Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

3 яшьлек бала прививкадан соң реанимациягә эләгә

$
0
0
04.03.2019 Фаҗига
Уфада 3 яшьлек малай АКДС һәм полиомиелит прививкасыннан соң реанимациягә эләгә. “Вся Уфа” телеканалы хәбәр итүенчә, табиб прививка ясату алдыннан Арслан Гомәровны барлык күрсәткечләр буенча да сәламәт дип таба. Ләкин прививка ясаткан көннең төнендә Арсланның хәле кинәт кенә начарая.
“Карасам, тәне зәңгәрләнә башлаган, улым һушын югалта башлады. Әнием аңа беренче ярдәм күрсәтте, энем ашыгыч ярдәм чакыртты”, - дип сөйли  3 яшьлек Арсланың әнисе Ирина Кармалинская.   Ашыгыч ярдәм бригадасы тиз килә, сабыйны 22 санлы шәһәр дәваханәсе реанимациясенә илтәләр.   “Тарасов фамилияле реаниматологка улымны интоксикациядән чыгаруына рәхмәтләремне җиткерәм”, - ди Ирина.   Әле 3 яшьлек Арслан аппетит белән ашый һәм рәхәтләнеп уйный. Ул дәвалануны 22 санлы хастаханәнең көндезге стационарында дәвам итәчәк. Сабый гомеренә куркыныч янамый. Аның туганнары да прививка белән бәйле хәл Арсланның сәламәтлегенә йогынты ясамас дип өметләнә.
---

--- | 04.03.2019

"Язгы солянка" язны иң матур җырлар белән каршы ала

$
0
0
04.03.2019 Мәдәният
Игътибар, игътибар! Яз килә! 21 мартта УНИКС концертлар залында узачак "Язгы солянка" көтелгән ел фасылын иң матур җырлар белән каршы алачак!
Хисләр ташкыны, күңел күтәренкелеге, яңа сулыш, яңа өметләр - язның бөтен сихри көчен тоясыгыз килсә, "Язгы солянка"га килегез!   Иркә, Ринат Рахматуллин, Ландыш Нигъматҗанова, Илназ Баһ, Ләйсән Гимаева, Айдар Галимов, Эльмира Сөләйманова кебек популяр җырчылар белән беррәттән әле танылып кына килүче башкаручылар да чыгыш ясаячак. Сәхнәдә яңгыраган хитлар күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтер. Әйдәгез әле, салкын көннәрне бергә җырлый-җырлый озатыйк!
---

--- | 04.03.2019

Инвалид бала тәрбияләүче аналарның пенсиясе икеләтә арта

$
0
0
04.03.2019 Җәмгыять
2019 елның 1 июленнән инвалид бала караган өчен пенсия 10 мең сумга кадәр артачак.
Бу турыда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда сөйләде.   «Эшләми торган аналар инвалид бала яки балачактан беренче төркем инвалид караган өчен 5500 сум пенсия ала. 2019 елның 1 июленнән пенсия 10 мең сумга кадәр артачак. Хәзер норматив базасы эшләнелә», — диде ул.   Эльмира Зарипова республикада инвалид бала тәрбияләүче 9 меңнән артык ана яши, диде. Пенсия арту алар өчен җитди һәм яхшы ярдәм булачак.
---

--- | 04.03.2019

“Ил­һам абый җырларын җыр­ламасыннар, ул җырларны пычратмасыннар!”

$
0
0
04.03.2019 Мәдәният
Шушы көннәрдә Мәрҗани мәчетендә Илһам Шаки­ров­ның кырыгын уздырдык. Һәркемнең күңелен моңсулык, сагыну хисләре биләде. Җырчы белән якыннан аралашканнар истәлекләр сөйләде. Халык шагыйре, Дәүсовет депутаты Разил Вәлиев чыгыш ясамады. Мәчеттән чыккач: “Әгәр газетага язма бирергә уйласаң, бер истәлек сөйлимме?” – диде.
Моннан өч ел чамасы элек Илһам абый Разилгә: “Болгардагы Ак мәчетне күрәсе килә, шунда алып бар әле!” – дигән. Разил туган әй­түенчә, мәшһүребез мәчет­ләргә еш барган. Монысында аны ике яктан култыклаб­рак йөрткәннәр. Ак мәчеткә килеп керүгә, Илһам абый җырлап җибәргән. Разил: “Илһам ага, мәчет сәхнә түгел бит, намаз укый торган урын, монда җырлау килешеп бе­тәр микән?” – дигәч, Илһам абый: “Разил дус, минем җыр­ларым – минем догаларым инде ул”, – дип әйтеп куйган. Аның бу сүзләре инде менә ничә көн күңелгә тынгы бирми. Әллә халкыбыз аның җырларын дога дип кабул иткән микән, Илһам ага шуңа күрә үз хал­кының сөекле улына әверел­де микән, дип тә уйлап куям.  Искә алу мәҗлесенә сөекле­безнең апасы Зәйнәп апа да килгән иде. Минем ул сөй­ләгәннәрдән Илһам аганың бала чагы, үсмер чагы турында язма әзерләгәнем бар. Инде туксаннан узган булса да, искә төшерде мине Зәйнәп апа. Шөкер, хәтере әйбәт, тагын очрашырга сүз куештык, бәлки, аның Илһам ага турында сөйләр сүзләре калгандыр әле. Олпат шәхесләр турында һәр вакыйга, һәр сүз изге бер ядкәргә әйлә­нергә тиеш дип уйлыйм.   Беренче мәртәбә очрашуыбызда Зәйнәп апа Илһа­метдиннең, Казанга укырга керергә баргач, бөтен документларын, акчаларын югалтуы (бәлки урлатуы) турында сөйләгән иде. Бу хәлне Илһа­метдин зур фаҗига дип кабул иткән һәм пароходта кайтканда суга ташланмакчы булган. Зәйнәп апа: “Җүләр­ләнмә, Илһаметдин, менә күр дә тор, бик зур кеше бу­лырсың әле син”, – дигән. Аның сүзләре фәрештәнең “амин“ дигән сәгатенә туры килгән, ахрысы.   Илһам Шакировның бөек­леге, Зәйнәп апа әйт­мешли, “зур кеше” булуының сәбәп­ләре турында әле күп сөй­ләрләр,  күп язарлар. Искә алу мәҗлесенә килгән дусларым-танышларым авызыннан: “Ил­һам Шакировлар тагын туар микән?” – кебек сүзләрне шактый ишетергә туры килде.   Сорау бар, ә җавап юк иде. Ә ни өчен? Чөнки... Менә үзем дә туктап калдым. Җавап язасы урынга күңелдә сораулар гына туа.   Күңелне рәнҗетерлек бер вакыйга искә төште әле. Моннан ике-өч ел элек кайсыдыр радиодан җырчы­ларның рейтингын билгеләү буенча тапшыру бара. Шунда алып баручы: “Фәлән җы­ры белән тугызынчы урында – Илһам Шакиров”, – дип әйтеп куймасынмы. Илһам агайдан “узды­ручылар”ны бөтенләй бетереп ташлыйсы килми, заманча шлягерларны тыңлар­га яра­тучылар да юк түгел. Тик бу җырларның гомере озын булачак дип әйтә алмыйм. Ә Илһам абыйны күп­ме тыңла­саң да туй­мыйсың. Гаҗәп бит, ә! Димәк, аның җырлары нәкъ дога кебек кеше күңелен чис­тарта, дәва­лый. Хәтта моң­лы җыр­лары да күңелгә си­хәт бирә, яшәү дәрте уята.   Мәҗлес вакытында: “Ил­һам абый җырларын җыр­ламасыннар, ул җырларны пычратмасыннар!” – дигән фикер дә ишеттем. Бу фикер белән килешеп тә була, шул ук вакытта килешәсе дә килми. “Илһам Шакиров репертуарыннан” дип җырласалар, бу мәшһүребезне онытмау булып аңлашылыр иде. Ә инде Илһам кебек яки аннан уздырып җырларга тырышу – йомшак кына әйткәндә, мәгънә­сез­лек, ялган, ягъни заманча әйтсәк “контрафактная продукция” җитештерү булыр иде дип уйлыйм. Кешене алдамыйк, бөек шәхе­себез рухына хилафлык китермик, җә­мәгать. Шәхеслә­ребезне олылау, истә тоту ул милләтнең бү­генгесе, иртә­гәсе өчен кирәк.   Искә алу мәҗлесендә Илһам абый рухына догалар укылды һәм... мәҗлес барышында аның җырлары яң­гырап торды. Шәхсән үзем әлеге җырларны дога дип кабул иттем.  
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ

--- | 04.03.2019

Президент грантлары конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

$
0
0
04.03.2019 Бәйге
Президент грантлары фонды 15 март көнне Мәскәү вакыты буенча 23:30 сәгатьтә гаризаларны кабул итүне туктатачак. Милли-мәдәни автономияләргә туган сораулары буенча консультацияләр үткәрелә.
Конкурста коммерцияле һәм хакимиятнеке булмаган оешмалар катнаша ала. Алар төрле юнәлештәге проектлар тәкъдим итә ала. Мисалга:   яшьләр проектларын яклау; мәдәният һәм сәнгать тармагы буенча проектларга ярдәм күрсәтү; тарихи хәтерне саклау; милләтара һәм динара тынычлыкны саклау; иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга ярдәм күрсәтү һ.б.   Гаризаны ничек бирү турында мәгълүматны Президент грантлары фонды сайтында алырга мөмкин.   Милли-мәдәни автономияләр социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган берләшмәләргә ярдәм күрсәтүче Ресурс үзәге белгечләренә консультация һәм булышлык күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә ала: Казан шәһәре, Петербург урамы, 26 йорт, 23 кабинет. Эш вакыты: 9:00-18:00, тел. 222-90-60.  
---

--- | 28.02.2019

Камал театрының "Февраль ае тамашачысы"исеме билгеле

$
0
0
04.03.2019 Мәдәният
1 сентябрьдә Камал театры "Ай тамашачысы" конкурсын игълан иткән иде. Ул сезон ахырына кадәр дәвам итәчәк. Акция шартлары буенча театр сайты kamalteatr.ru аша максималь суммага билет сатып алган тамашачы, бөтен алган билетларының 20%ы күләмендә кешбэкка ия була. Жиңүче һәр айның соңгы көнендә билгеләнә.
Шулай итеп, сайт аша спектакльләргә иң күп билет алган февраль тамашачысы - Камилла Шишова. Ул барысы 12 000 сумга билетлар алган. Чын күңелдән котлыйбыз!
---

