Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Эльмира Кәлимуллина Казанда искиткеч зәвыклы тамаша тәкъдим итә

$
0
0
22.02.2019 Шоу-бизнес
15 март 19:00да Пирамида концертлар залында Татарстанның атказанган артисты, "Голос"телевизион проекты финалисткасы Эльмира Кәлимуллина үзенең күптән көтелгән концертын куячак.
Эльмира тамашачыларга матур музыкаль программа гына түгел, искиткеч зәвыклы тамаша да тәкъдим итәчәк. Тавышның уникаль тембры, киң диапазон, искиткеч башкару Эльмирага "Алтын Барс" премиясендә "Кабатланмас тавыш" номинациясендә җиңүче итте.   Концерт программасында халык яраткан җырлар, хис-тойгылы, мелодик романслар башкарылачак. Эльмираның һәрбер чыгышы  тамашачы белән ачыктан-ачык аралашу, серләшүгә корылган. Нәкъ менә шуның өчен җырчының концертлары һәрвакыт зур уңыш белән уза да инде.   Концертта сезне дә көтеп калабыз.
---

--- | 22.02.2019

Энгель Фәттахов Актанышта Әлфия Авзаловага һәйкәл куярга җыена

$
0
0
22.02.2019 Мәдәният
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Татарстанның халык артисты Әлфия Авзаловага туган ягында һәйкәл куярга планлаштыра. Бу хакта Казан ратушасында узган "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим итү кичәсендә Актаныш муниципаль район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова әйтте.
"Мәшһүр җырчы һәрвакыт безнең арада һәм күңелләребездә яши. Әлфия Авзалованың исеме йөрәкләргә мәңге уелып калсын өчен, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җырчының истәлегенә һәйкәл урнаштырырга тели", - диде ул.   Рәйхан Галимҗанова районда Әлфия Авзалованың исемен мәңгеләштерү уңаеннан шактый эшләр башкарылуын әйтте, дип яза Татар-информ. "Актаныш районы беренчеләрдән булып Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-бәйгене тормышка ашырды, ул уңышлы гына дәвам итә. Район мәдәният йорты җырчының исемен йөртә. Актаныш районы Мәдәният паркында Әлфия Авзалованың бюсты урнаштырылган", - диде ул.   Чара барышында Рәйхан Галимҗанова җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзаловага якташлары исеменнән Актаныш чәкчәге дә тапшырды. "Әлфия Авзалова безнең өчен зур хөрмәткә лаеклы шәхес, татар дөньясының моң патшабикәсе ул. Без аның җырларын тыңлап үскән буын. Ул Актанышны чиксез яратты һәм хөрмәт итте. Туган ягында үзенә көч, дәрт һәм иҗат итү өчен илһам ала иде", - диде ул. Фото: Бизнес онлайн    
---

--- | 22.02.2019

“Башкалардан бер җирем дә ким түгел”

$
0
0
22.02.2019 Язмыш
Әлки районының Әхмәт авылында туып үскән “бәллүр кыз” Гөлназ Вәлиуллина бе­лән без күптәннән таныш. Мон­нан алты ел элек, командировкага баргач, газетабыз журналисты Фәния Әхмәт­җанова аның турында бик сок­ланып язма әзерләгән иде. Гөлназ белән янә Казанда оч­раштык.
Физик мөмкинлеге чик­ләнгән хатын-кызлар арасында узучы бәйгеләрдә еш катнаша ул. Шимбә-ял көннәрендә концерт-театрларда да очратырга була аны. Гәүдәсенең озынлыгы бер метр гына булуын исәпкә алмаганда, Гөлназ башкалардан бер нәрсә бе­лән дә аерылмый кебек. Кеч­кенә булуының да, бәллүр авыруы бе­лән авыруның да сәбәбе – вакытында тиешле табиб ярдәме күр­сәтелмәү икән.   Гипсны дөрес салмаганнар   Гөлназ тугач та, әти-әнисе аны авыру дип башына да ки­термәгән. Бер яшькә кадәр сау-сәламәт яшәгән баланың кинәт кенә сөяк­ләре сына башлый. Ра­йон табиблары аны-моны уйлап тормый, кызга гипс салалар да кайтарып җибәрәләр. Әти-әнисе бу хәлгә бик аптырый. Мәс­кәүдә яшәүче бер танышлары белән киңәшеп карарга булалар. Ә ул аларны үзе янына чакыра. “Шулай итеп, биш яшемдә мине Мәс­кәү табиблары карый,– дип сөй­ли Гөлназ. – Әти-әнием ул чакта өйдәге бөтен малны сатып бетерә. Юлга да, табибка түләргә дә акча кирәк була. Табиблар әти-әниемне әрләп ташлый. Вакыты узган, сына башлауга ки­лергә кирәк иде, диләр.   Илле тапкыр сыну
  Гөлназның сөякләре берсе артыннан берсе сынып кына тора. 20 яшенә кадәр 50 тапкыр сынарга өлгерә алар. Кызга бик күп наркоз кичерергә туры килә.   – Кайчан гына сынудан туктармын икән дип хыялланган идем. Әйтергә дә куркам, Аллага шөкер, хәзер инде мондый газаплардан азат мин. Яшь барган саен, әк­ренләп акыл да керә бит инде. Үземне сакларга өйрәндем. Егыл­маска, карап йөрергә тырышам. Интернет аша минеке төсле диагноздан җәфаланучы бер кыз белән таныштым. Ул миңа сөяк­ләрне ныгыта торган дару турында сөйләде. Шуны алып эчкәч, файдасын тойдым, – ди кыз.   Гөлназ кечкенәдән тырыш бала була. Мин авыру дип утырмый ул. Читтән торып белем ала.   – ТИСБИның икътисад факультетын дистанцион ысул белән тәмамладым. Кайчакларда бөтен­ләй аңламаган чаклар да булды. Мәктәптән калган гадәт буенча, шалтыратып, кемнән булса да сорыйсы килә. Әмма андый мөмкин­лек юк. Хәтта укытучылар белән дә аралашып булмады. Бары тик куратор белән генә киңәшләшергә ярый иде. Шулай булгач, бөтен программаны методик кулланмаларга таянып эшләргә генә кала. Дөрес булганчы кабат-кабат эш­лисең дә эшлисең инде. Ә имтиханнарны Казанга барып бирдем , – ди ул. 2016 елга кадәр “Кызыл Шәрык” агрофирмасында эшли, компьютер системасын алып бара. Казанга килгәненә ике генә ел әле.   – Казан – хыялым иде. Дөрес, әти-әнине үгетләү бик авыр булды. Беренче тапкыр алты айга киттем. Кеше фатирын яллап тора башладым. Әни, җаным, алты ай елады. Минем өчен борчылды. Сагынсалар, үзләре яныма килә иде. Ә мин мөстәкыйль булырга өйрәндем. Туган йорттан чыгып киткәнмен икән, ничек тә тырышып яшәргә тиеш идем. Эш тә таптым. 6 айдан соң, үземә фатир алырга уйладым. Әти-әнием үз исемнәренә ипотекага фатир рәсмиләштерделәр. Түлә­вен үзем түлим. Өйдә генә эшлим мин. Бар да компьютерда. Эшем документлар белән бәйле. Аллага шөкер, начар түләмиләр. Ашарыма, эчәремә, ипотека түләргә дә җитә. Әле ул гынамы, ай саен дус кызым белән берничә концертка барабыз, – ди Гөлназ. – Өйдә таяк белән йөрим. Арбама бик сирәк утырам. Әмма күп йөри алмыйм шул, арам. Кеше арасына чыкканда да таякны калдырмыйм. Яшәгән йортымда лифт юк. Фатирым дүр­тенче катта урнашкан. Каядыр чыгасы булса, менеп-төшеп йөрергә дә кирәк. Әмма мин бер дә зарланмыйм. Йөри алам бит, дип сөенәм.   Тормыш үзе өйрәтә
  Кайчак, концертларга баргач, таякка таянган бер метрлы кызга яшьләр түгел, өлкән яшьтәге әби­ләр мыскыллы караш ташлый икән. Бервакыт берәү Гөлназга төкереп тә киткән. Әлбәттә, моңа кәефе бик кырылса да, сер бирмәгән.   – Мин үземне бәхетсез дип тә, авыру дип тә санамыйм. Минем күңелем сау-сәламәт. Кешеләрне яратам, һәр туган көнгә сөенеп яшим. Элек күзләрен дүрт итеп караучылар күп булса, хәзер мин игътибар итмәгәнгәме, үземә карата кызгану хисләрен сизмим. Дөрес итеп яшәргә өйрәндем. Миңа кайчак, сиңа психолог булырга кирәк, диләр. Әмма мин һәр кешегә үз-үзен тыңларга кушар идем. Тормыш үзе өйрәтә ул, – ди Гөлназ. – Гөлинә исемле якын дустым бар. Без аның белән бергә укыдык. Аллага шөкер, гел бергә. Кая барсам да, ул минем белән. Мондый дусларым аз түгел. “Татарстан энҗесе” бәйгесендә катнашканда, Әлмәт шәһәрендә яшәү­че Лилия Әдипова белән дуслаштык. Шул көннән бирле аерылмас дусларга әйләндек. Лилиянең юлымда очравы миңа тагын да көч бирде.   Гөлназ үзен дөньяга китергән, авырлыклар күрсәләр дә, үзен сәламәтләндерү өчен бар көчен биргән әтисе Рәис, әнисе Гөлнурга рәхмәтле. Якын итеп торучы туганнары белән дә горурлана ул. Кызның киләчәктә матур гаилә корасы килә.   – Минеке төсле диагноз белән кияүгә дә чыгалар, бәби дә алып кайталар. Мин дә гаиләле булырга хыялланам. Бер уйласаң, башка кыз­лардан аерылмыйм да кебек. Буем гына кечкенә инде. Үзем генә яшәргә дә, тормыш алып барырга да, җаваплы булырга да өйрәндем. Тик менә егетләр генә башта дус булып йөриләр дә, әти-әнисе бе­лән таныштырасы вакыт килеп җит­кәч, юкка чыгалар. Әле ярый, үпкәләтеп китмиләр. Матур итеп смс язып, бәхетле булуымны те­ли­ләр. Күбрәк егетләр түгел, миннән әти-әниләре куркып кала. Гаепләп тә булмый, һәр ата-анага үз баласы газиз, якын. Минем дә әти-әнием юлыма яхшы кеше очрап, кызларын кияүгә алса, бик сөенерләр иде. Үзем дә, яраткан кешем очраса, аны бәхетле итәргә ризамын. Бөтен эшне беләм. Тәмле итеп пе­шерәм, кирәк икән машинасын да йөртәм, ватылган әйберләрне дә төзәтеп куям. Насыйп ярым очрар әле диеп яшим.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 22.02.2019

“Таш йөрәк микән әллә ул балада?”

