Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Татарстанга килүче чит ил туристлары саны буенча яңа рекорд куелган

$
0
0
18.02.2019 Җәмгыять
2018 елда Татарстанга 345 мең 757 чит ил туисты килгән. Бу хакта Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.
«Татарстанга килгән чит ил гражданнары саны, 2017 нче ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 24,3% артты. Бу – барлыгы 345 мең 757 кеше дигән сүз», — дип сөйләде Иванов.   Моннан тыш, 2017 елда Татарстанга килгән чит ил кешеләренең саны 278 меңнән артык, ә 2016 елда – 250 меңнән артык иде.   ТР туризм буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе сүзләренә караганда, аеруча да Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркиядән килүче туристлар саны арткан.   Татар-информ Фото: https://pixabay.com
---

--- | 21.01.2019

Илфир Якупов һәм Нияз Игъләмов Җәлил премиясенә лаек булды

$
0
0
18.02.2019 Мәдәният
8 февральдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясен тапшыру комиссиясе утырышы узды. Комиссия карары буенча, "Һөнәр" Бөтенроссия яшь режиссура фестивален оештыручылар - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов һәм әдәби бүлек мөдире Нияз Игъләмов быелгы премияга лаек булдылар.
Илфир Илшат улын һәм Нияз Рәүф улын чын күңелдән котлыйбыз һәм горурланабыз!   М.Җәлил исемендәге республика премиясе, ТР Министрлар Кабинеты карары белән 2 елга бер мәртәбә 4 кешегә - сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия өлкәсен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертүчеләргә һәм эшмәкәрлектә югары уңышларга ирешкән яшьләргә, яшьләр программаларын тормышка ашыручыларга тапшырыла. 
---

--- | 15.02.2019

Кариев театры март аена афиша тәкъдим итә

$
0
0
18.02.2019 Мәдәният
"Бүре һәм кәҗә", "Галиябану", "Мәхәббәт күгәрченнәре", "Кәҗүл читек", , "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте", "Алмачуар", "Ут чәчәге" һ.б. спектакльләрне Кариев театрында март аенда күреп булачак. Тулы афиша:


---

--- | 18.02.2019

Фахишә чакыртырга уйлаган...

$
0
0
18.02.2019 Җәмгыять
Нефтекамада яшәүче бер ир, интим-хезмәтләргә заказ ясарга уйлап, махсус сайтка керә. Үзенә ошаган фахишәне сайлагач, арытаба аның белән элемтәне социаль челтәрләрдә дәвам итә.
Борынгы һөнәр иясе фатир арендасына һәм страховка депозиты өчен  аванс күчерергә кирәклеген әйтә. Тиз арада ләззәт кочагына чумарга хыялланган ир күрсәтелгән исәпкә 13000 акча күчерә. Шул ук мизгелдә интим-хезмәтләр күрсәтүче хатын “юкка чыга”. Акчаларыннан да, өметләнгән ләззәттән дә колак каккан ир полициягә мөрәҗәгать итә.   Полиция хезмәткәрләре исә фахишә хатынның... ир-ат булуын ачыклаган.   Әле хокук саклау органнары җинаять эше ачарга җыена. Ләкин мондый тыелган сайтлар ник эшли дигән сорау ачык булып кала... Фото ачык чыганактан алынды. 
---

--- | 18.02.2019

Илһам ага Шакиров истәлегенә узган концерттан ФОТОмизгелләр

$
0
0
18.02.2019 Мәдәният
Татар дәүләт филармонисендә Илһам ага Шакировның туган көне уңаеннан искә алу концерты узды. Исән булса, бу көнне аңа 84 яшь тулыр иде. 2002 елдан алып ел саен 15 февральдә легендар җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге иясе Илһам Шакировның туган көн концертын уздыру Татар дәүләт филармониясенең традициясенә әверелгән иде. Быел ул концерт җырчының якты истәлегенә багышланды.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13


---

--- | 18.02.2019

"Ростелеком"биометрик мәгълүматларны куркынычсыз җыю өчен карар булдырды

$
0
0
18.02.2019 Җәмгыять
"Ростелеком" компаниясе биометрия белән эшләгәндә мәгълүмати куркынычсызлык буенча төзелгән системалы карар проекты Россия Федерациясе Куркынычсызлык федераль хезмәте тарафыннан килештерелгән дип хәбәр итә. Типлаштырылган карарны куллану банкларга бердәм биометрик система белән эшләгәндә мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү чыгымнарын киметергә һәм таләпләрне үтәү вакытын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Бердәм биометрик система банкларга биометрик мәгълүматлар, дәүләт хезмәтләре бердәм порталыннан логин һәм пароль ярдәмендә хезмәт күрсәтү өчен клиентларны дистанцион рәвештә кабул итәргә мөмкинлек бирә. Мәгълүматларны саклау куркынычсызлыгын система операторы — «Ростелеком» компаниясе тәэмин итә, биометрик мәгълүмат җыюның куркынычсызлыгын гражданнарны теркәүче банклар күзәтеп тора. Биометрия белән эшләгәндә, мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итүдә чыгымнарны киметү өчен банклар хәзер әзер продукт "Ростелеком"ның карары белән файдалана ала.   Партнерлар яңалыгы
---

--- | 18.02.2019

Татарстанда ҺАВА ТОРЫШЫ кискен үзгәрә

$
0
0
18.02.2019 Экология
Казанда җепшек көннәр, көчле җил һәм бураннарны кыска вакытлы салкыннар алыштырачак. Бүген профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Хәзер Татарстан башкаласында гадәттән тыш түбән басым (терекөмеш баганасының 736 миллиметры) күзәтелә. 18еннән 19 февральгә каршы төндә республика циклонның тылдагы өлеше йогынтысында булачак. Нәтиҗәдә -13 градуска кадәр суытыр дип көтелә. РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, иртәгә көндез 8 градуска кадәр салкын булачак», - дип хәбәр итте ул.   Әмма салкыннар озакка бармаячак. Инде чәршәмбедә үк җылыта башлый. Россия синоптиклары фаразлавынча, 20 февральдә көндез -3, 21 февральдә 0 градус тирәсе булачак. КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, соңгы өч көндә шәһәрдә 8 миллиметр (февраль башыннан — 30 миллиметр) күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Бу айлык нормага (40 миллиметр) туры килә диярлек, дип яза агентлык.   Юрий Переведенцев сүзләренчә, бу атнада Татарстан башкаласында температура нормадан югарырак булачак. Бу көннәрдә Казанда гадәттә уртача тәүлеклек температура -10 градус тирәсе тәшкил итә.   ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанга актив Төньяк Атлантика циклоны керү нәтиҗәсендә республика территориясендә һәм Казанда 18 февральдә төнлә һәм көндез, 19 февральдә төнлә һава шартлары сизелерлек бозылачак.   18 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән буран көтелә, буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарая. 18 февральдә көндез һәм 19 февральдә төнлә төньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына – 15-20, хәтта 23 метрга кадәр җитәчәк. Республика юлларында кар көртләре хасил булачак.  
---

--- | 18.02.2019

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Габделкәрим хәзрәтне озатырга ике меңләп кеше килгән иде»

