Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Зиннур Мансуров Равил Фәйзуллинның альбом-китабы турында: "Бу - шагыйрьнең бәхете"

$
0
0
27.02.2019 Әдәбият
Шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Зиннур Мөҗип улы Мансуров язучы Равил Фәйзуллинның "Гомер калейдоскобы" китабына югары бәя биреп, Равил аганың бу хезмәтен "әдәбиятта тарихи вакыйга" дип атый:

"Язучы хезмәтенең нәтиҗәсе – китап. Бәяләнү критериен да, әлбәттә, шул ук күрсәткеч билгели. Һәрхәлдә, җәмгыятьтә моңарчы шулай булды. Равил Фәйзуллин да мәҗмуга-җыентыкларны аз чыгармады. Шагыйрьнең бәхете – аның бер генә китабы да укучыларны битараф калдырмады. Алай гына да түгел, күбесе әдәби мохиттә зур резонанс тудырды. Төрлечә кабул иттеләр шагыйрь феноменын: бәхәсләштеләр, хупладылар, тәнкыйтьләделәр... Әмма беркем дә аның әсәрләренә карата игътибарсызлык күрсәтмәде. Матбугатта гына да Равил Фәйзуллин хакында меңгә якын мәкалә дөнья күрде. Соңгы ярты гасырны колачлаган әдәби хәрәкәттә безнең заман шагыйрьләренән иҗаты турында шулкадәр күп язылган бүтән зат юк та бугай.

Моннан 15 еллар элек, шагыйрь Равил Фәйзуллин турында “Заман. Иҗат. Шәхес” (Казан : Татар. кит. нәшр., 2003) дип аталган китап төзегәндә, мин әлеге талантның гадәти генә түгеллеген аеруча тирәнтен аңладым. Аның турында язылган мәкаләләр, рецензияләр өем-өем иде. Аларның кайсыларын кертергә? Ахырда, кабат-кабат сайлагач, бу коллектив җыентыкта 70 ләп авторның хезмәте урын алды. “Мәгариф” нәшриятында басылган ул затлы китап без теләгәнчә дөнья күрде шикелле. Соңрак кайбер язучылар шуңа охшаш җыентыклар әзерләргә тырышты, һәм кайберәүләр чыгарды да. Күрәсең, үрнәк-өлге яхшы булган!   Язу, иҗат итү үзе бер татлы-газаплы хезмәт булса, композицион төзек, фикри тырышлык сорый торган нәрсә. Хәтерлим, 1976 елны Равил Фәйзуллинның күпләрне сокландырырлык гаҗәеп бер җыентыгы нәшер ителде. Эче-эчтәлеге дисеңме, тышы-кыяфәте дисеңме! Элгәре классиклардан тыш безнең дәвердәге исән шагыйрьләрнең андый форматтагы китабы басылганы юк иде әле! Дөресен әйтергә кирәк, ул заманда байтак шагыйрьләрнең китап төзү культурасы да чамалы иде. Чорның рәсми таләпләреннән чыгып, автор китап башына иң әүвәл Ленин, партия турындагы шигырьләрен куя, аннан соң җитдиерәк, ягъни гражданлык рухындагы әсәрләрен тезә, соңрак юмор-сатира һ.б. Кабул ителгән шаблон-стандарт иде бу. Ә Равил Фәйзуллинның “Шигырьләр һәм поэмалар” китабы бөтенләй бүтәнчә төзелгән иде шул. Әйтик, “Мәхәббәтнамә” бүлеге генә дә тулаем 12 бүлекчә рәвешендә бирелгән иде (“Ирек”, “Сафлык”, “Сагыну”, “Син”, “Бәйрәм”, “Гөнаһ”, “Өзгәләнү”, “Каршылык”, “Хушлашулар”, “Төшләр”, “Хатирәләр”, “Юану”). Китапны җәмәгатьчелек яратып кабул итте, һәм ул тиз арада үзенең югары бәясен дә алды. Шагыйрьнең 30 яшькә кадәр язылган әсәрләре 1978 елда, ягъни 40 ел элек, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.   Ә 1996 елда Равил Фәйзуллинның “Кыска шигырьләр” китабы дөнья күрде. Тиражы – 10 000! Безнең заманда шигырь җыентыгы өчен бу – бик зур сан! Һәм китап таралып та бетте.     Гомумән, Равил Фәйзуллин – безнең шигърияткә кыска шигырьләргә киң гражданлык хокукы китергән шагыйрь. Дөрес, җыйнак формада элек тә язганнар, әмма Равил Фәйзуллин кебек үҗәтлек һәм эзлеклелек белән түгел. Хәзер кыска шигырьгә тартылучыларның исәбе-саны юк. Арада бар бу жанрны үстерерлек өлеш кертүчеләр, бар эпигоннар, иярүчеләр... Соңгылары күбрәк. Шагыйрьнең “Мәхәббәтнамә” җыентыгы чыккач та, “намә”челәр ишәйде, аналогик исемдәге китаплар яки китапчыклар дөнья күрде. Ничек кенә булмасын, Равил Фәйзуллин яңача нигезләгән шигырь мәктәбе эштә, хәрәкәттә!   Миңа шагыйрьнең сүздә бөртекчәнлеге, китап әзерләүдәге таләпчәнлеге, гомумән, иҗат-язу эшчәнлегендәге җаваплылыгы ошый. Ул, китапларын халык хөкеменә чыгарганда, гаепләнүче яки шаһит кебек әзерләнә кебек. Һәр сүз үз урынындамы, җөмлә ятышлымы, аңларга җиңелме, халыкчанмы? Яңа басма әзерләгәндә, ул төзүчеләр, мөхәррирләр белән эшләүгә вакытын да, көчен дә кызганмый. Аның өчен сыйфатлы китап чыгару яхшы шигырь иҗат итүгә бәрабәр шикелле. “Китап ул бала кебек, аның язмышы өчен язучы ахыргача, укучылар күңеленә барып җиткәнче җаваплы”, - ди ул. Бу сүзләргә колак салу кирәктер. Аларны миллионга якын данәдә китап чыгарган шагыйрь әйтә!   Иҗат казанышларын бәһали белгән Сибгат Хәкимнең мәшһүр Бакый Урманчега адресланган мондый экспромты бар: “Шаккатам мин безнең Бакыйга – һәрбер эше аның вакыйга!” Минемчә, әлеге сүзләрне шагыйрь Равил Фәйзуллинга да юллап булыр иде. Аңа багышланган бу яңа кита-альбом да әдәбиятыбыз тарихында бер вакыйга рәвешендә кабул ителер дип ышанам".   Шулай ук укыгыз: Равил Фәйзуллинның "Гомер калейдоскобы" китабыннан иң кызыклы 13 ФОТО
---

--- | 27.02.2019

"Мине бу авылда бер генә малай да озатмады"

$
0
0
27.02.2019 Язмыш
Хәзер кыш көне мәктәп укучылары гына түгел, эш кешеләренең дә күбесе бер отпуск озынлыгындагы яңа ел ялларында рәхәтләнә. Үзем эшләгән чорларда яңа елга бары ике генә, ә укучыларга 10ар көн ял бирелә иде. Укучы вакытта ял итә-итә арып бетәсең, югары классларда укыганда урамда кар атышып, чана шуып та йөрү килешми, ә кич клубка чыгарга ярамый, укытучылар чиратлашып дежурда йөриләр.
Бервакыт, каникулның соңгы көннәрендә, җәяүләп, өч кенә чакрым ераклыктагы авылда яшәүче туганнарыбызга киттем. Сыйланып, кунак булырлык түгел инде тормышлары, безнекеннән дә кайтыш, сугыш ятиме гаиләсе. Миннән бер генә яшькә кече кызлары да бар. Шул кыз белән кич клубка чыктык. Клуб дигәннәре иске генә бер агач йорт. Тәрәзәләренең бер-ике өлгесенә фанера кадакланган. Клуб эчендә дә зәмһәрир суык, бары җиле генә юк. 15ләп кыз, малайлар җыелды. Авылның бердәнбер гармун шыңгырдатучы малае да бүтән авылга кунакка киткән икән. Ә утырып кына торсаң салкын тиячәк. Килгәч- килгәч бераз тузаннарны коясы килә бит инде. Клуб мөдире дигәннәре өч бала әнисе. Бер усалрак кызга ачкычын биреп, киткәндә утларны сүндереп, бикләргә кушып кайтып китте. Клубның суыклыгы... Урамда да 30ар градус суык иде.   Без бит әле теге кечкенә авыл клубында. Җитәкләшеп бастык, җырлы уен башланды: “Әлләрияләрия ләрия, гөлләрия ләрия, тимәгез кеше ярына, булсын ияләренә”. Уртага бер кызны чыгардылар. “Уртага чыктың да бастың, кемдә синең уйларың? Кемне уйласаң шуның белән, булсын кызыл туйларың”. Туйлар да сирәк, ару тормышлы гаиләдә генә уздырыла иде. Тагын бер кызга атап җырлыйлар: “Аякларыңда итек, урталарга чыгасың да, торасың матур итеп”. Кыз, чынлап та, килешле, аягында да өр-яңа кара киез итекләр. Ә күп кешедә, шулай ук миндә дә, олтан салынган, абый яки апаңнан калган, кунычлары сәлперәйгән иске итекләр. Тарткалап, йолыккалап дигәндәй бер ару гына егет-малайны уртага чыгардылар. Ычкынмакчы була, йолкына. Ычкынырсың, кечкенәдән эшләп, эләккәндә умырып ипиен, аертылган сөттән генә булса да катыгын ашап үскән авыл кызларыннан! Тикмәгә тыпырчынмаган икән, малайга җыр мондый: “Исемкәйләре Хөсни, чибәр кеше ярдан туймый, яр өстенә яр өсти!” Бу малай үз авылларында да шактый кызны озатып өметләндергән, килгән кунак кызларын да гел бу озата икән. Әтиле малай, өс-баш та ярыйсы гына, чибәрлек, буе-сыны да бар. Инде мине уртага алдылар. Нишләптер куркып, шул салкын клубта аркамнан тир бәреп чыкты. Алай ярамаслык җыр булмады үзе. “Вак кына, куак кына, авыр җырлар җырламагыз, ул бездә кунак кына”. Миннән соң уртага алынган кызны егете ташлаган икән. Аңа җырның мондые булды: “Исемнәре Әлләкем, Әлләкемнәр дә кавышкан, сез дә кавышырсыз бәлкем”.   Идән тузаннарын күтәреп, үрле-кырлы сикергәләп җылынышып беттек. Клубны җыештыручылар гел алышынып торды. Хезмәт хакын колхоз түли, ул бик аз иде. Яз-көз, җәйге яңгырларда тубыкка кадәр сазга батып, концерт, кино карарга яки берәр җыелышка килгән халык кайтып беткәч, җыештыручылар клуб идәнен тимер көрәк белән кырып чыгаралар, өйләрендәге эшкә яраклы һәркемне мәҗбүриләп, урам коесыннан су ташып, ярты төнгә кадәр юып, җыештыралар икән.   Шунысын да әйтим инде, мине бу авылда бер генә малай да озатмады. Фото: Пиксабай    
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА

--- | 27.02.2019

Үлгәннәргә – дога, исәннәргә кадер эләгәме?