$
0
0
22.02.2019 Язмыш
Тормыш иткәндә төрле чаклар була, ләкин яши-яши әнисә бер нәрсәгә нык инанды: эш­ләгән этлек, иртәме-соңмы, барыбер әйләнеп кайта икән. Икеләтә авырлык белән кайта, шул чагында гына җаныңа үкенү хисе тула.
...Өченче балалары — кызлары әнисә тугач, Сәриянең бик югары урында эшләүче сеңлесе ире белән бәби ашына кайтты. Бәби шулкадәр матур иде, бүгенгә кадәр баласыз яшә­гән, бала дип исе дә китмәгән Роза бишек яныннан китмәскә әйләнде. Кызчык йөзеннән нидер эзләгән кебек аңа текәлеп-текәлеп, озаклап каравын искәргән апасы, яратмыйча: “Роза, шулкадәр текәлеп карама, яңа туган сабыйга күз бик тиз тия!” — диде. әмма ул апасының сүзен колагына да элмәде, бәбине кү­зә­түдән, ун минут саен бишектән алып күтәреп йө­рүдән тыела алмады.   — И-и, апа, белмисез генә хәлемне, барыгыз да шул затлы өс-башымны, яхшы фатирымны, шәһәр читендәге шәп йортымны, яңадан-яңага алышынып торган машиналарымны гына күрәсез, — дип өзгәләнде ул. — Эчем тулы ут, авызымнан сулышым белән ут ургыла — күзгә генә күренми... Менә синең өченче балаң туды, ә мин мәңгегә кысыр, табиблар, профессорлар барчасы бер авыздан: “Беркайчан да балаң булмаячак”, — диләр. Чит ил врачлары да шул сүзне әйттеләр. Менә бу сабыйны кулыма алгач кына тойдым: нинди бәхет икән ул бала булуы! Аны бернинди байлык та, әллә нинди югары эш урыны да алыштыра алмый икән. Иремнең бизнесы гөрләп бара, тиздән чит илләр белән килешү төзиячәк, үзем югары баскычка үрлим, тик бала юк... Ирем бала сорый, әгәр минем кысыр икәнлегемне белсә, аерылу котылгысыз булачак. Чит бала аласым килми, апа, бир син безгә әнисәне?! әгәр син риза булсаң, мин иремне күндерермен, җизни дә ризалашыр. Мин баланы үстереп, югары белем бирермен, ә сезгә гомерегез азагына җитәрлек акча бирербез. Син бит әле тагын бала алып кайта аласың, бир, зинһар, әнисәне!..   Сәрия хәйран калып сеңлесенә текәлде.   — Нәрсә сөйләгәнеңне беләсеңме син, сеңлем? Үз акылыңда көенчә саташасың, мин сиңа ничек бала бирим?! Бу турыда бүтән авызыңны ачасы булма, сатып җибәрергә бала сарык бәтиеме әллә? — дип ярсыды ул.   Апа белән сеңел үпкәләшеп аерылдылар. Әни­сәгә 13 яшь чакта, кышкы каникул вакытында, Роза апасы кайтып аны шәһәр күрсәтергә дип үзе белән алып китте. Беренче көнне фатирда ял иттеләр. Ә икенче көнне апаларының шәһәр читендәге йортларын, андагы байлыкны күреп, әнисәнең ис-акылы китте, үзләренең өйләрен күз алдына китерде дә, ирексездән күзләрен йомды. әкәмәт зур иде шул аерма. Мондагы матурлык, муллык әнисәнең күзен томалады. үзләренең нинди хәерчелектә яшәүләрен бер көн эчендә бөтен шәрәлеге белән аңлады ул. Апасы аны икенче көнне үзенең матурлык салонына, аннан үз ресторанына алып барып, үсмер кызны тәмам һушсыз итте. өченче көн кибетләрдә йөреп үтте. Кызга машина багажнигы тутырып кием җыйдылар. үзен көзгедән карарга бик ярата иде әни­сә. Карап кына торырлык шул, үз сыйныфларында гына түгел, бөтен мәктәпләрендә иң сылуы, иң чибәре бит ул. Шул матурлыгы белән әти-әнисе нинди хәерче киендереп йөртәләр икән бит аны! Әле бер киемне, әле икенчесен киеп көзге алдында бөтерелгән кызга карап, Роза кызның кайсы кылыннан тартасы икәнлегенә тәмам инанып, иркен сулыш алды. Димәк, хәзер инде курыкмыйча әнисәнең үзе белән сөйләшсәң дә була: аны монда, үзләрендә, яшәргә чакырырга. Роза инде бик яхшы түләүле мәктәпне дә белешеп куйды, кыз яхшы укый, әнисе бик әйбәт тәрбия биргән. Ләкин шунысы яман, кыз чәнечке-пычак белән бөтенләй ашый белми, үз-үзен тотышында да авыллыгы күзгә бәрелеп тора, кыскасы, баланы ныклап шәһәр культурасына өйрәтергә, бик яхшылап “кыргычларга” кирәк. Роза бе­лән ире ничә еллар хыялланалар бит инде әнисәне үзләренә алу турында. Сәрия аяк терәп каршы тормаса, әнисә күптән инде аларның кызлары булыр иде. Роза белән ире кичке табынга утырганда әнисә әле һаман көзге каршында бөтерелә иде. Ашарга пешереп, фатирны җыештырып торучы хатынга бүген иртәрәк китәргә кушып, зал ягына узган Роза бермәлгә югалып калды: көзге каршындагы сылу кыз бала әйтерсең лә әнисә түгел, ә Розаның яшь чагы! Охшаса да охшар икән кыз апасына! Сәрия кызы түгел, Розаның үз кызы да бу кадәр охшамас иде аңа! Күзенә бөялгән яшьне тиз генә сыпырып төшереп, ул әнисәне күкрәгенә кысты. Әйе, бүген әнисәнең аларга күчү-күчмәү мәсьәләсе ачыкланырга тиеш — күпме кө­тәргә була?! Ире дә кирле-мырлы йөри, соңгы елларда “балалар йортыннан бала алыйк” дип әйтә башлады. Аны да аңларга була: шулкадәр байлыкны кемгә калдырасың — варис кирәк. Әнисәнең күзе сукыр түгел, күрде ничек яшәп булганын.   Сөйләшү нәкъ Роза те­ләгәнчә килеп чыкты. Әни­сә бик рәхәтләнеп шәһәргә күчеп килергә ризалык бирде. Әнисенең, әтисенең ялыну-ялварулары бернинди нәтиҗә бирмәде, җәйге каникул башлануга, кыз апасы янына күчеп тә килде.   Баласы чыгып киткәч, Сә­риянең нинди хәлдә кал­ганы язып тормасам да аңлашыладыр. Бик рәнҗеде Сәрия сеңлесенең шулкадәр астыртын эш йөртүенә. Бер уллары армиядә, икенчесе Мәскәүдә төзелештә эшли, бердәнбер юанычлары — әни­сәләре генә калган иде, ул ташлап китте. Чыгып киткәндә бик авыр сүзләр әйтте.   Шәһәр тормышына, байлыкка тиз ияләште әнисә, әйтерсең, 13 яшенә кадәр авылда яшәмәгән дә! Монда сыер-сарык асларын чистартасы да, ишегалды себерәсе дә, идән юасы да юк. Шәһәр читендәге йортта да, шәһәрдәге коточкыч зур фатирда да барлык эшне хезмәтчеләр башкара, хәтта караватын да шулар җыя-җәя. Ничек яшәде икән ул авылда?! Шул хәерчелек дөньясында?! Унҗиде яшендә әнисә инде шәһәрнең барлык модалы кызларының борыннарына чиртеп, бары тик Париждан, Италиядән кайтарылган киемнәр генә кия иде. әти-әнисен бер тапкыр да кайтып күрмәде, ә аларның үзләренең ки­лүләрен Роза апасы белән җизнәсе өнәмәде. Кызларын бер күрергә тилмергән ата белән ана күп очракта аны күрә дә алмыйча кайтып китәләр иде. Чөнки әнисәнең вакыты юк: ул йә матурлык салонында, йә кибеттә, йә институтта. Укуына бер дә теләми генә йөри, апасы “хәзер дипломсыз берни эшләп булмый” дигәнгә генә укырга керде. әти-әнисеннән, аларның хәерче киемнәреннән, авылча кыяфәтләреннән ул гарьләнә иде, шунлыктан кеше алдында хурлыкка калдырмасыннар өчен ныклап кисәтеп куйды: аны эзләп институтка, бүтән җиргә килмәскә! Сәрия баласының шулкадәр мәрхәмәтсезлегенә хәйран калды, көне-төне әнисәне уйлап еласа да, шәһәр юлын бөтенләй онытырга тырышты. үзәге өзелеп баласын сагынулар ана өчен эзсез үтмәде. Беркөнне күршеләре сыер абзарыннан аның җансыз гәүдәсен алып чык­тылар. Ярырга алып киттеләр — баш миенә кан сауган икән бичараның. Әнисә Роза апасы, җизнәсе белән кайтып, барлык чыгымнарны үз өсләренә алсалар да, әти кешенең хәлен аңлаучы булмады. Сәриянең өчесен уздырганнан соң шәһәрләр китеп тә бардылар. Әнисәнең күзеннән бер тамчы яшь таммавына авыл халкы шаккатты. өстәвенә инфаркт кичергән, авыру йө­рәкле әтисе берүзе торып калды. әнисә әтисе белән сөйләшеп утырырга ярты сәгать вакыт тапмады. әтисенең авыр хәле, күзләрендәге әрнү-газап гүя аңа бөтенләй кагылмый, әйтерсең, ул бөтенләй чит-ят кеше... әнисә мо­­ңарчы ничек рәхәттә яшә­сә, шулай дәвам итте. Хәле көннән-көн начарлана барган әтисенең хәлен бе­лү, аны дәваларга салу турында уйлап та карамады.   Сәриясе кинәт үлеп киткәннән соң Рәшит абый башта яшереп, аннан ачык­тан-ачык эчә башлады. Бер мәртәбә инфаркт кичергән йөрәк бу авырлыкны күтәрә алмыйча, чәнчеп-чәнчеп авыртса да, ул ныклап эчә иде инде. Врачларга үзе бармады, алып баручы булмады. әнисә белән Розага әйтеп карасалар да, алар кайтып күренмәде. Сәрия үлгәч Рәшит абыйның бу дөньяда яшисе кимәде, бу турыда ул күршеләренә дә берничә тапкыр әйтте. Алар исерек сүзе дип кенә кабул иттеләр. Малаеның армиядән кайтыр вакыты җитә дип көткәндә аннан “контракт төзеп, армиядә калам” дигән хәбәр килеп төште. Мәскәүдәге улыннан күптән хәбәр юк, адресы да билгеле түгел, әнисен күмәргә дә кайта алмады — хәбәр итәргә ад­рес тапмадылар. Шулай итеп, өч бала атасы иң авыр вакытында ялгыз калды. Морҗасыннан ике көн төтен чыкмагач, хәлен белергә кергән күршесе Рәшит абыйның күзләрен түшәмгә төбәп, хәрәкәтсез ятуын күргәч, куркып китте, Рәшит абый торып утыргач кына тез буыннарына хәл керде.   — Күрше, нигә мичеңә якмыйсың? Ике көн төтен чыгармадың, өеңдә тараканнар катып үләрлек бит!   — Гомер азагына атлаганда ялгыз калуы бик авыр икән, күрше, — диде Рәшит абый хәлсез тавыш белән. — Әнисәм кул сузымы җирдә генә яшәсә дә хәл белергә кайтмый. әнисенең каберен дә күмгән көнне генә күрде, таш йө­рәк микән әллә ул балада?   Әти кеше агып төшкән кайнар яшьләрен сөртте. Күршеләрнең соңгы очрашуы иде бу. Икенче көнне тагын хәл белергә кергән күршесе Рәшит абыйның бишек ыргагында асылынып торган гәүдәсен күреп, беренче булып сөрән салды. Әти кешене күмәргә бер баласы да кайтмады...   Әнисәләр хәбәрне вакытында алсалар да, авылдашларының шелтәле карашларыннан курыктылар. Рәшит абыйның ялгызлыкка түзә алмыйча упкынга тәгәрәве һәркемгә билгеле иде. Бу арада бик җитди эш белән шөгыльләнәләр: әнисәне җизнәсенең аркадашының улы белән кавыштырып, бизнесны ки­ңәйтеп, киләчәктә барлык мал-мөлкәтне алар кулына тапшырырга исәпләре. Инде туй көне дә билгеле. Бү­ген соңгы вак-төяк турында сөйләшергә баралар.   Руль артына җизнәсе үзе утырырга булды. Роза апасы алда аның белән янәшә. Нәрсә булганын аңламый да калдылар, коточкыч шатырдаудан соң бар дөнья караңгылыкка чумды...   Менә биш ел инде әнисә инвалид арбасында утыра. Апасы белән җизнәсе үлделәр дә котылдылар. Ә әнисә авариядән соң ике ел селкенә дә алмыйча урын өстендә ятты. Бердәнбер варис булса да, апаларыннан калган байлык аңа бернинди куаныч китермәде. Кияү буласы егет аның янына аяк та басмады. Апасы белән җизнәсен читләр күмде. үзенә уннан артык операция ясадылар. Чит илләрдәге кыйммәтле клиникаларга миллионлаган акча түксә дә, андагы врачлар да могҗиза ясый алмадылар, ул гомерлеккә инвалид арбасына берегеп калды.   Хәзер вакыты күп, уйланып үткәннәрне исенә төшерә ул. Их, үткәннәрне кире кайтарып булса икән! әти-әнисенең рәнҗеше генә төште аңа. Аларны ялгыз итеп, үлемнәренә ул гына сәбәпче булды. Хәзерге акылы булса ничекләр кадерләр иде ул иң якын кешеләрен — газиз әтисе белән әнисен!.. Терсәк якын да бит, тешләп булмый, хәзер инде шушы газаплы уйлар эчендә әнисәгә ялгыз көе яшисе дә яшисе.   Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы. 
---

--- | 22.02.2019

"Сикерикме әллә кыядан": баласын югалткан Ана шигыре

$
0
0
22.02.2019 Җәмгыять
"Адәм белән Һава" тапшыруын алып баручы Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрдә күңелләрне айкый торган видеоязма урнаштырган. Видеода баласын югалткан ана үзәк өзгеч шигырь сөйли.
"Сабада... Бу авылда бер ел элек берьюлы 5 бала машинада бәрелеп үлә... Урыннары оҗмахта булсын... Баласын югалткан Әни шигыре..." - дип аңлата Ләйлә Дәүләтова.           Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Татарстанда фаҗига: өйдә үзләре калган ике бала янып үлгән (ВИДЕО)

$
0
0
22.02.2019 Фаҗига
Фаҗига Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында бүген булган. Янгында 3 һәм 6 яшьлек ике сабыйның гомере өзелгән, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Беренче мәгълүмат буенча, балаларның әти-әниләре эш белән Кукмара шәһәренә китеп, сабыйларны әби карамагында калдырган. Өлкән яшьтәге ханым, малайларны өйдә калдырып, ишегалдына чыккан. Ялкын телләрен күргәч, ул өйгә керергә теләгән, тик төтен исенә агуланып, аңын югалткан. 

