Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Кукмарадагы янгында Коръән китабын ут алмаган? (ФОТО)

$
0
0
25.02.2019 Могҗиза
Әлеге фотоны "Кукмара районында янгында янмый калган Коръән китабы" дип җибәрде бер укучыбыз. Дөрес мәгълүматмы-юкмы икәнен төгәл белмибез.

Бу постны "Матбугат.ру" инстаграмында урнаштыргач, бик күп, комментарийлар, кайтавазлар килде.

Фотоны карап өлгергән меңләгән укучыбыз, моның чын булуын раслап, шуңа охшаш могҗизаның үз тормышларында да булуын, Коръән китапларының утта янмавын билгеләп үтә. "Эх, әлеге илаһи могҗиза сабыйларны да саклап калган булса иде!" дип ачынып яза укучыларыбыз.


---

--- | 25.02.2019

Татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиадада катнашучылар саны ике тапкырга арткан

$
0
0
25.02.2019 Мәгариф
Татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиадада катнашучылар саны ике тапкырга арткан. Өч ел элек 16 төбәктән 80 укучы катнашкан булса, быел 22 регионнан 140 укучы катнаша.
Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина сөйләде.   “Быелгы олимпиада төбәкләрдән укучыларның күпләп килүе, татар теле белән кызыксынулары белән аерыла. Без олимпиадага балаларны дуслаштыру, таныштыру максатыннан да җыябыз. Чөнки олимпиададан киткән һәр бала үзләренең социаль челтәрләрендә аралашып китәләр, үзара элемтәләрне ныгыталар”, — диде ул.   Олимпиаданың максаты – сәләтле укучыларны барлау, аларны үстерү, татар теленең чит төбәкләрдә сакланышын камилләштерү. Укучылар Башкортстан республикасы, Әстерхан, Саратов, Киров, Түбән Новгород, Курган, Төмән, Ульяновск, Чиләбе, Пермь, Новосибирск, Красноярск өлкәләреннән килгәннәр. “Олимпиада эшләреннән куркырга кирәк түгел. Һәр елдагыча биремнәр төбәкләрдәге укыту үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән”, — диде Гөлия Мусина.   Олимпиада биремнәре өч өлештән тора: укучылар бүген татар теленнән, иртәгә татар әдәбиятыннан көч сынашачак. ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, сәнгатьле сөйләм конкурсы үткәреләчәк. Анда катнашучылар Татарстан, Казан һәм татарлар турында сөйләячәк, үзләренең шигырьләрен комиссиягә тәкъдим итәчәк. Жюрида — КФУ мөгаллимнәре.   Мәскәү шәһәреннән килгән унынчы сыйныф укучысы Илнар Каюмов олимпиадага үзе теләп килгәне хакында әйтте. “Олимпиадага килер алдыннан бераз борчылдым. Быел кыен сораулар да булды: грамматик, морфологик яктан, тәрҗемә итү биремнәре. Җиңеп чыгарга өметләнәм”, — диде ул.   “Программа кысаларында К.Тинчурин исемендәге комедия һәм драма театрына бару каралган. Балалар язучы Нәбирә Гыйматдинова, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, җырчы Миңгол Галиевтан мастер-класс алачак”, — диде Гөлия Мусина.   Төбәкара олимпиадада беренче һәм икенче урыннарда җиңү яулаган укучылар 22-25 апрель көннәрендә үтәчәк татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашу мөмкинлегенә ия була. Моннан тыш, аларга сертификатлар, дипломнар һәм бүләкләр дә биреләчәк. Татар-информ
---

--- | 27.01.2019

Камал театры директоры Санкт-Петербург "Прорыв"премиясенең жюри составына кертелгән

$
0
0
25.02.2019 Мәдәният
26 февральдән 4 мартка кадәр Санкт-Петербургта яшьләр өчен үткәрелүче X «ПРОРЫВ» театраль премиясе үтә. Премиянең жюри составында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов та бар.
Жюрида, шулай ук, театр тәнкыйтьчеләре  Марина Давыдова, Жанна Зарецкая, Роман Должанский, Санкт-Петербургның мәдәният  буенча Комитеты рәисе урынбасары  Александр Воронко, Тбилисск театры сәнгать җитәкчесе Кетеван Долидзе һәм башкалар. Жюри рәисе - "Реальный театр" бөтенроссия фестивале директоры, Екатеринбург Яшь тамашачылар театры директоры урынбасары Олег Лоевский.   Премия хакында:   «ПРОРЫВ» премиясе 2008 елда Санкт-Петербургның  «Приют комедианта» дәүләт драма театры һәм театр тәнкыйтьчеләре Жанна Зарецкая, Андрей Пронин тәкъдиме, шулай ук, Санкт-Петербургның мәдәният буенча Комитеты ярдәме белән барлыкка килә.  Премиянең максаты – Петербург драма сәхнәсендә хезмәт итүче яшьләрне үстерү.     «ПРОРЫВ» премиясе - киләчәктә Петербург һәм Россия театрларының даны була алырдай режиссерларна, артистларна, театр рәссамнарына һәм драма  театры менеджерларына игътибар бирергә  омтыла.  «ПРОРЫВ» шулай ук, новаторлык яки эксперименталь характердагы хезмәтләргә өстенлек бирә. 
---

--- | 25.02.2019

Иске күлмәк (ХИКӘЯ)