$
0
0
27.02.2019 Дин
Өч көнлек дөньяда яшәвебезне раслаучы күңелсез вакыйгалар гел булып тора. Ел башыннан гына саный китсәң дә, үлем-җитемнәрнең исәбенә тиз генә чыгам димә. Бу хәлләр безгә – исәннәргә сабак бирәме? Бүген кайгы сөременә күмелеп хәсрәтләнәбез дә, иртәгә тагын онытылып дөнья кууны дәвам итәбез түгелме? Шул уңайдан Казандагы “Кабан арты” мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән әңгәмә кордык.
– Йосыф хәзрәт, якыныңны югалткач, берәрсе, үлгән артыннан үлеп булмый, яшәргә кирәк, дисә, нишләптер, ачу чыга. Синең туганың түгел шул, юкса алай сөйләмәс идең, дип күңелдә бураннар кузгала. Аннары тынычланасың, басы­ласың, югалту ачысы һәркемгә килүен аңлыйсың...   – Дөнья сынаусыз булмый шул. Бервакыт  Җәбраил фәрештә пәй­гамбәр янына килеп: “Әй, Мөхәм­мәд, күпме телисең, шул­кадәр яшә, әмма барыбер үлә­чәксең. Кемне теләсәң, шуны ярат, әмма аның белән барыбер аерыласың”, – дигән. Адәм баласы бу өч көнлек дөньяда барыбер камил бәхеткә ирешә алмаячак. Бәхет кайчак өеңә ишелеп кергән кебек тоелса да, ул бервакыт юкка чыга. Яшьлек егәрлеге картлык белән алышына, мәхәббәт уты бер көн сүнә, байлык көтмәгәндә бетә, якыннарың калдырып китә... Ахирәт бәхете генә мәңгелек. Шуңа күрә иман иясе бу тормышта үзенең көчен мәңгелек йортын төзүгә, камил бәхетен табуга сарыф итәргә тиеш.   – Бу көннәрдә сез дә якын дусларыгызның берсен – Габделкәрим хәзрәт Моратовны югалттыгыз... Бүген нинди хисләр чоңгылында яшисез?
  – Әлбәттә, мөнбәргә басып: “Мөэминнәр, сабыр булыгыз, сабыр­лыкның әҗере чиксез!” – дип вәгазь сөйләү артык авыр эш түгел. Әмма еш кына Раббың мөнбәрдән төшерә һәм: “Әйдә, бәндәм, үзең дә сабыр итеп кара әле”, – дип әйтә. Туганын югалткан, башына кайгы төшкән күп кеше­ләрне, имам буларак, еш юатырга туры килә. Үзеңә килгәндә, чыннан да, җиңел түгел икән. Габделкәрим хәзрәт белән 12 еллап Түбән Камада бергә эшләргә, көн саен диярлек бер казанда кайнашырга насыйп булды. Аннан язмыш мине Казанга, аны Мөслимгә җибәрсә дә, еш очрашып, телефоннан сөйләшеп тордык. Дустыбызны үз кулларыбыз белән гүргә иңдерсәк тә, күңел әле дә ышанмый. Мәчеттә булганда да, кояш кебек балкып, ихластан елмаеп килеп керер кебек. Мөслим каймак­ларын гел күтәреп килә иде. Раббым үзен оҗмах җимешләре белән сыйласа иде.   – Якынын югалту адәм баласын үзгәртәме?
  – Борынгы кабер ташларында еш кына: “Үлем вәгазь буларак җитә”, – дигән сүзләр очрый. Чыннан да, якын кешеләрнең китүе каткан күңелләрне җебетә, очынып киткәннәрне җиргә төшерә, дөнья куудан акылын җуйган­нарны акылга китерә. Өч көнлек дөньядан күбрәк алыйм дип, чабып, кеше күпме гомерен сарыф итә, башкаларны рән­җетә... Кайчак якыннарың белән күрешеп, рәхәтләнеп сөйлә­шер­гә дә, утырып чәй эчәргә дә вакыт юк. Кәр­җин этеп, 3–4 сәгать кибеттә йө­рергә вакыт табыла, күрше урамда яшәүче апа-абый­сына кереп, ярты сәгать аның белән утырып торырга юк вакыт дигәннәре... Газиз әти-әни­ләр­нең, әби-бабай­ларның кадерен дә күп вакыт югалткач кына аңлыйбыз.   – Кеше үлгәч, аны мактыйлар, олылыйлар, аңа исән вакытта ишетмәгән матур сүзләр­не яудыралар. Нәкъ Тукай ши­гырендәгечә килеп чыга. Кеше кадере нишләп үлгәч кенә арта икән?
  – Кешенең табигате, нәфсияте шундый, күрәсең. Шуңа күрә Аллаһ та безне еш кына нигъ­мәт­ләреннән мәхрүм итеп тора. Авыру килгәч кенә саулыкның ни­кадәр зур бәхет икәнен аңлыйсың. Хыянәт ачысын татыгач, тугры дусның кадерен белә башлыйсың. Аерылышып торгач, бергә булу­лар­ның рәхәтен тоясың.   – Яшьли киткәннәрне озат­канда, теге дөньяда да яхшы кешеләр кирәктер шул, дигән сүзләрне еш әйтәләр...   – Кемгә кайда яхшырак икәнен Аллаһы Тәгалә белә һәм хәл итә. Әлбәттә, якыныңны яныңнан җибәрәсе килми. Тик... Бер ана үз баласын ничә еллар яман авырудан дәвалады, хастаханәләрдә озак ятып иза чикте, бичара. Бер көнне балакае китеп барды. Әлбәттә, ана йөрәгенә бик авыр. Әмма гөнаһсыз сабыйга яман шеш энәләре өстендә газап күреп ятканчы, Раббысы янында, оҗмах бакчаларында кош булып очып йөрүләре хәерлерәк түгелме икән? Раббым безне бала кайгыларыннан сакласын!   – Юл хәвефе шулкадәр күбәйде. Ашыгулар һәлакәткә илтүен дә аңлап торабыз, ләкин башкаларның гыйбрәтеннән сабак ала белмибез.
  – Шулай шул, юллар да яхшыра, машиналарда да иминлек сис­темасын камилләштерәләр кебек. Тик күп нәрсә рульгә утыручыдан тора. Шәһәр эчендә йөр­гәндә дә, кайчак шундый кеше­ләргә тап буласың: әйтерсең лә ул – дөньяның кендеге һәм барысы аның тирәли әйләнергә тиеш. Мондый адәм шәһәр урамында үзеннән башка һичкем юк дип белә. Юлда ашыгып, бер-берсен узышып, чабышучылар да очрый. Борынгылар: “Әгәр берәү сине дөнья эшендә узса, син аны ахирәт эшендә уз”, – дигән. Берәү 100 сум сәдака бирсә, син 1000 сум бирергә тырыш. Берәү мохтаҗ гаиләгә ярдәм итсә, син ике гаиләгә ярдәм ит. Дөньяда барысын да узу мөмкин түгел, изге гамәлләрдә ярышырга, башкаларны узып китәргә омтылырга кирәк.   – Һәркемнең дөньялыкта үз программасы була. Ул туганда ук аның маңгаена языла. Программа тулгач, бәндә бер минут, бер секунд та яши алмый диюләрен ничек аңлатасыз?
  – Хәдистә китерелгәнчә, бала ана карынында чакта, 120 көннән янына күктән фәрештә килеп җан өрә һәм аңа атап язылган язмышын калдыра. Бала әле тумаган, ә бу дөньяда ничә ел, ничә ай, сәгать һәм мизгел яшәве бил­геләнгән. Вакыт җитү белән үлем фәрештәсе кешенең җанын алып китә. Ул вакытыннан алда да килми, соңга да калмый. Кешенең әҗәле якынаюга йә авыруы кө­чәя, яки аңа таба йөк машинасы кузгала, юлда бозлавык барлыкка килә... Кыскасы, аңа язылган үлем якынлаша. Самолетка утырмаса, поездда үләр иде, өендә ятса, йөрәге тота яки ятагыннан егылып төшә...   – Үлем үкенечсез булмый. Үкенүдән файда юк икәнне дә аңлыйсың, ләкин уйларыңны тәртипкә китергәнче шактый вакыт уза... Якынын җирләгән кешеләргә ничек тынычланырга, нинди догалар укырга?   – Үлем турында уйларга да, ишетергә дә теләмибез. Юкса ул бусаганы һәркем үтәчәген дә беләбез. Кызганыч, совет тәр­биясе халкы­бызның үлемгә булган карашын тамырдан үзгәртте. Үлемнән соң тормыш юк, үлдең дә беттең, аннан кем кайткан, аны кем күр­гән, дип сөй­ләп йөриләр. Кешенең күңелен ахирәт тормышыннан өзү өмет­сезлек чокырына төшерә, югалту кайгысын тагын да арттыра. Әби-бабайла­рыбыз да газиз туганнарын югалт­кан, ләкин аларны: “Оҗмах бакчаларында очрашырга язсын”, – дигән ышаныч яшәткән, шул көч биргән. Югалткан туганнары белән җән­нәт­тә очрашу һәм шунда мәңге бергә яшәү өчен изге гамәлләр кылганнар, мәрхүм­нәргә көн-төн догада булганнар. Бүген исә имансызлыгыбыз аркасында өмете­безне өзеп куйдык. Җәннәткә эләгү өме­те белән яшәү мөсел­манга көрә­шергә көч-дәрт биргән. Ул үзенең хыялларында газиз баласын, ирен, хатынын, әти-әнисен оҗмах­та итеп күргән, үзе дә шунда булу өчен тырышкан. Мәрхүмнәр өчен файда китерә торган гамәл­ләр күп. Алар рухына Коръән укулар, дога-истигъфар кылулар, сәдака бирүләр, хаҗ кылулар... Тик болар хакында аерым сөйләшергә ки­рәктер...
Фәния АРСЛАНОВА

