Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Элвин Грей тамашачысының хыялын тормышка ашырган (ВИДЕО)

$
0
0
17.10.2019 Шоу-бизнес
Элвин Грей Алинә исемле тамашачысының хәлен белергә дип, махсус, хастаханәгә килгән. Бу вакыйга Төмәндә гастрольләр вакытында булган.

"Матбугат.ру" ачыклаганча, җырчыга кызның апасы хат юллаган һәм сеңлесе янына хастаханәгә килүен үтенгән.

Бу хакта берни белмәгән 20 яшьлек Алинәгә сюрприз ясаганнар. Радик аңа йомшак аю һәм чәчәкләр алып килгән, үзе турында китапны да бүләк иткән.

          Посмотреть эту публикацию в Instagram                  


Үлем җәзасы яңадан кертелерме?

$
0
0
17.10.2019 Криминал
Үлем җәзасы кертү турында бәхәсләр әледән-әле чыгып тора. Бу юлы бәхәс Саратов шәһәрендә мәктәпкә барганда югалган һәм соңыннан үле гәүдәсе табылган Лиза Киселева белән бәйле вакыйгадан соң кабат җанланып алды.
9 октябрьдә тугыз яшьлек Лиза мәктәпкә чыгып китә, әмма мәктәпкә барып җитә алмый. Кызның юлы гаражлар аша үтә. Бер тәүлек эзләгәннән соң, аның үле гәүдәсен шул гаражларның берсеннән табып алалар да. Үтерүченең дә эзенә тиз төшәләр. Ул берничә тапкыр хөкем ителгән 35 яшьлек Михаил Туватин булып чыга.   Бөтен ил халкын тет­рәткән әлеге вакыйгага Дәүләт Думасы депутатлары да үзләренең фикерен җиткерде. Евгений Примаков балаларны көчләүчеләр, террорчылар, зур суммада ришвәт алучылар өчен илдә үлем җәзасын кайтартырга кирәк, дип белдерде. Ольга Алимова да аның фикерен хуплый. «Гадел Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов баланы үтерү терроризм белән бәрабәр дигән фикердә тора. Шуңа да үлем җәзасын булдыру гадел һәм үзен аклый торган хөкем, ди ул. КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов та хатын-кызлар һәм балаларның гомеренә кул салучылар бу җәза төренә лаек, ди.   Узган елны Россия тикшерүчеләре балигъ булмаганнарга карата кылынган 20642 җинаять эше ачкан.   Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат булган Марат Бариев «Татар-информ»га, Россиядә җинаять­челәр өчен үлем җәзасын кире кайтарырга кирәк, дип белдергән. Аныңча, кеше үтергән өчен үлем җәзасын кире кайтару мәсьәләсе каралырга тиеш. Мин рецидивистлар өчен ярлыкау булмаска тиеш дип саныйм, дигән ул.   Илдә ел саен төрле яшьтәге 17 мең бала көчләү корбаны була.   Шул ук вакытта ЛДПР партиясен җитәкләүче Владимир Жириновский, дөнья тәҗрибәсе үлем җәзасының нәтиҗәле булмавын күрсәтә, дигән фикердә тора.   – Террорчыларны бу җәза белән куркытып булмый, алар үлемгә үзләре теләп бара, ә төрмәдән, киресенчә, куркалар. Аның белән куркытып булмый. Моннан тыш, хаталардан да хали түгелбез. Маньяк Чикатилоның бер җинаяте өчен башка кешене җәзалаулары турындагы вакыйганы яхшы беләбез. Бу бердәнбер очрак түгел, – ди ул. Кичә Ветераннар партиясе рәисе Илдар Резяпов исә балаларны көчләгән һәм үтергән өчен үлем җәзасын куллану инициативасы белән чыкты һәм аны яклауны сорап, Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белән Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать итте.   2015 елда – 1,7 мең, 2016 елда 2,2 мең балигъ булмаган бала үтерелгән.   Азат Гайнетдинов, «Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры: – Кеше үтереп тикшерү изоляторына яки төрмәгә эләккән җинаятьчеләрнең үз-үзләренә кул салулары турында белеп торабыз. Аннары тоткыннарның үз канун, кагыйдәләре бар. Алар балаларны көчләгән камерадашларына үз хөкем карарларын чыгара. Көчләргә, хәтта үтерергә дә мөмкиннәр. Мондый җинаять кылучыларны гомерлеккә хөкем итеп, аларны нишләп ашатып ятарга. Аларга карата үлем җәзасы кертү яклы мин. Педофилларга химик кастрация алымын кулланырга кирәк, диләр. Миңа калса, проблема – аларның башларында. Баш миләрен «төзәтергә» кирәк.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 16.10.2019

Марсель Әхмәдуллин юбилеена акча җыя: 50, 100, 200 сум. Сәбәбе мондый...

$
0
0
17.10.2019 Шоу-бизнес
"Болгар радио"сында "Чәк-чәк шоу" тапшыруын алып баручы Марсель Әхмәдуллин туган көнен билгеләп үтә. 35 яшь тула үзенә. Егет юбилеен гадәти итеп үткәрергә булмаган, "Матбугат.ру" ачыклаганча, туган көненә җыелган акчаларны ул Лаешның ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләренә тапшырырга тели.

"Гомер уза - гәүдә туза дигәндәй, бөтенләй тузып беткәнче, бер яхшылык эшләп алыйк әле бергәләп. Туган көнемне быел Лаешның ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләренә багышларга булдым. Күңелле бәйрәм һәм бүләкләр белән. Шуңа күрә сездән котлауларны быел шушы балаларны да шатландырырлык итеп, 50, 100, 200 сум күләмендә кабул итәргә әзермен. Бу яхшы эштә сезнең дә өлешегез булачак. Аллаһ Тәгалә кабул итсен", дип уртаклаша Марсель.

Карта номеры 4276 6200 3071 7627. 


---

--- | 17.10.2019

Филармониядә "Хәзинә"концерты була

$
0
0
17.10.2019 Мәдәният
21 октябрь көнне Татар дәүләт филармониясендә Татарстан республикасының фольклор музыкасы дәүлүәт ансамбленең "Хәзинә" исемле концерты узачак. Ул сәг 11:00дә башлана.

"Музыкаль дүшәмбе" 21нче санлы Абонемент сериясе кысаларында үтүче әлеге көндезге концертта: татар халык җырлары, биюләр, инструменталь әсәрләр яңгыраячак.   

Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать җитәкчесе - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, профессор Айдар Фәйзрахманов.


---

--- | 17.10.2019

"Татар Җыры"на - 20! Казанда масштаблы шоуның режиссеры Лина Арифуллина булачак

$
0
0
17.10.2019 Мәдәният
1 декабрьда “Пирамида” концертлар залында 20 еллык юбилеен билгеләп узачак “Татар Җыры” фестиваленә билетлар инде сатыла да башлады. Республика тормышының дәрәҗәле вакыйгасына әверелгән музыкаль чарага быел кызыксыну тагы да артты. Әмма оештыручалар булачак шоуның бөтен нечкәлекләрен әлегә сер итеп тота.

Шулай да кайбер детальләр инде мәгълүм. Әйтик, масштаблы шоуның режиссеры кем булачагы ачыкланды. Әлеге вазыйфаны бу юлы Рәсәйнең танылган режиссеры һәм продюсеры Лина Арифуллина башкарачак. Күпләр аны 2000 еллар башында гөрләп узган “Фабрика звезд” телевизион тапшыруы аша белә. Бүген дә Лина Арифуллина илебезнең иң популяр йолдызлары белән хезмәттәшлек итә. Үз командаңа шундый профессионалны чакыру алу – зур бәхет! Фестивальне куюда аның яңа карашы, әлбәттә, үз нәтиҗәсен бирми калмас.