--- | 04.03.2019

Әрнеш (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

$
0
0
04.03.2019 Язмыш
Кешеләр төрле булган кебек үк, аларның җир­дә калдырган эзләре дә төрле-төрле. Адәм баласының бармак эзләре дә бер-берсенекенә охшамаган бит. Кешеләр язмышларына язылганны күрәләрдер. Ләкин һәркем язмышын үзенчә кабул итә, һәркем үзенчә яши һәм бер-берсенә охшамаган гомер кичереп, үзенчә бакыйлыкка күчә.
Нуретдиннең үлгәнен авыл халкының күбесе белми дә калды. Чөнки ул көнне бик суык иде. Ул көнне халык миченә күп итеп ягып, җылы чыкмасынга ишек-тәрәзәләрен томалап, кышкы кыска көнне озатырга җыенган иде инде.   — җеназага барыгыз, — дигән тавышны да ишеткән кеше ишетте, ишетмәгәне юк.   Авыл Советында эш­ләүче Фәния тагын өй рәтеннән йөреп чыкты.   — Нуретдин абый вафат, — дигән хәбәрне тонык кына тавыш белән ишетмәгәннәргә җиткерде.   Эш кабер казуга барып җиткәч, мондый зәмһәрир суыгында туң җирне казырдай ныклы ир-атларның да булмавы ачыкланды. Яшьрәк һәм ныклыракларның кайберләре ниндидер эш белән авылдан чыгып киткән. Кайберләре авырып ята булып чыкты. Учаклар ягып, кайда лом, кайда көрәк белән, бик азапланып кабер казып бетергәндә, караңгы төшкән иде инде. Караңгы төшкәч адәм баласын җир астына тыгып куеп булмый бит инде. Шуңа күрә авыл картлары Нуретдинне икенче көнне генә өйләгә кадәр күмәргә уйладылар.   Авылның берничә карчыгы мәрхүмнең хатыны белән мәет янында төн кунарга барды. Күршеләре күренмәде.   Озын булса да кышкы төн дә узды. Иренеп кенә таң атты.   Җыелган халык бер-берсе белән сөйләшмичә генә, суыктан күшегеп, һәрберсе үз алдына уйланып, мәрхүмне кабергә иңдерделәр. Аннан шак та шок китереп, каткан балчыкны кабер эченә төшерә башладылар. Бераздан ап-ак кар өстендә кап-кара балчык өеме пәйда булды. Мәрхүмне соңгы юлга озатучылар зираттан чыкканда җил чыкты, кар ява башлады. Ап-ак җирне бозып, караеп торган каберне күмеп китәргә теләгәндәй, ишеп-ишеп кар яварга тотынды.   * * *   Зәңгәр Төймә кечкенә чакта бик матур кыз була. Аксыл бөдрә чәчле, зур зәңгәр күзле, тупырдап торган, матур бала. Менә шулар өстенә бик тере һәм шат күңелле дә кыз. әнисе Саҗидә, беренче баласы малай булгач, кызын бик көтеп ала. Көтеп алган кызына ул әллә ничә бәбәй итәк белән матур итеп күлмәкләр тегә. Күлмәк өстеннән чигешле матур алъяпкыч та бәйләтеп җибәрә. Хәзер менә шу­шы бөтерелеп торган курчакны күз алдыгызга китерегез инде. Сокланып карап туймаслык матур бала була Зәңгәр Төймә. Сокланып караганнардыр да, сакланып карамаганнар­дыр шул сабыйга.   Сакланып карамаганнардыр. Күз тияме, әллә язмышына шулай язылган буламы, балага бәхетсезлек килә.   Күршедә генә алты малайлы Гыйбадулла яши. Зәңгәр Төймә көн саен диярлек аларга керә. Икенчесе булмаса өченчесе, өченчесе булмаса дүртенчесе кыз булыр дия-дия, кыз көткән Гыйбадулла абзый күрше кызын бик ярата. Яратып кына калмый, аның кергәнен көтеп тора. Бөтен эшен калдырып, сәкегә ятып, курчак кебек матур кызчыкны эченә утыртып, селкетә, шаярта, уйната. Шулкадәр рәхәттән, шулкадәр дә күңеллелектән Зәңгәр Төймә көмеш акча коелган тавышлар чыгарып, зеңгелдәтеп, эче катып көлә. Баланың шулай шатланганына карап, Гыйбадулла агай да көлә. Матур балага соклануын яшерә алмыйча, рәхәтләндереп кызчыкны тупылдатып сөя.   — Шушындый бер кызым булмады ичмаса...   Гыйбадулла абзыйның бер малае — төпчеге Нуретдин Зәңгәр Төймә белән бер яшьтә. Ул көнләшүдән зәңгәрләнеп, бу галәмәткә читтән карап тора. Көн дә шулай. үз әтиең сине атындырмыйча, күрше кызын шулай иркәләсен, яратсын, уйнатсын, эченә утыртып атындырсын әле. Зәңгәрләнү түгел, гарьлегеңнән үләрсең. Ул үлеп тормый. Ачуыннан шартлар дәрә­җәгә җиткән биш яшьлек малай, өстәлдә яткан пычакны ала да, күрше кызына төбәп атып та җибәрә. ә авыл пычагы ул зур. Авыл пычагы бәрәңге әрчергә дә, сарык-сыер кебек мал-туарны суярга, мичтә пешкән зур түгәрәк ипекәйне каерып кисәргә дә ярый.   Күз киртәле була, диләр. Зәңгәр Төймәнең күзе киртәле булмагандыр инде. Булмагандыр. Сабый бала, биш яшьлек малай аткан пычак та шулай туры очып барып, туп-туры тияргә тиеш булмагандыр. Язмышка язылу дигән әйбер бар бит әле. Зәңгәр Төймәнең дә язмышына шулай язылгандыр.   Малай-шалай, кулына пычак-пәке тота белә башлаганнан бирле, агачка яки берәр нәрсәгә пычак атып уйный бит ул. Уйнавын уйный, ләкин мәргән булганнары бик сирәк. Шуларның бик сирәге генә төбәп аткан агачка тигезә ала бит югыйсә. әллә никадәр күнегүләр ясасаң да, бәлә­кәй генә кызның, бәләкәй генә күз чокырына ничек тигезмәк кирәк. Һаман да шул язмыш дигән нәрсәдер. Пычак очып килеп, нәни кызның күзенә кадала. Бала, күрше агайның өстеннән тәгәрәп төшеп, сәкегә ава. Тынсыз калган баланы, үзе дә ни үле, ни тере Гыйбадулла күршесе Сөләйманга, кызчыкның әтисенә кертеп бирә.   Яшьләр әле күршеләр. Сөләйман белән Саҗидә тыныч кына, матур итеп ике бала үстерәләр. Күршелек өчен дә яхшылар.   — Менә, Сөләйман, си­ңа пычак, суй мине, кадап үтер, балагызны харап иттек, — ди Гыйбадулла.   Канга баткан, һушсыз баласын Сөләйман күтә­реп сәкегә кертеп салганда әни кеше дә, баласын шул хәлдә күреп, һушсыз егыла. Саҗидә белән Сөләйманның төн йокылары кача. Алар алмаш-тилмәш кызларын саклыйлар. Бала берничә көн аңына да килә алмый. Елаудан, йокысыз төннәрдән хәлсезләнгән әнисен сөендереп, бала берничә көннән генә күзен ача.   Биш яшьлек Нуретдинне төрмәгә утыртасыңмы, әллә аларның кызларын үзенең улларыннан да артык яраткан Гыйбадулланы утыртасыңмы? Берни эшләр хәл юк — күрәчәкләре белән килешәләр Сөләйман белән Саҗидә. Аннан соң алар үчле кешеләр дә булмыйлар.   Баланың гына җәрәхәте озак төзәлә. Хәер, ул төзәлеп бетми дә бугай.   * * *   Кыз булып туганнар белә, аларга аңлатып торасы юк. Кыз бала үсә башладымы, күзен көзгедән алмый. Әллә нинди гаепләр таба ул үзеннән. Тулган айдай йөзеннән дә әллә никадәр кимчелек таба. Борын да бик олы күренә, чәч тә куе булып көдрәләнеп тормый, авыз-иреннәр дә син теләгәнчә уймак түгел. әгәр дә мә­гәр битенә берәр бетчә чыкса, бетте инде, аннан да бәхетсез кеше юк дөньяда.   Гөлнәзирә дигән кыз да үсә. әтисе белән әнисе аны яратып Зәңгәр Төймә, дип кенә йөриләр.   Аксыл бөдрә чәчле, зәң­гәр күзле, җаны булган бөтен кешене ымсындыра торган тулы матур балтырлы, зифа буйлы... Бар да килгән, бар да яхшы. Ләкин кызның бер күзе юк.   И-и, ул кимсенеп яшәү­ләр... үзеңне белә башлаганнан бирле исемең тезмә сүзгә әйләнсен әле. “Сукыр Гөлнәзирә, Теге Су­кыр Гөлнәзирә, үзеңнең сукыр икәнеңне белмичә...”   Әрни кыз. Көзгегә караса да елый, су алганда суга караса да елый. Артыннан ысылдап калган кешеләрнең сүзләреннән дә елый. Күз яшьләрен чыгармыйча гына, йөрәге елый аның. әрнеп елый кыз.   — Сукыр Гөлнәзирәгә дә кеше карасын инде, — дия-дия каргана күрше кызы, Зәңгәр Төймәне авылның берәр егете озата килсә.   — Сукыр Гөлнәзирә дә ир белән тора бит, гарьләнеп үләрсең.... Ә безгә ир юк.   — Сукыр Гөлнәзирә дә иргә чыгып, җиде бала тапты, — дип үрсәләнә, сугыштан соңгы ир-атсыз заманда, ир чырае күрмә­гән, баласыз картайган матур-матур кызлар.   Әллә шулай бәхетсез булгангамы, Ходай Зәңгәр Төймәгә моңлы тавыш биргән. Тау өстеннән челтерәп аккан чишмә тавышлары да, бәллүр савыт чыңлаган илаһи авазлар да яңгырый аның тавышында.   * * *   Гомер ул күзле булсаң да, күзсез булсаң да, яхшы яшәсәң дә, яман булсаң да, ач булсаң да, тук булсаң да, гүзәлләрнең гүзәле, авылда бер чибәр булсаң да, ямьсез булсаң да, гарип булсаң да, сәламәт булсаң да уза.Зәңгәр Төймә дә үсеп буйга җитә. җырчы сандугач авылның иң матур егетенә кияүгә чыга. Яраткан ирен армиягә озата. аннан сугыш башлана. Сугыштан да көтеп ала ул ирен. Яраткан иреннән гөрнәдирдәй дүрт малай, өч кыз үстерә.   Кышның суык бер көнендә сеңлесе Дания кергәндә, Зәңгәр Төймә урындыкта утырып тора иде. Башы иелгән, әйтерсең лә иңнәренә бөтен ил хәсрәтен өеп куйганнар. Эре күз яшьләре күзеннән тәгәрәп чыга да, бите буйлап тәгәрәп төшә, аннан аз гына иягендә тукталып торып, тып итеп түшенә тама. Апасы күптәннән елап утырганга охшаган, чөнки түше инде юешләнергә өлгергән. ә ул үзе Данияның кергәнен дә, күз яшьләреннән түшләре чыланып беткәнен дә сизми. әрнештән бөкрәеп, кечерәеп, башын түбән иеп утыра бирә. Эчләре туңып киткән Дания телен көчкә әйләндереп сорау бирә алды.   — Апа, ни булды?   Гөлнәзирә ишетмәгәндәй һаман утыра бирде. Аның иреннәре генә бераз тартышып куйды.   — Апа, энекәшләрдән берар начар хәбәр килдеме әллә?   Тагын җавап юк. Күз яшьләре генә агалар да агалар.   Гөлнәзирәнең җиде баласы илнең җиде почмагында. җидесе дә хәләл ипиләрен ашап, гаилә корып, матур гына яшиләр. җәй айларында, йә Сабан туена җыелышып кайталар. Ул көннәрдә өй эче бала-чага белән тулып, гөр килеп тора. Дания соравын тагын кабатлады:   — Апа, ни булды? Балалар белән берәр нәрсә булмагандыр бит?   Яраткан ирен Гөлнәзирә берничә ел элек күмде.   — Апа, ни булды? — дип, Дания тагын соравын кабатлады.   — Теге үлгән бит, Дания.   — Кем?   — Нуретдин.   — Нуретдин абый үлгәнме?   — Әйе.   — Мин ишетмәдем дә.   — Мин ишеттем.   — Кайчан?   — Бүген. Тәки бер нәрсә дә күрмәде бит...   Сүзнең ни нәрсә турында барганын барыбер аңлап бетерә алмыйча, апасына карап утыра бирде Дания. Күңел газаплары йөзенә үк чыккан апасына карап, аның да кычкырып елыйсы килде.   Гөлнәзирә шулай бөк­рәеп, бөрешеп, бәләкәй генә калып, бик озак утырды, аннан соң авыр итеп көрсенеп, үз алдына гына сөйләнгәндәй тетрәндергеч тавыш белән әйтеп куйды.   — Ярар инде, үзе дә бер күзенә ак төшкән сукыр хатын белән гомер итте.   Бу сүзләр шулкадәр әрнешеп, йөрәк түреннән чыкты ки, Данияне ток тоткандай булды. Апасын жәлләүдән аның йөрәге тамак төбенә килеп утырып, тын алуын авырлаштырды. Күз яшьләре күзләрен, бөтен битен көйдереп акты да акты. Ни әйтергә, апасын ничекләр итеп юатырга да белмәде. Аның янәшәсендә шулай тын гына утырды да утырды.   Дания апасының әр­нешен үз йөрәге аша кичерде.   * * *   Миңа боларны инәкәем үлгәннән соң, Дания апа сөйләде. Ишеткәннән соң бу хәл мине бераз өнсез калып торырлык итте. Ни елый, ни бер әйбер уйлый алмый тордым. Аннан инәкәемнең һәр сүзен исемә төшерә-төшерә бик озак еладым.   Безнең инәкәй сабырлык үрнәге иде. Ул киң күңеллелекнең үзе иде. Гомергә ачык йөзле, олы җанлы, көр күңелле булды. Ул урамнан узып барган күрше авыл кешесен дә, көне буе йөреп җаны көйгәндер, мосафир кеше бит дип, чәй эчермичә җибәрмәде. Самавары һәрвакыт кайнап, өстәлдә торды. Табынында пешкән коймак, бәрәңге тәкәсе, пәрәмәч өзелмәде. Аның пешергән ипиләрен, камыр ризыкларын ашамаган кеше булмагандыр. Кеше керми торса, ул үзе урамга чыгып, узып барган кешене алып кереп чәй эчерә. Жор телле, шаян сүзле, көр күңелле иде. җитмеш сигез яшендә, өч кенә көн авырып ятып, бакыйлыкка күчте.   Менә шушындый да са­быр, шушындый да акыллы, киң күңелле, көр күңелле татар хатыны Нуретдин аганы гафу итә алмаган икән. үзен гомер буе әрнергә мәҗбүр иткән кешенең авыртудан үрсәләнә-үрсәләнә үкереп елавын көтте микән?! Алай түгелдер. Шулай да, кайчан да булса күк җиргә төшәр, җир күккә менәр, аны гомер буе кимсенергә мәҗбүр иткән кеше белән берәр нәрсә булыр дип өметләнгәндер. Гаделлек җиңәр, җиңми калмас, ул явыз да, минем кебек бер әрнешер дигәндер. Бер көн килер дә, аны аяз көнне яшен сугар, барган җиреннән җир убылып, аны җир йотар дип, гомере буе, эчтән сызып, әрнешеп көткәндер. Көткән инде. Көтмәсә, “Тәки бер нәрсә дә күрмичә үлеп китте”, димәс иде бит.   Шул бәндә белән бер урамда, бер очта яшә әле син. Көн саен очрашып, күрешеп, исәнләшеп йөр әле.   Нуретдин абыйны мин бәхетле булды димәс идем. Ул да кайгыны күп күрде. Инәкәй әйтмешли, гомере буе күзенә ак төшкән сукыр хатын белән яшәде. Олы кызы үсеп буйга җитте дә, каядыр читкә чыгып китте. Китте дә суга төшкән кебек югалды. Ни хат язып ата-анасын куандырмады, ни үзе кайтып күренмәде. Ярдәм итү турында сүз дә юк инде. Ниләр эшләп, кайларда йөргәндер.   Бер улы, үсеп җиткәч, өйләнергә дә өлгермәгән иде, асылынып үлде. Гомер буе әрнергә мәҗбүр иткән кешесенә өелеп килгән әнә шул кайгы-хәсрәт инәкәемнең күзенә дә күренмәгән икән. Йөрәген тутырган әрнеш, кимсенеп елаулары, бәхетсезлеккә дучар итүчесенә өелеп килгән кайгыларны да күрсәтми, каплап торган икән. Каплаган. әллә ул кайгылар гына аз тоелды микән? Аның әрнешләре Нуретдин аганың кайгыларыннан да авыррак булган икән. Булмаса, ул аны җирдә чакта явызлыгы өчен бернәрсә дә күрми китте дип уйламас иде.   Үпкәне озак сакларга ярамый, гафу итәргә кирәк диючеләр, алар бер вакытта да чын әрнү бе­лән әрнемәгәннәр. Йө­рәк­тән тамган кан кү­ренми ул.   Илүсә НӘБИУЛЛИНА. Әлмәт. 
---