--- | 27.02.2019

1 яшьлек сабыйның башы кысылган

$
0
0
27.02.2019 Хәвеф-хәтәр
Иглин районының Алаторка авылында пластик утыргыч белән уйнаганда 1 яшьлек кыз баланың башы кысылып кала, кыз башын кире чыгара алмый изалана. Әти-әнисе баланы үзләре әсирлектән коткарырга тырыша, әмма файдасыз.
Арытаба сабыйның әти-әнисе  республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының авария-коткару хезмәтенә илтәләр. Коткаручылар махсус кораллар белән пластик утыргычны кискәлиләр һәм кыз баланың башын азат итәләр. Балага медицина ярдәме таләп ителми.   Нарасыйларыбызны күздән яздырмыйк!   
---

--- | 27.02.2019

Авыруны трактор чүмечендә алып барган өчен, авыл башлыгын җәзага тартырга таләп итәләр

$
0
0
27.02.2019 Авыл
Апас районының Урта Биябаш авылында авыруны ашыгыч ярдәм машинасына кадәр трактор чүмеченә утыртып алып барганнар. Шуның өчен Татарстан прокуратурасы авыл башлыгын җәзага тартуны таләп итә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
66 яшьлек авыру хатынның хәле авыр булганга, фельдшер аны ашыгыч ярдәм автомобиленә кадәр җәяү җибәрергә курыккан. Шуңа күрә авыруны трактор чүмеченә утыртып алып барганнар, дип хәбәр иткән идек.   «Күзәтчелек ведомствосы белгечләре массакүләм-мәгълүмат чараларында чыккан мәгълүматны тикшергән. Алар Урта Биябаш авылында юлларны вакытында кардан чистартып бетермәүләрен ачыклаган», - диде Галиев.   Нәтиҗәдә, Шәмбалыкчы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесеннән барлык хокук бозу очракларын бетерүне, ә гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тартуны таләп иттеләр, дип язаТатар-информ.   Моннан тыш, аңа карата, юлдагы хәрәкәткә каршылыкларны вакытында бетерү буенча чаралар күрмәгән өчен, административ эш кузгаттылар. Карарны судка җибәрделәр, диде Галиев.  
---

--- | 27.02.2019

85 меңнән артык пенсионер «Интернет әлифбасы» программасы буенча укулар узган

$
0
0
27.02.2019 Җәмгыять
2018 елда Россиядә яшәүче 85 меңнән артык пенсионер «Интернет әлифбасы» программасы буенча укулар узган. "Ростелеком" һәм Россия Федерациясе Пенсия фонды "Интернет әлифбасы" проектын оештыручылар 2018 елга йомгак ясый.
Россиянең 85 976 гражданы компьютерда һәм Интернетта эшләү буенча өлкән буын кулланучылар өчен курслар тәмамланды.   Программа 2014 елның сентябрендә старт алган вакыттан алып 2016 ел ахырына кадәр, проектта 100 мең кеше, 2017 елда тагын 65 мең кеше катнашкан.
Партнерлар яңалыгы
---

--- | 27.02.2019

Казанда А гепатиты белән авыру очрагы теркәлде: чирнең бәдрәф аша да таралу куркынычы бар

$
0
0
27.02.2019 Медицина
Бу көннәрдә Казан федераль университетында эшләүче бер хезмәткәрнең А гепатиты белән авыруы ачыкланды. Мондый очрак­лар республикада, сирәк булса да, килеп чыгып тора. Гепатит халык телендә “сары” авыруы дип атала.
А гепатиты белән авыручы хезмәткәрне хастаханәгә салганнар. Әйләнә-ти­рәдә йо­гышсызландыру эш­ләре башкарылды һәм тиз арада чиргә каршы вакцина ясарга тотындылар. Вакцина уку йор­тындагы хезмәт­кәр­ләргә һәм ир-ат студентларга гына ясалачак. Моның сә­бәбен дә аңлаттылар: чирнең  бәдрәф аша да таралу куркынычы бар икән.   Йогышлы чир табылдымы, халык, ул  башкаларга да йокмасмы, эпи­демия дәрә­җә­сенә җит­мәсме, дип шик­ләнә башлый. Сәламәтлек саклау министр­лы­гының штаттан тыш баш эпидемиологы Наталья Ивой­лова, куркырга ки­рәк­ми, вәзгыять тыныч, дип белдерде.   Гепатит – бавыр тукымалары ялкынсыну авыруы, аны нигездә йогышлы вирус китереп чыгара.  Аның А, В, С, Д, Е төрләре бар. Кайбер вируслар бавыр циррозына, яман шешкә ките­рергә мөм­кин. А гепатиты гадәттә кискен бавыр авыруларына әй­ләнми. Чир бер кешедән икен­­че кешегә азык-төлек, су аша да, җен­си юл белән дә күчә ала. Эпи­демиологлар  аны еш кына “юылмаган куллар” чире дип тә атый.   Роспотребнадзорның Татарстандагы идарә­сен­нән алынган мәгълүмат­лар­га күз салсак,  узган ел А гепатиты белән республикада 108 кеше, 2017 елда 182 кеше авырган. “Әлеге чир эчәк инфекциясе шикелле тарала, – ди табиб-ин­фек­ционист Халит Хәйрет­динов. Аңа каршы вак­цина бушлай ясалырга тиешле  илкүләм  календарь исем­легенә керми. Шу­ңа кү­рә аны ясату мәҗбүри тү­гел”. Белгеч аңлатуынча, эпидемия таралу куркынычы булганда гына А гепатиты белән авырый башлаган кеше бе­лән аралашканнарның барысына да ясала. Коллектив оч­рагында шулай, ә гаи­ләдә бе­рәр кеше авырып кит­сә, башка гаилә әгъза­лары ниш­ләргә тиеш? Халит Сәү­бән улы әйтүенчә, иң беренче итеп, поликлиникага барып, участок табибы белән киңә­шә­ләр. Ул нәрсә эшләргә ки­рә­ген үзе хәл итә яки эпидемиологка җибәрә. Кайчан да булса аңа каршы прививка ясаткан икән, ул кабат эш­лән­ми. Гаилә әгъза­ларына да вакцина бушлай ясала. Узган ел Балтач районындагы шундый очраклардан соң 395 кешегә вакцина ясалган иде. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов әйтүенчә, аңа 500 мең сумнан артыграк акча тотылган. Авы­ручыларның саны ун ке­шедән кимрәк булган, ә алар белән аралашучылар 400гә җиткән.       Федераль университетта авырып киткән хезмәткәр дә башка кешеләр белән тыгыз элемтәдә торган, шуңа күрә аның чир тарату куркынычы зуррак. “А гепатиты кисәк кенә килеп чыга торган чир түгел, – ди Халит Хәйрет­динов. – Иң элек саклану чаралары күрергә киңәш итәбез. Кулларны чиста тоту гына җитми. Сатып алынган яшел­чә, җиләк-җимешне кай­нар суда тотарга кирәк. Аның беренче билгеләре эчәк ин­фекциясенә охшаш: температура күтәрелә, күңел болгана, эч авырта. Берника­дәр вакыттан күз алмасы саргая, бәвел тоныклана”.   А гепатитына каршы ясалучы вакцинаның бәясе шактый кыйммәт булып чыкты. Әйтик, Казандагы “Спасение” поликлиникасында өлкәннәр өчен бер тапкыр вакцина ясату 1 мең 570 сумга төшә. “Прививка кадатканчы, терапевтка керергә туры киләчәк, аның хезмәте – 420 сум”, – дип җавап бирделәр безгә поликлиникадан.   Яшел Үзән районы балалар табибы Фәрит Әкбәров исә соңгы елларда үзләре­нең участогында балалар­ның андый чир белән авырмаганын әйтте. 1980 нче еллар башында Урта Азиядә эшләп кайттым. Менә анда гепатит тагын да киң таралган иде”, – ди педиатр. Мо­ның сәбәбен сорагач, белгеч А гепатиты ви­ру­сының эчәк инфекциясе шикелле шулай ук пычрак куллардан да йогуын ассы­зык­лады. Балаларга азык-төлек, уенчык­лар аша да иярергә мөмкин. “Чир вирусы берәр төбәктән килеп кермәсә, аның белән беркем дә авырмый, грипп шикелле тиз генә килеп чыкмый ул”, – ди Фәрит Әкбәров.   Авыл табибы янына, А гепатитына каршы вакцина ясатасы иде, дип килүчеләр юк икән. Хәер, аны авылда ясамыйлар да. Теләге булган кеше  районга яки Казанга җибәрелә. А гепатитына каршы вакцинаны беренче чиратта йогышлы авырулар буенча вәзгыять тыныч булмаган илләргә чыкканда, йогышлы авырулар белән эш­ләү­че медицина хезмәткәр­лә­ренә, бавыр авыртуларыннан интегү­че­ләр­гә ясатырга киңәш итәләр. “Медицина тармагында 35 елдан артык эшләп, түләүле прививка ясатыйм әле, дип килүче­ләрне бик сирәк күр­гәнем бар. Безнең халыкның вакцинага карашы тискәре, мәҗ­бүри, бушлай бил­гелән­гә­ненә дә каршы төшәләр. Сораштыра башласаң, сә­бәбен дә аңлата алмыйлар, – ди табибә Гөл­зада Корнилова. – Йогышлы чирләр генә тарала күрмәсен инде!”
Фәния АРСЛАНОВА

--- | 27.02.2019

Машина йөртүчеләр өчен 3 хәбәр

$
0
0
27.02.2019 Җәмгыять
Юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, Дәүләт Думасына, машина йөрткәндә тәмәке тарткан өчен, штраф кертергә тәкъдим иткәннәр. Әлегә закон хуплау тапмаса да, социаль челтәрләрдә бу хәбәр автомобиль йөртүчеләр арасында шау-шу уятты.
Күпләр тәмәке тарту машина йөртүгә комачауламый дип саный, белгечләр исә закон кабул ителә калса, рульдә чакта да тәмәкедән аерыла алмаган кимендә 15 миллионлап шоферга штраф салынырга мөмкин дип фаразлый. Ә менә машина йөрткәндә телефоннан сөйләшкән өчен штрафларны арттырырга кирәк дигән тәкъдимне хуплаучылар табылган. Телефонны навигатор урынына куллану да шоферның игътибарын читкә юнәлтә икән.   * * * Дәүләт Думасының энергетика буенча комитеты газ ягулыгы белән эшли торган машиналарга бушлай парковка булдырырга тәкъдим иткән. Быел Россия төбәкләренә, яңа газ станцияләре төзү һәм транспортны газ ягулыгына күчерү максатында, 4 миллиард сум акча бүлеп бирергә җыеналар.   * * * ЛДПР партиясе депутатлары Дәүләт Думасына беркетмә тутырмыйча гына машинаны эвакуацияләү өчен штраф кертү турында закон проектын әзерләгән, дип хәбәр итә РИА «Новости». Әгәр дә закон кабул ителсә, дөрес эвакуацияләмәгән оешмаларга 30-50 мең сумга кадәр штраф яный. Гадәттә, шофер тиз арада килеп җитсә дә, салонда калу сәбәпле автомобиль документларын күрсәтә алмагач, машинаны штраф стоянкага алып китәләр иде. Яңа закон нигезендә, депутатлар документларны салоннан алырга мөмкинлек бирергә тәкъдим итә.
---

--- | 27.02.2019

Бөтен бәла пластик тәрәзәдә?