$
0
0
18.02.2019 Фаҗига
Узган атнада Мөслим районының 36 яшьлек имам-мөхтәсибе Казаннан кайтып барганда, Мәскәү-Уфа трассасының 966 нчы километрында юл һәлакәтенә очрап, фаҗигале рәвештә һәлак булды, хәзрәтнең берсеннән-берсе алты кечкенә баласы ятим калды. Аларның барысы да ир малайлар. Иң кечкенәсенә яшь тә юк.
Габделкәрим хәзрәт Моратов, үләргә бер көн кала, Россия ислам институтында магистрлык диссертациясен уңышлы яклаган. Хәзрәтнең якын дусты – Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сүзләренчә, фаҗига буласы көн алдыннан гына алар күрешеп сөйләшкән. – Шул көнне ул үзенең магистрлык эшен яклады һәм шатлыгыннан кояш кебек балкып Кабан арты мәчетенә килеп керде. Куанычы белән бүлешеп: “Әйдәгез, кичен берәр кафеда җыелышып чәй эчәбез”, – диде. Аннан кичке җидедә шалтыратып искә төшерде. Мин аңа: “Хәзрәт, бераз авырып киттем бит әле, өйдә ятам”, – дип гафу үтендем. Ул: “Ярый инде, алайса, мин иртәрәк йокларга ятам да, иртәнге өчтә Мөслимгә кайтып китәм. Иртәнге 9.00 очрашуым бар. Әле дипломны алырга киләсем бар, чәйне шунда эчәрбез”, – диде. Кәрим, син күп нәрсәдә миннән яхшырак булдың, Аллаһ синнән разый булсын. Җәннәттә очрашып, эчми калган чәйләребезне оҗмах бакчаларында җыелышып эчәргә язсын, дип эндәшәм бүген мин аңа.     Мөнир улы Габделкәрим хәзрәт Моратов һәрвакыт көләч йөзле, югары әхлаклы һәм тугры кеше иде. Габделкәрим хәзрәт белән 2005 елдан бирле Түбән Кама мөхтәсибәтендә эшләдек. Кызыл дипломлы педагог буларак, үз өстенә балалар белән эшләү өлкәсен алды. Иртәнге тугызга балаларга дәрес бирергә өлгерәм дип кайтып барышы булган. Йоклап киткән, күрәсең. Магистрлык эше дә балаларның ялын оештыру турында иде. Аның җитәкчелеге астында ел саен 200-300 балага республика күләмендә җәйге яллар оештырылып килде. Вожатыйларны да үзе туплап, аларга ничек эшләргә кирәклеген өйрәтеп йөрде. Шушы эшкә бөтен күңелен бирде. Аннан хәзрәт берничә ел Ташлык авылы имамы булып эшләде. Соңгы ике елда Мөслим районы имам-мөхтәсибе булып хезмәт итте. Әлхәмдүлилләһ, Кәрим ихлас йөрәкле, бик тыйнак, йомшак күңелле, бик тәрбияле егет иде. Сөйләм теле матур, кыяфәте күркәм булу сәбәпле, аны һәрвакыт никахларга, төрле мәҗлесләргә яратып чакыра иделәр. Тол калган хатынына, ятим калган алты баласына, әти-әнисенә, туганнарына сабырлыклар, чиксез әҗерләр булса иде, – диде Йосыф хәзрәт.   Мәрхүмгә җеназа намазы Минзәлә районы Аю авылында укылды. Аны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин уздырды. Мөфти җеназа намазына барлык районнарның имам-мөхтәсибләре, имамнар һәм дин әһелләренең күп килүе мәрхүмнең никадәр хөрмәтле кеше булуын күрсәтә, дип билгеләп үтте.     Йосыф хәзрәт тә, Габделкәрим дустымны озатырга ике меңләп кеше килгән иде дип әйттеләр, диде. – Авыл халкы гына түгел, мин үзем дә шаккаттым. Моның кадәр кешене бер җеназада да күргәнем юк иде. Авылдашлары да, безнең авыл Сабан туена да бу кадәр кеше җыелмый иде, диделәр. Кешенең дәрәҗәсе аның җеназасына килүчеләрнең күпме булуына карап бәяләнә. Димәк, хәзрәтне дә халык яраткан, хөрмәт иткән. Хәзрәтне күтәреп бардык дип тә әйтеп булмый, төркем буенча ул агып барган кебек кенә булды. Гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр дә шактый булды. Халыктан шушы көнгә биш миллион сумга якын акча җыелды. Бу да хәзрәткә, аның гаиләсенә карата хөрмәтне күрсәтә. Җыелган акчага Мөслимдә бер матур урында зур йорт салырга ниятләнелә. Хәзрәтнең гаиләсе вакытлыча гына бер авылда яшәп торган иде, аларга йорт кирәк иде. Район җитәкчелегенә дә, мөфтиебезгә дә рәхмәт. Алар да шактый зур ярдәм күрсәтте, – дип сөйләде Йосыф хәзрәт. Фото: соцсети
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 18.02.2019

Рафинә Ганиуллина: "Ул вакытта "бу егет ирем булыр” дип башыма да китермәдем"

$
0
0
18.02.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллинаның ире, баянчы Рәзил Камалов инстаграмда кызыклы пост урнаштырган. "Егетләр, тиздән 23 февраль! Узган елгы оекбашларыгыз тузмадымы әле? Ә кырыну өчен пеналарыгыз бетеп китмәдеме? Минеке бар әле," - дип яза ул.

Рафинәнең иренә быелгы бәйрәмгә нинди бүләк ясавын озакламый белербез. Ә әлегә музыкаль гаиләнең ничек барлыкка килүен искә төшерик.

Яшьләр 2014 елда “Вконтакте” сайтында язышып китеп танышкан. Шаярып кына. "Ул вакытта “бу егет ирем булыр”, дип башыма да китермәдем. Өч ай аралашып йөргәч, аңа карата хисләрем уянды. Тәртипле, эшенә дә җаваплы карый, алдамый, көнләш­ми, гайбәт сөйләми. Гадилеге дә җәлеп ит­кәндер," - дип искә ала ул.

Өйләнешеп, бер елдан тупырдап торган уллары Сөләйман туа. Бүген мәхәббәт җимешләре көннән-көн яңа һөнәр-осталыклары белән сөендереп тора. Рәзилнең баянчы булуын да җырчы үзе өчен зур плюс дип бәяли. “Һәр җырчының үз баянчысы булырга тиеш”, дип елмая Рафинә Ганиуллина.

 

 


---

--- | 18.02.2019

Казан "Ривьера"сында яшь парлар өчен VII Венский балдан ФОТОРЕПОРТАЖ

$
0
0
19.02.2019 Җәмгыять
17 февраль көнне "Ривьера"да өйләнешкән яшь парлар өчен VII Венский бал үтте. Бу кичтә «Панорама» рестораны затлы бию залына әверелде: бөтен җирдә бәйрәмчә бизәлеш, туй декорацияләре, фотозоналар һәм романтик атмосфера иде!

Гашыйк парлар туй тантанасының дулкынландыргыч мизгелләрен кичереп, үзләрен тагын бер кат кияү һәм кәләш итеп тоя алдылар!

Бай шоу-программада барабанчылар, фокусчы-виртуоз, саксофонда яңгыраган романтик музыка, кавер-төркем башкаруындагы популяр хитлар, сюрпризлар һәм бүләкләр күп иде. Традиция буенча, яшь парлар өч төп конкурста катнаштылар: «беренче туй биюе», «мәхәббәтне белдерү» һәм «иң яхшы туй фотолары». Катнашучылар яраткан матур җырларын һәм биюләр башкарды, үзләренең романтик видеобелдерүләре белән уртаклашты. Конкурста җиңүчеләрне «Ривьера» искиткеч бүләкләр белән сөендерде.

Тулырак Татпресса.ру махсус фоторепортажында.

  1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   11   12   13   14   15  
16   17   19   20   21   22   23
---

--- | 19.02.2019

Татарстанның 9 районында 15 меңләп кеше утсыз калган

$
0
0
19.02.2019 Хәвеф-хәтәр
Кичә һава шартлары начар булу сәбәпле, Татарстанның берничә районында электр ут өзелгән. Хәзерге вакытта тугыз районда электр белән тәэмин итү төзәтелеп беткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Электр уты Лаеш, Менделеевск, Аксубай, Чүпрәле, Яшел Үзән, Буа, Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Ютазы, Түбән Кама районнарында өзелгән булган, дип яза Татар-информ.   "Җил тизлеге кискен арту сәбәпле, чама белән 5106 йортта 15 240 кеше утсыз калды", дип аңлаттылар ведомствода.   Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк.   Бүген иртәнге алтыга тугыз районда электр уты торгызылган. Әлегә Ютазы, Бөгелмә районнарында төзәтү эшләре бара. Фото: https://pixabay.com  
---

--- | 19.02.2019

"Музыкаль каймак"онытылмас җыр бәйрәменә чакыра

$
0
0
19.02.2019 Мәдәният
"Татарча солянка"ның иң уңышлы проектларының берсе "Музыкаль каймак" концерты кабаттан онытылмас җыр бәйрәменә чакыра. 15 март Филармония концертлар залында популяр хит-парадның лидерлары чыгыш ясаячак.