--- | 04.03.2019

"Әни түзмәгән, балта тотып чыккан..."

$
0
0
04.03.2019 Милләт
«Халык зур ул, көчле ул, шагыйрь ул, әдип ул!» Шөкер, Тукаебызның әлеге шигырь юлларын безгә бик еш кабатларга туры килә. Милләттәшләребез яшәгән кайсы якка гына барып чыксак та, халкыбызның күңел байлыгына, тел җорлыгына, рух чисталыгына сокланып кайтабыз.

Мари иленең башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә гомер итүче Самавия апа Сафиуллина белән танышкач та күңелне соклану хисләре биләп алды. Иң сокландырганы — аның һәр вакыйганы йөрәгеннән үткәреп, үзенчә бәяләп, фикерләрен шигъри юлларга салып баруы. Бу шигырьләрне  чорыбызның елъязмасы дисәң дә була.

1929 елда туган Самавия апа илебездә барган бик күп вакыйгаларны үзе күргән, үзе кичергән: ачлыгын да, репрессия елларын да, сугыш чорларын да. Сугыштан соң илне күтәрү, себер шахталары, илдәге бетмәс-төкәнмәс үзгәрешләр һәм шул үзгәрешләр эчендә гади татар кешесенең кичергәннәре һәм кичерешләре... барысы да чагыла аның шигырьләрендә. 