$
0
0
25.02.2019 Җәмгыять
Миңлегөл карчык ялга кунакка кайткан кызы белән киявен озатып керде дә, балалары белән саубуллашудан күңелен били башлаган сагыш-моңга якын бер тойгыны басарга тырышып, Алтынчәче калдырган бүләкләрне тагын бер тапкыр кулына алды. Кайткан саен бүләксез, күчтәнәчсез калдырмыйлар балалары, аллага шөкер.
Әйтеп тә карый инде аларга әниләре, нигә бу хәтле акча бетерәсез, кайчан киеп бетерәм мин бу киемнәрне? Менә соңгы кайтканда кызы бүләк иткән шау чәчәкле, заманча, ялтыравык тукымадан тегелгән килешле генә күлмәкне кияве алдында киеп карарга кыенсынган карчык, кунаклар киткәч, ябык бармаклары белән тотып-тотып, сыйпап-сыйпап карады да, элгечкә элеп куярга дип, шкафны ачты. Алтынчәче кичтән кием-салым шкафын җыештырып маташкан иде.   Әнисе карчыкның төрледән-төрле, яңадан-яңа күлмәкләрен әйбәтләп тезеп, элгечкә элеп куйган, рәхмәт яугыры.  Киеп кенә бетер, гомерең генә җитсен. Әбекәй элгечтә тезелеп киткән кием-салымга бер тын сокланып карап торды да, өстендәге кешелеккә кияргә дигән күлмәген алыштырыр өчен искерәген карый башлады. Шунда төреп кенә куйган иде кебек көн дә кия торган ситса күлмәген. Кая гына тыкты соң? Хәтере дә тишек иләк кебек икән җитмешне узгач. Менә әкәмәт! Миңлегөл карчык кием-салым тулы шкафның барлык тартмасын актарып чыкса да, искерәк күлмәкләрен тапмады. Көн дә яратып кия торган, зәңгәр җирлеккә акчәчәкләр төшкән ситса күлмәге дә, бераз искерсә дә күңеленә бик ятышлы, зур сәдәпле яшкелт халатын да, озын җиңле, җылы, уңайлы бумазый күлмәген дә, мунча чыккач кия торган, киң генә сатин күлмәген дә, төсе уңса да моңарчы җаны теләп бәйләгән яулыкларын да, ямалган оекларын да, бианасы төсе итеп калдырган яшел, бәрхет җиңсез камзулны да тапмады карчык. Әллә хәтерем ялгышамы, дип, чоландагы шыгрым тулы сандыкны да актарып карады. Карчыкның көндәлеккә кия торган киемнәре юкка чыккан иде. Өр-яңа, менә дигән, тукымасыннан фабрика исе килеп торган бар киеме дә урында, ә искеләре юк... Аптырарсың да...    Ашка яңа бәрәңге алырга чыккан карчыкның куллары көрәк белән җир чокыды, ә уйлары шул иске күлмәкләре тирәсендә чуалды. Алтынчәче сорамыйча алып киткән булса кирәк әнисенең киелгән киемен. Юкка гына сөйләнмәде кичә: “Әни, яңа киемең бигрәк күп. Искеләрен ташларга кирәк. Яңасын киеп йөре!” Әйе, балалар әниләрен гел дә яңа, матур, килешле киемдә күрергә телиләр. Акчаларын кызганмыйлар, кайткан саен берсеннән-берсе матуррак бүләкләр алып кайталар. Әниләрен хәлләреннән килгәнчә кадерләргә тырышалар. Анысына рәхмәт... Яңадан яңа киемнәре балалары кайткан саен өстәлеп торгач, шкафта урын да калмады инде. Тик әллә ни җитми кебек, шул кайсы ямаулы, кайсы төсе уңган, киелгән, искергән, тузган киемнәр булмагач... Әйтерсең дә, үткән гомеренең бик кадерле бер өлешен урладылар, сорамыйча кисеп алдылар...    Яңа кием – анысы әйбәт, әлбәттә. Улы белән кызын үстереп, укытып, кеше итеп, аякка бастыргач кына кием-салымга туя башладылар Миңлегөл белән Харис, югыйсә. Алар үскәнче гел балалар дип яшәделәр. Кая инде ул артык кием-салым! Балалар кешедән кәм булмасын, алар җылы киенсен, ач булмасын... Үзләренә ничек тә ярар... Инде менә булганның кадерен белеп, шөкер итеп, балалары, оныклары өчен икәүләп сөенеп яшәр көндә Миңлегөл карчык гомер иткән картын югалтты, ятим калды. Шушы туклыкка, барлыкка ничек куаныр иде дә бит Харисы, кая соң! Гомеркәйләре бигрәк тә кыска булды шул...   Миңлегөл карчык Харисы итне базарда ярыйсы гына хакка саткан шатлыктан хатынына бүләккә алып кайткан миләүшә чәчәкләре төшерелгән ситса күлмәкне һәм шундый ук зәңгәр бизәкле яулыкны исенә төшерде. Аз гына төшереп алган ире ишектән керә-керешкә: “Менә сиңа, хатын, миннән бүләк! Пулный кәмпликет!” − дип кулына тоттырган иде...   Шул күлмәген Миңлегөл аеруча яратып киде, яулыгын да бик ошатып бәйләде. Инде туза башлаган итәгендә ике ямавы да бар. Ә шулай да шул иске күлмәк шундый кадерле... Эзсез-нисез югалуы гына ничектер күңелгә кыен... Бик күптән улы Самат хәрби хезмәттән әнисенә алып кайткан ят рәвешле булса да, гәүдәсенә килешле соргылт күлмәген дә тапмады бүген Миңлегөл. Шул күлмәккә караса, күңелендә әллә нинди газиз хәтирәләр уяна иде югыйсә... Саматны армиягә озатканда тыйнактан-тыйнак улы өстәлнең түренә барып утырырга оялган иде. Озатырга килгән иптәшләрен тезеп утыртты да, үзе шунда, бер читкә чүгәләде... Ике ел эчендә танымаслык үсеп, хәрби формада кайтып кергән улын башта танымады Миңлегөл... Гомеркәйләр! Инде Саматның үз улын тиздән хезмәткә бирер вакыт җитә... Кызының туена алган, кара җирлеккә ак борчак төшерелгән, “фасунлы”, заманына карата кыйбат кына күлмәкне Миңлегөл кешелеккә, кунакка барганда гына, саклап кына кия иде. Ул да юк булган! Чигүле ак алъяпкычына хәтле урын калмаган үз өендә...    Киеме җитә анысы карчыкның, аллага шөкер. Әйбернең кадерен белсә дә, иске киемнәрен кызгануы һич тә саранлыктан, комсызлыктан түгел. Һәр күлмәге, һәр яулыгының үз тарихы, үз истәлеге бар шул. Шуларны югалатуы кыен. Балаларның кечкенә чактан калган иске-москы киемнәрен юкка гына кадерләп сакламый шул карчык... Аларның балачагын бик сагынганда сандыкка төреп куйган, кайчандыр тегү машинасында үзе теккән бәләкәй генә ыштан-күлмәкләрне алып-алып карый. Иснәп карый... Кадерледән кадерле истәлекләргә чума. Яңа күлмәккә дә хәзер гәүдә-тән бик тә әкренләп кенә ияләшә шул. Иске, киелгән кием инде ничә тапкыр юылган, йомшарган, сыналган, һәр җөе үз урынында. Өр-яңа булсын, күз явын алырлык булсын, олы гәүдә бар киемне дә кабул итми. Тукымасы ситса булсын, яки табигый булсын, тирләтмәсен, өшетмәсен, тәнне ашамасын. Карап торырга менә дигән кайбер яңа киемне киясең, ә ул тынны кыса кебек, тәнне кычыттыра. Аннан да бигрәк, еллар буе киелгән киеменә тир белән бергә гомеренең бер өлеше сеңеп калган... Шуңа күрә алар яңадан да кадерлерәк.    Уйларына чумган карчык кесәсендәге кәрәзле телефон шалтыравына сискәнеп китте. Алтынчәче шалтырата икән. Исән-сау кайтып җиткәннәрен ишеткәч, Миңлегөл югалган киемнәре турында сорады:  − Балам... ни бит әле... Киемнәремне тапмадым.  Алтынчәч башта исе китми генә җавап бирде:  − Әнкәй, мин тузган киемнәреңне алып киттем. Нигә кирәк алар сиңа? Яңаларын киеп бетерсәң дә әле...  − Балакаем, иске яңаны саклый...  Кызы үзенекен тукыды:  − Әнкәй, ямаулы, сәләмә киемнәр кияр вакыт түгел хәзер. Оныкларың, киявең күрсә оят. Кеше алдында кыен. Ташларга кирәк, дидем бит мин сиңа аларны.  Миңлегөл тамагына килеп тыгылган төерне йотып җибәрә алмый азапланды да:  − Аңламыйсыз шул... − дип тынып калды.  Үзенчә яхшылык кылам дип ихлас күңелдән ышанган Алтынчәч тынмады:  − Әнкәй, булган киемеңне ки рәхәтләнеп. Саклама. Тагын алып кайтырбыз. Сине генә карарлыгыбыз бар...    Тик әнисе аны ишетми иде инде. Ул, телефонны итәгенә салып, карашын диварда эленеп торган сүрәткә төбәгән иде. Әнә бит, Харисы бүләк итеп биргән яулыгы аларның зурайтылган, бер-берсенә сыенып төшкән рәсемдә генә калган...    Бер почмактан бер почмакка бәрелеп тә сугылып дигәндәй бер атна узды. Миңлегөл әби үзенә урын таба алмады. Тузган әйберләрен түгел, әллә нинди бик бәяле, бик кыйбатлы, бик газиз нәрсәсен югалтты кебек... Әллә ни эзләде, таба алмады... Карчыкның үзе кебек искергән, тузган, ташларга вакыт җиткән әйберләрне дә ташлавы кыен икән шул нигәдер. Аннары, кая ташлаганнар бит әле аларны. Әбекәй исә бер чүпрәкне дә чүплеккә ташларга өйрәнмәгән. Кулланырлыгы калмаган иске-москыны ул мунча мичендә яндыра. Кайсы чүплектә ята икән аның газиз әйберкәйләре?.. Ничек куллары бара? Бигрәкләр дә кыен булып тора күңелгә... Олы кешенең күңеле юктан да кителергә генә тора шул.   Аналарын үпкәләтүдән дә курыкмыйлар, ахры, балалары...    Бер атнадан шәһәрдә яшәгән балалары, машинага төялеп, тагын кайтып төште. Әнисенең хәл-әхвәлен сорашкач, Алтынчәч, зур гына төенчек чыгарып, карчыкның алдына куйды һәм бераз гаепле төс белән сүтә башлады:  − Әнкәй, иске киемнәреңне юарга алып киткән идем. Юып, үтүкләп алып кайттым. Рәнҗемә инде, ярыймы?..    Физәлия Дәүләтгәрәева.
---

--- | 25.02.2019

Күренекле татар язучысы Җәүдәт Дәрзаман вафат

$
0
0
25.02.2019 Җәмгыять
Озакка сузылган каты авырудан соң язучы Җәүдәт Дәрзаман вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә - 26 февральдә сәгать 10 да Казан, Чехов урамы 53 йорт адресы буенча була.

Бу хакта Матбугат.руга Татарстан Язучылар берлеге матбугат үзәге хәбәр итте.

Википедиядән: Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов — күренекле татар шагыйре, язучы, журналист. Ш. Бикчурин (2002) һәм С. Сөләйманова (2009) исемендәге премияләр лауреаты.

Лениногорск районының Сугышлы авылында туа. 1972 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Татарстан радиокомитетында – редактор, 1987-1994 елларда «Ялкын» журналы редакциясендә баш мөхәррир була. Хәзерге вакытта Татарстан радиосында әдәбият – сәнгать тапшыруларының шеф мөхәррире булып эшли.   Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре район газетасында, «Яшь ленинчы»да дөнья күрә. 1975 елда – «Илтабар» исемле әкиятләр җыентыгы, 1977 елда «Солдат булдым» дигән шигырьләр китабы басылып чыга. Соңрак аның «Гөлназ мәктәпкә бара», «Безнең әлифба», «Күзле кычыткан», һ.б. шундый егермеләп китабы дөнья күрде. Җзүдәт Дәрзаман шигырьләре мәктәп дәреслекләренә дә кертелгән.
---

--- | 25.02.2019

Март аенда ничә көн ял итәчәкбез?

$
0
0
25.02.2019 Бәйрәм
Март аенда татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 8 март –Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булачак. Биш көнлек эш атнасында 8, 9 һәм 10 март ял көннәре булып санала. 7 март көне  эш бер сәгатькә кыскара. Фото: https://pixabay.com
---

--- | 25.02.2019

Казанда танылган журналист Алсу Хәсәнованы искә алачаклар

$
0
0
25.02.2019 Җәмгыять
15 март 17:00дә Казанның Мөштәри урамы, 14нче йорт адресы буенча урнашкан Тукай клубында "Ватаным Татарстан" журналисты Алсу Хәсәнова-Булут истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак. Чарага керү ирекле.

