәлиевның зур сәхнәгә чыгуына 25 ел тулу уңаеннан Самараның Литвинов исемендәге мәдәният сараенда зур тантана уздырдык. Анда, әлбәттә, Илһам абый да катнашты.   Тантананы да, ә соңыннан Хәбил Бикташевның матди ярдәме белән оештырылган кунак итү мәҗлесен алып бару вазифасы да миңа тапшырылды. Мин Илһам абыйга Ленинградта 1967 елгы мәҗлестә төшкән фотосурәтләребезне тапшырдым. Ул миңа озак кына карап торганнан соң: “Хәзер, энем, мин сине таныдым. Син ул чакта капитан гына идең әле, ә хәзер полковник булгансың, чәчләрең дә агара башлаган икән”, - дип мине җылы кочаклады. Бераз утыргач, мин Илһам абыйга: “Илһам абый, синең алдыңда җырларга бик зур кыюлык кирәген беләм дә”... - дип башлаган идем, ә ул: “Кыюлык түгел, наглость кирәк, - дип шаяртып куйды. - Алай булса да, сиңа гына рөхсәт бар”, - диде. Мин аның Ленинградта “җыр дәресе” биргәнен дә исенә төшердем һәм халкыбызның “Шәмшәриф” дигән җырын җырладым. Илһам абый игътибар белән тыңлап торганнан соң, Рөстәм Вәлиевка карап: “Бу җырны беренче ишетүем, нигә ул минем репертуарымда юк соң?” - дип сорады.   Соңрак, 2009 елның 23 маенда, Шамил Галимов Кызылсу авылында оештырган яңа мәчет ачылуының 20 еллыгына багышланган тантанага Илһам абый да килгән иде. Ул миңа: “Энем, теге, син Самарада җырлаган “Шәмшәриф” җырын җырла әле”, - дигәч, мин рәхәтләнеп авыл сәхнәсендә шул җырны башкарган идем...   Шулай итеп, үзебезнең якларга кайткач, Илһам абый белән ешрак очраша башладык.   1987 еллар иде бугай. Дустым Ганс Сәйфуллин, улы Альбертның туган көне уңаеннан, Казанга кунакка чакырды. Бер төркем кунаклар арасында Илһам абый да, Хәйдәр Бигичев та утыра. Илһам абый сүз башлады:   - Беләсезме, бу егетне (кулын Хәйдәр Бигичев җилкәсенә куеп) мин ничек таптым? Без Нижгар якларына концертлар белән барган идек. Авыл мәктәбенә чакырдылар. Колагыма ниндидер бер моңлы аваз ишетелде. Мин бу малай янына якынрак килдем дә: “Энем, үзең генә җырлап күрсәт әле”, - дидем. Ул җырлады, ә мин игътибар белән тыңладым. Соңыннан әти-әнисенә, укытучыларга әйттем: “Бу егетнең моңы бар, аны, һичшиксез, Казанга музыкага укырга җибәрегез. Киләчәге бар”, - дидем. Ул егет бүген безнең белән утыра, Татарстанның халык җырчысы Хәйдәр Бигичев”, - дип сөйләде.   Моңа охшаган күп истәлекле очрашуларны Ходай миңа насыйп иткән.   Илһам абыйның баянчысы Рөстәм Вәлиев аның турында болай сөйләгән иде:   - Бервакыт Илһам абый белән минем машинада Самарадан Казанга кайтабыз. Гадәттә сүзчән Илһам абый юл буе бер сүз дә дәшмәде. Ә Казанга кайтып җиткәч, мин аңардан: “Илһам абый, нигә син юл буе бер сүз дә дәшмәдең?” - дип сорадым. Ул миңа тыныч кына: “Минем җаным елады”, - дип җавап бирде...   Ә бүген бөек җырчыбыз Илһам абый Шакировның бакыйлыкка китүенә сыкранып, бөтен дөнья татарларының җаны елый...   Син - татар моңының таҗы,   Син - Моң дигән Ил ханы.   Син - татарның тыңлап   туймас   Мәңге тынмас Илһамы!   Ну, җырлыйсың... һәрбер   җырың   Бәгырьләргә үтәрлек!   Синдәге моң татарымның   Гомеренә җитәрлек!   Бу шигъри юллар татар халкының атаклы халык шагыйре Роберт Миңнуллин каләме астыннан чыкканнар. Илһам абый халык йөрәгендә, күңелендә мәңге яшәр, инша Аллаһ!     РӘСЕМДӘ: сулдан беренче - Илһам ШАКИРОВ, өченче - Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ, дүртенче - Зиннур ГЫЙБАДУЛ-ЛИН.   Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ.   Самара шәһәре.
---