  Тагын бер яңалык! “Татар Җыры” сәхнәсендә моңа кадәр елның иң популяр җырлары яңгыраган булса, юбилей концертында 20 елның иң шәп хитлары бүләкләнәчәк. Нинди җырлар турында сүз барганлыгы бәйрәм кичендә генә билгеле булачак. Шунысы тәгаен ачык: бу - тамашачы яхшы белгән һәм халык тарафыннан яратып кабул ителгән җырлар!   Грандиоз тамашага әзерлек инде күптән башланган. “Без тугры тамашачыларыбызны чын-чынлап шаккаттырырга телибез! Шуңа да сюрпризлар керешли үк башланачак!” дип вәгъдә итә оештыручылар.   “Татар җыры” туган көне – беренче чиратта татар җырларына мөкиббән киткән тамашачы бәйрәме. Тантананың төп герое да – татар җырын яратучылар.   "Татар Җыры"на - 20!   20 ел бергә!   21 декабрь "Пирамида" концертлар залында бары тик СЕЗ һәм бары сез ЯРАТКАН ҖЫРЛАР!
---

--- | 17.10.2019

Ана теле: Җөмлә кисәкләреннән эндәш һәм кереш сүзләр. Дөрес кулланабызмы? Интернетчыбыз соравына җавап

