Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

"Караңгылыкта яшәсәм дә, күз алдымда якты сурәтләр"

$
0
0
28.02.2019 Язмыш
Рәвия апа Рамазанова – Кушнаренко районында ярты гасыр яшәсә дә, мин аның белән күптән түгел генә очраштым. Иске Гомәр авылында мәчеттә мәүлид бәйрәмендә аның илаһи тавышын ишетеп таң калдым! Кара күзлек кигән ханымның йөрәкләрне өзәрдәй тавышы белән Коръән укуын ишетеп әсәрләндем. Аның белән бергә килгән районның мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Рәсимә апа Гаделовадан исемен сорадым.
“Рәвия апа”, - дип таныштырды ул. Рәвия апаның күзләре күрмәвен аңладым. “Мин Казан шәһәрендәге “Ярдәм” мәчетендә Брайль системасы белән Коръән укырга өйрәндем”, - диде ул. Аның телефон номерын алып, күрешергә вәгъдә биреп хушлаштык...   Гыйнвар аеның бер матур көнендә машинабыз Кушнаренкога юлланды. Телефоннан таныш, ягымлы тавышны ишетеп сөендем: “Килегез, кил, мин өйдә булам”...Аның тавышында шулкадәр итәгатьлелек, ягымлылык... Гүя Рәвия апа бу дөньядагы бөтен гүзәллекне үзенә җыйган!   Үзе кебек матур йорт каршында каршы алды ул безне. Машина килеп туктаганны, безнең машинадан төшеп аның янына атлавыбызны ишетеп көтеп торды һәм колачын киң җәеп кочаклады. “Рәхим итегез!”   Рәвия апаның күркәм, пөхтә йортын күреп исебез китте. “Менә шушы йортта ялгызым яшәп ятам инде... Ирем бер ел элек бакыйлыкка күчте. Балаларым килеп йөриләр, улым да, кызым да гаиләләре белән Кушнаренкода яшиләр”, - дип бәян итте ул.   Ул ялт итеп кенә, безнең ай-вайга карамый, чәй әзерли башлады. “Ирем белән Кушнаренкода ике йорт салып кердек. Тап-такыр җиргә... Бурычка кермәдек, икебезнең эш хакын ала тордык, төзи тордык”, - дип чәй эчкәндә ул тормыш йомгагын сүтте. Ул арада килене Ләйсән дә йөгереп килеп җитте. Рәвия апаның йөзе тагын да нурланды. “Ярый әле балаларым, оныкларым бар”, - диде сөенеп...   Балачагы   Рәвия апа тумышы белән Аскын районы Яңа Мотабаш авылыннан. Әтисе Хәйрислам Гата улы бер сыйныф белеме белән колхозга җитәкчелек иткән, бухгалтер, ветеринар һөнәрләрен үзләштергән гаҗәеп акыллы, чая кешек булган. Әнисе Хәдичә Гайнелҗан кызының белеме исә имза куярга гына җиткән. Гомере буе колхозда төрле эштә эшли.   Әтисе Хәйрислам Гата улы бер сыйныф белеме белән колхозга җитәкчелек иткән, бухгалтер, ветеринар һөнәрләрен үзләштергән гаҗәеп акыллы, чая кеше булган. Әнисе Хәдичә Гайнелҗан кызының белеме исә имза куярга гына җиткән. Әмма ул искиткеч яңгыравык, чиста тавышка ия булган.  Яшьрәк чагында авылга башкаладан килгән артистлар аны үзләре белән алып китәргә өндәгән. Кызны күндергәннәр дә бит... Гайнелҗан бабай да башта күнгән булып кыланган да, алып китәргә дип килгән юлчылар капкадан керү белән Хәдичәсен базга төшергән дә җибәргән. “Әле генә шушында иде, әллә кайда югалды, чукынчык”, дип эзләгән булган. Артистлар ишек төбендә таптанып торган да, чыгып китүдән башка чараны табалмаган. Шулай итеп Хәдичә җырчы булудан базда яшеренеп калган. Әмма сәләте барыбер югалып калмаган — балаларына күчкән.   Рәвия башлангыч белемне үз авылында ала, аннан биш чакрым ераклыктагы күрше Кышлау-Елга мәктәбенә йөреп сигезне сыйныфны тәмамлый, тугыз-унынчы сыйныфларны Казанчыга йөреп укый. Андагы үзешчән сәнгать түгәрәгендә шөгыльләнә, укытучылар коллективы оештырган спектакль-концертларда да катнаша. Аның иң яраткан, тирән хөрмәт иткән укытучысы — ул вакыттагы мәктәп директоры Динисламов Фәрит Динислам улы. Күзләре яшьтән начар күргәнгә, гел күзлек кия кыз. Чыгарылыш имтиханнары җиткәч, күп укырга туры киләчәк дип, директор аны имтиханнардан азат итә. Аттестатка еллык билгеләр төшерелә. Моңа рөхсәтне министрлыктан алырга туры килсә дә, директор авырсынмый, башкалага барып юллап ала. Сәнгать училищесына юл күрсәткән кеше дә Фәрит Динислам улы була.   — Беркемгә дә әле аттестатлар бирелмәгән иде, Фәрит Динислам улы миңа аттестатны биреп Уфага җибәрде. Училищены эзләп таптым, документларымны тапшырдым. Иң беренче сынау тавыш тикшерү булды. Минекен ярыйсы дип таптылар һәм имтиханга үткәрделәр, — дип хәтерли Рәвия ханым. — “Иртәгә имтиханга кил”, - диделәр. Мин аптырадым. “Иртәгә имтихан мени? – димен.  “Әйе”, - дип җавапладылар. “Ә мин имтиханга дип килмәдем, мин документлар тапшырырга гына килдем”, - дидем. Сыйныфташларым янына чыгарылыш кичәсенә кайтасым килә! Документларымны кире алдым да, ул вакытта безнең якка “кукурузниклар” оча иде, шуңа билет барып алдым. Җил чыгып яңгыр ява башламасынмы? Самолетның очканын көтеп өч көн аэропортта кунарга туры килде. Имтиханга да бармадым, чыгарылыш кичәсенә дә кайта алмадым...   Аскынга кайтып җиттем. Һаман күз алдымда гөж килеп торган мәктәп. Барсам – тып-тыныч, капка бикле... Болдырына утырдым да (мин бит өч көн  юньләп йокламаган), йоклап киткәнмен... Минем кыз фамилиям Гатина. “Гатина!” дигән тавышка уянып китсәм, Фәрит Динислам улы басып тора. “Ә мин документны кире алдым”, - дидем. “Минем чыгарылыш кичәсенә кайтасым килгән иде. Өч көн аэропортта кундым, самолет очмады”...   “Ярар, кайгырма, шундый ук училище Стәрлетамак шәһәрендә дә бар”, - диде...   Шулай итеп Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесына укырга керә кыз. Гомерендә бер тапкыр фортепьяно да күрмәгән авыл баласына һөнәри музыка серләренә төшенү җиңелдән булмый, билгеле. Башкалар нотага карап уйный, ул бер нотаны да танымый... Ярый авылы ерак, каникулларга кайта алмагач, калганнар ял иткәндә программаны куып җитәргә була. Тиздән практикага җибәрәчәкләр. Кушнаренко районына...   Урман ягында үскәнгә, бу якларның ачыклыгы, яктылыгы гаҗәпләндерде. Тормыш итүләре дә башкачарак. Әмма Кушнаренко миңа бик тиз үз булып китте, чөнки биредә юлыма мәңгелек ярым килеп чыкты...   Сары төнбоеклар   Ничек танышуларын Рәвия апа көлми генә сөйли алмый. “Практикага Рәсмәкәй авылына җибәрделәр. Китапханәдә нәрсәдер язып, әзерләнеп утыра идем. Хорга язылырга иде дип өч егет килеп керде. Берсе – солдат, берсе – милиция, берсе гади киемдә. “Фамилиягез ничек?” – димен. Гади киемдәгесе: “Пүртиков” – диде. Мин дә югалып калмадым: “Бер дә андый фамилияне ишеткәнем юк иде, ул ничек языла?” – дип сорадым. “Мин надан, яза белмим, син бит укыган кеше, үзең белеп яз инде”, - диде дә көлеп чыгып китте...   Тик егет кызның күңеленә шаянлыгы, сөйкемлелеге белән кереп кала. Язмыш аларны үзе очраштыра: Рәвия апа практикага килгән курсташлары яшәгән фатир хуҗасына бәрәңге утарга ярдәмләшергә бара һәм Мәйсәрә ханым төшке ашка кайткан улы – теге “Пүртиков” Мәсгуть белән таныштыра.   – Булачак кайнам аңа безне Чәрмәсән буена алып чыгарга кушты. Мәсгуть миңа шунда сары төнбоеклар бүләк итте...   Шулай итеп, дуслашып китәләр. Училищены тәмамлагач, Рәвия Кушнаренкога эшкә җибәрүләрен сорап өч тапкыр керә. “Юллама бирүче абый безнең яктан иде, мине шулкадәр үз ягыбызга кайтарасы килде... Башта Караидел районына, аннан Балтачка юллама язып бирде. Мин һаман тынычлана алмыйм. Өченчегә кергәч: “Ярар, бар инде, бик тырышасың бит. Хор оештыра алмассың, әмма ләкин үзеңнең ансамблең булсын, - диде. – Кушнаренко районы Уфага якын, алар безнең кебек яшәмиләр, башка төрле яшиләр...” Миңа аларның ничек яшәүләре мөһим түгел, мине Мәсгуть көтә!   Шаян егет Мәсгуть Рамазанов белән 1975 елның 12 апрелендә - Рәвиянең туган көнендә – өйләнешәләр. “Телеграмма сугып әтиемне Иске Мотабаш авылына телефонга чакырдым. “Әти, мин кияүгә чыгам”, - дип аның фатыйхасын алдым. “И, балакай, шоферга кияүгә чыгасың, юарга керләре күп булыр инде”, - диде әти...   Искиткеч чуак, балкып торган ул көнне ак гипюрдан туй күлмәге кигән кызның йөк машинасы арбасында килен булып төшүен бүген дә хәтерләүчеләр бар. Ул көннең яктылыгы, хисләр кайнарлыгы гомер буе  бу парны озата килә...   Беренче сынау   Рәвия апаның елмаеп, якты истәлекләргә бирелеп яшьлеген, беренче мәхәббәте тарихын сөйләвен тыңлап утырып, бер сәгать вакыт үтеп тә киткән... Гаилә корып яши башлауларын сөйли башлагач Рәвия апаның тавышы моңсуланды. Язмышның беренче сынаулары алда көткән булган шул аларны.   Бер елдан көтеп алган кызыбыз Ревина дөньяга килде, - дип тагын хәтирәләргә күмелде Рәвия ханым. – Мәсгуть белән беренче кайгыбыз шунда көткән булган: дүрт ай да унтугыз көн булгач кызыбызны югалттык... Битенә диатез чыкты. Табиб клизма ясый торган груша белән тамагыннан какырыгын суыртты. Шунда ул баланың тамагын тишкән...Балабыз иртәнге уннарга кадәр яшәде. Бер еламады, бер иммәде. Төне буе аны күтәреп йөрдем. “Нәрсә булды соң?” – дип аңлый алмыйм. Иртән практикантлар килделәр, табиб: әнисе арыды, дип, баланы аларга бирде. Палатага кереп пеленка алып чыксам, коридорда беркем калмаган. Бөтенесе перевязочныйга кереп тулган. Барса, балама ясалма сулыш ясап маташалар... Ә аның йөзе үлекнеке кебек агарынган... “Яфаламагыз баланы, ул бит үлгән”, - дидем. Мәсгуть белән безнең өчен бу бик авыр кайгы булды... Икенчегә тагын кызыбыз туды, аңа үлгән кызыбызның исемен бирдек... Аннан улыбыз Рөстәм дөньяга килде...   Гомер юлы   Мәсгуть абыйның гомере – юлда, Рәвия апаныкы сәхнәдә үтә. “Көнләшмисеңме?” диючеләргә, Мәсгуть абый: “Юк, мин аны гомерлеккә һәм сынап алдым бит”, – дия торган булган.   — Ул елларда районда мәдәни тормыш гөрләп торды. Хор, халык театры, бию ансамбльләре көчле. Урак чорын агитбригадалар бер бәйрәмгә әйләндерә, — дип искә ала Рәвия апа. — Гадәттә, чаралар соң тәмамлана. Кайтканда иң беренче өй башындагы мич торбасын күрергә тырышасың. Ул исән булса, балалар да исән дигән сүз. Алар бит еш кына ягылган мичне үзләре томалап йокларга ята иде.   Ул елларда халык театры коллективында Рәвия Рамазанова уйнаган рольләр бүген дә күпләрнең күз алдында. Бигрәк тә Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” драмасындагы Мәдинә образы онытырлык түгел. Билгеле булуынча, ул да гомер көзендә сукырлыкка дучар була.   Күзләрем бәләкәйдән начаррак күрү өстенә, глаукома чире өстәлде. 1990 елда педколледжда музыка дәресеннән укыта башладым. Күземнең берсе дәрес вакытында инә кадаган кебек булды да лампочка яктысы бәләкәй генә булып калды... Шул бер күземнең сукырайганын иремә дә, балаларыма да әйтмәдем. Бу өйне сала башлаган идек, аны салып бетерәсе килә. Әмма бер күзем сукырайганнан соң сизелеп икенчесе дә начарая башлады. Шул килеш тә беркемгә әйтми дәрес укытырга йөрим. 1998 елда безне медкомиссия үтәргә җибәрделәр. Күз табибы миңа: “Сез ничек йөрисез эшкә?” – диде... Шулай итеп, Рәвия апаның икенче күзен саклап калыр өчен операция ясарга юллама бирәләр. Эх, белгән булса ул шунда операциядән соң яктылыкны бүтән күрмәячәген?! “Барыбер сукырайган булыр идем, әмма соңрак, ул кадәр сызланып түгел”, – ди хәзер Рәвия апа ул көннәрне күз яшьләрсез искә алалмыйча...   Мин дөньяны Мәсгуть күзләре белән күрдем   Операция алдыннан төш күрдем һәм сукыраячагымны аңладым, - дип дәвам итте Рәвия апа. – Хирург ханым операциягә әзерләнеп киләм, диде. Кеше әзерләнеп килә бит  дип, операциядән баш тартырга кыенсындым... Ә төшем болай булды. Урамга чыкканмын. Төн кап-караңгы. Бер кайдан бер яктылык төшми. Ни өчен соң бер яктылык та күренми? Болытлы булса да, яктылык күренер иде  дип аптырыйм... Кешеләр үтә, пыш-пыш сөйләшкәннәрен ишетәм, әмма шәүләләре юк... Аллаһы Тәгаләнең мине кисәтүе булгандыр инде... Операциядән соң күзләрем ачылыр дип табиб белән өч көн өметләнеп йөрдек. Бер каян да яктылык күренми, дөм караңгы. Өч көннән соң инде күзләремнең башка күрмәячәген аңладым һәм түгелеп-түгелеп еладым. Кызым юата: “Әни, елама”, –  ди. Юк, мин бүген генә елыйм да, калган гомеремдә еламаячакмын! дидем...   Тик күңел тулган чаклара була шул: бер тапкыррадиодан “Сарман” көен ишетеп еламый кала алмый...   Иртән Мәсгуть эшкә китте. Мин радио тыңлап ятам. Зөһрә Сәхәбиева “Сарман”ны җырлап җибәрде. Минем өчен генә җырлый диярсең! Еламый түзеп булмый! Әрнеп еладым шунда... Мәсгуть төшке ашка кайткан, өйгә кергән, минем янга килгән һәм: “Ни булды, Рәвия? Әллә егылдыңмы? Берәр җирең авырттымы?” – диеп эндәште. Сорау артыннан сорау яудыра. Миңа оят булды. Мин шып туктадым. Юк, Мәсгуть, мин егылмадым, минем бер җирем дә авыртмый”, –  дидем. “Нигә соң елыйсың?” – ди.  Беренче тапкыр: Минем яшисем килми дидем... Мин караңгылыктан арыдым, минем яктыга чыгасым килә, биш кенә минутка булса да шушы караңгы пәрдәне күтәреп якты дөньяны күрсәтсеннәр дә яңадан каплап куйсыннар! Ходай миңа тагын ун ел вакыт бирсә, ничек яшәрмен соң?  дидем. Мәсгуть: “Рәвия, беләм сиңа авыр, - диде, – мин күземне йомып йөреп карыйм, тегендә бәреләм, монда сугылам. Нишләргә? Түзәргә! Без балаларыбыз, оныкларыбыз өчен яшәргә тиеш!” - диде... “Мин өйрәтермен сине яшәргә, барсын да бергә эшләрбез”... Мәсгутемнең сүзе шул булды. Аннан мин башка беркайчан да еламадым... Кулым белән сәрмәп бәлеш, ипи салырга өйрәндем. Шулай итеп, барсын да җайга салдым. Мәсгутьнең күзләре минем күзләрем булды. Мин дөньяны аның күзләре белән күрә башладым. 18 ел кулларымнан җитәкләп йөрде. Концертларга йөртте, хорга, репетицияләргә, кибетләргә, кая барасым килсә, шунда алып барды, кунакларга да йөрдек. Мәсгуть, кайсы күлмәгемне киим икән дип сорасам: “Менә шунсын ки, менә монсын юарга кирәк”, – дип кулларыма тоттырып күрсәтә иде. “Менә шушы савытны ныклабрак ю әле, менә шул урында пычранып киткән, сөртеп ал әле”, –  ди иде. Ул минем күзләрем булды. Ни өчендер бу якты дөньядан гел беренче мин китәрмен кебек идем. Мин шулай теләдем дә. Аңа яшәве ансатрак булыр иде кебек. Син миннән башка яши алырсың, бакчаны карый аласың, ашарга пешерә аласың, дип әйтә идем. Икәү ашарга пешерәбез, мин пирожкиларны ясыйм, ул майда кыздыра. Кыстыбыйны да икәү пешерәбез. Мин бәрәңге чистартам, ул ярып суга салып пешерә, төя, мин камырны җәям, ул аны табада кыздыра, мин бәрәңгене камыр эченә кыстырам да ул майлый. Мин белен изәм, ә ул шулкадәр тәмле итеп пешерә... Менә шулай бик мәслихәт яшәп яттык...   Мин хастаханәдән кайткач, шундый бер хәл дә булды әле. Апам белән җизни мине алырга килгәннәр. “Мәсгуть яшь, өйләнер, без Рәвияне алырга килдек”, - диделәр. Мин шунда ук кызып китеп, Мәсгутьнең авызыннан сүз чыкканны көтеп тә тормый: өйләнәсе килсә, бар, чыксын да китсен! Мин беркая да китмим! Мин Кушнаренкога ияләштем, минем монда балаларым, оныкларым бар дидем. Мәсгуть исә сабыр гына: “Апа! Безнең бит бик матур яшь чакларыбыз булды, тормышны да матур итеп көттек, ничек мин Рәвиясез яши алам?! Без бергә картаябыз,” – диде... Үләренә бер өч көн калгач аны кочаклап утырдым. Дөнья булгач төрле хәл булгандыр, мине гафу ит – дидем. “Рәвия, мин китеп барсам, сиңа авыррак булыр инде, әмма күпме тораласың, шулхәтле яшә өйдә, йортны ташлама, яме!” – диде... Балалар мунча керергә чакыра, беркая да бармыйм, үземдә ягып керәм... Чирләгәч, миңа әйтми генә каен миллегенә киткән. Мин аны югалттым, и-и-и кайгырам. Хәлсезләнеп берәр җирдә егылса, кайдан эзлим инде дип өзгәләнәм... Хәле бетә башлагач кайткан. Мин ул бәйләгән минллекләрне саклап-саклап кына кулланам, аларның матурлыгы!   Иманга килү   Сукырайганда миңа 47 яшь иде, - дип дәвам итте Рәвия апа. – Казан шәһәрендә “Сөләйман” мәчетендә сукырлар белән эшләгәннәр. Әмма мин ул вакытта моны белмәдем. Аннан Казанда махсус “Ярдәм” мәчете төзеп, күзләре күрмәгәннәргә Коръән серләренә укыта башлаганнар. Дүртөйледә сукырлар оешмасының рәисе алмашынды да, Марат Нил улы эшли башлады һәм ул миңа “Ярдәм” мәчетендә укырга тәкъдим итте. 60 яшь иде инде миңа, Казанда бер ай укып кайттым. Мәсгуть минем укыйсым килү теләгемне белеп тора иде, укырга барырга чакыргач, нишлим икән дип, иң беренче аңардан сорадым. Ул бер генә кистереп: “Әлбәттә, бар”, - диде. Шулай итеп Рәвия апа намазга баса, күп сурәләр ятлый. “Тагын әллә килә алам, әллә юк, мин белемне башыма көрәк белән тутырырга килдем”, - ди ул. Бик күп нәрсәгә өйрәнә. Икенче барганда инде бармагы белән тәҗвид буенча берничә сурә укырга өйрәнеп кайтып китә. Өченче баруында мөгаллимәсе Роза ханым Рәвия апаны бик көчлеләр сыйныфына утырта. Олыгая бару белән бармакларның сизгерлеге дә югала, күпләр укый да алмыйлар. Рәвия апа сул кулында бер бармагы укырга сәләтле булуына сөенеп көне дә, төне дә укый. “Роза ханым бик таләпчән иде. Мин яратам шундыйны. Төнлә буш сыйныфка кереп утырам да кычкырып укыйм. Һәр хәрефнең әйтелеше бар, әле генә каты әйтелә, әле генә йомшак. Шулай тырыша торгач сыйныфташларымны куып җиттем”, – дип искә ала Рәвия ханым.   Шуннан укуы туктала: Мәсгуть абый авырый башлый.   Мәсгутьне югалтуы миңа миңа бик авыр булды... Мәсгутьне югалткач, мин икенчгә сукырайдым. Мәсгуть күзләре белән яшәргә өйрәнгән идем... Еламаска куштылар. “Әгәр еласаң, аның сурәтендә җеннәр килә башлый”, - диделәр. Мин шул сүзләрдән бик курыктым, еламый башладым. “Гел “Аятел-Көрси” укы дип киңәш иттеләр миңа.   Мин бәхетле хатын – Мәсгутем мине Коръәнле итте!   Соңрак тотынганмын...Иртәрәк килсә иде миңа иманым...Аллаһы Тәгаләнең бирүе шулай булгандыр инде. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Биргәнгә бирермен” дигән бит. Бирмәгәнгә бирми ул. Кемдер бик тырышса да, аларга керми. Мин шушы кергәненә дә шөкер кылам. Абыстай итеп хөрмәт итеп чакыралар, савап өчен йөрим. Коръәнне укыгыз, тәмугълары бик куркыныч бит ул дип сөйлим. Әлеге иман белемем гаилә корганда булса, мин икенче төрлерәк хатын, икенче төрлерәк ана булыр идем. Без бит гаиләне уйламадык, баланы бакчага илтә идек тә, хөкүмәт тәрбиясендә калдырып, эшкә йөгерә идек... Әмма мин Аллаһы Тәгаләкәемә чиксез рәхмәттә, шөкердәмен. Яраткан кешемә кияүгә чыктым, яраткан хатын булып яшәдем, балаларыма ана булуыма сөенеп бетә алмыйм. Биш оныгыма картәни булдым, мин бит хатын-кыз үтәсе бөтен бәхетләрне үттем. Аллага шөкер, әти-әниле булып үстем, студент тормышын да күрдем. Кушнаренко безне яратты, хөрмәт итте, кеше итте. Мәсгуть мине Коръәнле итте, ахирәт байлыгы белән калдырды ул мине.   Соңгы сүз.   Коръәни-Кәримдә сабыр итүчеләр турында күп аятьләр бар. Белгечләр әйтүенчә, сабырлык сүзе Изге китапта 90 урында искә алына. “Әй иман китергәннәр, сабырлык белән намаз аша Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорагыз. Берәр бәла яисә авырлык килсә, сабыр булыгыз”, – ди. Сабырлык – Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт. Рәвия апаның үз язмышы турында сөйләвен тын да алмый тыңлап утырдым. Аның кайбер урыннарында шаяртуына рәхәтләнеп көлдек тә, еларлык урыннарында еладык та. Аның язмышын күпләргә үрнәк итеп куярлык. Һәрбер сүзеннән беренче никахына тугрылык, Мәсгуть абыйга җылылык бөркелеп торуы таң калдырды. Язмышның һәрбер биргән нигъмәтенә рәхмәтле ул, сынауларны да сабырлык белән җиңгән,
Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА

--- | 28.02.2019

Ни өчен фундаментны 1 елга калдырырга ярамый? Шушы һ.б. нечкәлекләр турында "Ханский Дом" җитәкчесе Ильяс Гыймадов белән ВИДЕОИНТЕРВЬЮ

$
0
0
28.02.2019 Җәмгыять
Кыш көне йорт төзергә ярыймы? Ни өчен фундаментны бер елга калдыру куркыныч? Йорт салыр өчен нинди районнарны сайларга? Нинди кирпеч яхшырак? Йорт салуда нинди стереотиплар бар? "Ханский дом" оешмасы җитәкчесе Ильяс Гыймадов "Матбугат.ру"га махсус интервью бирде. Рәхим итеп карагыз:

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 28.02.2019

Эллариның җырлаганын 200 меңнән артык кеше карап 2 меңгә якын комментарий калдырган (ВИДЕО)

$
0
0
01.03.2019 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразова инстаграмда кызы Эллариның видеосын урнаштырып, тамашачылардан киңәш сорый. "Җырласынмы, юристлыкка барсынмы?" дигән сорау бирә җырчы.

Әлеге видеоязманы 200 меңгә якын кеше карап, 2 меңгә якын комментарий калдырган.

Барысы да Эллариның тавышына югары бәя биреп, искиткеч сәләте булуын раслый. Шуңа өстәп, шушы көннәрдә уртанчысы Камилә дә тәүге тапкыр җыр бәйгесендә катнашып, беренче урын алган. Венера Ганиева оештырган “Сандугач – Соловей” конкурсында ул Зөлфия Минһаҗева репертуарыннан җыр башкарып җиңгән.

"Алма алмагачыннан ерак төшми" дигәндәй, берсүзсез, талантлы, җыр-моңга гашыйк кызлар үсеп килә. Ә инде тормышта киләчәк һөнәрен сайлаганда, комментарийларда тамашачылары киңәш иткәнчә, икесе дә үз йөрәге кушканны тыңларлар дип ышанасы килә.

        Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Бүген Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә

$
0
0
01.03.2019 Сәясәт
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә. Республика башлыгына 62 яшь тула. Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә туган көнен эш урынында үткәрә, бүгенге дата искәрмә булып тормый. Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, республика башлыгы туган көнен ул гаиләсе белән билгеләп үтәчәк икән.
Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына 1990 елда килә - ул Арча район башкарма комитетын җитәкли. 1996 елда ул Татарстан Республикасы Финанс министры итеп билгеләнә, ә 1998 елда республика Премьер-министры вазыйфасын били. Рөстәм Миңнеханов Татарстанны 2010 елның 25 мартыннан җитәкли.  Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Татарстан Республикасы Президенты "Россия – Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме җитәкчесе булып тора, шулай ук Россия шәһәрләрендә торак базарын үстерү һәм уңайлы мохит формалаштыру мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советының эшче төркемен җитәкли. Фото: Бизнес онлайн  
---

--- | 01.03.2019

“Апа ничек түзә икән?” (ФАҖИГА)

$
0
0
01.03.2019 Язмыш
“Тик сабыйлар гына кайтмас. Менә монысы – гомерлек яра инде”. Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында гомер кичерүче Миңнемуллиннар башына килгән бәла турында якыннары әнә шулай ди. 22 февраль көнне көпә-көндез булган янгында өч һәм алты яшьлек ике сабыйның гомере өзелде.
Янгын иртәнге сәгать уннар тирәсендә чыга. Сабыйларның әти-әнисе районга документ эшләре белән китә. Нурислам белән Сәй­дәш янына әбиләре Шәмсия килеп тора. Авылдашлары сөйләвенчә, бә­рәңге әрчеп утырган вакытта кү­зенә ут күренә аның. Күршеләрне чакырыйм дип, урамга чыга. Әй­ләнеп кергәндә, йортны ут камап алган була инде. Малайлар өйнең түр ягында була. Балаларның берсен диванда бөгәрләнеп яткан килеш, икенчесен почмакта телевизор яныннан табып алганнар. Балаларны бикләп калдырганнар дигән сүз белән килешми Миңнемулл­ин­нарның туганнары. Бу якларда өйгә керә торган ишек икәү була. Берсе капкадан кергәч тә, анысы бикле тора. Хуҗалар арткы яктан – лапас яныннан йөргән.   “Безнең әле кечкенәләр дә бар”
  Сабыйларның узган ел “Ана даны” медален алган әниләре Ләйлә Миңнемуллина бу хәлләргә ничек түзәдер? Аңлашылган сәбәпләр буенча, аның үзенә мөрәҗәгать итә алмадык. Якыннары белән сөй­ләштек.  Бу гаилә турында кемнән генә сорама, барысы да яхшы сүз белән телгә ала.   “Ләйлә апа белән Фәнзил абый – әнием ягыннан туганнарыбыз. Алар – шулкадәр тырыш, булган кешеләр. Яңа йорт, каралты-кура җиткереп, маллар асрап, матур гына гомер итәләр иде. Әле күптән түгел хәлләрен белеп чыктык. Ул арада, безне күреп, ике малай да килеп чыкты. Ләйлә апа шул чагында, әле безнең кечкенәләребез дә бар бит, дигән иде. Энеләрем әле дә күз алдымда тора. Бала хәсрәте күргән ата-анага Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен”, – ди туганнары Сиринә.   “Апам гаиләсен үзебезгә үрнәк итеп куя идек. Без – Киров өлкә­сенең Кукмарага терәлеп торган Салкын Чишмә авылыныкы. Га­иләдә биш туган без. Ләйлә апам Яңа Сәрдеккә кияүгә чыкты, – дип сөйли сеңлесе Роза Корбангалиева. – Йорт-җир яну – бер хәл, шунда ике сабыйның үлүе йөрәккә тиде. Коточкыч вакыйга бит. Бу хәсрәт белән ничекләр яшисе? Апаны да, кодагыебызны да авыл фельдшеры ташламый. Алар дару эчеп кенә тора. Әлегә утның нидән чыкканын белүче юк. Ике көн рәттән барысын да районга сорау алырга чакырталар”, – ди Роза.   Бик матур гаилә иде   “Ләйлә безнең авылга килен булып килде. Төп йортта каенанасы белән абыйлары яшәгәч, алар Шәмсия апаның энесенең хатыны Наҗия апаның өенә күчтеләр. Үзләре шулай теләде. Бергәләп, матур итеп яши башладылар. Яшь­ләргә торырга урын булды, әби дә тәрбиядә яшәде. Тора-бара иске йортны яңага әйләндерделәр. Наҗия апаның күзләре күрми башлаган иде. Узган ел 96 яшендә вафат булды. Рәхәт тормышта яшәп китте, – дип сөйли җирле үзидарә хез­мәткәрләре. – Миңнемуллиннар – тырыш гаилә. Өч сыерлары, өч үгезләре, сарыклары бар иде. Дөнья көтеп яшәгән кешеләр бит алар! Кемнәр белгән ут чыгасын?! Диспансеризация үтеп йөриләр иде. Олы кызлары Ләйсәнгә – 24, уллары Фирдүскә 21 тулды. Ул,  узган ел күрше авыл кызына өйләнеп,  гаилә корган иде. Уртанчы уллары Илдус өченче сыйныфта укый. Быел өйрәнчеккә йөри башлаган Сәйдәшкә – 6, иң кечкенәләре Нурисламга өч кенә яшь иде әле. Шәмсия апа – сигез онык үстергән кеше ул. Башка улы белән яшәсә дә, Ләйлә белән Фәнзилгә ярдәм кирәк чакта гел булышып торды. Сәйдәш белән Нурисламның өчесен Шәм­сия апа йортында үткәрделәр. Җидесен бер туганнары уздыра”.   Күрәчәк булгандыр   Әлегә Ләйлә белән Фәнзил Миң­немуллиннар гаиләсе Шәмсия апаның кодагые өендә көн күрә.   – Әниемә дип алган өй буш тора. Уты-газы бар. Ләйләләр шунда күченә. Вакытлыча гына яшәп торачаклар. Алла боерса, үзләренә яңа йорт төзеп чыгарга насыйп булсын иде. Шәмсия апага да бик авыр. Без янгын вакытында аны көчкә тотып тордык. Утка керәсе иде. Оныклары өчен өзгәләнде, – ди Гөлназия ханым. – Без кулдан килгәннең барысын да эшләрбез. Янган каралты-кураны, тиз арада, авыл халкы ярдәме белән җыештырып  түк­теләр. Тәртипкә китерделәр. Колхоз да ярдәм итте. Тик сабыйлар гына кайтмас. Менә монысы – гомерлек яра инде.   Сабыйларны җирләгәндә, әни­ләре аларны карарга көч таба. “Кайтмас җиргә киттеләр. Димәк, гомерләре кыска булган, Аллаһы Тәгалә шундый язмыш биргән, дип юанабыз. Кодагыебызның исән калганына сөенәбез. Апа да, әле ярый әни чыккан, ди. Әгәр ул, балаларны коткарам дип, эчкә кереп киткән булса, нишләр идек? – ди Роза. – Сабыйларны җирләгәч, Казанга киттек. Юатыр сүзләр әйтүдән файда юк, ирем белән киңәштек тә халыктан ярдәм җыярга булдык. Исән кешегә тормыш итәсе бит әле. Интернетка гозеремне куюга, картага акча килә башлады. Бер белмәгән кешеләр ярдәм кулы суза. Төрле юату сүзләре дә язып җи­бәрәләр. Җир йөзендә мәрхәмәтле кешеләр күп икән. Апам исә ке­шедән акча җыймаска куша. Кайдандыр ярдәм сорарга да уңай­сызланалар. Бераздан, балалары­ның ашлары узгач, барлык килгән акчаның суммасын әйтеп, халыкка мөрәҗәгать итәрбез дип торам. Барлык кешеләргә мең рәхмәт!”    Язма әзерләнгән вакытта, бу гаиләгә ярдәм булсын дип, ре­дак­ция­гә акча китерүчеләр дә булды. Без аны Миңнемул­л­ин­нарга юлладык. Әлеге гаилә­нең язмышына битараф калмаган кешеләр өчен кызлары Ләй­сәннең Саклык банкы картасы номеры:   5469620016919449.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 01.03.2019

Фатирыннан куылучы тыл ветераны: "Мин монда үләм"

$
0
0
01.03.2019 Җәмгыять
Яшел Үзәндә хакимият тарафыннан фатирыннан чыгарылучы 93 яшьлек тыл ветераны Мәрфуга Һадиеваның киләчәге билгесез кала. Узган атнада Татарстан президентының матбугат вәкиле Лилия Галимова бала чагында ук хәрби заводта сугыш өчен эшләргә мәҗбүр булган Мәрфуга Һадиевага ярдәм итәргә теләүче, үз исемен танытасы килмәгән химаяче табылды дип хәбәр иткән иде.
93 яшьлек тыл ветеранының кызы Дания Перминова Азатлыкка әйтүенчә, Мәрфуга әби белән хакимият тә, серле хәйрияче дә элемтәгә кермәгән. Гомумән, хәйрияче барлыкка килүен интернет аша гына белгәннәр.   "Әниемнең интернетта барлыкка килгән шикле химаячесе мәхкәмә карарындагыны сүзгә сүз үтәүне тәкъдим итә. Социаль яки базар бәясе белән аренданы яки ипотеканы әнием үлгәнче түләргә тәкъдим итәләр. Химаячелек нәрсәдә булуын аңлый алмадым. Безнең белән берничек тә элемтәгә кермәүче бу химаяче, ярдәм итәсе килсә, безнең йорт түбәсен төзәтсен иде. Без өченче катта яшибез, безнең түбә генә һәм йорт нигезен яңгырдан саклаучы бетон җәймә генә каза хәлендә. Безне теләгән һәркем таба. Ә бу кеше безгә шалтыратмады да, язмады да", ди Дания ханым.   Яисә башка фатир алырлык, фатирыбызның мәйданына карап, бер дүрткел метр өчен тиешле акча бирсеннәр, 11 мең сум түгел ди ул.   "Ике вариантның берсен сайларга кушып йорттан чыгара башласалар, нишләргә уйлыйсыз?" дигән сорауга, Мәрфуга әби китмәячәген әйтте:   "Сугыш чорында көнгә 200 грамм ипи ашап 12-шәр сәгать эшләдем. Миңа 15 яшь иде. Хәзер шуның бәясе - йортымнан куарга. Миңа хәзер 94-нче яшь. Беркая бара алмыйм. Тәрәзәдән чыгарып бәрәбез дисәләр генә инде. Кая барыйм мин? Беркая чыкмыйм. Шушында үләм. Беркая бара алмыйм. Аяк-кулларым эшләми. Сугыш ашады бөтенесен. Хәзер үзебезнең хөкүмәт, үзебезнең кешеләр, үзебезнең җитәкчеләр 95 яшьләрдәге әбигә "Әйдә әле, әби, чыгып кит моннан!", дип әйтә икән, ул кешегә оят кирәк, миңа шулай әйтергә теле бар бит әле", диде Мәрфуга әби.   Интернетта Мәрфуга Һадиеваны яклап язылган петицияне 26 февральгә 200 меңләп кеше имзалаган. Моны да Перминова зур уңыш һәм көтелмәгән ярдәм дип атый:   "Безнең хәлебезгә кереп петицияне имзалаган һәрбер кешегә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу дөрестән дә көтелмәгәндә булды. Гади халык безне ишетә, бары хакимияттәгеләр кенә ишетергә теләми”, ди ул.   22 февральдә Мәрфуга әбигә 93 яшь тулды. Туган көнен Коръән ашы уздырып үткәргәннәр.   Мәрфуга әбине туган көне белән котларга "Бердәм Русия" партиясе бүлегеннән берничә кеше килгән. Алар тыл ветеранына чәчәк бәйләме бүләк иткән һәм күченергә ярдәм итәчәкләрен белдергән.   "18 яше дә тулмаган диярлек берничә малай безгә күченергә ярдәм итәчәкләрен әйтте. Күрәсең, безнең хәлне ишетмәгәннәр. Аптыраганнан "Кая күченергә? Урамдагы көрткәме?", дип сорадым", диде Дания ханым.   Перминова алга таба гаделлек өчен көрәшәчәген белдерде һәм аларга ярдәм итәрлек адвокат та табылганын әйтте:   "Аллаһка шөкер, яхшы кешеләр бар. Адвокатның исемен әйтәсем килми, ләкин йортыбызның коточкыч каза хәлендә булуы хакында ялган бәяләмә биргән белгечкә карата мәхкәмәдә эше ачылды. Адвокат хәзер ул биргән бәяләмәне кире кагарга ярдәм итәргә тели", диде ул.   Яшел Үзән хакимияте кешеләрне каза хәлендә дип санаган йортлардан күчерү програмы нигезендә тыл ветераны булган әбине өч бүлмәле фатирыннан чыгарырга карар кылды. Хакимият мәхкәмә карары белән әбинең өч бүлмәле фатирын дүткел метрына 11 мең сум түләп тартып алырга тели.  


---

--- | 01.03.2019

Кышкы Сабан туе

$
0
0
01.03.2019 Җәмгыять
«Туган тел» татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган язмалар сериясен дәвам итеп, бу саныбызда 1989 елда “Волжская коммуна” газетасында басылып чыккан “Кышкы Сабан туе” мәкаләсен татар теленә тәрҗемә итеп бастырабыз. Аны ул вакытта өлкә газетасында эшләгән, ә бер елдан инде “Бердәмлек” газетасының редакторы булып киткән Рәфгать Әһлиуллин язган.

“Туган тел” татар җәмгыяте уздырган беренче зур чара “Кышкы Сабан туе” дип аталган иде. Ул 27 февральдә Куйбышев авиация заводының Спорт сараенда уздырылды.