Әбине күршеләр күреп коткарып калырга өлгерә. Ләкин, кызганычка каршы, сабыйларга ярдәм итә алмыйлар - алар янгында һәлак була.

Фото: Пиксабай


---

--- | 22.02.2019

Госман Садәнең тууына 70 ел тулуга багышланган кичә була

$
0
0
22.02.2019 Әдәбият
25 февральдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Садәнең тууына 70 ел тулу уңаеннан «Үлмәсен җирдә яшәү» дип аталган әдәби-музыкаль кичә була.
Кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; күренекле шагыйрьләр Рәдиф Гаташ, Рәмис Аймәт, Ләбиб Лерон, Татарстанның халык артистлары Мирсәет Сөнгатуллин, Илсур Сафин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗанова, шагыйрьнең якыннары, Казан театр училищесы студентлары катнаша.   Кичә 17 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.                             
---

--- | 22.02.2019

"Туфли алырга дип 700 сум акча җыйган идем, шуның 600ен аңа бирдем. Күзләре яшьләнде егетнең"

$
0
0
22.02.2019 Тарих
Нәсел шәҗәрәмне җентекләп өйрәнгәндә, мин үземнең бик күп якын һәм ерак туганнарымны таптым, алар белән туганлык җепләренең ни рәвешле бәйләнешен ачыкладым. Кама Тамагы районы Олы Карамал авылының Илек нәселеннән чыккан Халитовлар да минем нәселдәшләрем.
Әлеге нәселнең бер вәкиле — Мәскәүнең «Поклонная» тавында исеме алтын хәрефләр белән язылган Бөек Ватан сугышы герое, Дан орденының тулы кавалеры Рөстәм Касыйм улы Халитов (1920-1981). Тарихи Җиңү Парадында катнашкан атаклы танкист-механик, соңыннан күренекле җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Халитовның кылган хезмәтләре лаеклы рәвештә бәяләнгән: Казанның бер урамы аның исемен йөртә, граниттан уелган мемориаль ташта батырның исеме мәңгеләштерелгән. Әмма минем өчен ул иң элек нәселдәшем булуы белән кадерле.   Рөстәм Халитов 1933 елдан 1937 елга кадәр Тукай урамындагы мәктәптә укый. Милли архивта казынып, ул мәктәпнең адресын да таптым: Тукай урамындагы 34 нче йорт булган ул. Ә 1917 елга кадәр бу бинада «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе урнашканы билгеле. Аннан соң Суконка бистәсендәге 5 нче номерлы мәктәптә белем ала. Рөстәм шахмат уйный, авиамоделизм белән мавыга, дуслары белән Кабан күлендә йөзәргә ярата. Дуслар күп, арасында татары да, урысы да, яһүде дә бар. Алар белән Рөстәм олыгайгач та аралаша иде әле.   Дегтярная урамындагы йортта (1980 нче елларда ул урам юкка чыкты) Халитовлар бик күңелле яшиләр. Биредә еш кына Кама Тамагы районыннан Касыймның бертуганнары Кадыйр, Шакир гаиләләре белән кунакка киләләр. Мөштәриләр, Кутуйлар, Такташлар да бу йортта еш кунак була: скрипка, мандолинага кушылып җырлыйлар, Такташның кайнар шигырьләре яңгырый.   Рөстәм Халитовның тормышы турында аның хәләл җефете Рәисә ханым белән сөйләшеп утырганда, ул үз гаиләләренә нисбәтле бик кызыклы мәгълүматлар бирде. Рәисә ханымның үзенең тормышы да бик гыйбрәтле булып чыкты. Үзем өчен кызыклы тарихны башкаларга да сөйлисем килде.   Әти, әни һәм туганнар...   Минем әтием, Хәмзин Кәшфи Фазлый улы (1878-1942), Биектау районының Ямаширмә авылында дөньяга килә. Документларда аны крестьян гаиләсеннән дип язалар, ә чынында ул мулла нәселеннән. Аралашкан кешеләре дә кызыклы, затлы шәхесләр иде. Безнең кунаклар арасында Гадел Кутуйны ачык хәтерлим.   Без Свердлов урамындагы 15 нче йортта яшәдек. Ул вакытта яңа, өч катлы йорт иде. (Бүген бу йорт юк, аның урынында Метрострой администрациясе урнашкан.)   Өч бала белән тол калган әти өченче каттагы дүрт бүлмәле зур фатирга безнең әниебезне — Фатыйма Үтәмишеваны (1901-1932) алып кайткан. Әни әтидән күпкә яшь, зыялы Үтәмишевлар гаиләсеннән. Ә Үтәмишевлар Сөембикә ханбикә нәселеннән дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Бай ата-ана кызларының үзеннән күпкә өлкән, өч балалы кешегә тормышка чыгуын гафу итә алмыйлар, күрәсең, безнең дәү әни, дәү әтиләр белән аралашкан булмады. Аларның Яңа Бистә мәчете каршында яшәгәннәрен генә беләм.     Әни туберкулез чиреннән үлгәндә миңа нибары алты яшь иде. Аяныч, әниемнең тормыш юлын белмим, бары аның туберкулез диспансерында эшләгәне мәгълүм. Медицинага катнашы булгандыр, ахыры. Ялгышмасам, тагын ниндидер «Зәңгәр яулыклар» хәрәкәтендә катнашкан кебек.   Әнине җирләгәннән соң без өч бертуган калдык — мин һәм ике энем: Ирлан белән Нил. Алдагы никахтан тагын өч туган: Разия, Фатыйма, Касыймбәк. Без, алты туган, гомер буена бик дус яшәдек. Разия, бухгалтерлыкка укып, Урта Азиягә — Ургәнеч шәһәренә китте, Фатыйма Ленинградта полиграфия институтында белем алды, Касыймбәк армиягә китте.   Әтине алып киттеләр   Әти «Главметаллсбыт» берләшмәсенең склад мөдире булып эшләде. Ул берләшмә бүгенге Мәскәү урамындагы сквер янына урнашкан иде. Скверда җир шарын тотып торучы өч атлет сыны әле дә тора. Ул фигураларны урнаштыруда әтинең дә катнашы булган дип сөйләшкәннәрен хәтерлим.   1940 елда, 62 яшьлек әтине кулга алганда, миңа 14 яшь иде. 6 ноябрь кичендә безнең йортка милиционерлар килеп керде, тентү китте... Ул мәхшәр коточкыч булып хәтергә сеңеп калган: чыгып китәр алдыннан әти даруын алырга маташа, шунда берсе кулыннан даруны бәреп төшерде дә пыяла савытны итек үкчәсе белән изде. Шул тавыш әле дә колагымда тора... Кулга алынуының сәбәбе: Хәмзин элеккеге мулла, милләтче булган, имеш.   Әтине төрмәгә алып киткәч, безнең торак кечерәйде, хәрбиләр, тагын ниндидер бер гаилә дә шунда яшәде.   Әтине КПЗдан соң психбольницага күчерделәр. Үги анабыз — Нәфисә Насыйбулла кызы — аңа аш-су илтә иде. Бервакыт әти кесәл сораган, ләкин кесәл килеп җиткәндә әтиебез инде бу дөнья белән хушлашкан булган... Кайда җирләнүе дә билгеле түгел, 1995 елда гына корбаннар исемлегендә күрдек.   Мин җинаятьче...   Әтине кулга алганчы, бишенче класска кадәр, мин 20нче мәктәптә укыдым, ә инде 1940 елның көзеннән безнең өчен куркыныч еллар башланды: кая инде ул укулар, ашарга бер валчык икмәк юк! Чиратлар гына исемдә: икмәккә чират, керосинга чират, сабынга чират... Менә шул чиратлар ашатты да инде безне: чират аласың да, бер телем икмәк хакына сатасың; үзем дә, энеләрем дә шулай кәсеп иттек. Тегү фабрикасы каршында 7 нче номерлы училище бар иде. Мин шунда азрак укып, эшләп тә алдым әле. Ләкин ачлык теңкәгә тиде! Икмәк заводына эшкә керәсе килә, икмәк, икмәк исе ымсындыра... Без, тегү фабрикасында эшләргә тиеш ике дус кыз, икмәк заводының ФЗУ ына китеп бардык. Берничә көн өйгә икмәк алып кайтырга да өлгердек. Үги әни кычыткан ашы пешерә, икмәк бар — дөнья түгәрәк! Бу вакытта миңа 15 яшь.   Көтмәгәндә, өйгә милиционер килгән, кулында повестка, безне судка чакыралар. Эшкә йөрмәүчеләр, соңга калучылар белән көрәшү заманы бу. Мине штраф һәм 4 ай төрмә көтә икән! Бармадык. Тик качып котылып буламы соң, КПЗга эләктем. Бер заман яшь кенә милиционер керде дә, мине «бер җиргә» чакырды. «Бер җир» дигәне ниндидер складлар тирәсе, зур баз, анда кәбестә турыйлар икән! Җитмәсә, ашаталар да, өйгә дә җибәрәләр! Әй, жәллиләр мине! Ә өйдә ике энем көтә. Алар күрше әбидә — Марфа түтидә, чөнки безнең фатирда инде хәрбиләр яши, Нәфисә апа өстәл астында йоклый, ике бала анда артык. 50 яшьлек Марфа түти аптека өчен шешәләр эзли, таба, юа, шул кәсеп белән көн итә.   Мин бит гаепле, кол хәлендәге кеше, шуңа күрә, төрле җиргә күчереп йөртәләр. Башта Ленин районына алып киттеләр. Анда ысланган колбасаларны сода, сабын белән юарга, чистартырга кирәк икән. Эш азагында миңа, «Бер таягын икмәккә алмаштыр» дип, ике таяк колбаса тоттырдылар!   Берникадәр вакыттан соң тагын яңа җиргә җибәрделәр: елга портында ашханә бар икән, мин шунда җыештырырга тиеш булдым. Ул өстәл өстендәге ризык — икмәк кисәкләре, балык башлары аунап ята! Гәҗиткә төреп алып кайтырга да рөхсәт! Бер ай буена сузылды бу рәхәт, энеләремә дә өлеш тия бит.   Бер айдан дүртенче урынга алып киттеләр. Монысы инде — Бишбалтадагы чын төрмә. Гаять зур — йөз кеше сыярлык бүлмәдә дүрт катлы сәкеләр. Өске каттагы сәкеләрдә «тоз ашаучылар» (җәзаның бер төре икән, сусыз тозлы ризык ашаталар). Бүлмәгә мине төрмәдә утыручы бер хатын алып керде дә: «Бу кыз минеке, орынасы булмагыз!» — дип кычкырды. Бер төн узды. Иртән миңа мунчадагы ләгәннәрне юарга куштылар. Бу эшне кеше булмаганда гына башкарасы, юынучылар булганда, мин метр ярымлы почмакта яшеренеп утырырга тиеш. «Арестантлар юынганда тавышың да чыкмасын, йөткерсәң, төчкерсәң, өзгәләп ташлаячаклар», — диделәр. Йөткермәдем-төчкермәдем, бөрешеп утырдым, исән калдым.   Хатын-кызлар камерасына кайткан идем, берсе минем бушлатны сыдырып та алды, кайсыдыр җирен сүттеләр, нәрсәдер тыктылар, сүтек җирен тегеп, миңа ыргыттылар да, ниндидер йортның адресын әйтеп, шунда барырга куштылар. Кош кебек очтым гына төрмәдән: тизрәк, тизрәк табарга, бәлкем, ашарга да бирерләр, дигән өмет белән барып кердем бер йортка. Ләкин анда бушлатымны салдырып, сүттеләр, аннан нәрсәнедер алдылар да, бушлатны биреп, тизрәк чыгарып җибәрделәр. Өмет акланмады!   «Штрафной эшләрем» шулай узып китте.   Сүнмәдем, югалмадым   Дүрт айга сузылган коллыктан соң, мин 16нчы заводның ФЗУна кереп, токарь булдым, станокка бастым. Ә үзем гел икмәк турында уйлыйм, икмәккә якынаерга тырышам. Яңадан «Росглавхлеб» ФЗУна кердем. «Эшлисең килсә, лаборатория булдыр» — дип, булмаган лабораториягә лаборант итеп алдылар. Белемем юк дип тормадым, иренмәдем, эзләдем, йөрдем, җиһаз да таптым; тырыша торгач, менә дигән лаборатория дә килеп чыкты. Лабораториянең җитәкчесе дә булырга туры килде.   Авыр балачак, ятимлек миндәге тормыш дәртен сүндерә алмады. Кайда гына эшләсәм дә: Сәйдәш музеендамы, профтехучилищедамы, профессиональ техник белем бирү идарәсендәме, тәвәккәлләп эшкә тотындым, эшемне җиренә җиткереп, дан казандым. Гомер юлымны кызыклы, күңелле үттем, җырга, биюгә сәләтем дә кеше арасында югалып калмаска ярдәм итте. Тормыш иптәшем Рөстәм дә искиткеч яхшы күңелле, ышанычлы, тугры кеше булды.     Танышу тарихыбыз   Мин дә, Рөстәм дә Казанның Суконка бистәсендә туып-үскән кешеләр: без Свердлов урамындагы 15 нче йортта тордык, Рөстәм — күрше Дегтярная урамындагы 35нче йортта яшәгән. Күрше генә яшәсәк тә, таныш түгел идек. Юкса, безне балачакта ук бәйләп торган кешеләр дә булган бит. Олы кызымның архивындагы бер фотография минем өчен гаҗәп табылдык булды: укучы балалар төшкән әлеге фоторәсем артына «1932 ел, Вахитов исемендәге 1нче номерлы мәктәп» дип язылган. Дүртенче рәттән сул яктагы дүртенче кыз — минем бертуганым — Фатыйма Кәшфи кызы Хәмзина. Ә өченче рәттә Рөстәм тора!   Алда әйткәнемчә, әти үлгәннән соң, без бик авыр хәлдә калдык: фатирга кеше тутырдылар, эшсез, кәсепсез үги анабызга тормыш итәр өчен кемгәдер елышырга кирәк иде. Ул ир эзли, без аның белән адреслар буенча йөрибез — нәтиҗәсе юк. Дегтярная урамында әллә ничә кат кулга алынулардан соң кайтып урнашкан тол Халитов Касыйм яши булып чыкты. Аңа булышчы кирәк икән. Касыймның ике кызы, алар янында әниләренең бертуганы да бар. Шулай итеп, Нәфисә апа Касыйм абый янына китте, ә аның ике кызы — Диләрә белән Әнисә, Роза апалары белән безнең йортка күчтеләр. Аларның абыйлары — Рөстәм Ульянда танк училищесында укыта икән. Менә 1944 елның көзендә, фронтка китәр алдыннан, ул ике-өч көнгә генә Казанга сеңелләре, апасы белән күрешергә кайткан.   Мин ул заманда активистка, агитатор, халыкка газеталар укыйм, хатлар язам, кичке мәктәпкә дә йөрим, кыскасы, өйгә бик соң кайтам. Бер көнне шулай соңлап кына кайтсам, өстәл артында бик чибәр егет кыздырган бәрәңге ашап утыра. Исәнләштек, таныштык. Мине дә бәрәңге ашарга чакыра бу. «Юк, минем ашыйсым килми», — дигән булам. Кая килмәсен инде — шундый тәмле ис таралган! Мин тиз генә чаршау артындагы караватка, Диләрә белән Әнисә янына качтым.   Икенче көнне ул фронтка китте. Фронтта Рөстәм Надя исемле кызны үлемнән коткара, Надя да, үз чиратында, Рөстәмне яна торган танктан өстерәп чыгара. Бер-берсен үлемнән коткарып калган егет белән кыз, һичшиксез, бергә булырга тиеш кебек. Әйе, чибәр егетне Надя үзе белән Себергә дә алып кайта, ләкин кызның туганнары ни өчендер аны кабул итмиләр, хәтта балта белән чабып үтерергә җыеналар. Рөстәм китәргә мәҗбүр була.   1946 елда әйләнеп кайтты Рөстәм. Дан ордены кавалеры булып! Аны вакытында атасы аркасында куылган Казан дәүләт авиация институтына кире алдылар. Ул Дегтярная урамында тора, туганнары — бездә. Аралашсак та, якынаерга куркам. Роза апасы: «Бу мескен ятимә кыз нәрсәгә кирәк инде сиңа!» — ди икән. Ә Рөстәм барыбер минем арттан йөри. Менә ул Свердловск шәһәренә китеп карамакчы булды, ә юлга акчасы юк. Туфли алырга дип 700 сум акча җыйган идем, шуның 600ен аңа бирдем. Күзләре яшьләнде егетнең.   Рөстәм Свердловскидан әйләнеп кайткач, 1948 елда өйләнештек. Туебыз бик кызык булды. Касыйм Галимовичның, туйга бәрән бирәм, дигән вәгъдәсе тормышка ашмады: бәрән урынына — фасоль ашы һәм опера театрында «Травиата»!   Шулай итеп без Свердлов урамындагы 15нче йортта гаилә кордык. Безнең фатирда тагын бер гаилә (баянист Рәис Сафиуллин гаиләсе түгелме икән?) бар иде. Рөстәм бик ярдәмчел, киң күңелле кеше иде. Бервакыт, күршебезнең сөннәткә утыртканнан соң үлем хәленә җиткән баласын күтәреп больницага чабып, баланы коткарып калганы булды хәтта.   1949 елда — кызыбыз Наилә, 1954 елда — Әлфия, 1956 елда улыбыз Нияз туды. Рөстәм яхшы әти булды, балалар белән аралаша белде. Аларга яхшы тәрбия, белем бирә алдык.   Мәҗлесләрдә Рөстәм мине биергә чакыруларын сорый да, тыйнак кына елмайган хәлдә, минем җырлавым, биюем белән горурланып утыра иде. Билгеле, гади, эчкерсез кеше генә шулай эшли ала.   Иҗтимагый эшләрдә дә катнашты, мәктәпләргә дә бик еш чакыралар иде үзен. 1954-59 елларда Рөстәм, 25меңчеләр арасында, Арча районында да эшләде. Ләкин өйне, гаиләне онытмады. Без 33 ел бер-беребезгә терәк булып яшәдек, бергә үткән ул еллар гомеремнең иң бәхетле чоры. 1981 елда, хәле авырайгач, Рөстәм миңа шалтыратып, өйгә кайтуымны сорады. Соңгы сулышларын алганда да кулымны ычкындырмады.   Гомер юлыбызда безгә бик авыр, куркыныч елларны үтәргә туры килде. Ләкин ул авырлыклар безне чыныктырдылар да, тормышның кадерен белергә дә өйрәттеләр.
Роза ХӘМИТОВА

