Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Казанда «Башмагым» музыкаль комедия премьерасына әзерлек башланды (ФОТО)

$
0
0
20.02.2019 Мәдәният
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды. Бүген коллектив Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясен сәхнәләштерүгә кереште.

Җәүдәт Фәйзи музыкасы. Спектакльнең режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Театрыбызның әйдәп баручы һәм яшь артистлары белән бергә чакырылган артист – Гөлнара Байназарова катнаша. 


---

--- | 20.02.2019

"Каядыр мари карчыгы эзләп барганчы..." (СИХЕР ТУРЫНДА)

$
0
0
20.02.2019 Дин
Тотрыксыз заманда яшәгәнгәме, җәмгыятебездә һәртөрле авырулардан интегүчеләр артты. Кайбер чирләрне адәм баласы үзе уйлап, гөманлап китереп чыгара. Шул ук вакытта кешенең үз эчендә “казынуларына” бәйле булмаган авырулар да байтак, шуларның берсе – бозым, диләр. Шуңа күрә: “Бозымның барлыгына ышанасызмы? Аннан дәваланып буламы яки ул – кайберәүләрнең хыял җимеше генәме?” – дип күренекле милләттәш­ләребезгә мөрәҗәгать иттек.
Бу язмага алынуым тиктомалдан гына түгел. РИУда кышкы сессия вакыты иде. Коридорда күп­тән таныш булган бер мөгал­лим белән сөйләшеп киттек. “Соңгы елларда җәмгыятебездә бозым-сихер артты. Дөрес, ул бездә элегрәк тә бар иде. Әйтик, сугыш елларында республикабызга чит җирләрдән меңнәрчә кеше килеп урнашты. Аларны, яшәп торырга дип, шактый күп гаиләләргә урнаштырдылар. Болар арасында бозым салырга хирыс булганнар да байтак булган. Шуңа күрә сугыштан соңгы елларда республикабызда эчкечеләр күбәйде. Эч­кечелеккә биреләләр, туктый алмыйлар. Үзе бозымга тарыган, дә­валанган кеше генә аны чын-чын­лап дәвалый ала. Хәзер үзләрен экстрасенс дип йөртүче, Согу­диядә, “Әл-Хәрам” мәчете янында фотога төшеп, мин Коръән белән дәвалыйм, дип ялганлаучы адәм­нәр дә пәйда булды. Аларга ышанмагыз”, – дип сөйләде ул миңа. Чынлап та шулаймы, әллә инде үз-үзебезне генә куркытабызмы?
Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Диния нәзарәтенең баш казые:   – Китапларда язгач, бардыр инде. Әнә Пәйгамбәребезгә дә бозым салырга маташканнар, диләр. Һәркемнең саклаучы фәрештәсе бар. Кешене шул саклый. Әхлаклы, тәртипле яшим, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтим, тыйганнарыннан тыелыйм, дип дөнья көтү мә­шәкатьлерәк. Шуңа күрә кемгәдер акча биреп, чир-чордан котылу ансатрактыр, бәлкем. “Җен керде бугай, өшкермәссез­ме?” – дип мөрәҗәгать иткәннәргә мин үзем Казандагы Мәхмүт, Рамил, Фәрит хәзрәтләргә барып карарга киңәш итәм. Каядыр мари карчыгы эзләп барганчы, үзебез­нең хәзрәтләргә барсыннар дим. Ихтыяҗ бар икән, канәгатьлән­дерүче табыла. Бу уңайдан кайбер имамнарның, йә бозым салганнар, йә үтәлмәгән нәзерең бардыр, дип әйткәннәрен үземә дә ишетергә туры килде. Аннан килеп, ниндидер сәләте булмаса, берәү дә бозым чыгару белән шөгыльләнә алмыйдыр. Дөрес, хәзер үзен экстрасенс дип бел­дерүчеләр байтак. Гаҗәп тә түгел: телевизордан гел шуларны күрсәтеп, рекламалап торалар.   Фәрит хәзрәт Кадыйров, Казан янындагы Салмачы бистәсендә урнашкан “Хәдичә” мәчете имам-хатыйбы:
  – Элек көнгә кырыгышар кеше кабул иткән, өшкергән вакытларым бар иде. Хәзер көч-куәтем азайды. Егермедән арттыра алмыйм. Пәйгамбәребезнең, бозымга тап булсагыз гына кешеләрне дәвалый аласыз, дигән хәдисе юк. Дөрес, үземнең яшь вакытта бозымга тарыганым булды. Мин үзем инде егерме биш еллап өшкерү белән шөгыльләнәм. Әле бу эшкә тотынганчы ук төштә өшкергәнем­не, шуның нәтиҗә­сендә җеннәр­нең чыкканын күрә идем. Аларга җай­лап кына, каты бәрелмичә, Пәйгам­бә­ре­безнең хәдисләрен әйтеп, Коръән­нән аятьләр укып: “Кеше тәнендә яшәү – бик зур гөнаһ! Кыя­мәт көнендә моның өчен җавап бирәсе бар. Мондый гамәлләр өчен Аллаһы Тәгалә утка кертәчәк”, – дип аңлатырга кирәк. Усаллык белән җиңеп булмый аларны. Шуннан соң алар, безне ничек чыга­ра­сың, инде кая җибәрәсең, дип сорый башлый. “Аллаһы Тәгалә каршында иман китереп, тәүбә кылырга кирәк”, – дип үгетлим аларны. Җен күздән чыкса, кеше сукыр кала; баштан чыкса – үлә; колактан чыкса – саңгыраулана. Шуңа күрә алар авыздан яки аяк-кулдан чыгарга тиеш.   Рамил Гарифуллин, КФУдагы психология һәм мәгариф институты доценты, психотерапевт:
  – Бозым дип әйтү фән күз­ле­геннән караганда дөрес түгел. Тот­рыклы депрессия халәте ул. Кайбер кешеләр яшәү мәгънәсен югалта, үзенә кул салу турында уйлый башлый. Гадәттә алкоголизмнан интеккән кешеләр бозым салмадылар микән дип гаҗизләнә, хәтта эчәселәре дә, яшиселәре дә килми. Моны химик яки физик бозым дип әйтергә була. Дөрес, шундый үлән­нәр бар: эчемлеккә кушып эчерт­сәң, кеше яшәү ямен югалта. Андый үләннәр наркотик матдәләр бүлеп чыгара (үлән дә­валарга да, агуларга да мөмкин). Моны да химик бозым дип әйтергә була. Мәгълүмати бозым да бар. Алар башка, мигә кереп, кешенең җанын үзгәртә. Әйтик, эчкечелекне, психиканы үзгәртеп, ягъни мәгъ­­лүмати кодлаштыру аша дә­валыйлар. Барча кешене дә бер­төсле кодлаштырып булмый. Һәр кешегә аерым код куела. Мәгъ­лүмати кодны яман нияттә кулланып, кешене үтерергә дә мөмкин. Бик тиз ышана торган кешеләр очрый. Аларны, бозым салганнар, ниндидер сихер бар дип, ансат кына ышандырырга була. Яла ягып яки хыянәт итте дип тә мондый кешеләрне соңгы чиккә җитке­рүләре бар (халыкның 10-12 проценты тиз ышанучан). Хәзер: “Мин – экстрасенс, дәва­лыйм”, – дип, газеталарга белдерү бирү­челәр күбәйде. Имеш, бозым нәти­җә­лә­рен бетерәләр, сихерне юкка чыгаралар. Гадәттә алар невроз нәти­җәләрен ачыклый. Мәшһүр Фрейдны алыйк. Ул бозым дип кеше башын катырмаган, психик анализ ысулы аша адәм балаларында сабый чактан калган психологик җәрәхәт­ләрне дәва­лаган
Рәшит МИНҺАҖ

--- | 20.02.2019

Юл һәлакәтенә очрап һәлак булган Габделкәрим хәзрәтнең хатыны Зилә: «Балалар әтиләрен печенье пешереп көттеләр»

$
0
0
20.02.2019 Фаҗига
Әтиебез эш буенча Казанга еш йөрде, бу юлы да аны озатканда, тиздән шатлыклы хәбәрләр белән кайтыр дип көттек. Диссертациясен уңышлы гына яклавын да шалтыратып әйтте. Икенче көнгә иртән балалар белән аны көтәргә керештек. Кичен сабыйлар үз куллары белән камыр басып, әтиләре кайтуга дип печеньелар пешереп куйдылар.
Капка төбенә машина килеп туктагач, балалар шатланышып: «Әти кайтты, әти кайтты», – дип чыгып чаптылар. Әмма... килгән машина әтиебезнеке булып чыкмады. Әтиегез башка кайтмаячак дигән куркыныч хәбәр килде...   Аллаһы Тәгалә безне бу дөньяга вакытлыча китергән һәм Үзенең Китабында кат-кат шуны кабатлап, исебезгә төшереп тора. Дөньяда кемне генә яратсаң да, бер көн аның белән аерыласың, күпме генә яшәсәң дә, барыбер китәсең, күпме генә җыйсаң да, буш кул белән каласың, нәрсә генә кылсаң да, ул гамәлеңнең ачы яки татлы җимешен күрәсең. Бу нәрсәләрне беләбез, аңлыйбыз кебек тә, ләкин, аерылу сынаулары үз башыңа төшкәндә, җиңел түгел икән. Габделкәримнең гәүдәсен туган авылына алып кайтуны оештырган, машина җибәргән, юу, озату, җеназа эшләрен оештырган кардәшләребезгә Аллаһының рәхмәтләре яусын! Күпме районнардан меңләгән дуслары аның өчен соңгы доганы кылу өчен килгәнсез. Гаиләсенә, балаларына матди ярдәм булсын дип бик күп акчалар җыйгансыз. Озату эшләренең башында торучы Мөслим районы башлыгы Рамил абый Муллинга, Татарстанның мөфтие Камил хәзрәткә, барча мөслимлеләргә, авылдашларына, Габделкәрим белән бергә ничә еллар эшләгән хәзрәтләргә рәхмәт яусын!   Аллаһы Тәгалә барыгыздан да разый булсын! Гаиләләрегез тигез булып, бергәләшеп балаларыгызны үстерергә, бер-берегезнең кадерләрен белеп яшәргә насыйп итсен!   Раббым, Габделкәримнең гөнаһ-хаталарын ярлыкасын. Аны Үзенең оҗмах бакчаларына кертеп, аңа яшел кош булып очып йөрергә язсын! Ахирәте бу дөньясыннан хәерлерәк булсын!   Ихтирам белән Габделкәрим хәзрәтнең җәмәгате Илфак кызы Зилә.
---