— Нәрсә күрәм, шуны язам инде, — ди ул үзе көлеп. — Тормышыбызда, җәмгыятьтә нинди кимчелек бар, барысына үз фикеремне белдерәм. Ул әхлаксызлык, кеше кадере бетү, табигатькә вәхшиләрчә караш! Бөтен җирне чүп басты — кая карама пластмасса, урман бетә, кырлар чәчелми — басуда хәзер җиләк кенә түгел, гөмбә җыялар. Йөрәгемне әрнетә шулар.    Яшьтән үк каләм кыштырдатсам да, язудан бик озак аерылып тордым мин. Апам Дания укытучы иде, аңа план тутырырга калын дәфтәр биргәннәр. Бәрәңге педучилищесында укыганда шул дәфтәргә бик күп шигырьләр яздым. Күбесе патриотик шигырьләр инде: Чапаев, Зоя Космодемьянская, Калинин, совет власте турында... Ул дәфтәрнең тышына Пушкин портреты төшерелгән иде. Шунда Пушкинның бөдрәсенә «Долой СССР!» дип язылган булган икән. Дәфтәрне «изәт иттеләр». (Безнең авылда Изәт дигән кеше бар иде, шуңа «изъять» дигәнне «изәт» дип йөрдек.) Бик куркыныч чаклар иде бит, апам да курыккандыр инде, дәфтәрне кире кайтару артыннан йөрмәгән. (Берәр җирдә истәлеккә калды микән ул дәфтәр?) Шуннан соң беттем мин, нигә кирәк инде миңа, дип башка язмадым.   Озак еллар үтте, мин инде Кузбасста тора идем, әни үлгәннән соң апам әйтә: «Әйдә, син дә әни турында шигырь яз, мин дә язам», — ди. Ул да шигырьләр яза иде. Икебез дә яздык, бер-беребезгә хат белән җибәрдек.    Әниебез Гөлбикә кырыс холыклы иде, мәрхүм. Хәзер генә аңлыйм, әти тәрбиясендә генә үскәнгә шундый булган инде ул. Әнинең әнисе җиденче баласын тапканда үлгән. Бабам җиде бала белән тол калган.   20 яше тулгач, бабай әнине кияүгә бирәм дигән. «Әтигә каршы бер сүз әйтә алмыйбыз инде, — ди әни. — Мәйлең, дидем». Әнинең үзенчә яратып йөргән Хафиз атлы егете дә булган инде бу вакытта. Яратышу шул инде, чишмәдән судан менгәндә, егет кызга хат тапшырган, аннан кыз сыер саварга чыккач, абзар тәрәзәсеннән кулын сузып, кулларын тотышып торганнар.   «Кияү килә, кияү килә!» дигән тавышка, әни тәрәзәдән караса, тарантас башында бер егет утыра, тарантаста бер кеше җәелеп утыра, ди. Әни тарантас тоткан егетне уйлап, Аллага шөкер, әтием егет кешегә бирә икән, дип сөенгән. Күрештереп тормаганнар бит элек, кәләш бер якта, кияү икенче бүлмәдә. «Риза булып бардыңмы?» дип кенә сораганнар да, никах укыганнар.   Кемгә барганын әни кияү өенә кайткач кына аңлаган. Егетләр өйдән чыгып киткәннәр, 44 яшьлек ир уртасы гына калган. Тарантас тоткан егет әтиебез Сибагатулланың әни белән яшьтәш улы булган икән. Хатыны үлеп, өч малай белән тол калган сәүдәгәр булган әти. Аулакта калгач, кәләштән чәй куюын сораган. Әнинең самавырга үрелүе булган, кияү дигәнең артыннан кочып та алган... Әни 15 чакрым араны яланаяк чабып туган йортына кайткан. «Чәч толымыңнан атка бәйләрмен дә, бер атка, бер сиңа сугармын, кайтып кит тизрәк ирең янына! Туйганчы ипи ашадың мени!?» — дип куып җибәргән бабай.    Инде матур гына яшәп киткәч... революция. Әти бик озак колхозга кермәгән. Малларын алып бетергәннәр. Соңгы абзарны сүтеп алырга килгәч, әни түзмәгән, балта тотып чыккан...    Колхоз эше барыбызга да җитте инде. Әле хәтерлим, өйдә мич чыгарабыз. Әни эштә, мин кирпеч биреп торам. Мин кечкенә инде, мич өелеп менгәч, минем буем җитми башлады. Икенче көнне, яңа мичтә табикмәк тә пешерәсе булыр, дип, әни калды кирпеч биреп торырга. Мин әни урынына уракка киттем. Уракның да рәтен белмим бит инде, дәртләнеп ура гына башлаган идем, бармакны кистем дә өздем... Әни турында язганда шуларның бөтенесен исемә төшердем.    — Ә Кузбасска ничек барып эләктегез? — Язмыш. Үзем Бәрәңге районында кечкенә генә Пүчинкә авылында туып-үстем мин. Куянавыл мәктәбендә укыдым. Бәрәңге педучилищесын тәмамлагач, Хлебниково районы (Хәзер Мари-Төрәк) Түнтәр авылына укытучы итеп җибәрделәр. Йөргән егетем үзебезнең якта калды. Аның икенче кыз белән чуалганын сиздем дә: «Миңа башка хат язма, кияүгә китәм», — дип хат салдым. Язуын яздым да... кемгә китәргә? Шул чакта авылга Гатиятулла атлы егет кайтты. Аның турында мактап сөйләгәннәрен ишеткәнем бар иде инде. Армиядән соң Кузбасска, ФЗУда укыган энесе янына барып эшләргә ниятләгән. Авылга бер кайтса, чыгып китә алмый, колхозда бушка эшләтәләр ул чакта. Егеткә өйләнеп китәргә кирәк. Вакыт бик аз. Беренче кат күрештек моның белән. Кичтән сөйләштек, иртән авыл Советында язылышырга кирәк. Миңа 22 яшь бу вакытта. Шулай, егетемә ачу итеп, кулымнан да тотып карамаган кеше белән язылыштым да куйдым. РОНО мөдире: «Кыш уртасында балаларыңны кемгә калдырасың?!» — дип, бик ачуланды, шулай да гаиләле кешене җибәрми кала алмадылар инде. 45 ел бик бәхетле гомер иттек ирем белән. Кулыннан килмәгән эше юк иде аның. Ике бала үстердек. Икебез дә сәяхәт итәргә ярата идек. Урманнарда йөрү, сахраларга чыгудан да ямь таптык. Тормышны яратып яшәдек. Шахтада эшләгән кеше гомернең кадерен белә инде; бик күп кеше үлде шахтада. Картым, эшкә җыенганда көн дә бәхилләшеп: «Алай-болай булсам, авылга күмәрсең», — дип китә иде. «Минем өчен сугыш шахтага киткәч башланды», — дия идем үзем уенын-чынын бергә кушып. Картым эштә 15 минутка тоткарланса, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, авыруга сабышам...      1952 елда киткән идек, 1986 да кайттык Кузбасстан. 34 ел күмер суладык — һава кап-кара иде анда. Картым монда кайткач, 1995 елда вафат булды. 53 яшендә улыбыз да дөнья куйды. Кызыбызны Новосибирскида институтта укыганда практикага шул яктагы бер районга җибәргәннәр иде, шунда урыс кешесенә кияүгә чыгып калды. Шунысы бик кыен.    — Сезнең турыда, Корбан бәйрәмендә һәр елны 70-80 кеше җыеп кафеда Коръән ашы үткәрә, дигәннәр иде. Моның бер-бер сәбәбе бармы?  — 2011 елда әниемнең вафатына 30 ел булды. Шуңа 30 кеше чакырып Коръән укытасым килгән иде, өйгә ул кадәр кеше сыймый, 15 кенә кеше чакыра алдым. Үпкәләп калучылар да күп булды. Шуннан үзебезнең Татар үзәгенә шылтыраттым. Рәхмәт яусын, урынын таптылар. Ел да зурлап Коръән мәҗлесе үткәрә башладым. Кызым да ел саен Корбан бәйрәменә кайта. Анда урыс арасында уразасын да тота алмый бит инде ул, аның өчен мәчеттә авыз ачтырам. — Дин юлына ничек кереп киттегез?  Сез бит атеизм чорында яшәгән буын... — Әти-әнием намазлы иде минем. Әтием Коръән дә чыга, мәетләрне дә озата иде, гел укыды. Әнием ятим үскән, уку эләкмәгән инде аңа, Мәңгәр дигән авылда мулла баласын караган. «Абыстай кызларны укыткан бүлмәгә, бер генә хәреф булса да өйрәнер идем, дип бала белән кереп баса идем. Юк, куып чыгара бит...», — дип әрнеп сөйли иде әнием.   Балачакта азан ишеткән кешеләр бит әле без. Аннан, Түнтәрдә укыткан чакта фатир хуҗам намаз иясе иде, ул да догалар өйрәтте. Кузбасста яшәгәндә дә үзем белгәннәрне укый идем. Инде 90нчы елларда дөньялар үзгәргәч, газета-журналларда гарәп хәрефләре чыга башлады. Мин үзлегемнән өйрәнергә тотындым. Бервакыт шәһәребездә татар концерты булды, концерттан соң Әлфия абыстай — безнең беренче абыстаебыз — «Кем намаз укырга тели, керегез бу бүлмәгә», — диде. Шунда кереп намаз укыдык. «Сентябрь аенда укырга килегез», — диде абыстай. Март ае иде бу. Бер өйрәнә башлагач, кая сентябрьне көтеп торам инде мин! Бардым абыстай янына. Бер-ике ай уку белән, мине укытырга да куйды ул. Шулай кереп киттем. Хәзер Коръән дә чыгам, ашларда вәгазьләр дә сөйлим, намаз уку мәсьәләләрен дә аңлатам. Аллага шөкер, берничә кешене намазга бастыра алдым.  — Педагоглык сәләте инде бу... — Укытучы булып озак эшли алмадым шул. Укытасым килә. Менә хәзер дә, туган телне укыту тирәсендә барган ыгы-зыгыны күзәтеп: «Их, 8 елга гына яшьрәк булсам, 80 дә генә булсам да, татар телен укытыр идем әле», — дип утырам. Ике сәгать дәрестә грамматика өйрәнеп булмый инде. Нинди методика белән укытырга, ничегрәк итеп сөйләм телен өйрәтергә, дип уйланып, планнар корып карыйм. Уен формасында, кызыклы итеп укытыр идем дип уйлыйм.  — Сездә педучилищеда укыган чордан сакланган кызлар дәфтәре дә бар дип ишеткән идек. — Минем белән бергә укыган Майбәдәр исемле кызның дәфтәре ул. Портянур авылында яшәгән Майбәдәр шул дәфтәрне гомере буена саклаган бит. Ул дәфтәрне кулыма алгач, еладым. Яшьлек дәфтәрен укыгандагы уйларымны, хис-кичерешләремне «Яшел дәфтәр серләре» дигән истәлек язмама теркәп куйдым. Дәфтәр хәзер Фирзиядә саклана.   Самавия апа безне бирегә алып килгән Фирзия ханым Сабирҗановага ымлады. Мари Эл республикасында татар иҗтимагый тормышында кайнап, халкыбызның мәдәниятен саклау, үстерү өчен җан атып йөрүче Фирзия ханымга без бик рәхмәтле. Истәлекле дәфтәрне ул безгә биреп үк җибәрде.    Без исә Самавия апаның кичерешләрен укучыларыбызга да җиткерергә булдык.      Самавия Сафиуллина Яшел дәфтәр серләре   ОНЫТМАМ Яшел болыннардан, күл буеннан  Мин чәчәкләр җыйдым бер көнне.  Чәчәкләрем шиңде, исе бетте,  Күз алдымда калды төркеме.   Аерылырбыз, дустым, озакламый,  Алар бездән ерак йөрмәсләр.  Аерылгач та, җан биргәнгә кадәр  Онытылмыйлар якын сердәшләр.   Күз алдымда тотам алсу йөзең, Балкып торган зәңгәр күзеңне. Аерылгач та, авыр тормышта да  Онытмаска бирәм сүземне.   Шулай, дустым, безнең тормышның да  Онытылыр кайбер яклары.  Ә истәлек, син утка якмасаң,  Бәлки, гомереңә сакланыр.   Бу кыска шигырьләрне дустым Майбәдәрнең яшел тышлы дәфтәренә язганыма 70 елга якын вакыт узып та киткән. Алар, 1945-1947 нче елларда туган рифмалы юллар, үзе бер тарих битенә әйләнеп өлгергән.   Үсмер чакта булдырылган иҗади язмалар яңадан кулыңа килеп керсә, бик дулкынландыра икән ул. Ике-өч ел элек мин дә шундый кичерешләрне башымнан уздырдым. Яшьлеге читтә узган кеше аңлый, олыгайган саен, узганнарны кайтарып алып булмаса да, туган якка, яшьтәшләргә, хезмәттәшләргә карата булган хисләр нечкәргәннән-нечкәрә бара. Аларны туганнарга булган тойгыга тиңләрлек. Үземнең дә, югарыда искә алган юлларны укып, бер яктан гаҗәпләнсәм, икенчедән, күзләремә яшь тыгылды.   Бәрәңге педучилищесында Майбәдәр Хәлирахманова (Шәрәфиева) белән, Куян ягыннан йөреп, без бер елларда укыдык. Ул чакта бар нәрсәне дә кулдан язып бардык. Техника заманы түгел, һәр нәрсә бик гади итеп язылды. Рәсемнәрне дә карандашлар белән генә буяп куябыз, ачыграк булсын өчен, карандашларыбызны төкерекләп тә җибәрәбез. Шулай итеп истәлек дәфтәрләре тутырабыз. Безнең белән күрше район һәм Татарстаннан килгән кызлар да укыды. Тулай торакта сагындыра инде ул, әти-әни дә, башка туганнар да. Уку елларыбыз сугыш вакытына туры килгәч, һәрьяклап тыйнак булырга туры килде. Ачлык галәмәтен, авырлыкны үзебезчә күңел ачып, шигырьләр, истәлекләр уйлап чыгарып, читкәрәк этәргән кебек була идек. Барыбер ул еллар — безнең яшьлек хатирәләре.   Әле дә Майбәдәр белән искә алып утырдык. Япь-яшь килеш башка авылларда тулы хокуклы укытучы булып эшләдек. Без бик бәхетле булганбыз. Чөнки ул вакытта укытучы авылда төп фигура иде. Балаларның әти-әнисенә — өлкән-өлкән абый-апаларга — киңәшләр бирәбез. Класстан тыш эшнең дә торышын үзгәртәсе, укучыларга белемне дә тырышып бирәсе килә. Сәхнәдә дә без, колхозчылар белән дә булабыз. Яшьлек бит, гашыйк та булдык, шәхси тормышыбызны оештырырга да вакыт таба идек. Күбебез гомерлек язмышын эшләгән авылларында тапты. Ә Майбәдәрне олы мәхәббәте — хезмәттәше — мәктәбендә үк тапкан. Мөхәрләм белән тату яшәп, берсеннән-берсе матур җиде бала үстерделәр алар.   Шушы яшел тышлы дәфтәрне, яшьтәшем Майбәдәр кулыма тоттыргач, читкә үк китеп утырып, елый-елый укыдым. Булачак укытучы беренче биткә үк бик җыйнак итеп:    «Сез китәрсез, югалырсыз,  Монда исемегез калыр,  Монда язган кулъязмагыз  Миндә мәңге сакланыр», — дип язып куйган.    Майбәдәр, шаярып кына тутырган дәфтәребезне әлегә хәтле саклый алгансың бит. Сүзеңдә торгансың, сокланырга гына кала синең җитди карашың белән.   һәркайсыбызда диярлек мондый кулдан язылган истәлекләр җыентыгы бар иде. Тик үзебезнең җитешеп бетмәгән якларыбызны дөнья мәшәкате белән каплыйбыз да куябыз. Шул рәвешле, сакланырга тиеш ядкарьләр юкка чыга.   Битләре тетелеп бетәргә өлгергән дәфтәрне, саклык белән генә тотып, һәр язмасын бик җентекләп укып, дусларымны искә төшердем. I класста укыганда язылган дүрт юллы җырларыбыз, шигырьләребез (ул чакта урта һөнәри белем бирү йортларында «студент», «курс» сүзләре кулланылмады) исемә төште: иптәшләремнең күбесе миннән шигырь язып бирүемне сорый иде, шактыена булышканым да булды.   Безнең буын һаман да эшләрен бик уйлап, килеп чыкмаса, читенсенеп, гафу итүне үтенеп, кеше нәрсә әйтер, дигән сыман башкара иде. Бу безнең яшәү принцибына әйләнде. Иптәшләребезнең күңелен төшерергә куркып яшәдек. Гафу итүне үтенү беренче кагыйдә иде. Хөсетләнү, көнләшү турында сүз булырга да мөмкин түгел иде. Дәфтәрдә дә кичерүне үтенгән очраклар бик күп. Кемдер камилләшеп бетмәгән шигыре өчен, кемдер язуының бик пөхтә булмавы өчен, ә кемдер, өч ел эчендә бергә уку дәверендә төрле чаклар булгандыр дип, истәлек хуҗасыннан гафу итүен сорый. Бу — хәзерге заман яшьләренә дә, очраган киеренкелекне йомшарту өчен, бик кирәкле, мөһим сыйфат.   Сизмәстән елмаеп куйдым. Дәфтәрне актара торгач, үзем турында кемнеңдер эзеннән йөрүче кебек итеп уйладым бит әле. Әллә иптәшләремнең язуларын чагыштырып, ниндидер бер кагыйдәгә туры китереп тиңләштерәсем килә инде. Барысы да, балалар тырышкандай, пөхтә итеп эшләгәннәр бит. Юк, «Кайсыбыз ниләргә иреште икән дөнья йортында?» — дигән якка юнәлде уйларым.   