--- | 22.02.2019

Күшеккән көчек (Марс Яһудин хикәясе)

$
0
0
22.02.2019 Әдәбият
Яңгыр, үз эшеннән аерым бер ләззәт тапкандай, кызның битен камчылый. Шәһәр йортлары болытлардан качамы, әллә инде кызны таптап китәргәме исәпләре – аның өстенә авып килгән кебекләр.
Кыз адымнарын тизләтте. Юк, болай гына котылып булмас, йөгерергә!.. Менә сукыр тәрәзә уемнары белән кешеләрне куркытып утыручы егерме биш катлы йорт. Кыз, карак кебек, як-ягына каранып алды һәм, котылу юлы тапкандай, әлеге төзелеп бетмәгән йорт куенына чумды. Кирпеч ватыклары, каткан измә кисәкләре, пластик шешәләр һәм башка чүп-чар сибелгән баскыч буйлап өскә менеп китте...   ***   Нәфисә кечкенәдән әтисе белән әнисенең кычкырышуына ачынып яшәде. Ә талашлар көн дә булып тора иде.   – Күзең чыкканмыни, идән юам бит! Аз гына көтәргә булмыймы тышта?   – Аны нәкъ менә мин эштән кайткан вакытта юарга кирәкме?   – Үзең ю алайса, мә! Башка юмам.   Алар сүзгә килә башласа, берәр почмакка кереп сыена да, колакларын учы белән каплап елый иде кыз. Соңрак бу гауганы ишетмәс өчен көчле музыка куярга күнегеп китте. Инде килеп әнисе, акыртма әле шул нәрсәңне, дия башлагач, наушниклар сатып алды һәм шуннан соң дөнья тавышларын ишетмәс булды. Дөмегеп китмәгәйләре!..   Бервакыт Нәфисәне дус кызы Алия танцы кичәсенә чакырды. Әнисенең помадасын алып иреннәрен буяды, колак артына хушбуй сөртеп куйды. Зур өметләр белән өеннән чыкты.   Алар килгәндә, танцының иң кызган чагы иде. Алия монда тәүге тапкыр гына түгел икән. Таныш егете аны шунда ук биергә дә чакырды. Нәфисә үзе генә басып калды. Ләкин озак тормады, аның янында да бер егет пәйда булды.   Егетне һич тә сүз остасы дип әйтеп булмый иде. Биюгә чакыруны аңлаткан ишарә генә ясады да, кызны биленнән алып, әйләндерә дә башлады. Беренче тапкыр егет кочагында булу рәхәтен кичерде кыз. Аның фикеренчә, егетләр матур сүзләр сөйләргә, кызның күңелен табарга тиеш иде. Ләкин сүзсез генә бию дә аңарда уңайсызлык, читенсенү тойгылары уятмады. Алар бит сөйләшә иде. Егетнең һәр хәрәкәте: “Син минекеме?” – ди иде. Кыз, күкрәге белән егеткә ныграк сыена барып, “әйе”, дип җавап бирә иде шикелле.   Музыка тынган арада читкә чыгып тордылар. Менә тагын музыка, алар тагын танцы өермәсендә. Шулчак ниндидер таныш шәүлә чагылып узгандай булды. Тагын, тагын... Нәфисә, егетне читкәрәк этәреп, туктап калды. Ләкин шәүлә юк иде инде. Кыз ишеккә таба йөгерде. Атылып урамга чыкты. Чыннан да, сиземләве дөрес булган икән, шәүлә дигәне әтисе иде. Ниндидер ят хатын белән култыклашып, ашыга-ашыга урамны аркылы чыгып бара иде.   Сәер, бик сәер иде бу. Әтисе бит башка шәһәрдә командировкада булырга тиеш иде. Нәфисә аларның артларыннан китте...   Әнисе аны:   – Кайда йөрисең төне белән? Әтиең кайтсын әле... – дип каршы алды.   – Кайтыр микән соң ул? – диде кыз, авыз эченнән генә.   Иртәгесен Нәфисә кичәге йорт каршында озак көтте. Егетләр аңа карап-карап узалар иде, берничәсе икеле-микеле сүзләр әйтергә дә маташып карады. Караңгы төште. Әллә инде кичә күземә күренгәнме, дип уйлый башлады кыз. Шулчак йорт ишегеннән әтисе белән әлеге хатын күренде. Артларыннан озак барырга туры килмәде. Бер квартал да үтмәделәр, серле караңгылыгы белән үзенә тартып торучы ресторанга кереп чумдылар.   Кыз әнисенә шалтыратты...   Нигә шалтыратты ул? Гаделлек урнаштырырга теләдеме? Менә хәзер барысы да гадел. Әнисенең күзләре ачылды. Әтисе китте. Киткәндә Нәфисәгә шундый итеп карады. Аның карашы: “Күңелең булдымы?” – ди иде кебек.   Буталчык уйларына түзә алмыйча, бүген Нәфисә янә танцы мәйданчыгына юл тотты. Теге чакта биегән егет аның хыялыннан китми иде. Ул инде аны үзенең яратканы, мәңгелек яры итеп күз алдына китерә. Алар, имеш, гаилә корганнар, балалар үстерәләр...   Менә музыка тавышы, менә биючеләр. Кыз, хыялында күкләргә чөелгән кешесен, бер күрүдә яратып өлгергән егетен эзли. Һи, әнә бит!.. Егет, нәкъ Нәфисә белән биегәндәге кебек, башка бер кызны кысып кочаклаган да, әйләндерә генә. Кызның колагына нәрсәләрдер пышылдый. Икесе дә чиксез бәхетле...   ***   Нәфисә очсыз-кырыйсыз тоелган баскыч буйлап егерме биш катлы йортның түбәсенә күтәрелде. Кинәт авыраеп калган аякларын көчкә сөйрәп, түбәнең кырыена ук килде. Үрелеп, аска карады. Берничә яңгыр тамчысы, юеш чәченнән аерылып, төпсез бушлыкка очты...   Шулчак әлеге бушлыкта ниндидер хәрәкәт сизелгәндәй булды. Каршы як йорт янында, яңгырга артын куеп, мескен бер кыяфәттә көчек утыра иде. Йоны, юешләнеп, тәненә ябышкан, колак очларыннан су ага, үзе бөрешкән, дер калтырый. Күз яшьләреннән арынырга теләгәндәй, башын селкеп ала. Туктаусыз як-ягына карана. Кемнедер көткәнгә охшый. Әйе, көтәдер. Муенында бит каеш, димәк, урам эте түгел. Кемне көтә? Озакмы инде шулай утыра? Хуҗасы аны ташлаганмы әллә югалткан гынамы? Әлеге сораулар, кылычтай ялтырап, кызның йөрәген телеп узды.   Ә чәченнән аерылган тамчылар һаман төпсез бушлыкка оча... Юк, моның булуы мөмкин түгел! Зур гына бер тамчы, кызның чәченнән аерылды да, төшеп китмичә, аның күзләре турысында асылынып калды. Ә бушлык төпсез түгел икән, кыз инде аның төбен күрә. Нәрсә бу?! Нигә җир шулкадәр тизлек белән аңа таба күтәрелә? Ю-у-у-к!..   **************************   Марс Нәфикъ улы Яһудин, Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Унөч китап авторы, Чаллы шәһәрендә яши.
---