--- | 20.02.2019

Гүзәл Уразованың ЗУР ПРОЕКТЫ өстендә 200гә якын кеше көч куя

$
0
0
20.02.2019 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның март аена гастрольләр графигы билгеле. Киләсе айда барлыгы 19 концерт куярга планлаштыралар. Җырчылар алны-ялны белми эшләргә җыена. 2 март көнне Буада башланасы масштаблы тур грандиоз тамаша белән 30 март көнне Мәскәүдә тәмамланачак.
Үз шәһәр-төбәгегезне моннан эзләгез:   3 март Йошкар-Ола 4 март Мәләкәс (Димитровград) 6 - 7 март Уфа 9 март Стәрлетамак 10 март Самара 11 март Тольятти 12 март Сызрань 13 март Кузнецк 14 март Сарытау 15 март Саранск 16 март Баулы 17 март Ырынбур 18 март Зәй 20 март Чүпрәле 21 март Тәтеш 22 март Кама Тамагы    Алданрак хәбәр ителгәнчә, 30 март көнне Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның зур концерты булачак. Бүген бу проект өстендә 200гә якын кеше көч куя. Алла Духованың “Тодес” бию төркеме махсус биюләр куя. Витас, Динә Гарипова, Согдиана белән дуэтлар булачак. “Казан” бию ансамбле һәм Дагестаннан “Лезгинка” дәүләт ансамбле киләчәк. Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова һәм тагын бик күп артистлар көтелә. Сәхнә бизәлеше, махсус эффектлар, сценография өстендә танылган Мәскәү режиссерлары эшли.   Билетлар сатуда.
---

--- | 20.02.2019

Путин Кунаклар сараенда юллама белән чыгыш ясый (ВИДЕО)

$
0
0
20.02.2019 Сәясәт
Россия Президенты Владимир Путин 15нче тапкыр Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясый. Мөрәҗәгать хәзерге Президент өчен генә түгел, гомумән, әлеге практика өчен дә юбилейлы —дәүләт җитәкчеләре мөрәҗәгатьләрне 25 ел укый.
Чыгыш ясау ае гадәттәгечә түгел, шулай ук урыны да. Беренче тапкыр Путин 2000 елда июнь аенда чыгыш ясады, аннары 2001 елдан 2007 елга кадәр ул апрель яки май айларында юллама белән мөрәҗәгать итте. 2012 елда сайланганнан соң, чыгыш декабрь аенда ясалды. Узган ел Федераль Җыенга юллама мартта узган иде, дип яза Татар-информ.   2012 елга кадәр Владимир Путин Кремльнең Мәрмәр залында чыгыш ясады, аннары урынны Георгий залына алыштырдылар. 2018 елда Президент «Манеж» күргәзмәләр үзәге залында мөрәҗәгать укыды, мондый карарны чыгышның мультимедияле булуы аркасында кабул иттеләр. Ул вакытта Путин чыгышы кораллану өлкәсендәге эшләнмәләр, атом-төш энергоҗайланмалы белән канатлы ракеталар турында видеосюжетлар һәм слайдлар белән барды.   Шулай ук чыгышның күпме дәвам итәчәген дә беркем дә белми. 2004 һәм 2005 еллардагы мөрәҗәгатьләр иң кыскалары булды. Ул вакытта алар якынча 48 минут дәвам итте. Ә узган ел президентның иң озак юлламасы булды, ул 2 сәгать чамасы чыгыш ясады.   Традицион рәвештә чыгыш вакытында меңләп кеше була. Алар арасында хөкүмәт һәм Дәүләт Советы әгъзалары, төбәк җитәкчеләре, конфессияләр башлыклары һәм башкалар бар.  


---

--- | 20.02.2019

"Шәехтимер абый 8 бала белән ялгыз торып кала..." (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

$
0
0
20.02.2019 Язмыш
Батыр йөрәкле күршем авыр сынауларны да лаеклы җиңеп чыга алды. Кеше язмышын үзе яза. Әнием еш кына: “Һәркемнең бәхете үз кулында”, — дип кабатлый иде. Чыннан да, Ходай Тәгалә безне бөтен яклап та камил итеп яраткан, кешегә бары тик лаеклы тормыш юлы үтәргә генә кирәк.
Күршем Илнура Шәехтимер кызы — Татарстанның Актаныш районы Семиостров авылында дөньяга килгән. Авыл Кама белән Агыйдел елгалары кушылган урында урнашкан. Бу җирләр урман-кырларга, җиләк-җимешкә бик бай. Табигатькә гашыйк булган Шәехтимер абый белән Заһира апа шушы төбәктә төпләнеп, 7 балага гомер биргән. 3 кыз һәм 4 малайның бик тату, эшсөяр булып кул арасына кергән чаклары. Әтиләре авыл Советы рәисе, бригадир булып эшли, әниләре — сатучы.   Тормыш шулай үз агымы белән барганда, Заһира сигезенчегә йөкле икәнлеген аңлый һәм район дәваханәсенә юллана. “Кан басымың бик югары, сиңа бала тудырырга ярамый. 7 балаң бар бит инде, аларга сау-сәламәт әни кирәк. Бу балаңны алдыру дөрес булыр”, — дип үгетли табиб. Заһира ире белән киңәшләшергә була. Юл буена табиб әйткән сүзләр турында уйлый. Ничек йөрәк астында яшәгән сабыен үтерсен ул? 4 малай янында 4 кыз үссә — балаларга тагын да күңеллерәк булачак бит, дигән уйлар китми хатынның башыннан.   Ходай ярдәменнән ташламас, туасы бала ничек тә дөньяга килергә тиеш, дигән ныклы карарга килеп, гаиләсе янына күтәренке кәеф белән кайта хатын. Шулай итеп, август ахырында, бакчаларда җиләк-җимеш, яшелчә ишелеп уңган мәлдә зәңгәр күзле кыз бала дөньяга килә. Кызчыкка исемне дә әнисе сайлый. Илнураның исем туен бик зурлап үткәрәләр. Сабый әти-әнисен, туганнарын сөендереп үсүен дәвам итә, көннән-көн матурлана. Бер көнне гаилә башлыгы өлкән улы белән урманга утын кисәргә китә, ә Заһира апа өлкән кызы белән аш-су бүлмәсендә бөтерелгәндә кинәт кенә башы әйләнеп, идәнгә егыла.   Идәндә яткан әнисен кызы да торгыза алмый. 10-15 минут үтүгә, Заһира апа мәңге­леккә күзләрен йома. Бу вакытта Илнурага бары тик 2 ай гына була. Шулай Шәехтимер абый 8 бала белән ялгыз торып кала. Сабыйны тәрбияләшергә туганнары да, авылдашлары да ярдәм итсә дә, законга каршы килеп булмый. Бу коточкыч вакыйгадан соң күп тә үтми, баланы Менделеевск шәһәренең сабыйлар йортына алалар. Илнурадан өлкәнрәк тагын ике баланы да алырга тиеш булалар, әмма Шәехтимер абый аларны зур тырышлык белән үзе янында калдыра. Илнураны балалар йортына тапшырганда язган гаризасында сабыйга 3 яшь тулгач, килеп алачагы турында да билгели.   Ничек кенә булмасын, яшәү дәвам итә. 7 баланың киемнәрен пөхтә тотарга да, аларга ашарга әзерләргә дә кирәк. Әнисез калган балалар — ятим, хуҗа­бикәсез өй — нурсызга әйләнә. Шәех­тимер абый туганнары белән киңәш­ләшеп, күрше авылдан Кифая исемле хатынга өйләнергә ниятли. Бәхеткә, Кифая бик сабыр холыклы була, балаларны үзенеке кебек ярата.   Бер көнне Кифая апаны туганнары кунакка чакыра. Туганнарының күршесе Менделеевск шәһәрендәге балалар йортында эшли икән. Күрше кызы Ил­нураның бик матур, үткен кыз булып үсеп килүе турында сөйли.   Авылга кайту белән Кифая апа Илнурага кирәкле әйберләр төяп, ирен һәм өлкән кызын Илнураны алып кайтырга җибәрә. Балалар йортыннан пристаньгә пароход белән кайта Шәехтимер абый. Баланы каршы алырга бөтен авыл халкы җыела. Берәүләрнең, баланың исән-имин, инде берникадәр үскәнен күреп — шатлыктан, икенчеләренең — аның шундый язмышка дучар булуын кызганып, күзләренә яшь тула. Шәһәрдә үскән Илнура татар телендә сөйләшә белми. Биредә яшәүчеләр урыс телен аңламый. Шулай булса да, үҗәт кыз өлкән туганнарының сүзләрен кабатлап, акрынлап туган телен өйрәнә. Әтисе белән балыкка йөрергә, чаңгыда шуарга, мотоциклда йөрергә, атта чабарга да куркып тормый ул. Чыннан да, туганнарының, әти-әнисенең назына, игътибарына күмелеп үсә кыз.   Түбән Кама сусаклагычын төзи башлагач, авылга су басу куркынычы яный. Шәехтимер абый гаиләсе белән Бүләк авылына күчә. 12 яшьлек сөйкемле кыз көянтәләре белән суга баргач, бер апа үтеп барышлый: “Син бит Заһира кызы”, — ди. “Юк, мин — Кифая кызы”, — дип каршы төшә Илнура. Бу хатын, кызга әтисеннән сорашырга кушып, юлын дәвам итә. Илнура шунда ук йөгереп кайтып, әтисеннән барысын да сораша башлый. Шәехтимер абый сабыр гына кызына барсын да сөйләп бирә. “Әниемнең миңа үги икәнен белгәч, аны тагын да ныграк ярата башладым. Моңа кадәр ниндидер шуклыкларым булса, моннан соң әнине беркайчан да борчымаска тырыштым”, — дип искә ала балачагын Илнура.   Инде тыныч кына яшәгәндә Шәехти­мер абый авыр чиргә дучар була. Әйе, сугыш яугирнең сәламәтлегенә йогынты ясамый калмаган. 5 ел авырып, урында ятканнан соң, бакыйлыкка күчә ул.   Илнура чибәр, акыллы кыз булып үсеп җитә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Актаныштагы һөнәрчелек училищесын тәмамлый. Соңрак Сарапул шәһәрендәге заводта эшләп, кичке укуларга йөри. Берникадәр вакыттан соң, Илнура Агыйдел шәһәре егете белән танышып, кавыша. Икесе дә уңган, булдыклы яшьләр күпләргә үрнәк булырлык итеп дөнья көтә башлый. Гаиләне тулыландырып, тәүдә уллары — Илнар, аннары кызлары Эльвина дөньяга килә. Әмма язмыш Илнураны сынавын дәвам итә. Гаилә таркалгач, Илнура ике баласы белән ялгызы кала.   Кечкенәдән авырлыкларга биреш­мәгән хатын бу юлы да югалып калмады. Балаларына үрнәкле әни булды. Улы, Уфаның энергетиклар колледжын тәмамлап, Себер якларында эшли, читтән торып Казанның энергетиклар институтын тәмамлады. Бүген инженер-программист булып эшли. Кызы 11нче сыйныфны тәмамлап, авиация институтында белем алып, Казанның вертолет заводында инженер-проектлаучы булып хезмәт итә.   Илнура әнисе Кифая апаны ахыргы көненә кадәр үзендә тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Әле дә ике әнисенә, әтисенә багышлап ел саен Коръән укыта. Күрше-күләнгә, туганнарына, якташларына да һәрвакыт ярдәм итә. Гөрләтеп бакча үстереп, авылдашлары арасында абруй казанып яши ул. Киләчәктә дә шундый батыр йөрәкле булып яшә, күршем!   Зөлфирә Шәрәфетдинова. Нуриман районы. Кызыл таң Фото: пиксабай
---