"Дога" дип аталучы кичә гомере вакытсыз өзелгән танылган татар журналисты рухына дога булып барыр, иншаллаһ. 

Хәтер чарасында Идрис Газиев, Георгий Ибушев, Айдар Габдинов, Марат Әюпов, Мөнирә Хәбибуллина, Розалия Зәкиева, Альберт Сәгыйтов, Илназ Динмөхәммәтов, Айнур Гиниев катнашыр дип көтелә.

Белешмәләр өчен телефон: 236-97-71


---

--- | 25.02.2019

Кариев театры Әлмәт, Азнакай, Ютазыга гастрольләр белән чыга

$
0
0
25.02.2019 Мәдәният
3-4 мартта Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының Әлмәттә, 5 март – Азнакай мәдәният йорты, 6 март – Ютазы мәдәният йортында гастрольләре була.


---

--- | 25.02.2019

Лилия Муллагалиева дүртенче баласын алып кайтты (ФОТО)

$
0
0
25.02.2019 Шоу-бизнес
Популяр җырчы Лилия Муллагалиева бүген дүртенче кат әни булды. Малайлары туды. Лилия "Матбугат.ру" хәбәрчесе белән хис-кичерешләре белән уртаклашты: "Аллага шөкер!"

Сабыйның авырлыгы 3680 грамм, буе 54 сантиметр. Игелекле бала булып үссен!

Хәзер бәхетле гаиләдә дүрт бала: малай, кыз, малай, малай! 

"Мин шундый бәхетлемен дүртенче кат әни булуым белән. Шуның хәтле күп хәбәрләр килә телефоныма. Минем белән янәшә булганыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Аллаһы Тәгалә үзегезне дә ташламасын", - дип сәламен җиткерде Лилия "Матбугат.ру" укучыларына. Шатлык күз яшьләре аша әйтелгән сүзләр иде бу.

Лилияне һәм аның тормыш иптәше Илсур әфәндене чын күңелдән котлыйбыз!

 


---

--- | 25.02.2019

Рафинә Ганиуллина: "Кайда күрергә телисез - шунда киләбез"

$
0
0
26.02.2019 Шоу-бизнес
Артист халкы өчен бәйрәмнәр ял итеп күңел ачар вакыт түгел, алар бу чорда, киресенчә, яраткан тамашачыларының күңелен күрер өчен, җиң сызганып эшлиләр. Рафинә Ганиуллина өчен дә бу искәрмә түгел.

Җырчы үзенең бәйрәм концертларына чакырып, 8 март бәйрәмнәренә гастрольләр графигын тәкъдим итә. Иң кызыгы, бу көннәрнең берсендә, төгәл итеп әйткәндә 7 март көнендә артистларның кайсы авыл-шәһәргә барачагын тамашачы үзе билгели ала. "7 март - кайда күрергә телисез - шунда киләбез" ди Рафинә Ганиуллина. 

Башка көннәргә исә җырчыларның планнары болайрак:

8 мартта - Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында,

9 мартта - Лаеш районының Имәнкискә авылында концерт бирәчәкләр.   Концертта Рафинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов кына түгел, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар да катнашачак. "Һәр гаиләнең үз тарихы, маҗаралары, серләре... Бүлешербез" дип ышандыра Рафинә Ганиуллина.
---

--- | 25.02.2019

Азат Абитов йөзләгән кеше алдында Гөлсирингә тәкъдим ясады (+ СӘХНӘ АРТЫ ВИДЕОСЫ)

$
0
0
26.02.2019 Шоу-бизнес
Кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Ваһапов фестивале йолдызлары” концерты барышында Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.
"Минем өчен дулкынландыргыч мизгел. Җитди адым ясыйм. Гульсик, бары бер сорау гына бирәм. Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?" - диде ул.   Азатның, тезләнеп, Гөлсирингә чәчәкләр бәйләме һәм йөзек бүләк итүенә йөзләгән кеше шаһит булды.    Гөлсирин Абдуллина сөйгәненең тәкъдименә "әйе" дип җавап бирде. Гөрләтеп кул чапкан тамашачы яшь парга бәхетләр теләде.             Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Лилия Муллагалиева: "Дүртенчегә барырга куркып тормагыз. Дүртенчесе бик тиз туа икән"

$
0
0
26.02.2019 Шоу-бизнес
Кичә дүртенче бәбиен алып кайткан җырчы Лилия Мулагалиева, хәл алганнан соң, үзенең беренче хис-кичерешләре белән "Онытылмаслык бәхетле мизгелләр!" дип уртаклаша.
"Күзгә йокы керми. Уйланып, шатланып, ниндидер халәттә барысын да күз алдыннан кичереп ятыш, - ди җырчы. - Авырлы булып, ах-пух килеп, 9 ай йөрүе үзе бер күңелле, рәхәт чор! Ә инде бәбиеңне кулга алып, сөеп, иснәп, күзенә караган минутлар иң кадерлесе.   Мин дә бүген кечкенәбезне 2 сәг күкрәгемә кысып, кечкенә кулларыннан үбеп, яратып, назлап, бары тик әни белән бала арасындагы тирән мәңгелек якынлыкны тоеп яттым... 16 ел элек беренчебез Данилны тудырган, 10 ел элек кызыбыз Ильвинаны, 3 ел элек кенә җимешебез Ильясны тудырган минутлар искә төште. Бер карасаң, онытылган да кебек, ә бер карасаң, бар да кичәге кебек күз алдында...    Бала шатлыгын күреп куанып яшәргә язсын! Шуны да әйтим, дүртенчегә барырга куркып тормагыз! Дүртенчесе бик тиз туа икән!" дип сөенече белән уртаклаша Лилия Муллагалиева.
---

--- | 26.02.2019

“Намазга басуга,күземнән яшь ага” Нурлы әби ник елый?

$
0
0
26.02.2019 Язмыш
Гыйнварның бер көнендә редакция телефоны шалтырады. “Сездән ярдәм кирәк, – диде үзен Рәшидә дип таныштырган 93 яшьлек әби. – Кызым авыр хәлдә. Шуны ничектер табибларга күрсәтәсе иде”. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык, әбинең үзен дә күреп кайттык.
Рәшидә әбинең Наилә исемле кызы Республика клиник хаста­ханәсендә акушер-гинеколог булып эшләгән. “Бер елны аягын сындырды. Шуннан савыга алмады. Эшкә чыгам дигәндә генә, аягы тагын сынды. Шул килеш тә эшләп йөрде әле. Атлый алмый башлагач, эштән китте. Өйдә утыра башлады. Бәла үзе генә килми икән. Бераздан тыны бетә башлады. Тиз арада килеп, хастаханәгә алып киттеләр, – дип сөйли укучыбыз. – Кызымның үпкәләре эшләми дигән нәтиҗәгә килеп, табиблар операция ясады. Әмма бер дә алга китеш булмады. 2017 елда Наилә урынга егылды. Өйгә табиб чакыра алмый тилмерәбез. Үзенә операция ясаган хирургына кабат күрсәтикме дисәк, вакыты узган икән. Участок табибы килер, диләр. Ул килсә дә, бугазда торган зондны нишләтә алыр соң? Кызым операциядән соң шул торба аша гына ашый ала. Ике айлап тилмерә инде. Ябыгып та бетте. Ашаганы кире килә. Нишләргә дә белмим. Бик өзгәләнәм. Минем өчен буй җитсә дә, бала бит ул. Балама ярдәм итегез!”   Берәү түгел, бишәү   93 яшьлек әбекәйнең шулай өзгәләнүен тыңлагач, ничек тә ярдәм кулы сузасы килде. Ниш­ләргә? Наилә Фурашова теркәлеп торган хастаханәгә шалтыраттык. Баш табибның кабул итү бүлмә­сендә ягымлы тавыш телефон трубкасына эндәште. Хәлне аңлатып сөйләп бирдек. Башта газетадан икәнне дә әйтмәдек. Сәркатип белән уртак тел табып булмаячагы ачыклангач, баш табиб белән тоташтыруларын үтен­дек. Тик, ни кызганыч, сәр­катип кызның телефонында мондый мөмкинлек юк икән. Шулай да безнең номерны язып алды.   Озак көттек җавапны, тик шалтыратучы булмады. Сәламәт­лек сак­лау министры урынба­сарының номерын җыйдык. Анда да матур тавышлы туташ утыра. Тик монысы кешелекле булып чыкты. Чит әбинең гозере өчен борчылганыбызны аңлады ул. Гөнаһ шомлыгына, урынбасар башка эш белән мәшгуль икән. Көн кичкә авышкач, телефонга ят номердан шалтыраттылар. Министр урынбасары икән. “Каршылыклар килеп чыкса, миңа шалтыратыгыз. Ярдәм итәргә тырышырбыз”, – диде ул хәлне аңлатып биргәч. Безне Наилә Фурашова теркәлгән поликлиника табиблары көтә икән.   Өстән ниндидер авырлык төшкәндәй булды. Икенче көнне исә, Рәшидә әби шалтырата. “Балам, ничек кенә рәхмәт әйтим икән. Бүген табиб килде. Берәү генә түгел, бишәү! Баш табиб та, урынбасары да, хирург та, участок терапевты да, невропатолог та килде. Кызымны карадылар. Зондны алганда, тамагына зыян килгән икән. Табиблар ФГДС ясатырга кирәк, ди. Хаст­а­ханәгә салу мөмкинлеге дә бар, диде­ләр”, – ди ул.
Нурлы әби ник елый?   Берничә көннән Рәшидә апа­ның үзе белән танышып кайттык. “Бик күп авырлыклар күрдем мин. Әни 40 яшендә кинәт кенә үлеп китте. Чирен белүче булмады. Ул чакта кече сеңлемә биш яшь иде. 1946 ел бу. Әти сугышта ятып калды. Сеңлемне үз баламдай үстердем,– дип искә ала ул елларны Рәшидә әби. – Тормышка чыгып ике кыз таптым. Тол калганыма да 34 ел бит инде. Олы кызым Илсөя – 1954, Наиләм 1955 елда туды. Шул балаларның үскәненә сөенеп, еллар узганын сизмәдем дә. Авыруларсыз да булмады. 43 ел буе Болак буендагы тегү фабрикасында эш­ләп лаеклы ялга чыктым. Умырткам авырта. Корсет кына киеп йөрим. 89 яшемә кадәр бакчада эшләп йөрдем. Инфаркт булгач кына, эш­ләүне туктаттым. Нәселебездә йө­рәк авыруы безнең. Сеңлем дә стимулятор белән йөрде. Әмма 91гә җитеп, дөнья куйды. Энемдә дә шул чир иде. Ул да озак яшәде. Наи­ләмдә дә йөрәк авыруы түгелме икән, дип тә уйлыйм. Табиблар, хаста­ханәгә салабыз, дигәннәр иде. Кы­зымның тәнендә яралары күп булгач, шулар төзәлгәнче дип, отказ яздырттылар. Хәзер инде яткызабыз дисәләр дә, балам хәлсез­ләнде”.   Наилә ханымның хәле бик авыр икән. Инде ике ай юньләп ашый алганы юк. “Кызыма ясин укып, догалар кылып кайттым. Күзләренең карашы үзгәргән. Мин килгәч, би­теннән яшь тәгә­ри. Ишетәсеңме, аңлыйсыңмы мине, дигәч, башын селкетә, – ди Рәшидә әби. – Наи­ләмнең ике улы бар. Берсе өйләнеп, Лаеш районында яши. Икенче­сенең башы авырта. Әле оныгым да хастаханәдә”.   93 яшьлек Рәшидә әбинең ак­лыгына, зиһененә ис китәрлек. Әле дә баласын күрергә дип шә­һәрнең бер башыннан икен­чесенә йөри. Йөрәк авыруы булгач, автобус, трамвайларга утырмый, такси чакырта. Биш вакыт намазын калдырмый. Намазга бас­кан саен күздән яшь ага, кызым исемә төшә, ди үзе.   Әбекәй кызына вакытында яр­дәм күрсәтмәгән табибларга үпкәсе барын да яшерми. “Ике-өч җирдә яттым. Бары тик бер­сендә генә ке­шечә караш булды. Төнлә шәф­кать туташлары бөтенләй ята да йоклый, кеше гомере кадер­сезгә әйләнде ул хәзер. Битарафлык бас­ты дөньяны. Ярдәм кулы сузарга куркып торалар, – ди укучыбыз. – Сезгә рәх­мәт, бераз гына булса да хәлемне җи­ңеләйттегез. Никләр алдан, кызым урынга ятканчы сезгә мөрәҗәгать итмә­гәнмендер. Әмма гозеремә колак салган өчен, табибларны сел­кеткән өчен рәхмәт”.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 26.02.2019