--- | 16.02.2019

“Йөгер, кешеләрне коткар! Мин өйдә газны ачтым” (БУЛГАН ХӘЛ)

$
0
0
16.02.2019 Җәмгыять
21 яшьлек Станислав Мавренков подъездга култык таяклы кешенең кереп китүен һәм бераздан соң аны аннан чыгарып җибәрүләрен күреп алган. Урамга чыккач, Станислав әлеге кешенең карда ятуын күрә. Булышырга теләп янына баргач, тегесе егеткә: “Ярдәм итәсең килсә, бар, йөгер, кешеләрне коткар! Мин өйдә газны ачтым”, дип, аңа фатир ачкычларын ыргыта.
Әлеге ир-аттан өй белән фатирның номерын сорашып, Станислав дусты белән шунда йөгерә. Бу вакытта өй янында газ хезмәте эшчеләре була, алар газ чыккан урынны таба алмый. Егетләр фатирны ачып кергәч, кухня тәрәзәсенә одеял эленгәнен, газ конфоркаларының ачык булуын күрәләр. “Берәрсе балконга тәмәке тартырга чыкса, бөтенесе күккә очачак иде” дип сөйли Мавренков. Дусты коммуналь хезмәтләрне чакырырга йөгерә, ә ул конфоркаларны ябып, тәрәзәне ача. Шул арада газчылар да килеп җитә. 
---

--- | 16.02.2019

Күренекле татар журналисты Венера Ихсанова вафат

$
0
0
16.02.2019 Матбугат
Бүген күренекле журналист, озак еллар элекке "Яшь ленинчы" газетасының һәм "Азат хатын" журналының редакторы булып эшләгән бик хөрмәтле шәхес - Венера апа Ихсанова вафат булган. Бу хакта шагыйрь Роберт Миңнуллин хәбәр итә.

"Ул мине университеттан соң "Яшь ленинчы" га эшкә алды, эшкә өйрәтте... Рәхмәтләр аңа! Ул күренекле язучыбыз Ләбибә Ихсанованың сеңлесе дә! Искиткеч матур күңелле кеше, шәп редактор иде! Бер йортта яшәдек! Дуслар булып калдык! Елмаюлары күңелемнән берчакта да китмәс инде..." дип яза Роберт әфәнде.


---

--- | 16.02.2019

Үкенечкә калмасын

$
0
0
17.02.2019 Милләт
Ана телебезне саклап калу - милләтебез алдында торган иң зур проблемаларның берсе. Кызганычка, бүген татар авылларында да кайбер әти-әниләр балалары белән рус телендә сөйләшәләр. Һәркем моны үзенчә аңлата. Берәүләр: “Без авылдан киткәндә русча белми идек, шәһәргә укырга баргач кыен булды. Балам да интекмәсен әле”, - диләр, икенчеләре: “Соңгы елларда авылыбызга читтән килеп төпләнүчеләр күп. Алар татарча белми, шуңа күрә барыбыз да рус телендә сөйләшәбез”, - дип акланалар.

Баланың теле ана телендә ачылмаса, үскәч өйрәтергә соң була икән шул. Хәер, балалыгы белән ул аның ни өчен кирәк икәнлеген дә аңлап бетерми әле. Димәк, өйрәнмәячәк тә. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып аңладым.