Эстрадабыз йолдызлары, алар башкаруында иң шәп җырлар һәм шул җырларга төшерелгән берсеннән-берсе матур клиплар - болар барысы да бер концертта!

15 март Филармониядә очрашырбыз!


---

--- | 19.02.2019

Татарстанда яшь егет берүзе 10 метр биеклектәге Кар бабай ясаган (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
19.02.2019 Җәмгыять
Казан егете Гаяз Искәндәров, Гиннеслар рекорды китабына крергә теләп, Казаннан 300 километрда, Сарман районы Кызыл Бакча авылында гигант Кар бабай ясаган. Гаяз сүзләренә крараганда, фигураның биеклеге 10 метр, аны ясауга 45 тонна кар киткән.
Фотолар авторы әйтүенчә, мега-Кар бабайны ул 11 көн дәвамында махсус техника кулланмыйча һәм ярдәмсез төзегән.                 Посмотреть эту публикацию в Instagram                    

Йолдыздан туган йолдыз

$
0
0
19.02.2019 Мәдәният
«Фортепиано партиясен Мөнирә Хәбибуллина алып бара» — эфир аша балачактан бирле көн саен диярлек ишетеп килгәнгәдер, Казанның затлы тамаша залларында узган зур концертларда без аны аерым бер якынлык хисе белән сокланып күзәтә идек. Озын чәчле, нәфис гәүдәле пианистка, зал ягына бер күз сирпеп тыйнак кына сәламли дә, тамашачыны илаһи моң дәрьясына алып кереп китә.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөнирә ханым Хәбибуллинаны без бары шул образда гына күрергә күнеккәнгәдер, мөгаен, ул сәхнәгә чыгып, ягымлы тавыш белән саф әдәби телдә сөйли башлагач, күңелне сокланудан тыш беркадәр гаҗәпләнү хисе дә биләп алды. Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Мөнирә ханымның әтисе — шагыйрь Мөнир Мазуновка багышланган әдәби-музыкаль кичә иде бу. Әлеге кичәдә Мөнирә ханым, концертмейстерлык итү белән бергә, үзенең якты истәлек-хатирәләрен, алай гына да түгел, соңгы елларда иҗат иткән ихлас-самими шигырьләрен сөйләп, тамашачы күңелен чын мәгънәсендә әсир итте.   «Мин бүген бик нык дулкынландым, — диде Мөнирә ханым кичәнең азагында. — Әйтәсе килгәннәрем шулкадәр күп иде, күңелем тулып, әйтеп бетерә алмадым...»   Әнә шул сүзләр күңелне кичәдән соң гел тынгысызлап торды. Һәм без бөтен гомерен музыка сәнгатенә багышлаган, татарның профессиональ музыкасын, бер үк вакытта халыкның көй зәвыгын үстерүгә үзеннән бәяләп бетерә алмаслык өлеш керткән әлеге олуг һәм фидакарь зат белән иркенләбрәк аралашу өчен, уңайлы вакыт табып, аның фатирына юл алдык.   Мөнирә ханым без килүгә, хасиятләп, төргәк-төргәк хатлар, фотоальбомнар әзерләп куйган иде. «Профессия турында сөйләшмибез, яме, — диде ул. — Минем бүген башка нәрсәләр хакында сөйлисем килә...» Без, әлбәттә, аны үз ирегенә куйдык...   — Гомернең билгеле бер чорына кергәч, кайчандыр хәтер сандыгына салып куйган истәлек-хатирәләр белән яши башлыйсың икән. Менә инде өч ел буена, буш вакытым килеп чыкты исә, шушы хатларны, фотоларны актарам. Моннан өч ел элек, һич көтмәгәндә, абыем яшәгән фатирда әтием белән әниемнең бер-берсенә язган хатларына тап булдым, — Мөнирә ханым, хатларның берничәсен аерып, өстәл читенә җәеп сала. — Әни, әтине аеруча юксынган чакларында, «Их, кемдер яндыргандыр инде безнең хатларны!» — дип уфтана иде. Кырыкмаса-кырык тапкыр укыдым инде мин боларны. Укыйм да, гомер мизгелләремне муенса төймәләре кебек бер җепкә тезә башлыйм. Муенсаның бер очында — ике яшьләр чамасындагы кыз бала. Әнә ул, урындык өстенә менеп баскан да, зәңгәр күзләрен тәрәзәгә төбәп, дөнья белән таныша. Тәрәзә төбендә әнием ашарга пешерә. Бу — безнең Брестта яшәгән чагыбыз.   — Сез Брест кызы алайса?   — Юк, алай түгел. Әтием Мөнир Мазунов — ул чыгышы белән Пенза өлкәсенең Иске Карлыган авылыннан — армиядә чакта сугышка алына. Ул «Тревога» дигән фронт газетасының корреспонденты була, газетада татар шагыйрьләренең шигырьләрен бастыра. 1946 елда Казанга кайта. Өйләнә. 1947 елда абыем Илдар, 1949да мин туам. Аннары әтине, хәрби кеше буларак, Брест шәһәренә җибәрәләр. Әтием безне дә үз янына алдыра. Брестта ике елга якын яшәгәч, Казанга әйләнеп кайтабыз. Аннары әтине Польшага җибәрәләр. Анда ул поляк телендәге газетада эшли. Һәм, әлбәттә инде, каләм әһеле, шагыйрь күңелле кеше буларак, безгә бер-бер артлы искиткеч матур, җылы хатларын яудырып кына тора. Чиксез мәхәббәт, сагыну, кайгырту тулы ул хатлар, бер яктан, сугыштан соңгы катлаулы чорда ике баласы, әнисе янында гаилә башы булып калган япь-яшь әниебез өчен ныклык, сабырлык чыганагы булса, икенче яктан, дөньяга әле сабый күзе белән бага гына башлаган абый белән минем өчен чын мәгънәсендә тормыш дәресләре булган. Мин моны хәзер, инде дәү әни булып оныклар сөя башлагач, бөтен тулылыгы белән күз алдыма китерәм.   Әтиемнең төп таләпләренең берсе — гаиләдә без гел татарча гына сөйләшергә тиеш. (Ул таләп гомер буена кагылгысыз рәвештә үтәлеп килде.)   «Карчык, балаларга көн саен әкият укы!» дигән «наказын» исә хат саен диярлек кабатлап торган. «Татар халык иҗады» дигән, Ленин, Сталин портретлары төшерелгән, инде таушалып беткән ул китапны әле дә булса кадерле истәлек итеп саклыйм. Аңымны үстергән, күңелемне баеткан китап бит ул.     Көн саен әкият тыңлаган баланың бераздан үзе дә «әкият чыгара» башлавы гаҗәп түгел. Үзем чыгарган әкиятләрне чатнатып сөйләп бирәм икән дә, «менә шулай була ул тыңламасаң!» дип, сабагын чыгарып куям икән.   Өч яшьтә инде мин эленмә такталардагы язуларны укый башлаганмын. Һәм озакламый өзелеп-өзелеп сагынган әтиемә «хатлар язарга» керешкәнмен. Мин сөйләгәннәрне, кәгазьгә тырмалаганнарны әнием, кайвакытларда абыем язып барган. «Әтием, җаныем, хатың нигә килми? Мин сине бик сагындым. Мин сине бик жәллим. Авырый икән дип, әнием дә, әбием дә, абыем да җыладык. Безгә рәхәт түгел!»   Мөнирә ханым бер открытканы кулына ала.   — Карагыз әле бу открыткадагы рәсемне: шау чәчәккә күмелгән алмагач, үрдәк бәбкәләре һәм нәни кызчык. Инде артындагы язуын укыйк: «Кызыма ике яшь тулу уңае белән истәлек. Безнең дә алма агачлары шундый булып үсеп җитәрләр, шулай чәчәк атырлар. Әбиең сиңа да үрдәк бәбкәләре алыр. Мин кайтканчы син дә шулай зур булырсың. Әбиеңә булышырсың, үрдәк бәбкәләренә җим салырсың. Ә без барыбыз да сиңа карап шатланырбыз, менә кызыбыз нинди зур булган, диярбез...»   