Монысын кем язды икән? Мөхәммәтова Рәбига дигән. Ул шундый җитди карашлы, бик дөрес итеп фикер йөрткән кыз иде. «Дустым Майбәдәр! Бүгенге көннәрдә без Бәрәңге училищесында бергә уйнап-көлеп, концертлар куеп, күңелле генә итеп гомернең (тәүлекнең) өчтән берен уздырабыз. Ләкин тормышның ачы дулкыннары безне төрле якларга аерачак. Бу вакыйга безнең барыбызга да ачыктан-ачык билгеле. Менә шул вакытта, иптәшләреңнең кулъязмасын караганда, мине дә искә алырсың: озын буйлы, сипкелле битле, кырысрак кына бер кыз иде ул, дип уйларсың».   Рәбига үзенә, әлбәттә, бик юмарт итеп тәнкыйть күзлегеннән караган. Бәлки нәкъ шул җитдилеге һәм бик йомшак, назлы тавышы белән дә Шамиленең күңеленә керә алгандыр. Рәбига укытучы, ана гына түгел, гомере буе җитәкче хатыны булып яшәде. Ә җитәкче хатыны була белү — читтән караган күзгә генә рәхәт һәм җиңелләрдән. Рәбига үзе дә Яңавыл мәктәбендә директор вазифасын үтәде.   Кадыйрова Раушания вафат инде. Аның 1947 нче елның 6 нчы июнендә язган истәлеге: «Майбәдәр! Безнең тиздән, яки 16 нчы июньдә, сынаулар башлана. Беренче рус теле язмадан бирәбез. Безнең шул вакытта «судьба решается». Белмим, яза алырбызмы, юкмы? Яза алсак, башкаларын биреп чыга алыр идек әле. Биреп чыксак, бер-беребездән аерылырбыз инде. Мин — Косолапово районы Хәсән пүчинкәсе, син Төрәк районы, Шункиргә китәрсең (бу уй гына). Ә инде атна арасында кайтып йөрербез. Бер-беребезне сагынышып кайтырбыз. Их! Бирә генә алсак инде имтиханны! Китсәк китәр идек шунда. Майбәдәр! Без синең белән туганнан бирле бергә уйнадык, көлдек. Кайбер чагында курчак уйнаганда сугышулар, су коенгандагы вакыйгалар, синең мине кыйнап менеп китүләрең, Кадыйр... Хәләхмән... дип «талашулар», бердән унга кадәр бергә укыган вакытлар сагынып сөйләргә генә кала... Минем теләгем: экзаменнарыңны «4»кә, «5»кә биреп, бәхетле тормышка иреш. Кечкенә чагыңдагы дусың Раушания». Дөрес, имтиханнар барыбызны да бер яктан куркыта, ә икенчедән, һәрьяклап бик җыйнак булырга өйрәтә. Андый укытучының балалары да җаваплы булырга омтыла. Шул сыйфатларын күрептер, Раушаниянең дә укучылары белем ягыннан бик көчле булганнар.   Бүгенгәчә Югары Мазарбашында яшәгән Гәүһәрия Йосыпова (Һадиева) белән телефон аша хәл-әхвәлләрне белешеп торабыз. Гәүһәрия, исеңдәме шул 47нче ел июненең бер җомгасында истәлек язганың? Әйдә, узганнарны барлап алыйк әле: «...Директор бишенче дәрестә безгә үзлекле эш биреп чыкты (Ватан сугышы турында Г. Рәмлә укый). Менә мин, шул укытучы юклыктан файдаланып, сиңа, Майбәдәр, ике-өч кенә җөмләдән торган кулъязмамны калдырырга уйладым. Майбәдәр! Без синең белән гел бергә укыдык, бергә укыдык кына түгел, бергә йөрдек тә. Шул узган өч ел эчендә ниләр генә кыланмадык без! Көлүләр, уйнаулар, төрле күңеллелекләр һәм күргән-белгәннәрне сөйләп, юлның озынлыкларын белми дә кала идек. Их! Сагындырыр әле ул көннәр, әгәр тормыш дулкыннары төрлебезне төрле якларга аерса. Ләкин, Майбәдәр, безне бер районга билгеләделәр. Киләчәктә зачетларыбызны уңышлы биреп, авырлыкларны җиңеп, кичеп чыксак иде, бер авылда булып, укыган чактан да күңеллерәк итеп йөрсәк иде. Өч ел эчендә төрле вакытлар булгандыр. Гафу ит. Экзаменнарыңны уңышлы бир...» — дип яза Мазарбашы кызы Гәүһәрия.   Гәүһәрия дә башкарган эшенә бик җаваплы итеп караучылардан иде. Куян урта мәктәбе укучыларының кайсысы белән сөйләшсәң дә: «Укытып карады ул Гәүһәрия апа математиканы!» — дип сокланалар. Бар яктан да көчле идең син, Гәүһәрия. Тормышыңда Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынауны үтәдең — ятим балаларның мактаулы анасы була алдың. Аларга әтиләре Рафаэль белән бергә ата-ана назы да бирә алдыгыз, тормышка кирәкле сыйфатлар да тәрбияләдегез. Шәйхиева Мостафизәнең, Габдуллина Даниянең язмаларына күз салдым. Дуслыкның кадерен белү турында язганнар. Язмыш турындагы юллары бар.   Көзләр җитеп, салкын җилләр искәч, Алсу чәчәкләр дә сулалар. Кайбер көзләр авыр язмыш белән — Кешеләр дә шулай булалар.   Даниянең бу сүзләре нинди тирән мәгънәле. Ә Нигъмәтҗанова Хәдичә: «Синең белән дус булуым  Кайгыларымны минем тарата», — дигән. Гарипова Наиләнең дә, Нигъмәтуллина Даниянең дә дуслыкка бер төрле назлылык белән каравын аңлап була. Истәлек язучыларның кыска шигырьләре шул елларныкына охшатып төзелгән. Вакыт узу белән, һәрбер саргайган кәгазь бите, үзенең эчтәлегенә карап, әһәмияткә ия була. Чордаш классташларымның тойгыларын, берничә генә юл белән булса да, бүгенге танышларыма җиткерәсем килә. Берәр нәрсәне очраклы хәл дип санасак та, тик алай булмый ул. Бары да Тәңрем кушуы буенча алдан билгеләнә. Укыган чакта кемнең үзе тутырган саргаеп беткән дәфтәр битен, дистәләрчә еллар узгач, кулына алачагы уенда булды икән! Бу юлларны уку йөзегездә елмаю тудырса да, ышаныгыз: шушы яшел тышлы дәфтәр — безнең гомеребезнең бер өлеше, алай гына да түгел, әйтеп узганымча, зур тарихның кечкенә генә бер сәхифәсе. Ул вакытта андый калын дәфтәрләр дә юк иде әле. Җаен тапкан бит дустым: бар дәфтәрне бергә туплап, заманчарак «күлмәк» киерткән. Минем кулыма Майбәдәрдән килеп кергән икән, димәк, мин аны кемгәдер җиткерергә тиеш булганмын. Менә үзегез тыңлап карагыз. Безнең яшьлектә мәктәпләр ир-ат укытучылар эшләү белән көчле иде. Безнең белән дә Энгель Шәйхиев, Урушан Фәйзрахманов, Равил Сафин укыды. Өчесенең дә истәлеккә калдырырлык сүзләре булган. Егетләрнең беренчесе: «Бу истәлекне алып укыганда,  Бик күп еллар үткән булырлар.  Шул вакытта иптәшләрең булса,  Әллә кая киткән булырлар», — дигән.   Әллә кая киткән булырлар, дигәндәй, Энгельнең гаиләсе бик озак Владивостокта яшәде. Аннан соң, өч балалары булгач, алар Казанга кайтып урнаштылар. Фатирга кереп тора башлаганнарын ул елларның чишелеп бетә алмаган мәсьәләсе итеп, ничектер бер очрашуда Дания исенә төшерде: «Иң алдан бер балабызны гына күрсәттек хуҗага, торырга рөхсәт итүеннән куркып. Хуҗа күргән икән безнең килгәнне. Ярар инде, теге балаларыгызны да алып керегез, дип елмайды».    Урушан да әйтәсе килгәнен үзенчә аңлаткан: «Синең белән бергә укыган чаклар  Минем истән чыкмас тиз генә,  Аерылгач, мине уйларсың микән?  Әмма мин онытмам һич кенә.»   Арабыздан Равил Сафин кебек якты шәхесләр чыгуы белән без дә горурлана идек. Ул: «Бәрәңгенең мәктәбендә  Укып узды яшьлек гомерләр.  Бергә укыган чаклар искә төшкәч,  Өзелеп сагынып, уйланыр күңелләр... Ярый, дускай, гаеп итмә, Әйбәт итеп язып булмады. Дәфтәремне пычраткан, дип Ачулана күрмә син тагы», — дигән шигъри юлларын нурын сипкән йолдызчык белән бизәгән. Равилнең шул вакытта ук алдагы тормышын яктырткан язмыш йолдызы булмадымы икән ул?   Минем яшьлегем Себер ягында узды. Туган якларга ялга кайтуны зарыгып көтеп ала идек. Бергә укыган кызлар, егетләр бик киң күңелле булган икән. Күрешкәч тә, кызыклы очракларны искә алу башлана иде. Элек проблема булып күренгән вакыйгалар соңгарак көлеп сөйләрлек кенә булып кала. Бервакыт Энгель үзләренең ничек итеп укырга кереп йөргәннәрен сөйләде. Аның дусты Энгель укыганда әнисенең апасында фатирда торды. Алар Равил белән һаман бергә булдылар. Шушы ике дус хәрби училищега укырга керергә максат куйганнар. Ни сәбәпледер, егетләрнең берсен укырга алмыйлар. Энгельнең (ул минем абыемның кызының ире) шул чактагы «йөрәк ачысы»н искә алып: «Мин, Равил кайтып китә, дип, ә Равил, Энгель кала, дип, бик озак кочаклашып еладык», — дип сөйләгәне булды. Әйе, дуслар ул чагында кайгының нинди булганын аңларлык яшьтә түгел иде. Туган якта эчәсе сулары Равилне нинди үрләргә күтәрде! Димәк, тәкъдире буенча ул шушы җирдә күбрәк файда китерергә тиеш булган. Хәер, ул шулай килеп чыкты да: чордашым Равил үзен бик күпләргә үрнәк булырлык җитәкче итеп таныта алды. Ә Энгель Казанда иң зур заводларның берсен җитәкләде. Лаеклы ялга киткәнче, шул оешманың, хәрбиләрчә атлагандай, ышанычлы һәм оста директоры булды. Аның яшьлек хисләре дә сокланырлык иде. Укыган елларда кабынып киткән мәхәббәте Дания Габдуллина белән 60 елга якын бик матур яшәделәр. Дөресрәге, бер ай гына тулмады алты дистәгә. Гаилә коруларының олы юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнеп йөргәндә, Дания кинәт кенә гүр иясе булып куйды. Бу матур пар берсен-берсе бик ихтирам итеп яшәде. Дания, чыннан да, күп кенә офицер хатыннары кебек, ире тапканны гына файдаланып ятучы түгел иде. Пөхтә, бик тырыш, сөеп һәм сөелеп яшәде ул. Дания югары белемле, үзен укучыларына нык яраттыра алган укытучылардан саналды. Гомеренең соңгы елына хәтле диярлек өйдә укытыла торган балаларга белем бирде. Андый укучылар белән эшләүнең серләрен тирәнтен аңлагач кына алар янына барып була. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналарыннан рәхмәт сүзләре ишетү, ел саен үзен эшкә бик теләп чакырып алулары Данияне канатландыра иде.     Егетләрнең өченчесе — Урушан Фәйзрахманов — апасы Халидә киңәше белән һөнәр алырга Бәрәңге училищесын сайлаган иде. Ул, укуын тәмамлагач та, Ерак Көнчыгышка китеп барды. Өр-яңа тармакта һөнәр сайлап булса кирәк, Урушанның урманчылыкта эшләгәнен иптәшләребездән белдем. Арабызда Гәрәева Сания бик чибәр, үзен артистларча тоткан укучы иде. Аның әйтергә теләгән сүзләре түбәндә: «Их, дускаем, алгы көннәреңдә  Алырсыңмы мине исеңә?  Мин бит сине онытмаска диеп,  Юллар сызам альбом битеңә.  Яшьлегемнең матур вакытларын  Шушы язуымнан карарсың.  Бергә булган иптәшләреңнең  Берсе итеп мине санарсың».   Сания татар һәм рус әдәбиятын һәм телләрен яхшы белгән укучылардан иде. Алар, укучылары искә алганча, Фәүзелнәҗәт Әхтәм кызы белән Татар Кетнәсе мәктәбендә көчле тел белгечләреннән саналганнар.   Дәфтәрдә чәчмә әсәр формасында язылган көндәлекләр бигрәк тә дулкынландыргыч. Габдуллина Даниянең, Кадыйрова Раушаниянең, Габдрахманова Рәмләнең, Йосыпова Гәүһәриянең, Рәхимова Мәсхүдәнең, Шәйхиева Мостафизәнең, Нигъмәтуллина Даниянең, Рәхимова Миннурның, Хәлирахманова Майбәдәрнең үзенең һәм башка бик күпләрнең язмалары укучыны педагогия училищесы тормышына алып кайта. Анда көз көне солы суккан, салам өйгән, ашлык сукканда машина әйләндергән, колхозда бәрәңге чыгарган вакытлар, кыш көне урман чистартып, агач яндырган чаклар һәм ял сәгатьләре тасвирланган. Педучилище өчен һәр укучыга җәй көне алты кубометр, кыш көне дә шуның хәтле үк утын кисәргә йөкләмә бирелә иде.   Хәдичә Нигъмәтҗанова язган биттә гомеребез буена күз алдыннан китмәслек, коточкыч очрак турында сөйләнә. Безнең укулар октябрьдә генә башлана иде. Ел саен педучилищеда белем алучыларны инде кар белән капланып өлгергән басуга бәрәңге алырга җибәрәләр. Ат кәзне ерып китә. Без шуннан яланкул уңыш җыябыз. Бервакыт әйбәт кенә урыс гаиләсенә фатирга керттеләр. Хуҗалар, безнең тышкы кыяфәтебезне күреп, бик кызгандылар. Мария апа тәмләп коймак пешереп сыйлады. Юеш чабаталарыбызны, сыгып алырлык аяк чолгауларын мич өстенә кибәргә куйдык, һәм тез башына хәтле чыланган аякларыбызны сөртеп, сүндәрәгә (сәндерә) менеп яттык. Арабыздан Фатыйма Рәхимова: «Боларның тәресен борып куйсак, тагын да яхшырак сыйлыйлар икән», — дип шаяртырга уйлаган һәм иконаны почмакка каратып әйләндереп куйган. Хуҗалар, бик нык ачуланып, ничә кыз бар, барыбызны да урамга куып чыгардылар. Күршедәге мари өендә түрдә «г» хәрефе формасында куелган эскәмиядә юеш киемнәребезне киеп, бер-беребезгә сыенышып утырган килеш шушы төнне таң аттырдык. Яшьлек җүләрлегебез аркасында тамырлары белән дингә табынучыларның хәтерен калдырдык, ышанычларын аклый алмадык.   Безнең белән башка милләт кызлары да укыды. Алар бездән татарча, без алардан урыс һәм мари телен өйрәнә идек. Елеево авыл Советына кергән «Пеледыш» колхозыннан Павлова Александра «Сулима» җырын истәлеккә калдырган. Бик яратып җырлый идек ул җырны. Авылдашлар булса кирәк, шушы ук колхоздан Завойских Лидиянең сүзләре бик матур: «Как яблоко ты зреешь наливное», — дигән. Майбәдәр чибәр иде шул. Бәрәңге районыннан Ильпанур кызы Ямбатрева Салика: «Майби, бүген 1947нче елның 6нчы июне, иртәгә укуның соңгы көне, — дигән. — Хушлашу турында марича бер куплет язам. Аны синең белән концертта җырлаган идек». Салика шундый иде ул — сюрпризлар ясарга ярата. Дөп-дөрес итеп татарча теләкләр язып калдырган. Өлкәнрәк яшьтәге, III класста укыган Арсаева Евдокия мәхәббәт турында язган. Чыннан да бик хак сүзләр: сөюебезне яшерә белә идек, кычкырып йөрүләр булмады. Тик бу бик көчле, саф хисләр була торган иде.   Сөйләп бетерә алмаслык чор булса да, барыбер үзебезне бәхетле итеп тоеп гомер кичердек. Гомер бик тиз узды, бигрәк тә аның көзе килеп җиткәнен бөтенләй сизмәдек.   Бу укытучылардан бик санаулы кешеләр генә исән бүген. Инде аларны белүчеләр дә азаеп бара. Кылган догаларыбыз мәрхүм укытучылар рухына барып ирешсен. Өлкән буын вәкилләренә, бәлки, бу хатирәләр өлешчә кызыклы булыр. Әмма бит бүгенге яшьләр дә картаячак. Әйтүе кыен, тик бер утыз-кырык елдан алар ук: «Безнең узган буыннар нинди җырлар көйләп йөрделәр икән, кыска шигырьләрне ничегрәк итеп төзеделәр икән?» — дип сорап куймаслармы? Чөнки, вакыты җиткәч, нәрсәгәдер өстенлек бирү ничек тә безнекенә охшап калыр. Шул вакытта аларга бу истәлекләр бик урынлы һәм вакытлы булыр.   Аңлаганыгызча, сүзем XX гасырда Мари ягындагы татар мәктәпләрен тулысынча укытучылар белән тәэмин иткән уку йорты турында иде.      
Илсөяр ИКСАНОВА