  Шәһәрдә яшибез без. Кызыбыз, балалар бакчасына баргач, дуслары белән иркен аралашсын дип, гаиләдә русча гына сөйләштек. Хәзер аңа 16 яшь инде. Мәктәптә инглиз телен өйрәнә, уңышларын укытучысы мактап туя алмый. Ә менә татарчага өйрәтергә бик теләсәм дә, кызым аны кирәксенми.   Ә малаебызның теле 4 яшенә кадәр ачылмыйча торды. Шулай калыр инде, дип бик курыккан идек. Белгечләр: “Ике телдә сөйләшә күрмәгез, аңа болай да авыр”, - дигәч, аның белән дә рус телендә генә сөйләштек. Хәзер аңа җиде яшь һәм ул рус телендә бик оста сөйләшә. Ләкин мин бу юлы бирешмәскә булдым. Теле ачылуга акрынлап аның алдында татар сүзләре кыстырып сөйли башладык, үзара да татарча сөйләшәбез. Әбисе догалар укый, ә мин аны атнасына ике мәртәбә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте каршында эшләп килүче “Сабыйлар” түгәрәгенә йөртәм.   Үткән көздә ачылган бу түгәрәкнең максаты - балаларда туган телебездә сөйләшү теләге уяту. Анда 3 - 8 яшьтәге унлап бала шөгыльләнә. Арада ана телендә бик әйбәт сөйләшүчеләре дә бар, түгәрәккә сөйләм телен шомарту өчен генә йөриләр алар. Андыйларга сокланып карыйм, тәмле иттереп үз телебездә сөйләшүләрен ишетеп әллә нишләп китәм. Ник мин балаларым белән сабый чактан ана телендә сөйләшмәдем икән?! Хәзер бик нык үкенәм. Соң аңладым шул: баланың теле ана телендә ачылырга тиеш. Моны аңламаган яшь ата-аналарга шуны әйтәсем килә: минем ялгышларны кабатламагыз, сабыйларыгызга бишек җырларын татарча җырлап, халкыбызның әкиятләрен сөйләп үстерегез. Үкенечкә калмасын.    
Әминә ШИҺАПОВА

--- | 17.02.2019

“Ак калфак”лылар каймак бәлеше пешерү буенча мастер-класс уздырды

$
0
0
17.02.2019 Аш-су
Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы Самараның “Белоснежка” татар ашханәсендә каймак бәлеше (сметанник) пешерү буенча мастер-класс уздырды.
- Чараны якынлашып килгән Ватанны яклаучылар көненә багышлыйбыз. Яраткан ирегезне, сөекле улыгызны, бар булган ир туганнарыгызны котларга онытмагыз. Табыныгызда каймак бәлеше дә урын алыр, дип өметләнәбез. Бәйрәмегез күркәм, чәйләрегез тәмле булсын! - дип сәламләде чарада катнашучыларны өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе Разия Әюпова.   Аш-су бүлекчәсе җитәкчесе Галия Абрахимова тәкъдиме буенча оештырылган бу чарага унбишләп хатын-кыз чакырылган иде. Мастер-класста яшь буын вәкилләре дә катнашты. Аларның иң кечесе - Азалия Низамова Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең икенче сыйныфында гына укый, ә Сания Абрахимова - медицина университеты студенты. Соңгысы өлкә “Ак калфак” оешмасы активисты буларак “ВКонтакте” социаль челтәрендә оешманың төркем администраторы вазифасын башкара.   Ниһаять, мастер-класс башланды. Каймак бәлеше пешерү серләренә “Белоснежка” кафесының аш-су остасы Светлана өйрәтте.   - Бер пачка маргаринны 150гр шикәр комы һәм 1 йомырка белән күпергәнче болгаталар да, он кушып, камыр ясыйлар. Аны табага җәеп, эчлек салалар. Эчлек өчен 4 йомыркага 6 аш кашыгы шикәр салып туглыйбыз, 20 процентлы каймак (400 грамм) өстәп болгатабыз. Эчлекне формага агызабыз. 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 20 минут тотабыз, - дип рецепт белән уртаклашты ул.   Бәлеш пешкән арада хатын-кызлар ныклы гаилә кору, балаларга милли һәм дини тәрбия бирү темаларына фикер алыштылар, халкыбызның чәй табыны әзерләү, кунак кыстау кебек матур гореф-гадәтләрен искә төшерделәр. Ә бераздан өстәлгә өсләре кызарган каймак бәлешләре чыкты. Аккалфаклылар аралашуны чәй табыны артында дәвам иттеләр.    
Алия АРСЛАНОВА

--- | 17.02.2019

Азат Фазлыев: "Бурычка алган миллионнарны тотабыз. Ә җыелган акчаны таратырга булдык"