Әти Польшада өч ел эшләп кайтты. Бу вакытта безнең гаилә хәзерге цирк урынындагы Ярминкә урамында яши иде. Кышын бүгенге Кол Шәриф мәчете турысыннан чанада шуып төшүләребез, җәен Казансуны җәяүләп кенә аркылы чыгып — ул чакта су бу тирәгә килмәгән әле — аргы якта, авыл өйләре каршындагы хәтфә чирәмдә йөрүләр хәтердә калган. Һәм бакча эчендәге агач йортыбыз. Әниемнең әнисе Хәдичә әби сатып алган йорт иде ул.   — Йорт кадәр йорт сатып алгач, әбиегез хәлле кеше булган алайса?   — Әни ягы Балык Бистәсенең Олы Әшнәк авылыннан. Хәдичә әбинең әтисе Низаметдин бабай казый булган, шуңа күрә әбине авылда «казый Хәдичәсе» дип   йөрткәннәр. Әби биш яшьлек кызы, ягъни әнием Миңҗамал белән Казанга күчеп килә. (Совет власте урнашкан елларда авылдан чыгып китүе бәлки нәкъ менә социаль чыгышы белән бәйле булгандыр.) Ифрат дәрәҗәдә уңган, булдыклы иде әби. Мин аның утырып торган чагын гомумән хәтерләмим, гел чатыр-чотыр чабуда иде: ике мичне ягып, сигез бүлмәле өебезне җылыта, ашарга пешерә, ике баланы мәктәпкә озатып каршы ала һәм башка бик күп мәшәкатьләр артыннан йөрергә дә өлгерә. Әти-әни иртәдән кичкә кадәр эштә. Әтием, Казанга кайткач, радиокомитетка эшкә урнашты. Әнием һөнәре буенча музыкант иде. Бала вакытыннан ук әбине «гармун алыйк!» дип аптыраткан. Гармунда өйрәнеп, Казанның 80-мәктәбендә укыган вакытта бәйрәм саен чыгышлар ясый башлаган. Мәктәпкә бер килүендә әнине Сара Садыйкова күргән һәм уйнавын ошатып, филармониядәге халык уен кораллары оркестрына барырга тәкъдим иткән. Әни оркестрда дүрт ел эшли. Филармония артистлары белән гастрольләргә дә чыгып йөри. Аннары медицина училищесына барып керә... Әмма юллама белән эшкә җибәрелүдән куркып, соңгы имтиханга бармый һәм музыка училищесының баян классында укый башлый. Шунысын да искәртеп үтим: әнием Миңҗамал Мазунова (кыз фамилиясе Хафизова) татар хатын-кызлары арасында беренче профессиональ баянчы да әле. Ул озак еллар буена Казанның 2нче һәм 5нче музыка мәктәпләрендә баян, аккордеон класслары алып барды. Әнинең шәкертләренең берсе — танылган музыкантыбыз Рәшит Мостафин.   Әти-әнинең профессияләре иҗат белән, сәнгать белән бәйле булгач, безнең йорттан әдәбият-сәнгать әһелләре (Әнвәр Бакиров, Бату Мулюков, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев һ.б.) өзелеп тормый иде. Җыр язулар, көй тыңлаулар, көйне башкарып караулар. Әти белән әни үзләре дә еш кына берсе кулына скрипка (әти бу уен коралында үзлегеннән уйнарга өйрәнгән), икенчесе баян алып, халкыбызның моңлы, озын көйләрен парлап башкара торганнар иде.     — Сезнең музыка сукмагыннан китүегез бик тә табигый хәл булган алайса.   — Әлбәттә. Җиде яшемдә мине музыка мәктәбенә бирделәр. Дүрт елдан Казан дәүләт консерваториясе каршындагы музыкаль сәләтле балалар мәктәбендә укый башладым. Аннары — консерваториянең фортепиано классында белем алу.   Дүртенче курста укыганда тормышка чыктым һәм 1974 елда Татарстан радиосына концертмейстер булып эшкә килдем. 32 ел буена радиода хезмәт иткәннән соң, Казан музыка көллиятенә күчтем. Кече улым Ренат та анда укыта — бергәләп, кулга-кул тотынышып дигәндәй эшлибез. Мәдәният һәм сәнгать академиясенең вокал бүлегендә дә эшлим әле. Билгеле ки, эшчәнлегем болар белән генә чикләнми. Әледән-әле концертмейстер сыйфатында да чыгыш ясарга туры килә. Саный китсәң, күп инде алар. Аерып, Хәйдәр Бигичев белән Финляндиягә барып яздырган «Китмә, сандугач!» дигән аудиодискны, үзем әзерләп чыгарган ике җырлар җыентыгын — «Йолдызлы кичләр» (Рөстәм Яхин) һәм «Чишмә» (Хөснул Вәлиуллин) әйтер идем.   — Бер уңайдан, Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев белән алып барган эшчәнлегегезгә дә тукталып үтик инде.   — Татар халкының атаклы сәнгать әһелләренә (Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин, Александр Ключарев, Солтан Габәши) багышланган телефильмнар сериясе эшләүдә булыштым мин Идрискә. Идрис гаҗәп дәрәҗәдә кызыксынучан, эзләнүчән шәхес. Бүгенге көндә ул XX гасыр башында татарның танылган җырчысы булган Камил Мотыйгый иҗаты белән мәшгуль. Каяндыр шуның граммофон язмаларын табып алган да, яңадан торгызып, дөньяга чыгарырга, халыкка кайтарырга хыяллана. Мин ул көйләрнең фортепиано, виолончель, скрипка өчен партияләрен эшкәртеп ясадым. Эш фильм төшерүгә барып терәлде.   — Сез әтиегез мирасының да сакчысы бит әле. Соңгы, 19нчы шигырь китабын үзегез җыеп, әзерләп тапшыргансыз. Кичәдә үзегез чыгарган шигырьләрегезне дә сөйләдегез. Бу сәләтегезне шагыйрь әтиегез белә идеме?   — Шигырьләр соңгы чорда гына туа башлады. Төннәрен уянып китәм дә күңелемә ап-ачык булып килгән юлларны дәфтәргә язып куям. Беренчесе Хәйдәр Бигичев вафатыннан соң туды. Әтигә багышланганнары бар. Мин әтине бик еш төштә күрәм. Аннары күңелемнән аның белән сөйләшеп йөрим. Шигырь телендә.   Синең төсең, холкың миндә,   Үстердең мине сөеп.   Үз исемеңне бирдең миңа,   Йолдызым булыр диеп.   Бүген үзең йолдыз булып   Янасың, нурлар сибеп,   Юлларымда, эшләремдә   Рухландырып, моң биреп.   Аз сүзле кеше иде әтием. Искиткеч сабыр, түзем иде. Яшьлегендә авыр газаплар, ятимлек ачысы күреп үскән кеше шул. Әтисе, дини зат, сәфәргә киткән җиреннән югала. Әнисен, чормаларында дини китаплар табып, төрмәгә ябып куялар. Ул шуннан әйләнеп кайтмый. Әтигә 15 яшьләр була. Аларның берсен дә сөйләп утырганы булмады. Соңыннан гына белдек.   — Бүгенге көндә туганнарыгыз белән элемтәгез бармы?   — Әти ягыннан туганнарыбыз Интернет аша олы улым Маратны эзләп таптылар. Инде алар янына — Пенза өлкәсенә кайтып та килдек. Бик матур яклар. Әни ягыннан булганнарның да хәбәрен белеп торабыз.   Мөнирә апа алдыбызга иске фотолар җәеп сала.   — Менә боларны берәмтекләп карап, тәртипкә салып утырам хәзер. Нәсел сакчысы кебек. Татар кешесе җиде бабасын белергә тиеш бит. Әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Улларым, оныкларым белән бергә...   Гөлсинә Хәмидуллина сөйләште.
---