--- | 20.02.2019

Кариев театрында түгәрәк өстәл уза

$
0
0
20.02.2019 Мәдәният
Һәрбер театрның бурычы – татар мәдәниятенең милли традицияләрен саклап калу. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры балаларга тәрбия бирүдә генә түгел, телне саклап калуда да зур роль уйный.
Күптән түгел 30 еллыгын билгеләп үткән театр бүгенге көндә зур проектлар оештыру белән шөгыльләнә. Безнең максат – балаларда, яшьләрдә театрга мәхәббәт тәрбияләү. 21нче февраль Халыкара туган тел көнендә, Кариев театры Казан татар мәктәпләре директорларын җыеп, театр һәм мәктәп темасына багышланган түгәрәк өстәл үткәрә. Әлеге очрашу театр белән мәктәпләр арасындагы элемтәләрне ныгыту, якынрак танышу максатыннан эшләнә.   ПРОГРАММА:   12:00 – Театр белән таныштыру (экскурсия).   12:45 – Түгәрәк өстәл. Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова, баш режиссер, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, “Алтын битлек” милли премиясе, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Кәмәрия Хәмидуллинаның чыгышлары яңгыраячак. (Театрның кече залы).   13.30 – Дискуссия.   14.00 – “Кәҗүл читек” спектакле (Театрның зур сәхнәсе).   Журналистлар өчен аккредитация һәм элемтә: Кариев театры пресс-службасы Альбина Мөһәммәдиева   + 7 (843) 237-93-27; +7 (996) 402-72-65   kariev_theatre@mail.ru
---

--- | 20.02.2019

"Болай итсәң, эш бармый". Рафинә Ганиуллина турында 5 кызыклы факт

$
0
0
21.02.2019 Шоу-бизнес
Соңгы вакытта артистлар арасында "блиц-опрос" үткәрү модага кереп китте. Ул тамашачылар җибәргән кыска гына сорауларга ачык җавап бирүдән гыйбарәт. Җырчы Рафинә Ганиуллина да укучыларыбыз белән, үзе әйтмешли, "башындагы капма-каршы фикерләре" белән бүлешергә булган:
1. Кагыйдәләргә буйсынырга яратмыйм, әмма режим буенча яшәмәсәң - эш бармый; 2. Үземне чибәр кеше дип санамасам да, тирә-юньгә матурлык өләшергә телим; 3. Укырга яратмыйм дип ялгышкан булганмын, китаплардан үзем өчен бик күп ачышлар ясыйм; 4. Минем турында нәрсә уйларлар икән дип артык кайгырмыйм, ләкин үзем ышанган, үрнәк алырдай кешеләрнең фикеренә колак салам; 5. Мин бик реалист кеше булуга карамастан, гел хыялларыма чумып яшим;   "Куйган максатларыма ирешеп, хыялларыма тугры буласым килә" дип йомгаклый җырчы. 
---

--- | 20.02.2019

Язучы Әхәт Гаффарның кызы Сөмбел Гаффарова гаиләсендә сөенче (ФОТО)

$
0
0
21.02.2019 Җәмгыять
Татар язучысы Әхәт Гаффарның кызы, драматург Сөмбел Гаффарова гаиләсендә күңелле вакыйга: Сөмбел һәм тормыш иптәше Дмитрий икенче тапкыр әти-әни булганнар.

Олы кызлары Суфиягә иптәшкә 20 февраль көнне кечкенә сеңелкәш алып кайтканнар.

Сөмбел үзе: "Бәхетебез түгәрәкләнде, Аллага шөкер!" дип сөенечен уртаклашса, кайбер укучылары "Менә бу сюрприз!", "Уйлаган идем аны, сорарга гына кыймадым!", "Син авырлы идеңмени, ничек шулай сиздермичә яшеренеп йөрдең?!" дип гаҗәпләнә.

          Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Танылган актриса Гөлли Мөбәрәкова вафат

$
0
0
21.02.2019 Мәдәният
СССРның, РСФСР һәм Башкортстанның халык артисты, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Станиславский исемендәге театр премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең танылган шәхесе Гөлли Мөбәрәкова вафат. Аңа 83нче яшь иде.

Гөлли Арыслан кызы Мөбәрәкова 1936 елның 9 сентябрендә Уфада театр актерлары гаиләсендә туган (әтисе— СССРның халык артисты Арыслан Мөбәрәков (1908-1977), әнисе — РСФСРның атказанган, БАССРның халык артисты, шагыйрь һәм драматург, СССР Языучылар берлеге әгъзасы Рәгыйдә Янбулатова (1915-1977).

Гөлли Мөбәрәкова, мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүдәге А. В. Луначарский исемендәге театр сәнгате институтында белем ала. 1959 елда институтның башкорт студиясен (О. И. Пыжова һәм Б. В. Бибиков классы) уңышлы тамамлап кайткач, үзенең ярты гасырга сузылачаҡ иҗат юлын М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында башлый. Театрның Әдәби советы әгъзасы, 1991-97 елларда баш режиссеры була. Уфа сәнгать институтының (2003-15 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе) режиссура һәм актер осталыгы кафедрасы укытучысы, профессор, соңгы көннәргәчә театрда һәм уку йортында бердәнбер СССРның халык артисткасы иде.

Ул тудырган күпсанлы чагу образлар театр сәнгате тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Исеме - мәңгегә халык күңелендә, дип хәбәр итә Кызыл таң.   Мәрхүмә белән хушлашу мәрәсиме 22 февральдә булачак. Фото: "Башинформ" агентлыгыннан
---

--- | 21.02.2019

Халыкара туган тел көне уңаеннан Җәлилдә конференция узды

$
0
0
21.02.2019 Җәмгыять
Кайткан чакта Сарман буйларына Яннарыңда мәңге калырга, Кырык эшең ташлап кырык якка Чыгарсыңмы каршы алырга? (Д. Гарифуллин)

19нчы февраль көнне «Шушы яктан, шушы туфрактан без» республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең финалы булды. Ул Сарман районының иң зур уку йорты булган Җәләл бистәсенең 2нче номерлы урта мәктәбендә узды, биредә барысы 770 бала укый.

Әлеге чара шушы төбәктә яшәп иҗат итүче мәгърифәтче, шагыйрь, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Гарифуллинның 80 яшьлек юбилеена багышланды. Конференциядә катнашучы Казан федераль университеты галиме, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы Хатип Миңнегулов якташларына әлеге чараның югары дәрәҗәдә әзерлекле үтүенә рәхмәтен җиткерде һәм юбилярны кайнар котлады. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгышы да алкышларга күмелде, ул юбилярның хезмәтенә югары бәя биреп, үзе исән чакта ук аның исемен йөрткән урамнарда йөрергә язсын безгә, диде.     Конференциядә шулай ук Яр Чаллы педагогия университеты галимнәре, язучылар, журналистлар, район һәм бистә җитәкчеләре, республикабызның төрле районнарыннан финалга үткән укучылар, укытучылар катнашты. Фәнни-әдәби бәйгенең 8 юнәлештә җиңүчеләре билгеләнде. «Дамир Гарифуллин поэзиясе үзенчәлекләре» секциясе эшен филология фәннәре докторы, академик Әнвәр Шәрипов җитәкләде һәм ул жюри карарын игълан итеп, беренче урынны яулаган Зәй районы Түбән Биш урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Ришат Исрафиловка диплом тапшырды.   Конференциядә катнашучылар алдында чал чәчле Дамир Гарифуллин үзе дә юморга бай, эчтәлекле чыгышы, яңа шигырьләре белән җылы тәэсирләр калдырды. Юбилей уңаеннан шушы араларда гына өлкән шагыйрь берьюлы ике китап чыгарып өлгергән – 450 битләп торган «Күңелем серләре» шигырьләр, җырлар җыентыгы һәм дини төсмерләргә төреп «Шигъри вәгазь» бүләге. Алар чарада катнашучыларга тапшырылды.   Дамир Гарифуллин иҗаты күпкырлы. Республикабызның көньяк-көнчыгыш төбәге мәктәпләре моны өйрәнүгә күп көч куя. Җанлы мисал белән тәрбияләү үзенең күркәм нәтиҗәләрен дә бирә. Бу як халкы милли рухлы, гореф-гадәтләрне онытмый, эшчән, илгә талантлар бирүен дәвам итә. Әлеге өлкәдә Д. Гарифуллинның куйган хезмәтләре хәйран калырлык. «Илһамлы Сарман» (2017) җыентыгын төзү өчен генә дә ул 130лап асыл зат тормышын өйрәнгән. Алар арасында җырчылар Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, язучылар Аяз Гыйләҗев, Гөлшат Зәйнашева һ.б. күп кенә тарихи шәхесләр бар.     Конференция татар теле һәм милләте язмышы кыл өстендә калган көннәрдә үтүе белән аеруча әһәмиятле. Шул уңайдан биредә дә эшлекле тәкъдимнәр, көн кадагында торган проблемалар яңграды. Әйтик, Мәгариф министрлыгы раслаган нигезләмәдә татар теле һәм әдәбияты үсешенә багышланган мондый чараларда рус телендәге чыгышлар да булырга тиешме, эре татар мәктәпләрен саклап калу буенча ни өчен махсус дәүләткүләм чаралар күрелми дигән борчулы фикерләр шундыйлардан. Татар дөньясына билгеле тел галимнәре Мирфатих Зәкиев, Фәһимә Хисамова, Әнвәр Шәриповларны биргән Ютазы районы Кәрәкәшле мәктәбең дә ябылу алдында торуын шунда белдек.   Хәким Гыйләҗев, конференциянең жюри әгъзасы, Татарстанның «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе, «Алтын йөрәкле журналист» дипломы иясе, Россия журналистлар берлеге әгъзасы, муниципаль берәмлек депутаты.   Рәсемнәрдә: Конференция күренешләре.  
---

--- | 21.02.2019

Халыкара туган тел көнендә язучы Марсель Галиев иҗаты белән бәйле чаралар узды

$
0
0
21.02.2019 Әдәбият
Бүген, Халыкара туган тел көнендә, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле язучы Марсель Галиев иҗаты белән бәйле чаралар узды. Язучының «Мин шулай күрәм» дип аталган фото күргәзмәсе ачылды, «Рух»(«Поэзия духа») дип аталган китабы тәкъдим ителде.

Укытучылар өчен «Марсель Галиев иҗатын мәктәптә өйрәнүдә актуаль сораулар» дип аталган методик семинар булды. 

Әлеге чаралар X Халыкара «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» фәнни-практик конференцциясе кысаларына кергән.


---

--- | 21.02.2019

Кабатлау кануны нидән гыйбарәт? Сөйләмгә ул нигә кирәк?