--- | 22.02.2019

"Карале, энекәш, кыяфә­тең ничава": Алмаз Мирзаяновка Илфак Ши­һапов нәрсә дип язган булган?

$
0
0
23.02.2019 Шоу-бизнес
Бу көннәрдә балачакка кайтып килдем әле. Күз алдыма сабый вакытларым, рәхәтләнеп уйнауларым, әти-әниле бәхетле чагым килде. “Ватаным Татарстан” газетасы оештырган күп кенә хәйрия чараларын алып баручы Алмаз Мирзаянов Казанда балачак бәйрәме ясады. Концерт дип әйтер идем, үзе әйтмешли, афишада мондый сүз юк. Хәер, Алмаз үзенең ниләр майтарып йөргәнен яшереп тормады.
– Татар эстрадасында болай да артистлар күп. Мин дә кечкенәдән җырчы булам дип үстем. Тик Мөс­лимнән Казанга килеп җит­кәндә, бюджет урыннары беткән иде инде, – ди ул, шаяру катыш. – Мин әти белән әнидән акча сорарга яхшысынмадым. Укып тормадым, эшкә урнаштым. Бармен да, Кыш бабай да булырга туры килде. Бервакыт интернетта Илфак Ши­һапов яза. “Карале, энекәш, гәүдәң дә килешле, кыяфә­тең дә ничава. Ландыш Баһави дигән җыр­чының төркеменә синтезаторда уйнаган булып торучы егет кирәк. 300 сум түлиләр”, – ди бу. Ризалаштым. Ул акча җирдә аунап ятмый бит!   Беренче концертта катнашуы да безнең Түбән Яке авылында була. Синтезаторга басучы буларак кил­гән Алмазга, алып баручылары булмау сәбәпле, мик­рофон тоттыралар. Әле ул гынамы, ара-тирә юмор да сөйләргә кирәк бит. Алмаз бернинди әзерлексез була. Менә шулвакыт клуб мөди­ре­нең әнисе Кәнифә апа­ның күлмәген киеп тә чыгыш ясый. Киюен кия дә, салырга оныта. Күлмәк Казанга китеп бара. Бу хатирә­ләргә байтак еллар узса да, узган ел үз тамашасын оештырып йөри башлаган егет иң беренче чыгышын янә без­нең авылда ясады.   – Без – вай-файсыз балачаклы, бәхетле буын. И, рә­хәт чаклар булган. Хәтер­лисезме авыл өен, – диде ул. Тиз генә экскурсия дә уздырды. – Түр якта сервант, анда елга бер генә алына торган чәшкәләр. Тик нигәдер минем апалар аны өй җыеш­тырган саен алып тузанын сөртә дә, тагын кире тыгып куя иде. Бер якта – кечкенә мич, икенче­сендә – зурысы. Бер почмакта – әбинең караваты, икенче якта – әти-әнинеке. Алар чаршау белән әйлән­дереп алынган. Мич арасында – кул юа торган урын. Икенче якта – аралык. Сыер бозаулагач, анда бозау керә. Сездә шулай идеме ул?   Тамашачы, хатирәләр яңар­тып, әйе шул, карале нәкъ шулай бит, дип үз алдына сөйләнеп утыра.   – Беренче тапкыр телевизор алуны искә төшерик. Анда бары тик ике-өч канал күр­сәтә. Кабызу өчен хә­зер­ге кебек бер ноктага гына басасы түгел, иң элек стабилизаторны кабызасы. Аннан соң телевизор кушыла. Бөтен урам әбиләре безгә кереп кино карый. Гваделупаны кызганып елап утырулары әле дә күз алдында. Бай, миллионнары булган актриса өчен Яңа Бүләр авылы әбиләренең елаулары әле дә онытылмый. Кызык иде тормыш! Балачакта әтинең кырынганын карап торырга ярата идем. Пумаласын ала да бер күгәреп бетә язган савытка сабын суы сала. Ул кырыну бер сәнгатькә тиң. Әллә нинди кыяфәтләргә кереп бетә иде. Әле малай чакта үзем дә качып шулай эшләдем,– ди Алмаз. – Авыл киченең матурлыгына безнең кебек сокланучы булды микән? Айсыз төндә дә йолдыз санадык. Ул мәтрүшкә, каен себеркесе исләре... Әле дә борынны кытыклап тора кебек. Койма аша төшеп, күрше бакчадан алма ур­лау­лар, яраткан кызларга хат язулар...   Болар мәңге хә­тер­дән уелмас. Ярату ди­гәннән, әлегә кадәр ялгыз булуның сәбәбе дә – Мөс­лимдә яшә­гәнгә, дип шаярта Алмаз. ”Юл ерак, әнигә кыз күр­сәтәм дип кайта башлыйбыз да, кыз ошамый башлый. Мамадыштан кире борылабыз”, – ди ул.   Алмаз Мирзаяновка Та­тарстанның халык артис­ты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров үз фатихасын бирә. Моннан ике ел элек була бу хәл. “Энем, буең да бар. Матур сөйлисең дә. Без дә олыгаябыз. Сәхнәдә сөй­ләр кеше кирәк”, – дип, үз китап­ларын бүләк итә. Ә Алмазга шул гына кирәк тә. Әнгам Атнабаевның иҗаты­на мөкиббән киткән, ши­гырь­ләрен бер сулышта сөй­ләп биргән кешегә сәхнә тоту авыр булмаячак! Ул бүген дә хатирәләр яңар­тып, балачакның күңел­ле вакытларына алып кайтып кына калмады, тормыш­ның мәгъ­нәсен аңлата торган ши­гырь­ләр дә укыды. Юмор да булды. Әмма тирән мәгънә­ле, җаннарны биләп ала торган, тәрбияви иде ул. Татарстанның күп кенә район-авылларын бер­гә ураган иҗатташ дуслары да бәйрәмгә ямь өстәде.   Татар эстрадасы дигән зур корабта болай да җыр­чы күплеген яшерми Алмаз. “Өч кәчтүмем, 9 җырым бар. Максатым – кешеләрне бераз гына хыял диңгездә йөздерү. Безгә шул җит­ми”, – диде ул.   Өч сәгатькә сузылган тамашаның ничек узганын сизмәдек тә. Җырлар бетте, шигырьләр сөйләнде. Тамашачы аягүрә басып алкышлый. Әнә шулчакта Алмаз югалып калмады. “Әйдәгез, беренче җырны башкарабыз. Сез аны барыбер яхшылып тыңламадыгыз. Ул чакта сәхнәне карадыгыз, артист­лар­ның күлмәкләрен күзәт­тегез. Җыры да мәгъ­нәле бит”, – диде. Рөстәм абый Зәкуа­новның “Дөнья­ны яратыйк” җырын башкарды. Халык алай да таралмады. Тамаша­чының сай­лап алу мөмкин­леге булса да, тормышчан, гади, шул ук вакытта күңел кылларын тибрәтә торган чаралар җитми икән. Алмаз үзе дә: ”Җырчы түгел башым белән зал тутырып кеше килер димәгән идем“, – ди. Соңгы хәйрия кичәсендә дә сөйлә­шеп тордык. “Билетларны таратмыйм. Барысы да – кассада. 35 кеше килсә дә, җиренә җиткереп тамаша ясыйм. Ул бит беркем бел­мәгән Алмазны 70 күз кү­зәтә дигән сүз!” – дигән иде. Хәер, авылларда кем икә­нен белмичә дә клубка җыелалар икән. Андагы тамашачы Казанныкы кебек тыйнак кына утырмый, үз фикерен сәхнәгә менеп әйтә. Саба районында бер әби менә болай ди: “Афи­шаңны күрдем дә, кем икән бу, дип чыктым. Концерт сүзе булмагач, әллә Кашпировский шикелле кешеме дип, чирләрне онытырга дип килгән идем. Бигрәк акай күзле икән бу, дим. Менә хәзер утыра торгач, күзеңнең алай зур түгел­леген күрдем. Син, улым, икенче елга фотога матуррак төш әле, яме”, – ди бу.   Казандагы концертына ул бик уңайсызланып кына, үзенең иҗатташ дусларыннан хәер-фатыйха алгач кына тәвәккәлли. Тамашачы­ның яратуы, алкышлары исә кү­ңелдәге икеләнүлә­рен юкка чыгарып, аңа канат куйды кебек.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 23.02.2019

Кукмара районында өч көнлек матәм игълан ителде (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
23.02.2019 Фаҗига
Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында бертуган ике бала һәлак булган янгын видеосы чыкты.
"Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсендә хәбәр иткәнчә, Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр кичә 10.11 сәгатьтә 112 номерына килгән.   Соңрак ачыкланганча, өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага киткән. Өлкән яшьтәге ханым, балаларны өйдә калдырып, ишегалдына чыккан. Янгын чыкканын күргәч, ул өйгә кермәкче булган, әмма төтен исеннән аңын югалткан.   Хатын-кызны күршеләре алып чыгып коткарган. Сабыйларга ярдәм итә алмаганнар - куе төтен аркасында өйгә кереп булмаган.  Өч һәм алты яшьлек ике малай янгында һәлак булган.   Кукмара районында Яңа Сәрдек авылында өч көнлек матәм игълан ителгән.  