--- | 19.02.2019

“Армиядә үтерелгән улыбызның ярты йөзе юк иде”

$
0
0
19.02.2019 Фаҗига
19 яшьлек Степан Цымбалны Погоново полигонындагы палаткада үле килеш тапканнар. Һәлак булган солдатның әти-әнисе Воронеж янындагы 91711 санлы хәрби частьне таратырга дигән петиция язган.
Солдатның әти-әнисе фикеренчә, бу вакыйгада команда составы да гаепле, “мондый тәртипсезлекләрнең җитәкчелекнең күз йомуыннан  гына булуы мөмкин”. Шуңа алар гаепне ниндидер солдатка гына тагуга каршы, фиҗагагә катнашы булган һәркем җавап бирергә тиеш, ди.    - Без дәшми калмаячакбыз! Югалтасы иң кадерле кешебез– улыбызны -  югалттык инде, - диелә петиция текстында.   Степан 2018 елның 17 октябрендә хәрби хезмәткә алына. 11 февральдә исә часть командиры аның үлүен хәбәр итә. Гәүдәсен 2 көннән кайтаралар.    - Степанны игътибарлап карасак, ярты йөзе юк, башы ак чүпрәк белән уралган, күзләре мамык белән капланган, җилем салынган, скотч ябыштырылган. Бары тик борынының бер кырые калган, авызы җимерек. Улыбызны каты итеп кыйнаганнар, без сораулар бирмәсен өчен, баш сөягенә трепанация ясауларына сылтаналар. Ләкин шул рәвешле алар аның кыйналып үтерелүен яшерергә теләделәр. Степан киң күңелле, ярдәмчел, тәрбияле бала иде. Киләчәк тормышка планнар кора иде, укырга керергә, тормышка куанып яшәргә иде аның бар теләге... Кайтарыгыз безгә улыбызны! Булдыра алмыйсызмы? Алай булгач, гаделлекне кайтарыгыз, - диләр солдатның әти-әнисе.   Степанны палаткада утыргычта утырган килеш табалар, аяк-куллары алга сузылган һәм скотч белән бәйләнгән була. Ә башына муенына кадәр скотч белән ябыштырылган полиэтилен пакет кидерелгән була.   Петиция оборона министры Сергей Шойгу, хәрби прокурор Валерий Петров исемнәренә язылган.   18 февральнең иртәсенә петициягә 2,6 мең кеше кул куйган.   Солдатның әти-әнисенә Ходай Тәгалә түземлекләр бирсен инде. Әти-әниләр үз балаларын җирләргә тиеш түгел дигән язылмаган фикер бар. Шуңа үз балаңны җир куенына озату гайре табигый хәл... Ә инде ерткычларча тукмап үтерелүе бер кысаларга да сыймый. Кешеләр – иң ерткыч хайваннар дип юкка әйтмәгәннәр шул.
---

--- | 19.02.2019

Пугачеваның туган көненә 270 мең түләп, ә Хәмдүнәнекенә?

$
0
0
19.02.2019 Шоу-бизнес
Быел Россия эстрадасының примадоннасы Алла Пугачева 70 яшен билгеләп узарга җыена. Шул уңайдан 17нче апрель көнне Дәүләт Кремель сараенда юбилей концерты узачак. Əмма әлеге чарага билетлар күптән сатуда калмаган. Бары тик «перекупщиклар»дан алырга була.
3нче рәттә утырып концерт карыйсың килсә - 270 000 сум түләргә кирәк, ә 15нче рәт өчен бәя күпкә арзанрак - 150 000 сум. Əйе, бер билет өчен.   Урта хәлле тамашачылары өчен Примадонна өстәмә концерт уздырырга булган. Анысы алданрак - 8нче апрель көнне узачак. Һәм анда билетлар "нибары" 4000-60 000 сум "гына".   Җырчы 50 яшен дә шулай гөрләтеп уздырган булган. Ул вакытта Алла залда беренче рәттә утырган, ә сәхнәдә иҗатташ дуслары аның хитларын башкарган. Бу юлы да шулай булуы мөмкин. 70 яшьлек юбилей концертында Светлана Лобода, Максим Галкин, Филипп Киркоров, Сергей Шнуров катнашачагы төгәл билгеле.   Сүз уңаеннан: быел Хәмдүнә Тимергалиевага да 70 яшь тула. Əмма җырчының туган көне Рамазан аена туры килү сәбәпле, ул аны көз аена күчергән. Үзебезнең Примадоннабыз юбилеен ничек бәйрәм итәчәге хакында алдагы көннәрдә язарбыз.
---

--- | 18.02.2019

Роберт Миңнуллин Зифа Кадыйрова турында: “Мөхәммәтшин әйтсә, шул ук кешеләр “срочно” кабул итәчәкләр!”

$
0
0
19.02.2019 Сәясәт
Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин язучы Зифа Кадыйрованы Язучылар берлегенә алмауны иҗтимагый оешманы бизәми дигән фикер белдерде. Аның әйтүенчә, язучыны үзләрен бөек дип санаганнар тәнкыйтьли. Бу хакта ул “Татар-информ”га әйтте.
“Үзләрен бөек дип санаган язучылар аның әсәрләрен тәнкыйтьли, начар ди. Ә нәрсәсе начар? Художество ягыннанмы? Сюжет ягыннанмы? Анализ ясаучы юк бит. Берлекнең тәнкыйть бүлеге, проза бүлеге бар. Анализ ясагач кына начар дип әйтеп була. Аның бит тәртибе шундый булырга тиеш”, - диде шагыйрь.   Роберт Миңнуллин әйтүенчә, Зифа Кадыйрованы берлеккә алырга мөмкин, дип яза агентлык. “Зифа Кадыйрованы читкә тибәрү Язучылар берлеген дә, аның проза остаханәсен дә, кабул итү комиссиясен дә, идарәсен дә бизәми! Димәк, араларында Зифаның иҗатына гадел бәя бирерлек берәү дә табылмаган дигән сүз!” – диде ул.   Роберт Миңнуллин Зифа Кадыйрованың күпсанлы китаплар авторы булуын телгә алды. “Кеше укый икән, ул бит юкка гына түгел. Халык укыганга күрә начар диләр? Ә башкаларныкы нинди?” – диде ул, дәгъвасын белдереп.   Зифа Кадыйрованың Язучылар берлегенә кабул ителмәве белән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да кызыксыначагын әйткән иде. Роберт Миңнуллин берлектәге язучыларның нык ихтыярлы кешеләр булмавына киная ясады. “Мөхәммәтшин әйтсә, шул ук кешеләр “срочно” бертавыштан Зифаны кабул итәчәкләр! Менә күрерсез!”- диде ул.   
---

--- | 19.02.2019

Хатын мендәрем астына тәре куйган (КЛАССИК ОЧРАК)