$
0
0
17.10.2019 Ана теле
Җөмлә кисәкләреннән аныклагычлар турындагы язмабызны укыганда интернетчыбыз Гөлчәчәктә мондый сорау туган:
"УЛ ДА БУЛСА" ДИГӘН СҮЗ НИ АҢЛАТА? БОЛАЙ ДИП ӘЙТҮ ДӨРЕСМЕ: БҮГЕНГЕ КУНАГЫБЫЗ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРАБЫЗ, УЛ ДА БУЛСА, ФӘЛӘН ФӘЛӘНЕВ! ӘЛЛӘ КЕМ ТҮГЕЛ, ФӘЛӘН ФӘЛӘНЕВ КЕНӘ КИЛГӘН ДИЮ БУЛМЫЙМЫ?”   Тезис белән тирәнтен кызыксынуы өчен аңарга рәхмәт әйтеп, бу язмабыз тулы җавап булыр дип ышанып калабыз.   Җөмлә эчендә мәгънә ягыннан хәбәрлекне яки аңа мөнәсәбәтне белдергән төп кисәкләрдән (ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч һ.б.) тыш җөмләнең башка кисәкләренә грамматик чаралар белән  бәйләнмәгән кисәкләр дә бар. Болар – эндәш һәм кереш сүзләр. Менә шушы формаль грамматик бәйләнеш билгеләре булмаганга күрә кайбер синтаксистлар аларны тулы хокуклы җөмлә кисәкләре дип танымаган да. Бүгенге синтаксис та аларны башка кисәкләрдән аерып, модаль кисәкләр дип атый. Башлыча алар сөйләм яңалыгына карата мөнәсәбәтне белдерү өчен хезмәт итсә дә, турыдан-туры хәбәрлекне ачыклауга, мәгънә һәм хис төсмере өстәүгә хезмәт иткәннәре дә аз түгел. Ә нигә аларны башка кисәкләргә бәйли торган чаралардан мәхрүм дияргә, гәрчә, чыннан да, кушымчалар яисә бәйлек, теркәгечләр белән бәйләнмәсә дә алар бит пара-,экстралингвистик чаралар (интонация, пауза, тавыш төсмерләре) ярдәмендә бәйләнә! Без бит җөмлә төзү чараларын барлаганда өн-интонация чараларын да грамматикада танылуын, алай  гынамы, җөмләлек билгеләреннән төп билге дип танылуын белдергән идек. Менә Дәрдмәнднең бу шигыре җөмләсендәге эндәш сүзләрне җөмләнең аерылгысыз кисәге димичә нәрсә дияр идегез...           Тәгәрәп-аунап // Буй үскән //Туган илем, исән бул!         Чәч кузгатып// Җай искән// Таңгы җилем, исән бул!          Йөгереп-йөгереп // Туктаган // Яулык болгап сыктаган//Нәзкәй билем, исән бул!   Эндәш сүз, башлыча, сөйләм яңалыгын белдергән затка яисә шул яңалыкны булдырган шәхескә карый, шуңа күрә ул гадәттәге исем сүз төркеменнән гыйбарәт, анда да әле ялгызлык исеме (кешенеке, кош-корт, мал-туарныкы һ.б., аларга мөрәҗәгать итү сүзләре: иптәш, дускай, малкай, кошчыгым һ.б.).   Эндәш сүзләр, кагыйдә буларак, җөмләнең гомуми интонациясеннән аерылыбрак әйтелә. Җөмләнең башындагы эндәш сүз озынрак пауза белән, азагында килгәндә кыскарак пауза белән башка сүзләрдән аерыла. Ә җөмлә уртасында килсә, ике яктан да пауза белән аерылып, ягъни җөмләне урталай бүлеп, үзенә интонацион бөтен хасил итә (Зәкиев, 88 б .).   Эндәш сүз, сөйләм яңалыгының мәгънәсен ачыграк, төгәлрәк күзалларга хезмәт итү белән бергә, өстәмә хис төсмерләрен дә чагылдыра. Шуңа күрә аның янында хис белдерү чаралары – ымлык, теркәгечләр, мөнәсәбәтле берәмлекләр дә ияреп килүчән, ә әйтмә сөйләмдә алар – өн-интонация чаралары: Әй кояш, арттыр нурыңны, җир йөзен тизрәк эрет.   Шуңа күрә эндәш кисәкне бер генә сүз рәвешендә күзаллау дөрес үк түгел, ул бөтен бер сүзтезмә, гыйбарә рәвешендә килә ала, өстәвенә әле тиңдәш кисәк булып җыелган эндәш гыйбарә-тезмәләр дә очрый: Гыйлымша агай, Хәтмулла, Нуретдин, йәгез, йә, килегез алгарак.   Кереш сүз җөмлә эчендә, сөйләм яңалыгын белдергән хәбәргә карата да, аңа төрле мәгънә төсмере белдерә торган башка кисәкләргә карата да сөйләүченең мөнәсәбәтен белдерү өчен сайлап алына. Аларның мөстәкыйльлеге эндәш сүзләрнеке кебек үк түгел, үзе караган сүздән ул бик кыска гына пауза белән аерыла: Хәмит, күрәсең, сезгә дә кереп чыгарга ниятли.   Бу берәмлек гадәттә кереш сүз дип йөртелсә дә ул бер сүз дә, сүзтезмә дә, хәтта тоташ бер тезмә-гыйбарә дә була ала: “Аның бу кыланышы, дөресен әйтергә кирәк, миңа ошамады”. Иң мөһиме, сөйләмдә кереш сүз куллану – ул, кайберәүләр уйлаганча, сөйләмне җанландыру, бүтәннәрнекеннән аерып тору өчен генә түгел, ягъни үзмаксат түгел (тормышта бит әле ике сүзнең берендә миңа калса дип яисә кем әйтмешли дип тәкърарлаучылар да очрап тора) кереш сүз – ул мәгънә төгәллегенә, хис төсмерләренә өстәмә бирү чарасы. Нинди мәгънә төсмерләре бирелә соң?    – әйтелгән яисә әйтеләсе фикергә карата диккатьне төбәү, гомумиләштерү, йомгаклау төсмере бирә торган өстәмәләр: озын сүзнең кыскасы, түгәрәкләп әйткәндә, кыскасы, менә шул, шунысын да искәртик (өстик..., кисәтик...).    Интернетчыбыз соравындагы мисал да шушы төркемгә карый: Ул да булса. Радио,-теле тапшыруга чакырылган шәхесне тәкъдим итү аны атар алдыннан гадәттә “ул...”, “менә...” берәмлекләре белән башлана. Әгәр инде исемен белдерер алдыннан аның кемлеген тасвирлаган мәгълүмәт (вазыйфаи, мактаулы, белем дәрәҗәсен, конкурста җиңүләрен белдергән сыйфатлар) саналган булса, монда шул мәгълүмәтне гомумиләштергән тын алу, паузаны белдергән кереш сорала.Бу очракта шул чара нәкъ менә “ул да булса”мы? Белмим тагы...; болай ул үз максатына ярашлы шикелле, гәрчә оператив әйтмә әңгәмәдә мәгънә төсмеренә бик үк туры килеп бетмәгән берәмлек булуы да ихтимал. Һәрхәлдә телебездә мондый максатны күздә тоткан кереш берәмлекләр аз түгел.      – сөйләм яңалыгын сөйләүченең дөрес белдерүенә шикләнмәскә өндәү өчен: чынлап та, әлбәттә, шөбһәсез, билгеле, билгеле инде, билгеле ич, бәхәссез, дөрес, шиксез, һичшиксез һ.б.;    – сөйләүче фикерен шикләнебрәк, чама беләнрәк белдерә: ахрысы, никтер, ни өчендер, бәлки, ихтимал, күрәсең, шәт (шаять) һ.б.;    – татарда үтенүне белдерә торган кереш сүз дә бар: зинһар;    – фикернең чыганагын, нәрсәгә нигезләнеп әйтелүен белдерә торган, ишарә ясый торган кереш сүзләр: минемчә, синеңчә, аныңча, безнеңчә, минем уемча, миңа калса һ.б.;     – фикернең инде мәгълүм икәнлеген, сөйләүче тарафыннан аның кабатлау гына икәнлеген ишарәләүче, кисәтүче кереш сүзләр: табигый, гадәттәгечә, кабул ителгәнчә, гадәт буенча, билгеле булганча, кагыйдә буларак, халык әйткәнчә һ.б.;    – фикергә карата сөйләүченең шәхси мөнәсәбәтен белдерә торган кереш сүзләр: мисал өчен, мәсәлән, ниһаять, өстәвенә, өлешчә, иң мөһиме, гомумән, шуның белән бергә, киресенчә, моңа каршы буларак, беренчедән, икенчедән, әйтик, фараз итик, бер яктан, икенче яктан һ.б;    – фикергә карата тыңлаучының игътибарын җәлеп иттерү чарасы буларак кереш сүзләр: беләсең килсә, әйтсәм әйтим, кара әле, тыңла, гафу ит һ.б.; Әйтсәм әйтим, син белеп кал, чын атым Былтыр минем (Г.Тукай);    – фикерне ничек-ничек белдерүенә аны сөйләүченең үз мөнәсәбәтен белдергән кереш сүзләр: турысын әйткәндә, боргаланмый әйткәндә, иң яхшысы, дөресрәге, икенче төрле әйткәндә һ.б.;    – сөйләүченең сөйләм яңалыгына карата төрледән-төрле хис төсмерен чагылдыра торган кереш сүзләр: аллам сакласын, сөбханалла, әстәгфирулла, бәрәкалла, бәхетенә, бәхетенә каршы, кызганыч ки, кызганычка каршы, имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи, хәер һ.б.; Бу максатта ымлыклар актив файдаланыла: аһ, ай-һай, эх, их, их-ма, уф һ.б.   Сөйләмдә кереш сүзләрнең дә аерым стильләргә ярашып, калыплану, стандартлану куркынычы бар. Матбугатта, мәсәлән, менә бу кереш сүзләр аеруча еш очрый: гомумән, билгеле, беренче чиратта, кызганычка каршы, аңлашылса кирәк, мәгълүм булганча, әйтергә кирәк, әйтик, билгеле, дөрес, һичшиксез, беренчедән, икенчедән, әлбәттә, уйлавыбызча һ.б.   Шул ук вакытта кереш сүзләр шәхси сөйләм үзенчәлеген белдерергә сәләтле чара да: миңа калса, кем әйтмешли керешләренең аерым затлар сөйләмендә калыплануын әйткән идек инде, шәхсән үзем фәнни язмаларымда нигездә, асылда, әлбәттә инде, ягъни керешләрен еш кулланам икән. Алайгынамы, менәтерәк, соңгы чиратта, хосусан кебек керешләрне аеруча еш кабатлый торган зыялыларыбыз сөйләменә игътибар иткәлим.   Язучы Фаил Шәфигуллинның сөйләмен анализлаган галимә Ф.Газизова аның кереш сүз куллану нәтиҗәсендә сөйләменең ничек тәэсирле булуын менә болай бәян итә: Бакчы, җил нишли. Бакчы, бодай кыры ничек айкала. Бакчы, инде үр өстеннән бодайга таба төшеп килүче пәри туеның котырынуын!..  Рәттән өч җөмлә башында гади сөйләү элементы булган бакчы кереш сүзен кабатлап, автор сөйләмне җанландыра, тойгылылыкны арттыра, ди. (Күрс.хезм., 89 б.).   Ә бит кереш сүзне сәнгати файдалану Г.Тукайдан ук килә. Аның бу юнәлештәге иҗади осталыгын беренчеләрдән булып галим Латыйф Җәләй ачкан: Поэтик синтаксиста модаль сүзләр, яки синтаксик термин белән әйткәндә, кереш сүзләр, шагыйрьнең әйләнә-тирәгә, үзенең героена эмоциональ, эстетик мөнәсәбәтен белдерүгә хезмәт итәргә мөмкиннәр. Мәсәлән, Г.Тукай “Ул зыялыдыр, беләмсез, мәгърифәт, хикмәт сата” дигән фразада “беләмсез”не (аерым сүз) өстәгән. Бу сүз, һичшиксез, гади бер кереш кенә түгел, бәлки сатирик чара булып тора. Тукай, “беләмсез” дип теге “зыялы”дан көлә. “Ул аяклар, мин сиңа әйтим, траттата да траттата (“Танец”) фразасындагы “мин сиңа әйтим” дә шундый ук планда китерелгән. (Г.Тукай поэзиясенең кайбер синтаксик үзенчәлекләре. Совет әдәбияты, 1954, №5, 105–107 б.).   Телне нечкә тойган атаклы язучыларыбыздан Зәки Зәйнуллинның бу берәмлеккә карата бер искәрмәсе куен дәфтәремдә теркәп куелган. “– Мине дөрес аңлавыгызны үтенәм, иптәш Зәйнуллин,–дип сүз башлады Малютин һәм мин сагаерга мәҗбүр булдым. Чөнки мондый сүзләрне ишеттемме, сизәм: алдарга исәп коралар”.(“Полковникны озату”, повесть, 101–196 б.).       Кереш сүз иҗтимагый-сәяси-публицистик сөйләм төрендә дә актив кулланыла. Матбугаттан мисаллар: Сүз дә юк, бүген хуҗалыкка яңа тораклар кирәк (С.Т., 1987, 9 окт.); Һәркемгә мәгълүм, Чаллы шәһәре – илебезнең кайнар бер ноктасы (Шунда ук); Юк андый практика бу торакта. Гомумән, ул яшьләрнең туган йортына әверелмәгән. (Шунда ук).   В.Хангилдин хезмәтендә “Җөмләдә грамматик яктан бәйләнешсез сүзләр” дигән параграф бар. Анда сүз, башлыча, эндәш сүз, кереш сүз турында бара. Авторның “бәйләнешсез сүзләр” дигәне – ялгыш тезис – җөмлә булгач, җөмлә эчендәге берәмлекләр булгач, ә җөмлә үзе мәгълүм бер сөйләм төре берәмлеге булгач, андагы берәмлекләр бәйләнешсез була аламыни?!   Галим, ялган эндәш яки эндәшсыман сүзләр бар, ди. Алар тышкы яктан гына эндәш сүзгә охшый, ә мәгънә ягыннан исә ул монда җөмләнең эчтәлегенә билгеле бер тойгы төсмере генә бирә... Андый сүзләр үзләренең функцияләре һәм интонацияләре  белән дә чын эндәш сүзгә туры килеп җитмиләр (Ахмак, җүләр) (Хангилдин, 498 б.) Бу гадәттәге варваризмнар һ.б. Тик аларның бәйләү чарасы буларак үзенчәлекләре бар бит. Автор моны таный да тик асылын ачып кына бирә алмый. Хәер, андый максатны ул үз алдына куймый да – ул бит грамматик.   Кереш сүзгә карата да шундыерак фикер агышы: “Бу текстта әйтерсең лә, мәсәлән, хәер, асылында, хосусан, табигый дигән аерым сүзләр һәм боргаламый әйткәндә дигән сүз тезмәсе кереш сүз булалар. Аларның һәрберсе җөмләнең эчтәлегенә мәгълүм бер төшенчә өстиләр һәм сөйләүченең төрле карашларын сиземләндерәләр. Алар сөйләүченең үз фикеренә карата булган төрле мөнәсәбәтен аңлаталар: “хәер” сүзендә аның үз фикереннән чигенүе, “табигый” сүзендә үз фикерен нигезләү һ.б. төрле мөнәсәбәтләр аңлашыла. Галим бу берәмлекләрнең функциянәл төрлелегенә игътибар иткән: раслау, расламау, икеләнү, өметләнү, өметсезләнү; йомгаклау, өстәмәләү, нәтиҗә ясау, бүлгәләү һ.б. Аларның  төрлечә тәэсир итү ихтималын да галим дөрес кисәтә: “... сөйләшү телендәге һәм персонаж телендәге җөмләләр составында сөйләмнең төзелешенә, ягъни ягымлылыгына комачаулый торган сүзләр һәм тезелмәләр дә катнашырга мөмкин. Мәсәлән, кайбер кеше үзенең телендә бөтенләй кирәксезгә значит, әйеме, ээ кебек сүзләр катнаштырырга гадәтләнгән була (502 б.).   Үзебез дә өстик: мондый варваризмнар гадәттә урысчадан калькалар:  Соңгы вакытта  чиновниклар, укытучылар, җурналистлар сөйләмендә “беләсезме” калька кереш киң таралып бара – бернинди мәгънә белдерми торган варваризм. Ә бит татарның  “беләсеңме!” дигән чын кереше бар. Әңгәмәдәш үтә мөһим, моңарчы ишетелмәгән  яңалык әйтергә җыенганда тавышын үзгәртеп, үзгә бер интонация белән, берәр пара-экстралингвистик чара да (ым, ишарә һ.б.) өстәп, “беләсеңме!?” дип кисәтә. Минем андый керешне сәнгатьле сөйләм белгече, күренекле галим Әхәт Нигъмәтуллин, фольклорчы, музыка белгече Илгиз Кадыйров сөйләмендә ишеткәнем булды. Хәер, саф татарча керешләр арасында “үзебезнең” варываризмнар  да аз түгел. Менә күренекле генә җитәкчеләребез сөйләменнән күчереп алынган варваризм керешләр: күзлектән чыгып караганда;  Әйтер идем;  Аннан болай;  Миңа калса; Миңа калганда; Инде килеп; Сиземләдегез булыр: бу берәмлекләрнең кем сөйләменнән алынганын чамаладыгыз – димәк ки, сөйләмдә шәхси керешләр булу ихтималын  да танырга кирәк. Хәер, бу инде үзенә аерым тезис,бу хакта безнең күзәтүләр дә булгалады.     Сөйләменә иҗади караган кеше кереш сүзнең җөмләдәге урынына да игътибарлы булыр. Мәктәп балага, гадәттә, кереш сүзне җөмлә башында куярга күнектерә, менә шулай күнеккәнгә күрә дә ул, кагыйдә буларак, кереш сүзне өтер белән (интонация белән) аермаска да күнегә. Ә бит мәгънә төсмеренә, нинди интонация белән әйтелүенә карап, аның җөмләнең теләсә кайсы урынында,– уртада да, азакта да,– куелуы ихтимал. Чү, тукта моңа үзенә аерым әңгәмә сорала бугай.                                         Илдар Низамов,                           филология фәннәре докторы.