$
0
0
27.02.2019 Җәмгыять
Быелның беренче ике атнасында гына да Магниторск һәм Шахта шәһәрләрендәге газ шартлау сәбәпле йортлар җимерелде, кешеләр вафат булды. Әлеге фаҗигалар шактый шау-шу тудырды, күпләрне хафага салды.

Газ шартлау очраклары моңарчы да булгалап торды торуын. Статистика мәгълүматлары буенча, 2000нче елларга кадәр газ белән бәйле вакыйгаларда елына 10-15 кеше үлсә, соңгы елларда андыйларның саны арта бара. 2019 ел исә, мөгаен, башка елларга караганда күпкә аерылып торыр, чөнки газ шартлап җимерелү аркасында 44 кешенең гомере өзелергә өлгерде инде.

Үзем Дәүләт янгын күзәтчелегендә эшләгән дәвердә безнең шәһәр объектларында да газ белән бәйле фаҗигале хәлләр гел чыккалап торды. Газ баллоннары урнаштырылган машиналардан газ чыгып тору сәбәпле, берничә тапкыр гараж-төзелеш кооперативларындагы гаражларда шартлаулар булды, җимерелгән конструкцияләр астында калып кемнәрнеңдер гомерләре өзелде. Газ белән эшли торган машиналарда йөртүчеләрнең тәмәке кабызуы да кайчак пешү җәрәхәтләре алу белән төгәлләнде. Газ плитәсеннән киемнәргә ут кабу очраклары еш күзәтелде. Хатын-кыз аш-су пешергәндә саксызрак кылана бит ул, җитмәсә гүзәл затларыбыз синтетик кием кияргә яраталар. Синтетик материалдан тегелгән киемнәр тиз кабынып янучан шул, зыян күрүчеләр аларны салырга да өлгерә алмый калалар. Яулыкларына ут кабудан гына да әллә ничә әбинең гомере өзелде. Аш-су бүлмәсендә чебеннәргә дихлофос сиптереп йөргән бер әбинең кулындагы баллонга эшләп утырган газ плитәсе ялкыныннан ут кабып шартлады. Пешү җәрәхәтләре алган әби сырхауханәдә үлде. Улының чалбарын ацетон белән чистартып утырган япь-яшь ханым газ плитәсендә чәй кайнап утырган конфорканы сүндеререгә үрелүе аркасында гына кара гүргә кереп ятты. Газ плитәсенә утыртылган табалардагы майга ут капкач, аңа су сибү сәбәпле тән җәрәхәтләре алучылар да, йорт-җире янып бетүчеләр дә булды.   Шулай да күңелгә иң уелып калганы дип 1994 елның 28 гыйнварында, сәгать кичке бишенче киткәч, Яңа шәһәрнең 13/04 йортында булган газ шартлау вакыйгасын әйтер идем. Ул көнне минем очраклы рәвештә генә шул йорт яныннан үтеп барышым иде. Юл аркылы чыгарга дип борылуым булды – көчле шартлау тавышыннан сискәнеп, артка борылып карадым. Шул секундта ук икенче каттагы бер фатир тәрәзәсеннән рамнарны чәчеп зур ут шары бөркелде. Якындагы кибеткә йөгереп кереп, телефоннан янгын сүндерү хезмәтенә чылтыратканда, анда инде шартлау турындагы хәбәрне алганнар, янгын сүндерү машиналары юлга кузгалган иде. Мин дә вакыйга урынына ашыктым.   Подъезд төбендәге бетон плитә өстенә чыгып ауган, ялкын ялмап алудан тән тиресе сап-сары төскә кергән, йөзе канга буялган ир кеше гәүдәсе... Танырлыгы да калмаган хатынны күтәреп җиңел машинага таба йөгерүче ир... Барлык бүлмәләре дөрләп янучы өч бүлмәле фатир, бетон кисәкләре белән бергә авып төшкән подъезд ишеге, күп сандагы пыяласыз тәрәзәләр... Болар бар да газ шартлауның беренче күренешләре генә иде.   Бераздан моңа вакыйга урынына төрле яктан йөгерүче халык төркеме, подъезд төбендә әрле-бирле йөгерешүче кешеләр, янгын сүндерү, милиция, ашыгыч ярдәм машиналарының сиренасы өстәлде. Кемнәрдер йөрәкләрен тотып сыгылып төште. Болар күбесенчә эштән кайтып килүче, балалары фатирларда үзләре генә калуы ихтимал булган ханымнар иде. Кешеләрне подъезддан эвакуацияләү, анда беркемне дә кертмәү максатында тезелгән милиция хезмәткәрләре сафы аша: “Балам фатирда үзе генә, дүртенче кат, 124нче фатир, зинһар коткарыгыз”, – дип ачыргаланып кычкырган ана авазы әле дә колак төбендә яңгырап тора кебек.   Утны сүндергәннән соң үткәрелгән тикшерү вакытында янгын чыккан фатирда шартлаган ике газ баллоны табып алынды. Ул чорларда яңа төзелгән йортларда газны соңартып тоташтыралар иде. Әлеге 10 катлы йорт инде ике ел элек үк файдалануга тапшырылса да, үзәкләштерелгән газ бирү системасы нишләптер эшләтелмәгән. Шуңа күрә йортта яшәүчеләр үзбелдекләре белән газ плитәләренә газ баллоннары тоташтыра башлаганнар икән. Бу фатирның хуҗасы да ул көнне ике газ баллонына газ тутыртып, фатирына кертеп куйган. Күрәсең, газны күп итеп тутырганнар, салкыннан җылыга кергәч баллондагы газның басымы артып, баллоннар ярылган. Фатирдагы 38 яшьлек хуҗабикә югалып калган. Аскы катта яшәүче 50 яшьлек ханым шунда ук газ исен сизеп алган. Ул шушы ук подъездда яшәүче милиция хезмәткәренә мөрәҗәгать итеп, икәүләп газ чыккан фатирны эзли башлаганнар. Подъездга чыккан газ алар әлеге газ чыгып торган фатирның ишек звоногы төймәсенә баскач кабынгандыр дип фарыз ителде. Шулай итеп, ханым да, милиционер да, фатир эчендәге хуҗабикә ханым да ут эчендә калганнар. Аскы каттан күтәрелгән ханымның гомере сырхауханәдә өзелде. Милиционерның исә кул чуклары гарипләнде, йөзендә яну-пешү җәрәхәтләре эзе калды. Шул сәбәпле ул яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр булды.   Янгынны сүндерү вакытында янгынчылар һәм милиция хезмәткәрләре шушы подъезддан гына да тагын 8 пропан баллоны алып чыктылар. Ә бөтен йорт буенча аларның саны күпме булгандыр, билгесез. Ни өчендер ул елларда кешеләр газ шартлаудан йортлар җимерелергә мөмкин дип уйламыйлар иде.   Газ шартлаудан лифт шахтасы шактый зарар күреп, фатирларның ишекләре каерылып төшсә дә, беренче һәм икенче каттагы кайбер фатирларда бүлмәләрне бүлеп торучы диварлар ауса да, йорт конструкциясенә җитди зыян килмәде. Җимерелүләр булмады, чөнки газ шартлау дулкыны иң беренче чиратта тәрәзәләрне алып очырды, шул сәбәпле йорт конструкцияләренә басым күпкә кимегән, күрәсең.   Хәзерге йортлар ни сәбәпле газ шартлаудан җимерелә башлады соң? Үткәрелгән тикшерүләр моның сәбәпләренең берсе пластик тәрәзәләр дип тапты. Экспертлар фикеренчә, әгәр дә фатир тәрәзәләре агачтан булса, фаҗигаләр мондый ук коточкыч булмас иде. Бу пластик тәрәзәләрнең газ шартлаганда барлыкка килгән басымга бирешмәве, шул сәбәпле газ шартлау вакытында диварларга, түшәмнәргә һәм йортның башка конструкцияләренә тәэсир итүче җимергеч көчнең күпкә артуы белән аңлатыла. Әлбәттә, бөтен кеше дә мондый фикер белән килешеп бетми. Әмма бүгенге көндә Дәүләт Думасы каравына күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне фатирларының пластик тәрәзәләрен агач тәрәзәләргә алмаштырырга мәҗбүр итә торган тәкъдим дә каралып ята. Бу мәсьәләдә нинди карар кабул итәрләр, әлегә билгесез. Шулай да белгечләрнең Магниторск шәһәрендәге газ шартлау буенча әйткән фикерләрен дә искә алмый калмаслар. Аларның исәпләүләре буенча, гаять куәтле җимергеч көч барлыкка килүдә нәкъ менә тәрәзәләр зур роль уйнаган да инде. Тик тәрәзәләрне алмаштыру гражданнарның кесәсенә бик нык сугачак бит, анысын ничек хәл итәрләр. Гади генә исәпләүләр дә стандарт ике бүлмәнең тәрәзәләрен алмаштыру чыгымының кимендә 100 000 сум чамасы булачагын күрсәтә икән.   Шулай да газ шартлавын булдырмауны хәл итүдәге төп факторның кеше үзе икәнен беркем дә инкарь итмәс. Димәк, торак йортларда яшәүчеләргә иминлек кагыйдәләрен аңлату эшләрен һичкайчан булмаганча оештырып җибәрергә кирәк. Тәртипсез тормыш алып бара торган фатирлар ныклы күзәтү астына алынырга тиешләр. Чөнки алар йортта яшәүче барлык кешеләрнең тормышын куркыныч астына куялар. Кануннар белән, кирәк икән, юньсез фатирларның газын аерып кую мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәктер. Газ шартлау белән бәйле фаҗигаләр бүтән кабатланмаса иде инде.   Җәүдәт ХАРИСОВ. Чаллы.
---