$
0
0
19.02.2019 Ир белән хатын
Кыскасы, килеп каптым мин, яшьти. Башта өйләнә алмый йөрдем, ә хәзер ничек котылырга белмим. Юк, хатын хатын инде анысы. Аның белән яшәп тә булыр иде әле. Бәлки. Тик мин бит бер хатынны түгел, берьюлы өчесен эләктергәнмен булып чыга. Үзем килеп капканмын, дисәң, дөресрәк инде. Менә, яшәп ятабыз хрущевкада дүртәүләп күңелле генә. Берүземә өч хатын бит!
Өйләнешкәннән соң без хатын белән тещаның ике бүлмәле фатирында яшибез.  Без – залда, йокы бүлмәсендә – тещаның җитмеш бер яшьлек анасы. Безнең диван белән аның караваты – дивар аркылы. Берзаман әбине паралич сукты да, теща аны бу фатирга күчерде. Имеш, икенче катта әбигә җайлырак булыр (ул үзе дүртенчедә яши), врачка-фәләнгә алып барасы булса да мәшәкате азрак. Билгеле инде, әби үлгәннән соң фатир минем хатынга күчәчәк, дип тә “кызыктырып” куйды. “Борчылмагыз, әбиегезне үзем кереп карыйм, сезгә һичбер нужасы тимәс, барасы җирегезгә барыгыз, күгәрченнәр сыман гөрләшеп яшәгез”...  Әйе, гөрләшәбез. Әби урында гына ята. Төне буе аның ыңгырашканын тыңлап чыгам. Телдән калса да, әби аңында, колагы  нечкә, ул да безнең диван кыштырдавыннан йоклый алмый. Ул йокламый дип, кымшанырга да куркып ятаргамы инде хәзер?! Кымшану артыгракка китсә, ыңгырашып кына калмый, кычкырып ук җибәрә бу, аннан төн уртасында күршеләр дөбердәтә башлый. Ни әйтерсең, күңелле. Кузгатырга кирәк булса, аналы-кызлы мине көтәләр, ванныйга күтәреп кертергә дә мин кирәк. Хатын-кыздан ничек күтәртәсең – әбинең  авырлыгы центнердан ким түгелдер, шәт. Анысына түзәсең инде, авыруын сатып алмаган ла ул. Әле безгә нинди картлык килер менә... Тик бу эт тормышында картайганчы яшәп буламы-юкмы – анысы икенче мәсьәлә.   Тёща күрше подъездда ялгызы тора. Үз квартирына йокларга чыгып китә – берничә сәгатькә сулыш иркенәеп кала хет! Таң тишегеннән торып, теща күренгәләнче эшкә чыгып китү ягын карыйм. Төнге “дискотека”га карамастан, кәеф шәп, бәдрәфкә кереп китәм. Ишекне ачып чыгуым була– борыным нәҗес тулы “хуш” исле савытка төртелә. Тещам килеп җиткән, инде менә мин бәдрәфтән чыкканны көтеп,  каршымда “утка” күтәреп тора! Көн саен шулай: әллә юри алдыма б..к китереп тери, белмәссең.  Хатынны күптән кисәттем инде мин, брат, – анасына әйткән. Тегесе кызыл тырнаклы бармагын селки-селки, мәрхәмәтле булу кирәге турында сәгать буе мораль укыды миңа. Маңка малай шикелле, тыңлап тордым үзен. “Йортка кергәнче, утка кер” дигән сүзнең мәгънәсен аңладым хәзер – кеше өендә син таракан гына. Берәр көнне тулы “утка”сын тещаның башына кигезүдән  тыелып торам әле, торуын, тик белмим шул...   ...Анысы үземә дә сәер инде, өйләнгәнемне сизмичә дә калдым, яшьти. Татар кызлары белән йөреп караган да булды инде үзе, тик кайсылары минем күңелгә ятмый, кайсылары үзләре, бер-ике тапкыр очрашуга, юкка чыга. Менә син ике бала атасы, башкалар да әллә кайчан өйләнгән, сыйныфтан берүзем өйләнмәгән идем бит. Әни янына кайтсаң, әни үзәккә үтә: “Син Казанга чыгып киткәннән бирле гел ялгызым, ичмаса, юанырга оныклар да юк бит”, ди. Соңгы араларда инде “өйлән” дип тә әйтми башлаган иде. Әллә йөрәге алдан сизгән?!    Чираттагы тапкыр эштән киткәч (эшнең миңа никтер гел начары гына эләгә: йә акчасы әз, йә начальнигы мокыт булып чыга), матур гына йөреп киткән кыз да шалтыратуларыма җавап бирми башлагач: “Инде марҗа булса да ярый, туйдым буйдак тормышыннан”, - дип әйтеп ташладым. Бик ачынган көннәрем иде. Бер атна да узмады, иртән тукталышта бер кыз кул күтәреп тора, эшенә соңга кала икән. Гомер туктамаганны, моңа туктадым. Әллә ни ис китәрлек җире дә юк инде, буялган пумала чәч, ябыштырылган керфек-тырнак.  Ну, телефонымны сорады – бирдем, жәлме әллә. Марҗа икәнен белгәч тә исем китмәде, әллә, утызга җитеп, марҗа исен иснәмәгән егетме мин? Йөрсәм дә, өйләнергә җыенмыйм ич. Эх, малай,  ялгышканмын, теге көнне ычкындырган сүзләрем Ходайга барып җиткәндер, ахры... Икенче тапкыр күрешкән идек, өенә алып китте бу мине, анасы белән әбисе янына. Ничек “келәйләделәр”? Юк,  ничек арканладылар мине – хәзер дә аңламыйм.   Шуннан шул. Әни йөрәген тотып егылмаса ярар иде, ничек әйтим икән, дим, загска барыр алдыннан. Ял көнне, олы-олы бүксәле өч марҗа, өебезгә такси белән килеп төшмәсенме?! Тещам буласы марҗа бер шешә коньяк та, өч розаны әнинең кулына китереп тоттыргач, әнекәем ап-ак булып агарды. Без кыз сорарга барасы урынга, мине кияүлеккә сорарга килгән болар!   Аерылырга дисең син, яшьти. Бөтенләй ул сазлыкка баш тыкмаска гына булган да бит... Хатын корсаклы, гомер алимент түләүдән баш чыкмаячак, әгәр аерылсам. Өйләнгәч, машинаны алмаштырган идем – сатып, аның да яртысын хатынга түләргә туры киләчәк.Теща белән хатын кредит өстенә кредит җыйды, шул исәптән, минем исемгә дә. Аларны миннән түләттерсәләр? Аралар бозылса, алар берни алдында да туктап калмаячак, моңа төшендем инде. Хәер, алар мине болай җиңел генә тырнагыннан ычкындырмаячак, чөнки минсез яши алмыйлар. Чынлап әйтәм! Нәселләрендә миннән гайре бер ир-ат та юк чөнки! Ике фатир, дача йорты белән бакча – һәркайсында чүкеч-пычкы  тота белә торган ир кулы кирәк. Шунысы кызганыч, яшьти, әни янына сирәк кайтыла хәзер...   Тәмам аптырадым инде, дустым, нишләргә дә белгән юк. Хатын белән үзебезгә фатир яллап торыр идем, тик ай саен артык 10-15 мең сумны кайдан җиткерим соң? Акча күктән яумый ич! Үземә фатир алу турында  әлегә хыялланасы да түгел.    Беләсеңме, эчне иң пошырганы болары да түгел әле аның. Чыгырдан чыгарган нәрсә башкасы: мин белә башлаганда дингә гел битараф булган хатын, өйләнешкәннән соң, почмак саен иконалар элеп чыккан! Мендәр астында ниндидер каты әйбер тойдым. Тыгылып карасам – тәре! Ник алай эшлисең, дип сораган идем. Җавабы үтерә язды: “Батюшку привезли, чтобы он бабку отмолил. Так он всю квартиру святой водой окропил,  очистил от дьявола. Представляешь, у нас поселился дьявол! Батюшка велел иконы и кресты везде поставить, свечки зажигать”, - ди бу. Аналы-кызлы әллә нинди чиркәү исләре чыгаралар, косасылар килә. Авыру яткан бүлмәдәге исләр пүчтәк икән, чиркәү исләре тончыктыра...   ...Ярый, ашыга идем мин, яшьти. Казанга килеп чыксаң, безгә дә сугыл әле. Анысы шулай, шулаен – тещаның нинди чырай күрсәтәсен алдан белеп булмый. Соң, кафеда булса да сөйләшеп утырырбыз. Ичмаса, акыл бирер идең – бигрәк башлар каткан вакыт бит әле. Нишләргә дә белгән юк инде, дустым: аптыраган мин, аптыраган...
(Монолог уйлап чыгарылмаган. Энекәшемнең сыйныфташ дусты башына төшкән язмыш бу. Энекәштән мин : “Синең Д. исемле иптәшең бар иде, ни хәлләрдә соң ул, өйләнмәдеме әле?” дип сорадым. Энекәш күптән түгел Д. белән очрашуын, аның нинди хәлдә калуын һәм дустына берничек тә ярдәм итәргә кулыннан килмәвен тетрәнеп сөйләде). Фото: Пиксабай
Рузия САФИУЛЛИНА

--- | 19.02.2019

Айрат Ильясов һәм Ләйсән Сөнәгәтова өченче тапкыр әти-әни булган (ФОТО)

$
0
0
20.02.2019 Шоу-бизнес
Җырлы-моңлы Айрат Ильясов һәм Ләйсән Сөнәгәтова гаиләсендә күңелле хәбәр: кызлары Ралина һәм Ильвинага иптәшкә өченче сеңелкәш алып кайтканнар.