--- | 04.03.2019

Чаллыда кояш нурлары аркасында биш катлы йортта янгын чыккан

$
0
0
04.03.2019 Хәвеф-хәтәр
Чаллыда кояш нурлары аркасында биш катлы йортның бер фатирында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«ЗЯБ бистәсендә 17а / 17 номерлы йортта янгын турында хәбәр бүген 13.10 сәгатьтә 112 номерына килде», – дип ачыкладылар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.   Хәбәр алынгач, биш минуттан соң 55нче номерлы янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре урынга килгеп җиткән. Ут йортның бишенче катындагы балконын ялмап алуы ачыкланган. Монда яшәүчеләр төтен баскан подъезддан үзләре чыгып китә алган, дип яза агентлык.   Янгын сүндерүчеләр махсус конструкция ярдәмендә яна торган фатирны ачып кергәч, анда йокы бүлмәсендәге тәрәзә һәм җиһазларга, балконның агач тышлыгы һәм кухнядагы тәрәзә рамасына ут капканлыгын күргәннәр.   Янгынны тулысынча сүндерү өчен 6 минут чамасы вакыт кирәк булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгу сәбәбе - балкондагы су салынган банкага кояш нурлары төшкән һәм ул янгын китереп чыгарган.  
---

--- | 04.03.2019

Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова: «Хәлем начарланды...»