 


Илдар НИЗАМОВ

--- | 17.10.2019

“Мине эзләүләрен беләм”: югалган кыз элемтәгә чыккан

$
0
0
17.10.2019 Хәвеф-хәтәр
Башкортстанда 17 яшьлек ике үсмер югалган һәм аларның берсе Зарема Мусина булуы турында хәбәр таралды. Баксаң, кыз үзен эзләүләре турында белә икән. Ул бәйләнешкә чыгып, минем барысы да яхшы, дигән.
“КП-Уфа” корреспонденты Зарема белән сөйләшүгә ирешкән. Кыз сорауларга кырыс кына җавап биргән һәм аны полиция эзләве турында белүен әйткән. “Полиция эзли икән, шуннан нәрсә булган? Барысы да нормада бит”, – дип җавап биргән ул хәбәрчегә.    Матбугат басмасы язуынча, Зарема – ятим. Ул укыган Башкорт агросәнәгать колледжы педагоглары әйтүенчә, кыз аралашучан түгел һәм ул башлыча балалар йортында яшәгәндә дуслашкан иптәшләре белән аралаша. Шуңа Зарема нәкъ алар янына киткәндер дигән фараз бар.    Ә әлегә аны эзләү эшләре дәвам итә. Зареманың кайда икәнлеген күрүче-белүчеләр булса, 8 (987) 092-67-55 яки 02 номерына шалтырату сорала. Автор : Сафина Язгөл Чыганак: ufa.kp.ru Фото: БР буенча ЭЭМ, ufa.kp.ru
---

--- | 17.10.2019

Авылда яшәүче хатын-кызлар өчен яңалык бар

$
0
0
17.10.2019 Авыл
Авылда яшәүче хатын-кызларның эш көнен кыскарту турында закон проектын Дәүләт Думасы икенче укылышта кабул итте. Хезмәт кодексына үзгәрешләрне Дәүләт Думасы депутаты Вячеслав Володин җитәкләгән төркем тәкъдим итте.
Әлеге закон буенча авылда яшәүче хатын-кызлар өчен эш атнасы 40 сәг түгел, 36 сәгатьтән артмаска тиеш. Моннан тыш, эш көне берничә өлешкә бүленгән очракта, авыл хатын-кызларына өстәмә түләнергә тиеш була, дип яза Татар-информ.   "Бүгенге көндә авылда яшәүче хатын-кызларның кыскартылган эш көненә хокукы федераль законда теркәлмәгән иде. Бу законны кабул иткәч, авылда яшәүче хатын-кызлар кыскартылган эш көне эшләгән өчен хезмәт хакы кимүдән, авыр хезмәт шартлары өчен өстәмә түләүләрне биреп бетермәүдән якланачак", - дигән Володин  
---

--- | 17.10.2019

Ахырзаманнан качып, 9 ел базда яшәгәннәр

$
0
0
17.10.2019 Җәмгыять
Чит илләрнең берсендә урындагы полиция хезмәткәрләре бер өйнең базында яшәүче гаиләне тапкан. 58 яшьлек ир һәм аның 6 баласы 9 ел дәвамында кеше белән аралашмый яшәгән. Алар шул рәвешле ахырзаманнан качып калырга уйлаган.
Балаларга 16-25 яшь. 25 яшьлек егет баздан качып чыгып, урындагы барменга болай яшәүдән туюы турында сөйләгәч генә гаилә турында билгеле була.   Гаиләдәге кече яшьтәге балалар беркем белән дә аралашмаганлыктан, үзләрен Җир йөзендә бердәнбер кешеләр дип уйлаган.   Гаилә башлыгы, полиция хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итүдән баш тартканга, кулга алынган. Хуҗабикәнең кайда булуы билгесез, дип яза Кызыл таң.
---

--- | 17.10.2019

Әни үзен гаепле сизде микән?

$
0
0
17.10.2019 Язмыш
Әни хатынымны беренче күрүдә үк яратмады. Имеш, аңа килен авылдан кирәк булган, ә мин шәһәр кызына өйләнергә җыенам. Туйның икенче көнендә үк иртән тавыш чыгарды ул. Бөтен дәгъвасы минем кәләшемә иде. Нигә ул иртән торып килен коймагы пешермәгән? Каян белсен шәһәрдә үскән минем Рүзиләм безнең авылда мондый йола бар икәнен.
Авылда икебезгә дә эш булса да, әнинең авыр холкын белгәнгә күрә, шәһәргә китеп урнаштык. Рүзиләнең әбисе безгә бер бүлмәле фатирын биреп, үзе кызы — хатынымның әнисе янына яшәргә күчте. Үз көчебез белән ремонт эшләп, матур гына яшәп киттек. Бер елдан кызыбыз туды. Аның бе­лән авылга кайткач, әнинең беренче сүзе: «Кемгә охшаган?» — булды. Чөнки кызчыгыбыз курчак кебек зәп-зәңгәр күзле, сап-сары чәчле иде. Ә мин коңгырт күзле, кара чәчле ир. Әнинең берничә тапкыр шулай шөбһәләнеп соравыннан үземдә дә шик туа башлады. Беләм бит инде югыйсә Рүзиләнең әтисенең сары чәчле, зәңгәр күзле ир икәнен. Рүзиләгә тик торганнан бәйләнә башладым. Баланың әтисе кем янәсе. Андый вакытта хатын елый башлый. Нәрсәдер әйтмәкче була. Ә мин тыңлап та тормыйм, өйдән чыгам да китәм. Дус­ларым белән очрашып кә­еф­ләнеп алам да, төн уртасында гына кайтып авам.   Хатыным авылга сирәк кайта башлады. Чөнки әни кайткан саен кәефен боза торган сүзләр әйтә. Әле тегесе ошамый аңа, әле монысы. Югыйсә Рүзилә һәр кайткан саен йә күлмәк, йә яулык алып кайта әнигә. Кыйммәтле тәм-томнар белән бөтен аш өстәлен тутыра хатыным. Ул вакытта әле әни­гә 60 яшь тә тулмаган. Әмма ул нигәдер идәнен дә юмыйча, аш та пешермичә безне көтеп утырырга гадәтләнеп китте.   Рүзилә декрет ялыннан соң эшкә чыккач, шимбә көнне дә буш булмаганлыктан, авылга берничә ай кайта алмады. Әнинең бердәнбер баласы булганга берүзем кайтып йөри башладым. Әни мине күрүгә Рүзиләне яманларга гадәтләнеп китте. Имеш, хатыным матур түгел. Без бер-беребезгә тиң түгел. Әнә, минем беренче мәхәбәтем Сәлимә иреннән аерылып кайткан. Бүген сүз катсам иртәгә үк безгә килен булып килергә риза. Шул кичне үк әни Сәлимәне кунакка дәште...   Нигә яратмады әни минем хатыным белән кызымны? Рүзилә шәһәрдә үссә дә, бер авыл эшеннән дә чирканмады. Чибәр иде ул. Юкка гына бер күрүдә гашыйк булмадым бит инде мин аңа. Авылга еш кайтып, Сәлимә белән очрашып йөрүләремне Рүзилә белде. Дөресрәге, әни аңа үзе ачына-ачына сөйләгән. Имеш, улы ниһаять ул теләгән хатынга өйләнәчәк. Рүзилә миңа ялынмады, ялвармады. әйберләремне җыйганда да бер кәлимә сүз әйтмәде. Ярата иде ул мине. җаным белән сизә идем.   Сәлимә белән законлы язылышып яши башладык. Яшәү дип әйтергә яраса. Өйнең бер ягы шкаф белән генә бүленгән. Кич белән хатыным белән караватка ятуга әни йә телевизор карый башлый, йә газета укый. Шул газетаның кыштырдавы шулкадәр нервыга тия. Бернәрсә әйтә алмыйбыз. Чөнки әни: «Сез минем тизрәк үлгәнемне көтәсез инде», — дип елый башлый. Телевизор караса, тавышын бик көчле итеп куя. Чөнки ишетмим ди. Ә безнең шыпырт кына бер-беребезгә дәшкәнне ишетә тагын үзе.   Бу 80 нче еллар ахыры иде. Телевизордан Гол­ливуд кинолары карыйбыз. Андагы матур киенгән, гел елмаеп торучы хатыннар Сәлимәнең ачуын китерә.   — Минем дә алар кебек яшисем килә, — дип игәүли.   Әнинең бәлешләрен ашап, ул калынаеп китте. Чәчләрен дә кыска итеп кистерде. Чәчләре бөд­рәләнеп иңенә төшеп торган, нечкә билле Рүзиләм түгел инде. Өч ел бергә торсак та Сәлимә бала алып кайтырга ашыкмады. Ул моны йорт төзеп, башка чыгу кирәклеге белән аңлатты. Үзе авыл советына секретарь булып эшкә урнашты. Бер елдан, чыннан да, хатынымның тырышлыгы бе­лән яңа йортка күчендек.   Иртән эшкә барыр алдыннан һәр көнне әнинең хәлен белеп чыгам. Беркөнне шулай керсәм, әни диван янында идәндә ята. Йөзе ап-ак булган. Үзе сулаган кебек. Тиз генә авыл фельдшерын алып килдем. Ул аңсыз әнине район үзәгенә алып барырга кирәклеген әйтте. Машинаны кабыздым да, әнине шунда салып, чы­гып чаптым. Аны сырхауханәдә калдырып, авылга кире кайтканда яңа йорт­ка күчкәнемә үкенеп бетә алмадым. Бергә торсак мондый хәл булмас иде дип уйладым. Сәлимәнең эшенә кереп, әнинең хәле бик авыр икәнен әйттем. Ул бер дә исе китмичә генә:   — Әллә нәрсә булмагандыр әле, — диде.   Тормышта шундый миз­гелләр була. Әйтерсең лә, күзләребезне элпә каплап тора да, пычрак тәрәзә аркылы берни күрмәгән кебек булабыз. Минем Сәлимәгә күптән тө­бәлеп караганым булмаган икән. Һәм мин алдымда басып торучы хатында бөтенләй ят кешене күрдем.   — Пәри күрдеңме әллә? — дип сорады ул миннән текәлеп карап торуымны ошатмыйча. Хәтта көлеп җибәрде.   Ә бит кайчандыр безне әни кавыштырган иде. Аның кан басымы бик нык төшкән булып чыкты. Анализларын тикшерә торгач, яман шеш авыруы таптылар әнидә. Аны карау минем өскә калды. Әни соңгы көннәрен яшә­гәндә минем кызымны бик күрәсе килгәнлеген әйтте. Ләкин мин Рүзилә алдында бик гаепле идем шул. Әни үзен гаепле сизде микән? Сорамадым.   Айрат ВӘЛИЕВ. Бөгелмә районы. 
---