  Сабан туе! Татар халкының язгы чәчү эшләре тәмамлангач уздырыла торган милли бәйрәме нәкъ шулай дип атала. Элек ул Самарада да уздырыла булган. Тик ниндидер сәбәпләр аркасында шәһәр халкы аны уздырудан ваз кичкән. Хәер, Советлар илендә бу Сабан туе бәйрәменә генә түгел, башка милли йола һәм гореф-гадәтләребезгә дә кагыла иде.   Үзгәртеп кору җилләре исә башлаган 1989 елда барлыкка килгән өлкә “Туган тел” татар милли үзәге активистлары, яз җиткәнен көтеп тә тормыйча, милли бәйрәмебезне шәһәрдә үткәрергә ният итәләр. Моның өчен саллы гына сәбәп тә табыла - III Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале гөрләгән чак була бу.   ...Эш көне булуга карамастан, Спорт сарае тирәсендә халык дулкыны чайкала. Күбесе, билет ала алмыйча, аптырап йөри. Алар өчен оештыручылар йөзләгән контрамарка әзерләп куйганнар икән. Шулай да бәйрәмдә катнашырга теләүчеләрнең барысы да бу зур бинага сыя алмады, әлбәттә.   “Кышкы Сабан туе”н ачып җибәргән кыска гына кереш сүздән соң, милли бизәкләребез төшерелгән панно эленеп торган сәхнәдә театральләштерелгән күренеш, татар җырларыннан торган зур концерт башланып китте. Анда Металлурглар мәдәният сараенда шөгыльләнүче “Ялкынлы яшьлек” татар ансамбле артистлары, Новокуйбышевскның “Дуслык” ансамбле һәм Татарстанның атказанган артисты Зиннур Нурмөхәммәтов җитәкчелегендә Казаннан килгән бер төркем артистлар чыгыш ясадылар.   Сабан туе бәйрәменә багышланган җырлар “Идел буенда бәйрәм” дип аталган ялкынлы биюләр белән үрелеп барды: чувашларның - “Ташлама”, мордваларның - “Тиштеме”, украинлыларның - “Гопак” һәм татарларның “Әпипә” биюләре берсен-берсе алыштырып кына торды.   Ә фойеда үзенә бер Сабан туе гөрли. Монда татар халык җырларын башкару осталарын эзлиләр, кызыклы әйтемнәр, татар халык гыйбарәләре конкурслары үтә, яшьләр типтереп бииләр, өздереп җырлап җибәрәләр... Менә кайда халык талантларын эзләп табарга була икән!   Сабан туен спорт ярышларыннан башка күз алдына китерүе кыен. Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату - барысы да булды бу көнне. Иң көчлеләре, җитезләре, хәйләкәрләре призга грампластинкалар, татар китаплары, кассеталар, яулык һәм сөлгеләр алып чыгалар, ә халык аларга гөрләтеп кул чаба!   Ярыш тәмен белүче көчле егетләр җыелган җирдә бик кызу көрәш тә бара бугай. Ләкин хәрәмләшү сизелми, хаким - Советлар Союзы һәм Европа чемпионы Хәбил Бикташев үзе бит!   Гадәттәгечә, бу көнне башта бала-чага көрәште, аларны бабайлар алыштырды. Яшүсмерләр арасыннан – 46 санлы мәктәп укучысы Рубен Кәлимуллин, 59 санлы мәктәп укучысы Марат Гатауллин һәм 30 санлы мәктәп укучысы Тимур Гыйльманов, ветераннар арасыннан Металлург заводы слесаре Шәүкәт Хәйбуллов җиңүче булып танылдылар. Ә көрәш кызганнан-кыза гына. Менә мәйданга өрлек хәтле елгыр егетләр чыкты. Күп тә үтмәде, дүрт ярымфиналистның исеме билгеле булды - 75 санлы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Али Галимов, “Главснаб” төзү һәм төзекләндерү идарәсенең балта остасы Әлфик Хәлиуллин, Красный Яр районының хәзерләү конторасы хезмәткәре Илшат Бикташев һәм медицина институтының хәрби факультеты студенты Илдар Шөхрәтов. Ләкин татар көрәшендә бер генә кеше “батыр” исеменә лаек була. Финал ярышында Илшат Бикташев җиңүче булып танылды һәм баһадир “Кышкы Сабан туе”ның төп призын – сарык тәкәсен җилкәсенә салып мәйданны әйләнде. Ә Әлфик Хәлиуллинга һәм Илдар Шөхрәтовка электр самоварлары тапшырылды.   “Кышкы Сабан туе”ның төп спонсорлары - Красный Яр районының “Сезон” кооперативы җитәкчесе Дамир Яһудин һәм Куйбышевның “Комета” кафесы (җитәкчесе Магомед Албаков) иде. Призлар алу өчен халыктан да бераз акча җыелды, оештыру комитеты әгъзалары да үз кесәләреннән чыгардылар. Шулай итеп, ярышлар да, призлар да бик лаеклы булды.   Ә Сабан туе һаман гөрли, җырлый, бии. Самараның беренче һәм соңгы “Кышкы Сабан туе” төн уртасындарак кына тынды. Моңа кадәр беркем дә бу бәйрәмнән китәргә теләмәде.   - “Кышкы Сабан туе” ял кичәсе кебегрәк оештырылган булса да, ул үзенә күрә танышу кичәсе дә булды инде, - дип сөйләде “Туган тел” җәмгыяте рәисе урынбасары Шамил Әхмәров. - Бу онытылып баручы бәйрәмебезне яңартып, матурлап, халкыбызга кайтару да булды кебек. Мондый бәйрәмнәр киләчәктә даими рәвештә үткәрелеп килер, Аллаһы теләсә.   Без саубуллашмыйбыз, киләсе очрашуларга кадәр, дип хушлашабыз!   (Язма Шамил ГАЛИМОВның шәхси архивыннан алынды).   Н. АРСЕНЬЕВ фотосурәте.   “Кышкы Сабан туе”ның батыры - Илшат БИКТАШЕВ
---

--- | 01.03.2019

Кариевлылар Әлмәткә килә (АФИША)

$
0
0
01.03.2019 Мәдәният
3-4 мартта Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры – Әлмәттә, 5 март – Азнакай мәдәният йорты, 6 март – Ютазы мәдәният йортында 2018 елның 3 премьерасын тәкъдим итәчәк.
Кариевлылар  Гастрольләр 3 мартта Гаяз Исхакый әсәре "Кәҗүл читек" спектакле белән ачыла. Гастрольләр афишасында шулай ук "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт ди Камилло), Владимир Гуркин пьесасы буенча "Мәхәббәт күгәрченнәре" спектакльләре бар. Режиссер – Ренат Әюпов. Спектакльләрне гаилә белән карарга мөмкин.   “Әлмәт театры бинасында уйнау безнең өчен бик кызык, чөнки ул театр безнең кебек экспериментлар ярата. Без данлыклы Әлмәт театрының олпат артистлары белән аралашыр өчен дә барабыз. Ул яшь театр белән олы театр аралашуы кебек булачак. Камил Вәлиев, Луиза Солтанова, Роза Салихова, Миннехановлар династиясе, Рәфыйк Таһиров, Гөлнара Кашипова, Наилә Нәҗипова, Мәдинә Гайнуллина һәм андагы яшь артистлар белән аралашу теләгебез зур.”, - дип уртаклашты Ренат Әюпов.   Шуны билгеләргә кирәк, Ренат Әюпов 10 ел элек Аяз Гыйләҗевның “Оҗмах капкасы” һәм 4 ел элек Узеир Гаджебековның “Аршин малалан” спектакльләрен куя. Әлеге спектакльләр әле дә театр сәхнәсендә уйнала.  
---

--- | 01.03.2019

Ипи кыйммәтләнәме?

$
0
0
01.03.2019 Җәмгыять
Бәяләр арту, энергия, башка кирәк-яраклар өчен тотылган чыгымнар кыйммәтләнү, он – 35 процентка, чүпрә – 5 процентка, мәк – 38 процентка, май 18 процентка күтәрелү сәбәпле, 18 марттан ипи бәясен 10 процентка күтәрергә җыеналар. Социаль челтәрдә таралган Казанның 3нче икмәк заводы генераль директорының әлеге хаты халыкта борчу тудырды. Яңа елдан соң азык-төлек бәяләре болай да күтәрелгән иде югыйсә.
Дөрес, бу үзгәрешләр «Сельский» белән «Пшеничный» ипиләренә кагылмаячак, ди. Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев әйтүенчә, бу хатны кешенең фикерен белү өчен дә социаль челтәрдә таратырга мөмкиннәр. «2017 ел белән чагыштырганда, быел икмәк азрак булды. Бөртекле культурага бәя күтәрелү күзәтелде. Хәер, икмәккә хәзер дә бәяләр төрле: 19 сумлыгын, 140 сумлыгын да табарга була, һәркем үзе теләгәнен сайлый», – ди ул.   ИП «Голстян» җитештергән икмәк эшләнмәләре Казанның зур сәүдә үзәкләренә тарала. Икмәк пешерү оешмасының җитәкчесе Илсияр Йосыпова әйтүенчә, алар хәзер икмәкнең үз бәясе ничә сумга төшкәнен исәпләү белән мәшгуль. Нәтиҗәгә карап, марттан ипигә бәяне арттырыргамы-юкмы икәнен хәл итәчәкләр.   – Яңа елдан НДС артты. Нәтиҗәдә чүпрә, май, он, шикәр комы кыйммәтләнде, бензинга бәяләр артканга бер ел була, ә безнең бәяләрне үзгәрткәнебез юк иде әле. Уртача икмәк бездә – 19 сум. Дөрес, кибет киштәсенә килеп җиткәнче, 32 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Кыскасы, икмәк җитештерүчеләр бәяне чарасызлыктан күтәрергә мәҗбүр булуы да бар, – ди Илсияр Йосыпова.       Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында исә бәяләр артмаячак дип ышандырдылар.   – Икмәкнең социаль төрләренә: «Сельский», Дарницкий», 1 сортлы ак ипигә бәяләр күтәрелмәчәк. Бу максатларда былтыр икмәк пешерү предприятиеләренә 38, 4 миллион сум субсидия бүленгән иде, быел да 41,1 миллион сум субсидия бирергә җыеналар, – дип аңлатты «ШК»га министрлыкның матбугат үзәге белгечләре.
Эльвира МОЗАФФАР

--- | 28.02.2019

Диләрә Илалетдинова кияүгә чыга (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
01.03.2019 Шоу-бизнес
Сөенечле хәбәр белән җырчы үзе уртаклаша. "Һәрбер кешенең тарихка кереп кала торган истәлекле мизгелләре була. Безнең өчен шундый булган көндә мин "Әйе" дидем. Яратам сине, җимешем!" - ди Диләрә Илалетдинова.

Кышның соңгы көнендә сөйгәненә матур итеп тәкъдим ясаган бәхетле егет кем, әлегә сер булып кала. Моңа карамастан, тамашачылары җырчыга ихластан җылы-иатур теләкләрен юллый.

          Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

"Мин бу җырга Тукай бүләге бирдертер идем" (ТАТАР ЭСТРАДАСЫ ТУРЫНДА ФИКЕР)