         


---

--- | 23.02.2019

Татарстанда, "скорая"керә алмагач, авыруны трактор белән чыгарганнар (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
23.02.2019 Авыл
Гадәттән тыш хәл Апас районының Биябаш авылында булган. Ашыгыч ярдәм машинасы карлы юлдан керә алмагач, авыруны КУН-10 тракторы белән олы юлга чыгарганнар. Бу хакта "Болгар радиосы" алып баручысы Рушан Хантимеров яза.

"Көләсеме яки елыйсымы бу очракта? Арышыгызны сугыйм, җитәкчелек, кеше сәламәтлеге сезгә шуның гына кадәрме, ни карыйсыз сез?" ди ул.

Әлеге постка җавап итеп, күпләр: "Коточкыч! Янгын булса, нишләргә? Авылы белән янып бетә бит!, "Сүз юк, 21нче гасырда яшибез, ә!", ә арадан Рамил Гыйльманов исемлесе Биектауга хәтта ТНВ чакыртырга мәҗбүр булуын яза.

"Аптырагач, тузә алмагач, ТНВ каналына чыктык. Сузебезне хупладылар, рәхмәт ТНВ каналына. 20 көн авылга техника кермәгән иде чистартырга. Алла сакласын, ни булмас.  Ут-күз чыкса, Алла сакласын, пожарный да, скорая да керә алмый иде" дип яза Рамил әфәнде.

 

        Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

"Кичтән балыкка дип киткән 18 яшьлек баласының өйгә җансыз гәүдәсе генә кайтты"

$
0
0
23.02.2019 Язмыш
Авыр почта сумкасын күтәреп килеп керде дә ул безгә, төшен сөйли башлады. Улы Рөстәм төшенә кергән. «Әни, мин ике елдан кайтам, син борчылма» дигән. Нәрсә булыр бу, аннан кайтмыйлар бит. Ул көнне без Рузиләнең төшен ни дип тә юрый алмадык.
Гөрләп барган дөньялары 2002 елның 6 июнендә челпәрәмә килде аларның. Кичтән балыкка дип киткән 18 яшьлек Рөстәмнәренең өйгә җансыз гәүдәсе генә кайтты. Ут борчасы кебек шаян-шук, тырыш, эшчән малай иде. Әй өзгәләнделәр инде Рәшит белән Рузилә. Күз яшьләре елга булды. Үз хәлләрен үзләре генә белгәндер инде. Рәшит, агач башлары җиргә тиярлек итеп кычкырсаң чыкмас микән минем улым, дия иде. Юк шул, аннан кайтканнар юк әлегә.   Йөрәк ярасын учка кысып, ирле-хатынлы алга атлады. Ә Рузиләнең төшенең мәгънәсе өч елдан соң гына ачылды. 2005 елда, инде 40ның өстенә чыккач, Ниязын тапты Рузилә. Бәләкәй Ниязның һәр һөнәренә шатланып яши башладылар алар. Яннарында Рәшитнең әнисе Тофак апа һәм аның сеңлесе Ләбибә апа да бар. Рузиләнең киң күңеленә күпме туган-тумача сыйды.   2007 елның 14 декабре яңа сынау алып килде. Рәшитнең умырткалыгындагы бүсере бөтен нерв күзәнәкләрен кысып, күкрәп торган ир бер мизгелдә хәрәкәтсез калды. Аяк-куллар, бөтен гәүдә генә түгел, хәтта тел дә багланды. Дәвалап та карадылар, бармаган шифаханә, хастаханәләр дә калмады. Тик нәтиҗәсе генә булмады. Шуннан соң тормыш орчык кадәрле хатын җилкәсенә калды. Рәхмәт, ике яктан да мәрхәмәтле туганнары бик булышты. Ике кызлары да инде, буй җиткереп, әниләренә зур булышчы булдылар. Тик ни дисәң дә, барыбер таякның юан башы Рузилә җилкәсендә шул инде. Тоташ ун ел ярым ятты Рәшит түрдәге биек караватта, бер хәрәкәтсез, бер сүз дә әйтә алмыйча. Ә Рузилә өчен ул кадерле ир, йортның хуҗасы. Һәрбер эшен, һәрбер шөгылен Рәшит белән киңәшеп, аның ризалыгын алып эшләде ул, гәрчә Рәшит фикерен күз карашы белән генә белдерсә дә. Шул еллар эчендә сыерын да бетермәде, тәрбияләп-хөрмәтләп башта Тофак апаны, аннан Ләбибә апаны соңгы юлга озатты. Кече кызы Рәсимәне кияүгә дә бирде. Рәсимә әти-әнисен ике онык белән дә сөендерде.   «Рузилә, хәлләрең ничек?» – дип сорый идем мин аннан. Ә ул, Аллага шөкер, була-була әкренгә, дип җавап бирә. Һәрвакыт, һәркайчан шулай ди ул. Каян нинди көчләр таба микән бу Зәкиулла абый белән Нәкыя апаның орчык кадәр кызлары? Каян сабырлыклар ала икән? Быел июль аенда Рәшит тә әти-әнисе, улы Рөстәм янына мәңгелеккә күчте. Урыны оҗмахта булсын, Раббым.   Рузиләгә алдагы гомеренә җитәрлек хәер-догасы калган булсын инде. Балаларың бәхетенә куанып, алдагы гомереңне саулыкта-сәламәтлектә яшәргә насыйп булсын сиңа, Рузилә.   Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир.
---

--- | 22.02.2019

Яз вакытында килерме?

$
0
0
24.02.2019 Җәмгыять
Яз иртә килмәячәк. Синоптикларның фаразлары шундыйрак. Кайчан килсә дә, хәере белән генә килсен. Быел республикада урнашкан 200дән артык авылга су басу куркынычы яный.
Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйтүенчә, Европаның үзәк өлешендә кар катламы гадәттә апрельнең беренче ун көнендә эреп бетә, быел да шуннан иртәрәк булмаячак. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев та Казан халкына иртә яз вәгъдә итми. Ул республикада март аенда кыш хакимлек итәсен, башкалага язның март ахыры – апрель ба­шында киләсен  фаразлый.   Халык синоптикларының фаразлары да шушы тирәдә чуала. Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиев агач­ларның “сары чыгару”ын көтә. Бу нәрсә дигән сүзме? Бераз җылы­тып алганнан соң, явым-төшемнәр йогынтысында агачларга сары су җыела икән. “Бу күренешне декабрь аенда ук көткән идек. Әмма ул быел соңлады, әле дә күзәтелми. Шуңа күрә язны тиз генә көтмәгез, – дип сөйли Әмир абый, үз сынамышларына таянып. – Быел ул апрельнең беренче яртысында гына киләчәк һәм алдагы еллардагы кебек озын да булмаячак. Ташу да көчлерәк булыр кебек. Майның беренче яртысында коры булыр дип фаразлыйм. Соңгы 2-3 елда ел фасыллары ике атнага бер-берсенә авышып бара. Кыш – язга, яз – җәйгә, җәй көзгә керә. Бу ел 1984 елга охшап тора”.   Табигатьнең холкын белеп булмый. Бер көн кар яуса, икенче көнне җебетә, йә киресенчә, яз килә дигәндә, суыта да куя. Шуңа күрә җылы киемнәрне читкә алып куярга ашыкмагыз. Көчле җилләре дә исеп куя. Исеп кенә калмый, зыян да китерә. Бу атнада көчле буран чыгып, Татарстанның 11 районында 5 мең 106 хуҗалык утсыз калды.   Яз ташуларсыз да булмас. Бел­гечләр Татарстанда су басу куркынычы янаган авылларның исемлеген ачыклаган. Бу уңайдан Татарстан Министрлар Каби­не­тының боерыгы чыкты. Исемлеккә республикадагы 200дән артык торак пункты кергән. Күбесе Казан тирәсендә (14), Биектау, Лениногорск районнарында (13шәр) урнашкан. Әйтик, Тукай районында Суровка, Калиновка, Новотроицкны су басарга мөмкин. Алабуга шәһәренең берничә урамы һәм берничә авылы эләгергә мөмкин. Узган ел Арча, Лаеш районнары аеруча зыян күргән.   Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, былтыр 14 район һәм 60 торак пунктка су басу куркынычы янаган. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы язгы ташу вакытында чаралар күрү өчен 430 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән. Гидротехник корылмалар төзекләндерелгән, ике елганың ярлары ныгытылган, 11 буа чис­тартылган. Ике меңнән артык кешене язгы ташудан саклау өчен тиешле чаралар күрелгән.  
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 24.02.2019

Әнисе нәни кызын бер йотым суга тилмертеп үтерә

$
0
0
24.02.2019 Фаҗига
Киров шәһәрендә яшәүче яшь әни 3 яшьлек кызын караучысыз бер атнага фатирда бикләп калдыра. Нәтиҗәдә кыз бала суга тилмереп үлә. Нәни кызчыкның гәүдәсен 20 февральдә оныгын туган көне белән котларга килгән картәнисе табып ала. Бу вакытта баланың әнисе ахирәтендә була.
Киров өлкәсенең төбәктәге Тикшерү комитеты сайтында язуларынча, балада нинди дә булса тән җәрәхәтләре теркәлмәгән. Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләренә ярашлы, сабыйның озак вакыт сусыз интегүе үлеменә сәбәпче булуы мөмкин. Җирле омбудсмен Владимир Шабардин 22 яшьлек әнинең 13 февральдә өйдән чыгып китүен әйтә. Китәр алдыннан ул фатирда суны яба һәм ишекне бикли.   “Бу коточкыч үлем, кыз бала акрын гына үлгән, ашарына да, эчәренә дә булмаган”, - ди Шабардин ТАСС мәгълүмат агентлыгына.   Гаилә моңа кадәр бер төрле исәптә дә тормый, “ләкин әнисе халәтенә карата сораулар бар, бу җинаятьне ул алдан уйлап эшләдеме икән” ди  омбудсмен. Аның сүзләре буенча, атна дәвамында әни кеше баласының хәле белән бөтенләй кызыксынмган, баланы күптән инде табибларга йөртүче булмаган, кыз балалар бакчасына да йөрмәгән. Кәккүк-әни үтерү маддәсе буенча гаепләнә.   Әйе, әле бер әни, баласының башына чүп капчыгы кидереп, урманда адаштыра, инде менә хәзер бер атнага (!) баланы ялгыз калдырып киткән кәккүк-ана турында белдек. Коточкыч хәлләр бит бу! Каян килә баланы якты дөньяга тудырып та, аңа карата шундый хайванлык кылу? Хәер, хайваннар кешеләр белән чагыштырганда мәрхәмәтлерәктер дә әле. Кешеләр генә акрынлап кешелектән чыгып бара... 
---

--- | 24.02.2019

"Авылда серле һәм кеше ышанмаслык хәл булды"