Шушы көннәрдә генә корыч туй көнен билгеләп үткән бәхетле әти-әни күңелле яңалыклары белән уртаклашып: "Кечкенәбез, рәхмәт безне сайлаганың өчен" дип яза. Көтеп алган сабыйлары дөньяга 19 февраль кичендә авырлыгы 3600, буе 53 см булып аваз салган.

Тамашачылары бәхетле парны котлап, Айрат Ильясовны "ювелир" дип атаган.

        Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

"Иван Грозный Казанны алган вакытта, җиде кыз, шәһәр кырыена килеп, һөҗүм итүчеләрне каргап торганнар"

$
0
0
20.02.2019 Милләт
Шәһәрне ала алмый торуларына ачулары чыккан сугышчылар аларны куа башлаганнар. Кызлар хәзерге татар зираты кырындагы Өч тирәк дигән җиргә җиткәч, җир ачылып, аларны үзенә алган. Шуңа күрә бу урын халык арасында изге җир дип санала. (Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. — Казан: Татар. кит. Нәшр., 1987, 62 б.).
Изге кабер... Шушы сүзне телгә алуга, хәтерем аша үткәннәргә — балачакка әйләнеп кайтам. Әнә мин Яңа Татар бистәсендә, зират каршында гына яшәүче әбием белән Өч чокыр янында утырам. Бирегә без еш киләбез. Гадәттә, зиратка көнбатыш яктан керәбез. Кызыл кирпечтән ясалган капка әбиләрнең өй тәрәзәсеннән дә күренеп тора. Ул чакта Җиде изге кыз кабере яныннан үзәк юл үтә иде. Хәзер аны «Точмаш» заводы бинасы каплаган.   Хәтерлим әле: кабер янында һәрвакыт әбиләр намаз укып утыра. Тирә-якта куе әрәмәлек. Ә кабер өстендә гади генә ак канәферләр үсә. Ул чакта кабер турыпочмак рәвешендә такта койма белән әйләндереп алынган иде. Зират коймасы янына буямыйча гына зур эскәмия ясап куйганнар. Баш очында гына туктаусыз кошлар сайрый...   Әби кабер янына утыра да йомшак тавыш белән намаз укырга керешә. Ул гарәпчә белә. Безнең белән килгән әнием: «Улым, бу — изге кабер. Бирегә язлар җиткән саен җиде кош очып килә», — дип колагыма пышылдый.   Ул чакта миңа биш-алты яшьләр чамасы булгандыр. Һәм мин, ниндидер зур бер сергә катнашы бар кешедәй, тын да алмыйча тыңлап утыра идем...   Рәсми чыганакларда әлеге кабер турында мәгълүматлар юк диярлек. Риваятьләр генә яши. Имеш, Явыз Иван гаскәрләре Казанны алган чакта кызлар шәһәр диварлары янына киләләр дә, дошманга ләгънәт яудыра башлыйлар. Ә үлем куркынычы янагач, чигенергә мәҗбүр булалар. Элек-электән халык изге дип йөргән өч чокыр яныннан узганда, җир ярылып, батыр кызларны үзенең кочагына ала.   Әгәр бу риваятьне тикшеренү эшендә нигез итеп алсак, күп кенә фикер каршылыклары туар иде. Чөнки кайбер вакыйгалар арасында эзлеклелек юк.   Мәгълүм ки, Казан көз айларында яулап алына. Елъязмалар раслаганча, ул каһәрле көннәрдә көчле яңгырлар яуган, аяк асты бик пычрак булган. Фаҗигале икенче октябрьгә кадәр кояшлы көннәр торган дип уйласак та, бүгенге «Яшь гаиләләр бакчасы» урынындагы сазлык шул арада гына кибеп өлгермәс иде. Димәк, Өч чокырга таба юл бикле булып чыга. Тагын шунысы билгеле: язгы ташулар вакытында Идел суы бистәдә яшәүчеләрнең шәһәр белән элемтәсен өзеп, сазлыкны күмеп китә һәм җәй урталарына кадәр шулай тора. 1956 елда дамба төзелгәч кенә халык бу бәладән котыла.   Гомере буена Яңа Татар бистәсендә яшәгән, зиратта чокып рәсем ясаучы булып эшләгән Рафаэль абый кызларның үлеме турында өлкән кешеләрдән төрле юрамалар ишеткән. Берәүләр, кызларны көчләп христиан диненә күчермәкче булганнар һәм алар шуңа ризасызлык белдереп үз-үзләренә кул салганнар, дип сөйлиләр. Икенчеләре, кызларның чибәрлегенә кызыккан дошман укчылары аларны эзәрлекли башлаганнар һәм сазлык читендә, әрәмәлектә кызлар белән ни булганын бер Ходай үзе генә белә, дип әйтәләр.   Кызлар барысы да тормыштан бер үк вакытта китәргә карар кылганнар, дигән юрама ничектер ышандырмый. Әйе, бер, ике яки өч кешенең үз-үзенә кул салуы ихтимал. Ә инде сылу җиде кызның мондый фаҗигале адымга бара алуы шикләндерә, барыбер шикләндерә.   Изге кабернең йолалар кабере булуы мөмкин. Аның нәкъ менә булачак зират мәйданында барлыкка килүе дә мәсьәләгә ачыклык кертми. Укучым, мөселман халкы үзләренең туганнарын изгеләр кабере янына күмәргә омтылган, шуннан бу урында зират ясалган дип, минем белән бәхәскә керер бәлки. Эш шунда ки, 1750 елга кадәр бүгенге Яңа Татар бистәсе урынында Поповка дигән урыс авылы булган. Соңрак губерна хакимияте карары белән аны көньяккарак күчерәләр, Поповка авылы хәзер дә шунда. Табигый ки, күчеп килгән урыслар мөселманнарны эзәрлекләгән елларда үзләренең өйләре янында ук изге татар кабере торуы белән һич кенә дә килешмәсләр иде. Мөгаен, бу кабер XVIII гасырның икенче яртысында гына барлыкка килгәндер. Кабер янында утырган чал чәчле, таза гәүдәле, әле дә чибәрлеген җуймаган Рафаэль абый:   — Беләсезме, бу — сихерле урын, — диде.   Бистәдә туып-үскән, балачакта зиратны аркылыга-буйга гизгән Рафаэль абый бүген күзләрен йомган хәлдә дә каберләрне берәм-берәм күрсәтә ала. Шуңа карамастан, изге кабер янына җиткәч, ул үзендә ниндидер чит бер көчнең тәэсирен тоя, туры юлны таба алмыйча, бик озак әрәмәлектә адашып йөри.   — Алдашсам, күзем чәчрәп чыксын! — Рафаэль абзый иманлы карашын миңа төбәде. — Беләсезме, берничә ел элек зиратка серле генә бер карт килеп керде. Ул, тыйнак кына итеп, үзен җиде кызның туганы дип таныштырды, намаз укыганда ниндидер исемнәрне атады. Аннары икәү сөйләшеп барганда, һәйкәл куярсың, дип миңа акчасын бирде.   Мин әллә нинди сәер хәлдә идем. Аны капкага кадәр озата киттем. Шул чакта мине кемдер чакырып алды. Әйләнеп килсәм, карттан җилләр искән. Кылт итеп исемә төште — карт теге кызларның исемнәрен әйтергә онытты ич. Аңыма килеп, капкага таба йөгердем. Әмма анда беркем дә күренми иде.   Ул көнне, исемнәре булмагач, һәйкәлне ничек куярмын инде дип борчылып йөрдем.   