$
0
0
01.03.2019 Шоу-бизнес
Сәхнә сабан туе мәйданы да, банкетлар залы да түгел, ул кешене рухи тәрбияләү урыны. Шуңа күрә сәхнәдә кеше күңеленә ятышлы күркәм сүзләр сөйләнергә, кешене моңландыра-уйландыра торган җырлар яңгырарга тиеш. Кызганычка, бүген ул үзенең изге урын булуын югалтты. Кемнең җырлыйсы килә, барысы да җырлый, кемнең теләге бар, шул сәхнәгә менә.
Сәхнә колхоз базары шикелле алыш-биреш урынына әйләнде. Телевидение, радиоларның ишекләре һәркемгә ачык. 30-40 мең түләп клип төшерү һәм аны тәүлек буе “Мәйдан”, “ТМТВ” кебек каналларда әйләндерү чүп эшкә әйләнеп калды.   Тагын советлар заманын искә төшермичә булмый. Чөнки без бүгенге шикелле зәвыксыз җырлар тыңлап үсмәдек. Илһам абыйлар, Әлфия апалар заманы безне чын җырның ничек булганын, татар моңының ничек яңгыраганын йөрәгебезгә сеңдерде. Артист бит ул тамашачының күңелен ачудан бигрәк, тәрбия эшен башкарырга тиеш. Зәвыкны исә җырлый белгән һәрбер кеше дә тәрбияли алмый. Татар – моңлы һәм җырлый белә торган халык. Әмма җырлый белгән бөтен кеше дә сәхнәгә менә алмый. Тиеш тә түгел. Кызганыч, бездә әлегә әзерлеклесе дә, чиле-пешлесе дә сәхнәдә, чөнки табын артында җырлап йөри торган, юбилейлар алып бара торган йөзләгән тамадалар сәхнәгә менде. Кайвакыт алар үзләренең кайда җырлаганнарын да онытып җибәрәләр. Шулай булмаса, сәхнәгә чыгу белән: “Әйдәгез, бергәләп!” – дип акыра башламаслар иде. Кеше концертка акчасын түләп, җыр тыңларга, тамаша кылырга килә. Җырлап утыруның үз урыны бар: бераз “чиртеп” алганнан соң өстәл артында җыр сузалар, сабан туе мәйданында авылын сагынып кайтканнар моңланып, яшьлек җырларын яңгыраталар. Боларын аңлап була. Ә концерт залында, минем колак төбендә ярык барабан тавышлары чыгарып үкереп утыручыны аңлап та, кабул итеп тә булмый. Сәхнәдәге теге җырчы тагын да ярсыбрак: “Бергәләп, бергәләп!” – дип сикеренә. Залдан акырган, чинаган тавышлар көчлерәк ишетелгән саен аңа шәбрәк, чөнки аның җырының сүзләре ташка үлчим, көе сазлыктагы бака туен хәтерләтә. Болай тавыш күп чыккач, залдагы халыкка да күңелле. Үзе концерт буе шыңшып утыргач, сәхнәдәге җырчыны да шәп җырлады дип кайтып китә.   Көчләп кул чаптыру   “Кемнәр шулай җырлый?” дигән сорауга җавап язарга алынмадым, чөнки җырчыларны берәм-берәм тәнкыйтьләү өчен минем музыкаль белемем дә, әзерлегем дә юк. Әмма акча түләгән тамашачы буларак, үземә хезмәт күрсәтүчеләр турында нидер әйтергә хакым бардыр дип уйлыйм. Шуңа күрә сәхнәнең бүгенге аяныч хәле турында гына сүз алып барам.   Икенче ямьсез күренеш. Җырчының куплет саен: “Куллар, куллар!” – дип кычкыруы. “Кулларыгызны күрмим. Ишетмим!” – дип унар-егермешәр тапкыр кабатлыйлар. Кул чаптырырга чакырып әллә нинди ишарәләр, ымнар ясыйлар. Тамашачы үзенә ошаган җырга кул чаба инде ул. Артист үзе шуннан үзенең кемлеген чамаларга тиеш. Берәү дә билет алып кул чабар өчен концертка килми. Кул чәбәкләү өчен фитнес заллары бар. Көчләп кул чаптырырга тырышу артистның дәрәҗәсен төшерә. Дискотекада җырласыннар андый кул чаптыра торган җырларны. Ә концертта артистка ихтирам йөзеннән кул чабу-чапмау тамашачы ихтыярында. Безнең шикелле зәвыклы җырлар тыңлап үскән буын өчен җырчыларның мондый әдәпсезлекләре бөтенләй кыргыйлык булып күренә. Чыгып басарлар иде сәхнәгә, җырның сүзен, көен кем язган – шуны әйтерләр иде дә, концерт буе җырларлар иде дә җырларлар иде. Кая ул бүгенге шикелле ярты концерт буе сөйләнеп тору!   Буш сүз...   Буш сүз сөйләп тору – безнең эстраданың тагын бер кимчелеге. Хәзер концерттан җыр тыңлап түгел, гайбәт тыңлап кайтып китәсең. Кем кем белән йоклаган, нинди эчке күлмәк кигән, эчеп кайткан ирен ничек акылга утырткан, аның өстеннән кемнәр жалу язган... Алар ни мәзәк түгел, ни гыйбрәт түгел. Тыңлап утыра-утыра укшыта башлый, билләһи! Артистлык сәләте бөтен кешегә дә бирелми. Ә бит җыр кечкенә спектакльне хәтерләтә. Сәхнәгә чыккансың икән, синдә тамашачыны җәлеп итү, сихерләү сәләте булырга тиеш. Кирәкмәгән “пүчтәк” сүзләр сөйләп аны үзеңә каратып булмый. Сәхнәне ямьсез сүзләр белән тутыру – әдәпсезлек. Тамашачыны үз артыңнан ияртеп бару көче булмаса, сәхнәгә чыгуның кирәге бармы икән?   Татар җырчыларының күбесе татар теленең үзенчәлекле авазлары – “һ”, “ә”, “ө”ләрне дөрес әйтеп җырламый, шулай ук “а” авазын урысча әйтә. Татар телендә беренче иҗектә “а” авазы “о”лаштырып әйтелә. Мин гомерем буе рус балаларына да, татар балаларына да татар теле һәм әдәбиятын укыткан укытучы. Шуңа күрә татар телен бозып җырлау минем җен ачуларымны чыгара. Ничек чыгармасын ди! Еллар буе дөрес сөйләшергә, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтәм. Ә бала өенә кайта да, татар теленең үрнәге булырга тиешле телевизордан “сиям сине, сиям сине картлык җиткәч тә” дигән җыр тыңлый.   Кайбер акыллыбашлар җыр телне, милләтне саклый дияргә яраталар. Алар моны бүгенге эстраданы күздә тотып әйтәләр. Моның белән килешеп булмый. Бүгенге җырлар телне дә, милләтне дә сакламый. Бүгенге җырлар телне һәм милләтне үтерә. Телне саклау һәм үстерү аның бөтен нечкәлеген тоеп, милләтеңнең үзенчәлеген белеп, үткәнен-бүгенгесен күзаллаганда гына булырга мөмкин. Сүзнең бер иҗеген генә ялгыш әйтсәң дә, мәгънә үзгәрә; татар авазларын әйтә белмәсәң, җыр имгәнә.   Руслашу   Бөтен өлкәдә руслашу бара. Татар җырлары да шуңа хезмәт итә. Бүген тарихта булмаган хәл күзәтелә: җырның бер юлын татарча, икенчесен русча әйтеп җырлау башланды. Элеккеге кичке уеннар вакытында яшьләр җырлый торган җырларда кайбер урыс сүзләрен җырга керткәннәр. Әмма татар, рус сүзләреннән ботка ясап, халыкка тәкъдим итү беркайчан да булмаган. Моңарчы татар телен ватып-җимереп сөйләшү урамда гына ишетелгән булса, хәзер күкрәген киереп сәхнәгә менеп басты. Бу нәрсә нәтиҗәсе? Бу – татарча юньле шигырьләр язылмау нәтиҗәсе. Чөнки сәхнәдән яңгыраган өч җырның икесе мәгънәсез рифмалар җыелмасыннан тора. Хатыны шигырь яза, ире көен әвәли. Аннан икәүләп шуны сәхнәгә менеп мырлыйлар. Кайберләре бөтенесен: сүзен дә, көен дә үзе маташтыра. Аларны җыр дип әйтеп булмый, алар русның частушкалары.   Доганың урыны монда түгел   Кабул итеп булмый торган тагын бер нәрсә бар. Яшь кенә кызлар түгел, хәйран гына олыгаеп барган ханымнар да сәхнәгә чыгып сөйләнгәннән соң, Аллаһы Тәгаләнең исемен дә телгә алмыйча, “бу җырым фәлән фәләнгә дога булып барып ирешсен иде” дип җыр суза башлыйлар. Җырның эчтәлеге бу кешене искә алуга бөтенләй туры килми. Ләкин эш анда түгел, хикмәт җыр белән доганы аера белмәүдә.   Күңел ачу урынында сикерә-сикерә биегән җыр фани дөньяга күчкән кеше рухына берничек тә барып ирешә алмый. Ә менә рәнҗетергә мөмкин. Һәр нәрсәнең үз урыны бар. Дога-гыйбадәтнең үзәге – нинди дә булса хаҗәтеңне фәкать бер Аллаһтан гына сорау дигән сүз. Догалар күп, әмма сәхнәдән җыр җырлап сорау догасы юк. Аның кадәр кеше каршында вафат булган якының өчен җырның дога булып барып ирешүен теләү зур гөнаһка батырырга мөмкин. Дога кабул булсын өчен Коръән аятьләрен уку фарыз. Көлке сүз белән тулган сәхнәдә дога сүзен телгә алу үзе ялгыш гамәл.   «Үзгәреш җиле» кайсы якка үзгәртте?   Бер җырчы белән берничә ел элек “Татар-информ” үткәргән әңгәмәдә “Үзгәреш җиле” татар балаларына кечкенәдән дөрес музыкаль тәрбия бирүгә йөз тота” дигән фикер ишетелеп киткән иде. Кем әйткәнен төгәл хәтерләмим. Ашыгыбрак әйтеп ташлаган сүзләр булды бугай бу. Бәлки алар шулай хыялланганнардыр. Президент тарафыннан тәкъдим ителгәч һәм аңа миллион сумнар бирелгәч, бу фестиваль татар эстрадасын яңартыр, күтәреп җибәрер дигән иллюзияләр булгандыр. Әмма монда тагын “яхшырак булырга теләгән әйбер гадәттәгечә килеп чыкты”. Гадәттәгечә генә чыккан булса, түзәр дә идең әле. Татар җырын, татар моңын бөтенләй бетереп ташладылар. Татарның бәгыреннән өзелеп төшкән халык җырларын таптап изделәр.   Раязның “Сарман” җырын ишеткәч, сарманлылар килеп җырчыны кыйнап китмәгәйләре дип шикләнгән идем. Юк, йоттылар. Түзем халык, ай-һай битараф халык шул без. Тарихыбызны бозганнарына ис китми. Татар җырларын Африканың кара тәнле халкы калыбына салып, джазга төреп бирү кемгә, ни өчен кирәк? Заманында татарның танылган җырчылары башкарган халык җырларын бозып-имгәтеп дөньяга ишеттерәселәре килә кайберәүләрнең.   Аларны үзгәртәсе юк. Алар инде заман сынавын үтеп чарланган, асылташ кебек шомарган. Европага, Америкага чыгарасы килгән кешеләр җырларны үзләре язсыннар. Аннан акырсыннар барабан тавышына. Сикерсеннәр үзләренә бирелгән акча күләменә карап. 40-50 мең сум җырны бозарга да, сикерергә дә җитә ул.   Безгә ниндие кирәк?   Татар җырын читләргә ишеттерү өчен халык җырларын суеп, туныйсы юк. Иң элек талант кирәк, моң кирәк, мәгънәле җыр кирәк. Аның өчен Шамил Әхмәтҗанов, Зөһрә Сәхәбиева, Рафаэль Сәхәбиев, Хәйдәр Бегичев, Әлфия апалар кирәк. Безгә шулар шикелле җырлый белүчеләр, татар моңын саклап калучылар кирәк. Саклап калу бер эш. Аны киләчәк буыннарга тапшыру тагын да катлаулырак һәм җаваплырак. Бер кеше гомерендә (үземне күздә тотып әйтәм) җыр шулкадәр бозыла, шулкадәр үзенең кыйммәтен югалта икән, оныкларыбызга татар моңын ишетү бөтенләй мөмкин булмаячак.   Ни өчен сәхнәбез бүген шундый мескен хәлгә төште? Чөнки җыр сәнгать булудан туктады. Ул кәсепкә әйләнеп калды. Халык талымсызланды, концертлардагы чиле-пешле җырлар өчен дә акча түли. Алучысы булганда сатучысы табыла. Димәк, андый җырлар алга таба да булачак. Алыш-биреш урынына әйләнгән сәхнәдә чын сәнгатькә урын калмый. Телевизион фестивальләрдә номинацияләр буенча призлар сатып алына. 40 меңне түлисең дә, “иң үзенчәлекле тавыш” яки “иң халыкчан җырчы” дигән исемгә лаек буласың. Кемне алдыйбыз? Үзебезне үзебез алдыйбыз түгелме?   Әгәр совет заманы булса, бүгенге 800ләп җырчыдан 8е генә калыр иде. Җыр сәхнәгә менгәнче бернинди тикшерү үтми. Элекке худсоветларны сагынып әйтүем түгел. Ул вакытта да гаделлек булмаган. Әмма тозсыз җырлар худсовет иләге аша үтә алмаганнар.   Ә шулай да вакыт-вакыт, болытлар арасында уйнаган аҗаган шикелле, чын җырлар да ялтырап китә. Татар рухына, татар йөрәгенә үтеп керерлек бер җырны мисалга китерәм. Габделфәт Сафин җырлый торган “Бөек татар” дигән җыр ул. Әгәр көчемнән килсә, мин бу җырга Тукай бүләге бирдертер идем. Ә нигә? Салаватка “Мин яратам сине, Татарстан” дигән җыр өчен бирделәр бит. Болай барса, яратырлыгы калырмы-юкмы әле – белгән юк. Ә “Бөек татар” җырын тыңлаганда каз тәннәре чыга. Менә шундый җырлар кирәк бүген. Ваемсыз татарны уята торган, үткәнен исенә төшереп уйландыра торган, аяныч хәленә төшенеп моңландыра торган. Кирәген кирәк, тик булыр микән?..   Фәрит ВАФИН. Арча районы, Яңа Кенәр авылы.
---

--- | 01.03.2019

Гөлсиринне Изет Кабул кылдырганнар, үзе дә аңламый калган (ФОТО)

$
0
0
02.03.2019 Шоу-бизнес
25 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Ваһапов фестивале йолдызлары” концерты барышында Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. "Минем өчен дулкынландыргыч мизгел. Җитди адым ясыйм. Гульсик, бары бер сорау гына бирәм. Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?" - дигән иде ул.

Азатның, тезләнеп, Гөлсирингә чәчәкләр бәйләме һәм йөзек бүләк итүенә йөзләгән кеше шаһит булды

Инде яшьләр зур яңа тормышка әзерләнә. Никах белән туй алдыннан алар Азат Абитовның туган ягында Изет Кабул кылдыру йоласын үтәп кайтканнар. "Минем өчен яңа йола, чөнки бездә Мамадышта андый йола юк. Монда минем өчен шунысы яңалык, егет кызны үзенең төп йортына алып кайткач, туганнары, күрше-тирә, авылдашлар бүләкләр белән килен күрергә киләләр" дип уртаклаша Гөлсирин Абдуллина.

Комментарийлардан күренгәнчә, тамашачыларга бу йола таныш икән: кайдадыр аны Изет Кабул кылдыру дисәләр, кайдадыр гадирәк итеп "килен күрсәтү", "тел ачу" йоласы дип атыйлар. Ничек кенә булмасын, барысы да Азат белән Шыгырдан килене Гөлсирингә иң изге теләкләр генә юллый.


---

--- | 02.03.2019

Авылда мәктәпләр ябылып беткәч, миллион артыннан кайтучысы табылырмы?