$
0
0
04.03.2019 Җәмгыять
Яман чир белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова турында язган идек. Ул вакытта Айгөл улы Әмирнең язмышы өчен борчылуын белдерде. Тәртипле, акыллы, яхшы күңелле гаилә белән танышырга теләкләре барлыгын да әйтте. Әмма әни кеше үзе исән чагында газиз баласын беркемгә дә бирергә теләмәвен ассызыклаган иде.
Язма дөнья күргәннән соң, бераз вакыт узды. Без исә Айгөл белән аралашып, аның хәлен белешеп торабыз. Айгөл сөйләвенчә, фатир, балалар бакчасы һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен түләү мәсьәләләре хәл ителгән. Язмадан соң Айгөл кабаттан тикшеренүләр узды, тик, кызганыч, аларның нәтиҗәләре генә без сөендерлек түгел шул. Метастазаларның таралуы, шешләрнең үсүе билгеле булды. Шуннан соң Айгөл нурланыш һәм химия терапияләре ала башлады. Хәзерге вакытта да дәвалануын дәвам иттерә.         – Озак вакыт беркем белән дә аралашасым килмәде. Нурланыш һәм химия терапиясе алгач, хәлем бик начарланды. Физик яктан да, эмоциональ яктан да үземне начар хис иттем. Хәзерге вакытта үземне бераз гына булса да яхшырак хис итәм. Дөрес, әлегә йокысызлык борчый... Улым Әмирнең Аллага шөкер барысы да яхшы. Ул балалар бакчасына һәм футболга йөри. Баштагы вакытлардагы кебек бертуктаусыз шалтыратулар да кимеде. Төрле илләрдән һәм шәһәрләрдән шалтыраттылар, тик әлеге вакытта бер гаилә белән дә якыннан танышып аралашканыбыз юк, – ди ул “ШК” хәбәрчесенә.  
Зөһрә САДЫЙКОВА

--- | 04.03.2019

Казанда Оргсинтез янындагы складларда янгын чыккан (ФОТО)

$
0
0
05.03.2019 Хәвеф-хәтәр
Төнлә Казанда Оргсинтез янындагы промзона складларында 5,5 мең кв метрдан артык мәйданда янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Химическая урамындагы промзонада янгын чыгу турында хәбәр 112 номерына 23.11 сәгатьтә килгән. Складларда агач һәм җиңел ялкынсынган сыеклык сакланганга күрә, янгын вакытында өченче югары авырлык дәрәҗәсе игълан ителгән.   6.35 сәгатькә янгын тулысынча сүндерелгән, дип яза Татар-информ.    Янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Сәнәгать зонасы территориясендә янгын сүндерү өчен 141 кеше һәм 39 берәмлек техника җәлеп ителгән. Ут биш мең ярым квадрат метрдан артык мәйданда агачлы складларны колачлаган.          
---

--- | 05.03.2019

Галия Гайнетдинованың “Ашыкма син, гомер!” дигән шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсе була

$
0
0
05.03.2019 Әдәбият
2019 нчы елның 11 нче мартында 15 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында Язучылар берлеге әгъзасы, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрә, 6 китап, дистәдән артык җыр авторы Галия Гайнетдинованың “Ашыкма син, гомер!” дигән шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсе була.

Әлеге кичәдә җырчылар Айгөл Бариева, Дәниф Бадиков, Чулпан Фәйзелгатова, Наилә Яхина, Равил Булатов; Казан Театр училищесы студентлары; язучы-шагыйрьләр һәм башка чакырылган кунаклар катнашачак.


---

--- | 05.03.2019

"Матбугат.ру"ның якын дусты, фотохәбәрчебез Шамил Абдюшев вафат

$
0
0
05.03.2019 Матбугат
Бүген "Матбугат.ру"ның якын дусты, Казанда танылган фоторепортер Шамил Абдюшевның вафат булуы турында күңелсез хәбәр килеп иреште. Бу хакта безгә Шамил абыйның тормыш иптәше Луиза ханым хәбәр итте.

Ул профессиональ фотограф, Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышы үзәгендә кайнаган кеше иде. Чын сәнгать кешесе, гади фотокамера ярдәмендә кабатланмас шедеврлар тудыручы оста дисәк тә, арттыру булмас.

"Матбугат.ру" сайтындагы кызыклы кайнар фоторепортажларның күпчелеге Шамил Абдюшевның хезмәте ул. 

Быел июльдә Шамил абыйга 70 яшь тулган булыр иде...

Шамил Абдюшевны соңгы юлга озату иртәгә сәгать 11:00ләрдә  Казанның Мәүлетов урамы 37 йорт, 58нче фатирда булачак.

Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Иннә лилләһи вә иннә иләһи рәҗигун...


---

--- | 05.03.2019

Җинаять урынына килеп җиткән оперативниклар бу үтерүдән шок кичерә

$
0
0
05.03.2019 Фаҗига
Интернет-кулланучыларны янә бер вәхшилек тетрәндерде. Мәскәүдә шимбә иртәсендә 34 яшьлек Савва 29 яшьлек хатыны Марияны һәм 5 яшьлек улларын кара канга батырып үтерә.
Мария белән Савва Мәскәүгә 3 ел элек Кырымнан күчеп килә. Марияның икетуган картәнисендә яши башлыйлар.  Картәнисе сөйләвенчә, гаилә пары бик тату яши. Күптән түгел Савва эшсез кала. Йөк ташучы булып эшли һәм акча юклыктан машинасын сатарга уйлап йөри. Ләкин гаилә ул кадәр бөлгенлектә яшәми. Мәсәлән, былтыр алар гаиләсе белән Украинага туганнарына ял итәргә кайтып килә.  Савва көн саен хатынын эштән каршылый, улларын балалар бакчасыннан барып ала. Савваның малае белән мөнәсәбәтләре бик җылы иде дип искә ала танышлары. Малай да әтисен өзелеп ярата.   Коточкыч вакыйга алдыннан фатир хуҗасы Галина Викторовна (Марияның икетуган картәнисе) сөйләве буенча бар да гадәттәгечә була. Гаилә җыелышып сәгать кичке 7ләрдә кайта, кичке аш ашыйлар, гадәттәгечә йокларга яталар. Нинди дә булса сүзгә килүне күрми хатын. Мария гына подъездга гадәттәгечәгә караганда ешрак тәмәке тартырга чыга.   Галина Викторовна иртәнге 5ләрдә малай кычкыруына уянып китә, ләкин “начар төш күргәндер” дип уйлап, кире йокыга тала. Сәгать 9 тулганда ул тора да юынырга ванна бүлмәсенә керә. Анда су тутырылган ваннада канга баткан Савва ятканын күрә. Ир:  “Янымда утырып тор әле”, -  дип үтенә Галина Викторовнадан. Ләкин Галина Викторовна шундук Мариялар бүлмәсенә ашыга, кровать янында яткан туганын күргәч, ашыгыч ярдәм чакырта.   Ашыгыч ярдәм бригадасы кроватьта малайның гәүдәсенә тап була. Табиблар аның тәнендә 70тән артык яра исәпли. Марияны исә Савва буып үтерә. Савваның үзенең тәнендә  хатыны белән көрәшү сәбәпле җәрәхәтләр, тырналган эзләр күп була. Күкрәген һәм беләкләрен үтерүче үзе яралый. Ләкин пычак белән үз йөрәген чәнчергә ихтыяры җитми, күрәсең... Ашыгыч ярдәм аны Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтына алып китә.   Җинаять урынына килеп җиткән оперативниклар бу үтерүдән шок кичерә. Мария белән малай яткан бүлмә тулысынча канга баткан. Идәндә һәм тәрәзә төбендә вәхши кан белән  «Иуда — Маша. Я тебя породил, я и удавлю» дип яза. 4 язу да калдыра. Анда ул кодасыннан гафу үтенә һәм «Украинский и Русский народ — это братья, запомните!» ди.   Хастаханәдә Савва палатасына сак куйганнар. Табиблар полицейскийларга Савваның нәрсә эшләгәнен яхшы аңлавын һәм карап торышка   сәламәт кешегә охшаганын әйтә. Үтерүче 3 март иртәсенә кадәр үзенең кылыгына бернинди дә аңлатма бирми. Ә инде аның беренче сүзләре хокук сакчыларының һушларын алырдай була. Берничә көн элек ул малаен көчләве хакында әйтә. Мария бу хакта белеп кала. Кем белә, бәлки, Марияның полициягә мөрәҗәгать итми торуы  сабые һәм үзенең гомере өзелүгә сәбәпче булгандыр?   Башка сыймаслык хәлләр. Көнгә чыксаң, әнисе малае башына пакет кидереп, пакетны скотч белән урап, аны кышкы урманда адаштыра... Икенче кәккүк-ана баласын бер атнага фатирда ялгызын бикләп, бер йотым суга тилмертеп үтерә. Һәм менә әтисе үзеннән яралган баласын көчли. Аннары үтерә. Һәм ничек... Кечкенә бала гәүдәсендә 70тән артык яра. Боларның барысын да акылым да, зиһенем дә кабул итә алмый кебек. Гомумән шундый хәбәрләрне ишетәсем дә, укыйсым да килми. Ләкин җәмгыятьтә Интернетсыз булмый шул... Димәк, бу вәхши чынбарлыкны кабул итми чара калмый...   Әлфия Шакирҗанова.    Фото ачык чыганактан алынды.
---

--- | 05.03.2019

"Цифрлы киләчәккә бергә"конкурсына Идел буе журналистларыннан һәм блогерларыннан 100дән артык эш килгән

$
0
0
05.03.2019 Интернет
"Цифрлы киләчәккә бергә" конкурсы россиялеләрнең көндәлек тормышында инновацион процесслар темасына журналистлар һәм блогерлар игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Конкурста катнашу өчен сайтка заявканы 2019 елның 31 мартына кадәр бирергә була.
Конкурсның төбәк этабына йомгак ясау 2019 елның апрелендә, ә федераль дәрәҗәдә июнь аенда булачак. Конкурста җиңүчеләр 2019 елның көзендә Стокгольмга конкурс партнеры-Ericsson компаниясе штаб-квартирасына юл тотачак.   Партнерлар яңалыгы
---

--- | 05.03.2019

Илсөя Бәдретдинова рэп укый башлаган? (ВИДЕО)

$
0
0
05.03.2019 Шоу-бизнес
Җырчы Илсөя Бәдретдинова үз интсаграмында күптән түгел бик сәер видео урнаштыраган. Нәрсә булганын аңлатыр өчен комментарий да калдырмаган.
Видеода җырчы хезмәттәше якут кызы Аисахна белән ниндидер таныш булмаган телдә (бәлки уйлап табылган телдер, бераз инглизчәгә дә охшаган) рэп укый. Аннан Илсөя Бәдретдинваның музыкаль төркеме икегә бүленеп кечкенә генә батл да оештырып ала. Кем җиңгәнен карагыз.    


---

--- | 05.03.2019

Шамил Абдюшевны соңгы юлга озатуның төгәл УРЫНЫ һәм ВАКЫТЫ

$
0
0
05.03.2019 Матбугат
Танылган фотограф Шамил Абдюшев вафат дип хәбәр иткән идек. Шамил әфәнденең тормыш иптәше Луиза ханымга иртән шалтыраттык. "Оештыру эшләре белән мәшгульбез. Озату иртәгә 11ләр тирәсендә булыр", - диде. "Нинди ярдәм кирәк" дигән сорауга "Хушлашырга килегез, ярдәм шул булыр" диде.
Әле генә шулай ук Шамил Абдюшевның тагын бер туганы Рөстәм Хәсәнов белән элемтәгә чыктык. Озатырга килергә теләүчеләрне ул иртәгә 6 март көнне иртәнге 10нарга чакырды.   "Шамил абыйны Мирный бистәсе зиратында җирләргә карар кылдык. Кайбер матбугат чаралары Мамадыш тракты зираты дип язды, бу дөреслеккә туры килми. Кеше ялгышмасын иде - Шамил абый Мирный бистәсе зиратында җирләнәчәк," - диде Рөстәм әфәнде.
---

--- | 05.03.2019

Кариев театры артистлары әлмәтлеләргә 4 спектакль күрсәтте

$
0
0
05.03.2019 Мәдәният
3-4 март көнендә Кариев театры артистлары әлмәтлеләргә 4 спектакль күрсәтте. Ике көндә дә заллар тулы иде. Гастрольләр ябылу тантанасында Әлмәт һәм Кариев театрлары директорлары Фәридә Исмәгыйлева һәм Гүзәл Сәгыйтова катнашты.