--- | 27.02.2019

Буа "главасы"Данир Сабиров тәнкыйтенә җавап кайтарган

$
0
0
28.02.2019 Шоу-бизнес
Юмор остасы Данир Сабиров Буа мәдәният йортын тәнкыйтьләде. Моны ул үзенең Инстаграм социаль челтәрендә дә белдергән. Бу хәл турында артист белән “Татар-информ” хәбәрчесе аралашты.
“Буа мәдәният йортында ел саен шундый салкын була. Аның түбәсе җылытылмаган, астында су җыелган диләр эшчеләре. Шуңа күрә анда җылы түгел, җылылык юкка чыга бара. Ә болай ягу системасы эшли. Буа шәһәренең мәдәният йортында әбиләрнең калын киемнәрдән утыруы бер дә матур түгел инде”, - диде Данир Сабиров.   Буа районы башлыгы Марат Җәббаров, әлеге сүзләр белән килешеп: “Безнең мәдәният йорты авария хәлендә, бер тапкыр да ремонтланмаган, 1973 елгы булса кирәк. Түбәсеннән су үтеп керә, подвалы тулы су. Ул Буаның иң хурлыклы объекты булып тора. Әлегә берни дә эшләп булмый, бик күп акча кирәк”, - дип белдерде.   Аның сүзләренчә, клубның реконструкция проектын инде эшли башлаганнар, дип яза агентлык. Проект эшен бетергәч, хөкүмәткә мөрәҗәгать итәчәкбез. Аны реконструкцияләү өчен генә дә 270 млн күләмендә акча кирәк.  
---

--- | 28.02.2019

Казанда "Исәнмесез?!."спектакле премьерасы көтелә

$
0
0
28.02.2019 Мәдәният
Камал театрында Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча "Исәнмесез?!." спектакленең репетицияләре бара. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссамы - Сергей Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов.
Режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең драматург Мансур Гыйләҗев белән тандемы утыз ел элек, диплом спектакле «Бичура»ны куйганда ук оеша. Алга таба «Казан егетләре» һәм шул ук спектакльнең дәвамы иҗат ителә. Аннары озак кына иҗади тәнәфестән соң «Курчак туе» куела, менә хәзер «Исәнмесез!?.» Башта пьеса киносценарий буларак языла һәм театр соравы буенча сәхнә өчен яраклаштырып үзгәртелә.   Әсәрнең нигезендә гади татар гаиләсенең тормыш тарихы - еллар үтү белән бердәмлек хисләрен югалткан биш бертуган арасындагы мөнәсәбәт ята. Геройлар бер өзелгән туганлык җепләрен яңадан ялгый алырмы соң? Әлбәттә, әлеге бер гаилә тарихында җәмгыятьнең, милләтнең бүгенге халәте дә чагылыш таба.           
---

--- | 28.02.2019

Кешеләр ашаучы гаиләгә суд карары чыгачак

$
0
0
28.02.2019 Криминал
Краснодар суды ирен җинаятькә тарткан Наталья Бакшееваны 10 елга ирегеннән мәхрүм итү турындагы карар чыгарган. Бу хакта Риа Новости хәбәр итә. 2017 елны табын янында кәеф-сафа корып утырганда хатын ирен таныш хатын-кызга көнли. Ул аны иренә үтерергә куша. Ир кеше хатыны сүзен тыңлап, аны үтереп, кисәкләргә бүлгәләп бетерә.

Каннибал хатын-кызны үтереп кенә калмый, аның бүлгәләнгән әгъзалары белән селфи да ясый.

Мәетне берничә көннән соң чыгарып ташланган җирдән эшчеләр табып алып, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Җинаятьче ир белән хатын яшәгән тулай торакта тентү вакытында тозлы суга салынган фрагментлар, суыткычта катырылган ит табыла. Тикшерү барышында аларның үтерелгән хатын-кыз тәненнән кисеп алынган булуы ачыклана.   Бакшеева гаебен танымаган. Ире исә туберкулез табылу сәбәпле, дәвалау учреждениесендә ята. Фото: Пиксабай
---

--- | 28.02.2019

Парлы сүз – кабатлауның бер төре. Кирәклеме, кирәксезме?