$
0
0
21.02.2019 Ана теле
Тел кануннары турында фикер йөрткәндә тел башкара торган функцияләрне тирәнтенрәк уйлыйсың. Әйтик, телебез бит аралашу коралы гына түгел. Ул иң әүвәле уйлау коралы да. Тел кануннарын барлаганда менә шул якны сөйләм оештырганда ни дәрәҗәдә истә тотабыз?
Әйтик, кабатлау (кабатлану)  гамәле фикерләү, хәрәкәтләнү күренеше буларак яшәештә булып торганга, аңа сәнгати сөйләмдә дә, беренче чиратта шагыйрьләр дә игътибар итә. Нияз Акмал шигыре: Кабатлана ала язлар да, кышлар да.//Кабатлана икән хәтта ялгышлар да://Язгы бакча буйлап,// Икәү килә атлап,// Безнең ялгышларны кабатлап.         Кабатлау көндәлек сөйләмдә  дә чагылмый калмый (Керә, керә сөйләнде...). Димәк ки, тел күренешенә әйләнүе дә аклана. Аңа карата бездә уңай да, тискәре дә караш чагылып тора. Татар кешесе физиологиясендә  кабатлау күренешен психологларга гына түгел, лингвистларга да әле өйрәнәсе  бар. Шәхсән үзем укытучы, профессорлар, җитәкчеләр чыгышында бу күренешкә тап булгалагач, (мәсәлән: каләмдәшем мөгаллим Рифат Фәттахов җөмлә азагын кабатлый һ.б.) моның сәбәбен тел нәзәриясе яссылыгында ачыкларга омтылам.   Тел категориясе буларак Гыйбадулла Алпаров аны болай икрар итә: “Кабатлау. Сүзләрнең тышкы төре бездә, кушымчалардан һәм тәртиптән башка, бер сүзне бөтен көенчә йә аның бер кисәген тәкрар әйтү – кабатлау белән дә ясарга мөмкин...”.     Тормышта кирәкле, фәнни ачыш дәрәҗәсендәге, дөрес, чын законнар, – кайсы гына кыйбла-өлкәнекен алма,– чыннан да, гадый һәм кыска була. Мисалга, менә шушы – кабатлау законы татар теленең, башка бик күп төрледән-төрле, шул җөмләдән хәтта төрки телләрдән дә аермалы буларак, аның асыл үзенчәлеген билгеләүче “тамгасы” булып тора. Сүзләрнең тулаем һәм аерым өлешләрен кабатлау белән өр-яңа мәгънәгә яисә мәгънәнең төгәллеген һәм хиссилеген тәшкил итә торган бихисап төсмерләренә, өстәвенә әле, гомумән дә, сөйләмнең кыска-җыйнаклыгына, милли көй-аһәңлегенә ирешелә.     Кабатлау законы, тулаем алганда, телнең берничә лексик-семантик, грамматик һәм синтаксик-структур юнәлешле күренешләрендә урын алса да бүгенге сөйләм гамәлиятендә тел кулланучылар аны, башлыча, парлы сүзләр һәм синтаксик фигуралар сыйфатындагы  кабатлау күренешләре белән бәйләп гамәлгә ашыралар. Бу күренешләр, шөкер, тел фәнендә шактый тәфсилле өйрәнелгән; берникадәр мәктәп һәм югары уку йортларында да өйрәнелә. Без аларның ике төренә дә җентеклерәк тукталырбыз. Әлегә категориянең хәсиятен ачыклаган гомуми тезисларга тукталып алыйк.     Кабатлау да аваз, иҗекләрдән башлана. Була аларны урынлы кабатлау, була урынсыз. “Сүз бирдек ташлашмаска” (җыр). Икәү булгач, чыннан да, уртаклык чарасы -аш аффексы белән ташлашмаска дию дөрес. Шул ук вакытта бирештек булырга тиеш иде кебек тә, юк шул, җөмләдә кабатлау төсмерле  бер чара булгач, икенчесендә дә шулай тиешлеге үзеннән-үзе аңлашыла. Бу инде кабатлаудан котылу була.      Сөйләмдә сүз кабатлана:   – Әниләр, рәхмәт, мең рәхмәт сезгә... (Кәүсәрия Шәфыйкова);  Тезмә кабатлана: Шулай шул, шулай шул... Яратабыз бугай шул (Җыр). Проза әсәрләрендә дә стиль чарасы буларак кабатлау еш кулланыла:  Фәрештә дә фәрештә, ул да фәрештә (Җ.Рәхимов); Янәшә синоним үзе үк – кабатлану: Быелгы ел дәверендә (өч вакыт төшенчәсе кабатлана)  (Татарстан радиосы, 26 сент.);   Мантыйкый кабатлау да тел чаралары белән ирешелә ала: Көне әйбәт. Иләс-миләс кенә җиле дә исеп куйгандай итә (Т.я., 1981, 16 май);    Җырда кабатлау – үзенчәлекле күренеш. Махсус чара. Халык җырларында төп эчтәлеккә йомгак сыйфатында кушымта (куплет) кабатлана. Бер төрле әйтелә (җырлана) торган, ягъни махсус мәҗбүри  кабатланырга тиешле кисәк. Әдәби әсәр буларак, аның композициясе, сюжетында ул махсус чара – ритм, рифма, музыкаль аһәң өчен. Гөлсем Сөләйманованың “Салкын чишмә”сен, Илһам Шакировның “Кара урман”ын тыңлап карагыз! Хәзерге “Мин яратам сине Татарстан!” җырында да кирәксез кабатлау юк. Иҗат казанышы, табыш дәрәҗәсендәге уңышлы кабатлау да очрап куя: Син кемнең бәхетле кояшы //Син кемнең кояшлы бәхете;   Хәзерге җырларда да “кушымта” бар. Тик аның композиция урыны кискен чикләнми башлады. Әйтик:  “Кашларың кара гына...” гыйбарәсе бер җыр текстының  башында да, уртасында да, азагында да  3–4 тапкыр кабатлана.    Җырда урынсыз кабатлаулар турында без инде бу сәхифәбездә махсус язма биргән идек. Бик тешкә тигәннәре һаман да тәкърарланып тора бит. Мәгънәсез, тоссыз, вакыт әрәм иткеч кабатлаулар. Иҗеге (Зәй, зәй, зәй... түнәкәй һ.б.), үзе (Аз–накай, Аз–накай...һ.б.), строфасы, кушымтасы һәм хәтта җыр үзе тулаем бермәгънәсезгә әлләничә мәртәбә тәкърарлана. Җыр инде төгәлләнде, дип җиңел сулап куйгач та, җырчы аны көчәнә-көчәнә, тирләп-пешеп, тыны беткәнче буыла-буыла тагын да әлләничә тапкыр тәкърарлый. Ярый ла тирән мәгънәле, хәтергә сеңдерер өчен бик кирәкле гыйбарә булса... Бер җырда, мәсәлән, “сиям сине шешенеп”, дип ун тапкыр кабатланадыр, әмма аны йөз кабатласа да дөресе “сөям сине шашынып” икәне барыбер аңлашылмас...       Шул ук вакытта сөйләм төрләрен, аеруча әдәби әсәрләрне, җыр текстларын күзәткәндә кабатлау категориясенең күпчелек  фәнни аспектларын искә төшерергә мөмкин. Тел фәненнән имтихан бирергә әзерләнгәндә бер дигән чыганак.     Анафора: Уел, диңгез, уел диңгез, уел ярларың белән; Син уелсаң, мин төшәрмен газиз җаннарым белән; Сибелә чәчем, сибелә чәчем, сибелә чәчем сул якка; Сулар белән агар идем, сулар да акмый шул якка;     Эпифора: Иртән дә томан әле, кичен дә томан әле. Кайгы-хәсрәт эчләрендә гел генә тормам әле; Уф дип суларлык түгел, Юк дип еларлык түгел. Сорамагыз хәлләремне, хәлләр сорарлык түгел; Ап-ак каен үскән икән яшел яфырак өчен. Минем башым үскән икән кайгы-хәсерәт өчен;     Антоним кабатлау: Иртә томан кич тә томан. Агыйделгә ни булган. //Агыйделгә ни булмаган // Башым дивана булган; Кайтыр идем илләремә, Карлар яуган юлыма. //Карлар яумаган юлыма, Маллар төшми кулыма;    Боҗра кабатлау (симплока, анэпфора – сүзне җөмлә башында һәм ахырында кабатлау): Кара гына елан, ай, туз башлы, йөридер лә камышлык буенча. //Арслан да кебек ир-егетләр йөридер лә язмыш буенча;     Аллы-артлы кабатлау: Җанымда тик син генә, тик син генә җанымда;     Бу мисалларда кабатлау – уңай күренеш, хәтта – сәнгать чарасы да. Тел фәне өйрәнә торган синтаксик фигуралар рәтендә кабатлау да бар. Ул  тел фәнендә шактый җентекле өйрәнелгән. Кабатлап тормыйча, В.Хаков, Х.Курбатов хезмәтләренә мөрәҗәгать итү файдалы булыр дип кенә икрарлыйбыз. Кайбер мисалларны гына искә төшереп китик.     Гади кабатлау – мәгънә, хис төгәллегенә ирешү чарасы. Аннары, ул әле, Х.Курбатов билгеләгәнчә, “сөйләмнең үзенә күрә бер музыкасы, үзенә күрә бертөрле аһәңе”. Гадәттә бер җөмлә эчендә була (Комбинат мең тонналы саклагыч җитештерде җитештерүен, әмма бу зур шәһәр өчен бик аз; Белмим- белмим инде, нәрсә белән генә бетәр бу хәл; Азатлык өчен көрәш бүген бара, аңа нигез бүген салына;  Дусты Фәния дә авылдан китик тә китик, ди.   Янарга калган йөрәгем янар да янар инде (җыр);    Фәүзия Бәйрәмева чыгышыннан бер мисал. Гаяз Исхакый турында ул болай ди: Ул – публицист, ул – милли хәрәкәтне башлаучы, ул – ... Шушы рәвешле автор әдипнең унлап сыйфатын саный. Микротекстта мәгълүмат кына саналмый, ритм, рифмалы, көчле аһәңле шигъри фигура – анафорик кабатлау барлыкка килә.     “Уңай” кабатлаулар арасында иң көчле тәэсир итә торганы ул – шигырьдә. Лена Шагыйрьҗан шигырьләрен укып карагыз әле. Нинди генә кабатлаулар очратмассың! Биим – күптән Идел күрмәгәндә.// Биим –җирдә биеп йөрмәгәнгә.// Биим бала чакта сөенгәндәй.//Биим – гомер буе сөелгәндәй... (231 б). “Өйрәндем очарга”. Кош та бул, ат та бул,//үз дә бул, ят та бул...// Күп тә бул, аз да бул,// үч тә бул, наз да бул...;  Синтаксик фигураларның сурәти, хисси мөмкинлекләренә дә мисалларны бу остаз иҗат җимешләреннән таба аласың. Шигъри  омоним, омофоннар дисеңме:  Язмышымның минем моңлы юлы,//Әткәм-әнкәмнең дә соңгы юлы.//Әйтеп бетерер хәлем юк берьюлы – Бигрәкләр дә сагындым бу юлы... (Бу юлларда, 256 б.); Шигъри сурәт-тасвир  чарасы дисеңме: Некролог (Юлия Друнинага). Синең болай сәер китүеңне //гаепләмим мин дә бу төндә...//Ләкин, ләкин!//Кабат-кабат – ләкин! Кинәт кенә кителмәгәндер...;     Шигъри сурәт остасы шагыйрь Ниаз Акмал иҗатыннан бер-ике генә мисал: Аңлау кирәк: көзләр кичерә белми,//Күчерә белми көзләр үткәннәргә.//Алла ярдәм бирсен көткәннәргә,//Ярдәм бирсен Алла киткәннәргә. Юк, биредә кабатлау  кайбер формалист шигырьчеләрдәге кебек ритм, рифма өчен түгел, бәлки мәгънә төсмерен ачыграк, сурәтлерәк итеп күзаллату өчен. Ә менә бу шигырьдә кабатлау хис төсмерен көчәйтеп җибәрә: Ничәмә мәртәбә урадым//Сак белән Сок узар юлларны!–//Соңардым, соңардым, соңардым,–//Шул бәйли, шул бәйли кулларны.     Шул ук вакытта кабатлау тискәре күренеш дип танылып, аннан котылу чарасын күрү дә тел гыйлеменең тезисларыннан берседер. Ни кызганыч, телнең шундый үзенчәлекле, әһәмиятле чарасын сөйләмдә кулланганда кимчелекләргә дә юл куела – текстта теләсә нинди кабатлау тәэсирле дип булмый. Киресенчә, кабатлаулар, – урынсыз, сәбәпсез тәкърарланганда,– тискәре тәэсир калдыра, хәтта мантыйкый хатага әверелә. Мантыйкый кимчелек шул сүзнең үзен урынсыз кабатлаудан да, синонимнарын, охшаш төсмерләрен кабатлаудан да килеп чыга. Бу төр кимчелек аеруча көндәлек сөйләмгә хас. “Телефонны тагын бер тапкыр кабатлыйм”, ди радиода алып баручы. Тагын, бер, тапкыр сүзләрендә кабатлау мәгънәсе салынган бит. “Телефонны кабатлыйм”, – бик җиткән. Яисә бер шигырьдә “Шәл-яулыгым шуып төште башымнан иңемә...”, диелә. Яулык башта гына була лабаса, шулай булгач, аны нигә кабатларга. Яисә: “Сугышка киткәннәр кире кайтмады...”.     Сүзләр генә түгел, кушымчалар, теркәгеч, кисәкчәләр, бәйләгеч сүзләр дә кирәксезгә кабатланучан, моңардан да мәгънә артыклыгы (тавтология) килеп туа (Әмма ләкин...; әмма һич бер...; ләкин дә... һ.б.);   Хикђя кадђр хикђядђ абруйлы гына язучыбыз да: «Капка тљплђренђ ниндидер машинаныћ тукталуын ишетте...; Машинаныћ барлык  ишеклђре  ачылып куелган...», ди. Хђлбњки, чын татарда «машина туктый, ишек   ачып куела» бит;   Туган як    сагындырта, тђќрибђ алмашаячак, халык тарафыннан яратылган, инеш саегая бара кебек боргалану, катлауландырулар да сљйлђмнећ њтемлеген киметђ, аџђћен тоныкландыра. Књренекле генђ ќурналист «югалтмаячакмын» дигђндђ, аћарга булышасы – «югалтмам, дип котыл», диясе килђ.     Әлбәттә инде, мондый вакытлыча “авышулар” гына телебезнең кабатлау законының сөйләмебезне үтемле, тәэсирле итү өчен әһәмиятен киметмәс, дәрәҗәсен төшермәс. Аны гаиләдә, мәктәптә үк төпле үзләштерү һәм көндәлек аралашу барышында сөйләмебездә дөрес куллану – һәркайсыбызның изге бурычыдыр. Бу темага күнегү сабакларын дәвам иттерербез; Сорау, тәкъдимнәрегезне дә җиткерә аласыз.                                                                          Илдар Низамов,                                      филология фәннәре докторы.
Илдар НИЗАМОВ