Иделия Марс татар дөньясының тәнкыйтьләве чит илгә китүенә этәргеч булуын әйтте

$
0
0
26.02.2019 Шоу-бизнес
Майамида яшәүче татар җырчысы Иделия Марс Татарстанда иҗат иткән вакытта татар дөньясы тарафыннан тәнкыйтьләнүен, һәм бу аның чит илгә китәргә этәргеч булуы турында сөйләде. Бу хакта ул “Татар-информ”га хәбәр итте.
“Музыка өлкәсендә эксперимент бик уңышлы булды – яшьләр минем якта иде. Әмма өлкән яшьтәгеләрдән бик каты тәнкыйть ишетергә туры килде. Әти-әниемә басым башланды. Янәсе, татар кызы өчен мин иркен кыланам, киемнәрем ачык. Моңа бик борчылдым һәм көннәрдән бер көнне бу туйдырды”, - диде Иделия Марс.   “Татар музыкасы бик консерватив: анда халык уен кораллары, милли мотивлар һәм биюләр бар. Минем яңалык алып киләсем килде, традицион тәртипкә көнбатыш агымын кертергә теләдем. Халык моны аңламаска да мөмкин иде, мин барыбер үземнекен эшләдем”, - диде ул.   “Шулчак миңа балачак хыялым искә төште, минем чит илгә күченеп китәсем килде. Мин анда бернинди тәнкыйтьләүсез иҗат белән шөгыльләнә алыр идем, анда миңа нәрсә кияргә, ничек җырларга икәнен өйрәтеп тормаслар иде дип уйладым”, - ди җырчы.   Иделия Марс үзенең 27 яшендә Америкага күченеп китүен кыю адым дип саный. “Мин Америкага күченеп китүемнән һәм шул илдә торуымнан, тормышымнан бик канәгать. Мин актриса һәм җырчы булып эшлим. Узган елда режиссер да булып карадым – кыска метражлы фильм төшердем”, - диде ул. Фото: соцсети  
---

--- | 26.02.2019

Казанда Җәүдәт Дәрзаман белән хушлаштылар (ФОТО)

$
0
0
26.02.2019 Җәмгыять
Бүген Казанда күренекле татар әдибе, балалар язучысы Җәүдәт ага Дәрзаманны зурлап соңгы юлга озаттылар. Ул озакка сузылган каты авырудан соң 25 февраль көнне вафат булган иде.

 

 


Марат ЗАКИР фотолары

--- | 26.02.2019

Шәкүр карак. Мифмы, чынбарлыкмы?