$
0
0
28.02.2019 Ана теле
Соңгы язмабыз бәян ителгәннән соң үткән атна сөйләмебездә “Ана теле” гыйбарәсенә бай булды. Чөнки ул Матбугат.руда Халыкара туган тел көнендә урнаштырылган иде. Шәхсән үземне дә таныш-белеш, иҗатташларым, шәкертләрем, шул җөмләдән Әтнә районы Югары Шашы мәктәбе мөгаллимнәре һәм укучылары Туган тел көне, язмам басылып чыгу уңаеннан котладылар.
Форсаттан файдаланып, үзем  дә аларны, янә хөрмәтле сайтыбызның тырыш, игътибарлы журналистларын, барлык интернетчыларыбызны ихластан тәбриклим, яңадан-яңа иҗат казанышлары телим. Ана телебез илһам чыганагыбыз булудан туктамас, сөйләмебез тагын да тәэсирлерәк, үтемлерәк булсын өчен тырышырбыз дигән өметтә калам.   Шундый күтәренке халәттә язмабызны дәвам иттерәбез.     Телебезнең кабатлау канунын өйрәнү-үзләштерү өчен иң кулай чара ул татар теленең асыл сыйфатларыннан берсе – парлы сүзләр, дигән идек. Шул дәлилгә  тәфсиллерәк  тукталыйк әле.     Фәлән кеше телне төпле белә, аның сөйләме чын татарча – үтемле, тәэсирле, аһәңле, дип бәяләнә икән, бу сөйләм, иң беренче чиратта, парлы сүзгә бай булыр; язучыларыбыздан Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Бәширев, Хәсән Сарьян һ.б. тел осталарының әсәрләрен бүгенге язучыларныкы белән чагыштырып карагыз, соңгыларында парлы сүзләрнең ким булуын, шул сәбәпле әсәрләренең сәнгати-хисси үтемлелегенең дә кайтыш булуын тоярсыз. Яисә матбугатта күренекле язучы, журналистларның, халык хәбәрчеләренең татарча уйлап язган язмаларын урысчадан тәрҗемә ителеп бастырылган язмалар белән чагыштырып карагыз, һич шикләнмичә әйтә алам, соңгыларында парлы сүз бермә-бер ким булыр яисә бөтенләй булмас, чөнки аларда татарның милли рухы, милли фикерләү нечкәлекләре чагылып җитмәгән булыр. Әйтик, күпчелек газетның яңа ел алды саннарында “якынаеп килүче Яңа ел” диелә, ә оста журналист “менә-менә килеп кергән Яңа ел”, ди. Гомәр Бәширев әйткән “тел мамыгы” менә шушындый энҗе бөртекләреннән җыела да инде.     Парлы сүзләргә, аларны тел һәм гыйлем чарасы буларак куллану үзенчәлекләренә тукталыйк әле. Әйткәнебезчә, телебез фәнендә алар турында мәгълүмат инде аз түгел. Тик, аяныч ки, парлы сүзләр дә, башка лексик берәмлекләр кебек үк, күбрәк форма ягыннан тикшерелгән һәм классификацияләнгән. Аларны җентекле анализлаган Г.Әхәтев, мәсәлән, башлыча, төзелеше, ясалышы ягыннан күзәтә; парлашу модельләренә карап 13 төркемгә, компонентларының тотрыклылык дәрәҗәсенә карап – ике, төрләнү-төрләнмәүләренә карап ике төркемгә бүлә, ә мәгънә ягы бер генә аспектта карала һәм ике төркемгә бүленә: туры мәгънәле парлы сүзләр (ата-ана, савыт-саба һ.б.), күчерелмә мәгънәле парлы сүзләр (ул теш-тырнагы белән каршы торды ( Әхәтев Г.Х. Хәзерге татар теленең лексикологиясе. Казан, 1979, 63–68 бит).     Ф.Ганиев исә парлы сүзләрнең мәгънә-семантик ягын тикшерә. Менә нинди мәгънә белдерелүе аерып күрсәтелә: күплек, җыелмалылык (дус-иш, кардәш-ыру, туган-тумача һ.б.), хәрәкәт, тавышның кабатлануы (шык-шык, бак-бак, шыгыр-шыгыр һ.б.), фамильярлык, пародия максатында хис төсмере (карт-коры, чокыр-чакыр, карчык-корчык һ.б.), абстракт җыелмалылык (уку-укыту, күз-колак, ашау-эчү һ.б.), тискәрелек, түбәнсетү (бүләк-санак, артык-портык һ.б.), билгесезлек (кеше-мазар, күрше-фәлән һ.б. (“Лексика и стилистика” дигән китаптан; Казань, 1982, 22–26 бит).     Парлы сүзләрнең мәгънәви мөмкинлекләре болар белән генә бетми, әлбәттә.  Шулай да башта парлы сүзләр арасында бер мәгънәлеләре дә барлыгын искә төшереп китик. Мәсәлән: 1) битараф төркем (ат-ат уйнау, буйдан-буйга, кара-каршы, кирәк-ярак һ.б.), 2) терминнар (әкәм-төкәм, мал-туар, кием-салым, тимер-бетон, тормыш-көнкүреш һ.б.). Күренә ки, термин функциясенә битараф парлы сүзләр дә җәлеп ителә (гореф-гадәт, киҗе-мамык, тимер-томыр һ.б.) яисә битараф парлы сүзгә иҗтимагый төсмер бирелә (мәсәлән, ипи-тоз кунак каршы алганда тантаналы рәвештә тапшырыла торган бүләк символы атамасына әверелгән). Парлы сүзләр ясала тора (атом-төш, күн-галантария, нефть-химия һ.б.).     Шулай да, кабатлап әйтәбез, парлы сүзләр мәгънә төсмерләренең бихисап күплеге белән аерылып тора. Алар гомуми мәгънәле сүзләрнең мәгънә төсмерләрен ачыклау, конкретлаштыру өчен файдаланыла да. Сөйләм барышында аларны кулланып, мәгънәне тулыландыру, ягъни конкретлаштыру берничә юнәлештә бара. Аерым-аерым тукталыйк.     Мәгънә төсмерләрен конкретлаштыру.1) Предметны, күренеш яисә вакыйганы белдергәндә: а) мәгънә күләме зурайтылып конкретлаштырыла – предметны атаган гомуми сүзгә конкретрак исем-атама өстәлә (ир-егет, өс-баш, буй-сын һ.б.); предмет, күренешне аңлаткан гомуми сүзгә шул мәгънәгә якын синоним, вариант сүз өстәлә (дан-шөһрәт, бәла-каза, корым-сөрем, таныш-белеш, җан-бәгырь һ.б.); гомуми сүзгә якын мәгънәле, мәгънәләре белән бер-берсенә керешкән сүзләр өстәлә (дәрт-дәрман, гореф-гадәт, белгән-күргән, куак-агач һ.б.); мөстәкыйль мәгънәле төрдәш, гаиләдәш ике берәмлектән бер лексема барлыкка килә (әти-әни, әби-бабай, агалы-энеле, кода-кодагый, нарат-чыршы, кәгазь-каләм һ.б.); гомуми битараф сүзгә мәгънә белдерми торган компонент өстәлеп тә конкрет берәмлек барлыкка килә ала (эңгер-меңгер, малай-шалай, тәм-том, күрше-күлән, карт-коры һ.б.); компонентларның икесе дә мәгънә белдерми торган берәмлекләр булуы ихтимал (ыбыр-чыбыр, ыгы-зыгы һ.б.); капма-каршы мәгънәле сүзләрне (антоним) берләштереп тә конкрет мәгънәле бер лексема ясап була (ут-су, көн-төн, аллы-артлы, керәле-чыгалы һ.б.). Кызганыч, телебезнең шушындый үзенчәлеген без әле тиешенчә файдаланмыйбыз. Мәсәлән: ачлы-туклы, туяр-туймас диясе урынына ярым ач диючеләр, караңгылы-яктылыны ярым караңгы диючеләр очрап тора.     Парлы сүзләр ярдәмендә предметның, күренешнең предметлык төшенчәсе генә түгел, башка яклары да тасвирлана: билгесе, сыйфаты (аллы-гөлле, азган-тузган, тимгел-тимгел һ.б.); саны, микъдәре (аз-маз, бер-ике, азлап-азлап, мең-мең һ.б.).     Парлы сүзләр ярдәмендә хәрәкәт төсмерләре дә конкретлана: хәрәкәт, эшнең рәвеше (абына-сөртенә, гөлдер-гөлдер, зыр-зыр һ.б.), юнәлеше (өйдән-өйгә керү, каннан-канга күчү һ.б.); урыны (ишекле-түрле йөренү, әрле-бирле сугылу һ.б.); вакытны (азмы-күпме, әледән-әле, көпә-көндез, борын-борыннан һ.б.).     Хисси төсмерләрне конкретлаштыру мөмкинлекләре яссылыгыннан да  парлы сүзләр – чын-чыннан бай хәзинә. Хис-тойгы белдергәндә дә алар төрлечә ясала: ике компоненты да синоним, төрдәш йә гаиләдәш хисси сүзләрдән тора (каушау-оялу, кызыгу-көнләшү, айкалу-чайкалу һ.б.); бер компоненты битараф сүз булып, икенчесе хисси берәмлек тәшкил итә (уйлану-моңлану һ.б.). Хис-тойгы белдерә торган грамматик форма да күп. Мәсәлән: кабатлаулар (сызылана-сызлана, леп-леп, ничәме-ничә, тып-тын, иксез-чиксез һ.б.).     Сөйләм эшчәнлегендә парлы сүз сыйфатында яңа берәмлек ясау мөмкинлегенең барлыгын да истә тотарга кирәк. Мәгънә һәм хис төсмеренә тәңгәл сүз эзләп табу – иҗади эш бит. Төгәл, конкрет төшенчә табу бурычы кешене тел берәмлекләренә төрле-төрле мәгънә, хис-тойгы төсмерләре эзләргә, тел формаларын үзгәртергә, яңа берәмлекләр ясарга илһамландыра. Неологизмнар, алынма сүзләр, троп-метафоралар менә шулай туа. Менә шагыйрь Шәүкәт Галиев иҗатыннан берничә генә мисал: (“Илһамым, мәхәббәтем” китабыннан, Казан, 1986).     – Компонентлар синоним, төрдәш, гаиләдәш сүзләрдән тора, башлыча, моңарчы телдә булмаган яисә бик сирәк кулланылган синонимнар парлы сүз ясауга җәлеп ителгән була (ачылу-чишелү, ачылу-чәчелү, бөрешү-чиркану, елау-сыктау һ.б.). Монда ике алым күзәтелә: гомуми мәгънәле сүзне икенче бер гомуми мәгънәле яки конкрет мәгънәле компонент ачыклый, тулыландыра (бүре-ерткыч, боз-сөңге, киенү-бизәнү һ.б.) яисә конкрет мәгънәле берәмлеккә гомуми мәгънәле мәгънәле берәмлек ияреп, яңа мәгънә төсмере барлыкка килә (бакча-урман, онытылу-югалу, кыру-бетерү һ.б.). Бу алым чын-чыннан иҗат итү мөмкинлеге бирә: Тукай-тургай халыкның күңел күгендәге гомерлек җырчысы; Тормыш-келәмнең дә күп очракта җеп очларын күрмибез; Кыз бала яулык-канатын селки.     Хис-тойгы төсмере грамматик, лексик чаралар белән бирелә. Менә кайбер чаралар: гомуми сүз хисси, контраст, тәэсирле синоним компонент белән көчәйтелә, конкретлаштырыла (Чыршыны кисеп-үтереп алып кайт та, түреңә куй, нинди бәйрәм булсын инде ул! Пыскып-төтәп яткан йөрәк; черки-черки кар; Каламбур, сүз уйнату, охшашландыру чараларын кулланып, хисси төсмерле сүз ясау (Маңаена миң төрткәндә кыз, икенчесен каярак урнаштырырга, дип тора. Миң-миңлек уянган). Мәгънә төсмере ачык булмаган компонентларны да автор үзенчә ясый ала, моның өчен телдә элек-электән кулланылган үрнәк-калыпларны сайлый яисә үзе ясый (кыек-мыек, чакы-чокы, кәгазъ-мәгазь һ.б.), антоним составлы берәмлекләр ясап була (ачылу-ябылу, дус-дошман, кабыну-сүнү, яхшылык-яманлык һ.б.).     Парлы сүзләр белән иҗади эш иткәндә форма төрлелекләре дә барлыкка килә. Мәсәлән, өчле берәмлекләр ясала (гап-гади-гадәти, иксез-чиксез-кырыйсыз, моңлы-сагышлы-үкенүле һ.б.).     Парлы сүз – иҗат чыганагы, кабатлау дигән синтаксик фигура кебек үк сурәт-тасвир чарасы да. Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай аны бик оста файдаланган. Парлы сүз семантикасының һәм грамматикасының без әле генә санап киткән сыйфат-үзенчәлекләрен Тукай әсәрләрендәгеләрдә ничек чагылуын үзегез анализлагыз әле; “Шүрәле”дә: Кып-кызыл кура җиләк; күз ачып-йомганчы;  аллы-гөлле гөлләр; сап-сары... чәчкәләр; чук-чук итеп сайрый; Кап-кара урманда; Җен-пәриләр бар диләр; Очсыз-кырыйсыз күк бит ул; биш-алты сүз сөйлим әле; барча кош-корт йоклаган; борны кәп-кәкре бөгелгән; ботак- тармак кеби; ялт-йолт киләдер; яп-ялангач, нәп-нәзек; бик төз-төзен; мин карак-угры түгел; уйныйк бераз кети-кети; мин дә көч-ярдәм бирермен;  шул агачны бергә-бергә ошбу арбага салыйк; атлап адымын ире-ире; хәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу; Бүтән әсәрдәрдә: сайрап-сайрап тордыя; ким-хурлык; көлә-көлә үлдия; шәкерт-студент бары; күп-күп сәламнәр; аларның ах-ухлары; егыла-тора алга таба атлыйк; ваз кичик мин-минлектән; газетлар көннән-көн кат-кат күбәйсеннәр; Җилбер-җилбер җил бәрсә дә; утсыз-сузыз, утын-шәмсез тар җирләрдә...; азган-тузган кызлар төсле; аксак-туксак калган кызын; ай-һай тирән ...кәп-кәкрене туры дисәң; ач-ялангачларны белмә; гомрең үтсен рәхәт-рәхәт, ансат-ансат; куян кебек дер-дер тетрәп; чын мәсләкне арлы-бирле бормыйсың син; арлы-бирле атлап йөри; иреннәре дер-дер итеп калтырады; биш-ун тәңкә бирче; Мактаулыдыр аллы-гөлле нәрсә төсе,//Тәмле нәрсә  була күбрәк ачы-төче;  әкрен-әкрен югарыга үрләп барам; юк-бар нәрсәләр; йөзеп карый табакта арлы-бирле; еш-еш кына көзгегә бак;  үз-үзеңнән разый булыр; ап-ак чалма чорнар бу; сый-хөрмәтләр күрер бу; Кап-караңгы, уңны-сулны күрмим асны-өсне мин;//Иркәлим дошманны чәнчәм чын-хакыйкать дусны мин; Авырлык төшсә, түз, сер бирми-нитми.//Ни хәлләр яшь егеткә килми-китми; сугыш син һич тә армас-туктамастан; бергә-бер сез; тау-тау миннәте (мактануы) бар;     Атаклы шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның тулаем шушы сүз берәмлегеннән торган шигыре “Яшәмик болай” менә шушылай башлана: Китек тә ватык, // кисек тә кысык, кәкре дә бөкре, өзек тә бозык. // Өтек тә көтек, без дә көн иттек// яшәп карадык // иттеләр кызык!    Шагыйрә һәркайсын аерым, мөстәкыйль мәгънәле берәмлек дип язган аерым-аерым сүзләрне (китек, ватык, кисек, кысык, кәкре, бөкре, өзек, бозык һ.б. без бит парлы сүз дип күреп, ишетеп күнеккәнбез. Менә шул шигырьдәге аерым сүзләрне сүзлекләрдә теркәлгәнчә итеп барлап чыгыйк әле: китек-ватык, кисек-кысык, кәкре-бөкре, өзек-бозык, өтек-көтек, иске-москы, ертык-мортык, шарык-шорык, карык-корык, аксак-туксак, кыек-мыек, әвеш-түеш, чалыш-молыш, мышык-мышык, тишек-тошык, ашык-пошык, урык-сулык, такы-токы, каты-коты, эте-бете, алмаш-тилмәш, фәлән-төгән, сирәк-мирәк, ачлы-туклы, барлы-юклы, ярты-йорты,  сынык-санак, калдык-постык, качу-посу, акыру-бакыру, орыш-кырыш, дөбер-шатыр, ыгы-зыгы, мыгыр-мыгыр, лыгыр-лыгыр, кыштыр-мыштыр, лаштор-лыштыр, әйләнә-тирә, быкыр-чыкыр, чокыр-чакыр, имеш-мимеш, иләс-миләс, үлеш-бүлеш, ызгыш-кычкырыш, тырыш-тырышма. Боларның һәркайсын диярлек әдибәбез сурәт максатында кулланган. Чыннан да телебезнең нинди сәнгати байлыгы бар! (Лена Шагыйрьҗан, Боҗра вә хөҗрә. Казан: Татар.кит.нәшр., 2002, 117–120 б.);     Шөкер, аның кадерен белүчеләр табылып тора. Менә янә бер генә мисал: Ярар, кирәк икән – килербез дә,//Китәрбез дә://Килде-китте кеше түгел без!.. (Нияз Акмал. Күзләремнең төсе үзгәрмәде. Шигырьләр.– Казан: Татар.кит.нәшр., 2004).     Неологизм ясалышында парлы сүзләрнең әһәмиятенә игътибар итик. Кыяр-кыймас мисалында. Кыярны без яшелчә атамасы дип кенә беләбез. Кыю нигезле төшенчә бар. Бу мәгънәле кыяр сүзе пассивланган, ә менә аның тискәре мәгьнәсе – кыймауы парлы сүздә сакланган.     Гомумән дә, парлы сүзләрне фәнни өйрәнү сөйләм өчен гамәли әһәмиятле нәтиҗәләр бирә. Күренекле галимәбез Ф,Сафиуллина күзәтүләрен истә тотам. Шәкертләре дә бар икән – күптән түгел укытучы Резеда Шакированың шагыйрь Радик Хәкимҗанның “Гомер көлтәсе” җыентыгында кулланылган парлы сүзләрне анализлаган язмасына  да иҗатчылар диккать иткәндер дип уйлыйм.     Андый хезмәтләр кирәк. Чөнки бер ук вакытта парлы сүзләрне сөйләмдә куллануның  җитешсез яклары да бар. Без аларны үткән язмаларда да телгә алгаладык. Форсаттан файдаланып, янә кисәтү “чаңы сугып” карыйк әле. Әйтик, парлы сњзлђрнећ бер тљркеменђ књплекне белдерњ хас. Азык-тљлек, мал-туар, тимер-томыр, савыт-саба, бала-чага, явым-тљшем телђсђ кайсы очракта књплекне белдерђ, чын татар аларга берничек тђ -лар/-лђрне љсти алмый. Ђ бит љстилђр! Бу фактор үзенә бер язма сорый.                                                 Илдар Низамов,                                    филология фәннәре докторы.
Илдар НИЗАМОВ