--- | 17.10.2019

Ачлыктан интегеп үлгән баланың әнисе сабыйның үләчәген аңлап эш иткән (ВИДЕО)

$
0
0
18.10.2019 Фаҗига
3 яшьлек кызын үлем кочагына калдырган Кировта яшәүче Мария Плёнкинаны экспертиза акылга зәгыйфь түгел, ә сәламәт дигән карар чыгарган. Баланың мәетен Щорс урамында 20 февраль көнне оныгын туган көне белән котларга килгән әбисе табып ала. Баланың ачлыктан, суга тилмерүдән һәм туңудан үлгәнлеге ачыклана.
21 яшьлек ана баласын ризыксыз һәм сусыз калдырып, торбадагы җылылыкны сүндереп һәм ишеген бикләп, бер атнага өеннән чыгап киткән.   Баласын үлергә дип калдырып чыккан ана кызы туган көнен бәйрәм итеп күңел ачкан, ә сабый әкерен генә интегеп үлгән. Экспертлар ачыклавынча, бала хәтта кер юу порошогына кадәр ашарга тырышып караган.   Социаль челтәрләрдә Мария кызын "фәрештә" һәм "тормышының яктысы" дип атый, тик танышлары аның баласын берничә тапкыр балалар йортына бирергә ниятләве турында әйткән.   Әни кеше психик яктан сәламәт дип табылган. Ул салкын бүлмәдә ач килеш балага исән калу мөмкинлеге юк икәненә төгәл ышанып, бу адымын планлаштырган дип саныйлар.   Хәзер Мариягә 8 елдан 20 елга кадәр төрмә яный.  


---

--- | 17.10.2019

Баянчы Рәзил Камалов әтисен искә ала: "Аның сүзеннән чыкмыйча эшләделәр" (ФОТО)

$
0
0
18.10.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллинаның ире, баянчы Рәзил Камалов яңа фотосы белән уртаклашып, бу сурәттә үзен мәрхүм әтисенә охшатуын әйтә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, күп еллар агроном булып эшләгән Илдар абыйның бу якты дөньядан китүенә инде 9 ел булган.

"Бу фотода әтигә ошатам уземне, - ди баянчы. -  Кечкенә чакта кайчак мине УАЗ машинасына утыртып, үзе белән алып чыга иде. Эшчеләрнең хәлен белеп, бер басудан икенче басуга йөрдек. Мине дә алдына утыртып машина йөртергә биргәләде. Шундый рәхәт дулкынлану: ул вакытта башымда, барсын да дөрес эшләсәм ярый иде, дигән уй. Ә әти мине күтәреп сөеп ала иде. Бик хәлле, здоровый кеше иде (десантник). Эшчеләр аның сүзеннән чыкмыйча тырышып эшләделәр. Хөрмәт итәләр иде, аннары бераз шүрләгәннәрдер дә. Кешесенә карап кызурак булды кайчакта... Авылда тормыш шулайрак бара инде, үзегез беләсез. Амбарга кайткач зур бодай өемен күреп шакката идем: ул игенчеләрнең нәтиҗәсе, күпме тир түгеп табылган бит. Рәхмәт аларга! Әтине сагындырып куя. Без дә үз балаларыбызга шулай үрнәк булырга язсын!" - дип уртаклаша Рәзил Камалов.


---

--- | 18.10.2019

Кеше фәрештәләрнең булуына ышанырга тиеш

$
0
0
18.10.2019 Дин
Аллаһы Тәгаләгә иман китергән кеше фәрештәләрнең булуына ышанырга тиеш. Бу – иман шартларының берсе. Фәрештәләр нурдан яралтылган һәм алар Аллаһ кушкан нәрсәләрне эшләп, бер гөнаһ та кылмыйча, даими гыйбадәттә булып гомер кичерә. Күкләр фәрештәләр белән тулган һәм аларның төгәл саны Аллаһы Тәгаләдән башка беркемгә дә мәгълүм түгел.
Кешеләрне Аллаһы Тәгалә сынау өчен яралткан: акыл нигъмәте белән бүләкләп, Аллаһы Раббыбыз аларга яхшылык белән начарлыкны аерып, рөхсәт ителгән һәм тыелган нәрсәләр арасында сайларга мөмкинлек биргән. Фәрештәләргә андый мөмкинлек бирелми – алар тулысынча гыйбадәттә.
Фәрештәләр турында төп мәгълүмат: Фәрештәләр кешегә хәтле яралтылган. Адәм балчыктан яралтылган булса, фәрештәләр нурдан яралтылган. Фәрештәләр сынау өчен түгел, фәкать буйсыну өчен яралтылган. Фәрештәләрнең сынау урыны күктә һәм кайбер вакытларда, Аллаһ әмере буенча алар җиргә төшә. Фәрештәләр тышкы кыяфәтләре буенча төрле. Фәрештәләрнең канатлары бар: икешәр, өчәр, дүртәр һәм күбрәк. Фәрештәләр ирләргә һәм хатыннарга бүленми, алар җенессез затлар. Кайвакытта, Аллаһ әмере буенча, фәрештәләр кеше кыяфәтенә керә ала.   Фәрештәләр кеше мохтаҗ нәрсәләргә мохтаҗ түгел. Аларда бездәге шикелле аша-эчү, ару, ял итү, йоклау һәм башка шундый эшләр юк. Чагыштыру өчен: фәрештәләрдә рух бар, әмма нәфес һәм бәдәни теләкләр юк. Хайваннар, киресенчә, нәфескә ия, әмма рухи теләкләре юк. Кеше исә урта бер халәттә тора: анда нәфес тә, рух та бар. Ихлас гыйбадәт кылу нәтиҗәсендә кеше фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәрелергә мөмкин, хәтта алардан да өстен булу ихтималы бар. Имансызлык һәм гыйбадәт кылмау нәтиҗәсендә кеше хайваннар дәрәҗәсенә төшәргә мөмкин, кайчакта алардан да түбән төшүе ихтимал. Мисал өчен, үз баласыннан баш тарткан хатын-кыз.     Фәрештәләргә үлем хас. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аларны кешеләрне терелткән кебек терелтәчәк. Әмма фәрештәләр кылган гамәлләре өчен Аллаһ каршында җавап бирмәячәк.
---

--- | 18.10.2019

Зәмирә Рәҗәпова: "Хатын-кызлардан гайрәтем тәмам чикте...»