$
0
0
26.02.2019 Тарих
Чүти авылында әле дә мәзәк итеп сөйлиләр: көчләп чукындыру елларында авыл үсмерләренең хөр рухы бераз басылмасмы дип, бер төркем егетләрне духовный семинариягә озатканнар, имеш. Биш сум стипендия дә вәгъдә иткәннәр. Бер-ике елдан, бу стипендияләрнең казнаны шактый киметәсен чамалап, Екатерина II аны өч сум итеп калдырырга боерган.
Егетләр төенчекләрен төйнәгәннәр дә, «өч сумга үзе чукынсын» дип, авылга кайтып киткәннәр. Әнә шундый бәйсез холыклы кешеләр авылыннан ул – атаклы ат карагы Шәкүр Рәхимов.   XX гасыр – илебез тарихында иң катлаулы чорларның берсе. Аерым гаиләләр, шәхесләр тарихына гына күз салсак та, һәркайсында чор афәте – массачыл репрессияләр, ачлык, сугыш китергән югалтулар чагылыш таба. Заман сурәте аерым язмышларда күренә. Мифлардан һәм риваятьләрдән чистарткан очракта, билгеле.
Кем соң син, Шәкүр карак?   Шәкүр Рәхимов – исеме бүгенгәчә халык теленнән төшмәгән шәхесләрнең берсе. Безнең Кайбыч районында аны үз итеп «бабай» дип атыйлар, әледән-әле аңа багышланган шигырьләр, җырлар табылып тора. Сабан туеның төп бүләге – ат чабышында беренче килүчегә бирелә торганы – аның исемен йөртә. Һәм болар барысы да Шәкүр карак турындагы легенда-риваятьләр белән көчәйтелә. Ә чынлыкта кем булган соң ул – Шәкүр Рәхимов? Каракмы, халык каһарманымы? Ни өчен халык җинаятьчене шул дәрәҗәдә идеаллаштырган? Шушы сорауларыма җавап эзләп, мин архив материалларын тикшерергә алындым.   Совет хакимиятенең беренче еллары. «Красная Татария» газетасы «Ат урлау – татар авылларының афәте», «Ат урлау һәм аның белән көрәш» кебек башисемнәр белән чуарлана. «Зөя кантоны Мәлки волостенең Чүти авылы тирә-юньгә ат караклары оясы буларак таныш. Анда яшәүче Шәкүр Рәхимовны исә ат караклары патшасы дип йөртәләр», – дип хәбәр итә чор матбугаты. Революциягә кадәр Россиянең «ат мәмләкәте» булуын исәпкә алсак (әйтик, Брокгауз һәм Ефрон төзегән энциклопедик сүзлектә 1891 елда мең кешегә 250 ат туры килүе ассызыклана), ат урлау җитди җинаять саналган булса кирәк. Ләкин бу вакыйгалар авыл халкының Шәкүр карак «бандасын» яклап чыгуы, баш күтәрүе белән тәмамлана. Ни өчен шулай була соң: әйдәгез, җинаять эше материалларына күз салыйк.   «Шәкүр Рәхимов – уртача буйлы, тыгыз тәнле, гайрәтле кеше. Чаларып барган мыек, җыйнак сакал. Тышкы кыяфәте белән ул башкорт баена яки татар сәүдәгәренә охшаган. Күксел төстәге татар чикмәне, чигүле түбәтәй кигән. Кашларын җыерып эндәшми утыра, сирәк кенә күршесе – чандыр гәүдәле, төксе йөзле татар белән бер-ике сүз алышып ала», – дип яза хөкем залыннан репортаж ясаучы «Красная Татария» газетасы журналисты К.Т-ин.   Шул ук вакытта авылдашлары, якташлары аны болай искә алалар: «Шәкүр абзый бик белемле, диндар кеше иде. Мәчеткә йөрде, биш вакыт намазын калдырмады. Үзенә мөһимрәк тоелган сүрәләрдән аятьләр китереп сөйләшергә ярата иде».   Яки: «Миңа шактый карт бер татарны очратырга туры килде. Ул кешедә мин Цивильски өязенең (волостен һәм авылын онытканмын инде) крестьяны Шәкүрне таныдым... Хәзерге көндә Шәкүр бик бөкрәйгән, элек ул озын буйлы нык кеше иде, базарда йөргәндә дә камчысыз йөрми торган иде».   Безнең гаиләдә дә Шәкүр абзый белән бәйле истәлекләр шактый. Әбием сөйләвенчә, карт бабабыз Садыйк хаҗи Шәкүрне әллә ничә тапкыр туры юлга бастырырга тели. Тик аның җавабы гел бер була: «Миңа мирас ителгән эшне бер көндә туктатып булмый инде. Ни язган, шул булыр. Һәр гамәл өчен җавап тотарга туры килә». «Миңа мирас ителгән эшне...» – менә шушы урында ачыклык кертү кирәктер.   Хөр рухлы Чүтиләр һәм тарихи вәзгыять   1670нче елгы көчләп чукындыру вакытында Чүти халкы кискен каршылык күрсәтә: авылны калдырып, күрше авылларда, урманнарда качып яшиләр, чукындырылган берсе кире исламга кайта бара. Нәтиҗәдә Чүти тирә-юньдәге бердәнбер мөселман авылы булып кала. Шул хәлгә үч итеп авылның хөр халкы күрше-тирә чиркәүләрне талый башлый. Авыл аксакаллары фикеренчә, шушы вакыйгалар ат урлау гадәтенә дә нигез сала. Ат урлау бер кәсепкә әйләнеп, бабадан атага, атадан улга тапшырыла башлый. Бусы мирас ителгән эш турында.   Ә хәзер Шәкүр Рәхимов яшәгән чорга әйләнеп кайтыйк та, илдәге хәлләрне күз алдына китерик. «В.И.Ленин сурәтләвенчә, Гражданнар сугышы азагына ил үләр хәлгә җиткәнче кыйналган кешегә охшап кала. Илдә ачлык хөкем сөрә. 1920 елда продразверстка хисабына республикадан 10 миллион поттан артык икмәк чыгарыла. Язгы чәчүләргә куркыныч яный. РСФСР Совнаркомы рәисе тәкъдиме белән республикага 300 мең пот ашлык кире кайтарыла».   «Шакуровщина» дигән җинаять эшенә беркетелгән рәсми документларның берсендә мондый мәгълүмат бар: «1921 ел, 21 март. Казан станциясендә ач кешеләр вагоннарны камыйлар, ишекләрен каерырга яки тишек борауларга тырышалар. Моның белән көрәшү җиңел түгел, чөнки халык бик күп. Алар арасында аякларында көчкә басып торучы, ачлыктан йончыган йөзле картлар, хатын-кызлар, балалар бар. Кыяфәтләренә караганда, бу кешеләр шул дәрәҗәдә ач ки, алар өчен инде бернинди янаулар да куркыныч түгел. Дүрт көнлек стоянка дәвамында хәрби сакчылар урлашуда тотылган 30 кешене атып үтерде. Ләкин мондый кырыс чаралар да нәтиҗә бирмәде: исәннәр, мәетләр аркылы атлап чыгып, тегеләр алып өлгермәгән табышка үрелә».   1922 елның кышында ачлык тагын да киңрәк колач җәя. Республикада мәет һәм кеше ашау очраклары ешая. Кайсыбер авыллар бөтенләй бушый. Кайсыларында эт-мәченең заты да калмый. Шуңа карамастан, ТАССР угрозыскы җитәкчесе Мөхәммәтҗанов Мәхмүднең Чүти авылын тикшерү   турындагы белешмә язуында: «Этләр күп булу сәбәпле, авылга яшертен генә кереп булмады», – диелгән.   Тикшерү эшенең 4нче томы солы, карабодай, борчак, җитен орлыклары урлауга багышланган. Авыл кешеләренең кайсына күпме орлык бирелүе турындагы хәбәрләр аерым урын алып тора. (Халыкның барысы да диярлек грамоталы булган, күрәсең – гарәп имлясы белән имза куйганнар. Нәсел тамгалары да бар: кемдә – сәнәк, кемдә – өзәңге, кемдә – өч өчпочмак.) Зөя кантоны «бандитизм һәм ат караклары оясы» булу сәбәплеме, «Шакуровщина» эшенә саллылык өстәү кирәк булгангамы, 348 битлек бу томны да Шәкүр Рәхимов эшенә теркәүне кирәк тапканнар. Тирә-юньдә ачлык хөкем сөргәндә, Чүти халкының ашлыкка кытлык күрми яшәве дә шик уяткандыр, бәлки. Ләкин тикшерү нәтиҗә бирмәгән.   «Шәкүр үзенең җитеш тормышта яшәвен яшерми һәм шул ук вакытта арткан өлешен ярлылар белән бүлешергә әзер булуын да әйтә, – дип дәвам итә очеркын журналист К.Т-ин. – Рәхимов үзен гаепле танымый, киресенчә, авыл ярлыларының яклаучысы итеп күрсәтә... Кичә 5 сәгатьтә Көнчыгыш-Педагогика институты бинасында шәкүревчеләр эше буенча хөкем утырышы ачылды... Процесс шыгырым тулы залда бара... Шәкүрне күрергә дип мәктәп балалары да килә».   Һәм күз алдына ниндидер «крестьян Сөләйманы», халык яклаучысы образы килеп баса.   Рәтләрне чистарту: Шәкүров эше, бәлки, сылтау гынадыр?   Хәбәрнамә. Үтә яшерен. 25.07.1925.   «Бандитлар оясын юк итү өчен ашыгыч чаралар күрү мәҗбүри:   Беренчедән, Шәкүров һәм аның төркемен кичектергесез кулга алырга кирәк.   Икенчедән, Сов.аппаратының түбән катлавын җинаятьчеләрдән чистарту һәм Шәкүров төркеме белән бергә хөкемгә тапшыру сорала.   Өченчедән, авторитетлы комиссия яки тикшерү аппараты белән совет һәм партия ягыннан вәкаләте булган бер иптәш җибәрү һәм гаепле затларны кулга алу зарур.   Дүртенчедән, киңәйтелгән процесс башлап җибәрергә кирәк, крестьяннар арасыннан җәмәгатьчелек фикерен дә җәлеп итү мөһим.   Бишенчедән, материалларны «Шакуровщина» барлыкка килү күзлегеннән тикшереп, мондый күренешләрне булдырмау өчен чаралар күрелергә тиеш.   «Шакуровщина»га каршы ашыгыч һәм хәлиткеч адымнар ясалган очракта гына без крестьянлыкны эшкә җәлеп итә алачакбыз, ягъни телләрен чишә алачакбыз һәм җирле түбән катлау совет аппаратының дәрәҗәсен тиешле югарылыкка кайтарачакбыз.   Коммунистик сәлам белән,   ОГПУның Татар бүлеге җитәкчесе ВРИДы Штахановский».   