--- | 28.02.2019

"Бу йола хәзер дә сакланып, анадан кызга тапшырылып килә"

$
0
0
28.02.2019 Милләт
Аларның ун-унбишләп яңа яулыгы, күлмәге булырга мөмкин, тик алар, барыбер, әнә шул хан заманыннан калганын киячәк. Пөхтәләп юып, бераз үтүк тидереп, тишелсә — ямап. Тегеләре — рәешкә, кеше арасына чыкканда, янәсе. Шуңа оныкларының теткәләнеп беткән джинс чалбарына да бик аптырамый алар, тота да, иртән торышына нык итеп ямаулык салып куя.
Заман үзгәрсә дә, безнең әбиләрнең өс киеменә мөнәсәбәте үзгәрмәгән әле. Ә кайберләре шул киемнәрнең ничек тегелгәнен, бер күлмәклек тукыма булдырыр өчен күпме көч һәм вакыт сарыф ителгәнен дә хәтерли. Әйтик, Мари Элның Татар мәдәни үзәге оештырган «Халкым мирасы» татар фольклор коллективлары фестиваль-конкурсында Бәрәңге районы Мазарбашы (Алашайка) авылыннан килгән «Сүнмәс йөрәкләр» фольклор ансамбле «Киндер тукмаклау» өмәсен сәхнәләштереп күрсәткән иде. Ә бит бу — үсемлекнең киемгә әйләнү процессында бер арадаш этап кына.   Беренче киндер җеп   Инде беренче тарихи чыганакларда һуннарның киндер күлмәк киюе әйтелә. Болгар бабаларыбызга да киндер кием ят булмавы билгеле. Үсемлек сүсеннән тукыма туку уена кешеләр ничек килгәндер? Бәлки, кошлардан өйрәнгәннәр, аларның оя үрүен күзәткәннәрдер дә, иң башта талчыбыктан читәннәр, юкәдән мунчала чыгарып, чыпталар үреп караганнардыр? Ә инде чыбык, мунчаланы үсемлек сабаклары алыштырып, материал юкарган саен, җылыны әйбәтрәк саклаучы тукымалар да барлыкка килгәндер, бәлки?   Һәрхәлдә, алар бу эшкә тирән мәгънә салган, йола дәрәҗәсенә үстергән булырга тиеш. Кыз баланың инициациясе, җәмгыятьнең бер әгъзасы итеп кабул ителүе дә әнә шул эрләү-туку эшенә өйрәнүдән башланган. Беренче эрләгән киндер җебен аның биленә ураганнар, беренче тукымасын бирнә сандыгында кадерләп саклаганнар. Ә туку эшенә керешкәнче, кызлар чәч үрергә, чәчәкләрдән тәкыялар үрергә өйрәнгән, киләчәктә кирәк булачак кул күнекмәсе булдырган. Әнә шул беренче күнекмәләр әле хәзер дә сакланып, анадан кызга тапшырылып килә кебек.   Сүрүе киткәнче киясе   Кием, җылылык һәм матурлык өчен киелү белән бергә, кешене ят көчләрдән дә саклый, тәннең бер өлеше булып тора дип ышанган алар. Элекке заманнарда кием һәр кешегә атап тегелгән, аның сәламәтлеге, җәмгыятьтә тоткан урыны, гаилә хәле турында хәбәр иткән һәм еллар буе, тузып беткәнче киелгән. Кешенең кырыгыннан соң киеменең сүрүе китә, хуҗасы белән бергә «сүтелә» дип ышану да шуннан киләдер, бәлки. Шуңа кием ясау процессына сакраль мәгънә салу, аны аерым бер йола рәвешендә кабул итүләре гаҗәп тә түгел.   Тукыма җитештерү үзе үк күп төрле йолалардан тора һәм елның төрле фасылларына бүленә. Дөрес, «яман аты» таралганнан соң, киндер инде җырларда һәм топонимик атамаларда гына сакланган. Һәр авылда «Киндер җире» дип аталган урыннар бар, һәм бу урыннарда һаман да берән-сәрән тишелеп чыгып, шунда ук юк ителә торган шушы ике өйле үсемлекләрне очратырга була. Ә бит кайчандыр кешелек аның талкышын да калдырмыйча куллану җаен тапкан, сүсеннән — тукыма, орлыгыннан — май алган, яфракларын буяу иткән, калган өлешен яндырып, тукымасын агарту өчен селте ясаган. Җитеннән аермалы буларак, аны ике тапкыр җыеп алганнар: башта, чәчәк аткач та, кул белән ата үсемлекне — киндер басасын учмалап куйганнар. Орлык биргәннән соң ана үсемлекләр җыелган һәм тупасрак тукыма ясауга тотылган. Аның табигыйлеге, үсемлектән ясалуыннан бигрәк, шушы эшкәртелү процессында табигатьтән аерылмавында да булгандыр, бәлки. Киндер агым суда җебетелгән, сүсе төпкә төшеп, инештән алганда саркылган суы сандугачларны уздырып сайрый белгән. Яр буе кояшында кибеп, килеләрдә төелеп, кыш буена эрләнеп-тукылганнан соң, инде тукыма булып, кабат инеш буена кайткан.   Киндер тукмаклау өмәсе   XX йөз башы фәлсәфи фикере куйган «Кешеләр арасында ничек яшәргә?» дигән сорауга безнең халык җавапны күптән тапкан инде. Өмәләр — үзара ярдәмләшү күренешеннән бигрәк, халык арасына керү, тәҗрибә уртаклашу мохите дә булып торган. Кыш көннәрендә җеп эрләү, тукыма әзерләү өмәләре үтсә, җәен халык су буена төшеп, әзер тукымаларны агарту, йомшарту вакытында бер-берсен өйрәткән дә, тәрбияләгән дә.   Такмак әйтешү, уеннар вакытында яшьләрнең характеры тәрбияләнсә, эш вакытында тормышта кирәк күнекмәләр буыннан-буынга тапшырылган.   — Киндер агартам дисәң, аны инештә чылатып, кояшка куярга кирәк.   — Алай да була, ә менә селте суында да җебетсәң, кардай агарасын көт тә тор.   — Тукмакларыгыз нигә тик ята әле, катырак тукмаклагыз, бөтен авылга ишетелсен!   — Кызлар, менә бу яшел төсне ничек чыгарганнарын беләсезме? Менә мин сораган идем: иң элек чыпчык миләше яфрагын аласың, ди, аннан соң — тиен койрыгы үләнен, аннан соң кузгалакны, шуларны кайнатып, җепне манасың да шушындый матур яшел төс килә дә чыга!   — Ә менә мин коңгырт төс белән кызыксындым әле. Анысын чыгару өчен имән кайрысы белән зирек кайрысын кулланасы, ди.   — Кызлар, әгәр дә бәбкә үләненең тамырын, аннары мәтрүшкә, тагын чыпчык миләшенең өлгергән җимешләрен кайнатып ясасаң, бик матур кызыл чыга, мин гел шулай итәм.   — Кара, бөтенләй икенче төсле шул. Менә бу зәңгәр ничек килеп чыгуын миңа да әйткәннәр иде. Имән кайрысын, кара җиләк, күкчәчәк, аннан соң кыңгырау чәчәкләрдән файдаланасы икән.   — Кызлар, буяуны аны селте суында ясасаң әйбәт, төсе уңмый торган була. Аннан соң, җепне буяганда күгәргән тимер кисәге салсаң, буяу җепкә әйбәтрәк иңә, ди.   — Тукмак тавышыгыз начар чыга, кызлар!   «Киндер тукмаклау өмәсе»н сәхнәләштергәндә, Мари Элның «Сүнмәс йөрәкләр» фольклор ансамбле дә әнә шул өйрәтү, тәҗрибә уртаклашу өлешенә басым ясаганнар иде. Һәм көнкүрештә табигыйлеккә кайткан, кул эшләре яңадан модага кереп барган бүгенге көндә, ул театраль тамашадан бигрәк, тамашачы белән дә тәҗрибә уртаклашу, әби-бабаларыбызның ачышларын яшь буынга җиткерү булып та яңгырады. Киләчәктә, бәлки, җепнең ни өчен манылуын, киндер алачадагы сызыкларның төсе, үлчәме, кулланылыш ешлыгы хуҗасы турында нинди мәгълүмат бирүен дә ишетергә насыйп булыр әле алардан.   Мин аларга эш ясадым
Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты:   — Киндер, җитеннең эше бик күп аның. Минем кечкенә вакыт: күршеләргә ниндидер көлтәләр китереп бушата башладылар. Кызыгасың бит инде ул, «безгә дә кертәсезме?» дип сорыйм тегеләрдән. Әти-әниеңнән сора, кирәк булса кертербез, диләр. Мин өйгә кереп чыккандай иттем дә, кирәк диеп, үзебезгә дә җитен алып кайттырдым.   Еллык хезмәт инде ул, сугылган җитенне генә эшкәртү дә. Башта читәнгә бәрә-бәрә коялар, аннары талкычта талкыйлар — ул шундый мамык кебек нәрсәгә әйләнә. Аннары аны алып китәләр колхозга, ләкин бер байтак өлеше үзеңә кала. Әни шуннан тегәрҗепләр эрләргә тиеш була. Менә шулай итеп көтмәгәндә мин аларга эш ясадым. «Ии, әйбәт булды әле, — диде аннары әни, — эрләргә сүсем дә бетеп килә иде», — диде. Орлыгы бик тәмле май бирә җитеннең. Әни шул орлыкны киледә төя иде дә шикәр комы белән, ул куе, шоколад кебек бер төскә керә иде.   Киндер үстерү өчен җирне алдан әзерләп, тиресләп куйган кебек, халык җитеннең дә җаена гына торырга тырышкан. Аны кырларда, дым тарткан иңкүлекләрдә, урман, әрәмә буйлары, күл һәм сазлыклар тирәсендә чәчкәннәр. Җитеннең сүсен талку да киндер эшкәртүдән җиңелрәк булмаган. Йолкып алынган үсемлекне яр буена җәеп чыкканнар, аны яңгырлар юган, кояш кызуы теткәләгән. Аннары алып кайтып, мунчада киптергәннәр, талкы белән талкып, килегә салып төйгәннәр, селкеп, тәрәшле ясап куйганнар. Шулай эшкәрткәннән соң җитеннең авырлыгы биш тапкырга кимегән. Шуннан аны тараганнар: иң нечкә һәм чиста өлеше — тәрәшле сүс — затлы тукыма ясауга киткән. Калган өлешеннән тупасрак тукымалар тукылган. Шулай әзерләнгән җитенне кара көзгә кадәр куеп торганнар. Әзер тәрәшле сүстән җеп эрләнгән, ул агарсын өчен, көл белән бутап, мич башында янә киптергәнәр, янә чишмәгә алып төшеп юганнар. Шул эшләрдән соң гына тукыма сугу өлешенә күчкәннәр.
Табигый буяулар   Кием һәм көнкүрештә кулланылган тукымаларны бизәүнең дә төрле ысулларын белгән безнең әбиләр. Чигештән кала, тукыма, җепләргә төс бирү җаен да тапканнар. Тукыма мануда кулланылган иң борынгы буялар имән һәм эт шомырты кайрысыннан ясалганнар. Киемгә төс кертү процессы да үзенә күрә бер тылсымлы йолага әверелгән.   Зур казандагы суда төн кунган кайрыны иртән утка куйганнар, кайнап чыкканнан соң, тагын 20 минутлап утта тоткач, төс кергән суны агызып алганнар. Казанга тагын су өстәлгән, тагын кайнаган — төсе чыгып беткәнче шулай дәвам иткән. Инде җыелган буяулы суны яңадан утка куеп, биштән бер өлешкә кимегәнче кайнатканнар һәм сөзелгән кайнатмага алдан ук селте суына манылган тукыма яки җепләрне салганнар. Сәгать ярымлап талгын утта кайнаган тукыманы аннары салкын инеш суына алып төшеп чайкаганнар. Төрле кайры-үләннәрне кушып кайнату салават күперенең барлык төсләрен дә табарга мөмкинлек биргән. 
Йолдыз МИҢНУЛЛИНА