$
0
0
18.10.2019 Шоу-бизнес
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың әлеге көндә чит илдә булганлыгы билгеле. Бу хакта аның сторис һәм постларыннан белеп була.
Сәяхәт хакында иң еш бирелә торган сорау: "Сез кызыл фонарьлар урамында булдыгызмы?". Шәһәрнең популяр урамында бу илгә килгән һәр кеше булырга тырыша. Зәмирә дә булган.   Урамнан беренче тәэсирен ул болай аңлата. "Башта кызык иде, пыяла будкалар артында иң борынгы һөнәр ияләре булган ярым ялангач кызлар тора", дип язган ул.   Соңыннан аның гайрәте чигә һәм бу урам хакында фикере үзгәрә. "Тумыштан үк мин җирәнүчән идем, ә хәзер... Бер генә әйберне аңламыйм: бу хатын-кызларны нәрсә йөртә икән? Акча өчен үзеңнән бәдрәф ясау нигә кирәк икән?", – дип фикере белән бүлеште.   Амстердамда фәхишәлек законлаштырылган, аның өчен салым түлиләр, дип яза Кызыл таң. Фото: Татар-информ
---

--- | 18.10.2019

“Казан егетләре” төркеме, “Артур-Марат” дуэты аша таныш Марат Галимов: "Тямайда ике генә көн чыгыш ясамакчы идем..."

$
0
0
18.10.2019 Шоу-бизнес
Җырчылар, ирле-хатынлы Линара Батталова һәм Марат Галимов әлегә хәтле төркем белән эшләделәр. Линараны “Рәхәт Лукум”, “Кыю кызлар” солисты буларак беләбез. Ә Марат — “Казан егетләре” төркеме, “Артур-Марат” дуэты җырчысы. Дөресрәге, иделәр. Хәзер икесе дә аерым иҗат итә.

Күптән түгел Линара белән Марат дуэт яздырды. “Эстрадада тагын гаилә дуэты оеша бугай”, — диде тамашачы. Соңгы хәбәрләрен, иҗаттагы яңалыкларын үзләреннән сорадык.  

— Аерым җырлау ошыймы? 

— Мин — команда кешесе. Дуэтта уңайлырак иде. Ләкин шулай килеп чыкты инде. Әмма тукталып калмадым. Мин дә җиң сызганып, “сольный” проект буенча эшли башладым. Хәзер шунысын әйтә алам: ияләшкәч, аерым әйбәтрәк тә икән. Чөнки ничек кирәк, кайсы җырларны сайлыйсың килә, барысын да үзең хәл итәсең, беркем белән дә киңәшләшмисең, яраклашасы юк. 
— Ирле-хатынлы, икегез бергә оешып, гастрольләргә китү теләге юкмы?  — Дөресен әйткәндә, хәзер алай гастрольләргә чыгасыбыз килми. Күп йөрдек бит! Маратны әйтмим дә инде, “Казан егетләре” белән шактый гомере гастрольдә үтте. Алга таба ничек булыр, карарбыз инде...  
— “Марат-Артур” дуэты таркалды. Күпләр өчен бу көтелмәгәнрәк хәл иде. Үзеңә дә шулай булгандыр, Марат?  — Узды инде ул... Хәзер үземә генә җырларга бик күңелле, рәхәт. Уңай якка үзгәреш сизәм. Хатыным белән дә ике җыр яздырдык. Матур килеп чыкты. Планнар, хыяллар бар...
— Җырчы Фирдүс Тямаевта да эшләдең. Аның төркеменә кушылу ничегрәк булды?  — Тямайда ике генә көн чыгыш ясамакчы идем, өч ай эшләдем. Супер төркем! Үз туганнарым кебек кабул иттеләр, бер гаилә шикелле йөрдек. Бөтенесен яратам, хөрмәт итәм. Фирдүснең: “Бердәнбер, миндә генә шундый көчле төркем”, — дигәне белән бик килешәм. Анда дуслык, хөрмәт бар. Бик якын итеп калдым, төркем белән хәзер дә язышабыз...   (Тулырак "Ирек мәйданы" газетасының 26 сентябрь санында.)
Лилия ЙОСЫПОВА

--- | 18.10.2019

Көзге өмәләр вакыты. Агач ботакларын кая куярга?