Өйгә кайтырга җыенгач, гадәт буенча эш киеменең кесәләрен тикшерә башладым. Күкрәк кесәсендә дәфтәрдән ертып алынган чиста кәгазь бите бар иде. Шуны чүплеккә ташларга җыенганда гына кәгазьдә ниндидер язу барлыгын шәйләп алдым. Йа хода, үз күзләремә үзем ышанмадым: кызларның исеме! Беләсеңме, мин — мәетләр белән эш итә торган кеше, әллә ничә тапкыр каберләрне яңадан ачып карауда катнаштым — керфегем дә селкенгәне булмады. Ә бу юлы бөтен гәүдәм калтырарга тотынды. Юк, бу куркудан калтырану түгел иде. Мин тәнемә иңгән рәхәтлектән калтырандым. Һәйкәлгә исемнәр чокып язганда да эшем җырлап барды. Сүз уңаенда әйтеп үтим, зиратта эшләгән чорда шагыйрьгә әйләндем. Баштарак ташъязмаларны заказ буенча иҗат итсәм, хәзер шигъри юллар үзеннән-үзе туа.   Зират хакимияте, серле аксакалның акчасына өстәп, борынгы таш янына түбәндәге язма уелган яңа һәйкәл куя:   «Биби-Мөшкелбикә   Биби-Дармандабикә   Биби-Хаҗатбикә   Биби-Шишәмбикә   Биби-Чәхәршәмбикә   Биби-Дарманбикә   Биби-Намуратбикә   Мөхәммәтхасим кызлары»   Зиратка керү өчен яңа капка ясалгач, изге кабер ятим булып бер читтә калды. Элек биредә хәерче картлар дога кылып утыра иде, хәзер алар да күренми. Заманасы буталчык бит аның: бүген мөселман картлары, карчыклары үтерелгән каракларга куелган мәрмәр һәйкәлләр янында дога кылалар — анда сәдаканы күбрәк бирәләр шул...   Изге кабер телгә алынган чыганакларны эзләү дәвам итте. Казан тарихы белгече Рафаэль Мостафин миңа «Татарстан» журналында дөнья күргән «Әдәби сүзлек»не укып карарга киңәш бирде. Анда язылганча, борын-борын заманда җиде кыз, ирләрчә киенеп, мәдрәсәгә укырга кергәннәр дә, көннәрдән бер көнне хәйләләре ачылып, фаш булганнар, имеш. Ләкин... сөенергә барыбер иртәрәк әле. Ниндидер эчке, җиденче тойгы кызларга кагылышлы маҗаралы риваятьләрнең әлләни борынгы булмавын искәртте. «Татар халык иҗаты» дигән китапта да җиде кыз турында бәет бар. Каргалы авылында яшәгән җиде байның кызлары шәһәргә килеп мәдрәсәгә укырга керәләр. Мулла малае мунча керүче шәкертләргә су китергәч, шыр ялангач кызларны күрә һәм коты алынып чыгып йөгерә.   Мулла шунда ук аларның берсен, Бәдриҗамал исемлесен, үзенә хатынлыкка ала.   Әйе, Хуҗа Нәсретдин мәзәгенә охшашрак тарих. Әмма ләкин бу бәет XVI һәм XVII гасырлар — җәзалау экспедицияләре, христиан динен көчләп тагу кебек вакыйгаларны эченә алган канлы елларга туры килми. Иң мөһиме — бәеттә «җиде байның җиде кызы» турында әйтелә. Ә кабер өстенә куелган һәйкәлдә бер ата — «Мөхәммәтхасим кызлары» дип язылган. Ташъязмада Бәдриҗамал исеме бөтенләй юк.   Искәрмәдә бу бәет шәкертләр арасында зур популярлык казанган дип әйтелә. 1907 елда күчереп язылган, КДУда сакланган икенче бер үрнәк искәрмәсендә исә мондый хәл 1825 елда булган, ә бәет үзе 1858 елда иҗат ителгән, диелә.   Бәеттә кызларның фаҗигале үлеме турында берни дә әйтелми. Бу исә мәдрәсәгә укырга кергән җиде чибәр кызның изге кабергә бернинди кагылышы булмавын дәлилли. Кызларның үз-үзләренә кул салулары кебек зур вакыйга халык авыз иҗатында һичшиксез чагылыш тапкан булыр иде.   Каракалпак халкы дастанында да җиде кыз турында маҗаралы риваять барлыгы билгеле. Аерма шунда гына — тау кызлары олы юлларда кеше талап көн күргәннәр. Багдадта туган, Урта Азия аша безгә килеп җиткән сихерле җиде саны, мөгаен, төрле сюжетларда илләр гизеп йөридер әле.   Чынбарлыкка аек күз белән карасак, әлеге кызлар Әби патшаның шәһәр читендәге зиратлар турындагы карары уңаеннан, 1780 нче еллардан соң күмелгәннәр, дип уйларга тулы нигез бар. Югыйсә, кызлар хәзерге Киров урамы белән кисешкән Кораиш бистәсенең иске зиратына күмелгән булырлар иде.   Бер үк сәгатьләрдә тормыштан киткән кызлар язмышы... Ирексездән 1780, 1812 һәм башка елларда булган ваба авыруы турындагы вакыйгалар хәтергә килә. Бу авыру кешеләрне, дәрәҗәләренә карамыйча, рәттән кырып бара. Яңа зиратта барлыкка килгән җиде кыз кабере дә шушы авыру нәтиҗәсе булырга мөмкин ич.   Бәхетсез кызлар! Әйе, дога кылучылар бүген дә изге кабер яныннан битараф кына үтеп китмиләр. Әнә, берәү кабер өстендә кошлар күргән.   Икенчеләре аларның язлар саен кабат әйләнеп кайтуларына игътибар иткән. Өченче кеше исә ул кошларны санарга да өлгергән. Җиде кош. Әйе, чын мәгънәсендә сихерле сан...   Бер-бер артлы буыннар алышына тора. Ә риваять һаман да яши. Аллага табынган саф күңелле әби-чәбиләр аны бер-берсенә сөйләгәндә, дини төсмерләр дә өстәп җибәргәннәрдер. Әлбәттә, алар риваятьнең еш кына хакыйкатьтән көчлерәк икәнен йөрәкләре белән аңлаганнардыр. Кеше аңында гасырлар дәвамында яшәп килгән бөтен нәрсә чынбарлыктагы вакыйгалардан өстенрәк шул.   Ни генә булса да, халкымның бу кызлар ХVI-XVII гасырлар арасында үтерелгәннәр, дип уйларга тулы хокукы бар. Кабатлап әйтәм: борынгы таш... һич кенә дә кабер өстенә куелган таш түгел, дигән фикер яшәп килә. Ул таш – булган фаҗига урынына куелган һәйкәл. Моңа ике әһәмиятле дәлил дә бар. Эш шунда ки, кабер янындагы баткаклыкта кайчандыр мөлдерәмә сулы күл җәйрәп яткан. Хәтта зират уртасында да күл булган. Балачакта әнием анда су коенган (ул чакта күл янындагы баракларда әле кешеләр яшәгән). Ирексездән сорау туа. Көнчыгышта һәм көньякта корырак урыннар булганда нигә әле кызларны сазлык янына күмәргә ди? Кызларның замандашларының каберләрен күрсәткән борынгы ташлар әнә шул корырак урыннарда саклана бит.   Һәм икенче факт. Әгәр бу чынлап та кабер икән, аның өстендә җиде таш торырга тиеш. Ярар, вакытлар узу белән берничәсе җимерелсен дә ди. Аларның өчесе-дүртесе булса да сакланырга тиеш ич. Әниемнең: «Мин яшь чакта кабер өстендә ике һәйкәл тора иде», - дип әйткәнен хәтерлим. Мөгаен, аларның берсе – иске, икенчесе яңа һәйкәл булгандыр. Яңа буыннар бүләге. Бүген дә менә кабер өстендә ике таш тора бит...
Айдар СӘХИБЗАДИНОВ

--- | 20.02.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>