Бу документ тикшерү эшенең 24нче томына теркәлгән. Тикшерүнең башлану чорына караса да, аның җинаять эшенең уртасында булуы гаҗәп. Ул күп нәрсәне аңлата кебек.   ОГПУ агенты Зариф Бәширов махсус задание белән Чүти авылына җибәрелә. «Шакуровщина» эшенең беренче томында аның объектив отчеттан бигрәк әдәби әсәргә охшаган җентекле отчет-хисабы бар. Отчетта авылның урнашу урыны, килеп чыгышы, Рәхимовлар гаиләсе тарихыннан шактый мәгълүмат китерелә. Ат урлау очраклары, авыл халкының үзара мөнәсәбәтләре, кемнең кем белән аралашуы, волость җитәкчеләреннән кемнәрнең авылда еш булуы, Рәхимовлар гаиләсенең колхоз рәисе белән нинди мөнәсәбәттә булулары җентекләп тикшерелә. Бәширов боларны үз җитәкчеләренә кулай рәвештә тәкъдим итә.   Соңрак Бәширов сурәтләгән һәр эпизодка зур мәгънәләр салыначак. Бу эпизодлар тикшерү томнарына башлангыч бирәчәк. Алар буенча бик күп әдәби әсәрләр, очерклар, мәкаләләр язылачак. Һәр эпизодка дәлил табылачак,   алар кайвакыт ялгыш, кайвакыт ялган булачак. Зөя кантоны милиция хезмәткәрләрен җинаяттә гаепләү өчен дә төп сәбәп шулардан табылачак. Шулай итеп Шәкүр Рәхимов эше ТАССР милиция рәтләрен чистартуга башлангыч бирәчәк.   Томнар арасында «бандитларның үзара үч алышуы» дип бирелгән бер очрак бар, «Комсомол Дәминовны үтерү эше» дип атала ул. Асылда, бу – егерменче елларга караган бердәнбер үтереш күренеше. «Делегатка Дәминованың улы Низаметдин Тимершин ат карагы Сәләхетдинов Гыйльметдиннең (Корсак) кызын урларга җыенуы сәбәпле, 1925 елның 25 маенда Чүти авылы җирлегендә үтерелә». Дәминов эшенең Рәхимов томнарына теркәлүе дә сораулар уята. Беренчедән, Шәкүрнең дә, гаиләсенең дә бу эшкә бөтенләй катнашы юк. Икенчедән, әйе, бу авылда кызларны урлыйлар, һәм шул эштә тотылган егетләрне вакыт-вакыт бик кырыс җәзалыйлар да, ләкин... Ат караклары кайда соң монда? Шәкүр кайда? Кеше урлау – ат урлаудан куркынычрак түгелме соң? Ничек кыз урларга ниятләп, җинаять урынында тотылган кешене якларга мөмкин? Имеш-мимешләргә караганда, кызның атасы ат карагы икән, аны инде башка җинаятьләрдә дә гаепләргә мөмкин дигән сүзме? Алдагы барлык документларда, «Шакуровщина» темасына чыккан басмаларда, хәтта Е.Сухов китабында да бу эпизодка сәяси төсмер бирелә. Ат караклары тарафыннан үтерелгән комсомолец Тимершин хөкем эшенең сәяси байрагына әверелә, хөкүмәт һәм процессны яктырткан массакүләм мәгълүмат чаралары бу вакыйганы сәяси дошманнарның үч алышуы итеп күрсәтә.   Хөкем карары һәм гаделлек   Совет хөкүмәтенә ышанган, ә бәлки, бик үк ышанып бетмәгән хәлдә дә, Шәкүр Рәхимов үзен кулга алу бер еллык төрмә һәм атарга дигән карар белән тәмамланыр дип уйладымы икән? Һәр гамәлең өчен җавап тотарга туры килә, дөрес. Тик җәзасы гамәленнән күпкә кырысрак булса?   Балталар, сәнәкләр, чалгылар белән коралланып, меңләгән авыл кешесе юл кырыена чыгып баса. Хәзер бу юлдан кулга алынганнар һәм аларның сакчылары – кызылармеецлар отряды узачак. Күп җирләрдә юллар инде ябык, халык сакчыларны ботарлап ташларга әзер тора. Шәкүрдән бер генә ым булсын. Тик ни гаҗәп: ул халык арасыннан үзен үлемгә алып баручыларга юл ярып атлый. Хөкем гаделлегенә ышанамы ул?   «Тикшерү үз җае белән бара. Көн арты көн җинаятьләр картинасына ачыклык керә. Ул картина курку һәм кансызлык буялары белән ясалган... Бандитлар 8-12 кешелек төркемнәргә берләшеп эш итә, һәр адымнарын җентекләп уйлый, эзләрен берәмтекләп яшерә. Үз араларына ялгыш фикерле яки ил сәясәтенә шик белән караган кешеләрне тартып кертергә тырышалар, йә янап, йә ришвәт биреп, үз бандаларын киңәйтәләр. Тикшерүчеләргә җинаять дәлилләрен бөртекләп җыярга туры килә. Шәкүр үзе гаебен танымый, хәйләли, боргалана», – дип яза «Советская Татария» газетасы инде 1967 елда.   Шәкүрнең гаебен исбатлау чыннан да җиңел булмый. Чүти авылына азмы-күпме кагылышы булган һәр кеше сорау алулар аша үтә. Ләкин берсе дә Шәкүргә каршы сөйләми: кайсы белмәмешкә салыша, кайсы – гаепләүләрне кире кага. Тикшерү эше вак кыйпылчыкларга таркала. Елдан артык барган процесс кулга алынганнарны да, тикшерүчеләрне дә арыта. 455 биттән торган 16нчы том, мәсәлән, тулысы белән эшнең каралуын тизләтүне үтенеп язган, ачлык игълан итү турындагы гаризалардан, медицина шаһәдәтнамәләре, күзәтүчеләрнең хәбәрнамәләреннән, тикшерүчеләрнең хисапнамәләреннән тора.   Шундый шаһәдәтнамәләрнең берсен китерәсем килә:   «Шәкүргә бәйле соңгы вакыйгалар мине борчуга сала. Чүти авылы тирәсендәге крестьяннар төшенке бер халәттә хәзер. Казанда интеллигентларның берсе болай дигән иде: «Шәкүр карак вакыйгасы газеталарда дөрес чагылдырылмый. Низаметдинов, Ишимов, Бикчәнтәевларның бер гаебе дә юк, аларны сул коммунистлар гына гаепли».   Кайбер интеллигентлар оешкан рәвештә аларны яклап чыгарга тели, дип аңладым мин».   Зариф Бәширов хәбәрнамәсеннән:   «Вакытлы матбугатта бервакыт Шәкүр һәм аның бандасын хаксызга гаепләделәр дигән фикер булды. Нәрсәдә гаепләнде соң «ат караклары патшасы» Шәкүр Рәхимов?»   276 биттән торган гаепләү йомгакламасында төрле гаепләүләр бар: ришвәт бирү, «кием-күлмәк һәм өй җиһазларын» урлау, Ногаткинский больницасыннан эмаль кружкалар, колмак урлау, ат урлау... Тик дәлилләр генә юк. Җитди җинаятьләрнең берсе дә дәлилләнми. Рәхимовның оештыручы, җитәкче, һөҗүм планнарын төзүче булуы да гаепләү йомгагында гына әйтеп үтелә. Шундый тәэсир кала: бу эшнең төп максаты – бандитизмны бетерү дә, ат каракларын эзләү дә түгел, ә бәлки, җирле түрәләр һәм милиция рәтләрен чистарту.   Хөкем вакытында Шәкүр тикшерүчеләрнең дә, күзәтүчеләрнең, хөкемдарларның да ихтирамын казана. Үзен бик тыныч тота ул. Бәлки, чыннан да, гадел хөкемгә ышангандыр. Һәрхәлдә, С.Сираҗиевның «Шәкүр карак тәбәсе» мәкаләсендә шундый бер вакыйга сурәтләнә: Рәхимовның рус килене кулга алынганнарны азат итәргә тиешле «дәүләт документы» алырга дип Мәскәүгә бара. Ләкин НКВДның беренче кешеләре кул куйган бу документ хөкем залына кайтып җиткәнче, Мәскәүдән шалтыраталар: «Хөкемне тиз арада тормышка ашырырга!»   1926 елның 17 декабре. Бу көнне бөтен Советлар Союзы буенча халык санын алу башлана. Һәм шул ук көнне Югары Судның Шәкүр карак шайкасына кагылышлы карары тормышка ашырыла.   Эш буенча барлыгы 46 кеше үтә. Шуларның 17се азат ителә. Югары суд 3 кешене 1 елга, 1 кешене – ике елга, 2 кешене – 3елга, 1 кешене – 4 елга, 3 кешене – 5 елга, 3 кешене 8 елга ирекләреннән мәхрүм итә. 16 кешегә үлем җәзасы билгеләнә. Хөкем ителгән кешеләрнең 32се — урындагы кешеләр, 16сы – игенчеләр (Чүти авылы кешеләре).     Шәкүр Рәхимов – «Татар Робин Гуды»   Шәкүр карак шәхесенә тарихи документлар аша караганнан соң, мин шуны гына әйтә алам:   1. Гаеплеме ул, түгелме, тик тикшерү барышында кешенең гаебен раслаучы дәлилләр табылмаган икән, хөкем каршында ул гаепсез саналырга тиеш.   2. Легенда-риваятьләр никадәр матур булсалар да, тарихны ничек бар – шулай кабул итү өчен, без көчле шәхесләргә дә кеше итеп, уңай һәм тискәре гамәлләрен бердәй кабул итеп карарга тиешбез.   Шәкүр карак – шул чор, шул җирлек өчен зарури образ. Авыр елларда халык күңелендә иртәгәсе көнгә өмет уяту, гаделлеккә ышану өчен кирәк була ул. Һәм Шәкүр Рәхимов – шушы образны гәүдәләндереп, авылдашлары өчен җаваплылыкны үз өстенә алган көчле шәхесләрнең берсе. Җирле хакимияткә артык хөрмәт булмый бу авылда. Хакимиятнең крестьян тормышын яхшырта алмавын яхшы аңлый алар: ачлык, салымнар, продразверстка үзенекен итә. Шәкүр исә, хөрмәт казанган кеше буларак, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итә, ярлыларга ярдәм итү юлларын таба, аның чорында сөрелмәгән, чәчелмәгән басу-кырлар калмый.   Хөкем карарына килгәндә, «Шәкүр бандасы» юк ителгәннән соң да әледән-әле яңа төркемнәр оешып тора. Әйтик, 1929 елда тагын 35 кешене кораллы банда оештыруда гаеплиләр, 1935 елда 37 кешелек банда кулга алына.   Ил тарихы кеше язмышларыннан, аларның өмет-ышануларыннан, ният-гамәлләреннән үрелә. Һәм тулы бер чорга төс биргән шәхес буларак Шәкүр Рәхимов язмышы әле тагын да өйрәнелергә, тикшерелергә тиеш, минемчә.
Илсөя ШӘКҮРОВА