--- | 21.02.2019

"Кайсы хатынның ирен бүтән белән бүлешәсе килсен?”

$
0
0
21.02.2019 Ир белән хатын
Дөньяны аңлап булмый. Һәрхәлдә, мин җәмгыятебезнең бер ярдан икенчесенә ташлануын, кайчагында әллә нинди зур ялгышларны белә торып, хәтта закон кысаларына кертергә маташуларын күреп шаклар катам.
Гаиләдәге хыянәт, күпхатынлылык темасы мәңгелектер инде ул. Күпхатынлылыкны законлы итәргәме-юкмы дигән бәхәс әледән-әле күтәрелә. Бездә барып чыга торган нәрсә түгел дип уйлыйм мин. Әйе, мөселман илләрендә ирләр берничә хатынга өйләнәләр, бу аларга килешә, чөнки анда шәригать кануннарына буйсынып, бөтен шартын китереп яшиләр. Ул бездәге кебек әхлаксызлыкларын яшерү өчен генә түгел. Ә безнең җәмгыятьтә азгынлык баштан ашкан.   Соңгы елларда илнең икътисадый вәзгыяте шактый кешенең тормышына нык үзгәрешләр кертте. Кемдер байлыкка чумды, кемдер тормышның төпкеленә төшеп китте. Авылда һәм шәһәрдә эшләрен югалткан меңнәрчә кеше читкә, еракка китеп эш эзләргә мәҗбүр булды. Бу да азгынлыкның чәчәк атуына төп сәбәпләрнең берсенә әйләнде: читкә киткән кайбер ир затлары – читтән, ә ялгыз хатыннар якын-тирәдән җылы куен эзли башады. Шушы әхлаксызлык аркасында гына күпме гаилә таркалды. Хыянәт аркасында үз гаиләләрен таркаткан ялгыз хатыннар соңгы вакытта тормышка бик җайлы гына яраклашып яши башладылар. Андыйлар гадәттә үз эше, бизнесы булган, аякта нык торган акчалы һәм, әлбәттә, хатынлы ир-атны аздырып, аның белән яшерен никах укыталар һәм барлык проблемаларны шушы ир җилкәсенә өеп куялар. Ә бит бу ирнең ныклап аякка басып яшәве күпчелек очракта хатыны белән бергә көн-төн тырыш хезмәт куюлары нәтиҗәсе була. Бизнесны, эшне оештырганда капитал итеп бергә эшләп табылган акча салына. Шәригать буенча икенче хатынны никахлап алырга уйлаган ирнең моның өчен иң элек беренче хатыныннан ризалык сорарга тиешлеген онытмаска кирәк. Ә бездә үзе теләп бер генә хатын да өстенә көндәш алмаячак дип уйлыйм мин, чөнки безнең тормышка, шәригатькә, табигатькә карашыбыз бөтенләй икенче төрле – барлык законнарга төкереп карый торган. Хатын-кызның эше – эш башлаганда иренең уң кулы булу гына түгел, аның балалар да, ирне дә тәрбиялисе-карыйсы бар. Кайчак тормыш арбасы тарта-тарта ир кешегә тиешле тәрбия, игътибарны хатын-кыз биреп бетермәскә мөмкин. Кесәсендә саллы гына акча йөрткән ир затына, әлбәттә, эштән алҗып хәлдән тайган, көне буе бала карап нервылары “туналып” беткән хатын гына җитми башлый. Беркайда да эшләмичә, үз-үзен генә карап, “спонсорлар” хисабына яшәп, үз гаиләсен, чит гаиләне җимерүче азгын, начар хатыннар җитәрлек бит. Алар эш белән талчыкмыйлар, ир көе көйлиселәре юк, хатыны юып-киендереп чыгарган ирне каршылап, төяп килгән күчтәнәчләрен, акчасын алып калып, күңелен күреп озаталар. Гадәттә никах укыту инициативасы шул хатыннардан килә, әллә никах укыту гөнаһтан курыкканга дисезме? Юк, билгеле, бу аларның максатларына ирешүдә бер баскыч кына. Алар нәфесләрен канәгатьләндерергә, күбрәк акча, байлык эләктереп калырга һәм яхшы ирле булырга хыяллана. Күп очракта ир дә, азгын хатын да дин кануннары буенча яшәмиләр.   Ислам дине, әгәр мөмкинлеге бар икән, әгәр чын мөселман икән, тигез шартлар тудырып, үзенең хатынын рәнҗетмичә яши ала икән, ир кешегә дүрт хатынга кадәр өйләнергә рөхсәт итә. Күпме соң ул диннең бөтен кануннарын да үтәп яшәүче ирләр безнең җәмгыятьтә? Булган очракта да алар санаулы гына һәм менә дигән гаилә корып яшиләр. Үзе белән җигелеп тормыш тартучы хатынны рәнҗетеп, аны түбәнсетеп, балаларны нәүмиз итеп, хатын өстенә хатын алалар микән алар? Диннең барлык нечкәлекләрен аңлаган, изге китабыбыз Коръәнне укыган мөселман ул юлга бармый. Ике хатынга бертигез карау, бертөрле тормыш шартлары булдыру бик иманлы ир кулыннан да килә торган нәрсә түгел. Азгын хатынга исә гаиләне җимереп, әтиләре исән көенчә аның балаларын ятим итү берни тормый. Ул үзе аздырган ирне гаиләсеннән аеру өчен барысын да эшләячәк. Андыйларны ирнең хатынының һәм балаларының күз яшьләре бөтенләй кызыксындырмый. “Ниса” сүрәсенең өченче аятендә “...үзегезгә ошаган хатыннарга өйләнегез, икесенә, өчесенә, дүртесенә. ӘгәрКдә барысына да тигез карарга ихтыярыгыз җитмәсә, ул чагында бергәКөйләнегез”, диелгән. Бөтен гаиләне кайгыртучан ир беркайчан да ике-өч хатынга өйләнмәячәк. Кемнең байлыгы үзенең яраткан гаиләсеннән арта? Никах укытса, ирнең бүтән хатын белән очрашуы зина кылуга керми диярсез. Ләкин бу хәл гаилә таркалмаган, балалар ятим калмаган очракта, хатын-кыз кимсетелмәгәндә, балаларда әтиләренә карата нәфрәт, җирәнү хисе уянмаганда гына була ала бит. Гомер буе иренә тугры булып, ышанып яшәгән, хыянәттән рухы изелгән хатын һәм еллар буе гаиләсен стресс халәтендә тоткан, балалардан да, әти-әнисеннән дә оялмаган, намусын югалткан ир-затының гаиләсе дә таркалу алдында кала. Ир кеше гаиләдән дә чыгып китә алмый, чөнки ул, кайчандыр иренә хыянәт итеп, үз гаиләсен җимергән сөяркәсенең ышанычсыз икәнен, җае чыгуга үзенә дә хыянәт итәсен аңлый, ләкин шул ук вакытта азгын хатыннан да китә алмый. Азгын хатын ирне үзенә бөтенләйгә бәйләр өчен бала да алып кайтып куйса, хәлләр тагын да катлаулана. Беренче гаиләне, җайланган-көйләнгән тормышны җимерү ирнең паннарына керми, чөнки җимерә башлагач, эшне, бизнесны да бүләргә кирәк, ә бу инде бөлү дигән сүз.   Минем фикер шундый: ике яки күпхатынлылыкны безнең җәмгыятькә кертеп булмый. Безнең холкыбыз, табигатебез андый түгел. Кайсы хатынның үз ирен бүтән хатын белән бүлешәсе килсен? Аерылса аерыла, ләкин моңа ризалашмый. Бу хәлгә вакытлыча сабыр итсә дә, эчтән иренә кан дошман булып, аңа мөмкин кадәр күбрәк зыян китереп яшәячәк дип уйлыйм. Ире тарафыннан түбәнсетелгән, әхлакый яктан изелеп, җиргә салып тапталган хатынның күз яшьләре, рәнҗеше төшәр дип уйламыйлар микән бу “никахлы зиначылар”? Азгынлык-азгынлык булып кала, аны ничек кенә, нинди никах белән капларга тырышсаң да. Безнең илдә икехатынлылыкны пропагандалау ахмаклык ул. Ирнең беренче гаиләсе дә җимереләчәк, икенчесе дә барып чыкмаячак. Керереңнән алда чыгарыңы уйла дип, борынгылар юкка әйтмәгән.   Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы
---