--- | 28.02.2019

5G челтәрен үстерү өчен «Ростелеком» һәм «Мегафон» уртак предприятиесе эшли башлый

$
0
0
28.02.2019 Җәмгыять
"Ростелеком" компаниясе «Мегафон» белән берлектә бишенче буын кәрәзле элемтә хезмәтен үстерү буенча уртак эшчәнлек башлануы турында хәбәр итә. Компанияне " Ростелеком" Директорлар советы әгъзасы Вадим Семенов җитәкләячәк.
Уртак предприятие төп бурычлары булып Бердәм инфраструктур оператор булдыру һәм Россиядә 5G челтәрен гамәлгә кертү өчен радиоешлык спектрын бушату буенча эшләр башкару тора.   Партнерлар яңалыгы
---

--- | 28.02.2019

Рафинә Ганиуллина Габделфәт Сафин концертларында чыгыш ясаячак (ГРАФИК)

$
0
0
28.02.2019 Шоу-бизнес
Артист халкы өчен бәйрәмнәр җиң сызганып эшли торган чор һәм бу Рафинә Ганиуллина өчен дә искәрмә түгел дигән идек. Җырчы үзенең бәйрәм концертларына чакырып, март аена гастрольләр графигын тәкъдим итә.

7 март көнендә җырчының кайсы авыл-шәһәргә барачагын тамашачы үзе билгели ала, дип язган идек. "7 март - кайда күрергә телисез - шунда киләбез" дигән иде Рафинә Ганиуллина.  

Күрәсең әлеге мәсьәлә хәл ителгән. Март аена тәгаенләнгән графикта 7 март концертының Казанда Отары бистәсендә узачагы билгеле булды.

Башка көннәрдә Рафинә Ганиуллинаны менә кайларда күреп буалчак:

4, 5, 12, 18,19 март - Габделфәт Сафин концертлары (Казан - К.Тинчурин театры) 30,31 март - Габделфәт Сафин концертлары (Яр Чаллы - Мэрия) 7 март - Отары бистәсе (Казан) 8 март - Олы Мәрәтхуҗа (Кама Тамагы) 9 март - Имәнкискә (Лаеш) 13 март - Мастер класс - «Туган тел» каналы (Казан - Корстон) 23 март - ТМТВ премиясы (Казан - Пирамида) 29 март - «Болгар радиосы» концерты (Казан - Пирамида)   Яраткан җырчыгыз белән бергәләп җырлап-биеп күңел ачыгыз!

 


---

--- | 28.02.2019

Тинчурин театрының март аена гастрольләр ГРАФИГЫ чыкты

$
0
0
28.02.2019 Мәдәният
Тинчурин театры үзенең иң яхшы спектакльләре белән сезнең шәһәр-районга гастрольләр белән чыга:
1 март — Мамадыш шәһәре — «Син бит минем бергенәм» 5 март — Әлки районы Базарлы Матак авылы — «Син бит минем бергенәм» 12 март — Питрәч районы — «Төш» 19 март — Яшел Үзән шәһәре — «Син бит минем бергенәм» («Горький» Мәдәният йорты, 13:00 сәгатьтә) 31 март — Самара шәһәре — «Эх, алмагачлары!»
---

--- | 28.02.2019

Рөстәм Миңнеханов хатыннарны бала табарга үгетләргә куша

$
0
0
28.02.2019 Сәясәт
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре йомгаклау сессиясендә илдәге демографик кризис турында әйтте. Ул депутатларга һәм шәһәр мэры Илсур Метшинга халыкка үрнәк булырга һәм күбрәк бала үстерергә кирәклеген белдерде.
"Проблеманы сүз белән түгел эш белән хәл итәргә иде. Ирләр каршы булмас, иң мөһиме хатын-кызларыбызны үгетләү." - диде Миңнеханов."    


---

--- | 28.02.2019

Шарм-эль-Шейх кинофестивалендә татар фольклоры яңгыраячак

$
0
0
28.02.2019 Мәдәният
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Мисырның Шарм-эль-Шейх шәһәрендә III Халыкара Гарәп һәм Европа кинофестиваленең ачылу һәм ябылу тантаналарында катнаша.
2019 елның 3 – 9 мартында Мисырның Шарм-эль -Шейх шәһәрендә   III Халыкара Гарәп һәм Европа кинофестивале уза.   2018 елда узган XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Казан һәм Шарм-эль-Шейх  фестивальләре арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган иде. Казан ягыннан килешүне – Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова, Мисыр ягыннан  – Шарм-эль -Шейх фестивале директоры Мәһди Әхмәт Али имзалады.   Татарстан Президенты Р.Н.Миңнехановның Мисырга рәсми сәяхәте вакытында  ике ил арасында дуслык урнаштыру, шул исәптән – уртак мәдәни проектлар хакында сүз булды. Сөйләшү барышында Мисыр ягы Казан кинофестивален, Татарстан фильмнарын   Шарм-эль-Шейх кинофестиваленә чакыруы хакында әйтте.   Әлеге фестивальнең конкурс программасында Татарстаннан Илдар Ягафаровның тулы метрлы «Байгал» фильмы  һәм Салават Юзеевның кыска метрлы «Аның көндәлегенең кайбер битләре» (ֿ«Кое-что из её дневника») фильмнары бар.     Ачылу, ябылу тантаналарында һәм фестивальнең төрле мәйданчыкларында репертуарына халкыбызның иң гүзәл әсәрләрен туплаган, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге  Татарстан Республикасы фольклор  музыкасы дәүләт ансамбле чыгыш ясый.   «Татарстанның әлеге күркәм ансамбленең  фестивальдә чыгыш ясавы, әлбәттә, безнең команданы тагын да көчле һәм матур күрсәтәчәк. Шарм-эль-Шейх фестивалендә Казан фестивале өчен махсус мәйдан булачак һәм биредә «Татарстан киносы Мисыр күзлегеннән» дигән тәкъдим итү һәм дискуссияләрдән торган программа да эшләячәк », – дип хәбәр итә Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры, Шарм-эль-Шейх  фестиваленең жюри әгъзасы Миләүшә Айтуганова.
---

--- | 28.02.2019

Кариев театры эчке ирекле булырга өйрәтә (ВИДЕО)

$
0
0
28.02.2019 Мәдәният
Кариев театры артистларын иркенәергә өйрәткән өч атналык тренинглар тәмам. Соңгы дәрес ачык форматта узды.

Педагог һәм режиссер Илдар Мусин актерлар белән үзенчәлекле техника буенча шөгыльләнә – эчке ирекле булырга өйрәтә. Аның тренинглары “Демидов этюдлары”на нигезләнгән. Театрның хореографы Нурбәк Батулла чакыруы буенча ул Кариев театры артистлары белән дәресләр үткәрде.


---

--- | 28.02.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>