$
0
0
17.02.2019 Шоу-бизнес
Декабрь аенда Азат Фазлыев әнисенә зур суммада акча кирәклеген хәбәр итте. Исегезгә төшереп китәбез: Зөлфирә апага 10 миллион сум кирәк иде. Кем ничек булыша алды, шулай ярдәм кулы суздылар. Җырчылар хәйрия концертларында катнашты. Сәдака бирүчеләр дә, Алсу һәм Азат Фазлыевларга акчалата булышучы кешеләр булды. Бу көннәрдә Азат халыктан җыелган акчаны авыру балаларга таратып йөри.
– Табибларның, әниегезгә тиз арада операция кирәк дигән сүзе дөньябызның астын өскә китерде. Нишләргә дә белмичә калдык. Әнә шулчакта без сезгә, хөрмәтле дусларыбызга мөрә­җәгать иттек. Гаиләбезгә килгән бу кайгыны үзенеке кебек кабул итүчеләр күп булды. Безне хөр­мәт итүчеләр күплегенә күңел сөенде. Һәркем өчен әни – иң якын кеше. Безгә гомер биргән, өче­безне дә аякка бастырган газиз кешебезне югалтудан курыктык. Ничек кенә булса да яшәтәсебез килде. Әле дә без әниебез өчен барысына әзер. Тик ул яшәсен, авырмасын, сызланмасын гына, – ди Азат. – Белгәнегезчә, әни Төркиягә барып кайтты. Организмындагы ялкынсыну процессын бетереп булды. Чит ил табиблары аңа химия бирде. Әлегә ул өч ай шуны эчә.   Әнигә зур сумма кирәк булгач, хәйрия чаралары узды, картага акча күчерүчеләр булды. Кызганыч, өч баласының берсе дә­ донор буларак туры кил­мә­дек. Әле дә әнигә донор эзлиләр. Үзебез бурычка алган миллионнарны әни өчен тотабыз. Ә инде халыктан җыелган акчаны без бүген авыр хәлдә булган балаларга таратырга булдык. “Ватаным Татарстан” газетасы тәкъ­дим иткән балаларны сайладык. Барысы да ярдәмгә мохтаҗ алар­ның. Мин үзем һәр гаилә­дәге сабыйны күрдем, аларга чынлап та ярдәм кирәклегенә инандым.   Бу адымга мин бик озак килдем. Кешедән җыйган акчаның авыру балаларга яр­дәме тисен, дидем. Әле бит акча җыю гына түгел, Аллаһы Тәгалә алдында алар өчен җавап та тотасы бар. Әлеге изге эштә өлеше булган һәркемгә Ходай савабын бирсен, эшләгән иге­лекләрегез меңе белән әйләнеп кайтсын! Газиз кешеләрегез, якын­нары­гыз, балаларыгызга авырырга язмасын!
---

--- | 17.02.2019

"Ярдырырга теләмибез"

$
0
0
17.02.2019 Дин
Рөстәм Зарипов язмаларын тетрәнеп укыйм. Көн кадагына суктырып, авырткан җиргә басып яза. Кулыма каләм алырга Р.Зариповның мәетләрне яруга кагылышлы язмасына аваздаш «Бик авыр хәлләрдер» дигән хат сәбәпче булды. Авторы – Сәрия Юнысова.

Әйе, бик авыр хәлләр шул. Моннан 20 ел элек урамда фаҗигале рәвештә ирем һәлак булды. Моргка алып киттеләр. Шулай кирәк диделәр. Алып кайткач, иремне караган идем, егылып китә яздым. Баш капкачын ачканнар, бугазыннан алып җан җиренә кадәр ярып төшкәннәр. Юан җепне аршынлап атлатып аркылы-торкылы тегеп куйганнар. Эченә басып карагач, нидер чыштыр-пыштыр килде. Эченә тутырырга мамык та жәлләгәннәр дип тагын еладым. Шушы сурәт биш ел күз алдымнан китмәде, елатты да елатты. Аллаһының рәхмәте белән икенчегә кияүгә чыккач кына бераз тыелдым.

“Булгария” баткан көнне икенче ирем Рәүфне инсульт бәрде. Больницада күзләрен мәңгегә йомды. “Иртәгә сәгать 8дә ярабыз”, – диделәр. Рәдифне ботарлаган кебек Рәүфне дә тураклыйлар икән дип елаудан туктый алмый утырганда сеңлемнең улы Ирек: “Елама, әйдә баш врач янына киттек, кайтып китмәгәндер әле”, – дип, шунда алып барды. Баш врач ни өчен ярдырырга теләмәвебезне сорады. Ә мин әйтә алмыйм, елыйм гына. Ирек: “Дини сәбәпләр аркасында”, – диде (бу вакытта ул намаз укый иде инде). Шулай дип гариза язып, баш врачтан кул куйдырып, мөһер бастырып, документ әзер булды. Иремнең гәүдәсен иртән 9да килеп алырсыз дип кайтарып җибәрделәр. Рәүфне Балык Бистәсе районының урман эчендәге Кама бистәсе зиратына, әтисе белән әнисе янына җирләдек. Рәүфне кәфенләгән мулла бабай мине елаудан тыйса да, зиратка керүдән тыймады. Анда бездәге кебек ләхет алмыйлар икән. Комлык булганга, турыга гына казып төшәләр дә, мәетне шунда салып, такталарны өй түбәсе рәвешендә сөяп куялар, аннан күмәләр.   Гөлфирә ХӨСНЕТДИНОВА. Казан.
---