--- | 21.02.2019

"Күршебез, хастаханәдә ятса да, бөтенесен күзәтеп торды”

$
0
0
21.02.2019 Җәмгыять
Актаныш районының бер авылында гомер кичерүче Мәсгудә әби белән Зиннур бабай яңа елдан яңача яши башлаган. Сиксәненче дистәне ваклап килүче әби белән бабай, ишегалдына чыккан саен, күзәтү камераларына кул болгый. Шәһәрдә яшәүче балаларына сәлам җиткерәләр. Ул-кызлары әти-әниләрен “күзәтү” астына алганнар. Камералы тормыш өлкәннәргә ошыймы?
Балалары күптән үсеп җитеп, Казан, Чаллы, Әлмәт  якларына таралышкан. Һәр­берсенең – үз тормышы. Шуңа күрә газиз әнкәй, әт­кәйләре янына еш кайта алмыйлар. Аларны сагыналар, нишләп яталар икән, исән-саулармы дип борчылалар. Казанда яшәүче уллары Замир сагыну хисен бераз гына булса да җи­ңе­ләйтү чарасын тапкан. Туган йортына видеокамералар куйдырткан. Хәзер алар­ның үткән-сүт­кәнен дүрт камера күзәтә. Балаларга, оныкларга да эш табылган. Телефон аша  алар­ның  һәр адымын диярлек күзәтеп кенә торалар икән.   Уллары Замир  инженер булып эшли. Әти-әнисе янына ике-өч атна саен хәл белешергә кайта. ”Видео­күзәтү җайланмасын  хәзер күпләр  урнаштыра. Авыллар да читтә калмаска тырыша. Мин үзем шушы өлкәдә эшлим. Видеокамера куймасак,  читекченең читеге  булмаган кебек булыр иде.  Кайтып күрешеп килүгә җитмәсә дә, болай күңел тынычрак. Сеңел­ләрем телефон аша әти-әнинең һәр адымын күзәтеп тора”, – ди ул.    Әлмәттә яшәүче Нурания апасы да: “Иртән торып, чәйнекне куям да тизрәк кулыма телефон алам. Бер­көнне әнинең туган көне иде. Аңа 79 яшь тулды.  Башта бер сәгать буе ишегалдына чыкканын күзәттем. Аннан, нигә мал-туар янына чыкмадыгыз, дип шалтыраттым. Туган көне белән котладым. Малларын иртә­рәк карап кергән булганнар, – ди.  – Соңгы тапкыр бәрәңге алышырга кайткан идек. Сагындык инде, менә хәл белергә кайтырга ният­ләп торабыз. Камералар уңайлы. Улыбыз да кызыкты әле. Сезне дә шулай кү­зәтеп торыр идек, ди. Өйдә ирем белән икәү генә яшибез. Авылда камера куйдырган кешеләр бар инде. Әнә күршебез, хастаханәдә ятса да, бөтенесен күзәтеп торды”.   – Башка эшләрне хәзер читкә куеп торабыз. Әти-әни фәлән сәгатьтә абзарга терлек карарга чыгарга тиеш, күрмичә калмагаек дип, тизрәк телефонга үреләбез. Ишегалдындагы аяк эзлә­ренә кадәр кадерле. Әнә урамнан күршеләр ат җигеп  үтеп бара. Вагыйз машинасында кайтып туктады. Мәчебез узып китсә дә, туган якка кайтып килгән кебек,  – ди Казанда яшәүче кызы Рәшидә. – Үз аякларында гына булсыннар, эш бетмәсен, дип телибез. Өч мәртәбә терлек карарга чыгалар. Кар еш яугач, әти көрәп кенә тора. Хәзер тимурчылар юк бит. Җәй көне бергәләп җиләккә йөриләр, печән әзерлиләр. Яшелчә, җиләк-җимеш утырталар. Әти  чишмә суын күрше авылга кадәр барып алып кайта. Чишмәнеке тәмле, ди. Урамда кемнәр йөрүен, ишегалдындагысын күреп торабыз. Аларны күргәч, җан­га рәхәт. Әйдәгез, чәйне бергәләп “эчәргә” аш-су бүлмәсенә дә куйыйк әле, дип шаяртабыз. Элегрәк булмады бу камера дигә­нең. Ихатадагы төсле металларны, хәтта өйдән акчага кадәр урлап чыктылар. Хәзер чит кеше керә алмый, капкага “домофон” куйдык. Әти-әниләргә, урамга чыккан саен,  камерага кул болгарга кушабыз. Алар безгә  сәлам юллый”.   Без шалтыратканда, әби-бабайның сөенечләре бар иде. Сарыклары бәрән­ләгән икән. “Балаларның, шалтыратып, сезне камерадан карап торабыз, диюен ишетү күңелле инде.  Әни кешегә тагын ни кирәк?  Әнә бабаң, нигә кирәк ул, дигән була. Без бит аның тәртибен аңлап бетермибез. Кем уйлаган шундый заман килер, камерадан гына күзәтеп ятарлар дип.  Ахырзамандыр инде бу!” – ди  Мәсгудә  әби.   Язма әзерләнеп беткән­дә генә әлеге гаилә, камералар куюга хокук саклаучылар каршы килергә мөмкин, дип, үз исемнәрен үзгәр­түебезне үтенде.  Казандагы юрист Рәшид Нәҗмет­динов әйтүенчә,  камералар кую – бик файдалы, яхшы әйбер. Әмма бу очракта әти-әни­ләр­нең ризалыгы кирәк. “Әлеге  йорт – аларныкы. Әти-әни рөхсәте бе­лән  видеокамераларны алырга да,  куярга да була.  Риза булмаган очракта, хокук бозу санала. РФ Гражданнар Ко­дексының 152.1 мад­дәсе буенча һәрбер физик зат үз сурәтенә үзе хуҗа. Аны каядыр кую өчен, алар­ның ризалыгы кирәк”, – ди ул.    Моңа кадәр ничек элем­тәсез яшәгәннәр икән? Айлар буе – бер хәбәрсез. Рәх­мәт сиңа, интернет, заман тех­никасы! Син әле авыл белән шәһәрне, әти-әни бе­лән балаларны бәй­ләп то­расың. Аралашкач, ике як­ның күңеленә дә, исән-сау­лар икән, дигән җылы кереп китә. Әмма Замир  абый әйт­мешли, барыбер кайтып хәл белешүгә җитми инде. Җи­һаз кул җы­лы­сын алыштыра алмый. Әти-әни­ләр исән-сау булганда, ешрак кайтыйк, авыл­га сукмакларны суытмыйк.
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 21.02.2019

"Озак яшәп өлгермәдек, аны 19 елга утырттылар”

$
0
0
21.02.2019 Язмыш
Язмышлар күкләрдә языла, диләр. Адәм баласының никахы да, әҗәле дә үзе туганчы инде билгеләнгән була... Уфа шәһәренең Шакша бистәсендә урнашкан 3 санлы холык төзәтү колониясендә никахка баргач, мин моңа тагын бер кат инандым.
Яшьләргә кияү белән кәләш (яшь тә түгел иде инде), никах укырга килгән “Ләлә-Тюльпан” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Мамлеев нәкъ шулай диде: “Сезнең никахыгызның кайда, кайчан буласы билгеләнгән булган инде. Никах – ул җан һәм тән тынычлыгы. Ислам динендә монахлык юк. Аллаһы Тәгалә безләрнең табигатебезне парлы итеп яратты. Сезнең бүген никахка керергә ниятләвегез – бик зур адым”...   Кәләш – Динара – белән рөхсәт кәгазьләре әзер булганчы көтү бүлмәсендә сөйләшеп утырдык. “Азамат белән 2002 елда танышкан идек. Мин беренче ирем белән аерылышканда бер балама – 3, икенчесенә 2 яшь иде. Балаларны үстерергә, аякка бастырырга кирәк, ялгызыма авыр иде. Әмма Азамат белән озак яшәп өлгермәдек, 2007 елның гыйнварында аны 19,6 елга утырттылар”...   Динара аның җинаяте турында сөйләргә яратмый. “Дуслары шундый туры килде, кем арбасына утырасың, шуның җырын җырлыйсың”, – ди ул. Шулай да кеше үтергән өчен дигәнен аңладым...   Шулай итеп, ул вакыттан соң инде 12 ел вакыт үтеп киткән. Динара Азамат янына килеп йөргән. – “Мин аның рәсми хатыны булмагач бер кочак документлар җыеп рөхсәт алырга туры килде”, – ди.    Көтү бүлмәсенә офицер килеп керде. “Хөкем ителүчегә киемнәр алып килдегезме?” – дип сорады ул Динарадан.    Динара шунда ук пакетны офицерга сузды. “Әлбәттә, менә күлмәге, чалбары... Бу чалбарны мин беркемгә дә бирмим, бу аныкы,” – дип ул киемнәрне берәмләп офицерга күрсәтә башлады...   Ул арада Равил хәзрәт, БСТ журналистлары да килеп җитте. Рөхсәт кәгазьләренә кул куелды, без өчәрләп контроль-үткәрү пункты аша үтәбез. Динарага болар барсы да таныш. Алдыбызда дүрт ишек, берсе ябылгач кына икенчесе ачыла. Икенчесе ябылгач өченчесе, аннан дүртенчесе... “Елына ничә тапкыр күрешүгә киләсең?” – димен Динарага. – “Озайлы күрешүләр дүрт тапкыр рөхсәт ителә, режимны бозмаса, кисәтүләре булмаса, өстәмә күрешү дә бирәләр. Декабрьдә, гыйнварда булдым”, – ди ул. “Апрельдә улыбыз туа, Алла боерса. Азамат бу хәбәргә бик сөенде, җәйгә вакытыннан алда шартлы рәвештә иреккә чыга алу мөмкинлеге җитә, гариза язып карар инде, суд ничек хәл итәр”...   Колония эчендәге мәчеткә кереп җиттек. Азамат матур итеп киенеп кәләшен көтеп тора иде. Динараны күрү белән аның йөзе сөенечтән балкып китте. Шунда ук кәләшен йөгереп килеп кочаклап алды. “Ничек безнең улыбыз?” – дип йомшак кына сыйпап алды...   Ирексездән күземә яшь тулды... Кешегә күп кирәкме, көтәр кешесе, гаиләсе булганда ул киләчәккә өметен югалтмый.   Равил хәзрәт кияү белән кәләшкә үгет-нәсыйхәтләрен биргәч, икесеннән дә ризалыкларын сорады. Динара рус гаиләсендә тәрбияләнгән шәһәр кызы булса да, иренең динен кабул итүе турында әйтеп, Азаматка кияүгә чыгарга ризалыгын биргәч, хәзрәт Коръән аятьләре укыды... “Иреккә чыгуымны түземсезләнеп көтәм, – диде Азамат. – Үз йортымны салырга хыялым бар”...   Әти-әнисе Белорет районында яшиләр икән. Аларга өйләнүе турында хәбәр итеп, хәер-фатыйхаларын алган. “Әти-әнием шатландылар, өйләнүемә ризалык бирделәр, – диде ул. – Күрешүләргә килеп йөриләр”...   Азамат колония мәчетендә үткәрелгән һәр дәрескә, чарага йөрүен әйтте. “Минем белән 30 лап кеше йөри”, – диде ул. Тоткыннар белән дини дәресләр үткәрүне матур бер традициягә әйләндергәннәр, дәресләрне Равил хәзрәт үзе үткәрә икән. Еш булмаса да, колониядә никахлар укытырга теләүчеләр табыла. Былтыр республика холык төзәтү учреждениеләрендә 7 никах теркәлгән, 2017 елда аларның саны 15 кә җиткән булган. Руслар арасында чиркәү никахына керүчеләр саны былтыр – 14, аннан алда 12 булган.   Аерылышыр минутлар да килеп җитте. Азамат офицеры белән төшке ашка, Динара яңадан иреккә, Азаматның чыккан көнен көтә торган өенә юлланды...   Эльвира Әсәдуллина.  Фотолар Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең матбугат хезмәтеннән.
---

--- | 21.02.2019

TMTV-2019 премиясе номинантлары билгеле

$
0
0
21.02.2019 Шоу-бизнес
Ниһаять, "TMTV-2019" Татар Музыкаль Телеканалы Премиясенең номинантлары билгеле булды. Эстрадабыз легендары, популяр җырчылар, яшь башкаручылар - һәммәсе бер сәхнәдә җыелачак. Яраткан җырчыларыбыз нинди номинацияләрдә җиңү яулар?