$
0
0
02.03.2019 Мәгариф
Россиядә авыл мәктәпләренә 12 мең педагог җитми. Мәсьәләне 2020 елда гамәлгә керәчәк “Авыл укытучысы” дип аталган программа ярдәмендә хәл итмәкчеләр. Авылга күченергә риза булучыларга бер миллион сум бирергә җыеналар. Акча белән генә саланы яраттырып булырмы? Мәктәпләр ябылып беткәч, кайтучысы табылырмы?
Россия Президенты Вла­ди­мир Путин, Федераль Җыенга Юл­лама белән мөрәҗәгать ит­кәндә, укытучылар мәсьәләсенә аерым тукталды. “Махсус про­грамма буенча авылларга һәм кечкенә шәһәрләргә күчеп ки­лүче мөгаллимнәргә бер тапкыр 1 миллион сум акча бире­ләчәк. Бу тәҗрибәле педагогларны да авылга  җәлеп итәргә булыша­чак”, – дип белдерде ил башлыгы.   Президент, авыл һәм шәһәр мәктәпләре арасында аерма булмаска тиеш, дип әйтте. Әлегә заманча шартлар тудырылган мәк­тәпләр – 85 процент чамасы. 2012 елда бу күрсәткеч 12 про­цент булган. Хәзерге вакытта 200 мең укучы тиешле шартлар бул­маган уку йортларында белем ала. Бу проблеманы ике ел эчен­дә хәл итәргә кирәк, ди Илбашы.   “Президент Юлламасында авыл укытучылары күптән көт­кән проблеманы күтәрде. Илдә барлыгы 26 мең авыл мәктәбе исәпләнә. Укытучылар арасында икешәр ставкага эшләүчеләр бар, кайберләренә берничә фән­не укытырга туры килә. Яңа программа әлеге мәсьәләне дә хәл итәр. Акча булгач, авылга күче­нүчеләр артачак”, – ди Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева. 
Математиклар, физиклар, сез кайда?   Бүген республиканың авыл мәк­тәпләрендә 19 меңгә якын укытучы хезмәт куя. Күптән түгел узган матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов респуб­ликада укытучы­лар­ның җитәрлек санда әзер­ләнүен әйтте. “Тик кайбер авыл җир­лекләрендә төгәл фән укытучылары җитми. Үз эшенең остасы булган укытучылар һәрва­кыт кирәк булачак”, – диде ул.   Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, быелгы уку елы башында укытучылар белән тәэмин итү 99 процентны тәшкил иткән. Авыл җирендә бу сан – 98,4 процент. Математика, физика, башлангыч сыйныф, урыс теле һәм әдәбияты, чит тел укытучылары кирәк икән. Мәгариф тармагын кадрлар белән тәэмин итү өчен, максатчан программа эшли. Быелгы уку елында мөгаллимнәр сафына 600 яшь укытучы килеп кушылган.   Укыталар, әзерлиләр, әмма уку йортын тәмамлаучыларның яртысыннан артыгы үз һөнәре буенча эшләми. “Бигрәк тә авыл һәм кеч­кенә шәһәрләрдә хәлләр катлаулы. Проблеманы хәл итү өчен, министрлык мәгариф оешмалары белән 9-11 сыйныфларда һөнәри ориентация эшен үткәрү, максатчан әзер­ләү, яшь белгечләрне эшкә урнаштыру буенча системалы эш алып бара. 2011 елдан “Безнең яңа укытучы” гранты тормышка ашырыла. Анда 35 яшькә кадәрге укытучылар катнаша ала. Җиңүчеләрнең хез­мәт хакына өч ел дәвамында ай саен 8 мең 620 сум күләмендә өстәмә акча түләнә. Биология, география, математика, технология, физика, химия укытучыларына бу акча – 10 мең сум. Шулай ук 500 сәгать стажировка үтү каралган”, – диелә министрлык хәбәрендә.   Казан Кремленең рәсми вә­киле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта республикада авыл мәктәпләрендә эшләргә риза булган яшь укытучыларга 100гә якын грант бүлеп биреләчәген әйтте.   Башта шарты булсын...
  Идел буе төбәкара мәгариф хез­мәткәрләре квалификациясен кү­тәрү һәм кабат әзерләү үзәге директоры Рәис Шәйхе­лисламовның да фикерен белештек.   – Мәктәп бетсә, авыл бетә, дигән караш яши. Әлеге укытучылар нәкъ менә авылдагы кечкенә мәктәп­ләрдә эшләргә  тиеш дип күзал­лыйм. Мәктәп­ләрне саклау өчен, күбрәк бала алып кайтырга кирәк. Хәзер утырып еласаң да, укучылар юк бит. Андый шартларда мәктәпне ничек саклап була? – ди ул. – Авылга җибәрелүче укытучы бар фәннәрне дә яхшы белгән, бик белемле булырга тиеш. Әйтик, интернетны яхшы белеп, дөнь­якүләм тәҗрибәне дә өйрәтә, башка укытучыларга ос­таз була алырдай. Авылга җәлеп итү өчен, социаль пакеты да, торагы да кирәк. Кайбер төбәк­ләрдә хәтта машина да бирәләр.   Миллион бирәләр дип кенә укытучылар авылга юл тотармы?   – Авылларга яхшы белгечләр­не җәлеп итү – яхшы башлангыч дип уйлыйм. Әлбәттә, авылга кайтучы укытучыга тиешле шартлар тудыру турында да уйларга кирәк. Дәрес­лекләр, әсбаплар, технологик мөм­кин­лекләр, башка эшләргә бүлдер­мичә, укыту белән шөгыльләнергә мөмкин­лек бирүне күздә тотам. Финанс ягыннан отышлы тәкъдим ясап, тиешле шартлар тудырылса, бу юнәлешкә күпмедер игътибар җәлеп итеп булыр дип саныйм, – ди Казанның 2 нче лицей-ин­тернат укытучысы Рашат Якупов. – Үземә килгәндә, мин – тулысынча шәһәр кешесе. Казанны бик яратам, шуңа күрә башка урынга күченергә те­ләмәс идем.   Башкаладагы яшь укытучы Илдус Вәлиевне дә туган ягы Чүпрәлегә математика укытырга чакырган булганнар, тик ул кайтмаган. Аспирантурага укырга кереп, белемен арттыруны кулай күргән. “Авыл жирендә бүген балалар саны елдан-ел кими. Дөрес, эш балалар саныннан гына тормый инде. Шулай  да бу программаны бик ки­рәк­ле дип саныйм”, – ди Илдус.   Мин – шәһәргә, син – авылга!   Кайда тормыш яхшырак икә­нен төгәл генә әйтеп тә булмый. Авыл мәктәбендә эшләү рәхәт дип, шә­һәрдән авылга барып эшләү­челәр дә бар. Казаннан Әтнә районының Комыргуҗа мәктәбенә барып укыткан Динара Смаганы укучыларыбыз хә­тер­ли булыр. Без аның гадәти булмаган тәҗрибәсе турында бер язган идек инде. “Мәктәптә бер генә тәртипсез укучы да юк. Бернинди кисәтү дә ясарга туры килми. Дәрескә телефон тотып кергән­нә­рен дә күргән юк. Шә­һәрдә балалар иркә, мавыгуларга бик тиз бирешә. Әти-әниләр дә бөтенләй башка”, – ди яшь педагог. Авылга җые­нучыларны тәр­бияле укучылар кызыктырып куяр, бәлкем.   Шул ук вакытта авыл укытучылары арасында шәһәргә барып эшләүчеләр дә очрый. Балтач районындагы Смәел мәктәбе укытучысы Рәшид Нәҗметдинов Казанда юрист булып эшли. Элек ул информатика, физкультура да укытса, хәзер технологиядән белем бирә. “Укытучыга авылга эшкә кайткан өчен бер миллион сум акча түләү – яхшы тәкъдим. Ләкин бу программа гына укытучыларны авылга кайтару өчен җитеп бетмәс кебек. Хәзерге вакытта бер миллионга гына өй салып булмый. Проблеманы укыту­чыларның хезмәт хакын да кү­тәрмичә чишеп булмас”, – ди ул.   Авылда трамвайлар гына йөрми...
  Авыл укытучылары исә миллион белән кызыктыруны аңлап бетерми. Урыс теле укытучысы Сания Батыршина: “Сәер хәлләр булып ята. Авыл мәктәпләрен әкренләп ябып бетерә баралар. Унбер еллыкны тугызга калдырдылар, башлангычларны ыгы-зыгы китереп, кушып бетер­де­ләр. Авылга нәрсәгә укытучы җибә­рергә? Бу – бөтенләй кирәк булмаган программа. Укы­тучы­ның акчасын  арттырырга ки­рәк, эшләмәслек түгел, чиста эш. Салада укытучыга тилмерәләр дигән сүз юк. Шәһәрдә укытучылар күб­рәк җитми, – ди тәҗ­рибәле педагог. – Авылда яшь укытучы 18 мең тирәсе хезмәт хакы ала, шәһәрдә дә  шул ук акча түләнә. Аерма юк. Хәзер авылда тормыш бик яхшы. Ике катлы йортларда яшиләр, суы, газы кертелгән. Юлларда – асфальт. Шәһәрдән аермалы буларак, бездә трамвайлар гына йөрми”.
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 02.03.2019

Яшьлегебезгә йөгереп кайттык бүген

$
0
0
02.03.2019 Җәмгыять
Бөек татар җырчысы, Татарстанның һәм РСФСРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты, Мактау Ордены кавалеры, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, кыскача әйткәндә, татар халкының иң яраткан, иң моңлы җырчысы Илһам Шакировның вафатына 40 көн тулып узды. Урыны оҗмахта булсын иде.
Шушы уңайдан Самараның Халыклар дуслыгы йортында бер төркем аны күреп белгән, танышып сөйләшкән милләттәшләребез җыелып, җырларын җырлап, хатирәләре белән уртаклашып утырдылар.   Хәер, газетабызның үткән саннарының берсендә Идеал Галәүтдиновның һәм Асия Шәймарданованың бик тә кызыклы истәлекләре бастырылды инде. Бу кичәдә дә алар шушы истәлекләрен сөйләделәр. Ә менә гомере буе авиация заводында эшләгән, “Туган тел” татар җәмгыятен оештыручылар санында булган Әхмәт ага Нәфыйгинның истәлекләре барысына да яңалык булып яңгырады. Ул Илһам Шакиров Самарага беренче мәртәбә килгәндә үк аның талантына гашыйк булган һәм завод гомумторагында яшәүче дуслары белән аны кунакка дәшәргә җөръәт иткән.   - Сез кешеләр белән аралашып яшисез, ә безнең гомер тимер-томыр арасында уза. Сөйләшеп утырыр идек, әйдәгез әле безгә, - дип кыяр-кыймас кына әйткән идем, Илһам, шуны гына көткән кебек, риза булды. Без такси алдык та, егетләр җыены гына булмасын әле дип, бер таныш кызны алырга кердек. Барып чыкмады, өйдә юк икән. Шулай да кичәбез бик матур үтте. “Җырла әле”, - дип әйтергә кыюлыгыбыз җитмәде. Әле генә зур концерт уздырган кеше бит, арыгандыр, дип уйладык. Ә менә Финляндиядә концерт куйганы, түрәләр белән очрашуы турында бик матур итеп сөйләгәнен хәтерлим. Шуннан соң Самарага ничә мәртәбә килсә, шулкадәр очраштык һәм бик якын дуслар булып киттек.   Улыбыз Данис тугач, алар Әлфия Авзалова белән бергә килделәр. Шундый матур булып истә калдылар: Әлфия балконда урындыкта утыра, ә Илхам идәнгә утырган да башын аның итәгенә куйган. Әле дә күз алдыма шулай киләләр.   Данис уянды да хатыным Дания аны кунаклар янына алып чыкты. Илһам Шакиров баланы кулына алып, бала исе бигрәк тәмле бит ул дип, иснәп-иснәп сөйде. Кызганычка, бала бәхете насыйп булмады шул аңа, - дип хатирәләре белән уртаклашты ул.   Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда танылган артистның концертларын оештырган Флорида Локманова, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле концертын карап утырганын күргән Миңлетаһир Байбеков, артистны Рөстәм Вәлиев белән Яңа Кызылсу авылы мәчете юбилеена алып килгән Шамил Галимов, Иске Ярмәк клубында “Уйнагыз, Гали гармуннары” фестивалендә күреп, интервью алган Эльмира Шәвәлиева да истәлекләрен яңарттылар. Ахырда татар җәмәгатьчелеге Илһам Шакировның “Хуш, авылым”, “Сандугач”, “Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем” кебек моңлы җырларын җырлашып утырдылар.   Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.     Илгиз КОЛЮЧЕВ (сулдан уңга), Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ, Шамил ГАЛИМОВ, Әхмәт НӘФЫЙГИН һәм Миңлетаһир БАЙБЕКОВ очрашу вакытында.
---

--- | 02.03.2019

Тинчуринлылар Мамадышта булып кайтты (ФОТО)

$
0
0
02.03.2019 Мәдәният
Язның беренче көнендә, 1 март, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мамадыш шәһәре тамашачысына “Син бит минем бергенәм” премьерасын тәкъдим итте. Спектакль Исламия ханым Мәхмүтованың күркәм юбилее уңаеннан күрсәтелде.

Мамадыш шәһәре башлыгы Анатолий Петрович Иванов, мәдәният бүлеге башлыгы Степан Петрович Спиридонов һәм зал тутырып килгән тамашачы яраткан артисткасын 75 яшьлек юбилее белән тәбрик итте. Татарстанның халык артисты Хәлил ага Мәхмүтовның тууына 80 ел тулу уңаеннан артистның туган төбәгендә тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган күргәзмә тамашачылар өчен аеруча кызыклы булды.

Исламия ханым тормыш иптәше, сәхнә партнеры булган Хәлил ага турында үзенең җылы истәлекләре белән уртаклашты. Ләйсән Мәхмүтованың әтисенең якты истәлегенә багышлап җырланган җыры тамашачы күңеленә аеруча якын булды. Күренекле артистны искә алу аның рухына дога булып барып ирешкәндер!


---

--- | 02.03.2019

Бертуктамый эшлә син, “Бердәмлек”!

$
0
0
02.03.2019 Матбугат
2 мартта, Аллаһы Тәгаләдән ризалык булгач, “Бердәмлек” газетасының 1500нче саны да дөнья күрде. Зур бәйрәм булмаса да, үзенә күрә бер казык бит инде бу.