$
0
0
18.10.2019 Авыл
Һәр хуҗа йорт тирәләрен җыештыра, бакчадагы агач ботакларын кисә, иске такта коймаларын сүтеп, тимердән ясалганнарын куя... Тик менә кискән ботакларны hәм агач кәүсәләрен кая куярга соң? Чүп реформасы (Каты Коммуналь Калдыклар белән эш итү реформасы) гамәлгә кергәннән бирле бакчачыларны hәм авыл кешеләрен бу мәсьәлә нык борчый.
Чөнки чүпне йорт алдында сакларга туры килә. Элек чыбык-чабыкны мунча яки өй мичендә яндырып булса, хәзер мичләр юк. Бөтен авыллар да газ ягулыгына күчкән. Уңай инде, билгеле. Ә менә агач кәүсәләрен, черек бүрәнәләрне, искергән сарайларны нишләтергә?   Бу эшләрне җайга салу буенча яңадан яңа законнар чыгып кына тора. Мәсәлән, “Һава чисталыгын саклау турында”гы закон (№ 96-ФЗ ст.1) буенча чүп-чарны махсус җайланмаларда гына яндырырга мөмкин. Үтәмәсәң – штраф (ст. 8.21 КоАП РФ). Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре (ПП РФ № 390 от 25.04.2012г.) буенча авыл тирәсендә, автомобиль юлы, тимер юл буйларында корыган үләннәрне яндырырга hәм учаклар ягарга ярамый. Нишләтергә соң аларны?   Нефтегорск районы халкы бу сорау белән депутат Елена Крыловага мөрәҗәгать иткәч, депутат бу проблеманы хәл итәргә алынган һәм өлкә телевидениесе аша халыкка ни эшләргә тиешлеген аңлатып та караган. Безнең газета хезмәткәре дә бу тапшыруны карады, ләкин күп мәсьәләләрнең чишелешен тапмагач, үз тикшерүен башлады. Монда Иске Ярмәк авылында яшәүче бер абзыйны мисалга китерәсем килә. Чүп белән законлы рәвештә көрәшеп тә, йортын агач ботаклары басып китә башлагач, иртән, әле күпчелек халык йоклап ятканда, авылның янгын саклаучыларын чакырып китергән. Янәдә, мин чүп яндырам, ә сез, егетләр, авылны янгыннан саклагыз инде.   Ә карасаң, проблема артык тирән дә ятмый икән. Бары тик халыкның (шул исәптән җитәкчеләрнең дә) яңа кертелгән законнарны белмәвеннән килә. Асылда, бакчачылар hәм авыл халкы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) кагыйдәләрен катгый үтәү шарты белән, йорт алдында учак ягарга хаклы. Шулай итеп, йорт алдында учак ягу өчен нинди кагыйдәләрне белергә тиешбез?   Дача хуҗалары үлән яндыру өчен 30 сантиметр тирәнлектә hәм һәр ягы 3 метр киңлектә уем ясарга тиеш. Аның тирәсендәге 50 метр арада коры үлән, агачлар, ботаклар hәм ягулык материаллары булмаска, ә учак һәр ягыннан киңлеге 40 сантиметрлы минерал матдәләр салынган янгын сызыгы белән чикләнергә тиеш.   Йорт хуҗалары исә чүп-чар яндыру өчен 1 кубометр сыешлы тимер мичкә куярга тиешләр. Мичкә юк икән, 30 сантиметр тирәнлектә, як-яклары 1 метр булган чокыр казырга да була. Әлбәттә, ун метрга кадәр арада тиз янучан материаллар булмаска тиеш. Янгынга каршы минераль сызык турында да онытмыйбыз.   2019 елның беренче январеннан башлап каты калдыкларны җыеп түгүне региональ оператор башкара. Самара hәм Самара өлкәсендә бу эшләрне “ЭкоСтройРесурс” оешмасына тапшырдылар. Бу фирма тәкъдим иткән килешүнең беренче пунктында “Региональ оператор каты калдыкларны, шул исәптән зур габаритлы калдыкларны да, кабул итеп, тиешле урынга илтергә, эшкәртергә hәм зарарсызландырырга тиеш”, - дип язылган. Зур габаритлы каты калдыклар нәрсә ул? Бу сорауны мин “ЭкоСтройРесурс” оешмасының белешмәләр бүлегенә 303-06-48 телефоны буенча шалтыратып сорадым. “Зур габаритлы каты калдыклар – ул искергән өй җиhазлары, төзелеш материаллары, тәрәзә рамнары h.б.”, - дип аңлаттылар миңа. Ә кискән ботакларны hәм агач кәүсәләрен кая куярга соң? “ЭкоСтройРесурс” хезмәткәре аңлатуы буенча, мондый чүп-чар башка төр калдыкларга керә икән. Андый калдыкларны эшкәртүне аерым фирма башкара, ди.   Соравыма җавап эзли торгач, менә нинди кызыклы мәгълүматка тап булдым.   Баксаң, калдыклар сыйфатын билгеләүче Федераль квалификация каталогы да бар икән. Шушы каталогның җиденче блогында (7 31 300 02 205 коды астында) агач-куакларны кискәндә килеп чыккан чүп-чар каты калдыклар категориясенә керә диелгән. Әмма икенче бер федераль документта (№ 89-ФЗ) йортлар янында барлыкка килгән чүп-чар (агач ботаклары, кипкән үлән, яшелчә сабаклары, коелган яфраклар h.б.) каты калдык түгел дип, язылган. Димәк, алар өчен җаваплы фирманы гына табасы калды. Эзләнә торгач, анысын да таптым. Безгә яхшы таныш булган шул ук “ЭкоСтройРесурс” оешмасы каты калдык булып саналмаган чүп-чарны эшкәртү белән дә шөгыльләнә икән. Ләкин моның өчен шушы фирма белән аерым килешү төзергә генә кирәк. Димәк, түләү дә аерым булачак.   Бу килешүнең мөһим шарты бар - калдыклар бер урынга җыелган булырга тиеш. Килешү төзү hәм калдыкларны җыю урынын булдыру мәсьәләләрен авылда җирлек рәисе белән берлектә хәл итәргә кирәк. Моны миңа “ЭкоСтройРесурс” хезмәткәре инженер-эколог Антон Ивашкевич аңлатты.   Каты булмаган чүп-чарны җыештыруга кагылышлы сорауларыгыз булса, 8 (846) 303-06-41 телефоны буенча “ЭкоСтройРесурс” оешмасына мөрәҗәгать итә аласыз.   Әлбәттә, яңа кертелгән реформалар тиешенчә эшли башласын өчен вакыт кирәк. Әмма бу вакытны мөмкин кадәр кыскарак итәсе иде. Күргәнебезчә, каты калдыкларны җыеп түгүне башкаручы Региональ оператор менә инде унынчы ай үз эшен җайга сала алмый. Нәтиҗәдә, шәhәребез чүпкә күмелеп килә. Бу әле иң куркынычы түгел икән. Быел көз регионыбызда тычкан бизгәге авыруы таралды. Эпидемия дәрәҗәсенә якынлашкан бу куркыныч авыру тычканнарның күбәюе белән турыдан-туры бәйле. Хастаханәләребездә тычкан бизгәгеннән берничә йөзләп кеше дәвалана. Авыру башта гади салкын тиюгә охшап тора, шуңа күрә табибларның тиз арада дөрес диагноз куя алмавы белән катлаулана.   11 октябрьдә “Россия 1” каналында чыккан “Туры эфир” тапшыруы нәкъ менә шушы темага багышланган иде. Студиягә Самара шәhәреннән 27 яшьлек Максим Попов, Саратовтан 23 яшьлек Максим Мигачев чакырылган иде. Алар күптән түгел генә тычкан бизгәге белән авырганнар икән.   Тапшыруны алып баручы Андрей Малахов әйтүенчә, редакциягә бу сорауга кагылышлы меңгә якын шалтырату булган. Димәк, тычкан бизгәге башка регионнарда да бар. Студиягә чакырылган экологлар аңлатуынча, бу авыруны тычканнар тарата, ди. Тычкан экскрементлары (тизәк) төшкән су һәм туфрак аша да бизгәк йоктырырга мөмкин.   Бу куркыныч эпидемиядә кем гаепле? Ни өчен тычкан hәм күселәр саны артты? Белгечләр раславынча, бу хәл чүп-чарны вакытында җыештырмаганлыктан килеп чыга.   Калдыкларны җыеп түгүче региональ операторга нәтиҗә ясау һәм тиешле чаралар күрү өчен нигез бар, дип уйлыйм. Җибәрелгән хаталар тиз арада төзәтелер hәм башкача кабатланмас, дип ышанасы килә.    
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

--- | 18.10.2019

“Мин башка беркайчан да үбешә алмаячакмын”

$
0
0
18.10.2019 Җәмгыять
Ирина Жучкова кечкенә Минусинск шәһәрендә дөньяга килә. Гаиләдә бердәнбер бала яхшы укый, музыка һәм чит телләр белән мавыга. Һөнәре итеп лингвистиканы сайлый. “Томскида политехник университетны тәмамладым. Анда роман-герман филологиясе курсын җыйганнар иде. 2009 елда уку йортын тәмамладым. Төп өйрәнгән телем – инглиз теле. Француз һәм немец телләре – өстәмә. Инглиз телен шулкадәр яраттым!” – дип сөйли Жучкова.
2011 елда ул Петербургка күченә. “Туган якларымнан “үстем”. Зур шәһәрдә яшәп карыйсым килде. Шау-шулы Мәскәүне уйламадым да, ә менә патшалар бөеклегенә ия Питер тынычрак булуы белән ничектер арбады”, - ди Ирина.  Ирина сүзләре буенча, ул һәрчак сәламәтлеген кайгыртып торган. Спорт белән шөгыльләнгән.    Ирина аңарда яман шеш дигән хәбәрне нишләптер тыныч кабул итә. “Чөнки миңа бу хәбәрне операциядән соң әйттеләр. Ягъни “сездә яман шеш иде” дигәнне ишеттем. Мин исә ярый, булган да беткән инде дип уйладым”.    Ике ел элек Ирина телендә кечкенә ак тап күреп ала. “Тешләгәнмендер дип уйладым. Көн саен бу тапны карый идем. Әлеге тап үскән һәм тирәнәйгән кебек тоелды.  Онколог миңа телемнең шул өлешен кисеп алырга тәкъдим итте. Акрынлап үскән ак тап – лейкоплакия, ягъни тукымаларның яман шеш алдындагы катуы икән. Операция нормаль үтте, бары тик шуннан соң гына миңа бу шешнең яман булуын әйттеләр. Ләкин күпмедер вакыттан соң телемдә янә бу ак тап пәйда булды. Медиклар рецидив булуын раслады”.    Бу юлы Иринаның ярты телен һәм муенының бер ягыннан лимфа төенен кисеп алалар. Дөрес, ул чакта телен иңбашыннан алынган тире кисәге белән “үстерәләр”. Нур терапиясеннән соң берничә ай үткәч, икенче рецидив була. Ике химиотерапия тиешле нәтиҗә бирми.    “Муенымдагы лимфа төеннәрен һәм телемне тулысынча кисеп алу операциясенә мин ике ай әзерләндем. Көн саен иртән уянып тиздән тулысынча телсез калуымны уйладым”, - ди Ирина.    Ләкин глоссэктомиядән (телне кисеп алу) соң да Ирина сөйләшә ала. Бары тик бераз аңлаешсызрак. Аннары, матур сөйләм үрнәкләрен дә куллана алмыйм ди ул. Гади, кыска итеп кенә сөйләшә.    Авырганчы Ирина дуслары белән кафеларда очрашып, тәмле ризыклар ашарга яраткан. Ә менә хәзер ул ялгызы гына ашауны хуп күрә. Чөнки телсез калгач ашау катлаулашкан. Тирә-яктагыларга бу күренеш бик матур булып тоелмас иде ди ул.    “Телефоннан да сөйләшә алмыйм. Маршруткада кирәкле тукталышта туктауны сорый алмыйм, танышымны урамда күрсәм, аңа кычкырып эндәшә алмыйм, телемне ялый алмыйм... үпкәләтсәләр – тел күрсәтә алмыйм. Һәм башка беркайчан да үбешә алмаячакмын”.    Ирина арытаба да тел өлкәсендә эшләвен дәвам иткән. Ул чит телдән переводлар ясый.    “Кызганыч, бездә яман шешнең аерым төрләренә багышланган төркемнәр юк. Әмма мин үзем барысы да кереп карый ала торган телеграм-канал булдырдым. Монда мин онкологиягә кагылышлы төрле фикерләрем белән уртаклашам, фәнни мәкаләләр урнаштырам һәм бездәге яман шешнең сирәк очрый торган төре хакында файдалы мәгълүмат урнаштырам”.  Автор : Шакирҗанова Әлфия Чыганак: ria.ru Фото: Ирина Жучкованың "ВКонтакте" сәхифәсеннән
---