Барысы да 23 март көнне "Пирамида" концертлар залында узачак язның иң заманча һәм стильле тантанасында ачыкланыр.

Супер хитлардан торган онытылмас шоуга билетлар алып өлгер!

Тулырак мәгълүмат 297 43 77 телефоны буенча.   Билетлар кассир.ру сайтында!  
---

--- | 21.02.2019

Рифат Фәттахов Тукай премиясенә тәкъдим ителгән

$
0
0
21.02.2019 Мәдәният
Ваһапов исемендәге татар мәдәниятен үстерү фонды директоры, танылган продюсер Рифат Фәттахов Тукай премиясенә тәкъдим ителгән. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Рифат Фәттахов үзе раслады.
«Әле бу хакта сөйләшергә иртәрәк. Әмма документлар тапшырылуы хак», - диде Рифат Фәттахов. Танылган продюсер быел Ваһапов фестиваленең барлыкка килүенә 15 ел булуын, югары профессиональ дәрәҗәдәге фестиваль халыкара масштабларда үткәрелүен искәртте.   Фестивальнең концертлары Россиянең 49 регионында һәм 11 илдә үткән, дип яза агентлык. Фестиваль концертларында үз вакытында Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фуат Мансуровлар катнашкан. Фестиваль кысаларында яшь башкаручылар конкурсы уздырыла.   Рифат Фәттахов республикада музыкаль продюсерлыкка нигез салучыларның берсе дип санала. Танылган җырчылар Филүс Каһиров һәм Ришат Төхвәтуллиннар Ваһапов фестивале аша танылган җырчылар.   13 майда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында фестивальнең юбилей гала-концерты үтәчәк.   Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеге Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында билгеләнәчәк. Җәмәгатьчелек шушы көннәрдә исемлекнең әзер булуын көтә.  
---

--- | 21.02.2019

10 бала атасы Илдус Гафаров: "Әтинең гаиләдәге дәрәҗәсе бик түбән. Хатын-кыз ирләрне алыштырды"