--- | 26.02.2019

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 55 ел

$
0
0
26.02.2019 Әдәбият
Узган ел Әлмәттә бәйрәмнәр күп булды. Татарстан нефте чыга башлауның 75 еллыгын билгеләп үттек. Нефтьчеләр башкаласы Әлмәт шәһәренә 65 яшь тулды. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге дә үзенең 55 еллык юбилеен каршы алды.
Ярты гасыр тарихы булган Әлмәт язучылар оешмасы, Әлмәт белән бергә иҗат дәрьясында кайнаган,  девон катламнарын яулауда үз өлешен аз куймаган язучылар: шагыйрьләр һәм прозаиклар, драматурглар һәм тәнкыйтьчеләр: Рафаэль Төхфәтуллин, Гамил Афзал, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов, Сәет Кальметов, Илдар Әхсәнов, Шамил Бикчурин, Юныс Әминов, Энҗе Мөэминова, Изаил Зарипов, Альберт Хәсәнов, Фоат Садриев, Илдус Гыйләҗев...   Санап китсәң, алты дистәдән артык исемне атарга мөмкин. Оешманың барлыкка килүе нефтьчеләр белән турыдан-туры бәйләнгән. Миллиардлаган тонна нефть чыгарган Татарстан нефтьчеләренең данын дөньяга танытуда язучыларыбыз буровойларда тездән сазга бата-бата үз әсәрләренең геройларын барлады, алар белән бергә иҗат итте. Ә нефтьчеләребез, “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең “Рухият” рухи яңарыш Фонды язучыларыбызның иҗатларын үстерүдә, китапларын бастырып чыгаруда, яшь талантлар тәрбияләүдә бәяләп бетермәслек, гаять зур дәрәҗәдә хезмәт алып бара.  2006 елдан бирле “Татнефть” берләшмәсе Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия биреп килә. Бу мәртәбәле бүләк күпме язучыга бирелсә,  шул кадәр үк язучыга кызыксындыру премиясе бирелде. Шулай ук һәр ел саен иҗат өлкәсендә сәләтләре булган, республикабызның төрле югары уку йортларында белем алучы ун студентка стипендияләр биреп барыла. Бу стипендиянең беренче лауреатлары бүген инде үзләре Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары булдылар.   “Рухият”  фонды Әлмәт Язучылар оешмасының Әлмәт язучыларының һәм Әлмәт төбәгендәге ун районда эшләп килүче иҗат берләшмәләрендә каләм чарлаучы йөзләгән каләм әһелләренең әсәрләрен туплаган күмәк җыентыклар бастырып чыгарды.   1963 елда РСФСР Язучылар союзы идарәсенең махсус карары белән Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оеша. Җаваплы сәркәтибе итеп Гариф Ахунов билгеләнә. Оешма үзенең иҗади баскычында зур үләр яулый. Әлмәт язучыларының әсәрләре Казанда гына түгел, Мәскәү нәшриятларында  күпмеңләгән тиражлар белән басыла.   Язучылар оешмасын 1965-1968, 1972-1982 елларда  Әдип Маликов, 1968 – 1972 елларда яшь шагыйрь Равил Фәйзуллин, 1982-1987 елларда Әхәт Гаффар, 1987-1993, елларда Нур Әхмәдиев,  1993-2003 елларда Разим Вәлиуллин, 2003-2006 елларда Зөфәр Дәүләтов, 2006-2010 елларда Данил Салихов, 2010-2014 елларда Илүсә Нәбиуллина җитәкчелек итә.     Бүген Әлмәт язучылар оешмасы филология фәннәре кандидаты, галим, Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәфкать Шаһиев кулында. Әлмәт Язучылар оешмасында бүген Азнакай, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарын берләштереп 28 язучы исәпләнә. Шулай ук Әлмәт төбәгенә караган ун районда әдәби берләшмәләр эшләп килә.   Кыскача тарих битләрен ачсам да, ирештерәсе сүзем шушы көннәрдә шәһәребезнең С.Сөләйманова исемендәге Үзәк китапханәсендә  Әлмәт язучылар оешмасына 55 ел уңаеннан узган әдәби-музыкаль кичә турында иде. Күркәм узган бу матур чараның Халыкара Туган тел көненә туры килүе дә бик отышлы булды. Быел да язучыларыбыз, көннең беренче яртысында, югары уку йортлары, мәктәпләр, балалар бакчаларында очрашуларда булып дǝрес бирделǝр.    Ә төштән соң рәсми өлешенә китапханәгә җыелдык. Шул бәйрәм уңаеннан Татарстан Язучылар берлегенең Әлмǝт бүлеге оештырган һǝм март аеннан старт алып, июль аена хәтле дәвам иткән "Туган яктан илһам алып" исемле әдәби конкурска йомгак ясалды. Конкурска җиде районнан 300 дǝн артык эш керде, 67 автор катнашты. Төрле номинациялǝрдә җиңүчелǝр дипломнар һǝм акчалата премиялǝр белǝн бүлǝклǝнделǝр. Әлбǝттǝ, чараның матди ягын бу юлы да нефтьчелǝребез күтǝрде. “Татнефть” җǝмгыяте җиңүчелǝребезне бүлǝклǝү өчен 75 мең сум күлǝмендǝ акча бүлеп бирде. 36 җиңүченең 14 профессиональ язучылар булса, 22 –е һǝвǝскǝр язучылар иде. Татар прозасында 1нче урын халык язучысы Фоат Садриевка, рус телендǝге прозада Марат Морев, Татар поэзиясендә Габдулла Тукай исемендәге премия лауреты Клара Булатовага, ǝ рус телендǝ иҗат ителгǝн шигырьлǝре өчен Екатерина Аничкинага бирелде.   Тантананы Әлмәт язучылар берлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев алып барды. Бәйрәм чарасын Зилә Саримова Клара Булатова сүзләренә язылган "Шушы яктан, шушы туфрактан, без" җыры белән ачып җибәрде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, “Татнефть” берләшмәсе исеменнән  “Хәзинә” газетасы баш мөхәррире Илшат Мингәрәев катнашучыларны сәламләп Рәхмәт хатлары, җиңүчеләргә дипломнар белән акчалата бүләкләр тапшырдылар.  Әлмәт мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльмира Хәсәнова бер төркем язучыларны хакимиятнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, бәйрәм белән котлады.   Бүләкләнүчеләр арасында Самарадан, күрше районнарның иҗат берләшмәләре  язучылары һәм  һәвәскәр иҗатчылар да, рус телендә иҗат итүче яшь талантлар да бар иде. Иҗат осталыгына карап яшь каләм тибрәтүчеләр дә читтә калмады.   "Заман" төркеме егетләре Рамиль Илалтдинов, Айнур Сәйфиев һәм шагыйрә Нәфисә Сабирҗановаларның дәртле җырлары  белән үрелеп, язучылар Клара Булатова, Фоат Садриев, Таһир Шәмсуаров  һәм  яшь, патриот-шагыйрь Денис Детистовларның  ялкынлы чыгышлары кичәне мәдәни чараның биек ноктасында тәмамлады.   (Минзифа Әхмәтшина язмасы һәм фотосы)
---

--- | 26.02.2019

Казанда юлда яткан ир-атны автобус таптап узган

$
0
0
26.02.2019 Хәвеф-хәтәр
Казанның Даурская урамында юлда яткан ир-атны автобус таптап узган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
"Кичә 12.45 сәгатьтә Даурская урамындагы 40нчы йорт каршында "МАЗ" автобусы 34 яшьлек ир-атны таптаган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, автобус йөртүче тизлеген арттырган. Ир-ат исә юлның машиналар йөри торган өлешендә яткан", - дип сөйләделәр Казан автоинспекциясендә.   34 яшьлек ир-ат бик күп тән җәрәхәтләре алган, дип яза агентлык. Аны хастаханәгә китергәннәр. Табиблар карагач, ир-атны оча сөяге, иңбашы сөяге сынуы, башка травмалары булуы ачыкланган.
---

--- | 26.02.2019

Иртәгә Илһам Шакировның арабыздан китүенә 40 көн (ФОТО)