--- | 18.10.2019

"Нык салкыннар булыр кебек": Әмир Шәрәфиев ФАРАЗЛАРЫ

$
0
0
18.10.2019 Җәмгыять
Табигатьтән ерагая барабыз. Кошларның кайтканын да, киткәнен дә күзәтергә вакыт җитми. «Кыйгак-кыйгак», «торыйк-торыйк», дигән тавышларны кайчан ишеткәнегезне хәтерлисезме? Чын-чынлап табигать авазын ишетмәгәнгә дә күпме вакыт узды икән! Бармакларыгызны минем кебек сез дә бөгә башладыгызмы?
Кыр казлары, кыр үрдәкләре, торналарны озатып калучыларның күбесе авылда шәхси йортта яшәүчеләр дип уйлыйм. Без дә кечкенәдән шуларны ишетеп үстек. Шау-гөр килеп эшләгән җирдән бермәлгә тын калып, аларның тавышын тыңлый идек. Соңгы вакытта белгечләр дә кайбер кошларның китмәвен әйтте. Мәсәлән, шул ук кыр үрдәкләренең күбесе бездә калып кышлый башлаган. Кара каргаларны еш кына кышын да очратабыз.   Халык синоптигы, газетабыз­ның дусты Балтач районы, Янгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиев тә быел торналарны күренеп китмәделәр, ди.   – Кыр казлары, кара каргалар, гомумән күп кошлар күренеп китми, алар төнлә очалар. Торналар алай түгел иде әле. Күренгәлиләр иде, алар бит биектән оча. Кыр казлары шикелле генә түгел. Быел күренмәделәр. Алар җыелып йөрделәр йөрүен. Шулай да бер танышым октябрь башларында ерактан торналарның саубуллашып китүен ишеткән. Торналарга тукталырга урын кирәк, бездә андый сулыклар да юк шул. Шуңа күрә күреп булмый. Аларны Әтнә районының Ашыт елгасы буенда тукталганнарын күрсәттеләр. Ул вакытта кошларга ашарга да бар иде.   Ә кыр казларының кайтканнарын гына күзәтәсең. Кара каргалар исә бик ерак китми. Кайда ашау бар, шунда  кала. Самара тирәсендә генә кышлаучылар да күп. Суыктан курык­мыйлар, ашарга беткәч, юлга кузгалалар. Алар төркем белән яши. Кар эреп-эреп торган җирләрдә кышлыйлар, яз җитүгә, тизрәк кайталар. Былтыр алар – 10 октябрьдә,  быел 13 октябрьдә киттеләр, башка күренмәделәр, – дип сөйли ул. Кеше табигатьтә әллә никадәр кызыклы күзәтүләр ясаган. Торналарга, гомумән күчмә кошларга бәйле әллә никадәр халык сынамышлары яшәп килә. Мәсәлән, торналар өстән очса, матур, җылы көз озак торыр. Торналар киткәннән соң өч атнадан беренче суыклар килә. Җылы якка китмәгән сыерчыклар күрәсез икән, октябрь дә җылы килер.   Октябрьдәге халык сынамышлары һава торышының нинди булачагын, кышын, язын һәм җәен ни көтәргә кирәклеген әйтеп торачак. Җылы октябрь – салкын кышка. Көчле һәм дәвамлы салкыннар – кышкы салкыннарга. Октябрь аенда салкыннар нинди көннәрдә башланса, киләсе елның апрелендә шундый ук көннәрдән җылыта башлаячак. Кайсы көннәрдә кар явачак, шул саннардан апрель аенда яз башланачак. Яфраклар тиз коелса, кыш суык булачак, ә яфраклар яшел булып калса һәм агачларда озак сакланса, кыш кыска була. Октябрьдә каенга карагыз – яфраклар әле коелмаган булса, кар соң ятачак.   Борынгылар ноябрьдәге һава торышын күзәтеп тә, киләсе ел уңы­шына өмет баглаган. Чөнки ноябрь нинди – яз шундый килә. 1 ноябрь көнне суык икән, бер атнадан буран дулар. Суык көн – киләсе ел мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер. 3 ноябрь җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана. 4 ноябрьдә  яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр. 5 ноябрьдә кар яки яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята.   Адәм баласы шундый инде, җәйдән соң көз җитүен, көзгә керсәк, кышның башлануын көтеп ала. Белгечләр исә быел ноябрь аеның гадәттән тыш җылы килүен фаразлый. Карап карыйк. Табигатьне күзәтергә онытмыйк. Халык синоптигы Әмир абый исә алай дими.   – Ноябрь җылы килергә охшамаган. Башкаларына караганда да суык булыр төсле. Ай буе суык тормас. Әмма нык салкыннар булыр кебек. Шуңа охшап тора. Җиле дә булды инде. Ни өчен дигәндә, яфрак­лар сап-сары булып озак тормады. Быел саргая баралар, коела баралар. Кышның башлануын шуннан белә идек. Чия яфрагын коеп бетергәч тә, кыш башлана. Чия кара көзгә җиткәч кенә, иң соңыннан яфрагын коя. Нык чияләрдә әзрәк кенә яфраклар күренә. Чияләрдә яфраклар бетте диярлек, – ди Әмир абый Шәрәфиев.
Рәсимә ГАЛИЕВА

--- | 18.10.2019

Күкерт суы заяга китә

$
0
0
19.10.2019 Җәмгыять
Камышлыбызның табигате чиксез матур hәм бай: сөзәк таулары, җиләкле урманнары, тал-тирәккә уралып утырган елга буйлары... Аның файдалы җир чыганаклары белән мактанырлыгы да бар. Сок елгасы ярларыннан бәреп торган күкерт суының файдасы мең ярым чирдән дәва, диләр. Балаларны шушы могҗиза белән таныштыру өчен, без - китапханә хезмәткәрләре, 6 “А” сыйныфы укучыларын шифалы су чыганагы янына алып килдек.
Гомере буе елга буенда яшәгән Гөлчирә апа Яруллина күкерт суының файдасы турында бик матур итеп сөйләде. Кунак апабыз елгага, тау битләренә карый-карый, Сәрвәр әбисе белән елга буйларында үткән балачагын исенә төшерде. “Әбием сөйләгәннәргә караганда, әле революциягә кадәр, нефть чыгару исәбе белән Бакудан килгән байлар, шушында завод төзегәннәр. Ләкин күкерт суы белән кушылып чыккан кара алтынны аерып ала алмаганнар hәм заводның эше тукталган. Ә узган гасырның 70-80нче елларында ташландык завод торбасыннан, фонтан булып, күкерт суы бәреп чыкты. Күп еллар шулай агып торды ул, - дип аңлатты Гөлчирә апа. - 1964 елда күкерт суыбызны тикшерергә Мәскәүдән белгечләр килгән иде. Бу суның бик файдалы икәнлеген әйтеп киттеләр. Хәер, авыл халкы бу хакта аларга хәтле үк белә иде инде, буыннары сызлаган кешеләр су шифасыннан күптән файдаланалар. Бүгенге көндә дә аннан кеше өзелми, машиналар белән килеп зур-зур савытларга тутырып алып китәләр”, - дип дәвам итә сүзен кунак апабыз.   1989 елда да Мәскәүдән делегация килеп, күкерт суының файдалы булуын тагын бер раслый. Бу урында шифаханә төзергә кирәклеген әйтәләр. Тик үзгәртеп-кору чоры хыялларны челпәрәмә китереп җимерә.   “Моннан ерак та түгел бик матур болын бар, шунда шифаханә төзеп куйсалар, Камышлыбызның даны ерак-ларга таралыр иде, күпме яңа эш урыннары булдырылыр иде“, - дип авыр сулап куйды Гөлчирә апа.   Кызыклы хикәясе өчен Гөлчирә апага рәхмәтләрен әйтеп саубуллашканнан соң, балалар табигать матурлыгына соклана-соклана, яр буендагы чүп-чарны җыештырдылар.   Килер бер көн hәм берәр игелекле кеше, шушы файдалы су чыганагы янында шифаханә төзеп куяр да, гомер буе эшләп, кул-аяклары сызлаулы абый-апаларга дәва бирер, дигән хыял белән өйләребезгә таралыштык.   Зөлфия ЯРУЛЛИНА.   Камышлы авылы.
---

--- | 19.10.2019

Биектау районындагы фаҗига нечкәлекләре билгеле (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
19.10.2019 Фаҗига
Биектау районында юл-транспорт һәлакәтендә бер ир-ат үлгән. Бу турыда Дәүләт автоинпекциясендә хәбәр иттеләр. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, кичә 15.30 сәгатьтә Казан-Малмыж юлының 46 нчы километрында 14нче модельле «Лада» автомобилен йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Тойота» белән бәрелешкән.
«Татар-информ» язуынча, авариядә «Лада» автомобиле җимерелеп, берничә кисәккә бүленгән, ә йөртүчесе урында ук үлгән.   Чит ил машинасы йөртүчесен һәм пассажирын хастаханәгә озатканнар.

 
---

--- | 19.10.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live