$
0
0
22.02.2019 Җәмгыять
Хатынша, кызлар кебек... Егетләргә карата мондый сүзләрне дә ишетергә туры килә. Кызганыч, соңгы елларда кайбер көчле затларыбыз ир-атларга хас сыйфатларны югалта бара. Әллә гаиләдә малайларга тиешенчә тәрбия җитмиме? Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Шәһри Казан» газетасында оештырылган түгәрәк өстәлдә малайлардан чын ир-ат тәрбияләү хакында сөйләштек.
Рузилә Абдуллина, Казанның 162нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе:  – Ир-ат ул – хатын-кызны хөрмәт итә белгән ныклы терәк, балага дөрес тәрбия бирүче үрнәк әти, гаилә башлыгы. Кызганыч, ир-атларда бу сыйфатлар югала бара. Балалар бакчасында инде өч яшьтән сабыйлар сюжетлы-рольле уеннар уйныйлар. Әти-әнинең нинди булуын шул уеннарны күзәтеп тә чамаларга була.    Надия Вәлиева, бакчада татар телен укытучы, шагыйрә:  – Беренче чиратта, ир-ат дини булырга тиеш дип саныйм. Ул чакта ул әдәпле дә, әхлаклы да була. Сүзсез генә, күз карашы белән дә баланы урынына утырта, үз үрнәгендә тәрбия бирә. Шулай ук замана белән бергә атлаучы булуы да кирәк.    – Менә мондый күренешләр еш була: комлыкта машинасын тартып алсалар да, әниләре ярдәмгә ашыга. Мәктәптән сугышып кайтса, улын якларга әни бара, өйләнер вакыт җиткәч, әни хатын сайлый, тырыша-тырмаша фатирын, машинасын алып бирә... 30 яше тулгач та егетләр әни канаты астыннан чыгарга ашыкмый. Әллә тәрбияләгән чакта малайларыбызны үзебез үк бозабыз микән? Аннары ирләрдә җаваплылык хисе юк дип сүгәбез.   Илдус Гафаров, 10 бала атасы:  – Баланы тугач та әнисе саклый, яклый. Үсә-үсә, тирә-юньне танып белү өчен, малайларга әти ярдәме кирәк. Сугышлар тәэсире дә булгандыр, хатын-кыз ирләрне алыштырды. Баланы кирәгеннән артык кайгырту сизелә. Әтинең гаиләдәге дәрәҗәсе бик түбән. Алар үз рольләрен аңлап бетермиләр. Кайбер балалар, гомумән, гаиләгә әти нәрсә өчен кирәк икәненә төшенми үсә.    Гөлия Абдреева, Республика балалар клиник хастаханәсендә югары категорияле психолог:  – Беренче өч ел әни тәэсирендә балада төп сыйфатлар формалаша. Аннары малайлар әтиләрен күзәтә башлый: ул ничек ашый, сөйли, әнисенә нинди мөнәсәбәттә. Боларның барысын да бала үзенә сеңдерә, әти аның өчен эталон. Гаиләдә әтинең роле бик зур. Фәнни тикшерүләр буенча биш яшькә кадәр баланың 50 процент эмоциональ халәте җайга салына. 8 яшькә кадәр холкының тагын 30 проценты формалаша. Тулы, тату гаиләдә үскән бала күчеш чорын да җиңелрәк кичерә. 
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам хатибы:  – Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ! Бүгенге көн нәтиҗәсе: егетләрне – кызлар, ә кызларны егет кебек үстердек. Бәлки гаеп гипермәхәббәткә дә бәйледер, хәзер балага «юк» дип тә әйтә алмыйбыз бит. Күп нәрсә әнидән тора. Хатын-кыз – иреннән батыр ясаучы, гаиләдә әтинең дәрәҗәсен күтәрүче. Гади генә мисал: бәлки көлке дә тоелыр, әмма тәрбияви әһәмияте зур. Ашарга салганда, ризыкны иң беренче әтигә бүлеп бирергә кирәк, ә бездә ничек? Иң тәмлесе – балага. Әлеге гади генә күренеш тә әнинең әтигә булган мөнәсәбәтен чагылдыра. Бала исә шуны күзәтә. Бу аның күңеленә сеңә. Аннары, ир-атлар күзләре белән ярата. Хатын ирен ничек каршы ала? Күп очракта – иске халаттан, чәчендә бигуди, ә эштә ир-ат матур киенгән, бизәнгән хезмәттәшләрен күреп соклана. Хатын-кыз ирен иң матур күлмәген киеп каршы алырга тиеш. Бу – ир-атның дәрәҗәсен күтәрәчәк. Әлбәттә, төрле гаиләләр очрый, берничә урында эшләп, гаиләне тартучы хатын-кызлар да бар. Бу әлеге дә баягы сугышлар заманыннан килә – хатын-кызларыбыз станок артына да басарга мәҗбүр булды. Тик гаиләдә һәркемнең – үз урыны, үз вазифасы. Җәннәт – әниләрнең аяк астында дип юкка әйтмиләр, беренче тулгак газаплары белән үк хатын-кызның гөнаһлары кичерелер, ди. Ир-атны зурлау, малайларны чын егет итеп тәрбияләү хатын-кыздан, әниләрдән башлана.    Ринат Исламов, Татарстан яшьләр хөкүмәте рәисенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Мөслим районының Иске Карамалы авылында депутат:  – Мин 18 яшемә кадәр тулы гаиләдә үстем. Казанга укырга китәр алдыннан гына әтием вафат булды. Бик авыр кичердем. Тулай торакта яшәгәндә фотосын алам да елый идем. Кечкенә чакта күп вакытымны әтием белән уздырдым. Әни мәдәният йортында эшләгәч, аралашу осталыгы аннан күчсә, әти оста куллы иде, үзе тракторчы. Берәр нәрсә эшли башлый икән, мине чакырып ала да, кайсы инструмент белән ничек эшләргә кирәклеген аңлата, мине сынап карый, аннары: «Компьютерда эшләргә өйрән, син кул белән түгел, баш белән эшләргә тиеш», – дип әйтә иде. Шулай компьютерлар төзәтергә өйрәндем. Әти нәрсә әйтер икән, дип шүрләп тора идек. Клубка чыгу турында сүз дә булмады. Мин моның өчен әти-әниемә рәхмәтле. Чөнки кичләрен вакытны гаилә белән өйдә уздыру күп нәрсәгә өйрәтте. Спорт белән шөгыльләнәм. Ничек дөрес итеп пресс ясарга, гантель күтәрергә – әти барысын да күрсәтә иде. Гаиләдә апаем белән икәү генә без, шуңа да әти эшли торган эшләрне хәзер мин башкарам. Әти теләге буенча, йортка янкорма салдык. Шабашникларга фундамент өчен 12 мең сум түләдек. Шуннан уйланып калдым, тукта әле, мин әйтәм, моны мин үзем эшли алмыйммыни? Әти өйрәтеп калдырды бит, дидем дә, бөтен ирләр эшен үзем эшли башладым. Армиядә дә хезмәт итеп кайттым.        – Авыл җирендә аңлашыла, ә менә шәһәрдә ир балаларны эшкә ничек өйрәтергә?
Илдус Гафаров:  – Без шәһәрдә шәхси йортыбызда яшибез. Куяннар, тавыклар асрыйбыз. Иң олы улыма – 18 яшь, ул инде студент, кечкенәсенә – өч яшь. Ун баланың бишесе – малай. Балалар белән кышын кар көрибез. Алты яшьлек улымны куян суярга өйрәттем. Тавык оясын чистарталар. Бергә машина төзәтәбез. Спорт белән шөгыльләнәләр, мин аларны күнегүләргә йөртәм. Яше җиткәннәрен намазга бастырдым, җомга көнне җыелышып мәчеткә барабыз. Малайларым белән җәй көне чатыр корып, табигать кочагында ял итәбез, тауларга сәяхәт кылабыз. Аларга учак кабызырга, казан асарга, пешерергә өйрәтәм. Малай кеше өчен әтисе, дәү әтисе, бабае мохитендә тәрбияләнү кирәк. Әле дә исемдә: әти, бабайлар белән умарта карадык, көтүгә чыга идек.   Рузилә Абдуллина:  – Кызганыч, хезмәт тәрбиясе югалып бара. Мәктәпләрдә, балалар бакчасында әти-әни рөхсәте белән генә хезмәт тәрбиясе бирергә тиешбез. Бездә «Әтием горурлыгы» дигән махсус проект эшләп килә. Аның нигезендә балалар әтиләре турында мәгълүмат әзерли, көз көне бергәләп җимлекләр ясыйлар, кыш көне ишегалларын кардан чистарталар, әтиләр бала хакы дип тырыша. Балалар әтиләре белән горурлана. Бу ике арадагы мөнәсәбәтләрне көчәйтә.    – Үрнәк алыр кешең булса әйбәт, әмма бүген күп балалар әтисез үсә. Бу очракта ир балалар кемнән үрнәк алырга тиеш?
Гөлия Абдреева:  – Аерылган гаиләләрдә әни ике функцияне үти. Әти дә ул, әни дә. Малайлар өчен үрнәк ир-ат булуы кирәк. Шуңа да баласын ялгыз үстерүче әниләргә улларын ир-ат тренер булган берәр түгәрәккә йөртергә киңәш итәбез. Иң яхшы вариант, әлбәттә, акыллы үз әтисе үрнәге.   Рөстәм Хәйруллин: – Татарстанда өйләнешүчеләрнең 50 проценты аерылыша. Бу проблеманы хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрделәр. Гореф-гадәтләр нигездә диннән алынган. Йолалар да тәрбияли. Күп нәрсә хатын-кыздан тора. Гадәттә, ничек? Өйләнешәләр, бергә яши башлыйлар, ире аш ашамаса да, кыз тизрәк әнисенә шалтырата, зарлана. Менә, имеш, мин пешергәнне яратмый, ашамый. Әни кызын кичерер дә, тик кияүне ул гафу итмәячәк. Сиздермәсә дә, кияүгә карата мөнәсәбәте үзгәрәчәк инде аның. Яңа өйләнешкән парлар безгә дә еш килеп зарлана. Хатын-кыз иреннән канәгать түгел. Зарланучы ирләр дә бар. Имеш, үзгәрде, фәлән-төгән. Менә шундый эмоциональ яктан тотрыксыз буын үсеп килә. Гаиләдә хатын-кыз – муен, ир-ат баш икәнен аңлатабыз. Өйләнгәнче әйбәт булган бит, димәк, башның шундыйга әйләнүенә муен гаепле. Безнең мәчеттә узган тренингларның берсендә бер бизнес-леди: «Эштә мин эшмәкәр булсам, өйдә ирен эштән көтеп алучы хатын-кыз, өйгә кайтуга, телефонны читкә алып куям», - дип сөйләде. Диндә алимент дигән нәрсә юк, әмма бала өчен җаваплы булу дигән нәрсә бар. Аерым булсалар да, бала шул әти-әнинеке булып кала. Һәм ул баланы аякка бастыру әтисе өстендә дә, хатын-кыз гаиләне акча белән тәэмин итәргә тиеш түгел, бу – ир-ат бурычы.   Рузилә Абдуллина:  – Бездә дә тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар шактый. балага бу бик нык тәэсир итә. Әти-әнисе тату булмаса, бала моңсуланып йөри, үз эченә бикләнә. Кайчакта әниләр баласын әтисенә күрсәтмәскә куша. Ә әтинең баласын тәрбияләүдә катнашасы килә.   Гөлия Абдреева:  – Безгә дә мондый проблема белән еш киләләр. Әни баласы алдында иреннән зарлана, нинди генә начар сүзләр әйтми. Ә бит бала өчен ул – әти. Балада бу вакытта әнисенә карата ачу барлыкка килә. Ничек кенә булмасын, бала алдында әтинең авторитетын бозарга ярамый.   Рөстәм Хәйруллин:  – Яшьләр тамырдан өзелгәннәр. Әби-бабай тәрбиясе дә кирәк. Көнчыгышка йөз тоту сизелә.   Илдус Гафаров:  – 50 процент гадәтләрне бала гаиләдә сеңдерсә, калганын телевизор аша, читтән өйрәнә. Хәзер әти-әни балага планшет тоттыра да үз эше белән шөгыльләнә. Ә галимнәр мультфильмнарда көчләү күренешләре боевикларга караганда ике тапкырга күбрәк дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Без гаиләдә инде ун елдан артык телевизор карамыйбыз.
Гөлия Абдреева: – Әти-әнине бер-береннән аерып карап булмый, алар – гаиләнең үзәге. Кайчакта яшьләр белән аралашкач, алар гаилә тормышына әзер түгел дигән фикер кала. Бәлки гаилә кыйммәтләре турында хатын-кызлар консультациясендә сөйләргә кирәктер.   Рөстәм Хәйруллин:  – Безнең мәчеттә гаилә дәресләре уза.   Рузилә Абдуллина:  – Гаиләне планлаштыру үзәге дә бар бит. Балалар бакчасында «Уңышлы юл» дигән программаны кулланырга уйлыйбыз. Анда балага уенчык сайлаудан алып, әти-әнине картаймыш көннәренә кадәр тәрбияләү турында сүз бара. Бакчага хәзер күбесенчә 1990 елгы әти-әниләрнең балалары килә. Бу үзгәреш чорында тәрбияләнгән әти-әнинең беренче чиратта үзен тәрбияләргә кирәк.   Надия Вәлиева:  – Бәлки, электәге кебек, малайларны, кызларны аерым укытыргадыр?
Илдус Гафаров:  – Алтынчы класстан соң минем кызлар, малайлар аерым укый. Файдасын күрәм, болай аларның укуга вакытлары күбрәк кала.
Ринат Исламов:  – Мөслим районы башлыгы, мәгариф бүлеге җитәкчесе белән Төркиядә гендерлы укыту методикасы белән танышып кайтты. Мөслимдә дә малайларны, кызларны аерым укытырга дигән ният бар.   Илдус Гафаров:  – Еш кына, әниләр балаларын бакчага бирә дә, эшкә чыга. Ә бакчада 80 процент диярлек хатын-кызлар эшли. Хатын-кыз тәрбияче берничек тә малайдан чын ир-ат тәрбияли алмый. Бары әти генә үз улыннан батыр егет үстерә ала. Үземнән чыгып әйтәм, элек командировкаларга еш йөргәндә, кайткач, кечкенә балаларым мине танымыйлар иде, кулыма алам – елыйлар. Шуннан соң, эшнең минем вакытлы статусым гына, ә әти роле гомерлек икәнне аңладым. Эштән киттем. Тагын бер мөһим нәрсә – малайларга бары әтисе генә җәза бирергә мөмкин. Әтинең җәзасын малай шулай тиеш итеп кабул итә, ә менә әнинеке гомерлеккә истә кала. Чама турында да онытмаска кирәк. Улларым сүзгә килсә, сугышса, һәрберсе белән аерым сөйләшәм, аннары аларны кул бирештереп, кочаклаштырып дуслаштырам. Бер-берсеннән гафу үтендерәм. Көчле кеше генә гафу сорый ала. Эгоист булып үсмәсеннәр өчен, малайларга моны өйрәтергә кирәк.   Гөлия Абдреева: – Әни биргән җәза ир балаларның психологиясенә начар тәэсир итә. Ул хатын-кыздан курка торган булып үсәргә мөмкин. Әтинең малайга карата мәхәббәте таләпчән булсын, ә кызына, киресенчә, күбрәк комплиментлар әйтү кирәк. Шуны да онытмагыз, әтисенең кызына әйткән сүзләре аның өчен һәрчак мөһим. Ә менә кызны әтисе түбәнсеткән икән, ул аның үз-үзенә ышанычын киметә.   Ринат Исламов:  – Миңа каеш эләкмәде анысы, әтинең күз карашы да җитә иде. Шуңа да җитәкчелек белән дә, имтиханнар биргәндә дә үземне иркен тотам. 18 яшьтән соң мөстәкыйльлек бирү малайлар өчен файдалы нәрсә дип уйлыйм. Әлегә 70кә җитмәдем анысы. 25 яшемдә генә, нәтиҗә ясарга иртәрәк. Шулай да гаилә корып, акыллы чын егетләр тәрбияләрбез дип хыялланам.    Ир баланы ничек тәрбияләргә?   Малайларда малайлыкны бетерергә тырышмагыз. Егылган икән, хафаланырга кирәкми. Җәзаны малайга бары әти бирергә тиеш. Әгәр гаиләдә ир-ат юк икән, «үзеңә нинди җәза сайлыйсың?» дигән булып, әниләргә малайлары белән йомшаграк формада сөйләшергә кирәк. Өйдә телефон, планшетларны читкә куеп, вакытны балалар белән уздырырга тырышыгыз. Әти-әни китап укыса, бала да алардан үрнәк ала. Уенчык белән ничек уйнарга икәннән алып, хатын-кызны, өлкәннәрне хөрмәтләүгә кадәр, ир балаларга әтиләр өйрәтергә тиеш. Гаиләдә һәр кешенең үз вазифасы, беренче чиратта, ир белән хатынның үзләренә вакыты калсын. Аннары алар әти-әни, балаларына вакыт тапсыннар. Вакытны тигез бүлү мөһим. Ата-аналар җыелышларына ир-атлар да йөрсеннәр. Балаларны кечкенәдән акча тотарга өйрәтегез. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт – гаилә нигезе. Моны бала күзәтә. Әти-әни аерым түгел, бергә булырга тиеш. Әтинең малаена иң зур тәрбиясе – үз үрнәге. Иң мөһиме – баланы яратыгыз, ешрак кочыгыз.   
Эльвира МОЗАФФАР

--- | 20.02.2019

Салават һәм Азат Абитов: Кем кемне гафу итәр (ВИДЕО)

$
0
0
22.02.2019 Шоу-бизнес
"Йөрәктәге яраларның сызлавы, бәлки, бетәр. Синме мине, минме сине, кем кемне гафу итәр..." Чулпан Зиннәтуллина көе һәм сүзләренә язылган әлеге популяр җыр аркасында татар эстрадасы мэтры Салават Фәтхетдинов һәм Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов арасында "кара мәче йөгереп узмасмы"? Әлеге видео социаль челтәрләрдә чыккач та шау-шу уятты, сәбәбе гади:
Тамашачылар җыр кем башкаруында яхшырак яңгырый дип бәхәсләшә. Бу уңайдан Ваһапов фестиваленең директоры Рифат Фәттахов "Матбугат.ру"га болай дип комментарий бирде:   «Әлбәттә, монда сүз чагыштыру турында бармый. Дөресен әйтим, мин Салават Фәтхетдиновның  фанаты түгел, шулай да танырга мәҗбүрмен: татар җыр сәнгатендә Салаватның инде кабатланмас үз урыны бар, бүгенге яшьләргә Салават кебек 30 ел сәхнә тотарга Ходай насыйп итсә иде! Ә Азат Абитовка килгәндә, ул бу җырны бөтенләй башкача җырлый. Әйбәт җырлый! Димәк, аның үз йөзе бар дигән сүз" - диде Рифат Фәттахов.   Сез дә шулай уйлыйсызмы? 


---

--- | 22.02.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>