$
0
0
26.02.2019 Мәдәният
Иртәгә - 27 февральдә - Илһам ага Шакировның арабыздан китүенә 40 көн... Җырчы вафатын ишетеп ачыну, тетрәнүләр уза төшсәләр дә, күңелләрдә саркып сагыну яши. Илһам аганың Татар филармониясе архивында сакланучы фотолары сагынуларны бераз басса иде...
1. Беренче рәттә (сулдан уңга): Наҗия Теркулова, Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Айрат Арсланов; икенче рәттә (сулдан уңга): Гали Ильясов, Хәнәви Шәйдуллин, Зиннур Нурмөхәммәтов, Рафаэль Ильясов, ГөлшатЗәйнашева, Гөлзада Сафиуллина, Зилә Сөнгатуллина, Лена Шагыйрьҗан, Рәйсә Билалова; өченче рәттә (сулдан уңга): Рафаэль Сәхәбиев, Мирсәет Сөнгатуллин, Эмиль Җәләлетдинов, Миңгол Галиев.   2. Бер төркем сәнгать осталары Мәскәүдә. 90-нчы еллар   3. Илһам Шакиров һәм «Идел» вокал-инструменталь ансамбле, сулдан икенче – НаҗияТеркулова. Гастрольләргә китәр алдыннан. Казан тимер юл вокзалы. 1970 ел.   4. Илһам Шакиров, Гали Ильясов, Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге Эстрада-симфоник Дәүләт оркестры.   5. Илһам Шакиров, Ирек Галимов, Рөстәм Вәлиев. Урта Азия буйлап гастрольләр вакытында. Дүшәнбе шәһәре.1990 ел.   6. Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллин, Айрат Арсланов.   7. Илһам Шакиров.   8. Илһам Шакиров, Зөһрә Шәрифуллина, Әлифә Вәлиева.   9. Илһам Шакиров, Кирам Сатиев, «Казан нуры» халык уен кораллары ансамбле. «Казан» Милли -  мәдәни үзәге, 2002 ел   10. Илһам Шакиров, Муса Маликов, Рөстөм Вәлиев.   11. Илһам Шакиров, Рөстәм Вәлиев. 2010 ел.   12. Күренекле җырчы Усман Әлмиевның юбилей кичәсеннән соң.   13. Рәшит Ваһаповның тууына 90 ел тулуга багышланган кичәдә. 1998 ел.   14. Сулдан беренче: Илһам Шакиров, уңнан сулга: Рөстәм Вәлиев, Илһам Хаҗиев, Разил Вәлиев. 2005 ел.  
---

--- | 26.02.2019

«Ләйлә апа бернәрсә кирәкми, балаларым гына кирәк дип елый»

$
0
0
27.02.2019 Фаҗига
Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында булган фаҗига турында Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев: «Йорт-җирнең шулай тиз арада янып бетүе тикшерүчеләрне дә гаҗәпләндерә, ялкын бик тиз таралган».
Кукмара районында булган фаҗига бөтен республика халкын тетрәндерде. Яңа Сәрдек авылында яшәүче күп балалы Миңнемуллиннар гаиләсенә бер дә уйламаганда кара кайгы килде. Йортларында ут чыгып, өч һәм алты яшьлек уллары янып үлде. Янгында балигъ булмаган балалар үлеме сәбәпле, аларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, Кукмара районында өч көнлек матәм игълан ителде.
Кайгы берләштерә   Бүген алар гаилә башлыгы Фәнзилнең бертуган абыйсында яшәп тора. Утның ни сәбәпле чыгуын әлегә беркем дә белми. Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев әйтүенчә, ут бик тиз таралган. Йорт-җирнең, сарай, мунчаларның шулай тиз арада янып бетүе тикшерүчеләрне дә гаҗәпләндерә, диде ул. Авыл халкы өмәгә җыелып, үзләрендә һәм күрше-тирә авылларда булган техника килеп, Миңнемуллиннарның янып хәрабәгә әйләнгән нигезләрен чистартып та куйганнар.   – Йөздән артык кеше килгән иде. Көн ярым эчендә чистартып бетердек. Килгән халыкка рәхмәт. Беркемгә дә өндәп йөрергә туры килмәде, барысы бердәм булып килделәр. Халыктан акча җыюны да оештырдык. Миңнемуллиннар өсләрендә ни бар, шуның белән генә калдылар бит. Бөтен әйберләре янып бетте. Кайгы берләштерә диләр бит, һәркем булышырга ашыга, беркем дә бу хәлгә битараф кала алмый. Яңа йорт тергезү турында балаларның җидесен үткәргәч сөйләшергә дип уйлап торабыз. Кичә хәлләрен белешкән идем, өчесен уздырырга җыенып йөриләр иде. Бу мәшәкать белән алар әле бераз гына онытылып торадыр дип уйлыйм. Ходай ярдәменнән ташламасын инде үзләрен, – ди Илгиз.   Миңнемуллиннарның туганы Васил абый балаларны җирләргә кеше бик күп килүен, халыкның шактый зур ярдәм күрсәтүен сөйләде.   – Күмү кирәк-яраклары белән дә ярдәм иттеләр, чардуганнарны да бушка эшләп китерәбез диделәр, – диде ул.   Ләйлә Миңнемуллинаның сеңлесе Роза да газетабыз аркылы бөтен ярдәм иткән кешегә рәхмәтен җиткерүне сорады.   – Кайгыбызны уртаклашмаган кеше калмады. Изге күңелле кешеләр арабызда бик күп икән. Һәркем кулыннан килгәнчә булыша. Хәзер апаларга шактый ярдәм кирәк. Барысы да булыр, Алла боерса, йортларын да төзеп куярлар. Тик менә балаларны гына кайтарып булмый шул. Әти-әни өчен газиз балаларны югалтудан да зуррак кайгы юк. Аллаһы Тәгалә сабырлыктан аермасын. Бүген Сәйдәш белән Нурисламның өчесен үткәрәләр. Апа елый да елый, фельдшер килеп, уколлар кадап кына тора, – диде ул.
Тырыш гаилә   Кем белән генә сөйләшсәң дә, Миңнемуллиннар турында үрнәк, тырыш гаилә диләр. Роза ханым да, күп итеп терлек асрап, ит, сөт саткан акчага төзелеш материаллары алып, авырлык белән акрынлап йорт җиткезделәр, ди. Олы уллары Фирдүс быел җәй көне өйләнгән булган. Ул хатыны белән Казанда яши. Олы кызлары Ләйсән дә Казанда эшли. Уртанчы уллары Илдус өченче сыйныфта укый. Ә менә иң кечкенәләре Сәйдәш белән Нурислам, авылда балалар бакчасы булмаганлыктан, өйдә тәрбияләнгән.   – Апам Ләйлә алар белән өйдә генә торды. Берничә ай элек кенә 100 яшьлек сукыр әбиләрен – җизнинең әнисенең апасын җирләгәннәр иде. Җизнәм белән апа аны егерме елдан артык карап-тәрбияләп тордылар. Җизнинең 80 яшьлек әнисе аерым йортта яши. Кирәк вакытта балаларга ул күз-колак булып торды, – дип сөйләде Роза.
Бик тиз яндылар   Фаҗига буласы көнне дә балалар аның белән калган булган. Ләйлә белән Фәнзил район үзәгенә киткәннәр. Фәнзил сырхауханәгә диспансеризация үтәргә барам, ә Ләйлә социаль яклау бүлегенә кереп чыгам дигән. Уртанчы уллары мәктәптә укуда ул вакытта. Сәгать уннар тирәсендә балалар зур якта булган, аларга чәйләр эчертеп, әбиләре бәрәңге әрчергә утырган, шунда ут чыкканны күреп, тиз генә күршеләренә ярдәмгә чакырырга чапкан. Кире кергәндә, бөтен җирдән ут ыргылып чыга торган булган, өйгә кереп, балаларны коткарып кала алмыйлар. Боларны безгә Миңнемуллиннарның күршеләре Чулпан сөйләде.   – Балаларны бикләп калдырганнар дип сөйлиләр. Бу дөрес түгел. Аларның өйгә керә торган ишекләре икәү. Берсе капкадан кергәч тә, анысы бикле тора. Үзләре арткы яктан – лапас яныннан йөриләр иде. Күршеләр кергәндә, бөтен җирдән төтен бәреп чыккан. Балаларның берсен диванда бөгәрләнеп яткан килеш, икенчесен почмакта телевизор яныннан табып алганнар. Ләйлә апа, бернәрсә кирәкми, балаларым гына кирәк дип елый, – диде ул.   Миңнемуллинарга ярдәм итәргә теләүчеләр булса, акчаны Ләйсән Миңнемуллина исемендәге 5469 6200 1691 9449 номерлы картасына күчерә ала.

Янгында үлүчеләрнең саны арткан   Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин белдергәнчә, ел башыннан республикада 570 янгын чыккан, 39 кеше һәлак булган. Бу узган елның шушы чорыннан 2,6 тапкырга артык. Янгында һәлак булу очраклары 16 районда арткан. Үлүчеләрнең күбесе Казанда, Питрәч һәм Аксубай районнарында.   Кукмарада янгын булган көнне республика территориясендә өч янгын теркәлгән, анда алты кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган. Шушы көннәрдә генә Яшел Үзәндә янгын аркасында ике бала белән гаилә йорт-җирсез калган. «Алты яшьлек кыз һәм дүрт яшьлек малай мунчадан соң өйдә була. Әниләре мунчада чакта янгын исен сизеп алган. Хатын ут торакны ялмап алганчы балаларны өйдән чыгарып өлгергән. Янгын шәхси торак йортны юк иткән», – дип яза «Татар-информ».   Рәфис Хәбибуллин сүзләренчә, янгынның төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын дөрес файдаланмау, мичләр һәм морҗалар дөрес куелмау. Моны булдырмас өчен, ул профилактика төркемнәрен арттырырга, алар составына полиция, җирле үзидарә, социаль яклау хезмәте вәкилләрен кертергә тәкъдим итте. Халыкка янгын куркынычсызлыгы чаралары турында сөйләргә кирәклеген дә искәртте. Сөрем газы белән агуланучылар да шактый. Бу ике көндә генә дә шундый ике очрак теркәлгән. Икесендә дә мәктәп балалары зыян күргән.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 26.02.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>