$
0
0
24.02.2019 Җәмгыять
Безнең авылның Югары очында, Ринат абыйлардан соң йортлар бетеп, шунда зур гына чирәмлек урнашкан. Бу урын шулкадәр зур, балалар өчен берничә футбол кыры да ясап булыр иде монда, билләһи. ә уйнарга ди­гән­дә безгә куш иде, малай-шалайлар гына түгел, кызлар да бездән уздырып, бергәләп футбол тибү дисеңме, яисә башка хәрәкәтле уеннар уйнарга һич тә ирен­мибез.
Бервакыт эңгер-меңгер чагында, шулай бер уйсыз, күңелле генә уйнап ятканда, кеше ышанмас­лык вакыйга булды. Ничектер искәрмәстән, олы юл ягыннан кинәт кенә бер ак кеше килгәне кү­ренде. Без барыбыз да ап­тырашта, кеше дияр идең, баштанаяк ничек шундый ак төстә булырга мөмкин, йөреше дә ничектер салмак кына, авыл кешеләре кебек җил-җил үтеп ки­тәр­гә уйламый да бу. Болай киноларда, әкиятләрдә генә куркыныч өрәкләр күргән бар анысы, ә монысы бит чып-чын, менә күз алдында, бездән берничә адымда гына. Күбебез әби белән үскәнгә бе­ләбез инде безнең як­лар­да “Кодергали әссә­ләм” генә шундый кыяфәттә булырга мөмкин икәнен, анысын да беребезнең дә күргәне юк, бары тик фаразлау гына. Кайбер кыюрак малайлар кычкырып, сызгырып карасалар да, куркырга исә­бен­дә дә юк моның, балаларга таба килә дә килә. Монда бү­тән чара калмады, балалар чырыйлап кычкырып, шуннан ерак түгел генә урнашкан Фазыйл абыйлар ишегалдына таба чаптылар да, өйнең хуҗасын уятып алып та чыктылар. ә теге ак кеше, килде килде дә, бөтенебез күз алдында, безне гаҗәпкә калдырып, Ринат абыйлар коймасы янына җиткәч, кинәт кенә юкка да чыкты, Фазыйл абый трусиктан гына: “Ну-ка, ну-ка, покажи-ка!” — дип килеп чыкканда, аңардан җилләр искән иде инде.   Бу безгә, авылда әллә ни кызыклар күрмәгән бала-чагага, бик зур, серле һәм кеше ышанмаслык хәл булды. Безнең арада тагын шуңа охшаш тагын күп ке­нә вакыйгалар сөйләнде: безнең физрук Рахманов җәмил абыйга да клубка чыкканда асылмалы басмада очраган булган икән ул ак кеше, ә Яку­пов Нәф­катъ абый аны хәтта көтү­дә чыбыркы белән куып та йөргән ди. Без үзебез дә төшеп калганнардан түгел, төрле вакыйгалар уйлап чыгарып, шунда үзебезне дә кертеп, тагын да тулыландырдык бу кеше ышанмаслык хәлләрне. Югары очтагы теге чирәмлектә, бөтен авыл балалары җыелып, саклап ятсак та, бү­тән андый хикмәтләр нишләптер күрен­мәде. Бу вакыйга озак вакытлар серле булып калса да, чишелеше бик кызыклы булды. әлеге чирәм­лектән бер йорт аркылы гына яшәүче Фоат абый, монда уйнаучы балаларның төннәр буе йоклатмавыннан һәм үзенең балаларының вакытында кайтып кермәүләреннән туеп, бераз куркытып алырга булган. Умартачы булып эшли торган ак халатына төренеп, балалар каршысына әкрен генә килеп чыккан да, койма янына җиткәч, халатын тиз генә салып, йомарлап тотып качып та киткән (шул рәвешле юкка чыккан икән бу безнең күз алдында).     Капчыкка кирпеч салып...   Күз алдымда без бә­ләкәй чактагы бер вакыйга тора: алдан капчык күтә­реп Наил абый бара, аның артыннан Камил абый, ә иң арттан, барыргамы-юкмы, әллә елап өйдә генә калыргамы дип, мин атлыйм. Абыйларның мине көйләп торырга вакытлары юк, чөнки авылга алама җыючы килгән, авыл кешеләре, кем нәрсә булдыра: аламамы, сөякме, иске кәгазьме күтәреп, янгын каланчасы янына ашыгалар, кибеттә булмаган бе­рәр дефицит әйбер эләктереп калырга тырышалар. Безнең бару да бушка булмады, аламачы безнең көч-хәл белән генә күтәреп килгән капчыктагы аламаны, сыңар күзен кысып, үлчәүгә күзен төшереп ке­нә алды да, өчебезгә дә таш сыбызгылар тоттырды. әле ул гына түгел, сдачага астында чүпрәк сызгыргычы булган сап-сары чеби дә эләкте. Менә бәхет ичмасам! Ул таш сыбызгылар хайван башларына охшатып эшләнгән, менә миндәгесе, кара төстәгесе бүре имеш, Камил абыйныкы көрән төстә, бусы инде аю булуы ихтимал. Кем аларны шулай “оста” итеп ясый торгандыр, дөресен генә әйткәндә, мин бераз тырышсам, болардан арурак та әвәләр идем әле бу хайван башларын. Аның урынына, никадәр тупасрак булсалар, шулкадәр озакка чыдый ул сыбызгылар, ялгыш таш өстенә төшергәнче, яисә эчендәге төзелешен күрәсе килеп, үзең ватканчы сызгыра әле ул. Теге чынга охшаган чеби түгел инде һәрхәлдә, алып кайткан көнне үк, чиләктәге суны да йөзеп чыга алмады, таралды да бетте, әнә.   Үсә төшкән саен, безнең дә аласы әйберләргә ихтыяҗ үзгәрә бара, инде кесә фонарена бәтәрәй, уенчык пистолетлар, пистоннар кирәк була башлый. Ә тора-бара, моңарчы Германиядә хезмәт иткән абыйлар гына алып кайтып, без­­гә эләксә дә, шул шырпы башы кадәр генә эләккән чып-чын ак сагызлар да алып килә башлады аламачы. әгәр дә дөньядагы фломастер дигән иң дефицит әйбер дә эләксә, монысы инде бәхетнең иң югары ноктасы санала. Ләкин боларны алыр өчен күпме алама тапшырырга кирәк шул, шыгрым тулы бер капчыгың гына җитәр микән. Мондый чагында бераз хәйләләмичә дә булмый. Менә минем классташым Илшат та өйдә булган бөтен аламаларны җыеп карый да, үзе кызыккан әйберне алырга җиткерә алмый. Хәзер нишләргә инде, тагын кайчан килә әле ул аламачы. Шунда Илшатның башына бер даһи уй килә. Бер силикат ак кирпеч ала да бу, алама арасына тыгып куеп, шул төргәкне көч-хәл белән күтәреп тапшырырга алып китә. Аламачы бер үлчи теге алама төргәген, тагын бер үлчәп карый, нишләптер үлчәү бик авыр күрсәтә, нишләп болай соң әле бу дип, төргәкне сүтеп карарга була. Сүтеп җибә­рүе була, теге төргәк эченнән бау белән бәйләнгән 4 кило да 200 грамм авырлыктагы силикат кирпеч идәнгә килеп тә төшә һәм шул ук секундта Илшат та күз алдыннан юкка чыга. Ул кирпеч берничә ел шул кабул итү пунктында ятты, аламасының акчасын килеп алсын дип кешеләр аркылы әйттереп караса да, Илшатның анда бүтән эзе дә булмады.     “Җен тартты”   Минем туганнан туган Чәчкә апам бар, кап-кара күзле, матур шундый, үзе бер дә төшеп калганнардан түгел. Матур гәүдәле, бик чибәр Альберт дигән Яхшыбай егетенә кияүгә чыкты. Яшәүләре дә шул авылда, гел әтисенә охшаган малайлары Илһам белән, Чәчкә апаның нәкъ үзенә охшаган кызлары Гөлгенәне үстерәләр. Альберт абый башта тракторда эшләде, аннан соң “Газик” машинасында йөри башлады, гаиләләре бе­лән шул машинага төялеп, безгә кунакка да бик еш киләләр.   Шулай Альберт абыйлар чираттагы тапкыр кунакка килгәч, су буендагы гомер буена ашлама күрмәгән бакчага аның машинасы белән тирес кертергә уйладылар. Абзар артындагы зур өеменнән чи тиресне көч-хәл белән каерып аласың да, машина арбасына ыргытасың, арба тулгач Альберт абый юл аркылы чыгып, бу йөкне аскы бакчага бушатып килә. Көзнең иң пычрак, үзе суык вакыты, һич рәхәт түгел, малай, эшләве, бер-ике арба төяү белән, тәмам туйдырды бу мине. Чираттагы йөкне озаткач, чамасын туры китереп, өйгә җылынырга дигән булып, кереп качтым. Тирестә миннән башка да кеше җитәрлек, буталып йөрмәсәң дә бик әйбәт булыр әле. Тик бу җылы өйдә озак утырырга бирерләр микән, ай-һай, ышанасы килми. Берәр хәйләсен табарга кирәктер. Менә әби­гә рәхәт ичмасам, сирт­мә­ле караватына менеп утыр­ган да, бәйләмен бәйләп тик утыра. әбинең алгы өйгә чыгып китүе булды, минем шалт тегенең карават астына чумуым да булды. Безнең әбинең олы ике чемоданы бар, берсе көрән, берсе сары төстә. Алар шушы карават астында гына торалар, ачкычлары да хуҗасының үзендә генә, йозагын да үзе генә ачып бикли. Моны әби генә шулай дип уйлый инде, ә чынлыкта, без Камил абый белән, биш энә ярдәмендә, ул чемоданнарны ачып, әбинең яшереп куйган конфетларын сыпыртып кына торабыз, бик сирәк кенә хәер акчалары да безнең кесәләргә күчә, әз-әзләп кенә инде, әби сизмәслек итеп кенә.   Бүген конфет кайгысы юк әле, ятам шулай тыныч кына зур чемоданнар артында, әби дә караватка, кире үзенең урынына килеп утырып бәйләм бәйләвен дәвам итте. Безнең әбинең моңы бар аның, тик бер җыр да белми, бер-ике мөнәҗәтне чиратлап кабатлап җырлый да җырлый. Ничек туймый торгандыр, сүзләре дә бит аның ни тора: “Каберләрем тар булыр, кәфенем кәгазь булыр, бармагым каләм булыр...” — гел кү­ңелгә шом сала торган. Ятам шулай, җылы, рәхәт монда, мине күрүче дә юк, эзләсәләр дә табарлык түгел. Менә әбинең теге җырлары өченче “круг”ка китте, миңа да күңелсез була башлады. Тукта, кызык итим әле мин моны.   Әби караватта әкрен генә тирбәлеп бәйләм бәй­ли, бер аягы аскарак төшеп, идәнгә менә тия, менә тиям дип тора. Тоттым да, әкрен генә теге аягыннан тарттым. Безнең әбиләр кызык бит алар, туганнан бирле үлемгә әзерләнәләр, әйтерсең лә гел үләр өчен генә бу дөньяга килгәннәр диярсең, җыен юк-барга, җен-пә­риләргә дә ышанып та куялар инде. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Мин тарткан аягын җәһәт кенә тартып алды да: “И-и, Ходаем, җен тартты бугай аягымны!” — дип, кычкырып та җибәрде. Бераз куркуы басыла төшкәч, әби идәнгә төште дә, карават астын карый башлады, аягыннан тарткан җенне күрәсе килде инде моның. Күрер күрмәс күзләре белән җенне түгел, мине дә күрә алмый әле ул, бу олы чемоданнар артына тагын ике-өч малай сыярлык. “Ярар, аягым гына тартышкандыр”, — дип, тагын менеп утырды әби караватына, аякларын гына бу юлы өскәрәк куйды. Бераз шулай утыргач, онытылып китеп, аягын төшергән генә иде, тагын тарттым мин моны. Нәкъ шулвакыт Наил абый өйгә килеп кергән иде, шуңа сөйли хәзер әби: “Улым, ике тапкыр аягымны җен тартты, хәерлегә булсын инде”, — ди. Наил абый комсомол бит инде хәзер, нишләп ышансын ди ул җыен юк-барга, шулай да: “И-и, әби, юкны сөйләмә инде”, — дип, тегенең күңеле булсын дип кенә карават астына иелде. Мин инде бу юлы түзмәдем, пырхылдап көлеп җибәрдем дә, карават астыннан чыгып та чаптым.   Менә шулай була ул тик кенә торырга иренсәң, әле ятар идең җылыда, карават астында, хәзер инде чыгасың суыкка, тирес түгәргә. Ярар инде, аның урынына искә төшерерлек кызыклы истәлек булды, белмәссең, бер кырык биш елдан искә төшереп, бәлки язасы да булыр бу турыда.     Эт чылбыры   Без үскәндә Түбән очның Митрәйгә таба киткән ягы — Бәдретдинов Рифкатьләрдән соң бераз бушлык, шунда ук Шакирҗан коесы һәм ындыр капкасы бар иде. Менә шундагы чирәмлектә, Сәкинә апалар астында, яисә ындыр капкасын чыккач иске скважина кырында була иде абыйларның уйный торган урыннары. Абыйларның командасы шул ук зур малайлар да, аларга ияреп йөрүче без “мелкийлар” инде, ә менә кызлары гел үзебезнең очныкылар: Гөлсем, Айсылу, Роза, Нәзилә, Алсу, Зөлфия. Уеннарга килгәндә, күбрәк волейбол, футбол, куышлы, качышлы бик кызык була, без күбрәк танауны тартып, карап утырсак та, кеше җитмәгәндә, командага без дә эләгәбез. Бу кичке уеннар ел да кабатлана, без дә инде хәзер шактый гына үсеп килүче буын һәм дә уеннарда катнашырга тулы хокуклы “егетләр”.   Шулай берсендә, уеннар белән мавыгып, кич җиткәнен дә сизми калганбыз, без кайтырга чыкканда инде шактый гына караңгы да төшеп килә. Уйнап арылган булса да сөйләшер сүзләр бетмәгән әле, яшь чак бит, егетләр-кызлар Мирсәет абыйлар капкасы төбендә шактый гына тоткарландык. Кызлар өйләренә таралыштылар, безгә өйгә таба шактый гына атлыйсы әле. Шулай күңелле генә кайтып барганда арттан кемнеңдер куа килүе күренде. Бу Мирсәет абый булып чыкты. Йөгереп килде дә, Илдарның якасыннан эләктереп тә алды, ә без төрле якка качышып та беттек. Мирсәет абый үзенең кызларының үсеп килүләре, алар янына егетләр килергә мөмкин булуы турында бик уйлап бетермәгән, күрәсең, безгә эт чылбыры урларга килгәннәр дип хөкем чыгарды бу, Илдар да җинаять өстендә тотылган булып исәпләнде. Илдар үзе дә бер дә төшеп калганнардан түгел, бер чамасын туры китереп, Мирсәет абыйның кулыннан ычкынды да, карангы тыкрыкка кереп чумды. Ярар, барыбыз да исән калдык бит әле, иртәгә нәрсәләр булып бетәр, анысы өчен һич кенә дә кайгырган юк.   Икенче көнне уйнарга дип чыктым, миңа Фәрит белән Мансур да килеп кушылдылар. Нишләптер мәктәп тирәләре күренми әле, кичәге кызык хәлләрне сөйләшеп утырасы килгән иде. Безнең капка төбендә бераз утыргач, Газинурларга таба киттек. Капка төпләрендә сызгырып карыйбыз, чыгучы юк, сеңелләре Раушания белән Миләүшә дә белмиләр абыйлары Илдар белән Газинурның кайда икәннәрен. Бервакыт ишегалларының теге башыннан җи­ңелчә генә сызгырган бер тавыш килде. Кердек без монда, тагын бер кеше дә юк. Тагын сызгырган тавыш, монысы инде өстән ишетелә. әсбан абыйларның өй түбәсендә утыралар икән болар. өй кыегына терәп куйган биек бас­кычтан без дә менеп киттек болар янына. Газинур, Илдар, Илшат өй түбәсенә менеп утырганнар, балта, чүкеч, ломнарны да шунда сөйрәп алып менгәннәр дә, качып утыралар. Беренче сораулары: “Урамда Мирсәет абый күренмәдеме анда?” — булды. “Юк, күрмәдек, ә бу тимерләр нигә соң?” — дип сорагач, “Ничек инде нигә? Мирсәет абзый монда менә башласа, шушы лом белән башына гына бирәбез”, — диләр болар үзләренең тапкырлыклары белән горурланган кыяфәттә.   Шуның белән бу вакыйганың дәвамы булмады, монда килүче дә, дәгъва белдерүче дә күренмәде. Хәзергесе көндә, кызганычка, Мирсәет абый да, шулай ук бу вакыйгада исемнәре чыккан малайлар да берсе дә исән түгел инде.   Марат ИСХАКОВ. Азнакай.
---