Мәрхүм Рәфгать Әһлиуллин, бу көнне алдан кайгыртып, ниндидер чаралар оештырырга планлаштырып йөри иде. Мин моны бер мәкалә язып китергәч ишеттем. Ул аны карады да: “Бик яхшы булган. 1500нче номерга куярбыз”, - дигән иде. “Бердәмлек” укучыларына ул мәкаләм белән танышырга насыйп булмаган икән. Баш редактор бакыйлыкка күчкәч, аның кәгазьләре арасыннан мәкаләм табылмаган. Кызганыч...

  Ә без әлегә исән һәм тормышны алып барырга тиешбез. Менә өемдә сакланган “Бердәмлек” тупланмаларын актарып утырам. Үземнең беренче язмаларым искә төште. Язарга мине Рәфгать Нәбиулла улы өйрәтте бит. Бу болай булды. Самарага җырчы Ренат Ибраһимов килеп, 23 февральгә - Ватанны саклаучылар көненә багышлап, концерт куйды. Дөресен генә әйткәндә, миңа бу концерт бер дә ошамады. Мин инде ул концерттан алган тискәре тәэсирләрем турында Рәфгать абыйга сөйләп бирдем. Артистның үз-үзен тотышы, киемнәре бу бәйрәмгә килешми, дип сөйләдем аңа. Безнең белән башка кешеләр дә бар иде. Ул миңа әйтә: “Болай сөйләп йөрмәгез, төп фикерегез булырга тиеш. Шуны ачып күрсәтергә тырышыгыз”, - диде.   Башта минем күңелем калды. Тора-бара, газеталар укый-укый, аның белән аралаша-аралаша, мин дә фикер йөртергә өйрәндем кебек. “Сез үзегезнең фикерләрегезне язып китерегез әле, кызыклы, мәгънәле булса, бәлки, бастырып та чыгарырбыз”, - дип әйтә башлады ул. Шулай минем мәкаләләр дә дөнья күрә башладылар.   Газета битләренә күз салсак, “Бердәмлек” безнең татар халкын берләштерүче басма булуын күрәбез. Әле дә исемдә, ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыккач, Рәфгать Нәбиулла улы табибә Әлфия Салих кызы белән бергәләшеп, “Туган тел” оешмасы белән “Бердәмлек”не дуслаштырырга йөргән иде. Безнең “Розалина” татар кафесында Татарстаннан килгән Индус Таһиров, Гөлдания Хәй-руллина, Зәлидә Әкбәрова, Фәния Хуҗиәхмәтләрне каршы алган идек. Рәфгать Әһлиуллин эшкуарлар Равил Яһудин, Әнвәр Бульхиннар белән әңгәмә корып, татар дөньясы өчен янып сөйләгәнен әле дә хәтерлим.   “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин тәкъдиме буенча Татарстанның “Без - бергә” һәм региональ Диния нәзарәтенең “Кыйбла” кушымталары да “Бердәмлек” белән бергә даими рәвештә чыгып киләләр. Аларга хәзрәтләребез дә бик зур бәя бирәләр, халык та яратып укый. Аның битләрендә Самара төбәге язучылары Рөстәм Мингалим, Гакыйль Сәгыйров, Халикъ Садри, Әнвәр Давыдов, Хәким Галидән һәм башкаларның тормыш юллары яктыртыла, иҗат җимешләре бастырыла.   Бик күп мәкаләләр авыл хуҗалыгына багышлана. Шенталы районының Денис авылында яшәүче махсус хәбәрчебез Нурсинә Хәкимова, Әбдеки авылыннан Әлфия Нуртдинова, Похвистнево районының Гали авылыннан Саимә апа Морзаханова, Кәүсәр Шәйхет-динова, София Сәлимова, Мәчәләйдән Шамил Мамышев, Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан Фәния Кәримова һәм башкалар газетаның географиясен киңәйтәләр, аны чын халык газетасы итеп күрсәтәләр.   Кызганычка, газетаның штаттагы хәбәрчеләре күп калмаган шул. Моны татар телен белүче яшьләр юклыгы белән дә, аларга түләргә акча булмау белән дә аңлатырга була. Алия Арсланова бөтен яңалыкларны белеп, бөтен хәбәрләрне язып бара. Техник бүлектә эшләүче җаваплы сәркатиб Гөлгенә Сәлахова һәм дизайнер-версткалаучы Гөлнур Рыбакова да эш күп дип тормыйлар, нәрсә кирәк, барысын да җиренә җиткереп эшләп торалар. Ә Эльмира Шәвәлиева-Варфоломеева бөтен оештыру эшләрен дә, газетага куелачак мәкаләләрнең сыйфатын да үз өстенә алган.   Бухгалтер Әминә Мортазинаны аерым куясым килә: ул редакциянең булмаган акчасын тартып-сузып типографиягә дә, почта хезмәтенә дә, салымнарга да, хәтта хезмәт хакына да җиткереп тора. Афәрин, кызлар! Юкка гына Рәфгать абый сезнең эшкә югары бәя бирмәгәндер. Аңардан башка газета туктамаган, үз юлы белән бара икән. Димәк, аңа алмашка лаеклы кешеләр килгәннәр.   Ә аның кул астында эшләп чыккан күпме журналистлар дәрәҗәле урыннарда эшлиләр хәзер? Раушания Ситдыйкова безнең татар кафесы турында мәкаләләр язгач, аны “Нурлы, җырлы, догалы” дигән исем астында “Сөембикә” журналында да бастырып чыгардылар. Шулай ук 2000 елда язылган “Разия ханым һәм “Татар кухнясы” дип аталган мәкаләсен дә халык яратып кабул итте. Гомумән, 20 ел эчендә “Розалина” кафесында эшләнгән милли эшләр, татар гореф-гадәтләре буенча пешерелгән сый-хөрмәтләр турында бик күп мәкаләләр язылды.   Ә инде 2014 елда оешкан Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары эшләгән һәр эш: тегүме, чигүме, милли ашлар пешерүме, каз өмәсеме - нәрсә генә эшләсәк тә, газетада яктыртылып бара. Алга таба да шулай булсын иде, дигән теләктә калабыз.   “Ак калфак”ка быел 5 яшь тула инде. Димәк, “Бердәмлек”кә тагын эш була. “Бердәмлек”нең - 1500нче саны, “Туган тел”нең - 30 еллыгы, Камышлыдагы Бөтенроссия авыллар Сабан туе, “Ак калфак”ның беренче юбилее - язып өлгер генә!   Газиз ана телебезне саклап калу турында күп сөйлибез. Бу мәсьәлә Самара өлкәсендә генә түгел, бөтен дөньяда да кискен тора. Уйлавымча, “Бердәмлек” газетасына язылучылар булганда, милләтебез бетмәячәк. Яшьләр башка милләт халыклары арасында йөриләр-йөриләр дә, картая башлагач, барыбер милләт күләгәсенә кайталар. Шушы кайтулары авыр булмасын өчен балаларыбызны кечкенәдән үк милли рухта, татар телле итеп үстерик. Булдыра алган кадәр укырга өйрәтик, җыр-моң белән генә түгел, әдәби әсәрләр аша да мәдәниятебезгә карата кызыксыну уятыйк. Ә “Бердәмлек” безгә берләшергә ярдәм итәр - юбилейларыбыз белән котлар, концерт афишалары бастырып торыр, матур-матур хикәяләребезне, күңелебездә туган шигырьләребезне халыкка күрсәтүче булып хезмәт итәр. Моның өчен тик аңа язылырга гына кирәк. Бүгенге кебек 2400 тираж белән генә түгел, икеләтә күбрәк язылырга иде. Бер кило колбаса бәясенә языласың да, ярты ел буе рәхәтләнеп газета укып ятасың. Эх, күбебез шул 440 сумны гына да кызгана бит!   “Бердәмлек” газетасының үземдә сакланган саннарын укып чыктым да аның сыйфатын, эчтәлеген яхшырту мәсьәләсендә бертуктамый эшләвен аңладым. Рәхмәт, кызлар! Юбилейлы 1500нче газетагыз белән котлап, тагын шулкадәр газеталар чыгарырга насыйп булсын, исәнлек-саулык, эшегезгә уңышлар телим.   Разия ӘЮПОВА,   өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.     Разия ӘЮПОВА (беренче рәттә сулдан уңга), Сәлимә КРАСНОВА, Вазыйх МӨХӘММӘТШИН һәм Наилә ТИМЕРБУ-ЛАТОВА (икенче рәттә уңда) "Бердэмлек" редакциясендә кунакта.   “Бердәмлек” тирәсендә берләшеп яшик   Хөрмәтле “Бердәмлек” газетасы укучылары! Сез бүген кулыгызга басмабызның 1500нче санын алдыгыз. Андый юбилейлар еш булмый - ун елга бер генә. Шулай булгач, бу “Бердәмлек” гомерендәге өченче зур юбилей.   Дүрт ай элек, баш мөхәрриребез Рәфгать Нәбиулла улы дөнья куйгач, “Бердәмлек” ябылыр инде, дип әйтүчеләр күп булды. Ләкин халык, татар басмасы кирәк булуын раслап, үткән елдагыга караганда да газетага күбрәк язылды. Шулай итеп, ел башында тиражыбыз 400 данәгә арткан булса, январь һәм февраль айларында тагын 150 кеше язылып, бүген инде 2410 әбүнәчебез бар, дип горурланып әйтә алабыз. Чын күңелебездән рәхмәт сезгә, милләттәшләр!   Почта яисә Роспечать хезмәткәрләре “Бердәмлек”не вакытында китереп җиткерә алмаган көннәрдә телефоннарыбыз шалтыраудан туктамый. Ә без моңа тик шатланабыз гына! Димәк, эшебез халыкка кирәк! Ә кирәк булгач, ике тапкырга кимегән коллективыбыз көнне төнгә ялгап та эшләргә әзер. Тик күзләребез арып, хата җибәргән очракта, бәлки гафу итәрсез, дип өметләнәбез.   Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген, 2 мартта, нәкъ 1500нче саныбыз дөнья күргән көнне, Самараның Халыклар дуслыгы йортында “Бердәмлек - киләчәккә караш” дип аталган газета укучылары конференциясе үтә. Самара өлкәсенең шәһәр һәм авылларыннан күпсанлы укучыларыбыз килеп, газетаны тагын да яхшырту, эчтәлеклерәк итү, интернет-версиясе турында уйлашу, әлегә үз хәбәрчеләребез булмаган авыллар белән элемтәләр сузу турында киңәш тотачакбыз.   Әйе, планнарыбыз зурдан. Тик, бөтен дөнья кризис кичергән чорда, “Бердәмлек”кә дә җиңел түгел. Шулай да, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Вазыйх Мөхәммәтшин, Ильяс Шәкүров, Әнвәр Горланов, Фәхретдин Канюкаев кебек абруйлы милләттәшләребезнең тырыш-лыгы, өлкә хөкүмәтенең теләктәшлеге һәм ярдәме белән, Аллаһы насыйп итсә, яшәрбез әле. “Бердәмлек” тирәсендә берләшеп, бердәм милләт булып яшәрбез!   Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
---

--- | 02.03.2019

Әнвәр Нургалиев гаиләсендә кайгы: концертлар күчерелә (ВИДЕО)

$
0
0
02.03.2019 Шоу-бизнес
Әнвәр Нургалиев гаиләсендә сынау арты сынау һәм югалтулар: бер ай элек кенә тормыш иптәшенең әтисе көтмәгәндә вафт булган иде. Инде шушы көннәрдә Әнвәр Нургалиевның бертуган абыйсы Флүр вафат булган. Җырчы концертларын кичектерәргә мәҗбүр икәнлеген җиткереп: “Хөрмәтле тамашачыларым, Дәүләкән, Бүздәк, кызганыч сәбәпләр буенча, концерт күчерелә. Кайгы берүзе генә килми, Флүр абыем мәрхүм булды. Гомеремдә беренче тапкыр әтиемнең күз яшьләрен күрдем”, дип ачына. Җырчының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
        Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Ришат Төхвәтуллинга 30 яшь тулды (ФОТО)

$
0
0
03.03.2019 Шоу-бизнес
Бүген Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның туган көне. Аңа 30 яшь тулды. Җырчы туган көнен тамашачылары белән үткәрәчәк. 30 яшьлек юбилей концертлары март аенда Уфа, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә планлаштырылган. Туган көнен, юбилей концертын уздыру мәшәкатьләре белән янып йөрүче Ришатны якыннары, туганнары котлый. Җылы теләкләрне Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара фестиваль директоры, продюсер Рифат Фәттахов та юллаган:

"Ришат биографиясеннән Ваһапов фестивален сызып ташлап булмаган кебек, Ваһапов фестивале тарихында да Ришат Төхвәтуллинның кабатланмас үз урыны бар. Ул минем продюсерлык хезмәтемдә иң уңышлы проектларның берсе булды. Рәхмәт сиңа, Ришат! Хезмәтең, тырышлыгың, иҗатың, талантың өчен рәхмәт! Туган көнең, матур юбилеең котлы булсын!" - дип яза Рифат Фәттахов.

        Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

"Сезгә үзебезнең моң-зарларыбызны язарга булдык"

$
0
0
03.03.2019 Авыл
Безнең Әтнә районы, Каенсар авылында элек-электән үк китапханә, клуб эшләп килгән. Хәзер менә авылыбыз ташландык хәлдә калды, чөнки мәктәпне яптылар. Мәктәп беткәч, авыл таркалырга күп кирәкми. Мәктәп бинасында китапханә урнашкан иде. Бик бай иде ул, анда музей да эшләде.
Бу китапханә нигезендә Габдулла Тукайның апасы Саҗидә белән ире яшәгәннәр. Тукайның җизнәсе Каенсар зиратында җирләнгән. Габдулла Тукайга катнашы булган авылларны төзекләндерделәр, карадылар. Ә безнең Саҗидә абыстай яшәгән нигездәге китапханәне күрше Әйшияз авылына күчерделәр. Ул вакытта бер автобус кеше шау-гөр килеп бар нәрсәне төяп киттеләр. Хәзер ул бина нәүмизләнеп калды. Турысыннан узганда, йөрәк әрни. Ул бинада ифтар ашлары уздырыла иде. Өч авыл тарихы биредә сакланды. Казаннан тикшерү килгәч тә китапханәне җәннәт бакчасына тиң, дип сөйләгәннәр, ди. Китап укучылар булса да, китапханәне яптылар. Кызганыч, клубны да авария хәлендә дип таныдылар. Хәзер авыл – ятим бала хәлендә. Югыйсә Президент авылларны сакларга куша. Газеталарда да, 2018 елда Татарстанда 624 яңа клуб төзелде, 221 клубка ремонт ясалды, дип язалар. Ә безнең авыл клубын ник ябалар, ник бетерәләр? Хатны бөтен авыл халкы исеменнән язабыз. Ярдәм көтәбез.   Каенсар авылы халкы.   Җыелышыр урын юк   Хат эзеннән Каенсарга юл тоттык. Авыл үзәгендәге мәчет янәшәсендә агач клубның ишегендә йозак. Карап торышка бина ярыйсы гына хәлдә, хәтта ишектәге элмә тактада эш вакытлары да күрсәтелгән. Тик клуб инде май аеннан бирле эшләми икән.   Авылда күбесенчә өлкәннәр, пенсия яшендәгеләр яши. Дүрт-биш буйдак егет, кияүгә чыкмаган кызлар бар. Берничә яшь гаилә авылда төпләнеп калган. Авылга су кермәгән. Урамнарда бүген сирәк очрый торган коелар. «Колонкалар бар анысы, тик аның суы каты, идән юарга да ярамый, ак юшкын кала. Шуңа да коедан су ташыйбыз», – ди Каенсар халкы.   – 2009 елда мәктәп бетте. Сугыш елларында да су ташып, мичкә утын ягып көн күргән мәктәп газлаштырылгач кына ябылды да куйды. Мәктәптә китапханә бар иде. Анда бик яратып йөри идек. Китапханә дә, музей да күрше авылга күчерелде. Аннары чират клубка җитте. Клубыбыз әйбәт иде әле. Люция Абдуллина эшләгән заманнарда нинди генә чаралар уздырылмады. Клубның стенасы мактау грамоталары белән тулган иде. Ветераннар ансамбле эшләп килде. Анда йөрүчеләрнең кайберләре «Балкыш» фестивалендә дә катнашты. Люциябез чын намус белән эшләде. Ире Бәгъдәнур баянчы иде. Абдуллиннар гаиләләре белән концерт куялар иде. Кызганыч, баянчыбыз вакытсыз вафат булганнан соң, бар да бетте. Бәгъдәнур авылыбызның нурын үзе белән алып китте. Люция эштән чыкты. Аның урынына күрше авылдан икенче берәүне мөдир итеп куйдылар. Ахыр чиктә клуб ябылды, – дип зарлана каенсарлылар.   Артистлар килеп концерт куйган чакларны да сагынып искә алалар. Соңгы тапкыр җырчы Нурзадә килгән булган. – Алып баручысы нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина белән бик матур концерт куйдылар. «Чакырсагыз, тагын киләм», – дип киткән иде. Тик менә клубны гына ябып куйдылар, – диләр. Хәзер алар сайлаулар булса да, бәйрәмнәргә дә бер чакрымдагы күрше Әйшияз авылы клубына йөри. Өлкәннәр көнен дә бәйрәм итә алмаганнар. – Күчтәнәчләрен китерделәр анысы, рәхмәт, тик менә өлкәннәр көненә элек концертлар була иде, хәзер – юк», – дип борчуын сөйләде халык.   Әйшияз авылында клуб яңа төзелгән, заманча күп функцияле үзәк бинасында. Авыллар арасы бер чакрым гына булса да, машинасы булмаган өлкән яшьтәгеләргә бару җиңел түгел. Кайчандыр гөрләп эшләп торган ветераннар ансамблен дә торгызасылары килә каенсарлыларның, тик җыелырга урыннары юк. Сабан туе, урам бәйрәмнәре дә үткәрелми аларда. Каенсар Күәм авыл хуҗалыгына карый. Күәм авыл башлыгы Риваль Гатауллин үзе дә Каенсар авылында клуб, мәктәп булмауга борчыла. Әмма район мәдәният бүлеге белән сөйләшеп карарга сүз бирсә дә, берни үзгәртеп булмаячагын аңлый. Авыл кечкенә. 70кә якын кеше исәпләнә. Күрше Әйшияз авылында кеше саны 170тән артык. Клубларында янгын булганнан соң, Әйшияз халкы да мәдәният йортына мохтаҗ булган. Дәүләт программасы буенча нәкъ менә Әйшиязда күпфункцияле үзәк төзергә карар кылганнар. Хәзер анда клуб та, китапханә дә урнашкан.
«Чынлыкта клуб кирәк түгел»   – Сезгә мөрәҗәгать итүчеләр сүзне сүз итүдән генә язганнар, аларга чынлыкта клуб кирәк түгел, бер-ике карчык өйдә дә җыелышып утыра ала лабаса, – дип җавап бирде безнең соравыбызга Әтнә районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов. – Каенсардагы китапханә җитәкчесе, клуб мөдире дә хәзер – пенсиядә. Өлкәннәрне иҗатка тартучылар юк диярлек, шуңа да җыелу урыны булдырылса да, анда ике-өч әби генә киләчәк, – дигән фикердә Әтнәнең мәдәният бүлеге хезмәткәрләре.   – Каенсардагы агач клуб бик иске, ул авария хәлендә дип танылды, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә дә җавап бирми, утын ягып кына җылытыла иде. Мәдәният йортлары районда салына анысы, әнә Яңа Шашы авылында зур клуб төзелеп килә. Тик 50-60 кеше яшәгән авылда клуб төзеп булмый, бу төзелешне бер дәүләт программасы таләпләренә дә туры китерә алмыйбыз. Ул бина үзен акларга, рентабельле булырга да тиеш бит. Кеше йөрмәгәч, клуб төзеп куюдан ни мәгънә? – ди Азат Хәйретдинов.   Кеше саны аз булганга клуб, мәктәп тоту отышсыз, авария хәлендәге биналарны төзекләндерүгә ихтыяҗ юк. Шул ук вакытта клубта йозак эленеп торган, мәктәбе булмаган, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылмаган ташландык авылга кемнең кайтасы килсен? Очы-кырые булмаган боҗра диярсең... Азат Хәйретдинов Каенсар авылының тарихи булуы һәм аны башкаларга да танытырга кирәклеге белән килеште үзе.   – Бу авылда чынлап та бөек шагыйребез Габдулла Тукайның апасы Саҗидә яшәгән. Ире үлгәннән соң, ул Яшел Үзән районына күченеп киткән. Ә Саҗидә абыстайның нигезе бүген дә саклана. Тукай Әтнә хәрби комиссариатына кайткач, апасы янына кунакка Каенсарга килгән булган. Хәтта йортның стенасына дүрт юллык шигырь язып калдырган дигән фактлар бар. Менә шул йортны, авылны тарихка кертү, исемен мәңгеләштерү, Әтнә–Каенсар юлын «Тукай эзләре буйлап» дигән экскурсия маршрутына кертү турында еш уйлыйм. Бу эш белән быелдан ныклап шөгыльләнергә җыенам. Яңалыклар булуга, редакциягезгә хәбәр итәрмен, – дип вәгъдә бирде ул. Көтеп карыйк.   Әтнә, Каенсар
Эльвира МОЗАФФАР

--- | 01.03.2019

“Безне Рифат абый кавыштырды”

$
0
0
03.03.2019 Мәдәният
Ваһапов исемендәге фестиваль йолдызлары – Рәнис Габбасов, Айсылу Габдинова, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина моңлы тавышлары белән тамашачыны гашыйк итәргә өлгерде. Былтыр ноябрь аен­да узган концертларында алма төшәр урын да юк иде. Шуңа да “Ваһапов фестивале йолдызлары” фонды февраль аенда өстәмә кон­церт куярга уйлаган. Монысында да буш урыннар күренмәде. Әмма соң­гысына эләккән тамашачылар бу көнне ике гаилә барлыкка килүнең шаһитлары булды.
Бу концертның үзен­чә­леге шунда:  биредә моңлы җырлар колакны иркәли, инде онытылып баручы көй­­ләр­­гә яңача җан өрелә.  Рәнис Габбасовның Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов репертуарыннан булган җыр­­ларын тамашачы алкышларга күмде. Сәхнәгә оялып кына килеп кергән кәләпүшле егет бүген үзен иркен тота. Җае чыкканда мактанып та алды әле. Ваһапов исе­мен­дәге бәй­ге­дә катнашып, иң зур бүләк – машина эләк­тер­гәнен дә, Азаттан алдан өй­ләнүен, инде хәзер дүрт ай буена бәхетле әти икәнен дә яшермәде. Әгәр Айсылу Габ­­динова вакыт-вакыт “уры­нына утыртып” алмаса, Рәнис әллә ниләр сөйләп ташлар иде. Тик аның сөйләве дә кү­ңелгә ял бирә бит. Рәхәт­ләнеп, гади итеп, нәкъ без­неңчә сөйли ул!  Менә шул вакытта дус егете дә түзмәде, сәхнәгә менеп,  микрофон сорады. Алты ай гына очрашып йөргән сөй­гәнен үз янына чакырып: “Мин сиңа бик тиз ия­лән­дем, хисләрем ташый, чык миңа кияүгә!” – диде. Тамашачы бу кыю егетне алкышларга күмде. Әле кон­церт ахырында ниләр көткәнне күпләр белми иде.   Айсылу үзенә генә хас иркен тавышы белән залда утыручыларны моңга күм­де. Уйландырды да, күзгә яшь тә китерде, күңелне дә җилкетте аның җырлары. Азат исә, сәхнәгә чыгуга, тамашачыга: “Гөлсирин белән минем арада – иҗади дуслык, бергә эшлибез”, – дигән булды. Шыгырданнан килгән бер автобус авылдашы, туганнары янында әнә шулай дип сөйләнеп торган булды. Алар башкаруында “Ак­кошлы күл” җыры йө­рәкләргә үтеп керде. Бик ос­та итеп, гашыйк парларны уйнады алар. Азатның  Гөл­сириннең биленнән җы­лы итеп кочаклап торуы, җыр тәмамлангач та аерылыша алмаулары бераз күңел­гә шик кертте кер­түен. Җит­мә­сә,  Азатның әти-әнисе икесе­нә дә матур чәчәкләр бүләк итте. Иң соңгы номер вакытында Азат җырлап торучы дусларын туктатты.   – Гөлсирин, беләсең бит инде, мин сине яратам. Әмма матур сүзләрне күп ка­батлау – минем өчен түгел. Сиңа булган хисләрем “Аккошлы күл” җырын­да­гыча. Чык ми­ңа кияүгә, – диде. Гөлсирин яшьләрен тыя алмады. “Мин риза”, – ди­гәне генә ишетелде дә, Азат­ның куенына сыенды. Тамашачылар арасында, алдыйсыз, юри эшлисез, дип тә кычкыручылар булды. Хәтта Мамадыш райо­нының Урта Кирмән авылыннан тамаша кылырга кил­гән Гөл­си­риннең  әти-әнисе дә бу хакта берни белмичә калган.   – Мин моны концерт сценарие буенча кирәкле әйбердер дип белдем. Карасам, хатыным Ләйлә елап утыра. Шуннан соң гына чын икәненә ышандым, – ди әти­се Ришат.   – Мин үзем дә болай булыр дип көтмәгән идем, – ди, сүзгә кушылып, Гөлси­рин. –  Нәкъ менә шушы көн­не тәкъдим ясар дип башыма да килмәде. Безне продюсерыбыз Рифат абый Фәт­тахов кавыштырды. 2015 елда без бергә эшли башладык. Ул вакытта Азат­ның – йөргән кызы, минем егетем бар иде.  Озак та үт­мәде, Рифат абый безгә “Әл­лә нинди язмыш булды” дигән җырны бирде. Бу җыр араны якынайтты.  Баш­та дуслар гына идек, аннан соң бер-бе­ре­безне ошатканыбызны аң­ладык. Хисләр мәхәб­бәткә әйләнде.   Азат исә тәкъдим ясау турында бик озак уйланган. Аның әти-әнисе, туганнары да бу көнне киленле буласыларын белеп килгән икән. “Тормыш кору – уен эш түгел. Гөлсирин еш кына, әле кияүгә чыгарга иртә, дип әйтә иде. Әзер түгел­леген дә җит­кер­де. Шуңа да баштарак уйланып калдым. Әмма хисләрем нык булгач, тәкъдим ясадым.  Сәхнәдә сөйгәнемнең кулын сорау –хыялым иде”, – ди ул.   Яшьләр өчен бар кеше дә сөенде ул көнне. Әти-әни­ләре, туганнары гына түгел, тамашачылар да изге теләк­ләрен теләде. Киенү бүлмә­сендә чират торганда, хәер­ле сәгатьтә булсын, сөенеп яшәргә язсын, бәхетле парлар булып гомер итсеннәр,  дип теләп торучылар булды. Инде хәзер йөзләгән тамашачы алдында гаилә корырга риза булган яшьләр никахка әзер­ләнә. Туйны җәйгә уздырасылар икән. Азат ул көнне Гөлсиринне сәхнәгә, буташтырган булып, Абитова дип тә чакырып чыгаргалады.  Әмма, хикмәт, фами­лиядә түгел бит, иң мөһиме – җырларындагыча аккошлар мәхәббәте телик аларга!
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 03.03.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>