--- | 17.02.2019

Казанда Венера Ихсанова белән хушлаштылар

$
0
0
17.02.2019 Матбугат
Бүген татар журналистикасында күренекле шәхесләрнең берсе Венера Ихсанованы соңгы юлга озаттылар. Мәрхүмә белән хушлашырга теләүчеләр Декабристлар урамы, 115 йортка килгән иде.
Күренекле журналист кичә Казанның 7нче хастаханәсендә 86нчы яшендә дөнья куйган. Туганнары сөйләвенчә, җомга көнне аңа операция ясаганнар. Операциядән соң аңына килгән, тик тромб өзелү нәтиҗәсендә җан биргән. "Палатадан операциягә дә үзем озатып калдым. Мин аңа "әни", ул миңа "кызым" дип эндәште. Килен кайнана туфрагыннан диләр. Без бер-беребезгә охшаган дип тә әйтә иделәр", - ди Венера апа белән бер фатирда яшәгән килене Энҗе ханым.   Венера Ихсанова озак еллар дәвамында элеккеге "Яшь ленинчы" газетасының һәм "Азат хатын" журналының баш мөхәррире булып эшләгән.   Хезмәттәшләре аны үз эшенең чын остасы, ихлас, ачык, тырыш, гел көр күңелле, позитив шәхес буларак бәяләде. Аның белән эшләгән Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, Мәдинә Маликова якты истәлекләре белән уртаклашты. Аның беркем белән дә беркайчан да конфликтка кермәгәнен әйттеләр. Барлык мәсьәләләрне тыныч кына хәл итә белүен билгеләп уздылар, дип яза Татар-информ.   Роза Туфыйтуллова аның кияү һәм килене белән уртак тел таба белү, җылы мөнәсәбәтләр кора белү осталыгын ассызыклады.   Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Ихсанова 1933 елның 23 августында туган. Бүген Киндерле зиратында җирләнде.   
---

--- | 17.02.2019

Айгөл Фазылова: “Улым аңа яңа гаи­лә эзләвемне аң­лаган, ахры..."

$
0
0
18.02.2019 Хәйрия
Мәскәүдәге үзәк канал­ла­рның берсенә барып кайткач, Казанда яшәүче Айгөл Фазылова хакында сораучылар, кызыксынучылар күбәйде. Хәтта, ре­дак­ция­гә шал­тыратып, яр­дәм кулы сузарга әзер икәнлек­лә­рен әйтүче­ләр, хәлен сораучылар, баласын тәр­биягә алыр­га те­ләү­челәр бар. Ай­гөл­гә хәзер тү­рәләрнең дә, табиблар­ның да карашы үзгәр­гән.
– Мин анда чарасыздан бардым инде. Хәлем авыр, баланың бакчага йөргәне өчен дә түләргә кирәк. Фатир яллап торган өчен дә ай саен түләү  тиз килеп җитә. Хәзер шөкер,  хәлләрем яхшырды. Улыма бакча өчен акча түләнгән, фатир өчен дә бурычларым юк. Тик менә үземнең генә сәламәтлегем какшады, – ди Ай­гөл. – Элек күп кенә җиргә мө­рә­җә­гать итеп карадым. Тик нәтиҗәсе булмады. Апамны да кызганам. Әле­гә ул опекун булып саналса да, алга таба ни буласын белмим. Тик би­реш­мәскә тырышам. Әлегә химия курсларын алып бетердем. Тик­ше­ренү­ләр уз­дым. Метастазалар арткан.   “Улым аңа яңа гаи­лә эзләвемне аң­лаган, ахры. Апам янында торасы килми, гел минем белән. Бакчага да икәү бер­гә барыйк, ди. Син көтеп торыр­сың, мин уйнап чыгам, дип әйтә. Әле бер мәрхәмәтле кеше Әл­мәт­тәге шифаханәгә юллама бирде. Улым белән шунда дәва­ла­набыз”, – ди ул.   Тапшырудан соң баласын алырга теләп йөдәтеп бетерсәләр дә, хәзер тынычланганнар. “Әни кеше баласы өчен ничек борчылмасын инде! Кемнәр генә язмады, кемнәр генә килмәде, тик балама әти-әни булырлык кеше очрамады”, – ди Айгөл.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 18.02.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>