--- | 24.02.2019

Яшел Үзәндә янгын аркасында ике бала белән гаилә йорт-җирсез калган (ВИДЕО)

$
0
0
25.02.2019 Фаҗига
Яшел Үзәндә янгын аркасында ике бала белән гаилә йорт-җирсез калган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр иткән. Завод урамында шәхси йорт территориясендә янгын чыккан.
«Алты яшьлек кыз һәм дүрт яшьлек малай мунчадан соң өйдә була. Әниләре мунчада чакта янгын исен сизеп алган. Хатын ут торакны ялмап алганчы балаларны йорт территориясеннән чыгарып өлгерә», - дип сөйләгән бу хәл шаһиты агентлыкка.   Нәтиҗәдә, янгын шәхси торак йортны юк иткән.  
---

--- | 25.02.2019

Җырчы Фирүзә Париж: "Бәхеттән башым күккә тиде, әмма озакка бармады"

$
0
0
25.02.2019 Мәдәният
Җырчы Фирүзә Париж Уфада гомер итә. Беренче чиратта ул — театр артисты. 20 елга якын сәхнәдә иҗат иткән һәм көннәрдән бер көнне, нокта куеп, театр белән саубуллашкан.

— Җыр дигән сихри көч һәрчак үзенә тартты, — ди Фирүзә. — Әмма театрда нибары бер генә җырлы рольдә уйнарга насыйп булды. Ә күңел җырларга сорый. Уйлап йөрдем дә, бер көнне театрга эшкә килеп, гариза язып кайтып киттем... 

— Фирүзә, сәхнәдә Париж исем-тәхәллүсе белән йөрүеңнең сере нидә?  — Исемнәр кызык бездә (көлә). Картәтием Париж исемле иде. Уфада узган бер конкурс вакытында үз фамилиям белән — Аллаярова булып чыгыш ясамаска, ә тәхәллүс табарга, дигән шарт куйдылар. Шуннан уйлый башладык, бабаларымны саный торгач, Париж бабай исеменнән соң: “Менә бит, шушы тәхәллүсең булачак!” — диделәр. 17-18 яшьлек чагым иде. Шуннан бирле сәхнәдә Фирүзә Париж мин...
— Әти-әниең Чаллыда гомер итә икән?  — Колсора авылында гади гаиләдә туып-үстем. Әтием Мирхәт колхозда эшләде, әнием Флюра клуб директоры булды, ул — атказанган мәдәният хезмәткәре. Гаиләбездә җыр-моң гел беренче урында торды. Икесе дә 40 ел стаж белән лаеклы ялга чыктылар. Хәзер әти-әнием Чаллыда гомер итә. Заводка эшкә киттеләр дә шул шәһәрдә яшәп калдылар. Илдәге хәлне үзегез беләсез, пенсия акчасына гына гомер итү авыр... 
— Халык алдында ничә яшьтә җырлый башладың?.. — ... Әни клубта эшләгәч, 3 яшемдә мине сәхнәгә алып чыкты. Зал туп-тулы, “Ай былбылым”ны җырладым... Куркуымнан күлмәк белән битне каплыйм, ә халык көлә. Шулай җырлап чыктым, азактан әни үземнән дә зуррак курчак тоттырды. Сәхнәдә бирелгән беренче бүләк, гонорар шушы булды. Ул чакта бу бәхеттән башым күккә тиде, әмма озакка бармады. Мин — гаиләдә өлкән бала. Энекәшем һәм 2 сеңлем бар. Алар беркөн йокыдан торуыма зур “сюрприз” әзерләгән — курчагымның чәчен төбеннән үк кырганнар иде. Җирән чәчле Василисам шулай пеләш калды. “Үсә ул!” — дип юатты энем-сеңелләрем (көлә)...
— Шәхси тормышың җиңел булмаган кебек...  — Кызымның әтисе — беренче ирем, кызганыч, дөнья куйды. Икенче тапкыр кияүгә чыккач, улыбыз туды...   — Тамашачыларга нинди теләкләрең бар?  — “Инстаграм” һәм башка интернет челтәрләрен карап барам да, кайчак аптырыйм. Тамашачылар кайвакыт артистларга бик каты бәрелә. Баштан аякка тикле тикшереп язып утыручылар күп. Артист халкы хәзер тамашачы белән турыдан-туры аралаша, шуңа күрә кешеләр сәнгать дөньясына матурлык, эстетик үсеш артыннан килсен иде, ә артистны тикшерү өчен түгел. Үзем тәнкыйтькә яхшы карыйм, тиз кыза, үпкәли белмим. Бер-беребезгә ихлас булыйк, күңел җылыбызны кызганмыйк, туганнар! Тамашачыларымның һәрберсен яратам, хөрмәт итәм һәм барысына рәхмәтлемен!   
Лилия ЙОСЫПОВА

--- | 25.02.2019

Татарстанда янгында ике сабыйлары һәлак булган гаиләгә ярдәм җыялар

$
0
0
25.02.2019 Хәйрия
Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында чыккан янгында Ләйлә белән Фәнзил Минемуллиннарның ике сабый балалары вафат булды. Минемуллиннарның туганы Васил абый балаларны җирләүләре, аларны озатырга кеше бик күп килүен сөйләде.
– Ярдәм итүчеләр дә бик күп. Белгәне, белмәгәне дә булыша. Күмү кирәк-яраклары белән дә ярдәм иттеләр, чардуганнарны да бушка эшләп китерәбез диделәр. Туганнарыбызга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен инде. Аларга бик нык авыр. Уколлар белән генә тоттык. Янгын булган көнне алар Кукмарага киткәннәр иде. Социаль яклау бүлегенә, аннары хастаханәгә дип чыгып киткәннәр. Ләйлә көндез барып дәваланып йөри иде. Олы балалары Казанда эшлиләр. Берсенә 23, икенчесенә 21 яшь. Уртанчылары өченче сыйныфта укый. Ул мәктәптә иде. Янгын көндезге уннар тирәсендә чыкты. Өч һәм алты яшьлек Сәйдәш белән Нурисламны әбиләре белән калдырганнар. Ул малларга печән салырга дип чыгып киткән. Шунда өйне бик тиз ут ялмап алган. Утның нәрсәдән чыкканын әлегә белмибез. Кыска ялганыштан түгелме икән дибез. Яңа гына йорт салып, яңа абзар, мунчалар төзеп куйганнар иде. Абзарда өч сыер, өч үгез тора иде. Бөтен нәрсә янып бетте. Өсләрендәге киемнәреннән генә калдылар. Сәйдәш белән Нурислам бик тере, акыллы, тәртипле балалар иде, – дип сөйләде ул безгә.   Күршеләре Чулпан янгын чыкканда өйдә булган.     – Без күреп алганда тәрәзәдән ургылып төтен чыга иде. Йорт-каралты бик тиз янды. Балаларны карарга килгән әбиләре маллар янына чыккан булган, янгынны күреп, күршеләренә йөгергән. Алар да, соң иде, балаларны коткарып калырлык түгел иде, диделәр. Ләйлә апа белән Фәнзил абый чыгып киткәндә, балаларны карарга әбиләре килә иде. Бу юлы да ул килеп калган. Ләйлә апа, бернәрсә кирәкми, балаларым гына кирәк дип елый ди. Ул үзе өйдә генә тора иде. Берничә ай элек кенә үзләре карап-тәрбияләп торган 100 яшьлек сукыр әбиләрен җирләделәр.   Фәнзил абый төзелештә эшләде. Яңарак кына ул эшләгән оешма ябылып, ул да эшсез калган иде. Күп итеп маллар тоттылар. Бик тырыш, үрнәк гаилә, – диде ул безгә.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 24.02.2019

Гүзәл Уразова Уфа тамашачыларына 8 мартка бүләк әзерли

$
0
0
25.02.2019 Шоу-бизнес
8 март халыкара хатын-кызлар бәйрәменә Гүзәл Уразова үзе кебек гүзәл затларга матур бүләк әзерли. Дөрес, бу бүләкне тулы итеп Башкортстан хатын-кызлары гына тоя алачак. 8 март көнне Уфаның Яшьләр сараенда зур концерт көтелә. Алай гына да түгел, бәйрәм тамашалары 6 март көнне УМПОда һәм 7 март көнне дә Яшьләр сараенда узачак. Димәк, уфалыларны өч көн рәттән бәйрәм концертлары көтә.
Быелгы сезонны юбилей сезоны икәнен дә исәпкә алсаң, икеләтә бәйрәм булып чыга. Исегезгә төшерәбез, Гүзәл белән Илдар кайсы гына районга, кайсы гына шәһәргә барып чыкмасын, тамашалар “15 ел бергә” дигән шигарь белән уза.    Уфа концертларына билетларны vipart-ufa.ru һәм urazova.ru сайтында алырга була.   
---

--- | 25.02.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>