Сәхнәдән сәламләү сүзләре белән чыгыш ясаган җитәкчеләр гастрольләрнең театрлар арасындагы дуслыкта мөһим роль уйнавын ассызыклап үтте. Фәридә Бәгыйс кызы Әлмәт районы советы һәм башкарма комитеты исеменнән “Намуслы нәтиҗәле хезмәт өчен һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен” кариевлыларга Рәхмәт хаты тапшырды. 

Гүзәл Сәгыйтова: “Бу безнең Театр елында һәм мин җитәкчелек иткән чорда беренче иҗади сәфәребез. Шуңа да без бу очрашуга бик дулкынланып әзерләндек. Әлмәттән башланган гастрольләр дәвамлы, нәтиҗәле булсын иде. Җиңел аяктан!” 

Исегезгә төшерәбез, Кариев театрының киләсе гасирольләре 21-23 апрельдә– Уфада, 23 апрель – Шаранда, 24-25 апрель – Туймазыда.


---

--- | 05.03.2019

“Без булдыра алмыйбыз!” - "Ак барс"ны ни көтә?

$
0
0
05.03.2019 Спорт
“Без булдыра алмыйбыз!” Узган ел Гагарин Кубогын откан “Ак барс” быелгы ярышны әнә шундый рухта тәмамлады. Чемпионнарның плэй-оффның беренче өлешендә үк җиңелүе беренче мәртәбә генә түгел. Әмма казаннар кебек дүрт матч рәттән оттыручы юк иде. Бер генә юаныч бар: әлеге җиңелү команданы үзгәрергә мәҗбүр итәчәк. Төп сорау: Зиннәтулла Билалетдинов Казанда калырмы?
Узган ел чемпион калып, КХЛ тарихында Гагарин Кубогын өч мәртәбә яулаган беренче команда булып танылган “Ак барс”та җәй көне үзгәрешләр күп булмады. Эшләп торган машинага ник кагылырга? Тыштан әнә шулай күренде. Ә менә эчтә кимчелекләр күп җыелган булып чыкты. Cезонның беренче матчында команда үз бозында 1:6 исәбе белән оттыргач, бу хәлне гадәти таркаулык дип аңлатучылар булды. Ялдан чыгып җитә алмаганнар, янәсе. Нәкъ менә шул уеннан соң Эмиль Гариповның кинәт кенә имгәнүен хәбәр иттеләр. Дәвалану озакка сузылды. Узган сезонның их яхшы капкачысы булып танылган Гарипов ахыр чиктә хәлиткеч очрашуларда уйный алмас хәлгә килде. Бу вакытта инде яңа уенчы алыр вакыт узган, нәрсә булса да Подъяпольский белән Шарыченковка өметләнергә туры килде. Капкачы – ярты команда ул, дигән гыйбарәнең ни дәрәҗәдә дөрес булганын “Авангард”ка каршы узган матчларда күрдек. Көндәшнең һәр һөҗүме “Ак барс” капкасы янында куркыныч тудырды. Андый чакта башка хоккейчылар да тынычлап уйный алмый.   Гариповның имгәнүен моңа кадәр аның белән эшләгән фин белгече Мойсаненның китүе белән дә бәйләүчеләр бар. Бәлки, шулайдар да. Тик казаннарның бар җитешсезлеген капкачыларга гына аударып калдыру да дөрес түгел. Ничек кенә булмасын, сезон дәвамында “Ак барс” Көнчыгыш конференциясе лидерлары сафында йөрде. Ә менә плэй-офф җиткәч, таралып төште. Гадәттә, киресенчә, казаннар бар көчен хәлиткеч уеннарда күрсәтә иде.   Быел ни булган? Плэй-оффта осталык кына җитми. Бердәмлек тә кирәк. “Ак барс” рәттән ике матч оттырып, упкын читенә килеп баскач, Казан клубының генераль менеджеры Рәфыйк Якубов “Известия” басмасына әлеге дә баягы Гарипов турында мондыйрак сүзләр әйтте: “Әгәр Эмильнең хәле бу кадәр авыр икәнен белгән булсак, башка капкачы алыр идек. Ә ул укол белән булса да уйнаячагын, командага ярдәм итәчәген әйтте. Гаепле кешене эзлисем килми. Клуб эчендә барысын да ачыкларбыз әле. Әмма Гарипов команданы авыр хәлдә калдырды”. Соңрак “Ак барс”ның матбугат хезмәте Якубовның үз сүзләренә башкачарак мәгънә салырга теләгәнен җиткерде.   Әмма, кем әйтмешли, сүз очып чыккан иде инде. Плэй-офф кына түгел, гадәти матчлардан соң да Зиннәтулла Билалетдинов авызыннан “киләсе очрашуга әзерләнәбез” дигән сүзләрдән артыгын ишетеп булмый. Икенче җитәкченең исә хәлиткеч матчлар вакытында әнә шул рәвешле команданың иң авырткан җирләренән берсе турында сөйләве, ким дигәндә, гаҗәпләндерә һәм бердәмлек мәсьәләсендә шик уята. “Мин җавап бирмим, аннан сорагыз” ише сүзләр аз ишетелмәде быел Казан клубында.   Матбугат чаралары исә Балашихада ике уен оттырганнан соң капитан Александр Свитовның тренерлардан башка гына җыелыш уздырганын, анда исә дистәдән артык уенчының килмәве турында хәбәр итә. Шуннан соң узган ике матчка көндәшләрен күз карашы белән дә курткытырга сәләтле Свитов бөтенләй чыкмады. “Авангард” хоккейчылары исә нәрсә тели – шуны эшләде. Ахыры ни белән беткәнен якшәмбе көнне күрдек.   “Ак барс” оттырып, ярыштан төшеп калса да, аның җиңүле тарихы, менә дигән клуб системасы беркая да китмәде. Рәсми булмаган чыганакларга ышансаң, Казан клубы Көнчыгыш конференциясендә иң күп хезмәт хакы түләүче клуб. “Татнефть” ярдәмне кызганмый. Яңа уңышлар өчен исә үзгәрешләр кирәк. Әлбәттә, мондый вакыйгалардан соң килү-китүләр күп булачак. Дөрес булса, Станислав Галиев белән Владимир Ткачевны НХЛда көтәләр. Аларның океан артына китүе быелгы чыгышларыннан соң “Ак барс” өчен зур югалту булмаячак. Федор Малыхин белән Александр Попов сезон дәвамында икесенә өч алка кертә икән, алар урынына яшьләрне чыгарсаң, нәтиҗәсе кайтыш булмаячак. Яшьләр димәктән, ветераннар өммәтенә кергән капитан Свитовны “Авангард”ка кодалыйлар. Ә менә соңгы матчларда аны бу вазыйфада алмаштырган Данис Зарипов Казанда калу ягында. Аның да килешү вакыты тәмамлана. “Чакыручылар бар. Әмма өстенлекне “Ак барс”ка бирәм, – ди ул. – Ә җиңелгәнгә үзебез гаепле. Тик командадагы егетләрнең барысы да кулдан килгәнчә тырышты. “Авангард” исә финалга кадәр барып җитәр дип уйлыйм”.   Төп сорау исә Зиннәтулла Билалетдинов белән бәйле. Баш тренерның язмышы югарыда хәл ителәчәге аңлашыладыр. Әйе, аның осталыгына беркем дә шик белдерми. Әмма тәҗрибәле белгеч үзгәрешләр кирәклеге белән ризалашырмы? Моннан ике ел элек Билалетдиновның Казаннан китәсен фаразлаганнар иде инде. Матбугат әһелләре аңа алмаш та табып куйды. Ул исә “Ак барс”та калды һәм командасы белән өченче мәртәбә Гагарин Кубогын яулады. Әле дә китәргә җыенмый. Һәрхәлдә, соңгы матбугат очрашуында әйткән сүзләре шуңа ишарәли. “Беркемне дә гаепли алмыйм, барысы да тырышты. Кызганыч, барысы да килеп чыкмады. Дөрес нәтиҗә ясап, киләсе сезонга әзерләнергә туры киләчәк. Күптән мондый хәлгә калган юк иде. Димәк, сәбәпләре булган, – диде ул. – Командада уенны үзгәртерлек мөмкинлекләр ник табылмады дисезме? Ә бу сорау миңа түгел инде. Кулымда нәрсә бар – барысы да шул иде”. Сүз уңаеннан, Зиннәтулла Билалетдинов моннан 15 ел элек бер эшсез калган иде инде. Ул вакытта аның җитәкчлегендә чыгыш ясаган Мәскәү “Динамо”сы “Авангар”дка оттырды.    “Ак барс” нинди юлны сайлар? Һәрхәлдә, хоккей командасы “Рубин” язмышына дучар булмас дип ышанасы килә. Заманында ике мәртәбә чемпион булган футбол командасы бетмәс-төкәнмәс үзгәртеп корулар аркасында әле һаман тотрыклы юлга баса алмый интегә. Кыйммәтле уенчылардан баш тарткан “Рубин”да хәзер үзебездә үскән егетләргә өметләнәләр. Артур Сәгыйтов исемлесе узган шимбәдә “Ахмат”ка каршы узган язгы беренче уенның соңгы минутында туп кертеп казаннарга өч очко алып килде.
Илнар ХӨСНУЛЛИН

--- | 05.03.2019

"Аның ярдәмендә йөзләгән кеше башкорт һәм татар телләрендә җырлый" - Элвин Грей турында документаль фильм чыкты (ВИДЕО)

$
0
0
06.03.2019 Шоу-бизнес
Башкорт һәм татар эстрадасының популяр музыканты Элвин Грейга нибары 29 яшь, әмма аңа багышлап документаль фильм да төшерелгән инде.Ул «Элвин Грей: хыялга юл» дип атала.
Видеоязма «Уфа - музыка сәнгате өлкәсендәге күренекле шәхесләр ватаны. Аларның кайберләре хәтта бөтен дөньяда билгеле. Владимир Спиваков, Земфира, Юрий Шевчук - бу кешеләр үзләренең туган якларын данладылар һәм искиткеч карьера ясадылар. Башкортстан башкаласы музыка дөньясына дистәләгән талантлы башкаручылар бүләк итте. Шуларның берсе Черниковкадан чыккан гади егет булды» дип башлана.    41 минутлык фильмның анонсында Элвин Грейның популярлык олимпына 10 елдан артык баруы сөйләнелә. Төп басым Юльякшинның  заманча текә аранжировщик булуы, ретро-җырларны яңартып, "бөтен стадионнарны җыя торган татар-башкорт эстрадасы йолдызларының берсе" икәнлегенә ясала.   Лейбл музыкантлары Руслан Хәсәншин (Амурус), Вилдан Шәмсетдинов (Вилли), Ямиль Баймурзин (Ябай Малай) Элвин белән ничек бергә эшләүләре турында сөйли, дип яза Проуфу.ру.      Фильм: «Аның ярдәмендә йөзләгән кеше башкорт һәм татар телләрендә җырлый башлады. Ул, чыннан да, яшь буын арасында туган телгә карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тудыра алды. Элвин Грей кечкенәдән үк үз хыялына таба бара. Ул үз юлын сайлады. Киләсе тукталыш - халыкара сәхнә. Стадионнарны җыя торган артист көч бердәмлектә дип ышана. Иң мөһиме - бергә булу һәм хыяллар тормышка ашачак» дигән сүзләр белән тәмамлана.


---

--- | 06.03.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>